Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

15

Минзаһит ике сәгать буе, әле лабораториягә барып, әле олкән шәфкать туташы янына кереп, әле соңгы уколларын алып, хәллән тайганчы чабулап йөрде. Сәгать унберләрдә үзләре ята торган ун кешелек палатага кереп, караватына барып утырды Бик тә ятып торасы килде, әмма курыкты Ятуы була, күз алдына әллә нинди хәшәрәтләр хәрәкәткә килә Бүген ул бигрәк тә курыкты Кычкырып җибәрермен дә. тагын чыгармаслар, озаклап ятарга туры килер, дип коты очты Рашат бер генә мәртәбә дә больницага килмәде. Минзаһит аны күрергә дә теләмәде Анын очен ул. гомумән, кеше булудан туктаган иде. Арыганлык жинде. Минзаһит акрын гына мендәренә таянды һәм шундук күз алдына әллә нинди ямьсез, йөрәгеңне ярырлык кеше башы пәида булды Анын бөтен жирен мин баскан, пеләш башында кечкенә кеше башлары мин кебек тырпаешып торалар Ияге түп-түгәрәк. шулай ук кеше башы тосле ялтырап тора. Менә баш түбә чәркәсе ягына сузылырга тотынды, сузылган саен нечкәрде, нечкәрә-нечкәрә икс колагы кара-каршы килеп кушылды ла. шул турыдан кызыл күз килеп чыкты. Ул зураеп бүрек кадәр булды Анын уртасында авыз барлыкка килде, авы з киереп ачылган, тамак төбе туры тишек, шул тишектән артта үсеп утырган агачлар күренеп тора, авыз тулы сары черек тешләр, алар арасында үлеккә охшаган куе нәрсә сузылган; менә баш әйләнергә тотына, анын белән бергә Минзаһит үзе дә әйләнә, башларның саны ишәя, ниндидер балалар пәида була, аннан сон сакаллы картлар күренә, бөтенесе ишелеп, әллә нинди ярсыз-нисез су өстендә ага башлыйлар, ул су ага да ага. үзе яшькелт, үзе кызгылт, үзе сары, үзе көмештәй ялтырап китә. Минзаһит саташканын андый, бу галлюцинациядән котылырга тели, тешләрен кысып, кулын кулга ышкый, үзен ияртеп барган ташкыннан ахырда сикереп төшеп кача. Күз алдында больницанын ак түшәме пәйда була Ул тирән итеп сулыш алып торып утырды. Башы жинелчә генә әйләнә һәм маңгай турыннан сызлый иде. Биредә ятканда анын инде күрмәгән әйберсе калмады Ул хәтта үзенен балачагын да. үлгәнен дә. кабердә ятканын да. ожмах-тәмугларны кичкәнен дә күрде. Әгәр бу дөньяда аңа ни дә булса күрсәтсәләр, ул һич тә гаҗәпләнмәс иде. Шул коточкыч саташулар анын чәчләрен ап-ак итте, ул калтыравыкка әйләнде, ашаган вакытта авызыннан әйбере коелды Гомер буе бритва белән кырынган Минзаһит Хәяттан электр кырынгычы китертте Анын белән янәшә фи зика фәннәре докторы ята иде Минзаһит ана үзенен саташуларын сөйләде Галим бөтенесенә квалификация ясады сезнең галлюцинацияләре! езнен төп характеры зурдан кечкенәгә, кечкенәдән зурга әверелү, бар якка да сузылу һәм өзелү, бер ноктадан әллә ничә төрле әйбер барлыкка килү һәм шуларнын кушылып тагын бер бөтен әйбергә әверелүе, астан да. өстән лә. унга-сулга .-ы 11 11 ыры. Нашы алдамы саннарда. ташкын рәвешендә агу, бөтерелү һәм шуларнын бөтенесе ниндидер шакшы, лайлалы әйберләр белән буталу, дип схеманы сызды ул. Боларны Минзаһитнын организмында бара торган процессларның чагылышы, дип аңлатты. Димәк, ул процесслар һич тә яхшыга илтә торган рәвештә бармыйлар. Аннары тагын, анын аңлатуынча, безнең организмдагы бу процесслар иҗтимагый тормыштагы таркалуның, черүнең, анда барлыкка килгән яман шешләрнең чагылышы булып тора. Профессорны тынлый-тыңлый, Минзаһитта кайчакларда фикер галлюцинациясе башланды. Анысы инде бөтенләй акылдан язуга тин. Шушы саташулар ташкыны әллә кайларда ыргытып йөрткәндә, бервакыт ул ап-ачык итеп үзенен әбисен күрде. Әбисе зәнгәр һавада утырып тора, ап-ак яулык бәйләгән, ап-ак күлмәк кигән, яулык астыннан көмеш чәчләре күренә. Минзаһит ана кычкыра, зинһар коткар, ди, бу ташкыннан тартып ал, әбием, ди. Әбисе дәшми, кулындагы көрән төстәге акча янчыгын ачып, акчаларын саный-саный да, карап тора. Минзаһит аңа бик озак ялынды, әмма әбисе әллә күрмәде, әллә күреп ярдәм итмәде... Өлкән шәфкать туташы кереп, аңа башының томографиядә яздырган кәгазьләрен, берничә реиепт бирде. —Инде сезгә китәргә мөмкин,—диде. Минзаһитнын күптән борчыган бер олы уе бар иде. Ул әллә ничә мәртәбә профессорның кабинет ишегенә барып килде, әмма анда гадәттәгечә кулына кәгазьләр, рентген рәсемнәре тоткан авырулар чират торалар, баш тыгарга жай юк иде. Көндезге ашка чакырган вакытта гына профессор янына керә алды ул. —Тыңлыйм сезне,— диде врач. Минзаһит. бүлмәдә беркем югын белсә дә, як-ягына каранды, калтыранган куллары белән туктаусыз җиннәрен тарткалады, аякларын урыныннан күчереп-күчереп куйды. —Мин инде сезгә үземнен кем аркасында мондый хәлгә төшкәнемне сөйләгән идем,—диде ул карлыккан хәлсез тавыш белән.—Инде мин яңадан больницага эләгә алмам... туп-туры зиратка гына алып китәчәкләр. Ул шунда туктап калды, сүзен дәвам итәргә хәле җитмәде. —Рецептларыгыз язылган, тыныч кына яшәгез, дәваланыгыз,—врач шулай диде дә урыныннан торды. —Сез минем ник кергәнемне белмәдегез,—диде Минзаһит кабаланып.— Әгәр минем теләгемне үтәсәгез, үлгәнче сезгә рәхмәт укыр идем. —Нинди теләк? —Бирегез берәр көчлерәк йоклата торган дару.—Минзаһит, куркудан калтыраучы башын тыярга тырышып, куллары белән тотты, үзенен куркынган карашы врачта иде.—Сез бит минем хәлемне аңлыйсыз. Зинһар кызганыгыз... Врачның йөзе бозылды: —Сез, Арсланов агай, бик җебегән кеше булып чыктыгыз. Ир кешегә хас нәрсә түгел бу. Кешеләр яшәү өчән көрәшәләр, ә сез.. —Мин бит... мин дә...—дип мыгырданды Минзаһит. —Хәзер үк чыгып китегез! Ул, аякларын лыштыр-лыштыр сөйрәп, коридорга чыкты, ачынып үзләренең палатасына керде һәм урынына утырды. Нияте барып чыкмады, димәк, бүтән әмәлен табарга кирәк иде. Травмотология институтының баскычыннан төшкәч, Минзаһит үзе яткан бинага озаклап карап торды, анын ишек янына беркетелгән алтактасын кат- кат укыды, аннары җәяүләп трамвай тукталышына юл тотты. Анын бәхетенә. Рашат өйдә юк иде. Ул кайтып ишектән керү белән, Хәят, нишләп хәбәр итмәдең, тагын егылып ул-бу булса, син бит ярты гына кеше, дип тиргәде дә тиргәде. Өйгә кайткач, җаны тынычлап киттеме, ул атна буе йокылы-уяулы халәт кичерде. Саташулары бөтенләй бетте диярлек. Әллә инде ми күзәнәкләре ял итәргә теләделәр, әз генә утырып торса, йөреп алса, барды да ятты, хырылдап йокыга да китте. Уянып өлгермәде, исерек кеше кебек тагын ауды. Шулай итеп атнага якын вакыт узды Ә теге уй ана һаман да тынгылык бирмәде. Бер-ике мәртәбә Хәят белән кибеткә дә чыгып керделәр Әмма бу бәхетле көннәргә Рашатнын кайтуы чик куйды Анын элеккедән дә хәтәррәк исереп тузынулары, икесенә дә бәйләнүләре, акча сораулары башланды. Минзаһитнын йокысы качты, галлюцинацияләр тагын да куркынычрак рәвештә бөтен барлыгын агуладылар. Ял көнне, түземе бетеп, ул базарга чыгып китте. Акчасы кесәсендә, букчасы кулында, нияте башында иде. Ул. анда-монда сугылмыйча, базарнын үлән сатыла торган почмагына китте. Электән үк сөйләшеп йөргән таныш карты белән күреште. Көн салкынча иде. карт күгәреп-тунып беткән, туктаусыз тәмәке пыскыта һәм бер урында таптанып тора. Алдына төрле үлән тамырлары, үсемлек орлыклары тартма-тартма итеп таратып куелган. —Мина йоклата торган үлән табып бир әле.—диде ул ана. пышылдап кына. —Әнә бит. ал,—диде карт.—Сукыр кычыткан, бөтнек, валериан тамыры— беткәнмени шунда. —Юк. мина көчлерәге кирәк —Ул картнын колагына үрелеп пышылдады — Мәнгегә йоклата торганын табып бир Карт тирән итеп суырган тәмәке төтенен эченә йотты да чыгармыйча, тын алудан туктап. Минзаһитка төбәлде, шаяртып кына әйтмиме, дип сынап каравы иде ул анын. Минзаһит кесәсеннән бөкләнгән мен сумлыкны чыгарып күрсәтте. Картнын күзләре майланып китте, борыныннан төтене лә чыкты, әллә ничә мәртәбә төкрегсн йотып куйды. — Бар.—диде ул, шыпырт кына —Иртәгә кагыл Минзаһит кайтырга кузгалды, ул үзенен дәртләнеп атлавына хәйран калды Ул бу җир йөзендә башкарачак сонгы эшенә әзерләнә Ул инде гомеренен күп калмаганлыгын андый, салкын кабернсн хәтта исен дә тоя кебек Бөтенесе гади, ачык һәм рәхимсез. Кире борылу юк. ишекләр бикләнгән, бер генә нәрсәне дә үзгәртеп булмый Балаларын җитәкләгән бәхетле парларга карый-карый. ул менә шушы кара уен күтәреп атлады Шугалакта чана шуучы балалар янына басып карап торды, тәгәрәп аунаганда аларнын киемнәренә ябышкан карларын кагып төшерде. Ул үзеннән җирәнергә тиеш иде. ләкин шаккатып күнеленен тынычлыгына, битарафлыгына хәйран калды Анын инде хәзер хәтта Рашатка, да нәфрәте, ачуы беткән иде кебек. Бары тик теге уй гына яши. ул гына тизрәк тормышка ашыруны таләп итә 16 16 Мамонтнын бәрмә теше очыннан чатный башлаган кебек тоелды Иреккә Ул. кулына, лупа алып, урындыкка басты да. сөякне җентекләп карарга кереште Шул чак ишек ачылды һәм Әхнәф килеп керде —Син музейга кергән һәр кешене дә шушлай каршылыйсынмыни'’—диде Әхнәф, Йөзенә ясалма елмаю чыгарып. Ирек аңа таба борылып га карамады, мамонт тешен тикшерә бирде —Ни бар?—диде ул тамак төбе тавышы белән —Төш инде, болай сөйләшеп буламыни? —Ни бар. дим? Әхнәф ана таба атлый башлады —Әллә авырыйсын инде —Якын килмә! Ни бар- ’ —Ай-яй-яй! Өскә сикерергә җыенган җанвар кебек син Ирек кинәт йөзен ана таба борды, ачулы күлләрен елтыратып —Оясын актарсаң, агусыз елан да тешли, диде -Ник килден'* —Сүз бар иде —Безнен сүз бетле Бүлмәннән ничек озатканынны хәтерләмисенмени0 —Ярый, сөйләшергә теләмәсән.—Әхнәф тирә-ягына карап уйланып торды.—Экспонатлар карарга мөмкиндер бит? Ирек «ә» дә, «жә» дә димәде. Әхнәф, акрын гына экспонатларга күз салгалап, иң түргә барып җитте. Почмактагы ап-ак сакаллы карт төшерелгән фотоны кулына алды. —«Кудряшов Алексей Григорьевич»,—дип кычкырып укыды ул — Хвощинский исемле бояр шушы крестьянны Себердән бер көчеккә алмаштырып алып кайткан Фаҗига инде бу Шулай да дуслыкны дошманлыкка алыштыру кебек үк түгел. Әле андый кешеләр дә бар бит арада... Ирек кысылган тешләре арасыннан сыгып: —Йә, йә, әйтеп бетер,—диде. —Бетерәм: сине күпмегә сатып алдылар? Ирек болай да гәүдәсеннән үтәли яшен уты уздыргандай киеренкелектә тора иде. Әхнәфнең бу сүзләре аны тәмам чыгырыннан чыгарды. —Нәр-сә-ә?!—диде ул үз тавышына үзе буылып. —Дуслыкны Сатгаровларнын нәрсәсенә алмаштырдын? Акчага сатылдыңмы, бүтән әйбергәме? Ирек үзенен урындыктан ничек сикереп төшкәнен, ничек анын каршына атылып барып җиткәнен сизми дә калды. —Мин сатылдыммы?! —Сатылмасан, Саттаров исеменнән мәкалә язмас идең. Ичмасам үз фамилияңне куйсан, ирләрчә булган булыр иде. Әхнәфне бирегә күпме вакытлар тынгылык бирмәгән шиге алып килде Теге мәкаләне шушлай үтергеч ирония салып Ирек кенә яза ала, димәк, ул гына язган, дип уйласа да, Фәһимә һәр көн. «бары шунын гына кулы», дип тукып торса да. күнел түрендә, «бәлкем ул түгелдер», дигән шиге бар иде. Берәр Казан журналисты язган булса? Моны ачыклау анын өчен тәкъдирен билгеләр дәрәҗәдә мөһим иде. Әгәр Ирек шушы эшне эшләгән булса, аларны үзара тоташтыручы соңгы җеп тә өзелде, дигән сүз. Әхнәф исә моны һич тә теләми, чөнки ул япа-ялгыз иде. Юк, юк, ул Иректән бернинди дә ярдәм өмет итми Анын янәшәдә икәнлеген генә булса да тоярга кирәк хәзер Ерактагы ата- анаңнын исәнлеген белеп тору җанына тынычлык биргән кебек, үзенә начар итеп карамаучы Ирекнен барлыгын булса да сизеп торасы килә иде анын. —Кем әйтте?!—диде Ирек, анын җиңеннән эләктереп. Әхнәф чигенеп куйды: Ирек менә-менә ана ташланыр төсле иде. Ул, жинен ычкындырмакчы булып, кисәк кенә читкә тартылды, әмма Ирекнен кулы аны чытырдатып кыскан, бармак буыннары агарып тора, кул сыртындагы тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп чыккан иде. —Кем әйтте?! Әхнәф тегенди-мондый сылтау белән котыла алмаячагын аңлады. —Беркем дә әйтмәде,—диде ул —Саттаров аны мәңге яза алмый. Синнән башка беркемнен дә кулыннан килмәгәнлеге билгеле бит. Ирекнен бармаклары үзеннән-үзе йомшардылар, ул. авыр итеп көрсенеп, маңгаендагы тирен сөрткәннән сон: —Их, Әхнәф!—дип куйды да хәлсезләнеп шундагы урындыкка утырды, башын түбән иде. Бу сүзләр аның күкрәгеннән әрнү һәм рәнҗеш ялкыныдай бөркелеп чыктылар да, Әхнәфне башыннан аягына кадәр көйдереп алдылар. Ирекнен ике чигәсе сулык-сульпс чәнчешергә тотынды. Ул, көч-хәл белән өстәл янына барып, графиннан стаканга су агызды, шунын белән даруын эчеп куйды. Бераз хәл кергәч, сагышлы тавыш белән: —Син миннән ерагайганнан-ерагая барасын,—диде. —Шул кадәр тырышасын... Әхнәф анын сүзләрендәге аяусыз хаклыкны эченнән коты очып икрар итәргә мәҗбүр булды. Анын өчен инде хәзер Ирекнен Саттаров мәкаләсенә кул тыкмаганлыгы да бәхәссез иде. Әхнәф акрын гына анын янына килде —Кичер мине,—диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән —Син дип уйлаган идем.. Булдыра алсан, зинһар кичер. Ирек дәшмәде, Әхнәф кадаклагандай шул урынында басып тора бирде Әхнәфкә үз гомерендә беркайчан да бу дәрәҗәдә таяныч кирәк булганы юк иде әле. Анын йөзенә ялвару билгеләре җәелде, иреннәренең дерелдәвен сиздермәс өчен, ул аскы иренен шактый вакыт тешләп торды Аннары —Ирек, әйдә, бер ачыктан-ачык сөйләшик әле,—диде —Йөрәкләрне учка салып... Ирек урыныннан кузгалмады, башын күтәреп, аны тыңларга җыенганын белдерде: —Әйдә сон... —Бар иде бит яшь чаклар! Гел искә алам, сагынам!.. Син дә сагынасынмы? —Сагынам, билгеле,—дип куйды Ирек, уйчан кыяфәт белән. —Кояшлы чаклар булган икән!—дип дәвам итте Әхнәф. -Авырлык чыккан саен, бер-беренә йөгереп 'арасын, эч серенне бушатасын, күңелләр яктырып китә! Шул чаклар искә төшкән саен, күнел сыкрый —Әхнәф, Ирек берәр нәрсә әйтмәсме, дип көтеп торды, әмма у .фенен дә кыймылдатмады. Әхнәф уйларына баткан хәлдә мамонт тешләре янына китте, хәтсез генә аларга карап торды —Менә бу тешләр күпме ждн ияләрен кыйгандыр, он-талканга әйләндереп ашагандыр —Ул кире борылып килде, як-ягына күз йөгертеп, сүзен дәвам итте:—Бүгенге тормыш тегермәне дә рәхимсез, үзенен ташлары арасында адәм баласын туйганчы тарта, хәтта бүтән затка әверелдерә —Ул шунда башын капыл гына Иреккә борып, анын күзләренә туп-туры төбәлде — Әмма ул сине мина каршы кеше итәргә тиеш түгел иде1 Ирек баш чайкап куйды —Әгәр киресенчә булса? Сине мина каршы кеше ясады бугай ул... Әхнәфнең йөзе бурлаттай кызарып чыкгы, күз алмалары сикерешергә тотынды. —Ярар, теләсә ни әйт!—ул кулларын селтәп куйды —Яши алмыйм мин болай! Кулым эшкә бармый, дөньянын яме, яшәүнен тәме калмады —Кем гаепле сон?—диде Ирек — Менә, менә, син гадәттәгечә гаепли дә башладын! Тормыш дистиллированный су түгел, ул хәтта фильтрланмаган да. болганчык булып, бөтен ләме, чүп-чары белән ага —Әхнәф, ярсуын баса алмыйча, музейнын икенче башыннан әйләнеп килде —Тормышны гаепләү ансат. Син анын һич югы берәр шөребен булса да үзгәртергә, яңадан корырга тырышып карадыкмы сон'.’ — Минем гомер буе шуннан башка шөгылем булмады1 — Юк, Әхнәф.—диде Ирек кашларын җыерып —Күнеленә авыр алсан алырсың, тымызык күлдә кармак салучы кеше җилдән курыккан шикелле яшисең син —Бөтенегез мина каршы! Тирә-юнем тулы кеше мыжгып тора,—жанынны ачып салырлык беркем юк Берүзем, япа-ялгыз! —Ә син аласын килсә, үзен дә бир — Мин бирмиммени?! Жилкәмдә күгәрә алмаслык йөк. Дөнья күренми, менә хәзер гөрселдәп авам, дигән көннәрем күп! — Кол шулай булырга тиеш инде ул. —Кол?! ’ —Әйе. Сары май эчендәге балавыз кебек син. Үзен каз — Менә, сойләшкән саен синен уйларыннын миңа каршы икәне ачыла бара. Революция кирәк сезгә —Ә кемнәр сон сине заманында депутат итеп сайлату, райком секретаре итү өчен тырышты?—диде Ирек, анын сүзен бүлеп —Мин түгелме’ ТИҮ егетләре түгелме? Син менә бер соравыма җавап бир әле: без элек күмәк тормыш, уртакны тигезләп бүлү кебек изге нәрсәләр белән яшәдек. Чынлап та инанган идеңме син шушыларга? —Ирек, син вакытны туктатырга азапланасын!