Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМНӘР УЛ СКИФЛАР?

 Мәгълүм ки. антик дәверләрдә Кара дингсз төньягындагы далаларда һәм шәһәрләрдә яшәгән скифларның теленә һәм этносына кагылышлы мәсьәләләр әле хәтер дә тарих фәненен “баш авыртуы" булып кала бирде Дөресрәге, менә ике гасырдан артык инде галим-голәмә даирәсендә бу хактагы бәхәсләрнен тынып торганы юк иде Әйтик, мәсәлән, бүгенге фәндә скифларнын килеп чыгышын иран-фарсы тамырларына бәйләп карау гипотезасы өстенлек итә. Һәм. киресенчә, тюрколог галимнәр бихисап күп санлы тарихи материаллар нигезендә скифларнын төрки телле булуларына басым ясап киләләр. Ә аларнын чынлап та төрки телдә сөйләшкәнлскләрен дәлилләү өчен бары бер генә нәрсә—язма ядкяр генә житми иде Эзләгән табар дигәндәй, ниһаять исбатлау чылбырында җитмәгән төенне ачыклау юнәлешендә галимнәргә зур уныш елмайды һәм ул әлеге низагъка сонгы ноктаны куярга мөмкинлек бирәчәк. Сүз шул хакта бара татар тел белеме галиме Фәрит Фәттах (ул академик Мирфатыйх Зәкиевнем шәкерте)—монарчы “укылмаган" урта гасыр төрки язмаларга ачкыч тапкан белгеч—скиф патшасы Скилнын алтын балдагына грек хәрефләре белән язылган язуны укын алды Түбәндә урнаштырылачак мәкаләсендә ул үзенсн әлеге ачышы турында тәфсилләбрәк тукталып үтә. Бу ачыш, әлбәттә, төрки халыкларның тарихына кагылышлы кайбер сәхифәләргә якача караш ташларга мөмкинлек бирер Скифлар нинди телдә сөйләшкән? Тарихтан мәгълүм булганча, скифлар Кара дингезнен төньягындагы кимлекләрдә гомер кичергәннәр. Борынгы |рск тарихчысы Гсродат (б.з.к. 5 гасырда яшәгән) скиф патшалары турында сүз алып барганда. Скнд дигән патшаның тәхеткә яу кырында ятып калган әтисеннән сон утыруын бәян итә. Әнисе тәрбиясендә вә йогынтысында үскән Скил грек телен һәм язуын да камил белгән. Геродот тарафыннан да телгә алып үтелгәнчә, Ольвия шәһәрендә анын иркен-зиннәтле патша сарае була (археологлар анда бизәнү әйберләренең бик тә үзенчәлекле төрләрен табып алдылар) Скиф аллаларыннан ваз кичкәне һәм грекларның шәраб алласы Диониска табынгамы өчен (бу анын вакх* шашынуларында да чагылыш тапкан) Скил патша тәхеттән куып төшерелә һәм ул Фракиягә. әнисенең туган шәһәре Истрнягә качып китәргә мәҗбүр була Шуның нәтиҗәсендә Скилнын туганы Скифиянсн яна патшасы Окгасамад. скиф гаскәрләренең башында торып. Фракиягә (Фракпя дип хәзерге Болгария җирләре белән көньяк-көнчыгыш Румыния кимлекләре аталган) яу йөргән Әмма канкойгыч сугыш булмый кала Фракмя патшасы Ситаак һәм Скнфггя *Вакх борынгы Греция һом борынгы Рим чифп нятмти* үсемлекчелек шәраб һем ыгЛкафа кору пллнеы. ул йнаем үстерүчелекне |мм шараЛчы чакны үл канаш астына алган Шуннан накханални килен чыккан борынгы Грпцм.ъ* )мм борышы Рнм.ы накх хвршп-нл үткәрелә торган шәраб бәйрәме. кыргыйларча к.