Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГЫЙСМЕТДИН ТӘҮБӘСЕ

—Я-син, үәлкуръәнил хәким...

 Сәлим мулланың калтырап чыккан хәлсез тавышы әле генә мәет озаткан ой эчен гүя тагын да караңгыландырып, тагын да шыксызландырып җибәрде, күнелгә шом остәлдс. Сонгы дүрт ел эчендә бишенче ясинен чыга инде бу йортта хәзрәт. Әмма ул белә—бүгенге мәет озату йоласы заяга— үлмәячәк әле ул, үлмәячәк. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый Мулланың уйларын ишеткән кебек, авыру ыңгырашып куйды һәм эренләгән керфексез гонык күзләрен ачты. —Ы-ы-х. Күптән хәтергә сеңгән Коръән сүрәләрен укып утырса да, үз уйларына чумган мулланы бу ыңгырашу уятып җибәрде Ул тиз генә укыган сүрәсен очларга ашыкты. —Сәдакаллһул газим. Әмин. Аллаһу әкбәр Өйдә кем дә булса бармы0 Дамир, улым, атаң аңына килде, су китер! Дәшүче булмады Шунда гына Сәлим хәзрәт әле генә гүр иясе булырга җыенып яткан Гыйсметдиннен тонык күзләре үзенә текәлгәнен күрде —Кордаш, хәлләрен ничек? Гыйсметдиннен күзләрендә усал очкыннар уйнап куйды -Ы-ы-х Әмма ул бары хәлсез итеп ыңгыраша гына алды. Нәрсә сорап торган була инде, белә бит—начар! Инде унбиш ел үлем котеп яга. Гомер иткән карчыгы Гөлзифаны җирләп кайтты да. егылды Шул ятудан инде тора алмады, кул-аяктан, телдән язды Инде менә гел ятудан тәне чери, сөякләре исә тирене тишеп чыга башлады Тереләй чери Гыйсметдин, тереләй. Ә ул; “хәлен ничек?”—дигән була' һе. мулла булган, имеш. Күрсәтер иде ул сиңа Алланны-мулланны—теге заман булса Һай, бар иде көчле чаклар Искәндәр СИРАҖИ (1972) яшь япчы, публицист. хнкая.юре. ммелмлорг накытлы матбугатта даими басы ла Казанда яши Үзен түгел, кара айгырын гына күрсә дә, бөтен авыл халкы өнсез кала иде. Һай, шул чаклар кире кайтса икән! 1945 елнын жәе. Көн кичкә авышып бара. Урман юлыннан авылга җилкәсенә юл капчыгы аскан бер солдат килеп керде дә, туп-туры колхоз идарәсенә юнәлде. Авыл халкы аны танымый калды. Күптән көтте Сәлим бу көнне, исән-имин илгә кайтып шул Чулак Гыйсминен иманын укытсам, үлсәм дә үкенмәс идем, дип нәзер әйтте. Шуна да, өенә кереп тә тормастан, туп-туры дошманы янына китте. Колхоз рәисе идарәдә иде әле. Сәлим ишектән керә керешкә бүлмә хуҗасын өстәле артыннан сөйрәп чыгарды да, сугып екты. Гыйсметдин карышып тормады. Ул үзе дә кайчан да булса бу көн киләсен белә иде. Озак типкәләде аны Сәлим. Инде тәмам хәлдән тайгач кына председательнең френч пинжәген бизәп торучы бердәнбер медален йолкып алып, ачык тәрәзәдән атты. —Кан коеп алган медаль түгел бу! Кыйналудан курыкмады Гыйсметдин—төзәлер әле. Ә менә Сәлимнең сонгы сүзләре аны пошаманга салды. Әгәр бу хәбәр райкомга барып җитсә, шунда ук председательлектән алып ташлаячаклар. Әнә, сугыштан ир-атлар да кайта башлады, колхозны җитәкләрлек кешеләр бар. Аннан сон бу сүзләрдә хаклык та юк түгел бит... Шул ук кичне кара айгырын җигеп район үзәгенә кузгалды ул. Күрәсе кешеләрен күрде, язасы кәгазьләрен язды. Иртәгесен исә Сәлимне алып киттеләр, халык дошманы булган, диделәр. Шул китүеннән ул сигез елдан сон гына авылга әйләнеп кайтты. Картлар икесе дә бер үк уйны уйлыйлар иде булса