Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛ ҖАНЫНА—ШИГЫРЬ КАКТЫ

Истәлекләр... Истәлекләр алар күп төрле. Истәлекләр алар күп кала Бер истәлек булып әнкәмнең Чиккән сөлгеләре саклана. Чиккән сөлгеләре саклана, Бизәге лә анын бизәге Карый сыман миңа бизәктән Әнкәемнең нурлы күзләре. Кош Йоклыйлар усаклар тынлыкны нык саклап. Йоклыйлар каеннар бер-берсен кочаклан. Тын 1ына атлыйм мин, атлыйм мин сукмактан, Урманым төшлеккә кошларын йоклаткан. Бары бер кош кына йокламый нигәдер. Бер үзе—ни ямь бар. ни шатлык, ни кадер? Күрәсең анарда бик нечкә бәгырьдер... Ул кошлар илендә, мөгаен, шагыйрьдер. Каен суы дәште ана язын: Эчен кал син, дускай, мин бетэм. Чишмә челтер-челтер тәкрарлады: Эчен кал син, мин бит. мин китәм. Ә ул салкын җиргә чалкан ауды: Сез каласыз, дуслар, мин китәм. Шатлыклар да уртак безнең. Сагышлар да. Ике яр эченнән аккан Бабичлар да. Чабаталар сатып яшәсәк тә. Сатып яшәмәдек яманат... Казаннарда Канкай батыр булса, Уфаларда булды Салават. Ил өстендә патша торганда да, Саналсак та анда без ятим, Илне саклаганда кимсетмәдек Татар белән башкорт милләтен. Париж урамының ташларына Басып йөрде безнең атыбыз; Патшаларында да эшебез юк, Ил алдында чиста халкыбыз. Бер оранның кайтавазы булып Гомер кичерәбез илдә без... Бер урамның ике ягы сыман. Карашыбыз һаман күзгә-күз. Кем белә бит, бәлки күрешкәндер Канкай батыр белән Салават... Кул хезмәтен сатып яшәсәк тә. Сатып яшәмәдек яманат. Кем белә, килер көннәрдә Кемнәр диярләр кемне? Кемне хәтергә алмаслар, Күккә чөярләр кемне? Кем белә, беркем дә белми. Кем дә белми шуңа без Ижат итәргә, яшәргә, Көрәшергә киләбез. Төн буе утырасың, Офыкта таң икән; Максатың өстенә Тамчылап там икән. X. Т.-га Үзеңне гомергә Бер төскә ман икән; Бозларга ауганчы. Утларда ян икән. Бу кемгә кирәк, дип Җаныңны кыйнама, Дусларың уйлана. Дошманың уйлана. Әйтсеннәр: «Тынмаган Ул нинди җан икән?» Шигырьләр сыктым мин, Кан икән, кан икән. Шигырь язу—татлы җимеш түгел, Катмарланып беткән нык тамыр; Шул яшәтә, шул яшәртә телне: Тамыр кипсә—яшәү тукталыр. Күкрәк ачып, таштам-ташка басып, Урал тавы буйлап йогерәм,- Күкрәгемә сыймас дулкын алып Килдем Иделдән. Йөрәгемдә бары сезнең өчен. Шулай агып чыккан чишмәләр Күнелемә кабат керәләр дә Җыр1а күчәләр. Тауга менеп хакыйкатьне ачтым. Менә алмас таулар булмады. Иң бөек җыр. Иң биек җир икән Әнкәң яткан кабер туфрагы. Аргы якта кемдер учак яккан. Аста актарыла Агыйдел. Хәсән Сарьян әйтә: Бәлки ул да Безнең утка текәп карыйдыр. Шул кояшта Жан җылысын мин кояштан алдым, Кояш төште гомер юлыма; Шул кояшта җиләге дә пешә. Еланы да чыгып җылына. Ялчышлар тудырмый ялгышны. Ялгышлар т\дыра ятышны Зөлфәт Без күп кырлы Без беләбез үзебездә Нинди төсләр, ничә тор моң-тавыш барын; Башкаларның кимчелеген Ходай язган. Ә кем язган үз-үзенең ялгышларын?! «Үс! Үс! Үс!» дип анам соя Теләге зур. үс кенә! ... Халык батырын үстерә. Батыр халкын үстерә. Сагыну Кеше үзе белми... Эмма тели Әрнүләрне, әрнетүләрне Ә