ОЛЫ ЮЛ ДА СИКӘЛТӘЛЕ
XVIII
Габделнур туган авылынын елдан-ел үзгәрүенә, капка-коималарнын төзсклегенә.шул ук вакытта бертөрлерәк рәвешкә керә баруына да игътибар итте. Элек, ул бәләкәй чакта, таш коймалар ла бар иде. җил капкалы оч рәт киртә тотылганнары да. хәтта буйлай яисә утыртма читәннәр дә. Ә элекке байлардан калган ихаталарны калын тактадан буйлай җибәргән койма белән юан имән баганалы урыс капкалар әйләндереп алган иле Әйе, капка-коймалар янартыла, сонгы елларда салып кергән өйләрнең түбәләре калай да шифер, хуҗалыкта кирәкле абзар-кураныкы—рубероид (Авыл халкы аны түл дип йөртә.) Дөрес, араларында инде тузган-искергән йортлар, хәтта кадакланган тәрәзәле, капка төбенә үлән үскән өйләр дә күренгәли. Телевизор антеннасы, су колонкасы кебек әле кайчан гына халыкка ят булган әйберләр дә авыл пейзажының аерылгысыз бер бизәге булып тора Бакчаларда алмагачлар ишәйгән. Әбисе өенә барып җиткәнче Габделнур байтак кына авылдашлары—олысы- ксчесе белән күреште. Нинди якын иде алар солдат егет өчен! Туган авылын урамыннан атлау, кечкенәдән үк син белгән, сине таныган кешеләр белән хәл-әхвәл белешү рәхәт. Өч урамлы, зур авыл булса да очраган һәркем таныш... Хәер, болай әйтү чынбарлыкка хилафлык китерү була икән. Чөнки ул үз чордашларын, өлкәннәрне генә белә, ә үсмерләрне, бала-чагаларны тануы ана авыр иде. Ул укырга киткәндә (өеннән бер чыгып киткәч. Габделнур йә каникулга, йә ялга дип вакытлыча гына кайткалады) сигез яшьлек булган малай-кызлар бүген уналты яшьтә икән бит инде Шулай булса да ана ифрат якын иде алар Әбисенен ое авылнын бизәге үк булып тормаса да, һәрхәлдә. үз заманы очен ярыйсы гына иде Хәзер исә биек, юан кәүсәле тупыл агачлары арасында моңаебрак, үзенең искерә баруыннан читенсенгәндәй оялыбрак утыра сыман Тупыпларнын да берсе үзенен яшәү дәверен очлаган—корыган Ишек алды нәкъ элеккечә, ямь-яшел чирәм, арба эзе юк. абзар тирәсенә илтүче сукмак та чак кына шәйләнә. Шомырт агачлары кыйбла якны бизәп утыралар (ләкин болар—эт шомырты, җимешен ашамыйлар, анардан малайлар я «ар очен кара ясыйлар иде), алар янына карлыган куаклары елышкан, чәнечкеле крыжовниклар читтәрәк. Сул якта, түрдә, озын сиртмәле коеньш баганасы бер якка кыйшайган Сиртмәмен ин очына кунган саескан бер дә курыкмыйча озын гәүдәле, яшел киемле солдат абыйсына тасраеп карап торды да. ишләренә яна хәбәр җиткерү очен очып та китте Әбисе тумышы белән күрше авыл кызы иде. ул ишле, ләкин хәлле генә гаиләдә үскән Туган авылында, топ йортта, абыйсы яши иде. мәрхүм инде .1.414 чы Ңашы аядагы саннарда. Габделнурнын аны монда да күргәне бар, үз авылларына да барып чыккалады. Алагаем зур гәүдәле, эре сөякле, көрәктәй олы куллы, күзләрен челт-челт йомгалап сөйләшергә яратучы ап-ак сакал-мыеклы карт иде ул. Герман сугышында әсир төшкән чакларын, андагы бер алпавытта батрак булып хезмәт иткәнен, немецләрнен ниндирәк халык, тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләре ничек икәнен сәгатьләр буе сөйли иде. Аннары әсирлектән качып, гражданнар сугышында кызыллар ягында ел ярым совет власте урнаштырып йөргән. Фәкать каты яралангач кына өенә кайта алган. Сәнәкчеләр сугышы да аны читләтеп үтмәгән. Габделнур кергәндә өй эченә туң май исе таралган иле. Казан янында, күлмәк жиннәрен сызганган, яулыгын чөеп бәйләгән, озын гәүдәсе бераз бөкрәя төшкән әбисе сөзгеч белән олы бадыянга кош теле салып маташа иде Кайчандыр аркан очлары кебек салынып торган калын кара толымнары хәзер зур көмеш тәнкә тагылган тычкан койрыгы кебек кенә булып калган Күрше карчыгы да ана булыша—сәкедәге куна тактасына жәелгән камырны кисү белән мәшгуль. Габделнур кычкырып сәлам бирде. —Исәннәрмесез?! Керергә була микән9 Бусагада солдат күренүгә әбисе борылып карады: гажәпләнде, күзләрен челт-челт йомгалады. җыерчыклы йөзе яктырып китте, кулындагы әйберләрен кая куярга белмичә бер мизгелгә аптырап калды Күрше карчыгы да Габделнурнын көр тавышына борылып караган иде инде. Аны танып алдылар. Шуннан китте: сөенечле каушау, аптырау, шатлык авазлары чыгарып гаҗәпләнү; онга, камырга, майга буялган кулларын ак тастымалга, алъяпкыч итәгенә сөрткәләү. —Исәнме, әби. —И Алла, танымый да торам. Исәнме, улым, исәнме Габделнур әбисе белән ике куллап күреште. Әбисе аның кулларын җибәрмичә озаграк тотты, ахры. Күрше карчыгы: —Мин дә күрешим инде,—дияргә мәҗбүр булды. Кара-каршы исәнлек-саулык, юл, Казан, мондагы тормыш-көнкүреш хәлләрен сораштырдылар. —И, бәхетле авыз булырсын икән, үскәнем,—диде күрше карчыгы. —Белгән күек, кичәгенәк, бу арада пешергәнем юк, дип тотынганыем,— диде әбисе —Күршеләргә бәбәй ашы да кертәсем барые... Габделнур елмаеп: —Солдатның борыны шулай сизгер була инде анын,— диде.—Синен кош теле пешерәсенне белеп кайттым. —Бик рәхмәт, улым. —Әле бу исәнмени?—дип сорады Габделнур тимер һәм алюмин чыбыклардан челтәрләп үзе үреп биргән сөзгечкә ишарәләп. —Исән, улым, исән. Ана рәхәтләндем генә. Күрше карчыгы да сүзгә кушылды. -Тәм-том пешергән саен сине искә алабыз, үскәнем. Беразга гына эшләреннән туктап, кунакны олы якка дәштеләр. Аннары, куанычлары эчләренә сыймаган ике карчык, чәч толымына таккан чулпыларын чыңлатып, бүлмә тактасы белән аерып куелган бәләкәй якка чыгып киттеләр. Габделнур үзе генә калды. Бу өй—музейны хәтерләтә: борынгы зур сандык, чүпләмле, чигүле кызыл сөлгеләр һәм матча кашагалары, бизәп-сырлап ясалган савыт-саба шкафы, шундый ук бизәкле олы көзге, суга торган, герләр эленгән чылбырлы стена сәгате, кин нарат такталардан җәелгән түшәм-сайгак, туку станы, акшарланган олы мич. иске тимер карават, әбисе үзе суккан паласлар... бу өйдә әйбер күп. ә фотокарточкалар юк. Кешенең кулы гына нилер тотып эшләр өчен яратылган, ә башы—уйлар очен Күрше хатыны. Габделнурны күргәч, үз балаларын күргәндәй шатланды Әйе. аналар һәрдаим газиз балаларын көтә. Тик алар гына сирәк кайта. Анын да базалары, бәхет эзләп, кайсы кая таралды: олы улы Латвия дигән жирлә базык тота, икенчесе дә армиядан сон читтә казды—Урта Азиядә ком чүлендә трактор белән каназ казуда, игезәкләре нефть эзли, бер кызын әзәрбайжан егете алып китте. -Һай бу тормыш,—дип уфтанды ирен сугышта югалткан, тугыз бала анасы, гомер буе нужа кутан хатын —Базазарнын бергә җыелганын күрер көннәр булыр микән. Ходаем?!" Күп тә үтмәде, пешекчеләр эшләрен тәмам иттеләр, олы жиз самавыр ла өйне ямьләп үз урынын азды —Улым, утыр әйдә!—диде әбисе олы якка хәстәрләнгән өстәл янына Габделнурны дәшеп Әбисенен үз кулы белән әзерләнгән сый-нигьмәт өстәлгә куелган төш. чәкчәк кисәге, кош теле Бу бер дә гажәп түгел, чөнки әбисе авылда беренче аш-су остасы Атна саен диярлек кем дә булса аны пешерү-төшерү өчен чакырмыйча калмый Туй буламы, кунак киләме. Корз>ән укытырга ашка җыялармы, яшь киленнәр бәби алып кайтамы—барысына да Габделнурнын әбисе кирәк. Беркемнен дә күрше-күлән, кардәш-ыру алдында йөз кызартасы, сер бирәсе килми, шуна күрә хәзинәдә булганның һә.ммәсен чыгаралар, кысынкырак чакта әҗәткә кереп булса да «кешечә» аш әзерлиләр. Хәер, әбисе үзе өчен дә пешеренә Халкыбызнын бу борынгы тәмле һәм туклыклы, айлар буена бозылмыйча саклана торган ризыклары анын өендә өзелми иде. Чәй янында әбисе: —Улым, йоргән җирләрендә Әлтәф абысн күренмәдеме?—дип сорады Әлтәф—Габделнурнын әнисенен бертуган энесе, сугышта хәбәрсез югалган Әле авылда чакта, сугыш турында кино карап кайтсалар, әбисе гел бер сорау бирә иде: «Солдатлар арасында Әлтәф абыен күренмәдеме ’•> Чөнки әбиләр кинода артистлар уйнаганын анлап-тошенеп җитмиләр иде Әбисе улын гел исән дип өметләнде. Ул ана кәләш тә саилап-әзерләп куйган Бер олы кызны (ана насыйп ярларнын күбесе яу кырыннан кайтмагач утырып калган авыл кызын). Әлтәфем кайтса, шуна өйләндерер ием. дип әйтә торган иле -Юк шул. әби. күренмәде,—диде Габделнур мөмкин хәтле йомшак итеп, әбисенен хәтерен калдырмаска тырышып Әбисенен ире дә. ягъни. Габделнурнын икенче бабасы да хәбәрсез югала, ләкин анысы егерменче еллардагы гражданнар сугышы чорында Авылга аклар килгәч, аны. үз атын җиктереп, олау белән Бөгелмәгә азып китәләр һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый Юкса, аклар урамда күренүгә ул качкан була. Балаларга әйтмәскә кушыла. Ак офицер кереп —Хуҗа кайда?