кирәк, бик озак бер- берсенә карашып тын тордылар. Тынлыкны Сәлим хәзрәт бозды. —Мин сине кичерәм, Гыйсметдин кордаш. Әйе, риза-бәхил. —Ы-ы-х —Ыңгырашу усал яңгырады,—Синнән бәхилләү сораган кеше бармы соң әле монда?! Мин әллә гаеплеме? Заманы шундый иде аның, заманы. Кем беренче булып сөйләсә, шул хаклы иде ул чакта. —Анлыйм, кордаш, син үзеңне гаепсез саныйсың. Тик шуны бел—тәүбә кылмый торып, гүр сине кабул итмәячәк. Мин сине бәхилләдем, үземнен дә озак яшисем калмагандыр инде. Хуш! —Ы-ы-х... Һай, җавап бирә алса икән шушыңа, ишеттерер иде ишетмәгәнен! Ә шулай да Сәлим карт бирешкән, озакка сузмас, ахрысы. Туксанда бит инде ул да. Гыйсметдин мулланың бөкрәя төшкән гәүдәсенә ишектән чыгып киткәнче карап калды. -Ы-ы-х!..—Менә тагын үз уйлары белән бергә-бер калды инде. Ичмасам, үлеме дә килми бит анын Бу юлы хәле начарлангач, әллә әҗәл килде инде, дип куанган иде, тагын юк. Әле кичә генә улы Зөфәрне алып кайтып күмделәр. Төзүче иде, үзе төзегән йорт түбәсеннән егылып төшкән. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә дүрт улы вафат булды бит аның, ел саен берәү. Берсе атасынын хәлен белергә кайтышлый поезд астына эләкте, берсе машина белән капланып үлде, берсе су коенганда батты... -Ы-ы-х!..—Берсе генә дә үз үлеме белән үлмәде бит. Авыл халкы, әнә, бу үлемнәрне дә, Гыйсметдиннең авыруын да каргыш дип, хатын- кызларнын сугыш елларында түктергән күз яшьләре төште дип сөйләшә. Каргыш, пычагым, паралич диләр аны! Тәүбәгә кил, имеш. Нинди тәүбәгә, заманы шул иде анын. Әллә бер ул гына халыкны зар елаттымы? Юк. андыйлар меңләгән иде. Әгәр син елатмасан, сине елатачаклар иде ул чорда. Заман очен ул гаепле түгел, түгел' Капка шыгырдаган тавыш картны уйларыннан, аклануларыннан бүлдерде Тагын кем йөри инде анда сару кайнатып?! Сабира кортка икән. Авыру янына узуга, карчыкнын борынына черегән тән. үлек исе ярып керде Шулай да борынын капламады, тонган күзләр белән үзенә карап торучы Гыйсметдинне рәнжетәсе килмәде бугай —Нихәл, Гыйсметдин? Ишеттеңме әле. Сәлим мулла вафат Ходаем, без гөнаһлы бәндәләрне кем ясин укып соңгы юлга озатыр инде. Бигрәк изге жан булган хәзрәтебез. Сездән кайткан да. тәһарәтен алып, намазын укып урын остенә яуган. Бары үзенә-үзе ясин чыгып кына өлгергән. Йа. раббым. безгә дә шундый жинел үлемнәр насыйп итсән иде — Ы-ы-х!—Сөйләшергә жай чыкканга куанып бетә алмаган кортканы Гыйсметдиннен ачулы ынгырашуы бүлдерде —Нәрсә, кортка, күзен чыкканмы әллә! Нинди жинел үлем турында сөйлисен син. ә?! Унбиш ел көтәм бит инде мин аны Мин үзем үлем көтәм. череп ятам, ә ул мина килми, тап-таза улларымны алып китә. Сабира карчык сүзен дәвам итте: —Менә хәзрәт белән дә бәхилләшә алмый калдым. Синең хәлен дә бик начар дигәч, бәхилләшеп чыгыйм, үкенечкә калмасын дидем Бәхиллим мин сине, Гыйсметдин, бәхиллим. -Ы-ы-х!!! —Бүлдермә, Гыйсметдин. тынлап бетер! Синен авыл халкы атаында гөнаһларың, ай-һай, зур. Тәүбәгә кил. Ходайдан ярлыкавын сора Шунсыз гүр иясе була алмассың. Кеше каргышы юкка чыкмый ул. Улларыннын үлеме бер дә юкка түгел —Ы-ы-х!!!