Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

Август аенда быел да Татарстаныбыз олы бәйрәм рухы белән яшәде: анын һәр районы һәм шәһәре Республика көнен билгеләп үтте 1990 елнын 30 августында кабул ителгән дәүләт суверенитеты турындагы Декларация Татарстанның Россия төбәкләре арасында аерым урын алып торуын ассызыклады. Анын белән дөнья күләмендә исәпләшә башладылар. Икътисадый кризис елларыңда да республикабыз сыгылып төшмәде — һәр тармак үзенен үсешен туктатмады. Әлбәттә, бәйрәмнен ин зур тантаналары башкалабыз Казанда үтте. Ат узышлары буенча Дөнья кубогының финалы, Татарстан Президенты кубогына автомобиль узышлары. Ярминкә мәйданында танылган сәнгать һәм спорт осталары катнашында зур тамаша Һәр стадион һәм парк төнгә кадәр гөрләп торды. Республикабызның башка шәһәрләрендә дә Республика көненә багышланган тантаналар узды. Әйтик, Зеленодолда Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары «Авангард» стадионында спорт ярышлары белән башланып китте Чаллыда Республика көненә багышланган бәйрәм концертлары шәһәр мәйданчыкларыңда атна буе барды Алабута исә берьюлы өч бәйрәмне - Республика. Шәһәр көнен һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үгге Бәйрәм чаралары шәһәр мәйданында үзешчәннәр концерты белән башланды. Биредә шулай ук «Туган як риваятьләре» дигән театрлаштырылган тамаша булды. Алабугалы- лар Татарстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи концертын тамаша кыллы. Түбәнкамалылар Республика көне белән бергә шәһәрнен 40 еллыгын бәйрәм итте. Бәйрәм тантаналары яна социаль объектларны ачудан башланды. Халык иҗаты йорты янында концерт, төрле бәйгеләр булды. Өтиәниләр һәм нәниләрне шәһәр мэры Олег Власов сәламләде. Кичен үзәк сәхнәдә Россия эстрадасы йолдызы Лайма Вайкуле һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре гүбән камал ы.тарның күңелен ачты Президент Минтимср Шәймисв «Пирамидамда Республика көне унаеннан.тантаналы төстә танылган шәхесләребезне кабул итте. Сәясәт, әдәбият, мәдәният, фән. икътисад һәм башка өлкәләрдә югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр катнашында мондый бәйрәм тантанасы быел беренче тапкыр уздырылды. Президент тантанада Республика көне котлавын җиткерде. Ул чыгышында 16 ел элек Суверенитет турындагы Декларация кабул ителгәннән сон республика ирешкән уңышлар турында сөйләде, узган елда башкалабызның 1000 еллыгы дөнья күләмендә билгеләп үтелүен искә алды «Декларация кабул итү җитди адым булды. Яна Россиядә Татарстанның урынын билгеләде Шушы елларда Татарстанның милли һәм динара дуслыгы өчен күп эшләнде. Жәмгыять аңында татар халкынын үткәненә һәм бүгенгесенә карата объектив унай караш формалашты. Моның кадерен белергә тиешбез». — диде Президент. 2006 ел өчен Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшыру бәйрәмнен матур бизәгенә әйләнде. Әлеге бүләккә быел 7 кеше - шагыйрьләр һәм әдипләр Рабнт Батулла, Марсель Галиев. Рафаэль Мостафин, Равил Бохараев, композитор Луиза Батыр-Болгари һәм рәссамнар Николай Индюхов белән Фиринат Халиков лаек булган иде. Президент Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләген лауреатларга шәхсән үзе тапшырды һәм аларны котлап, ижат уңышлары теләде - Югарырак үрләр һәм яна чорга аяк басу - алда торган максат, - диде Президент, кабул итүгә килгән кунаклар алдында чыгыш ясаганда. - Без озын юл үттек, бу вакыт эчендә шактый үзгәрешләргә дә тарыдык, ул үзгәрешләрнең тәмен дә тойдык. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, кайчандыр жиңеп булмастай тоелган "каршылыкларны ла жинеп, хәл итә ал-мастаи мәсьәләләрне дә чиштек... Башкаладагы бәйрәм тантаналары фейерверк белән тәмамланды. Ки 1а|I Ра гушасынла шәһәр мэры Илсур Метшин тантаналы рәвештә «Казаннын Мактаулы гражданы» билгеләрен тапшырды Әлеге исем Казан Думасы тарафыннан башкаланын үсешенә. Россия һәм дөнья күләмендә анын ролен һәм абруен үстерүгә зур хезмәт олеше керткән шәхесләргә бирелә Быел «Казаннын Макгаулы гражданы» исеменә җырчы Илһам Шакиров. «Казэнерго* җитештерү берләшмәсе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рәүф Кафиатуллин. «Казгражданпроекг» институты» ААЖ генераль директоры Марат Кафиатуллин һәм Россия Президентының Ерак Көнчыгыш Федераль округындагы вәкаләт - ле вәкиле Камил Исхакон лаек булды ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН ҖЫЕНЫ Республика көне алдыннан Казан Рату - шасының колонналар залында «России-ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме - нен икенче халыкара утырышы узды Бу конне Татарстан башкаласына гарәп илләре. Төркия мәмләкәте вәкилләре. Россия Федерациясенең. Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков. РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Ко новалон. башка рәсми затлар. Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин. Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе Тал тат Таҗетдин килде һәм чыгышлар ясады. Әлбәттә, жыенда Татарстаннан күпсанлы җитәкчеләр катнашты «Россия-Ислам дөньясы» - киңәш органы. Ул Россия белән мөселман илләре һәм ил төбәкләре арасында төрле юнәлештәге хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп куя Торксмнен беренче киңәшмәсе быел март аенда Мәскәүлә узган иде инде Казандагы киңәшмәне Татарстан Президенты Минтимср Шәимиев ачты Ул дөньяда күпләрне борчыган мәсьәлә дини яктан аеры.тунын күтәрелеп чыгуы турында искәртте «Хәтер үзара мөнәсәбәтләрдә ярыклар барлыкка килде, алар тиз арада упкын! а әйләнер!ә мөмкин Бергәлек үзендәге кыйммәтләрне башкаларга коч белән тагудан торырга шеш түгел», лиле Президент Ү «снен чыгышында М Шаймиев Рос сиянен. Ислам Конференциясе оешмасында күзәтүче буларак, дөньядагы диннәр арасындагы киеренкелекне бетерергә ярдәм игә алачагын әйтте Ә Татарстан Исламны үсте рүгө лә. Көнбатыш белән Ислам дөньясы арасында хе гмөпашлекне урнаштыруга да үзеннән өлеш кертә алачак, лиле \ I РФ Президентының Иле 1 буе федераль округындагы вәкаләт ю вәкиле \ Коновл- лов форумда катнашучыларга В Пугиннын котлавын игълан итте Шулай ук Ислам Конференциясе оешмасының генеральсәрка тибе Әкматетдин Ихсаноглынын котлавы да укылды. Әлеге котлауда Татарстан һәм анын Президентының Россия белән Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрдә зур роль уйнавы турында әйтелә. Россия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты академик Евгений Примаков һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бүгенге дөньядагы террорлык актлары белән Ислам лине арасында бернинди уртаклык булмауны ассызыклады Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин. Премьер-министр урынбасары — мәдәният министры 3. Валнева. башка рәсми кешеләр катнашты КАЗАН - КҮПЛӘР ӨЧЕН БАШКАЛА Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Минтимср Шәимиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Дәүләт Эрмитажының Халыкара консультатив советы утырышында катнашу очен башкалабызга килгән лоньянын ин зур музейлары җитәкчеләрен кабул итте. Очрашуда Британия музее директоры. Халыкара консультатив совет рәисе Нейл Мак-Грсгор. Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский һ. б катнашты Татарстан Президенты, дөнья музейлары җитәкчеләрен сәламләп, хезмәтегез бөтен кешелек казанышлары белән танышу мөмкинлеге ачуга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте. «Хәзер без. мөмкинлегебезгә карап. тарихи ядкәрләрне торгызу белән бик җитди шөгыльләнәбез, музей зшенә игътибарны күбрәк юнәлтергә тырышабыз». — дип ассызыклады Минтимср Шәимиев Очрашудан сон Минтимср Шәимиев һәм Михаил Пиотровский журналистлар сорауларына җавап бирде «Казанда сезнең Эрмитаж бар. һәм без. бирелә Петербург Эрмитажында булганнарның барысы да булачак. дип вәгьлә иттек Бу юлы без сезгә һәрвакыт Эрмитажда жыслып килә торган Консультатив советны «атып килдек» Казан белән, ә ул. һичшиксез, өченче башкача булып тора, хезмәттәшлегебезне үстерүнең чираттагы этабы бу». — дип басым ясал әйтте М Пиотровский. УНИВЕРСИАДА БЕЗДӘ УЗАРМЫ? Казан Кремлендә. Президент Минтимср Шәимиев катнашында. 2011 елда XXVI Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрү урыны игеп Каешны билгеләүгә кагылыш лы кинәшмә булды Билгеле булганча. Татарстан 2011 елда XXVI җәйге үниисрсиаланы Казанда уздыру өчен Халыкара студент зар спорт берле генә гариза тапшырды Гариза ишлнз һәм фрлниу ч телләрендә, буклет һәм 10 минут- зык фзыьм рәвешендә җибәрелгән Россиядән тыш. Универсиада - 2011не үткәрүгә Испаннянен - Мурсни. Тайваньның Ка ошинь. Кытайның — Шенжень һәм Польшаның Познань шәһәрләре теләк белдергән. Мәгълүм булганча. Бөтендөнья универсиадасы — мөһимлеге һәм дәрәжәсе буенча. Олимпия уеннарыннан кала, икенче урында торучы халыкара спорт чарасы булып исәпләнә. Минтимер Шәймиев Татарстан горурлана алырлык казанышларның Бөтендөнья универсиадасын Казанда уздыру өчен җирлек тудыруын һәм моңа башлыча барлык шартларнын да булуын ассызыклап үтте «Без универсиада үткәрүгә дәгъва кылуыбыз белән дөрес адымга бардык, ятып калганчы, «атып» калырга кирәк. Билгеле, мона атыну үзе зур ихтыяр көче, теләк һәм ышаныч таләп итә. Җиңүгә дәгъва кылучылар сафына нигә әле безгә дә басмаска һәм шундый зур күләмдәге вакыйга урыны өчен ахыргача көрәшмәскә?» — диде ул. Россия Физик тәрбия һәм спорт буенча федерать агентлыгының физик тәрбия идарәсе башлыгы Станислав Бирюков, төп җитди көндәш итеп Испаниянең Мурсия шәһәрен атады. Анын сүзләренә караганда. Испаниянең Европа Берлегенә керүе дә зур өстенлек булып санала икән. Виза таләп ителмәү дә катнашучылар өчен унай шарт булып тора. ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ТАТАРСТАНДА Биектау районының «Байтик» савыктыру лагеренда Татар яшьләре көннәре булып узды. Бу чарада Волгоградтан. Самара. Орен- бур. Пенза. Иваново һ. б өлкәләрдән, шулай ук Башкортстаннан. Мордовия. Латвия һәм Казакъстаннан 150 кеше катнашты Татар яшьләре көннәре инде 16 ел үткәрелеп килә. Форум кысаларында яшьләр проблемаларын үзәккә алган «түгәрәк өстәл-ләр узды. Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча тупланган тәҗрибә өйрәнелде. Яшь буыннын милли үзаңын үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар Тукайның туган җире — Кырлайда булды. 