ҮЛЕМ ЭШЕЛОНЫ
Без, иллеләп тоткын, пычрак, нарсыз вагонга тулып, өчкә-дүрткә бөкләнеп утырдык. Тыгыз, һәрберсенә ипле урын кирәк: талашалар, кычкырышалар Мөхәммәтҗан исемле иптәш —Ха! Тыгызмыни? Тыгыз булса, чыгып торыгыз, икенче поездны, курьерскийны көтегез!—дип чәнчеп алгалый. Мөхәммәтҗан—дәртле, көчле егет Анын әз генә дә кайгырганын, офтанганын беркайчан күрмәдем. Ул гел җыр белән, көлке ачы сүзләр белән юана. башкаларны да юата белә. Мөхәммәтҗан белән без ике дус; серләребезне уртаклашабыз, киләчәккә планнар корабыз, күргән-белгәннәрне сөйләп, бик күп. бик авыр минутларны да күнелле үткәрәбез Ул —Бу көннәрне сак булып, җилкә тамырларына утырта барырга кирәк Шулай иткәндә генә айлары, еллары җиңел үтәр Минем, чорт возьми, мондый айларны җинел генә уздырасым килми Төкерегез барысына да!—ди торган иде. II III I I Ишекләрне шартлатып бикләделәр. Тик люкларны гына (конвойлар торган яктан) ачык калдырдылар Китәбез дип көтәбез. Әзме-күпмс тынычландык. Туп тавышлары һаман дулыйлар Туп тавышлары якынайган кебек. —Ну, кызыллар безнең юлны киссәләр!—дип. кайсыберәүләр алдагы көннәрнең нинди хәбәр китерүен дә эзли башладылар. Сәгать унике жипе Ашарга, эчәргә биргәннәре юк әле. Эвакуацияне ишетеп, күп иптәшләрнең ата-аналары. ашамлыклар алып, озатырга килгәннәр, ләкин аларны эшелон янына китермиләр, сөйләштермиләр, әйбер-фәлән бирдермиләр. Китергән әйберләре эченнән запискалар эзлиләр. Икмәк эченнән исәнлекне генә белдергән язу кисәге чыкса да. икмәкне кире кайтарып, китергән кешене эт урынына сүгәләр, төрткәләп җибәрәләр Шулай да бик оста яшерелгән запискалар вагон эченә җиткәлиләр. Шундый шп ис кал арның берсендә "Кызыллар авылына керделәр. Тоткыннарны коткарырга ашыгалар..."—дигән сүзләр очрады Хәер, без үзебез дә кызылларның якыаташуларын сизгән идек. Котылырбыз, дип кенә ышанып булмый III —Тукта!. Ни бар? Люктан карадык. Еракта яхшы тройка җигелгән экипаж күренде. Тирә-игыннан кавалеристлар чорнап алган. Килеп җитте Ул юан полковник икән Эшелон начальнигы булса кирәк. Иптәшләргә дә — Начальник появилея —бүрекләрегезне киегез!—дигән идем. Мөхәммәтҗан —Лыгырдама! Алар алдында бүрекләребезне кайчан салганыбыз бар’ Шулай бит, иптәшләр?—диде Менә полковник тарантасыннан төште Эшелонга габан корсагын этеп килә Җитте Һәрбер вагон янына килеп сораша Бсзнен вагоннан да: — Кто имест жалобу?—дип сорты Мөхәммәтҗан алга чыгып, ирония белән: —Мы весьма довольны,— диде. Полковник ана бик нык текәлеп, байтак кына карап торды да дәшмәде—китте. Озак вакыт үтмәгәндер, декапот “уу-ух!” дип бер кычкырды да кузгалдык—киттек. Кая киттек, кайсы җирләргә баш олага—белгән юк. Белергә дә теләмибез: бик арылган, уйлар чуалган. Йокы—үтереп килә. Йокларга теләп ятсаң, йоклап булмый. Әнә бер иптәш чүгәләп утырган да уйга чумган Әнә берәү йокы аралаш саташа: -Әни!.. Бүтәннәр анардан көлешеп: —Әкренрәк, улым, тиздән җитәрбез,—диләр. Башкорт егете Әхәт көчле, нечкә тавышы белән “Ашказар'’ны сузып җибәрде Шәп җырчы. Ана: —Ну да җырлыйсын, Әхәт туган!