—Йә. Хода, бусы да шул тәүбә турында сөйли Әллә бөтен заманы өчен бер Гыйсметдин генә җаваплымы? Инде менә, улларынын үлемен дә шул каргыш белән бәйләп маташалар. Юк ул каргыш, юк! Сезнен ишеләрне куркытып тоту өчен мулла-мунтагай уйлап чыгарган аны Ин авырткан жиргә сугалар бит, балаларны искә алалар Ә Гыйсметдин яратты улларын. Теге чакта фронтка киткәндә дә Гөл зифасына саубуллашу урынына янап китте бит ул: —Кара аны. малайларны сакла! Алай-болай булса, кайткач, күрмәгәнеңне күрсәтермен! Мин анда озак маташмам, кот. Сүзендә торды тагын, ярты ел да узмады, кире әйләнеп тә кайтты. Гыйсметдинне сугышка кырык икенче елнын язында гына алдылар Безнсн гаскәрләр инде чигенүдән туктаган, авырлык белән генә булса да немецны куа башлаган чак. Әле ике ай элек кенә сугышка кергән Гыйсметдин һожүм барышында снаряд чокырына тәгәрәп төште Монда инде үле немец солдаты ята иде. Шунда ук анлап алды ул—исән калу юлы нәкъ менә шул чокырда икән бит! Тиз генә немецнын автоматын атды да, сул кулынын терсәк турысына атып та җибәрде—кулсыз калу башсыз калу түгел Коточкыч авыртудан аңын югалтып егылган Гыйсметдинне санитарлар шунда табып алганнар. Ике ай госпитальдә яткач, кулынын сугышка яраксызлыгы мәгълүм булды—терсәк турысында сөякләр чәрдәкләнгән, бөгелми Шулай итеп фронттан Чулак Гыйсметдин булып, чокыр төбендә ятып калган немец солдаты өчен күкрәгенә "Батырлык өчен" медале тагып кайтып керде ул. —Тәүбәгә кил, Гыйсметдин, тәүбәгә! Сабира карчык инде ишек төбенә җиткән иде. —Ы-ы-х!—Ничек тәүбә итсен ул, ә, ничек?! Гаепле түгел бит ул, түгел! Заманы гаепле! Сабира карчык беткән, комы коелган. Бар иде бит аның да шәп чаклары Фронттан кайткач, Гыйсметдинне колхозга председатель итеп куйдылар. Яна председательгә эш күрсәтергә кирәк иде. Шунда ул гажәп шәп бер фикергә килде—фронтка райком биргән заданиедән тыш ашлык озатырга! Көз, колхозчылар хезмәт көненә иген алалар. Аз инде дә, язга кадәр җитәр әле. ә яз көне кычыткан чыгар... Әмма бу елны иген кыш чыгарлык тимәде, яртысын Гыйсметдин фронтка озатырга дип тотып калды. Карышып маташучылар да булмады түгел. Әмма аларга сүз бер: —Син нәрсә, фронтка икмәк җибәрүгә каршымы? Гитлер тегермәненә су коясынмы? Партия, иптәш Сталин җинү көнен якынайту өчен көн-төн тырыша, ә син аларга каршымы? Бу сүзләргә өстәп бер-ике канәгатьсезне төрмәгә дә озаткач, авылдашлары тынычланды. Гыйсметдинне райком җыелышларында башкаларга үрнәк итеп куйдылар, аның турында газеталарга яздылар, радиодан сөйләделәр. Шулай итеп яңа председательнең район җитәкчелеге алдында йөзе ак булды. Әле ана ничәме-ничә башка председатель дә иярде. Авыл халкының нәрсә ашап торуы райкомны кызыксындырмады шул. Ә халык ачлыктан шешенә иде. Ул елны язгы кычытканны инде кыш уртасында ук көтә башладылар. Председательгә ашлык сорап килүчеләр ешайды. Тик аның талканы коры булды: —Ботен ашлык фронтка! Көннәрнең берендә Сабира да килде аның янына. Ялварды, елады, биш яшьлек кызым ачлыктан шешенә, диде. Матур иде хатын, әле шул йончыган, ачлыктан сулган килеш тә ирләр күзе төшәрлек иде. —Ярар, бирермен Ну бүген ишегеңне бикләмә, керермен. Кичен килде ул Сабирага. Әле дә хәтерли, бер пот арыш алып