САЛМАК АККАН ТИРӘН ФИКЕРЛӘР ИЯСЕ
Үткән гасырнын сонгы чирегендә мина күренекле әдип Әмирхан ага Еники белән якыннан аралашып яшәү бәхете насыйп булды Әмирхан ага минем әтисмнен яшьтәше иле (алар бер үк елны, бер үк айда 90 яшьләрен тутырып вафат булдылар), без йә Мәскәүдә. йә Казанда очрашып, мин чит илләрдә хезмәт иткәндә даими хатлар язышып тордык Татар әдәбиятында Ә Еникинен үзенә генә хас. күптән биләп алган бер “почмагы" бар. Аны беркем белән дә чагыштырып та. бутап та булмый Минемчә, тоталитар режим заманында Ә. Еники татар прозасында әхлаклы лирик төсмерләрне саклап калуга аеруча зур өлеш керткән әлипләрнен берсе Ул. әлбәттә, төпле уйлану- кичерешләр, мәхәббәт һәм эстетик эзләнүләр остазы иле Жанр байлыгы, сүрәтләү алымнарынын көчлелеге укучылар күнелснә сеңеп калырлык булды Ул һәрвакыт “акыллы чама" белән ижат итте Шуна күрә дә. анын әсәрләренең күбесе искерми, үзгәреп беткән хәзерге доньяда да эчтәлек һәм жанр-композииион төзелешен югалтмый кебек тоела Мәскәүгә сугылганда Әмирхан ага баштарак “Москва" сонгарак "Россия" кебек абруйлы кунакханәләрдә туктый иде Минем фатирда да берничә мәртәбә булганы бар Казанга килгәндә Әмирхан ага һәрвакыт үзенә чакырып кунак итә иде Мөлаем йөзле Мөршидә аланын һәм искиткеч тыйнак Нажия апанын (Ә Еники хатыннары) милли ризыклары һаман да күз алдында тора Озакка кззткән фикер алышуларда Әмирхан аганы күбесенчә Мәскәүдәге сәяси тенденцияләр һәм чит илләрдә яшәүче мөселман халыкларының көнкүрешләре кызыксындра иде. ә мин исә Казан тормышының агымы һәм тагар әдәбиятының якалыклары турында сораштырам Шуны ассызыклап әйтәсем килә: утыз елга сузылган аралашу чорында Әмирхан агадан теге яки бу татар язучысы йә галиме, гомумән, башка кешеләр турында бернинди тәнкыйть сүзе ишетмәдем Хәер, ул мактау сүзләренә лә бераз саранрак. ә мактану сүзен һич тә белми кебек күренә иде Мирсәй Әмир белән Гомәр Бәшировка карата сокланып әйткән сүзләре генә хәтердә сакланып калган Әмирхан азанын үзенә караган шәхси мәсьәлатәр турында минем белән кинәш тоткан чаклары да булды Үзе әйтмешли, бу “серләрне" ачып салырга вакыт килеп җитмәде әле. дөресрәге, кирәкми дә дип уйлыйм Сүз унаенда. бернинди “серләргә” тоташмаган ике гадәти очрашуны искә алып китмәкче булам. 1978 йә 1979 елнын кыш уртасы булса кирәк. Әмирхан ага ниндидер йомыш белән Мәскәүгә килгән иде Анын чакыруы буенча "Москва" кунакханәсенә юл тоттым, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык Күптәнге танышыбыз Мөнәвир Закирон та туган ягы Башкортстанны сагыну хисләрен шигырьгә салып остазга ләззәт сибеп утырды. Әмирхан ага: “Иртәгә иртүк Казанга китәм".—дигәч, без җәһәт кенә өйгә аяк тарттык. Ләкин икенче көнне көндез миңа эшкә шалтыратып Әмирхан ага болай диде Й О Л Д Ы З Х Ә Л И У Л Л И Н -Йолдыз туганай. мин. билетны бер кешегә бүләк итеп, бер-ике көнгә Мәскәүдә калырга булдым Ник дисәк, сина үзем өчен кадерле бер тарихи йортны күрсәтәсем килә Әгәр синең планнарына каршы килмәсә, шунда бергә сөйләшеп утырыр идек, ничек уйлыйсын? ^ —Әмирхан ага. мин эш буенча бүген сәгать жидедә "Советская кунакханәсендә булырга тиеш, чакыру кәгазендә җидедән тугызга кадәр дип язылган. Сон булмаса. сезне эзләп табармын. — Бик яхшы, мин әйткән йорт (фәлән-фәлән фатир) нәкъ шул кунакханә артында гына Кереп чыксан. бик әйбәт булыр иде. мин көтәм. Ул кичне мин Шри-Ланка компартиясенең Председателе Викремасингхене 70 еллык юбилее белән котлап, ул әзерләгән табында утырдым. Мәҗлестә барлыгы дүрт кеше иде—юбиляр, мин һәм аның малае белән килене—булачак архитекторлар Мин табында ярты сәгать чамасы гына утырдым да: “сезнең бүгенге мәжлес гаилә бәйрәме булырга тиеш —дип хәйлә табып. Әмирхан аганың теге фатирына юл тоттым. Ул мине һәрвакыттагыча ачык күңел белән каршы алды. Бер касә әрмән коньягын чәкешеп алгач. Әмирхан ага “тантаналы белдерү" ясады: — Минем яшьлекнен ин матур, якты көннәре шушы йортта рояль тирәсендә уен-көлке, җырлап һәм серләшеп үтте.