"СИСКӘНДЕРЕП ГАМЬСЕЗ КӨННЕ..."
Сонгы егерме елдагы татар поэзиясендә фәлсәфи характердагы әсәрләр еш күренә башлады. Мондый эчтәлекле шигърияттә Яшәеш, анда Инсаннын урыны, роле турында уйлану һаман кинәя бара Шушы юнәлештәге шигырьләре белән Харрас Әюпов ижаты да игътибарны жәлеп итә. Анын шигырьләре артык кычкырып, "мин” дип тормый, рифма һәм ритм ягыннан да алар гадәти кебек. Әмма шигырьнен эчтәлеге безне шундук үзенә беркетеп куя. чонки ул бүгенге укучы оныта башлаган хакыйкатьне "уятырга ', күрсәтергә тырыша, бер дә булмаса. шулар хакында уйлап алырга чакыра Мәсатән, "Яшен вакытында язылган шигырь” (Әюпов X. Жәяүле буран Шигырьләр һәм поэмалар —Казан Тат кит. нәшр . 1996). Биредә шагыйрь кешелек тарихында онытыла башлаган кыйммәтләрне—Хаклык. Чынлык. Намус. Нәсел рухын күтәрә Яшен яшьнәү бер генә адәм баласын да тыныч калдырмый Автор менә шушы күренешнең фәлсәфилеген күрә һәм аны Кешелек. Инсан тормышынын рухи асылын яктырту өчен куллана. Сискәндереп гамьсез көнне кинәт Телеп узды яшен. Яшен кешене яшәү белән үлем чигендә калдыра, чөнки кеше хәтерендә гөнаһлары өчен “яшен сугу” дигән хикәятләр саклана. Син кайттыңмы, үлем белән гүргә Томаланган Чынлык?— дип сорый ул галәмнән. Ялгыштыммы, буталдымы юлым. Дорес яшәмимме''— Нәселем рухы! Әллә шу лай миңа Син соң дәшәсеңме? Һәм ахырда, шагыйрь кешенен бу дөньяда кылган гамәлләрен, яшәү рәвешен истә тотып: "Яшен булмастыр ул—сукса беркөн” дигән нәтнжә ясый Адәм баласының бу тормыштагы кодрәте, ана бирелгән миссия хакындагы "Язмыйм инде. " дигән шигырь дә кызыклы Шагыйрь үзенә килгән шигъри илһамның чыганагын, үзе башкарган гамәлне ачык күрсәтә, рәвешен билгели Каян алып, ниләр язам. Ничек язам?— Беркем белми. Язмыйм инде Тыңлыйм бары Донья шавын, кон-тон дими Днмәк. шагыйрь бу дөньяны сурәтләгәндә үзе уйлап чыгармый, ул бары тик дөньядан төсләр, сүзләр, кой ата һәм шуны кәгазьгә төшерә генә, чөнки анын төп вазифасы—дөньянын. яшәешнең "көен" кәгазь яки тукыма аша башкаларга җиткерү Ифрат җиңел кайчак миңа Сүзләр әзер, кой сибелгән Дөньяның сурәтен тудырганда рәссам барлык жан иясе исеменнән “сөйли" һәм хәтта бу дөньяда яшәү авыр булып, аннан ваз кичәргә уйлаган вакытта да аннан “китәргә" ана әлеге “миссия" комачаулый. Җырлыйм бит мин җиремдәге һәрбер яфрак исеменнән. Дәшәлмисең—болыннарда Риза түгел тик бер үлән Харрас Әюпов ижатында кешенен җирдә яшәү рәвеше белән генә түгел, аның “кан хәтере” белән бәйле фикерләрне дә очратырга була. Мәсәлән, “Минем яшем" дигән шигырендә лирик герой үзенең аерым бер чор кешесе генә түгеллеген искәртә дә, милләтенең дәвамчысы икәнен хәтерендә халык, милләт, нәсел хатирәләрен йөртүе хакындагы идеяләр аша дәлилли Аның бу идеясе кешемен гомерен туган халкы яши башлаган чордан ук санарга кирәклеге хакындагы көчлерәк икенче бер фикергә кадәр үстерелә. Бу фикерен дәлилләү өчен ул: “Бик фәкыйрьдер кеше, Гомерен әгәр Тик үз яше белән үлчәсә",—дип кискенләштерә дә. “Бүтән гомер безгә нигә кирәк?