килгән иде . Матур иде Сабира, чукынчык. Киткәндә гарьләнеп елап калды. Соңыннан авылдашларыннан ишетте, имеш, Сабира, күрше авылга чирмеш карчыгына барып корсак төшертеп кайткан. Ул елны Гыйсметдиннен кара айгыры кичкырын шактый өйләрнен капка төбендә торды. Бигрәк тә ирләре сугышта үлгән яки хәбәрсез югалган хатыннарга ашлык китергәләп йөрде ул. Әҗере генә гел бер булды. Әйе, яшәп калды Гыйсметдин, дөньясынын артына тибеп яшәде! Авылнын теләсә кайсы хатыны аныкы иде. Карышып маташучылар да булды. Әнә бит, Сәлимнең Минсылуы ничә керде икмәк сорап, ничә әйтте ана Гыйсметдин бүген кич ишегеңне бикләмә дип, юк, риза булмады. Дүрт яшьлек баласы шешенеп үлде, икенчесен дә язга чаклы көч-хәл белән алып чыктылар. Ә нәрсә карышып маташырга иде? Шул кирәк! Ул баланы җирләп кайтканда кара айгыры белән нәкъ каршына килеп чыкты анын Гыйсметдин. Авылдашлар кайсы-кая сибелделәр, тик Минсылу гына юл бирмәде, айгырны йөгәненнән тотып туктатты. —Син генә гаепле баламның үлемендә. Үзеннекеләрнен игелеген күрмә, җан биргәндә янында су салырдай кеше булмасын, җеназаңны ятлар озатсын! Ул чакта Гыйсметдин көлде генә. Әнә бит, анын баһадирдай өч малае бар, хатыны дүртенчесенә көмәнле. Әле тагын булыр, оеткысы Бохарада түгел бит, үзе белән. Оеткысы әйбәт булып чыкты рәиснен. Гөлзифасы әле тагын ике малай алып кайтты, үзе һаман кыз көтте — Ы-ы-х!!! Кайда иори инде бу малай. Арка авыртуга чыдар әмәл юк. әйләндерел салсын иде ичмасам,—Астын алыштырырга да вакыт, ни гомер юештә ята —Ы-ы-х Улы Дамир кайтканын капка келәсе шакылдаудан ук белде. Хәзер ашатыр да, урын-җирен дә алмаштырыр, тәнен дә корытыр. Дамир өйгә керү белән чишенеп тә тормады, атасы янына узды. —Куркытгын, әткәй, инде син дә мине ташлап китәсен дип торам. Йә, хәлен ничек? Гыйсметдин күзен йомып ачты, бу анын—"әйбәт "—диюе. Дамир сак кына атасынын юрганын күтәрде —У-у, әткәй, булган икән монда. Тиз генә су җылытырга куеп килим әзе. Менә ничә еллар инде Гыйсметдин улын күзәтә. Яратып тәрбиялиме ул аны, әллә кирәк булганга, кеше сүзеннән куркып кынамы Бүген ул аерата игътибарлы иде. Ни дисән дә сонгы улы бит Әмма Дамирнын йөзендә бер генә жирәнү, үзенең Вазыйфаларыннан авырсыну галәмәте сизмәде. Ихластан ярага аны улы, ихластан — Ы-ы-х Атасынын ыңгырашуын ишетеп. Дамир йөгереп керде. —Нәрсә булды, әткәй? — Ы-ы-х.. —Хәзер, әткәй, юам, урын-жиренне алмаштырам да. ашап алырбыз Әйе, әйе. ашап алырга да кирәк бит әле Ашатканда улы ана авыл яңалыкларын сөйләр Бәхете булмады төпчек малайның Абыйлары мәктәпне тәмамладылар да, авылдан чыгып китә бардылар. Чулак Гыйсми малайлары булып йөриселәре килмәде. Ишләре дә үчекләделәр, араларына кертмәделәр. Авылда аталары күз яше түктермәгән бер генә йорт га юк иде шул. Нишлисең, заманы шундый иде Хрущев заманында Гыйсметдиннс председательлектән алгач, бигрәк тә авыр булды. Әле аннан сон да анын яманатын озак саттылар. Имеш Гыйсми теге дә. Гыйсми бу ул кансыз булган. Булган, пычагым! Дамир сонрак туды. Ул туганда авыл шактый тынычланган иде инде. Шуна да атасы турындагы гайбәтләрне ишетмичәрәк үсте, ун классын тәмамлагач, авылда