Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ЕЛГА ЙОМГАК

Шушы елның 12 апрелендә Татарстан язучылары үткән 2005 әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышларын уздырдылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел эшлекле сөйләшү остаханәләрдә башланып китте Ә төштән соң пленар утырышта иҗади берлек идарәсе рәисе И. Ибраһимне доклады тыңланды һәм фикер алышулар булды. Утырышта Татарстанның Премьер-министр урынбасары —Мәдәният министры 3. Вәлиева катнашты һәм чыгыш ясады Бу санда укучыларыбызга Язучылар берлеге рәисе И. Ибраһимне п/юза буенча чыгыш ясаган язучы К. Кәримов шигърият турында сөйләгән шагыйрь Р. Зәйдулла чыгышларын тәкъдим итәбез.

И л ф а к И б р а һ и м о в

Әдәби сүзнең көче

Без бүген 2005 әдәби ел йомгакларына җыйналдык. Алдагы еллардагы тәҗрибә һәм язучыларыбызның теләкләреннән чыгып, без быелгы әдәби ел йомгакларын ин әүвәл һәр жанр буенча секцияләрдә тикшерергә һәм гомуми пленар утырышта анализлан үтәргә дигән фикергә тукталдык Белгәнебезчә, бүген 6 секциягә бүленеп әдәби жанрлар буенча зур кимәлдәге сөйләшүләр булды Секцияләрдә тирән анализлы докладларны каләмдәшләребез Рклил Зәйдулла, Дания Гыймранова. Камил Кәримов. Дилия Газизова. Рафис Корбан, Мансур Вәлиенлар ясадылар. Секцияләрдә үз фикерләре белән ЗОлан артык язучыбыз чыгыш ясады (жанрлар буенча төп докладларның тезислары алдан бастырылып сезнен кулларыгызга таратылды) Секцияләрдә әйтелгән тәкъдим-кинәшләр. таләпләр пленар утырышта да үзенең чагылышын табар дип уйлыйм 2005 ел халкыбыз тормышында тирән эз калдырган, тарихи яктан зур әһәмияткә ия ел булды. Казаныбызның 1000 еллыгын үткәрергә әзерлек барышында да. аны билгеләп үтү көннәрендә дә татар халкының—тарихта эзле халык булуын, аның кешелек дөньясының рухи камиллеген тотып торуда саллы өлеш керткән затлы, эыязатлы халык булуын бөтен дөнья жәмәгатьчелегеннән бигрәк, үз халкыбызга ышандырырлык итеп күрсәтә алу мөмкинлеге туды Ышандыра алу сүзенә аеруча басым ясыйсы килә. Хәтта үз дәүләтчелеген югалткан биш гасыр дәвамында ла. үз йөзен югалтмаган халык, бүген, бәген дөньяны колачлый башлаган глобальлөшү дәверендә, үзенен милли йөзен югалтырга бик тә мөмкин Моннан йөз ел этек бөекләребез Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукайлар жан ачысы белән кисәткән инкыйраэнын сәбәби асылы да шулдыр мөгаен Г.Тукайнын "Халык үлмәгән дә. йокламаган да. мәрткә киткән"—дип әйтүе шуны кисәтү булгандыр Үзенен: “Инде ул мәрткә киткән милләт белән нишлик, аны ничек үз гакылына кайтарыйк?”—дигән соравына. Г Тукай "Милләткә—җанына хуш килердәй милли музыкаларыбызны тыңлатыйк, ана ерак бабаларыбызнын бик тәрәккыятле булуларын рәсем-сурәтләрдә. әдәби әсәрләр аша үзенен йөзен—көзгедән күрсәткән кебек күрсәтик анарда ышаныч уятыйк" -дигән чакыруы-бүген 100 елдан сон да бик актуаль янгырый Илбашынын 2006 елны “Әдәбият һәм сәнгать елы" дип игълан итүе дә. халкыбызның үз-үзенә ышануына ирешүне, милли идея дәрәжәсенә күтәрүе, ә моңа фәкать. Г.Тукай әйткәнчә, әдәбият һәм сәнгать аша гына ирешеп булуын танудадыр! Әйе. киләчәккә ышаныч уяту акыл һәм күнел аша гына булырга мөмкин. Һәр алдынгы карашны милли идея дәрәжәсенә күтәрүдә әдәбият һәм сәнгать үзе үк вәкаләтле һәм җаваплыдыр. Чөнки идея—ул үзе дә иҗат, иҗат җимеше. Казаннын 1000 еллыгы! Халкыбыз никадәрле сынаулардан сон да. канга батып кыйналганнан соң да. көлгә калдырып яндырылганнан соң да. дөньяның дүрт тарафына таралганнан сон да. Казаннын әлегәчә шул халыкнын башкаласы-мәркәзе булып торуы—чыннан да бүген халкыбыз өчен фаразланган. инкыйразга киртә булырдай фал. Халыкка үз киләчәгенә ышаныч тәрбияләү—бу сәяси лозунгмы, әллә милли идеяме? Бу сәяси лозунг та. милли идея дә була ала. 2005 ел халкыбыз өчен шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгы белән дә билгеле. Коточкыч корбаннар бәрабәренә яуланган җиңү! Җиңү—бар халыкларның бердәмлеге, максатлар уртаклыгы белән яуланды. Тынычлык өчен көрәш, халыклар дуслыгы бердәмлеге—бу сәяси лозунгмы, әллә бүгенге көндә үзара имин яшәүнең асылы булган милли идеяме? Бу. һичшиксез, сәяси лозунгта, милли идея дип тә бәяләнә ала. Әлбәттә, узган әдәби ел йомгакларына анализ ясарга алынсак, без әлеге дөньякүләм тарихи әһәмиятле вакыйгаларның матур әдәбиятта ничек чагылыш табуына тукталмый булдыра алмыйбыз. Татарстан китап нәшриятында. "Казан утлары" журналында, башка нәшриятларда һәм әдәби басмаларда китап булып нәшер ителгән һәм аерым әсәрләр булып бастырып чыгарылган дистәләрчә авторларыбыз—шул исәптән халык язучылары һәм шагыйрьләр—Гаяз Исхакый. Гомәр Бәширов. Гариф Ахунов. Равил Фәйзуллиннарнын 5—6 томлыклары. Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның "Утырып уйлар уйладым". Мөсәгыйт Хәбибуллинның “Хан кызы һәм Шәһри Казан турында риваят". Вахит Имамовнын "Казан дастаны". Равил Вәлиевнең “Бөек хан әмере". Рабит Батулланың "Елантау", Зиннур Хөсниярның "Терсәк сугышы". Марсель Галиевнен “Рух”. Айдар Хәлимнең "Кыйбла". Камил Кәримовнын “Сакау күке". Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт". Тәлгат Галиуллинның "Сәид Сакманов". Мәдинә Маликованын "Кызыл гөл". Фоат Садриевның "Бәхетле бәхетсезләр”. Искәндәр Гыйләжевнын "Идел-Урал легионы" кебек күләмле проза, публицистик әсәрләре: Роберт Әхмәтжановнын “Таш аргамак", Ркаил Зәйдулланың “Мәгарә". Газинур Моратның "Төнге әверелеш”. Харрас Әюповның "Йөз яктысы". Лена Шагыйрьжаннын "Сагынмаклык". Рәниф Шәриповның "Мәңгелек сер". Флера Тарханованын "Яшьлек эзем калган сукмаклар". Габделнур Сәлимнең "Итәгать" һәм башка шигъри китаплары. "Казан утларьГнда басылып чыккан Роберт Миңнуллин. Фәнис Яруллин. Зөлфәт. Мөдәррис Әгьләмов, Флера Гыйззәтуллина, Лена Шагыйрьжан. Ренат Харис. Рәдиф Гаташ һәм башкаларнын шигъри әсәрләрен без узган әдәбият елынын билгеле бер казанышлары дип әйтә алабыз. Секция утырышларында ел прозасы һәм ел поэзиясенең һәм башка жанрлар үрнәкләре докладларда һәм язучыларыбызның чыгышларында чагылыш тапкандыр дип беләбез. Шуның белән беррәтгән халкыбызның хак тарихын чагылдыручы, халык язмышының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында гыйбрәтле тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләрнең образларына бәйле рәвештә яңадан-яңа әдәби фараззар, әдәби модульләрне күрергә ихтыяҗы бар. Әдәби процессның кан әйләнешен, аның пульс ешлыгын язучыларыбызның вакытлы әдәби басмаларда дөнья күргән әдәби әсәрләре билгели дисәк ялгыш булмас. "Казан утлары". "Идел". "Мәйдан" журналлары. "Мәдәни җомга" газетасы бүген чын мәгънәсендә язучыларыбызның ижат остаханәсе булып әверелде. Әлеге әдәби журнал-газеталарыбызнын баш мөхәррирләре үзләре күренекле каләм ияләре буларак әлеге редакцияләрдә гамәли хезмәткә егермедән артык профессиональ язучыны туплап, аларны бер яктан эш белән тәэмин итеп, икенче