—Халкым белән бит мин бер яшьтә”,—дигән нәтижә ясый. Шушыңа охшаш идеяне авторның “Ташлар җыйдык истәлеккә...” дигән шигырендә дә күрергә була. Монда ташлар аша кешелек тарихын, хәтерен ачыкларга мөмкин дигән фикер белән очрашабыз. “Салып карыйм уч төбемә Жирнен миллион елын: Килеп кушылды ул ташка Минем дә барыр юлым" Автор фикеренчә. ташлар адәм баласынын гомерен үзләренә сеңдереп баралар һәм аны киләчәккә илтәләр. Димәк, “кемнәр белән"дер янәшә язылган, кеммендер язмышына кулы кагылган "миллион еллык чал тарих кисәкләре” аунап ята яр буйларында Кеше тормышын шул рәвешле галәм масштабында карау адәм баласынын үз гамәлләренә җаваплылык тоюы кирәклеген искәртә. “Тирәндәрәк әле дигән шигырендә исә автор гомумиләштерү аша яшәү асылынмн кайда икәнлеген күрсәтергә алына. (Автор аны философларча “энҗе- мәрҗән” дип атый.) Ата-баба нигезенә кайттым Мин халкыма килдем Эзләгәнем Шугиында дип башым игәндәрэк. Яңгырады кебек әлеге он —Тирәндәрәк. улым, тирәндәрәк! Яшәсшнен кыйммәте Яшәү дигән вакыт аралыгының үзендә дигән фикер саркып кала шигырьмен ахырында X Әюпов ижатында Алласыз дөнья, аның асылы хакындагы фикерләр дә чагылыш таба. Мәсәлән, шундыйларның берсе—“Тел тидерү түгел Ходайга” шигыре Әлеге шигырьдә динсезлекнен нәтиҗәсе, адәм баласынын рухи һәм җисми адашуы турында сүз алып барыла. Туры юлдан тайпылып яшәгән дәвердәге сыйфатлардан арыну авыр адәм баласына Әмма хак юлдан тайпылмыйча бару тагын да авыррак Чөнки тормыштагы ялтыравык, тышкы яктан матур тоелган күренеш-әйберләр кешене һәрчак ымсындырып, алдап тора. Алласыз, имансыз бу илдә иҗтимагый яшәү өчен кирәк булган тел, милләт кебек кыйммәтләрне яклап та тавыш бирә Харрас Әюпов. Аны "милләт мәнфәгатен яклаучы" дип әйтү генә иҗатының фәлсәфилеген тарайту, гомумкешелек масштабта фикер йөртүеннән игътибарны читкә юнәлтү булыр иде. Шулай да шагыйрьнең татар халкы язмышын кайгыртып, жан атып язган шигырьләрен күрсәтми үтү анын ижатынын тирәнтен эчтәлекле, актуаль проблемалы булуына күз йому кебек килеп чыга. Харрас Әюпов милләтенең фаҗигале язмышын авыр кичергән шагыйрьләрнең берсе. Мәсәлән, “Ачыгыз капка” дип исемләнгән шигырендә автор бер татар вәкиле исеменнән генә сөйләми. Күпләрнең жаны татар теле, татарның киләчәге гурында әрнегәндә, Х.Әюпов үзләренең кыйммәтле хәзинәсен “дөнья капкасы” аргында кирәксезгә ташлап калдырган милләтнен уллары-кызларынын битараф күнелләрен уятып “Ачыгыз капка" дип “кычкырып йөри" Туган телегез торадыр Бөрешеп чатта Әйе, "кешелеген жуйган" бу кемсәләр “дәвернең хәтәр җилләре куырган чакта", нәкъ безнсн татарларча итеп, "бикләнергә өлгергәннәр җитешеп алдан" XX гасыр башында бөек шагыйребез Тукай татар халкын битарафлык, чәнсезлек йокысыннан уятырга теләгән кебек. Х.