—диде Әхнәф ачынып.— Тигезләп булмаганын күрдек бит инде. Тәрәзәдән үрелеп кара: тышта бөтенләй икенче климат! Әллә бу мамонт сөякләрен борынгы дәверләргә сөйриме сине?—Ул сәер генә җилпенеп алды.—Вакыт поезды алга чаба, кешелек икенче төрле дәвергә күчте, бүтән заман килде. Әгәр аны кабул итмәсәк, вакыт җиле безне кибәк урынына очырачак. Элекке төшенчәләрнең күбесе мәгънәсен үзгәртте. Ә син виртуать дөньяда яшисен. —Нык шомаргансын син, хәтта куркыныч!—диде Ирек гаҗәпләнеп — Инанган булсан. үзен әйткән теге поездга ансат кына сикереп утырмас идең. Шамбы балыгы кебек шомаргансың Минем соравыма җавап бирәсе урында, әллә кайларга алып кереп батырдын. Әле үткәннәргә, әле киләчәккә, әле фәлсәфә чытырманлыкларына... Болай булгач, барып чыкмый безнен йөрәкне учка куеп сөйләшү. Ирек урыныннан сикереп торды. Аларнын карашлары очрашты. —Ирек, үтенеп сорыйм...—Әхнәф җайлырак сүзләр эзләде.—һич югы син мина каршы чыкма .. Башка берни дә сорамыйм. Сүз бирәсеңме? —Бик җиңел хәл итәсен син, Әхнәф. Утын ярган кебек кенә. Шарт- шорт— шунын белән вәссәләм! Әхнәфнең йөзе кара янып чыкты. Ул Иректән унай җавап ала алмаячагын аңлаган иде инде. —Синдә үткәннәрдән берни дә калмаган икән!—диде ул ачу белән. —Чишмәгә нәжес салсаң, анын суы агулана. Өстенә чүп-чар аударсаң, бөтенләй коруы да бар. —Димәк, син Саттаровлар белән һаман мина каршы казыначаксың? —Аллам сакласын андый түбәнлектән!—Ирек үзалдына сәер генә көлеп куйгандай итте.—Минем нидер эшләвем-эшләмәвемнен әһәмияте юклыгын син берничек тә анлый алмыйсың. Әхнәф кабаланып калтыранган бармаклары белән галстугын бушайтып куйды—аңа һава җитми иде. —Хәйләләмә, мин ахмак түгел!—дип кычкырды ул, инде ачуын яшерә алмыйча. —Юк, юк, ахмак түгел!—диде Ирек, анын сүзен җөпләгәндәй.—Син акыллы да, хәйләкәр дә. Тик син бер нәрсәдә ялгышасын: тормыш аргамагына атландым да, гел шушылай чабып барырмын, дип уйлыйсын. Ә аргамагын гел упкын читенә каера... —Ни әйтмәкче буласын син?—диде Әхнәф шомланып. —Берүзем дип зарландың. Тимер койма белән сине беркем дә мәҗбүри аермады. Шуны алып атмасан, олы бәла киләчәк сиңа!.. Әхнәф, әйтер сүз таба алмыйча, кара янып, ана шактый вакыт туп-туры карап торды. Әмма Ирекнен керфеге дә селкенмәде. —Синдә мина карата бернинди игелек тә юк икәненә мин тәмам ышандым!—диде ул һәм. кискен борылып, музейдан чыгып китте. Йөрәкләрне уч төбенә куеп сөйләшү барып чыкмады... ӨЧЕНЧЕ КИСӘК 1 Б у ял көнне Таһир беркая да чыкмыйча, семинарга әзерләнергә уйлаган иде. Иртүк торып, өч сәгать буе укыды, язды. Ләкин ручкасынын карасы бетеп, ерак булмаган киоскка китте. Ручкасына паста алып кайтып килүенә, ишеккә язу кисәге кыстырып киткәннәр. Ул аны кабаланып укып чыкты: «Таһир, кайда йөрисен? Урнашып беткәч, мин кабат кагылырмын әле А.» Анын йөрәге туктап калгандай булды, аннары шатлыктан ашкынып тибәргә кереште «Ул килгән! Ул килгән!»—дип кабатлады эченнән Күнеле юкка үрсәләнмәгән, сизенгән бит ул Айгөлнен киләсен.Таһир. әйберләрен өстәлгә куеп, кабат имтиханга әзерләнергә утырды. Бер минут укыды, ике минут, ун минут укыды, тик башына берни дә кермәде Конспектларын, китапларын ябып куйды. Ә бәлкем ул ярты сәгатьтән әйләнеп юиер. лип уйлады Таһир. Димәк, аш салырга, өстәл әзерләргә кирәк. Ит юып. аш салды, суыткычта булган азык-төлеген атып, өстәлгә таратты Үзе әйбер турады, үзе әледән-әле. зал ягына чыгып. Айгөлнен язуын күзеннән үткәрде, үзе туктаусыз елмайды, тамак төбе белән генә күнелле көйләр көйләде. Аш та пеште, өстәл дә әзерләнде. Айгөлне көтә торгач, өйлә туры да узып китте. Вакыт үткән саен. Таһир ныграк бәргәләнә барды, баштарак китапларына, конспектларына күз төшереп маташса ла. сонга таба миен туктаусыз бер уй бораулады .«Нишләп һаман килми, кайда Йөри?!» Ул. азе бер, әле икенче тәрәзәгә барып, урамны, подъезд алдын күзәтте Сәгать икенчеләр киткәч, ишек кыңгыравы шылтырады. Таһир, атылып-бәрелеп, кем икәнен дә карамыйча, ишекне ачып җибәрде—каршысынла елмаеп Айгөл басып тора иде. Ул аны кочаклап күгәреп азды һәм шул хәлендә зал уртасына алып кереп, берничә мәртәбә әйләндерде дә киемнәре белән диванга салды. Аларнын иреннәре иренгә тоташты Айгөлдән кар исе. кояш исе килә, салкын битләре Таһирның яңагын рәхәт итеп иркәли иде. Ниһаять, атар телгә килделәр. — Мина тунымны, итекләремне салырга мөмкинме? —Юк,—диде Таһир елмаеп —Мин сине шушы көе күтәреп кенә йөрим —Тун белән мин пешәрмен ич —Пешсән, ашармын Алар шулай сөйләнә-сөйләнә шифоньер янына килделәр. Таһир Айгөлнен өс киемнәрен элеп куйды Аннары күзләренә туп-туры карап —Йә, исәнме,—диде дә ике бите очыннан үбеп алды —Исән булмасам, җирдә басып торыр идеммени? — Ничек килеп чыгасы иттен? —Олимпиадага алып килделәр Химия буенча. Таһир, борынын җыерып, мыскыллагандай колеп куйды. —Ничек яратып була шул химияне? —Химиядән башка ничек яшәп була, диген син. —Мин аны күралмыйм —Син бит юрист, ә мин булачак врач. —Син, Айгөл, шуны әйт: химияне яратмаган егет белән химияне яратучы кызнын бергә кушылуыннан нинди химик реакция туа? — Шартлау,—диде Айгөл көлеп Өстәл янына утыргач. Ай газ Таһир әзерләгән ризыкларны мактап туймады. Бергәләп савыт-сабаны җыештырганнан сон. урамнан урап кермәкче булдылар Айгол залга чыгып кизте. Таһир үзенен бүлмәсеннән күлмәген алып чыкты, залга күз ташлап. Айгөлнен нишләгәнен күзәтә-күзәтә, акрын гына киенде Шул чак ана нидер булды Айгөл алтын нурлар белән өретслгән түр тәрәзә каршында яны белән басып тора иде. Бер кузы белән тәрәзә төбенә таянган, фоторәсемгә төшәргә әзерләнгәндәй, башын бераз гына югары күтәргән, өстендәге ап-ак свитеры тал песие төсле папайланып тора. Ул аны. үзем бәйләдем, дигән иде Гәүдәсе җыйнак, кечкенә, биле нечкә, кара итәк матур булып тезләренә җитәр-җитмәс тартылып тора Башы да зур түгел, чәче өскә үк кабартып куелган Әйтерсен лә ул менә хәзер кинәт кенә күтәрелеп очып китәргә әзерләнә. Ияге, бөтен йөз чалымнары шуңа ишарәли кебек Кояш нурлары Айгөлне үтәли күрсәтазәр төсле. Таһир өчен ул бу җир кешесе түгел, алтын нурлар эчендә балкучы серле зат булып тоелды Шу шы мизгелдә гаять зур, куанычлы нәрсәне тагын бер мәртәбә аңлады: ул Айгөлдән башка яши алмаячак! Бу—мәхәббәтме, түгелме, анысын Таһир анык кына әйтә алмый. Тик Айгөл инде күптән анын янәшәсендә, анын җанында, ул аны әле куанычлы утка сала, әле шатлык канатларында югары күтәрә. Аны янәшәсендә тойганда, Таһир барлык мәсьәләләрне дә жинел хәл итә, анын шәүләсе югалса, күз алдын авыр болытлар каплый, сагыш-сагыну уты эчтән яндыра башлый... Таһир, акрын гына атлап килеп, бармак очлары белән Айгөлнен иңбашы турындагы свитер йонына сак кына кагылды. Ул аңа ялт итеп карады. Шул ук мизгелдә Таһир анын яңакларының, муенынын кызарып чыгуын күрде, ул анардан бәрелгән кайнарлыкны да тойды кебек. Айгөлнен киерелеп ачылган күзләрендә гаҗәпләнү катыш сорау билгесе чагылды. —Свитер бәйлим, дип язган иден,—диде ул пышылдап кына.— Шушымыни? —Әйе. —Бу бит свитер түгел. —Тунмыни?—Айгөлнен иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәү җәелде, күзләренә шаянлык билгеләре чыкты. —Бу бит., язгы тал песие,—Таһир бармак очлары белән кагылыр-кагылмас кына свитерның тырпаен торган йоннарыннан үтте.—Бу свитер түгелдер, синең секундлардан торган гомереңнең бер кисәгедер. Әнә бит ул нинди тере, синдәй матур, йомшак. Айгөл нидер әйтергә теләп иреннәрен ачты, әмма Таһир анын иреннәрен үз иреннәре белән каплады... Алар чыгып киттеләр, Казан урамнарын күпме ураганнардыр, әмма эчләренә салкын төшкәч кенә, кабат әйләнеп кайттылар. Чишенгәч, икесе дә ут яндырмыйча гына залга үттеләр һәм тәрәзә каршына килеп бастылар. Казан аларнын күз алдында мен төрле утлары белән җем- җем итеп җәйрәп ята иде. —Синен тәрәзәңә бөтен Казан сыйган, Таһир. —Әллә безнен күзләргә микән? —Менә хәзер миңа Казан олы бер чәчәк бәйләме булып күренә. Ничек матур булып җемелди ул. —Мин аны сиңа бүләк итәм. Ал үзенә. —Куркам. Бу кадәр зур чәчәк бәйләмен мин ялгызым гына саклый алмам. —Үзем булышырмын. —Юк инде, Таһир, имтиханнарымны әйбәт кенә тапшырсам, көзгә мин үзем шушы чәчәк бәйләменең эчендәге студент булып йөриячәкмен. Тик нишләптер икеләнәм. —Шулай булачак, Айгөл, икеләнмә. Аларнын тагын иреннәре иренгә ялганды... Сәгать төнге унынчы яртыда Айгөл китәргә җыена башлады. —Бу вакыттамы?!—диде Таһир, аның каршына төшеп —Мин сине беркая да җибәрмим! —Ай-яй, ансат уйлыйсын син!—Айгөлнең йөзе җитдиләнде, күзләре түгәрәкләнде.—Азагын исәплисенме сон? —Синең биредә калуын ул бит әле...—Шулай диде дә Таһир, туктап калды. —Әйтеп бетер. —Анладын ич инде... Без барыбер бергә булачакбыз. —Шулай булгач, көтик без ул бәхетле көнебезне —Айгөлнең карашы шундый җитди иде, Таһирга аны озатып куюдан башка чара калмады. 2 Рашат әледән-әле спидометрга күз төшерә. Күсәк йөз егермедән киметми. Арттагы утыргычта сакал-мыекка баткан Фишке йоклап бара. Болынкырга якынлашкан саен, Рашатнын йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып типте. Юл буендагы яшь каеннарнын яфрак исе борынына керде. Ул туктаусыз тәмәке тартты, еш-еш сулады, хыялы белән әллә нинди уйларга керде Хәзер инде кичке караңгы төште. Әгәр мөмкин булса, ул Болынкырга. машинага сирена куйдырып, бөтен халыкны тораташ катарлык итеп, үкереп килеп керер иде Биредә акын бер генә якын кешесе дә юк. Әгәр шундый мөмкинлек булса, бөтен халыкны үзәк урамга алып чыгып тезәр иде. жәзалар иде. Спартак восстаниесен бастыргандай, дар агачлары утыртып, берәм-берәм асып чыгар иде. Кызык өчен үзе белән Арслановны да азып килер иде Ин соныннан дар агачына аны эләр иде һәм бу гадел булыр иде. Егет чактан ук әтисен күралмады Рашат Анын, үзеннән түбән булып та. шундый югары урында эшләп йөрүе, кешеләр белән командазык итүе котырып ачуын чыгарды Үзеннән өстен булырга теләгән теләсә кем анын өчен дошман иде. Ә Арсланов Рашатны кол итәргә теләде База чакта кыйнавы да. анын үтенечләрен кире кагулары да, мыскыллаулары да күп булды. Үсеп җиткәч. Рашат баш бирмәде, ана теш күрсәзте, йодрыгын төйнәде Болынкыр ана Арслановнын туйганчы ләззәт алган, хатын-кызлар белән типтергән, аракы эчкән урыны буларак ачуын китерде. Менә хәзер бу егетләргә кушып, бер башына үзе барып. Болынкырга өч урыннан ут тортер иле Тик моны эшләп булмый Ул бүген бердәнбер бурыч белән килде, аны тиз генә үтәргә дә Казанга борылырга кирәк Төн коточкыч карашы иде. аралары аз гына урынны яктыртып бара, бер генә йолдыз әсәре дә күренми. Төннен шулай булуы аларга бик тә кулай Болынкырнын жем-җсм килгән утлары анын ажгырган күнелен бераз баскан кебек булдылар, ул хәтереннән бала чактагы, егет чактагы ниндидер күнелле хатирәләрне барларга теләде, әмма берсе дә күз алдына килмәде, әйтерсең лә алар бөтенләй булмаганнар, яисә каядыр качышып беткәннәр иде. —Сулга борыл да беренче тыкрыктан унга кер.—дип боерды Рашат Кызыл «Жигули», тыкрыктан акрын гына үрмәләп барып. Ирекнсн ое турына җитте. —Менә шушы йорт,—диде Рашат —Машинаны читкә куябыз. Әйдә турыга. Чирәм өстеннән барып, машинаны шактый ерактагы бакча артында үскән карттад төбенә куйдылар, аннары өчәүләп, тавыш-тынсыз гына Ирекләрнең өенә киттеләр. Өйнен тәрәзәләрендә балкып ут яна. капка ачык иде Ишегалдына кергәч бераз тынланып тордылар Рашат болдырга күтәрелде дә. ишекне тартып карады—ул бикле иде. капшанып табып, ишек кыңгыравының төймәсенә басты. Шундук Ирекнең «Кем бар?» дигән тавышы ишетелде. — Мин әле бу,—диде Рашат —Бәлки иске танышына чәй эчереп чыгарырсың? Ирек ишекне ачып җибәрде. Ул кара трикодан, ак күлмәктән, язанбаш иде. Рашат яшен тизлеге белән анын касыгына китереп төртте Ирек бөгелеп төшүгә, чәченнән эләктерде дә башы белән борыска китереп бәрде, анын мангаеннан чәптереп кан ага башлады, бөтен йөзе, күлмәкләре, идән канга манчылды. —Утларны сүндереп чыгыгыз.—диде ул Күсәк белән Фишкегә. үзе Ирекне чәчләреннән сөйрәп аска алып төште Барлык утлар сүнде, ой тирәсе карангылыкка чумды Рашат Ирекнсн пульсын капшап карады—ул исән иде —Түрдә мунча булырга тиеш,—диде Рашат. Фишкегә пышылдап —Карап килегез әле. Ачык булса, шунда алып керәбез —Бераздан тегеләр килеп жизте — Мунча ачык —Тәрәзәгә берәр нәрсә куегыз да угын яндырыгыз —Булды, бар ла тәртиптә.— диде Фишке килеп —Әйдә, тот култыгыннан. Алар Ирекне сөйрәп алып киттеләр һәм мунча эченә алып керделәр. Ул анында түгел иде. Рашат бактан бер чиләккә су агызды да Ирекнең өстенә сипте. Ул акрын гына күзләрен ачты, ыңгырашып кулы белән мангаенын ярылган урынын тотты. —Йә инде, йә, бала-чага булма,—диде Рашат, анын култык астыннан тотып торгыза-торгыза.—Кая утырасын: ләүкәгәме, әллә менә бу астагы кин тактагамы? Ул аны стена буйлап сузылган утыргычка чүнкәйтте. Ирекнең маңгаеннан аккан кан күзләрен томалый иде. Ул. берни аңламыйча, кулы белән күзләрен уалады, авызына кергән канны төкерде —Хәзер, хәзер, якын кешегә беренче ярдәм күрсәтү кирәк,—диде Рашат дәртле тавыш белән. Ул стенада эленеп торган бер сөлгене алды да Ирекнен мангаен кысып бәйләп куйды.—Менә булды. Ирек канга баткан кулларына, күлмәгенә, трикосына аптырап карап торды, ул һаман да аңына килә алмый иде. —Фишке, булмаса шешәне ач әле,—диде Рашат.—Зиһенен җыйдырырга кирәк бит. Фишке кесәсендәге яртысыннан капрон стаканга аракы агызды: —Әйдә, тот берәрне,—диде Рашат, Иреккә аракы сузып. —Эчмим мин. —Эчәрсең.—Ирек анышканчы, Рашат анын чәченнән кинәт артка тартты да ачылып киткән авызына аракы салды. Ирек анын күпмесендер йотты, аннары тончыгып ютәлләргә кереште. —Ярый, шул җитеп торыр,—диде Рашат. Аннары алар, стаканга тутырып-тутырып салып, аракыны эчеп бетерделәр, өчесе дә тәмәке кабыздылар. Мунча эчен зәңгәр төтен каплады. —Табигать тере затларны мәзәк яраткан: берәр нәрсә кыландырсаң, келт итәләр дә сүнәләр. Анын күз читләрендә көлгәндәге төсле җыерчыклар пәйда булды, иреннәренә ләззәтле елмаю таралды. —Ну, ничек, хәзер эшнең кая таба барганын аңладыңмы?—диде ул, Иреккә туп-туры карап. —Син нишләргә уйлыйсын?—диде Ирек, авызындагы канлы төкереген учы белән сыпырып алып. —Менә бит телгә килдең,—диде Рашат көлеп.—Бу инде начар түгел. Минем сине нишләтүем үзеннән тора. Безгә берничек тә исәп-хисап ясамый булмый,— Рашат кулы белән анын янагын җинелчә генә чәбәкләп алды.—Болынкырга килгәннән бирле син мина яшәргә комачауладың. Аннары Мәскәүгә килеп буталдың. Тагын минем юлга аркылы төшәсең. —Минем синен юлына аркылы төшкәнем юк. —Ничек кенә төшәсең! Теге чакта мин кушкан тәрҗемәне эшләмәден. Ачу кабарып калды—кул җитмәде. Ә хәзер син мине кабат чакырдың. Менә шушы мунчаңның матчасына асам да китәм. —Ни кирәк сиңа? —Анлатсан озак,—Рашат сигаретын ыргытты да шундук икенчесен кабызды, тирән итеп суырып, аның төтенен Ирекнең йөзенә өрде.—Нишләп син Шәрифуллинга каршы барасын? Ирек чак кына сикереп тормады. Ул кулларына таянып күтәрелә башлады да урынына утырды. Анын башына мен төрле уй килде, тик ул Әхнәф белән Рашат арасына бернинди күпер сала алмады, монын нигезе дә. максаты да, мәгънәсе дә юк иде. Әтисен урыныннан очырып беренче секретарь булган кешене, аларнын гаиләсен Болынкырдан китәргә мәҗбүр иткән кешене Рашат тереләй тотып ашарга тиеш кебек. — Инде тынла,—диде Рашат теш арасыннан.—Шәрифуллинга син комачаулама. Аңладыңмы? —Аңладым,—диде Ирек.