—диде. Каршыдагы инструментның буяулары тоныкланган капкачын ачып, клавишларына бармакларын тигезде. “Ул да безнең белән бергә картайды инде, хәзер анын да дәртс-дәрманы юк",—дип йомшак кына көлемсерәп куйды Әмирхан ага. Егерменче еллардан бирле бу фатирда Әмирхан аганың жизнәсе Шәриф Сүнчәдәй гаиләсе яшәгән икән. Хәзерге хуҗабикә—Сүнчәләйнең оныгы Дилә ханым ул вакытта Пекинда СССР илчелегендә стенографистка булып эшләгән. Минем белүем буенча. Дилә ханым һаман да (2003 елның ахыры) Пекинда яши. Ул Рәсәйнен Кытайдагы илчесе И. А. Рогачевнын (1992 елдан бирле бу хезмәтне башкара)—хәләл җефете (хатыны) Менә сиңа Еники токымнары кайларга барып җиткән! Ш. Сүнчәләй фатирында булган икенче очрашуны Әмирхан ага (ул сиксәненче еллар уртасында булса кирәк) үзенең инде язылып беткән автобиографик әсәренә багышлады диярлек. Сүз күбрәк әле исеме куелмаган (“Соңгы китап”) зур әсәрнең йомгаклау бүлеге тирәсендә барды Әмирхан ага китабын Ш. Мәржани, Дәрдмәнд, Ш. Сүнчәләй. Г. Ибраһимов. Г. Исхакый һәм М. Җәлил исемнәрен тагын бер кат искә алып тәмамлаячагын әйтте. Әмма мина үз кулы белән бүләк иткән. 1987 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Соңгы китап "та нигәдер Г. Ибраһимов һәм Г Исхакый исемнәре гөшеп калганнар Моны берәүләр Әмирхан аганың гадәти “саклык белән эш итүе" дип аңлыйлардыр. Мин башкачарак фикердә: Әмирхан ага бу ике шәхес турында аерым бер әсәр язып чыгару ниятләре белән йөрде. Китапны әзерләгәндә Әмирхан ага үзе белән аралашып яшәгән күп кенә язучылар турында да байтак кына мәгълүматлар туплаган булса кирәк. "Ләкин аларны хәзергә бу китапка кертеп булмый әле —дип бик катгый рәвештә әйтеп куйды да. миннән ниндидер фикер көткән кебек озак кына сүзсез утырды. —Ул байлыкларыгызны әрәм итмәгез инде, аларны сезнең булачак икенче томга кертеп җибәрүләр бик ләзем кебек тоела.—дип тәмамладым мин бу сөйләшүләрне. Ул моны яклап та. каршы килеп тә бер сүз әйтмәде, тик "алдагысын Алла белә".— дип кенә сүзен түгәрәкләде. Әмирхан ага әдәбиятта ашыкмыйча, салмак кына хәрәкәтләнеп иҗат итә торган тирән әдипләрдән иде Әмма ләкин илдәге сәяси тенденцияләрне ул бик тиз сизеп, атлан әзерләп куйган материалларын җәһәт кенә әдәби калыпка салып, укучыларга бер-бер артлы әсәрләрен “ыргытып" торды. Минемчә, анын татар әдәбиятына кылган бер зур эше матбугат битләрендә тиешле урын тапмады һәм аны киң җәмәгатьчелек бөтенләй белмәде. Сүз менә нәрсә турында бара XX гасыр татар әдәбиятының ике зур зөбәрҗәте—Галимҗан Ибраһимов белән Гаяз Исхакыины мәдәмиятыбызга кире кайтару юлында беренче кыю адымнарны Әмирхан ага Еники ясады. “Мин бу эшләрне башлап җибәрдем дә, читтән карап тордым: ничек башкалар Г Ибраһимов һәм Г Исхакый турында диссертацияләр һәм китаплап язарлар. Мәсьәлә чишелгәч, мин шунын белән канәгать булдым”,—дигән иде Әмирхан ата, Казанда анык фатирында үткән озак сөйләшүләрнең берсендә. Шул вакытта Әмирхан ага мина Г. Ибраһимовны аклау чарасын сорап илленче ел урталарында ук ЦК КПСС исеменә үз кулы белән язган кәгазьнен бер нөсхәсен күрсәтте. “Мин моны Гомәр ага Бәширов белән кинәшеп җибәргән идем, шуннан сон, Алланып рәхмәте булып, күренекле язучыбыз безгә кире әйләнеп кайтты”,— дип горурланды