—дип сорый Хатыны: —Ул өйдә түгел шул. күрше авылга китте.—ди. Ә офицер, хәйләкәр нәрсә, бәләкәй Әлтәфкә күз кысып, елмая да —Әтиеңнең кайда икәнен син беләсеңме?—ди. Сабый олылар кисәтүен үзенчә «үти» —Безнен әткәй сәке астында юк! Һәм хуҗаны өстерәп чыгаралар да алып китәләр. Карт атасының. Георгий тәресе кавалеры булган элекке патша солдатының, ялыну-ялваруы да ярдәм итми Чәй янында әбисе, үзалдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды -Өем искерде, улым. Кияүгә әйтеп караганыем да. ярар диде дә онытты бугай. Габделнур бераз тын торды, агасыннан узып сүз әйтергә, вәгъдә бирергә кыймады. Ахырда ул җайлап кына: —Ярар, әби, уйлашырбыз,—диде. Шулай да әбисенең шундый зур эш турында аның белән сүз кузгатуы Габделнурнын күңеленә хуш килде. ...Габделнур чыгарга җыенгач, әбисе тартыныбрак: —Улым, күземне карамыйсынмы?—диде. Габделнур бик теләп риза булды. Әбисенең берничә керфеге күз кабагынын эчке ягына карап үсә, күзен кырып аны даими борчып тора икән. Габделнур күз кабагын әйләндереп, аларны бәләкәй эскәк белән йолкыды. Кечкенәдән өйрәнгән шөгылен чыннан да онытмаган икән. —Ай рәхмәт төшкере,—диде күрше карчыгы. —Рәхмәт, улым, аяк-кулың сызлаусыз булсын,—диде әбисе.—Әле кая барасын? Кайтасынмы? —Юк, келәт арасына. Әти белән күрешмәгән бит әле. —Улым, электр куыгын да алыштырып куй инде. Бусы нишләптер караңгы яна. Габделнур олы яктагы лампочканы борып алды да, яңасын беркетте. ...Габделнур әбисенең бәрәңге бакчасы буйлап, тар тыкрыктан югары менеп китте. Бәрәнге бакчалары—авыл халкын иң авыр елларда да ачлыктан коткарып калган бакчалар—быел да муллык вәгъдә итә иде. Бигрәк тә урмансыз, бүтән яктан керем килер җире булмаган авылда бәрәңге—бар карап торган бәрәкәтле ризык. Тик эше-мәшәкате күп инде. Габделнурларга бәрәнге алу икеләтә авырга туры килә иде, чөнки ике бакча бит: үзләренеке, бу әбисенеке. Әүвәл бәрәнге сабагын йолкыйлар, аннан буразнаны рәттән казыйлар, бераз җилләгәч капчыкларга тутыралар һәм. җилкәгә салып, кайсын-кая ташыйлар: орлыкка дигәнен бәрәнге базына, сатлык эресен—чиннеккә, малларга насыйп буласы вагын—сарайга, кыш ашарга җитәрлек итеп уртачасын өй базына. Шулай һәр елны ике бакча. Берчакны абыйсы, Габделнур һәм энесе агач көрәк белән әбисе бакчасын казыйлар, авылча әйтсәк, бәрәнге алалар иде. Әниләре дә монда, гадәтенчә булышырга чыккан. Ул: —Балалар, бу тирәсе әйбәтме?—дип сорады. Абыйсы турыдан ярып: —Әни, ат башы хәтле булып күренәләр инде,—диде. Икенче вакыт, тагын алар өчәү казыганда, сугыштан гарипләнеп кайткан, бәрәңгесен тезләнеп кенә җыя ала торган күрше абзый чыгып, эшләренә сокланып, карап-карап торды да: —Котыра буран!—диде. Чем кара җир, үзе йомшак, коп-коры, өч ир туган агач көрәкләр белән ут уйната иде ул көнне бәрәнге бакчасында.. Элегрәк елларны халык кызгылт төстәге галан бәрәңге утырта иде. Ул озынча, уңышы әйбәт—аны беләккә салып та ташырга була. Аннары сары бәрәнге китте—түгәрәк, кушуч йодрык хәтлеләре була—котырып уңа. Ничәнче елныдыр, хәтерендә түгел, Габделнур бер төптән унсигез бәрәнге санап алды Шул күрше абзый: —Сары бәрәнге—честный бәрәнге!—дия торган иде. XIX Авылнын өченче урамына кертмичә юл солдатны ындыр табагына алып китте Шифер түбәле, озын-озын келәт-амбарлар, өсте ябулы зур рига, машиналар керерлек үлчәү бинасы—барысы да элеккечә икән. Ул тирә гөр килә: комбайннардан ипи ташучы машиналар тыз да быз чаба, мул булып өелгән көшелләр таудай кабарып тора, агач көрәк тоткан хатын-кыз ашлык җилгәрә, ир-ат машиналарга капчык төйи, бер җилгәргеч әллә кайларга кибәк очырта, тузан тарата Кыскасы, гөрләп тора ындыр табагы. Тагын танышлар, дуслар, абый-апалар. хәтта өлкән яшьтәге әбн-бабайлар белән мәктәп балалары да бар иде монда Габделнур атар белән күрешеп чыкты. Бер читкәрәк китеп, ике-өч ир-ат белән сөйләшеп торганда басу ягыннан кайтып килүче таныш машина күренде Габделнур аны йөпәгән машина арасыннан да таныр иде мөгаен Яшелгә буялган кабинаты. әржәсе такта белән күгәртелгән, кабина артына, кул белән тотыныр өчен, торба бөгеп беркетелгән, нумерлары да онытылмаган Егет алга таба атлады. Әтисе солдат улы янына житәр-житмәс туктады, кабинадан төште. Башында салам эшләпә, өстендә искерәк кара кәчтүм- чалбар, аягында кирза итек. Чиста итеп кырынган, кызгылт йөзе шат. елмая — Исәнме, әти! Әтисенен куллары көчле. —Исәнме, улым! Кайттыкмы' -Әйе. Илленең өстендә булса да әтисе әле нык. кем әйтмешли, сыендагы ир-ат. таза гәүдәле. Буйга бераз чүккән сыман Анысы инде Габделнурнын төз сыны янында шулайрак күренәдер. Улы белән бер-ике авыз сүз алышкач. Галләм абзый машинасын көшелгә яны белән куйды Укучы балалар, бортны ачып кузовка менделәр дә. 1әрәбәдәй бодайны бушатырга тотындылар Галәм абзый белән Габделнур янына ир-ат җыелды. Алар сөйләшә, ә ата улына карап тора. Кай арада үсеп тә життеләр Олы улы күптән кайтты Менә икенче малае да сонгы елын хезмәт итә. Өченчесе әле бер елын гына тутыра Бер гаиләдән өч солдат! Ата өчен моннан да зур горурлык бар микән?! Галләм абзый, нидер исенә төшеп, елмаеп куйды Зурысы армиядан кайткан көнне ул ишек алдында нәрсәдер эшләп маташа иде Капкадан башына фуражка, өстенә бушлат кигән юка гәүдәле солдат—улы килеп керде Кулында чемодан, авызында папирос, үзе елмая Ул, әтисе янына килеп, күрешергә кул сузуга, Галләм абзый үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде. —Ташла тәмәкеңне! Нәселдә булмаганны1 Әлбәттә, бәлки өч ел күрешмәгән улына атай каты бәрелергә дә кирәк булмагандыр. Чонки улы армияга хәтле тарту-эчүне белми иде бит. һәрхатдә. күрсәткәне булмады. Очрашу бик коры килеп чыкты Соңыннан гына ага кеше болайрак фикер йөртте: «Район үзәгендә урга мәктәп бетерде, кайтышлый классташларын-дусларын очраткандыр, бераз кабып та алгандыр —Шулай да Галләм абзый олы улынын авызында кабат тәмәке күрмәде. —Монысы да тартмый ахры, ис-мазар сизелми». Габделнурнын буй-сынына, киеменә—яхшы китель, үтүкләнгән галифе чалбар, кыска гына козыреклы фуражка, сары аеллы конгырт каеш һәм бераз җыерылып торган кунычлы чиста кирза итекләр—карагач, ирсксездән сугышта булган чаклары хәтерендә янарды. Сталинград тирәсендәге сугыш афәтләре, яралану, унсигез көн лазарет дигән сарайда гөбедәй шешкән аягын кузгата да алмыйча бет ашатып яту Саратов. Ульяновск. Казан госпитальләрендә җиде ай ятып, ике култык таягы белән өенә кайтып егылу Өстендә почтальоннар кия торган, инде төсе унып беткән зәнгәр пиджак, иске генә галифе чалбар (берсенсн балагы тезгә тикле ерык), бер аякта олы ботинка, ә икенчесе мамык, бинт белән уралган 0 менә улынын киеме пөхтә, түшендә значоклар, погоннарында бер сары тасма... Әтисенен дә орден-медальләре байтак иде Ләкин ул .парның кадерен җибәреп почтальон кителенә тагарга кыймады, биштәр капчыгына салып алып кайтты Ындыр табагында Галләм абзыйнын кордашларыннан да бер-ике кеше бар иде Алар әле ана, әле солдатка морәжәгагь итеп, гәп кордылар Б\ очрашудан һәм сөйләшүләрдән күнеле тулган карт шофер дымлы күзләрен кешегә күрсәтмәс очен, машинасынын капотын ачып, нәрсәгәдер кул тидергән булды, караштырды. Аннары, балалар йөкне бушатып бетергәч, улына дәште. —Басу әйләнәсеңме? —Үзем дә әйтмәкче идем. Әйдә. —Рульгә утырасынмы? -Юк. ' Галләм абзый улынын рульдән баш тартуына үпкәләмәде. Монысы нигәдер техникага әвәс булмады шул. Бервакыт, ишек алдында дүртәүләп машина ремонтлыйлар иде Берәр сәгать җәфалангач, Габделнур, эшен ташлап, беркемгә берни әйтмичә өйгә кереп китте. Бераздан, ун телле тальянын күтәреп чыкты да, баскычка утырып, шыңгырдатып уйнап та жибәрде. Галләм абзый аптырап калды. Алар монда муеннан дигәндәй майга, пычракка батып машина рәтли, тирбәтмә алыштыра, ә ул. берни булмагандай, әргән тарта. Ата кешенең кулында саллы гына ачкыч иде. Ул: —Әллә шушының белән җибәрим микән?—дип олы улына карады. —Тимә, әти, уйнасын. Анын уенда башка нәрсә. Асфальт булмаса да юл тигез, машина жай гына чаба. Ата улы белән сөйләшә. Ә башында тагын истәлекләр... Берчакны. күрше авылдан шушы юл белән кайтканда, Галләм абзый рульне унбер яшьлек Габделнурга бирде Ярты чакрым үттеләр микән, кече малае рульгә ябышты. —Мин утырам, мин!