Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ НИНДИ... СУГЫШЛЫ БАЛАЧАК?

Рәшит Бәшәрнен урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән хикәя һәм повестьлар җыентыгын укып чыккач, күңелгә шундый сорау килде: мәктәп баласы чакта без нинди китаплар укый идек сон әле9 Яратып кат-кат укылганнары—«Замана балалары». «Маякчы кызы». .Хәер, мин үзем татарча китапларга талымсыз булдым, кулга эләккән һәммәсен укып бардым. Сонрак матбугат хезмәтенә кереп китүем лә шул китаплардандыр. Югыйсә, каләм тотып тудым диярлегем юк. Авыл мәктәбенең өченче сыйныфында укыганда мөгаллимебез мәрхүм Закир абый бер көнне Рифат дустым белән икебезне чират буенча стена гәзитенө мәкалә язарга алып калган иде Кичкә кадәр—үзе өем-өем дәфтәрләребезне тикшереп бетергәнче—тотса да. икебездән бер юл мәкалә чыкмады Шуннан сон җиде ел узгач, колхоз маллары көткәндә, фамилиям район гәзитендә күренгәли иде инде «Маякчы кызыонын сонгы бер җөмләсе һаман да хәтердә йөри «Эх, сөяр дә сон илең, Илсөяр'*. Шул заман Илсөярләренең, Хәлимнәренең бүгенге хәлен уйлаган саен бу сүзләр кинаялерәк булып күнелдә яңара. Сөйде менә! Әлеге «балалар* төзегән җәмгыятьне «кеше чырайлы»га үзгәртәбез дип тотындылар да, иблис кыяфәтле мәнсез империя корып маташалар Менә шуна күрә дә хәзерге бататар язучысы Илсөярләрне сурәтләми инде Аларга охшашлар тормышта ук юктыр. бәлки. Узган гасырнын угызынчы-кырыгынчы еллары әдәбиятыннан бүгенгегә мирас булып... сугышлар гына калды. ахры. Рәшит Бәшәрнен •Ачык капка* исемле яна китабыннан да сугыш сөреме бөркелеп, кан саркып торгандай тоела.Әмма бу китаптагы «сугыш»ка беркем дә барам дип. илнең азатлыгын, үз халкымнын бәхетен саклыйм дип тормый. Әфганнәрне яисә чечен нәрне үтерүдән нинди азатлык, кемгә бәхет килсен?! Балалар язучысы моны аңламый диме9 Рәшит иҗаты турында үзара сүз чыккач, кемнеңдер «Һаман да шул үткән балачакны сагыну* дигәне истә калган Сагыну... әйе. бар анда. Яна китабына исем биргән «Ачык капка» повестена керешен ул үзе үк «Балачак хикәятләрем' Бик кайтасым килә минем сезгә!» дигән сүзләр белән төгәлли Ахыр сүзендә дә шуна охшаш фикер «Балачак хикәятләрем' Рәхмәт сезгә'* Хәер, сагыну гына да түгел бу. Рәшит Бәшәр балалар турында үзе яхшы белгән чордан. үз балачагыннан алып яза һәм шулай булуы табигый да. Ул балачакта без дә үзебезне таныйбыз Бигрәк тә •Ачык капка*дагы Рәфит «тормыйсында кайчандыр без күреп үткәннәр ачык тоемлана. «Акбалык*тагы Айдардан. «Бер өйдә җиде кеше*дәгс Дамирдан, • Минем әтине сугышта үтерделәр*дәге Айбулаттан бүгенге балалар үзләрен танырлар. Укысалар, әлбәттә Үтеп киткәч, шул балачакларын сагынырлар да әле Сагынырлыгы юк га кебек үзе Көенечебезгә күрә, аларга да сугышлар чоры язган икән Игыан ителмәгәне. Рәшит Бәшәр. Ачык капка Казан Татар кит. иәшр . 