Логотип Казан Утлары
Эссе

КАЛӘМ АЛДЫМ КУЛЫМА...

(язучы хезмәте турында уйланулар)

Кешеләр сине начар белә дип хафаланма, мин үзем кешеләрне начар беләм дип күбрәк борчыл.

Конфуций.

Кереш сүз


Балачакта мин берәр китап укыдыммы, сихерләнеп кала һәм "Моны кем, нинди тылсымчы язды икән?" дип уйлый торган идем. Әнә шундый хис бик күпләребезнең күңелендә әле дә булса сакланадыр, мөгаен. Яшүсмер чакта китап уку—айны койма ярыгыннан күзәтү шикеллерәк бер гамәлдер Чөнки чын-чынлап китап уку, андагы хәл-әхвәлләрне аңлау, геройларның кылган гамәлләренә төпле бәя бирү өчен яшь кешедә тормыш тәҗрибәсе җитенкерәми әле. Инде үзем дә каләм иясе һәм дистәгә якын китап авторы буларак, хәзер әдипләрне өр-яңа күзлектән карап укыйм икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Әдәбият ул, гади генә итеп әйткәндә, кешелек яшәешенең серләрен, тормышны һәм андагы бихисап тетрәнүләрне аңлау һәм аңлатырга тырышу Тәҗрибә зуррак булган саен күңел таләпләре дә арта бара. Ә шулай да борынгы китаплар аңлатуынча, иң әүвәле галиҗәнап Сүз булган ләбаса! Димәк, атомнардан тыш дөнья әле сүздән дә яралган. Ә сүзләр кәгазьгә, китапка төшергәч кенә бар кодрәтенә яши башлый. Әлеге илаһи миссияне каләм башкарган. Ислам дине аңлатуынча, каләм дөнья яратылганчыга кадәр үк яратылган. Бу хакта хәтта Коръәндә дә әйтелә. Кулына каләм алу белән, кешелек үзенең тарихында өр-яңа баскычка күтәрелгән. Язучылык эше, язучылык хезмәте әнә шулайрак башланган. Кошлар тумый канатсыз, сүзләр тумый сәбәпсез, ди мәкаль Ягъни язучылык сәләте—бер дә бүтән түгел, ә бәлки Ходай биргән бүләк. Дөрес анысы, хәзер компьютер- роботлар катлаулы математик мәсьәләләрне чишә, шахматта гроссмейстерларны да җиңә ала, әмма мондый "акыллы" машиналар беркайчан да һәм берничек тә чын әдәби әсәр яза алмаячаклар. Чөнки тормыш—шахмат тактасы түгел, ә кеше күңеле исә тапкырлау таблицасы ише генә түгел. Иҗат эшенең индивидуальлеген, язучы шәхесенең кабатланмас булуын истән чыгарырга ярамый Пушкин һәм Тукай, Толстой һәм Галимҗан ИбраһиРашат НИЗАМИ (1950) - шагыйрь, прозаик, публицист, "Йолдыз яңгыры", “Кызыл җәй", "Ут һәм Җыр" һ. б китаплар авторы. Казанда яши. мов аша без биниһая зур дөнья белән танышабыз, үзебезне борчыган күпме сорауларга җавап таба алабыз Бер генә әсәр дә үзеннән-үзе күктән тамып төшми Яисә чуртан кушуы буенча язылмый Кулыма берәр китап алдыммы, минем өчен әсәрнең баш герое—иң әүвәле язучы үзе Әдәби әсәр тәэсир итә. тәм-шатлык һәм эстетик ләззәт бирә икән мин авторның сәләтенә, талантына, күңел байлыгына, уй-фикерләренең тирәнлегенә сокланам. Әдәби иҗат шундый да катлаулы нәрсә ки ул үзенең серләрен бөтен кешегә дә ачып бирергә атлыгып тормый Ә шулай да Аның төп чыганаклары кая барып тоташа, язылмаган кануннары бармы, булса—ул нинди сүзләр-та- бышмаклар белән тамгалана ала икән9 Әдәби кыйммәтләр тудыру процессының психологик һәм диалектик закончалыклары нәрсәдә, сүз художнигының эшчәнлеге нинди факторларга бәйләнгән9 Әсәрдә авторның шәхесе, биографиясе. җәмгыять белән мөнәсәбәте ничек, ни дәрәҗәдә чагылыш таба икән? Кызыксынуыбызның тагын бер җитди сәбәбе—әсәрнең туу тарихы; авторның биографиясен һәм тормышындагы төрле-төрле сикәлтәләрен ныграк өйрәнү әлеге әсәрне, андагы герой язмышын тирәнрәк аңларга ярдәм итә Әйтик. Достоевский үзенең “Бертуган Карамазовлар романының яисә Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән әсәренең туу тарихын сөйләп яки язып калдырсалар, без никадәр кыйммәтле мәгълүматка ия булган булыр идек. Дөрес анысы, күп кенә әдипләрнең көндәлекләренә яисә әдәби язмаларына иҗат процессына кагылышлы кызыклы уй-фикерләр дә "саркып" керә Ләкин болар—диңгездән бер тамчы гына Сөйләшеп утыруларның берсендә шагыйрь Наҗар Нәҗми бер фикере белән шаккатырган иде Совет космик аппаратлары Айның теге ягын фотога төшергән чаклар бу Менә, ди, Айның Җиргә күренгән ягы һәм күренмәгән ягы бар Айның күренгән ягы шикелле, китаплары аша язучының иҗаты аерым әсәрләре безгә билгеле Ә инде аның шәхси тормышын, әсәрләренең язылу тарихын Айның күренмәгән ягына охшатырга мөмкин Тукай, килер вакыт, һәр әдипнең тәрҗемәи хәлен җентекләп өйрәнерләр өле. дигән фикер әйтеп калдыра. Бу җәһәттән аның Исемдә калганнар ы әле дә булса кызыклылыгын һәм әһәмиятен җуймый Шушы кыска гына автобиографик әсәр белән танышмый торып аның иҗатын тулысынча аңлау мөмкин түгел. Бервакытны миңа, университет тәмамлаган һәм юллама белән эшкә җибәрелгән япь-яшь укытучыга, сигезенче класс укучылары мондыйрак сорау биргәннәр иде: " Фәлән - фәлән язучының биографиясен сөйләттереп нигә безне болай интектерәсең, абый9 Физика һәм химия дәресләрендә без Ньютон һәм Менделеевларның тормыш юлын өйрәнмибез бит Гагарин кебек космонавтларның биографияләре дә дәресләр программасына кертелмәгән' Җавабымның төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт иде "Әдәби әсәрләрне фәкать язучының биографиясе һәм ул яшәгән чор аша гына ныклап аңлау мөмкин Әлеге фикеремнән мин хәзер дә бер карыш та чигенмәс идем Бу хезмәт—әдәби әсәр белән аның иҗатчысы арасындагы күзгә күренмәс бәйләнешләрне ачу омтылышы Моны әдипләрнең иҗади индивидуальлеген өйрәнүдәге бер тәҗрибә дип кабул итәргә кирәк Әлеге хезмәтне язу теләге мине 1970 еллар башында ук биләп алган иде Тарихы болай Безгә, студентларга, диплом эше темаларын игълан иттеләр Мин. бердә икеләнмичә, “Тәрҗемәнең шигъри фикерләүгә йогынтысы" дигән теманы сайлап алдым Фәнни җитәкчем, әдәбият галиме Нил Юзиев миңа беренче эш итеп Эккерманның "Разговор с Гёте" дигән китабы белән танышырга киңәш бирде Менә шуннан соң китте инде эшләр' Мавыгып, әсәрләнеп күп кенә китаплар укыдым, язучылар белән аралаша башладым Шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең Шекспир сонетларын татарчага тәрҗемә итеп дан тоткан чаклары Ул— диплом эшенең үзәгендә Әле дө булса үкенөм диплом эшен яклаганда Мәхмүт абыйны чакырырга "курыктым", дөресрәге, аның хәтерен калдырасым килмәде. Чөнки. Шекспир сюжетларын тәрҗемә кылганда, ул гел форма ягын гына үзенә үрнәк итеп куя, эчке агым, төп юнәлеш исә ничектер читтәрәк кала иде. Мин, моны туры- дан-туры әйтеп, үземчә дәлилләп язган идем. Ул бит—егет кеше, утны-суны кичкән фронтовик, чакырган булсам, бәлки, студент егетнең кулын да кыскан булыр иде әле. Тагын менә нәрсә хәтергә төшә. Һаман да исемдә: инеш сукмагы, тыкрык яисә болын хәтфәләрендә дисеңме—кайда гына булмасын, әбием үзенең бер шөгылен һич кенә дә исеннән чыгармый иде. Кошлардан, каз-үрдәктән коелып калган йомшак каурыйларны, йон-җилпәзә кебек нәрсәләрне очраган саен алъяпкыч кесәсенә җыя торган иде ул. Менә шулар, келәттәге ситсы капчык кадәре тулганнан соң, көннәрнең берендә йомшак мендәргә әверелә иде Әбием тырышлыгының нәтиҗәсен һәм фәлсәфәсен мин мендәргә баш куеп йоклаганда бик яхшы аңлый идем. Карлыган җыйганда да шулай: сабырлык җитеп бөртекләп-берәмтекләп җыя торгач, савыт мөлдерәмә тула да куя ләбаса! Минем белән дә шулайрак булды. Хөрмәтле остазларым Нил Юзиев һәм Ибраһим Нурулпинның хәер-фатихасы белән ул чакта диплом эше темасына гына түгел, өр-яңа бер дөньяга да атлап кердем. Кая барсам, кемнәр белән очрашсам да әңгәмәдәшләремне һаман шушы темага “куып кертергә" тырышам. Кыскасы, шушы сәер теләк, язучы хезмәте турында язу нияте бер генә көнгә дә исемнән чыкмады. Мин, үзем дә сизмәстән, әбиемнең “һөнәри калыбына" кердем. Тик минем күзәтүләрем, укыган китапларым алъяпкыч кесәсенә генә сыешлы түгел, алар киңрәк мәйданны сорый иде. Күңелемнең шушы хәрәкәте һәм гамәлләре “Татарстан яшьләре" газетасында Ялкын" һәм “Казан утлары" журналларында эшләгән елларым белән дә ныгытылды. Күренекле әдипләр белән якыннан аралашу, үземнең дә иҗади тәҗрибәләрем мине әлеге максатка тагын да якынайта төште. Балык сусыз тора алмаган шикелле, мин инде алга таба шундый эзләнүләрсез яши алмый идем. Бу хезмәт әдәбият сөючеләргә, яшь әдәбиятчыларга да адреслана. Ләкин аны язучы булырга өйрәткән кулланма дип кабул итәргә ярамый. Асылда мин үз-үзем белән сөйләшәм, үз уйларым белән бәхәсләшәм. Шул ук вакытта минем каршыда таләпчән укучы—әңгәмәдәшем басып тора һәм мин аның күзгә күренмәс хуплавын да, кырыс хөкемен дә аермачык сизеп торам. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул әлеге хезмәтемдә укыганнарны дөрес аңлаячак. Мин моңа ышанам. Хәерле сәгатьтә! БЕРЕНЧЕ БУЛАСЫМ КИЛДЕ! Стиль—кеше ул. Бюффои Әлмисактан бирле шулай килгән: кемдер туа да, кояш һәм зур дөнья каршына таба тәпи атлап китә. Булачак язучы да нәкъ башкалар күк елап-кычкы- рып, кислород-һаваны ирене белән тешләп туа Ләкин Ходай Тәгалә аның чип- чиста маңгаена үзенең мөһерен сугып куйган була инде: алда сине зур сынаулар көтә, син язарга, киләчәктә халкыңа үз сүзеңне әйтергә тиешсең. Син менә ничек язучы булып киттең? “Чишмә башың" кайда?—татар әдипләре белән очрашкан саен мин әнә шул сорауларга җавап табарга тырыша идем. Хәзер, әйдәгез, без аларның үзләрен тыңлап карыйк. Батулла: “Иң башта, сабый чагымда, әбием Мәгъсүмә карчыкның бәетләрен. әкиятләрен, изгеләр турындагы хикәятләрен, аның курай, кубыз, сорнай уйнаганнарын, авылым риваятьләрен тыңларга кирәк булгандыр Аннан соң Мәскәүдә артистлыкка укуым, татар, рус, дөнья әдәбияты-сәнгате белән танышуым этәргеч булгандыр. Ләкин тумыштан. Аллаһтан бирелгән табигый сәләтең юк икән, болар гына сине язучы итә алмый. Юри генә мин даһи булуның сөлдәсен ’ сызып чыккан идем Ул болайрак килеп чыкты Нәсел чаткысы + тырышлык = сәләт Сәләт + тырышлык = куә (талант) Куә + тырышлык = даһи Бик гади Чаткысы булмаган бәндә тырыша-тырыша сәләтле булырга мөмкин. Ләкин ул куөледә. даһида була алмый Тумыштан музыкаль тавышларны ишетү-аеру сәләте булмаса. никадәр генә тырышса да. ул кеше композитор да. җырчы да була гшмый ' Әйе, тормыш һәм табигать, тирә-юнебез бетмәс-төкәнмәс матурлыклар һәм могҗизалар белән уратып алынган. Боларны күрү-тою һәм башкаларга җиткерү өчен аерым бер күз карашы, җете сизгерлек һәм сүзләрне ‘эшләтә белү” кирәк Ә мондый талант теләсә кемгә бирелми Максим Горький. һәр кеше үз гомерендә бер китап яза ала. дигән фикерне шартлы рәвештә әйткәндер дип уйлыйм. Балачакта һәрбер кеше—кечкенә бер язучы “Кечкенә" дип әйтү бу очракта һич кенә дә кечерәйтеп яисә түбәнсетеп әйтү түгел. Монь*—уйланучы, үзе күргән вакыйгаларга, кешеләргә, табигать күренешләренә карата үз мөнәсәбәтен белдерүче, шулардан мәгънә чыгарырга омтылучы актив бер шәхес дип тә аңларга кирәк. Бөтен дөньяда танылган язучы Чыңгыз Айтматов 2003 елда 75 яшен тутырды Ләкин язучылык хезмәтенә килүнең юллары, алшартлары турында сөйләгәндә, ул нәкъ менә балачагына кайтып төшә — Минем балачагым ерак бер авылда узды. Әбием каршына утыртып та. тез башына утыртып та гел әкиятләр сөйли торган иде миңа Шул әкиятләр аша мин өр-яңа дөньяга килеп эләгә идем Ә инде ундүрт яшем тулганда, сугыш вакытында уку-язуны белгән сирәк кеше буларак, мине авыл советы эшенә билгеләп куйдылар Фронтка ярдәм, акча кирәк Җыелган акчаларны мин җигүле ат белән район үзәгенә ташый идем. Берсендә Аның сөйләвенчә, вакыйга болайрак була Җигүле ат, мескен арба, киндер капчык төбендә—халыктан җыелган хәләл акчалар Менә шул чакта дилбегә тоткан яшүсмергә ялгызак бер кеше очрый Ябык, фәкыйрь кыяфәтле бу бәндә аңардан ашарга сорый, капчыкны ачарга куша Сугыштан ни сәбәпледер качып киткән ач дезертир һәм фронт файдасына тапшырасы акчалар Капчыкны бирмәгәч, әлеге бәндә аңа таш ыргыта һәм ләгънәтләп кала Бу вакыйганың киләчәктә әдәби әсәр булып (“Йөзгә-йөз* дигән повесть) дөньяга туачагын укучы, шәт. аңлагандыр Әгәр диңгез җилләрен, аның ачы һәм татлы романтикасын, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, язмыш чыбыркысын үз җилкәләрендә татымасалар, Джек Лондон—"Мартен Иден”ны, Миргазиян Юныс "Тозлы җил" романын, ай-һай. яза алган булырлар иде микән? Без әле алга таба әдәбият титаны Лев Толстойның байтак кына уй-фикер- ләре белән танышырбыз Ләкин бу очракта Алексей Толстойның иҗат белән шөгыльләнүнең максатын аңлатып әйткән "Мин үз-үземне белергә телим" дигән сүзләре бик тә урынлы яңгырый Һәм бу сүзләр астына теләсә кайсы язучы үзенең култамгасын салыр иде — Син иҗат эшенә кайчан, ничегрәк кереп киттең 7—дип сорагач, шагыйрь Равил Фәйзуллин ике дә уйлап тормыйча. — Мәктәптә беренче буласым килде!—дигән иде Бу—аның холкына, телөк-омтылышларына бик тә туры килеп тора Ә тормышта кемнең беренче буласы килмәс икән? Сабан туенда да бит. балалар яисә өлкәннәр көрәше булсын, мәйданга, гадәттә, әнә шундый хис -теләк белән чыгалар Т НИ ЗА М Урманда чикләвек җыйган чак искә төшә. Олы-олы керфекләрен ачып-йо- мып торган кишәнкеләрне берәм-берәм капчыгыңа тутырасың. Зурлыгы имән чикләвегеннән кайтыш, ләкин бик тә чибәр һәм йомры “күчтәнәч"ләр магнит сыман гел үзенә тартып тора. Куак арты куакны сыгып төшерәсең. Дүрт чикләвекле бишле алтылы Һәм менә шулчак кемдер: “Миндә сигезле! дип тирә-юньгә сөрән сала икән, ул дустыңа сокланып та. бераз көнләшеп тә карыйсың. Әйе, беренче булуның үз ләззәте, үз рәхәте бар. Әдәбиятта да әнә шулай- рак түгелме соң? Беренче булып яңа сүз әйтәсе, яңа ачышлар ясыйсы, образлар тудырасы килә. Үзе беләме-юкмы. язучы кешенең күзәнәкләрендә, кан тамырларында югары бер халәт, энергия посып ята Вакыты җиткәч, аҗаган булып уйнаячак энергия! _ Зур гамьнәр, борчулар белән яшәү, әйтер сүзең булу шулай ук мөһим. Юкса буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан, графоманлыктан файда юк. Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр ич халыкта. Аңлы рәвештә яисә аңнан тыш булсын, язганнары белән һәрбер язучы үзенең шәхесен, тормыштагы урынын расларга омтыла Үз-үзеңне ярату, үзеңнең көчеңә һәм сәләтеңә ышану, олы максатлар, яңа фикер өчен көрәш—могҗизалар тудырырга сәләтле. Фикер иясе буларак, язучы мәхәббәт һәм нәфрәт арасында яши Вольтер сүзләре белән әйтсәк, аның кулында патшалык таҗын гәүдәләндерүче таяк- скипетр түгел, ә бәлки тылсымлы каләм. Әдәбият-сәнгать дигән мәртәбәле йөкне дә бары тик кодрәтле шәхесләр генә үз җилкәсендә күтәреп бара ала. Әйдәле, каләм, күрсәт әле кодрәтеңне, тылсымнарың күбрәк ач син безгә!. СУНЫ ДИҢГЕЗ ЧИШМӘЛӘРДӘН АЛА Фикер—шулай ук биографиянең бер өлеше Е Евтушенко Каләм иясе үзенә кирәк материалны каян ала соң? Болар—шәхси биография. ишеткән-белгәннәр һәм фантазия! Менә шулар өчесе бергә кушылып киткәннән соң әдәбият дигән могҗиза барлыкка килә дә инде Биография Аның беренчел, иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлеше балачакка һәм мәктәп елларына карый. Балачакта һәркемнең курку кичергәне, нишләргә белми бәргәләнгән чаклары булгандыр. Менә үземнән бер мисал Минем әни хат ташучы булып эшли иде Көн саен биш чакрым ара узып, күршедәге Төбәк авылыннан күн сумкасын тутырып хат һәм газета-журналлар ташый Атнасына бер тапкыр диярлек чүпрәк яки фанер тышлы посылкалар да килә (Безнең татар бит, Сталин хөкүмәтенең заем-салым ише авырлыкларына түзә алмыйча, матур вәгъдәләргә алданып, Себер, Донбасс, Үзбәкстан кебек якларга чыгып киткән. Ул чактагыча әйтсәк, "язылып, семьем" киткәннәр. Авылдагы туган-тумачасына әнә шундыйлардан килгән күчтәнәч-посылкалар була инде бу). Бераз үсеп кул астына керә башлагач, әни урынына күрше авылга мин дә йөргәли идем. Берсендә Ни арба, ни чана дигәндәй, язгы пычрак вакытлар булгач, ат атланып сәфәргә чыктым. Кайтканда миннән дә бәхетле кеше юк иде иярдә җай гына юыртам, күн сумкам тулы—хатлар, гәҗитләр, конфет һәм алма исләре аңкып торган кечерәк кенә фанер тартма Аяк астындагы язгы күлләвекләрнең күзенә тояк белән басып, су чәчрәтеп, теркелдәп кенә кайтабыз шулай. Үр артыннан алагаем бер йөк машинасының калкынып чыгуы булды, "Чалкан" кушаматлы атым өркеп кинәт читкә ыргылды1 Җиргә мәтәлеп төшкән малай, аның янәшәсендә бер почмагы ватык посылка Юл читендә әле генә борынны кытыклап барган түм-түгәрәк кызыл алмалар тәгәрәшеп ята И курыктым, еладым шул чакта. Әнигә, авылыбызда усаллыгы белән даны чыккан Ф апага ни дип җавап бирермен? (Бу вакыйганың да әдәби әсәргә керәчәген—“Хат ташучы малай" дигән хикәямә нигез итеп алынды—укучы, шәт, аңлагандыр) Балачак, мәктәп еллары димәктән. менә тагын кайбер фикерләр Сибгат Хәким: “Татар язучыларының кайсын гына алма, аларның зур әдәбиятка юллары мәктәп бусагасыннан башланып киткән Биографияләрен укып карагыз Беренче иншаларны укытучылар яздырткан Нәкый Исәнбәт, Муса Ж/элил, Әхмәт Фәйзиләрнең архивларында үз куллары белән чыгарган журналлар хәзер дә саклана Журналны үзләре бизәгән, исемне үзләре кушкан Шуңа күрә минем укытучыларга Сизгер, игътибарлы булыгыз Дөньяга сирәк килә торган Тукайларның яшьлеге сезнең кулдаI диясем килә " Илдар Юзеев: Бер мәктәптә миннән укучылар Шигырь язарга иң беренче кем өйрәтте?—дип сорадылар Әни'—дидем Шагыйрьлекнең чишмә башы—өнкәйнең бишек җырында. Ә хыялланырга безне беренче класстагы укытучыбыз Тимергази абый Сафин өйрәтте Дәрестән соң калып, кышкы кичләрдә без аның үзе уйлап чыгарган әкиятләрен йотылып тыңлый идек Әгәр дә әйләнә-тирә мохит, укытучылар коллективында тартылыш, көчле мәхәббәт булмаса. безнең сәләтебез дә кояш нурыннан мәхрүм калган гөл кебек шиңәр иде " Фәүзия Бәйрәмова: Моның «чишмөбашы», әлбәттә, балачагымда эчкән чишмә суларына барып тоташа, табигать баласы булып, дөньяның бар матурлыгын кечкенәдән күреп, тоеп үскәннән киләдер Авыл баласы, әгәр ул нечкә күңелле, кызыксынучан. тере бала икән бар табигать җырлап, көйләп, шаулап торганда, моңа җавапсыз кала алмый Ул дөньяны күзләре белән генә түгел, күңеле белән дә күрергә өйрәнә Аның күңеленә табигатьнең мең төрле күренеше, сурәте, тавышы, хәтта кыргый исләренә хәтле үтеп керә, саклана Яңа чапкан печән исләрен, көзге урманда таралган соңгы яфрак исләрен, кышкы эңгергә күмелеп утырган авыл өйләрен, язын беренче булып авылга килгән кошларның дәртле тавышларын, үкереп аккан язгы ташуларны, җөйнең табаннарны кытыклаган җылы туфракларын ул беркайчан да онытмый. оныта алмый, шу лардан гомер буе рух алып яши Мин дә нәкъ өнә шундый бала идем Мин үзем дә кечкенәдән такмаклар, бәетләр чыгара идем, авыл халкы аларны миннән капка төбендә сөйләтә иде Бераз үсә төшкәч, шигырь-хик- өялөремне Саба, Казан газеталарына да җибәрә башладым, аларның кайберләре басылып та чыкты Бик яхшы укуымны һәм күп язуымны искә алыпмы, әле 16 яшемдә тулмаган килеш, мине Саба районында чыга торган «Жуңү байрагы» газетасына хәбәрче итеп алдылар Бу әле язучылык булмаса да. шуңа таба бер адым иде Әмма минем күпчелек совет заманы хатын-кызлары кебек, ир хатыны, бала анасы, производство колы гына булып калу мөмкинлегем дә бар иде Тормыш шак1ый катлаулы булды, яшел болыннардан килгән хисле авыл баласын беркемдә таш шәһәрләрдә колач җәеп көтеп тормады, капкаларын да ачарга ашыкмады Шуңа күрә зур иҗа тка да мин шактый соңлап, шактый урап килдем Язмыйча түзә алмаганга яза башладым " Ишеткән-белгәннәр Болар да һәммәсе—тәрҗемәи хәлеңә, дөресрәге, бу очракта инде хис һәм күңел биографиясенә килеп кушыла, өстәлә бара торган нәрсәләр Язучылык сукмагына ничөк аяк басулары турында суз чыктымы, әдипләр бишек җыры көйләүче әниләрен һәм әкият сөйләүче әбиләрен һәрвакыт иң беренче итеп телгә алалар Һәр авылның телгө-сүзгө оста бер кешесе була Аның авызыннан нинди генә тапкыр сүзләр, мәзәк хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар ишетмисең Мон- дый гыйбрәтле хәлләрне эштә, юлда яисә ял вакытларында, сүз иярә сүз чыгып. бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә сөйләргә мөмкин _ Лев Толстойның “Крейцер сонатасы’ дигән повесте әнә шундый алымга корылган булуы белән кызыклы Әсәрдә ике герой—сөйләүче һәм тыңлаучы бар. Вагонда баручы алпавыт Позднышев озаклап үзенең мәхәббәт кыйссасын сөйли. Бу ачы һәм гыйбрәтле вакыйганы авторның кемнәндер ишеткән булуы бәхәссез. Ат турындагы икенче бер әсәрендә Толстой аның сюжеты кемнән алганлыгын ачыктан-ачык әйтә һәм эпиграфка “М.А.Стахович истәлегенә багышлана" дигән сүзләрне язып куя. Әмирхан Еники дә күп кенә хикәяләрен ишеткән-күргәннәрдән туган әйберләр дип аңлата. _ Үзеңә кадәр булып узган вакыйгалар турында язганда мондый әзерлек, ишеткән-белгәннәреңне бер максатка юнәлтә белү—бигрәк тә мөһим. Алтынны юып тапкан шикелле, тормыш-көнкүреш һәм фактлар елгасыннан язучы үзенә кирәк табышларны сайлап, сөзеп ала. "Казан утлары’ журналының проза бүлеге мөдире буларак. Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган" дигән романын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килгән иде. Халкыбызның әле якты-бәхетле, әле караңгы-аянычлы сәхифәләрен яктырткан күләмле бу әсәр миндә көчле тәэсир калдырган иде Автор миңа кирпеч калынлыгы кәгазь папкасын ачып күрсәтте. Анда татар һәм рус телләрендәге газеталардан җыйналган бихисап кисемтә бар иде Күбесе кызыл яисә зәңгәр карандаш белән ермачланган. Саргая төшкән газета битләренә караганда, язучы аларны озак еллар буе җыйнап барган булса кирәк. Романга кирәге чыгар дип. бөртекләп туплаган ул аларны. Укучы хәтерлидер: тарихыбызның утыз биш елын эченә алган бу романның баш герое—окопларда революция каршылаган, кызылармеец булган, тырышлыгы белән авылда инде бөтәеп-ныгып киткән, ахыр чиктә “кулак” дип тамгаланып Себергә сөрелгән Иргали. Автор аны шулкадәр белеп, яратып, җентекләп сурәтләгән ки, ул—күршең яисә туганың кебек тере бер кеше буларак күз алдына килә дә баса. Романның чыгуы уңаеннан Азнакайда укучылар конференциясе бара. Укыганнар—сораулар да байтак ява, чыгып сөйләүчеләр дә күп. Шулвакыт утыз яшьләр тирәсендәге бер укытучы ханым: — Әгәр тормышта Иргали дигән кеше бар икән, мин ике дә уйламыйча аңа кияүгә чыгар идем!