Логотип Казан Утлары
Повесть

И, КЫЛГАН ДОГАМ МИНЕМ...

Көн искәрмәстән генә үзгәрде. Иң элек Бөркет тавы ягыннан жил купты. Бакчадагы барча куаклар аны ябалдашларым аска иеп, шаулаша-шаулаша сәламләделәр Ә кояш риза түгел иле. ахры, үпкәләгән бала шикелле чыраен сытты Үт йөзенә пәрдә элүне өнәми шул, гел балкып кына торасы килә, күрәсең. Әле генә чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыеп йөргән умарта кортларының да безелдәве ишетелми иде инде. Гарасат исен кай арада сизеп алганнар да, кай арада югалып өлгергәннәр. Шундук Сөн аръягында дөбер-шатыр күк күкрәде, яшен яшьнәде Офык буйлап ишелә-ишелә каракучкыл болыт өерләре тәгәрәшә башлады Ботсрслә-бөтсрелә әллә нинди рәвешләргә керәләр оешалар, ургылалар, чәчеләләр; янә оешалар, янә чәчеләләр —Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүү. Әлхәййүль каййүүм Ләә тәъхузүһүү синәтүү үәләә нәүүм дип дога укырга кереште Хисам Бу—Әйәтүл Күрси. Тәүге мәртәбә ул аны, моннан алтмыш ике ел элек. Смоленск юнәлешенең ни өчендер Куянкай исемен йөрткән кечкенә станциясендә хәтеренә төшергән иде. Ул мәхшәр монын ише генә идеме соң, жүләр. Ай-Һай Бүгенгедәй исендә. Салкын иде Үктәбер ае димәссен. кырлачтагы шикелле жиргә төшкәнче төкерек туна. Поезд исә. бернәрсәгә карамыйча, фронт кочагына ашыга. Утын пүләнедәй тыгызлап тутырылган бер эшелон солдат. Мәскәү янында аз-маз тәпәләсәләр дә, нсмсинын егәре барыбер хәттин ашкан. Өстенлек алар ягында Бигрәк тә самолетлары куркыныч Карга көтүе кебек һаман баш түбәсендә очалар. Шунда асылынып кына торалар әллә? Хәтга малларга да ау оештыралар Чашулары җитте кабихләрнең Марат ӘМИРХАНОВ (1933) прозаик. •Таш һәйкал». «Сон моңы». - Тзкълир* һ 6 китап чар ангоры Казанда яши Безнен командирларның бу югалтуларга, үлем-китемгә әллә ни исе китми иде. Чөнки гамьсезлек Кызыл Армиядә гадәти хәл. Жинү барысын да гафу итә, имеш. Әлеге эшелон да бернинди иминлек чаралары күрмичә генә, “әйдә, ярар”га чыгарып җибәрелгән иде. Сугышчыларны әнә шул “әйдә, ярар" харап итә дә инде. Күбесе дошман белән йөзгә-йөз бәрелешкәнче үк “батырларча" һәлак була. Батырлык дигәннән, бернинди аек акыл белән акланмаганнары да күп булды ул батырлыкларның. Шуңа күрә бүгенге көнгә кадәр, сугыш бетүгә илле сигез ел тулуга карамастан, аның турында халык чын дөреслекне белми. Хәер, Хисам үзе дә хак дөреслекне әйтер көн килеп җитмәгән дип саный. Ялган аныңча, соңгы фронтовик белән генә җиргә күмелергә тиеш. Немец самолетлары Хисам утырган эшелонны да оятсызларча, ялтырап нур сипкән кояш яктысында, көпә-көндез бомбага тоттылар. Кар, туң балчык кантарлары, кан белән буталып, чуарланып бетте. Кая карама, кычкырыш, ыңгыраш. Бомбалар берөзлексез коела да коела. Башта йөрәк өзгеч тавыш чыгарып сызгыралар, аннан җирне ду китереп шартлыйлар. Жәһәннәмен бер якта торсын. — Безнекеләр нигә күренми, нигә бәреп төшермиләр бу вәхши карчыгаларны,—шш, өзгатәнде әле битенә сакал-мыек та типмәгән яшь солдат Берсендә бер корал юк, мылтык та бер-ике бөртек озата баручыда гына. Ә самолет карчыга түгел, аны мылтыктан гына атып төшерермен димә. Шушы мәхшәрдә, Хисам, армиягә озатканда әнисе Шәмсебәдәр көчли- көчли кесәсенә салган дога-бөтисн хәтеренә төшерде. Жәһәт кенә кесәсен капшап карады. Урынында икән дип сөенеп куйды. Ул моңа кадәр дин белән мавыкмады, киресенчә, комсомол егет буларак, фаш итүчеләр арасында йөрде. Махсус урта белемле ветеринар егеткә атеистик темага лекцияләр сөйләргә, әнгәмәләр үткәрергә кушалар иде. Бөти-мөтиләр— искелек калдыгы. Әгәр берәр иптәше кесәсендә дога йөрткәнен белеп алса, бот чабып көләр иде. Алай гынамы, мәсхәрәләп комсомолдан кудыртачак әле. Ленин комсомолында дингә ышанучыларга урын юк! Тик Хисам догадан арынырга ашыкмады. Киемнәр алмашынды, дога да яна киемнәр кесәсендә үз урынын тапты. Әлеге хәлнен сәбәбен анлатыр дәрәжәдә дә түгел үзе Ихтимал, буыннан-буынга ата-бабадан килгән тәкъвәлек галәмәтедер? Ихтимал. Әйтәләр бит, иман җанда, тәннен һәр күзәнәгендә, канда, рухта, диләр. Күрәсең, аны күңелдән әмер белән генә кубарып ташлап булмый. Әнә, кеше куркыныч янаганда, фаҗига алдында калганда. Газраил белән күзгә-күз очрашканда ике генә затны ярдәмгә чакыра: анын берсе Аллаһ булса, икенчесе—әни! Баш калкыткысыз шушы үлем туе вакытында ирексездән Хисамның теленә дога килде: “Әллааһү ләәә, иләәһә илләә һүү. ” Ниһаять, дөнья тынып калды. Ул яшеренгән урыныннан чыгып, як- ягына каранып торды. Бер төзек вагон да калмаган, составны токмач шикелле кискәләп, жир белән тигезләгәннәр. Платформа мәет белән тулы. Теге аксыл йөзле яшь солдат та шулар арасында. Чалкан төшкән. Кемгәдер үпкәләгәндәй иреннәрен бүлтәйтеп ята, бәгырь. Тулы бер эшелоннан алар тугыз гына кеше исән калган иде. Бу хәлләрдән сон Хисам бөти өчен күн янчык текте, җеп белән муенына асып йөри башлады. Жәйге янгыр кыргый ат көтүе кебек кешни-кешни ябырылып килсә дә, күбеге озакка бармый. Шундый ук тизлек белән үтеп тә китә. Хәзер дә шулай булды. Сөннен бу ягында янгыр коя. аръякта инде кояш елмая иде —Хисам Сабир. илһамыгызны алай-болай янгыр юып алып китмәгәндер бит. пошаманга төшкәндәй күренәсез,—дип чыркылдап көлде оныгы Гүзәлия.—карагыз аны. вакыт кыса. Гонорар ишелеп кесәгә керәм дип торганда гына редакция килешүне өзеп куймагае. Гүзәлия әле быел гына Казан университетын тәмамлап, авылга эшкә кайтты. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытачак. Шигырьләр дә яза ул Исеме әледән-әле матбугатта күренгәләп тора. Бабасына бу бик зур горурлык Шигырь яза белүче кешене фәрештәгә тинли Хисам Үзе дә аз- маз каләм тибрәткәли анысы. Район гәжитенсн даими авторы санала. Әле менә күптән түгел, син фронтовик кеше дип. башыннан үткәннәрне кәгазьгә төшерергә куштылар. — Миннән барып чыкмас бу эш. егетләр.—дип аяк терәп каршы килде. Ник дисән. мәхбүслектән котылып. Котыптан кайтуга сугышка, фронтка. тоткынлыкка мөнәсәбәтле бөтен хатларын, язу-сызуларын утка яккан иде. Бәладән башаяк. Аннан сон инде күпме вакыт чзлы Житди эшләр өчен яше дә шактый. Хәер, сиксән яшькә җитсә дә зиһен дигәне әле бәйге тотарлык. Хисам бу эштән котыла алмады. Әлеге дә баягы, оныгы килеп кысылды. Ул бәйләмә башласа, өзми дә. куймый да. барыбер үзенекен итә. — Мин сезгә бик җиңел ысул тәкъдим итәм. Хисам Сабир,—диде чигенергә юл калдырмыйча, —кулыгызга каләм дә тотмаячаксыз, микрофонга гына сөйләячәксез. Уегызга ни килсә, шуны такылдый бирегез. Калганы минем өстә. Фэрштейн? Гүзәлиянең сүзе үтә иде ана Әнә бит. үзе чибәр, үзе иркә. Нәкъ бәбәлән йомыркасы. Чынында да. чибәр иде кыз. Күл камышы кебек зифа буйсын. Аккошныкыдай нәфис ак муен. Озын керфекләр. Йомры ияк Иннәрснә төшеп торган кылгандай аксыл чәчләре, яшькелт күзе үзенә бик килешле. Алар нәселе белән чибәр. Бабасы ягыннан барысы да озын буйлы, тоз гәүдәле, аксыл йөзле. Ерак токымнары беренче дулкын Алабуга керәшеннәренә барып тоташа. Ниндидер сәбәп белән бәгьзеләре янә үз диненә әйләнеп кайткан. Шул нәсел җебе алс булса үзгәрмичә дәвам итә Хисам, үзе әйтмешли, хәзер язучылык белән мәшгуль. Хәтирәләрен яңарта. Бакча эченә тактадан бер корылма әтмәләп куйганнар иде. Гүзәлия аны дача дип йөртә. Хисам иртән иртүк әнә шул “дача“га юнәлә, ижат күленә чума. —Янгыр суы түгел, язгы ташкыны да безгә тубыктан.—диде Хисам көлемсерәп. —Нәтиҗәсе бармы сон. нәтиҗәсе’ —Каз урынына карга булмаса. бер кассета әзер, тыңлый аласын. Ул арада мин өйгә кереп чәйләп алырмын Сөйләве лә җинел түгел икән, гамак кибә. Хисам үз юлыннан китте. Гүзәлия кассетаны магнитофонга куйды. Анда бабасының тоныграк йомшак тавышы ннгыралы БЕРЕНЧЕ ТАСМА Сугыш С угыш миннән хыянәтче ясады. Юк. юк. мин исемемне дә. ватанымны да. халкымны да сатмадым. Ихлас күнеллән армиягә җинү теләдем. Кулымнан килгәнчә бу жинүгә үз өлешемне кертергә теләдем. Куянкай станциясендәге мәхшәрдән сон шуны да колагыма киртләп куйдым, сугышта бернинди файдасыз вә мәгънәсез югалтулар да чамадан артып китә икән. “Саклынын сагы ятыр, саксызнын башы ятыр” дигән мәкальнең хаклыгына тәмам ышандым. Монда алдыңны- артынны карап йөрергә кирәк. Үзен турында фәкать үзен генә кайгырта аласың. Сугышта шундый хәлләргә тарыйсын, әлеге шартларда инде кыюлык та, тәвәккәллек тә, хәтта куркаклык та роль уйнамый. Хөкемдарың— Галижәнап Очраклылык. Муса Жәлилнен ачынып-ачынып "Пистолетым итте хыянәт” дигән сүзләренә мин чын күңелемнән ышанам. Ә менә тагы бер яраткан каһарман фронтовик шагыйрем Фатих Кәрим белән бәхәскә дә керәсе килеп куя. Әйтик, "үзен турында уйлама, илен турында уйла”, дип яза ул. Үзе турында уйламаган кеше иле турында да уйлый алмый лабаса. Шөкер. Ходай аны әсирлектән саклаган. Шуна күрә фикер сөреше бүтәнчәрәк. Үлемнән дә саклаган булса, әдәбиятыбыз отар гына иде, әлбәттә. Нишлисең, монысы безнен кулда түгел шул инде. Мин дә үз теләгем белән “хыянәтче”ләр сафына басмадым. Хәзер менә шул хакта тәфсилләбрәк сөйләмәкче булам. Безнен подразделение маршал Тимошенко җитәкчелегендәге Көньяк- Көнбатыш фронтына карый иде. Харьков юнәлешендә сугышчан операциядә катнашабыз. Батальон командиры майор Никитин безне, үз кул астындагы барлык офицерларны, блиндажына җыйды. Комбат фронтта беренче көннәрдән үк икән. Утны-суны кичкән. Үзенә нибары егерме ике яшь. Сүзен өзеп, кистереп әйтә. Кыскасы, профессионал, үз шөгыленә фанатикларча бирелгән кадровой офицер. Ә шөгыле—сугыш. Бу, гади генә әйткәндә, кеше үтерү. Аныкы гынамы, һәммәбезнен дә шөгыле ул кеше гомерен өзү. Үзебез дә сизмәстән, Аллаһы Тәгалә вазифасына кул суздык. —Язгы-жәйге кампаниянең язмышы безнен фронтта хәл ителә, иптәш Сталин куйган гомум бурыч искиткеч мөһим. Ул бурыч Мәскәү янындагы уңышлы операцияне дәвам итеп, 1942 елда илебезне фашистлардан тулысынча чистартудан гыйбарәт. Бу—приказ! Приказны тикшермиләр, приказны үтиләр! Майор кискен хәрәкәт ясап, кулы белән һаваны ярды, күзләрендә миһербансыз очкыннар кабынды, какча гәүдәсе калтыранып куйды. —Ин сөймәгәнем куркак бәндәләр,—дип дәвам итте командир,—әгәр үз белдекләре белән чигенүчеләрне күрәм икән, белегез, шул ук минутта, шул ук урында үз кулларым белән дөмектерәчәкмен. Монын шулай булачагына беребез дә шикләнми. Никитин ике дә уйлап тормаячак. Ул—суворовчы. Ә Суворов мәктәбеннән чыкканнарның кансыз дигән яман даны таралган. Минем командирлык тәҗрибәм мондагылар белән чагыштырганда күгәрчен борыны кадәр генә. Петлицамда да нәни генә бер йолдыз. Курслар үтеп, кече лейтенант дәрәҗәсе алуыма нибары ярты ай. Шунлыктан, Никитинның әлеге сүзләрен үз адресыма әйтелгән сүзләр дип кабул иттем. Дөресе дә шулай булып чыкты. Башкаларны чыгарып җибәргәч, комбат мине каршысына утыртты да: —Сабиров. бу синең беренче чирканчык алуын, взводыңны яхшылап әзерлә, матри. үзен башкаларга үрнәк бул,—диде, күзләрен чекерәйтеп. Әйтерсен лә, җан-фәрманга монын киресен эшләргә җай эзлим. Мин- минлегемә сукты командирның ышанычсыз мөнәсәбәте. Бүген генә йомыркадан тишелеп чыккан чеби түгел лә, тел яшереп тормадым, әйттем. Юлда мин күргән мәхшәргә юлыккан булсагыз, болай сөйләшмәс идегез, иптәш майор,—дидем Куянкай станциясендәге хәлләрне күз унында тотып. Майор бу хакта хәбәрдар иде, чеметеп тә алды. —Аһ, шулаймыни, туп шартлаттылармыни, куркыттылармыни?.. Анын мыскыллы карашыннан утырган урындыгым белән бергә жиргә сенә яздым. —Уңышлар телим, иптәш кече лейтенант,—диде Никитин соныннан житди төстә. Бу китәргә мөмкин дигәнне аңлата иде. Блиндаждан чыккач, бермәл тирә-якны күзәтеп тордым. Язгы матур кич. Тып-тын. Һавада чәчәк исе. Алмагачлар шау чәчәктә. Алда да. артта да. унда да, сулда да. Чөнки батальон җиләк-жимеш совхозы җирендә урнашкан. Солдатлар окопта, техника яшерелгән. Шуна күрә бер жан иясе дә күзгә чалынмый. —Иптәш кече лейтенант, траншеяга төшегез, монда басып торырга ярамый,—дип кисәтте часовой Конспирация Һөжүм алдыннан күрелә торган саклык чарасы. Мин комбат кушуы буенча тагын бер мәртәбә взводнын әзерлеген тикшердем, боеприпасларны барладым, кешеләр белән сөйләшеп чыктым Кәефләре әйбәт күренә. Операциянең унышлы үтәчәгенә тулы ышаныч бар иде. 12 майда, нәкъ иртәнге сәгать дүрттә, салкынча талгын һаваны ярып, күккә ракета инде. Бу һөжүмгә сигнал иде. Шул ук мизгелдә дәррәү килеп йөзләгән-менләгән гаскәри үләксәгә ябырылган чебен өере шикелле атакага күтәрелде. —Ура! Ура! Ура! Мин дә пистолетымны баш очында селки-селки окоптан өскә ыргылдым Күзгә ак-кара күренми. Немецлар безнен коч алдында каушап-югалып калды, ахры Шулай булмыйча, күр, нинди зур омтылыш, нинди зур теләк! Бер йодрыкка тупланган бу көч бүген һичшиксез канэчкеч Кабил токымының арт сабагын укытачак Шундый патриотик ашкынулы хисләр белән алга элдертәбез. Гүя язгы ташкын. Аны туктату момкин түгел Инде. әнә. немец траншеиларына да ерак калмады: жинүле бер ыргым! Их. мать якасына! Шулчак, уйламаганда-көтмәгәндә, коеп яуган янгыр шикелле өстебезгә шыбыр-шыбыр килеп ядрә коела башламасынмы! Ул арада җир астыннан гына күтәрелгәндәй башнясына тәре сурәте төшерелгән тумпак борынлы танклар да калкып чыкты. Күзләр акайды. Әмма кан элеккечә үк кайнар, хисләр элеккечә үк ашкынулы Алдан җентекләп плаңлаштырган операциягә болар гына киртә була алмый иде. Командование барысын да уйлаган, әлбәттә. Запас вариантлар да бардыр әле. Кыскасы, жинү безнең якта булачак! Шушы ышанычлы уйларга күәт өстәгәндәй комбатнын әче тавышы ннгыралы: —За Родину! За Сталина! Бату явыдай янә тезгеннәрне бушаттык. Нишләп немец мыеклы да. без нишләп кыеклы ли Мә. мәлгунь, совет кургашыннан авыз ит! Дошманнын да бирешергә исәбе юк Котырына, албасты, тәки жиргә ягарга мәжбүр итте бит. Танкларны мылтыктан атып кына туктатып булмый шул. Әнә. юлларында очраган блиндажларны, окопларны, брустверларны вата-изә мөгезсез сыер шикелле өскә киләләр Бер мүкләге минем алда да пәйла булды. Ара якынайганнан-якыная бара Күзәтү ярыгы аша чәтга йөртүчснен мыскыллы елмаюы да шәйләнгәндәй тоелды. Янәсе, капкында син. егетем Үземнен дә котым ботыма төште. Нишләргә* Фашистның угы мина төбәлгән. Унга касрылсан да. сулга каерылсан да. качып котылыр чама юк. Тагын егерме-утыз секунд шулай ан-сан килеп торсан. изеп китәчәк Шунда кулым үзеннән-үзе яндыру катнашмасы тутырылган шешәгә үрелде Шөкер, һәр кешегә берәрнс биргәннәр иде. Турысын гына әйткәндә, мин анын барлыгын да исемнән чыгарган идем Рәхмәт фәрештәмә Жанымны 20. учыма йомарладым да, тондырдым шешәне танк тарафына. Тукталып калмасынмы үлем тартмасы! Кайсы җиренә тигәндер, белмим, яна башлады бит бу. Ур-а-а! —Молоден, Сабиров!..