2004 сл астыртыны Бу сугышның җинү бәйрәмнәре дә. шәһитләрне зурлап искә алу көннәре дә булмаячак. Әле азагы да буламы-юкмы... Рәтле илләрдә хәрби чыгымнар халыкны имин яшәтү, афәтләрдән саклау өчен тотылса, бу илдә ул кешеләрнең бер-берсен үтерүенә сарыф ителә. Житмәсә, бүтән бер илдә дә булмаганча күп сарыф ителә. Рәсәй бюджетының өчтән бере чамасын көч структуралары «ашап бара» дип язалар. Менә нилектән балалар әдәбияты да. аларның чын тормышы кебек үк. сугышлар белән үрелеп беткән. «Ачык капка» китабына җәмгысы дүрт повесть, бер хикәя кергән. -Адашкан кош тавышы»н хикәя дип атавы ав- торнын малайларча бер шукланып алуыннан яки бәләкәй әсәр язып олы исем куючыларны үртәп алырга теләвеннән генәдер, чөнки элегрәк -Мәйдан- журналының аны повесть дип тәкъдим итүе бик урынлы иде. Сурәтләнгән вакыйгаларның зурлыгы белән дә. мәгънә, фикер тирәнлеге ягыннан да бу әсәргә повестьтан кимне бирерлек түгел. Һичсүзсез. арада иң камиле дә бу. Рәшит Бәшәр аны әле генә диярлек—теге дүрт әсәреннән соң ун-унбиш ел узгач язган. Әдип иҗатының отыры җитлегә, камилләшә баруын, үсүдән туктамавын белдерә ул •Адашкан кош тавышы» безне бүтән төрле сагыну хисенә батыра. Ул—кеше күңеленең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең шушы әсәрдәгедәй сафлыгын һәм матурлыгын юксыну хисе Безнең шундый бик зур югалтуыбыз барлыгын һәм аны эзләп, табып әдәби әсәрләргә кайтару кирәклеген балалар әдибе бик вакытлы тойган. Дөрес, монда да бар «мөнәсәбәтләр» һәм «кешеләр». Майор Убойкин, мәсәлән Алардан башка бу әсәр реаль булмас та иде. «Адашкан кош тавышы»—безнең бик үк күңелле булмаган бүгенгебез хакында Хәер, адашкан кош тавышлары бездән башка кемнәргә һәм кайчан ишетелсен соң тагын? «Саташу». -Саташып аткан тан». «Саташкан сандугач». «Сакау күке»—һәммәсе дә безнен хакта бит. авторлары гына төрле-төрле. Рәшит Бәшәр әсәренең Гөлйөземе. Нәфисәсе. Шәүкәте безнен күбебездән шактый аерыла да. Адашкан кош тавышы күңелләрен хәвефләндереп, җаннарын бор чып торса да. гаҗизлек измәгән, авыр уйлары йөзләреңдә һәм эш-гамәллә- рендә. бүтәннәргә мөнәсәбәтендә чагылмый аларның. һәм берсе дә үзен «мин бәхетсез* дип ышандырырга омтылмый. Дөресрәге, үз каһарманнарын ихлас яраткан Рәшит Бәшәр аларны әнә шундыйлар итеп күрә. «Су тартуны» җанының әллә кайсы кылы белән тоеп торган шаян-шук Гөлйөземнең дә. Шәүкәтнең дә. Шәүкәт күңелендә әкрен генә Гөлйөзем урынын ала барган Нәфисәнең дә зарлансалар зарланырлыкла- ры бардыр үзе. Ә зар—юк. Чөнки әдип аларның мескен булуын теләми. Монда тормыш төбенә төшеп, чүплектән туенучы Хәмит абыйга кадәр эчтән елап, тыштан җырлый ала. жан кертәм мин боларга дип, ташландык гармуннар төзәтә. Шәүкәтнең яшьтие—балачак дусты, запойга китеп эчә торган Миңлевәли дә—автор тарафыннан яратып сурәтләнә, нәкъ шундый җылы мөнәсәбәт аңа соңрак үз теләге белән дәваланырга