—дисәң, ул: —һай, егетләр! Сез минем җырларымны печән чапканда, кырда тыңласагыз икән!.. Монда күкрәк кысыла... Һава кирәк... Ялан кыр кирәк!—ди. Аңа гел әрнеп карыйсың: көннән-көн беткән төсле ул. Аның белән сөйләшә башласаң да, ул үзенең аерылып калган япь-яшь бикәчкәен генә сөйли. Иптәшләре Әхәт турында әңгәмә ачканнар. —Җырлый ул. Гел җырлый. Шунар күрә чыдамас ул, егетләр, бетәр ул! —Юкка кайгырып беткәнче, җырлап бетүен артыграк түгелмени? —Син кайгыр да, җырла да, бетмә дә! —Әхәт андый түгел шул... I V Безне бик ашыктырып алып баралар. Кояш әле югары. Ике-өч станцияне үттек. Ашарга, эчәргә биргәннәре юк. Ашыйсы алай ук килми, әмма эчәргә, эчәргә!. Бер генә тамчы су эчәргә!.. Кызу. Тиргә коенабыз, утта кайныйбыз. Урыннан торсаң, күзләр томаланып китә дә кире урыныңа егыласын... Шәп барганлыктан, вагон “авам-авам” дип чайкала. Вагон уртасына утыртылган данлыклы параша да түгелә башлый; тирәдәге иптәшләрнең өсләренә чәчри, идәнне буйый. Һава тагын тончыктыргыч-бөркү хәленә кайта. Параша тулган булса да. аны бер тәүлек үтмәс борын түктермиләр. Ә инде ул түгелгән вакытта—безгә бәйрәм! Чөнки вагон ишеге шул вакытта гына азрак ачык була. Барыбыз да талаша-талаша ишек янына килеп тыгылабыз. Ләкин парашаны бик тиз кире алып кайталар. Тагын караңгы, тагын бөркү, тагын әрнү... яну... көю.. Әле ярый, люкларны япмыйлар. Байтак көннәр, байтак төннәр, шомлы, йокысыз, тынычсыз төннәр үтәләр... Әхәт бикәчкәен сөйли дә җырларга тотына, җырлый-җырлый да тагын бикәчкәен сөйләргә башлый... Шәриф күзләрен акайтып: —Бетте баш, бетте баш!—диюеннән башканы белми. Шәриф—арада ин тупас кеше. Хәким карт арыш камырыннан катырып ясалган дисбесен тарта-тарта: Алмачуар тай булмас, дэй, Егет урламай булмас, дәй, Урлап-урлап тәүбә кылса, дәй, Әүлиядан ким булмас, дәй. — дигән шул ук бер җырны әллә йөз кат җырлый инде шунда... Жырлап арыгач: —Вәт заман, безне болай итеп кая алып баралар инде?—дип үз-үзе белән сөйләшә. Арабызда бер чех офицеры да бар. Ул нигә эләккән? Эләгеп тә нигә погонын салмый? Шуна барыбыз да аптырашта калдык. Кайсылары: —Ул шпион булырга охшый,—дисәләр дә, ышанып бетермибез. Мөхәммәтҗан аны, бигрәк тә погонын ташламаган өчен, бертуктаусыз сүгеп килә: —Господин поручик! Погоныгыз искереп уна башлаган ич. Нигә әзрәк ялтыратып, янартып алмыйсыз9 —Ничек сон аны яңартыйм. Хәзергә болай да ярар әле. — Мин беләм ничек ялтыратырга. Офицер: —Ничек?—дип әйтергә дә өлгермәде, Мөхәммәтҗан анын погонын шытырдатып өзеп алды да: —Менә хәзер алтынын очты!