—дип әйтеп ташлады. Сәхнә артына чыккач, Мәхмүт абый безгә зур күзлегенең пыялалары аша балаларча хәйләкәрлек белән елмайды. — Соң. Иргали мин үзем бит инде,—диде ул. Үзенең героен автор әнә ничек яратып өлгергән! Язучы буласы кешегә, биография һәм ишеткән-күргәннәр өстенә, төпле белем дә кирәк. Сүз дә юк. хәзерге яшьләр—укымышлы, белемле, эрудицияле. күп нәрсәдән хәбәрдар. Прозада булсын, шигъриятьтә булсын, кайчакны әнә шул “эрудиция табасьГннан төшкән, ләкин чын тормыштан ерак торган әсәрләрне дә очратырга туры килгәли. Гакыл, хис. йөрәк иҗат эшенә күбрәк тартылсын иде дигән теләк туа. Ибраһим Нуруллинның да бервакыт, Мәхмүт абый кебек. Флобер сүзләренә ияреп, ахры Тукай мин бит инде ул!"—дигәне истә калган. (“Тукай" романы турында сүз бара иде). Язучы Нурихан Фәттах—безнең әдәбиятта уникаль шәхес. Аның беркая диярлек чыкмыйча, дөнья белән аралашмыйча, үз-үзенә бикләнеп яшәп һәм иҗат итеп ятуы күпләргә аңлашылып бетми иде. Хәтта күпне күргән, күпне кичергән Миргазиян Юныс та аңа. “Мәгарә әдибе" дигән тамга сугып, үзенең гаҗәпләнүен белдерде. Әгәр дә шулай аскетларча яшәп, үз куллары белән туплаган шәхси китапханәсендә көне-төне казынмаса. татар "Этил суы ака торур", “Сызгыра торган уклар" дигән соклангыч тарихи романнарга һәм “Шәҗәрә" дигән тарихи-лин- гвистик тикшеренүгә, ай-һай, ия булыр иде микән? Нурихан ага каләме тергезгән бу чорлар—ерак заман Ә менә татар халкы тарихындагы соңгы берничә гасыр турында язарга омтылучы бармы. көч-җег- әребез җитәрлекме икән моңа? Аяз Гыйләҗев: ‘Мәсәлән, без халкыбызның Казан ханлыгы чорын яхшы беләбезме?. Алай ук ерак барасы да юк, халкыбызның, шәһәрләребезнең Октябрь революциясе чорында ниләр кичергәнен дә тиешле дәрәҗәдә белмибез әле Шул чорның бер пәрдәсен күтәреп роман язган кеше буларак, мин моны бик дөрес аңладым " Язучы кешегә шәхси тәҗрибә генә җитми, шуның өстәвенә тормышны, үткәннәрне, тарих сулышын өйрәнүнең мотлак икәнлеге бәхәссез. Ватан сугышы көннәренең кайсы да булса әсәр язганда кирәк булачагын күздә тотып, мин үзем яхшы белгән ветеран-фронтовиклардан үзләренең тормыш юлын аерым дәфтәргә яздырып алганым бар Бик кызыклы детальләргә, хәрби вакыйгаларга бай әлеге дәфтәр. Кайсы да булса хикәя яки повестька кереп китәсе бу “кыйпылчыклар" үзләренең сәгате сукканны көтеп ята Балачакта укыган китаплар да эзсез узмый Китапларга дөнья кадәр фикер. бәһасез мәгълүматлар, акыл һәм хис хәрәкәте, гыйбрәтле язмышлар теркәлеп калган. Китапның һәр бите кардиограмма язмасы шикеллерәк Анда язучының йөрәк тибеше теркәлгән—укы, эзлә, серен тап шуның Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай китапның зурлыгы, кешенең рухын күтәрүе хакында бик матур әйтеп каддырган Шул вакытпш мин кулыма китап алам. Аның изге сәхифәләрен актарач Укып барган һәрбер миы.и. һә/юер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым Гали затлар китап белән һәрвакыт дус булганнар Пушкинны гына искә төшерик Дуэльдән яраланып кайткан шагыйрь үләр алдыннан моңсу күзләре белән киштәсендәге китапларга текәлә һәм алар белән: "Хушыгыз, дусларым "—дип саубуллаша Хәреф таный башлагач та мәктәп китапханәсеннән алып укыган беренче китабым Тукайның “Күңелле сәхифөләр"е иде, дип искә ала Шәүкәт Галиев Тукай җыентыкларының солдат биштәрендә Берлинга кадәр барып җиткәнен дә беләбез Фәүзия Бөйрөмова: Сугыштан соңгы авыр елларда ун балалы гаиләдә, ул чакларда әле электрсыз, радиосыз, телевизорсыз бер кечкенә генә татар авылында туып үссәм дә. балачагым минем күңелемә мәңгелек илаһи нур булып кереп калды Мин иркен үстем, тыю-кыйнауны белмәдем, кечкенәдән бик кызыксынучан. гере бала идем Минем алга таба язучы, иҗат кешесе булып китүемә балачагымнан ике нәрсә нык тәэсир итте, берсе—үзем үскән авыл табигате, икенчесе—яшьтән укыган китапларым Китап мине уйларга, хыялланырга. гаҗәпләнергә өйрәтте, дөньяның серен ачты Ташлар турында укып, мин геолог булам, дидем, йолдызлар турында укып, космонавт булам, дидем, китаплар аша җир миңа үзенең мең серен, күк мең капкасын ачты Авыл китапханәсендә беткәч, мин аларны. арыш капчыгына салып, күрше авылдан агач чана белән ташый идем Лампада керосин санаулы булганга, мин ул китапларны ай яктысында укый идем Ждйлөрен исә көтү көткәндә кулымда гел калын китап була торган иде " Әйе. китап—кешелек уйлап тапкан могҗизаларның берсе Безнең халык арасында Пушкин яисә Тукай булып уянган чаклар булгалый түгелме соң? Сәбәбе бик аңлаешлы: яки аларның иҗаты, китаплары безгә нык йогынты ясаган, яки "мин кемнән ким?" дигән яхшы мәгънәсендәге көнләшү бөреп чыккан Шагыйрь Зөлфәт бервакыт, студент чагында ук инде, кайнар әңгәмәләре- АШАТ НИЗАМИ безнең берсендә, “Нәрсә, әллә мин Пушкиннан ким язаммы9 " дигән сүзләре белән мине шаккаттырган иде, Кайта-кайта аңлыйм: бу бит инде—үз-үзеңө ышану яки үз-үзеңә көч бирергә тырышуның бер чагылышыдыр. Шушы ук фикерне, ләкин бүтәнчәрәк кимәлдә, Батулла да сиздереп куя: “Мин яшь чакта татар язучыларының уртакул әсәрләрен укып, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, болай итеп мин дә яза алам бит, дип каләмгә тотындым шикелле. Бәлки, әнә шул “көнчелегем" мине язучы иткәндер". Тормышны җентекле күзәтә белү, ишеткән-күргәннәр—язучы өчен тормыш материалы. Әлеге байлык кемнең хәзинәсендә күпме—монысы инде бүтән мәсьәлә Әйтик. Мөхәммәт Мәһдиев тормышны шулкадәр күп һәм яхшы белә ки. шул сәбәпле ул еш кына үзенең материалына кереп бата. “Перенасыще- ние опытом" (Максим Горький сүзләре, тәҗрибә муллыгы дип тәрҗемә итсәм, кайбер төсмерләре югалыр шикелле). Укучыга факт-вакыйгаларны истә калдыру кыенлаша. Пришвинның бер бик гыйбрәтле сүзе бар: “Янып барган учакка утынны күбрәк ташласаң, ул сүнеп калырга мөмкин" Чама хисе, тормыш материалын сайлап ала белү осталыгына карата әйтүе. Талантлы кеше тема һәм тормыш материалы дигәндә, миңа калса, беркайчан да кытлык кичерергә тиеш түгел. Дөнья безне дүрт яктан гына түгел, дүрт йөз яктан урап алган. Агачтан өзелеп төшкән гап-гади бер яфрак—шагыйрь өчен Ньютон башына төшкән алмага тиң булырга мөмкин! Франц Кафка. әдәби хакыйкать чынбарлыктан ерак тора, дигәнрәк фикер әйтә. Бер дә гаҗәпләнәсе юк бу сүзләргә. Даһи рәссам Пикассоның пумала белән бер селтәнүдә ясаган символ-күгәрчене чүплектә казынган яисә электричка платформасындагы көнбатыш кабыклары белән туенган күгәрченнән йөз тапкыр көчлерәк, матуррак, дөресрәк түгелме? Бервакыт “Новый мир" журналына башлап язучы үзенең хикәясен китерә. Хикәяң бигрәк тә инде уйлап чыгарылган, тормыштан алып яз син. дип киңәш бирә редактор. Тагын китерә бу. Хикәяң бигрәк тә инде тормыштан алып язылган. син фантазия һәм уйлап чыгарудан бер дә курыкма, дип киңәш бирә бу юлы редактор. Теге яшь автор егылып китә яза. Чөнки беренче хикәянең сюжеты—тормыштан алынган, икенчесе нәкъ менә уйлап чыгарылган сюжет икән. Күрәсездер, тормыш чынлыгы белән фантазия арасында бик зур аерма да, бик зур бергәлек тә бар. алар бергә укмашкан Язучыда бик күпләрдә булмаган бер сыйфат