калды. Әй. элегрәк, Гөлзифасы исән чагында күнслле була иде Гыйсмстдиннәрдә. Бигрәк тә Сабан туйлары шәп уза иде. Шәһәрдән дүрт килен, дистәгә якын онык ияртеп дүрт малай кайгып төшәрләр иде, ул оныклар “бабай" дип килеп кочаклап алырлар иде Тик, нигәдер, оныклар гел кызлар булды Нәсел жебен ялгап китәрлек бер малай тумады. Уллары исә. әйткәч, көлә генә иделәр Их. юк шул инде, узды ул чаклар. Дүрт малай—инде гүр иясе Оныклар да каигмыи Хәер, кайтсалар да, бабай, дип муенга асылына алмыйлар Әбиләре үлгәч кайткалап карадылар алар, "монда воняет" дип китеп бардылар. Воняет инде, бабагыз астына тәрәт итеп яткач —Әткәй, әйдә, юып алам. Янында ләгән белән су тоткан Дамир тора икән Юып, чиста урын-жир җәеп куйгач. Дамир атасын ашата башлады. —Әткәй, иртәгә абыйның өчесен уздырып алабыз инде. Коръән укырга чакырып Сәлим хәзрәткә керын илем \ I да у леп микән икән. Голҗиһлн әбине чакырдым инде — Ы-ы-х — Нәрсә, әткәй, син каршымы аллә? Гыйсметдин икс тапкыр күзен ачым-йомды. аныңча бу юк 1 игәнне анллта идс Нәрсә ди. Голжине Коръән укырга чакырдым лиме' Һе ул б. б. .К V . 3* | кайчан абыстай булып өлгергән әле? Ә бит теге чакларда Гыйсметдиннен кара айгыры анын капка төбенә дә тукташтыргалады. Хәзер менә шул абыстай булган. Ярар, булсын әйдә, ул бит Гыйсметдин белән үзе теләп чуалмады, башка чарасы юк иде Тьфү, тәүбә кылып маташа түгелме соң әле. Юк. юк, үзе теләде ул. Әнә бит, Минсылу барыбер бирешмәде, жаны теләгән аның, жаны. Гыйсметдин, ниһаять, арып, авыр, куркыныч төшләр тулы йокыга талды. Төшләре гел бер анын. Әнә ачлыктан шешенеп үлгән баласын аңа сузып Минсылу килә. Баласынын үлем ачысы белән ямьсезләнгән зәп-зәнгәр йөзен Гыйсметдиннен борын төбенә үк суза. —Син генә үтерден нарасыемны! Нәселен корысын, жан биргәндә бер тамчы су салучын булмасын, женазанны ятлар озатсын! Гыйсметдин башын читкә бормакчы, бора алмый, карарга мәжбүр була. Бала шулчак кисәктән күзләрен ачып җибәрә һәм йөзендә усал елмаю пәйда була. —Әйдә, минем янга. Монда сине көтәләр,—ди ул гүрдән чыккан тавыш белән пышылдап. Гыйсметдин анын жан өшеткеч салкын сулышын да тоя хәтта. Бу төшне күргән саен салкын тиргә батып, астын юешләп уяна ул —Ы-ы-х Тагын йоклап булмады инде. Күзне йому белән төшкә әллә нәрсәләр керә башлый. Йокламаска кирәк, йокламаска.. Әмма никадәр генә тырышмасын, күз кабаклары үзләре йомыла. Тагын шул ук куркыныч төшләр.. Әнә, авыл башыннан чанага җигелгән кара айгыр чабып килә. Чү, Гыйсметдиннен үз айгыры түгелме сон бу?! Алайса, нигә авыз-борыныннан ут-төтен чәчеп нәкъ анын өстенә килә? Гыйсметдин качмакчы була, тик аяклары тыңламыйлар, кургаштан койгандай авырайганнар. Айгыр менә таптыйм дигәндә генә шып тукталып кала, кан баскан күзләре белән Гыйсметдингә карый. —Әйдә, утыр чанага, мин сине тәмугның ин түренә илтеп куям,—ди дә, ихахайлап көлеп җибәрә. -Ы-ы-х Ы-ы-х... Килде, алып китә, әҗәл килде! Су, су салыгыз, авызым кипте! Тик аның бу кычкыруын беркем дә ишетми, бары тик атасынын ыңгырашуына Дамир гына йөгереп керә. —Нәрсә булды, әткәй? -Ы-ы-х Нәрсә сорап торган була инде, монысы да Белә бит инде.. Дамир башта гадәттәге