Әюпов та “уяныгыз ла тизрәк” дип җан ачысы белән кычкыра: “Ачы-ы-ы-гыз". Татарның ин кадерле нәрсәсе—туган телен һәм монын йөртүче рухы—кирәксез, кадерсез булып урамда ятим булып кала түгелме сон'” Ятим калган йөрәк төшенчәсендә әнә шул милли рухны чамалау авыр түгел: Беркайчан бирмәгез Моңны. Бирмәгез ятка Йөрәкләрегез урамда Ачыгыз капка' Татар халкын юртак аттан яки эш атыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Гәрчә бүген илнең әзмәвердәй улларын чит ил “атлары" тартып йорсә дә. ир-ат дигәндә генә түгел, “татар" дигән сүзне әйткәндә дә төпле, тыйнак холыклы, монсу күзле зиннәтле бу малкай күз алдына килә Ул һаман да безнсн каныбызда, геннарыбызда, милли кодларыбызда архетип булып яши Х.Әюпов менә шушы архстипны “Атланалмый калган атыбыз" шигыренен нигезенә салып, татарның атны оста җигә һәм йөртә белгән дәверләрен искә төшерә Ат образына әлеге шигырьдә тагын бер мәгънә салынган—дәвернең үзе. Моңда тагар халкына берничә тапкыр “атның сыртына ныклап менеп утыру" мөмкинлеге булган “алтын яллы гасыр" —XX гасыр турында сүз бара “Ә без әле дә Иртә таңнан бирле ат тоталмый Азапланган малай хәлендә" — “өстерәлә илем тезгендә" Шагыйрьдән артыграк итеп, образлы итеп әйтү кыен Ватанның хөрлеге юлында башкарасы калган хисапсыз эшләр, гамәлләр “атланалмый калган атыбыэ"ны хәтерләтә бүген “Дөнья яратылу" шигырендә Х.Әюпов һәр кеше өчен анык хакыйкатьне ачып сала: " Тик нигәдер миңа бу тереклек Башланадыр сыман безнең өйдән" Асылда, чыннан да. һәммәбез өчен әйләнә-тирә белән, тормыш белән танышу нәкъ менә үз “бишегеннән" - үз йорты, гаиләсеннән башлана. Билгесез дә. беренче карашка, чиксез дә тоелган дөньяда ин якын, ин таныш кеше ул Әнкәй Шушы якты, нурлы йөз яктылыгында “әткәй әрчеп биргән бәрәңгеләр", "уенчыклар идән ишегалды., яшел хәтфә урам аннан өйләр" "туа" барган Нәкъ менә шушы туган нигез яктылыгында, шуннан торып күңелләрне якты, нурлы итү өчен "сайрар кошлар”, кечкенә адәм баласын батыр, көчле итү өчен “усал маэмайлар" яратылган Яшәешнең асылы хакында һәр иҗат әһеле уйламый калмыйдыр, уйланадыр һәм үзенчә җавап та табадыр. Монын хакында калын романнар, озын повестьлар да язарга була. Әмма Х.Әюпов анды. акыллы кешене гомеренең ахырына кадәр борчый торган әлеге сорауга җавапны поэтик фикерләү теле белән “Үз-үземне белә башлаганда" дип исемләнгән бер шигырьгә сыйдырып бетерә алган Әлеге әсәрдә "хәтер" категориясе кулланыла һәм ул “яшәү" дигән якты вакыт аратыгынын кабатлануын күрсәтә “Әүвәл яшәвемдә кем идем сон- *" дигән фәлсәфи сорау бу шигырьдә инде ачыктан-ачык янгырый Ул Х.