бар, ул-фантазия, хыял көче, хыял яктысы. Бу сыйфат язылачак әсәрнең максатына, юнәлешенә, тәэсир көченә хезмәт итә. Иҗат остаханәсенең бер утырышында Илдар Юзеев яшьләр колагына әйткән сүзләре белән шаккатырган иде мине "Әдәбият ул—асылда уйлап чыгару. Ләкин тормыш тәҗрибәсе мул булган кешенең уйлап чыгаруы бөтенләй башка төрле була". Майн Рид үзенең маҗаралы романнарын фәкать өендә утырып язган диләр. Балчыктан чүлмәк ясауның, сүзләрдән әсәр коюның аерым серләре, кануннары бар, билгеле. Фатих Хөсни: “Ни әйтергә, ничек әйтергә? Менә шушы ике сорау, язучының бөтен аңлы гомере буена тынгы бирмичә аны эзәрлекләп килә Әйе. әйе. мин бу сүзне курыкмыйча әйтәм эзәрлекли Ник дисәң, язу эше-гаять дәрәҗәдә читен һәм җаваплы эш. бу йөкне гел генә җилкәңдә күтәреп йөртү, ай-һай ла, бер дә бәйрәм түгел. Әнә шуннан инде әлеге газаплы сораулар килеп туа да. Ни әйтергә? Ничек әйтергә?" Роман, повесть һәм хикәяләр остасы Фатих Хөсни, мондый сорауны куйганда. каләм кыштырдатуны кәсеп итеп алган салкын һөнәрчеләрне түгел, табигый талант көченә ия булган язучы-художникны күздә тота. “Ни әйтергә?" дигәндә ул башлыча язучының гражданлык йөзен, дөньяга карашын, әхлак сакчысы икәнлеген күз уңында тота. “Ничек әйтергә?" дигәнне турыдан-туры художникның сәләтенә бәйли Колачлы, бик зур сораулар һәм боларны бер-ике сүз белән генә аңлатып булмый. Туфан Миңнуллин: “Заманында кемдер МөхәммәтМәһдиевәсәрләрендә сюжет сызыгы аксый, детальләр белән артык мавыга, дип язып чыкты. Ә мин аның повестьларын нәкъ менә детальләргә бай булганы өчен яратам Мине әдәбият калыплары, төрле измнар кызыксындырмый, шуны гына төгәл беләм-проза әсәре иң беренче чиратта укылырга тиешле." БИОГРАФИЯ ЯКИ ӘДӘБИ ЧЫНБАРЛЫК Бөек кешеләр бу дөньяда, миңа качса, бөек бер моңсулыкны тоярга тиешләр Федор Достосвский Язучылык хезмәте—теләсә кемгә бирелә торган һөнәр түгел, дидек Билгеле бер шәхескә моның тамырлары Табигать һәм Ходай тарафыннан әллә кайчан салынган була Биография Менә шушы нәрсә булачак әдипнең язмышында хәлиткеч роль уйный да инде Моңа өстәп, тагын җәмгыять бишеге бар әле Кайда, ничек тирбәлеп, нинди җырлар тыңлап үсәсең бит Сүзне барыбер Тукайдан башлыйсы килә Аның “Исемдә калганнар" дигән мәгълүм автобиографик әсәрен искә төшерик Бик саран, хисләргә бирелмичә язылган ул Ләкин шагыйрьнең тормыш юлын, беренче тәэсирләрен аңлаткан, аның иҗатына ачкыч табардай күпме хәл-әхвәлләр теркәлгән биредә Көп-кечкенө сабыйның балачактан ук ятим калуы, кулдан-кулга күчеп йөрүләре тыенкы-сабыргына язылган Гаҗәп хәл бит Тукай үзенең кыен ашап үскенлегеннән иҗатында беркайчан да зарланмый Ул зур мәсьәләләр, милләтнең киләчәге турында уйлана Тукай үзенең бер җыентыгын юкка гына “Күңел җимешләре" дип атамагандыр. Балалар өчен дә яза, әле без төп мәгънәсен аңлап та бетермәгән "Шүрәле" поэмасын иҗат итә һәм иҗтимагый-сәяси тормыштагы вакыйгаларга һәрвакыт үзенең шигъри-образлы мөнәсәбәтен белдерә килә Сирәк талант, сирәк шәхес—моны киләчәк буыннар аңлатсын Тагын бер язучының фаҗигасенә күз салыйк булмаса Иван Бунинның көндәлегендә (1917 ел, 21 ноябрь) менә мондый юллар бар "Төнге сәгать унике Берьялгызым утырам—шәраб миңа кыюлык, сизгерлек, гөрле хисләрнең кайтавазын бирә. Минем алда император фамилиясенә кагылышлы 24 нче номерлы печатьле, герблы шешә Бар иде Россия Кайда соң ул9 И Ходаем " Бунин Октябрь революциясен өнә шулай каршылый Ул аны кабул итми, шуңа күрә чит илгә чыгып китә Нечкәлекләренә кермик, ләкин ул, теләсә- гелөмөсө дә, мәңгелек эмигрант елларында барыбер Россияны сагынып, аның иң яхшы кешеләре, аларның күңел дөньясы турында ачынып-яратып иң яхшы әсәрләрен яза “Легкое дыхание", “Солнечный удар" дигән хикәяләрен укыган саен мин аның талантына таң калам. Чит илдә яшәгәндә Бунин "Арсеньев тормышы" дигән роман да яза Үзе турында түгелме?—әдәби җәмәгатьчелектә ул өнә шундый сорау тудыра Бунин бик дөрес җавап биргән “Һәрбер ихлас роман—автобиографик Һәрбер әсәремдә минем тойгыларым чагылыш табачак" Лев Толстой кебек катлаулы шәхесне шәбрәк күзаллау өчен, әйдәгез, аның тормышындагы бер фактка мөрәҗәгать итик әле Ясенки дигән бер рус авылында солдат Шибунин өстеннән суд булырга тиеш Ике ат җигелгән коляскада полк командиры килеп туктый Адъютант аңа рядовой Шибунинның конвой белән китерелүе турында хәбәр итә РЛШАТ НИЗАМИ — Ә граф Толстой биредәме?—дип сорый полковник, ак кителендәге тузанны каккалап. — Так точно, господин полковник! Хөкемгә тартылачак солдатның “Севастопольские рассказы" дигән хикәяләр авторы, аны якларга җыенган граф Толстой белән очрашып сөйләшкәнен инде белеп өлгергән полковник бик сүрән генә әйтеп куя: “Менә монысы кирәкмәс иде” Судьяларга кызык: офицерга кул күтәргән солдатны яклап граф-язучы нәрсә әйтер икән? Утыз сигез яшьлек Толстой әйтәсе сүзен әйтә, тик моңа колак салучы гына булмый Офицерына кул күтәргәне өчен рядовой Шубининны саф алдында аталар Толстойның “Балдан соң" дигән хикәясен искә төшерик. Сюжеты бик гади һәм хикмәтле Хикәянең герое бик тә дәрәҗәле балда бер кыз белән танышуы, аның белән исерткеч вальс биюе хакында сөйли. Үзе дә шушы балда катнашкан полковникның кызына колагыннан узып гашыйк була бу. Ләкин икенче көнне менә нинди фаҗигале хәлне күреп тора ул: армия хезмәтеннән тайпылганы өчен бер солдатны (татар кешесе) строй алдында таяк белән суктыралар! Әле кичә генә мәҗлестә затлы-килешле утырган полковник егетне күрмәмешкә салыша, таякны жәлләп кенә сукканы өчен бер солдатны кыйнап та ташлый. Толстой көндәлегендә әйтелгәнчә, бу хикәя әүвәл “Әти һәм кыз" дип аталган икән. Ләкин солдат Шибунин белән булган хәлнең әсәргә нигез булып ятуына тамчы да шикләнмәскә мөмкин. Шәхес никадәр зуррак икән, аның язганы да әнә шулкадәр кыйммәтлерәк була. Аяз Гыйләҗев болай ди: "Ә уртача иҗат кешесеннән ни көтәргә мөмкин? Үзләренә юкны алар каян алсыннар?" Чын, зур әдәбият һәрвакыт ялганга каршы көрәшкән, гаделсезлекне фаш иткән, изелгәннәргә теләктәш булган. Радищевның “Сәяхәтләр . " китабы белән танышып чыкканнан соң Әби пат ша: “Бу бунтовщик Пугачевтан да яманрак!"—дип җикеренә. Яшь чагында мине Михаил Пришвинның сүзләре гаҗәпкә калдырган иде. Ул анда балачагының һәм тормышының җиңел узуыннан зарлана Әйе, язучының шәхесе һәм иҗаты биографиясенә бик нык бәйле. "Нәрсә эшләргә?" дигән романны Шлиссельбург төрмәсендә ике ел тоткынлыкта ят кан Чернышевский гына яза ала иде. Нәрсә, зур язучы булып китәр өчен миңа да, яисә Иванов белән Вәлиевкә дә төрмәдә булып чыгу, фаҗигаләр кичерү мәҗбүри микәнни? Юк, әлбәттә. Тормыш биографиясеннән тыш күңел биографиясе дигән әйбер дә бар бит әле дөньяда Минем үзем өчен, мәсәлән, татар халкының дәүләтчелеген югалтуы, әтинең Ватан сугышыннан кулсыз килеш кайтуы, фашист төрмәсендә Муса Җәлилнең башы чабылу. Хәсән Туфанның Сталин төрмәсендә һәм сөргенендә иза чигүе—шәхси фаҗига, биографиямнең бер өлеше түгелмени? Гомумән, кешелек фаҗигасе язучы йөрәге аша яшен уты кебек яндырып узарга тиеш Менә шул чакта гына чын, көчле, йогынтылы әсәрләр туа алачак. Язучының үзе белән аның әсәре арасына тигезлек билгесе куярга мөмкинӘйе һәм юк. Әйе, чөнки ул—бу әсәрне бар иткән