—Ул сина акча бирәдер... Рашат анын янагына сугып җибәрде. Ирекнен борыныннан кан китте —Засранеи-писака! Минем монда элемтәләрем җитәрлек. Атна саен дуслар белән сөйләшеп торам —Ул сәгатенә карап алды—Безнен вакыт тар. Туктарга сүз бир дә. без китәбез Әгәр башкача булса —ул мунчанын матчасына карап куйды —Бер генә юл кала. Рашаттан барысын да көтәргә мөмкин икәнлекне анлаганга. Ирек ниндидер үзен коткарырдай жавап эзләде. Ул жавап бар иде. «ярар*, дигән бер сүз житә, ләкин кан исен сизгән ерткыч дошманына ташланган кебек, ул әлеге сүзне әйтә алмады, авыр сулап утыра бирде, башы торган саен аскарак иелде. Рашат бармак очы белән анын иягеннән тотып, башын күтәрде һәм. сүзләрен санагандай, берәм-берәм бастырып тезде: —Син мине һаман да шаяртадыр, дип уйлыйсын Акылына кил. Син бит үзенчә кемнәргәдер яхшылык эшләргә телисен. Шулаймы0 —Әйе. —Яхшылык дигән нәрсә бетте Яманлык та юк. Алар кушылдылар, җөен дә таба алмыйсын —Ә нәрсә генә бар сон9 —Эш белән түләү. Әгәр кемдер пистолетның тәтесенә баса икән, ана төзәп интеккән, бармагын бөгеп коч сарыф иткән өчен акча түләнә. —Син мине калдыр, Рашат Икебезгә дә яхшы булыр —Ю-у-ук!—дип сузды Рашат, төкерегенә тончы га-тончы га —Син юлыма аркылы төшмәсән дә. мин моны эшләр идем Ник син шушлай яшәргә тиеш? Ә мин? Минем хакым юкмыни9 Миндә коточкыч көч! Кем аркылы төшә, барысы да тезләнәчәк, сытылып калачак! «Сез печән басуы», дигән сүзләрне хәтерлисенме? Менә чабучылар якынлашты, килеп җиттеләр, без күп. барыбер кол булачаксын син дә. Фишке яна шешәне ачты, алар өчесе дә эчеп куйгач. Рашат, тәмәкесен суыра-суыра. ләззәтләнеп сөйләргә кереште —Сез өстә нинди гыйфрит утырганны белмисез Бөтен җир шарына ул хуҗа. Астарак,—ул башы белән Фишкегә һәм Күсәккә ымлап куйды — Тагын бер кавем бар Тик ул кавем, өстәгеләр белән чагыштырганда, күселәр өере генә. Шуларнын икесеннән жирнен үлем шәүләсе барлыкка килә. Өстә безгә урын юк. астагысында чәбәләнергә туры килә. Йә. сонгы сүзеңне әйт —Синснчә булыр. —Менә бусы егетләрчә! Кисәтеп куям кемгә дә булса теш араннан бер сүз ычкындырсак кызын хатынын юк дип уйла Тагын кадерле кешеләреңне барла, үзенә кадәр алар расходка китәчәк Ә маңгай өчен үпкәләмә, ныграк чиертелеп китте, элеккеге исәп-хисап бар бит безнен Мәскәү исәп-хисабы Алар дөбер-дөбер чыгып киттеләр Ирек, бармагын да кымшатмыйча, урынында бик озак утырды. Кем эше? Мен мәртәбә үлчәүгә салып карагач, ул Әхнәфнең бу адымга баруына шикләнде. Әхнәф Рашатның кем икәнен бик яхшы белә, анын белән мондый уен уйнау үз башына үзен элмәк киюгә тиң икәнен чамалый Кем кулы9 Рашат Әхнәфтән нәрсә даулый? Күпме генә эзләсә дә. бу сорауга жавап табылмады Ул чайкалып урыныннан торды, башы жинелчә әйләнә, тәне тораташ сызлый иде Ин элек, ничек кенә булса да. бу канлы эзләрне юарга. Зәнфирә бернидән дә шикләнмәслек хәлгә китерергә, аны борчымаска кирәк иде. Әмма ниятен тормышка ашыру ансат кына булып чыкмады Жыештыруын җыештырды, әмма өйгә кереп идәнгә ауды. Йртән Зәнфирә эштән кайтканда, ул шул хәлдә ята иде Больницага ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәнне Ирек юньләп хәтерләмәде дә 3 Ирек оч кон буе башы әйләнеп, укшып җәфаланды Йокысы качты Хәтта газета укырга ла рөхсәт итмәделәр Үзе белән бер палатада яткан биш б! кеше аша дөнья хәлләреннән хәбәрдар булды Ярый әле, анын кыйналуын ишетү белән, Зәнфирәнен малае Зирәк Казаннан кайтып җитте. Ул, ГИДУВнын ин яхшы врачлары белән кинәшеп. өч төрле дару юнәткән иде. Әлеге даруларны кабул иткәч, стенага тотынып кына атлаган Ирекнен баш әйләнүе дә, сызланулары да кимеде Айгөлнен килеп йөрүе дә анын сызлануларын күпмедер оныттырды. Кызы белән алар шактый нәрсәләр сөйләштеләр, анлаштылар. Прокуратура тикшерүчесе ул көнне булган хәлне, әллә ничә мәртәбә килеп, кат-кат сөйләтте, төпченде, һәрберсендә протоколга кул куйдырды. Менә бүген Ирек беренче мәртәбә стенага тотынмыйча йөреп килде. Маңгаен бәйләтеп чыкканда, дәвалаучы врачы аны бүлмәсенә чакырды, үзе каядыр китеп барды. Ул сәерсенеп кенә ишекне ачса, өстәле артында иңбашына халат элгән Әхнәф утыра иде. «Болай гына килгән, сүз булмасын өчен», дип уйлады Ирек. Әхнәф каршы килде дә, аны ярым кочаклап, иңбашыннан какты, аннары бер адым чигенеп, аңа карап торды. Гаҗәпләнүен белдереп, баш чайкады. —Эләктерсеннәр генә, һичшиксез ачык суд ясатачакмын,—дип куйды ул аклангандай. Иреккә әллә ни булды, әйтерсең лә анын битләренә, чәчләренә йомшак кына кагылып, җылы талгын җил исеп китте. Моңа кадәр сиздермичә генә барлык яшәү тамырларында йөргән ин кадерле тойгылар, кайнар күз яшьләредәй, бер мизгел эчендә күңеленнән бәрделәр дә чыктылар... —Хәлләрен ничек? Әхнәфнең бу соравы Ирекне күпмедер айнытып җибәрде. Хәзер тереләм инде, сызлаулары бетә, димәкче булды, әмма тамак төбендәге кайнар тыгызлык тавышын томалады. Шуңа күрә барлык тырышлыгын туплап, көч-хәл белән: —Аруга таба...—дип кенә куя алды. Әхнәфнең кайгылы күз карашын, борчулы йөзен күргәч, анын хакында начар уйлаганы өчен Иреккә оят булып китте. Бу күзләргә, бу йөзгә нәкъ менә аны Мәскәүтә укырга җибәрмичә тилмерткән көннәрдәге хафалану билгеләре кунган иде... Әхнәф аңа туп-туры карады да: —Син минем килгәнгә ачуланмыйсынмы?—дип сорады. Анын күзләрендә икеләнү билгеләре чагыла, кулларының жинелчә калтыравыннан каушаганлыгы күренеп тора иде. —Ни сөйлисен, Әхнәф?! Чын күңелемнән рәхмәт... Әхнәф ул кичтә булган хәлне җентекләп сөйләтте, гаҗәпләнде, нәфрәтләнде. Ирек аңа дөресен сөйли алмаудан кыенлык кичерде, әмма ул, Зәнфирәгә дә, тикшерүчегә дә. башкаларга да ялганлап сөйли торгач, мона күнегеп бара иде инде. Аны тынлап бетергәч, Әхнәф: —Без буталдык., —диде.—Безгә бүтәнчә яшәргә кирәк...—Анын сүзләре Ирекнен бәгырен көйдереп узды —Мина да бик кыен,—дип сүз башлады Ирек.—Соңгы вакытта төрлесе булды: үпкәләштек тә. тарткалаштык та...—дулкынланудан ул күнелендәген белдерергә сүзләр таба алмыйча туктап калды.—Мин сина бер әйберне әйтмичә кала алмыйм. Вакыт-вакыт бик ерагайдык та... бәрелештек тә... Мин, барыбер бергә булачакбыз, дигән өметне сүндермәдем. Анын башы чәнчешергә тотынды һәм ул, үзе дә сизмәстән, ыңгырашып куйды. Әхнәф ана кып-кызыл помидорлар, кара һәм яшел виноград, хөрмә, тагын ниндидер җимешләр тутырылган пакет тоттырды: —Тизрәк савыгуың өчен витаминнар... Әхнәф, коридор башына җиткәч, икенче катка төшүче баскычның һәр киртен берәмләп санагандай, аска таба лап-лоп атлады Әйтерсең лә анын иңбашларына күтәрә алмаслык авыр йөк салынган һәм шуны исән-имин алып төшеп җиткерергә кирәк иде. Ул бер тын туктап та алды, Ирек янында узган ярты сәгать вакыт анын ботен дөньясын актарып ташлаган һәм ул шул дөньяны һич кенә дә бер бөтен итеп жыя алмый иде Ул больницага барасы кеше түгел иле. Башта ул Ирек белән булган хәлне игътибарсыз гына уздырырга карар кылды, әмма ул карар бернинди сәбәпсез кинәт юкка чыкты һәм ул бармыйча кала алмаганлыгы» аапады. Тик бу барыбер жаны теләп түгел, мәжбүри генә бару иде. Ярар, дин уйлады ул. андый чакта кешенен күнеле нечкәреп китүчән. бәлкем янадан Әхнәфкә каршы эшләр оештырып йөрмәскә бер этәргеч булыр. Халык күзлегеннән караганда, бу Ирек каршында анын күпмедер дәрәжәдә баш июе. хәтта куркуы дип тә бәяләнергә мөмкин. Күнелен шушылар тырмап торганлыктан, ул ихтыяры и-мәжбүрнрәк килгән иде. Ирекнең күгәргән, сыдырылган йөзен күргәч, аның бөтен гәүдәсен көйдереп, кызгану тойгысы үтте, бер мәл ул, әллә каушап, әллә аны кызганудан, өнсез булып басып торды. Ә менә хәзер ул нәрсәдер урлаганда тотылган кеше кебек кайтып бара Машина хакимият бинасы баскычына терәлә язып туктады. —Нишләп монда алып килдең’— дип кычкырды Әхнәф Шоферның күзләре шакмак булды, йөзенә аптырау билгеләре чыкты. —Кая барасы иде сон. Әхнәф Хәсәнович’! Сәгатенә карагач, Әхнәф әле унберенче ярты гына икәнен күрде —Өйгә,—диде ул акрын гына Аннары нишләптер пышылдап тагын кабатлады:—Өйгә Хужасынын бу вакытта, хәтта ял көнне дә өенә кайтканын күргәне булмаган шофер, машинасын чак кына арттагы газонга кертмичә, выжылдатып алып китте. Әхнәф, өйгә кайту белән, теге авыр йөкне җилкәсеннән төшергәндәй, диванга барып ауды Ана бөтен дөньясыннан качып, ялгызы гына калырга кирәк иде. Ирекнен ихлас тойгыларын күрү анын күнелен кайнатып җибәрде Ул кабат үзара якынаю өметен өзгән иде бит инде Ә менә Ирек ул өметне саклаган булып чыкты Әхнәф үзенен анардан күпкә түбән икәнлеген аңлады. Ирек элеккечә үк сабый жанты, элеккечә үк усаллык тойгысыннан мәхрүм иде. Әхнәф инде ничә елла| буе үзенен тулысынча ышанырлык бер генә кешесе дә капмаганын белә. Язмыш чәчәгенең бу әче нектарын инде ничә еллар буе тавышсыз гына йота ул. Кеше, жәннәтнен түрендә утырса да. ялгызы гына бәхетле була алмый. Бәхетле булу өчен кимендә ике кеше кирәк. Ә бит жир йөзендә анын таянырлык бер кешесе бар икән! Тик ике арадагы җепләр генә өзелгән. Менә бүген аларнын ялгану мөмкинлеге аермачык күренде Бу олы куаныч иде! Ләкин ул җепләрне кем өзде сон? Үзен акларлык дәлилләрне күпме генә барласа да. бизмән анын файдасына баса алмады. Жеиләрне башлап өзүче Әхнәф үзе иде Ана Николай Николаевичлар, тагын әллә кемнәр кирәгрәк иде. Дөрес, райкомның беренче секретаре булгач, ул Ирекне үзенә ныграк бәйләргә уйлады Шул максат белән секретарьлык кәнәфиен юу сылтавы астында аны махсус чакырды Әмма Ирек партиягә кабат керүдән дә. редакторлыктан да баш тартты Әхнәф, болай булу ихтималын күздә тотып, алдан ук тозак корып куйган иде ничек булса да Ирекне эчерергә! Чөнки ул бик зур көч иде. беренче секретарь йогынтысыннан читтә калган, ана буйсынмаган кеше кирәкми иле Шуна күрә ул Ирекне эчертеп, элекке эзенә төшерергә, көчен сындырырга ниятләде Әлеге адымны ни дип атарга? Ул бу сорауны читкә куалады, игътибарны ти зрәк башка нәрсәләргә күчерергә теләде. 4 Минзаһнт базардагы карлан алган үләнне, кызыл аракыга салып, подвалга гошерде Өйгә алын кереры кыюлыгы җитмичә бик озак Йөрде. Гүя ботен җиһан, җирдәге тормыш алга ага, ә ул берүзе шуна каршы бара, ул гына әлеге гомуми агымнан әшәкелеге белән аерылып тора һәм шунын өчен кешеләрдән алып сонгы бөжәккәчә аннан җирәнәләр, әмма ул алар каршында үзен аклау өчен берни дә кыла алмый иде. Ахырда Рашат атна буе акча сорап, эчеп холыксызланып җаннарын ашагач, ул төнәтмәне диван артына алып кереп яшерде. Моны эшләгәндә, бөтен гәүдәсен вак калтыравык биләде, сулышы кысылды, күз аллары әлже-мөлже килде. Йөрәк даруларын эчеп бераз тынычлангач, диванына барып ятты да көтәргә кереште. Рашатнын гырлап йоклаганы ишетелеп тора. ул. уянгач һичшиксез алпан-тилпән атлап, анын янына килеп җитәчәк. Бу минутны Минзаһит төне буе калтыранып көтте. Рашатнын тора башлавын ишетү белән, җәһәт кенә кухняга чыгып, пычакларны яшерде. Хәят әле тормаган иде. Менә Рашат мәрәләп кухняга килеп керде, кызарган куркыныч күзләре белән ашардай булып Минзаһитка төбәлде. —Бир, төзәтергә...—диде ул гырылдап. Шул чак кухняга Хәят килеп керде, нидер сизенгәндәй, шикле карашын әле Минзаһитка, әле Рашатка юнәлтте. —Нәрсә чекрәеп торасың инде?—диде Минзаһит, аны артка таба этеп.— Кеше болай да газап чигә, бар урынына кереп ят. Хәят теләр-теләмәс кенә кухнядан чыгып китте. Минзаһит калтыранган куллары белән шешәне алып килеп Рашатнын алдына өстәлгә утыртты. Рашат кружканы тутыра язып төнәтмә салды. —Әллә нинди исе бар... — Күптән тора иде. Мускат чикләвеге салынган ана... Рашат кружканы күтәргәч туктап калды, борынын якын китермичә генә иснәде, һаман эчәргә ашыкмады, шикләнгәндәй, карап куйды. Куркудан Минзаһитка анын кулындагы сары кружка дер-дер калтырап күренде. Рашатнын имән бармагы өзелгән сул кулы йодрыкланган килеш өстәлдә тора иде. Әгәр тәменнән чит нәрсә салынганын сизсә, буып үтерәчәк, шушы бармаксыз кулы белән ул инде аны әллә ничә мәртәбә акча сорап буды Әмма бусында исән калдырачак түгел. Эчсен генә, тынычлансын гына... Мәңгегә тынычлансын... Ул инде ничек җавап тотасын да уйлап куйды, баш төзәтергә берәр нәрсә кертергә кушып шалтыратты да кемдер ишек аша гына бирде, диячәк. Дулкынланудан Минзаһитнын теше тешкә тимәде. Менә Рашат кружканы авызына китерә башлады, ул йоткандагы кебек хәрәкәт ясап куйды. Нәкъ бала чактагыча. Анын шул хәрәкәтеннән алар Хәят белән икәүләшеп рәхәтләнеп көләләр иде. Шуны күрер өчен Минзаһит ана юри берәр тәмле әйбер бирә иде. Ул апельсинмы, виноградмы—ни генә булмасын, кулына алуга, Рашат иң элек тәмле итеп төкреген йотып куя иде. —Әле бит капмадың, нәрсә йотасын син, улым?—дип көлә әнисе. —Төкелек йотам,—ди иде Рашат, үтә житди итеп. Күзләрен алмыйча аларнын үзен күзәтүләрен аңларга теләп, ул әле әнисенә, әле әтисенә карый иде... Рашат кружканы иреннәренә терәүгә, Минзаһитнын бугазын, үпкәләрен яндырып кайнар һава тыгылды. Ул, әллә нинди кыргый тавыш чыгарып, кружкага китереп сукты, агулы шәраб Рашатнын йөзенә чәчрәде, өс-башына түгелде, кружка шалтырап идәнгә очты. Шул мизгелдә Хәят та алар янына чәчрәп килеп чыкты. Рашатнын күзләре шартлардай булып акайдылар, кашлары маңгаен җыерып өскә күтәрелде. Шушы коточкыч кыяфәтендә сикереп торды да ярсулы тавыш белән: —Ник түктен?!—дип кычкырды. Аның бөтен гәүдәсе, билгесез кул белән тотып селкеткәндәй, дерелди иде. Ул инде кайнар даруга тиң сыеклыкның салганчы ук эчендә татлы кымырҗуын тойган һәм шуны түгүчене нишләтәсең үзе дә белми иде. Минзаһитка ничек житехтек килгәндер, ул күз ачып йомганчы шешәне эләктереп, форточкадан тышка томырды. Рашат бер сикерүдә аны эләктереп, буып алды. —Нигә әрәм итген?! Ник түктең0 !—дип үкерде ул, аны тәрәзә янагына терәп. Минзаһит аякларының идәннән күтәрелеп-күтәрелеп китүен тойды Ана барыбер иде инде Ике күзеннән кайнар яшь коелды, азар битеннән агып тошеп. иреннәрен чылаттылар Хәят, үзен белештермичә. Рашатнын куъзарына килеп ябышты, сүзен әйтә азмады, бары тик бугазыннан ниндидер аазаешсыз авазлар гына чыкты —Үтер мине тизрәк!—диде Минзаһит сулкылдап. —Улым, тимә! —Аракыны ник түкте ул, ник түкте?! Мине газаплау өчен юри тукте! —Ул агу иде,—дип пышылдады Минзаһит. —Нәрсә'.'! —Агу иде. Мин яшәргә тиеш түгел. Мин жир йөзендәге ин кабахәт кеше! Сине агуларга теләдем... Рашат анын якасын ычкындыруга. Минзаһит идәнгә сыгылып тоште һәм тезләнеп, анын күзләренә тилмереп карады. Күз яшьләренә чыланып беткән чырае, асылынып төшкән ияге карарга куркыныч, бөтен гәүдәсе калтырый, күзләрендә коточкыч курку һәм ялвару чагыла иде. Рашат ана сүзсез карап торды, гыжылдап сулаганы өйгә генә түгел, бөтен шәһәргә ишетеләдер кебек тоелды Хәятка. Ул да. сүзсез-өнсез калып, авызына ингаляторыннан дару өрдерде. Рашат сукмады, сүгенмәде, эчендәге барлык һавасын чыгаргандай, тирән итен бер сулыш алганнан сон. бүлмәсенә керде дә урынына гөрселдәп ауды. Өйлә турында Хәят аны ашарга чакыргач, жавап бирмәде, арты белән борылып язты. Ул кичтән дә ашарга чыкмады Хәят белән Минзаһит керфек тә какмыйча төн уздырдылар. Анын кубарылып чыгып нидер кыласын көттеләр, әмма Рашат төнлә дә тормады Иртән ул киенгән килеш килеп чыкты, кулына теге зур куркыныч сумкасын тоткан иде. —Мин китәм,—диде ул әллә нинди ят. тонык тавыш белән. —Сон юынып, кырынып, капкалап алыр иден,— диде Хәят, курка-курка гына. Рашат гүя әнисенен сүзләрен ишетмәде, анын күзләре ябыштырып куйган боз кисәкләредәй хәрәкәтсез, үле иде — Бүгән күрмәссез. . котылырсыз. Хәят, акырып елап, анын муенына барып асылынды —Улым! Китмә, ташлама безне! Рашат, башын югары күтәреп, тыны беткән кешедәй, түшәмгә төбәлде, йөзе ачы әйбер капкандай жыерылды. муен төене йоткандагы кебек хәрәкәтләнде. Ул шул хәлдә шактый торды. Минзаһит бер сүздә әйтә алмады, ул сындай тораташ каткан иде. Ниһаять, Рашат тирән сулап хәл алды, әнисен ике кулы белән үзеннән аерып урындыкка утыртты —Кирәкми Бергә яшәү юк безгә Йә мин сезне, йә сез мине үтерәчәк Ул ишеккә таба борылуга. Минзаһит калтыранган тавыш белән кычкырып җибәрде: —Кая .’