килү өчен сәбәп була. Кирәкле акчаны әҗәткә җыйган. «Авылдашлар шәп бит. яшьти. Адәм кыяфәтенә кереп кайт, дип озатып калдылар». Яшьлегендә Гөлйөзем белән бергә тынлаган адашкан кош тавышы милиция сержанты Шәүкәтне чеченнәр иленә кадәр озата килә. Егетне милиционер итү авторга, бәлки, вакыйгаларны Чечнягә китерү өчен кирәк булгандыр да. Алай дисәң, бүген үзләрендә эш таба алмаган авыл егетләре Казанга яисә Чаллыга килеп нинди хезмәткә урнаша ди тагын? Һәм Чечня кебек җирләргә иң элек шуларны җибәрмичә кемне җибәрәләр ди? Яулап алынган халыкларны һәм диндәшләрне үзара үчләндереп тору «кызык» ич «Ике эт талашканда бүрегә тыныч» дип. читтән генә күзәтәсең. Үзе турында шулай уйлавыбызны белсә, бүре дә гарьләнер иде. Ә чеченнәр иле. кошлар авазыннан бигрәк, куркытылган, әмма туган тауларын ташлап китәргә теләмәгән бүреләр улавы белән үзгә икән бүген. Бүреләр һәм Ходаем, үз киностудиябез булмау һәм чын нәфис фильмнар эшли алмавыбыз хакында тагын күпме әрнеп уйланасы икән безгә? Горур таулар итәгендә, адашуны белми торган бүреләр улавы ишетелеп торганда чечен малае Муса белән Шәүкәтнең кыска гына, ләкин бик тирән мәгънәле әнгәмәссн талантлы режиссер ничегрәк гәүдәләндерер иде икән'.' Чынгыз Айтматов аглы кыргыз туганыбызнын дөньякүләм танылуына ул язган «Жәмилә», «Хуш. Гөлсары». «Ак пароходларның шәплеге өстенә, әлеге әсәрләр буенча төшерелгән унышлы фильмнар да булышты бит. Бик күпләр кыргыз дигән халыкны ла шул фильмнар аша белде. «Адашкан кош тавышы» да менә дигән кинофильм өчен әзер сценарий. югыйсә. Андагы вакыйгалар хәрәкәте, фикер тыгызлыгы, сурәтләр жегелеге һәм... нәкъ Чынгыз Айтматовтагыча гуманизм, кешеләрне, бар тереклекне, тормышны сөю Шәпләп төшерергә дә. татар кем сон әле ул. диючеләргә күрсәтергә иле шул фильмны Китаплар азрак укыла торган бу заманда уңышлы ижат ител1ән һәр ловсстьроманны фильмнарга күчереп тарату бер дә артык булмас иле Ни сәбәптәндер. милли әдәбиятның милләткә йогынтысы кимеде, бүген китапны ябырылып укымыйлар Ә бит бүген матур әдәбиятка ихтыяҗмын урынлымы-урын- сызмы кимүе иртәгә әдәби ижатка килүчеләрне кискен азайтырга мөмкин. Ә анардан башка милли тәрбияне дә. мөкатдәс туган телне дә бетте дип исәплә инде. Күрүебезчә, мондый хәвеф кайбер күрше халыклар өстенә ишелеп килә, татардан да ерак йөрмәс. Ничек «шәбрәк» глобальләшергә дип бимазаланган арада, әдәбиятлы чорыбызны сагынырга калматаек! Шуңа күрә, әлегә сәламәт яшәп килгән, үз дәрәҗәсен саклаган әдәбиятны, бүген языла торган уңышлы әсәрләрне мөмкин булган барлык юллар белән халыкка җиткерү. бу эштә кино кязанышларыннан да тулы файдалану дәүләгкүләм әһәмиятледер Әйбәт әдәби әсәрләр санымча милли кинофильмнарыбыз булса, телевидениегә дә ят әдәпле чит ил сериштларын сатып алу. болаи да аз акчаны файдасыз сарыф итеп бүтәннәр мәдәниятен үстерү