соравын бирде, аннан сон картны юата-юата астын алыштырырга тотынды. —Әткәй, мунчада су җылынгандыр, мин керләрне генә юып керим әле. Аннан сон тамак ялгап алырбыз,—дип кечкенә бала белән сөйләшкәндәй сөйләнеп чыгып китте. Кырыктан узган ир бу эшне ияләнгән гадәт буенча тиз-тиз генә башкара иде. Бүген исә, мунчага килеп керү белән атасынын йомышын йомышлаган җәймәләре салынган ләгәнне тотып атты да, йөзен каплап сулкылдап елый башлады. Ачык калган ишектән кәкре койрыгын дустанә болгап Сарбай килеп керде һәм аптыраулы караш ташлады. Аның хуҗасын мондый халәттә күргәне юк иде әле. Куып чыгаручы булмагач, маэмай кыюланып китте, эчкә үк үтеп Дамирнын бармак араларыннан саркып чыккан күз яшьләрен яларга тотынды. Эчендәгесен бушатыр кешесе булмаган Дамирга шул житә калды, ул этне кочаклап алып такмаклап ук елый башлады. —Үлә дә алмады бит ичмасам. Үзен дә, мине дә газаплап ята. Гомер узып бара. Яшьлегем шунын сасысын җыештырып үгеп китте. Әнә, яшьтәшләрем инле кызларын кияүгә бирә башлады, шапылдатып оныклар сөяләр. Ә мин ни күрәм бу дөньяда? Менә шул ләгән тулы авыру карт чүпрәкләреннән башка мин ни күрәм? Минем бит балаларым да. хатыным да юк. Авыру карт карап ятмыйм дип хатын туйдан сон ике айдан ата-анасына кайтып китте. Инде бу юлы әллә үләме, әллә мин дә кешечә яши башлыйммы дигән идем, юк, тагын элеккечә үк. Әллә исәбе йөз ел яшәргәме инде?! Озак елады Дамир, бөтен эч серләрен Сарбайга ачты да салды. Ялгыша икән Гыйсметдин карт, ялгыша, авырсына Дамиры, анын үлемен көтеп кенә яши. Элегрәк, абыйлары исән чагында кечкенә генә булса да өмет чаткысы бар иде, әткәйне бик кирәк булса аларга каратып булыр дип уйлый иде. Кичә сонгы өмете өзелде—сонгы абыйсы Зөфәрне җирләделәр. Дамирнын сыеныр урыны калмады. Хәзер инде ана бу йөген ахырынача үзенә генә тартырга туры киләчәк Гыйсметдин Гөлҗиһан карчыкнын сузып-сузып Коръән укуын тынлап ята. Кара-кара, фурмысын китерә бит бу Гөлжи тәре. Әйтерсен гомере буе абыстай булып йөргән Коръән уку тәмам булды булса кирәк. Карчыклар гөрләшеп алдылар. —Илаһи Әмин. Тагын Гөлҗиһан карчыкнын догасы ишетелде. —Йа, раббым, ошбу укылмыш Каләм Шәрифнен әжер савапларын Гыйсметдин улы Зөфәрнен рух Шәрифләренә багышладым. —Ы-ы-х Әйе, Зөфәре вафат бит әле Гыйсметдиннен Ы-ы-х. Тик догага кулларын кушырган карчыклар бу ынгырашуга игътибар итмәделәр. Гүя бу йортта кайчандыр барысын кан калтыратып тоткан Гыйсметдин юк та. Догадан сон чират ашка җитте, өстәлгә бәлеш чыкты булса кирәк, беравык берәү дә сөйләшми торды, авыруга бары тик ара- тирә кашык шакылдавы гына ишетелеп торды. Тамаклары туйгач, карчыклар авыл хәлләрен сөйләшә башлар. Гыйсметдин мәет ашларынын нәкъ менә шул өлешен ярата. Ул бит хәзер дөньяны улы Дамир күхлегеннән генә күрә, ә монда ни дисәң дә, яна караш Әмма бүген корткалар нигәдер гайбәт сатмадылар, Дамирны жәлли башладылар. —Соңгы абыйсы да үлеп китте. Бсрүзенә авыру атасын карау авыр булыр инде, бичара. Бусы Сабира кортка тавышы, таныды аны Гыйсметдин. — Гыйсмигә дә күп калмагандыр инде, иншалла. озак азапламас, үләр. Әле бүген төшемдә салам өйгәннәрен күрдем, мәеткәдер