САНСЫЗ ФИРГАВЕН
I Бу хикәя язылган арада Жир шарында яшәргә теләүчеләр саны дүрт миллиард ярым кешегә җитте. Аларнын бер миллиарды мин уйлап чыгармаган сәбәпләр аркасында эш урыннарын алыштыру хакында хыялланып йөрер Бер эшсез профессор әйтә имеш, иренмичә эзләсән, планетабызда һәркемнең көзгедәге сурәте кебек охшаш тагын икс ише табылыр ди Димәк, нәкъ минем кебек тагын ике кеше бар дигән сүз! Берсен беләм мин анын— Мәскәү Кирмәненен урам ягында, ягъни Кызыл Мәйданга салынган пирамида эчендә яга ул Һәм ул Кызыл фиргавен мина шул тиклем охшаган ки, хәтта әтиемне Илья, әниемне Мария лип үртәп йөртәләр иде. Буем кечкенә, баш пеләш, танышларны күргән саен ун кулым каш остендә кагына башлый, ә “Р" авазына бөтенләй исем китми— сөйләшкәндә әллә бар. әллә юк ул минем өчен. Хатын-кыхтар белән мавыкмыйм Шушы охшашлыкларнын ярләме тиде—пионер яшемдә үк мине лектор иттеләр, студентлар театрында юлбашчы ролен башкарыр очен генә өстәмә стипендия түләп тордылар Диплом алу белән охшашымнын исемен йөрткән райкомга инструктор итеп билгеләделәр. Башыма гел кепка киям, ике кулым жилет түшендә. Таныклык, пропуск, паспорт ише дукаментларга фотографияне кызыл акчалардан кисеп кенә ябыштырам Бер көйгә эшләп торам, артык тырышмыйм—чонки ярамый, мина да совнарком председателе булырга димәгән, калын чәчле, куе кашлы аек башлыларны үстерсеннәр әнә Ә бер көнне безнен райкомны эшкә кертмәделәр Хәтта кабинетымда онытылып калган кепкамны да бирмәделәр—партия мөлкәте дигән исемлеккә теркәгәннәр. Эшсез дигән яна статус очен ике айлык пособие алырга килгәндә мина тиз арада йортлар идарәсенә кереп чыгарга куштылар, анда урам себерүче урыны бушаган, ләкин кичәге коммунист икәнлегеңне берүк сиздерә күрмә, диделәр. Эшкә дигән сүздән эчкә җылы керде Мондый соенечле хәбәрне юарга кирәк, минәйтәм Бүген пролетарийларның өчәрләп-очәрләп берләшә торган көне— заводларда узган квартал очен хезмәт хакы өләшкәннәр Муенымдагы галстукны салып тиз генә кесәгә яшердем—рюмочныйда бик өнәп бетермиләр аны. Тыпырдап торган чиратнын койрыгына бастым Ишек алдында оч борын тәмам туганлашып, аерылыша алмыйча торабыз Аракының арзан чагын сагынып башланган сүз шәрә кендекле кызлар тирәсенәрәк жилеп килгәндә, капкадан шадра капитан килеп керде Үз балаларын яраткандай аркабыздан сөеп, өчебезне дә тигез күреп, калай савытлы машинага төяделәр Бүлеккә китереп бушаткач мин чиратымны югалттым Шадра капитан детсад баласы урынына кулымнан җитәкләп түрдәге түрәнен аерым бүлмәсенә алып керде. Керсәм—бөтен коньяк шешәләре бер күчкә өелгән диярсең—йолдызлы начальниклар утыра. Мине күргәч башта сагайдылар, аннан сон үзара пышылдаштылар. Туган елымнын 1870 ел түгеллеген ишеткәч, ышанмыйчарак тордылар. Ә инде Петроградта бөтенләй булганым юк дигәч, күмәкләшеп егыла-егыла көлделәр. Татар икәнемне белгәч шым булдылар. Туганнарча сорау ала башладылар. —Айныткычка җибәрикме? Әллә эш урынына протоколмы? —Мин эшсез бит әле. —Эшсез дисен, ә үзеннен кесәң тулы акча! — Пособие ул, эшсезлек өчен,—дидем мин ярамаган статьялардан арынырга теләп,—эш белештем инде, әйе, белештем. Урам себерәчәкмен —Урам себерүче?' Юләр! Синен бу башын белән акча көрәргә була хәзер. Күптән пеләшме? — 1991 нче елнын егерме беренче августыннан. . —Горурлан! Без синен үзенә лаек эш таптык! —Инструктор итеп җибәрсәгез бармыйм—мин беспартийный. —Ерунда! Без сине һәйкәл итеп куябыз! Ирек мәйданына! —Анда берәү бар ич инде. —Урлаганнар шул, әле яна гына хәбәр иттеләр, күтәреп киткәннәр. Үч иткәндәй, иртәгә мәйданда митинг—халык суверенитет таләп итә. Әгәр һәйкәлнең юклыгын белсәләрме—өстәгеләрнең йолдызларын чүпләячәкләр!