—дип тәкрарлый башлады тугыз яшьлек төпчеге. Габделнур түзмәде, каты итеп тормоз педаленә басты. —Нишлисен?—диде ата кеше. —Әнә. утырсын!—диде кашларын жыерып Габделнур һәм кабинадан чыгып, икенче ишектән кереп тә утырды. Әйе. шулай итеп уртанчы улына урын күчәргә туры килде. «Анысы минем юлдан китте,—дип уйлады Галләм абзый балаларының кечкенә чакларын хәтерендә яна ртып.—Армия га хәтле үк шофер булып эшләде, анда да машинада икән. Ә монысы... Ярар, бөтен кешегә дә шофер булырга димәгән. Әнә Казанда икзам биреп кайткан бит Бу юлы үтмәсәм, хезмәтне бетереп кайткач керәм. ди. Керер. Төпле күренә. Үз юлын беләдер». Бункердан шаулап аккан бодайга карап торуы ук рәхәт иде. Күпме байлык! Тир түгеп табылган хезмәт жимеше! Ана Габделнур гына түгел, көн- төн тирләп-пешеп. тузанга батып басуда эшләгән комбайнерлар да, гомерен шушы авызга баг ышлаган Галләм абзый да, кайчандыр үзе дә штурвал артында утырып кыр корабында басулар гизгән, «каты куллы» колхоз рәисе дә карап туймый—барчасынын да күңелләрен сөенеч биләп ала. Һәр карашыннан шөлләп, кем әйтмешли, шәүләсеннән үк куркып торалар «персидәтел»нең. Чөнки ул үзе дә көне-төне чаба, кешеләрне дә эшләтә, эшләгән кешенен кадерен дә белә—тиярен мулдан бирә. Вакыты тар булса да рәис Габделнур белән дә, аны тин күреп, гәп корырга жай тапты. Үзенен япон самурайлары белән чәкәләшкән чакларын искә төшерде. Ахырда ул сүзен: —Авылга кайтмыйсынмы? Бер толковый электрик кирәк иде,—дип төгәлләде. —Юк,—диде Габделнур икеле-микеле уйларга урын калдырмыйча. —Ярар. Шулай да минем тәкъдим үз көчендә кала. Машинага кереп утыргач, Габделнур тузан туздырып китеп баручы комбайнга күз салды һәм кылт итеп бер вакыйга исенә төште. Ул, җидене бетергәч, ун көн ат белән комбайннан ипи ташыды. Комбайн иске— «Сталинец-6», үзйөрешле түгел, аны трактор сөйри, ашлыгы да хәзергеләрнеке кебек туп-туры машина кузовына акмый. Соңгы көнне, алар урамында яшәүче бер егет белән, берәр йөк солы төяп, туп-туры өйләренә кайтып киттеләр. Габделнур ык-мык килә башлагач: —Шым бул. йөргән аякка йөрем иярә ул,—диде егет —Беркем дә сизмәс. Капканы үзе ачып, ишек алдына килеп керде Габделнур. Өйдән чыккан әнисе ах-вах килә башлады. —Бар. улым, бар. келәт арасына илт! Бер кило арыш өчен дә кешеләрне утырттылар бит. Өтермәгә ябып куярлар —Әни. Сәмирхан абый да өенә кайтты Ул бушаткандыр да инде. Мин бит хәзер аны чагам булып чыга. Без бит икәү бергә ташыдык Ничек кирәк алай тынычландырды Габделнур әнисен Чөнки иренен машина әржәсе төбенә сыланып-ябышып кайткан ярты чиләк ашлыкны да жыеп алырга курка иде Гөлзифа түти «Менә яшьлек-жүләрлек,—дип үзалдына көлде Габделнур.—Жүләрлек кенә түгел, башсызлык». Комбайннар яныннан урап кайтышлый Габделнур авыл башында төшеп калды. Әтисе әле кичке якта гына эшен бетерер, тугыз-уннарсыз өйгә кайтмас.. XX Урам тулы чордашларының күбесе авылда юк иде инде. Берәүләр һөнәр училищесыннан сон шахтада, икенчеләр шәһәр җирендә төпләнеп калган, кайсылары Ерак Көнчыгышта балык тотуда, кемдер солдатка атынган Шулай да ике-өч егет калган иде. Алар кунакны кереп алдылар —Әйдә, кызлар күзләп кайтыйк әле.—дигән булды Касыйм атлысы күз кысып. —Авылда кызлар бармы сон? —Җитәрлек.—диде икенчесе —Ил сакчыларына үзебезнекеләр дә жат түгел —Алырсың эт авызыннан сояк —Әжәткә генә. —Уртак малны эт жыймас Шулай шаярып сойләшә-сойләшә егетләр клубка юнәлде Кичке авылнын үзенә күрә бер торле яме бар. пәрдәләре тартып куелган тәрәшәрдә утлар яна. абый-апалар авыр эштән сон ашал-эчкәч. ял итәргә әзерләнә; яшь-җилкенчәк клубка җыена. Авылда сирәк кенә булса да гармун тавышын да ишетүен ихтимал. Ул кичке тынлыкка чумган авыл остенә әкрен генә тарала, мон иңдерә, якында гына уйнасалар ерактан ишетелгән комбайн тавышларын да күмеп китә. Ә сонгылары әле басу-кырларда тәмамысы карангы төшкәнче, хәтта фараларын яндырып та эшлиләр Буровой вышкаларында да ут алынган, прожектор ут көлтәсе сибә, көчле лампочкалар бораулаучыларның эш урынын яктырта Элекке кебек гөрелдәмәсаләр дә анда эш кайнавы шәйләнә. Көнбатыш тарафта, хәлдән таеп таулар артына тәгәрәп төшкән кызгылт кояшнын нурлары әле бик озак шәфәкъны балкытып гора Сирәк болытларның итәкләренә «ут кабыза* Клубка барышлый Габделнур ике катлы, зур кирпеч бинага тап булды —Бу нәрсә? —Дом культуры төзеп яталар.—диде егетләрнең берсе Бина Урта урамнын гына түгел, ботен авылнын бизәге булыр төсле иде Зур-зур тәрәзәләрендә утлар балкый, эчтә кемнәрдер кайнаша. — Ике смена эшлиләр.—диде Касыйм —Октябрь бәйрәменә ачарга җыеналар Озын итеп, урамга буйлап, агачтан салынган иске клуб эчендә яшьләр шактый иде Гадәт буенча Габделнур стена буйлап тезеп куелган эскәмияләрдә утыручы еггг-кы шарның, яңарак өйләнешкән парларнын барысы белән дә исәнләшеп чыкты, соңрак кергәннәр үзләре килеп күрештеләр Гармунчылар да җитәрлек икән элеккеләр лә бар. яшьләр дә үскән—ике рәтле жннел хромкасын да, өч рәтле зур баянны да, бер-берсен алыштырып, оста тарталар. Вальс әйләнделәр, кулъяулыклы, өчле, дүртле, сигезле (анысына кунакны да чакырдылар) уйнадылар Клуб эче гөр килеп торды, күтәрелгән тузан киң сайгаклы такта идәнгә кунып өлгерә алмый, гел аяк арасында бутала иде. Аннары, тәбәнәк зифа гәүдәле клуб мөдире, хәзер инде шушы авыл килене, баян күтәреп, солдат янына килде. —Габделнур, уйнале. син бию көйләрен матур уйный идең. Үзем башлап биим. Һәм.. Их, ул авыл халкының биюләре! Аз күрдеме Габделнур аларны' Яшь кызларнын дәртле ашкынуы, киленчәкләрнең сагышлы тыйнак хәрәкәтләнүе, ирләре сугышта югалып, яшьли тол калган хатыннарның назга сусаган гәүдәләренең ярсулы өзгәләнүе!.. Беришләре биемиләр—йөзәләр, су өстендәге аккошлардай талгын гына йөзәләр! Кул-аякларынын төрледән- төрле килешле хәрәкәт ясаулары, зифа буйларының су буендагы таллардай сыгылуы, кигән киемнәренә хәтле күңелгә ятышлы булуы... Өч ел күрмәгән иде Габделнур шушы гүзәл манзараны, хозурлыкны!.. Унбиш-уналты яшьлек кызларнын канат чыгарып беренче очышка әзерләнгән кош балаларыдай талпынулары, тәүге мәхәббәттән зиһеннәре чуалыр дәрәжәдә әсәрләнүләре—барысы да бар иде ул биюләрдә! Ә егетләр?! Кайсыдыр дәртенә чыдаша алмыйча очып-очып кунгандай итә, ә берише кеше көлдерергә тырышып кылана-яклана, кемдер җитезлек белән масая—аякларына күз иярми, ә бәгъзеләр—җитдирәкләр—бөтен шартын китереп, хәтта ки үз-үзенә сокланып, буыннан-буынга югалмыйча килгән борынгы үрнәкләрне саклап бии. Биюче саен бер бизәк, биюче саен төрледән- төрле холык-фигыль... Ул гына да түгел—һәрберсенең үзе яраткан, темпераментына туры килгән көе бар!.. Хәер, гармунчылар да бер үк музыка коралын төрлечә, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп, җанындагы бар моңын кушып сайрата бит! Габделнур, күптән кулына баян тотканы булмаса да. уйный башлагач (бер белгән һөнәр онытылмый икән), үзе дә биючеләрдән ким әсәрләнмәде— өздереп-өздереп, йөрәгенә йон үсмәгән һәркемне уртага атылып чыгарырдай иттереп уйнады да уйнады. . Клубта була торган өзлексез гүләү-сөйләшүләр дә пышылдауга күчте... Чираттагы бер кызга биергә бастылар. Төз гәүдәле, тездән түбән төшеп торган юка күлмәкле, изүләре ачык джемперлы, сары чәчләре иңбашларына таралып яткан, озынча аксыл йөзле бу кыз Габделнурга таныш түгел иде. Хәер, клубтагы кызларнын байтагын ул инде танымый. Кайберәүләрен әти- әниләренең йөз чалымнарыннан төсмерләп, кайсыларын абый-апаларына охшатып кына шәйли, ә күбесен иптәш егетләреннән, бусы кем, бу кем кызы, дип сораштыргалап утыра иде. Ләкин хәзер, баян уйнаганда, сүз катып булмый, буталып китүен ихтимал. Әмма кыз, башкалар кебек, уртага чьпскан унайга биеп китмәде, ә туп- туры баянчы каршына килеп басты. Егет уйнаудан туктады. Кызнын ирен читләрендә беленер-беленмәс кенә елмаю хасил булды, йөзенә кызыллык йөгерде, зәңгәр күзләрен тутырып солдатка карады. Ул русча: —«Цыганочку» знаете?—дип сорады. —Когда-то знал,—диде егет елмаеп.