яктан чын әдәби процессны оештыручылар булып торалар. Үзенен 1000 саны белән дөньяга чыккан -Казан утлары" әдәби ижат коллективынын хезмәте аерым игътибарга лаек һәр елдагыча әдәби мирасны һәм бүгенге язучыларыбызнын ижат үрнәкләрен кин катлау укучыларына җиткерүдә республикабызда нәшер ителүче башка газетажурналларыбыздан "Мирас". “Салават күпере". “Сөембикә". "Татарстан". "Казан". "Ватаным Татарстан . “Шәһри Казан “Татарстан яшьләре". “Республика Татарстан". “Казанские ведомости" газета-журнал редакцияләренә дә без бүген үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм аларны алдагы чорда тагы да киңрәк хезмәттәшлеккә чакырабыз. Хөрмәтле каләмдәшләр! Әдәби газета-журналларыбыз үзләренен багланышына бәйле рәвештә үз вакытында дәүләт тарафыннан тулысынча әдәбияткә хезмәт итү өчен булдырылган да. Шунардан чыгып аларны гамәлгә куючылар булып, ижат берлеге һәм Мәдәният министрлыгы торды Россия күләмендә базар икътисады шартларында—дистәләрчә әдәби журналлар—дәүләтнен төрле структура органнарыннан чыкты яки чыгарылды, ә массакүләм чаралар коммуникацияләре агентлыгында калганнарынын уставлары үзгәртелә башлады. Һәм дәүләт органнары бу басма нәшриятләрнен уставына ижат берлекләренен гамәлгә куючылар булуны танымый башладылар Шуна ияреп безнен “Татмедиа" агентлыгы да. “Казан утлары". “Идел", “Мәйдан" журналларының уставына үзгәрешләр кертеп һәм бу журналларны туа-туганнан бирле гамәлгә куючыларнын берсе булган Язучылар берлеген төшереп калдыруны күздә тота. Без инде бу хакта "Татмедиа" белән сөйләшүләр алып барабыз. Бердәнбер көнне—бу журналларны “табыш китермәве" сәбәпле ябылган очракта, без—язучылар—үз әсәрләребезне кайда, ничек бастыру турында уйларга тиеш булабыз. Әдәбият һәм сәнгать елында безгә бу мәсьәләне хәл итүдә дә Мәдәният министрлыгы бер эшлекле адым ясар дип ышанабыз Язучыларның иҗатларын пропагандалау шулай ук әдәби ижат проиессынын аерылгысыз бер өлеше. Ел дәвамында үгкәрелгән әдипләребезнең юбилей, ижат кичәләре, алар белән очрашу кичәләре район, шәһәрләрдә үткәрелгән татар әдәбияты көннәре, радио-телевидение аша алып барылган чараларның һәркайсына тукталып тормыйм. Җыйнап шуны гына әйтәсем килә: киләчәктә бу юнәлештә башкарасы эшләребез бихисап... Өстәп шуны да әйтү зарур: язучынын ижатын һәм гомумән әдәбиятны—язучы үзе. анын китабы һәм башка әдәби басмалардан да үгемле итеп һичкем һәм һичнәрсә пропагандалый алмый Әдәби журналларыбыз, газеталарыбыз һәр укучыга, һәр өйгә ничек барып җитә'1 Һәр каләм иясен һәм Язучылар берлеген ин беренче чиратта шул мәсьәлә борчый Язучылар берлеге идарәсе газета-журналларга язылу чорында район, шәһәр җитәкчеләренә, мәгариф идарәләренә, зур предприятие җитәкчеләренә хатлар белән мөрәҗәгать итеп тә карадык, әмма ана карап кына тиражыбыз үсмәде Димәк, эзләнергә, янадан-яңа хезмәттәшлек формаларын табарга кирәк Һәр хезмәт тиешенчә бәяләнергә һәм хакы түләнергә тиеш Без—язучыларны—базар шартларына яраклашмауда урынлы тәнкыйть итәләр Үзенен ижат җимешен һәр очрашуда бушка өләшеп йөрүе дә. китабы басылып чыкканнан соң ел ярым гонорарын ала алмый йөрүе лә. анын үзеннән башка һәркемне гажәпләндерә-фәкать анын үзен генә түгел Язучылар берлеге идарәсе октябрь-ноябрь айларында китап сәүдәсе һәм гонорар түләүнен торышын җентекләп анализлады 2005 елның азагында Татарстан китап нәшриятында 2004 елда язучыларыбызнын басылып чыккан китаплары өчен гонорар бурычы I млн 900 мен сум иле 2004 елгы бу бурыч хәзер инде түләнеп бетеп килә. Ә 2005 елда басылган китапләр өчен түләнмәгән хезмәт хакы бурычы исә тагы да миллион сумнар белән бәяләнә Нәшрият җитәкчелеге, бу хакта мәсьәләне күгәрүгә, үзләренен складларының сатылмый яткан китаплар белән тулганын әйтеп жанап бирә Һәм монда фәкать язучынын үзенен пассивлыгын сәбәп итә Язучылар берлеге идарәсе, әйткәнемчә, республикабызда китап сәүдәсенсн торышын бик кызыксынып өйрәнде Идарә әгъзалары республикабызның 26 район шәһәрләренә барып, мәсьәләне урынында тикшерделәр. Баксан- китап сату буенча дәүләт һәм кооператив сәүдә челтәре гел бетерелгән. Дөрес, шәхси китап кибетләреңдә дә татар теле дәреслекләре һәм берничә җирле авторның китапларын очратып була, әмма алар китапка: “акча—товар—акча" формуласы белән генә карыйлар. Жирле үзидарә җитәкчеләре коммуналь һәм мәктәп китапханәләренең тузган фондын яңартуга тиешле әһәмият бирмиләр. Без моны 22 март көнне Әлки районының 12 мәктәбендә булып, күреп тагын бер инандык. Мәдәният министрлыгы. Мәгариф министрлыгы биргән 1 -2 миллион сум акчага алып, бүлеп биреләсе китапларны көтеп яталар. Бу хакта без Республикабызның Дәүләт Советына һәм хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, әлегәчә китапка, татар китабына мөнәсәбәт әдәбият һәм сәнгать елында да бик начар булып кала бирә. Базар шартларын яхшы “аңлаган һәм аңа яраклашкан'" мененджментларнын хезмәт хаклары язучынын китабы сатылуга корылса һәм язучы гонорарының бер өлеше китабы сатылу дәрәҗәсенә корылса нәшрият һәм язучы арасында мөнәсәбәтләр бер-берсен эшлексезлектә гаепләүдән ярдәмләшү, хезмәттәшлеккә күчәр иде. “Казан утлары” журналыннан кала башка газета-журналлар шулай ук гонорар түләүне изге вазыйфалары дип танымыйлар. Ә бит гонорарның түбәнлеге турында сүз алып бармыйбыз, вакытында түләү турында сүз алып барабыз. Язучылар берлеге идарәсендә бу мәсьәләне тикшерүдә катнашкан “Татмедиа" агентлыгы директоры урынбасары Фәрит Шәһиәхмәтов барлык редакцияләрнең һәм нәшриятләрнең гонорар түләү фондлары дәүләт тарафыннан тоткарлыксыз финанслануын белдергән иде югыйсә. Язучының иҗатын стимуллаштыруда республикабыз күләмендәге һәм Язучылар берлегенең исемле премияләре зур әһәмияткә ия Узган ел башында Илбашыбызнын Указы нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа Положениесе эшләнде һәм премиянең матди кыйммәте куп мәртәбәләр күтәрелде. Илбашыбызнын тәкъдиме буенча Язучылар берлегенең аерым жанрлар буенча исемле премияләрнең дә матди кыйммәте 10-12 мәртәбә күтәрелде. Бу максаттан республикабызның эре предприятиеләре һәм спонсорлары ярдәмендә Язучылар берлегендә грандлар һәм премияләр фонды булдыру тагы да нәтиҗәле булачак. Шулай ук “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте һәм Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләрен, стипендияләрен булдыру үрнәкләрендә хезмәттәшлекнең башка төр формаларын эзләү зарур. Язучы иҗатын стимуллаштыруда аның чын-чынлап бөтендөнья әдәби пространствосына чыгуы әһәмияткә ия. Бу максатта талантлы әдәби әсәрләрне дөнья телләренә тәрҗемә итү кебек шактый “каты чикләвек”не ватасыбыз бар әле. Хәтта рус теленә әдәби тәрҗемә, бигрәк тә татар поэзиясен русчага тәрҗемә итү буенча, шактый еллар йоклап калганбыз. Бүген Мәскәүнең профессионал тәрҗемәчеләре бер строфа шигырь тәрҗемәсенә 3-4 доллар акча сорыйлар—бу