Әмирхан ага. Анын архивында сиксәненче ел урталарында Гаяз Исхакый мирасына караган язулар да бар иде һәрхәлдә, Әмирхан аганың бу эшчәнлеген татар җәмәгатьчелеге ачык белергә тиеш дип уйлыйм Бәлки монын мин белмәгән башка сәбәпләре дә бардыр. Мәсьәлән. Әмирхан ата үз тирәсенә, озак еллар буе аралашкан, сыналган кешеләрне генә җибәрә иде Мин дә биш-алты елга сузылган бу “карантинны" үттем, ахры 1976 елда Ә. Еникинен “Саз чәчәге” җыентыгына кергән берничә хикәясен урду теленә тәрҗемә итеп Пакистан журналларында бастыру—минем өчен Әмирхан ага белән аралашуга сонгы имтихан булды кебек. Әмирхан аганың чит илләрдә яшәүче мөселман халыкларының тормышы белән кызыксынуын искә алып. 1991 елны мин аны рәсми рәвештә Непалга кунакка чакырдым. Ун көнлек кызыклы программа әзерләдем Ул Катманду шәһәренен уртасында урнашкан Жәмигъ мәчетендә Әмирхан аганы кабул итүдән башланып китәргә тиеш иде. Непалда ага-бабалары һинд станнан чыккан ике миллионга якын мөселман халкы яши Берничә мөселман байларында кунакка йөреп, башка урыннар һәм патша йортының храмнары белән танышкач, бераз таулар арасында ял итеп кайтканнан сон, Әмирхан аганы китәр алдыннан премьер-министр да кабул итәргә ризалык биргән иде. Әмирхан ага загранпаспортлар алып, салмак кына Казаннан Катмандуга барырга "юл эзләп йөргәндә” (Миркасыйм Госмановнын әйтүенчә, ул бу хакта анын белән дә кинәшләшеп йөргән) көтелмәгәндә Мәскәүдә ГКЧП фетнәсе килеп чыкты да. Әмирхан аганын еракка барып кайту теләге сүнеп китте. Мине дә ярты елдан һималай тауларыннан Һинд диңгезенә “ыргыттылар"—Катмандудан Коломбога күчеп киттем. Шулай итеп, бу визит тормышка ашырылмый калды. “Казан утлары" журналы укучыларының игътибарына Ә Еникинен 1991 — 1992 елларда Казаннан Катманду шәһәренә язган бер “көлтә" хатларыннан тугызы тәкъдим ителә. иекабрь 2003 ел. Мәскәу ӘМИРХАН ЕНИКИ ХАТЛАРЫ Мохтәром Йолдыз Нуриевич! Сез җибәргән адрес белән мин күптән инде бер хат салган идем, ахрысы барын җитмәгән. Сәбәбе нәрсәдә икән? Почта бик озак барамы әллә Мәскәүдә тотын калалармы? Менә икенче хатыгызны алдым шул ук адрес, ягыш Мәскәү аша җибәрергә (сез, әлбәттә, адресны белен биргәнсездер инде) Ь\ хатны да шул ук адрес белән җибәрөм Аннары бандероль итеп бер китап та салам. Сынап карыйк, барып җитәрләрме икән? 24 апрельдә без Переделкинога китәбез, барып урнашкач та мин кызыгызга шалтыратачакмын. Шуннан адрес мәсьәләсе ачыкланыр дип уйлыйм (Беренче чат эченә мин бер мәкаләмне дә салган идем, әллә шуның аркасында барын җитмәде микән?) // /Г 91 Йолдыз туган. Сезгә күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек. Яңа урында эшегез бик тыгыз булуга карамастан, миңа хат язу гына түгел, хәтта дару табарга да өлгергәнсез. Мин, әлбәттә, борынгыча әйтсәк, тәшәккердән гаҗнзмен! Бәхет сүзен без хәзер бик сирәк кулланабыз. Шулай да ул сүзне Сезгә карата кулланырга ярыйдыр дип беләм. Ихтимал, Сезнең эшегез бик авыр, бик җаваплы - төрле халыклар күреп яшисез, бу исә яшәүнең мәгънәсен һәм кадерен бик арггыра торгандыр. Димәк, кеше язмышыннан канәгать! Моны инде бәхет димичә мөмкин түгел. Мин үзем дә яшь чакларда сәйях (сәяхәтче) булу турында хыяллана идем. Дөнья гизүнең, илләр, халыклар белән танышып йөрүнең никадәр кызыклы, мавыктыргыч булуын аңлый идем. Мәгәр заман миңа андый мөмкинлекне бирмәде. Гомер узды, хәтта күрше Финляндияне дә күреп булмады, һәм өмет-хыял да сүнде. Сез Казан хәлләре белән кызыксынасыз.. Ни дип әйтергә? Илдә ни булса, бездә дә шул. Ә илдәге хәлне Сез Катмандуда торып та безгә караганда яхшырак беләсездер, мөгаен Кыскасы, мактанырлык берни