Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯН ХИКӘЯЛӘР

Татарстанның Буа районы. Кайбыч авылында туып-үскән Лилия беренче хикәяләрен мәктәптә укыган елларымда яза башлый Алар «Татарстан яшьләре». «Сабантуй» газеталарында. «Идел». «Ялкын» журналларында басы ла Бүген Лилия КДУның татар фак\ лмпетында укый. —Мин симен кебек чагымда өйдәге барлык эшләрне дә үзем эшли идем.— дип орышты Хәлимә апа күзләрен бер ноктага төбәп, берни булмагандай сагыз чәйнәп торучы кызы Алияне — Әни эштән кайткан вакытка өйне җыештырып, ашарга пешереп куя идем. Ә син —Син биг бәләкәй чагында авылда яшәгәнсең.—диде кыз күз карашын кыяр-кыймас кына әнисенә күчереп —Ә авыл балалары эшчән була. Дәү әни шулай дип әйтте Сез Казанга күчеп килгәнгә мин гаепле түгел бит инде! —Шәһәрдә эш беткәнме әллә? Мин бит сиңа җир казырга кушмыйм Идәндә аунап яткан китапларыңны рәткә китер әнә! Тәртип бозып йөрергә булдырасын бит. Үстердек кызны! Бишенче класска житеп. әитмәсән. ашаган савытын да юып куя белми! Ничек яшәрсен син киләчәктә"7 һичьюгы кеше арасында үзеңне тәртиплерәк тотсаң икән! —Мин гаепле түгел,—диде Алия еларга җитешеп —Сумкамны Раилгә аттым мин. Ә ул. жүнсез, иелеп калды. Кем уйлаган аны тәрәзәгә барып тияр дип! —Кыз кеше малайлар белән сугышып йөрми! —Дәрес буе чәчтән тартып утырса дамы7 Вакытында акылга утыртмасан. башына менеп атлана ул җүнсезлөр —Нишләп директорга да шулай димәден'7 —Аннары әләкче дип көлеп йөрсеннәрме? Юк инде, мин үзем лә бик шәп алам үчне Ярар алайса, кайткач әтиснә анлатып карарсың —Әни-и-и... —Марш бүлмәнә' Мин керындә тәртип булсын' Алия теләр-теләмәс кенә бүлмәсенә атлады. Әни сүзенә каршы килеп булмый шул Тынламый гына кара, шундук җил-давыллар кубачак Әллә кайчан эшләгән һәм эшләнәчәк гөнаһларыңны эзләп табачак Житмәсә. ШАЯН ХИКӘЯЛӘР Көндәлек бүген директорга чакырттылар үзен. Тәрәзә пыяласын янасына алыштырырга куштылар. Әтисенен генә кәефсез чагы туры килмәсен. Көннәр буе урам чырае күрмичә китап укып ятуын да бик мөмкин. . Тәртип дигән әйбер чыннан да мактанырлык түгел икән шул. Тикмәгә генә дәрес әзерләргә утыргач китап-дәфтәрләрен яртышар сәгать эзләми Ал ия. Әнә, бүген иртән таба алмый аптыраган «Математика» да бер читтә аунап ята. Кыз китап шкафларын тәртипкә китерергә кереште. Үзенен китапларын барлап чыккач, залдагы киштәне дә җыештырырга булды. «Буш вакытларында азрак китаплар караштырыр иден хет»,—ди бит әтисе орышканда. Хәзер барысын да актарып чыгачак Ал ия. Тышлыкларындагы рәсемнәре дә дәреслекнекеннән матуррак бугай... Чехов, Тукай әсәрләре арасында әллә нинди детективлар, мәхәббәт романнары, тагын әллә ниләр бар икән монда. Әтисе юкка гына «кызыклы» китап дип йөртми икән. Рәсемле китапларны актара торгач. Алия шкафнын ин аскы бүлегендә яткан тузанланып беткән бер дәфтәргә тап булды. «Көндәлек» дип язылган иде анын тышына. Ә эчендә бернинди билге-фәлән дә күренми. Вәт әкәмәт! Тукта, тукта, «Гарипова Хәлимә» дип язьыган түгелме сон? «5 «в» сыйныфы укучысы...» «Үземнен серләремне бары синең белән генә бүлешәм, көндәлегем» дип тә өстәгән. Кы-зык!.. Нинди яшерен серләре булды икән әнисенен?.. «...Бүген математикадан «2»ле алдым. Мисал чишә алмаган өчен түгел (әти әйтмешли, башым шәп эшли минем), партадашым Жәмилнен урындыгына келәй агызган өчен. Мескенкәй, жавап бирәм дип кулын күтәргән иде, урындыктан кымшана да алмый. Шулчак, түзеп тора алмыйча, көлеп җибәрдем. Шул кирәк ана! Дәрес буе чәчемнән тартып утырмасын иде.» «...Икенче көн өйдә ятам. Карга күкәйләре карарга менгән җирдән агач башыннан егылып төштем. Әби әйтә: «Малайларга ияреп йөргәч шулай була ул, кыз кеше үзен әдәпле тотарга тиеш»,—ди. Үзем дә беләм, тик Жәмил: «Әйдә, кызык күрсәтәм»,—дигәч, каршы килмәдем инде...» Тәк-тә-ә-к... Кызык, һаман ниндидер Жәмил... әтинен исемен ник бер телгә алсын! Алия, сулыш та алмый, көндәлекнең алгы битенә күчте. «...