! Кая китәсен. у —үз гомерендә беренче мәртәбә Рашатка «улым» димәкче булды, әмма теле тыңламады, авызында хәрәкәтсез калды —Кая китәсен?.. —Әгәр очратсагыз, мина дәшә күрмәгез. Мине сагалаячаклар Тимер ишек дөпелдәп ябылды Алар, ниһаять, газиз балаларыннан котылдылар... Күпме вакытлар бергә- бергә дә. аерым да теләгән теләкләре тормышка ашты Канчандыр икссснен кайнар йөрәк тибешенен кушылуы. әллә нинди якты өметләр, матур хыяллар белән жир йөзенә китерелгән газиз балаларыннан алар, ниһаять, котылдылар Күпме гомерләр алар бер генә теләк белән яндылар: котылырга, котылырга иде! Үлсен иде. бетсен иде, мәнгегә бу дөньядан югалсын иде! Менә теләкләре кабул булды, анардан котылдылар! Кулындагы тугыз бармагы, авызы тулы алтын тешләре, башындагы пеләше белән мәңгегә алардан китте, югалды... Әмма алар бернинди жинеллек тә тапмадылар. Киресенчә, капкынга ике аягыннан берьюлы эләккән һәм, кычкырсам килеп тотарлар, дип уйлап кычкыра-елый да алмаган мескен җәнлек төсле кара коелып утыра бирделәр. Тимер ишек салкын, хәрәкәтсез, тып-тын иде. Ул инде бу ишекне кабат беркайчан да килеп какмаячактыр. Алар моны ачык тойды, бу тойгы шул кадәр ачы, ул аларнын калебләрен, гәүдәләрен генә түгел, өсләрендәге киемнәрен, бүлмәдәге әйберләрне дә көйдерә иде. Ул көек төтене фатирга томан булып җәелде һәм томанның эчендә, бик еракта ике кулына ике кызыл алма тоткан сабый пәйда булды, анын тәмле итеп йоту хәрәкәтләре ясаганы күренде. Алмалар әле исән иде, сабый әле йөри генә башлаган, егылмаска тырышып, өстән ике, астан өч теше чыккан авызын киереп ачып, шырык-шырык көлә-көлә аларга таба атлый иде. Менә ул дык итеп артына утырды, кулыннан ике алмасы төшеп тәгәрәп юкка чыкты. Сабый үрмәләп алмалар артыннан кереп китте һәм томан эчендә югалды... Нишләптер колак төбендә анын сүзләре генә бертуктаусыз яңгырады да янгырады: —Төкелек йотам бит! —Мин төкелек йотам бит!.. 5 Алар бүген иртәдән бирле елмайдылар-көлделәр, туктаусыз ашыктылар, кабаландылар, бер-берләренә бәрелделәр, шуна куанып, тагын көлделәр, әледән-әле сәгатьләренә карадылар, мәктәп коридорларының бу кадәр чыр- чуны әле ишеткәне булмагандыр. Ниһаять, алар, укытучылары кушуы буенча, бер сафка тезелеп бастылар, урамдагы кешеләрнең сәламнәре, котлаулары астында мәдәният сараена юнәлделәр. Әле Болынкыр күгендә мондый кояшнын да булганы булмагандыр. Ул яктыртып, җылытып кына калмый, әллә нинди көлтә-көлтә куе нурлар булып, аларнын өсләренә инә, һәммәсен коендыра, дөньяны гарык итә. Аларнын артыннан мәдәният сарае эченә күпсанлы кунаклар, дуслары, әти-әниләре кереп тулды. Бер-берсеннән еракта утырсалар да, Ирек белән Сөембикәнең уйлары гел Айгөл тирәсендә бөтерелде. Алар анын өчен чиксез куандылар, шул ук вакытта түземсезләнеп кыпарынын өлгергәнлек аттестаты алуын, чыгыш ясавын дулкынланып, хафаланып көттеләр. Айгөл әнисе турында да, әтисе турында да уйлый алмады. Ул. гомумән, уйлау сәләтен югалтты кебек. Иртәдән бирле анын күз алдында елмаюлы йөзләр, бик күп булып чәчәкләр биеште, колагы бары тик шатлык авахтары гына ишетте. Зал шулкадәр якты, матур иде. тыштагы кояш, аларга ияреп, анын эченә үк кергәндәй тоелды. Сәхнә читеннән яшеренеп кенә залга күз ташлаганда, ул әнисен дә, әтисен дә күргәч, җинел итеп сулап куйды. Шунын белән ахрысы күнеле тынычланды, ул аларны онытты, шундук каядыр очты Кайсыдыр бер мизгелдә күнеленен түреннән Таһир яктырып үткәндәй булды. Аннары ул да юкка чыкты, бөтенесен бергә берләштергән сихри төш башланды. Ул төш анын тормышын инде күптән хыялланган якты юлга алып кереп китәчәк, Айгөл бүген шуна хокук алачак. Ул бүгеннән бөтен кешегә сүзсез буйсынучы мәктәп баласы булудан туктаячак, өлкәннәр кебек бер дәрәҗәдә, тигез булачак. Юк, алай гына түгел, ул киләчәктә иксез- чиксез биеклекләргә күтәреләчәк, бик тә, бик тә озак яшәячәк, әллә нинди игелекле эшләр кылып, дөньяны тан калдырачак.. Айгөл үзенең игътибарын, уйларын, күз карашын бер генә минутка да аерым нәрсәгә юнәлтә алмады. Ул кемнәр беләндер нидер сөйләште, кемнәрдер аны үптеләр, кулларын кыстылар, ул үзе шулай ук кемнәрнедер кочты, үбеп алды, котлады. Өлгергәнлек аттестаты алырга үзен чакыргач, ул калтыранып китте, мәктәп директоры каршына күкрәгенә кайнар сулышы тулган хәлдә талпынып килеп чыкты, аттестатны тирләгән бармаклары белән тотканда, аны шудырып төшереп җибәрде, әмма ни гажәп, ничек анарда шундый өлгерлек туды—аны идәнгә төшкәнче, очып барган кошны эләктергәндәй, үзе үк тотып та алды. Урта мәктәп бетерүче кызларны- егетләрне район хакимияте башлыгы Әхнәф Шәрифуллин котлады. Анын артыннан тагын бер-бер артлы кемнәрдер сәхнәгә күтәрелде. Үзенә сүз биргәч. Айгөл аякларынын идәнгә басканын сизмәде, әйтерсен лә ул трибунага очып кына менде. Ул һава җитмәүдән, тамак төбенә килеп утырган кайнар төенне кузгата алмаудан башта гаҗиз булып тын калды. Кинәт бөтен гәүдәсен, һәр күзәнәген ниндидер кайнар, ләззәтле дулкын өтте һәм. ул шуна буйсынып, ашкынып сөйләргә кереште, аның сүзен бүлеп, зал әллә ничә тапкыр кул өрелеп кул чапты. Менә ул укытучыларына рәхмәт әйтергә теләде, аларнын исем-фамилияләрен атый башлауга, гел көтелмәгән хәл булды, дулкынланудан күзләренә яшь тыгылды һәм ул туктап калды. Зал да. анын халәтен күреп, тын алудан туктады, анда утыручыларның да күзләренә яшь тыгылды Бу мизгел үтеп, укытучыларны котлагач. Айгөлнен күзе әнисенә төште —Мине тәрбияләп үстергән, тормыш күгендә очарлык нык канатлар биргән... Дулкынланудан анын тагын күкрәге кысылды. Кызыннан бер генә секундка да күзен алмаган Ирек бөтен гәүдәсенә кайнар тир бәреп чыгуын тойды, сулышы ярты юлда туктап калды, әйтерме ул анын исемен, юкмы'1 Бу мизгелдә Сөембикә дә тынсыз-өнсез иде Ул кызынын әтисенен исемен әйтүен теләде, берүк калдырмасын иде. дип эченнән кабатлады, кайнар битләрен, шул уен кызына җиткерергә теләгәндәй, ике кулы белән кысты —Әтием белән әниемә мин чиксез рәхмәтле,— диде Айгөл. Ул тагын ниләрдер сөйләде, әмма Ирек тә. Сөембикә дә анын башка сүзләрен әллә тыңладылар, әллә юк. Алар өчен баягы әнә шул кадерле сүз генә кирәк иде. мөлдерәп тулган күнелләренә шул кадерле, ин татлы, ин кайнар бер тамчы җитми иде. Аларнын бөтен газаплы тормышын сыйдырган, фаҗигале язмышларының зәһәр ачысын үзенә алган бу бер тамчы күңелләрне язгы судай ташытып җибәрде Айгөл, әйбәт чыгыш ясадым микән, дип борчылмады, башкаларны да тынлый алмады, бу сихри төшнен. бу шатлыкнын өзелмәвен, мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен генә теләде. Соңыннан котлаулар беткәч, әнисе белән әтисе чәчәк бәйләмнәре сузып анын каршына килгәч, ул аларнын икесен берьюлы кочаклап алды һәм, әллә нинди шатлыклы да. сагышлы да тойгының буып алуына түзә алмыйча, тавышсыз гына елап җибәрде Татлы бу төшнен азагы Ык буендагы әрәмәлектә дәвам итте. Гүя аларнын бәйрәменә ямь өстәргә теләп, яр буеннан башланган әрәмә, ун-унбиш алым читкә китүгә, ике якка аерылып, бер кечкенә генә күлгә урын биргән Аларнын Ык буена төшәсе урыны алдан билгеләнгән иде Шуңа күрә әрәмәгә килеп җиткәндә, әйләнәсен су эчендә үсүче тере ак чәчәкләр такыядай бизәгән күл буенда ак күлмәк, ак чалбар кигән Таһир аны колач жәеп каршы алды. Серле төшне инде ул Таһир белән янәшә дәвам итте Ә бу төшнен әле бер. әле икенче күренеше алышынып тора. Ык өстеннән йөздереп, классташлары белән бергә. Таһир белән бергә кояшка таба алып бара иде Айгөл, арттан килеп, Таһирнын иңбашына кулларын салды, яңагын анын янагына терәде. «Йә Аллам,—дип уйлады ул эченнән — Мона кадәр бу гүзәллекне мин нишләп күрмәдем икән?!* Шомырт, балан, карама, гал. камырлык куакларының ялтыравыклы яшел яфраклары арасына яшеренгән мен төрле кошларның мен төрле җырлары сузып-сузып та. чут-чут итеп тә алсу тан нурларына кушылып, бөтен һавага тарала, Ыкнын шул ук тан нурларын үзенә алган пыяладай өслегенә инә. су өстеннән акрын гына шуышучы сыек томан пәрдәсеннән саркып, анын эченә тула, судан ялкау гына агучы эреле-ваклы күбекләргә дә кагыла кебек. Каршыдагы кызыл текә яр өстендә, әллә шушы кошлар жырын ишетергә теләүдән, әллә жиһаннын уянуына исәреп утыручы мәгърур имәннәрне, каеннарны нигә моңа кадәр бер генә мәртәбә дә килеп күрмәде икән сон Айгөл?! Әллә сон болар бөтенесе дә чыннан да сихри, гүзәл төш кенәме? Анын шул уйларына җавап биргәндәй, төнбоекларның ак. сары чәчәкләре, сылу буйлы яшел күрәннәр ана серле итеп елмайдылар. Айгөл, жем-жем итеп торучы чык бөртекләре кунган үләннәр, тукранбашлар, меңъяфраклар һәм ромашкалар уртасында сикергәләп, аларга кул болгады, чырык-чырык көлде, ниләрдер кычкырды, тик анын тавышларын кош сайраулары барыбер күмеп китте. Алар җитәкләшеп тагын күл янына килделәр. Түгәрәк күл аларнын килүен күптән көткән, әгәр шулай булмаса, ул эре ак чәчәкләрен такыя итеп әйләндереп салмас иде. Хәзер анын суы алсуга манылган, күлгә нишләптер томан төшмәгән, ә менә бераз арырак сузылган үзәнлекне ап-ак томан диңгезе каплаган. Ул томаннын артында ялгыз өянке кучкылланып күренә, анын да өске ябалдашлары гына шәйләнә, кәүсәсе томан эченә баскан да шунда туктап калган. Битләргә әллә нинди рәхәт дулкын кагыла. Тәннәргә җылы, йомшак аккош мамыгы белән сакланып кына сыпыргандай, жәйге һаванын кыяр-кыймас кына кагылуы сизелә. Оялчан икән жәйге тан, бөтенесе белән килешеп, бөтенесен үз кочагына сыендырып, тын гына, сабыр гына татлы йокымсыравын дәвам итә... Йә, бер Аллам! Болар һәммәсе бер төштер, бөтенесе тып-тын, бөтенесе һаваны тетрәтеп җырлый, бөтенесе серле томан белән өретелгән, шул ук вакытта бөтенесе аермачык чатнап торган сызыклары белән яп-якты булып күренәләр, күңелгә кереп, кайнар дулкындай уйныйлар, гәүдәне жирдән аерып күтәрәләр, күз күрмәгән—колак ишетмәгән хыялый ераклыкларга, өмет нуры белән балкучы серле офыкларга әйдиләр. Алар бөтенесе дә Айгөл белән Таһирныкы. Боларнын бөтенесенең хужасы— алар икесе. Юк. магнитофон, гармун, гитара тавышларына бу гүзәллекләрнең берсен дә алыштырып булмый. Бөтенесе шушы табигать дигән бөек дөньянын уртасында бөтерелеп бииләр, җырлыйлар, хыялларында очалар. Алар гына түгел, Айгөл ал нурларга манылган очсыз-кырыйсыз жиһаннын сулыш алганын, җырлаганын сизде. Әйе. әйе, ул илаһи җиһан, кошлар җырына кушылып, тантаналы мон сузды, аларнын аяк астында чайкалып торучы хәтфәдәй яшел келәм белән бергә чайкалды, аларны алкышлап торучы яшел куаклар, җырчы сандугачлар белән бергә алкышлады, бергә мәнгелек көй сузды. Ничек тиз үткән вакыт! Алар Таһирның «Шевроле» машинасында капка төпләренә кайтып туктаганда, сәгать иртәнге алтынчы ярты иде. Айгөл арткы утыргычтан ридикюлен, чәчәкләрен алды да Таһирга ялварулы караш ташлады. —Таһир, әйдә иртәгә. Бүген кермә син безгә. Таһир бер сүз дә дәшмәде, аны култыклагандай итеп, капкага сөйрәде. —Керәбез, Айгөл, керәбез. Ишекне ачуга, тәмле булып борыннарына камыр, май исе килеп бәрелде Сөембикә кече якта кыстыбый бөкләп маташа иде. Ул атылып аларнын каршысына чыкты, кочагына күтәргән чәчәкләре арасыннан елмаеп карап торган кызын тагын бер мәртәбә күкрәгенә кысты. Чәчәкләрне кулына алып: —Әйдәгез, түрдән узыгыз,—диде. Айгөл белән Таһир зал ягына кереп киттеләр, ә Сөембикә кыстыбыен бөкләп бетерергә ашыкты. Ләкин аның төне буе куаныч белән типкән, татлы сулкылдау белән кызын көткән йөрәге әз генә вакытка туктап калгандай булды. Туктале, диде ул үз-үзенә, нишләп сон әле ул аны иярткән? Ничек сон әле ул бирегә килеп керә ала? Бер карасан, монда искитәрлек әйбер дә юк кебек Икенче карасан, бу һич тә башка сыймый иде. Дөрес, Сөембикә белән Ирек бергә яшәгән чакта Таһир белән Айгөл гел аралаштылар, әмма инде ул заманнар бик еракта катды. Фәһимәләрнең малае Казанда укый. Айгөл бүген генә аттестат алды, кайда ничек очрашканнар алар1 Ул арада Айгөл анын янына йөгереп килеп җитте, майлаган кыстыбыйларны өсталгә куйды, чәчәкләрне вазага утырлты. ашау-эчү кирәк-яракларын тезде, үзе нәрсәләрдер сөйләнде. Сөембикәгә ул ничектер үзгәргән кебек тоелды. Төне буе йөреп бәйрәм иткәннәрдер, әллә сон ул эчкәнме? дип шомланып уй-лап куйды һәм җаен китереп тә, китермичә дә кызына якынаеп, аны иснәштереп алды. Юк. Айгөлдән бернинди дә аракы исе килми иде Ул арада икәүләп өстәл янына утырдылар. Айгөл сикергәләп аттестатын алып чыкты, аны мактый-мактыи. озаклап карадылар. Шулчак Сөембикә Таһирның ак күлмәк якасына тигән иннек әзенә игътибар итте. Бу инде нәрсәнеңдер ул теләмәгән якка киткәнлеге турында искәртә иде Алар үбешкәннәр, дигән уй йөгереп үлте Сөембикәнең күңеленнән. Ул Айгөлнен иреннәренә игътибар белән карады, анын иннеге йокмаган, бозылмаган, чатнап тора. Димәк, ул аны але генә салган. Бу уйлардан чәй ясарга дип үрелгән Сөембикәнең кулындагы чәйнеге чак кына төшеп китмәде —Син утырып кына гор. әнием,—диде Айгөл, анын кулыннан чәйнекне алып.—Үзем ясыйм. Ул сөтләп чәй ясады, әле Сөембикәне, әле Таһирны ашарга кыстады. Таһир кыстыбыйны умырып кабып, мактыи-мактый ашады. Сөембикә аны астан гына күзәтте, ул әнисе кебек чибәр, чем-кара чәчләре бераз бөдрәләнеп гора, калын кашлары, тыныч караучы зәнгәр күзләре Әхнәфне хәтерләтә. Кызыл юка иреннәре Фәһимәнекенә тартым Кыенсынмый, иртүк килеп кергән, ул әнисеннән өзелеп төшкән булырга тиеш, дип уйлады Сөембикә, күзләрен Таһирнын туры карашыннан яшереп. Ана алардан нидер сораштырырга кирәк иде. теле әйләнмәде, карашы һаман Таһирнын якасындагы помада эзеннән китмәде. Ана караган саен, сиздерми генә эченә ниндидер салкын төшә барды. Әгәр алар үбешкәннәр икән, бу инде һич тә әйбәт билге түгел. Бу хакта уйлагач. Сөембикәнең йөрәге ачытып куйгандай булды, куллары калтыранып китте. Ул. үзенен борчылуын сиздермәскә теләп, урыныннан сикереп торды. —Хөрмә алып керергә онытканмын икән.—диде дә верандага чыгып китте. —Таһир, сизәсенме, әни борчыла башлады,—диде Айгөл пышылдап —Әйдә, бүгенгә калдырып торабыз. — Юк. Айгөл, юк!—дип кырт кисте аны Таһир Ул арада Сөембикә кереп, хөрмә җимеше юды һәм аны алып килеп, өстәлдәге бәллүр савытка сала башлады Таһир сиздермичә генә өстәл астыннан Айгөлнен аягына баскаларга кереште. Айгөл кып-кызыл булды. Таһирга карады, ә аның күз карашы ялварулы да. кисәтүле дә. кырыс та иде Айгөл, башын аска игәннән-ия барып, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: —Әни. . Без... Таһир белән бергә булабыз инде —диде Башына сукканны көткәндәй, ул күзләрен йомды, тын алудан туктады Кичә көндездән бирле дәвам иткән тылсымлы әкият дөньясы, татлы төш шушы урында өзелде. Сөембикә берәмләп салып маташкан җимешләрнең өстәлгә чәчелеп китүен сизми дә калды. Ул хәлсезләнеп урындыгына утырды -Аңламадым,— диде, коч-хәл белән телен әйләндереп Айгөл ана карарга курыкты, башын тагын да ныграк аска иле — Без бергә яшәргә ниятләдек.. — Кайда яшәргә? Чыннан да кайда яшәргә? Айгөлнен бөтенләй башы әйләнеп китте. Әнисенең бу соравы сискәндергеч төстә төгәл жавал сорый иде —Өйләнешеп ..—диде ул. алдагы фикерен дәвам итеп —Яши башлыйбыз Соңгы ике сүздән сон Сөембикәнең инде икеләнер урыны калмаган иде Ул барысын да аңлап бетерде, әмма моны күнеле кабул итәргә теләмәде —Кем белә-ә-ән?!—диде ул, әллә нинди ят, елак тавыш белән сузып. Күпме генә күрергә тырышса да. кызы күзләрен яшергән иде, ул аның дерелдәп куйган озын керфекләрен генә күрә алды. Ул керфекләрнең дерелдәве йөрәгенә килеп кадалган очлы энәләр кебек тәэсир иттеләр. —Кем белән, дип сорыйм?! Айгөл ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: —Таһир...—дип кенә куя алды. Сөембикә, ник икәнен дә сизмәстән, ялт итеп Таһирга башын борды. Ул да авызына капкан жимешен чәйни алмыйча хәрәкәтсез утыра иде Сөембикәнең жан өшеткеч карашы астында күзләрен ачып шактый торганнан сон, түземлеге җитмичә, керфекләрен аска төшерде. —Ә мина ник әйтәсен?