— Һәм сорау алучым "Өстәгеләр” дигәндә погон астыннан үсеп чыккан кулын шундый итеп күтәрде ки, хәтта имән бармагы түшәмгә тия язды. . Мин көзге каршына килеп бастым. Кулны алга суздым, башымны югары тотып күзләремне җәһәннәмгә төбәдем. Охшаган кәнишне... —Охшамаган ич,—дигән булам үзем, юри генә.—Мыегым да кара, пеләшем дә алай ук зур түгел, буем кыскарак, аягым кәкре. —Пеләшеннс зурайтыбрак кырабыз. Ә мыегыңны тотып карамаслар әле. Әллә син андагы халыкның һәйкәлгә исе китә дип беләсеңме?! Сине без таш өсте буш тормасын өчен генә бастырып куябыз. Һәйкәл каракларын тоткач алыштырырбыз. —Кулын обком бинасына таба сузып тора идеме әле ул? —Юк. кулыңны "Черек күлгә” таба сузарсың, ә обкомга артын белән борылып бас, һәйкәле шулай салынган иде. Килештекме?! —Юк! Оклад мәсьәләсен сөйләшмәдек ич әле. Йолдызлар тынып калды. Тимер чыбык тыгылган стаканда чәйнең шашып кайнавы гына ишетелә. —Бер көн өчен инде... — Бер көн эчендә нинди җинаятьне ачканыгыз бар сон әле сезнең? Иртәгә митинг башланса, һәйкәл эзләп йөрерлек рәтегез калмас. Так што, совнарком председателе окладын куегыз да, вәссәлам! Ник әллә шунда ел буе эзләмисез һәйкәлегезне. Теләмәсәгез ихтыярыгыз, мин барыбер Мәскәүгә китәргә җыенып тора идем әле. Анда һәйкәлләр дә күбрәк, акчасы да мулрак, мавзолей хакында да сөйләшеп була ди. —Ярар, ярар, сиңа түләмибез дигән кеше юк бит әле. Килештек, антлар бирештек, эш урынын кабул итү—тапшыру турында журналлар ачтык. Түбәсендә ут уйнатып торган машина белән тупикка кадәр озатып куйдылар. Хатынга иртән иртүк уятырга кушып мендәргә капландым, яңа эш хакында ләм-мим. Юкса, ул авансы ал дип аптырата башлый. II Уяну белән ярты чуен итсез борчак боткасын ялтыраттым. Чәй эчмәдем— юк-бар йомыш белән һәйкәлдән төшеп-менеп йөрү килешмәс. Эш җиңеләйсен дил, шадра капитан өйрәткәнчә, ун кулымны күгәреп гипска катыргач, хатын караватыннан тормаган килеш һушын югалтты. Кичә аттан эшсехзек акчасын түшенә куйгач кына кашлары тартыша башлады жимешемнен Аллага тапшырып, таш нигезгә менеп бастым—күнелемне шундук бөеклек тантанасы биләп алды. Йөрәгемдә жыр ташый Бер горурлык хисе яши миндә Менә без дә үсеп життек, әни Сөясенме дип ник сорыйсын?.. Торам һәйкәл булып! Август аенын мәкерле кояшы шәһәр эченә кермәгән әле. Кичәге бәйрәм төненен калдык-постык иолдыхлары сүнәргә азаплана Үзәктән искән жилдә суверен болытлар безнен Иделдән су ташый. Торам һәйкәл булып! Акыллы уйларга чумып! Тәмәке кабыздым, сул куллап кына, уны каткан инде Тәмәкемне күкрәк киереп бер суырдым микән, килә берәү—зәнгәр бәрхеттән тегелгән кәчтүн-чалбар кигән, муенында алтын жепләр йөгертелгән тар кара галстук, аягында ялтыравык лаклы кара туфли, кулында скрипка футляры. Тәки уйнап минем аяк төбендә хәер сорашып утырыр микән? Ичмасам борчак боткасы эчне көйдерә, митинг башланганчы берәр стакан газлы су эчеп килермен дигән идем. Бу кеше жиргә куеп футлярын ачты һәм аннан жыелма саплы урам себеркесе чыгарды! Үзе бераз алышынган дип әйтимме—минем белән сөйләшә. —Дөньяда күпме пеләш бар—берсе дә революция дип женләнми. Нинди зыяны тиде сон сина ул капиталистларның?! Ник безнен илдә тугансыңдыр син?! Башка дворниклар, әнә. яфрак кына себерә, ә мина яфракка караганда партбилетлары күбрәк. Элегрәк хег иртән килүгә бәйләм-бәйләм чәчәк жыеп ала торган идек, хәзер анысы да юк—нәрсәгә дип тоталардыр карачкыңны ’! Кызык итәм бүген, җыештырмыйм, күрсеннәр угопистларын! Ну. фатир аласы булмаса һәм ул барыбер түзмәде—аягым астындагы яфрак катыш билетларны борын гөбемә китереп өйде. Ачуым чыкты, күч өстенә тәмәкемне ташладым —Жсбегән.