30 августта Республика көне бәйрәмен тамаша кылды. ТАТАР КИНОСТУДИЯСЕ ХАКЫНДА Президент Минтимер Шәймиев «Пирамида» мәдәни-күнел ачу комплексында РФ Президенты каршындагы мәдәният Советы президиумы әгъзасы. Россия мәдәният фонды рәисе. Россия Кинематографиячеләр берлеге рәисе, танылган кинорежиссер Никита Михалков белән очрашты Очрашуда Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты. Очрашу тәмамланганнан сон. журналистларга биргән интервьюсында Н Михалков болай диде «Бөтенләй диярлек үз киносыз калган Идел буенда киностудия төзү бик кирәк. Илдә күтәрелгән кинематогра фик шау-шу шартларында Казанга фильм төшерергә Россиянең күп кенә төбәкләреннән киләчәкләр. Биредә татар милли фильмнары да төшерелер дип ышанам Үз вакытында грузин, үзбәк кинематографиячеләренең ана телләрендәге сокландыргыч картиналары русчага тәрҗемә ителеп, бердәм совет мәдәнияте казанышына әверелә иде. Бүген исә нәкъ менә шулай итеп татар киносы төшерелергә, тора-бара ул бөтен Россия халкы өчен аңлаешлыга әйләнергә тиеш. Бары тик чын милли кыйммәт кенә чын мәгънәсендә интернациональ булырга сәләтле». 3. Вәлиева бу җәһәттән Казанда киностудия төзү өчен бөтен иҗади мөмкинлекләрнең булуын билгеләп үгге: талантлы сценарий авторлары, югары белемле режиссерларда җитәрлек бездә, тулы метражлы нәфис фильмнар («Күктау». «Зөләйха»), документаль фильмнар төшерү тәҗрибәсе дә бар. Проблема бары тик проектны финанслауда, кыйбатлы җиһазлар сатып алуда гына. Республикада күпләп театрлар эшләгән бүгенге чорда сәнгатьнен ин заманча формасы булган киноны да гамәлгә кую кирәклеген искәртте 3. Вәлиева. Мәдәният министрлыгы бер квартал эчендә киностудия төзү концепциясен эшләргә, анын белән Россия Кинематографиячеләр берлеген таныштырырга һәм шуннан сон Татарстан Президенты каравына кертергә тиеш. МУЗЕЙГА КАЙТКАН ТАРИХ ТР Милли музеенда «Татарстанның борынгы тарихы» дип исемләнгән даими экспозиция эшли башлады. Экспозицияне ачу тантанасында, башкалабызның мәртәбәле кунаклары белән бергә. Россия Дәүләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский. Британия музее директоры Нил Мак-Грегор. музейлар буенча Франциядәге Халыкара үзәкнең генераль директоры Мунир Бушенаки. Лувр музее директоры Анри Луаретт һәм башка шәхесләр катнашты. Концепциянең авторы — Ш Мәржани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Дмитрий Бугров. Иҗат төркеме: ТР Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Нәжипова. аның урынбасары Светлана Измайлова. археология бүлеге мөдире, гарих фәннәре докторы Константин Руденко һәм археология бүлегенең фәнни хезмәткәре Ольга Бражник. Милли музейның тарихи экспозициясен торгызу буенча фәнни җитәкче - тарих фәннәре докторы Индус Таһиров. Яна экспозициядә 400 гасырдан артык дәверне гәүдәләндергән археология һәйкәлләре урын алган. Экспозициянең үзенчәлеге — паяеолит дәвереннән алып, тимер гасырының башлангыч чорына кадәр кешелек үсешенең гомуми тенденцияләрен бо- рынгы кешеләрнең көнкүреш әйберләре аша яктырту Җәмгыять үсешен күрсәтү өчен экспозициядә *Кеше һәм табигать». «Әйберләр дөньясында». «Йорт һәм тышкы дөнья» кебек кешенен тирә-як белән мөнәсәбәтен чагылдырган темалар сайлап алынган «Төрки каганлыгы һәм Идел Болгарынын башлангыч чоры» экспозициясе исә биредә үзенә бер бүлек тәшкил итә •ЯҢА ГАСЫР. ЯҢАЧА ЭШЛИ 21 августтан «Яна гасыр» радиосы яна тапшырулар челтәренә күчте. Шул уңайдан бүген «Яна гасыр» тслерадиокомпаниясендә «түгәрәк өстәл» утырышы узды Анда -Яна гасыр» генераль директорының радио- тапшырулар буенча урынбасары Тәлгат Сабитов, «Яна гасыр» радиосының баш мөхәррире Илнур Фөйзрахманов. яңалыклар бүлеге мөхәррирләре, даими тыңлаучылар кат нашты. Тәлгат Сабитов әй түенчә, радио тулысынча диярлек татар телендә сөйләүгә күчәчәк. Рус телендә исә бары тик яңалыклар һәм берничә тапшыру гына калачак. «Яна гасырхда