инде Монысы—Камәр карчык. Хы, мине тизрәк үтерәселәре килә. Менә, тотыгыз! Үлми әле ул Гыйсметдин, үлми. Ул әле сезнен барыгызның да үлем хәбәрен ишетәчәк! —Гөнаһлары зур Гыйсметдиннен. гөнаһлары Шулар тотып тора аны җир йөзендә, шулай газаплый. Тәүбәгә килмәсә. үлә алмас, ятимнәрнең күз яшьләре төшми калмый ул. Әллә сез анын бер-бер артлы дүрт малае үлеп китү тикмәгә генә дип уйлыйсызмы ’ Юк. каргыш тотты, каргыш Теге чакта, сугыш вакытында, улын күмеп зираттан кайтканда Миңсылу җан ачысы белән каргады бит аны Фәрештәнең “Амин" дигән минутына туры килгәндер, әлегәчә барысы да нәкъ анынча бара ’ -Ы-ы-х! Ах. анаңны! Кара син бу Гөлжи тәресен, нәрсә сөйли Ы-ы-х! —Әй. Гөлҗиһан ахирәт. Алайса Гыйсметдин Дамиры үлгәннән соң гына үлә булып чыга түгелме сон? Әстәгафирулла, тәүбә диген —Шулай, Камәр, шулай. Сонгы улы да үлми торып Гыйсметдин үлә алмас, җәһәннәм аны кабул итмәс. Тәкъдире шул. Карчыклар сүзләренә бирелеп китеп Дамирнын керүен дә, әнгәмәне тынлап торгач ашыгып өйдән чыгып китүен дә абайламый калдылар. Әбиләр йортка, аш-суга дога кылдылар да, дәррәү кузгалып кайтыр юлга чыктылар. Йорт хуҗасы Дамирнын озата чыкмавына, гомумән, сәдакасен өләшкәннән сон бөтенләй күренмәвенә игътибар булмады—кайгысы зур бит, берәр җирдә монланып утырадыр. Тик ишек алдына чыккач кына шомлана калдылар. Хуҗаларының эте Сарбай лапас ишегенә карап әллә елап, әллә улап утыра иде. —Эт улау хәерлегә булмас, мәеткәдер инде, мәеткәдер,—диде туксанын тутырып килсә дә үлемнән үзе бик куркучан Камәр карчык. —Туктагыз ахирәтләр, кереп карап чыгыйм әле. Гөлҗиһан абыстай, бозлавыкта таеп егылудан курыккандай, сак кына басып лапаска кереп китте. —Ләхәүлә үә лә куәтә. . Дамир асылынган, керегез тизрәк! Биш карчык килеп аякларыннан күтәрергә азапланганда ир исән иде әле. Әмма ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән корткаларның кулларында таза ир-атны күтәреп элмәктән салдырырдай егәр калмаган шул, калмаган —Әйттем бит, төшемдә салам өйгәннәрен күрдем, дип. Салам өйсәләр, мәеткә инде ул,—дип сөйләнде Камәр кортка кичен бөтен авыл карчыклары янә Гыисметдиннәр йортына мәет сакларга җыйналгач. Бу юлы сүз бер генә юнәлештә барды—үлем турында. Дөресрәге, Гыйсметдиннен үлеме хакында. Хәер, Гыйсметдин моңа үзе дә әзер иде инде, аны хәзер бу дөньяда тотып торырлык берни дә калмады—каргыш кабул булды. Дамирнын өчесе дә, җидесе дә Коръәнсез генә узып китте. Гыйсметдин исә көн дә әҗәлен көтте. Тик үлем генә килмәде дә килмәде. Көненә ике- өч тапкыр авылның ахирәттә җәннәт өмет итүче корткасы кереп астын алыштырып, тамагына ашатып китә. Безнен якларда кешеләр ярдәмчел бит. Әгәр зур каза килсә, гомер буе бөтен нәсел-нәсәбәтләре кан дошман булып йөрүчеләр дә иске үпкәләрен оныта. Тома ятим калган Чулак Гыйсмине дә ташламадылар, үткәндәге бөтен явызлыгын онытып, өй буенча чиратка салып тәрбиягә алдылар. Әй, гарьләнде моңа Гыйсметдин. Үзенен көчсезлеген, мескенлеген күреп гарьләнде ул. Анын белән хәтта дошманлашмыйлар да бит! Ничек инде ул, заманында бөтен авылны кан калтыратып тоткан кеше, шушы көнгә калды —Ы-ы-х.. Нәрсә, җәзалыйсынмы, өстән