индивидиум. Юк, чөнки ул үзенең язганнарыннан әллә ничә башка өстенрәк тә булырга мөмкин Һәм— киресенчә. Батулла: "Шәкертем, танылган артист, режиссер Шәмси Закир белән аның өендә кунак булып утырам, Шәмсинең хатыны Галия ханым иждт иткән тәмле ризыклар белән сыйланабыз Безгә кызык: җырлыйбыз, шаярабыз, биеп тә алабыз Мин кайтып киткәч. Галия ханым иренә әйтә икән синең остазыңның китаплары үзеннән акыллырак, мәҗлестә ул шыр тиле икән ләбаса, дигән Миңа моннан да олы мактау сүзе әйткән кеше булмады. Остазыңның әсәрләре үзеннән дә ахмаграк икән, дисә, җир тишегенә кердә кит, вал- лаһи! Әсәрләремне яхшы һәм акыллы дисәләр, мин җүләр булырга да риза Әдәби тәнкыйть яшь язучыларны еш кына тормышны җитәрлек белмәүдә гаепли. Хаклык бар бу сүздә Әйе. алар барыннан да бигрәк үткән заманны, тарихны. Гражданнар һәм Ватан сугышы вакыйгаларын, шуларга бәйле вәзгыятьне белеп бетермәскә мөмкиннәр Әмма кулыңа каләм алдың икән, үзең язачак материалны ныклап өйрән, геройларыңның күңел халәтенә үтеп кер. психологик кичерешләрен художество көче белән тирәнтен тасвирла Менә шул чакта могҗиза туа да инде! Америка язучысы Уильям Сомерсет әйтә “Яза башлаганда кеше—кош ничек очса, үрдәк ничек йөзсә, үзен әнә шулайрак хис итәдер, мин моңа ышанам!"—ди Нурихан Фәттахның "Этил суы ака торур" һәм башка романнарын укыгач, без ук һәм сөңге тавышлары ишетелеп торган заманга килеп эләгәбез, үзебез өчен күп кенә хакыйкатьләр ачабыз түгелмени9 Ркаил Зәйдулланың “Хан һәм шагыйрь" дигән тарихи хикәясен укыганнан соң да үзең өчен байтак гыйбрәтләр аласың. Гомумән, язучы язган чакта ике вакыт аралыгында, ике вакыт кысасында яши. Ул үзенең иҗади-кайнар талпынышы белән Мисыр пирамидаларына хәтле дә барып җитәргә, кирәксә, бүгенге көн хакимнәренең эшчәнлегенә дә үтеп керергә мөмкин Без барыбыз да—замана балалары. Капитализм яисә социализм дип аталамы ул, без барыбыз да шуның иҗтимагый бишегендә тирбәлеп үскәнбез Безнең уйлаган һәм язганнарыбыз—күпмедер дәрәҗәдә әнә шуның бер чагылышы Холык-фигыльне дә беркая куеп булмый Без—-йөз төрле, мең төрле кайчакта. Бер-ике мисал. Шагыйрь һәм фикер иясе Шопенгауэрны үзенең замандашлары өнәп бетермәгәннәр (һәм дөрес эшләгәннәр!) Ул—вакчыл, көнчел, мактанчык, даһилык чире белән интегә һ б Бүтән кешеләрнең интегү-газап- лары аның өчен берни түгел Менә шушы кеше тормыш-яшәеш хакында бик акыллы фикерләр әйтеп калдырган Шулардан берсе Даһилар күпме генә боргаланмасын, алар пессимист була алмый, чөнки алар иҗтиһат итәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга тиешләр Болай булгач, әйдәгез, кеше күңеле белгече Бальзакны да тыңлап китик инде. "Берәү мине дан сөючөн. мал туздыручы, беркатлы, җилкуар, аумакай, холыксыз, ялкау, чикләнгән, лыгырдык, тәрбиясез, тупас, әдәпсез, сәер һәм үзгәрүчән дип бәяләп торганда, икенче берәү—тыйнак, йорт җанлы, кыю, максатчан. энергияле, шат күңелле, эш сөючән, әдәпле, төгәл, ышанычлы, ачык йөзле дип раслый икән, аларның икесе дә бер дәрәҗәдә хаклы булачак" Шагыйрь Илдар Юзеев—җырлар, драмалар җитди трагедияләр язган кеше Тормышта ул шактый шаян, уенчак, тапкыр телле юморист буларак та билгеле Ул үзе моны болаи аңлата "Минем тормышымда драматик вакыйгалар балачактан бирле күп булды Әткәйнең сугышта үлүе һәм башкалар Онытылып торыр өчен мин тормышта еш кына юморга мөрәҗәгать итәм Бу миңа җиңеллек китерә. Бигрәк тә каләмдәшләр белән аралашканда Шәүкәт Галиев—шаян, төрткеле, көтелмәгән юморны чәпәргә маһир Мөхәммәт Мөһдиев—рәнҗетмичә генә “чеметкәләп" алырга ярата Шул ук вакытта ул бик җитди, фәлсәфи дә Аяз Гыйләҗев—Платон кебек акыл иясе, сүзен өздереп әйтә, һәммә нәрсәгә үзенең ачык-аек бәясен бирә Равил Фөйзуллин—шактый катлаулы шәхес. Мин аңарда ике "мин" яшәвен сизөм: берсе шигырь яза. берсе просто тормыш тәмен тоеп яши булса кирәк Ө нигә, Хода бәндәсенә гаеп эш түгел бит бу Марсель Галиев—оста психолог. Ул сине бер күрүдә әллә нинди сыйфатлар белән бөяләп ыргыта. Шактый дөрес һәм усал әйтә бит шушы татар малае' Авызы да пөшкәләде үзенең "Минем тормышымда фаҗигаләр булмады, менә шуңа күрә мин зур язучы була алмадым" —Михаил Пришвин кайсыдыр дәфтәрендә әнә шулай дип язып калдырган Бәлки, хаклыдыр да? Бу уңайдан Эрнест Хэмингуэйның да бәхәсле, ләкин кызыклы фикере бар әнә 'Язучы кешенең балачагы бәхетсез булырга тиеш". ^ Язучының хезмәте, бик гадиләштереп әйткәндә, дүрт 'элемент’тан тора: урындык, өстәл, каләм һәм ак кәгазь. Кайсы да булса яңа әсәрен язар өчен аңа фәкать тынычлык һәм ялгызлык кирәк хәзер. Боларны язар өчен ул инде әллә кайчаннан әзерләнгән була: уй-фикерләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән, дип әйтүем. Менә шунда, язу өстәле артында, күзгә күренмәгән бик каты көрәш башлана да инде! Яки син әйтер сүзеңне тел ачкычлары ярдәмендә укучы күңеленә үтеп керердәй итеп язачаксың, яки зәгыйфь бер әсәр тудырачаксың. Канның кайнарлыгы, уй-фикернең үткенлеге, үзеңнең геройларыңа яшәү бүләк итүләр әнә шуннан башлана да инде. Бу газаплы халәтне әдипләрнең үзләреннән дә ныграк аңлаучылар юктыр, мөгаен. Менә кайбер мисаллар. Бервакыт Максим Горький үзенең эш бүлмәсеннән елап чыга. Сорагач: “Минем әле генә героем үлде".—дип җавап бирә ул. Михаил Шолохов редакциягә килеп керә, күзләре дымлы, тавышы калтыравык “Ни будды. Михаил Александрович?' дип сорыйлар редакциядәгеләр "Давыдовны үтерделәр",—дип, Шолохов елый ук башлый. "Кемнәр, кайсы Давыдовны?" дип сорыйлар аптыраган кешеләр. "Күтәрелгән чирәм" романының каһарманы Давыдовны".—дип. Шолохов тагын да катырак елый башлый Редакция кешеләре эшне аңлап ала. "Соң, Михаил Александрович, син аны үтертмә, соңыннан терелт, үтертмәү синнән тора ләбаса”, дигәнгә каршы Шолохов: "Аны мин терелтә алмыйм, аны үтерергә тиешләр иде. ул исән калалмый” —дип җавап бирә Әдәби каһарман авторның ихтыярыннан башка да яши башлаган, дигән сүз бу. Нурихан Фәттах: "Иҗат процессында әле син йә җырлап җибәрергә, йә булмаса торып биеп китәргә мөмкин Хәтта күзне яшь баскан чаклар була Болар—иҗат психологиясенең серләре“. Габриэль Маркес та, үзенең яраткан герое үлгәннән соң, ике сәгать елый, тынычлана алмый Иван Бунин көндәлегенә үз кулы белән язып калдырган: “Сан-Франциско әфәндесе” дигән хикәянең азагын язганда ул да утырып елаган икән. Шопенгауэрның кеше шәхесендәге кичереш-газаплар хакында психологик тәгълиматы бар. Ул анда турыдан-туры әйтә: газаплы кичерешләр кешене иҗат эшенә, иҗади активлыкка этәрә, ди. Иҗат газабын Франц Кафка тагын да усалрак итеп сурәтли: “Хөкем” дигән хикәям шулкадәр авырлык белән туды ки, мин моны... бала табу белән тиңләр идем. Йоклый алмыйм, саташам, бәргәләнәм " Ә Флобер болай дип өсти: “Язачак романым мине кыя мәгарәсенә илтеп ташлый һәм менә шуннан соң дөньяда ниләр барганын тәмам онытамын" Зур максат зур энергия тудыра, дип кабатларга яратам мин үзем. Көчле язучылар зур максатсыз яши алмый. Туфан Миңнуллин: “Минем бөтен гомерем, яшәү рәвешем иҗат эшенә буйсындырылган Әгәр язуга комачаулык итә икән, мин хәтта мәхәббәттән дә баш тартырга ризамын Әгәр дә иҗатыма ярдәм итә икән, маймыл колагын барып үбәргә дә ризамын Язучыны иҗатыннан аерып карап булмыйдыр Аның