—диде Сөембикә, кабат кызына борылып. Айгөл, курка-курка гына керфекләрен күтәреп, аңа астан кыюсыз караш ташлады: —Син бит минем әнием. Сөембикә, сикереп торып, калтыранган куллары белән өстәлгә таянды да Айгөлгә таба иелде: —Мин сина кайчаннан әни сон?—дип пышылдады. Айгөлнең иреннәре калтырап китте, күзләре түгәрәкләнде, ул бер сүз дә әйтә алмады. Сөембикәнең ике чигәсе пычак белән сызгандай сыкрарга кереште. Аны кызының әйткән хәбәре ул кадәр тан калдырмады, ин хәтәре аның мона кадәр яшерен уй белән йөрүендә иде. Сөембикәгә әле Айгөлнен кияүгә чыгу-чыкмау мәсьәләсе әллә кайда офык артында дөбердәгән яшенле янгыр авазы кебек кенә иде Ә менә хәзер ясаган шушы беренче адымы... анын белән киңәшмичә... бу аның башына берничек тә сыймады. Анын инде куллары гына түгел, бөтен тәне калтырый башлаган иде. Ул, һәр сүзенә басым ясап, тагын бая әйткәннәрен кабатлады: —Кайчаннан мин сина әни, дип сорыйм?! Жавап бир! Әнисенең куркыныч йөзеннән карашын читкә алып. Айгөл ишетелер- ишетелмәс тавыш белән: —Туганнан бирле...—диде. —Шула-а-аймыни?!—дип сузды Сөембикә.—Менә бит ничек икән! Мин ник кирәк сон сина? Айгөлнен йөрәге каядыр төшеп китеп, күңеленә салкын елан шуышып килеп кергәндәй булды. «Ник әйттем?! Ник әйттем?!» дип өзгәләнде ул эченнән. Үзен тыңламаганы өчен ачу белән Таһирга карап алды, тик хәзер сон иде инде. —Ник элек әйтмәден?! —Ул чакта... мин бит әле... өлгермәгән идем... —Ә-ә-ә, аңлашылды!—дип сузды Сөембикә.—Менә бу катыргыны алып кайткач, өлгердең, шулаймы? Айгөл дәшмәде. —Мин гомерем буе синен өчен яшәдем, синнән берни яшермәдем. Ә син әллә кайчаннан үзенчә яшәгәнсең, кинәшер өчен мине кешегә дә санамагансың! Күзләре яшь белән мөлдерәп тулган Айгөл кычкырып елап жибәрде һәм әнисен кочаклап алды. —Алай түгел, әни, алай түгел! Сөембикә анын кулларын үзенең муеныннан каерып алды: —Син бу сүзләренне аңлап әйттеңме? Айгөл әнисенә жавап бирә алмады, ул инде кычкырып ук елый башлаган иде. Таһир, сикереп торып, аны юатырга кереште, үзе Сөембикәнең күзләренә карап: —Без барысын да уйладык,—диде.—Хәзер инде кирегә юл юк. Без бу конне сәгатьләп санап көттек. Карар озак уйлап кабул ителде Сөембикәнең анын янагына чабып җибәрәсе килде. Ул тешләрен кысып сабыр итәргә тырышты, кулларын йодрыклаган хәлдә, зат ягыннан урап килде Ничектер тынычлангандай булды, кулларын күкрәк янына кушырды да, башын артка ташлап, атарнын икесенә дә мыскыллы карашын юнәлтте —Карар кабул иткәч, барыгыз, яшәгез! Минем кирәгем юк бит сезгә Рәхмәт, бик тиз мөстәкыйль тормыш юлына баскансыз.—Ул Таһирнын йөрәгенә тиярдәй сүз эзләде, әмма таба алмады. Кинәт зиһене яктырып киткәндәй булды:—Әтиеннен халыкныкын талап жыйган маты күп бит. яшәгез! Таһирның бөтен гәүдәсе, чыбыркы белән сыдыргандай, тартышып куйды, ул нидер әйтмәкче булды, ләкин әйтә алмады, ахырда ишеккә ташланды, ана елый-елый Айгол иярде Сөембикә урындыгына утырды да. терсәкләре белән өстәлгә таянып, ике кулы белән башын учлады Шул хәлдә ул күпме утыргандыр. Айгөлнен дәшүенә генә сискәнеп күзләрен ачты —Әни. нигә инде син шундый сүз әйттең?—диде ул. тавышсыз үксеп —Хәзер мина сүз әйтергә дә ярамый икән,—диде Сөембикә битараф тавыш белән һәм акрын гына урыныннан күтәрелде.—Ә сина мине ничек яраласаң да ярый! Йөрәге ярылыр дип тә уйламагансың —Мин бүген теләмәгән идем дә ул мәжбүр итте —диде Айгөл —Бөтен гаеп миндә Менә хәзер үтерсән дә. син хаклы Тик мин аны ташлый алмыйм. Мин анардан башка яши алмыйм! Айгөл шулай диде дә кызулап бүлмәсенә кереп китте. Сөембикә исерек кеше хәлендә иде. Кая барырга? Кемгә эчен бушатырга да кем белән кинәшергә'* Ни аяныч, анын андый кешесе юк иде. Ул салкын су белән юынды, чәчләрен төзәтте, иренен кызартты, керфекләренә сөрмә тартты. Телефоннан Чукасванын номерын җыйды, тик ул җавап бирмәде Сәгатенә күз төшергәч, кискен карарга килде Мөнир Кәбиров янына барын кайтырга. Монир абыйсы. Казанга барып дәваланып кайтканнан сон. җир җимертеп яшәп яга. теге вакытта төшенкелеккә бирелүләре үзен-үзе чираттагы куркыту гына булып чыккан иде Сөембикә хәзер Болын кырда калса, ниндидер юләрлек эшләячәген бөтен барлыгы белән сизде Йә кызын кыйнап ташлар, йә дулап Фәһимәләргә барып керер Хәзергә болар берсе дә кирәк түгел, ничек булса да айну, суыну ягын карарга кирәк иде. 6 Таһирнын Айголгә өйләнүе турындагы хәбәр Әхнәф белән Фәһимәне башта өнсез калдырды, сорау арты сорау яудырсалар да. зиһеннәренә бу хәбәр мәсхәрәләп көлү булып гоелды Ин элек Әхнәф акылына килде — Беренче курстан ойләнергә миен сыекланмагандыр бит?!—дип җикерде - Укуыңны бетермичә ул хакта авыз да ачмыйсын! — Их. балакаем!—Өзгәләнүдән Фәһимәнен тыны кысылды, тавышы буылып чыкты —Аларнын тормышы—фажнгалардан гына торучы куркыныч чылбыр. Алар белән беркем дә бәхетле була алмый! Түземе бетеп. Таһир урыныннан сикереп торды һәм чыгып китәргә уйлады. —Без бәхетле булачакбыз! Фәһимә, анын каршысына төшен, ишектән читкә этте. —Әнисен рәнҗеткәннәр бәхетле була алмый Ана әйләнәм дигән сүзенне тагын бер генә әйтсәң дә, каберемдә рәнҗеп ятачакмын, мәнге рәхәт күрмәичәксе з1 — Ник сон сез мине аңламыйсыз?!—диде Таһир кызып.—Мин аны яратам' —Бу ярату түгел!—Әхнәф имән бармагын чигәсе турында селкетеп куйды - Синең яшьлек жүләрлеген генә! —Улым, аңла, син бит минем җаным!—Фәһимә калтыранган кулларын ана таба сузды.—Туганнан бирле башын чирдән чыкмады. Ничә еллар мин сине санаторийларга йөрттем, үзем чиргә сабыштым, җанымны сина күчереп терелттем. Мин сине беркемгә дә бирмим! Таһир, мәсхәрәле көлемсерәп, сүзсез генә баш чайкады, аннан тонык тавыш белән, һәр сүзенә басым ясап, болай диде: —Сез берни дә бирмисез. Беркемгә дә. Беркайчан да. —Бу ни дигән сүз?!—Әхнәф йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты —Мин гомеремне халыкка бирдем, әниең минем белән янәшә булды. —Юк. әти. сез аласыз гына. Аз-азлап та, күпләп тә. Күрсәтеп тә. күрсәтмичә дә. —Әзрәк оялыр иден!—дип кычкырды Фәһимә һәм Таһирны күлмәгеннән тотып селкетергә кереште, йодрыклары белән иңбашларына сукты, аннары урындык артында эленеп торган сөлге белән йөзенә сыдырды, нәрсәләрдер кычкырды. Әхнәф аны тотып тынычландырырга маташкан арада, Таһир чыгып йөгерде. —Улым, тукта!—дип кычкырды Әхнәф. Таһир очып киткәндәй юкка чыкты, машинасының ишеген ачып япканы, гөрт итеп кабызып газ биргәне, көпчәкләрнең капка төбендәге асфальтны шытырдатып бер урында әйләнә-әйләнә кузгалганы гына ишетелеп калды. Сузып-сузып телефон шылтырарга тотынды. Әхнәф юри бик озак трубканы азмыйча торды. Анын беркем белән дә бер генә сүз дә сөйләшәсе, берни ишетәсе, берни күрәсе килми иде. Сабыры тәмам төкәнгәч, ачу белән трубканы умырып атды! Шылтыратучы Рашат иде. Анын тавышын ишетүгә, Әхнәфнең йөрәген утлы чыбык кисеп үткәндәй булды. —Мин синең заказынны үтәдем, Әхнәф Хәсәнович,—диде Рашат.—Хәзер синең чират. —Минем сина бернинди заказ да биргәнем юк,—диде Әхнәф, анын ни турында сөйләвен аңламыйча. —Нәрсә кыланасын!—Рашатның карлыккан тавышы ачулы булып яңгырады —Другынны проучить итәргә хатынын аша заказал.—Әхнәф эшнен нидә икәнен аңлады —Миңа до зарезу квартира кирәк! Күп алдадың син мине. Ә хәзер никуда... —Юк, булмаячак!—дип бөтен көченә гәүдәсен алга ия-ия кычкырды Әхнәф, гөбе тавышы чыгарып.—Юк квартира!!! Кабат шалтыратып та торма!!! Ул трубкасын ыргытты. Рашатнын җәфалавыннан ул шул кадәр туйды, аннан котылу өчен теләсә кая чыгып качарга әзер иде. Бер минуттан телефон тагын шылтырады. Рашатнын янаулы тавышы янгырады: —Син үзенне әйбәт тотмыйсың. Может передумаешь? —Не передумаю... —Ну, смотри. Шарифуллин, үзенә үпкәлә, мин алдалауны кичермим! Бусында трубканы Рашат куйды. Әхнәф лапылдап урындыкка утырды Олы афәтнен колак төбендә генә куркыныч итеп сулыш алганын аермачык ишетте ул... 7 Ирек, күпме генә баш ватса да, кызын ялгыш адымнан туктатырлык яна дәлилләр таба алмады. Инде әйтәсе сүзләр әйтелгән, Әхнәфләрнең дә бу өйләнешүгә каршы икәнлекләре билгеле иде. Бүген иртәдән бирле анын күнелен әллә нинди хафалану биләде. Жанны ашый торган бу халәт анын зиһенен томалады, кул-аягын богаулады. Ниндидер бик начар нәрсә килеп чыгар кебек тоелды. Сизенүе юкка булмады: ойлә турында елап Сөембикә шылтыратты: Айгөл белән Таһир юкка чыккан. Казанда да, туган-тумачаларда да, дус-ишләрдә дә юк иде алар. Әхнәф кушуы буенча аларны милиция эзләргә кереште Бу хәбәрне Ирек башта хатын-кыз чәпчүе кебегрәк кабул итте Яшьләр табигатьтәдер, барлык жирне дә карап бетереп буламыни, дип уйлады. Әмма тора-бара эченә шик төште Айгөлнен дә. Таһирның да бу көннәрдә нервылары талкынып бетте, ни булмас? Төрле шомлы уйлар белән кон үтте, кояш батты. Керфек какмыйча төн уздырдылар. Әгәр исән-имин булсалар, бер генә каршы сүз әйтмәм, үхтәре теләгәнчә яшәсеннәр, дип ант сулары эчте Ирек. Иртән ул авызына тәгам ризык капмыйча эшенә китте Музейда жанына урын таба алмыйча әрле-бирле йөргәндә, телефон шылтырады. Ирек шомланып трубканы алды Шылтыратучы әнисе иде —Алар бездә,—диде ул.—Әле генә килеп керделәр Тизрәк кайтып җитегез. Сөембикәне дә ал. Айгөлләрнен исәнлеген ишетү шатлыгын шул минутта ук Сөембикә белән уртаклашты. Зәнфирәгә хәбәр итте Ярты сәгатьтән Зәйнуллин машинасы белән Баллы Төбәккә юл тоттылар Тып-тын гына кайтып керделәр, салкын гына хәл-әхвәл белештеләр. Айгөл белән Таһир, куркып поскан җәнлектәй, икесе бер почмакта утыра иде. —Яшьләрнең уен белдем,—диде әниләре, аларга таба ияге белән ишарәләп — Син ни әйтерсен. улым? Ирекнен иелгән башы тагын да түбәнрәк салынды. Ул өч кенә сүз пышылдый алды —Мәхәббәтләре чын булса —Син ни сойләгәненне беләсеңме?!—дип сикереп торды Сөембикә.—Әле үзләре балалыктан чыкмаган килеш... Алар бит харап булачак! Өйдә тып-тын булып калды. Мона кадәр үзенен барлыгын да сиздермәгән стена сәгате башка суккандай текелдәве белән бөтен өйне тутырды Болай да узмаган вакытка ул әллә нинди эчпошыргыч кисәтү өстәде кебек. Бөтенесе дә Гөлҗамалга төбәлде. Әниләре уртага чыгып басты — И, балалар. Иреккәем. Сөембикәм! Нншләпләр бетмәдегез! Нәрсә аркасында? Кызуында сукмаганга —Әниләре Зәнфирәнен чәчләреннән сыйпап куйды —Барыбер килен белән кушылдың, улым Сөембикә килен сынар канат булып калды.. Мин берегезне дә гаепләмим. Гаепне бизмәнгә салып утырудан бәхет артмый Үлчә-үлчәмә—гомер уза да китә. Балаларга аркылы төшмәгез. Минем сүзем шул Бу сүзләрне әйткәндә, әнисе үзенен көйрәп торучы күхтәре белән һәркайсынын йөзен капшап үтте. Сүзе беткәч, сабыр гына урынына барып утырды. Ана каршы беркем ләм-мим авыз ачмады Бу халәт аларга балачактан ук таныш Әниләре Ирек белән абыйсынын уйларын алдан ук белеп тора һәм. сыңар сүз дә әйтмичә, йә ым ярдәмендә, йә күз карашы белән ул уйларны үзе теләгәнчә үзгәртә иде. Ни каты әтиләре дә. күпме генә карышса да. барыбер әниләрен тыңлый, ирлек горурлыгын, кырыслыгын жинеп. анын эзенә төшә иде Шулай итеп, ике төрле уйларга урын калмады. Төштән сон Ирек Сөембикәне музейга чакырды —Әйдә бүген кич Әхнәфләргә барып сөйләшик,—диде ул — Юк. юк!—Сөембикә баш чайкады —Әнкәйгә буйсынып кайттык, ә зчемнән һаман ризалаша алмыйм. —Сөйләшмичә ярамый Ирек йомшак кына анын инбашына кагылды. Сөембикәнең бөтен тәненнән җылы йөгерде, ул бу кулларның иңбашында озаграк торуын теләде, сабырлыгы өчен аларны үбәсе килде Ниһаять, авыр сулап —Ярар,—диде. Фәһимә аларны. «Кызыгызга кияү сорарга килдегезмени?* дип кимсетте. Сөембикә аны үзе турында гына уйлауда гаепләде Ирләргә тешләрен кысып түзәргә, аларнын ярсуын басу өчен төрле әмәлләр эзләргә туры килде Ахырда Әхнәф белән Фәһимә, бер ел үтсен, яшьләрне шуннан сон гына өйләндерергә кирәк, диделәр Әлбәттә, алар бер ел эчендә Таһирны Айгөлдән аерачаклары на шикләнмиләр иде Ирек белән Сөембикә аларнын бу сүзенә «юк» дип тә, «ярар» дип тә әйтә алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булдылар. Айгөлләр ягынын унайга борылуын күргәннән сон. әтисе белән әнисен бу якка аударуның бары үзеннән генә торуын Таһир яхшы аклады. Шуна күрә сүзеннән бер генә мәртәбә да чигенмәде. Киеренкелек артканнан-арггы, мөнәсәбәтләр катлауланды. Сонгы сөйләшүгә ул бик нык уйлап, алдан ук җентекләп әзерләнде. —Сез мина тормыш бирдегез, үстердегез,—диде Таһир.—Инде үземчә яшәргә рөхсәт итегез. —Ә син шуны беләсеңме, улым,—дип каршы төште Әхнәф —Синен тормышын үзеннеке генә түгел бит. —Ничек үземнеке генә түгел?!—Таһир әтисенә аптыраулы караш ташлады.— Ә минеке? Минем өлешем бармы сон? —Бар. бар!—дип ашыга-кабалана сүзгә кушылды Фәһимә.—Тик калганы безнеңчә булачак. Гомер буе сине кеше итәргә тырышуыбызның нәтиҗәсен күрергә тиештер бит инде без. —Рәхмәт. —Таһир бик озак уйланды, дәшмичә торды. Аннары әле генә сискәндереп уятылган кешедәй:—Мин., нәтиҗәмени? Алайса ник җан бирдегез?!—диде ул, башы белән бәрелергә теләгән кешедәй әрле-бирле укталып.—Мин аннан азат булам хәзер! Тулаем сезнеке булам. Сезнен хакка үз өлешемнән баш тартам! Таһир шулай диде дә атылып-бәрелеп чыгып йөгерде. Әхнәф белән Фәһимә анын артыннан ташландылар, әмма Таһир ишеккә тышкы яктагы аркылы тимерне төшергән иде. Алар ни кылырга белмичә шашынып калдылар. Әхнәф тәрәзәне ачып тышка сикерде, ишекнең тимерен ачып. Фәһимәне чыгарды. Эчке бер сизенү белән икәүләшеп сарайга йөгерделәр Таһир матчага алдан әзерләп куелган элмәкле бавын бәйләп маташа иде. Әхнәф белән Фәһимә аны берьюлы кочакларына алдылар. Чынында асылыну дигән нәрсә Таһирның уенда да юк иде. Анын үз дигәнен итү өчен уйлап тапкан бу хәйләсе көтелгәнгә караганда да шәбрәк килеп чыкты: әтисе белән әнисе күз яшьләре белән анын алдына тезләнделәр. 8 Инде барысы да хәл ителде, борчылырлык берни дә калмады, дип тынычлануга, аяз көнне яшен суккандай хат булды: районга республика Югары Советының хисап палатасы вәкилләре тикшерүе килеп төште. Бу палатаны бик хәтәр очракларда гына җибәрәләр. Әхнәфнең күнелен шомлы уйлар биләп алды. Тикшерүчеләр рәхимсез иде, алар табигатькә чыгу, ял итү. күнел ачу дигән нәрсәләрдән катгый баш тарттылар. Көне-төне казына торгач, бик күп нәрсәләр ачылды. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, шушы ут йоткан вакытта Әмир Сатгаровнын Әхнәф өстеннән президентка хат язуы, депутатлардан хатка кул куйдырып йөрүе, аны алып Казанга китәчәге турындагы хәбәр килеп иреште. Моны ишеткәч, Әхнәф бүлмәсенә Сәлаховтан башка беркемне дә кертмәскә кушты, ишекле-түрле йөрде, бәргәләнде. Саттаров белән сөйләшүнен мәгънәсе булмаячак иде Бердәнбер таяныч булып Ирек калды. Аны музейдан тиз генә Сәлахов шоферы алып килде. Ирек Әхнәфнен суырылып калган йөзенә күз ташлау белән хәлнен үтә дә җитдилеген аңлады Тикшерү барганын ул ишеткән, тик, үзе эчендә кайнамагач, колак очыннан гына уздырган иде. Әхнәфнен дулкынланган чакларда ун күз кабагы тартып куя торган гадәте бар, хәзер ул күз кабагының туктаусыз дерт-дерт сикергәләп торуын күреп. Ирек хәйран калды. Әхнәф, сүзсез генә кул кысышкач, хәл-әхвәл дә сорамады, шундук сүз башлады: —Барысы да бетте! Рәшәткә!—диде ул, калтыранган иреннәрен ялап — Синен ярдәм кирәк. —Ни булды? —Бар монда хәлләр! Бер яктан тикшерүчеләр казына, икенче яктан Әмир Сатгаров минем өстән президентка хат алып китәргә йөри, ди. Аны син генә туктата аласын. Әхнәф, Ирек каршына килеп, ялварулы күхтәре белән ана төбәлде —Аны туктату... ай-һай!—дип куйды Ирек, бераз уйлап торгач —Туктатырга кирәк—башка юл юк! Юкса—рәшәткә! —Синдәй җитәкчене рәшәткә артына тыгу өчен бик күп кирәк бит ул Әхнәф урыныннан кыймшанмады. йөзен тәрәзәгә борган килеш, таш сындай басып торды. Кинәт анын гөбедән чыккандай шомлы тавышы ишетелде: —Әгәр... күп булса? —Нәрсә?!