—С выходом? -Да. Клуб эчендә тынлык урнашты. Бөтен күзләр ят кызга һәм үз авылларының кунак егетенә—солдатка төбәлде. Йөрәкләр ешрак тибә башлады: сынатмаса гына ярар иде! Дөнья бит. бәлки кайберәүләр шикләнеп тә куйгандыр: ни кыйратырсын икән, янәсе. Кемдер гүя ана көч бирде сыман: «Әйдә, күрсәт маһирлыгыңны!» Габделнур, бер генә мәлгә пауза ясап, баянның төймәләрен һәм бака ягын тәңгәлләштереп, басып алды да, сыздырып җибәрде. Яшьләр җинел сулап куйды, йөзләргә елмаю чыкты, күңелләрдә горурлык хисе калыкты Кыз да төшеп калганнардан түгел икән: ике кулын ике якка кош канатыдай жәеп. бармакларын бию тактына шартлатып, озын күлмәгенен итәкләрен җилфердәтеп, тәбәнәк үкчәле кызгылт туфли кигән аякларын шык-шык басып, биеп тә китте Музыка отыры кызулана барды, көчәйде, анын саен кыз да җәһәтрәк бөтерелде Анын сыгылмалы гәүдәсе әле түгәрәк ясый, але кырт борыла, әле бер урында әйләнә, икенче караганда—инбашларын калтырата. . Башта әкренрәк, үз-үзенә бигүк ышанып житмичәрәк уйнарга керешкән баянчы бармакларының отыры языла баруын, үзләреннән-үздәре кирәкле төймәләрне табып, тигез йөрешен тойды: анарда азарт кузгалды Гармунчы (әгәр ул чын оста икән) беркайчан да. хәзер менә шушы төймә белән әнә теге бакага басыйм әле. дип уйламый, чөнки мона анын вакыты юк. Ул бары көйне, монны саклый, ритмны тота, кирәк икән аягы белән такт биреп утыра. Ә бармаклар алар үз эшен белергә тиеш күз иярмәс тизлек белән йөгерергә, буталмаска, әле түбән төшеп, ате югары күтәрелеп, кирәкле төймәләргә басарга һәм өзлексез хәрәкәттә булырга Аркасы тирләп күлмәге тәненә ябышса да. маңгаеннан яки чәч төбеннән бәреп чыккан тир бөрчекләре агып төшеп күзенә керсә дә. бармаклары суда чыланган шикелле дымланып юешләнсә дә—гармунчы сер бирмәскә тиеш Габделнур да менә шул халәттә иде хәзерге мизгелдә Монда ярыш бара! Егетнен исенә төште: кичке уенда яки урамда, капка төбендә, яшүсмерләр җыелышып, гармун белән ярышып бииләр иде Гармунчы арыймы, әллә биючеме?! Габдслнурнын бер үк кешегә яртышар сәгать уйнаганы булды, ләкин оттырганын хәтерләми. Дөрес, ул чакта анын кулында ун телле жинел тальян гармун, кое дә әллә ни катлаулы түгел—гел бер үк төрле мотив—ачы юмор белән әйткәндә—«Эт сөяктән кайткан кой- Аны такмаклап, кул чәбәкләп тә бала-чаганы биетәләр иде олылар: «Кенгер-кенгер. кенгә-ксргер. кенгер-гергер. кенгә-кенгер. . Сыер сава җингәсе лә * Ә монда ярты потлы баян, күнегелмәгән берничә дистә тоймә. онытылган көй-мотивлар. Юк. барыбер сынатырга ярамас! Дәрт өстенә дәрт өстәлде кунакнын йөрәгенә, илаһи коч керде оч ел авыр солдат күнегүләреннән бераз тупасланган бармакларына һәм . ул бәйгедә бирешмәде Алай гына да түгел, кыз белән гармунчының йөрәк тибеше бер ритмга салынды, күнел кыллары бергә чиртә башлады сыман —Ну. малай, кыжыра бу'—дип башын чайкады анын белән янәшә утырган дусларыннан берсе. Габделнур, әйе. килешәм, дигәнне аңлатып, ияген селкетеп куйды, ярым борылып, баш какты Ул кызның оста биюче икәнен аңлады һәм мөмкин хәтле ана булышырга тырышты Чөнки, әгәр бик теләсә, гармунчы мәшһүр биюченең дә аяк йөрешләрен саташтыра ала. ин атаклы җырчыны да тамашачы алдында хурлыкка калдыра Егет кызга булдыра алганча ярдәм итте Кыз моны анлады, һәм. түгәрәк әйләнеп Габделнур каршына килгән саен ана рәхмәт хисләре тулы күзләрен тутырып, сокланып карады, бит очларын чокырайтып мөлаем елмайды Клубтагы яшьләр түгел, әле үзләре дә анык тоймаган ниндидер якынлык урнашты гармунчы белән биюче арасында. Ниһаять, ин ахырда кыз. баянчы каршына килеп, инбашларын матур боргалап, чәчләрен чөеп җибәрде һәм башы артыннан ярты гәүдәсе дә артка бөгелеп төште Шулай да коен һич саташтырмыйча кул хәрәкәтләре белән биюен төгәлләүне дәвам итте Менә ул туктады, сыгылмалы билен турайтт ы һәм реверанс ясады—бармак очлары белән генә тотып күлмәк итәген җәйде, ун аягын артка чигереп куйды, тез чүкте, башын иде —Спасибо! Егет тә. аккорд биреп, уйнаудан туктады, кызга баш иде — Вам спасибо! Баянны клуб мөдире алып китте дә икенче егеткә бирде Габделнур янәшәсендәге Касыймга карап, сорап куйды —Бу кем булды сон? —Үзем дә белмим. Хәзер сорыйм. Ул бераздан әйләнеп тә килде — Күрше авылга Әлмәттән практикага бер группа гыпытыу кызлары килгән. Болар монда икәү. Берсенен иясе бар, безнен урам егете, монысы— буш. Барасынмы? Әйтеп куям. —Ярар. Авыл егетләре кунак кызларын, алдан ук сөйләшеп, элекке заманда колак тешләп үзләренә атап куйган шикелле, үзара бүлешәләр. Габделнур, барам, дигәч, каршы төшүче булмас бәлки. Армияга киткәндә аны авылдан озатып калучы кыз юк иде. Шуна күрә бүген ана кем булса да барыбер Клубка чыгып, кыз озатмау (бигрәк тә солдат кешегә) да егетлек саналмый. ...Кызлар клубтан чыгуга ук аларны як-яктан ике егет култыклап алды. Монда өлгер булырга кирәк: йә алар качып китә, йә кызларны чаярак егетләр эләктерә. Кунак, дип тә, солдат абый, дип тә намус саклап тормас хәзерге яшьләр, жебеп торсан. борын төбеннән алып сыптырырга да күп сорамаслар кулга керә язган малны! Калырсын авыз ачып... XXI Яшьләр клубка җыенганда күк йөзе чалт аяз иде. Ләкин хәзер аны болыт каплаган. Яңгыр алдыннан була торган бөркү һава. Шуна да карамастан, егетнең күңеле күтәренке Бигрәк тә кызлар белән барганда Ходай тел ачкычлары бирә бит ул! Табигать турында башлап жибәрәсен дә вак-төяк лыгырдый башлыйсын. Телен генә тик тормасын! Клуб ягыннан дүртәү китсәләр дә бераздан алар пар-пар булып аерылыштылар. Габделнур белән Наташа (кызнын исеме шулай икән) алгарак киттеләр, ә икенче кунак кыз белән авыл егете артта калды. Габделнур, кызны биленнән алып, ана иелә төшеп, әйтте. —Әлмәт кызлары шундый оста биидер дип күз алдына да китермәгән идем. — Нигә алай дисез? Әлмәттә булганыгыз бармы әллә? —Армияга хәтле мин шунда эшләдем, тулай торакта яшәдем. —Кайсы урамда9 —Шевченкода. —Ә-ә, беләм. —Әллә егетләр янында булганын да бармы9 —Әйе,—диде кыз һәм, бераз баргач, үзенен ялгыш сүз ычкындыруын абайлап, хатасын төзәтергә уйлады.—Абый янында. Ләкин сүз әйтелгән, ул—кош түгел, ычкынды—тотармын, димә. Габделнур моны уена салып куйды. — Без яшь чагында кызлар болай ук чибәр дә түгел, матур да биемиләр иде. —Комплимент?! —Чыны шулай. Бик оста биисез. —Ә сез—уйныйсыз. Кайда өйрәндегез? Солдатка бераз гына үзенен тәрҗемәи хәле, кайда укуын сөйләп узарга туры килде. Аннары әйтәсе итте. —Армияда бер чегән егете бар иде безнен. «Цыганочка»ны һәм чечетка бии иде. Безне дә өйрәтте. Казармада, ике урындык аркасына тотынып, яртышар сәгать чечетка тыпырдата идек. Миңа күбрәк хромка тоттыралар иде. —Әйтәм оста уйнадыгыз?! Урта урамнан унга борылып, тыкрыкка төшеп киттеләр. Габделнур, кыз белән араны якынайту өчен, сингә күчте. —Ә син кайда биергә өйрәндең"’ —Училищеда Безнен анда түгәрәк эшли, бер егет өйрәтә. —Алабугада укыганда безне дә биергә өйрәткәннәр иде. дөресрәге, танцыларга. Әле без укый гына башладык, ноябрь аенда бугай. «Вальс кичәсе» булды. Анын тарихы турында махсус доклад сөйләделәр. Аннары бию. танцы, төрле уеннар булды. Ахырдан, хәтерем ялгышмаса. «Висла өстендә җырлар» исемле фильм карадык —Ә нинди танецлар өйрәндегез"’ — Безгә «Падэграс*. «Падэспан», «Кроковьяк». «Конкобежцы». «Танго». «Вальс» шикелле борынгыларны өйрәттеләр,—диде Габделнур «борынгы» сүзенә басым ясап —Хәер, бөтенесен дә иске заманныкы дип булмый. «Танго»ны, мәсәлән, хәзер дә бөтен Аргентина бии Биючеләр бер-беренә нык терәлеп, сарылып бетеп биегәнгә кемдер аны. вертикатьное выражение горизонатльного желания. дигән. «Вальс» шулай ук мәнге яшәр төсле Әлбәттә, сез. яшьләр, «Джайв», «Пасодобль». «Румба*. «Ча-ча-ча* кебекләрне өйрәнәсездер? —Юк, безгә аларны өйрәтмиләр шул. Болар— бальный танецлар бит Ә сез аларны каян беләсез? —Кайчандыр «борынгы» танецларны өйрәнсәм дә. мин үзем замана кешесе бит. «Квикстеп». «Самба» дигәннәре дә бар бугай әле. —Сонгысы корәш төре түгелмени?—диде кыз үз-үзенә бигүк ышанып җитмичә,—Минем абый, армияда шөгыльләндем, дигән иде —Юк,—дип кызны төзәтте егет,—алар—икесе ике әйбер: бию булса— «Самба». ә корәш—самбо Мин үзем дә ярты ел шул секциягә йөрдем Кыз беравык дәшми барды да, егеткә карап, сорап куйды —Ә сез нигә үз авылыгыздан берәр кызны озата бармадыгыз? Бу—кызлар бирә торган гадәти. беркатлы сорау булса да. монда бераз хәйлә дә бар. Кызлар шулай егетләрне сыный Асылда. Наташа үзен нәкъ шушы солдат озатуына һич тә үкенми, якынрак белә барган саен күнеле ана ныграк тартыла кебек. Дөрес, беренче тәэсир алдаучан Ләкин тышкы кыяфәтенә карап бирәләр бит беренче бәяне дә. ә ул—Габделнур файдасына иде. Әгәр бу егет бүтән берәүне озата киткән булса, кызның бәгырен көнчелек корты кымтырыклап торган булыр иде. Чөнки биегәндә шулхәтле жайлы һәм оста итеп баянда уйнавы белән үк ул кызнын күнелен яулаган иде Габделнур Наташанын колагына. —Син дип кенә дәш,—диде.