рухи дөньясы, идеаллары әсәрләренең тукымасына салынгандыр Әгәр дә аның рухы камил үк түгел икән, ул ничаклы яшерергә тырышса да. язганнарыннан сизелә. “ Чыңгыз Айтматов сүзе Язган чакта мин үземне гел икенче кеше итеп сизәм. Һәрбер китабың белән үләсең дә яңасын яза башлар өчен өр-яңадан туасың шикелле ' Хикәя остасы Әмирхан Еники дә әнә шундыйрак фикерләр әйтә. Бу хакта аның белән әңгәмәне алдагы бүлектә укып китәрбез әле Әдәбият дөньясында үз-үзеңне иҗатка, хезмәткә мәҗбүр итә белү дигән нәрсә дә бар бит әле. Әйтик, шул ук Бальзак үзен каторжникка тиңли Эш бүлмәсен көндезен кара пәрдәләр белән томалап кофе-кәхвә эчә-эчә көне- төне яза белгән бу әдәбият гигантының эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел шул. Виктор Гюго сакалын һәм чәченең бер өлешен кайчы белән кисеп ташлый да (урамга чыкмас өчен!) ике-өч атна буе үзенең хөҗрәсендә бикләнеп язып ята Тормышта уңга-сулга сибелгән Джек Лондон өстәл артында унбишәр сәгать утырып язарлык көч тапкан үзендә. "Көнгә кимендә ике мең сүз язарга!' дигән девизы да бар бит әле аның Биографиясе кыенлыклар белән тулы һәм чирле Чехов 5 ел эчендә ЗООләп хикәя язган! Ак кәгазь каршына утырган әдип үзенең барлык күңелен, яшәешен шунда түгеп ташлый. Үз-үзеңне раслау хакына чын язучыга берни дә жәл түгел Локман Закир дигән әдип, усал телле публицист әнә гаражын һәм машинасын сата һәм шул акчага төрле "самиздат"ларда китапларын бастыра Тыйнак һәм сәер кеше, мактануны белми, дан дигән нәрсәнең итәгенә ябышмый Иҗтимагый тормыш чынбарлыгын һәркем үзенчә кабул итә һәм үзе тойганаңлаган хәлдә сурәтләп бирә Табигать турында, кеше һәм җәмгыятьтәге тетрәнүләр хакында әдәбиятта инде күпме язылган—иге-чиге юк! Теге заманнарда ук борынгы грек философы әйткәннәрне, үзе дә белмичә, гап-гади бер авыл агае да әйтеп бирергә мөмкин Язылмый калганга күрә генә дә бу дөньяда күпме билгесез философларның фикерләре үзе белән бергә кабергә кереп югалгандыр. Язучы өчен үз сүзеңне, уй-фикереңне беренче булып әйтү мөһим Юкса сине кемнедер кабатлауда гаепләргә мөмкиннәр Гомәр ага Бәширов сөйли “Менә өлкән яшьтәге бер героемны, аның коргаксыган һәм кан тамырлары беленеп торган кул аркасына кояш нурлары килеп төшкәнен сурәтлим Шушы табышыма балаларча куанам! Ләкин бераздан шикләнә башладым, кемдәдер бар иде түгелме соң бу. дим. Эзләнә торгач таптым, Максим Горькийның бер әсәреннән килеп чыкты бу" Үземнән дә бер мисал китерсәм, шәт, укучы мине гаепләмәстер. Тапкан детальләрне куен дәфтәренә язып бара торган гадәтем бар "Аи—галәмнең сыңар алкасы " дигән табыш ярый әле берәр шигыремә кереп китмәгән Студент чакта чит ил әдәбиятыннан имтиханга әзерләнәбез Низами Ганҗә- винең "Хөмсә" поэмасын укыганда теге "деталь'не очраткач, күзем маңгайга сикереп менде! 800 елдан соң нәкъ менә шундый тәңгәллек, образлы күзаллау азәрбөйҗан шагыйренең ерак бер "оныгында" кабатлансын әле “Миндә бик күп сюжетлар бар. Ләкин сәгате сукмыйча мин аларга тотына алмыйм" Моны миңа хикәяләр остасы Мәгъсүм Хуҗин әйтте Үзем дә күптән бер хикәя язарга җыенам, тик һаман тәвәккәллек җитми Шәп кенә темага, исеме дә табылган инде, югыйсә "Нинди төстә син. хамелеон9 ” Тик Чеховның бу темага язылган мәгълүм хикәясе (“Хамелеон") һаман да итәктән тартып-йолкып тора бит. шайтан алгыры! Кабатланудан куркам Бу хикәямнең сәгате сугармы-юкмы—белмим Язучы, һичшиксез, үзе каршында укучы барлыгын күреп-тоемлап тора, ул бит аны күпмедер дәрәҗәдә әлеге потенциаль укучы өчен яза. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, авторның шәхесенә күрә укучысы да иҗат процессында ачык төсмерләнә Менә шуңа күрә язучы үзенең җөмләсе, сүзе, хәрефе өчен генә түгел, кайчакны хәтта бер өтере өчен дә үзен җаваплы хис итә Язучы - фронтовик Владимир Богомолов үзенең инде китап булып чыккан әсәрләрен дө кайчакны берничә тапкыр күчереп яза торган була Лев Толстой да калын - калын романнарын кабат күчереп язарга беркайчан иренмәгән. Хэмингуэй исә "Прощай. оружие" романының соңгы битен 29 тапкыр өр-яңадан күчереп яза! Үзебезнең әдәбияттан берничә мисал. Баштарак әсәрнең язылу тарихына тукталыйк Ул чакта Бауман урамына урнашкан Язучылар берлегенең бүлмәсендә дүрт-биш кеше гәпләшеп утырабыз. Шулвакыт ишекне җай гына ачып берәү карый безгә Бер сүз дә дәшми, бары тик бәхетле һәм мөлаем елмаю белән елмая гына Аяз Гыйләҗев бу РАШАТ НИЗАМИ Остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиев шундук аңлап алды моны, берничә сүз белән аңлатып та бирде: — Элегрәк татар сәүдәгәрләре. Мәкәрҗә ярминкәсе тотканнан соң. җиңүчән кыяфәттә Казанга әнә шулайрак кайтып төшкәннәр. Мөгаен. Переделкинода берәр яңа әсәрен төгәлләп кайткан бу _ Чыннан да. шулай булып чыкты. "Җомга көн. кич белән, повестен тәмамлап. шуның рәхәтендә йөзгән чагы икән. Язучы хатыннары үзләренең ирләрен аңламаска яки шактый дөрес аңларга мөмкиннәр. Менә шуларның көндәлекләре яисә истәлек язмалары аша без иҗат процессының күзгә күренеп тормаган шактый кызыклы серләренә үтеп керә алабыз. Нәкыя апа Гыйләҗева нәкъ менә шушы повестька кагылышлы бер эпизодны сөйләп китте. Аларның җәйге бакчасына бер кунак килеп төшә. Галимлеккә дәгъва кылучы бу кунак сүз арасында болай дип әйтеп куя: — Әсәрнең Җомга көн. кич белән ’ дигән исемендә ни өчен өтер куелганы аңлашылып бетми. Әсәр исеменә өтер кую урынлы микән? Аннан башка да бөтенесе аңлашыла ич. Аяз абый артистланып утыра торган кеше түгел, уйлаганын туп-туры әйтә дә сала: — Менә монысын инде, галим буласы кешеләр, сез үзегез аңлатып бирегез. Моның белән автор ни әйтергә теләде икән? Чыннан да. татарның иң мөгътәбәр—изге җомга көне ул таң яралган минутлардан башлана, аннары кичкә кадәр дәвам итә. Өтер куйсаң, көн вә тәүлек озынлыгы сизелә, ә инде кинәт һәм тоташтан укып китсәң, кичнең билгеле бер вакыты гына төсмерләнә. Автор, әсәргә исем кушканда менә шуны ассызыкларга теләгән булса кирәк. Русның "казнить нельзя помиловать" дигән хикмәтле гыйбарәсе шап итеп искә төшә бу урында. Өтерне икенче сүздән соң куйсаң, кеше исән кала, беренче сүздән соң куйдыңмы,—гомере өзелә. Язучы Габделхәй Сабитовның хатыны Фәтхия ханым да үзенең истәлекләрендә шушы хакта әйтеп китүне кирәк саный: "Редакцияләрдә аның әсәрләренең берәр сүзен төзәтсәләр яки алмаштырсалар, ул чыгырыннан чыга иде Хәтта басылган китабын да укып, аны сызып-төзәтеп утырган чаклары күп булды" Фәүзия Бәйрәмова: Язучының иң көчле коралы, әлбәттә. Аллаһ биргән сәләт, ягъни, табигый талант. Шул булмаса. үҗәтлек белән генә дә, эгоизм белән дә яхшы әсәр тудырып булмый, ул тырыша-тырыша язган коры схемага гына әйләнеп калырга мөмкин Әмма шул Аллаһ биргән сәлөт-талант өстене язучыдан зур тырышлык, зур гыйлем дә сорала. Язучы хезмәте—даими рәвештә тормышны өйрәнү, кешеләр белән аралашу, материал туплау, әсәреңә кирәк икән, айлар, еллар буе архивларда утыру, бик күп белү, күп уку. күп йөрү, еллар, хәтта гомер буе ак кәгазь каршында иелеп утыру, күз нурларыңны түгү дә бит әле ул Ялкау кеше язучы була алмый Иманы зәгыйфь кеше язарга ашыгырга тиеш түгел, чөнки, хакыйкатьне белмәү сәбәпле, зур ялгышлар җибәрүе бар Үзең адашкан-саташкан булу бер хәл, ө инде