—ничек кычкырып җибәрүен дә, анын янына ничек барып җитүен дә сизми калды Ирек Әхнәф ишетслер-ишетелмәс тавыш белән дәвам итте — Күп шул. Бик күп!.. Әллә ничә рәшәткәгә җитәрлек Ирек, үз-үзенә урын таба алмыйча, ишек яныннан әйләнеп килде Әхнәфнен күзләренә туп-туры карап: —Син бит шулкадәр чиста күнеллс иден,—диде ул.—Кай арада сазлыкка кереп баттын сон? Әхнәфнең күзләре дымланды: — Минем Сусаниным үзем белән янәшә бит —дип куйды ул —Син безнен изге әйберләрне таптап киткәнсең...—Ирек сызланып баш чайкады —Бик зур чикне үткәнсең. Моны эшләү өчен мин белмим ни йөзен белән эшләмәк кирәк?! Әхнәфнен яшьле күзләрен Ирекнен үз гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде. Бу берничек тә башка сыймый, моны күнел кабул итә алмый иде Ул кабаланып читкә кит* һәм стена буендагы урындыкларның берсенә барып угырды да куллары белән башын учлады —Әйе. мин нык ялгыштым!—дип кычкырды Әхнәф —Коткар мине! Сөйрәп чыгарыгыз! Миңа бүген исән калырга кирәк Аннары барлык гөнаһларымны юармын, чәчем белән җир себерермен! Син Сатгаровны туктатырга сүз бирәсеңме? —Тырышам.—диде Ирек. Ул Сатгаровны көне буе эзләде, хәтта машина яллап Наратбашка да барып кайтты. Әмма Саттаров беркайда да юк. кайдалыгын хатыны да белми иде. Кичен Ирек бик кәефсез хәлдә арып-талчыгып кайтып керде Ишекне ачканчы ук борынына әллә нинди тәмле исләр килеп бәрелде. Ул бусаганы аптырабрак атлады, кояштай балкып торучы Зәнфирәне, мул табынны күреп хәйран калды. — Нәрсә хөрмәтенә бу?—диде ул төксе генә —Ә син башта утыр, аннары әйтермен. Ирек юынып өстәл янына килеп утыруга, алдындагы китапка текәлеп калды. Ул кабаланып аны кулына алды Бу—анын китабы иде! Ирек китапнын битләрен бармаклары белән барлагандай итте дә елмаеп башын күтәрде Зәнфирә. кайнар беләкләре белән муенына сарылып, яңагын янагына терәп —Котлыйм, карткасм!..—диде — Юк. мин сине котлыйм!—Ирек Йөзен ана таба борды һәм Зәнфирәнсн иреннәреннән үбеп алды —Бу китап бит синеке, син мине коткармаган булсан, языла алмый иде ул Каян алдын сон син моны'’ —Әхмәт салган. Зәнфирә ана Әхмәтнен хатын су зды Сигнальный экземплярын җибәрәм. икенче китабыңны көтеп калабыз, дип кыска гына хат язган иде ул. Алар өчен бу кич ничәмә-ничә еллар буе көткән олы бәйрәм киче булды. Бүген аларнын бәхетле көне иде. Төнге уннарда дөнья кубарып телефон шылтырады. Шылтыратучы Әхнәф иде. —Эш бетте, Саггаров хатны бүген илтеп тапшырган инде. —Президенткамыни? —Редакциягә. Хат президентка мөрәжәгать рәвешендә язылган. Мин таңнан торып Казанга китәм. Якын бер дус белән редакторга керәбез. Ирек аңа хәерле юл теләде. Икенче көнне музейга елап-шешенеп беткән Айгөл килеп керде. —Казанда Әхнәф абыйга инсульт булган!—диде ул, елавыннан тыела алмыйча һәм яшьле күзләре белән тилмереп, Иреккә карады:—Хәзер ни була инде , әти? ! —Тынычлан, кызым,—диде Ирек, аның күз яшьләрен сөртеп.—Һичшиксез тереләчәк ул. Таһир кайда соң әле? —Ул әнисе белән Казанга больницага китте. Ирек Айгөлне шактый озак юатты, тынычландырды, ә үзенен күңеленнән тынычлык качты... 9 Имеш тә Минзаһит Болынкырдагы бакчаларына Рашат белән Эльзаны җитәкләп килеп керә. Алар тугач, һәрберсенә агап утырткан ике алмагач шау чәчәктә утыралар. Тик шунысы сәер, аларнын ботаклары имеш тә җирдән үк башлана, үзләре җәелеп бергә кушылганнар да ярты бакчаны алып торалар. Рашат белән Эльза, Миңзаһитнын кулларыннан ычкынып, шул катыктай алмагач чәчәкләре әченә йөгереп кереп югалалар. Ул балаларына. «Чыгыгыз!» дип кычкыра, алмагачларны әйләнеп йөри, аларнын шаркылдап көлгән тавышларын ишетә, үзләрен күреп кала. Аны бик озак үртәгәннән соң, балатары парлашып чәчәк арасыннан чыгалар да ана таба йөгерә башлыйлар. Минзаһит җиргә чүгәли, балаларының чәчләренә, битләренә, янбашларына алма чәчәге таҗларының ябышканлыгын күрә, аларны бөтереп кочагына ала... Сәер төш иде бу. Ул аны башта Хәятка сөйләмәкче булды да шундук ул ниятеннән кире кайтты. Сөйләве һич тә үз файдасына булмаячагын алдан ук чамалады. Соңгы вакытларда исеп куйган җилне дә Минзаһитка каршы борды Хәят, әгәр бүген көн бик матур, кояшлы икән, дисә, хатыны, «эчен пошадыр, башкаларга әйбәт була бит», дип анын авызын йомды. Бөтенләй аларга кагылмаган, ерактагы нәрсә турында сүз чыкса да, Хәят аны ансат кына Минзаһитка каршы китереп салды. Кичә телевизор караганда, диктор Америка президентының белдерүе турында әйтүгә, Хәят: «Бу да синен кебек бер дивана инде», дип куйды. Анын белән сөйләшү түгел, хәтта янәшәсендә дә торырлык түгел иде. Баштарак Минзаһит аны теленә ни туры килә, шуны әйтеп сүкте, алар кым-кырыч килеп талаштылар, хәлдән таеп, ярсып беткәч, һәркайсы үз урынына кереп ятты. Әмма болай яшәп булмый, йөрәк түзмәячәк иде. Минзаһит өчен бер нәрсә аермачык булып тәгаенләнде: Хәят үзгәрде, анардан курыкмый башлады. Үтә дә кызып киткән чакларда ул аны якасыннан эләктереп: «Буып үтерәм хәзер!» дип тә карады. Әмма Хәятнын йөзенә курку урынына мыскыллы елмаю җәелде: «Үтер!» дип гыжылдады ул ана, күзләрен коточкыч ачу белән төбәп. Бу күзләрдә анын Мизаһиттан өстен икәнлеге, аны буйсындыруы ярылып ята иде. Үзе дә сизмәстән, Минзаһит хатыны астында калды һәм моннан котылу мөмкин түгел иде. Ничәдер көн үткәннән сон, теге төш тагын килеп керде. Анардан айный алмыйча күпме йөргәнен Минзаһит хәтерләми. Әмма ләкин бөр көнне өеннән чыгып китте. Ник чыгып киткәнлеген соңрак, кибетләрне, базарларны, кафе- рестораннарны, вокзалларны урап чыккач кына анлады: ул Рашатны эзли икән ләбаса! Әмма бу башка сыя торган хәл түгел иде. Атар өчен Рашаттан котылу үлемнән котылу булды. Анын нәрсәгә кирәге бар? Ләкин ул бернинди максатсыз эзләнеп йөрүен дәвам итте Аны инде кибет-базарлардагы сатучылар, вокзалдагы таксистлар, контролерлар белеп бетерделәр. Ул ап-ак күлмәктән, галстуктан, кара костюм-чалбардан. күз явын алырлык ялтыратылган туфлиләрдән йөрде. Кайда гына күренсә дә. яхшылап кырынган, хушбуй сибелгән йөзе, чал чәчләре ана хөрмәт-ихтирам уятты Ни эхтәде сон ул? Газап-михнәтләрнеме. Рашат кулыннан теге дөньяга күчүләренме’ Анын болай йорүләре гайре табигый, бернинди мантыйкка да сыймый иде. Ул аны үзе шулай анлады. әмма тыела алмады Шул чакта Хәятнын аны тетрәндергән сүзләре хәтеренә төште: — Мин шушы гомер яшәп. Алланын юклыгына ышандым.—дигән иде ул. чәй эчеп утырганда —Анын юклыгына мине син ышандырдык. Әгәр ялгышсам, син генә гөнаһлы буласын. — Шул кадәр олы нәрсәгә мин сине ничек ышандырыйм?! —Әгәр Алла булса, гомер буе синен мине газаплауларына түзеп тора алмас иде. нинди дә булса жәзасын табар иде Юк ул!—Хәят шулай дип кычкырып ингаляторына тотынды Минзаһит сонгы вакытларда икеләнә башлады: әллә бар микән? Ул Аллага гомер буе ышанмады Бар микәнни? Шулай булмаса. Рашат алармы шушы кадәр газаплар идеме? Инде анардан котылдык, дип куангач, кабат аны эзләтер идеме? Ниндидер көчнен барлыгы бәхәссез Минзаһит карыша, атларга теләми, ишек янына барып киенергә керешкәч, кабат борылып кереп ята Күзләрен йома, берни уйламаска тырыша, яки телевизорны ачып, ин кызыклы тапшыруларны карарга керешә, әмма.. Ничә минут үтәлер, телевизорны ничек сүндергәнен, кай арада киенгәнен оныта, ул инде Казанмын кеше кайный торган урыннарына омтыла Ниндидер көч аны ашкындыра, эзләтә. Ул бер көнне Рашатны тапты да кебек. Базарда иде ул. читтә, җыен шпана кайный торган жирдә Кызыл буяу тигән ертык фуражкадан, сакал- мыек баскан берәү белән Минзаһитнын күзләре очрашты Буе аныкы, күз карашы аныкы, йөз рәвеше аныкы, алтын тешләре иреннәре арасыннан күренеп кенә калды. Минзаһит ана таба атларга теләде, әмма аяклары буйсынмады Теге көч атлатмады, юри богаулап газаплады кебек Шул арада бу сәер бәндә юкка да чыкты Минзаһит янадан ничә көннәр буе бу урынны саклады, андагы барлык шмон белән танышып бетге. әмма теге адәмне очрата алмады. Кичен өйдә телефон шылтырады Хәят трубканы алды, әмма жавап бирүче юк. анын сулыш алганы гына ишетелә иде. —Улым, син бит бу!—дип кычкырды ул трубкага —Бер генә сүз эндәш' Ичмасам ник бер генә күренмисен” Вакытсыз үлсеннәр, дисенме” Трубканы куйдылар Мондый хәл элегрәк тә булган иде Анысында Минзаһит сөйләште —Шулай шалтырат кына,—диде ул кабаланып —Дәшмәсән. дәшмәссен. шалтырат кына, исәнлегеңне генә белик' Бервакыт Минзаһит матбугат йорты каршындагы урамда китап сатучы янында туктан калды. Алар шактый вакыт сөйләшеп торганнан сон, сатучы — Ни эзлисен сон син?—дип сорады — Юньле китап эзлим,—дип шаяртты Минзаһит. — Менә бик әйбәт китап. Мин үзем туктый атмыйча укып чыктым —Үтереш, порнография, сексны беләм мин -Юк. бу андый түгел,—диде сатучы, ана зәңгәрсу тышлы китап сузып Минзаһит китапны кулына алып, күзлеген киеп карады да — Ирек Сабитов!—дип кычкырып җибәрде —Әллә танышыгызмы? —Шулай рак,—диде Минзаһит Ул тиешле акчасын бирде дә китапны алып читкә китте, шунда ерак булмаган эскәмиягә утырды һәм укырга тотынды. Шуннан сон ул бу дөньядан ычкынды. Карангы төшкәндә, күзләре күрми башлагач кына туктап калды. Хәятка ул китапны алып кайтып күрсәтү олы вакыйга булды. Башта аны Минзаһит укыды, аннары Хәят ике көн эчендә укып чыкты. —Дөрес түгел, ялган, арттырылган!—дип чәбәләнде Минзаһит, китапны икесе дә укып чыккач. Ул башта, Сабитовны тар-мар итәргә уйлап, мәкалә язарга уйлады, аннары нәшриятның баш редакторына кермәкче булды, әмма Хәят анын бу уйларын бер сүз белән юкка чыгарды: —Их, Минзаһит! Монда бит меңнән бере дә язылмаган. Безнен тормышка жинел караган синен ул Сабитовын. Минем бер генә көнлек кичерешләрне сурәтләсә дә кешеләрнең тормышка күзләре ачылыр иде. —Арттырасын,—диде Минзаһит —Мин беркайчан да зверь булмадым. —Фәрештә буласың килгәч, элегрәк уйларга кирәк иде. Һәр адымыңны. Алар узган гомерләрен актарырга керештеләр. — Мин шуны уйлыйм: ник аерылышмаганбыз, ник кирәк булган шушындый тормыш? Ул түгелгән көчләрне, йөрәк кайнарлыкларын берәр файдалы эшкә юнәлткән булсак, нәрсә булыр иде икән? Үземә һәйкәл куярлык эш калдырган булыр идем. Ай, ничек юкка исраф ителде зиһен көче, йөрәк тибешләре! Ай, ничек юкка! Һәм моны син эшләден, Минзаһит, син! Ник эшләдең син моны?' Шушыңа җавап бирмәсәң, мин сина үлгәндә дә бәхиллек бирмәячәкмен!—диде Хәят. Хәятнын бу сүзләреннән сон Арсланов бик озак уйланып йөрде. Көн саен аны Хәят, «Кая җавабын?» дип кысты. Ахырда ул беркөнне: —Син ул җавапка ышанмассың,—диде. —Шулай да әйт. —Берни дә уйланмаган, узган да узган, тан аткан да кич булган, матур гына атып утырган чәчәк кебек. Гел шулай мәңге дәвам итәр кебек тоелган. Менә тукталышка килеп җиттек—бүтән барыр җир калмады. Алар ник яшәделәр? Ни калдырдылар? Бу сорауларнын берсенә дә унай җавап табып булмый иде. Бер уйласаң, ничек инде адәм баласы, җир йөзендә дистәләрчә еллар яшәп, нидер калдырмаска тиеш? Минзаһиттан ни калды сон? Ул як-ягына каранды: дүрт якта дүрт стенадан башка берни дә юк иде Үткәннәр дә юк, киләчәк тә юк, аралашыр кешеләр дә юк. Беркөн кызы Эльза килгәч: —Ахмакларның акыллы, кабахәтләрнең фәрештә булып кылануы чиктән аша бара,—диде,—Азагы синеке кебек, менә шушлай бетәчәк... Кыска һәм рәхимсез карар иде бу. Минзаһит, һава җитмәгәндәй, форточканы ачытт, тәрәзәгә капланды. Күк йөзендә кургаштай авыр болытлар йөзә иде. Алар каядыр агалар, әмма бер генә җире дә ачылмый, шунын бер генә урыны ертылган кебек булды, анын артында ниндидер яктылык шәйләнде. Әмма ана өмет бәләкәй иде... 10 10 Әхнәфне дүрт күз белән көттеләр. Таһир белән Фәһимә больницадан кайтып кермәде. Аны ай ярымнан сон гына алып кайттылар. Ул, култык таякларына таянып, көч-хәл белән генә йөри иде. Авызы ямьсез булып кыйгайган, теле тотлыга. Сөйләшә башласа, тыела алмыйча елап җибәрә. Врачлар, авызы урынына кайтачак, аягы да рәтләнәчәк, тотлыгуы да бетәчәк, дип юаттылар. Ул кайтып бераз торгач, туй көне билгеләнде. Исемлек төзелде, чакырулар өләшенде, бүләкләр алынды. Халык гайбәт казанына салынган бәрәнге кебек кайнады. Имеш тә Әхнәф урынына Зәнфирә малае Зирәк кайтачак икән, терелгәнен генә көтәләр икән һәм башкалар, һәм башкалар... Туй мәшәкатьләре белән әвәрә килгән бер көнне Әхнәфләрне генә түгел, бөтен Болынкырны тетрәткән хәл булды. Нәкъ төн уртасында икмәк пешерү комбинатында көчле янгын чыкты Котырынган җил. утны күрек белән өргәндәй, барлык урыннарга үрләтте, биш-ун минут эчендә комбинат үкереп яна иде инде Янгын сүндерүчеләр күпме генә тырышсалар да. комбинат тулысынча диярлек көл-күмергә әйләнде Тикшерү утнын төртелүен раслады Хәтта өч данә бензин канистрына кадәр табылды. Халык аптырашта иде. Әхнәф кенә монын Рашат кулы икәнлеген чамалады. Икмәк комбинатын күптән түгел генә ул үзенә алган иде Бу хәлләрдән сон ул сөйләшкәндә тагын да ныграк тотлыга башлады Таһир белән Айгөл Чаллыга туй кирәк-яраклары юллап базарга бардылар. Шунда Айгөл тораташ катып калды: анын каршысында Айдар басып тора иде Таһир белән Айдар кул биреп күрештеләр —Ни хәлләрдә ятасыз9—диде ул елмаеп—Сөембикәнең хәлләре ничек9 —Ул сезне сагына... —Сагына?! Син шаяртасын. Айгөл. —Юк. юк. чынлап —Айгол керфекләрен аска төшерде —Сез мине кичерегез. Айдар абый Мин аңлап бетермәгәнмен —Сезнең гаебегез юк. —Бар!—диде Айгөл —Мин хәзер генә барысын да анладым . Сезнен түземлегегезгә мин сүз таба алмыйм Айгөл мен төрле кичерешләр уртасында бәргәләнде. Моны беркемгә дә әйтә торган, аңлата торган түгел иде. Бу—Айгөлне үзеннән-үзе оялта торган сәер тойгы иле. Ул күнеленен ин ерак почмагына бикләп куелган газаплы уи булып калды Айдар аларда яши башлагач та. Айгөл әллә нишләде Айдар абыйсы дәрестә дә. урамда да гел елмаеп анын каршына килде дә басты Башта Айгөл аны. үги әтисе буларак, шулай күзенә күренә, дип уйлады Аннары, коты очып, монын алай түгеллегенә ышанды. Айдар анын күңеленә ныклап, хәтта Таһирны читкә этеп кереп бара иде! Моны туктату өчен Айгол, теләмәсә дә. гакылы белән боерып, ана тупас бәрелде, туктаусыз бәйләнде, йөзен бозды... Сөембикә анын хәлен анламады. тиргәде. Айдарга каты бәрелмәскә кушты. Айгол күнеле белән аны иркәли, сөя иде һәм шушы тойгысы өчен үзен ин әшәке бәндә, дип сүгә, азгынлыкта гаепли иде Йә Айдар, йә ул өйдән чыгып китәргә тиеш булып калды Айгөл Айдарның озын керфекләр белән урагып алынган күзләренә тыныч кына карый алмады. Әйтерсең лә алардан килгән нур аны исертте, акылын алды Мондый халәттә ул үзенә баш була алмавын аңлады Бу—кыз кеше өчен куркыныч, хәвефле халәт иде. Айдарның тигез ак тешләрен әз генә, авызынын бер як читеннән генә күрсәтеп елмаюы аны гәмам шаштырды Айдар киткәч, күнеле белән бик озак чирләп йөрде Айгол. Барысы да үтте, менә хәзер ул бәхетле иде. Ул хәзер ана абый итеп, кирәк булса үги әти итеп карый ала. — Мин сезнен түземлегегезгә хәйран калам. —Үткәннәрне онытыйк.—диде Айдар, кечелекле елмаеп.—Сез нинди эш белән сон әле9 Айгол белән Таһир ана барысын да сөйләп бирделәр Алар Айдарны, көнен сәгатен әйтеп, туйга чакырдылар. Ул Чаллыда квартира алган булып чыкты, «һичшиксез котларга кайтам*,— диде, бәхет теләде. Туйга оч кон кала, күчтәнәчләр төяп, ак «Жигули»ендә кайтып та төште. Ул Гаһир белән Айгөлгә кухня телевизоры алып кайткан иде Яшьләр чыгып киткәч, алар сүзсез генә бер-берсенә якынлаштылар да: —Кайтуын өчен рәхмәт,—дип пышылдады Сөембикә —Син киткән көннән бирле йөрәгемнән кан тамды Көндез дә. төнлә дә — Врачлар күп кенә авыруларны кан агызып дәвалыйлар,—диде Айлар, анын күзләренә гуп-туры карап — Йөрәктән түгел бит!—дип пышылдады Сөембикә. Аларнын күңел дәрьялары чишелде. Айдар үзенең, әгәр Сөембикә кабул итсә, туйлар узгач кайтырга теләге барлыгын белдерде. 