—дип кычкырды рота командиры, күреп торган икән. Туп гөрселдәве астында анын тавышы кинәт өзелеп китте. Мин мона артык әһәмият бирмәдем, чөнки вәзгыять мизгел эчендә үзгәреп тора, бәлкем, штабтан элемтәгә чыкканнардыр, бәлкем. . Хәер, мин уйларлык хәлдә идемме сон? Эчем-тышым шатлык белән тулган иде. Тирә-якта үлем, кан, һавада Газраил пәрдәсе, ә мин тиле кеше сыман шырык-шырык көләм. Яныма рота командирының адъютанты килеп баскач кына айнып киттем. —Капитан һәлак булды, устав буенча командование вакытлыча сезгә күчә,—диде ул,—нинди күрсәтмәләрегез бар? —Комбатка хәлне җиткерегез! Адъютант элемтәчене эзләп китте. Ә мин уйга калдым. Тау кадәр җаваплылык лабаса бу! Шулай да әле генә фашист танкын сафтан чыгару мина көч һәм ышаныч өстәгән иде. Һичнигә карамый ротаны атакага күтәрергә карар кылдым. Тавышымны комбатныкына охшатыбрак, аның ук сүзләрен кабатладым: —За Родину! За Сталина! Вперед! Ул орыш кырын мин ни белән чагыштырырга да белмим. Мөгаен, Коръәндә тасвирланган кыямәт көненә тартымдыр. Алмагачлар кара күмергә калган. Күбесе төбе-тамыры белән куптарылып ташланган. Танклар яна, адым саен мәет. Кайда җир, кайда күк—һич белмәссең. Әйтерсең лә, бергә тоташканнар. Алдыма-артыма карамый йөгерәм. Искәрмәстән бер гәүдәгә абынып киттем. Карасам, Никитин! Эчем жу итеп китте. Күр, утта янмас, суда батмас кешене дә пуля алган бит. Юка иреннәре кысылган, гүя үч алырга чакыра. Сөйгән кызын бар идеме, комбат, бу ачы хәбәрне ничекләр кичерер инде... Ихтимал, әлеге бик тә җаваплы минутларда командир атаканын уңышлы үтүе турында гына уйларга тиештер. Ләкин күңел үзенчә хәл итә шул, башка сугыш белән бәйле булмаган чит уйлар да керә. —За Родину! За Сталина!.. Әле чабабыз, әле ятабыз, әле мүкәлибез. Бервакыт немец пехотасы белән күзгә -күз калдык. Мина моңа кадәр дошман белән менә шулай йөзгә-йөз очрашып, йодрык һәм штык сугышларында катнашырга туры килгәне булмады. Әлеге тәмуг аша узган солдатларның сөйләвенә караганда, бу вакытта ан югалып тора, имеш. Үз акылындагы кеше әлеге психологик өермәгә түзә алмый икән. Нәкъ менә шундыйлар яу кырында ятып калалар ди: йә йөрәкләре ярыла, йә каршы якнын хәнҗәренә юлыгалар... Без дә шундый хәлдә идек. Әгәр әс-пес килеп торсан, үзенә эләгә, син алданрак җитешергә тиеш! Шул чакта гына исән калуга исәп тота аласын. Бу уен түгел. Бу—сугыш! Күзләргә кан сауды, үлем, курку дигән төшенчәләр ничектер тоныгаеп калды. Ватасы, җимерәсе, кырасы, үтерәсе килә Бугазга бугаз киләбез. Кычкырышу, сүгенү, ыңгырашу—барысы бергә кушылды. Без дә орчыктай озынча немец белән тәгәрәшеп киттек. Иптәшләремә ярдәмгә ашыкканда искәрмәстән ыргылды ул өстемә. Кулыңдагы хәнҗәрен дә абайлап алдым. Исән калам дисән, ничек тә бу хәнҗәрне тартып алырга, кулыннан сугып төшерергә кирәк Көчле кабәхәт. Гәүдәмә капланып, бугазыма үрелә. Тәки жаен китереп, егып салды. Мин дә бирешмим. Каян җай килде, бар булган көчемне туплап, үлем ачысы белән туп шикелле читкә тәгәрәдем —Әһә, ошамыймы, чучка тәре.. Яшен тизлеге белән немецка очып кундым да зур борыныннан умырып тешләп тә алдым. Бу шулай тиз һәм ансат килеп чыкты, әйтерсен лә. фриц үзе борынын жайлап авызыма тыкты. Ну. акырды да сон. чалган дунгыз тавышлары чыгарды. Шул форсаттан файдаланып, хәнжәрен тартып алдым, ниндидер бер канәгатьләнү белән күкрәгенә батырдым Өзелгән борынын соныннан гына төкереп ташладым Авыз эчендә йөргән, ләгънәт, кызулык белән сизелмәгән. —За Родину! За Сталина!.. Бу юлы ян-яктан кырмыскалар шикелле чуп-чуар булып янә танклар килә иде. Шушы кадәр танкны тоткарларлык көч юк иде инде. Хәл мөшкел Бер тиенсезгә кешеләрнен гомерен өзүдән мәгънә юк. Болай да санаулы гына калдык. Тоттым да шушы ду-галәмәттән, төтен, тузан бураныннан файдаланып, ротаны коры елга аша урман эченә алып кереп киттем. Ә бераздан тирәбездә гөрселдәүләр тынды, без дошман тылында калдык. Хәзер ничек тә үзебезнекеләр ягына чыгу жаен эзләргә кирәк. Немец, бел, без Никитиннарның үчен кайтарачакбыз әле. Канга—кан. үлемгә—үлем! Кузгалдык. Курыкканга куш, косрыгы белән биш, ди. Тукайча әйтсәм, “бер шыгырдауны ишетсәм, аузыма жаным килә”. Алай да е гетләргә белгертмим Тора-бара ждйл аштык тагын. Үзебезгә күрә бер батырлык та майтарып ташладык әле. Борынга ниндидер таныш ис килеп бәрелде Якында зур су булырга тиеш дип фаразладым эчемнән генә. Сөн—Агыйдел буенда буй җиткергән кеше бит. күнел сизә Фаразлавым хакка чыкты, чыннан да. алдыбызда елга пәйда булды. Ни күрик, шунда гына немецларның кыр кухнясы Ике агрегат. Мичләре ягулы Шикләнмиләр дә, бәдбәхетләр. Кешеләре күренми Ял итәләрдер, мөгаен. Кон “кызу" булды бит. Фәкать сакчы гына әрле- бирле йөрештерә. —Әйдәгез, фрицларны кичке ашсыз калдырабыз, тыгынмасыннар әле,— диде отделение командиры Мөнир Исламов. Мөнир Сергач мишәре. Усал, кыю, тәвәккәл егет. Әле дә күзләре ауга чыккан җанварныкы шикелле яна. —Ничек?—дип сорадым. —Кухняларын яр астына тәгәрәтәбез —Аш өчен баш салыргамы? —Без сугышчы, командир. Сугышчы сугышырга тиеш Нәкъ авырткан җиремә китереп сукты бу Әллә нишләп киттем Ник дисәң, ротаны үз белдегем белән позициядән чыгардым ич. Әгәр моны комбат күреп торган булса. —Ярый, тәкъдимеңне башта анлатып бир,—дидем сер бирми генә,— шуннан сон хәл итәрмен. —Сергей безнен кошлар авазын чыгарырга бик маһир, урманда үскән малай Ул сандугач булып сайрап җибәрә. Сакчы мона игътибар итмичә калмый, билгеле. Сугышта сандугач сайрасын әле! Фриц әсәрләнеп җыр тыңлаганда мин арт ягыннан чыгып, шарт монын башына! Көферне тәмугка озаткан арада сез кухняларның тәгәрмәч асларына куелган ташларны читкә бәрәсез лә, ипләп кенә, әмма бик җәһәт, аска тәгәрәтеп җибәрәсез И һәм әллүки. Ләкин эш Мөнир тәгаенләгәнчә генә бармады Сакчысы бик куәтле идс, каһәр Башына бер таш кына җитмәде, барыбызга да кул тыгарга туры килде. Кухнялар паровоз шикелле парларын бөрки-бөрки яр астына тәгәрәде Без елга буена ашыктык Бәхетебезгә, монда тынлык иде Немецлар да. безнекеләр лә күренми. Ара-тирә кайдадыр еракта, адашкан автомат кына тыкылдап-тыкылдап куя. Чын атышулар тан белән башланачак. Шуна кадәр елганы кичеп, үзебезнекеләргә кушыласы иде. Мөнирне разведкага җибәрдем. Тиз урады егет. —Командир, әлегә барсы да тәртиптә, ашыгырга кирәк!—диде. —Хәзерләнегез,—дип әмер бирдем. Жәһәт кенә чишенеп, киемнәрне биштәрләргә тутырдык та шыпан-шыпан гына елгага кердек. Бер кулда автомат. Үзен суга чәчәсәң дә, аны сакларга кирәк. Чапайча бер кул белән йөзәбез. Су салкын түгел, әмма агым көчле, бөтереп-бөтереп ала. Бер заман ракеталар җемелдәшә башлады. Безнекеләрме, немецлармы—белерлек түгел. Хәер, безне күрә-нитә калсалар, кем булса да ут ачачак. Төннен күзе юк. Аллага шөкер, сигнал ракеталары гына иде, күрәсен. Салдан ычкынган башбирмәс бүрәнәләр шикелле елга уртасында чупырдашабыз. Биштәр аска өстери, автомат тоткан кул инде бернәрсә тоймый, агач тукмакка әйләнде. Алай да. карышлап кына булса да, аргы якка барыбер якынлашабыз. Тартыша-тырмаша торгач, ниһаять, аяклар катыга тиде. Хәл калмаган иде. Чыгуга киселгән агачтай комга аудык. Безне шул халәтебездә кулга алдылар. Типкәли-типкәли торгызып, богау салдылар. Мин мона сөендем генә. Болар үзебезнекеләр иде Сүгенүләреннән таныдык. Якын булып, рәхәт булып китте. Безне алар, мөгаен, кием алыштырган дошман разведкасы дип кабул иткәннәрдер. Зыян юк, аңлашырбыз. Әлегә авызда ачтырмыйлар, касыкка гына китереп сылыйлар, күздән утлар күренә. Шулай да бер арада! “Без майор Никитин батальоныннан”,—дип сүз кыстыра алдым. Колакларына да элмәделәр. Эткәләү-төрткәләү дәвам итте. Тәннен күгәрмәгән урыны калмагандыр, шәт. Землянкага китереп япкач кына, тын алдык. Монда элек автол, солидол ише машина майлары саклаганнар, ахры. Май исе тамакларны ярып керә. —Әллә бер-бер хыянәтчеләр кулына килеп эләктек инде,—диде сержант Исламов,—белә торып типкәлиләр бит. —Үзен әйтмешли, сугыш икәнен онытма,—дип кисәттем аны,—андый гына ялгышлар китә инде ул. Рәхмәт әйт, фашистлар кулына эләкмәдек. —Нинди аерма, дөмбәсли-дөмбәсли китереп яптылар бит әле менә... —Сержант Исламов!!! Шушы дуамал сүзләре өчен Мөнирне тетеп ташлау иде ниятем. Ләкин нәкъ шушы вакытта сакчы ишек уемына эленгән чыптаны ачып: —Младший лейтенант Сабиров, на выход!—дип сөрән салды. Мин. богауларымны кызлар тәнкәседәй челтер-челтер чылтыратып, урынымнан кузгалдым. Егетләр шым булды. Мөнирнең сүзләре аларны да пошаманга төшергән иде. Кырыс булып күренергә тырышсам да. үземнен дә эчем тулы шом. Бер дә юньлелеккә охшап тормый әле бу. Бер-бер хәвеф булмагае. —Командир, нык тор, рәнҗетергә ирек куйма,—дип кычкырып калды Мөнир. Мине тагын землянкага алып керделәр. Тик монысы бөтенләй башка иде. Байлар өе. ак өй. Ишеге тактадан ясалган. Чиста, якты. Хәтта мебеле дә бар: иң түрдә зур өстәл, кырыйда тимер карават, ян-якта берничә артсыз урындык. Фронт шартларында бу инде люкс. —Алгарак уз!—дигән тавыш ишетелде. Шунда гына өстәл артында күркә шикелле кукраеп утырган кешене абайлап алдым. Петлицаларына да күз төште—подполковник! Кәпери егеткә ошаган. Чәчләре шома итеп таралган, киемнәре ыспай, якасына тегелгән тукымасына кадәр сөттәй ап-ак. Подполковник керфекләрен дә какмыйча озак кына миңа күз тегеп багып торды. Бу җансыз, кырыс карашны күтәрә алмадым, башымны түбән идем. —Нәрсә, оятыңа чебен кундымы әллә?—дип, карашын үзгәртмичә генә иреннәрен кыйшайтты Кәпери. Тузар илнен жәнжалы бетмәс ди. нәкъ кешеләренә килеп капканбыз . Болар особистлар лабаса! Хәрәкәттәге армиянен артыннан шакшы җыеп йөрүчеләр Чигенүчеләрне сагалап торып, уг ачучылар. Сталин особистларга шундый хокук бирде. Хәзер, күрәсең, безгә дә тикшерү үтәргә кирәк иде Монысына гына түзәрбез, баш исән булсын Ләкин жебеп төшәргә дә ярамый Йомшаклыгыңны сизеп алсалар, жилкәнә менеп атланырга да күп сорамаслар. Үзе кебек үк күзләремне батырып: —Безнең рота хәрәкәттәге армиягә карый, ни өчен кулга алдыгыз, безнен нинди гаебебез бар?—дип тикшерүченең үзеннән сорадым. Подполковник йомыркадан чыкканчы ук әтәч булган кеше иде. ахры, борыны югары, үзен бик эре тота. Әле дә жавап бирергә ашыкмады Башта кесәсеннән ялтырап торган портсигарын чыгарды, аны тәм табып озаклап ачты, аннан попироснын авызга каба торган өлешен бармаклары белән изгәли-изгәли гармун күреге рәвешенә кертте дә, юка иреннәре арасына кыстырып куйды. Зажигалкасын чертләтеп яндырды, шактый ара ләззәтләнеп ут ялкынына текәлеп карап торды. Папиросын кабызып, тирән итеп суыргач кына әйтеп куйды: —Сез хәрәкәттәге армия түгел, сез—дизертирлар! —Иптәш подполковник — Мин сиңа иптәш түгел, синең иптәшен Тамбов бүресе. Анладынмы? Вакыты алдан килешенеп куелган иде. күрәсең, землянкага ике хәрби кеше килеп керде. Икесе дә майор. Берсе кара тут йөзле, чеп-чи шадра, әйтерсең лә, битендә шайтан борчак суккан. Ул подполковникның ун ягына кунаклады. Икенчесе, уклау йоткандай төзгә катканы, сул яктан урын алды. —Ялгышасыз, иптәш подполковник, без дизертирлар түгел, рота шушы хәлендә дә хәрби бурычын үтәргә әзер,—дип, мин өзелгән сүзне ялгап киттем. —Ә подразделениегез кайда? Нигә аз ардан аерылдыгыз* —Немецлар безне чолганышта калдырып, урап киттеләр Мин ротаны саклап калдым Подполковник төссез соры күзләре белән өттереп алды да: “Сезнен исән калуыгыздан ни файда?"—дип урыныннан торып басты Аннан сон: “Көньяк-көнбатыш фронтына караган жиденче хәрби-кыр судынын утырышын ачык дип белдерәм",—диде. Өстәлнең бер башына сәркәтип тә килеп кунаклады Аһ, менә нәрсә, бу суд икән ич! Трибунал! Башым әйләнеп китте, күз алдымда әллә нинди яшелле-зәнгәрле утлар биешеп алды Сез дөрес эшләмисез, без Ленин-Сталин эшенә чын күңелдән бирелгән чын патриотлар, дип кычкырасым килде. Ләкин телне кузгатып булмый, гүя таш гагып куйганнар. Минем эчке халәтемдә, нинди тойгылар эчендә кайнавымда судьяларнын гаме юк иде, әлбәттә. Алар ниндидер сораулар бирделәр, дәлилләр китерделәр, кычкырдылар, орыштылар Берсе дә күңелемә уелып калмады, хәтга ни дип жавап биргәннәремне дә хәтерләмим. Подполковникның хөкем карарын укын чыгып, мина текәлеп карап торган мизгелдә генә күхтәрем ачылып киткәндәй булды —Акладыгызмы ?—,дип сорады ул. Мин әле һаман тиле кешедәй гамьсез кыяфәттә басып торам. — Нәрсәне?—дидем, ниһаять, телгә килеп. Судьялар, җилкәләрен җыерып, бер-берсенә карашып алдылар. — Ротаны сугышчан позициясен ташлап китәргә мәҗбүр итеп. Ватан мәнфәгатьләренә хыянәт иткән өчен сез атарга хөкем ителәсез, Сабиров. Хөкем кичектергесез рәвештә гамәлгә ашырыла. Карар катгый, дәгьваләр кабул ителми. Карар текстын укып чыгыгыз да кулыгызны куегыз. Мин тинтәк берни булмагандай имзамны сырладым, алдымда әйтерсең лә акча ведомосте иде. Хәзер шул вакыйгалар исемә төшеп, җиде төн урталарында дерт итеп уянып китәм, кара тиргә батам. Ә ул чакта ишәк төчкергәндә дөньяга килгән хикмәтсез адәмдәй нишләп ваемсыз булганмындыр, белмим. Уйланам- уйланам да. ахыр чиктә шундый нәтиҗәгә киләм: минем күнел егәрен, кальбемне тулысы белән трибунал үзе йоткан булгандыр, дим. Шул психологик контузиядән айнып җитмәгәнмен, күрәсең, дим. Наркоз кебек тәэсир иткән ул суд. Шулай булмыйча, безнең кызнын кияү күргәне бармыни дигәндәй, моңа кадәр гел күз унында йөргән актив комсомол идем лабаса! Алдынгы укучы, алдынгы белгеч, алдынгы курсант Һәм көтелмәгәндә—суд! Әле ничек акылымнан язмаганмын. Бу хәлне авылда, техникумда, училищеда ишетсәләр әгәр, баш бетәрлек хәбәр ич. Әткәй- әнкәй, туганнар өчен моннан да зуррак хурлыкның булуы мөмкинме сон? Ә Рабига? О-о, Рабига! Рабигага җиткән кыз бөтен Актаныш районында, Актанышта гынамы, Минзәләсендә юктыр әле. Сурәтен исле май шешә се тышына төшер дә куй. Чибәрнен чибәре. Алма битле кара каш. Матурлык өләшкәндә Ходай каршына иң беренче булып барып баскан зат Баскандыр да. Аяк балтырлары, әнә, нинди нык, нинди таза. Юантыграк буй-сыны да күнелне җәлеп итеп тора. Куллары кайнар, йомшак... Мин бу гүзәл кызнын шушы исерткеч кулларын тоткач, исем китеп артыма ава яздым. Билләһи. Фронтка киткәндә озатучылар арасында ул да бар иде. Хәлбуки, безнен авылга килгәненә бер генә атна иде әле. Актаныш урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын гына бетергән әлеге яшь кызны махсус педагогик курсларда укытып, авылыбыз мәктәбенә мөгаллимә итеп җибәргәннәр. Моны тәфсилләп белүемнең сәбәбе шул, Рабиганы күршебез Мөхсинә әбигә фатирга керттеләр. Мин Актаныштан көн дә кайтып йөрим. Ә әнкәй күрше карчык сөйләгәннәрнең барысын да җиткереп тора. Әнкәйгә дә бик ошый иде булса кирәк Рабига. "Синен урынында булсам, жебеп йөрмәс идем, шул кызнын колагын булса да тешләп китәр идем, сугышы да гомер буена бармас, бер бетәр әле",—дип и угаланды әнкәй бәгърем. —Жыен хорафат синдә инде, әнкәй, нинди колак тешләү ди ул совет заманында.—дип көлгән булдым. Ә бу сүзләр үземнең йөрәгемә сары май булып ятты. Бер күрүдә үз иттем мин Рабиганы. Тик туры гына китерә алмыйм. Чөнки кич чыкмый, яшьләр белән аралашмый. Ияләшеп җитә алмый, ахры. Хәер, атна эчендә нинди ияләшү ди әле, мәктәбендә дә эше муеннандыр. Шулай да жае чыкты бит. Укытучыларга район кушуы буенча бер пот бодай оны биргәннәр икән. Баш табиб Кубаров абыйның йомышы белән районнан кайтышлый амбарга сугылган идем. Рабиганың он үлчәткән чагына туры килдем. Егет кеше шушындый форсатны кулыннан ычкындырамы сон? —Күрше хакы—Алла хакы.—дип, тоттым да капчыкны инемә салдым. Кыз нур тулы мөлдерәмә күзләрен күтәреп, шулай якын итеп карады, хәтта колак төбемдә: "Син мина бик ошыйсын”,—дигән сүзләре дә янгырап киткәндәй булды. Монысы инде, билгеле, хыял җимеше генә иде. —Рәхмәт, кирәкми, мин үзем. . —Укытучы башыгыз белән капчык күтәреп йөрмәссез бит инде.. Мин алдан барам, ул артымнан теркелди Минем өчен ин кулай вакыт югыйсә Бүтән мөмкинлек булмаячак. Чөнки иртәгә чыгып китәсе. Юллама—кесәдә. Тәки рәтле-башлы әнгәмә кора алмадым Насыйплары үсә торсын әле, дип үз-үземне юаткандай иттем. Әнкәй дөрес әйтә, мин сугыштан урап кайтканчы аны тотмаячаклар. Әле хәзер үк күз атып йөрүчеләре бардыр. Шуна күрә озатучылар арасында Рабиганы күргәч, аптырап киттем. Мина ул юашрак төсле күренгән иде Ай-һаи. бала-чага башыннан йөрмәгәе дип уйлап та куйган идем. Юк. төшеп калганнардан түгел икән, чая кыз икән Лүрт-лүрт басып каршыма килеп басты да —Хисам иптәш, чын күңелдән сезнен батыр комсомол булуыгызны телим. Фашистларны тизрәк тар-мар итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз,— дип кулын сузды. Дөресен әйтим, ул вакытта әлеге рәсми теләкләрнең мәгънәсенә төшенеп тә житә алмадым Мине кызнын йомшак, нәфис куллары әсир иткән иде. Соныннан безне йөриләр дип чыгарганнар. Подполковник эшне хәрбиләрчә коры тотты. Алар үз вазифаларын бик яхшы беләләр иде. Барысы да уйланылган, көйләнгән, һәммәсе майланган механизмдай, келт тә итми, үз чиратында башкарыла. Менә кемнәрдән эшкә өйрәнергә кирәк! Минем кебекләр белән дә еш очрашалар булыр, йөхләрендә бернинди миһербанлылык, хәлгә керү, теләктәшлек чаткылары шәйләнмәдс. Конвоирлар төрткәли-төрткәли алып чыгып киткәндә дә көлешә-көлешә сөйләнеп калдылар. Галәти көн. гадәти мәл Урман илаһи тынлыкта иде. Башымны күтәреп, рәт-рәт тезелешеп киткән зифа буйлы шырпыдай төз чыршыларга карап алдым Нинди хозурлар, нинди горурлар! Алтынсу-кызгылт кәүсәләренә сөяләсе, сыйпыйсы, иркәлисе килеп китте. Инде тан ата. Төнге манзара акрынлап төсен алыштыра, биек агач кәүсәләре арасыннан туып килүче коннен тәүге нурлары сәлам бирә Аяк асты юеш. Чык мул төшкән —Як-ягыңа каранма, атлавынны бел.