Бүген тагын әни орышты. «Өйне җыештырмыйча көне буе урамда йөрисең»,—ди. Кичә ялгыш төшереп ваткан ваза өчен дә эләкте. Көндәлектәге «2»ле өчен дә. Азрак акылга утырырсың дип бүлмәмә бикләп куйды. Мин дә аптырап тормадым, урындык куеп, форточканы ачтым да, чыгып сыздым. Бүген без Жәмил белән ташу карарга барырга сөйләштек бит. Шундый вакытта тыныч кына өйдә утырып була димени...» Шулчак бүлмәгә әнисе килеп керде. Кызынын йотлыгып-йотлыгып нидер укып утыруын күреп, эченнән генә шатланып куйды. —Нинди китап укыйсын, кызым?—диде ул баягыдан күпкә йомшаграк тавыш белән. —Кызык китап, әни. бик кызык. Бер бик тәртипле кызнын тормышы турында. Исеме дә нәкъ синеке кебек. Хәлимә апа кызынын кулында үзенен балачак ядкярен танып алып, агарынып китте. —Хәзер үк урынына куй! Кем рөхсәт итте сина аны укырга? —Үзегез бит, өйдәге китапханәне укып чыккан бул, дидегез. Теләгегезне үти башладым менә. —Хәзер үк бир! Кайткач, әтиең белән сөйләшерсең. —Куям, әни, куям. Әти белән сөйләшер сүзләр дә күп монда. Сер булмаса әйт әле, кем ул Жәмил? Хәлимә апа дәфтәрне кызы кулыннан тартып атды да, жавап биреп тормый гына бүлмәдән чыгып китте. Алия, әнисе юклыктан файдаланып, ачык калган ишектән урамга атылды. Бүген төнгә чаклы Раил белән уйнаса да. әтисенен бу турыда берни белмәячәген күнеле белән сизенә иде кызчык. Оясында ни күрсә... Мин бер күрүдә үк кемнен кем икәнен чамалыйм. Тышкы кыяфәтен генә түгел, нәрсә белән уйнарга, нинди тәмлүшкәләр ашарга яратканын, хәтта әти-әнисенен кем булып эшләвен дә әйтеп бирә азам. Чынлап' Ялганласам жиде яшемә кадәр мәктәп чырае күрмим! Менә безнен балалар бакчасын гына азыйк. Елнын теләсә кайсы вакытында борын асты ялтырап торган яшь ярымлык Раилдән азып икенче елга укырга керергә тиешле Рәсимгә кадәр әтисе йә әнисенә охшаган. Кайчан карама, авызын жамаяк кадәрле ачып үкерүче Камилә ашханәгә барыр вакыт житүгә сикереп тора да. мышкылдавыннан туктап, ин беренче булып йөгерә Тикмәгә түгел. Кеше күрмәгәндә башкаларның кәнфитләрен үзенә шудыру өчен. Шулай булмыйни, экономист Мөнирә апа кызы ич ул! Дөрес булса, авыл халкынын байтагының хезмәт хакыннан үзенә өлеш чыгара ди Мөнирә апа. Адвокат Рифкать абыйнын мазае Рамил дә тач атасы инде. Малайларның тәпәләшүен күреп алса, шунда ук йөгереп килә. Башга кемнең ничегрәк тукмавын күзәтеп тора. Аннары көчлерәк күренгәненә: «Шулай кирәк! Көчлерәк сыла! Икенче якын килерлек булмасын!».—дип көч биреп тора. Тәрбияче апа килеп чыга казса. «Рәмие гаеазе түгел, ул үзе беренче башлады».— дип жинүче малайны яклый башлый. Сәлимәгә аз гына кагылып кизтенме. әтинсн машина сигнализациясе кебек чиный башлый. Әнисе опера жырчысы анын. Базки ул да репетицияләрен база чагыннан ук башлаган булгандыр. Пешекче Рәзинә апа кызы Энженен авызы бер вакытта да буш тормый Әле печенье ашый, әле конфет суыра. Әнисенен зарплатасын тоткарласалар, ипи катысы булса да кимереп йөри Инде алгы тешләре тәмам череп бетсә дә, бу гадәтеннән биздерә алучы табылмады әле. Күптән түгел Маркел исемле яна малайны китерделәр. Коннәрбуе уенчык автоматын кыстырып, каш астыннан гына бөтенесен күзәтеп йөри. Монысынын әтисе кем икән инде тагын * И. Ходаем, үзен сакла*. Менә шулай. Кыхзар әниләрен кабатлап, малайлар әтиләренә охшарга тырышып үсәләр Бер мин генә андый түгел Ни әти. ни әни кебек кыланмыйм Әтиең кем булып эшли соң, дисезме? Журналист уз Тегеләрнең әти-әниләреннән интервью алып, халыктан ишеткән гайбәткә үзе күргәннәрне дә укмаштырып мәкаләләр язып маташа. Ярый, минем турыда соңрак сөйләшербез. Теге яна малай, автоматын терәп, никтер минем янга килә. Энекәй генәм!. Теге, әти газетада язып чыккан рэкетер малае түгелме сон бу " Яхшы чакта тизрәк сызыйм әле мин моннан.