соңыннан үзен әрлн-әрли Әрнеп сагына шул ук көннәрне. Ятим балачагыма Башыңнан сыйпап юату Иде, юкса, уем; Үреләм еллар аркылы, Үре ләм. җитми буем. Су йөгергән Хәзер цирк. Ә бит ул урында Булган икән мәшһүр тегермән... Шул тегермән рәхәт кичергән ди Су көченнән әйләнүеннән. Ул кала Илне, телне саклармын дисәң— Син китәсең—ул кала исән... Кайгыңны да, Шатлыкларыңны да Бүләр кешең барын сизәсең,— Күз яшьләре аша күрсәң генә Аның күзләрендә күз яшен. Тәннәрем чемердәп китә Тешләп алсаң чак кына; Чага калсаң, бал корты күк Сыеп беттек, дип сөенмә Заман кысасына. Гел әзер бул Шифа биреп чак кына! Бер-береңнең барлыгына Сөенеп яшәр чак кына... ..Гел әзер бул.. Кабат-кабат Яман кысасына... Үз чамамны үзем беләм, Үз туганым—җирдә үлән. Яшәү үзе бәхет бит ул Яшел үлән белән. Мәскәү хыялы Татар да ава-түнә Килеп баскан икән, имеш, Милләтсезләр рәтенә. И кайтасы килә кайчагында... Орчык хәтле затлы чагыңа, Әти-әнн үз исемең белән Кочып алган затлы чагыңа. Ирек мәйданы артында ..сессия тыңлаганда Шунда гына бөтен төсләр Үз мәгънәсе белән чагыла. ...Депутатлар, әнә. йомгак сүтә Җепнең очын тапмыйча гына. Ярты гасыр гомер акты Тулыр-тулмас, Ил жанына шигырь какты Кылыр-кылмас... ...Яшәү белән шаккатгырып Булмаганны. Үлем белән баш катырып Инде булмас! Рәсәй ул шомлы бер аваз Йөрәкне яра торган. Сөештән яратылмаган. Сугыштан яратыл!ан... Прощай немытам Россия М. Лермонтов Юкка гына гербына Кара кош куелмаган. Лермонтовны искә алып. Җиңел сулар микән халкы: «Хуш! диеп. юылмаган!» Хәсрәт Дөньясын һәм үзеңне Китәсе килә ташлап. Яшьлек елаган чагында Үзен-үзе кочаклап. Башың иелгән дисеңме! Иелмичә? Иелер! Гомерең буе озата Үги ана. Үги ил! Сабый чагымнан хәтердә Эт кояшы иң элек: Башың иелгән, днсәң дә. Иелмәгән... үтлек!.. Шул бер сорау Без бүгенгә сулар кичеп килдек. Без бүгенгә килдек утлар кичеп. Киләчәккә дә без барачакбыз. Әйе, барачакбыз! Эмма ничек? Эмма ничек? Гади шул бер сорау. Шул бер сорау Әйтерсең лә. борау. Кар астында кайнарланып Тетрәнгәндә яшеллек: Күпме җаннар китеп бара Яшеллектә яшим дип. Авыруы—авыр Биеклек авыруы бар. Бөеклек авыруы: Хет нәрсә генә днсәң дә Бик авыр авыруы... Зәки Зәйнухшнга Аңарда гайярьлек бар, Канатын җәярлек бар. Туган җиренә төбәлгән Тарихи сәйярлек бар. Чирәмгә бастым... Кузгалак, Язгы язма юасы; Тукай шигырьләре белән Бары йөзне юасы. Казан сабан туе Сөйләшеп тә ирек алып булмый, Булмый алып канга батып та,— Рәсәй патшалары акча эзләп, Башын тыккан чакта катыкка. Минем халкым кайдан акча тапсын, Казаннан соң акча сукмады. Сабантуйда мәйданнарга чыкты, Илдә кан түгәргә чыкмады. Җирле халык файдаланса Җир байлыгын гына...— Үзе, Сүзе, Йөзе аның Икмәк булып уңа. Әгәр дә ул Мең яшәп тә Җирендә булса кол— Аның өчен, татар өчен Кирәк түгел акыл. Андый кавем өчен хәтта Иртә белән кояш: Моны җылытмам микән, дип, Чыгар кыяр-кыймас. Бетермәгез татар шигъриятен, Такташ кебек «Такташ үлде*,—диеп башлагыз... Әгәр кодрәтегез җитми икән— Ташлагыз!

1958-2001