—дип ашыктырды конвоир Берничә минуттан ниндидер ачыклыкка килеп төртелдек. Ярлары карт әбиләрнен тешсез авызы сыман ыржаеп тора. Төбендә хәтта үлән дә үсми икән, зур-зур кәсләр генә аунап ята Аргы якта яшен яньчеп бетергән ялгыз имән күренә Шыксыз, күнелсез. Жәһәннәмнен ишек атлы инде бу. Ләкин әле һаман үземне читтән күзәтүче кебегрәк хис итәм. Әйтерсен лә. мине түгел, башка берәүне атарга атын баралар иде. Догамны онытмыйм тагын. —Үтенечем бар,—дидем конвоирга. — Нинди үтенеч?—дип каршыма минем яшьләрдәге лейтенант килеп басты. Офицерларга жәза биргән вакытта офицер шаһит булып карап торырга тиеш икән — Мин мөселман өммәтеннән, догамны кулыма алырга рөхсәт итегез.— дидеме. — Кулларын чишегез,—дип әмер бирде лейтенант Әниемнең догасын тышлыгыннан атып, эчемнән генә берничә мәртәбә укып чыктым —Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүү Аннан сон доганы янә муеныма асып куйдым. Лейтенант гажәпләнеп карап торды. Карамагае Мине яр кырыена китереп бастырдылар Чын курку шул вакытта килде. Бу минем якты дөньядагы сонгы сулышларым лабаса! Гаскәр кебек үрә каткан әлеге чыршы агачларын, үлән яфраклары өстендә зөбәржәт ташыдай жемелдәшеп утыручы чык бөртекләрен күзләрем башка бервакытта да күрә алмаячак ич инде. Әнкәем, әткәем, туганнарым, бәхил булыгыз!.. Минем үзем кебек шушындый ачы язмышка дучар ителгәннәрне тасвирлаган күп кенә киноларны караганым булды. Идеология, пропаганда белән сугарылган андый эпизодларда совет кешеләре үлемне горур кыяфәттә, ниндидер тәкәбберлек, масаю белән кабул итәләр. Куркаклар гына сыгылып төшә, имеш. Дөрес түгел! Курку адәми затка фарыз хисләрнең ин көчлесе. Гомерне кием шикелле алыштыра алмыйсың. Ул бер генә тапкыр бирелә. Дөрес, бакыйда да тормыш бар диләр. Ихтимал. Тик аны тәгаен белеп булмый! Чөнки аннан бирегә юл киселгән. Курку минем дә жаныма гына түгел, бөтен күзәнәкләремә үтеп керде. Мин гәүдәмне тоймый башладым, баш очымда фәкать мәрхәмәтсез һәм чарасыз уй гына бөтерелә: үләм бит, үләм... Үлем ачысы тәнемә бизгәк булып ябышты. Калтыранам, дерелдим, тешләрем бер-берсенә бәрелеп шык-шык килә: үләм бит, үләм. Беравык телемә килеп: —Мин гаепле түгел,—дип кычкырып җибәрдем. Шул вакыт ниндидер могҗиза белән күз алдымда авылыбыз мәчете пәйда булды. Таныйм да, танымыйм да. Ник дисәң, мин белгәндә ул ташландык хәлдә иде инде. Ишекләре каерылган, тәрәзәләре ватык. Манарасына каргалар, чәүкәләр хуҗа иде. Без, малай-шалай, көннәр буе шул каргаларга рогаткадан атып, эш-мәшә килеп йөри идек. Мәчет ихатасы сирень агачлары белән камалып алынган иде. Чәчәкләре бөтен тирә-якка хуш ис тарата. Тик коймасы инде черегән, хәрабәнең хәрабәсе. Шуна күрә әнкәй мәчет ишек алдына кергән кәҗәләрне куарга куша иде. Сүзен тыңлаганмындыр, ахры, аркамнан сөя-сөя кесәмә кипкән кабак төше салгалаганы хәтеремдә. Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә мәчетнен манарасын аудардылар, соныннан бинасын да сүтеп алдылар. Менә шул мәчет күз алдымда тора бит! Мин белмәгән, күрмәгән өр-яна чагы: түбәсе калай, манара очында ай балкый. Буяулы койма эчендәге күк күзле купшы сиреньнәр шау чәчәктә утыра. Мөәзин азанга оеган... —Аллаһу әкбәр. Карыйм, чәүкә кыяфәтендә ай өстенә мин кунганмын, имеш Гыйфриттәй бер ямьсез кеше мина рогаткасын төбәгән. Шунда кинәт кенә барысы да өзелде. Мин ниндидер карангы упкынга тәгәрәдем. Авырту да сизмәдем, уй уйларга да өлгермәдем. Бары тик колакның чынлавы гына хәтергә уелып калган. Гүзәлия магнитофонны каләмен тоткан килеш тынлады. Хисам Сабир сөйләгәннәрне кәгазьгә төшерергә иде аның исәбе. Чынлыкта исә бер кәлимә сүз теркәмәде. Бабасының язмышы тетрәндерде аны. Үлемгә хөкем ителүе турында белә иде ул, әлбәттә. Ләкин моңа кадәр бу вакыйганы күнеле аша уздырмаган булган икән. Күр, нинди зур фаҗига кичергән. Кешене атарга хөкем итәләр, күкрәгенә мылтык териләр. —Җә, ничек, кыз, хикмәт чыгарлыкмы? Гүзәлия ялт итеп артына борылып карады. Ишек уемында бабасы басып тора иде. Бер-берсенә карашып тордылар. Хисамның башы әле муенында нык утыра. Дөрес, пеләше шактый киңәйгән, чигә чәчләренә көмеш күптән кунганга охшый. Ләкин озынча ак мангае тавык йомыркасы шикелле шома, ике каш арасындагы сай буразнаны исәпкә алмаганда, сырлары беленми. Күхтәре якты Аз гына тырпаебрак торган итләч ияге аның зур ихтыяр көченә ия булырына ишарәли. Хисамга һич тә үз яшен биреп булмый әле. Югыйсә, апрельдә генә ду китереп юбилеен уздырдылар. —Хисам Сабир, ат бәйләрлегсн бар але синен,—диде кыз. бабасыныкы кебек яшькелт күзләрен аннан алмыйча —Горурланам мин синен белән! —Ярлылык та яхшы икән, ятып ашар аш булса, дип әйтә торган иде әтекәем Шуның сыман инде, кызым, хәзергә Аллага шөкер. Алайса кассетада азмы-күпме хикмәт бар дисен инде? —Шаяртма. Хисам Сабир. хикмәте барын син үзен дә бик һәйбәт беләсең. Каләм дә кертәсе юк, күчерәсе генә. —Шатландырдың, кызым, рәхмәт, бик рәхмәт —Ашыкма, минем әле печтек кенә ачыклыйсы нәрсәләрем бар. —Ни-нәрсә икән ул, жә, рәхим ит. Гүзәлия өлгергән чиядәй тулышкан иреннәрен бүлтәйтеп, берара уйланыбрак торды. Аннан сон җилкәсенә төшеп торган саргылт чәчләрен сыйпаштыра-сыйпаштыра соравын кхттады. —Үзеңне немецларга бурычлы дип саныйсынмы'1 Сине бит чынлыкта алар коткарган. Инде Хисамнын иреннәре бүлтәеп чыкты —Китәле. алай дигән белән дә. син инде бигрәк, кызым —Ә нигә, дөрес биг. Особистлар мылтык тәтесенә басып өлгергәнче нсмецларнын снаряды төшеп ярылган ич Үзен сөйләден. —Әйе, 13 майда иртәнге сәгать өчтә нсмецларнын генерал-фельдмаршал Фон Бок командалагындагы "Коньяк" төркеме унышларын ныгыту максатында, бөтен фронт буйлап һожүмгә күчә Мине, чыннан да. шушы һожүм коткарды. Ләкин бу сылтау, дөресрәге, алшарт кына. Анын төп сәбәбе, кызым, менә шушы дога—Әйәтүл Күрси Хисам күлмәк изүен ачып, күн тышлы догалыгын учына алды. —Шулай әйтәсенне белеп торам ич инде, бабакай, юри генә шаяртам. Синен бу хакта сөйләргә әвәслегеңне белгәнгә генә котыртуым. —Их. бәбәдән йомыркасы. Әйтәм аны. йонсыз мендәргә яткыруы икән алс Гүзәлия бабасына каш астыннан гына күз сирпеп алды да. аныкына охшатыбрак, һәр сүзенә кул ишарәсе белән мөһер суга-суга салмак кына сөйләп китте: “Харьков орышы командованиенен иң зур хатасы ул. Немецлар тулы бер фронтны камап алып тар-мар иттеләр. Маршал Тимошенконын булдыксызлыгы шунда тулысымча исбатланды Мин аны алдан ук сизеп-тосп йордем. Сталин эшеннән азат итеп бик дөрес эшләгән. Мин монысын да хәтереңә төшерә алам әле. әфәндем, кәләпүш астын җылытып алган чакларда авызында гел шушы сүз ич синен —Жә-жә. телеңә салынма Яхшы, Хисам Сабир. үзеңне генә катырам. Илһамын килгән чак. комачауламыйм. ИКЕНЧЕ ТАСМА Әсир М ин жәмгысе унбер ел әсирлектә булдым. Өч елы—немец ягында, сигез елы—Совет ягында Дөрес, сонгысы рәсми телдә .тоткынлык дип йөртелә. Ләкин әсирлектән анын бер аермасы да юк Алай гынамы, әсирлекнсн үз өстенлекләре бар. Әйтик, әсирнен хокукы халыкара конвенция нигезендә саклана. Хәтта Гитлер да әсирлек статусын бозарга кыймады. Тик бу статусны ул пленга төшкән бөтен кешеләргә дә бирмәде. Яһүдләр, кызыл комиссарлар, партизаннар Германиянең ин каһәрле дошманнары дип игълан ителде. Хәер, СССРда да әсирләрне төрле категорияләргә бүлгәләгәннәр. Мин яткан лагерьларда күбесенчә йодрык законы хөкем сөрде. Көчленеке тегермән тарта иде. Болары сүз уңаеннан гына. Бу хакта сүз булыр әле. Ә хәзер мең дә тугыз йөз дә кырык икенче елнын унөченче маенда булган вакыйгаларны хәтер иләгеннән уздырыйк. Мин сулышым кысылудан аңыма килдем. Беренче булып ат картасына ошаган сырлы-сырлы итләч нәрсә күземә ташланды. Бау, вак кына җиз боҗралар Ботинка табаны ич бу дигән уй килеп кадалды башыма. Немецлар әнә шундый калын табанлы, сырлы күк ботинка кияләр иде. Димәк, күкрәгемдә—немец ботинкасы! Ничек? Кайчан? Мине особистлар атканнар иде түгелме соң инде? Һични аңламыйм. Күзләрем югарырак авышты. Анда тишекләре мич авызыдай киерелгән тумпак борын, иске бияләйдәй шәлперәйгән калын иреннәр, җирән чәчле олы баш пәйда булды. Немец солдаты! Жине сызганулы, автоматын маңгаема төбә гән. Әллә бу да атарга җыена инде, үле лабаса мин! Бөтен күзәнәкләремә шушы мәгънәсез уй тула. —Дөмектер инде, сузма,—дигән тавыш колагымны ярып керде. Сүзләрен сүзгә аңламасам да, мәгънәсе шундый иде. Аңым тулысы белән кайтты, урынымнан тормакчы булып талпынып алдым. —һо-һо, яшисе килә Иванның,—дип көлде җирән чәчнең иптәше. Немецлар яралыларны, авыру-хәлсезләрне әсир алмыйлар, урында гына эшләрен бетерәләр. Чын-чынлап чират җитүе шушы инде алайса. Мин инде иртә таң белән ни-нәрсә булганын, ни рәвешле исән калганымны төшенеп алган идем. Әнә, янымда гына мине атарга алып килгән особистларнын мәетләре аунап ята. Булган монда хәлләр.. Иреннәремә үзеннән-үзе дога кунды: “Әллаһү ләәәә иләәһә һүү...” —Офицер, офицер... Жирән чәч автоматын җилкәсенә элде. Күрәсең, немецларга офицер тере килеш кирәк иде. —Маташма инде шул имгәк белән,—дип үзенекен тукыды тегесе,—нигә башка бәла алырга? Мин аякларымны, кулларымны селкеткәләп алдым, тәртиптә кебек, кан да күренми. Баш менә үз урынында түгел, әйтерсең лә, алыштырып куйганнар. Аеры да чәере: гөжли, сызлый, әйләнә... —Шнел, шнел,—дип жирән немец калын табанлы ботинкасы белән типкәләп алды. Аның нигәдер мине исән калдырасы килә иде. Бар көчемне җыеп, аягүрә бастым. Башым чатнап китте, ярыла дип торам. Ләкин ничек тә атлап китәргә кирәк иде. Яшәү-яшәмәвем шуңа бәйләнгән. —Шнел, шнел! Алпан-тилпән килеп булса да кузгалдым бит тәки! Егылмадым! Фәрештәләр канатларын куеп, саклап бардылар, күрәсен. И, Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама. —Жәтрәк атла!—дип, чәрелдек тавыш артыма китереп типте. Сынап каравы иде булса кирәк, сөрлегеп китсәм, ике дә уйлап тормыйча арт чүмечемә пуля җибәрә иде. Бу юлы минем бәхетем җиңде. Ә бераздан әсирләр төркеменә килеп кушылдым. Безне көнбатышка таба куалап киттеләр. Особистлар сыман кулга богау салмасалар да, як-якта карчыгадай үткен күзле конвоирлар атлый. Келт итәргә дә ярамый, хәзер автоматлары 29 телгә килә. Бара-бара рәтләр сирәгәйде. Хәзер чират кемгә житәр икән инде, дип куркынышып атлыйбыз Кичке якта исән калганнарны ниндидер сыер абзарына кертеп тутырдылар. Зур абзар. Колхозы хәтле булганга ошый Фильтрация дип аталган сыйрат күперен шушында кичтек. Ин башта яһүдләрне, комиссарларны аерып алдылар, аннан сон командирларны бер почмакка җыйдылар Петлицаларым кайдадыр умырылып калган икән, шуна күрә ахры мина игътибар итмәделәр. Үзем, мин командир, дип ыргылып чыкмадым. Язмышым башкача хәл ителде. Сафта торганда бер төптән юан немец тәгәрәп кенә диярдәи килде дә, моноклен күзенә куеп, мине перчаткалы куллары белән мал базарындагыча капшап-капшап карады. —Гут, гут. азиат,—дип, янындагы сирәк тешле иптәшенә ым какты Югыйсә, мин яшькелт күзле, аксыл чәчле, озын буйлы егет идем, һич тә азиат дип әйтерлек түгел. Әмма бу немец балта мае ялаган кеше иде, ахры, минем мөселман токымыннан икәнемне, ышанычлы һәм карусыз зат булуымны бер карауда сизеп-тоеп алган иде. Без, азиатлар, шактыйга җыелдык. Төнгә каршы исә поездга төяп алып та киттеләр. Германиягә диделәр Шулай булып чыкты да. Безне поездан, ничәдер көн үткәч, тан белән бер урман итәгендә төшерделәр Төшерә торалар, тезеп урман эченә алып керә торалар. Көн инде туып килә иде. Әнә, агачлар өстеннән алланып кояш күтәрелә, кошлар чыркылдаша, һава саф Үлән яфраклары өстендә чык тамчылары җемелдәшә. Югыйсә, без бит хәзер дошман җирендә, фашистлар оясында! Ә табигать, әйтерссн лә, моны белми Кояш та. кошлар да. чык та. урман да нәкъ бездәгечә. Хәер, шушындый ук илаһи бер иртәдә але кайчан гына мине үзебезнекеләр кулларымны артка каерып бәйләп, атарга алып барганнар иде. Анламассын бу дөньяны Борынгыларнын, заманына күрә таяк та еланга әйләнер, дигән гыйбарәләре, гүя бүгенге көнгә атап әйтелгән Урман дигәнебез декорация ролен генә үтәгән икән Эчтә бөтен бер шәһәрчек. Акшарга буялган тәбәнәк бараклар тезелешеп киткән Араларында төрле-төрле геометрик фигуралар шикелле ком сибелгән юллар, сукмаклар чуалышып ята. Бөтен җир тел белән ялагандай чиста. Шәһәрчек берничә кат чәнечкеле тимер чыбыкка уралган. Алым саен диярлек манара Һәрберсенә агачка утырган карга шикелле сакчы кунаклаган. Беренче карашка, бу корылмалар уенчык шәһәрне хәтерләтә иде. Чөнки тып-тын Бернинди ыгы-зыгы сизелми Ә анда, яхшылабрак карап баксак, менләгән әсир сыйган икән. Үземнен дә баштан үтте Немец тәртип ярата да. урнаштыра да белә Менә без дә бер җепкә теркәлеп акрын гына алга шуышабыз. Авызлар йозакта—ләм-мим. Хәтта як-ягына каранырга да ярамый Чираты җиткәннәр барак эченә кереп китә дә югала, кереп китә дә югала. Әллә турыдан-туры газ камераларына озаталар инде Күнелгә шом керә. Күпме хәвефле сүз йөри бу хакта. Әсирләр белән нинди генә тәҗрибә үткәрми ди немец галимнәре Кеше тиресеннән хатын-кызлар өчен төрледән-төрле затлы галантерия әйберләре ясыйлар, имеш. Бик кыйммәт йөри ди андый товар Ә чимал—без инде, әсирләр Ишек уемына якынлашкан саен, йөрәк үрсәләнә бара, нәрсә булыр, алда ни көтә? Кырым чирүе сыман ишле халык, сүз катар мөмкинлеге генә юк, бәлки, тынычланыбрак га китәр идең Ниһаять, эчкә уздым Анда үзе бер тамаша, барак тулы шәрә халык Мин дә башкалар шикелле анадан-тума калганчы киемнәремне салып ташладым. Беренче мәртәбә Акланыш хәрби коммисариатында комиссия торулар искә төште И, шул чактагы оялулар! Оялмыйча ни. егет башын белән хатын-кыз табиблар каршында шөлдериләренне асылындырып басып тор әле. Соңыннан ул хәлләрне хәтергә төшереп, малайлар белән ни гомер көлешеп йөргән идек. Сөйләгән саен вакыйгалар өстәлә иде, күперә иде. Монда гел ир-ат. Аннан соң, гомерен яшәү белән үлем арасында асылынып торганда, оялу-кыенсынулар урап уза икән. Икенче тукталыш чәчтараш янында. Ә дигәнче машина белән башыңны такыр тары кырына әйләндереп куя. Шулай килә-килә табиб биләмәләренә аяк басасын. —Нинди йогышлы авырулар белән авырганын бар?