БУЫННАР ХӘТЕРЕ-МИЛЛӘТ ТАЯНЫЧЫ
Ислам динендә, татар халкынын язылмаган әхлакый кануннарында жиде буын бабанны белү—изге гамәл, зыялылык һәм нәселлелек билгесе санала. Советлар режимы чорында вак милләтләрне йоту сәясәте нәсел-нәсәбеңне яшерүне, онытуны, хәтерсезлекне, манкортлыкны хуплады. Сыйнфыйлык хасияте ярлы, хәерче кешеләрне күтәрде, ата исеме фамилиягә әйләнү нәселсезлеккә, буыннарны бәйләүче жанлы жепләрне өзүгә алып килде. Демократия җилләре исеп, ирекне буып торган тимер пәрдәләр алып ташлангач, укый-яза белгәннәр тарихка сәяхәткә “чыкты”, шәжәрәсен торгыза, ерак бабаларын эзли башлады. Нәтиҗә озак көттермәде: әле күптән түгел батрак, кол, соранучы кавеменнән булулары белән масаеп, күкрәк киереп йөргән бәндәләр ханнар, морзалар, Идегәйләр, һич югында дини руханилар нәселеннән чыгуларын игълан итеп, уйдырмаларына үзләре ышанып, татлы мизгелләр хозурына чумдылар. Коммунистлар вәсвәсәсенә бирелмәгән. аларнын ялтыравык шигарьләренә ышанмаган, килеп чыгышларын яшермәгән, шуның өчен хакимият тарафыннан рәнҗетелгән, изелгән зыялы нәселләргә чишмә башым эзләү ихтыяҗы юк иде, тарих хәтере аларны онытмады Татар халкынын горурлыгы, мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган, матбугат тудырган хәтәр елларда рухи таяныч булган Алкин. Апаков, Апанаев, Акчурин, Баязитов, Бурнаев, Рәмиев. Хөсәенов, Юнусов. Яушев кебек ерактан килгән асыл фамилияләрне милләт зиһененнән бернинди җил-давыл, зилзилә кысып чыгара алмады Шулар арасында заманында “Әмирхания” мәдрәсәсенә нигез салган, халкыбызның йөзек кашы булырдай Әмирханнар нәселе аеруча ихтирамга һәм хөрмәткә лаеклы. Телдән Әмирхан сүзе гөшүгә "Хәят", “Урталыкта", "Фәтхулла хәзрәт”, “Яшьләр" кебек татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр авторы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, 21 яшендә аяксыз кштып, гомерен коляскада уздырса да, фаҗига рухын, ихтыярын сындыра алмаган, туган халкынын мәнфәгатьләре, киләчәге белән яшәү үзенә Алып батырлар көчен иңдергән олы шәхес күз атдына килә. Б.Урманче Фатих Әмирханны дөньянын алдынгы мәдәниятенә йөз тоткан татар зыялыларының идеал моделе дин саный, X.Туфан ана “аяклары бәйле Прометей” дигән метафора белән мөрәҗәгать итә. Сонгы чорда әдипнен архивларда яткан, үткенлекләре, большевиклар сәясәтенә, гражданнар сугышына биргән кыю бәяләре белән В.Короленконын шул чордагы мәгариф министры АЛуначарскийга язган хатлары, И.Буниннын “Окаянные дни" кебек атаклы язмалары белән бер рәттә торган, күп нокталарда аваздаш публицистикасы табылды һәм бер өлеше басылды. Татар әдибе чит илләрдән кайтып, төрмәләрдән чыгып хакимиятне кулларына төшергән һәм илне озак елларга караңгылык упкынына ташлаган, үз халкынын зыялыларына каршы сугыш башлаган фирка әһелләрен фаш итә. Кыскасы, Әмирханнар нәселе Фатих эшчәнлегендә, табигатькә яктылык, ямь, яшәү дәрте алып килгән кояш зәңгәр күкнең кыл түбәсенә менгәндәй югары, ноктасына күтәрелде Атаклы дин әһелләрен биргән нәсел (Фатихның әтисе дә мөлкәтле мулла була) XX гасырнын беренче яртысында большевиклар режимы тарафыннан бик нык рәнҗетелә Фатих Әмирхан мирасын вульгар социологизм иләгендә талпулар, бозулар, ярлыклар