дә юк. Тукай үзенең бер шигырендә болай дип язган иде: Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк, Бер-берен чәйни Бишенче елдагы К)’п әүлия. Безнең заманга да бик туры килә бу сүзләр... Әдәбиятта дә телгә алырлык яңалыклар юк. Тиздән Тукай премиясе бирер көннәр җитә. Әдәбияттан дүрт кеше Әбрар Кәримуллин, Роберт Миңнуллин, Әхәт Гаффар һәм Гөлшат Зәйнашева күрсәтелгән иде. Шуларның берсенә яки икесенә тиюе мөмкин. Мине дә комитет әгъзасы иткәннәр. Хәзер менә шуларны укып, баш ватып утырам. Татарстан үзенең суверенлыгы өчен көрәшеп маташа. Ләкин аның булуы бик мәхәл Мин бу хакта үз уйларымны “Татар мәсьәләсе" дигән зур мәкаләдә язган идем, тик ул “Идел” журналында бик соңга калып чыкты Хушыгыз! Үзеңә һәм җәмәгатеңә күп сәламнәр белән: Әмирхан Йолдыз! Бу минем Сезгә өченче хатым. Аерым бер китап та җибәрдем. (Мәрҗани турында) Ләкин шуларның барып җитүе турында Сездән бер хәбәр дә юк. Мин аптырабрак торам: Сезгә китаплар җибәрергә ярыймы-юкмы? Гаязның шактый калын әсәрләр җыентыгы чыкты. Нурихан Фәттахның телләр тарихы турында “Шәҗарә” исемле китабы чыккан иде Җибәрергә ярыймы? Аннары минем мәкаләмне дә сорагансыз. Ләкин миндә татардан чыккан дипломатка татар мәсьәләсе белән кызыксынырга ярыймы икән дигән шик бар. Шулай да мин сезгә ике мәкаләмне җибәрәм. Барып җитсәләр, хәбәр итәрсез. Хәзергә шул Яңа илне күп гиздегез шикелле, күргән-белгәннәрегез турында, вакытыгыз артса, тулырак язсагыз иде. Минем кебек гомерен "тимер пәрдә" артында үткәргән кеше өчен анысы да бик кызыклы. ' * у»,үЛл4 * - Г« * Т" ■л - Г/ -'1 «•-*■ (Л/гЧы*- Х/И—~ VIТТ' ‘-V Бик җаваплы эшегездә зур мөвәффәкат телим. Моның өчен һәрвакытта таза, нык булуыгызны телим. Үзегезгә һәм җәмәгатегезгә күп сәламнәр белән: Әмирхан. I июнь, 1991 ел. Йолдыз Нуриевич! Бүген I август, ә 29 июльдә Сезнең хатыгыз белән чакыру кәгазегез килеп җитте Чакыру мине, билгеле, бик сөендерде. моның өчен Сезгә йөз кәррә рәхмәт' Әмма ул мине бик нык уйланырга да мәҗбүр итте Нишләргә? Хикмәт шунда, без-мин. Наҗия һәм кызым 6 августта Юрмалага иҗат йортына очарга тиешбез. Путевкалар, билетлар күптән кесәдә. Шул ук вакытта гомеремдә беренче мәртәбә шундый көтелмәгән мөмкинлек ычкындырырга ярыймы соң моны? һәм мин тиз генә хәрәкәт итә башладым. Әгәр Совмин ярдәме белән 3-4 көн эчендә чыгып китеп булса, Непалга очарга, ә аннан туры Ригага кайтырга' Бер атна яки артыграк вакытны югалтам икән, бу бик кечкенә мәсьәлә. Непал өчен бер айны да рәхәтләнеп бирергә була. Иң элек мин үземне даими карый торган врачка бардым. Ул Непалның кайда, нинди ил икәнен юньләп белми дә. Аңлатып бирдем: дөньяның иң биек таулары итәгендә. 12 сәгать очып барыр)а кирәк Врач курка калды: "Юк. мин үзем генә сезгә андый ерак юлга чыгарга һәм бөтенләй башка климатка барырга рөхсәт итә алмыйм", диде. Ул мине консультант-профессорга да күрсәтмәкче булган иде. ләкин анысы ялга киткән булып чыкты Әлбәттә, минем яшьтәге кеше өчен кыска гына вакыт эчендә климат алыштыру да. ике тапкыр озын юл үтү дә хәвефсез түгел. Шулай да мин кичә (31 дә) Совминның беренче урынбасары Мансур Хәсәнов янына да бардым. Чакыру кәгазен күрсәттем. Укып чыккач, ул болай диде “Мин Сезнең китүегезне тизләтү өчен барысын да эшли алам, ләкин бик нык уйлагыз, рисковать итәргә кирәкме икән? Башта ял итеп кайтыгыз, аннан күз күрер" диде. һәм менә шундый киңәшләрдән соң. бүген Сезгә хат язарга утырдым. Чынлап та. кайнар баштан рисковать итү ярамас дигән фикергә килдем Мин әле яңарак кына Уфага барып, бер атна йөрен кайттым (Туган-үскән җирләрне карап) Шул да минем өчен шактый