Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР РУХЫ

 

"Аларның гадәттән тыш бөеклегенә һәм мәртәбәле хәленә күрә бүтән төрки ырулар, дәрәҗәләре һәм исемнәре төрле булса да. алар исеме белән мәгълүм булдылар һәм барысын да татарлар дип йөрттеләр Аларның төрле ырулары үз бөеклеге, уз абруе үзләрен алар дип санауларында икәнлекне аңладылар һәм алар шул исем белән билгеле булдылар, хәзерге вакытта Чыңгыз хан һәм аның нәсел-ыруы идарә иткәнгә күрә (чөнки аларның асылы монголлар) җалаирлар. татарлар, айратлар. онутлар, кераитлар. кайманнар, тангутлар ише күп кенә торки кабиләләр, һәрберсенең үз исеме һәм махсус кушаматы булса да—алар барысы да. электә бу исемне танымасалар да. мактанышып, үзләрен монголлар дип атыйлар бит—шуның кебек " Рәшидеддин " Җэмигъ-эт-тәвәрих " 1330-1311 еллар Этноним язмышы Теләсә нинди этноним метаморфозалар, ягъни үзгәрешләр, әверелешләр кичерә, вакыт-вакыт алар шулкадәр катлаулы була ки, башлангыч тамырларын эзләп табу да кыенлаша Йә, кем әйтеп бирә ала: “рус" (русские) дигән этноним каян килеп чыккан? Варягларданмы, әллә славяннарданмы9 Һәм ни өчен халык исеме сыйфат белән белдерелә, башка халыкларда бит "татарныкы" яки “французныкы" димиләр, алар—татарлар, болар—французлар “Татар ' этнонимының язмышы шактый катлаулы Башлап бу атаманы Бөек Кытай диварыннан төньяктарак яшәгән халыклар йөрткәннәр. Аларның Көчкуәтенә карап, кытайлар Кытайдан төньяктарак яшәгән барлык халыкларны татар дип атый башлаганнар, ө территориянең үзе “Дәште Татар"—“Татар җире" дип исемләнгән Кытай тарихчылары исәпләвенчә, “татар" термины җыелма мәгънәгә ия. Э X. Паркер “Татарлар тарихыннан мең ел" дигән хезмәтендә, Кытай хроникаларына таянып, гуннарны һәм һуннарны, аварларны төркиләрне, сяньбийларны татарлар дип атый 78 Ул заманнарда без уйлаган мәгънәдә этниклык та, милләт тә булмаган Кабилө-ырулар җиңел генә килеп кушылганнар да. җиңел генә аерылып та киткәннәр, кабиләләр үзара берлекләр оештырганнар, ө нөсел-нөсәбәләрнең яисә юлбашчыларның исемнәре этносларның атамасына әверелгән. Шул ук вакытта тел һәм мәдәният элеккегечә кала алган Кайбер белгечләр фикеренчө. иң борынгы татарлар монгол телендә сөйләшкәннәр, әмма Рәшидеддин, шул заманның иң абруйлы тарихчысы, алар- ™ Э Х Паркер Тысяча лет нз истории татар Казань. 2003, с 193. Дәвамы. Башы журналыбызның 7 9 саннарында. ны төркиләр дип санаган Монголлар тарихи хроникаларда татарлардан соң берничә гасыр соңрак искә алыналар Мәхмүт Кашгари. төрки телләр буенча зур гыйлем иясе татарларны бары тик төркиләргә генә кертә һәм “Дәште Татар"ны Төньяк Кытай белән Көнчыгыш Төркестан арасына урнаштыра Гоби чүленнән көньяктарак яшәгән күчмә халыкларны “ак татарлар' дип йөрткәннәр Аларның күбесен төрки телле онгутлар тәшкил иткән “Кара татарлар шул исәптән кераитлар да. мәдәни үзәкләрдән ерак далаларда яшәгәннәр Алар төнгелеккә арбаларын бож,ра итеп тезгәннәр дә үзенә күрә бер ыстан корганнар Көньяк Себернең “кыргый татарлары' аучылык һәм бакчачылык белән көн иткәннәр, аларны аксакаллар—өлкәннәр идарә иткән аларның ханнары булмаган Төрле татар дәүләтләре (Кытай һәм гарәп елъязмачылары шундый алты дәүләт булган дип саныйлар) барлыкка килгәнгә күрә "татар" этнонимы политонимга әверелгән бу атама күп кенә монгол һәм төрки телле халыкларга таралган Һәм соңрак. Чыңгыз хан бөтен дөньяда монгол яулап алучысы буларак дан казангач та. кайбер тарихчылар аны татар дип атыйлар. этник яктан туры килмөсө дә. бу Кытай традициясенә туры килгән Тора- бара бөтен Евразияне “Тартария" белән тиңләштергәннәр, бу урта гасырлар карталарында нәкъ шулай Чыңгыз хан заманындагы монголлар исә үзләрен татарлардан аерып йөрткәннәр, алар бит идарәче катлам булган, гаскәрләрнең иң өске катламын тәшкил иткәннәр меңбашларның күбесе монголлар арасыннан сайлап куелган, шул сәбәпле татарлар дип әкренләп төрки телле яугирлөрнең төп өлешен һәм халыкны атый башлаганнар 1236 елда Урал алды ж,ирлөрен буйсындыруның шаһиты