— дидем мин тавышымны күктән төшереп,—тәмугтагыларнын гөнаһын ожмахтагыларга сылтама! —Әй, Аллам, шырпы да ыргыт азе. пожалысты,—дип күккә табынды себеркеле скрипачым, сүнгән төпчегемне имезлектәй суыра-суыра Күктән шырпы төшмәгәч, ул ут эзләп китеп барды һәм шуннан әйләнеп кайтмады Ике диннән коры калган шәһәрдә һәйкәл булулары жинел түгел икән. Мин моңа гора-бара гел ныграк ышандым Көн ачылышы мәйданга ыгы-зыгы өстәде. Башта машиналар аяк астындагы жирне чылатырга су сипте, бәби тыкрыкларны ябарга тимер киртәләр ташыды, алҗыган аләмнәр китертелде. куян тавышын бүренекедәй итәрлек көчәйткеч аппаратуралар бушатылды Аннан соң ач торучы көрәшчеләрне чыгарып куйдылар. Митингка халык бик тиз җыелды, әйтерсең лә алар шушы тирәдәге бер ишек алдында гына гөн кичергәннәр дә сәгатьләре җиткәч тагын чыгып басканнар. Иртәнге мәлдә мине һәм мәйданны сакларга дип куелган ярымхәрбиләр белән митинггагылар саны тигезләшкән иде. Ә инде бункер эчендә сессия башлангач, эчке эшләрнең бөтен резервы тышка чыкты Мин кыйбламны үзгәрттем—гипслы кулымны микрофон ягына төбәп "Черек күлгә" артым белән борылып бастым. Митинг кинәт башланып китте. Ораторны—оратор, милләтне—милләт, аләмне—аләм алыштырды Чыдасын казак, түзсен тел "Иптәшләр. Әфәнделәр!!! Бүген дә кояш чыкмаячак, чөнки аяз күгебезне һаман империя байрагы каплап тора. Без дүрт йөз ел буе Мәскәүгә алимент гүләдек. Азатлык дигәннәре талонга гына Балтыйк буе республикалары талоннарын отоваривать итте инде. Гафу итегез, отоваривать дигән сүзнен , МИ Л К Ә РИ М0 1 татарчасы юк. урыслар уйлап тапкан аны. Азатлыктан курыкмагыз! Күрми күргән кешегә генә куркыныч тоела ул, бер ияләшсәң анын берние дә юк. Ач булырбыз, ялангач калырбыз, әмма азатлыкны яуларбыз. Азатлыкка килеп җиттек инде, әфәнделәр! Азатлык! Азатлык! Азатлык! Митингны ачык дип белдерәм. Татарны күпме печәргә була инде. Әфәнделәр?! Урамдашларга кушылып мин дә өч тапкыр “Азатлык дип кычкырдым. Пьедестал биек минем, ишетмәгәннәрдер әле. Бөтен кеше кычкыра монда. “Туганнар! Безгә өч президент кирәкми, икесе җитә. Безнең жөмһүрият мөстәкыйль яши ала. Башкаларга караганда хәлебез авыррак КамАЗны сатып бераз акция эшләдек, Акция татар сүзе ул, туганнар, ягъни мишәрчә акца-акча сүзеннән алынган АЭСны сүтеп бераз төзелеш материаллары әтмәлләдек, нефтебез агып бетте дип тә пошынмыйбыз—жир астына күмелгән торбалары үзебезгә калды —Алабуга заводында машина чыгара башласак, металлга ярап тора ул безгә. Мөмкинлекләр бар әле Мари, Чуваш. Мордва. Удмурт. Башкорт дәүләтләре белән чиктәш авылларның көтүләрен суеп тапшырсак, партиянең мөлкәтен конфискацияләсәк, депутатларның окладын киссәк, Кабан күле төбендәге алтынны эзләп тапсак—финанс хәлләребез яхшырыр. Алдагы кышны исән-имин чыгарбыз, упшым Аллага шөкер, чират торырга иренмәгән кешегә кибетләребездә ит тә, май да җитәрлек. Америка татарларына үзебезгә кайтыр өчен рөхсәт бар, кайтучы гына юк әлегә...” Урланган һәйкәлне тапсалар да көндез мине алмаштыра алмаслар инде. Митингнын таралганын көтәрләр. Ә митинг кызганнан-кыза бара. Олы микрофонны вак микрофоннар сырып алды Микрофон-мегофон җитмәгәннәре болай гына кычкыра. Тегендә хор бәхәсләшә, монда—трио, анда—дуэт, кайдадыр солисткалар акыра. “Яшәсен анархия! Бөтен байракларны бергә кушсаң—кара төс чыга. Автономияләрне союздаш итәргә, союздашларны союздан чыгарырга!” “Мөселман кардәшләр! Дунгыз фермаларын ябыгыз! Бөтен ирләргә никах иреге! Маржа хатыннарыгызны аерыгыз!” “Яшәсен КПССка дан! Ленин идеяләре мәңгелек! Капитализм төзүчеләрнең мораль кодексы юк!” “Яшәсен демократия! Илдә 1917 нче елгы ситуация. Россия 1919 нчы елгы чолганышта калып бара. Алда 21 нче елгы ялгышны кабатламаска! 