ихтыяҗы бетәр, ул яктан да милләтебез күпне отар иде. Спорт-фәләнгә. «бөтен Рәсәйдә бердәнбер* уен Портлары Iөзүгә акча жәлләмәүчеләр мигә б> хакта уйлап карамыйлар икән? Яхшы милли кинофильмнар татармын һәм Татарстанның танылуына да ярләм игәчәк бит Беттә артистларны да читтән чакырасы юк. үзебезнекеләр беркемнән ким түгел «Адашкан кош тавышы»н киноэкранда «ишетәсе» килү менә шундый уйларга китерде. Кошнын шөбһале авазын беренче булып ишетәчәк Гөлйөзем кечкенә чагында иртән әнисе кыздырып кунган тәбәне «табага төшкән кояш» итеп күрә. И бу балачакның кабатланмас фантазиясе'. Ашкындырып торган хыяллар һәм уйлап чыгарылган матурлыклар! Сугыш арты чорынын ач балалары да бөтенләй үк мәхрүм түгел иде алар- дан. Балалык чорынын озынлыгы да шул хыяллар гомере белән үлчәнәдер, бәлки. Менә «Акбалык» повестендагы Айдарнын инештә серле Акбалык яши дип ышануы юкка чыкканда әсәр дә тәмамлана, малайның балалык чоры да төгәлләнә Монын гаеплеләре—без. өлкәннәр. Ә ышануы чын иле. балаларча ихлас иде малайнын Шул ук вакытта. ачуландырсак. Акбалык безнең суларны ташлап китә, дигән хәвефле уйдан да котыла алмады Берәрсе чынлап та ачуландырып куйса! Гөнаһлы жир бит бу, анын кеме генә юк! Бала хыялындагы тылсымлы балыкны эләктереп табада кыздыру өчен ятьмә үрүчеләр дә бар анда Балачак хыялларыннан, әкиятлегендаларга ышанудан мәхрүм кешеләр «Акбалык» повесте әнә шундыйлар (Ибәт) белән күңелендә пакьлек җуелып бетмәгән, ялгышы өчен үкенә белгән Хөрмәтуллаларның көрәше хакында Бу көрәш баталар күз алдында, аларнын турыдан-туры катнашында бара. Айдар да Хөрмәтулла ягында Анын дусты һәм күршесе Ибәт улы Салих та әтисе явызлыгын якламый әлегә Чөнки бала баш инде анын кемнән туганы да сабый чагында, язылмаган дәфтәр бигедәй. ак күңелле була. Повесть авторы балалык чорынын мондый үхлеген дөрес күрсәткән Талантлы балалар язучысының балалар тормышын кәгазьдә яңартып чагылдыручы гына булмыйча, фәрештәнекедәй канатларын җәеп, үз каһарманнарының балалыгын саклаучы, аларны ямаучы, һәртөрле бозыклыктан аралаучы ла икәнлеге ачык беленә Әсәрләрендә!е һәр бала кадерле ана Ул баланын хыялларына кадәр тази» Айдар үз хыялындагы Акбалыкны ничек кадерләп елмын әнә «Кешеләр әйбәт булса. Акбалык бс т- нсн елгада озак яшәр әле, улым»—ди Ай дарга Хәмдүнә әбисе. Автор повесть башында ук әбидән шушы сүзләрне әйттерә дә, анын тирәсендеге кешеләрнең әйбәт булуын әсәр буена «кайгырта». Заманында «авылның атаклы бер сугыш чукмары» булган, «авызына әзрәк аракы керсә, нәрсәгә очып кунганын белми» торган Хөрмәтулла да төрмәдән ипкә кереп кайткан. «Кешеләр усалланса, Акбалык бөтенләй башка җиргә йөзеп китә. Шуның өчен син сугышма да, төрмәгә дә барма» ди аңа Айдар. Бабасы заманыннан бирле яшәп килгән Акбалыкның юкка чыгуы, бала карашыңча, бөтенесенә ниндидер хәтәр хәл китерер