тагу 30-40 нчы еллар дәвамында гадәти күренешкә әверелә. Татар әдибенен бертуган энесе, гаярь дипломат Ибраһим, туганнан туганы Гомәр коммунистлар терроры корбаны булалар. Мәгәр тирән, кин җәелгән тамырлы, җиргә береккән агач кебек көчле, зыялы Әмирханнар нәселен корытырлык көч дөньяда юк иле. Дәһшәтле XX гасырнын икенче яртысында Әмирханнар нәселенең яна буыны үзе турында хәбәр бирә. Милләткә бирелгән, эшчән, булдыклы Әмирханнар нәселенен дәвамчылары хакында китап, мәкалә, эссе язып булыр иде Әмирханнар нәселеннән, урыс мохитендә белем алса да (Казан дәүләт педагогика институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый), милли жанлы. бөтен көчен, табигый талантын татар тарихын өйрәнүгә багышлаган Госман улы Равил Әмирхан турында гына берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Нәселдәше Фатих Әмирхан белән "күктән ингән" уртак яклары шактый: икесе дә татар җире акка күмелгән ел башында, гыйнварь аенда дөньяга килгәннәр. 2006 елда беренчесенен тууына 120 тулса, икенчесе алтмышын бәйрәм итәргә әзерләнә. Аралары алтмыш ел булса да. икесе дә талантлы, намуслы язмышларын туган халкы тарихын, бүгенгесен өйрәнүгә, анын киләчәге белән яшәүгә багышлаганнар. Равил Әмирхан иҗат юлын үткән гасырнын 70 нче елларында мәктәп-мәдрәсаләр. Казан урамнары тарихын, хатын-кызлар хәрәкәтен фәнни өйрәнүдән башлап җибәрә Риза Фәхретдин. Галимждн Баруди кебек дөньякүләм танылган дин әһелләренең тарихи мирасын. Тукай. Исхакый кебек бөекләребезнен иҗатын тикшерә, һәртөрле бозуларга, ялгыш аңлатуларга каршы чыга. Равилне ерактан җемелдәп, күзне үзенә тартып торган маяк уты кебек Әмирханнар нәселе, шәҗәрәсе үзенә әйдәп тора Мәшһүр дин галиме, тарихчы һәм философ Хөсәен Әмирхан турында фәнни- публицистик мәкаләсен бастыра. Әмма анын өчен ин газиз, якын мирас—Фатих Әмирхан ижаты. Абыйсынын вакытлы матбугатта югалып калган чыгышларын, мәкаләләрен, анын турында истәлекләрне җыйнап, бастырып чыгару белән генә чикләнмичә, татар классигын һәртөрле бозулардан, берьяклы, ялгыш аңлатулардан арындыру юнәлешендә зур эш башкара ( 'Классик мирас турында уйланулар- ) Татар демократик вакытлы матбугатына (1905-1907) багышланган хезмәте өчен тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алды, кин колачлы галим буларак танылды Фатих һәм Равил Әмирханнарны олуг юбилейлары белән котлыйбыз. Тагар халкы яшәсә Әмирханнар агачы корымас, ул фидакарьләрнең эшчәнлеге милләтебезнең барыр юлын якгыргып. кодрәт биреп торыр1 Талгат ГАЛИУЛЛИН, фичо.погия фәннәре докторы, профессор ЯШӘЕШ ҺӘМ ИҖАТ КОДАЧЫ Безлә сәер үзенчәлекләр бар инде ул. Ни хикмәттер. Фатих Әмирхан юбилее вакытында да сизелә алар. Мәгълүм булганча, әдипнен туган елы (1886) 6 санына тәмамлана Ләкин менә бала: шул ук 6 саны тагын ике олуг шәхес— Габдулла Тукай һәм Муса Жәлилнсн туган елларына да хас Юбилей вакыты җиткәч, төрле сәбәп- сылтаулар килеп чыга, оч шәхеснең берсе, ягъни Ф Әмирхан тавыш-тынсыз гына “күмелеп" кала Жанлы әдәби хәрәкәттән, ял кылудан читләштерелеп, халкыбызның мәшһүр әдибе нахакка рәнҗетелгән бер үксез баланы хәтерләтә башлый Аң булыйк, бүген татар әдәбиятының “рухи Әмир-ханы на (X. Туфан) 