—Минем авылдан чыгып киткәнгә сигез ел инде, ә бөтенләй кайтмаганга—өч. —Армиядан кунакка кайталар бит. —Бөтенесе дә түгел. Дөрес, чираттан тыш отпуск игълан иткәннәр иде Ләкин көтмәгәндә бер солдатка, әниен үлем хәлендә, дигән печатьле телеграмма килде Аны җибәрдек. Ә авыл кызларын озатуга килсәк, безнен яшьлек мәхәббәтләре күптән бәби үстерә инде —Кияүгә чыкмаганнары да бардыр әле Габделнур кызны тагын да үзенә якынайтып, колагына пышылдады: —Тагын бер сәбәп бар: клубта синнән дә чибәр кыз юк иде Әлбәттә, дөнья күргән егет буларак, андый сүхтәрнең кыхтар йөрәгенә сары май булып ятасын ул яхшы белә һәм Наташа колагына мөмкин хәгле мулрак игеп йомшак «токмач элә* иде Дөрес, кызны ямьсез дип әйтеп булмый (Хәер, ямьсез кыз дөньяда була микән?!) Анын сары чәчләре матур булып иннәренә яткан, ул хәрәкәтләнгәндә алар да урыннарыннан кузгалып, дулкынланып алалар, юка борыны анын аксыл озынча йөзенә килешеп, үзенчә бер тәнгахтек биреп тора, иреннәрен мулча иннеккә буяса да. кызларга кызыл килешә ул. дигән төшенчәдән ЧЫ1ЫП караганда, аннан гына гаеп табып булмый. Сары кашлары нечкәртелеп, йолкынган-кыркылган һәм көрәтә буялган булса да нур осгенә нур гына Кыскасы, бөтен килеш-килбәте анын инде шәһәрдә беренче генә кон яшәмәүче авыл кызы икәнен сиздереп-белдереп тора иде. Аның озынча аксыл колагындагы кашлы алкаларына хәтле шәһәрчә иде инде. Кин маңгай һәм әлеге көрән төскә буялган кашлар астында озын керфекләр һәм зәңгәр күз— болар кызга сокланып карауны таләп итә иде. Наташанын күз төпләре күгәребрәк торуы да егет игътибарыннан читтә калмады. Ике урамны бер-береннән кечкенә елгачык аерып тора, аңа салынган тар гына күпернең ике ягыннан да эреле-ваклы таллар тезелешеп киткән. Һәм алар, ялга кайткан кунак солдатны да, ул җитәкләгән зифа буйлы кызны да сәламлиләр: башларын ияләр, шыбырдашалар, лепердәшәләр. Агачлар арасыннан сирәк-мирәк кош тавышлары да ишетелә; болытлы булса да киче җылы. Габделнурлар урамына килеп кергәндә вак кына янгыр сибәли башлады. Егет, кызны култыклаган хәлдә бәләкәй капканы ачып, аны ишегалдына алып керде. Алар урыс капка түбәсе астына ышыкландылар. Күрәсең, хәрбиләрнең погонындагы «ф» хәрефе бик күп кешеләр өчен яналык, монарчы андыйны күргәннәре булмагандыр. Наташа да шул хакта солдаттан сорады. Әлбәттә, егет, гадәтенчә, башта үзен, футболчы, дип таныштырды. Фәкать берникадәр паузадан сон гына бу хәрефнең ни-нәрсә аңлатканын әйтеп бирде. —Ә дингезне без ерактан гына күзәттек. Дөрес, Кронштадтта чагында уртасында ук яшәдек. Бу шәһәр Фин култыгындагы Котлин дигән утрауга салынган Фин култыгы—кечерәк диңгез кебек. Бер ай Выборг шәһәре тирәсендә, фин чигендә, диңгез буенда яттык, хәрби өйрәнүләр вакытында. (Бер белмәгән кызга, урман кистек, дип дөресен әйтеп, дәрәҗәсен төшерә алмый бит инде солдат егет!) —Дингез матурдыр, әйеме? —Искиткеч. Шуңа күрә без әйтә идек: люблю море... с берега. Балык та тоттык. —Ә анда давыллар булдымы? —Без барында алай бик көчле штормнар булмады. —Анда куркынычтыр? —Билгеле. Шуңа күрә моряклар әйтә бит: люблю шторм... в ресторане. Ресторанга гади матрос керә алмый инде, моны офицерлар уйлап чыгаргандыр яисә сәүдә флоты моряклары. Мина калса, алар, гомумән, дингезне күбрәк беләләр. Бик күп китапларда алар белән булган маҗаралы хәлләр бәян ителгән бит. Алар диңгездә төрле җанварларга, су хайваннарына тап булалар, бигрәк тә сигезаякка. Ә ул ялгыш суга мәтәлеп төшкән морякны сагалап кына тора икән дә, имеш, үзенең сигез аягы белән берьюлы аны эләктереп ала икән дә, су төбенә өстери икән... —Нинди куркыныч!—диде кыз егеткә карап. Габделнур кызны кочагына алды да аның колагына ук пышылдады. —Менә шулай итеп, үзенә тартып китереп, аны кыса икән... Наташа егетнең кайнар кочагына кереп бетте, ана үзенен гәүдәсе Габделнурныкы белән тоташып, бер тән, бер җан кебек тоелды; аларнын иреннәре кушылды. Тансыклаган солдат аны озак итеп, суырып-суырып үпте, кыз да шундый ук дәрт һәм ихтыярына буйсынучанлык белән җавап кайтарды, аның күзләре йомылды, гәүдәсе йомшады, егет кочагында эреп бетү теләге бөтен вәҗүден биләп алды. Болар берсе дә Габделнурнын сизгер тоемлавыннан, монарчы туплаган тәҗрибәсеннән (Зоя өйрәткәннәрдән) читтә калмады. Ул, сигезаяк роленә кереп, кызны җайлап кына үзенә арты белән борып бастырды һәм, джемпер төймәсен ычкындырып, юка күлмәге аша имиләрен тотты. Алар йомшак иде. Тәмам мәлҗерәгән кыз фәкать беркавым торгач кына солдат куеныннан чыкты. Аннары Габделнур Кронштадт. Петродворец фонтаннары, Ленинград турында сөйләп, кызны тәмам әсир итте. Ахырда, булган булсын инде, дигәндәй, кайчандыр, кемнәндер (әллә экскурсия вакытында гид сөйләдеме?) ишеткән бер вакыйганы да кыстырып җибәрде. —Ленинградта заманында бик күп атаклы кешеләр яшәгән. Бөек композитор Штраус берничә ел рәттән жәен шунда үткәргән. Билгеле, ул чорда шәһәрнен исеме—Санкт-Петербург Штраус бу шәһәргә берничә әсәрен багышлаган: полька, полонез, вальс Ә вальсны ул Ольга Смирниикая исемле кызга атап язган. Кыз бик акыллы, зифа гәүдәле, нәкъ менә синен кебек гүзәл икән Штраус ана үлеп гашыйк була. Ольга да композитор егетне ярата. Ләкин алар кавышмыйлар. —Нигә? —Монда ниндидер киртәләр, социаль хәлләренен тигезсезлеге сәбәп була. —Анысы нәрсә? —Ул чорда бай кызы ярлы егеткә кияүгә чыга атмаган, ә дворян батасына берәр мешан кызына өйләнү тыелган, чөнки атарны социаль яктан тигез түгел дип караганнар. Менә шул: сонгы жәендә Штраус «Петербург белән хушлашу» дигән вальс яза. Ул бик матур, ләкин монсу ватьс. Аны катын тавышлы виолончель башлап жибәрә. оркестр дәвам итә. тора-бара кларнет кушыла... Вальс беткәнче бу көйне буеннан-буена моңсулык аһәннәре озата бара... Габделнур теленә килгән бер мелодияне шыңшып та күрсәтте Шулай итеп ул Наташанын зиһенен тәмам чуалтты. Аннары Ленинградка багышланган тагын бер җыр җырлап күрсәтте. Ул солдат-матрослар арасында кин таралган, жинсл мелодиягә салынган иде Всю ночь над городом в ненастьс. Всю ночь колдует темнота. Остановилось чье-то счастье У разведемного моста. —Анда күперләр төнлә ике якка ачыла, өскә күтәрелә. —Ни өчен? — Кораблар Нева елгасына керсен очен. Янгмр явудан туктамады —Без монда чыланабыз,—диде Габделнур капка түбәсенә ымлап һәм кызны култыклап ишек алды түренә алып китте.—Өйдән дә чыгалар бугай, бәләкәй якта ут кабыздылар шикелле Алар, мыш-мыш килеп, авыр сулап күшәп яткан сыер, бер-беренә сыенышкан сарыклар ябылган туры лапас яныннан узып, бакча капкасын ачып керделәр. Турыга—сукмак биек сиртмәле коега илтә, ә сулга— мунчага. Кыз аны-моны абайлап өлгергәнче. Габделнур. теленә салынып, анын игътибарын үзенә жәлеп итте һәм. тиз генә баскычтан күтәрелеп, мунча алдынын ишеген ачып, кызны эчкә үткәрде Ләкин кыз үзенен тозакка эләгүен сизде, ахры, мунча эченә керүдән баш тартты —Мин анда кермим! Әмма егетне туктатырлык көч юк иде инде Аны кышын кайнар, яшь тәне, чәчләреннән аккып торган исерткеч хуш ис. сыгылмалы нечкә биленең һәрдаим дәрт бөркеп торуы—күптән кызлар назы күрмәгән солдатның анын томалаган иде Бу минутта анын алдында фәкать фәрештәдәй гүзәл кыз һәм шул мизгелдә барлыкка килгән максат— аны яулап алу—биләгән иде. Гасырлар буена килгән инстинкт алдында ул көчсез иде. аны хәзер беркем дә. берни дә бу уеннан кире кайтара алмас, анын ташкын дәртен гыеп тора алмас кебек иде. Ана ут га кирәк түгел: ул кайсы ишекнен келәсе кайда икәнен күз йомып га белә. Габделнур тышкы ишекне эчтән бикләп куйды һәм. бер кулы белән мунча ишеген ачып, икенчесе белән Наташаны култык астына кыстырып диярлек, эчкә үк керде. Бу ишекнен дә келәсен төшерде Бая капка түбәсе аегында торганда ул беренче мәртәбә кызны үпте, анын иреннәренең егеткә буйсынып, үзенә дә ләззәт атуын сизде, имзиәрен зур учлары белән иркәләде, назлады