якынча 100 сум дигән сүз. татар шагыйренең үз телендә язып, бастырып та андый бәһане күргәне юк. Шуңа күрә Язучылар берлеге идарәсе каршында кичекмәстән тәрҗемә секциясе оештыруны күздә тоттык. Моннан берничә еллар элек татар язучыларынын әсәрләрен төрек теленә һәм торки телләр группасына кергән башка телләргә тәрҗемә итү буенча җитди фикерләр күтәрелгән иде. Ни кызганыч, бу эш тә туктап калган. Күргәнебезчә, үз-үзебезгә бикләнеп яту—ул безнең әдәбият файдасына түгел Әдәби тәрҗемә—дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле мәсьәлә, һәм әдәбият, сәнгать елы дип игълан ителгән быелгы елда без бу юнәлештә билгеле бер эшлекле адым ясарга, әзерләнергә тиешбез. Әдәби иҗат процессын оештыруда, бигрәк тә яшь авторлар белән эшләүдә. Язучылар берлеге идарәсе каршында оештырылган аерым жанрлар буенча иҗат секцияләре зур әһәмияткә ия Соңгы съездан сон иҗат секцияләренең эшчәнлеге сизелерлек яхшырды дип билгеләп үтәр идем. “Проза” һәм "Публицистика" секциясе җитәкчеләре Марсель Гапиев һәм Рабит Батулланын үз эшләренә иҗади карауларын билгеләп үтәсем килә. Әйтик. Рабит Батулланын тәкъдиме һәм үзенең башлап йөрүе буенча август— сентябрь айларында язучыларыбыз 2005 ел урагына, авыл хезмәтчәннәре белән очрашуга чыктылар, 31 язучыбыз 7 районга чыгып, бүгенге авыл тормышын үз күгтәре белән күреп гыйбрәтләнеп кайттылар Марсель Галиев октябрь аенда проза секииясенсн киңәйтелгән утырышына Норлат шәһәре һәм районы житәкчесе Фатих Сибагатуллиниы чакырып, анын белән очрашу оештырды. Балалар әдәбияты секциясе житәкчесе Рафис Корбан һәм “Салават күпере" газетасы редакциясе инициативасы белән “Балалар китабы атналыгы" үткәрелеп. Казаннын 48 мәктәбендә язучыларыбызнын очрашуы оештырылды Шигърият секциясе житәкчесе Зиннур Мансуровнын инициативасы белән "Бүгенге эстрадада жыр текстлары" турында шагыйрьләр, җырчылар һәм композиторларның кызыклы ижади бәхәсле очрашулары булып узды. Яшь шагыйрьләрнең әсәрләре тикшерелде Шул ук вакытта, әле ижат секцияләре чын-чынлап яшь авторлар белән эшләү буенча ижат лабораториясенә әверелде дип әйтеп булмый. Без ижат секцияләренең эшен менә бүгенге пленар утырышларда булган рәвештә дә күрергә теләр идек, һәрхәлдә алдагы чорда шунар омтылу кирәк тә. Язучылар берлеге идарәсе узган әдәби ижат елында дәүләт органнары һәм кин җәмәгатьчелек белән элемтәләрен ныгытырга омтылды. Мәдәният министрлыгы белән көндәлек хезмәттәшлек шартларында һәм бердәм үткәрелгән чараларнын матди нигезен Мәдәният министрлыгы чыгымнары тәшкил итә Идарәнен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән элемтәләрнең ныгуын аеруча басым ясап әйтәсем килә Узган ел Удмуртия Язучылар берлегендә татар язучылары секциясен оештыру буенча беренче адымнар ясалды. Бу эштә Бөтендөнья татар конгрессынын Удмуртиядәге оешмалары бик тә инициатива күрсәтте. Милли мәдәниятебезне, телебезне үстерү буенча һәркайда милли мәдәни автономияләр нәтижәле эш алып баралар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль милли автономия үзәге шул мөхтәриятләрнс координацияләп торучы буларак—татар әдәбиятын пропагандалауда һәм сатуда безгә таяныч була алыр иде Бер сүз белән әйткәндә, без алар белән берлектә үз эшчәнлегебеэнен географиясен генә түгел, ә эчтәлеген дә тагын да баета алачакбыз Кызганычка каршы, узган ижат елында Казан шәһәре хакимияте. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балалар һәм яшьләр белән эшләү министрлыклары. Казан югары уку йортлары белән белән элемтәләребез теләктә генә калды. Бу юнәлештә идарәнен ныклап уйланылган программасын эшлисе бар Идарә ел дәвамында язучыларыбызнын яшәү-көнкүреш шартларына кагылышлы мәсьәләләр буенча ла берникадәр эш башкарды. Бу максатта идарә составында социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча комиссия төзелүне үзвакытында күрелгән чара дип беләбез Әлегә комиссиянең зурдан сөйләрлек нәтиҗәләре булмаса да. Язучылар берлегенең социаль паспортын эшләве, авыру язучыларыбызга адреслы медицина ярдәме күрсәтү буенча берникадәр эшләр башкара алдык Хәзер Язучылар берлегендә торучыларга пенсия билгеләү буенча кайбер проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез. Язучылар берлеге идарәсе яшь каләм ияләре белән эшләү юнәлешендә лә хәрәкәт итә Көз көне Мәдәният министрлыгының ярдәме белән республикабызның 28 районыннан әдәби берләшмә җитәкчеләрен Казанга 4 көнлек семинарга җыйный алдык. Алар аша дистәләрчә өметле яшь язучыларыбызны барладык Саба районының үзәк китапханәсе каршындагы “Саба таңнары". Актаныш районының район газетасы каршындагы “Агыйдел дулкыннары". Түбән Каманын "Кама таңнары", Сарман районы Җәлил эшчеләр поселогы. Чаллыда "Ләйсән . Минэәлә район балалар китапханәсе каршындагы һәм башка әдәби берләшмәләрнең чын мәгънәсендә ижади оешма булуы безне сөендерде Киләчәктә Язучылар берлеге идарәсе Казан уку йортлары һәм район, шәһәрләр әдәби берләшмаләрс белән ижади элемтәләрне һичшиксез ныгытырга бурычлы Хөрмәтле каләмдәшләр! Әдәби ел йомгаклары, дип зур кимәлдә сөйләшүебез, ул. азбәггә, шартлы рәвештәге вакыт бүленеше һәр язучы-ул үзе бер ижади күренеш һәр язучының ижат календаре—гомуми ел календаре һәм аның фасылларына буйсынмаска да до мөмкин. Шагыйрь әйтмешли, иҗат кешесе өчен көзләрдә дә язлар кабатланырга һәм киресенчә язларда да моң. сагыш төпсезлегенә чумарга мөмкин. Шуңа да карамастан, безнен әсәрләребезгә ихтыяж барлыгын, аларнын жәмгыятьтә берләштерү, туплау, тәрбияви мәгънәдәге әһәмияте барлыгын бүген беркем инкарь итә алмый. Илбашыбыз М.Ш.Шәймиев үзенең Дәүләт Советында бәян иткән юлламасында Әдәбият һәм сәнгать елы буларак игълан ителгән 2006 елның бөтен Татарстан халкының киләчәккә ышанычны ныгытуда, рухи дөньяның, рухи сфераның барлык өстенлекле социаль проблемалардан да өстенлекле булуны ассызыклады... Һәм агымдагы елга билгеләнгән барлык чаралар—алар киләчәктә һәрберебез юнәлеш тотачак тарафны һәм ижади-рухи потенциалны куллану, файдалану, нәтижәгә ирешү юлларын эзләү-билгеләү булып та торырга тиеш. Инде якын көннәрдә үткәрелгән һәм үтәчәк шундый чараларга да тукталып үтик. 2006 елда—Җәлил һәм Тукайның олуг юбилейлары гына түгел, исән һәм дөньядан киткән 109 язучының да төрле дәрәжәдәге искә алу даталары билгеләп үтелә. Алардан тыш. музыка, сынлы сәнгать буенча күренекле шәхесләрнең күркәм юбилейлары да бар. Ә бүген Җәлил һәм Тукай—Россия һәм дөнья буйлап сибелгән халкыбызны барлау, берләштерүдә илче рольләрен үтиләр. Хәтта, читтә яшәүче йөзләрчә мен татар яшьләренә Ана телендә сөйләшү, язу. яттан шигырь уку өчен укытучы булып хезмәт итәләр... Әдәбиятның—әдәби сүзнең мәгънәви багланышын, аның тәэсир көчен арттыру—иң бөек максатыбыз,—дип авыз тутырып әйтә алабыз! Шул изге эшебездә һәркайсыбызга саулык-сәламәтлек. рухи ижат күтәренкелеге, бәхет-шатлыклар телим.