37 нче елда кергәннәрнең хәзер илле ел партстажы бар. 41 -45 нче елда кырылган самолетлары-танклары өчен дустыбыз Германиягә контрибуция түләргә! Тарих 85 нче елдан башлана. Безгә тагын 500 көн кирәк. 7 плюс 1 ничә белән бетте? 9 плюс I нен җавабы кайда? 15 не унбишкә бүлгәч ничә кала? 2 нче апрель I нче апрельне өшкерде. .” “Шалишь! Беләбез демократларны! Милли мәсьәлә турында сүз кузгалса эче киткән мәктәп баласы шикелле 93 демократ сессия залыннан чыга да китә, чыга да китә. Казан трамваенда утырып йөргән Рәсәй патшасы Иван Грозный нәселеннән! Безгә бердәмлек җитми. Жөмһүриятебезнең яшь партияләре байракларны еш алыштыра. Һава торышына карап үзгәрә торган япон материалларын гына күтәрәсе калды инде. Ә безнен кибетләрдә байрак тегәрлек тә яшел чүпрәк юк. Халыкны ыштансыз калдырдылар. Мә сиңа алтмыш тәнкә—бир миңа менне. Эт көне. Этләр белән гомер-гомергә тәҗрибә үткәргәннәр. Павловлар әйтә, имеш, ач эткә ризык бирер алдыннан ут яндырып өйрәтсән анын селәгәе ага башлый ди. Шартлы рефлекс, ягъни мәсәлән. Ахыр чиктә ризык бирмичә ут кына яндырсаң да селәгәе ага ди этнен. Паатоатар теориясенең дөреслеген тикшерер өчен хәзер бөтенебез дә зәнгәр ут яктысына карап утырабыз. Тигезлек юк, тигезлек мунчада гына була, мөхтәрәм милләттәшләр, чөнки мунчада демократлар да ялангач...” Көз озын килде быел. Аяк астында коелган яфраклар уйнашмаса тәки жәй дип белер иден. Августнын егермеләрендә үк саубуллашып йокыга талган чебеннәр янадан уянып мәйдандагы эчке эшлеләрнен күнитек балтыры тирәсендә бөтерелә. Микрофон тирәсендәге кансыз халыкны черки талый. Шөкер, мина черки каныкмый, алар да һәйкәл дип уйлыйлар ахрысы. Кичкә таба акча эшләүләре кыенлышты. Кулнын гипсы күтәргесез авырайды. Аяк арыды, алжыган гәүдәмне әле бер. әле икенче аягыма авыштырып басам. Мәйдандагыларнын таралырга исәбе юк. Әле дә ярый бәхетем бар икән—сессия йокларга кайтып китте һәм ораторлар комарланып анарга иярде, көне буена янгыраган чыгышларның кыскача тезисларын депутатлар күз алдыннан таралганчы кычкырып бардылар. Ирек мәйданы умартасы качкан оя кебек тынып калды Мин жиргә сикереп төштем. Шадра капитан килгәнче шушы тирәдә йөреп торам. Кекин ашханәсенә кереп тамак ялгап чыктым, Тинчурин театры буфетына кереп кайнар кофе эчтем—арыганнарым онытылды. Эш урыныма кире килеп һәйкәлем төбендәге горзеленхоз түтәленә сузылып яттым. Шадра капитанын килгәндә йоклап ятма, хезмәт хакынны кисәр, дип әйтергә теләгәндәй, черкиләр ябырылды. Төнге сменада эшләүләре жинелрәк инде анысы Төнлә белән һәйкәлләрнең бөтенләй кирәге юк. теләсәң бас. теләсәң ял итеп утыр, теләсәң пьедесталында ятып йокла Ятам шулай ял итеп, күккә карап, йолдызлар үзләрен санарга ирек бирми—жем-жем килә. Баш астымда өченче кат чабылганнан соң тырпаен калган печән камылы. Бер кулым күкрәктә, гипслысы—читтә ята Кинәт борын төбемдә өч пар спартак ботинкасы килеп туктады Күземне ярым ачып ярыктан гына күзәтеп ятам тегеләрне: өчесенә бер калфак, ике чалбар, бер трико штан, бер күлмәк, бер футболка, бер майка —Бәреп төшергәннәр,—диде күлмәксезе. — Монысын кечкенәрәк иткәннәр,—диде чалбарсызы. мине адымлап үлчәп,—безнең хәтлек кенә бу. култыклап алабыз да кеше итеп апкаитабыз. —Нишләп жәяүләп? Таныйлар бит аны,—диде кеп кал ыс ы.