—дип сорады табиб. Сифлис, корчаңгы, бизгәк хасталары белән кызыксынды. Аеруча тиф өркетә икән мондагыларны. Бәйнә-бәйнә сораштырдылар, тикшерделәр. Дәвалау өчен түгел, әлбәттә. Чиренне тапсалар, дөмектерәләр генә. Сез инде, мөгаен, Хисам агай алманчаны су кебек эчә икән дип уйлап куйгансыздыр. Йөри-йөри шомардым анысы. Хак. Әйе, аларнын сүзен дә анлый идем, үземнекен дә аңлата ала идем. Ләкин мона өч ел вакыт кирәк булды. Әсир төшкән вакытта “һенде һоһ” белән “шнел-шнел”дән ары узмаганмындыр, мөгаен. Ә тәфсилләвемнең сәбәбе бик гади, чөнки чишендерүче дә, чәчтараш та, табиб та рус кешеләре, рус әсирләре иде. Немецлар безгә гомумән җирәнеп карыйлар иде, кая ул чәч алу, тәнгә орыну. Һәммәсе перчаткадан, авыз-борыннары ак марля белән капланган. Ләкин барысы да алар күзәтчелегендә, аларнын әмере буенча башкарыла. Бернәрсә дә игътибарсыз калмый. Табиб озынча какча бармаклары белән каты-каты итеп муеныма баскалап алды. —Догам, догам,—дип өзгәләнеп пышылдадым. Кай арада ишетеп алган, "Што он гофорит?!”,—дип күзәтүче офицер яныбызга килеп тә басты. —Догасын югалткан,—диде табиб. —Што, што? Конвой! Анышырга да өлгермәдем, алыптай калын гәүдәле, чиертсәң каннары сытылып чыгардай бүртек йөзле ике конвоир мизгел эчендә кулларымны артка каерып, чылбырлап та куйдылар. —Тентегез!—дигән әмер яңгырады. Ләкин болай да шәрә ич инде мин, барысы да күз алдында. Шуна күрә конвоирлар да каушабрак калдылар шикелле, берара нишләргә белмичәрәк басып тордылар. —Киемен тентегез!—дип кычкырды офицер. Мине җилтерәтеп, ишек катына алып киттеләр. —Киемеңне эзләп тап,—диде табиб. Ул тылмач вазифасын да үти иде, ахры, офицерга барысын да җиткереп бара. Югыйсә, тегесе үзе дә русчаны шактый әйбәт сукалый иде. —Кулларым бәйдә бит,—дидем мин. —Богауларын алыгыз!—диде офицер! Бөтенебезнең киемнәр чүмәләдәй өелгән иде. Тотындым актарынырга. Таба гына алмыйм бит, каһәр. Ахыры һәр сәләмәне кулымнан үткәреп, икенче урынга өя башладым. Хәзер язмышымны дога хәл итә. Чөнки табылмаган очракта, немецларның бу хәлне үзләренә каршы юнәлдерелгән бер-бер этлек дип уйлаулары бар. Ул чагында ике сөйләшеп тормаячаклар. Шуна күрә доганы ничек тә табарга кирәк. Хуҗалар ашыктыра. Каеш камчысы белән конвой бер-икене төшереп тә алды. Аркам икегә ярылды дип торам. Әллә шушы куалауның файдасы тиде, ниһаять, гимнастеркамны танып алдым бит. Аллага шөкер, догам да исән. Офицер аны кулымнан умырып диярдәй тартып алды. —Прокламация! Партизан! —Дога булырга тиеш!—диде табиб,—гарәп имлясы белән язылган ич —Бу әле бернәрсә турында да сөйләми Прокламацияне гарәпчә лә язарга була. Экспертизага җибәрегез. Үзен—карцерга! Шулай итеп, Алман җиренә аяк баскан көнне үк аерым исәпкә алындым Ә карцер дигәннәре ине-буе бер адым чамасындагы таш капчык икән Басып кына тормалы Карангы. Һавасы авыр, тамакка утыра, ютәлгә тия Чөнки юеш. Әнә, тып-тып итеп тамчы тама. Түбәсе тишек, ахрысы Ярар, анысы инде минем кайгы түгел Ләкин тамчы һич тә үзен оныттырырга ирек бирми бит, каһәр. Һаман тама: тып-тып: тып-тып Гүя тәнне тишкәли. Колакларымны ике яклап та учларым белән капладым. Аз гына тоныкланып торды да, янә тыпылдарга тотынды. Ни генә кыландырып карама, тавыш терекөмеш сыман барыбер ярыгын таба, жанына үтеп керә Инде анлашылды. бу әсирләрне чыгырыннан чыгару өчен махсус эшләнгән җайланма икән. Тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, әйтерсен лә. баш түбәсенә дөп тә дөп чүкеч белән бәргәлиләр. Бер заман чәчләрне йолкый-йолкый идәнгә ятып ауныйсы килә башлады Куллар үзеннән-үзе нидер эхли. Әгәр ялгыш кулга бау эләксә, валлаһи, муенга салу җаен эхтәр илен. — Коткарыгыз, үлә-ә-м Тавышымны ишеткәннәрме, күзәтеп торганнармы, өстеме бер чиләк салкын су бөркеделәр. Шуннан сон “тамчьГны да туктаттылар Дәвам итсә, акылдан шаша идем Күпме утырганмындыр, белмим, көннәрдән бер көнне карцернын ишеген ачтылар. Уф. якты дөньяны күрер көннәр дә бар икән! Әсир өчен монысы да зур шатлык Мине биниһая озын баракнын ун канатындагы бер бүлмәгә алып керделәр. Анда чабатадай калын кашлы немец офицеры ишекле -түрле йөренә иде Ишек катында чалмалы башын кырып салып, бер мулла басып тора. Немец йөргән җиреннән тукталып: —Бу синең догамы?—дип өстәл өстендәге кәгазьгә төртеп күрсәтте. — Минеке. Мулла да офицерга башын иде —Коммунистик тоталитаризм, тоташ атеизм шартларында динне үз итәргә җөрьәт иткәнен өчен мактыйм,—диде офицер —Бөек Германия шуның өчен сина гомереңне бүләк итә Мулла йөгереп килеп аягыма типте, тезләнергә боеруы иде, ахры Үзе дә сәҗдәгә оеп, дога укырга кереште Шаккатмады хәл. немецлар тәки доганы ачыклаганнар бит Дин әһеле чакырып китергәннәр Мин әлеге мулланы башка күрмәдем, лагерьда мәх&ллә юк иде Әмма ана бик рәхмәтлемен. Сакчы бер кизәнүдә Жамбулны бәреп екты, дык итеп барып кашланлы мескенем. Югыйсә, һич тә җиңел сояклеләрдән түгел үзе Казакъларга хас юантыграк гәүдәле, табак битле, казык кебек җиргә береккән егет Хәер, дым җитенкерәмәсә, имән булып имән дә корый башлый ич. Бу ашау белән әле дә бирешмибез. Пычкы чүбедәй ниндидер катнашма кушылган бер телем ипи белән бер ужау кәбестә суы җан сакларга, ихтимал, җитәдер дә. эшләтәләр бит Унике сәгать аяк өстендә —Тор!—дип, немец каеш күсәген тагын уйнатып алды. Мондый очракта тизрәк эшкә тотынырга кирәк, сакчы шунда гына тынычланачак. Кулдашым күрсен дип чыгыр тәгәрмәчен юри дырылдатыбрак әйләндерәм. Күз кырые белән генә күзәтеп-күзәтеп тә алам. Билгеле, моны Жамбул үзе дә белә, тик баш очында яшен яшьнәп торганда онытылып та китәсен бит ул. Сакчыларның иң сөймәгәне—әсирләрнең бер-берсенә сүз катуы. Сөйләшү эш дәвамында катгый тыела. Сакчыга моның өчен корал куллану хокукы да бирелгән диделәр. Бездә андый очрак булмады-булуын, тик җилем чыбыгын туйганчы ашаттылар, кимен куймадылар. Жамбулга да, әлеге дә баягы, шул тел өчен эләкте инде. Күршесенә сүз катканын үзем ишетеп тордым. Эш мәнфәгатьләрендә, югыйсә, сүсе чуалган булган. Жамбулнын теле болай да сөяксез. Исеме җисеменә бик туры килә. "Мин мәшһүр акын Жамбул Жабаевнын улы”,—дип йөри. Шыттыра, билгеле. “Исемнәрегез нишләп бер үк сон” дигәч, авызын гына ера. Ә үзе әйбәт егет, ярдәмчел. Ниһаять, Жамбул торып басты. Бик кыенлык белән генә иелеп, кулына бер учма сүс алды. Аны җепсәгә сарый-сарый миңа таба ике-өч адым җир атлады. Сакчы канәгать калды, ахры, күсәген бил каешына асты. Барыбыз да җинел сулап куйдык. Күрмәмешкә салынып кылансак та, һәммәбез бу кыйнашны каш астыннан гына күзәтеп торды ич. Теләктәшлек зур, кул гына кыска, берничек тә булыша алмыйсын. Кысылып кына кара, хәзер маңгаена тишек тишәчәкләр. Немецның җәза машинасы да искиткеч төгәл эшли иде. Концлагерьлардагы крематорийларга, мәсәлән, мәхбүсләрне чишендереп, юындырып- коендырып керткәннәр. Янәсе, исле төтен һаваны бозып, тирә-юньдә яшәүчеләргә кыенлык китермәсен. Гитлер үз халкын да алай бик кызганып тормаган. 1944 елнын 20 июлендәге һөҗүмнән соң, мәсәлән, Адольф шашар дәрәҗәгә җитә. Путчта катнашучыларга карата нинди генә җәза уйлап тапмыйлар да, ниндиләрен генә кулланмыйлар. Немец төгәл, тәртипле булу өстенә, гаять дәрәҗәдә хиссез, мокыт зат та бит әле ул. Фәндә, хәтерем ялгышмаса, андыйларны саксофок дип йөртәләр. Алманнын бу сыйфаты Чынгыз Айтматов сурәтләгән манкортны хәтерләтә. Әмер генә булсын, теләсә- нинди җәзаны да салкын канлылык белән җиренә җиткереп башкарырга әзер ул. Әлеге очракта да күренә бу. Баштүбән асып кую, стенага кадаклау, кызган тимер белән тәнгә төрле сурәтләр төшерү, чылбырга тарттыру, җенес әгъзаларына кыршау кидерү—болар гестапо тәкъдим иткән җәза төрләренен бик азы гына. Бу гамәлләрнең бер ишесе гаепләнүчеләрнең иң якын кешеләре: әти-әниләре, хәләл җефетләре, балалары, туганнары алдында эшләнеп, кинотасмага төшерелеп барыла. Сонга таба бер оператор (күрәсең, анын тамырларында ари каны акмаган) әлеге хәлләргә түзә алмыйча, акылыннан яза. Сүз дә юк, немец халкын бер үлчәү белән генә үлчәргә ярамый, төрлесе бар. Әмма ничә еллар шул маньякка табынып яшәделәр ич. Бик оста психолог булган ефрейтор Шикльгрубер. Беренче бөтендөнья сугышында немецларның җирләрен тартып алганнар, алар шушы гаделсезлекне генә төзәтәләр, имеш. Хәер, үзебезнең дә этләрне җизни дип зурлавыбызга кайчан гына сон әле? Коммунизм өрәгенә алдандык. Ә ул Каф тау артында булып чыкты. Хәзер, әнә. базарны мактыйбыз. Янә дә алданмаска иде дә, белмим шул Яхшы ялган бу ялган, филне йотты бу елан гына булмасмы дип шикләнәм. Чанам салулап китте, ахры, гафу үтенәм. Нишлисен, башымдагы уйлар аерылып чыккан корт күче сыман мыж килә. Шуңа күрә алга таба да мондый салулауларга юлыкмабыз дип ышандыра алмыйм. Жамбул сүс сарый-сарый яныма килеп җитте. “Жон, карале, конвой мине күзәтмиме, үтереп эчәсем килә”,—дип пышылдады. Су мичкәсе минем станок янында тора, берәмтекләп кенә килеп эчәргә рөхсәт бар Тик конвой бер каныкса каныга бит ул, шуна шикләнәдер дустым. Бернәрсә булмагандай калай кәрешкәгә салып, тегенә су бирдем Голт- голт эчеп тә бетерде. —Аягымда көчкә басып торам, жон,—диде. —Тартар теленнән табар, ди, бар, эшендә бул,—дип, ана сүс бәйләме тоттырдым. Жамбул дөресендә дә тел бистәсе. Жырга да оста. Ихтимал, акын Жамбасвнын берәр чыбык очыдыр. Жаен чыгарып, авыз эченнән һаман нидер койләп иөри. Берсендә мина атап жыр чыгарган Татарчага күчергәндә якынча түбәндәгечәрәк янгырый: Минем якын дустым, бик татлы, һай. Нәселе татар ыруы, Алтын Урда атлы бөек дәүләт, һай. Анын мактанычы, җыруы — Башына тай типкән ахры синең,—дип, ризасызлыгымны белдердем. Жамбулнын кысык күзләре тегәржсп шикелле генә калды —Ә нигә сырт жонынны кабартасын, жон?—диде — Әллә бер-бер хилаф сүз әйттемме? —Әйтген шул,—дидем үртәлебрәк,—Алтын Урда бөек дәүләт түгел, вәхши монголлар, илбасарлар оясы. Бу—бер Икенчесе. Идел буе татарларының килмешәк тар-тарларга да, монголларга да катнашы юк Без болгар нәселеннән. —Иштен ишәк чумарын,—диде дустым тире бияләй сыман калын иреннәрен кыйшайтып,—“Идегәй” дастаны белән таныш түгелме әллә син? Без бәхәсебезне очлый алмадык, аралыкта тикшерүчеләр пәйда булды. —Ахтунг! Ахтунг! Гадәттәгечә, икс катлы сәке янында үрә каттык. Киртләч борынлы озын немец кулындагы таягы белән эченә салам тутырылган ятакларны, биштәрләрне пыранзаран китереп йөри, актарып кына ташлый Мондый эзләнүләргә дә күндек инде, алар көн саен кабатланып тора.Профилактика, янәсе. Сырхауларны иртәнге тезүдә аныклыйлар Монысы ин харабы. Турыдан-туры лазаретка алып китәләр. Ләкин лазарет дигәннәреннән берәү дә әйләнеп кайтмый. Шуна күрә әсирләр чирләрен белгертмәс өчен ждн тырматалар Жамбул моннан сон да Алтын Урда темасына кагылып-кагылып карады. Мин күз дә ачырмадым. Чонки монгол-татарларны немецлар шикелле үк кан дошманым дип саный идем. Хаталанганмын Күптән түгел “Мирас" журналында Равил Фәхрстдинов дигән галимнең мәкаләсен укып чыктым Ул Алтын Урданы татар дәүләте дип тәкрарлый Бик тәфсилле итеп, ышандырырлык игеп язган. Әсирлеккә төшәрсең дә. немецларга аркан ишәрсен дисәләр, ул кешене тилегә санаган булыр идем. Тәкъдир дәфтәремә шулай язылган бу.иан. күрәсең, әсирлеккә дә эләктем, аркан да ишәм. Станокта аркан ишү мина таныш иде үзе. Без малай вакытта авылга ике оста килгән иде Амбар читендәге ташландык ихатада машиналарын корып, жәи буе аркан иштеләр Бөтен авыл кәмигкә жыелган кебек жыела иде Бала-чага бигрәк тә мөкиббән. Элек колхознын тәгәрмәчле тракторын чебен шикелле уратып ала идек, хәзер менә кызыграк, янарак шөгыль табылды. Җитмәсә, оч дүрт тавык күкәе бирсән, пароход куласасы сыман азы чыгыр тәгәрмәчен әйләндерергә дә биреп торалар. Мондый вакытта авызлар колакка житә. күрәсезме, машинаны мин эшләтәм, дип. авылны тутырып кычкырудан чак-чак кына тыеласын Ул чакта киндер бик уңа иде. Аны өй борынча тараталар. Кул талкышында талкып, сүсне колхозга тапшырасың. Киндер орлыгын куырып та, он итеп тә ашый идек. Баксаң, хәзерге заманның афәте саналган наркотик та икән ич әле ул киндер. Аны-моны белмәгәнбез. Каен тузыннан сагыз кайната идек, кайбер малайлар мүкне, куян тизәген тәмәке итеп суырыштыргалыйлар иде. Ә наркотик дигән сүзне ишеткәнебез дә юк иде. Колхоз арканнарны хөкүмәткә тапшырдымы, башка хужалыкларга сатты микән, анысыннан хәбәрем юк. Ә мондагылары корабльләр өчен әзерләнә диләр. Хәтерем алдамаса, теге рус агайлары өчтән ишәләр иде арканны. Хужалык өчен анысы да бик җиткән, әлбәттә. Без Жанбай белән алтылыны ишәбез. Күршедәгеләр сигезлене Унлыга, уникелегә көйләнгән станоклар да бар, ди. Сүсе бик сыйфатлы. Чәч шикелле шома, чиста. Тарап җибәргәч тагын да ыспайланып китә. Станокны әйләндерүгә күп көч сарыф ителә. Шуна күрә алмаш-тилмәш әйләндерәбез. Җеп сузунын да үз кыенлыклары бар. Бармак битләре суерылып, чи иткә әйләнә. Башта бер кием брезент бияләй биргәннәр иде, бик тиз тетелеп бетте. Ямап-ямап та озакка чыдата алмадык. Җәрәхәткә үлән яфрагы булса да ябарга иде дә, лагерь эчендә көндез чыра яндырып эзләсән дә үлән кисәге табармын димә. Юл-сукмакларга вак таш, башка буш урыннарга ком сибелгән. Һәр нәрсә күз уңында. Син монда үзеңне шәрә килеш сәхнәгә чыккан кешедәй хис итәсен. Бәдрәфләргә хәтта ишек тә куймаганнар. Лагерьда көннәр игезәкләр шикелле охшаш. Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Минуты-секундына кадәр туры килә. Бер үк вакытта торып басабыз, бер үк вакытта ашыйбыз, бер үк вакытта эшлибез. Зимагурлар җырындагыча: “Тан ата да кояш чыга, өстемдә бер күлмәгем". Немецлар безне инкубатор чебешләренә әйләндермәкче Фикерсез, дәгьвасез мәхлуклар. Аларга шулай уңай. Ләкин читтән соры кавем булып күренсәк тә, безнен дә азмы-күпме үз дөньябыз бар. Аралашабыз, кем беләндер дуслашабыз, кемнәрнедер өнәп тә бетермибез. Кайвакыт йодрыклар да уйнаштырып ала. Шулай да дус-ишнен ишле булмавы әйбәтрәк. Монда озын колаклар да шактый. Мин, мәсәлән, серемне ике генә кеше белән уртаклаша алам. Берсе Жамбул булса, икенчесе—Серафим. Серафим белән без якташлар. Ул Башкортстанның Дүртөйле районында туган Авылларыбыз арасы алтмыш-житмеш чакрым чамасы гына. Ә Армиягә Энгельс шәһәреннән алынган. Ничек барып чыккан Идел буена, анысы турында мин төпченеп тормадым, үзе сөйләмәде. Серафим белән бу көнне башка аралашмадык. Еш кына йокы алдыннан эчен бушатып киткәли торган гадәте бар иде. Иделдә балык тотканнарын бик тәфсилләп сөйли иде. Нишләптер бүген киләсе итмәде, үзем янына барырга ирендем. Ә иртән аны аралыкта бауга асылынган килеш тапканнар. Мин үзем күрмәдем, шулай да әлеге блоктагы кешеләрнең әйтүенә караганда, янында “Хыянәтчеләрне шушы язмыш көтә” дип язылган кәгазь кисәге дә табылган, имеш. Серафимны соныннан лагерьнын шымчысы, чыгышы белән немец булган икән дип сөйләделәр. Гөнаһысына керә алмыйм, әмма Башкорт- станда немецлар яшәгәнен белә идем. Энгельс шәһәре исә Идел буе немецларының башкаласы иде. Килеш-килбәте дә туры килә иде мәрхүмнең Аксыл йөзле, саргылт чәчле, төз гәүдәле. Серафимнын шымчы булуына һич тә ышанасы килми. Бик эчкерсез кеше кебек иде. Тик күңелдә шик тә калды. Әйтик, совет әсиренең фаҗигале үлемен ни өчендер немецлар йөрәкләренә бик якын алдылар шикелле тоелды. Югыйсә , мондый үзара дошманлыкны алар, киресенчә, хуплыйлар гына иде. Шул көнне үк лагерьда тоташ тикшерү үткәрделәр, шәхси әйберләрне жыеп алдылар. Эштән сонгы тентүләр дә катгыйланды. Монысы аңлашыла да. Чөнки Серафимны үзебез ишкән сүс бау белән буганнар иде. Ә иртән, барыбызнын күз алдында, әлеге секциягә беркетелгән бар әсирне дар агачына астылар. Барысы унбер кеше. Мәетләрен өч көн буе алмадылар. Безне эшкә барганда да, кайткан вакытта да, ашханә юлында да шушы унбер дар агачы яныннан йөрттеләр. Йөрәкләр өзелеп төшәр дәрәжәгә житә иде Шунда ук учлар йомарлана, күнел ката, бөтен күзәнәкләр үч, нәфрәт хисе белән тула. Бик авыр кичердем бу фаҗигане Ник дисән. мин Серафимны гына югалтмадым, өченче дар агачында якын дустым Жамбулнын гәүдәсе дә чайкалып торды. Бәхетсехтегенә. анын урыны да шул секциядә иде. Үзем дә куркып йөрдем Серафим белән дуслар булуыбыз күпләргә мәгълүм иде ләбаса. Әләкләүләре дә ихтимал иде ич. Менә атып китәрләр, менә алып китәрләр дип. атна буе энә өстендә яшәгәндәй яшәдем. Юраганым юш та була язды Беркөнне шулай, арып-татып эштән кайткач, ятагымда йокымсырап утыра идем Төшләнеп тә атдым. Имеш, ниндидер далада адашып йөрим. Коры Җир яргаланып беткән. Тирә -якта шайтан таякларыннан кала бер үлән әсәре дә юк. Өттереп кояш кыздыра Шулай кая сугылырга белмичә торганда, кеше дисән. кеше түгел, җанвар дисән. җанварга ошамаган бер гыйфрит ырылдап килеп чыкты да. куып та алып китте. Мин чабам, ул куа. мин чабам, ул куа. Колак төбемдә инде кайнар сулышын тоям. Хәлем дә бик чамалы, мыш-мыш киләм. —Һальт! һальт! Бәрәч, немец солдаты лабаса бу! Кинәт кенә күзләрем ачылып китте Каршымда, дөрестән дә, фриц басып тора иде. Йөзе усал этнеке шикелле, өскә ыргылыр да. ботарлап ташлар сыман. Бу синен Газраилен инде. Хисам, дусларын янына алып китәргә килгән. Күлмәк аша гына догамны капшап каралым Күнелем тынычланып киткәндәй булды, йөрәгем дә урынына утырды кебек. —Әллааһү ләәәә иләәһә һүү Мин. буйсынып, урынымнан торып бастым Бу сакчыга ошады булса кирәк. Зур сирәк тешләре иреннәрен ерып, алга бүртеп чыкты Тик икенче мизгелдә дубинкасы кулбашыма ятты. Дулкынга эләккәндәй чайкалып киттем, әмма егылмадым, тигезлегемне саклап калдым. Чөнки беләм. сакчылар йомшаклыгынны сизеп алсалар, отыры котырыналар Дөресен генә әйткәндә, бу минутта мин сакчының суккалавына шат кына илем. Алып китәсе булса, әллә кайчан аралыктан өстерәп чыгарыр иде. Димәк, бу әле сонгы кынгырау түгел Дөмбәсләвенә генә ничек тә түзәрмен, тире болай да каешка әйләнде инде Сакчы күкеле түгәрәкләнгәнче дубинкасын уйнатты-уйнатты да лыч итеп җир идәнгә төкереп, китеп барды Тик сөенергә өлгерә алмыйча калдым, борылып килде. Бу юлы дубинкасын түгел, казыктай юан бармагын селкеп —Спи нэт. русиш свинья!