120 яшь тулды Килешәсездер, шактый түгәрәк сан. Шул олуг датаны искәртеп куйыйк га. башка олпаг затлар хозурында ким-хур итмичә, анын да иҗтимагый-мәдәни, рухи тормышыбызда тоткан урынына, иннек-кершәннәр якмыйча, ялтыратмыйча гына хәл кадәренчә бәя бирергә тырышыйк “Үгезне мөгезеннән" алып, башта ук шуны искәртеп куйыйк. Тагар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан—мәдәният тарихыбызда лаеклы урын тоткан иң калку, күренекле шәхесләребсзнсн берсе Төрле елларда укытучы-педагог. революционер көрәшче, оппозииион шәкертләр хәрәкәте җитәкчесе. милли театр, прогрессив матбугатны оештыручыларның берсе, публицист, драматург, әдип, жәмәгать эшлеклесе буларак, ул XX йөзнен беренче чирегендә татар халкынын ижтимагыисәяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырды. Ф. Әмирханның әдәби мирасына килгәндә исә. ул үзенен егерме еллык нәтижәле эшчәнлеге дәверендә искитмәле сәнгать әсәрләренең бөтен бер бәйләмен иҗат итте. Бу әсәрләр үзләренең тирән мәгънәсе, композициянең камиллеге, нечкә психологизмы. стиль гүзәллеге, тел күркәмлеге, натураларның бөтенлеге, кискен сатирасы һәм жинелчә юморы белән укучыларны бүгенгәчә хәйран калдыра. Әмма атаклы язучы булып киткәнче Ф Әмирхан зур һәм гыйбрәтле тормыш мәктәбе үтә. Булачак әдип 1886 елның I (13) гыйнварында дөньяга килә. Шәһәр жирендә туып-үскән санаулы гына каләм осталарыбызнын берсе. Алты яшь ярымда Фатих мәктәп бусагасын атлап керә, әтисе хәзрәт җитәкләгән уку йортында беренче гыйлемнәрен ала. 1895 елның көзендә ул заманындагы ин атаклы мәдрәсәләрнең берсе булган " Мөхәммәдиягә күчә. Биредә укыган чорда Ф Әмирхан үзенен яшьтәшләреннән эрудициясе, карашының кинлеге. тормышның төрле якларыннан хәбәрдар булуы белән аерылып тора Яшь шәкерт һәрвакыт яналыкка омтыла, урта гасырчылык һәм торгынлыкка каршы килешмәүчән көрәш алып баручы шәхескә әйләнә. XX гасырнын тәүге елларында ук шәкертләр арасында яшерен җәмгыятьләр төзелә башлый. Аларнын эшчәнлеге нигездә милли тормыштагы патриархаль торгынлыкны тәнкыйтьләүгә юнәлгән була. 1901 елда “Мөхәммәдия" шәкертләре арасында яшерен "Иггихад" (“Берлек") оешмасы төзелә. Аның төп максаты—бөтен Казан шәкертләрен кадими (иске) мәдрәсәләрне үзгәртеп кору өчен хәрәкәткә туплау. Фатих әлеге жәмгыять җитәкчеләренең берсе була һәм шул ук вакытта оешма- нын басма органы—кулъязма “Әл-Мәгариф" гәзитен дә җитәкли. Гәзит битләрендә булачак классикнын беренче мәкаләләре басыла. Аларда үз заманынын мәгариф өлкәсендәге казанышлары пропагандалана. өлге итеп еш кына очракларда Исмәгыйль Гаспралынын “Тәрҗеман" (“Тәрҗемәче") гәзите алына. Каләм сынау уңышлы үтә. һәм яшь шәкерт зур дәрт белән журналистлык эшенә чума. Бу эшчәнлек 1905-1907 елгы инкыйлаб елларында аеруча кин колач ала. “Иттихад" комитеты һәм “Әл-Мәгариф" гәзитләрендәге эшчәнлек яшерен эшләрнен башка төрләре белән дә үрелеп бара. 1902-1903 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә яшерен әдәби түгәрәкләр оештырыла. Алар шәкертләрнең узанын үстерүдә, аларны уртак максатларны тормышка ашыру өчен туплауда әһәмиятле роль уйный Бу чорда түгәрәкләрнең башында һәрвакыт диярлек Ф Әмирхан тора Түгәрәкләрдә шәкертләрнең