Котлау
Марсель Зариповка 75 яшь Шагыйрьләр туганда ук шагыйрь булып туа диләр. Ә публицист, очерклар язучы булыр өчен туып-үсеп, илһамны Ходайдан көтеп яту гына житми, монын өчен тормыш тәҗрибәсе, бик күп һөнәрләрне белү, иҗади сәяхәтләрдә туктаусыз йөрү кирәк. Марсель Зарипов—нәкъ менә шундый кеше. Ул коеп куйган публицист! Сарман районының Янурыс авылында туып, унбиш яшеннән Петровка спирт заводына гади эшкә урнаша. Армиядә диңгезче булып дүрт ел хезмәт итә, аннан кайткач, Әлмәткә килеп «Татнефть» берләшмәсендә электромонтер була. Һәм. ниһаять, 1959 елдан Әлмәтнен «Знамя труда» газетасы хезмәткәре. 1966 елдан ул инде «Советская Россия» газетасының Татарстандагы махсус хәбәрчесе, нефть районнары тормышына иҗатын бәйли. Юлга чыкканда олы язучыларыбыз аны үзләреннән калдырмый. М. Зариповнын рус һәм татар телләрендә дистәдән артык китабы чыкты. Ул шулай ук Ә. Еники, Н. Фәттах, Г. Ахунов, В. Нуруллин әсәрләрен русчага тәрҗемә итте Хөкүмәтебез аның эшчәнлеген күп кенә мактаулы исемнәр, иҗади премияләр белән бәяләде: ул Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстаннын һәм Россиянен атказанган Мәдәният хезмәткәре Язучы дустыбыз Марсель Зарипов бүген дә сафта, каләме үткер, сүзе—туры Без аңа алга таба да иҗади уңышлар һәм сау-таза озын-озак гомер телибез