К а м и л К ә р и м о в

Прозаның киштәдәге урыны

(2005 елла басылып чыккан кайбер чәчмә әсәрләр турында) Өч нульле XXI гасыр капкасыннан килеп кергәч, иҗтимагый, әдәби һәм мәдәни тормышыбызда өч урынлы саннар белән бәяләрлек вакыйгалар артты Мең еллык әдәби мирасы киштәгә куелган бөек татар халкы, ниһаять, Мәркәзебез Казаннын мен еллыгын бөтен дөньяга шаулатып исбат итә алды, сыйнфый көрәшләрне, дәһшәтле елларны каһарманнарча кичеп, бүгенге көнгә кадәр аягында нык басып тора алган төп әдәби журналыбыз—«Казан утлары»нын меңенче саны дөнья күрде Меңнәрдән сон «мең дә бер кичә» башлана. Базар юлыннан исән-имин килеп җитсәк безне әкияти киләчәк көтә. Узган 2005 әдәби ел. басылып чыккан китаплар, роман, повестьлар, хикәяләр саны белән чагыштырганда, башка еллардан һич кайтыш түгел. Татарстан китап нәшрияты Халык язучыларының күп томлыкларын чыгаруга иреште, «Мәгариф» нәшрияты дәреслекләр белән бер букчада йөрерлек тарихи китаплар, библиографик белешматәр. балалар өчен проза үрнәкләре чыгарды Вакыт-вакыт нәшриятларыбызның оперативлыгына, дөресрәге язучыларыбызнын активлыгына шаклар катасың. Роман «Казан утлары»нын. әйтик, август санына планлаштырыла. ә сентябрь аенда ул инде нәшриятта басылып та чыккан була. Объектив сәбәпләр аркасында журналда планлаштырыпган әсәр бер- ике айга чигерелеп куйса, ул инде китап булып чыгып өлгерә һәм кызганыч ки, журналдан төшеп кала. Мин бу очракта Галимҗан Гыйльмановнын «Албастылар»ын (II кисәк). Мәдинә Маликованын «Кызыл гөл» романын һәм Равил Вәлиевнең «Олуг хан ярлыгы» китабын күздә тотып әйтәм. «Казан утлары* журналы һәр тарихи датага игътибар итеп өлгерергә тырыша. Узган 2005 елла. Бөек Ватан сугышында Жинүнен 60 еллыгына багышлап басылган әсәрләр арасында Шамил Маннаповнын «Янгыннан калган баганалар, дигән хикәятләре бар Үз биографиясенә кагылышлы вакыйгалар булгач, автор бу хикәяләрне бөтен көчен һәм сәләтен кызганмыйча язган Сугыштан сон тернәкләнгән яна буыннын сабырлыгын, гаделлеген, кешелеклеген һәм тырышлыгын күрәсен дә: «Их, капма-каршы якка үзгәрдек бит без!» дип авыр сулап куясын Бүгенге көрлектә үскән яшьләргә мәжбүри укытыр өчен Шамил Маннаповнын әлеге хикәятләрен дәреслекләргә кертәсе иле Жинү залплары ерагайган саен батырлар күбәя, ләкин фронтовик язучыларыбыз кими бара. Мөҗип Имамовнын фронтовик язмалары тере истәлек буларак макталса. Маннур Сатгаровнын документаль повесте татар соллатынын чын интернационалистик рухын яктырта. Сиксән яшенә житеп тә юмористик шигырьләр язудан туктый алмаган Маннур Саттаров бик җитди эшкә алынган. Ул фронтовик дусты, дөресрәге окопташ дусты Юлдашның туганнарын эзләп Үзбәкстанга изге сәяхәткә чыга. Партия һәм комсомол бюрократлары белән көрәшеп окопташ дусты Юлдашны аклап чыга, үзбәк егетенең батырлыгын исбат итеп исемен күгәрә Шунын белән автор үзе дә батыр совет солдатына әверелә. Тарихи дата дигәннән, узган 2005 ел тагар халкы тарихында ин гүзәл вакыйга— Казанның 1000 еллыгы белән хәтерлә калыр. Мәркәзебезнең туган елы Казан Кремле нигезендәге таш сандыклардан табылган хәзинәләр белән генә түгел, ә язучыларыбыз тудырган тарихи романнар, эсселар белән лә расланып тора Мөсәгыйт Хәбибуллин. Батулла. Марат Әмирхан. Флүс Латыйфи. Вахит Имамов. Равил Валиев кебек катам осталарының тарихи әсәрләр язарга алынуы әдәбиятыбызның әкияти офыкларын киңәйтте. Үзенен бөтен ижатын татарның мен еллык шәжәрәсен әдәбиләштерүгә багышлаган халык язучысы Нурихан Фәттах бар иде. Ул барында татар тарихын якадан язарга башкалар бик үк жөрьәг итмиләр иле Хәзер исә. редакция папкасына тарихи роман керсә, рецензиягә бирергә кеше табуы кыен Тагын ла җетерәк итеп әйткәндә—Нурихан Фәттахнын үзе исән чагында төгәлләнеп бетмәгән «Аклан» романын кемгә укытып алырга икән. дип. икеләнебрәк торабыз Репрессия елларын тасвирлап, сталиниэмны фаш итеп язылган романнар белән дә шул ук хәл. «ГУЛАГ» тәмугыннан исән-имин котылып, кичергәннәрен матур әдәбиятка әверелдергән изге шәһитләребез бар иде—безнен буыннын остазлары Хәсән Туфан. Ибраһим Салахов. Гурий Тавлин Алар юк инде. Әдәби намус сагында торырлык классикларыбыз ерагайган саен алар башлап жибәргән темага тотынучыларыбыз күбәя. Нәтижәлә. ерак яки якын тарихка кагылышлы бәхәсле романнар авторның үз намусында һәм редакция хезмәткәрләре жаваплылыгында кала. Әлбәттә, иҗаттагы хөррият шушы рәвештә сакланса, әдәби процесс үзенен яңа рецензентларын, яна белгечләрен булдырыр әле Вахиг Имамовнын «Казан дастаны, романы. Каэаннын мен еллыгын үткәргән айда чыксын очен. журнал өстәлендә махсус запас булып торды Өч йөз угыз битлек романда Габдулла хан. Талиб хан. Мөхәммәт хан һәм Ибраһим хан идарә иткән чорлар тәфсилләп сурәтләнә Укучылар өчен күнслсез булмагандыр романда ызгышлар да. сугышлар да.уйнашлар да җитәрлек. «Казанның мен еллыгына багышлыйм» дигән төгәл адрес белән башлангач. Казан каласына нигез салу күренешләрен түземсезлек белән көтәсен Ниһаять, алтмышынчы бүлеккә җиткәч. Владимир кенәз алдында Ибраһим хан «Монда яна кала салам'*—дип бер казык кага. Әсәрдә Казан каласы бер казык булып кына кала «Казан дастаны» дастаныбызга әверелерме-юкмы—белмим, әмма Вахит Имамов бүгенге кондә тарихи әсәрләр язучы иң актив автор Каян килә торгандыр ана шулкадәр энергия һәм тәвәккәллек?! Нурихан Фәттах булып ул да жндс-сигез елга бер генә роман яза ала иде Ә Вахит Имамовны тыебрак тормасан ел саен берәр роман яза ала Безгә Вахит дустыбыздан активлыкка өйрәнәсе бар але «Казан утлары» журналында узган ел чәчмә әсәрләрдән өч роман һәм сигез повесть, ун хикәя басылды. «Иманыннан бер язсаң» дигән романына артык тукталмыйча Рауль Мирхөйдәровнын журналда басылган ижаты хакында берничә сүз әйтергә телим Мәскәүдә яшәп рус телендә ижат итүче тагар жанлы Рауль Мирхәйдәровнын романнары бәген дөньяга билгеле Ләкин аны татар укучысына нәкъ менә «Казан утлары» журналы алып килде. Аның һәр романы кызу бәхәс тудыра, бигрәк тә язучылар арасында Югары эшелон даирәләре кереп чумган коррупция, элеккеге СССР киңлекләрен колачлаган мафия турындагы детектив романнар кирәкме безгә? Әлбәттә кирәк! Беренчедән. Рауль Мирхәйдәров үзен: «Мин татар малае»,— дип әйтә икән, ник әле без Мәскәү язучылары арасындагы шундый авторитет белән горурланмаска тиеш ди. Икенчедән, бүгенге укучыга рус әдәбиятының, чит ил классикларының кызьпслы үрнәкләрен тәржемә итеп күрсәтү хәзинәбезне баетыр иде. Юкса без хәзер «любовный треугольник»лар белән мавыгып, охшаш өчпочмаклар ясый башласак; шәхес культы корбаннары дип һәр колхоз бригадирының көндәлеген күчерә торсак: «тарихи» дигән вакуумны борынгы ханнарыбызның байлыктан нишләргә белмичә кызлар һәм малайлар белән шаярышып күңел ачуын, үзара талашып ятуын гына тасвирлаган компилятив әсәрләр белән тутырсак—татар әдәбияты үз сазлыгына үзе кереп батачак. Ерак бабаларыбызнын ояты безгә булачак, рус теленә тәржемә ителгән романнарыбызны укыгач йөз утыз миллионлы күршебез безгә бармак төртеп күрсәтәчәк. Бүгенге укучыбыз ниндиерәк әсәрләр ярата соң. дигән сорауга җавап табасыгыз килсә, сез Мәдинә Маликованын роман-повестьларын укыгыз дияр идем мин Алар күтәрелгән теманын актуальлеге, вакыйгаларның тыгызлыгы, каршы як мөнәсәбәтләрнең киеренкелеге, гадел чишелеше белән укучы күңелен бик тиз жәлеп итә. «Чәчкә балы» повесте, беренче карашка наркоманиягә каршы көрәшкә чакыру булып яңгырый. Гамилне кыйнап киткән малайларнын берсе—анын үз улы булып чыга, бала тудыру йортында ук буталып, ул бала чит кеше кулында үсә. Макар Харитоновка әверелгән татар малае маржа кулында юньсез тәрбия алып наркоман булган. Повестьның ахырында һәр ике малай да Гамил белән Сәгъдия кулында кала. Авыл тормышы, чәчкә балы наркоман малайны савыктыра. Малайларнын икенчесе дә үз әнисе, маржа кулында тәрбияләнгән булса—аны да Макар Харитонов язмышы көткән булыр иде дип нәтижә ясыйсы килә. Бүгенге чыгышка бирелгән ярты сәгать вакытны бары тик Фәүзия Бәйрәмованын «Караболак» романы турында гына да сөйләшеп үткәрергә мөмкин булыр иде Ниһаять! Ниһаять, туксан ел буе шымчылар күзәтүе астында ижат итеп, язылмаган әсәрләре өчен дә сагаеп яшәргә өйрәнгән татар язучысы әкренләп «сүз иреге» дигән татлы канунга ышана башлады. Фәүзия Бәйрәмова «Казан утлары»на китергәнче «Караболак» романының өзекләрен анда-монда бастырып өлгергән иде. Шуна күрә ул киң катлам укучыларга таныш, эчтәлеген иркенләп сөйләп торасы юк. Роман көрәшче Фәүзия каләме белән язылган. Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары өстенә «Маяк» оешмасы атом реакторлары төзеп сынаулар үткәрә. Сынау дигәне шул— төрле шартлатулар, күпсанлы аварияләр, ралиактив калдыклары белән мөлдерәмә тулган күлләр. Халык зур газаплар белән ярты гасыр буе кырыла. Ә Мәскәү аларнын ыңгырашуын ишетми. Чиләбе өлкәсендәге авылларнын фаҗигасе—татар халкына каршы үткәрелгән сәясәтнең эзлекле дәвамы дип әйтергә кыюлыгы житә авторның. Кыю язарлык хөррият килде, егетләр! Хөррият ул—көрәш дигән сүз. Проза—сугышчан жанр. Безнен язучылар берлегендә бер рота прозаик бар. Әбүнәчеләребез дә берәр дивизия чамасы булыр Кыскасы, яна үрләр яуларлык мөмкинлекләребез бар әле. Талантлы язучылар талантлы укучылар кулына калсын, дигән догалы юллар белән Марсель Галиевнең 2005 елда чыккан «Рух» китабын кулга алдым. Депутат язучыларыбыз арасында гел кайнаша торгач Марсель Галиев тә чәчәкле-чуклы, калын-калын том-том китаплар чыгарырга өйрәнеп жигге. Инҗил форматында төпләнсә дә «Рух»—чын татар китабы. Аны бер утыруда гына укып чыгу һич мөмкин түгел. «Рух» еллар буе. кайтып-кайтып укый торган китап. Марсель Галиев кулына каләм алса—шундук рәсем ясый башлый. Аның «Рух»ын кулына алгач үзеңне сынлы сәнгать музееның портретлар экспозициясенә эләккән кебек хис итәсен. Шәхесләрне тасвирлаганда ул җете бизәкләр, урыны-урыны белән сарказмга әверелгән лирик юмор, бай мәгълүмат һәм сурәтләү чараларын кызганмыйча, тыгыз фикер туплап яза. «Рух»нын киштәдәге урыны Ибн Фазланнын Иделгә сәяхәте турында язылган китап белән Татар энциклопедик сүзлеге уртасында булыр. Марсель Галиевнен «Рух»ына багышлап монографияләр язылыр әле, боерган булса. Ярты сәгать эчендә сынар китап та укып булмаган кебек, ярты сәгатьлек чыгышка 2005 елда басылган чәчмә әсәрләр турында тулаем сөйләп өлгерү мөмкин түгел. VI Хужин. Т. Галиуллин. Р Фәизов. Ә. Сәләх. Р Вәлиев. Ф Яхин. Рифә Рахман. К. Кәримов. Ә Гаффарлар мине берүк гафу итсен Вакыт ягы кысан. Аларнын повесть һәм хикәяләре кайсы яктан килсән дә камил. Чибәр кешегә шарж ясавы читен булган кебек, төзек әсәрләрнең дә уртага салып сөйләрлек проблемаларын табуы кыен. Янарыш чорында, бер-бер артлы яна матбагалар ачыла торгач, язучыларга эш артты, кызыклы язмаларны көтеп кенә торалар, кешесенә күрә, язганчы—алдан ук планлаштырып та куялар. Эшкә урнашасын килсә дә—хөррият, сәләтле авторны редакция колачын жәеп көтеп ала. Совет әдәбияты чорында газета йә журналга эшкә килгәнче синен биографияңне җиз иләк аркылы үткәрәләр, күрше-тирәннән, элеккеге тормыш иптәшләреннән белешмәләр алалар, теге-бу оешмалардан раслаталар, шуннан соң гына сина берәр задание биреп карыйлар иде Ифрат дәрәжәдә кимсетә торган чаралар иде бу Ә хәзер һәр редакция, кирәкле авторларны читкә җибәрмичә, үзенә штатка алырга тырыша Һәм контракт төзегән мөхәррир газета йә журналның «никахлы* авторына әверелә, бары тик ана гына тугры хезмәт итә. Ләкин проза жанры бер генә матбага рамкаларына сыешмый «Идел» журналы мөхәррирләре Ркаил Зәйдулла белән Хәбир Ибраһим. «Сатават күпере*нен Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон. Вакыйф Нуриевлары, «Мәйдан*дагы Вахит Имамов белән Фирүзә Жамалетдинова. «Сөембикә*нен Марат Әмирханы һәм башка бик күп кенә авторлар «Казан утлары» журналының штаттан тыш авторы Ә менә Нәбирә Гыйматдинова. унбиш ел инде, чын мәгънәсендә «Идел* кызына әверелде Ин актив автор—үз хезмәткәрен дигәндәй, утыз еллык ижади тәҗрибәсе булган Нәбирә Гыйматдинова яшьләр журналы укучылары белән бик жинел генә уртак тел тапты, ел саен повесть-хикәяләрс. очерклары рәт араларын санга сукмыйча гына басыла килә. Кайвакыт ул: «Менә, яна повесть төгәлләп утырам, әбиз «Казан утлары*на була монысы!»—дип вәгъдә биреп өлгерә Ләкин бер ай үтми, ул повесть «Идел»дә дөнья күреп өлгерә. Әйе. «Идел* төпсез, ул да юка журнал түгел Читтән торып эшләүче көйсез авторларга заказ биреп, кыстый-кыстый яздырган арада, типографиягә бәйле график көне килеп житә. Журнал үз вакытында чыксын өчен Нәбирә—«Идел»гә. «Идел* Нәбирәгә таяна. 2005 елнын 10-11 саннарында басылып чыккан «Ачкыч* повесте белән Н. Гыйматдинова үзенен утыз еллык темасына тугры кала—үзәктә бәхет турында хыялланып, төрле маҗараларга юлыккан көчле, әрсез һәм шул ук вакытта романтик рухлы хатын-кыз язмышы. Н Гыйматдинованын һәр яна әсәрендә нинди дә булса берәр яна рецепт ачыла һәм ул рецепт әсәр ахырына таба бәхет модуленә әверелә Өч кешедән торган мәхәббәт башваткычын чишәр өчен (русчалатып әйтсәк «любовный треугольник») авторның героинялары кирәксә жинә. жинә алмаса җиңелеп жинә һәм максатына ирешә. Н Гыйматдинова үзенен укучыларын кулдан ычкындырмый, анын әсәрләрен хатын-кыхлар егылып укый һәм бәхетсез хатыннар автордан кинәш өметләнә, ә бәхетле ханымнар кулларындагы песнәкне очырып җибәрмәскә өйрәнә. Күпчелек укучыбыз, тамашачыбыз, әбүнәчебез һәм хәтта авторларыбыз да—хатын-кызлар Нәбирә алар белән уртак тел тапты, бу—язучынын төп уңышы, популярлык китергән кредосы «Ачкыч» повестен автор «бәян» дип куя, чөнки анда тасвирланган вакыйгалар чынбарлыкка бик якын әсәргә карата кызыксынуны көчәйтә Матур киләчәкне ашыктырыр өчен бер генә көнгә гатар буржуена сатылырга ниһаять ризалашкан Илсөяр язмышы шул тиклем жалеп итә ки. укып чыкканда текстта очраган күпсанлы орфографик хаталар да кәефне генә күтәрә Кыскасы. Н. Гыйматдинованын «Ачкыч*ы— унышлы әсәр Озакламас, әле моның буенча телевизион фильм да төшерерләр, чөнки бәян нигездә диалогларга корылган, мизансценалары да бер өй лгрәсенә бәйләнгән Узган ел «Сөембикә* журналы хатын-кызлар гына булдыра алырлык зур батырлык эшләде: яна хикәяләргә биш призлы конкурс игълан итте Батырлык призлар санында түгел, батырлык-әлеге конкурста ирләргә дә катнашырга рөхсәт ителде Нигездә, үз хезмәткәрләре кулыннан гына чыгарылып, күптәннән бирле •натураль хуҗалыкка* әверелгән Сөембикә журналына яна исемнәр, яна образлар килеп керде Конкурс—үзенә күрә бер уен инде ул. «Заман һәм шәхес» конкурсының уен кагыйдәсен «Сөембикә» кызлары үзләре төзеде. Нәтиҗә көтмәгәнчә уңышлы булып чыкты, егермеләп яна хикәя дөнья күрде. Сер түгел, хикәя жанры һәрвакыт кытлык кичерде. «Казан утлары» журналының да хикәясез чыккан саннары байтак. Заман язучысы сюжетны хикәягә әрәм иткәнче—ул аны повесть итеп күпертә. Повестьның укучысы да, мәһере дә күбрәк, китапларга кертүе дә кызык. Борынгы әдәби чыганаклар исбатлавынча, элек хатын-кыз Алыплар да сугышчылар сафында йөргән икән. Аларны без «Амазонкалар» дип тә беләбез Әйтергә теләгәнем шул—Рәмзия Габделхакова, Фирүзә Жамалетдинова, Рифә Рахман кебек Алып бикәләребез «Заман һәм шәхес» конкурсына килгән мин-минле Марсель Галиевне, бурильшик Камил Кәримовны, һәм шкафтай Зиннур Хөсниярны алып кына аттылар! Хәер, хатын-кыз Алыпларыбыз барыбер дуамал Ркаил Зәйдулланы жинә алмадылар, ирләр үпкәли күрмәсен дигәндәй, пьедесталның өченче баскычына бастырдылар. Сөембикә журналы искиткеч матур яналык белән чыкты. 70-80 еллар дәвамында «Казан утлары» журналы «Ялкын» һәм «Яшь ленинчы» редакцияләре хикәяләр конкурсын бик еш үткәрә торган иде. Ниһаять бу онытылган традицияне хатын- кызлар журналы янадан башлап җибәрде. Бәлкем инде әлеге башлангычка башка матбагалар да кушылыр, соңгы елларда очерклашып зәгыйфьләнә һәм юморлашып хәлсезләнә барган хикәяләр жанры янадан тернәкләнеп китәр. 2005 Ълда басылып чыккан чәчмә әсәрләр турындагы вәгаземне түгәрәкләп шуны әйтергә телим: мин инде сонгы утыз ел эчендә Татарстан Язучылар союзы үткәргән әдәби чараларның барысында да диярлек катнашкан кеше. Ижади ел йомгакларында, ачык һәм ябык партия җыелышларында, съездларыбызда элекэлектән ачык сүз белән эчкерсез сөйләшү традицияләре бар иде Чыгышымдагы җайсыз урыннарны гаеп эзләү дип түгел, ә иҗат лабораториябезнең көндәлек эше итеп кенә бәяләгез. Инде, әйтелгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә ясарга да була: Егерме ел буе гамәлгә кергән сүз иреге, фикер кыюлыгы, үткәнебезне яңача бәяләү—ниһаять татар язучысының иҗат рәвешенә әверелде. Хроника, мәгълүмат, документальлек, вакыйгаларның төгәл географиясе һәм оперативлык белән мавыга торгач, чәчмә әсәрләр күп очракта публицистикага якынайды. Проза әсәрләрендә тасвирлау дигән төп канун бозылып, ситуацияләрне сөйләп бирү өстенлек алды. Көндәлек тормышның кырыслыгы алгы планга чыкты, шуна күрәдерме—сурәтләү чаралары көннән-көн ярлылана бара. Ә бу Матур әдәбиятның матурлыгын примитивлаштыра. Чәчмә әсәрләр тирәсендә актив эшләүче Әдибәләребез артканнан-арта. Монарчы ирләр профессиясе булып саналган прозабыз әкренләп кызлар кулына кала. Бу күренеш әдәби типлар, персонажлар һәм характерлар палитрасына яна төсләр өстәрме, юкмы—анысын укый-укый күрербез Үткәнебезгә карата кызыксынуны киметмичә, архивларда күмелгән чынбарлыкны өйрәнеп, монарчы матбугатта күренмәгән чыганакларга таянып язылган тарихи әсәрләр күрәсе килә.