булган венгр монахы Юлиан болай дип беддерө "Яулап алынган барлык патшалыкларда алар үзләрендә шик тудырган кенөзлөрне һәм вельможаларны шунда ук үтерәләр Яу чыгарга яраклы гаскәриләрне һәм тыныч халыкны коралландырып ирексезләп үзләреннән алда яуга кертәләр Яу чабарга яраксызларын ж,ир эшкәртергә калдыралар һәм аларга үзләрен татар дип атарга кушалар" Башта ясалма политоним булган нәрсә соңыннан мәдәни һәм тел бердәмлеге белән ныгытыла Моңа Алтын Урданың мөстәкыйль дәүләт буларак формалашуы ярдәм итә аның мәдәнияте гаять көчле була, шуңа күрә дә ул көчсезрәк халыкларны үз орбитасына суырып ала Калганын уртак үзаң һәм кыпчак диалектына® нигезләнгән дәүләт теле эшләп бетерә, нөтиж,өдө урта гасырларның яңа бергәлеге булган “татарлар", төгәлрәге "төрки-татарлар" барлыкка килә Татар теленең кыпчак теле белән якынаюы татарлар нигез салган һәм кыпчаклар килеп кушылган Кимөк каганлыгы кысаларында У1П-1Х гасырларда ук башлана Иң гаж,өбе шул телләре төп телгә әверелгән кыпчаклар халык буларак яшәүдән туктыйлар Әл-Гомөри “Дәште Кыпчак" турында болай дип яза "Борын заманда бу дәүләт Кыпчаклар иле иде әмма аны Татарлар яулагач, Кыпчаклар алар буйсынуында булалар Аннары алар белән туганлашып бетәләр һәм бу ж,ирлөр аларның [Татарларның] табигый һәм раса сыйфатларыннан өстен булып чыга һәм алар барысы да Кыпчакларга әверелә гүя бер ырудан чыкканнар диярсең"82 Кыпчак тамырларын татарлар арасында табарга мөмкин булган кебек үк казакъларның да үзбәкләрнең дө нугайларның да. башкортларның да һәм хәтта русларның да (аеруча казаклар арасында) нигезен кыпчаклар тәшкил итә.83 Тагын бер куәтле этнос—болгарлар этносы да татарлар. *• Франческо Пеголотти (1340 ел) Ч»үл« эше (Торплюс дело") дмыи китабында Алтын Урдам .......... .......... лоре йел.ж Йирүче т.түдш трлорга ы|> м ч.. и- к\ч.ш ягып. кыпчак и и и бик яхшы белг<>н. ким дигонло. ике хедм.ттчг ялларга кипши нт*» “Соаех Ситашгич 1303 елда Венеция еоүдагарларе очен кулланма буларак пиел.» ‘ Золптая Ордп » игточниках 259 106, 108 м.1гп Гумилен болай лин ята " Безнең бабаларыбыз кыпчак ханнары белен дуслашканнар -чибар' кыпчак кийлары на ойлонгониор. чукынган кыпчакларны ут араларына алганнар олт* чукынган кынчдкларнын бабалары Запорожье 1в»м Бисто калакларына чи|нм1>и са-т-чи славян .......... ...................... Гны (Иванов) горкн енмГм атыштырганидп (ИваненкпГ Карагыт - I Гумилёв Черная легенда 1126 Сергей Кляшторный. традицион фәнни аыбшптвн ас|а шу лай ла тегелвреи л». Г» тарын да трки тарго керт.» • м ю чуашлар һәм славянлашкан Дунай болгарларында эреп юкка чыккан Әмма кайбер этнослар локаль үзенчәлекләрен этнографик төркемнәр сыйфатында саклап калганнар. Теләсә кайсы халыкның состав өлеше катлаулы һәм еш кына күп җепләр белән бүтән этносларга барып тоташа Татар белән чуашны тамырларында болгар каны булу берләштерә Башкортларны нугайлардан (нугай татарларыннан) "үткен аналитик акыл"84 гына аера ала. шул ук вакытта алар барлыкка килүдә татарлашкан маҗарлар (венгрлар) шактый роль уйнаган Плано Карпи- ни башкортларны маҗарлар белән төңгөлләштергөн: "башкортлар—алар бөек венгрлар (“ЬаздагР 1с) ез1 Мадпа Нипдапа") ГИЙОМ де Рубрук белдерүенчә. Башкортстан халкы инде XIII гасырдан ук венгрларга аңлаешлы үз телен саклап калган 85 Урта гасырларның күренекле тарихчылары Әл-Ж,үвәйни һәм Рәшидеддин Көнчыгыш Европа венгрларын "башгирдлар" дип атаганнар "Патша уллары башгирдларның. маҗарларның һәм сасаннарның барлык өлкәләрен яулап алганнар, аларның патшасы, келаре (короле) качып киткән, җөйне Тиса елгасы буенда уздырганнар" —дип яза Рәшидеддин венгрларны һәм саксон- нарны буйсындыру турында.86 Кайвакыт елъязмачылар венгрлар белән бергә төрки телле кабиләләрне дә башкортлар дип атаганнар. Татарларны һәм нугайларны совет чорында гына төрле халыклар дип саный башлаганнар, әмма әлегә кадәр Үзәк Азиядә татарларны нугайлар дип атыйлар В Трепавлов болай дип яза “Нугай" этнонимы вәкилләре тирә-юньдәге барлык халыкларның составына кергәннәр. Күршеләре нугайларны юкка гына полиэтник бергәлек дип бәяләмәгәннәр инде һәм бу этноним белән төрле этнос вәкилләрен атаганнар Кырым ярымутравыннан читтәге далаларда яшәүче Кырым татарларының төньяк төркемен дә нугай дип йөрткәннәр; казакълар өчен нугай—башкортлар һәм Идел буе татарлары; башкортлар һәм казакълар өчен элегрәк вакытларда нугай—Себер татарлары; калмыклар өчен иштиг мангад (ягъни иштәкләр—мангытлар)—башкортлар, ә уулун мангад (тау мангытлары)—балкарлар, карачайлар һәм башкалар"87.