кт|» сафа кор* оргия патшасы Октамасад, туган-тумача булганлыктан, үзара солых төзүгә ирешәләр. Алар, шул ук вакытта, качкын туганнарын алмашуга да сүз куешалар. Бу килешү буенча фракия патшасы, Скифиягә качып киткән бертуганын йомып алу бәрабәренә. Скилны Октамасад патша кулына тапшыра—ә тегесе ике дә уйлап тормастан качкын туганынын башын чаптыра. Скил патшанын аянычлы язмышы кыскача шуннан гыйбарәт. Алтын балдакка килгәндә, ул узган гасырның 30 елларында Добруджа (Румыния) тирәсендә, борынгы Истрия шәһәреннән 10 чакрымнар ераклыктагы диңгез яры буйларыннан җир эшкәрткән вакытта крәстиәннәр тарафыннан табып алына. Балдак ниндидер юллар белән бер тарихчы кулына килеп эләгә, ләкин шуннан сон анын эзе югала. Томанлаулар буенча, ул нинди дә ^ булса берәр шәхси коллекциядә урын алырга мөмкин. Бәхеткә каршы | дип әйтикме, анын фотосурәте сакланып калган. Ә балдак дигәнебез, 28,5 грамм авырлыктагы алтын божрадан гыйбарәт. Аның кашында,—калынаеп-бултәеп килгән алгы өлешендә,—уң кулына көзге тоткан килеш зиннәтле кәнәфидә утырып торучы хатын-кыз сурәте төшерелгән. Сул кулында—скипетр яки ' карышкыны хәтерләткән бер таяк кебек нәмәрсә. Сурәтнең аяк тирәсеннән башлап, балдак кашының—битлекнең түгәрәк сыман чиге буйлап грек хәрефләре белән һәм грек әйтелешендә скилио— “Скилныкы" дип язып куелган. Сүзләр арасында аралар калдырмыйча язылып, егерме хәрефтән торучы икенче бер язу балдакны әйләнеп урнаштырылган, ә сыеп бетмәгән сонгы дүрт хәреф битлеккә табан дәвам иткән. Язу ачык танырлык итеп, шулай ук грек хәрефләре белән башкарылган. Без аны кириллицада бирәбез: КЕЛ ЕОЕАРГОТАН ПАРИАНЕ Рус галиме Ю. Г Виноградов бу язманы борынгы грек нигезендә шәрехләргә омтылыш ясап карый, моның өчен ана сонгы дүрт хәрефне кирегә—арттан алга табан укырга туры килә. Анын фикеренчә, язмада сүз Арготан патша турында бара булып чыга. Әмма Геродот хезмәтләрендә мондый исемдәге патша телгә алынмый, гәрчә "тарихчылар атасы” скиф патшалары династиясен жентекләп санап чыкса да. Кызганыч ки, мондый фактлар Ю. Л. Виноградовның әлеге текстны укыганда хаталар җибәрүе хакында сөйли иде булса кирәк... Чынлап та, соныннан ачыклаганча, текстның борынгы грек теленә бернинди дә мөнәсәбәте юк икән, чөнки ул, гап-гади генә итеп әйткәндә, скиф телендә башкарылган. Текстта таяныч сүзләр түбәндәгедән гыйбарәт: КЕЛ, Е... ТАНП АРИАНЕ. Моннан шул аңлашыла: тел белеменнән бөтенләй хәбәрдар булмаган, әмма нинди дә булса берәр төрки телдә сөйләшүче һәркем бу текстнын төрки телдә башкарылганлыгын чамаларга мөмкин Биредә бары тик ТАНП сүзендә сузык Ы хәрефе генә төшерелеп калдырылган, чөнки ул гомумән грек алфавитында юк. Аннары, текстнын мәгънәсеннән балдак хужасынын кемгәдер мөрәҗәгать иткәнлеге тәгаенләнә. Шикләнми икърар итәргә мөмкин: балдакның битлек- йөзлегенә алиһә хатын-кыз сурәте төшерелгән булырга тиеш, Скил патша да нәкъ менә ана мөрәҗәгать иткәндер. Анын исеме ОЕАРГО формасында бирелгән. Борынгы төрки телдә ӨРГҮН сүзе “тәхет” дигәнне аңлата. Геродот исә бер скиф алиһәсен Аргимпасы формасында бирә; димәк, ул төрки телдәге өргү+басы (“тәхет башы”) булып укыла. Шул рәвешле, урын җитмәү сәбәпле, текстта ачыклагыч “башы" сүзе төшерелеп калдырылгандыр һәм Скил патша алиһә исеменең башындагы өч сузык аваз аша грек телендә булмаган төрки сузык авазы “ө”не белгертергә омтылган булырга тиеш. Моннан чыгып әлеге алиһәнен исеме ӨРГҮ формасында яңгырагандыр дип әйтә алабыз. Хәзер текстны түбәндәгечә