һәм аларнын бигүк каты түгеллеген белде Шуна күрә хәзер артык нәзакәтлек саклап тормады. Ләкин мунча эчендә кызны алыштырып куйдылармыни: ул киреләнә башлады, үзе бертуктаусыз сөйләнде: —Син нигә мине монда алып керден0 Мыскыл итәргәме'* Мин кеше күзенә ничек күренермен? Кыхтар ни әйтер? Әнигә ни дип жавап бирермен?.. Тик Габделнурнын каты кулыннан ычкыну мөмкин түгел иде инде. Егет аны бөтереп алды һәм ун як стена буендагы эскәмиягә сузып салды. Кыз елый ук башлады. Һәрхәлдә, Габделнурга башта шулай тоелды. —Әрәм итмә минем яшьлегемне! Мин бит әле саф кыз! Кирәкми, кирәкми! Ой, әнием! Нишлим мин? Әнием-бәгърем! Сезгә шул гына кирәк. Ә без... теләсә нишлик... Балага узсам0 .. Нигә шулай кыланасын? Салдырма... Син әйбәт егет бит... Мин бит сине... Ой. кирәкми!.. Не губи мою молодость!.. Кыз бәргәләнә, чәбәләнә, карыша, үзе һаман сөйләнә, ә егет аны тагын да көчлерәк дәрт белән үбә. коча, үзенә буйсындырырга омтыла иде. Бермәл, зиһененә ачыклык кереп. Габделнур. әллә ялгыштыммы сон. чыннан да саф кыз микәнни, дип уйлап анын өстеннән тормакчы да булган иде. Ләкин шулчак тавышында бернинди дә елау-сыктау чагылмаган кыз аны үзе шашкын дәрт белән үбә. коча, яратуын анлата башлады. Анын өзек-өзек жөмләләре каяндыр ерактан ишетелә сыман, йокы аралаш эндәшкән дә кебек, аерым сүзләре бөтенләй анлаешсыз иде. Бераздан кыз: —Мин үзем, сабыр ит,—диде һәм. урыныннан торып, чишенә башлады.— Син дә чишен... Габделнур янәшәсенә эскәмиягә торып утырган Наташа анын куенына кереп бетте Ул озын бармаклары белән солдатның кыска каты чәчләрен назлады, юан беләкләрен сыйпады, анын дәү кулын үзенен бәләкәй учына салып иркәләде. —Син нинди көчле! Мин сине яратам!—диде ул һәм, башын күтәреп, Габделнурнын иреннәренә үрелде. Егет аны тыны кысылганчы үпте. Аннары: —Ә син нигә башта карыштың?—дип сорады. —Ә миңа шулай рәхәт,—диде кыз берни булмагандай караңгыда анын колагына ягымлы кайнар сулышын өреп —Бер кыз әйткән бит: “И Алла, зачем дала, еше бы девочкой была”. Ә минем үземне һәрчак саф кыз итеп тоясым, күрсәтәсем килә. Шуна күрә мин көч белән алганнарын яратам. Мямля, хлюпикларны җенем сөйми. Ә син—көчле! Мин сине беренче күргәч тә ошаттым. Кил, тагын телисенме?!.. XXII Алар мунчадан чыкканда янгыр туктаган, күк йөзе ачылган, көнчыгыш тарафта алсуланып тан беленә башлаган иде. Габделнур кызны аллан үткәрде. Ул мунча ишеген япкан арада Наташа кичә килгән сукмак буйлап бер-ике адым атлап өлгерде. —Наташа. анда барма,—диде егет —Мин сине моннан гына озатам. Ул бәдрәф янындагы, бәрәңге бакчасына чыга торган арт капканы ачты Алар күршеләр бакчасы белән ике арада калган кин буразнадан—ызаннан үргә таба киттеләр Кеше йөргән сукмак булса да ул тар иде Юеш бәрәнге сабакларыннан, яфраклардан коелган салкынча янгыр тамчылары кызнын аягына тама, артык биек булмаса да туфли үкчәләре йомшак җиргә батып керә иде. —Мин яланаяк барам,—дип кыз туктады. —Салма,—диде солдат һәм кызны жәлт кенә кулына күтәрде. —Ой, мин авыр бит,—диде Наташа чытлыкланып, ә үзе Габделнурнын таза муеныннан кочып алды.—Мине әле берәүнен дә шулай кулында күтәреп йөрткәне юк иде. Загстан чыккан кәләш кебек булдым. Какой ты славный! Рәхмәт. Ул егетнен иреннәренә үрелде. Габделнур туктарга мәжбүр булды. Янә атта атлады. Бакча башына җиткәч, кыз: —Булды, җитте, үзем барам,—диде. Габделнур аны сак кына җиргә бастырды: үр аша чыктылар. Алда, унда рак күренгән ферма ое яшьләрне озатып казлы. Доресен генә әйткәндә, ул ферма ое түгел, ә мәчет иде. Заманында Урта урамны (катган ике урамнын— мәхәлләнең үз мәчетләре булган) бизәгән бу мәчетнен кайчан урын кузгатылганын Габделнур хәтерләми, анын истәлеге булып янындагы күл генә һәм анын атамасы —Мәчет күле генә казган Габделнурлар үскәндә манарасыз бу мәчет алар урамындагы бер буш ихатада тора һәм ашлык склады ролен үти иде. Хәзер әнә бәрәнге бакчазарыннан да читкә, ындыр артына ук. дунгыз фермасы янына ук күчереп салганнар Ул әле дә кыйблага каратылган михрабы, калай түбәсе, зур-зур тәрәзәләре белән горур утыра, тик искергән, таушалган, ремонтланмаган кыяфәте белән иртә-кичме. көндез яки төнләме яныннан үткән-сүткәннәргә рәнҗеп кала сыман Наташаны озата баручы Габделнурга да шулай үпкәләп калды микән, әллә аны сазамләде микән, солдат ул турыда уйлап баш ватмады. Бу горур бинага бары бер генә карап алды да. юлын дәвам итте Дистә еллар дәвамында рәнҗетелгән мәчет түбәсендә утырган бер карт карга, әллә мазасын китәргәнгә ачуланып, әллә гадәттәге табигыи бер халәтен—вазифасын үтәү йөзеннән, аны бимазалаган кыз белән егет артыннан әле төнге Йокыдан айнып җитмәгән карлыккан тавышы белән ризасызлык белдереп калды. Колхоз фермасы яныннан борыннарын җыерып бераз баргач, элек кичке уен була торган болыннан киттеләр. Аннан азар таш юлга чыктылар Ун якта зиярат агачлары монсу гына утырып калды, сулда урылмаган иген басуы тымызык җилдә беленер-беленмәс кенә чайкала, чөнки тук башаклар янгырга чыланып тагы да авырая төшкәннәр Иске авыл күпереннән межага хәтле уйный-шаяра бардылар. Каршыларына машина-фәлән очрамады. Тирә-юнь гаҗәеп тынлыкка чумган иде Межа турысыннан, алар сөйләшкәнгә уянган тан кошларынын тавышларын тынлый-тыңлый берникадәр юл үткәч. Габделнур туктады —Моннан үзен генә кайт инде.—диде ул.—Курыкмыйсынмы? —Юк,—диде кыз ана сарылып,—Минем әле синнән аерыласым килми — Минем дә. ләкин кирәк. —Тыңлыйм, иптәш командир.—диде кыз һәм. ун кулын чигәсенә тидереп, честь биргәндәй итте. —Пустой голове рука не прикладываетея! —Как? У меня пустая голова?!—диде Наташа ярым шаярып, ярым шелтә белән —Үпкәләмә Синен баш киемен юк —Аңладым,—диде кыз һәм кисәк кенә үрелеп солдатнын фуражкасын алып киде.—Хәзер честь бирергә ярыймы ' Габделнур «Син честенне әдзә канчан кемгәдер биргәнсен инде*.-дип уйлады, ләкин үзенә бәхетле минутлар, ләззәт биргән кызны рәнҗетәсе килмәде. —Ярый.—диде ул көлеп, аннары өстәде —Хәзер син минем кырык кәктек хатыным булдын! — Ничек.' -Хатын-кыз берәр ир-атнын баш киемен кисә, шулай әйтәләр. —Акладым,—диде кыз. фуражканы солдатнын башына кидереп, монсу гына әйтте —Мин синен бер көнлек хатынын булдым Наташанын күнелен тыелгысыз сагыш биләп азды Ул. күзләрен тутырып, егеткә карады Бер кич. бары бер кич! Ә никадәр якын иде бу асыл егет ана' Горур килеш-килбәте, чын ирләрчә кырыс йөз-чырае, хатын-кызга мәңге онытылмаслык чын ләззәт бирә алырдай көчле, таза-сәламәт тәне һәм... гади, ләкин ательеда теккәндәй таман киеменә хәлле үзенә тартып тора иде кызны. Ул анын белән гомер буе менә шушылай назлашып-сөешеп яшәргә, хәтта колы булырга да риза иде. Тик ул гына каршы килмәсен.. «Хыялый, исәр,—дип үз-үзен битәрләде кыз.—Житте сина... әгәр очрашуны дәвам итәргә теләсә, ул үзе бу хакта сүз кузгатыр иде. Ул бит Әлмәттә эшләп киткән. Мөгаен, анда бармый калмас. Ләкин ул бу турыда ләм-мим... Димәк... Бер кич өчен дә рәхмәт әйт». Бүген аларнын практикасы бетә, алар китәргә тиеш. Үзенең күңеленә хуш килгән тагын берәү белән аерылыша... Кыз, егеткә яны белән борылып, сагышлы карашын унга, каядыр ераккаеракка. зәнгәрләнеп күренгән биек тауларга төбәп, йөрәк өзгеч тавыш белән жыр сузды. ...Ах, я сама, наверно. виновата, Что нет хорошей любви у меня. Хәер, бу жыр гына түгел, ә яшьлегенең алсу чәчәкләрен вакытсыз койдырган җилбәзәк кыз баланын бәгыреннән ташыл чыккан сагыш, әрнү- өзгәләнү. инрәү авазы иде. Наташа: «Ах, я сама, наверно виновата. <> дип җырласа да. чынында, әгәр вакытны бер-ике елга арткарак чигереп караганда беренче мәртәбә егетләр астына ятуында ул үзе гаепле түгел иде. Аларнын авылы кечкенә булганлыктан, ул урта мәктәпкә күрше авылга йөреп укыды. Соңгы елны, җәй көне, туганнан туган абыйсы аны мотоциклга утыртып алып китте дә урман эчендә көчләде, беркемгә дә әйтмәскә кушты, куркытты. Аннан инде китте... Кызның үзенә дә рәхәт була башлады... ..