11 Ирекнең күз алдыннан барысы да ташкын кебек үтте: капка төбен— килеп туктаулар, Таһирны өйгә уздырмыйча интектерү хикмәтләре, һәр ишектән үтеп керү мәшәкатьләре, ниһаять, табын янына утырулар, анда әйтелгән матур сүзләр, Айгөлне капка төбеннән озатып калулар—барысы да артта калдылар. Әмма ин авыры алда иде. Нәкъ ул көткәнчә, Фәһимә шылтыратты: —Әхнәф туйга барырга теләми... —Ярый, мин кагылырмын,—диде Ирек. Ул аларга бер сәгать алдан керде. Аны күрү белән, Әхнәф култык таякларын шапылдатып идәнгә ташлады да кысып кочаклап алды. Ирек юка күлмәк аша анын йөрәгенең очарга талпынган коштай леп-леп ярсып тибүен тойды. Ай-яй, кызу тибә иде ул йөрәк! Ирекнен сулышы тамак төбен яндырып туктап калгандай булды. —Әхнәф.—диде ул.—Әйдә барыйк. Бергә утырырбыз. Арысан, кайтарып куярбыз... Әхнәф кинәт әллә ничек ун кулынын учы белән күзләрен каплады да, тынсыз-өнсез калып, башын чайкады. Шул чакта Ирекнен бәгырен әллә нәрсә өздереп узды... Анын каршында зәңгәр күзле, шоп-шома йөзле, дулкын- дулкын чәчле яшьлек дусты түгел иде инде. Ирекне тагын бер нәрсә куркытты: Әхнәфнең ун як күзе, пыяла күзне хәтерләтеп, шактый зурайган һәм кабагы ябылып бетмичә кала. Әле беркөн күрешкәндә бу нәрсә юк иде. —Синсез балаларга кыен булыр бит — Ю-ю-к-кы,—диде Әхнәф, әллә ничек бытыр-бытыр килеп.—Ми-ми- нем анда уты-уты-рыр-лык эр-эр-эррә-тем юк... —Син бит гел элеккечә. Юкны сөйләмә,—диде Ирек анын күнелен күтәрү өчен. Әхнәф нидер әйтмәкче булды, әмма көчләп кысылган иреннәре жәелеп киттеләр—ул елый башлады. Анын бара алмаслыгын Ирек аңлаган иде инде Шулчак Мэлс белән Нәфисә килеп керде. Алар Әхнәфне икесе ике яктан кочаклап алдылар, әллә нинди юаткыч сүзләр әйттеләр, әмма ул һәр әйтелгән сүзгә каршы баш чайкау белән жавап кайтарды. Инде кыстауның мәгънәсе калмагач, барысы да җыендылар да бергәләп кузгалдылар. Әмма ишеккә барып җиткәч, Ирек чыгып китә алмады, әйтерсен лә анын каршында таш дивар тора иде. Ул, кабат борылып, Әхнәф янына килде, кулы белән йомшак кына анын иңбашларыннан сөйде һәм җылы бер эчке тавыш белән: —Туйдан мин синен яныңа килгәләп торырмын, андагы хәлләрне сөйләрмен,—диде. Әхнәф янында әнисенең сенлесе Фатыйма калды. Алар артыннан ишек ябылуга, Әхнәф көч-хәл белән ике адым сөйрәлде дә мунча миче кадәр булып утыручы, һава тутырып кабартылган кәнәфигә чумды, кычкырып елап җибәреп, Фатыйма тутасын куркытмас өчен, аскы иренен тешләде, ияге дер-дер килде, күзләреннән яшь акты. Шул хәлендә ул менә хәзер башланачак, гөрләячәк туйдан аерылып очты, гомумән, бу тормыштан умырылып, төпсез упкынга очты. Моны туктату инде хәзер беркемнең дә кулыннан килмәячәк иде Тормышның әллә нинди тирән, баш җитмәс буталчык чоңгылларын үз гомерендә күп мәртәбәләр исән-сау кичеп чыкты Әхнәф. Һәм менә барысы да үз урынына утырды, дигәч, тип-тигез болын уртасына чыккач, үз-үзен югалтты. Чәчәк, нектар исләренә исерде, гүзәллекләр алдында тезләнде, күз явынны алырлык аллы-гөлле булып балкучы ялтыравыкларга үрелде, тагын әллә нинди кызыктыргыч-ымсындыргыч шалтыравык-челтерәвекләргә сузылды. Әхнәф күзләрен ачты Күрше бүлмәдә Фатыйма тутасынын шылтыр- шылтыр китереп җеп ураганы ишетелә, ул орчыкны калай балыянга куя да зыр-зыр әйләндерә. Әхнәф Ирекнен баягы кул җылысын кабат иңбашларында тойды һәм упкынга очуыннан тукталгандай булды. Күхтәрен ачып, шактый уйланып утырды. Бу жир йөзендә ин якын кешесе Ирек кенә икәнлеген, ничә еллар буе кире кагып килеп, шунын хаклыгына ул менә хәзер кабат инанды Анын җылы кулларына гына таянып була икән Юк. упкыннан коткарсын өчен түгел, бары аңласын өчен. Мона кадәр дә ул Әхнәфне аңлады, киләчәктә да аңлаячак. Димәк. Әхнәфне яратучы да ул гына. Бу дөньяда ин олы байлыгы, ин кадерле кешесе булып Ирек кенә калды. Бүген кңлеп кергәндә, ул Ирекнен йөзендәге эчке сыхлануны бер карауга ук күреп алды. Бу сызлануның үзе өчен борчылудан икәңлеген яхшы гойды. Ирек эчке газабын елмаюы белән яшерергә теләде, шуны эшләргә тырышудан анын бөтен гәүдәсе киергедәй тартылды Әхнәфне аудармау, аны аякта тоту өчен булган бу елмаюы бөтен йөзенә жәелде. Әхнәф ана монын өчен эченнән генә рәхмәт укыды, анын ни дәрәжәдә якын икәнлеген тойды. Ирекне бары тик күзләре генә саттылар: алар елмая алмады, алардагы эчке сызлану үзгәрешсез калды... Тик аны монын өчен гаепләп булмый иде Дустынын шушы коточкыч тырышлыгы белән тудырылган ихлас халәтенең Әхнәф үзенен җанына, канына эреп керүен тойды, адәм баласы күгәрә алмаслык, үзе өчен җәһәннәм газапларына тин шушы минутларда ул аны гөрселдәп авудан, ә бәлкем йөрәге ярылып үлүдән дә саклап казгандыр Фәһимә дә шунда иде, ул да кунаклар белән бергә ишектән чыгып китте, тик анын йөзендәге тынычлык Әхнәфнен йөрәген парә-парә телгәләде Больницада ятканда. Фәһимә анын янына беренче мәртәбә килгәч тә, йөзендәге хис-тойгылар үзләре генә дә икенче инсульт алырлык иде Анын эчендә Әхнәфнең үзе өчен авыр йөк булуыннан курку кайный һәм болар тып-тын караңгы төндә бернинди күкрәүсез уйнап торган аҗагандай, анын Йөзендә туктаусыз уйнап торалар, ул аларны берничек тә яшерә алмый, күрәсең, яшерергә теләми дә иде. Әхнәф күпме генә эзләсә дә. анын йөз чалымнарыннан, күзләреннән һич югы кызгану чаткысы таба алмады. Әхнәф хәзер ана бөтенләй кирәк түгел иде! Фәһимә ана күптән чыгарып атасы иске җиһазга карагандай карады Тик үзенә булгач, картлар йортыныкы ярамый, үтә дә затлысы, бөтен кешенекеннән дә матуррагы, шул ук вакытта шыгырдамастай ныклысы, бик озак искәрмәстәе кирәк иде Монын шулай икәнлеген Әхнәф больницадан кайтканнан сон бигрәк тә нык аңлады Хатынына анын авыр йөк икәңлеге бәхәссез иде Анын үзенә дә Фәһимә һич тә кирәкми һәм инде күптән кирәкми Ләкин бөтен фаҗига хәзер анын Фәһимәдән башка яши алмавында, шунын кулына казуында, тилмереп аның күзенә карап торуында Шул яратмаган хатыны, авырыксынуын булдыра алган кадәр йотып, йотып бетерә алмаганын йөзендә, кискен, тупас хәрәкәтләрендә сиздерә-сиздсрә. аны мунча кертә, ышнада юындыра Шул яратмаган Фәһимәне бер кулы белән иңнәреннән кочып, икенчесе белән култык таягына таянып. Әхнәф өйдән ишек алдында утырырга чыгарга, күпмедер вакыттан соң шул рәвешле кабат өйгә керергә мәҗбүр Өйнсн беренче катыннан икенчесенә менү дә. икенче каттан беренчесенә төшү дә яратмаган Фәһимә җилкәсеңтә Өченче катка Казаннан кайткан вакытларында Таһир гына менә Ник кирәк булган бу икенче, өченче катлар? Беренчесендә дә буш бүлмәнен саны юк. Бер катлы дип башлаганнар иде. Фәһимә тырыша- Iырмаша торгач, өчкә күгәрде Менә хәзер үзе җәфа чигә. Хәер, җәфа чигә микән? Шоферы Сәгыйрь белән алар бер арбага мичәлгән пар атлар кебек Ул килгәч. Әхнәфне икесе ике яктан эләктереп, җилпеп кенә йөртәләр Ишек алдындагы иске кәнәфигә ничек чыгып утырганын да сизми кала Әхнәф икенче катта булса, астан, ишек алдында утырса—тәрәзә аша аларнын туктаусыз нидер сайрашканын, көлешкәнен ишетеп тора Ул Сәгыйрьне күралмый. Фәһимәне күрапмый. көлешүләренә жене котыра, килеп тәненә кагылуларына, икесен дә буып атардай була. Шулай ярсып, үзен-үзе кая куярга белмәгән чакларында, әнисенең сүзләре хәтеренә килә дә төшә. Шушы йортнын барлык урыннарын күрсәтеп чыккач. Әхнәф аны үзләре янына торырга чакырды. «Аллам сакласын!—дип шундук каршы төште әнисе —Бу бит өй түгел, шайтан оясы, улым!» «Ничек алай булсын инде, әни9 !» «Мин үземнен өемдә чәй эчеп утырганда, рәхәтләнеп тәрәзә төбендәге гөлләремне сыпырам, шулар белән сөйләшәм.—дип дәвам итте әнисе.—Өй зурайган саен, ана жен-пәриләр тула. Буш бүлмәгез бар икән, белеп торыгыз: ул—шайтан оясы! Буш бүлмәсе күп йортта яшәүчеләрнең тормышларын кара син! Тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Без бәләкәй генә агач өйдә унбер жан гомер кичердек. Шунда бозау, каз-үрдәк. бәрәннәр. Элекке кешеләр нишләп жен- пәри күргән, дип беләсез сез? Алар җаныбызга керә алмаганга. Өйгә аяк басуга, без аларны күреп ала идек. Без терәлешеп, бер-беребезнен күнел җылысын алып яшәдек. Ә сезнен әйләнә-тирәгездә дә. җаннарыгызда да бушлык, шул бушлыкта шайтан котыра, күңелләрегезне шулар бутый...» Әнисе хаклы булып чыкты ахрысы. Фәһимә белән икесенен өстенә өченче шайтан— шофер Сәгыйрь килеп кушылды. Ул хәзер өйнен беренче катында да. өченчесендә дә чын хуҗа кебек йөри... Әхнәфнен зиһене үткен, хәтта авырганчыга кадәргедән дә үткенрәк иде. Хәзер исә шул үткенлек өстенә ачы рәнжеш. үкенү, рәхимсезлек өстәлде. Хәзер ул үзен үткен борау кебек һәр нәрсәнен төбенә төшәргә тырышу белән газаплады, йөрәген туктаусыз тырнады, кан саркып торган күнел ярасына учлап тоз сипте. Бу тормыштан, гомерен багышлаган олы мәгънәви эшләрдән аерылып билгесезлек упкынына очу фаҗигасен ул бары тик үзен- үзе жәзалап кына жинә иде. Әхнәф авыр сулап урыныннан торды, култык таякларына таянды. Йөгереп чыккан Фатыйма тутасын. берни дә кирәкми, дип. кабат орчыгы янына куды. Ул көзге каршына килде. Чырае көл төсенә кергән, сонгы чәчләре дә агарган әнә. Күз тирәләре шешмәкләнеп тора. Иреннәре ямьсез булып тартылып, сул якка күтәрелгәннәр. Алар йомылып бетә алмаганлыктан. икс теше күренеп тора, ирен почмагында төкреге ялтырый. Өченче көн ун як күзенә дә әллә ни булды. Хак әйтәләр: берәүнен ашы сыек, икенче берәүнең авызы кыек. Искәрмәстән туа проблема. Әле кайчан гына анын авызы туры, аяклары йөри иде. Әхнәф кабат кәнәфиенә барып утырды. Ә шулай да инсульт алырга тиеш идеме сон ул? Йөрәге бик нык борчыган чакларда. Казан больницасына кереп яткалады, тик беркайчан да дәвалау курсын .шып бетермәде, вакытыннан алда чыгып ычкынды. Хаста җитәкчене сөймиләр, әнә Шакировны. җитди чире беленгәч, депутат та итмәделәр. Авырсан. син бу машинадан алып ташланасын, урынына өр-яна шестерня куялар. Машина дистә еллар буе, бер генә секундка да акрынаймыйча, дөбер-шатыр әйләнә, туктап тын алу түгел, артка борылып карарга да вакыт тими. Шунын өстенә коттедж, менә бу шайтан оясы. Алары да кирәк булгандыр инде. Башка җитәкчеләр ничек, ул да шулай. Жыен карга арасында чәүкә булып кала алмыйсын. Инсульт сугар алдыннан, иртәгә Казанга китәм. дигән көнне очрашкач. Ирекнен әйткән сүзләре менә хәзер күпме вакытлар Әхнәфнен күнелендә утлы энә кебек бөтерелә: «Чикне үтеп чыгу. » Тормышны тотучы изге нәрсәләрне ата-бабалар сабый чактан ук мангайга кашык белән сугып та. сыек чыбык, кычыткан тәмен татытып та. башкача да сеңдерделәр. Аннары шул ук нәрсәләрне пионер, комсомол, партия корыч кыршаулар белән ныгытты. Аларны какшату мөмкин түгел иде кебек. Әхнәфнен күнеле хәзер дә пакь ич. Ул беркайчан да кешеләр башыннан йөрмәде, анын ашкын йөрәге дә. уй-омтылышлары да гел зур нәрсәгә—яшәүне матуррак, яктырак итүгә омтылды. Юк. Әхнәф беркайчан да үз бәхете турында уйламады. Ашкын яшьлекнен тылсымлы көннәре һәм төннәре дә. аннан сонгы җитлегү еллары да бер утта—халык өчен дип дөрләп янды. Районнын бер чигеннән икенче чигенәчә, бер офыктан икенче офыккача җәелгән хезмәт кырында ул гомерлек эш аты булды. Әлеге кырнын өи урыны кадәр генә җирендә анын шәхси кишәрлеге бар иде. Аны зурайту Әхнәфнен исенә дә кереп карамады. Ә ул сиздермичә генә кинәигән. кинәю генә түгел, бер-бер артлы көшелләр дә калыккан. Көшелләр шул кадәр үскәннәр, ул эш аты булып җигелгән кырнын барлык почмакларыннан да күренеп торырлык дәрәжәдә биегәйгәннәр. Канәгатьсезлеккә охшаш тойгы уята бу. сагайта. Гөнаһ та түгел кебек үзе. "Кишәрлекнең чиге дә. чамасыз җәелә торгач, югала ук язган. Тик Әхнәфнен монда катнашы юк! Дөрес, күрмәмешкә салышты Дәшмәде... Туктатмады Аннары бик үтенеп сорагач, нәрсәгәдер рөхсәт бирде... Тора-бара икенчесенә дә рөхсәт бирде, өченчесенә. Берни дә сизелмәде, тормыш үз көенә тыныч кына акты Ә кырда эшләре гөрләде, аны мактадылар, һәммәсе үз урынында. Өмет-хыяллар тагын да яктырак. Хакыйкать тә ин югары биеклектә. Дуслар да күп. Эш аты буларак тарткан йөге бермә-бер зурайса, авырайса да. Әхнәф аны яшь чактагыдан да ныграк куәт белән сөйрәде. Шушы бүгенге рәхәт, бүгенге ләззәтле тормыш дәвам гына итсен... Әмма һич көтмәгәндә бөтенесенең асты өскә килде. Нишләп, ни сәбәпле анын кояшын аяз көнне яшен сукты?! Кайчан башланды сон бу9 Төптән уйлап карасан. Ирек хаклы бит. Чыннан да чикне атлап чыгылган Кайчан? Бу сорау ана торган саен аяусызрак һөҗүм итте. Әхнәф авыр сулап тагын көзге каршына килде Анын мангае уртасыннан бусннан-буена тирән җыерчык уза. Ул култык таягын җайлабрак куйды һәм шул җыерчыкны бармаклары белән сыпырырга кереште һәм «Нәрсәне икегә аерасын соң син?» дияргә теләде. Әмма авызы ямьсез булып чалшайды да. ул кабаланып читкә борылды. Әлеге уттай сорауга җавап, бәлкем, күңеленең берәр ерак почмагында ишерелгәндер’ Тормыш мен төрле капма-каршы сыйфатлары белән һәркемне үзенчә әвәләп, кайнар миченә ата. көйдерә* көйдерә пешерә, аннан чыкканда, бөтенләй танымаслык та игә Тик Әхнәф үзен алдыйлар рәтенә кертә алмый Ул узган гомеренең әле бер чорын, әле икенчесен, көзгедән карагандай, хәтереннән уздырырга тотынды. Әмма, соравына җавап таба алмады. Көннәр, айлар, еллар, вакыйгалар, шатлыкборчулар жилдәй искән дә искән, дәрья суларыдай аккан да аккан Эчеп исергән кешегә берни кирәкми, бөтенесе җитеш, ул ләззәт томанында тирбәлә, анын дөньяга сизгерлеге югала. Алайса ап-ачык сорауга, күпме вакытлар җавап эзләп тә таба алмагач, тормышның ин зур олеше эчмәгән килеш бүтән төрле исереклек белән үтте микәнни?! «Тукта. Әхнәф!»-диде ул шунда үз-үзенә Анын зиһене ачылып китте Баш катырган сорауга җавап табыла бугай. Күрмәмешкә салышу. Ризалашу Рөхсәт итү Менә кайда ул хәтәр борылыш! Бер күзәнәктән башланган хәтәр яман шешкә ул бармагы белән килеп төртелгәндәй булды. Районны җитәкли башлаган дәверләр Очынып йөргән чаклар Кул урынында канатлар Алар икәү генә түгел, егермедер. Әхнәф бик югары күтәрелде, әллә кая. йолдызлардан да биегрәккә атылды Әнә шул чама, коточкыч биеклеккә иңгәч, ик-ягыңа караунын. гамәлләрен үлчәүнең кирәге калмады.Бик кыска арада эчке пружина йомшады. Ана барысы да. кояшка туры караган кебек, каш өстенә кулларын куеп, күзләрен кысып карадылар. Ә бит ул йолдыхтар биеклегенә сикергәнгә кадәрге тормышында иманыннан, ата-бабалары инандырган юлдан тайпылмас өчен, үзенә ин югары таләпләр куен яшәде Ул таләпләрне һәр кон күз унында гогты. шулар буенча гына эш-гамәлләр кылды. Ә кояш булып алгач, һәркон вакытында чыгып, хезмәт кырын яктырткач, җылыткач, анарда бернинди таплар булуы мөмкин түгел иде Менә Әхнәф теге хәтәр адымның ясалу урынына, ниһаять, барып чыкты Кеше биектә туа, туу белән түбән тәгәри башлый. Шундый сәер канунга корылган бу яшәеш дигән нәрсә. Түбән тәгәрәүне туктату өчен, адәм баласы гомере буе, көн саен үжәтләнеп тырышмаса, упкын читенә килеп җиткәнен сизми дә кала икән... Әхнәфнең бар дөньяга ишетелерлек итеп, күкләрне чатнатырлык итеп кычкырасы, «Зинһар мине упкынга очудан туктатыгыз!!!» дип оран саласы килде. Әмма ни аяныч, инде туктау өчен беркая да якорь ташлап булмый иде... Ул. җанына урын таба алмыйча, тагын көзге каршына килде. Тураермы бу авыз? Ныклап йөреп китәрме бу аяклар? Тутасынын чүәкләрен лаштыр- лыштыр сөйрәп атлап килгәне ишетелде. —Әхнәф, берәр нәрсә кирәк түгелдер бит? —Юк, түти, рәхмәт,—диде ул, ана борылып. —Алайса мин бройлер чебиләренең ашарларына салып кына керим әле. Тутасынын бу сүзләре Әхнәфкә юри әйтелгәндәй тоелды, йөрәге чәнчешеп куйды. Ул хәлсезләнеп кәнәфиенә барып утырды. Ничә көннәр буена ишек алдында шул мәхлукларны күзәтә торгач, ул аларны үзеннән өстенрәк дип тапты. Чебиләр барысы да диярлек аксаклыйлар, аксакласалар да, йөгерәләр. Ә менә ул култык таякларына таянып та көчкә йөри. Әхнәфнен аларга үз гомерендә бер мәртәбә дә күз төшереп караганы юк иде. Туктаусыз тыгынуларына хәйран калды. Чебиләр өреп кабарткандай күперәләр, көч- хәл белән ауман-тәүмән атлыйлар. Берничәсе тәгәрәп үлгәч, Фәһимә районның баш ветврачын чакыртты. «Күп ашаудан аларнын бавыры таркала,—дип аңлатты ветврач —Аяклары гәүдә авырлыгына түзә алмыйча имгәнә Йомыркадан чыгуга, ай үсәсен көн үстерү өчен, чебиләрне төрле препаратлар, ясалма ризыклар белән туйдыралар. Бавыр, табигый булмаган бу коточкыч йөкне күтәрә алмыйча, тузып мунчалага әйләнә. Ә чеби ашый да ашый Инерция буенча...» Әхнәф йокымсырап китте, бер генә мизгелдә төшләнеп алды һәм сискәнеп уянды. Төшендә әллә нинди гыйфриттәй зур бройлер күрде. Күз ачып йомган арада анын гәүдәсе кабырчык белән капланды, муены болытларгача сузылды, коточкыч зур авызында ул шатыр-шотыр китереп нидер чәйнәде дә, кояшка үрелеп, аңа очлы тешләрен батырды... «Динозавр!» дип уйларга өлгерде Әхнәф Уянгач, ул бу саташудан үзенчә мәгънә эзләде. Динозаврлар миллион еллар элек җирдә яшәп юкка чыкканнар. Ясалма рәвештә барлыкка китерелгән бройлерлар алардан ничек аерыла9 Ә Әхнәф үзе? Аны да кемнәрдер ясады, кояш итеп күтәрде түгелме сон? Мутантлар, клоннар, тагын әллә ниләр.. Ясалма җан ияләре, ясалма гамәлләр, ясалма хис-тойгылар. Ясалма ризыкларга күчеп, кешелек үзе дә бройлер кебек симерә бара. Тьфү. дип төкереп куйды Әхнәф. Ясины чыгылган, язмышы хәл ителгән, бройлерлар, динозаврлар гына җитмәгән иде. Тычкан, тишегенә сыймаса, койрыгына тукмак тагар, дип хак әйтәләр ахрысы. Хәзер аңа хурлыгыннан мамык җебе белән әремгә асылынырга гына иде югыйсә... 