Әюповнын "Ташлар җыйдык истәлеккә". "Дөнья яратылу". "Минем яшем" кебек шигырендә төп мотивка әверелә. "Нидер җитми җирдә Кемнәрдер юк-Үзәк өзгеч монсу булып китә " Лирик герой әнә шулай Үткән белән Киләчәк арасында газаплы халәттә гомер кичерә Гүя. ул яшәми, ә үткәннән киләчәккә узып барышлый “бүген" дип аталган мизгелдә тукталган да. киләчәккә җитә алмау куркынычы белән хәвефләнә Бу ки ы да яшәп бетерә азмыйм. Узып барам иш)е. булмый туктап Харрас Әюпов лирикасы фәлсәфилек белән сугарылган, чөнки ул нинди генә халәт (яратумы ул. сагынумы, ялгызлыкмы) яки нинди генә вакыйга турында уйланса, язса да. фәлсәфи планда уйлана, анын асылына төшенергә тырыша. Мәсәлән, "Болгарга кайту" шигырен алыйк. Әсәрнен башында ук шагыйрь кеше күнеленен бер бүгенге белән генә бәйле түгеллеген, ерак гасырлар белән тоташканлыгын әйтә. Ачык булса күңел капкалары. Үткәннәргә һәрчак юл бар ла... Гади бер вакыйга кебек тоелган Болгар каласына сәфәрнең Бүгеннән Үткәнгә сәяхәт икәнен укучы символик образлар, метафорик фикерләү аша ача. Бу кайту— милли тарихка кайту. Иманга кайту! Төшенкелеккә бирелә башлаган кавемгә X. Әюпов “кара таңны ал җырлары белән ертып килеп” чыккан Кол Галине маяк итеп куя. Димәк милли тарихын белүче бүгенге буын. Болгар кавеме вәкилләре, тарихнын төп тукталышларыннан берсе булган Болгарга сәяхәт кылып, зур хатирәләр, тәэсирләр белән киләчәккә кереп бара. Адәм баласының хәвефле, “очы чуалган” дөньяда Илаһыннан аерылган ялгызы булуы, әмма беренче карашка ялгыз тоелса да, Кешенең Хәтер аша Илаһият белән бәйлелеге X. Әюповнын алдагы шигырьләрендә әйтелгән иде. “Гомер юлым кая юнәлсә дә...” дип исемләгән икенче бер шигырендә шагыйрь адәм баласының жирдә яшәү рәвешен, һәр адымын күзәтеп торучы Затның барлыгын искәртә: Адымымны минем чамалар да. Менә-менә берәр сүз әйтер: Ялгыш кына читкә тайпылсам да. Күз карашы белән төзәтер. Әлеге Затны автор бик матур, фәлсәфи исем белән атый - “истән чыкмый торган уй сыман”. Кешене нәкъ менә шушы зат һәрвакыт саклап, яклап килә. Анын һәрчак янәшәдә булуын автор кат-кат тәкърарлый: Кемдер килә, килә минем арттан - Сулышлары бәрелә аркама. Кемдер кило, килә янәшәмнән Иңнәремә иңе кагыла.. Кемдер бара, бара минем алдан - Юк. булмыйдыр аннан калышып. Димәк, инсан тормышта кузгалып киткән мәлдән бирле салкын, мәрхәмәтсез тоелган бу дөньяда Ялгызы түгел. Ул Рәхимле һәм Рәхмәтле Кодрәтнең туктаусыз күзәтүе астында. Аны исә язмыш яки саклаучы фәрештә дип кенә кабул итеп булмый. Бары тик шушы Кодрәте Кәрим генә адәм баласына яшәү максатын күрсәтә. Автор әнә шундый экзистенциаль, фәлсәфи идеяне яктырта. X. Әюповнын сөю. мәхәббәт турында шигырьләре дә образлы сүрәтләү, фәлсәфилек белән характерлана. Мин бит күптән туфрак идем сиңа. Күңелемнең и беренче гөле! Монда Хәйям-Низамиларча яну да сизелми түгел. Гашыйк шагыйрь җавапсыз мәхәббәтне үзенчә тасвирларга алына һәм аны кабатланмый торган тәэссорат дәрәҗәсенә җиткерә: Читкә күчердем мин. белә