—дип яза Бүген без нугайлар белән татарлар арасында аерма күрәбез, ө бит урта гасырларда аларны бер халык дип санаганнар Шул елларның бер рус китабында болай диелгән "Ул үзе (Мөхәммәт Гәрәй) Кырым татарларын яратмый башлады, әмма нугай татарларын бик ярата башлады, алары аның бик күп һәм ул аларны үзенә якынайтты һәм үзенә яхшылык эшләүчеләр дип саный".88 Күргәнебезчә, монда нугайларны далаларда, ягъни билгеле бер үзенчәлекле территориядә яшәүче татарлар буларак кабул итәләр. Кайвакыт татарлар белән нугайларны хуҗалык итү рәвешенә карап аерганнар. XIX гасырда хәтта Кырым бакчачысын һәм игенчесен—татар дип, ә Перекоп аръягындагы чабанны нугай дип йөрткәннәр. Төрки халыклар үзара тугандаш кабиләләрдән җыелган "Идегәй" дастаны түбәндәге сүзләр белән башлана Борын үткән заманда Болгар белән Сарайда. Җаек белән Иделдә, Алтын Урда, Ак Урда - Данлы кыпчак җирендә. Татардан туган Нугай илендә. Туктамыш дигән хан булды * * “Алтын Урда таркалганнан соң 1570 иче елларга кадар башкортларны нугайлар идарә иткән “ Рубрук Г Путешествие в восточные страны М 1957. с.122. * Золотая Орда в источниках.... сс.259. 406. 408 1,7 В В Трепавлов. История Ногайской орды . сс.650-651. № В В Трепавлов. История Ногайской орды. . с.168 “Төрек" этнонимы89 тел һөм мәдәният бергәлеге нигезендә V йөз азагында кабиләләр кушылуы нәтиҗәсендә оешкан Этнонимның таралуы Ашина ыруыннан башлана, ул Төрки каганаты башында торган Галимнәр фикеренчө. Ашина ыруы башта төрек тирәлегенә эләккән сяньбий (төрки һөм монгол кабиләләре конгломераты) чыгышлы булган “Суйшу” кытай тарихи елъязмаларында болаи дип язылган Туцзюэ (төркиләрнең) бабалары Пинлянның катнаш хулары (һуннары) булган Аларның ыру кушаматы ашина Төньяк Эй императоры Тай У-ди Цзюицюйны юк иткәч (439 ел), Ашина бишьйөз гаиләсе белән җуҗуга (җуҗалыларга) кача Алар Цзиньшань (Алтай) таулары итәгендә ырудан ыруга күчеп яшәгәннәр һәм тимер эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр" Әсөн-шад, "бөек ябгы' Туу һөм Бумын җитәкләгән кабиләләр төркеме 551- 555 елларда Ж,уаньҗуань каганлыгына җимергеч һөҗүм ясый һөм бу чорны Төрек каганлыгы барлыкка килү вакыты дип санап була Төркиләр яшәгән ареалларда, чыганаклардан күренгәнчә, төрле этноним- нар искә алына, әмма чынлыкта исә әледөн-өле теге яисә бу ыру өстенлек итә һөм хәтта халыкка яки дәүләткә исеме дан казанган юлбашчы исеме бирелә “Он-огуз", "докуз-огуз” этнонимнары тугыз-ун кабилә дигәнне аңлата "Уйгыр" этнонимы—шул ыру исеменнән, “карлук" шушы җирлек исеменнән килеп чыга Хәтта куп кенә гасырлар узгач та, Алтын Урда дәверендә шундый күренешләрне күзәтергә була Нугайлар үзләре дә исемнәрен Нугай бөк исеменнән алганнар Алтын Урданың фанатик мөселманнары үзләрен XIV гасырда Үзбәк хан хөрмәтенә яңа исем белән "үзбәк" дип атаганнар. 1428 елда Төмән Урдадан аерылып чыга, анда Әбел-хөер хан һөм аның олысы үзбәк “халкы вә олысы" дип исемләнгән. Алтын Урда белән көрәшендә аларны Аксак Тимер файдаланган Урта Азиянең үзендә ул заманнарда үзбәкләр дигәндә көнчыгыш "Дәште Кыпчак"ның күчмә кабиләләрен күз алдына китергәннәр XVI гасыр башында Исфахани бу хакта болай дип яза “Өч кабиләне үзбәкләргә кертәләр, алар барысы да Чыңгыз хан биләмәләрендә данлыклы Бүген (шу- ларның) берсе шөйбанилар Икенче кабилә—казакълар, алар бөтен дөньяда көч-кодрөтлөре һөм батырлыклары белән атаклы, ө өченче кабилә—мангыт- лар ",90 * бу очракта, В Трепалов фикеренчө, Себер