Р к а и л З ә й д у л л а

Саркылган эңгернең шәүләсе

Былтыр матбугатта дөнья күргән шигырьләрне барлап чыкканда янә бер мәртәбә иске, күнегелгән хакыйкатькә ышанасын—татар шигъриятенең дилбегәсе һаман да әле өлкән шагыйрьләребез кулында икән! М Әгъләм, Р Әхмәтжанов, Ш Галиев. Р Гаташ, Ф Гыйззәтуллина, Зөлфәт. Р Фәйзуллин, Р Харис, А Хәлим, Б Рәхимова, Л Шагыйрьжан. Ф. Яруллиннарнын шигъри бәйләмнәрен укыганда күнелдә сөенеч белән бергә сагыш та уяна. Бәлки бу хисне гомумиләштереп «якты сагыш* дип атарга кирәктер Ярый әле алар бар! Шигырь дәртен жуимаган. галижәнаб шигьриятнен көченә ышанычларын яна гасыр укучысына күчерергә тырышучы өлкәннәр Матди, маргиналь мәнфәгатьләр алга чыккан заманда әтеге омтылыш үзе үк батырлыкка тин ләбаса. Һәм алар үзләре дә бу хакта уйланалар, үз ижатларынын серенә төшенергә талпыналар булса кирәк Нинди генә халәттә калса да, шагыйрь үзенчә өн салырга, үз авазын кешеләргә ишеттерергә тырыша Хәтта тыңлаучы юкта да. кайберәүләр аркаларын борса да Юк. күнелне ижат ялкыны ялмаганда эндәшми калып булмый! Чөнки. Фәнис ага Яруллин сүзләре белән әйткәндә: Йорәкләргэ килеп бәрелә дә Әрнүләрдән туган бу тавыш— һич котмәстән кайнар боҗра булып Тынны буа башлый бер сагыш Ана Роберт абый Әхмәтжановнын жан авазы кушыла: Инде ачылып китсә дә Иҗатның офыклары. Чүмечләп эчсә дә горләгэн суларны. Ятып чөмерергәдер болытлары белән—дәрьясын. Басалмыйдыр сусынын дөнья ярсулары?' Әлеге юлларны укыгач. Алла биргән сәләтнең һичнинди шартларда югалмавын уйлап куанасын Р Әхмәтҗанга хас колач кинлеге һаман шундый икән' Ялган, ясалма шигырьләрне укып арганда менә шундый шагыйрьләрнең әсәрләрен кулга алырга кирәк. Равил ага Фәйзуллин хак валлаһи' Туксанда да ялганның ул суга ала яңагына Шагыйрьләр пыскый алмыйлар Шагыйрьләр—яна гына Без—шагыйрьләр, шигырь язучылар—әлбәттә, поэзиянен һәм шагыйрьнен җәмгыятьтәге ролен кайвакытта кирәгеннән артык купайтырга да яратабыз Шулай да милләтнен рухи халәтен, аның хис-омтылышларын. гамен белер өчен шигърияткә мөрәҗәгать итүдән дә кулай юл юк Билгеле, әдәбиятның көчен, куәтен проза билгели, әмма поэзия, жинсл кавалерия кебек, «халык күңеле» дигән мәйданга алдан килеп керә, барасы юлны аныклый Дөрес. Мөдәррис Әгъләм дә хаклы Шагыйрь шулай ялган диеп кенә Кыймылекгмас кыл да. Ахмак баш та кием киеп кенә Ки.гиәс уя акылга Шуңа күрә, элеккерәк заманнардагы сыман, ниндидер роль на зифа-фәләннәр турында сөйләп тору да кирәкмидер Шигъриятнең халыкка ниндидер тәэсир итү көче турында да телгә аласы килми, безгә андый ялган иллюзияләрдән арынырга вакыт мина калса Поэзиянең ниндидер магистраль юллардан жилеп үткән чаклары уиы Хәзер шигырь кешенең күңел катламнарына үтен кереп ашыш төпкелләрдән хыял өметләрне, үкенеч, сөенечләрне, сурәтле чаралар ярдәмендә кон күтенә чыгаруы белән кадерле Ә кеше дигәнебез -ин беренче нәүбәттә аитор үзе иңде Үэен-үэе таный алмаган, үз күнелсн актара алмаган шагыйрь беркемгә дә кызыкты түгел һәм гаҗәеп бер пародокс-үткән ел дөнья күргән шигырьләр, замананың бер төрле, соры булуына карамастан-форма ягыннан да. эчталеге җәһәтеннән да М! төрлеләр, кызыклылар. Биредә мин әлбәттә, узган ел татар поэзиясе яна бер баскычка күтәрелде, дип әйтергә җыенмыйм. Әмма камиллек ягыннан, аерата сурәтләү чараларының җетелеге ягыннан, шигъриятебезнең унай якка үзгәрүе бәхәссез. Укып карагыз сез әдәбият мәйданына яна гына аяк баскан кызларыбызнын шигырьләрен—профессиональ югарылыкта язалар! Шигырь укучылар кимегән саен оста шагыйрьләрнең күбәюе үзе үк тагын бер пародокс түгелме? Хәер, шигырь үзе дә пародокслар җимеше инде ул. Ләкин.. Ләкин. Испан шагыйре Леон Фелипенын бер кыска шигыре күңелгә килә: Шигырьне сүзләргә таркатыгыз Кафия кыңгырауларын ташлагыз. Ритмнан һәм вәзеннән. Хәтта фикердән арыныгыз, һәм җилгә чәчегез сүзләрне Ни булса да калса шуннан соң, Шул булыр менә Шигърият. Кыскасы, шигырьне укыганнан соң күңелдә ниндидер халәт туарга тиеш Шигьриятнен анлатып булмас сере дә нәкъ менә шунда. Шул булмаса. әллә нинди катлаулы метафоралар да, искиткеч эпитетлар, ассонанс, аллитерацияләр дә шигырьне коткарып кала алмый. Шул жәһәггән миңа, мәсәлән, Ж. Сөләйманның гап-гади бер шигыре тәэсир итте: Аллы-гөлле Чигү чигә сылу— Күңелдә чәчкэ-гөлле болын. Әби-карчык Салмак кына Йон эрли—э орчыкка күңелдәге эңгер үрли. Шигырь ул, күрәсең, шат мәхәббәт чаткыларын чәчрәткәндә дә күңелдәге эңгернең дөньяга саркылган шәүләседер... Ара-тирә гүзәл шигырьләргә очрыйм да, юләр кебек сөенәм. Ул гынамы—шушы ләззәттән коры калган акыллыларны кызганып көенәм әле. Әлбәттә, ул кызгануны үз эчемә яшерергә туры килә. Чөнки бер-беребезне дөрес аңламавыбыз бар. Чынлап «юләр» тамгасы ябыштырып куярга мөмкиннәр, билләһи. Хәер, алар болай да шигырь белән җенләнгән кешеләрне бик үк акыллыга санамыйлар инде. Безнең көннәрнең ин актуаль әйтеме колакта һаман чыңлап тора әле: «Если ты такой умный—почему бедный?» Ләкин дөньяга карыйсын да аптырыйсың—ул акыллы байлар ил-көнне ни дәрәҗәгә төшерделәр сон? Ир балалар бандит булырга, кыз балалар элитный фахишә булырга хыяллана. Элегрәк без әдәбиятыбызның чишмәләрен сугарып торучы авыл бар, дип куана идек. Кайтып карагыз авылга! Әби-бабайлар авызыннан бер канатлы сүз, борынгы әйтем ишетә алырсызмы? Иске көйгә көйләүче берәр картны очратырсызмы? Юк, алар телевизордан авыз суларын агызып, тәһарәт бозып, бетмәс-төкәнмәс сериаллар карыйлар. Бүген телевидение патша заманыннан да, советның, ялган интернационализм идеяләреннән дә көчлерәк булып чыкты. Ул иманы какшаган халкыбызны күз алдыбызда уптым-илаһи үз җәтмәсенә эләктерде. Авылларда да татар теленен сафлыгы жуелды Андый мохиттән яшь шагыйрьләрнең чыкмавы табигый хәл. Милләт деградациядә. Туксанынчы еллардагы өметләрнсн юкка чыгуы, хыялларның пыран-заран килүен күрү шагыйрьнен йөрәген ничек әрнетмәсен! Йөрәк әрнегәндә нишлисен? Йә елыйсын, йә келәсен Рөстәм Мингалим тикмәгә генә болаи язмый: «Үкенү дә һәм елау да файдасыз инде, беләм. Шуна бүген мин—үземнән һәм миңдәйләрдән көләм» Шигырь укучыларның кимүе турында без еш сөйләргә яратабыз. Ничек аларнын саны