иртәнге тапшырулар тулысы белән үзгәрәчәк, ул «Шаулы иргә» дигән исем астында узачак Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, иртәнге якта тыңлаучыларга «җиңел» тапшырулар тәкъдим ителәчәк. Ягъни, уен-көлке, сошы яңалыклар, кызыклы мәгълүмат, төрле шәхесләр, гади тынлаучылар белән күңелле аралашулар булачак Иң озын, ягъни бер сәгатьлек «Безнен мөнбәр» дигән тапшыру җомга көнне зфирга чыгачак. Яңалыклар исә ярты сәгать саен татар һәм рус телләрендә аралаштырып биреләчәк. Киләчәктә шимбә-якшәмбе көннәрендә театр архивларында булган татар спектакльләрен дә бирү күздә тотыла БАТЫРЛАР ОНЫТЫЛМЫЙ 25 август — җәлилчеләрне искә алу көнендәТР Милли музеенда каһарман-шагыйрьнен тууына 100 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмә ачылды Билгеле булганча, бу ел жалилчеләр - Фуаг Сәйфетмолсков. Абдулла Батгалов. Зиннәт Хәсәнов һәм Сәлим Бохаровяарнын да юбилей елы Аларнын туу ына 90 ел тула Күргәзмә М Җәлилнең КАЛГЫЙ һәм тормыш юлын чагылдыра, аның иҗатташ дуслары. Моабит төрмәсендәге фикердәшләре белән ганыштыра Экспозициядә ТР Милли музеенда. ТР Милли архивында. I Иб- раһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар архивында сакланган күп кенә уникаль докумсн I шр һәм фото I Ч' >р! III I 11 111 \ 1 Ф Ф к Ь1Н да Париж архивыгьла табылган Г Кормашка кагылышлы документ беренче тапкыр күрсәтелә. СӘЙДӘШНЕ САГЫНУ БӘЙРӘМЕ Югары Ослан раионынын Кызььл Байрак авылында бөек композитор Салих Сәйләшев истәлегенә багышланган традицион сәнгать бәйрәме бу лды Тантанада Г Камал исемендәге академия театры артистлары. танылган язучылар, композиторлар, музыкантлар. Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары катнашты Алар театральләшкән тамаша ярдәмендә Салих Сәйләшев тормышын яктырттылар, шулай ук композитор көйләрендә уйнала торган «Казан солгесе». «Зәнгәр шәл*, һ б спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, анын җырларын яңгыраталар. Сәйдәшкә багышланган бу бәйрәм инде җиденче тапкыр үткәрелә. «ГАДИЯ» МӘДРӘСӘСЕНӘ - 100 ЕЛ Уфадагы данлы «Галия» мәлрәсәсснен 100 еллык юбилее быел октябрь аенда югары дәрәжәдә билгеләп үтеләчәк. Башкортстан Республикасы Премьерминистры Рафаэль Баидәүләтов имзалаган Карарга ярашлы рәвештә. Юбилейны үткәрү программалары кысаларында. «Инкыйлабка кадәр булган дини белем бирү учакларынын халыкны мәгърифәт агартудагы роле» дигән фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк, республика радзгосы һәм телевидснисе тарафыннан тематик тапшырулар әзерләнәчәк. «Галия» мәдрәсәсенен эшчәнлегенә. аны тәмамлап чыгучыларга багышланган күргәзмәләр оештырылачак. Бөтен Шәрык дөньясына танылган «Галия* мәдрәсәсе 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә ачыла. Әлеге мәдрәсәнең дини һәм дөньяви белем бирүче югары уку йорты буларак барлыкка килүе күренекле мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зынэддин Камалетдинов (Зыя Камал и) эшчәнлегенә бәйле. «Галия» мәдрәсәсенең әле дә сакланган өч катлы бинасы, нигездә, татар сәүдәгәре С Назыйров һәм морзабикә С Янтурина акчаларына салынган була Мәдрәсәнең уку программасында, ислам диненен тарихы һәм фәлсәфәсе. Коръән тәфсире һәм башка дини предметлар белән беррәттән. психология, педагогика, дидактика фәннәре булган, гарәп, төрек, төрки телләре һәм язмалары өйрәтелгән Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибра- һнмон мәдрәсәдә татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр биргән «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаучылар арасында Шәехзадә Бабич. Сәйфи Кулаш Солтан Габәши. Мәҗит Гафури. Хәсән Туфан кебек төрки-татар дөньясында танылган шәхесләр бар ШАГЫЙРЬ ПРЕМИЯСЕ Тапзрстаннын Би.