генә минем сызлануларыма, кимсетелүемә карап кәеф чигәсеңме? Нәрсә көтәсең, инде бит минем сина бирер әйберем калмады, улларымны алып бетердең, сәламәтлегем юк, ник җибәрмисен әҗәлеңне?! Гомере буе ни Алланы, ни шайтанны танымаган Гыйсметдин шулай итеп көннәрен күкләргә җикеренеп уздыручан булып китте. Сүгенә -сүгенә дә. куркыныч төшләр тулы йокыга тала. —Чулак Гыйсминен хәле ничек икән? Авылнын ике кешесе очрашса, берсе тарафыннан бирелә торган гадәти сорауга әйләнде бу сүзләр. Ә ул үлмәде дә, үлмәде. Гүя күкләр генә түгел, җәһәннәм дә аннан баш тартты. Әйтерсен, җир-ана бу тереләй чери башлаган, тире белән сөяккә генә калган, үз нәҗесенә батып ятучы языклы адәмне куенына алырга чиркана, җирәнә иде. Инде сонгы улы Дамир гүр иясе булганга да, саташулы төшләр, газап, ләгънәт тулы ярты ел узып китте, ә ул исән Бу карар җире дә калмаган тәндә жаннын нәрсәгә эләгеп торуы да аңлашылмый —Аллаһынын кодрәте,—ди вәкарь сакларга тырышып Гөлҗиһан абыстай Бер конне исә Гыйсметдиннен төшенә гомер иткән карчыгы. Гөлзифасы керде. Үзе яшь. чибәр икән, биш улы да янында, барысы да аны чакыралар. Менә Дамиры читкәрәк чабып китте дә: —Әтием, тот мине, тот,—дип уйнарга дәшә. Әллә кайдан гына Сәлим хәзрәт пәйда булды: —Тәүбәгә кил, Гыйсметдин! Житәр, күп яттын фани дөньяга ябышып. Тәүбә кыл! Бу юлы Гыйсметдин йокысыннан жинеләеп. күнеле нечкәреп уянды Инде ничә ел төшенә кермәгән хатынын, балаларын күрде бит! Бишектән төшкәннән бирле яшь чыкмаган күзләреннән ике тозлы тамчы сытылып чыкты да, җыерчыклы йөз буенча тәгәрәде Гыйсметдин елый иде Яшьле күзләрен түшәмгә текәде ул Юк, юк, түшәмгә түгел, күкләргә бакты һәм Аллаһыга мөрәҗәгать итте. Әмма, гадәтенчә, җикеренү түгел, тәүбә, ялвару иде бу. —Ы-ы-х. Раббым, коткар мине бу газаплардан, кичер гөнаһларымны Сүзсез дога кабул булды, тәмам йончыган тәнне жан ташлап китте Сонгы сулышын алганда картның кипшергән, яргаланган иреннәрен бер тамчы су белән чылатыр кеше дә юк иде Нәкъ шул көнне авылда тагын бер кеше үлде. Колхознын электригы Буйдак Рамазанны ток сукты. Икенче конне ике тома ятим Гыйсметдин белән Рамазанны янәшә җирләделәр Авыл халкы картнын озак үлә алмый ятуын электрикның үлеме белән бәйләде Имеш, Рамазан атасы Гариф сугыштан кайткач, җиде айдан туган булган, имеш, ул бөтенләй дә Гарифныкы булмыйча. Гыйсми малае икән. Шуңа да Гыйсметдин карт ул үлгәч кенә җан тәслим кылган Ярый, сөйләсеннәр әйдә, тел сөяксез бит Чынлыкта ничек булганын барыбер белүче юк. Гыйсметдиннен нигезен кычыткан, алабута басты Кеше яшәмәгәч, йорт үзе дә әкренләп җимерелә башлады, шомлы төс алды Мөгаен, шунадыр. хужасыз ятканны бер дә урынында тотарга яратмаган авыл халкы бу йортнын бер сайгагын да алып чыкмады Авыл башка якка үсә башлагач, бу өй басу кырыенда ялгыз гына утырып калды Гүя ул—имансыз елларның шомлы бер һәйкәле. Балалары тыңламый башласа, ата-аналар ал арны шул йортка илтеп кую белән куркыта. Шуңа да бәян иткән вакыйгалардан сон күп сулар акса да. анда катнашучылар күптән гүр иясе булса да. авыл халкы озак еллар үлем көтеп яткан картны онытмый, әле дә искә алып гыйбрәт итеп сөйли