мангытлары дигәндә ман- гытларга бүлеп бирелгән җирләрдәге кыпчаклар дип аңларга кирәк •' Үзбәк берлегендә Әбелхәер исән чакта ук киләчәк казакъларның үзәге барлыкка килә башлый Габделразак Сөмөрканди 844 елда “Вакыт-вакыт казакларга әверелгән үзбәк гаскәреннән бөгъзелөре мазандаранга киләләр һөм, бөтен җирләрне талап, кире китәләр иде"92 Кайчак аларны тарихи елъязмаларда узбөклөр-казакълар дип йөртәләр Ж,учи хан улы Шөйбан үзе, тарихчысы раславынча, үзбәк дигәндә—Шөйбан олысының күчмә кабиләләрен ө казакълар дигәндә Урда-Ичен олысы күчмәләрен күз алдында тоткан, алар бер-берсеннөн этник яктан бик аз аерылганнар XVI гасырда гына Әбелхәер оныгы Шөйбани хан, Сөмөрканд белән Бохараны яулап алып, тимурчылар дәүләтен буйсындыра һөм "үзбәк” исемен Урта Азия төркиләренә дә тарата Шул заманда ук татарлар, үзбәкләр, казакълар арасында реаль аерымлыклар барлыкка килә Хәзерге дәвердә этносларның атамалары яшәү урыннарына бәйле рәвештә килеп чыккан Себердө яшәгән төрки-татарлар—“Себер татарлары", Кырымда яшәүчеләр—"Кырым татарлары", Әстерханда—“әстерханлылар", Мещера җирендөгелөр—“мишәрләр"93, башкорт җирендөгелөр—“башкортлар" һөм башкалар Кайсыдыр халыкларда—кыпчак "каны" күбрәк дию белән, кайберлөрөндө—болгарлар йогынтысы көчлерәк дию белән, кайдадыр—хөзөрлөр “ Рпвмягьларга карагайда терек атамасы Алтай тауларының җнрлг КЙ ™ Фаалаллах иби Рузбихан Исфахани М . 1976д 17Михчам наме-ий Бухара (Запип " В.В.Трспавлоа Псторин Ногайской орды . с 187 Золотая Ордя •• мг точниклх . г 381 " Боек кепсм Василий Мещера җнрендо татарларга Олуг Ммяммад > и җир бүлеп бире, аны “Касыйм ханлыгы" дин атыйлар бухарского гогтя) Касыйм махсус чагылышы тирән булу белән, бәгъзеләрендә—угыр "каны" көчлерәк булу белән килешергә дә мөмкин Бүген гомер сөрүче төрки халыклар—шушы ук кабиләләрнең катнашмасы Дөресен генә әйткәндә, алар барысы да төрки-татар сөйләменең гаҗәеп тотрыклыгына нигезләнгән бердәм мәдәният вәкилләре. Табигатьтә саф этнослар булмый Һәр халыкта күп кенә кабиләләрнең һәм этносларның состав элементлары була. Садри Максуди фикеренчө. "Турыдан-туры этник, ыру яисә кабилә дәвамчылыгын, этник тәңгәллекне борынгы һәм урта гасырлар төрки кабиләләре, шулай ук урта гасырлар һәм хәзерге этник төрки берәмлекләр арасыннан эзләү бернинди уңай нәтиҗәгә китермәячәк" 9Л Шуңа күрә дә без борынгы һәм урта гасырлар тарихы турында сөйләгәндә “татар цивилизациясе" терминына караганда "төрки-татар цивилизациясе" термины кулайрак. Мондый термин тарихны тар этник аңлатудан качарга ярдәм итә. аны объективлаштыра һәм төрки халыкларның тыгыз бәйләнешен аңлатып бирә Алтын Урда таркалганнан соң һәм күп санлы төрки-татар халыклары барлыкка килгәч, территориаль аерымлыклар тагын да ачыграк чагыла башлый. Ак Урда нигезендә казакълар барлыкка килә. Үзәк Азиядә төрки телгә фарсы теле йогынты ясый һәм хәзерге үзбәк теле барлыкка килә. Кырым татарлары, төрек (угыз) мәдәниятенең күп элементларын үзләштереп, озак вакытлар Госман империясе протекторатында булалар, ә бүтән этник төркемнәр чагыштырмача изоляциядә калалар һәм локаль үзенчәлекләрен үстерәләр Бүген аларны өзәрбайҗаннар. кумыклар. балкарлар, карачайлар, нугайлар һ. б дип атыйлар. Төркиләрнең тагын да бүленеше һәм хәзерге милләтләр нигезендә яңа халыклар барлыкка килү төгәлләнгәнгә ошый. Ахыр чиктә, Россиядә 2002 елдагы халык санын алу барышында татарлардан керәшеннәрне. Себер һәм башка татарларны аерып чыгару нияте уңышка ирешмәде. Төрки цивилизацияне этник ваклауга тарих үзе нокта куйды, глобализация дә , күп кенә халыкларны инглиз-саксон мәдәнияте тарафыннан йотылу алдына китереп бастырып, вәзгыятьне бик кискен үзгәртте. Хәзерге заман процессларының басымы астында төркиләр реинтеграция юлларын һичшиксез эзли башлаячаклар Әлегә кадәр татарларның киң катламнары да, галимнәре дә халыклар арасындагы аермаларны гына эзлиләр иде аларны уртак сыйфатлар кызыксындырмый иде Акыл сатулар мөгънөсезлеккә әверелә иде—кайбер