торып Иң кадерле гөлем булуыңны Шигырьнен фәлсәфилеген үзенчәлекле стильгә әверелгән метафорик фикерләү тәэмин итә: Яшереп сулар сибэм һәм иркәлим. Синдә елыйм да мин, синдә көләм. Автор сөюне күнелемнен “беренче гөле” дип атый, ә үзенең үлеп гашыйк булуын-“туфрак идем сина” дип тасвирлый Яшерен дә, газаплы да бу сөюне лирик герой һаман саклап килә: “Кагылдырмый саклап киләм ләкин Ничә еллар инде, ничә еллар!..” Беренче мәхәббәт—кешенен яшерен хисе, әгәр дә ул тормышка ашмый калса, аны инде сөйгән ярдан башка һичкем дә белмәскә мөмкин. Әмма бу сөю адәм баласына һәрвакыт ләззәтле хисләр, җылылык биреп, ана өмет булып тора Х.Әюповнын лирик герое да менә шуны таный. Әмма тормышка тирәнгәрәк керә барган саен чынга ашмаган әлеге тойгы (хис-өмет) кешене сөюдән-сөелүдән мәхрүм калган ятим дип хис иттерә түгелме?! Х.Әюпов “мин сине яраттым””, - дип әйтмәс, ул күнеле хисләр җепселеннән торган чын шагыйрьләрчә: “Мин бит сине бер җыр итеп язмакчы булдым". - дип әсир итәр. Ничә еллар табалмыйча йорим мин сине. Ничә еллар эчтән генә Койлим мин сине'.- дип өметләндерер һәм: Иң матур җырым идең син— тик отаъмадым,- дип үкенечле итеп бер елмаер. Х.Әюповнын сөю турындагы шигырьләреннән тагын “Бу буран—минеке" шигыре образларның, сәнгать деталкләренен ярсу, калку булуы белән, пафосмын Мәҗнүн хисләрен бөтен дөньяга әйтеп, кыю расларга омтылуы белән кызыклы Замананын авырлыгы, кешегә бу дөньяда яшәү кыенлыгы “Бәрелде җанга замана" дигән шигырьдә саркыла: Бәрелде җанга замана. Сугылды алагаем! Башкайларымны алыйм да. Чыгыплар олагаем Гәрчә автор торган җире хакында әйтмәсә дә, дөньянын авырлыгы әлеге әсәрдә туган җир һәм торган җир паралеллеге аша ачыла. Хәсрәт, сагыш монда туган илдән аерылуның туры нәтиҗәсе кебек кабул ителә. Бу авырлык хәтта сынмас, сыгылмас имәндәй ирләрне дә елата алырлык дәрәҗәдә: Утырып елар идең дә. Исем бар "ирләр " дигән Хатын-кызга авырлык килгәндә, ул утырып бер елый да—җанын бушата, хәсрәте басыла. Әмма илдә ир-ат елаган замана гади-гадәти генә замана түгел ул. алар чирасызлыктан “ах!" иткән чор бу: Илеңдә ирләр еласа. Җилләргә нишләргәдер '— Кая барып бәрелергә. Кийларга исәргәдер? Дөньянын авырлыгын заманага сылтап елаганнарга, сөюләрдән бәхетсез-нәүмиз булып калганнарга яшәргә дәрт алу өчен Х.Әюповнын “Без бит ул..." (1993) әсәрен шигарь итеп алырга кирәк Шигырь оптимистик рухта язылган, ул Кешенен бөеклегенә дан җырлый “Мәңгелек буенча дөньяга Кабынган—без бит ул! Без бит ул!” Гомумән алганда, анын шигырьләре әхлакый кануннар җимерелгән бер чорла КЕШЕ буларак яшәргә омтылуны тасфирлый. Шагыйрь киеренке экэистенциаль фикерләр, фәлсәфи мотивлар ярдәмендә үз хәятын һәм милләт язмышын акларга, ачыкларга омтыла; иҗтимагый катаклизмнар чорында кешелекнен һәм кешенен рухи асылы җимерелү сәбәпләрен күрсәтергә алына.