Ах кавалеров вполне хватает. Но нет хорошей любви у меня. Егет дәшмәде. Кыз, кисәк аны муеныннан кочып, иреннәреннән суырьшсуырып үпте дә, килеп тыгылган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, кырт борылып, торып йөгерде. Габделнур урыныннан кузгалмыйча анын артыннан карап калды. Бераздан Наташа туктады, борылды һәм, солдатның әле һаман урынында басып торуын күргәч, күңеле күтәрелеп китте: елмайды, кул изәде. —Ху-уш! Габделнурга килеп ирешкән сонгы сүзе шул булды. XXIII Икенче көнне, чәйдән сон, Габделнур зияратка юл тотты. — Исәнмесез, кабер әһелләре,—диде һәм, иелеп, киртә арасыннан эчкә атлады. Куе булып үскән тупыл агачларының юан-юан ботаклары як-якка җәелгән, бер-берсе белән аралашып, укмашып-буталышып беткәннәр. «Нәкъ авыл кешеләре кебек,—дип уйлады солдат аларга карап.—Бер уйласаң, бөтен авыл кан-кардәшкә әйләнеп беткән бит инде: кыз биреп, ул өйләндереп туганлашканнар Бик сирәкләр генә читтән өйләнә. Бүтән җиргә кыз бирә. Авыл халкы үлгәч тә бер тирәгә туплана.» Сирень куаклары буй җитәрлек кенә түгел, иркенләп үскәннәр: ботакларын ботарлаучы-сындыручы юк Яз көне булса алар аксыл-шәмәхә чәчкәләре белән әллә каян күренеп торырлар иде, хәзер яфраклары да сирәк—корт ашап бетергән. Сиреньгә корт төшүчән. Каберләр сул якта, ә унда—бушлык. Түргә барып житәрәк Габделнур сулга борылды һәм күбесе такта коймалы каберләр яныннан отыры эчкәрәк керде. Кечкенәдән үк килгәләп йоргәнгә бабасынын кайда ятканын чамалый иде Янында сабый чакта ук үлгән өч баласы, ә бер-ике адым читгәрәк— анасы, ягъни. Габделнурнын карт әбисе —Менә шушы тирәдә иде бугай,—дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә егет, алан-йолан каран галап, сулга таба баруын дәвам итте Ул туктады. Унга карады, сулга—бабасы каберен күрмәде. Чөнки монда инде чытырманлык—бик куе булып чия агачлары үскән —Кайда булыр сон ул?—дип үз-үзенә сорау бирде Габделнур. Ләкин жавап таба алмады: бабасынын каберен дә таба алмыйча интекте —Тупыл агачлы иде балалары кабере Бабайныкы—сәрвәриле Солдат, башын күтәреп, югарыга карады. Бер ботагы сынган иде түгелме9 Әйе шул Исенә төште Әнә бит. әнә! Ул шатлыктан кычкырып жибәрә язды. Ләкин зияратта сөйләшкәндә дә тавышынны баса төшеп, шыпырт сөйләшергә кушалар иде Ул элеккегә караганда дәү булып, тармакланып үскән тупыл агачын таныды; аңа хәтле куе чытырманлык аша үтәсе бар иде. Чия агачлары шулхәтле куе булып үскән, сафта барган шикелле генә жинелдән үтәрмен димә. — Нишләргә сон?—дип туктап калды солдат пәрәвезле, кычытканлы чытырманлыкка карап Ул үзенен үтүкләнгән галифе чалбарына, гәүдәсенә сыланып торган, жиз тоймәле кителенә күз ташлады Әгәр шушы килеш барып керсә, кнеменен карарлыгы калмаячак иде. Дөрес, каккалап чистартырга мөмкин Ләкин Рота старшинасының, солдат теләсә нинди ситуациядән дә югалтуларсыз чыга белергә, нинди генә хәлгә тарыса да исән-имин котыла алырга тиеш, дигән сүзләре хәтеренә килде. Әлбәттә. Габделнур кабер янына ничек тә керәчәк, ул турыда шикләнмәскә мөмкин. Ләкин... -Монда бит әле баш китәрлек бернәрсә дә юк. Хәзер барып карадым ни. сонрак карадым ни - Шуннан егетнен башына икенчерәк фикер килде һәм ул кайту юлына борылды Габделнур. верандага кереп, кием алыштырды утын кискәндә кигән кара төстәге иске эш киемнәрен, ак фуражка киде Келәттән балта, кул пычкысы һәм чиннек яныннан тимер көрәк алды. Балта йозенә баш бармагын тилерде— үтә икән. Ярый әле беркөн кул белән әйләндерә торган чарны табып, ялгашка су салып, әтисе белән балталарны үткенләп куйганнар иде Егет зияратка китте. Чия куакларының юанракларын балта белән чабып, нәзекләрен көрәк белән кистереп, бабасынын каберенә бер атлам чамасы киңлектә юл-сукмак ясады. Бер сәгатьтән артыкка сузылды бу мәшәкать, фуражка астында кыска чәчләре дымланды, маңгаеннан тир бәреп чыкты, күлмәге аркасына ябышты Ләкин ул бер генә минутка да туктамады, баш күтәрми эшләде Әйләнә- тирәсен агачлардан әрчеп бетергәч, кабернең өстен дә чистартты Янәшәдәге каберләрне дә онытмады. Корыган сәрби агачларының бер-икесен пычкы белән кисеп ташлады Эчкәрге агачларда чиясе дә калган.—бисмилла әйтеп,— бер-ике чия дә капты мәмрәгән. баллы, авызда эриләр Бөтен чыбык-чабыкны зияратнмн тышына ук илтеп ташлады—берничә тапкыр юллады Кабер ташын абыйсы Чупай карьерында ясатып, үзе үк гарәпчә һәм хәзерге хәрефләр белән язуын да язып куйган иде. Ап-ак таш инде саргайган, бер якка янтая төшкән. Габделнур аны этеп карады Бирешә икән Читкәрәк китеп, турылыгын чамалады, якын килеп, тагын бераз этте, төбен көрәк сабы белән тыгызлады Таштагы язуларны, саннарны укыды, бармаклары белән сыпырып, тузанын койды Беркавым кабер янында уйланып торды Бер уйласан. күп тә яшәмәгән бабасы—алтмыш берлә генә булган. Инде вафатына да егерме ел вакыт узган Ниндирәк булды икән ул? Карточкасы да юк. Әтисе сөйләве буенча—кара сакал-мыеклы Хәзер, билгеле, ап-ак сакаллы намаз карты булыр иде Китәр алдыннан егет: —Бу такталар озакка чыдамас, пожалуй, тимер рәшәткә кирәк булыр,— дип куйды. Килгәндә ул күрде: кайберәүләр инде тимер чардуган куя башлаган, искеләрен алыштырганнар да бар. Авыл тирәсендә нефть чыга башлагач, тимер-томыр, торба ише нәрсәләргә кытлык сизелми иде булса кирәк. Бер кулына балта, икенчесенә пычкы белән көрәк тотып, эшләп арса да гәүдәсен төз саклап, зияраттан чыгып баручы кунак егетне сирень куакларындагы чыпчыклар чыркылдашып озатып калдылар. Үзләренчә рәхмәт әйтүләре булды микән... XXIV Кичке якта, жизнәсе кереп, кунакны үзләренә, сигез чакрымдагы авылларына алып китте. Солдатнын бертуган апасын күрмәгәненә дә өч елга якын иде инде. Габделнурнын апасы анардан өч яшькә олы. Авылда жиде класс бетергәч, алар, ике кыз, Алабуга китапханә техникумына (апасына кечкенәдән үк китап жене кагылган иде) укырга керергә дип киттеләр. Апасы кергән, ә иптәш кызы имтихан бирә алмаган. Ләкин, яшьлек юләрлеге димичә ни дисен, апасы, иптәш кызыннан аерыласы килмичә, документларын алып, анын белән бергә авылга кайтты. Ул кышын фермада сыер сауды, ә жәен. берничә ел рәттән, кызлар белән җыйнаулашып, Горькийга китәләр иде. Көз житкәч, өс-баш бөтәйтеп, сандыкчемоданнарын кием-салым, ситсы (күбрәк үзләренә бирнәлек) һәм күчтәнәчләр белән дыңгычлап тутырып, су юлы белән—пароходка утырып— Чаллыга кайталар. Ә аннан кызларны машина белән барып алалар иде. Горькийга дип китсәләр дә, эшләре шәһәрнең үзендә түгел, ә шул төбәктә— торфта. Бу хезмәтнең никадәр авыр икәнен, көннәр буе бил бөгеп эшләүләрен, каз оясы хәтле зур кәржиннәр белән торф кирпечләре ташуны, кулларына һәм иң башларына кан төшүне шунда эшләгән кеше үзе генә белә. Чөнки кайбер жегәрсезрәкләр, ата-ана канаты астыннан чыкмыйча җылыда гына үскән чәрексез кызлар, бер күреп кайткач, икенче елны ике аякларының берсен дә атламыйлар иде. Әмма авыл җирендә андый кызлар сирәк була. Горькийдан кайткан кызларнын абруй зур—«базары тиз күтәрелә»—аларны үз авыл егетләре дә, елгыррак күршеләр дә «чүпләп» кенә тора. Жир җимертеп эшләгән кешене кем генә тормышта үзенә юлдаш итмәс икән?! Жизнәй буласы кеше белән танышканчы, Габделнурнын апасы авылнын бер егете белән йөри иде. Ләкин аны зур фажигадан сон төрмәгә утырттылар. Ул чорда авылларда үтә торган Сабан туен—мәйдан, дип, ә райондагысын— җыен, дип атыйлар иле. Район җыенына һәр авылдан берничә «тройка»— эскәмия рәвешендә кара-каршы беркетелгән такталарга яшьләр тезелешеп утырган, өчәр ат җигелгән арба—бара иде Егет-җилән булган төштә күп бәхәс кул көче белән хәл ителә: тәртә яки күчәр башы тиеп китсә дә. үрәчәләр эләгешсә дә, кемдер каршы килгән атларга сигездән үргән каеш чыбыркы белән селтәнсә дә, кызлар бүлешә алмасалар да... Унике чакрымдагы күрше авыл егетләреннән берәү җыенда Шәяхмәткә суга. Ни өчен? Нәрсә ошамаган? Ул ничек берүзе аларга туры килгән? Күпләр өчен болары карангы булып кала. Күрәсен, үче булгандыр. Низаг кызлар аркасында килеп чыкса кирәк. Туган Йорт егетләре, гомумән, авыл кызларын читкә җибәрмәскә тырышалар, кызлар элек-электән тирә-күрше авыл егетләренә бик сирәк эләгә. Шуна күрәдер, үпкәләгән егетләр, рәнжеп. жыр да чыгарып калдырганнар. Туган Йорт ул бик бай авыл. Алагаем зур авыл. Кызларын читкә бирмиләр— Итәк саен каравыл Кыскасы, Шәяхмәткә дә тиктомалдан китереп сукмаганнардыр (анын буй житкән сенлесе бар иде), берәр егетнен үче булгандыр Хәзер инде ул үчен кайтарырга тиеш. Егетлек—шуны таләп итә. Мәсьәләне шунда, жыенда ук хәл итә алмыйлар—район үзәге, милиция бар. Ә егетләрнен кайту юлы нәкъ Туган Йорт