авазларны әйтү үзенчәлегенә карап, үзенчәлекле диалект булу турында нәтиҗәләр ясала иде Мондый анализның методикасы нинди мәгънәгә ия соң? Бернинди мәгънә дә юк Бу бары тик провинциаль аң рудименты гына, тикшеренүләрнең тарлыгы, галимнәргә республикадан читкә чыгарга рөхсәт булмау гына Диалектлар белән фән тирәсендәге күнегүләр совет галимнәре даирәсендә генә аңлашыла, дөньяда бу термин башка мәгънәгә ия Лингвистика буенча безнең мәкаләләрне чит телләргә тәрҗемә иткәндә җитди терминологик шәрехләр таләп ителә. Әгәр аларны турыдан-туры тәрҗемә итсәң, чит ил кешеләре минзәләлеләр Казан арты татарларын аңламый икән дип уйлаячаклар, ә мишәрләр калган татарларга аңлаешсыз телдә сөйләшә икән дигән фикер туачак. Чит ил журналистларының һәм галимнәренең гадәти соравы шундый була: “Татар һәм башкорт телләре арасында берәр төрле уртаклык бармы?" Җавап аларны аптырашта калдыра Алар, бик шикләнеп, сораша башлыйлар ни өчен соң, алайса, алар шулкадәр охшаш булгач, мөстәкыйль телләр дип аталалар? Бу—совет чорыннан калган авыр мирас. Бүген демократия күп нәрсәләр рөхсәт итә. әмма элекккедән килгән инерция үзенең йогынтысын җуймый әле. Бу зыянлы инерцияне җиңеп чыгар өчен интеллектуаллар көче таләп ителә. ’* Садри Максуди Ареал Төрекләр тарихы һәм хокук. 291 6 «Татарлыктан татар һич гарь итәрме. Кеше уз исмене инкяр итәрме. Татарлыкта татар угьлы татармын. Татар түгел димә—башың ватармын'» Дәрдемәнд Кайчандыр кабилә, этнос. миллөт-дөүлөт этнологлар һөм антропологлар тикшеренүләренең төп объектлары иде Бу төшенчәләр күпләгән процессларны аңлатып бирәләр иде Бүген классик этнология барысын да аңлатып бирә алмый "Без"—"алар" һөм “үзебезнекелөр"—"читләр" мөнәсәбәтләре тәңгәллекнең катлаулы гаммасы белән алмашына, бу исә постиндустриаль дәверне ачык чагылдыра Дөрес, бөтен илләр дә үсешнең мондый баскычына күчмәгәннәр әле, әмма барысы да шушы процесслар орбитасында өйләнә һөм бер-берсенө уртак икътисадый базар шартлары белән бәйләнгәннәр Миллөт-дөүлөтлөр эпохасы тәмамланды Үз вакытында милләтләр һөм. билгеле инде, милләтчелек (Европа аңлаган уңай мәгънәсендә) Австро-Венгрия империясе. Оттоман империясе һ б җимерелүгә китерде Сәбәбе гап-гади—милли икътисад байлык чыганагы буларак иң нөтиҗөлесе һөм ул территорияләр яулап алуны файдасызга әверелдерде, милләтләр яңа империяләр төзелүгә киртә булдылар Әмма шул ук икътисадый көчләр бөтендөнья базарын оештыру юлы белән милли каршылыкларны бетерергә ярдәм итәләр Тагын шунысы бар. "сәяси һөм этник чикләр туры килгән җирләрдә җәмгыять үсештән туктый һөм милләтләр артка алып ташлана, алар башка кешеләр белән аралашудан туктаган кеше хәленә төшәләр".95 Тарихи күзлектән караганда, милләтчелекнең идеология буларак киләчәге юк Глобализмның барлыкка килүе милләтчелекнең көчсезләнүен күрсәтә, дөнья буйлап экология өчен көрәшүчеләр, трансмилли корпорацияләр җитәкчеләре, финансистлар, дизайнерлар, язучылар һөм сөнгатькярлөр сыйфатында планетар аң-акыл сәяхәт итә һөм моңа аралашуның заманча чаралары ярдәм итә Этнос—тарих күләгәсендә калган мәдәниятнең иң соңгы сыену урыны ул Ачык мисалы—АКШтагы индеецлар резервациясе Миллөт-дөүлөт исә—индустриаль эпоханың артта калуын консервацияләп кую гына ул Дәүләт чикләре, халыкның үзтөңгөллек үзенчәлеге буларак, үз ролен югалта бара Шундый эпоха килер ки. анда үзенчәлекләре беленер-беленмәс булган мәдәни конгломератлар идарә итәр Евросоюз—халыклар бергәлегенең принципиаль яңа формасы ул Бу—"европалылар'миллөте түгел, бу—мәдәни конгломерат Һөм монда бәйләү чарасы тел дә. дин дә түгел, либерализм Иреккә омтылу— тарихның төп лейтмотивы, димәк. Европа башка халыклар да барачак юлдан атлый Европада инглиз-саксон яисә пангерман цивилизацияләре өстенлек итү этник, төбәк яки хәтта чиктәш мәдәниятләргә әверелгән субэтник мәдәниятләр исәбенә тигезләнә Шушы үзгәрешләрдән чыгып. Американың "эретү казаны" да яңача аңлауны таләп итә. әмма ул постиндустриаль эпоха өчен яраксыз Глобальлөшү