—диде Лагерь тормышы элекке эзенә төште Дар агачларын вакытлыча алып куйдылар. Кайчан кирәкләре чыгар—бу хакта уйламаска тырышабыз. Әлегә тырыша-тырмаша боек Германиянең хәрби-дингез флотына аркан-бау җитештерәбез. Немецларның фронтта да эшләре ун барганга охшый, багана башларына кадакланып куелган репродукторлардан көне буе марш янгырый Аларны дикторларның кор вә тук тавышы алыштыра Шунда ук бертуктаусыз ниндидер шау-шулы митингларда катнашучыларның "Һайль һитлерГ дип акырышулары ишетелеп тора. Мин ялгыз калдым Эч поша, йөрәк сыкрана Яна иптәшләр эзлисе килми. Бу әле куркыныч га. Моңа кадәр дә шымчылар күп иде. Серафим һәлакәтеннән сон аларнын саны бермә-бер арткандыр дип исәплим. Чөнки з* 36. дуслык тәкъдим итүчеләр ишәйде. Бер кешегә дә иярмим, бер кешегә дә кушылмыйм, бер кеше белән аралашмыйм. Арбага таккач, дегет чиләге йөри бит. мин дә нәкъ шунын кебек инде. Ят дисәләр ятам, тор дисәләр торам, бар дисәләр барам, тукта дисәләр туктыйм. Бернәрсәдә гамем юк. Немецлар үзләрен югары расадагы халык дип саный. Бу мәсьәлә Гитлер хакимияткә килгәч аеруча куерып китә. Безнең матбугат чаралары да аңа битараф калмады, үз фикерләрен белгертеп тордылар, әлеге теорияне фаш итеп, аның ялган теория булуын тәкрарлап яздылар. Хәтеремдә, техникумда тарих укытучысы расизм темасына реферат язарга кушкан иде. Кызыксынып китеп, төпченеп өйрәнгән идем мин бу теманы. Гобино атлы французның җиңел кулыннан китә әлеге тарихнын башы. Ул XIX гасырнын беренче яртысында ариларны югары раса дип игълан итә. Әлеге чорда ариларга аксыл чәчле индоевропа халыкларын кертәләр. Башлыча индоиран телләрендә сөйләшүчеләргә карый бу төркем. Нацистлар аны тагын да тарайтып, герман халыкларына гына кайтарып калдыралар. Болар мина билгеле иде, әлбәттә. Ләкин Яраткан Такташым бик оста рәвештә тотып алган “ләкин”нен бу очракта да файдасы тиде бит әле, каһәр. Бервакыт лагерь янә корт күче шикелле гөжли башлады. Юк, читтән караганда аны күреп булмый. Ул фәкать борчулы күз карашларында, тел очыннан ычкынган өзек-өзек сүзләрдә, йөз мимикасында, аяк атлауларда гына сизелә. Аны тоемлау очен әсир булырга кирәк. Барлык мәгълүматны бергә туплап нәтиҗә ясаганда, түбәндәге мәгънә килеп чыга иде: кемдер ишеткән, имеш, лагерьда азиатларның яшерен оешмасын тар-мар иткәннәр. Әлеге оешманың әгъзаларын төн эчендә җыеп алып, газ камераларына ташлаганнар. Моңа, һичшиксез, ышанырга була. Совет солдаты, нинди генә милләттән булса да, тиз генә бирелә торганнардан түгел. Соңгы сулышына кадәр ватан, туган ил, дип тибә анын йөрәге. Тик әлеге хәл чыннан да була-нитә калса, немецлар аны болай гына үткәреп җибәрмәсләр иде. Икеләтә-өчләтә үчен кайтарырлар иде. Серафим фаҗигасеннән соң, әнә, ничек котырындылар. Димәк, ниндидер башка максат белән таратыла бу хәбәр. Күп тә үтми, шикләнүләрем дөрескә чыкты. “Ләкин”нен төбендә бөтенләй икенче мәгълүмат яткан икән ләбаса! Аны лагерь хуҗалары үзләре тиште. —Арагызда тагын төрекмәннәр калмадымы?—дип сорады дежур офицер иртәнге тезелү вакытыңда. Димәк, җыю дигәннәре чыннан да дөреслеккә туры килә. Төрекмәннәрне аерып алганнар. Тик нинди максат белән? Монысы менә табышмак. Хәер, ул озак табышмак булып тормады. Баксан, төрекмәннәр ари токымыннан икән ич, тамырларында немецларныкы шикелле зәңгәрсу төстәге кан ага, имеш. Төрекмәннәрдән махсус легион төзиләр, ди. Каюм хан җитәкчелегендәге “Төркестан легионы” менә шулай барлыкка килә. Төрекмәннәр 1 нче Көнчыгыш мөселман СС полкында да күпчелекне тәшкил итәләр. Менә монысы ләкин дисән дә ләкин. Бу арада Хисамның кулыннан эше китебрәк тора әле. Майланмаган арба шикелле шыгыр-шыгыр килә башлады. Сәбәбе, тагын шул Гүзәлия инде. Өченче көн аяз көнге яшен кебек янына бер егет кәмәше килеп төшмәсенме. Гүзәлия егетне туп-туры Хисам янына алып керде. —Таныш бул, бабакай, Төркия гражданины Илһан Мәхмүди,—дип, гадәттәгечә, шаяртыбрак таныштырды. Хисам югалып калды. Оныгын ниндидер бер чит егет белән җитәкләшкән килеш күрү ничектер оят иде. —Әссәламегаләйкүм, Хисаметдин бәй,—дип. төрек йөзе кебек үк кара чутыр кулларын сузды Күр, ничек жиренә житкереп сәламләгән була, хәчтерүш, мәдрәсә шәкерте диярсен, дип борынын җыерды Хисам. Егетнен итагатьлелеге анын ачуын гына кабартты. Чөнки үзенчә инде ул күптәннән оныгынын гаилә язмышын хәл итеп куйган иде. Авылнын Кәбир исемле егете менә дигән пар лабаса! Югары белемле укытучы. Нәсел-нәсәбенә тел-теш тидерерлек түгел Бабасы Таһиржан белән Хисам бергә укыды. Әшнәләр иде Озак еллар колхозны җитәкләде Мәрхүм инде. Менә шулар белән туганлашу иде исәбе Сөйләшеп тә йөриләр иде ич. Ул инде күңеленнән яучы көтә иде. Һәм, менә сина мә! Хисам үзенә сузылган кулларга теләр-теләмәс кенә орынып алды. Бәлки әле борчыласы да юктыр? Ихтимал, бу төрек дигәннәре үтешли генә сугылгандыр? Сабакташлар шулай бит инде алар, аралашалар Алай дисән. нигә җитәкләшкәннәр? — Илһан университетны бер ел аллан бетерде,—дип, Гүзәлия таныштыруын дәвам итте, бабасынын ут йотуына игътибар да итмәде — Мине Төркиягә чакыра —Әйе, әйе,—дип егет тә сүзгә кушылып китте —Гүзәлияне әти-әнием. туганнарым белән очраштырырга телим Күрсен, карасын, ияләшсен —Ни калган анда аңа,—дип, Хисам, ниһаять, ризасызлыгын сиздерәсе итте,—Тиздән мәктәптә укулар башлана, ничу тырай тибеп йөрергә —Илһан минем кулымны сорарга килгән бит. бабакай,—дип. серне тулысы белән ачты Гүзәлия. —Монысы әле танышу, үземне күрсәтү генә. Хисаметдин бәй, кыз сорарга әтием белән әнием киләчәк,—дип егет төгәллек кертте Кара гарәп булып арага керде бу чутыр. Кэб ирен әйтер идем, җебегән Менә хәзер борынга бөтереп тыгардай кыздан коры калачаксын инде Ачык авыз. Кеше Төркиядән килгән, ә син астындагын алты ай эзләгән нәмәстә — Илһан милләте белән татар,—диде Гүзәлия мактангандай,—ата - бабалары Саба ягыннан. Бу минутта Хисамга яравы авыр иде һәр сүз анын йөрәгенә ук булып кадала. Йә, хуш, татар булсын, ди. Саба ягыннан булсын, ди. Шуннан? Бик ачуын кабартсагыз, урлатырга да күп сорамас Кыз урлау бабаларыбыздан килгән гореф-гадәт, бер гаебе дә юк Хисам аптырашта иде Ник дисән, анын сүзе генә түгел бит әлс монда. Гүзәлиянең әти-әнисе ничек хәл итәр? Әйтәсен әйттеләр дә, язгы чыпчыклар шикелле чырык-чырык көлешеп чыгып та йөгерделәр. Күзләренә ак-кара күренми, чистый шатлык баскан Күккә сикерерләр иде. шәт Хисам шактый ара кәгазьләренә текәлеп утырды Ул кочсез иде Яшьләр инде барысын да үзләренчә хәл итеп куйган Анын бердән-бер юанычы башыннан үткәннәрне хәтер җебенә теркәү Моны ул. шөкер, булдыра әле ӨЧЕНЧЕ ТАСМА Код Б у дөньяда шаккатмалы хәлләр булып кына тора Мин үзем шәхсән могҗизаларның барлыгына тәмам ышандым Соңгы ярты елда гына да ниләргә генә тарымадым Ә монысы бөтенләй һуш китмәле Менә мин. әсир Хисам Сабиров. ямь-яшел ялан уртасында басып торам Күктә кояш балкый, анын кайнар нурлары битемне, күзләремне. авыз-борынымны иркәли. Рәхәт. Утырасым килсә, утырам, ятасым килсә, сузылып ятам. Дөрес, монда да мәйдан тимерчыбык белән әйләндереп алынган. Ләкин ул чәнечкеле түгел. Бу—кишәрлек. Терлек кишәрлеге. Немецлар малларны көтүгә кумый. Сугарулы, бөтен уңайлыклары булган көтүлекләрдә йөртәләр. Савым сыерларны гомумән абзарда гына тоталар, билгеле бер рацион белән генә ашаталар. Шуна күрә сөтне дә күп савалар. Бу системаның кайбер элементлары безгә җитмешенче елларда гына килеп җитте. Ләкин көтүдән барыбер арына алмадык. Ул һаман табигатькә зур зыян салучы афәт булып кала бирә. Шунын аркасында күпме әрәмәлекләрнең, тугайлыкларның, болыннарның башына җиттек. Күпме чишмәнен күзен томаладык. Пычранган сулыкларның чуты-чамасы юк. Тукта-тукта, сабыр, ничек сон әле әсир башын белән ошбу хозурлыкка тап булдын, син төш күрергә бик маһир кеше, бәлки, чираттагы төшләнүен генәдер, дип йөз чытулары да бар. Менә, күр, кулларымны, битләремне чеметкәләп карыйм—авырта. Димәк, төшләнмим. Өн бу, өн! Әйе, мин хәзер мал караучы. Искечә әйтсәк, батрак, кол. Ә ул болайрак килеп чыкты. Беркөнне төштән сон мине комендатурага алып килделәр. Монда андый хәлләр булгалап тора. Йә нәсел-нәсәбеңне тикшерәләр, йә командирларың белән кызыксыналар. Немецлар мәгълүмат туплауга зур әһәмият бирә. Һәр адымыңны документлаштырып баралар. Бу юлы да шундыерак әнгәмә булыр дип чамалаган идем Мине исә ниндидер штатски кеше янына керттеләр. —Танышыйк, мин фермер, исемем Курт,—дип кулын сузды теге. Үзе ашардай булып мине күзәтә. Әйтерсең лә, базарда мал сайлый. Хәтта яныма килеп, җилкәләремне селкеткәләп тә карады. Куллары каты иде фермерның, көчле. Миннән дә риза калды, күрәсең, озынга сузмыйча ниятен дә җиткерде. —Мин офицер галиҗәнаплары ашханәсен тана ите белән тәэмин итеп торам. Шуңа күрә белемле, таза, яшь караучы кирәк,—диде, —Монда ветеринарлар берничә икән. Синен кандидатураңа тукталдым. Вазифаларыңны җиренә җиткереп башкармасан, кире китереп тапшырачакмын. Комендатура каршында синең өчен җавап тотам. Шунлыктан, ышанычымны яулаганчы үзенне овчарка саклаячак. Качарга-нитәргә омтылсаң, ул бугазынны чәйнәп өзәчәк. Өйрәтелгән. Дер калтырап киттем. Аһ, ул немец этләре! Лагерьның өчтән бере шул аяусыз, котсыз этләрдән тора ич. Тешләренә эләгергә Ходай күрсәтмәсен. —Мина татар милләтеннән булуын ошады, сине сайлавымның төп сәбәбе шул,—диде фермер,—эшчән һәм тынлаучан халык ул татар. Бөек фюрерга хезмәт итү безнен барыбыз өчен дә олы дәрәҗә. Озын торыклы илле яшьләрдәге бу кешенен башы тавык күкәе шикелле тап-такыр. Йөнтәс кашларына, сирәк керфекләренә караганда, чәчләре аксыл төстә булгандыр, мөгаен. Күзләре әле дә зәңгәрлеген җуймаган. Шулай да ул немец затыннан түгел иде. Карауга чамалап алдым. Немецлардан аерып тора торган ниндидер юнылмаган тупас җире бар иде анын. Алан-йолан карана, гәүдәсе дә бил бөгәргә җайлашкан сыман. Ә немецлар төзгә каткан, аларда мин-минлек әллә каян бәреп тора. —Татарлардан хезмәтчеләрегез бар идеме әллә?—дип сорадым. Бу сорау яна танышыма ни өчендер ошап җитмәде, иреннәре кысылып, йөзенә җитди төс кунды. Ачуланып нидер әйтергә теләгән иде дә, ләкин бу уеннан кире кайтты, акыл өйрәтүне мәгъкульрәк күрде, ахры. —Минем шикелле акыллылык күрсәтсәң, үзендә шундый иркенлекләргә ирешерсең,—диде. Бу сүзләрнең мәгънәсен тора-бара гына аңладым. Шулай итеп, үз һөнәрем буенча эшли башладым. Урыным мал-туар янында. Келәт ише биек түбәле бер корылмада йоклыйм Хужанын монда бөтен иске-москысы саклана икән Шулай да. карават куярга да. өстат- тумбочкага да урын табылды. Хәтта кием шкафы да бирделәр. Өстемдә утыз тана. Һәрберсен көнгә бер мәртәбә җылы су белән сабынлап юам. чистартам. Шөкер, суга кытлык юк. торбадан гына килә. Тизәкләрен минутында-секундында махсус савытка ж.ыеп барам. Үлән өстендә тизәк күрсә, хужа бүртенеп чыга. Бу шакшы Россия түгел, дип орыша башлый. Курт үзе дә эштән чирканмый. Иртәдән кичкә чаклы җиңнәре сызганулы. Конлекчеләр тота. Асравы да бар. Асрау йорт эшләре белән мәшгуль. Хатыны гына бер шөгыльгә дә кысылмый. Үзе чибәр генә. Тик нигәдер башында һәрвакыт кара яулык. Якшәмбе көнне Куртлар ял итә. Иртәнге якта парлашып чиркәүгә барып кайталар. Машина белән кемдер алып китә, китереп куя. Бәйрәм табынын пешекче чакыртып хәзерләттерәләр Табак битле, күмер кабыдай капкорсаклы юан абзый килә. Бишекле мотоциклы көч-хәл белән өстери үзен. Кичке якта аш-суны асрау террасага чыгара. Хужа монда, ни сәбәпледер, бәйрәмне ялгызы гына дәвам итә. озын өстәл башында берүзе генә утыра. Дөрес, ул баштарак: “Маргарита, Маргарита",—дип фрауны чакырып- чакырып карый. Тегесе барыбер башын-күзен күрсәтми Иренен бу гадәтен өнәп бетермидер, ахры. Ә бераздан Курт яшелле-зәңгәрле тавыш чыгарып, җырлый башлый. Жыр дигәч тә. ашалган патефон тәлинкәсен әйләндергәндәй ул анын тик бер строфасын гына кабатлый Иһ. Йомага һогодок Ничек рус җырын җырларга җөрьәт итә ул, һич башыма сыймый. Рус милләтеннәнме икән әллә бу. дип тә уйлап куйдым Ник дисәк, атегә кадәр мин аны латышка охшатып йөри идем Акценты нәкъ шуларныкы шикелле иде. "Их. Самара городок" җырын фәкать Балтыйк буенда гына шушы хәлгә төшереп, имгәтеп җырларга мөмкиннәр. Сер көтмәгәндә ачылды Чираттагы җомгада хужа белән бергәләшеп таналарның сәламәтлеген тикшереп бактык. Тоякларын, тешләрен, борыннарын, җиленнәрен, койрыкларын энә күзеннән үткәргәндәй үткәрдек. Риза калды Маллар көр. кәефләре шәп иде. уйнаклап кына торалар. —Туган якта да малчылык белән шөгыльләнергә уйлыйм.—диде ул,— анда җир күп. теләгәнчә җәелергә шарт бар —Сезнең туган ягыгыз кайда сон * —Самарадан. —Ничек?.. Тотлыгып калдым. Беренчедән, төпченүем хуждга ошамаска мөмкин. Аргык кызыксынуны өнәмиләр монда, үзара да бик сак сөйләшәләр Икенчедән, кол сорау юлларга гиеш түгел, хокукы юк Ләкин хужанын кәефле чагы иде булса кирәк, чыраен сытмады, тел төбемне кыяфәтемнән анлап алды. — 1914 елгы сугыш әсире мин.