—Тегесе шикелле самосвалга ыргытабыз. Син,—диде ул. күлмәк кигәнгә ымлап,— саклап тор, без хәзер машинаны алып киләбез. Күлмәклесе үзе генә калгач, иптәшләренә эшне җиңеләйтергә теләпме, мине аягымнан тотып юл читенәрәк сойрәмәкче иде Кеше-фәлән күзәтеп тормый микән дип як ягына карануы булды, минем сикереп торып гипслы кулым белән иңсәсенә тондыруым булды... Ул “үтерәләр!", дип бер якка, мин мыштым гына икенче якка тайдым. Куак аллеяларын чыгуга, пинжәгемне салып урталай бөкләгән килеш гипслы кулыма элдем дә берни белмәгәндәй, тамашаның дәвамын карарга дип янә һәйкәл янына килдем Килсәм—юл читендә “ГАЗ” самосвалы, номеры хәтердә калырлык. Ә һәйкәл төбендә, шадра капитанга теге оч адәм Юк. икесе дәшми, күлмәк кигәне генә тотлыга-тотлыга аңлатма бирә: —Аны бәреп төшергәннәр, мин чәчәк бәйләме китергән идем Кемдер арттан килеп күсәк белән томырды да пеләшбашны сөйрәп китте. Мине күрүгә шадра капитан шаркылдап көлмичә чак түзеп калды —Ярар.—диде ул,—бу агайлардан тизрәк котылырга теләп.—тон озын әле. янасын койдырырбыз. —Алайса сез аны көмештән ясагыз,—диде күлмәкле.—күтәреп китмәслек булсын Юкса, бүгенгесе калай гына иде — Каян беләсең.—диде шадра капитан күлмәкледән мәзәк ишетергә теләгәндәй елмаеп. —Белмәскә, шалтыр-шолтыр өстерәп киттеләр бит аны Өйгә кайтыр алдыннан бүлеккә кереп постны тапшыру турында журналга К А М И Л К Э Р I кул куясы бар иде әле. Шадра капитан минем алда гаепле кеше кебек юл буе сөйләшмәде. Бсләм инде гаебен—минем калай игезәкне тапмаганнар Тиз генә тапмаслар да! Мин исә теге машина хакында ләм-мим... Әйтмим! Авырлыкка авыр булса да төшемле эшне тиз генә югалтасым килми. Хәзерге заманда жинел эш юк. Менә, митинглар беткәч бераз отпускы алырмын. Сессияләр, митинглар юк чагында минем дә кирәгем юк. Теләсәм һәйкәл булырмын, теләсәм—кеше. Тыныч көндә әллә бар син, әллә юк. Бик ялыктырса инде эш урынымны алыштырырмын, һәйкәлне түгел, урынын гына. Минем чырайга эш бетәсе юк. әйтәм ич, безнен калада гына да алтмышлап игезәк сыным бар минем. Теләсәм башка шәһәргә дә күчеп китәм, валютага кызыксан, элеккеге дус дәүләтләргә чыгып керергә дә була. Кыскасы, мин үз гомеремә җитәрлек эш табам. Ә сез, үз җаегызны үзегез карагыз инде, иптәшләр, товарищлар, милләттәшләр, якташлар. III Бер караңгыдан икенче карангыга чаклы кайдадыр себерелеп кайткач (хатын жаргоны, алга таба х. ж. дип кенә куярбыз), җитмәсә табындагы ризыкка ис китмәслек итеп тыгынып та кайткач (х. ж.), хатын иртә белән дә дәшмәде Бик теләсә ул унбишәр көн буе сөйләшмичә түзә ала. Артыграк та түзәр иде—айга ике тапкыр коры зарплата (х. ж.) апкайтып өйрәттем үзен Учына салган акчаны бер каг санап чыккач сораулары күбәя анын. Коры-сары белән тамак ялгап көнозыны аяк өсте торырга чыгып киттем, әмма хатынга сер бирмәдем. Мин Ирек мәйданында һәйкәл булып эшлим дип әйтеп кара син ана Өйдә телефон бар, тота да психушкага шылтырата. Бер көнне мин ана ялгыш. Надюша, дип дәшкән идем бәбәген өшегән бәрәңге шәе акайтып (х. ж.) тизрәк телефонга барып ябышты. Ул бер нульне җыйганчы шнурны кисеп кенә котылдым. Хатын белән иртә таннан заочно әрләшеп йөреп эшемә сонга калганмын. Килсәм, митинг инде башланган, мине көтеп өмете өзелгән шадра капитан мәрмәр пьедесталга үзе менеп баскан. Ичмасам фуражкасын да салмаган, бөегем Килбәтен күр син анын—килештерә бит, тәки. Кулын да дөрес итеп Европа ягына сузган, учын гына өскә таба каратып тоткан, хәерсез Мине күргәч сөенеченнән авып кына төште теге. —Кайда йөрисен син?! Прогульшик!