америкалыларның эчке дифференциациясе процессларын көчәйтеп, америкалыларның этник күптөрлелеге, котылгысыз бер күренешкә әверелә бара Миллөт-дөүлөтлөр белән хушлашу күп кенә гадөти күзаллаулар үзгәрүне таләп итә Россия исә миллөт-дөүлөт буларак оеша алмады Ул империя буларак яшәде һөм советлардан соңгы киңлекләрдә дәүләтләр барлыкка китергән милләтләр басымы астында җимерелеп төште Бүген россиялелөрне милләт буларак җыю омтылышы файдасыз эш. чөнки индустриаль эпоханың сәяси процессларын кире кайтару мөмкин түгел Дәүләт чикләре эчке базар барлыкка китерми, тел мәсьәләсе һөм мәдәният функциясе бүген бөтенләй башкача Россия Федерациясендә этник дифференциацияне нивелирлау да мөмкин түгел, мәдәни күптөрлелекне хуплаучы заман килде Мондый шарт Лорл Актои Очсркн СТВИОПЛСН11Я сиоЛоды ларда “россиялеләр" милләтен-дәүләтен оештырырга омтылу көймә бата башлагач кына агымга каршы йөзәргә тырышу белән бер. Әгәр Россиядәге аз санлы халыкларның үзбилгеләнүгә хәтта көче җитмәсә дә. икътисад, халыкара сәясәт, мәдәниятләр үсеше иҗтимагый тормышны милләтлөштерүдөн читкә этәрәчәк Ул инде күптән мозаиканы хәтерләтә, е төбәкләр икътисады үсә барган саен күптөрлелек колач җәячәк Үзәктән килүче унификацияләнгөн карарлар анахронизмга әйләнәчәк Шуңа күрә дә Россия икътисады үзәкләшүдән качачак Шуннан соң ук бюджетка, салымнарга, җиргә, энергия чыганакларына, табигать байлыкларына контроль үзгәрәчәк. Бу бик авыр барачак, әмма бу—котылгысыз гамәл. Бүген үк инде мәнфәгатьләр һәм теләкләр күптөрлелеге артканнан-арта. Климат һәм география масштаблары, икътисадый ихтыяҗлар һәм ил чикләрендәге вәзгыять, этник канәгатьсезлек, мигрантлар проблемасы һәм башкалар—болар барысы да мәдәнияттәге, диндәге, сәнәгатьтәге стандартлаштыруга китереп суга. "Милләтчелек югары технологик мәгънәсендә төбәкчелеккә әверелә,—дип раслый Элвин Тоффлер —Эреткеч казаннарның басымы этнослар басымы белән алышына Массакүлөм мәдәнияткә алмашка килүче тирәлек аны массалашудан азат итә. Мондый үсеш энергия формаларының барлыкка килүче күптөрлелегенә һәм массалардан тыш җитештерүгә туры килә" 96 Гәрчә аның киләчәктәге уңышлы үсешен карарлар кабул итүне унификацияләү белән түгел, нәкъ менә шул күптөрлелек белән бәйләргә кирәк булса да, Россия һаман моңа каршы тора Милләт белән хушлашу халыкара мөнәсәбәтләрне дә үзгәртә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы милләт-дөүлөтлөр берлеге буларак сакланып кала алмаячак, чөнки яңа чынбарлыкка туры килми, ул әгъза дәүләтләрнең генә түгел, ә бәлки дәүләтчелеге булмаган халыкларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мәҗбүр булачак. Этнология һәм антропология турындагы Россия фәне терминнарны аңлауда гына түгел, чынбарлыкны кабул итүдә дә буталып бетте, күрәсең. Россиянең төп этнологы В А Тишков миллөт"атамасын да. этнос төшенчәсен дә бөтенләй кабул итми, “милләт фәнни категория түгел һәм ул фән һәм сәясәт теленнән төшеп калырга тиеш"9', дип саный. Милләтчелек, миллилек һәм хәтта дәүләт—болар бар да аның өчен ясалма нәрсәләр "Яңартылган анализ өчен,— дип яза ул,—"милләт-дәүләт беткәнне” көтеп ятарга кирәкми, чөнки миллөт- дәүләт—шул ук “чынбарлыкка" карамастан, үзгәртеп коруны таләп итүче акыл метафорасы"90 Халык санын алу күрсәткечләре аныңча “халыкның үзенә карата шартлылык кына" Аның фәнни эзләнүләре асылын аңлау гаять кыен В Тишков хезмәтләрен укыганнан соң Геллнер. Барт кебек Көнбатыш белгечләре идеяләре начар бәян ителә дигән тәэсир кала Геллнер бит катлаулы нәрсәләрне гади итеп язган, В Тишковта исә гади әйберләр дә бик нык буталган В Тишковта боларның барысы да бер идеягә буйсына: барлык этник, милли, дәүләти күренешләр—ниндидер милли активистлар маташтыруы гына Үзенең манипуляция теориясе нигезендә В Тишков шуның белән үзе үк шөгыльләнергә җыена. 