—диде -Рәхмәт немецларга, какмадыларсукмадылар. үз гаиләләренә алдылар. Инде менә Көнчыгыш колониядән җир бирергә ниятләп торалар. Чөнки минем улым шул фронтта һәлак булды (менә ни өчен фрау Маргаританың башында кара яулык икән) Алла кушса, быел кышка РУС кампаниясе төгәлләнер дип өметләнәбез Күр. болар инде безнең илне бүлгазәп тә бетергәннәр икән Шушы 40 МАР АТ ӘМИР ХА НО В сатлыгына кадәр жир өмет итә ич. И, фашист ләнкәсе! Ачуым кабарды. Тик бу мәгънәсез ачу иде. Аны эченә яшерү хәерлерәк. —Минем поп кушкан исемем Кирилл,—дип дәвам итте сүзен хуҗа. Кирилл Акимович Смирнов. Хатыным Маргарита чын ари, саф канлы немка. Шөкер, эчемдә нинди өермә купканын хужа сизмәде. Бу һич тә минем файдага түгел иде. Сизүе, дим. Акрынлап мөнәсәбәтләр җайга салынды. Белемемне, тырышлыгымны да күреп-белеп торадыр, әлбәттә. Бу араларда лагерьга кире кайтару хакында да сүз чыгарганы юк. Баштарак адым саен шул янаулары белән җанга тия иде. Әйе, хужа белән ботка пешәргә охшый. Ләкин эте собакының собакысы мәгәр. Ул мине беренче көннән үк дошман күрде. Шуннан соң тамчы да үзгәрмәде гыйфрит. Күзе-башы тонган. Иманым камил, өскә ташланырга сәбәп кенә көтә. Ул моны олы бер канәгатьләнү белән башкарыр иде. Мина калса, әлегә шул сәбәп юклыкка үзен-үзе ашар чиккә җитеп изалана бу канэчкеч. Әйдә, изалансын, аек баштан андый мөмкинлек бирмәячәкмен. Әлбәттә, моны әйтүе генә ансат. Ул бит бәйдә түгел, һәрвакыт янымда, бәдрәфкә дә бергә йөрибез. Аяк очында йоклый. Кем өйрәткән аны. ничек өйрәткән—ис китмәле хәл. Хак гамәлне хилаф гамәлдән кешеләр дә аерып бетерә алмый ич. Бу аера, зөбани. Уйлана торгач, әлеге хәлнең төбенә төшендем тәки. Әлеге дә баягы, ветеринарлыгым булышты. Безгә техникумда кайбер хайваннарны, бигрәк тә этләрне, билгеле бер җирлеккә күнектерү буенча тәҗрибәләр үткәрелү хакында сөйләгәннәр иде. Алар әлеге мәйданга шулай нык ияләшәләр икән ки, аннан хуҗадан башка берәүне дә чыгармыйлар, берәүне дә кертмиләр, ди. Бу нәкъ менә шундый очрак иде. Мин бит качарга җыенмыйм, димәк, Смирновның утары эчендә мина куркыныч янамый. Шушы ачышымнан сон үземне тынычрак, иркенрәк хис итә башладым. Бүре кадәре биниһая зур эт тә алай ук куркыныч булып күренми иде инде. Ышанычымны яулаганчы гына дигән иде ич хуҗа да, бәлкем, сакны бөтенләй алыр да әле. Әнә, маэмай әле дә миннән күзен алмый. Мәрхәмәтсезлектән бигрәк, бу юлы аның карашында сүз белән андатып булмый торган сагыш чаткылары шәйләнде сыман. Гүя, үз бурычымны башкарырга бер генә мәртәбә булса да җай чыгар инде, егет, дип ялына кебек тоелды. Юк, алабай, нәфесеңне сузма, үпкәләмә дә, минем яшисем килә. Беләсеңме, унтугызым гына тулып килә бит әле. Жанып-көеп кызлар да сөйгәнем юк. Техникумда чагында ин мөһиме уку инде. Рөхсәт тә итмәделәр. Аннан сон сугыш башланды. Укытучы Рабига бик ошаган иде дә, фронт итәгеннән ычкындырмады. Хәзер анын хакында хыяллану да мәгънәсезлек инде. Сугыш бетеп, исән- сау күрешү насыйп булган очракта да укытучы кыз әсирне түгел, күкрәк тутырып орден-медаль тагып кайткан башка бер лаеклы офицерны сайлаячак. Әгәр сайламаган булса? Гүзәлия егетенә Уфаны күрсәтеп кайтты. “Метеор” белән бардылар. Төрек татарына сәфәр бик ошаган. “Агыйдел Мирсәй Әмир сурәтләгәнгә караганда да матуррак икән”,—дигән була. Хисам Сабирны да онытмаганнар, бүләк итеп яна диктофон алганнар. Японда эшләнгән ди. Уч төбенә сыярлык бик уңайлы нәмәстә. Искесенең микрофонын кулга тотып сөйләргә кирәк иде. Японныкының ул әйбере эченә беркетелгән, имеш. Бүлмә буенча йөри-йөри дә яздырырга була икән. Теләсән—яланга чык. Сөн буена төшеп кит. Кыскасы, йомшартмакчылар Үзләренә күрә салпы якка салам кыстырулары. “Ялгышасыз, гөмбәчекләрем, сез тимер булсагыз, мин күмер”.—дип авыз чите белән генә елмаеп йөри Хисам Илһам да Илһан гына түгел, теләгән вакытта гына чакырып китерермен димә. Япон диктофоны да урыныннан кузгата алмас Гүзәлиянең Торкиягә ашкынуын да исәпкә алмый ул Мин киткәнче, бетер, имеш. Анысы Алла кулында шул. бәбкәм Язучылык бик четерекле шөгыль икән Язучы булып туарга кирәк дип бик дөрес әйтәләр. Шулай дигәннән, күптән түгел бер журналда укыган вакыйга исенә төште. ВКП(б) Үзәк Комитетынын мәдәният бүлеге мөдире: “Язучылар эчәләр, бер-берсе өстеннән шикаятьләр язышалар, тынышмыйлар, әхлаксызлар".—дип Сталинга зарланып утыра, имеш Иосиф Виссарионович ярдәмчесенең сүзен ярты юлда бүлеп, әйткән мона —Минем башка язучыларым юк. иптәш Поликарпов, сезгә булганнары белән эшләргә туры килер,—дигән. Менә шулай, кызым, мин дә син ашыктыра дип кенә башка кеше була алмыйм инде. Шушылай жай гына барса, бик шәп булыр иде әле Аннан китереп, кызым, синен үзеннен дә язмышын хәл ителеп бетмәгән бит әле. Әлегә ул кыл өстендә Бабаннын урлау ниятеннән кайтканы юк Төреген буш кул белән үзе генә табанын ялтырайтмагас. Көннәрдән бер көнне йокыдан ниндидер сәерсенү хисе белән уяндым Нәрсәдер булган, нәрсәдер житми кебек Кулларым, гадәттәгечә, догама үрелде, әллә төшереп калдырдыммы? Йөрәгем тыпырчынып алды. Урынында. Алайса ни-нәрсә житми сон? Эзләнәм. капшанам, борсаланам Бераздан гына төшендем: эт күренми ләбаса! Сакчымны алганнар икән ич. Әллә ничек кыен булып китте. Чын Өйрәнелгән иде бит Маллар янында хуҗадан да сорасы иттем. Ә анын башы үз чүбеге белән тулган — Бүген бер тананы суябыз, илтешергә сине дә алып барам.—диде, минем кызыксынуымны бар дип тә белмәде Сак шул у найдан вакытлыча гына ал ы нганм ы. бөтенләй гаме—аңламадым Хужа офицерларга дигән малны үзе суя. берәүгә лә ышанып тапшырмый Ярдәмчеләре бар, билгеле. Алар тотышып, су биреп, пычак кайрап кына торалар. Башта электр тогына тоташтырып, малнын исен алалар, тана ярты үле хәлгә килгәч кенә бугазына пычак салалар. Мин бу эштә берничә мәртәбә катнаштым инде. Күреп торам, Смирнов мал-туар асраунын бөтен нечкәлекләрен үзләштергән чын профессионал. Анын утары һәрвакыт тулы Бер кишәрлектә бозаулар, икенчесендә—таналар. Сыер асрамый, сөтне сатып ала. Ә бозауларны үзе шикелле фермер китерә Эше конвейр дәрәҗәсендә җайлашкан. Кассап күп булса, хайван мордар китәр, ди Тыгылма дип әйтсә әйтер, мин лә малчы лабаса. кассап —Электр тогы зур ит комбинатлары шартларында үзен акласа да. малны берәмтекләп суйганда ата-бабадан килгән, сыналган ысул отышлырак. - дип. үз фикеремне белгерттем —Ите күпкә тәмлерәк була. Кулга күп нәрсә бәйле Курыккан малнын каны кача Смирновның аксыл кашлары җыерылып мангаена менде. Мина сынабрак, ышанмыйчарак карап торды Ләкин бу карашта кызыксыну, тәвәккәллек күбрәк иде кебек -Жә. алайса, күрсәт осталыгыңны.-дип пычагын сузды Мин моны көтмәгән идем, каушабрак калдым Тик әлеге форсатны һич 42. тә кулдан ычкындырырга ярамый, эшне әйбәт башкарып чыккан очракта, бу абруемны гына күгәрәчәк. —Астына салырга бераз чиста коры салам кирәк булыр,—дидем. Тананы тышаулап булышкан арада түшәмлекне алып та килделәр. Элек андый йомышларга мине йөгертәләр иде. Хәзер кулда пычак, статус күтәрелде, әйдә, башкалар теркелдәсен. Күзләр миндә: бура чаклы бу тананы токсыз ничек егар икән дә, ничек чалыр икән дип гажәпсенеп карап торалар. Беләм, аз гына хаталансам да, Смирнов мине читкә тибеп, пычагымны үз кулына алачак. Мин үзем дә мал суеп йөргән кеше түгел. Авылда да андыйлар санаулы гына. Практикам юк чамасы, әйе, анын урынына теориясеннән шактый хәбәрдар. Тананы гына түгел, зур-зур нәсел үгезләрен дә бер селтәнүдә егып була. Көенә китереп аякларын бәйли белергә дә, бауны тарта белергә генә кирәк. Архимед та әйткән ди ич: “Таяну ноктасын гына бирегез, мин Җир шарын да күтәрә алам”,—дигән, имеш. Бу да нәкъ шуның кебек. —Тана егылуга өстенә ятып, мөгезеннән эләктерегез,—дип, янә әмеремне бирдем. Хуҗага әйләндем тәки. Ни хикмәт, барысы да тәгаенләгәнчә барып чыкты. Эчемнән генә бисмилла укып, пычакны тананың бугазына ышкыдым... Тунавын хужа белән бергә тунадык. Түшкәне ул ваклады. Бу үзе бер һөнәр. Тагын ярты сәгатьтән без юлда идек инде. Машина тәрәзәсеннән тирә- якны күзәтеп барам. Шар тәгәрәтерлек шома юл. Як-якта җепкә сузылгандай тип-тигез булып яшел куаклар сузыла. Әледән-әле Смирновныкы шикелле хуторлар очрый. Барысы да шундый ук пөхтә, ыспай, мәһабәт. Сугыш немец халкына бернинди зыян салмаган. Гомумән, монда сугыш турында җитди уйламыйлар да, ахры. Әнә, Смирнов та кышка кадәр Рус кампаниясе төгәлләнәчәк дип ышанып тора, чын-чынлап Идел буенда алпавыт утары булдыру хакында хыяллана. Улынын үлемен фюрер, Бөек Германия хакына гадел үлем дип саный. Шунын белән горурлана. Мин дошман тылындагы разведчик сыман юл күрсәткечләрендәге язу- исемнәрне дикъкать белән күзәтеп барам, күңелемә сеңдерергә тырышам. Чөнки шушы вакытка кадәр үземнен кайдалыгымны белмим ич әле. Бәлкем, бу кала нинди дә булса ачыклык кертер? Алда оеш-оеш биналар калкып чыкты. Күрәсен, тиздән шәһәргә килеп керәчәкбез Тәрәзәгә тагын да якынрак елыштым. Тәрәзә дигәнем машинаның брезент япмасына уелган уч төбеннән аз гына зуррак ачыклык. Унайсыз. Торак пункт исеме язылган бер мәгълүмат тактасын узып киттек инде, әнә. Сүзе шактый озын иде, укып бетерә алмадым. “Һей” дигәннән сон төртелеп калдым. Алар әле кабатланырга тиеш. Өмет шунда. Дөрестән дә, бераздан тагын зәңгәр тактага юлыктык. Монысында укуны ничек тә “һей”дән соңгы иҗектән башларга кирәк. Чит тел бит, тиз генә төшенә дә алмыйсын. Тәки булдырдым бит: “...н-ха... енха-ген... енхаген. Һейенхаген! Исем дисән дә исем, ыштыр буе. Тик мондый исемне йөрткән шәһәр Германиянең кайсы төбәгендә урнашкан икән соң? Хәзер шуны ачыклыйсы калды. Уйламаганда, немец үзе ярдәмгә килде. Шул төгәллеге инде. Каршыда “Насһ Берлин—110 кт” дигән язулы зур такта пәйда булды. Монысы мина таныш. Харьков янында “Насһ Мо$кои” дигән юл күрсәткечләрен күргәләгән идем. Димәк, Һейенхаген каласыннан Берлинга нибары йөз ун чакрым. Фашистларның оясына китереп түккәннәр икән. Әллә мине дә Смирнов язмышы көтәме, шайтан алгыры. Мин дә аның кебек “Иһ, Йомага һогодох” дип, террасада сагышланып җырлап утырырмын микән? Хәер, татар җырын сузармындыр, мөгаен: “Һаг угман шаглый...” Машина йөрешен акрынайтты, аннан сон тормозларын сызгыртып, бөтенләй туктап калды. Полиция посты. Смирновнын документларын тикшерделәр, ахры, анын: "Битге, битге". дигән сүзләре ишетелеп торды Кузовны да ачып карадылар Мина аны-моны әйтүче булмады, барысы да тәртиптә иде, күрәсен. һейенхаген безнен Алабуга кебегрәк шәһәр икән. Ләкин ул Кама буендагы сәүдәгәрләр каласына бөртек тә охшамаган. Корылмаларнын һәммәсе таштан. Алар кош оялары шикелле бер төбәккәрәк оешып утыралар Ук шикелле очлы манаралы биек чиркәү гүя шәһәрне кочагына атган. Ул үзәктә, калган биналар шул чиркәүгә сыенган Чиркәү тәрәзәләренен зурлыгына исен китәрлек. Тоташ витражлар Челтәрләр Гөлт иткән. Минем мондый купшы, мондый зиннәтле бинаны күргәнем юк иде ате. Ыспайлыклары, матурлыклары белән игътибарны жатеп иткән биналар монда күп очрады. һейенхагеннын борынгылыгы һәрдаим күзгә бәрелеп тора иде. Готика, ренессанс, хәтта роман культураларына караган корылмалар да бар икән Ул чакта, билгеле, мин готикасын да. романын да. ренессансын да юньле- башлы белми идем. Архитектура минем өчен каты чикләвек иде Дөрес, хәзер дә мактана алмыйм. Сонрак. инде Совет хакимияте тарафыннан сөргенгә сөрелгәч, күпмедер вакыт Коган атлы бер яһүд профессоры, күренекле архитектор белән урыннарыбыз янәшә туры килгән иде Ана белгечлеге буенча журналлар укырга рөхсәт итәләр иде Бераздан аерым бүлмәгә чыгарып, ниндидер проектлар да эшләттеләр үзеннән. Әлеге журналларны мин дә актарыштыра идем Азмы-күпме башыма кереп калган. —һейенхаген борынгы культуралар очрашкан уникаль кала ул,—дигән иде Коган. Хәзер шулар хәтеремә төшә дә. үземчә анатиз ясыйм Теге, шәһәрне колачына алып утырган биек чиркәү готика чорында төзелгән икән, дим XII—XV гасырларда Көнбатыш һәм Үзәк Европада Аллаһ йортларын—культ корылмаларын шулай купшы итеп төзегәннәр Архитектура фәне нигездә ал арга хезмәт иткән. Шәһәрдә, без барып туктаган жирдә. бакча эченнән обсерваториягә охшаш гөмбәзле бина калкып күренеп тора иде Гөмбәзе тавык йомыркасыдай, бер жос юк Бизәкләре гөмбәз каркасына утыртылган урыннан башлана. Монда барысы да ярымтүгәрәк рәвешендә эшләнгән тәрәзәләр дә, баскычлар да. бина үзе дә. Ә зиннәтле балкон челтәрле колонналар өстенә кунаклаган Ихтимал, бу бина ренессанс архитектурасының үрнәге саналган мәшһүр Брамантенын Римдагы Темпьетто кәшәнәсеннән калышадыр да. ләкин ана карап кына кыйммәте кимеми, дип беләм. Кызганыч, союзниклар Һейенхагенны бик нык бомбага тоттылар, жир белән тигезләделәр. Бер селтәнүдә роман культурасы да. готика һәм ренессанс та юкка чыкты Ачуым килмәгәе, кешедән дә ерткычрак хайван бармыни сон бу дөньяда ' Гафу, тагын салулап киттем. Без офицерлар ашханәсенә тана түшкәсе илтә идек түгелме? Машинабызны тоткарламыйча гына тимер капка аша ишек алдына уздырып жибәрделәр Смирнов монда үз кеше иде Итне ошаттылар. Аны ошатмаган кеше жүләр булыр иде Шикәр кебек шыгырдап торган туч ит Рацион шулай оста төзелгән ки. тана май исәбенә түгел, сум ит исәбенә авырлык жыя. Деликатес Офицер әфәнделәр тәмле тамакка әйләнеп беткән Ә монысы башка. Чагыштыргысыз Ник дисән. бисмилла әйтеп суелган тана ите. Мөселман кулында тонган. Сизүен сизмәсләр инде, албәпә. шулай 44 Т ӘМИР ХАН ОВ да кызык, әйтсән нишләрләр иде икән? Смирнов маладис, тәвәккәлләде бит тәки. Хәер, татарның мал-туар арасында алыштыргысыз булуын чамалаганга күрә дә мине сайлап алды ич инде. Шуна күрә пычакны да ышанып тоттырды. Сатучы өчен ин мөһиме—сыйфатлы ит. Шул чакта гына кулланучы канәгать калачак. Офицерлар ашханәсе һәркемгә тәтеми Ул—ышанычлы һәм дәрәжәле клиент. Түшкәне тапшырып, кайтыр юлга чыктык. Смирновның авызы колагында. Сәмәнне мулдан тамыздылар, ахры. Бераз күнел ачып алырга да исәпләде бугай, машинабыз сыраханә янына барып туктады. Һич көтмәгәндә, хужа мине дә үзе белән сыраханәгә алып керде. Башкалар шикелле без дә озын аяклы түгәрәк таш өстәл янына килеп бастык. Боларда сыраны китереп бирәләр икән. Ресторандагы шикелле. Көттермичә генә официант ханым килеп житте. —О-о, Курт,—дип авызындагы бар тешләрен күрсәтеп елмайды. Смирнов зур учлары белән анын артына үрелгән иде дә, тегесе бик тиз туктатты. —Ярамый, мин эштә,—диде. Миндә башка кайгы, тирә-якка күз атам, нинди икән ул кәеф-сафа коручы немецлар? Әнә, аргы башта бер солдат кызын почмакка кыскан, дөньяларын онытып, назланышалар. Өлкәнрәк яшьтәге ике агайнын үз хәлләре хәл, болары кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшә. Алларында карта. Димәк, фронт кызыксындыра. Залда тәмәке төтенедәй тоташ гүләү асылынып тора. Совет офицеры, рус әсире шул манзараны тыныч кына күзәтә. —Битге, битте!.. Официант сыра алып килгән икән. Смирнов янә кул уйнатмак булды, тик апабыз ирек куймады. Эш кагыйдәләре дөрестән дә катгый иде, күрәсең. Без бер-ике йотым да сыра эчәргә өлгермәдек, репродуктордан марш янгыры сибелә башлады. Залдагылар, шөгыльләреннән арынып, барысы да үрә катты. Шунда ук “Һайль Һитлер!” дигән өндәмә янгырады. —Һайль!!!—дип, зал бер сулышта жавап кайтарды. Тамаша тынар-тынмаста өстәлебез янына уң аягының чалбар балагын бил каешына кыстырган култык таяклы бер солдат килеп туктады да изүемнән эләктереп алды. Гәүдәсе калтырана, күзләре зәһәрләнеп яна. Юка, усал иреннәре арасыннан елан агуыдай үтергеч сүзләре сыгылып чыкты: —Әй, син, колга, ни өчен фюрерны сәламләмәдең? Бу мина карата чыгарылган хөкем карары иде. Карап торган, паразит. Әгәр ул совет офицеры, әсир икәнемне дә белеп алса, котылу юк. Вәйт каптым. Өстәвенә, тел ягы чамалы. Анласам да, дулкынланган вакытта кайтарып әйтүләре мең бәла. Язмышым энә очында асылынып калды. Смирнов үзен ут астына куеп, мине якламаячак. Инвалид солдатның ачуы исә мен кешегә җитәрлек. Өметем тәмам киселде. Урам суды ясарлармы, патруль чакыртырлармы? Эчемнән генә догамны кабатлыйм: —Әллаһү ләәәә иләәһә илләә һүү Ярдәм уйламаган яктан килде. Һич көтмәгәндә официант хатын солдатны миннән суырып алды да чәтелдәргә тотынды. —Аһ. син, әлкәш. көн саен дебош куптарасын, клиентларга бәйләнәсең. Полициягә тотып биргәнне көтәсеңме? Яхшы чакта, ычкын моннан. Мин аның фюрерны сәламләвен үзем күреп тордым. Бөтен кеше күреп торды. Шулаймы, егетләр? —Әйе, әйе, сәламләде .. Халык официантны хуплады. Солдат хурга калды. —Әйдә, киттек,—дип пышылдады Смирнов. —Минем кемлегемне официант ханым белә идеме?