Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хөрмәтле "Казан утлары".

Әй, яратып та укыйбыз соң үзеңне! Гаиләбез белән көтеп алабыз. Шәп чыга журнал! Олы Салтык авылындагы дәү апабыз кочагы белән алып китеп укый. Инде 40 елга якын алдырабыз бит сине. Рәхмәт шунда эшләүче хезмәткәрләргә, рәхмәт безне үзләренең әсәрләре белән сөендерүче язучыларга, публицистларга, галимнәргә Кайчакта "Укучы сүзе” рубрикасында минем кебек гади укучыларның да фикерләре басылып куя. Шуңа да яратып укыйбыз, ахры 70-80 елларда телевидениедән күренекле язучыларыбызның әсәрләре буенча эшләнгән телефильмнар, телеспектакльләр күрсәтелә иде Алар безгә, укытучыларга, аеруча татар теле, әдәбияты, тарих укытучыларына һәм укучыларга һава кебек, су кебек кирәк бит. Дөрес, хәзер язучыларның бик күп әсәрләре мәктәп китапханәләренә кайтты, шөкер, сөенеп бетә алмыйбыз, хөкүмәтебезгә, нәшриятка рәхмәт. Ләкин әсәрне уку үзе бер ләззәт булса, аның нигезендә эшләнгән телефильмны яки телеспектакльне карау икенче бер рәхәтлек ала торган хикмәтле шөгыл; чөнки анда күренекле артистлар, яшь артистлар белән очрашасын, режиссер белән танышасың, гомумән, фикерләр, уйлар тагын да байый төшә. Мәсәлән, Ә. Баяновның “Тау ягы” повесте буенча эшләнгән телефильмны тамашачы бик яратып каралы дип белем. Ә безгә, укытучыларга һәм укучыларга шулкадәр кирәк ул. Йә булмаса Г Ахуновның “Идел кызы" романы нигезендә эшләнгән "Габбас хәзрәт", М. Хәсәновның “Язгы аҗаган"ы, Т. Миңну.тлинның “Үзебез сайлаган язмыш”ы һ. б. Яшьләрнең бу әсәрләрне укыганнары да. караганнары да юк. Алар безнең программаларда бар югыйсә. Аннан соң бит әле безнең ТНВны хәзер бөтен татар дөньясы карый ала. Ник рәхәтләнеп, соенә- сөснә аларга тәкъдим итмәскә ул телефильмнарны. Ник башка әсәрләр нигезендә дә телеспектакльләр, телефильмнар эшләмәскә?! Бар бит безнең андый әсәрләребез. ТНВның программасы да баер иде. тамашачысы да артыр иде Мин моны ни өчен "Казан утларьГна язам, чөнки бу журналны мин татар вакытлы матбугатының алтын баганасы дип саныйм, иң дәрәжәле журнал бит ул. Икенчедән, бөтен азучыларыбыз, тәнкыйтьчеләребез шушы журнал тирәсенә тупланган бит. Язучылар үзләренең жыелышларында, утырышларында шушы бик кирәкле, халык өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле бу мәсьәләне күтәрсеннәр иде, тәкъдим ителгән фикерне тормышка ашырып, халыкны сөендерсеннәр иде Минем бу уй-фикерләремне игътибарсыз калдырмассыз дип ышанам Дуслар, сезгә исән-саулык һәм ижади уңышлар!