укырга мөмкин булачак: КЕЛ, Е ӨРГҮ, ТАНЫП АРИАНЕ Рус телендә ул болай янгырар иде: "Приди. о Престольная, опознав ариа" Күргәнебезчә, текст саф скиф телендә, ягъни төркичә язылган икән. АРИАНЕ сүзе башка берни дә түгел, хәзерге төрки телләрендәге иялек килешенен чагылышы гына Язмада Скил патша үзен горуранә рәвештә “арий" дип атый. Борынгы төрки телдә анын төрлечә өслүбтәге янгырашы булган. Мәсәлән, “арыг" формасы “чиста, саф. әйбәт" мәгънәләрен анлаткан. “арыйу"—сафлану, чистарынуны белдергән Кыскасы, төрки телләрдәге “ару" сүзе—саф. әйбәт, “ярый" формасы—ярыйсы гына, әйбәт кенә мәгънәләренә барып тоташа һ. б Аңлашыла ки. “арийлар", “арийлылар" сүзенен тамырын төрки телләрдән эзләргә кирәк икән (үзләрен "арийлар" дип атаган фашизм идеологларына да бу хакта мәгълүмат туплау зыян итмәгән булыр иде), һәм балдакка төшерелгән язма монын шулай икәнлеген бик ачык дәлилли. Шул ук вакытта язмадан Скил патшаның Аргимпасы алиһәдән скиф тәхетенә утыру өчен фатиха сорап ялваруы да ачыклана Скифларнын төрки телле булуларын археологлар тарафыннан Кырымдагы Казантип борыны тирәсендә балыкчы кирәк-яраклары арасыннан табып атынган батыргычтагы язулар да дәлилли. Язу ике сүздән тора, ул шулай ук грек хәрефләре белән башкарылган, хәтта сүзләр аралык калдырып та язылган! Ул түбәндәгедән гыйбарәт: САК ТАС. Бу очракта да шуны искәртеп үтәргә тиешбез скифлар ТА Ш формасын куллансалар да. грек алфавитында Ш хәрефе булмау сәбәпле, аны С хәрефе белән алмаштырырга мәжбүр булганнар. Батыргычнын скиф телендә САК ТАС формасында ку.хтанылуы. атеге балык тоту кирәк-ярагынын эчке мәгънәсен бик тә төгәл ачып бирә һәм ул Скил патша балдагындагы язма язунын төрки телдә икәнлегенә (читләтеп кенә булса да!) гарант булып тора ала. Инде ахыр килеп мондыйрак нәтиҗә ясарга мөмкин булыр иде: әлеге балдактагы язунын биш кенә сүздән торуына да карамастан, анын төрки телдә башкарылганлыгы бәхәссез һәм бу нәүбәттән ачы язмышына нисбәтле рәвештә борынгы скифлар теле турында кире хаккысыз дәлил калдырганы өчен Скил патшага без—бүген көн төрки халык вәкилләре буларак—рәхмәтле хисләребезне әйтергә зарурбыз Аннары, алга габа да скиф телендәге язулар табылмас дип кем әйтә ала! Монын өчен шәкли шәрехләнгәи бик күп борынгы язуларны яңабаштан энә күзеннән үткәреп чыгарга кирәк; шул ук вакытта төрки тел нигезендә укырга тырышмау сәбәпле галимнәрнең теше үтмәгән язуларны да барлап чыгу зарур Бу нәүбәттән, әлбәттә. Балкан илләрендә табылган трек хәрефләре белән язылган әйбер-предметлар зур кызыксыну уята. Аңлашылса кирәк, төрки һәм башка халыкларның килеп чыгышында тарихи дөреслекне торгызу юнәлешендә эшләргә ниятләүче тел белгечлеге энтуазистлары өчен тикшеренү кыры ачык. 0 бу өлкәдә, күргәнебезчә, кайчак археологик яки этнографик материаллар түгел, ә бәлки язма ядкнрләр зур роль уйнарга мөмкин икән. Ә безнең белән булган очракта, гарих фәнендә беренче тапкыр без борынгы скифларның бик тә кыска, әмма биниһая әһәмияткә ия булган язма ядкярснен серен ача алдык һәм ул. безнеңчә, төрки халыкларның ерак үткәннәре хакында калыплашкан карашларга бөтенләй яна төсмерләр өсти.