—дип сорадым кайткач. —Юк,—диде Курт,—мин сине ана әпә дидем. Монда телсез, гарип- горабалар көнлекме булып яллана. Бәхетен, чәчен алманнарныкы шикелле аксыл —Мин фрауга бик рәхмәтлемен. —Чын хәлне белсә, күрсәтер иде ул сина рәхмәтне —Сезгә инде рәхмәтнен ин зурысы Смирновка бу төпченүләрем ошамады, ахры, әйбәт кенә сөйләшеп торганда йөз сиксән градуска борылды да куйды. — Ни пычагыма мина синен рәхмәтен, һундук!—дип чекрәйде —Бел. син хәзер Бөек Германиядә яшисен. Фюрер синен өчен дә фюрер Аңладыңмы, һундук? —Аңладым! Шушы сүзне әйттем дә уйга калдым: мин чыннан да Гитлерны сәламли алыр идемме икән? Мөгаен, юктыр Ә яшәү белән үлем арасында калганда? Хәер, өздереп кенә әйтүе дә җинел түгел икән әле. — Бар. эшендә бул,—дип акырды хуҗа. Бу мокыт алдында артыграк чишелеп ташладым, йомшаклык күрсәттем дип уйлады, күрәсен. Мин эшне бетереп кергәндә караңгы төшкән иде инде Арылган Аягөсте генә ашап-эчеп алдым да юрган астына кердем Саксыз гына йокладым. Этне бөтенләйгә алулары иде булса кирәк ДҮРТЕНЧЕ ТАСМА Мәгъшука К өз монда бездәгедән күпкә сонрак килә. Минем исәп буенча хәзер үктәбрнен урталары булырга тиеш, ә кояш һаман җылы нурлары белән җирне иркәли әле. Көннәр матур. Дөрес, урман инде акрынлап саргылт төскә керә башлады. Кырлар ла бушап калды. Аратирә җылы якларга очып баручы торналар төркеме генә бу бушлыкка җан өрә. —Торрыйк-торрыйк Туган ил. туган яклар искә төшеп, күңелне сагыш баса, йөрәк алгысына. Кайчан да берәр кайтып күрү насыйп булыр микән ямьле Сөн буйларын9 Ничек икән анда тормышлар? Минем хакта ни уйлыйлар икән9 Хәбәр килмәгәч, кайгыралардыр инде. Әткәй-әнкәй. бик бирешмәгез, улыгыз исән-сау. Ходай кушып, күрешергә генә язсын Мин дә бик сагындым сезне. Уйларымны бүлеп, колак төбемдә “Һинде һоһ. Сталин капут!"— дигән әче таныш янгыралы Шул ук мизгелдә бөтен гәүдәм белән тавыш килгән якка борылдым Бу хәрби алым, куркыныч янаган якка йөзне куярга училишеда өйрәттеләр Кулымда мылтыгым гына юк. тәтесенә баскан да булыр идем, шәт Ничек борылсам, шул халәттә катып та калдым Чөнки каршымда ун кулынын бармакларын пистолет рәвешенә кертеп тырпайткан бер яшь кыз басып тора иде. Ак маңгаена төшкән бөдрә чәчләре арасыннан кыргый мәченекедәй усал күзләре ялт-йолт килә Тешләре юка иреннәрен ерып алга чыккан. Нәкъ Ильф белән Петров сурәтләгән Эльза людоедка. —һинде һоһ.—дип кабатлады кыз. —Гутен таг,—дип мыгырдандым аптыраганнан. —Кемгә әйтәләр, кызыл авыз, кулларыңны күгәр!—дигг чекерәеп бакты кыз. Күренеп тора, мине кыерсытасы, кимсетәсе килә иде аның Тик үзе кем сон? Беренче тапкыр күрүем Нигә дип эш кешесен бимазалап йөри әле ул? Смирновның туганыдыр дисәң, хужа мондый башбаштаклыкка юл 46. МАР АТ ӘМИР ХА Н01 куймас иде. Эшне ул дога шикелле изге гамәлгә саный. Әштер-өштер йөрүне җене сөйми. Ә бу буялган курчак турьшан-туры эшкә аяк чала. Әнә, коба тана тәбикмәкләрен җиргә койды. Хәзер үк җыеп алмасан. тояклары белән изә-изә үзе дә пычранып бетәргә мөмкин. Аннан сон күпме мәшәкать. Хуҗанын иң сөймәгәне пычрак мал. Дөресе дә шулай. Таләбе урынлы. Мин соскыны алып, коба тана ягына атламакчы булган идем, кыз каршыма төште. —Һинде һоһ! Ачуым чыкты, уен дисәң, уен түтел, чын дисән, чынга ошамаган. Нишләргә белми торганда, Смирнов пәйда булды. —Эрна, кызым, ярамый, Эрна,—дип, тегене култыклап алды. Бу курчак хуҗаның кызы икән ләбаса! —Кызыл авызыңны бераз гына кытыклап алмакчы идем, әти.. —Мал-туар арасында йөрү сина килешми, кызым, беткәнме башка жир, шәһәрдән урап кайтыр идең. —Аңламыйсың син, әти, безнең Конраднын башына бәлки менә шушы кызыл авыз җиткәндер? Ә ул шыпырт кына йөри бирә. Күралмыйм мин аны. Күралмыйм! Озат лагерына, күземә чалынмасын! Күр, бу людоедканын исәбе чынлап торып бәйләнү икән ич. Болайга китсә, эшләр хөрти. —Һундук, эшеңдә бул!—дип кычкырды хужа. Мин тана тизәгенә иелдем, алар гәпләшә-гәпләшә өйгә таба китеп бардылар. Ихтимал, бу минем Смирновларда соңгы көнемдер? Әти кеше, һичшиксез, яраткан кызының таләбен үтәми калмас. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, ди. Бу көнне тимәделәр, өлгермәделәр, ахры. Иртән дә кагылучы булмады. Мин һаман конвой көтәм. Ә хужа тыныч кына йөри бирә, әйтерсең лә, берни булмаган. Бераздан, таналарны начар югансың дип әрләп тә ташлады бу. Әһә, мәйтәм, юри бәйләнә, сәбәп эзли. Ниһаять, кояш баер алдыннан хуҗа чакыртып алды. Сәгатең сукты Хисам ялчы, тиздән чәнечкеле тимер чыбык эченә кертеп ябачаклар, дип уйлап алдым. Әйдә, япсалар тизрәк япсыннар инде, мин күрәсен башкалар күрмәс. Смирновлар террасада аталы-кызлы чәй эчеп утыралар иде. Мин сәламемне бирдем, хужа сүзсез генә башын кагып куйды. Ә кыз томырылып миңа карап тора. —Син татармыни?—дип сорады ул гаҗәпләнүен яшермичә.—Татарларны мөгезле дип белә идем... —Татар-монголларнын мөгезе төшкәнгә биш былтыр инде,—дип көлде Смирнов.—Рәхмәт Иван Грозныйга, татарны кулга ияләштерде. Әйбәт батрак ул хәзер татар. Кара эшкә коеп куйган. Идел буендагы яңа утарыбызда мин татарларны да ялламакчы булып торам. Күп алар анда... Смирнов иреннәрен коймак шикелле җәеп, зур канәгатьләнү белән кулларын угалап куйды. Мин исә ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем. Күрәләтә мыскыл итә бит. татар мөгезе төшкән кара батрак, имеш. Барыбер моннан куачаклар инде, җавапсыз калдырмыйм әле, белеп торсын дип әйтеп салдым: —Татар дәүләтле халык, укымышлы халык,—дидем. —Ә-ә, чабаталы кенәз! Беләм, беләм, а как же. Смирнов чәен йотып куйды да, үз-үзеннән риза хәлдә, кеткелдәп көлеп алды. Кәефе шәп иде хуҗанын. Эрна исә әле һаман мине күзәтә. Күзе гел минем якта. Уенда ни—аңламассың. Һәрхәлдә, яхшылык түгел инде. Кара син анын утыруларына гына, хан кызы диярсең. Төзгә каткан, башын да бормый, карашларын гына йөртә. Чынаякны да бармак очларына гына элгән. Кәкитнен кәките, тәкәббер күркә. Мине кызына тамаша кылмакка гына чакырмагансындыр бит инде, дип уйлап та бетермәдем, хужа тамагын кырды Жә, әйтсән, әйт инде, интектермә, мин дә адәм баласы ла. —Иртәгә Эрна күршеләребезгә чакырулы,— диде хужа үзенә бер җитдилек белән,—ат белән барырга тели, кичтән үк хәзерләнеп куй, син алып барып кайтырсын. Менә сиңа, кодача, кыстыбый! Мин көткән сүзләр түгел ич бу. Эчемә жан керде. Алып барып кайтам, әлбәттә Жилдертеп кенә барырбыз, җилдертеп кенә кайтырбыз. Кызыннын чәч бөртеге дә селкенмәс —Хәзер, татар-малай, тузаннарыңны кагып алыйк инде,—дип кыз стенада эленеп торган сирена машинасын алды да, гүләтеп әйләндерергә тотынды. —У-у-у. У-у-у.. Һава тревогасы дигән сүз бу. Сугыш чорынын аерылмас бер билгесе. Немецлар әледән-әле күнегүләр үткәрәләр Андый машина һәр йортта бар Сирена тавышы ишетелүгә, хәрби канун көченә керә Һәр кеше ана буйсынырга тиеш. Бу хакта Смирнов беренче көнне үк кисәтеп куйган иде. Вазифаларым да тәгаенләнгән. Әле дә итәгемә ут капкандай маллар янына йөгердем Алар үзләре, гаиләләре, асраулары белән берлектә, бомбоубежищега төшеп киттеләр (монысы да һәр йортта бар) Таналар ашауларыннан туктаган, колакларын шәмдәй итеп басып торалар. Минем бурыч малларны кишәрлекләр аша якындагы агачлыкка куып кертү Ул да бүлеп алынган. Агачлык куе, "дошман" очучысы аларны күрмәячәк. Бу инде танакайлар өстенә бомба да төшми дигән сүз. Барысы да уйланылган. Ләкин сугыш логика буенча гына бармый шул, анда әллә нинди көтелмәгән хәлләр дә туып кына тора. Тик барыбер итәк-жинне җыештырып йөрү зыян итми. Аллаһ та сакланганны гына саклармын дигән бит. Күрсәтелгән вакытта маллар яшерен урында иде инде Тикшерүче генә булмады. Тиздән һава тревогасы төгәлләнүне белдереп, янә сирена гүләде. -У-у-у, у-у-у . Иркә кыз уйнап туйды, күрәсең. Эрна фюрер Германиясенең чын патриоты икәнен тагын бер кат дәлилләде. Ул вакытта бөтен алман халкы гашыйк иде Гитлерга Дөресрәге, гашыйк булып кылангандыр, мөгаен. Безнен кебек инде. Бездә Сталинны алла урынына күрә идек ич Хәзер, әнә. эте дә. бете дә сүгә, типкегә калды Туй үгкәч—дөмбергә. Вакытында дәррәү күтәрелергә кирәк иде аны. Смирновның кызы кунакка барган утарның хуҗасы барысыннан да уздырган иде булса кирәк Йортнын фасад ягы койма баганаларына Гитлернын гипстан коелган баш сынын кигереп чыккан иде Украина хаталарындагы читән казыкларына эленгән чүлмәкләр шикелле тезелешеп торалар. Шуларны күргәч, күсәк белән бер-бер артлы челпәрәмә китереп ватып, җиргә коясы килеп китте. Эрнаны үзе кебек егерме яшьләрдәге фрейлин каршы алды. Ух-ах килеп кочаклаштылар. Алар өйгә кереп киткәч, мин атымны килүче-китүче өчен махсус ясалган мәйданчыкка бордым. Ул туры лапаска охшаш өсте ябулы корылмадан гыйбарәт иде Ат өчен дә. юлаучылар өчен дә урын бар Янда гына чыгырлы кое. Үзен эч. атынны эчер Мин дә атны тугарып, солы капчыгын муенына астым (монда солыны улакка салмыйлар, капчыкка салып, атнын муенына асалар), коедан су алып эчтем. Суы тешкә тиярлек салкын иде Инде бераз черем итеп алсан да зыян итмәс Ниятем генә барып чыкмады. Юлда урта яшьләрдәге бер кеше күренде. Авызы лакан чиләге кебек ерык, әйтерсен лә күптәнге танышын очраткан. Минем һич тә немецлар белән аралашасым килеп тормый иде Шуна күрә хуҗам Смирнов өйрәткәнчә әпәгә салыштым. Яңа танышым шул елмайган хәлендә җилкәләремнән кага-кага нидер әйтмәкче була. Ләкин сүзләре чыкмый, һаман бер үк авазларны кабатлый: әһ-әһ-әһ Бәрәч, бу үзе дә әпә икән ләбаса! Әйтәм җирле, авызын җыеп ала алмый. Телсез-чукрак кешеләр шулай була ич, кирәк-кирәкмәгәнгә дә гел елмаеп торалар. Аңа ияреп, мин дә елмаям, мин дә эһелдим. Аялыйбыз бер-беребезне. Менә ул фаэтон янына килеп, анын тегермән ташыдай олы тәгәрмәчләренә аяклары белән типкәли-типкәли баш бармагын тырпайтты, шәп. янәсе. -Әһ. әһ! Мин хуплавымны белгертеп, башымны каккалыйм. -Әһ. әһ! Күзләрен хәйләкәр уйнаткалап, теге йомшак утыргычка ым какты. Бу юлы ике бармагын тырпайтты. Парлап килдегез, дип әйтүе иде, ахры. -Әһ, әһ! Аннан сон, чалбар каешына орынып алды. -Әһ, әһ! Мин бармак янадым. Аһ, син азгын Мәҗнүн, галәменә хәсәнат! -Әһ, әһ! Безнен күнелле әңгәмәбезне асрау хатын бүлде, миңа тәгам чыгарган икән. Әпәне дә үзеннән калдырмады. Аңлавымча, әпә бу йортнын ялчысы иде "Эшен муеннан, ә син ләчтит сатасың, хуҗадан оялыр иден”,—дип оршынды асрау. Хуҗалар юмарт иде, күрәсен. Сыраны да онытмаганнар. Немецлар сыраны күп эчә. Ул аларнын милли эчемлеге санала. Смирнов кына өнәп бетерми. Ана шнапс булсын, катырагы. Хәмергә күнеккән рус геннарыннан җир тишегендә дә котылып булмый икән. Бер йөнтәс алабайны исәпкә алмаганда, мине башка искә төшерүче күренмәле. Ачыккан, якты чырайдан бигрәк, ризыкларымны ошатты маэмай. Тагын, тагын дип күзгә генә карап тора. Бүлештем инде. Хәзер, Аллага шөкер, тамак кайгысы бетте, хәтта сырасыннан да өлеш чыгаралар бит әнә. Алабай чираттагы ипи кисәген дә башкалары шикелле җиргә төшермичә авызына эләктерде. Уен шунын белән төгәлләнде. Чөнки асрау хатын чыгып, атны җигәргә кушты. Эт аны күрүгә, койрыгын чәнчеп, койма буйлап теркелдәде. Асрау йодрыгын төйнәп, нидер кычкырып калды. Һич тә көтелгән кунак түгелсен икән син монда, дип кызганып куйдым маэмайны. Күп тә үтми, кызлар күренде. Икесендә дә гармун итәкле сөттәй ак күлмәк, башларында кин кырлы шундый ук ак эшләпә, банты гына зәңгәр. Ул билләре, мин сина әйтим, кысып тотсаң, бер карыштан артмас, валлаһи Әкияттәгечә, аккошка әверелеп, канат кагып очып кына китәсе. Фрейлиннар нәфис вә сыгылмалы сыннарын уйнаткалап, салмак кына атлыйлар, мин атны башыннан җитәкләп, бераз ара калдырып, артларыннан барам. Кәефләре күтәренке, күгәрченнәр кебек гөрләшәләр. Чибәрләр, чукынмыш, ирексездән күнел ашкына, гүя ял бакчасына кызлар күзләргә чыккан егетмен. Ахирәтләр, ниһаять, саубуллаштылар. Эрна фаэтонга менеп кунаклады. Булышыйм дип омтылып караган идем дә, өлгерә алмый калдым. Кыз бик жинел сөякле икән, бер генә ыргылды. Спорт белән дустыр, мөгаен. Минем урын алда. Кучер өчен зур сандыкка охшаш кузла ясаганнар. Күн белән тышланган. Фаэтон тулаем кыйммәтле күнгә төренгән. Үзе ике генә тәгәрмәчле, ифрат жинел. ифрат унайлы Өс япмасы да бар Затлы әйбер. Атнын дирбиясенә чаклы фаэтонга пар итеп сайланган. Смирнов һич тә төшеп калганнардан түгел, зәвыклы агай. Һәр нәрсәнен кадерен белә. Ат житез, юл такыр. Тәгәрмәчләр жырлап кына бара. Элдертәбез Хужабикә авыз эченнән ниндидер кой көйли Әйбәт кунак булганга охшый апабыз Ә минем үз уйларым Кызыл Армиянен хәле ничек икән. дим. Герман чигенә килеп җитмәделәр микән әле. дим КаИчан коткарырлар икән әсирлектән, дим. Бернинди мәгълүмат юк Смирнов, мөгаен, газета алдырадыр инде, тик итәк-жинен жыеп йөри. Радио да анын өендә генә Жирле халыкмын үз-үзен тотышында шулай ук үзгәреш сизелми Әгәр хәзер, фаразлавымча, чыннан да үктәбер ае икән, димәк, кырык икенче елнын ахырына да якынлашабыз Уйларыма бирелеп, янгыр килгәнен дә сизми калганмын Баксам, урман өстендәге болыт сыекланып ук беткән. Чибәркәинен лә бернәрсәдә гаме юк. тик жырлавын белә. —Тпырау! Кәжә җитезлеге белән җиргә сикереп төштем Шундый ук җәһәтлек белән фаэтоннын япмасын күтәреп, җайланмасына беркетеп тә куйдым —Әй, пешмәгән, татар-малай, йоклама,—дип. Эрна да үзенсн барлыгын белдерде. Болыт безне барыбер куып житге. Фаэтоннын түбәсе ябык булса да. ян-яклары ачык иде Шуна күрә хужабикәгә дә кырыйдан янгыр тамчылары бәрә Ә мин бөтенләй шәрә кузлада утырам. Ат юлдагы күлләвекләрне чыпыр-чыпыр китереп юырта, күк йөзенсн бер ачык җире дә калмады. Бу куна килгән яңгыр иде. ахры, көзге озын колаклы янгыр Күз кырыем белән генә кызыйны күзәтеп алам Башы җилкәсенә салынып төшкән, күзләре йомык. Йоклап киткән, ахры. Әйдә, йокласын, бәйләнмәсен генә. Ат йөрешен акрынайта төште. Шул вакыт янгыр эченнән Эрнанын тавышы ишетелде: —Әй, татар-малай, мин тунам. яныма утыр! Тыңламый булмый. Смирновнын әмере шундый Манма булып чыланган япмамны кузла астына төреп тыктым ла. хужабикә янына күчеп утырдым Гәүдәсе өзелгән борчак кузагы шикелле бөрешеп беткән, дер-лер калтырана Миңа сыенды. Бармак селкетергә дә кыймыйча кыенсынып утырам Шулай да бер арада оеый башлаган ун кулым искәртмәстән Эрнанын җилкәсенә төшеп кунакламасынмы Кыз дерт итеп китте. —Кулыңны ал!—дип кычкырды Кулым үзеннән-үзе каядыр очты Фаэтон түбәсенә шыбыр-шыбыр ингән янгыр көенә җай гына барабыз Тизрәк кайтып җитәсе иде дә. исән-имин килеш әтисенә тапшырасы иде бу тәкәббер күркәне Ярый тынлы әле Әнә ничек мулла песие шикелле мыр-мыр килеп, үз-үзенә иркәләнеп кайта. Тик бу минут кызыймын сыра пары тулган башында әллә нинди йөгәнсез гамәлләр борынлап яткан икән —ӘЙ. татар-малай. синен гаремын бар идеме?—дип сорады кыз Жилкәләрсм җыерылып менде, аптырап калдым __ 999 —Көнчыгышта ир-атлар күпләп-күпләп җарияләр тота ли бит. татарларда да бардыр ич инде андый әхлаксыз кыргый гадәт? Сез цивилизацияле хазык түгел ич,—дип соравын шәрехләде Эрна. 4 4. «к у., н I —Бездә жарияләр җу-у-к, хәләл жефетләр генә бар. Бөтенләй коелып төштем. —Синен дә хәләл жефетен бар идеме? -Жу-у-к —Синен сон, татар-малай, хатын-кызлар белән булганын бармы? Бу әңгәмә мине тәмам мәлжерәтте. дулкынлануымнан очкылык тота башлады. Анысына гына түзәр дә иден әле. чалбар кашагасы бүселеп чыкты монда. Шулай булмыйча, мәмрәп пешкән чия кебек тулышкан кыз сырышып утыра лабаса янымда! —Хатын-кыз белән булганын бармы?