—ди бу мине һәйкәлгә таба этә- төртә. Мәйдан халык белән тулы Бар инде, кеше-кара күргәнче мен тизрәк куначаңа. —Хезмәт хакымны арттырыгыз, аннан сон менәм. Совнарком председателе окладына хатын риза түгел,—дигән булам һәм үзем ашыкмыйча гына тәмәке кабызам.—Лаешь президент окладын, митингка барам да фаш ителәм. —Мин сине хәзер менә шушы омон таягы белән, үзем фаш итәм! —Алайга китсә мин баскан урынымда унике сәгатьлек байкот ясыйм! Мин. мин мин шагыйрьләргә кушылып ачлык игълан итәм, белденме?! —Ну, ярар инде, ярар, син дигәнчә булсын. Үҗәт! Бу хәтлек һәйкәленә охшасан да охшарсын икән. Мәйдандагы авазлар боза сине. Бар инде тизрәк, менеп бас! — Менеп басам, ләкин килешү ышанычлырак булсын өчен төш вакытында ярты окладны кесәмә аванс итеп саласыз, юкса. —Ярар, ярар дидем ич инде, бар! Иренеп кенә менеп бастым. Эшлисе килми бүген, әллә больничный аласы инде, таныш логопедым да бар, яза да бирә больничныйны. Белмим, аванс алгач кына үзгәрмәсәм Бик тавышлы мәйдан бу. Җитмеш ел буе халыкны шушында жыеп “УРА” кычкырттылар, инде жиде ел буе кычкыртып сүгәләр Канда нинди янатык ишетелсә шушы мәйданга йөгереп киләләр. Кон саен мәйданга йөреп, митинглашлар инде тәмам туганлашып беткәннәр, килү белән үзара кул бирешеп күрешеп чыгалар. Митинг дәвам итте. "Яшәсен—гуманизм! Радикаллар партиясенә язылыгыз! Берьеллык взносы нибарысы 25 сум. Курыкмагыз. мондый взнос белән безнен партия бервакытта да рулевой була алмаячак Барлык илләрнен люмпен- пролетариилары. берләшегез! Демократларга иярмәгез, центристларга ышанмагыз, коммунистларны идән астыннан чыгармагыз, либералларга таянмагыз, милләтчеләрне тыңламагыз! Без һәрвакыт сезнен белән!" “Бөтен влач ссльсоветларга! Базары—шәһәргә! Фермерлар сезне ач- ялангач итмәс. Жир барыбызга да җитәрлек. Без күрше дәүләтләр белән горизонталь монәсәбәтгә. Кулга тигән байлыкны вертикаль файдаланмыйк. Жир барыбызга да житәрлек—көрәк калынлык туфрагы арендаторларга, метр ярым тирәнлегендәге катламы “Водоканал"га. йөз метргача тирәнлеге карьерларга, ә инде мен метрдан сонгы катламнары—нефтяникларга. Эш сүзенен аваздашлары күбәйде, ә авылда кызу урак өстендә авызга бер кашык су салырлык та кеше юк! Менә мин әле дә янып-косп авылдан килдем. Шәһәрегездә житмеш сыраханә бар—әйтергә оят. шушы көнгә кадәр сыра соючеләр партиясе төзи алмыйсыз ” Обком бинасына альтернатива итеп салынган Опера театры янына егерме Икарус" килеп туктады. Күрсәгез икән!. Чулман аръягындагы тугандаш шәһәрләрдән Яшь гвардиячеләр килгән! Аларны иллеләп вездеходка төялгән сенат укчылары елмаеп каршы алды. Яшь гвардиячеләр икаруслардан таш бушаттылар, аларга жавап итеп укчылар калкан тезде Монарчы гамьсез генә сагыз чәйнәп фәрман көтеп йөргән ОМОНчылар күз ачып йомганчы тезелешеп тимер бәдәннәрен киереп басты. Мин камалышта калдым Гипслы кулымны төшереп хәл җыям, кирәге чыгар Дулкынланудан муеным якага, күкрәгем жилетка, аякларым туфлиемә сыймый башлады. Мин көрәшкә әзер, ләкин баррикаданың кайсы яг ына басарга?! Теге якка чыгар идем—яшерен-батырын түгел. Рәсәй министрына буйсына торган эчке эшләрдән зарплата алам, ун якта калсам Иҗтимагый үзәкнен күзенә ничек күренермен?! Икеләнеп торуымны сизделәрме—Яшь гвардиячеләр ин беренче ташны мина томырды Нужсгетләр. башны иеп калмасам пеләшемә кутыр чыгаралар (х. ж.) иле Бодайга китсә омономны укыталар минем, төшеп качарга кирәк лутчы исән чакта Юлбашчылар өчен баш белән таш чүпләп торыр хәл юк монда Сикереп тошә.