йок булып чыкты. Дөрес, хәзергә үземне, шөкер, начар хис итмим, мәгәр Катманду Уфа түгел бит ул! 19 июньдә мин Сезгә хат салып, ике журнал һәм берничә гәзитәне бандероль итеп җибәргән идем. Күпмедер вакыттан соң журналлар белән гәзитәләр кире кайттылар Күрәсең, хат та барып җитмәгәндер, чөнки Сезнең хатыгызда аның хакында бер сүз дә юк. Ә мин ул хатымда Сезгә бара алуымның бик икеле булуы турында язган идем Барып җиткән булса. Сезгә бәлки мәшәкатьләнергә дә кирәк булмас иде. Аралар бик ерак шул. Бу хат та тиз генә барын җитмәс инде Аннары китаплар-журналлар да җибәреп булмый икән. Бусы бик кызганыч! Без Юрмаладан сентябрь башында кайтачакбыз Шуңарчы Сездән хат килсә, мин үз планнарымны язармын Хәзергә исән-сау булып торыгыз! Чын хөрмәт һәм сәлам белән Әмирхан. Хөрмәтле Йолдыз Нуриевич! Латвиядән без 31 дә кайттык Сезнең хат килеп, мине көтеп яткан Укыдым һәм уйга калдым. Билгеле. Сезнең кат кат чакыруыгыз мине бик дулкынландырды мен кәррә Сезгә рәхмәт! Шул ук вакытта уйламыйча да мөмкин түгел иде. Бик еракта торсагыз да. Сез безнең илдә нинди хәлләр булып узганын миңа караганда да яхшырак беләсездер Менә шундый буталчык, хәвефле бер вакытта ерактагы ят илгә чыгып китү ярар микән? Шулай да мин тәвәккәлләргә булдым. Сезнең бик ихлас чакыруыгызны тыңлыйсым килде Иң элек Совминга шалтыратып ярдәм итүләрен сорадым (вәгъдә иттеләр). Аннары кызыгыз Гөл нарга шалтыратып. Сезнең хәл-әхвәлне, шулай ук юл шартларын сораштым Кызыгыз "Әтинең хәле әйбәт (исе нормально). ләкин баруы җиңел түгел, мин үзем юлны аныр кичердем" диде Шуннан соң врачка киттем яшь кызга авыр булгач. 82 яшьлек картка ничек булыр икән белергә кирәк иде Врач мине бик әйбәтләп карады һәм. Сезгә барырга ярый, кирәк булса справка да язып бирәм . диде (Ул үзе Вьетнамда эшләп кайткан икән). Врачтан мондый фатиханы алгач, мин тәмам канатланып, ОВИРга киттем. (Совминнан аларга шалтыратырга тиешләр иде) Барып, чакыру кәгазен күрсәткәч, һич көтелмәгән бер тоткарлык килеп чыкты чакыру кәгазенә Сезнең МИДның “Согласен" дигән визасы кирәк икән. (Кәгазьнең югары почмагында андый виза очен урын да бар). Мин, әлбәттә, бәхәсләшеп карадым, ләкин миңа аңлаттылар: “Чакыру посольствода эшләүчедән килгән, шуңа күрә МИДның визасы обязательно бу хакта махсус күрсәтмә бар . диделәр. Яңадан Совминга шалтыратып карадым, мәгәр алар да берни дә эшли алмадылар. Кыскасы, мин Мәскәүгә барып, МИДның “согласиесен" алырга, шуннан соң Казанга кире кайтып, калганын эшләргә тиеш идем. Мәскәүгә барып кайту күпме вакытны алачак, мин моны белмим, гомумән, мондый эшләр артыннан беркайчан да Йөргәнем юк (Әйтәләр, китүчеләр күн булу сәбәпле, һәртөрле рөхсәт алулар бик озакка сузыла, дип ) Шул рәвешчә минем юлым киселде һәм . хәзергә дәртем дә сүнде. Күрәсең, язмагандыр инде. Дөньяның бик буталган чагы, бездә дә хәлләр киеренке Бәйсезлек тирәсендә һаман талаш-тартыш бара. Мондый чакта китеп йөрүләр дә читенләшә. Минем Үзбәкстанга барып кайтырга уем бар иде, белмим, ничек булып чыгар. Октябрьнең 20 ләрендә Мәскәүдә СССР язучыларының 9 нчы съезды ачылырга тиеш. Шуңа баргач, бәлки МИДка да кереп чыгармын Ә хәзергә сүземне тәмамлыйм Да. син үзең шул чакларда ялга кайтмыйсыңмы? Бер күрешеп сөйләшер идек. Хуш! Күп сәламнәр белән: Әмирхан. 