—дип сорыйм мин синнән! Эрна үзсүзле кызларга гына хас түземсезлек белән, күзләрен шакмакландырып, миңа текәлде. Бер генә мизгелгә карашларыбыз очрашты. Түбән Сөндә, мөгаен, чибәрләр рәтенә кертмәсләр иде Эрнаны. Сары чәчле, сары кашлы кызларны бездә маржа белән тиңлиләр. Маржа маржа инде ул. Көфер зат. Сөн буе чибәрләре кара күзле була. Буй-сыннары мулдан, куллары зур, йөзләре тулган ай шикелле түгәрәк, якты, шома. Ә монын? Йөзе озынча, иреннәре юка, күзләре зәнгәр. Үзе көзге чебеш кебек, учка сыярлык. Билгеле инде, мин авыл гыйбаты, чибәрлек турында да авыл мөнбәреннән чыгып фикер йөртәм. Мина да дөнья көтәрдәй нык бәдәнле кызлар ошый. Ләкин Эрна кебекләрне дә читкә типмәс идем. Чөнки мин үзем дә шулар сыңары. —Жә,—дип ашыктырды хужабикә. Оялуымнан чөгендер шикелле кызарып чыктым. Алдаша белмим, дөресен әйтсән, ничектер оят, селәгәй малай гына икән әле син, дип уйлавы бар. Анын минем хакта нәрсә уйлавыннан һични үзгәрми, әлбәттә, кирәкле кишер яфрагы түгелмен. Тик начар фикер дә уятасы килми бит, каһәр. Әсир булсам да, хезмәтче булсам да егет кисәге ич әле. Табигатьнең үз кануннары, сугышын ни дә ана, әсирлеген ни. Милләтеңне дә аермый. —Син әле һаман гыйффәтле егетмени? Эрна кысыпмы-кыса. Ул, ниһаять, ни өчен ык-мык килеп торуымны анлады. Ниндидер дуамал көлү белән буыла-буыла көләргә тотынды. И көлде, и көлде. Мин исә каккан багана шикелле селкенмичә дә утырам, канаты астында чебиләрен йоклаткан тавык кебек хужабикәмне җылытам. —Һай, татар-малай, татар-малай. Менә сина гарем . ха-ха-ха... Эрна көлеп туйгач, тагын да җайлабрак утырасы итте. Ул мине ир-ат исәбенә дә кертми иде, ахры. Һәрхәлдә, минем яктан ниндидер гыйшык куркынычы янавы турында ике уйлап бер дә кайгырмый иде. Кызнын кыймшануыннан файдаланып, мин дә оеган тәнемә аз гына булса да ял бирмәкче иттем, кулларымны хәрәкәтләндереп алдым. Гөнаһ шомлыгына, кулым кызнын күкрәгенә орынып китте. Шул ук секундта— яңагыма чалт берне! Күздән утлар күренде. —Бар, урыныңа утыр! Бу минем үземнең дә ин зур теләгем иде Җиңел сулап куйдым. Аллам сакласын, шайтан вәсвәсәсенә бирелүен дә бар. Шул вакыт колак төбемдә ату тавышы яңгырады, чак кына кузладан мәтәлеп төшмәдем. Баксам, уф, ни күрим! Эрна торып баскан да, пистолеттан шарт та шорт ата. Авызы кәмшәйгән, күзләре киртәдән чыккан. Үзе еш-еш сулый. . Ләхәүлә! Котырган чистый. Маңгайдан тир бәреп чыкты. Ышан син бу фашистка, атты үтерде. Рус әсирен дөмектерү аңа дан гына алып киләчәк. Тузга язмаган бер-бер искитмәле уйдырма да өстәп җибәрсә? Мактап газеталарга язачаклар. Бәхетемә, кыз алтатарын минем якка бормады. Патроннары да бетте бугай, тынды. Мине куркыту өчен уйлап чыгарган идеме әлеге исәрлекне, әллә үзсн-үзе тынычландыруы идеме? Бәлки, өянәге кузгала торган гадәте бардыр? Ничек кенә булмасын, шөкер, мәхшәр артта калды Кыз мина башка сүз кушмады Кайтып житкәч тә. борылып та карамыйча, йөгерә-йөгерә өйгә кереп китте. Өстемнән таулар төште диярсен, жинеләеп киттем. Садака да бирер идем. шәт. мулласы белән акчасы гына юк. Бик хәтәр сәфәр булды бу. Шуннан соң атна буе Эрна күзгә-башка чалынмады Китеп барды, ахры, дип уйладым. Эш-мәшәкать белән тагын берничә көн артта казлы. Кыз да томан аръягына, хәтер төпкеленең төбенә төшеп югазды. Яңгырлар туктады Скандинавия якларыннан искән коры жил бу юлы үзе белән салкынча һава алып килде. Күк гөмбәзе кәләш көткән өй шикелле чистарып калды, кинәйде. яктырды. Гадәттә, кырау аздыннан шушындый аяз көннәр урнаша торган иде. Мөгаен. Көнбатыш Европада да табигать шушы ук кануннар белән яшидер. Тик кырауның зыяны тияргә ошамый. Малга дигән кукурузны да силослап бетерделәр. Яшелчәләр шулай ук саклауга салынды. Борчылыр нәрсә күренми. Ләкин Смирновны шушы тымызык салкын да хафага салды Ашыгыч рәвештә малларны тикшереп чыгарга боерды. Таналарны ул аерым игътибарда тота. Чөнки яна елга кадәр аларны сугымга җибәреп бетерергә кирәк Керем тулардан Соныннан гына башыма килде, мондагы мал-туар да европазыларнын үзләре кебек үк салкынга чыдамсыз икән ич. Хужа шуна күрә саклану чараларын күрә. Чыннан да, берничә тананын мөгез төбе йомшарганлыгы беленде. Алдагы тикшерү вакытында барысы да тәртиптә иде. югыйсә Мөгез селкенүнең болай караганда бернәрсәсе дә юк кебек. Селкенү генә түгел, кортлый да әле ул. Ләкин мал симертү белән шөгыльләнгән чын хужа мона битараф кала аламы сон? Әгәр дә ул бер-бер инфекциягә бәйле икән, башка малларга йогуы көн кебек ачык. Бәрдерү, сөзешү нәтижәсс генә икән, ул чакта гананы пычак астына жибәрү хәерлерәк Дәваларга да мөмкин, әлбәттә, тик өстәмә чыгымнар тоту үзен акламаячак. Ябык малнын бәясе дә түбән Смирнов эшне коры тотты. Тиз генә ветеринар чакыртты Тегесе карады, анализлар аллы. Кичкә хәбәре дә килеп иреште инфекция юк. таналарны суярга рөхсәт. Суйдык. Мәсьәлә тиз һәм вакытында хәл ителде. Ә мин үзебезнең колхозларны искә төшереп, калтыранып куйдым Күпме өметсез, сырхау малларны асрап иза чигә иделәр. Заготскотка гына озатасы үзләрен Юк. мал санын киметүгә юл куярга ярамый янәсе. Бу—җинаять! Дөреслектә әлеге сәясәт күпләп-күпләп югалтуларга китерә иде Мондый шартларда терлекчелек табышлы да була алалмыи иде. Кыз урлау уе Хисамның башына чын-чынлап кереп утырды Ачуым килмәгәе, тәки энә белән жеп шикелле бер-бсрсенә тагылышканнар, аерырга кирәк боларны дигән фикере ныгыганнан-ныгый гына бара Илһанына да Төректә кы з бетмәгәндер Кунакка да йөрешмәгәч. нинди кода-кодагыйлар була ди инде? Жырлашып. мактанышып утыру үзе бер гомер лабаса! Үз ишенә, үз татарына җитәме сон? Йә. хуш Комбат Никитин әйтмешли, ниятнамәнен фәлсәфәсе шик уятмый, көпшәдәге патрон шапылдап нәкъ оясына кереп утыра Ләкин пуля читкә каерылмасмы, төбәгән урынга тиярме? Монысы инде хәзергә икс билгесезле тигезләмәгә охшабрак тора. Беренче билгесезлек—шул төмсә чырай Илһан. Аны ничек тә Төркиясенә үзен генә кайтып китәргә мәжбүр итәргә кирәк. Тик ничек? Бу гамәл теге бәбәлән йомыркасы, ягъни дә оныгы белән бәйле. Дөресрәге, ул әйтсә генә китәчәк төрек. Башкаларның сүзенә колак та салмаячак. Гүзәлия исә, билгеле инде, мәсьәләне хәл итеп куйган. Димәк, бу тигезләмәнең Хисам өчен уңай чишелеше юк. Бөтен авырлык икенче билгесезлек өстенә төшәчәк, Кәбиргә ягьни-мәсәлән. Урларга риза булырмы? Анысы да бит әле анын әсәрле бәгърем, ипи салган көнне ач йөри торганнардан. Их, үзекәем булсаммы, “вә иләйһи торжагун” дип эләктереп тә алыр идем чибәркәйне, өйгә алып кайтып бикләп тә куяр идем. И вәссәлам! Урланган кыз урланган кыз инде ул. Өйгә кайта алмыйсың, мәсхәрәсе олаудан да артачак. Хисам берсеннән-берсе хәтәррәк планнар корды. Аларнын барысы да Кәбирнен кыюлыгына, тәвәккәллегенә кайтып кала иде. Тик хикмәт шунда, Кәбир үзе бу хакта әлегә бернәрсә дә белми. Тиз арада егетне күреп сөйләшергә, кылын тартып карарга һәм берсүзсез ризалыгын алырга кирәк дип, күнеленә беркетеп куйды. Хисам кичкырын, бозауларны карап кайтам, дигән сылтау белән түбән очка төшеп китте. Кешеләр белән очрашып, сүз озынайтып торасы килмәгәнгә, ындыр артыннан гына элдертте. Хәбирләрнең йорты Сөнгә аяк терәп утыра. Арт капкаларыннан гына керәсе. Җайлы. Тик, хәерчегә жил каршы дигәндәй, ул килеп җиткәндә генә Кәбир машинасына утырып, каядыр китеп барды. Артыннан зәңгәр төтен алкалары гына сузылып калды. Их, чукынды, эш пеште дигәндә генә, дип офтанды Хисам комбинатор. Смирнов бу араларда үзенә дә, безгә дә тынгы бирмәде. Камчылады гына. Бүген, ниһаять, бу бимазалы көннәргә нокта куйдык. Маллар тикшерелеп бетте: суясы суелды, дәваланасы дәваланды. Ит комбинатына тапшырасылары гына сайланып калды. Без таралышканда кичке эңгер- менгер төшеп килә иде инде. Арылган. Ятрәк юрган астына! Хезмәтченең иң зур шатлыгы ял бит инде аның. Ул мескенгә күп кирәкми, шул да житә. Келәт эче дөм карангы иде. Тәрәзәләрнең япмаларын күтәргән идем түгелме сон, кемнен кулы кычытты икән? Шымчылар бар димәк. Әйдә, сагаласы килсәләр, сагаласыннар, куркыр нәрсәм юк. Ышанмаулары гына күңелгә тия. Шул ризасыз уйлар белән утны кабыздым (Смирнов келәтенә кадәр электр керткән иде.) Бүлмә ялт итеп китте. Ә мин мин. акылымны җуйдым. Әйе, әйе, акылы зәгыйфьләнмәгән кеше бу тамаша турында хыялланырга да җөрьәт итмәс иде. Жә, хода! Ком чүлендә булсаң, мираж дияр идең, келәт эчендә бит! —Әй, мәхлук, тиз бул, кире уйлавым бар! Таныдым, тавышыннан таныдым. Эрна лабаса! Адәм ышанмаслык хәл. Юк, моның төбендә нидер ята. Шаяртуга охшамаган. Провокация! Әлбәттә, провокация. Тик нинди максат белән? Башым ачылып киткәндәй булды. Бәлки, мина чыгып кына китәргәдер? Хак. Ин дөресе, бу пәрәвез оясына эләкмәү, аннан ераграк тору. —Утны сүндер,—диде Эрна ниндидер үзгә, ягымлы самими тавыш белән. Шушы тавыш мина сихер шикелле тәэсир игге, әллә нишләдем. Бу мизгелдә елан авызына сикерергә әзер торган бака хәлендә идем —Яныма кил,—диде кыз. Мин инде анын карамагында идем. Чыгып китәсе урынга, ятак тарафына атладым. Юл унаенда утны да сүндердем. Шунда ук муеныма йомшак, назлы куллар уралды Бу чынында да гүзәл кыз рәвешенә кергән юха елан иде. Ә мин үземчә һаман карышып маташкан булам. Юк. ярамый, һич тә шайтан коткысына бирелергә ярамый, дим Мөселман кешесенә никахлашканнан сон гына Ходай насыйп иткән хәләле белән зөфаф ятагына яту фарыз, дим. Гыйффәтем булачак кәләшемнсн өлеше. Эт кенә ул багана төбе саен псс итеп иөри Эрнаның кочагы шундый кайнар. Әллә нинди исерткеч исләр килә Үзем каршы, акылым каршы, жаным каршы, ә тән буйсынмый, упкынга тәгәрәвен дәвам итә. Белә торып тәгәри Шулай да бер мизгелдә бар көчемне җыеп, соңгы сулышын алган сырхаудай кызнын гәүдәсен читкә этәрмәкче иттем. Тик ул әлеге ниятемне назлау дип кабул итте, күрәсен, беркеп үк бегге, колак яфракларымны имә, битләремне ялый Әллә ниләр сөйләнә: “Аһ о-о, майн гот... о-о, дас ист гросс..." Тәмам эредем. Кулларым кызнын өтгергеч тәне буйлап түбәнгә шуыша Эрна мина мона кадәр кичереп карамаган мәнге онытылмас ләззәтле дә, татлы да минутлар бүләк итте Уянып киткәндә үзем генә идем. Ялгызлыгым шундый әйбәт тәэсир итте ки, хәтта урынымнан сикереп торып биеп тә киттем Димәк бу төш кенә булган. Димәк, намусым пакь Ура! Төш дисән дә төш. Уйлап, хыялланып йөрсән бер хәл иде. Кем диген әле'’ Эрна! Һавалы, тәкәббер немка. Кирәге дә юк, поты бер тиен. Ана үз фашистлары да бетмәгән Ул сон өйдә дә юк лабаса! Киткәненә атнадан артты түгелме сон инде? Өстемнән гүя тау төште, үзем биим, үзем такмаклыйм Бас кьпым Әпипа. Син басмасаң. мин басам Берзаман үземне күреп, артыма утыра яздым шәрә икәнмен ич' Ләкин бу хәлдән чыгу юлын да тиз таптым, моны да төшемә аудардым Бик буранлы төш иде бит, чишенеп үк ташланылган икән, каһәр, дип көлгән булдым. Шулай да көнем шик, икеләнүләр эчендә үтте: булдымы бу хәл. юкмы0 Эрна күземә генә күренмәсә ярар иде, дип теләдем Алладан Ул мине кичен тагын ятагымда каршы алды Аны күргәч, йөрәгем тибүеннән туктый язды. —Мачо, чишен, ят,—диде Эрна әмер биргәндәй Әле кайчан гына мәхлук идем, инде мачо. Сүзе сүз түгел. Әйе, ул вакытта әлеге сүзнсн мәгънәсе мина билгесез иде. Көнбагышта гайрәтле ир-атларны мачо дип йөрткәннәр икән Комплимент булган бу Чыннан да. атна буе без ләззәт диңгезендә йөздек. Кыенсынуларым да бетте, намус, пакьлек дигән сүзләр дә онытылды. Хәзер инде очрашу сәгатьләрен үзем зарыгып көтеп ала башладым. Искиткеч кайнар, гаять дәрәҗәдә гыйшыклы кыз иде Эрна. Тәҗрибәсе дә зур иде. күрәсен Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте Коннәрдән бер көнне Эрна юкка чыкты Төн уртасы да житге. тан да беленде, ә мин үз-үземә урын таба алмыйча бүлмә буйлап әрле-бирле йөренәм. Күз алдымда аның камыштай зифа буе. озынча аксыл маңгаена тошкән сары чәчләре Мин аларны сыйпыйм, иркәлим Йөрәгем өзгәләнә Уф Ярату идеме бу, анысын белмим, тик шактый вакыт аныма килә азмыйча эчтән сызып йөрдем. Газапландым. Мона гаҗәпләнергә дә кирәкми Чөнки Эрна минем хатыным иде Үзебезнсн мөнәсәбәтләрне мин әнә шулай җитди игеп кабул иткән идем Мин ана рәсми төстә өйләнергә әзер идем Г ыйшык сөреме белән хужам Смирновны бөтенләй хәтеремнән чыгарып җибәргәнмен ләбаса. Дөрес, без көне буе бергә, элеккечә ул зш куша, ә мин җиренә җиткереп үтим Кызы белән минем арадагы хәлләрне белү- белмәве әлегә кадәр һич кызыксындырмады. Бервакыт кылт итеп башымны шушы уй чатнатты. Сизендеме икән, юкмы икән? Сизенми калмагандыр дип уйлыйм. Ул чакта, нигә белдерми? Сүз дә юк, әти кеше моны хупламаячак. Әллә кызына катнашырга батырчылык итмиме? Анысы да бик мөмкин. Эрна үзсүзле, тәкәббер һәм тәвәккәл кыз. Барысы да анынча гына булырга тиеш! Бу идеология сугыш чоры немец яшьләренең кыйбласын тәшкил итә иде, ахры. Европаны буйсындыру аларга шундый хокук бирә дип саныйлар иде булса кирәк. Смирнов, һәрхәлдә, ачуы чыкканда һаман “һундук” дип сүгә. Ярым яралы булса да, Самара төбәгенә бәйләп тотучы яраткан сүзе иде ул аның. Хисам Кәбирне икенче көнне мәктәп янында сагалап торды. Күптән түгел аны директор итеп билгеләгәннәр иде. Шуна күрә каникул, ял вакыты булуга карамастан, мәктәптән башы чыкмый. Чөнки ремонтның ин кызган чагы, кая инде ул җитәкчегә ял? Көне-төне дигәндәй машинасыннан төшми, әле монысы, әле тегесе кирәк. Ә акчаны бик кысып бирәләр, колхозга, эшмәкәрләргә бил бөгеп барырга туры килә. Әле дә районга җыенуы иде. Хисам күзгә чалынуга, кашлары җыерылды. Тагын бер олау сүз төяп килгән икән инде, дип офтанды. Бер гәпкә кереп китсә, туктатырмын димә. Тик авылның гына түгел, бөтен районның абруйлы аксакалына караңгы чырай да күрсәтә алмыйсын. Өстәвенә, бабасы белән бик әшнәләр иде. —Исәнлек-саулыкмы, Хисаметдин ага, нинди җилләр ташлады бу якларга?—дип, карт белән ике куллап күреште Кәбир. Тегесе үгезне мөгезеннән тотуны мәгъкуль күрде ахры, егет томанланганча телбистәләнеп тормады. —Сүз бар, әйдәле, бакчага керик,—диде. —Мин ашыга идем шул, Хисаметдин ага, районга барышым Хисам җөнтәс кашлары астыннан егеткә сынап карап алды да, сүзенең бик тә мөһим икәнлегенә ишарә итеп, колагына пышылдады: —Тсс, кеше ишетмәсен.. Кәбир картның җәтмәсенә эләккәнен сизми дә калды. —Нинди сер җиткермәкче буласың, Хисаметдин ага,—дип, түземсезлек белән әңгәмәдәшенә бакты. —Бакчада әйтермен,—диде Хисам, сер пәрдәсен ачмады. Бакча аллы-гөлле чәчәкләре белән балкып утыра иде. Тирә-якта хуш ис. Бал кортлары безелдәшә, канатларын җилпи-җилпи күбәләкләр оча. Карап туймаслык матур дөнья! Бу матурлык Кәбирнен дә, Хисамның да күзенә күренмәде. Алар бербер эш җимерткәндәй бик җитди кыяфәт белән иң эчтәге эскәмиягә килеп кунакладылар. —Жә, Хисаметдин ага, ни әйтмәкче идең?—диде Кәбир. —Син безгә кайткан теге төрек кәмәшен күргәнен бармы?—дип сорады Хисам үз чиратында. —Күргәнем бар. Анын белән әллә берәр нәрсә булганмы? —Булмаган кая. Син йоклап йөргәч тә теге. Шул кара чуен китегенә Гүзәлияне биреп җибәрәбезмени инде? Кәбир битараф кына җилкәләрен сикертеп куйды. —Үзләре килешкәч... —Килешми торсыннар әле. Белдеңме? Без төреккә кыз үстермәдек. Белдеңме? —Куй әле, Хисаметдин ага. Юк, Кәбир дус, куймыйбыз. Син Гүзәлияне шушы бер-ике көнлә урларга тиешсен. Белдеңме? Кәбирнсн күзләре дүрт булды. Дөрес ишетәмме, дигәндәй, әңгәмәдәшенә сәерсенеп карап алды. Беләсеңме, Хисаметдин ага, без ничәнче гасырда яшибез? —Бабаң Таһирждн кордаш хуплар иде бу гамәлне,—дип үзенекен тукыды Хисам Кәбир дәвам итте: —Гүзәлия миңа бик ошый. Ләкин үзе генә мине тин итмәде. Аннан сон, мәктәп директоры кыз урлап йөри димени, Хисаметдин ага? —Мәми авыз икәнсең, энем Кәбир, бигәйбә. Берәүгә фәрештә үбеп үстергән чибәр кыз бирергә торалар, ә ул тьфү, мин сине егет солтанына санап йөргән булам тагын