2002 елгы халык санын алу алдыннан миңа Россия Фәннәр Академиясенең Этнология һәм антропология институтының Гыйльми советында катнашырга туры килде, анда керәшеннәр мәсьәләсе күтәрелгән иде, керәшеннәрне "ирекле", “мөстәкыйль”, “җәберләнгән" халык дип белдерделәр һәм миңа анда гыйльми чыгышлар урынына бик күп кирәкмәгән нәрсәләр ишетергә туры килде. Гыйльми совет кысаларындагы митинг иде бу. Бернинди анализ да юк, саф манипуляция гына. Андагы кешеләр, татарча бер кәлимә сүз белмәгән килеш, "керәшен теле"нең мөстәкыйль яшәве турында фикер йөрттеләр. Бу тамашага каршы сүз дә әйтеп булмый иде. чөнки ул үзе этнология фәненә ясин чыгу иде “2002 елгы халык санын алуга әзерлек барышында —дип яза В Тишков,—экспертлар һәм статистиклар арасында * ** '*Элвин Тоффлер. Третья волна. М . 2002. с.379. В А Тишков Реквием по этносу Исследования по социально-кульпрной антропологни М.. 2003. с 151. ** В.АТкшков. Реквием по этносу . с.135. бәхәсләр кузгалды һәм билгеле бер буталчыклык килеп чыкты"99 Моңа аптырыйсы юк, бу буталчыклыкны ул ж,итәкләгән институт тудырды ләбаса Нугайбәкләрне татарча сөйләшүче мөстәкыйль халык буларак язуга мин каршы чыккач, тиешле графада тел «нугайбәк теле» дип үзгәртеп язылды Берәүнең "ж,итез" кулы белән тагын бер тел дөньяга килде—нугайбәк теле! Әгер Себерде яшәүче русларны Себер телле аерым халык дип язсалар, руслар ни әйтер иде икән9 В Тишков белән республикалар, халыклар, башка галимнәр килешмәскә мөмкин, ул чакта В Тишков аларны дилетантлар дип атый Ул Н Бердяев хезмәтләрен дә мөгьрифөтчел публицистика дип кенә ж,ибәрө, "анда сүз нәрсә турында бара дәүләтләр турындамы, сәяси яки этномөдөни бергәлекләр турындамы—аңлашылмый . янәсе Тагын болай ди "Н А Бердяев "милләт" сүзен "халык" сүзенә алмаштырырга тәкъдим итә әмма бу аның фәлсәфи публицистикасын эмоциональ өстөн-өстөнлектөн коткармый"'00. Николай Бердяев идеяләренә төрлечә карарга мөмкин Мәсәлән, ирек идеясен Ходайны саф христианча эзләүләр белән бәйләүне аңлау минем өчен бик кыен. Әмма, әгәр дә Н Бердяевны рус ж,анын, рус психологиясен, халык характерының тирән катламнарын өйрәнүче философ буларак бәяләсәң, аның “Русская идея" исемле бер кечкенә хезмәте генә дә Россия Фәннәр Академиясенең Этнология һәм антропология институтының соңгы елларда басылып чыккан барлык фәнни хезмәтләренә торырлык Н Бердяев, һичшиксез, рус философиясенең иң югары ноктасы, ө В Тишков хезмәтләре—кайчандыр күренекле булган рус этнографиясенең кояш баешы Ул—этнология тирәсендә манипуляторлар, сәяси технолог лар барлыкка килү дәверенең үзенчәлекле билгесе Әмма халыклар мондый манипуляцияләрдән бәйсез рәвештә яши бирәләр В Тишков: “Россиядә 2002 елгы халык санын исәпкә алу үзенең төп миссиясен—дәүләт өчен халык булдыруны үтәмәде”'0',—дип үкенеч белдерде Димәк, халыклар үзләре өчен яшәмиләр, алар дәүләткә хезмәт итәләр, әмма тарихтан бит башкасы мәгълүм дәүләт үзе—халыкның яшәү рәвешләреннән берсе Миллөт-дөүлөт төзеп өлгермәгән һәм яңа тенденцияләр йогынтысын үзендә татып өлгергән татарларның конфигурациясе нинди булыр соң? Татарлар стратегиясе үткөндөгегө охшамаган катлаулы культүрологик процессларны аңлаудан килеп чыгарга тиеш Милләт корылышы процессларының ниндидер бер аналогиясе хәзер Татарстанда да бара, анда рус-татар симбиозы псевдомиллөткө охшаган, ягъни ике теллелек номиналь рәвештә булса да нормага әверелә, ахыр чиктә үсеп килүче буын өчен өстенлекле нәрсәләр бар: уртак икътисадый мәнфәгатьләр, торыклылыкка омтылу Боларның барысын да халык хуплый бит Болар бар да, социологик тикшеренүләр раславынча, татарстанлылар психологиясен формалаштыра Татарстан бер үк вакытта татар халкының үзәге буларак сакланып калачак, татарның локаль субкультуралары, сөйләмнәре исә төбәк аерымлыгы буларак сакланып калачак Бу—гадөти һәм табигый нәрсә, мәдәни интеграция көчәйгән саен локальләшү дә көчәячәк Себер татарлары телен булдырырга омтылу, керәшеннәр хәрәкәте, башкорт милләтчелеге—болар бар да хөрлек шартларында шәхеснең үз-үзен раславының табигый күрсәткечләре Идеологик басым юкка чыгуга, кешеләр үзләренең аерымлыклары турында уйлана башладылар Бу да бик табигый Шәхес формалашу да шулай ук бара, башта ул үзенең уникальлеген тоярга, аннары инде бергәлеген сизәргә тиеш Шуңа күрә дә Себердөге татарлар үз үзенчәлекләрен эзли башладылар, керәшеннәр белән мишәрләр—үзләренекен Әмма бу—вакытлы күренеш, ул аклылыкның югарырак дөрөж.