7 1X91 Йолдыз Нуриевич! Ялдан кайткач мин Сезгә бер хат язган идем. Ул хатымда Сездән килгән чакыруны файдаланыр өчен нинди кыенлык чыгуын да хәбәр иткән идем (МИДның визасы кирәк диделәр). Мәгәр шул кыенлыкны уйламаганда гына җиңеп булды: безнең Союз рәисе. РСФСР депутаты Ринат Мөхәммәдиев чакыру кәгазен үзе белән Мәскәүгә алып китте дә, МИДтан виза салдырып, кире җибәрде. (Аңа бу эшне ерып чыгарга депутат булуы гына ярдәм иткән.) Шуннан мин чакыру кәгазен ОВИРга илтеп күрсәттем. Паспорт өчен кирәкле материалларны китерергә куштылар. Аларын да илтеп тапшырдым. Хәзер паспорт әзерләп биргәннәрен көтеп ятам. Ике атна үтеп китсә дә, алганым юк әле. Хәер, паспорт кулыма керсә дә. мин аның белән хәзер генә файдалана алмам дип торам Күп уйлаганнан соң. кыска гына вакыт эчендә шул кадәр озын юл үтеп, бөтенләй башка климат шартларында торып кайтуны күтәрә алмам дип куркам. Рисковать итәсем килми Әлбәттә, Непалны күрү бик кызыклы булыр иде. ләкин 83 яшьтә түгел, мәсьәлән. 53 яшьтә. Нишлисең, ерак илләргә барып, кояшыннан, йә салкыныннан курыкмыйча йөрергә без инде соңга калдык. Чакыруың өчен сиңа. Йолдыз туган, бик зур рәхмәт, борынгыча әйтсәк, тәшәккердән гаҗизмен! Шулай да микем якындагы илләрнең берәрсенә, бигрәк тә Төркиягә. барып кайтасым килә Яңарак кына Төркиягә барып кайткан Мөхәммәдиев анда мине чакыру турында сөйләшкән. Менә шул чакыру булмасмы дип көтәм. Яки Татарстаннан бара торган берәр делегациягә эләгеп булмасмы дип торам. Менә шундый форсат өчен Сезнең чакыру белән алган паспортны сакламакчы булам. Безнең яшь. өлгер язучылар Төркиягә быел икешәр тапкыр барып кайттылар инде. Гомумән, йөрү көчәйде Читтәге байлык кешеләрне бик кызыксындыра (тарта) булса кирәк. Ә бездә хәлләр һаман начарлануга таба бара. Стабильность юк, иртәгә әллә нинди фетнәләр килеп чыгуы мөмкин Безнең Татарстан хәле дә бик читенләште. Мөстәкыйльлеккә каршы хәрәкәт көчәйде Рус демократлары Татарстанның Рәсәй эчендә калуын, хәзерге җитәкчеләрне алып ташлауны бик каты таләп итәләр. Алар арасында татарлар да аз түгел. Татар җәмәгать оешмалары суверенлыкны күкрәк киереп яклап маташалар, мәгәр көчләр тигез түгел, бик ямьсез вакыйгалар туарга мөмкин Мин сиңа кайбер гәзитә материалларын җибәрәм. исән-сау барып житсә. танышырсың. Хәзергә хатымны шушының белән тәмамлыйм Хөрмәт һәм күп сәлам белән: Әмирхан 29 1X91 Р.5. Язарга онытканмын: I ендә Ташкентка очам, үзем кебек бер карт дустымны соңгы тапкыр күреп кайтасым килә. С '1 V- ,чг ------ » Мөхтәрәм Йолдыз Нуриевич! Безнең хат алышуыбыз ничектер ялгышрак бара кебек: минем хат барып җитмичә торып. Сез язасыз, яки мин Сезнең ' хатка бик соңга калып язам, ахрысы Сентябрьдә мин Ташкентка китәр алдыннан Сезгә бер хат язган идем, кайтуыма Сездән дә хат килеп торган. Ләкин ул минеке барып җиткәнче язылган икән. Хәерле булсын! Без Ташкент якларына 1 октябрьдә киткән идек. 14 ендә исән-сау әйләнеп кайттык. Бу сәфәрдәй мин тәмам туеп кайттым Кая барсаң да бөлгенлек, тәртипсезлек, рәхәтеннән бигрәк җәфа күбрәк. Хәзер беркая да барып йөрисем килми, быел болай да шактый җир урадым Җитеп торыр! ...14 ендә кайттык. 15 ендә Татарстан Югары Советының сессиясе ачылды һәм шул ук көнне мәйданга җыелган татарлар белән милиння арасында каты бәрелеш тә булып алды. Үлүчеләр булмаса да. яраланучылар шактый булган Милиция халыкны резин таяклар белән ярган. Татар егетләре милициягә байрак сабы күсәкләр белән тондырганнар. Бу хакта орган җитәкчеләре сессиядә информация ясадылар, ләкин соңыннан аларның информациясе бер яклырак дип сөйләделәр Бәрелешнең төп сәбәбе сессиядән Татарстанга бәйсезлек таләп итү мәйданга хатык шуның өчен җыелган булган. Моны алдан оештырылган бер чара, диделәр Чөнки ул көнне Чаллы якларыннан автобусларга төялеп күн кенә татар егетләре П" дә килгәннәр. Мин үзем 15 ендәгс сугышны күрмәдем, тик 16 да гына Ирек мәйданын карап уздым Анда сессия барган