Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарлар, берләшегез!

Җавап тотар заман килде Байтакка тиңләше гел. Иман нуры булып тамсын Коръәнгә күл яшебел. Алатлык очен жанны да Кылганмый көрәшегез. Таңнарда серләшегез Татарлар, берләшегез! Арабыздагы имансыз Карагруһ көяләрен, Милләтен сатып, мал жыйган Бар эшем ияләрен, Тамырлары белән йолкып, Кояшка күрсәтегез. Бер телдә сөйләшегез Татарлар, берләшегез! Без илен сөйгән илдәшләр, Җегәрле, сәләтлелэр: Ватаннан натансызлыкны Куарга сәбәплеләр. Кайтып тузан нигезләргә, 11л очен көрәшегез! Бер моңда гөрләшегез Татарлар, берләшегез!