—диде. Тирә-якта көлеш, кычкырыш, сызгырыш китте: —Пропал совссм господин поручик! Ха-ха-ха!. V Иркутскига житәрәк эшелондагы иптәшләрдән берничәве акылдан шашты Аларны аерым бер вагонга бикләделәр. Алар кычкыра башладылар: сөйләшкән җирдән тукталып, ирекле-ирексез тыңлый башлыйсын Шашканнарынын берсе өзлексез: —Я не виноват, я не виноват!—дип кычкыра, арганчы кычкыра ла тына Соңыннан тагын шул ук сүзне кабатларга тотына. Алар шулай ике тәүлек буена кычкырдылар. Соңыннан кинәт тындылар Үлек гәүдәләрен юлга ташлап калдырдылар. Барабыз. Иркутскига җитәбез. Станциягә якынлашыр алдыннан конвоирлар ата башладылар. Эшелон туктады Конвоирлар сүгенәләр, кычкырышалар Шпорлар тавышы ишетелде... Төш. Ахры, бернәрсә дә күренми булырга кирәк: конвоирлар да. офицерлар да нервничать итә башладылар —Артларыннан паровозны җибәрергә кирәк!—дигән тавышлар ишетелә. Шуннан соң гына берничә иптәшнең, люктан сикереп төшеп, канканлыкларын сизәбез Алар өчен шатланабыз да, көнләшәбез дә: “Ах, без дә кача алсак!"—дип кызыгабыз. Шул ук сәгатьтә: —Заколотить все люки!—дип, полковникның калын тавышы яңгырый Хәлләр тагын авырлаша Дөм караңгы Иртәме, кичме—белмибез, аера алмыйбыз Чын мәгънәсе белән саташа башладык. Төсләребез—үлек төседер Хыялларыбыз— балаларныкы кебек. Берәребез тотына берәр вакыйга сөйләргә, аны әкиятләрдәгечә бетерә. Шулай алдаганы өчен бик ныклап озак-озак сүгәбез Бүтәнебез сөйли башлый Аны да элек яхшы тыңлыйбыз. Соңыннан ошамаган сүхләре өчен җикеренәбез шулай. Тагын байтак төннәр үтә Маньчжуриягә җитәбез Владивостокка кадәр алып баралар икән, дигән хәбәр тарала Бу хәбәргә ышанабыз да, ышанмыйбыз да. Безгә гел барабыз, гел барабыз кебек тоела. Безгә инде йөрмәгән юл, күрмәгән нужа да юк кебек Безгә параша да. өсләребездә мыжлап йөргән бетләр дә бернәрсә түгел. Бер генә уй, тик бер генә уй барыбызның да миләрдә кайный -Ничек булса да төрмәгә җитәргә, җитәргә Төрмәгә! VI VI Эшелон Маньчжурия җирләре буйлап киткәч, Мөхәммәтҗан —Давай, туган, вагонның стенасын пәке белән тишәбез дә. карап барабыз,— дип кечкенә генә итеп тишеп тә алды Чыңлап га, шәп булды бу: бердән карап барасың, икенчедән, җил кереп, вагонның һавасын әз генә булса да яхшырта, жинеләйтә —Егеттә сон син, Мохәммәгжан' Кайдан уйлап чыгарасын шундый әкәмәтләрне’ — Мин исән чакта кайгырма! Үлмәсәк. исән булырбыз әле Мөхәммәтҗаннан күреп, башкалар да вагон стенасын берничә төштән тиштеләр Маньчжурия юлы белән барабыз Көндез кытай авылларын, кытай халкының эшләрен, көнкүрешләрен, аларнын кырларын, бакчаларын күргәч, йөрәк бераз тынычланган булды Төнлә—сопкалар. сопкалар арасыннан төшкән ай шәүләсе йокларга ирек бирми. Әллә нинди өметләргә, хыялларга чумасын, чумасын да юанасын. . Ниндидер бер станциягә җиттек Бу станциядә ике тәүлек газаплы эч пошуы белән үтте Икмәк өләшкән вакытта бер татар конвоиры: —Ну. кызыллар, сезнен эш—пиши пропал!