өсенө күчү чоры гына, мондый дөрөж,өдөге кешеләр аерымлыклары хакында түгел, ө бәлки халык белән, республика, ил белән кушылу турында, төрки һәм мөселман дөньясындагы, ахыр чиктә. ж.ир йөзендәге урыннары турында уйлана башлыйлар Шул чакта локаль аңлылык дөрөж.өсен алыштырмый " В , г I Ло ., С-139. .226 мчы Ант Һәм юкка чыгармый торган интегратив аң барлыкка килә. Интеграция берни- ) чек тә унификация дигән сүз түгел, унификация—кирәксез, зарарлы һәм мөмкин булмаган нәрсә ул. Тагын бер башлангыч тезисның мәгънәсе түбәндәгечә панславянизм кебек үк пантюркизм яки төрки глобализм да мөмкин түгел, чөнки боларның вакыты узган инде Пангерманизм Лютерга рәхмәтле булырга тиеш, руслар исә ассимиляциягә ышанганнар, нәтиҗәдә украиннар һәм белоруслар килеп чыккан, гәрчә этник үзенчәлекләрне саклап, уртак әдәби тел нигезендә немец тибындагы бергәлек төзи алган булырлар иде Хәзер инде ул мәйдан поляклар кулында Әгәр дә руслар украиннар белән уртак тел тапмасалар, тегеләре полякларга китәчәк, болгарлар исә македонлылар, серблар һәм черногориялелөр белән берләшәчәк Пантюркизмның мөмкин булмавы билгеле бер төрки бердәмлек идеясен юкка чыгармый, шул ук вакытта уртак мәнфәгатьләр, территория, мәдәни симбиоз җирлегендә татар-рус теләктәшлеге туу ихтималы да бар. Шулай ук чиктәш субкультуралар белән бергә үзенчәлекле төрки-татар конгломераты да оешырга мөмкин ул исә үз чиратында тагын да киңрәк төрки конгломерат орбитасына килеп кушылырга мөмкин Чиктәш тел һәм мәдәни үзенчәлекләр үзара мөнәсәбәтләрнең күпләгән күчеш рәвешләрен тудырачак, әмма ул татар-башкорт мөнәсәбәтләре кысаларында түгел, нугай-, балкар-, карачай-, кумык-. Кырым татарлары-, казакъ-, кыргыз-татар мөнәсәбәтләре кысаларында булырга мөмкин Билгеле бер мәдәни багланышлар, үзбәкләрне, өзәрбәйҗаннарны, төрекләрне, уйгырларны да кертеп, тагын да киңрәк төрки конгломератта барачак Татар" этнонимы язмышның төрле борылышларын кичерде: кабиләләр төркеме исеменнән ул төркиләр синонимына әверелде, аннары Алтын Урда халкының үзатамасына әйләнде Озак вакытлар татарларны суперэтнос дип санаганнар Англия илчесе Дж Флетчер 1589 елда "Россия дәүләте турында' язмалар иҗат итә, анда ул татарларга нугайларны гына түгел, чирмешләрне дә. мордваларны да. чиркәслөрне дә. щелкалларны да, пермякларны да, самоедларны да кертә. Европалылар күзаллавынча, Кырым ул—“Кече Татар иле", Идел аръягыннан Көнчыгышка таба исә “Бөек Татар иле" җәелеп ята. Хәтта Петр I заманнарында да карталар шул ук атамалар белән чыгарылган. “Татар иле" Евразия белән тәңгәллөштерелгән. Ниһаять, “татарлар" термины XX гасырда “Идел буе" (географик мәгънәдә түгел, этник мәгънәдә, моңа мишәрләр, керәшеннәр. Әстерхан. Себер татарлары һәм башка татарлар кертелә) һәм Кырым татарлары буларак ныгып кала. “Татар" этнонимының үз катлаулы тарихы булганга күрә, аның төрле дәверләрдә тарихи хроникаларда нинди төгаен эчтәлеккә ия булуын онытмаска кирәк. Бүгенге татар халкына килгәндә исә, аның теле һәм мәдәнияте барлыкка килүгә көнбатыш һуннары һәм. мәсәлән,болгарлар. Төрки каганат. Алтын Урда зур йогынты ясый, һәм тагын—Россиядәге этногенез процесслары Хәзерге татарларны болгарларга яисә VII гасыр татарларына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. әмма тарихыбызны Аттила яки Батый хан походларыннан аеру да мөмкин түгел. Татарларга XX гасырда югары мәдәният үсешенең заманча институтлары да зур йогынты ясый, шуңа күрә дә соңгы йөзьеллык үзенең йогынтысы буенча берничә гасырга тиң Татарлар тарихы төрки халыклар белән генә түгел, фин-угыр. билгеле инде, рус халкы һәм башка халыклар белән дә тыгыз бәйләнгән, бу хәл татар этносы барлыкка килүнең аңлатмасына тагын бер фактор өсти. Д