12 12 «Тан йолдызы» кафесы каршысындагы машиналарның санына чыкмалы түгел. Алар килә тора, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан кунаклар бинанын икенче катына күтәрелә бара. Ирекләр дә бергәләп туй залына үттеләр Биредә җирен-күген тоташ шатлык алган. Елмаеп-көлеп күрешүчеләр, ай- кояштай балкучы йөзләр, төркем-төркем булып әңгәмә коручылар, куллардагы, өстәлләрдәге күзнең явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләрдән таралган хуш исләр, табындагы авыз суларыңны китерерлек ризык-нигьмәтләр, стена- түшәмнәргә асылган шарлар, көмеш люстралардан түгелүче нурлар, колакларны иркәләүче ятымлы музыка, күзгә чагылып-чагылып кына алган тагын әллә нәрсәләр—һәммәсе дә бер могҗиза булып берләшеп, башларны әйләндереп, исертеп җибәрделәр. Айгөл белән Таһир, кояштай балкып, аларны каршы алдылар, берәм-берәм кочаклап үптеләр, рәхмәтләр укыдылар, йөзләреннән ташып торган бәхет нурлары белән коендырдылар Кызынын Зәнфирәне кысып кочаклавын, анын колагына пышылдап ниләрдер әйтүен, шактый вакыт янагын Зәнфирәнен янагына терәп торуын Ирек тын да алмыйча күзәтте, шул чакта бөтен тәнен рәхәтләндереп жылы агым йөгереп узды Аннары башкалар белән күрешеп-тәбрикләшүләр китте, хисләр хискә, уйлар уйга сарылды, гүя һәрбарчасын бер дәү сихри каекта жырлы-монлы дулкын талгын гына тибрәтергә кереште. Зал ай-кояштай йөзләрдән бат кый. эчкерсез күрешүләрдән, күңелләргә мөлдерәп тулган шатлык хисләреннән, колакны иркәләүче әңгәмәләрдән гөрләп, корт иледәй гөжләп тора Бөтен җирлән гөлләр гама, сихри нурлар коела, мәхәббәткә мәдхияләр укыла, бәхет жырлары янгырый Иреккә могҗизалы бер төш кенә күрәдер кебек тә тоела, аннары тагын монын чынлыгына ышана. Бу. әнисе әйтмешли, бисмиллалы көн. күнелләрне жилкендергеч ак җәймәле көн. бәхеткә мәнгелек сәфәрнен башы бу. Аны Ирекләрнең үткән гомерләре, үткән еллары юлдаш булып озата бара... Бәхетле, тылсымлы, җылы бу ыгы-зыгы мәнге дәвам итәр кебек. ... Ирек үзе дә. үзе дә түгел иде, ул бәхет-шатлыктан исереп елмайды да елмайды. Тәне изрәсә дә, зиһене торган саен ачыла, кайнарлана барды һәм туктаусыз бер нәрсәне искәртте: гомерләренең яна дәвере башлана! Ул. шуны әйтмәкче булып, Зәнфирәгә карый, хатыны Ирекнен ни әйтергә теләгәнен андый, күзләреннән очкын сирпеп елмая Ирек анын энжедәй тезелгән тешләренә, чем-кара чәчләренә карап соклана, кешеләргә нидер эшләргә әзер торучы, үзен коткарып калган бу изге жаннын кайгыртучан кулларын йомшак кына учына ала. үбәргә әзерләнеп, өскә күтәрә башлый, әмма Зәнфирәнен куллары карыша, шунда алар күзгә-күз төбәп сүзсез генә аңлашалар. бу гамәлиен башкаларга кылану булып күренәчәген сизеп тыелалар, әмма ярты юлда өзелгән бу үбүнен кайнарлыгын, ихласлыгын икесе дә тоялар һәм ул чынга ашмый калуы белән тагын да татлырак, кадерлерәк булып хәтерләрендә сурәтләнеп кала. Өстәлләрдә чәчәкләр артканнан-арта бара Аларнын ак. кызыл, зәнгәр. ал, шәмәхә, күгелҗем, тагын әллә нинди күз камаштыргыч төсләре сихри нурлар белән каелган парчаны хәтерләтәләр, ул парчадан таралган хуш исләр залла талгын музыка белән бергә рәшәдәй тетрәп тора Менә кемнәрдер аларга ап-ак лалә гөлләр китерде. Ирек белән Зәнфирә. яңакларны янакка куеп, йөзләре белән шул чәчәкләргә терәлделәр. Лаләгөлләрнең сал кынча тажлары аларнын иреннәрен, битләрен, маңгайларын иркәләде —Кар исе килә,—диде Зәнфирә шыпырт кына. —Ник икәнен әйтимме сон? Алар йөзләрен лаләгөлләр арасыннан аллылар да бераз кунаклардан читкәрәк киттеләр. —Ни өчен? —Бу ак чәчәкләр кайчандыр өзелеп калган бәхетебезне искәртәләр. - Ирекнең бу сүзләреннән Зәнфирәнен озын керфекләре сискәнгәндәй дерелдәп куйды —Хәтерлисенме теге яна ел төнен? Мамык карлар яуган тылсымлы кич. чуар кар пәрдәсе аша чабучы кынгыраулы пар атлар, яшел чыршылар, гирляндалар. Ак мон булып кунган кар бөртекләре Мин сине карлы авы «ым белән үпкән идем Әхнәфләр белән яна ел каршыладык... Әмма —Ирек туктап калды. Зәнфирәнен күзләре дымланганын күреп, сүзен ашыктырды — Без шунда өзелеп калганны дәвам итәбез. Бүген—ак кояшлы шул яна слыбы знын дәвамы —Чыннан да.—дип кушылды Зәнфирә —Бу ак чәчәкләр шул чактагы хыялыбызга охшашлар —Яна еллар, үткән еллар офыгына бәрелеп, киләчәккә кайтаваз булып яңгырыйлар Без бүген яна вакыт бусагасын атлап чыгабыз —Ирекнен сүзләрен бүлеп, тагын килеп күрештеләр. Зәнфирәнен кулларына алсу гладиолуслар тоттырдылар,—Газап-әрнүләребез калсын иде... —Хәерле кич! Аларны уртак фикер агышыннан бүленергә мәжбүр итүче бу тавыш Сөембикәнеке иде. Ул яшәреп киткән, битләре алланып тора, иреннәренә елмаю эленгән, кулында кызыл канәфер чәчәкләре. Зәнфирә аны кочаклап алды, аннары алар бер-берсенә мондый вакытта әйтелә торган мактау сүзләре әйтештеләр. Ирекне аларның ихласлыгы, кунаклар алдында сынатмаулары куандырды, монын өчен ул аларнын икесенә дә рәхмәт укыды. Шунда Сөембикә капыл гына Иреккә борылды һәм алар шактый вакыт бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча тордылар. Моны Зәнфирә дә, башкалар да ачык күрде. Аларнын күз карашларына ифрат та күп нәрсә сыйган иде... Ирекнен Сөембикәне иңбашларыннан иркәлисе килде. Ул да бу дөньянын бәхет өчен яратылган бер баласы ич. Бәхетне татып карау, ана ия булу өчен ул да үзенчә тырышты, әмма тормыш дулкыны аны гел читкә какты, әрнүле юшкыннар гына калдырды. Ничек кенә булмасын, алар бу якты дөньяга Айгөлне бирделәр, аны Сөембикә ялгызы үстерде, кеше итте. Алар янына ике кулына да чәчәкләр бәйләме тоткан Фәһимә килеп туктады. Ул бәйләмнең зурысын Сөембикәгә сузып: —Балаларның да, үзебезнең дә шушы чәчәкләр кебек матур яшәве өчен!— диде. Елмаюында күпмедер көчәнү сизелсә дә, бу анын тарафыннан эшләнгән олы игелек буларак кабул ителде. Барысы да аны хуплауларын белдерделәр, рәхмәтләр укыдылар. Әллә кай арада килеп чыккан Зирәк аларнын дүртесен бергә фотога да төшереп алды. Ирекнен Фәһимәгә ниндидер ягымлы сүзләр әйтәсе килде, ләкин андый сүзләр таба алмады. Әхнәфләр белән ике арадагы дуслык жепләренен өзелүе, ике якнын да бер-берсен гаепләүләре сонгы елларда Ирек өчен йөрәгеннән кан саркыткан авыр җәза булды. Менә бит, язмыш ике якнын тормышын аерып җимерелгән күперне кабат ялгау өчен аларнын балаларын якынайтты, шушы гаделсезлекне бетерүне аларга йөкләде, ахрысы. Барысы өчен дә яшәүнең яңа дәвере башлана! Ничек кенә булмасын, яшәешнең узганы да, бүгенгесе дә әрнү-сызлануларына, бәргәләнүләренә дә карамастан, искиткеч матур, татлы һәм кадерле! Ирекләр ашыгу-кабалану заманына туры килделәр. Аларга хыялда көйрәүче офыклар бик якын тоелды. Алар хыялланганнарына тизрәк барып җитү өчен ашкындылар, вакыт-вакыт аяусыз кыландылар, усалландылар, вакландылар, эш-гамәлләрен биектән торып бәяли алмадылар. Хыялый офыклары жирдән күтәрелмәде, үзләре дә, җәйге рәшә кебек, гел җиргә ятып йөгерделәр, жирнен ис-тәмнәрен тойдылар, шуна канәгать иделәр. «Ак бәхетләр телибез!» Әллә шул теләкнең чын төсе итеп, кунакларның күбесе гел ак чәчәкләр алып килгән иде. Ә алар Ирекнен хәтерен мамык карларга күмелгән теге яна ел киченә сөйрәделәр. Ул кичнең карлары әллә кайчан эреп диңгезләргә җиткәндер, парга әйләнеп кабат кар булып яугандыр. Барлык әйберләргә дә вакыт тузаны сара, диләр. Вакыт дигән нәрсәнең дә карлары ява микән? Явадыр Күктән төшеп җиргә яткан карлар, язын шифалы гөрләвекләр булып, җирне яшеллеккә күмә. Вакыт карлары эрегәндә исә, һәр әйберне сиздермичә генә ашыйдыр-ашыйдыр да мәңгелеккә озатадыр... Бу җирдә Ирекләрнең эзләре калырмы? Әллә вакыт аларны, эрегән карлары кебек, эзсез генә мәңгелеккә озатырмы? Уйлары Ирекне исертеп, әллә нинди дөньяларга, ерак үткәннәргә алып китте. Узган гомерләрнең, вакытның ерак офыкларына бәрелеп, бүгенгедә янгыраган кайтавазы шушы түгелмени? Кызык та, гыйбрәтле һәм мәгънәле дә! Язгы гөрләвекләр ындырлардан, таулардан шаулап Ыкка төшкән, анын бозларын күтәреп, суларын ярларыннан чыгарлык итеп, куәтле бер ташкын хасил иткән кебек, аларның уртак бәйрәменә күпме якыннары җыелган! Бу бәхет түгелмени?! Уйлап карасаң, адәм баласының югалтулары никадәр күбрәк булса, ул тапканнарынын аз гынасына да чиксез куана, шөкерана итә икән. Кеше югалтулар ачысын татымаса, бөтенесе дә җитеш. теләгәнчә булса, ул беркайчан да канәгатьләнми бугай Әгәр теге яна ел кичендәге хыяллары өзелеп тә. кабат ялганып та. әллә ни кадәр четрекле. жәрәхәтле еллар кичелмәсә, Ирек белән Зәнфирә бүгенге бу көннен ни дәрәжәдә тантаналы, ни дәрәжәдә кадерле икәнлеген анларлар идемени?! Шул чак ишектән әниләре килеп керде. Аны ике ягыннан Таһир белән Айгөл җитәкләгән иде. Нинди олпат аларнын әниләре! Ул тан алсулыгын хәтерләтүче озын алсу күлмәк, анын өстеннән яшел бәрхет камзул кигән Камзулынын якалары, ялаулары, жин-итәк очлары алтын жепләр белән каелган. Башындагы яшел калфагы көмештәй ялтыраучы эре сәйлән белән нәкышьләнгән. Калфак өстеннән ябынган ак ефәк шәленен чуклары тез турына ук җитә язган. Тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы белән ул бөтенесенең уртак анасын хәтерләтә иде. Аны күргәч, барлык кунаклар, тылсымлы таяк хәрәкәтенә буйсынгандай, аягүрә бастылар һәм кул чабарга керештеләр Акыллы иде аларнын әниләре, зирәк иде! Һаваланып күкрәген дә киермәле, түбән дә иелмәде Йөзе! кенә баргандай, чәмчәле читекләре белән түргә таба атлады, кунакларны сизелер-сизелмәс кенә баш иеп тә. илаһи карашы белән дә сәламләде, ак шәле астыннан ч\ .пыларынын чылтыравы ишетелеп калды. Әниләре түргә узуга, барысы да дәррәү урыннарына утырыша башладылар. Мэлс белән Нәфисә, аларнын Алмазы. Гөлназ. Ирекләр. Сөембикәләр әниләрен уратып алдылар Ул һәркайсына тәмле сүзен тапты, изге теләкләрен теләде. Аннары. «■Барыгыз инде, балалар, утырышыгыз*, диде дә Ирекне кулларыннан тотып туктатты Менә әнисе учы белән анын беләкләрен сыпырырга кереште, үзе иреннәре белән генә пышылдап туктаусыз нәрсәләрдер укыды. Ирскнен кулларын кысып-кысып куйды. Әнисенен кул җылысы анын бөтен тәненә таралды Бу җылы бала чактан ук таныш, искиткеч сагындырган иде. Ирекнен күзләренә яшь тулды. Ниһаять, әнисе анын кулларын җибәрде, әмма Ирек кузгалып китә алмады, нишләптер телсез- өнсез булып басып тора бирде Ул әнисенен олпат гәүдәсенә, тантаналы йөзенә, каядыр бик тә. бик тә еракка төбәлгән кодрәтле күз карашына Йотылып карады Анын йөзендәге җыерчыклары, каш-керфекләренең, иреннәренен тибрәнеп-тибрәнеп куюы күнелендә ниндидер кайнар, гайре табигый хәрәкәт барганын сөйлиләр һәм әнисенен аны башкару өчен ифрат та зур көч салганлыгы сизелә иде Ирек анын кин ак мангаена вак кына тир бөртекләренең бәреп чыгуын да күрде хәтта. Әнисе ана ым какты Бу—анын хәер-фатиха бирүе иде Ирек күнеленә моң. күзләренә яшь тулган хәлдә Зәнфирә янына барып утырды һәм тагын әнисенә борылып карады Күз яшьләре аша ул бераз калтырабрак күренде, аннары тоташ түгәрәккә әверелде, чит-читләре комсш белән оретелгән алсу-яшкелт кояш рәвешенә керде Ирек шул чак бөтен тәнен кымырҗытучы бер җиңел, нәфис дулкынга эләккәнен тойды Бөтен гәүдәсе эреп юкка чыккандай җиңеләйде, йөрәге дәртләнеп тибәргә кереште Ана әйтеп бетсргесе з рәхәт иде Бу нинди тылсым- ’ Ни булды? Ул үзенә ниндидер коч иңгәнлеген анлады Ирскнен зиһене ачылып, яктырып китте Бу яктыру әллә нинди серле, туктаусыз биеккә, югарыга күтәрелә баручы яктыру иде «Рәхмәт!* диде ул эченнән генә Ирек моны язмышка әйттеме, теге көчкәме, әллә башка берәүгәме—үзе дә анык кына белмәде. «Кичерегез, барысы очен дә кичерегез!» дип пышылдады. Теленә бу сүзләрнең нинди кодрәт белән килгәнен һәм аларнын кемгә мөрәҗәгать ителгәнен Ирек шулай ук белмәде, күрәсен. монын әһәмияте дә юк иде. «Рәхмәт!*—бусын янәшәсендәге Тжфирәгә юллады Аннары чак кына арырак утырган Сөембикәгә ялварып карады «Кичер, кул күтәргәнем очен кичер!*—диде ул эченнән генә Ана Сөембикәнең ү зенә караганда бәхеткә хакы күбрәк тоелды. Ирек хәзер шулай теләде Инде бөтенесе урыннарына утырганнар, менә-менә мәҗлес башланачак тантаналы мизгелләр иде бу Ирек табындашларны рәттән күзеннән үткәрде. Нинди сөйкемле, күркәм, мәртәбәле аның кунаклары! Алар Ирекләр хыялланган, өлешчә шуна ирешеп тә, ирешә алмаганнарын балалары тормышка ашырсын иде. дигән изге ният белән уртак мөнбәр астына җыйналдылар. Ирек бу минутларда алар өчен үзен корбан итәргә әзер иде. Алай гына да түгел, җирдәге барлык кешеләр өчен гомерен бирергә әзер иде. Шушы олы теләген кычкырып әйтмәве, яшертен генә кичерүе ана ниндидер бер рәхәтлек бирде. Ул бәхет шәүләсен аермачык сизде. Ул шәүлә Айгөл белән Таһирны кавыштырган илаһи көч тарафыннан Ирекнең дә күңеленә иңдерелә иде.. Әлеге көч, сонарып булса да, Ирек белән Зәнфирәне дә актык сулышкача бергә кушкан иде. Ирекнең һәр көне Зәнфирә белән башлана, анын белән дәвам итә, анын белән төгәлләнә, яшәү уты анын газиз кулларында яна иде... Кемдер аларнын турына зәнгәр кыңгырау чәчкәләре китереп куйды. Атар чәчәкләргә сокланып карап тордылар да, сүз берләшкәндәй ялт борылып, бер-берсенә төбәлделәр, озак итеп, бернинди сүзсез, күзләре белән генә сөйләштеләр. Дымланган керфекләр уртасында елтыраучы күзләрдән узган гомерләрнең, яшәлгән елларның дәверләр офыгына бәрелгән кайтавазы сирпелеп-сирпелеп түгелде. Ирек акрын гына әллә нинди кайнар эчке тавыш белән анын колагына пышылдады: Соңардым, кирәкми, димә син, Алар бит шыттылар җанымнан. Сөюебез сагышы бөркелә Яшьлекнең мизгеллек ярыннан... Зәнфирә, нәрсәнедер хәтерләргә теләгәндәй, бер генә мизгелгә күзләрен йомып алды да йөзен Иреккә якын ук китерде һәм анын кып-кызыл матур иреннәре хәрәкәткә килеп, ягымлы тавышы яңгырады: Китмә син! Соңгы кат кул сузам, Өзмәче бәгырьне, кал туктап! Кал зинһар! Кул җылын тоюга, Яшь түгәр бу гөлләр шатлыктан... Зәнфирәнен күзләре якты нурлы, гайре табигый елтырыйлар иде. Ирек бу күзләрдә үзенен шәүләсен күрде һәм ул тормышында Зәнфирәне очратгырган көчкә, анын белән бу дөньяда бик азга гына булса да бергәләп яшәве, менә хәзер янәшәсендә утыруы өчен рәхмәт укыды һәм үзен җир йөзендәге ин бәхетле кеше итеп тойды...

2005 ел.