әсәрләрең белән артыңнан башкаларны да ияртәсең икән, башкаларны да озак елларга саташтырасың икән, монысы инде куркыныч хәл. Сүз белән бик сак эш йөртергә кирәк, чөнки аның өчен Аллаһ каршында җавап бирергә туры киләчәк Шуңа күрә, Аллаһ биргән талантны буш сүзгә, буш геройларны тасвирлауга әрәм итәргә ярамый, ә кешеләргә хак юлга чыгарга ярдәм итәрлек. тормышында файдасы тиярлек, иманлы әдәбият тудырырга тырышырга кирәк Татар әдәбиятында бүген гадел кешеләр, иманлы, көчле рухлы көрәшчеләр, әдәп-әхлак үрнәге булырлык образлар аз. Бөйсезлеге булмаган милләткә, аның язучыларына, сәнгать эшлеклеләренә дәүләт өчен көрәшә алырлык каһарманнар тудыру турында уйларга кирәк, тормышта да, иҗатта да Югыйсә, әкренләп мәңгелек коллык килүе бар!" КИТАП НИЧЕК ЯЗЫЛА? Бу сорауга һәрбер язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче шактый үзенчәрәк җавап бирер иде, мөгаен Чөнки һәрбер язучы—үзе индивид аерым тәҗрибә иясе Планлы яки плансыз эшләү мәсьәләсен берничек тә истән чыгарырга ярамый Йомыркамы, тавыкмы—беренчел, дигәндәй Язучының күңел мөнбәренә башта илһаммы, әллә уйлап-планлаштырып куелган сюжет, ниятме бәреп чыга икән9 Чыңгыз Айтматов “Язган вакытта язучылар үз өстеннән контролен югалта” Шулай ук проза остасы Флобер болай ди: “Бүген бер генә рәтле җөмлә дә яза алмадым, аның каравы аксак-туксак сүзләр белән дистәләгән битне тутырдым Никадәрле газап!" Безнең бер хөрмәтле язучыбыз еш кына: мин плансыз-нисез язам, геройлар үзләреннән-үзләре туа, яши, хәрәкәт итә башлыйлар, дип әйтергә ярата иде Күпләребезнең хәтерендәдер әле: журналист Рәфикъ Юныс әдәбиятка соңлап, ләкин бик җитди әзерлек белән килгән галим-укытучыдан берен- челөрдән булып интервью алды. “Татарстан яшьлөре"ндә чыккан әңгәмәнең исеме матур иде: “Иң әйбәт ял—иҗат" Ошады бу әңгәмә безгә, яшьләргә дип әйтүем. Ләкин һәр әйберне энә күзеннән үткәрүчеләр—өстәгеләр дә бар бит әле дөньяда! Шушы интервью уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиевне партия газе- тында тетеп чыктылар Габдрахман Минский башкарды моны Партиячел олуг эш—әдәби иҗатка ничек шулай, ялга тиңләп, төкереп карарга мөмкин—зур гына мәкаләнең үзәгендә шушы фикер ята иде Онытмыйк: репрессияләнгөн мулла баласы буларак, Мөхәммәт абый һәрьяклап кысрыкланып килде Мин әдәбият бүлеген тәмамлаган япь-яшь укытучы әле Биектау районыннан килеп төштем. Тамак ялгарга "Татар ашлары йортьГна кердем Әллә ничек шунда сул ягыма туры килде Габдрахман Минскийның урындыгы Бик чибәр, мөлаем кеше бу—-фронтовик, Язучылар берлегенең партоешма секретаре Баштарак бик матур гына сөйләшеп киттек Бераздан сүз әдәбиятка күчте — Син татар теле һәм әдәбияты укытучысы? Вәт шәп Йә. кемнәрне, кайсы язучыларны ныграк яратасың? — Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без—кырык беренче ел балалары" һәм “Фронтовиклар'^! ошый безгә Менә шуннан соң Габдрахман аганың аксыл-калын кашлары икесе ике якка сикереп китте дә "Тапкансың яхшы язучы",—дип, ул үпкәлөп-ачуланып икенче бер өстәлгә күчеп утырды. Ярый, болары үзе бер тарих Ә Флобер болай дип бик хаклы мактанадыр “Планны озак айлар әзерләдем Минем роман әзер, миңа аны хәзер утырып язарга гына кирәк" Миңа калса, язылачак гади бер хикәянең дә күзалланган якынча бер планы булырга тиеш Ә инде повесть, роман кебек катлаулы композициягә корылган күләмле әсәрләр язганда—бигрәк тә Язучының план-ниятләре, сюжет сызыклары ташкүмердәй катып калган бер нәрсә түгел Иҗат процессында ул бик күп үзгәрешләргә дучар ителергә мөмкин (Без алдагы бүлекләрдә бу хакта шактый гына гыйбрәтле мисалларга тукталып киттек инде) Кайчакта геройлар да. аларның кылган гамәлләре дә төрле-төрле үзгәрешләргә дучар ителә икән—бу бик табигый хәл Чөнки автор үзенчәрәк уйлый, ә менә баш биргесез геройлар үзләренчә хәрәкәт итә, шу- шыларның уртасында тагын тимер мантыйк күсәге эленеп тора Рус әдипләре Максим Горький белән Алексей Толстой да план төзеп бик интекмәгәннәр икән Хикәяләр остасы Әмирхан Еники исә болай ди "Гәрчә язмача план төземөсөм дә, күңелемдә аның планы һәрчак әзер була" Монда иҗат стихия сенең зур көч, йогынты икәнен дә истән чыгарырга ярамый Геройның эчке дөньясын һәм ул эшләгән эшләрне дөрес чамалый алсаң, каһарманың чын кеше булып чыга. "Ситуацияне үзең сайлыйсың, герой да сиңа булыша —дип яза бу хакта Нурихан Фәттах. Менә мин. мәсәлән, әгәр беренче татар балетын язган композитор Фәрит Яруллинның шәхесен, иҗатын ихластан яратмасам, Ватан сугышында үлүен һәм тормышындагы фаҗигаи хәлләрен йөрәк аша уздырмасам. аның хакында "Ут һәм җыр ' дигән роман-хрониканы. ай-һай. яза алган булыр идем микән? Шунысын гына әйтим: 5-6 еллык хезмәт дәвамында миңа Казан. Уфа. Мәскәү. Подольск, Киев һ б. шәһәрләрнең архивларында эшләргә туры килде. 200ләп кеше белән хат алышырга кирәк булды Иң тетрәндергече—аның сугышып йөргән урыннарында булу, зираттагы һәр агачны сыйпау, каберенә Татарстан туфрагы салу иде Драматург Туфан Миңнуллин болай дип сөйли: "Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында “Моңлы бер җыр" исемле пьеса язып яткан чак. Ашыгам. беркая чыкмыйм, үземне өстәл янына "кадаклап" куям. Өч-дүрт көндә өйдә шәп кенә эшләп утырдым. Менә шуннан соң бармый гына бит эш. Бер җөмләне дә рәтләп яза алмыйм. Язганымны сызып ташлыйм, килеп кенә чыкмый бит. әкәмәт! Җитмәсә, пьесаның иң җаваплы урыны: Муса Җәлил көрәштәшләре белән үлем камерасында дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында сөйләшергә тиешле сәхнә һәм җәза бүлмәсенә юнәлү күренеше бу Язганымны сызам, ботарлыйм, шактый озак азапландым. Арыдым, тукта- ле мәйтәм, бераз һавада йөреп керим. Башны ял иттерим. Ваннага кереп әйбәтләп кырындым, юындым. Матурлап киендем. Чыгып китәр алдыннан кәгазьләрне тәртипкә китерә башлаган идем, карасам—аякта таушалганрак иске бер чүәк! Тоттым да караңгы бүлмәгә ташладым моны. Шунда, узем дә сизмәстән, языла башлады Гаҗәп хәл. Ни язасымны миңа, әйтерсең, кемдер әйтеп тора. Әйтерсең, мин инде әзерне генә язып барам. Эш беткәч, шатлыктан кычкырып җибәрдем * Мөдәррис Вәлиев: ~3аман кемнең заманы?" дигәндәй, үткән гасырның 80 нче еллары әле бездән әллә ни еракта калмаса да-килешәсездер, бу—ил әдәбиятындагы шактый ук кызыклы, мәгънәле чорларның берсе иде. Ул елларның күгенә күтәрелеп карасак—башлар әйләнеп китәрлек. Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники, Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким. Нәби Дәүли һәм Салих Баттал, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Аяз Гыйләҗев Әле болар—азмы-күпме аралашып калган, инде бакый йортка күчкән каләм ияләренең кайберләре генә Шуңа күрә, бер караганда, аз гына җил исеп кую белән кабынырга торган учак янында кебек хис итәм үземне" Аһ, никадәр мәгънәле, сагынулы, борчулы сүзләр сыенып ята бу юлларда! Эрскин Кондуэль юкка гына болай дип язмагандыр инде: "Тормышта мин бик күп гаҗәп хәлләрне күрдем һәм шулар турында язмыйча түзә алмыйм" Л Леонов болай дигән: “Бу бит нәрсәдер алырга омтылу түгел, киресенчә, кешеләргә фикер бүләк итәргә тырышу. Үзеңнең язганнарыңны кабат-кабат күчереп бик күп артык әйберләрне төшереп калдыру мөмкин.“

Ахыры бар