—диде. —Нигә, нигә? Ни булды? —Атаман Анненковны көтәләр. Шушы ике-өч көн эчендә ул килеп җитәргә тиеш. Билгеле, барыбызны да суеп чыгачак. Без барыбыз да тып-тын булдык. Тынычланып бетмәгән йөрәкләр тагын шашып тибә башладылар. Чынлап та. кайчан бетәр икән бу газаплар. Күпмегә кадәр чыдарбыз? Ләкин җавап юк. Тик Мөхәммәтҗан гына элеккечә борчылмаган, бернәрсә дә белмәгән кебек. Төн. Шпорларын шылтыратып, вагон яныннан сөйләшә-сөйләшә офицерлар үттеләр Араларыннан берсе: —Безгә аны көтеп булмас. Тирә-якта партизаннар да очрый башладылар. Кем белә. Анненков килә, дип көтә торгач, партизаннарны каршы алмыйк. Менә шунда булыр бутка...—диде. Без: —Аклар шүрли башладылар. Аларнынбу куркулары хәерле бит,—дип үз-үзебезне юатырга керештек. Юануыбыз юкка чыкмады: кузгалдык. Карап барабыз. Юлда (откоста) ватык паровозлар, вагоннар еш-еш очрыйлар. Ул вагоннарны, паровозларны откоска төшерүчеләрнең партизаннар булуын конворирлар сүзеннән генә ишетеп аңладык. V I I Владивосток Иптәшләр: "Инде моннан да ары алып бара алмаслар",—дип сөйлиләр. Эшелонны порт янына туктатып, люкларны, ишекләрне ачтылар. Безгә хәл керде. Рух күтәрелде. Порт эшчеләре безгә ашамлыклар, тәмәкеләр китергәлиләр Алардан тирә-якта партизаннарның көннөн-көн күбәюләре турында белешкәч, йөрәк шатлык белән тибә башлады. Портта өч тәүлек яттык. Кайчан Төрмәгә озатырлар икән, дип чыдамсызлык белән көтәбез. Чөнки бер айдан артык юлда киләбез. Өсләребез тузан. Юынырга түгел, эчәргә дә су тансык булып кигте. Өс-башта бетләр мыж тулы... Менә вагоннардан төшеп тезелергә куштылар. Төштек, тезелдек. Барыбызны да санап чыктылар Тоткыннарның күбесе чирле, вагон идәннәрендә тора алмыйча яталар. Халык җыелып безне карап тора. Төрмәгә юнәлдек. Як-ягыбызга япон офицерлары ияргән. Әллә кемнәр бер алга, бер артка чыгып, кечкенә генә фотоаппаратлары белән “чик-чик" итеп, уралып йөриләр. Аркаларына баулар аскан кытайлар—носильщиклар кулларын бутап, елмаеп: —Большевик, большевик.—дип безне каршы алалар. Шунда Мөхәммәтҗан фотографка карап: —Дюжинасына күпме аласың'’ Тиздән бездә сезне төшерә башларбыз, тик бәясе кыйбатрак булыр.—дигәч, көлке күтәрелгән иде. сакчыларның җикеренүләреннән сон басылды. Төрмәгә җиттек. Урынлаштырдылар. Мөхәммәтҗан белән икебез бер камерага эләктек Шунын шатлыгыннан, камерага кергәч тә. бер-беребезнең аркаларыбызга берәрне кундырып алдык. Инде хәзер чыгумы кайгыртырга кирәк. Ничек булса да бер чыксак, сопкаларны бер итеп. Семенов, Калпель, Анненковларнын кабыргаларын ишәрбез! Мөхәммәтҗан да: —Наконец-то мы ул моря! Это зиачит—сиди и жди погоды,— диде. Барыбыз да шаркылдашып, төрмәне яңгыратып алдык.
1925