лык Бистәсе районы - республиклбы злдгы әдәбият һәм сәнгать тар- мышынла шактый мәртәбәле талант ияләре белән танылу алган як. Татарстан Язучылар берлегендә генә дә аннан чыккан ике дистәгә якын әдип санала. Кайбер галимнәр һәм әдәбият белгечләре раславынча, мәшһүр шагыйрь Кол Гали нәкъ менә әлеге җирдәге борынгы болгар шәһәре Кашанда донья- га килгән, шунда яшәгән булган. Балык Бистәсе халкы үзенең Идрис Хәлфә, М. Укмаси, М Гали, 3 Бәширова, С. Шәкүров, К. Сибгатуллин кебек сүз осталары истәлеген дә күңелләрендә кадерләп саклый Иҗатларына илһам алган туган якларына күренекле язучылар Р. Фәйзуллин. В. Нуруллин. Р Әхмәтжанов. Ә. Гаффар. М. Шиһапов һәм башкалар еш кайталар, якташлары белән әледән-әле очрашып торалар. Төбәкнен мәдәни тормышында яшь һәм башлап язучыларга халык шагыйре Равил Фәйзуллиннын шәхсән үз премиясен бирү матур бер традициягә әйләнеп бара. Быел июль аенда әлеге премиягә ун кеше, шул исәптән, яшь авторлар Алинә Бикмуллина, Ләйсән Фәтхетдинова һәм Юлия Чебышева лаек булды Бүләк ияләрен танылган язучы, профессор Т Галиуллин, шагыйрь Ә Гадел, халык рәссамы А. Абзгильдин. төбәктәге җәмәгать вәкилләре кайнар котлады һәм киләчәк иҗатларында яна унышлар теләде БАРДАДА ГАЗЕТА БӘЙРӘМЕ Пермь краснын Барда районында чыгып килүче «Таң» газетасы үзенен 75 еллыгын билгеләп үтте. Шул унайдан биредә «Милли матбугат: тарих, тәҗрибә, перспективалар» дигән гобәкара фәнни-гамәли конференция, Барда мәдәният йортында зур бәйрәм кичәсе булды Кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Журналистлар берлеге рәисе Р Ратникова. Пермь крае Законнар чыгару җыены Рәисе Н Девяткин. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ю Медведев, галим һәм язучы Р Ягьфәров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы һәм композитор М Имашев, композитор. Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Л. Батыр-Болгари. «Мәдәни җомга» газетаның бүлек мөдире Н Сәйяр, һәм Башкортстан вәкилләре бар иде Соныннан кунаклар Барда районы Танып авылынын 450 еллык юбилей бәйрәмендә катнашты «ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ. БАЛКЫП ТОРАЧАК Мәдәният министрлыгының декоративгамәли сәнгать буенча комиссиясендә Сара Садыйкованын тууына 100 ел тулу уңаеннан куелачак һәйкәлнең макетын тикшереп раслау булды. Макеттан күренгәнчә, һәйкәл үзенчәлекле бер композиция тәшкил итә, һәм ул «Җидегән чишмә» дип атала. Макеткомпозициянен авторлары — күренекле сынчы Рада Нигьмәтуллина. анын кызлары Бел- ла Рогожина һәм Марина Нигьмәтуллина. һәйкәл макеты һәм «Җидегән чишмә» композициясе буенча фикер алышуда Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Розалия Нургалиева (хәзер ул Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее директоры), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, Сара Садыйкова иҗтимагый фонды рәисе Әзһәр Хөсәенов. рәссамнар Игорь Башма- ков. Мәхмүт Гасыймов һ. б катнашты. Һәйкәлнең архитектура композициясе буенча фикер алышуда катнашучылар аны бер- тавыштан уңай бәяләде. Сара Садыйковага багышланган «Җидегән чишмә» исемле архитектура композициясе Казаннын Юнысовлар мәйданында, Г Тукайның әдәби музее янында урнаштырылачак. 2006 елнын 3 сентябрендә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, журналыбызның даими авторы Әмирханов Равил Госман улы 60 яшендә вафат булды.