Логотип Казан Утлары
Публицистика

Салават Юзеев

Сазават Илдар улы Юзеев 1960 елны Казанда туа. Ул 1982 елда Казан университетының математика һәм кибернетика факультетын тәмамлый, озак еллар буе Казан предприятияләрендэ инженер-программист булып эшли 1999 елны, хезмәт эшчәнлеге профилен үзгәртеп, “Татарстан” телерадио компаниясендә эшли башлый Мондый адымга бару, күрәсем, Салаватның балачактан ук әдәбият-сәнгатькә тартылуыннан булгандыр. Шулай ук, Казан университеты һәм Горъкий музее каршындагы әдәби берләшмәләргә йорү укай йогынты ясагандыр. Салаватның әдәби эшчәнлеге әтисснен—халык шагыйре Илдар Юзеевнын шигырьләрен русчага тәржемә итүдән башлана. Сонрак үзенең шигырьләре һәм хикәяләре дә дөнья күрә. Алар төрле газета-журналларда. альманахҗыентыкларда басыла ("Идел", "Комсомолсц Татарии", “Вечерняя Казань", "Кают—компания”, “Стихи казанских студентов”, “Театр тсней" һ б) 2001 елда Татарстан китап нәшриятында “Мин монда калам" (“Я остаюсь здесь") исемле проза китабы басылып чыга. Ул китап Татарстан Язучылар берлеге һәм Милли китапханә оештырган “Ел китабы—2001" конкурсында унай бәя ала Шулай ук. амын кайбер әсәрләре халыкара янгыраш таба. Ул 2003 елны Америкада булып. Нью-Йорк һәм Сапта Фе шәһәрләрендә шигырь сөючеләр алдында чыгышлар ясый Салават Юзеевнын иҗаты телевидение һәм кино сәнгате белән нык бәйләнгән Ул, автор һәм режиссер буларак. 20 дән артык документаль фильм авторы Атар арасында татар халкының олуг шәхесләре турындагылары да бар Шиһабетдин Мәржани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев. Хәсәнгата Гәбәшн, Садрн Максули һ. б. Бүтәнрәк рухтагы башка документаль фильмнары—“Фелина, Вумен, Ханым" "Мәңгелек хакыйкатьләр яктысы" (“Свет вечных истин"). "Коллыкка юл" (“Дорога в рабство"), “Аккан сулар, искән җилләр" (“Текущие воды. Поюшие ветры") 2004 елны тагар тарихы турында уйлануларга корылган, “Китмибез!" исемле фильмы ла донья күрде Үткән ел Татарстан китап нәшриятында "Тынлыкның җилле чаты" (“Сквозняк тишины") дигән яна хикәяләр җыентыгы басылып чыкты 2005 елда Салават Юзеев Татарстан Язучылар берлегенә әгъза игеп кабул ителде