артсын? Безнен мәктәпләрдә матур әдәбиятка мәхәббәт бөтенләй тәрбияләнми Укытучыларның әзерлек мәсьәләсенә кагылып тормыйм, мәктәп дәреслекләренә генә игътибарны юнәлтәсем килә. Аларны төзүчеләрне кемнәр билгели икән? Нигә бу эштән язучыларның үзләрен читләштерәләр' Ул дәреслекләрне актарып чыгыгыз, алар бит әдәбиятка мәхәббәт уятмау гына түгел, анардан күнелне биздерәләр Мин әлбәттә, бөтен кеше дә әдәбиятка, шигърияткә гашыйк булырга тиеш, дигән фикердән ерак торам. Беркайчан да халык шигырьне ябырылып укымаган, һәр кешедән шигырь укуны таләп итү ахмаклык булыр иде Хәер, бу безгә янамый да—бездә шигырь укучыга караганда шигырь язучы күбрәк Шигъриятнен укылмавында, китапларның таралмавында, бәлки. шагыйрьләр үзләре гаепледер? Бәлки, без, Тукай әйткәнчә, искә «такмак» дигән сүз килеп төшүгә, абына-сөртенә шакмак эзләргә йөгерәбездер’’ Юк. алда әйткәнемчә, бүгенге шигъриятебез. Аллага шөкер, йөз кызартырлык түгел Шигърият—әдәбиятнын йөзек кашы ул. Бары шигъри атрибутлар гына—чагыштырулар, метафоралар, киная һәм. ин мөһиме, сыгылмалы тел—бүтән барлык жанрларнын да әдәби кыйммәтен билгели Шигырь гүзәллеген күрергә сәләтсез, шигъри сүзгә битараф кеше бүтән жанрларда ла унышка ирешә алмый Әдәбият мәйданында үз сүзен әйтә алган зур шагыйрьнен пәйда булуы, күк йөзендә якты йолдыз калыкканы кебек үк. илаһи могжиза ул. Узган елны без. минемчә, шундый могжизанын шаһиты булдык. Габделнур Салимнен былтыр Татарстан китап нәшриятында «Итагать» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде Әлбәттә, биредә аның турында жәелеп сөйләргә мөмкинлек юк. тик Җир йөзе бәй зөбәрҗәт ич сирпелгән ай яктысыннан!— Ничек узыши гузэилектән' юк. узарга яхшысынмам Кар—бер яшел, кар—бер зәңгәр, бер тына, бер алышына. — дигән шигырь юлларын искә төшереп, әлеге гүзәл китапны читләтеп узарга яхшысынмасак иде Шигърият күгендә балкыган барлык төсләр дә бар анда' Турысын әйтергә кирәк, шигъриятнен дәрәҗәсен, кимәлен бик аз шагыйрьләр генә билгели. Тик әле бу дистәләгән шагыйрьләрнең хезмәтен инкарь игү түгел Нәкъ менә алар озын-озак еллар дәвамында, энә белән кое казыгандай, салына торган шигърият сараена акрынлап таш ташыйлар Сарай өскә күтәрелә, ә кое төбендә гүя шигъри энҗеләр җемелдәп ала Шигъриятебезнең үзенчәлегенә әверелгән бер сыйфат узган ел дөнья күргән шигъри әсәрләргә дә хас. Милләтнең тарихын барларга омтылу, ачы язмышыбызга ишарәләр ул. Мондый төр шигырьләр укучынын милли үзаңын уятуда шактый зур роль уйный. Әлбәттә, алар арасында декларатив характерлашлар да күп очрый Әмма А Хәлим. Зөлфәт. М Әгъләм. 3 Мансуров. Г Морат. И Гыйләжевләргә хас югары шигъри техника, шигъри сүзне бер төенгә бәйләп юрган сагышлы мом. буыннан буынга кан аша күчеп килгән югалту ачысы, гыйбарәләрне бер организмга җыеп торган нәзберек кабырчык аша нечкә тамырлар тибешен тою сөенече, шиг ырь тәмен тоя белгән беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр Керфеккә эленгән тамчыга дөнья сыя Шагыйрьнен кодрәте нәкъ шунда түгелмени Соңгы елларда шагыйрыгәребезнен шәрскъ шигърияте биләмәләренә кайтуы сөендерә. Югыйсә. Кандалыйларнын, Тукайларның жан сыкравыннан тернәкләнгән татар шигърияте төрле төсләргә кереп балкыган шәрекъ дөньясының аерылгысыз өлеше бит. Һәм әлеге күренмәс җепләрнең беркайчан да өзелгәне юк. Менә, ниһаять, хәзерге шагыйрьләрнең дә газәлләрен, робагыйларын уку бәхетенә ирештек. Бу жәһәггән Рәдиф Гаташнын исемен аерып әйтәсем килә Дөрес, анын иҗатыннан хәбәрдар кеше. Р. Гаташнын шәрекъ әдәбиятына беркайчан да битараф булмавын искәрер. Ләкин татар кояшының чыгышын гел көнбатыш яктан гына көткән заманда, ә шәрекънең томаналыгын көн саен сүгеп торганда, әлбәттә, татар шагыйрьләренең күзе Аурупага. Америкага төбәлгән булуын аңларга мөмкин. Р. Фәйзуллиннарга, Р. Харисларга йогынты ясаган Назыйм Хикмәтне, мөгаен, чын шәрекъ шагыйре дип атап булмыйдыр. Хәер, шигъриятне Көнчыгышныкына яки Көнбатышныкына бүлү мина бераз урынсызрак та булып тоела. Есенин шәрекъ шагыйреме, гарепнекеме? Ә Гете? Гомәр Хәйям әлегә кадәр Көнбатышта иң күп укыла торган шагыйрь түгелмени! Бөтен шагыйрьләр дә бер кавемнән. Хыял иленнән! Шагыйрьнең кояшы Көнбатышта калкып. Көнчыгышта баерга да мөмкин. Соңгы елларда Мөхәммәт Мирзаның да газәл, робагыйлары шигырь сөючеләрнең дикъкатен җәлеп итте. Мең еллар сыналган вәзендә иҗат итәргә омтылу үзе үк хуплауга лаек гамәл. Ләкин биредә традицион алымнарны гына кулланырга кирәк түгелдер. Югыйсә, кайчакта Мирза әсәрләрендә дидактик төсмерләр өстенлек альт куя. Бу җәһәттән Туфан Миңнуллин робагыйлары бөтенләй аерылып тора. Борынгы кысалардан чыкмый гына ул юморны да мул куллана, аз гына хулиганлык та бар анарда... Күңелгә кайчак көфер уй да килә: әллә Туфан агай шушы робагыйлары белән татар әдәбияты тарихына кереп калырмы? Беләм. ул иҗатының бу ягын бик җитдигә дә санап бетерми бугай, «хобби» гына дип күрсәтергә тырыша. Хәер, Г. Хәйям да үзенең үлмәс робагыйларын шаярып кына гыйльми трактатларының читенә язган бит. Карале син. кур син теге Сылузатны— Түш киереп атлаулары ничек татлы Хуш, картлыгым'. Мин ияреп киттем аңа. Без бит эле. ни әйтсәң дә. Туфан атлы. Нигәдер әлеге робагыйда телгә алынган Сылузатны мин Шигърият итеп күз алдына китердем. Туфан агайның, мәшһүр адашы: «Әнкәбез Әдәбият, һәрберебезнең сөйгән яры Поэзия»,—дип әйтергә ярата иде бит. Икенче Туфанны да, картлыгын оныттырып, үз артыннан ияртә алган икән. Сылузат дими ни дисең инде ана? Әлбәттә, ир-ат шагыйрьләрнең Поэзияне сөйгән ярга охшатуын хатынкызларыбыз гаеп итмәсен. Шагыйрәләр бөтенләй яңа образны, яна сурәтне күзалларга мөмкин. Мөмкин генә түгел, тиеш тә. Чөнки шагыйрә поэзиягә Сылузат дип мөрәҗәгать итсә, бөтенләй бүтән ассоциацияләрнең тууы бар... Хәлбуки, хатын-кыз шагыйрьләребезнен авазы татар шигъриятендә үзләренә генә хас аһәңнәр белән янгырый. Л. Шагыйрьжан. Э. Шәрифуллина, Н. Сафина. Б. Рәхимова. X. Мөдәррисова. Иделбикә. Ф Зыятдинова. Ш. Жиһангирова. Ф Мөслимова. Ф Тарханова. Р Рахман. И. Иксанова. Р Вәлиеваларның шигырьләрен бер-берсе белән дә, ир-атлар иҗаты белән дә бутау мөмкин түгел. Соңгы елларда