йортны уратып алган, калкан тоткан резин таяклы милиция дә. аларга каршы торган, яшел байраклар күтәргән татар яшьләре дә күп иде. Бу яшьләр гел хәрәкәтләнеп, өзлексез “Азатлык1 " дип кычкырып торалар. Атмосфера шактый кызу, хәвефле иде. ләкин, шөкер, ул көнне эш бәрелешкә барып ҖИТМӘ1ӘП. Депутатлар чыгып, халыкны тынычландырганнар Әмма шулай да Ирек мәйданымда булып узган канлы вакыйга мине шактый борчуга салды. Берничә кон уйланып йөргәннән сон, мин ахырда уйларымны утырып яздым да. ул "Борчылу” исеме белән 'Шәһри Казан да тиз генә басылып та чыкты Бу вакыйгаларга кагылышлы кайбер материалларны шушы хат эченә салып Сезгә дә җибәрәм Барып җитәрме юкмы белмим Хагны тиз генә яза алмыйча торуым әнә шул хәлләр аркасында булды Мин инде "таулар иленә” хәзергә бармаска булдым Бу хакта үткән хатымда язган да идем. Мәгәр кызыл тышлы паспортны 19 октябрьдә барып алдым. Непалга бару срогы 92 елның 27 сентябренә кадәр, диелгән. Ләкин минем бу паспорт белән файдаланып, кая да булса баруым бик тә икеле. Безнең өчен дигән поезд китеп барган шул инде. ...Җитте хәзергә. Күп сәламнәр белән: Әмирхан абзаң. 2Н Х-91 ел Хөрмәтле Йолдыз Нуриевич! Көн дә Сезгә хат язу турында уйланам, ләкин шуңа һич кенә кулым җитми. Эшем күпкә күрә дә түгел, ахрысы үземне мәҗбүр итә белмим. (Мондый йомшаклык миндә элек тә бар иде.) Инде үземә ачуым да килә башлады. Сезнең өченче хатыгыз без Мәскәүгә киткәч килгән. Без 24 апрельдән 19 майга кадәр Переделкинодагы иҗат йортында булдык. Китәр алдыннан мин каты салкын тидереп авырып алдым. (Гриппның бер әшәке төре тигән, диделәр.) Иҗат йортына баргач та мин ул зәхмәттән тиз генә котыла алмадым, һаман кәефсезләнеп йөрдем. Э ялыбыз болай әйбәт кенә узды. Баргач, күпмедер вакыттан соң. кызыгыз Гөлнар туташ белән телефон аша сөйләштем. Мин аңа ике тапкыр шалтыраттым, һәм ул Сез җибәргән бик кадерле дәваны без китәсе көнне, вокзалга төшеп, вагоныбызга кертеп бирде. Рәхмәт инде аңа! һәм аеруча Сезгә рәхмәтемнең иң зурысы. иң ихласы. Хәзергә әле мин шундый ерак серле илдән килгән ул тылсымлы дәваны кулланыргамы-юкмы дип икеләнебрәк торам (минем яшьтәге кешегә). Тартмасы эченнән язуы чыкты, инглизчә язылган булса кирәк, кызыма бирдем, ул телне белүчедән укытып алырга тиеш. Шуннан соң карармын инде, минем кебек картка ярый торган булса, бәлки истигьмал итәрмен дә. Сезне, әлбәтгә. Казан хәлләре кызыксындыра инде. Вакыйгалар күп, Казан кайный, мин аларның күбесен белеп тә бетермим. Мәгәр төп вакыйга һаман да әлеге шул Татарстанның суверенлыгы тирәсендә бара. Без Мәскәүдән кайтканда бу мәсьәлә тирәсендәге көрәш аеруча көчәйгән иде. Безнең Югары Совет 13 майда Татарстанда РСФСР президентын сайлауны да рөхсәт иткән карар чыгарган булган. Суверенлыкны яклаучылар менә шуңа каршы күтәрелгәннәр: Россия президентын сайлау бездә булмаска тиеш. диеп. Хәтта 16 кеше, шулар арасында Фәүзия Бәйрәмова да, ачлык игълан иткәннәр Ике атна буена Ирек мәйданында элекке обком бинасы каршында алар ач утырдылар Кон саен яннарына халык җыелды, зур демонстрацияләр булып узды. Муллалар, мәчет картлары, карчыклар килеп, яннарында намазлар укыдылар. Дингә таяну бик көчәйде, ай сурәте төшерелгән яшел байраклар һаман эленеп торды. Боларның барсын да Казан телевидениесе күрсәтеп барды Ачлык игълан иткәннәр бары 27 майда гына бу эшләрен туктаттылар, чөнки шул көнне Татарстан Югары Советы баштагы карарына бераз үзгәреш кертте, ягъни Россия президентын сайлауга теләгән кеше генә катнаша ала һәм аның нәтиҗәсе Татарстан өчен юридик көчкә ия булмаячак. Менә шундый хәлләр. 