аша узасы Шәяхмәт. алданрак кайтып, берничә егет белән авыл башына олы юлга чыга. Әтисенен ике энесе дә яшьләргә иярә азар инде өйләнгән ир-егетләр булсалар да. туганнарын рәнжетергә беркайчан да ирек куймыйлар, сәбәп чыкканда үзләре дә коч-жегәрләрен күрсәтеп азырга атлыгып тора. Нәселләре шундый, данлыклы иде. Тегеләрнең каршыларына чыгып, өчләп җиккән атлы егетләр-кызлар утырган арбаны юл уртасында туктаталар Дугадагы кынгырау. мичәүдәге атлар муенындагы шөлдерләр, оздереп уйнаган гармун, яшьләрнең дәртле җыр тавышы—барысы да ярты юлда өзелеп, тынып кала Бары янәшәдәге иске зияратта бер кошнын зар елагандай сагышлы тавышы гына ишетелеп тора. Аякларын җәеп баскан, иң көчле өлкән агай сорый: —Кайсыгыз минем энекәшкә тиде? Таза-таза кызмача егетләр арбадан коела. Каршы басазар Кирәк бит, әзмәвердәй берсе, алгарак чыгып баса. —Мин! Беләк юанлыгы имән күсәк күз ачып йомганчы егетнен чигәсенә килеп тә тия. Бу орудан әзмәвер сүз дә әйтә алмыйча гөрселдәп жиргә ава.. Исенә төшсә. Габделнур ул егетне әле дә күз аздына аермачык китерә: юл кырында, чирәмдә, озын гәүдәле берәү ята. йөзе яулык белән капланган, терсәктән сызганулы беләкләре ой бүрәнәседәй юан Анын янында яулыгын бөркәнеп диярлек япкан бер кыз утыра, елый-елый шешенеп беткән, бер учында кулъяулык—әледән-әле борынына тидереп ала. Берникадәр вакыттан авылга районнан милиция килеп төште Башка вакытта урам малайлары милиция күренүгә кайсы-кая таралыша торганнар иде, бүген зиярат киртәсе яныннан китмәделәр Берсенен. авььзга карап, револьверын болгый-болгый кычкырынганы, янаганы әле булса Габдслнурнын хәтерендә —Шушы Туган Йорт кешеләрен бөтенесен атып үтерәсе бар! Жыен саен кеше үтерәләр! Монысын малайлар бигүк анлап бетерә алмадылар Чөнки андый хәлләр һәр елны булмый иде шикелле Сугышу—була, кеше үтерү—гадәттән тыш хәл иде. Шул көнне, кичке якта. Габделнурлар күршесендәге бер егетне арбасына салып алып кайзтылар. Гөнаһ шомлыгына каршы, колхоз көтүен калдырырга кеше булмагач, ул җыенга бармаган һәм берьялгызы кайтып килгәндә теге авыл егетләренә тап булган. Анын карар жирен калдырмаслык итеп кыйнаганнар иде Ул берничә ай урын өстендә ятканнан сон гына тернәкләнеп аякка басты Шул хәлләрдән сон Шәяхмәт тә, ике абыйсы да ябылуга эләктеләр Өч елдан Габделнурнын апасы күрше авылнын шушы егеткә—Насифка— кияүгә чыкты Жизнәсен Габделнур бик якын итте. Ул кара чәчле, уртача буйлы, гәүдәгә таза, нык бәдәнле, хәрәкәтләре житез, йөзендә һәрчак елмаю Өйгә килеп керсә, әби. бабай, дип үлеп тора, карт әбиләре белән дә сөйләшергә сүз таба. Кайнишләрен һәм кайнатасын—хатынынын абыйсын—хөрмәт итә Салып алса, гармун да тартып җибәрә, кеше уйнаса, кушылып та жырлый Эшкә килгәндә, колхоз шоферлары арасында беренчеләрдән санала. Яшьли авылда һәм шахтада эшләп чыныккан егет иде 8. .к V 10 113 Сөйләве буенча, аны мәҗбүри рәвештә «фызыу*>га алганнар, аннары ул, яше унсигезгә җиткәч, бер ел шахтада, жир астында эшләгән Армиядан сон да берничә ел күмер чабып бәхетен сынаган һәм. сагынуына түзәр әмәле калмагач, туган авылына кайткан. Армияда өйрәнгән шоферлык һөнәре колхозда бик ярап куя ана. Өйләре каршына килеп туктауга, Насиф кабинадан сикереп төште дә. бәләкәй капканы ачып, солдатны ишек алдына уздырды. Веранда ишегенең биген шакылдатып, көр тавыш белән эндәште. — Карчык! Гөлсылу! Чык. кайниш килде! Кояштай балкып, өйдән Габделнурнын апасы килеп чыкты. —Кайниш. апанны бик каты кочаклама!—диде жизнәсе авызын ерып — Малайны имгәтә күрмә! Кем әйтмешли, апасынын корсагы борынына җиткән—түм-түгәрәк— баскычтан яны белән кырын-кырын. култыксага ябышып һәм аска карап төште. — Исәнме, апаем,—диде ул энесенә ике кулын сузып. —Исән-сау кайттынмы? —Әйбәт кенә... Өч ел күрмәгән, гәүдәгә тәбәнәкләнеп калган апасы белән Габделнур бик җылы күреште. Яшь чагында Гөлсылу бик чибәр иде. Ул әле дә матурлыгын җуймаган: шул ук кыйгач кашлар, биек маңгай, килешле туры борын, якыннарына үз итеп карый торган ачык коңгырт күзләр. Шулай да хәзер әзрәк төс салган: битенә вак, соры ком бөртекләре сыман сипкелләр чәчелгән, авызын йоммыйча сулыш ала. иреннәре кабарып-бүлтәеп тора. Кул кысуы элеккечә каты, карашы—ягымлы. Анын белән бер-ике сүз алышкач, Габделнур җизнәсеннән сорады. —Малай көтәсезмени? —А как же! Кыз—бар. Хәзер малай кирәк. —Ходай ни язган инде,—диде апасы уйчан гына. —Ярар, кем булса да. Әйдә, кайниш. кулларыңны юарсың. Карчык, ашын әзерме? -Ие. —Тегесе?—дип күз кысты Насиф хатынына. —Анысы да бар. —Вот маладис минем хатын! Эш кешесенең кадерен белә Шулчак бәләкәй капка ачылды һәм курчак кебек кенә бер кыз бала, йөгереп килеп, әтисенә сарылды. —Кызым, солдат абыең белән күреш. Карточкасын күргәнен бар бит Кызчык, сары чәчле башын чайкап, аскы иренен кысып, әтисенә сырпаланып, ятсынып торды. Әтисе тагын әйткәч, анын кочагыннан чыгып, Габделнурга килеп сыенды. Солдат абыйсы аны култык астыннан күгәреп һавага чөйде... Кечкенә булса да, башка чыккач яшьләр үзләре салып кергән йорт бик күркәм: шифер түбәле, урам якта—өч, ишек алды ягында ике тәрәзә, рамнары акка, наличниклары зәңгәргә буялган, бизәкләр төшерелгән. Үзенә күрә, җыйнак кына итеп, абзар, келәт, сарай ише каралты-кура да тергезгәннәр. Алардан читтәрәк тагын бер корылманың кыегы күренә. —Жизнәй, әллә мунча да салдыгызмы? — Быел өлгертеп булырмы-юкмы, күтәреп, түбәсен ябып куйдык. Табын янында жизнәсе дә. апасы да Габделнурны кыстый-кыстый сыйладылар. Аш-су тәмле, кыздырган балыкка хәтле бар (елгалы авылнын кунакларга куяр өчен үзенә күрә ят, затлы ризыгы), аш алды да мул иде— ир-атлар икесенә бер шешә бушаттылар. Өй эче җиһазларына да күз салды кунак. Карават, шифоньер, өстәл, урынлыклар—кибетнеке, ә идәнгә һәм караватка җәелгән паласлар—карчыклар кулыннан, тәрәзә пәрдәләре һәм башка чүпрәк-чапрак—апасы теккән-чиккән әйберләр иде. Аштан сон Насиф ишегалдына чыгып, бакча буендагы эскәмиягә утыргач, ике рәтле хромкасын тартып җибәрде Аннары, бераз уйнагач: —Олуг барда—телен тый, оста барда—кулын.—дип гармунын Габделнурга бирде —Мәле, кайниш. «Шахта»ны сыздыр әле. —Онытмаган булсам... —Бөгештермә,—диде җизнәсе рәхәтләнеп көлеп —Кичә син анда бер марҗа кызын «эштән чыгаргансын» диделәр. —Юк ла... Габделнур кызарды, ахры. —Мин. биеткәнсең, диюем. Маладис. анда бетен ындыр табагы сөйли синен баянда ничек оста уйнаганны Габделнур җиңел сулап куйды. Ул уйный башлауга Насиф моңлы тавыш белән, ишегалдыннан читкә таралмаслык кына итеп, әкрен генә җыр сузды. Шахтер егет күмер чаба. Вак-вак итеп кисәген . Бераздан ул җырлаудан туктады — Их, кайниш. андагы хәлләр төшкә керсә дә сискәнеп уянып китәм. Яшьлек юләрлеге белән эшләдек инде Кырык сантиметрлы пластны, аркага ятып, кәйлә белән чапкан чаклар да булды Ничек Ходай саклаган. Ну. анын каравы, акчасын да көрәп ала идек инде Шуннан кайткан акчага өи салып кердек. Ничава. монда да эшләгән кешене күрәләр Узган ел бабай белән икебезгә орден бирделәр Икебеэнен бер төсле Келәт тулы ипи. мал- туар да бар үзенә күрә. Шуны раслагандай көтү кайтты капкадан сыер, бәрәннәрен ияртеп сарыклар керде. Аларны әнисе белән бәләкәй кыз каршыладылар. Гөлсылу ап-ак чиләк тотып, ишек алдында ук сыер саварга кереште Шулчак капкада Насифнын энесе күренде. —Кунак бар икән,—диде ул абыйсыныкы кебек зур кулларын сузып.— Исәнме, кода. Дембельме? —Юк әле,—диде Габделнур күрешеп. Энесе гәүдәгә Насиф чамалы—эре сөякле, ләкин кыяфәте бераз үзгәрәк— чәче сап-сары. Шушы авылда, топ йортта яши. быел гына өйләнгән Бераз вакыт ничек, ни белән кайту, армия хәлләрен (үзе дә вакытында хезмәт иткән) сораштыру булды Аннары ул кыяр-кыймас кына: —Абый, бая синен кайтканынны күреп калган ием.—диде — Кода булгач, әйтүе дә читен... Капка баганасы утыртасы бар иде. Булышмассынмы? —Була ул,—диде Насиф берсүзсез —Әзрәк җибәрәсеңме'' Алып чыгам —Юк. Әле анда эш каты. Осталар бар Сонынтын Габделнур: —Мин дә барырмын.—диде — Алыштырырга кием булса —Юкны сөйләмә,—диде җизнәсе —Кунакны эшләтергә Әллә син теге Энесе дә анын сүзен җөпләде — Килешмәгәнне. Анда кеше җитә. Олы абый да киләсе. —Син клубка чыгарсын.—диде җизнәсе Габделнурга һәм елмаеп остәдс - Любой кызны озат, миннән рохсәт.