м дигәндә генә шадра капитан килеп җитте, ул үзенә кассирша кызны иярткән. —Син. ярты получканы алдан ук биреп куешлы дигән илен Пожалысты. менә монда гипслы кулыкны куй — Вакытын белеп кенә йорисез инде түлкс,— дидем мин авыр кулым белән ведомостька имза куеп Кассирша кыз үрелеп кенә минем кесәгә акча төргәге салмакчы иде— буе житмәде. Жнкел сөякле икән үзе. сикереп менде лә яныма—шалт кесәгә акчаны! Янәдән жиргә сикерергә өлгермәде Хатын сөйрәп төшерде тегене Ну. шадра капитан да югалып кала торганнардан түгел икән: синен ишеләрне генә күргән без дигәндәй, минем хатынны читкә селтәп ыр| ыгты Әле ярый мәйданнын бездә гаме юк. халык Яшь гвардиячеләрдән маҗара көтә. Мин дә озак уйлап тормыйм—хатынга ярдәмгә дип аяк астына сиксрәм Ә хатыным шуны гына көткән икән —зләктереп алып, сарык кыркыгандай, муенымны бот арасына кыстырып, барлы-юклы чәчемне йолкып пеләшемне зурайта башлады —Әле син, карт азгын, обком каршысында кызлар белән аягүрә. Безнен илдә кичә генә цензураны бетерделәр. Шулай да хатынның миңа атап әйткән башка сүзләрен кабатлый алмыйм. Башны хатынның бот арасыннан көчкә тартып алдым. Шул шатлыктан патетик рух белән укчылар божрасын өзеп Яшь гвардиячеләр ягына чыгып бастым. Хатын минем арттан! Кемлегемне онытканмын, карт юләр, яшьләр мине шундук ун якка очыртып чыгардылар. Хатын Яшь гвардиячеләр ягында калды, калды гынамы— “Икарус "ларга Киндер карьерыннан төялгән кырлы-кырлы ташларны минем өскә томыра башлады, аннан күреп башка гвардиячеләр дә пролетариат коралын укчылар өстенә яудырдылар. Китте атыш, китте дөмбәсләү, китте куышу Кем кемне кулга алырга белми, чөнки граждански киенгән кешеләрнең бик күбесе үзләре кулга алучылар булып чыкты. Мәйданны сирәгәйтер өчен сул якны калай савытлы машиналарга төяп ташыдылар. Мин, ыгы-зыгыдан файдаланып, әкрен генә үземнең эш урыныма менеп бастым. Нишлисен бит, бу болгавыр заманда һәркемнең үз эше Хатын юкка чыкты—аны да калай машинага төяделәр, ахрысы, ичмасам мин эшне бетергәнче генә тотсалар ярар иде. Кайтып кесәдәге акчаны биргәч бәхилләтәм мин аны. Мәйдандагы чуалыш митингка дәрт өстәде. Аз гына фикере булган кешенен дә хәзер микрофонга барып житәрдәй сабырлыгы юк—кайда баскан, шунда сөйли Атла каргаган мәйдан булды бу! Иртәгесе көн минем өчен ни белән бетәр? Җае килүгә эшне алыштырырга кирәк, эшне түгел инде, урынны,—дип уйлап бетерүемә шадра капитан килеп життс. Кыяфәте—туктаусыз ике машина утын төягән диярсең! — Бүген табабыз синең һәйкәлне.—Ул аяк чолгавы хәтлек кулъяулык белән бит-кулларын сөртте, формасын тәртипкә китерде.—Тапкан кешегә ике президент оклады күләмендә премия игълан иттек. —Кемгә кирәге бар ул акчаның! Сез лутчы төсле телевизор бирегез,— дидем мин өемдәге кылка “Рекорд”ымны искә төшереп. —Телевизор?! Ә нишләп тузан суыргыч түгел? —Ул да ярый. Холодильник белән кер юу машинасы бирсәгез дә риза. —Тапсыннар гына, ни теләсәләр шуны бирербез. —Алайса үзем табам һәйкәлне! Мина комачаулама! Әнә, олы микрофонга кил дә демократлар исеменнән берәр нотык сөйлә. Калганы минем эш. “Мөхтәрәм милләттәшләр! Җөмһүриятебезнең статусын тагын да күтәрү өчен тәхет белән идарә итүгә күчәргә һәм беренче королева итеп сайлау өчен үзебезнен Ана төрекне, айлар буе ач торып та исән калган чын совет гражданкасын—депутат . ” Микрофонны шадра капитан йолкып алды. “Без бүленмәс Россия!!! Татарлар, уйланыгыз, сезне өйдә маржа хатыннарыгыз көтә! Коммунистлар коткысына бирелмәгез!” “Коммунизмга юл юк! Социализм үз-үзен акламады! Капитализм безне күчтәнәчләр белән сатып алмакчы! Африка илләре белән кинәшеп карарга кирәк!” “Дары заводларын ябарга!” “Нефтьне туктатырга!” “Болыннарны су астыннан чыгарырга!” “Бөтен