12 июньдә Татарстан президентын да сайлау булачак. Тавышка бер генә кеше Шәймиев кенә куела. Үтәр дип торабыз. Йолдыз Нуриевич! Хатыгызны алдым. Хастаханәдән чыккан коннәрдә килде. Миңа операция булды, эчне ярып, полип дигән ниндидер шешне кисеп алдылар - берничә көн бик авыр хәлдә булдым. Шулай да исән калдым. (84 яшькә җитеп килгәндә операциянең авыр, хәтәр булуы билгеле инде.) Хәзер өйдә хәл җыеп ятам. Мәгәр көч-куәт бик әкрен кайта. Бу хатны туры адрес белән җибәрмәскә булдым, чөнки барып җитүенә ышанмыйм. Почталар хәзер бик алама эшли Аннары язарлык хәбәрләрем дә юк диярлек. Үземне дөньядан аерылган бер кеше итеп тоям. Әмма беләм: заман бик әшәкеләнде, тормыш гаять авыр, халык гаять интегә, түземе соңгы чиккә килеп җитте диярлек. Әгәр былтыргы август вакыйгасы кабатлана калса, бүгенге хәкимдарларны бер уч яңа миллионерлар, мафиозлар. базар жуликларыннан башка яклаучылар табылыр микән?! Ихтимал, демократияне бик теләүче күпмедер интеллигенция яклап маташыр, әмма алар бик аз шул. мин үзем дә чын демократияне җаным-тәнем белән тели идем. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, августтан соң властька килүчеләр барысы да иске партноменклатурадан күчкән ялган демократлар булып чыктылар Шулар илне һәлакәт чигенә китереп җиткерделәр Халык язмышы белән уйнау ул демократлар эше түгел Безнең Татарстанда чагыштырмача тынычлык хөкем сөрә дияргә була. Ләкин бездәге "Милли мәҗлес" дигән нәрсә власть өчен каты көрәш алып бара Теләкләре Югары Совет урынын алу. президентны төшерү. хөкүмәтне алыштыру Әмма барын чыкмас дип уйлыйм. Чөнки "Милли мәҗлес"нең хокукый эсэслары бик зәгыйфь (халык тарафыннан сайланган орган түгел бит) Аннары аларның максатларын аклаучылар һәм иярүчеләр дә күп булмаска тиеш Хәзерге кебек гаять авыр һәм хәвефле бер вакытта власть даулап маташуны мин дә аклый алмыйм Яхшымы-начармы. шушы җитәкчеләребез Татарстанда туклык һәм тынычлыкны тәэмин итәргә тырышалар. Димәк, аларга аяк чалмаска, ә булышырга кирәк “Милли мәҗлес"кә башка эшләр дә җитәрлек Халкыбызның яртысы туган теленнән аерылды, менә шул хакта күбрәк уйласын һәм хөкүмәтне дә кыюрак хәрәкәт итәргә мәҗбүр итсен иде Җитәр ахрысы, күпкә китте. Артык сүзләрем өчен кичерерсез' Күп сәламнәр белән: Әмирхан 24/Х92 Мөхтәрәм Йолдыз Нуриевич! Тәбрик хатыгызны алдык рәхмәт Сезгә! Мин үзем кайчан хат язуымны оныткан да идем. Сез искә төшердегез. Әйе. миңа сентябрь ахырында операция ясатырга туры килде. Шуннан соң инде мин үземне нык картайган, хәлсезләнгән, сакланып әкрен генә йөрүче бер бабай итеп тоя башладым Күрәсең, вакыты да җиткәндер бер айдан миңа 84 яшь тула Гомер кояшы инде баеп бара Шулай да минем бүгенге хәлем артык зарланырлык түгел. Шөкер, чыгып йөрим дә, утырып эшлим дә. тән зәгыйфьләнсә дә. акыл-зиһен искечәрәк әле Соңгы бер- ике айда әйбәт кенә эшләп тә алдым. Гәзитәләрдә чыккан ике әйберемне Сезгә дә җнбәрәм Смоленская площадь аша. ләкин барып җитүенә ышанычым юк. Расходы котырын артуга карамастан, почта бик алама эшли Гомумән, бездәге хәлләрне аңлап бетерү дә мөмкин түгел. Мафиоз белән яңа номенклатура бергә укмашып, халыкны кычкыртып талыйлар Бернинди әдәп тә. оят та. иман да калмады. Элек кешеләр рухи кол булсалар да. тамаклары тук. өсләре бөтен иде Хәзерге “хөрлек" аркасында алар тәмам кыргыйланып, ерткычка әйләнеп баралар Исән-сау кайткач, үзегез дә күрерсез. Ахрысы, атларны алыштырыр вакыт җиткәндер Безнең Татарстанда хәерчелек аз гына җиңелрәк, тынычлык белән иминлек хәзергә саклана. Без шуңа мәмнүн булып, яшәп маташабыз Хушыгыз! Исәнлектә күрешергә язсын! Ихлас сәламнәр белән: Әмирхан