каләм тибрәтүче яшьләрнең барысы да диярлек кызлар. Моңа кайберәүләр кайчак борчылып та куя Мина калса, моңа борчылырга түгел, сөенергә генә кирәк. Дөнья әдәби тарихыннан беләбез—шигърият тирәсендә һәр заманда да алар күп булган. Беренче мәхәббәт очкыннары, табигый ки. шигырь учагын кабызучан Урыс шагыйре Юрий Кузнецовның гыйбрәтле сүзләре бар: «Женщина. когда пишет. смотрит на мужчину. а мужчина—на Бога». Әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләр үзләре дә хатын-кыз язучыларның иждтына туры бәяне бирүдән тайчаналар. Җыелышларда, телмәрләрдә, мәкаләләрдә хатын-кызлар шигъриятенә аерым тукталу, бәя биргәндә «Хатын- кызларга хас нәфислек белән» лигән гыйбарәне даими куллану, аларнын ижатына, әлбәттә, ташлама ясау билгесе. Беркемгә дә сер түгел, Гете. Пушкин. Блок кебек шагыйрьләр хатын-кыз шигъриятенә көлемсерәп караганнар Мин фәкыйрь дә, моннан унбиш еллар элгәре, бер жыелышта: «Табигатьтә ата сандугачлар гына сайрый».—дип белдереп, хатын-кыхтарыбызнын ачуын китергән идем Табигать белән бәхәскә керү жүнлегә илтми. Ин әүвәл шигърият тә. сандугач сайравы кебек үк, сөйгән кызнын йөрәген яулау өчен яңгыраган Ләкин бүген кем генә шигырь белән хатын-кызнын күңелен аулый икән0 Сөйгәненен балкон төбендә төннәр буе серенада җырлап торган кавалерны кайда күргәнегез бар° Шигърияткә хәзер егетләрнен килмәвен йәисә аз килүен, бәлки, шул үзгәрешләр белән анлатып буладыр0 Хатын-кыз сандугачларның сайрый башлавы табигый. Л Янсуар, Л. Гыйбадуллина. Г Корбанова. Г Вәлиева, Ф Солтан һәм башка кызларыбызнын шигырьләрен укыгач, сөенми мөмкин түгел Нәкъ Рәдиф Гаташ язганча: «Табигатьнең үзе тудырган эчкерсез, саф сулышлы, курай тавышы кебек садә, ә кайчакта заманыбыз кебек көтелмәгән борылышлар, аһәннәр белән сискәндерүче ихлас, якты авазлар» Күрәсең, татарның Ватанын, сабыйларның телен һәм шигъриятне бары тик хатын-кызлар гына коткарып калачак заманалар тагын җитте Шигърият турында сөйләгәндә кайчандыр анын алтын баганасы булган поэманы читләтеп үтәргә ярамастыр. Поэманын нинди булырга тиешлеге турында, әлбәттә, күп язылган. Әмма шигърият тарихына, монарчы ижат ителгән күпсанлы поэмаларга күз салсан, бер нәрсәгә ышанасын—аларнын яшәеш куәте әдәби образларда, чор сулышын әдәби персонажлар аша әсәрнен тукымасына сеңдерүдә. Чыннан да, үткән гасырда ижат ителгән билгеле поэмаларны искә төшерүгә үк күз алдына үзләренең кабатланмас холыклары, йөз чалымнары белән Карәхмәтләр. Алсулар, Мокамайлар, Хабуллар, Минаплар килмимени0 Билгеле, ниндидер сюжет сызыгын алып, берәр вакыйганы шигъри калыпта сөйләп чыгу турында сүз бармый Прозада яисә мәкаләдә әйтәсе фикерне, сөйләнәсе вакыйганы тезмәдә калыплап чыгу—ул поэзиядә гайре табигый эш. Гомумән, монда төгәл рецептлар юк. һәр әсәрнен бәһасс, мәгълүм ки, аны язган кешенен күңел биеклегенә тәнгал Былтыр «Казан углары»нда ике поэма дөнья күргән Ә Рәшитовнын «Казан» һәм Р. Гарифуллинаның «Ак сарайда серләр бар» поэмалары Икесе дә тарих белән бәйле, тарихи экскурсларга бай. Әхмәт абзыйнын әсәре, башкалабызның 1000 еллыгына багышланган. Өлкән шагыйрьнең әлеге тантанага үз өлешен кертергә омтылуы хуплауга лаек, әлбәттә. Аңарчы да ул тарихи поэмалар язды Әлеге әсәре дә шул сериалны дәвам итә, дип әйтергә мөмкин Әмма, гадәттәгечә, ссриалны дәвам иткәндә, соңгы серияләр гел сыеклана бара. «Казан» поэмасында автор бик тапталган юлдан киткән Шул ук Мөхәммәдьярлар, Кол Шәрифләрне сагыну. Шаһгалиләрнс сүгү Урыс белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылганда исә автор бик наив сентенцияләр чыгара: Тигезли шпана һәммәсен— Уя кая барасын белгәндер. Буталып, болганып бетсәк тә. Канунда син дә бер. мин дә бер— Я тышлар уртак һәм бердәнбер. һәм, әлбәттә, поэма бик пафослы язылган Хәер, шундый зур бәйрәмгә арналган әсәрдә пафоссыз булмыйдыр инде: Ә бе» бар Булырбыз. Барабыз Тоз атап Сәйдәшен маршына. Өченче мең еллык каршына Әхмәт абзыйга. 70 яшен тутырган көннәрдә, исәнлек-саулык теләп, тагын байтак еллар шул маршка төз атлавын телисе генә кала. Р Гарифуллинанын әсәре шактый унышлы язылган. Бүгенге көнне ул тарих белән бәйли белә. Хәер, бу табигый дә, поэманың кереш сүзенә ышансан, Рәсимәнең нәселе Бирдебәк ханга барып тоташа икән, торган йортлары да хан сарае нигезендә, имеш. Шундый затлы токымнан булуына карамастан, Рәсимәгә, барыбер шигырь техникасына игътибар итәсе бар әле. һәм, әлбәттә, ана поэма язарга омтылучыларга хас бер сыйфат, дөресрәге, сыйфатсызлык хас, ул сөйләп чыгу, ягъни урысча әйткәндә, пересказ белән мавыга, шуңа да анарда фигыльләр бик еш рифмалаша. Елның иң уңышлы поэмасы, дип, мин Рәниф Шәриповның «Азатлык көне* әсәрен атар идем. Ул «Идел» журналында дөнья күрде. Биредә дә, Әхмәт абзый әсәрендәге кебек, барасы юллар турында уйланыла. Әмма ул юлны фаразлау нинди! Балкыш булып бер күренде безгә Дәүләт нуры әллә кайдагы. Юлда булыйк. Юл үтелә, барсаң. Көтә безне Ирек мәйданы Гомумән, Р Шәриповнын иҗаты елдан-ел ныгый, камилләшә бара. Былтыр анын «Мәңгелек сер» дигән китабы да чыкты. Әмма мин биредә китапларга бәһа бирергә җыенмыйм. Чөнки, гадәттә, китаплар күп еллык хезмәтне хасил итәләр. Аларнын кайберләре турында зур итеп аерым язарга кирәк. Шундыйлар рәтенә мин Г. Моратнын «Төнге әверелеш». Х.Әюпнең «Йөз яктысы” җыентыкларын кертер идем. Шактый оптимистик чыгышымны Франц Кафканын бер фикере белән тәмамлыйсым килә: «Аз санлы милләтнең хәтере бөек милләтнекеннән сайрак түгел.—дип яза ул.—Шуна күрә ул булган рухи байлыкны жинелрәк үзләштерә. Дөрес, аларда әдәбият тарихчылары азрак, әмма әдәбият—әдәбият тарихы булудан бигрәк, бөтен халык эше һәм шуна күрә ул. камил рәвештә үк булмаса да, биредә ышанычлы саклана. Чөнки аз санлы халыкның милли аңы һәр кешедә әдәбиятның ана тигән өлешен белүне, яклауны таләп итә. Ул гына да түгел, хәтта әдәбиятны белмәгән һәм аннан ерак кеше дә кирәк очракта аны якларга мәҗбүр була». Бөек язучының әлеге фикерен Президентыбызның бу елны «Әдәбият һәм сәнгать елы» дип игълан итүе дә раслап тора шикелле. Яисә: Ә без бәйдә. Инде нишлэсе? Без бәйләнгән бауның бер очында Көйрәп ята дары мичкәсе.