иде. Акбалыкның югалмаячагына ышану—Айдар өчен кешеләрнең гел әйбәт булачагына ышану ул. Кешеләр явызланса өскә бәла киләчәк ич. Бер Ибәтнен генә кара күнеллелеге дә күпме авылдашларына бәхетсезлек китерә бит әле. Бала күңеле һәрнәрсәгә шәрран ачык: күркәм гадәтләрне дә, усаллыкны да сеңдерә. Китапның «Ачык капка» дип исемләнүе дә тикмәгә түгел. Балалар өлкәннәрнең сөйләшү рәвешен дә тиз отып алалар. Менә Гариф бабайның, үз башыннан кичкәннәрне хәтерләгән чакта, Донбасс шахтасында күпме күмер «ашавын» телгә алуы була, Айдар шул көнне үк ул сүзләрне күрше авыл кызы Рәхиләгә кабатлый: «—Урлап китәм әле мин сине, Рәхилә. Гариф бабай шикелле урлап китәм. —Кая? —Шахтага күмер ашарга. Рәхилә аптырап калды, шахтага китеп, күмер ашарга җыенган малайны беренче тапкыр күрә иде әле ул. —Бар да аша әнә клуб артына. Кичә бер машина күмер апкайггылар. —Синең белән ашыйм » Бала җанын мөмкин кадәр керсез саклау, анын матур-пакь яшәүгә хокукын яклау теләге Рәшит Бәшәрне үз әсәрләрендә һәр сүз белән нәзберек эш итәргә этәрә. Айдар алдында Хәмдүнә әби белән Хөрмәтулланың сөйләшүен ишетеп туярлык түгел. Ярый, Хәмдүнә әби бер хәл инде, оныгы каршында вазифасы шундый диикме сон. Төрмәдән кайткан Хөрмәтулла да бер килешсез сүз чыгармый әнә. Без хәзер заман әдәбиятыннан күбрәк ничек яшәргә ярамый дигәнне укыйбыз, Рәшит Бәшәр исә өлкәннәргә балалар янында үзләрен ничек тотарга кирәклеген дә матур үрнәкләр белән күрсәтә. Дөрес, бер ижат җимеше—Ибәте—әдипнең бу кагыйдәсенә буйсынмый, әмма, ни көенеч: Ибәт кебекләр булмаса әсәрнең тормышчанлыгы кимер иде бит! Әйе, балалар әдибе Рәшит Бәшәр язган әсәрләр өлкәннәр өчен дә бик гыйбрәтле. Балалар күзендә ниндиләр булып күренәбез икән, дип кызыксына калсак, китаптагы повестьларны укып, шактый төгәл җавап табар идек. Җавап безне куандырмаска да мөмкин, әмма шулай булуына балалар гаепле түгел инде. Көзгегә үпкәләп буламыни? Өлкәннәрнең ниндилеге бала теләгеннән торса иде дә бит! Тормышның рәхимсез чынлыгы кайчакта әдип ихтыяры белән дә исәпләшми шикелле. Рәшит Бәшәр «Акбалык»ны болай күнелсез тәмамларга, бик яраткан Айдарының гөнаһсыз хыялын челпәрәмә китерергә теләдеме икән? Юктыр. Ә бит малай эзләгән серле балыкның барлыгына Хөрмәтулла да ышана иде. Әнә ул да бөтенесенә кул селтәп авылдан китәргә мәҗбүр. Ак күңелле булганнары өчен Айдар белән Хөрмәтулла икесе дә җәзалана. Авылдашлары, күршеләре, җирдәшләре җәзалый аларны «Адашкан кош тавышы»ндагы Шәүкәт әйтмешли, «Иа Хода, нишләдек без? Нишләдек?» Хөрмәтулланың сөенә-сөенә кешеләргә игелек кылып йөргән тимерчелеген яндырудан, анын «брат»ы Айдарның яраткан көчеген атып Акбалыклы суга ташлаудан «Адашкан кош тавышы»ндагы майор Убойкин гамәлләренә дә ерак калмый ич. Кая барабыз? «Бер өйдә җиде кеше» повестенда күпчелек вакыйга Дамир исемле малай «күргәнчә» тасвирлана, ягъни, әсәрнең байтак өлеше Дамир көндәлекләреннән тора. Авыл малае Дамир шәһәрдә яшәүче абыйсына кунакка килгәч, андагы тормыш та бала карашыннан чыгып бәян ителә. Анын Мансур абыйсы әйтмешли, шәһәр шәһәр инде, авыл түгел. Монда алдашу да, бозыклык та күбрәк, чөнки... шәһәрдә кеше күбрәк. «Күп» арасында кеме генә юк шәһәрнең! Кайберсенең имәнеч гамәлен күргәч, Айдарның Акбалык белән хушлашу сүзләрен кабатларлык: «Кеше булып тууым өчен мин гаепле түгел бит. Акбалык. Мин гаепле тугел!» Кеше кем ул. дигән аптыраулы сорауга «Бер өйдә җиде кеше» каһарманнары да жавап эзли. Бигрәк тә—афганнарга каршы мәгънәсез сугышта катнашкан Егор бу хакта еш уйлана. Кешеме сон бу, диярлекләрне байтак очраткан шул ул. «Кеше божәк түгел ул. Әмма безне божәккә дә санамадылар Суегыз, диделәр, суйдык. Яндырыгыз, диделәр, яндырдык Приказ. Үтермәсән. үзеңне үтерәләр Үзеннекеләр үк атып үтерә.» «Ачык капка» китабы «Минем әтине сугышта үтерделәр» дигән повесть белән ябыла. Китап башындагы әсәрдә милиция хезмәткәре Шәүкәтне чеченнар җирендә яралы хәлендә калдырып аерылышкан идек, соңгысында взвод командиры лейтенант Айдар Рәхимовнын шул ук Чечня сугышында гомере өзелүгә шаһит булдык. Балаларга багышланган, сугыш китабы! Нишли бу әдип, нишлибез без, кешеләр? Сугышларсыз тора алмыйбызмы сон әллә? Балаларның уеннарына кадәр сугыш та сугыш бит «Ачык капка» повесте каһарманнарының бар мавыкканы «военный» кино әнә. Анысы—безнең балачак Туксан яшьлек Мөбарәкша бабайның («Минем әтине сугышта үтерделәр») туксан еллык гормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән сүзләре безиен балалык чорына да, бүгенге балаларга да кагыла. «Бу урыс патшаларын әйтәм Гомер бу е кеше суеп тәм таптылар. Акчаны сугышка тыгып бетерәләр». Әйе. көенечебезгә күрә, сугышлар арасында гына яшәп алгандай итәбез без. Шуна күрә ни тормышыбызның бөтәйгәне, ни кешечә яшәү өметебезнең акланганы, ни чыраебызнын яктырганы, ни бер генә буынга ла бәхетле балачак килгәне юк. Чөнки сугышлы илдән бәрәкәт кача Чечняда сугышып. партизан чечен малае кулыннан һәлак булган взвод командиры Рәхимов- ка китап авторы бер дә юктан гына Айдар исеме бирмәгән: «Акбалык»та күне- лс җәрәхәтләнгән, хыялын җуйган Айларның дәвамы ул Хактыр ки. балачак хыялын җуйганнарның гомере мәгънәсез уза. Балаларның балалык хокукын да саклый белмибез «Авызга су кабып яшәгәнгә шушы көнгә калдык түгелме сон?» ди Рәшит Бәшәрнсн туксан яшьлек Мөбарәкшасы Елдан-ел балалар аз туа һәм еллан-елга ятим балалар арта торган мондый анлаешсыз ил дә була ала икән. Ил-көнеңдә Ибәтләр, капитан Дохиннар. майор Убойкиннар сүзе өстен йөргәч сон... •Ачык капка» китабындагыдай күп әсәрләре өчен Рәшит Бәшәргә Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге бирелде, ә бит Абдулла Алиш—сугышта һатак булган балалар язучысы...