Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Берлекнең яңа әгъзалары Чулпан Зариф Чулпан Әфрәим кызы Четин (Чулпан Зариф. Чулпан Зарипова-Четин) 1969 елла Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршындагы «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри. Шигырьләре матбугатта күренә башлый. 1987 елда Казан университетының филология факультетына укырга керә, 1988 елда Казан педагогика институтынын рус филологиясе факультетына күчә һәм аны 1992 елда уңышлы тәмамлап, татар әдәбияты кафедрасында аспирантурага калдырыла. Студент елларыннан бирле Сәгыйть Рәмиев иҗатын үз итеп, тирәнтен өйрәнә башлый. Аспирантурага кергәч тә шушы юнәлештә эшләвен дәвам итә. 1995 елда «Сәгыйть Рәмиев иҗатында Көнчыгыш һәм Европа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1995-2002 елларда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында татар халык авыз ижаты, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбияты дигән предметлар укыта. Аспирантурада укыган һәм Казан дәүләт педагогика университетында эшләгән елларда Республикада чыга торган газета- журналларда шигырьләре һәм мәкаләләре басылып чыга, Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Татар әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган «Илһам» ижат оешмасын җитәкли Радио һәм телевидениедә оештырылган әдәби тапшыруларда катнаша.Үзлегеннән төрек телен өйрәнә. 1999 елда татар әдәбияты кафедрасында (КГПИ) доцент дигән фәнни исемгә лаек була. Соңгы елларда Төркиядә яши, Мугла шәһәре университетында төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында төрек телендә татар халык авыз ижаты, татар әдәбияты, тагар теле, рус теле предметлары укыга. Тюркология белән бәйле күп кенә халыкара конференцияләрдә катнаша. Татар халык авыз ижаты һәм татар әдәбияты белән бәйле актуаль темаларга татар, рус һәм төрек телләрендә мәкаләләре дөнья күрде 2003 елда рус телендә «Проблема демонизма в творчестве С. Рамиева в контексте восточно-европейской эстетики» («Мастер-Лайн») исемле монографиясе һәм «Кояшка юл тота кәрваным» («Матбугат йорты») исемле шигырь җыентыгы дөнья күрде. 2005 елда С. Рәмиевнен тууына 125 ел тулу унаеннан «Яңалиф» нәшриятында С Рәмиев турында замандашлары калдырган истәлекләр, шагыйрьнең совет чорында басылмаган шигырьләре һәм ана атап язылган шигырьләр, авторның С Рәмиевнен кызы белән язышкан хатлары, матбугатта элек чыкмаган фотосурәтләр урнаштырылган «Уйласам уй, сызлый күңелем. Сызлый җан » исемле китабы басылып чыкты. 2006 елда Истанбулда төрекчә-алманча-русча сөйләшү китабы дөнья күрде (3. Бингөл белән берлектә) Төрек телендә «Татар халкының горефгадәтләре» исемле китап әзерләнде (Әнкарада «Яна Авразия» нәшриятына басылу өчен кабул ителде). Татар халык дастаннарын төрек теленә тәрҗемә итеп, аларны фәнни яктан тикшерү проектына катнаша Интернетта басылып килгән «Татаринформ» хәбәр агентлыгына Төркия һәм Төркиядә яшәүче татарлар белән бәйле хәбәрләр яза. Сонгы елларда гыйлемгә өстенлек бирсә лә. шигырьләр язуын да дәвам итә. Быел Язучылар берлеге идарәсе Четин Чулпан Әфрәим кызын Татарстан Язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итте.