һәйкәлләрне җыеп алырга, Ура!!!” “Демонтаж! Демонтаж! Демонтаж!!!” Тагын кич житге. Эш сәгатем бетәргә ике сәгать чамасы вакыт калды. Мәйдандагы караңгылыктан коты алынгандай, баганадагы лампалар һәр куак төбен тикшерергә теләп яктырта. Шунысы гажәп. мина бүген чәчәкләр китерделәр, дөрес, кемнәрдер аны жыеп та алып китте. Киң чалбарлы малайлар пумаланы буяуга манып минем нигезгә тыелган сүзләрнен исемлеген теркәде Көн саен шулай. Бу мәйланнын этләренә чаклы аполитичный—ул ана этләрне куып тоткач, ник минем аяк астына сөйрәп алып килергә кирәктер инде?!. Этләр белән ырылдашып торган арада күземә дүрт прожектор китереп терәделәр: алагаем автокран белән теге таныш "ГАЗ" самосвалы. Иске танышлар: өчесенә бер калфак, ике чалбар, бер күлмәк, бер майка Килә килешкә үк вакыт әрәм итмичә, билемә аркан урап кран белән самосвалга күтәреп салдылар. Күптән, бик күптән ачык машинада утырып йөргәнем юк иде инде, аска салам җәйгәч аунарга рәхәт икән үзе Шулай да рәхәт белән мавыгып онытылмыйм, юлны карап барам, кире кайтасы да бар бит әле! Казанны чыктык, Аккош күленә життек, сулга борылдык утыз җиденче елларда төзелгән ярымжимерек дачазар арасында туктахдык. Озак маташмадылар, ике эт өргән арада, өч борын җиргә коелып, минем һәйкәлдән урланган калай юлбашчыны машинага ыргыттылар. Өстем ә төшеп изәдер иде—читкә тәгәрәп өлгердем Өч борыннын берсе: “кайсыбызның гаражына яшерәбез 0 ” дип сораган иде. бәхәс китте Ник сина да ник мина, кая да кая?! Туйдым бәхәсләреннән. —Алга, иптәшләл, коммунизмның тулы жинүенә!—дидем мин һәйкәлдәгечә горур басып, гипслы кулымны алга сузып. Тегеләрне күрсәгез, куркуларыннан оч якка чәчелеп, караңгылык эчендә эреп юкка чыктылар, ыңгырашулары гына ишетелеп калды. Ә мина шул гына кирәк тә: малксизм- ленинизм идеяләлс мәңге яши!—Кузовтан тиз генә очып төшеп кабинага үрмәләдем. Машина йөртергә безгә куш! Аккош күленнән Черек күлгә— ун минутлык юл, шикләнә-нитә калсалар бернинди инспекторларга да туктап тору юк, үзебез милициядә эшлибез. Милиция бүлегенә кайтып кергәч, шадра капитанымны танымадым— чырае айсыз тон кебек. Ә стена тирәли тезелгән урындыкларда Дзержинский, Маркс. Вахитов. Жәлил, Горький, Тукайларга охшаган агайлар тезелешеп утыра. Беләм мин аларны, партҗыелышларда күрешкәнем бар Чорыбызның ботен даһилары, каһарманнары милиция бүлегенә допроска җыелган кебек. —Университет каршындагы мәйданнан тагын юлбашчыны урлаганнар.— диде шадра капитан теге һәйкәлгә охшаган агайларны журналга теркәгән арада —Сине алмаш-тилмәш ике урынга куя алмыйбыз бит инде —Телевизорыңны давай! Алып кайттым мин аны Ирек мәйданында үзе басып торыр. Ә мин—Университет янына. Әллә боларнын һәйкәлләрен дә урлап бетергәннәрме?—дидем мин яна һәйкәлдәшләремә таба ымлап —Авызыңнан жил алсын! Әлегә ул-бу юк. Дөнья хәлен белеп булмый, хәстәрен алдан күреп таныша торабыз. Төсле телевизорны күтәреп кайтып кердем өйгә Иртәгә тагын эшкә әзерләнәсе. Күрше малайларның туган тел китабыннан юлбышчыбызньщ яшь чагын табып бераз образга керә тордым. Хатын да әзерләнә. Иртәгә Ирек мәйданында демократлар митинг үгкәрмәкче була ди, шунда күрше мәмләкәтнең президенты портретын күтәреп йөрергә жыена. Не позволю! Бер ойдә ике төрле партия яши алмый! Телевизорны кабыздык. Анда Ирек мәйданын күрсәтәләр. Минем эш урынымда чын һәйкәл хәзер. Булса ни' Миңа эшнең бетәсе юк. Иртәгә Университетка, ә салкыннар башлангач мемориалга Так што, агайлар, дус-ишләр, туган-тумачалар, күрше-күләннәр, таныш- белешләр. һәйкәлләргә таш ыргытканда берүк саграк кыланыгыз!