үзләре тарафыннан ижат ителгән әсәрләре укыла, төрле музыкаль инструментлар кулланып җырлар (шул исәптән “Марсельеза") өйрәнелә һәм җырлана, традицион өс-башны инкяр кылып, европача костюм модельләре күрсәтелә Бу өлкәдә ин актив рольне, әлбәттә. Фатих үзе уйный. Тора-бара түгәрәкләр җирлегендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла башлый. Түгәрәкләр яшерен кулъязма гәзитләр дә чыгарган. Алар үзләренең актуальлеге, азатлык рухы таратулары белән укучы яшьләрдә тирән кызыксыну, теләктәшлек хисе уяткан, аларны гомуми көрәшкә өндәгән. Ф Әмирхан җитәкчелегендә, мәсәлән. "Күстәргеч" ("Күрсәткеч"). “Телчән". “Изгеч". “Бәнд" (“Бәйләм") исемендәге кулъязма басмалар гамәлгә куела. Аларда иске карашлы руханилар, мөдәррисләр, кадими мәдрәсәдә хөкем сөргән тәртипләр тәнкыйтьләнә, искергән гадәтләр, зәвыклар ачы көлүгә дучар ителә. 1901 елда Казанда Г. Исхакый, М -Ф Туктаров. X. Ямашев һ. б. сул көчләр җитәкчелегендә “Тәрәкъкый" (“Прогресс") исемле җилем басма гәзит нәшер ителә. Аны чыгарышуда Ф Әмирхан да катнаша. Гәзит шулай ук иске мәдрәсәләрдәге тәртипләрне камчылауга зур әһәмият бирә. Анын битләрендә сатира үзенен ин югары ноктасына җитә. 1903 елның көзендә Казанда М. Алмаев. X Ямашев. Г. Сәйфетдинов җитәкчелегендә “Жөмһүрият” исемле җилем басма гәзит эшчәнлек җәелдерә Шәкерт Ф Әмирхан бу басманың эшлекле хезмәткәре хисаплана “Жөмһүрият" гәзите исә. замандашларының истәлекләренә караганда, социаль- демократик “Урал" гәзитен чыгаруда хәзерлек этабын үги Шуна күрә 1905-1906 елларда Әмирханнар йорт-каралтыларында РСДРПнын Казан комитеты типографиясе кирәк-яракларынын вакытлыча сакланып торуын гайре табигыи хат дип булмый Тагын шунысы да мәгълүм, полииия эзәрлекләүләреннән качып. Фатихлар йорты тирәсенә РСДРПнын Казан комитеты күчмә китапханәсе килеп чыккалаган. Күренә ки, Ф. Әмирханнын рәсми көндәлек матбугатта басылган беренче әсәре очраклы хәл түгел. Ә ул әсәр "1871 ел Коммунасы" дип атала һәм 1906 елда Уральскидагы “Әлгасрел-жәдид" ("Яна гасыр”) журналында дөнья күрә Гасыр башларында соииаль-демократларнын йогынтысы астында булган, атар белән элемтәдә эшләгән Ф Әмирханнын "Иттихал" жәмгыятенен варисы—яшерен "Әл-Ислах" (“Реформа") укучы яшьләр комитетын житәкләве хакында да әйтми китеп булмый. 1904 елның 20 февралендә Фатих мәдрәсәләш дусты Р Алушига язган хатында болай ди: “Хәзердә бөтен мәдрәсә шәкертләреннән морәккәб (торган) бер жәмгыять тәшкил ителде. Хәзердә 75 кадәр әгъзасы бардыр (Яшерен тотылсын)". Бу 1905 елнын көзендә тулаем формалашып җиткән мәшһүр “Әл-Ислах” комитетының беренче үрнәге булырга кирәк. Социал-демократлар комитетка һәм анын әгъзаларына зур йогынты ясый Шәкертләр шәһәрнен татар ягында прокламацияләр ябыштыра, ә студент-революиионерлар ал арны бушлай урысча укыта. Шуны да искәртеп китик. 1904 елның җәендә үк инде Фатих, энесе Ибраһим белән берлектә. Самарага барып урысчадан дәресләр ала Студентлар арасында Ф Әмирханга урыс теле дәресләре биргән социал-демократ С Н Гассар да була. Гассар җитәкчелегендә “Әл-Ислах" җитәкчесе революцион прокламацияләр басуда һәм таратуда катнаша. 1905 елның ноябрендә РСДРПнын Казан комитеты “Шәкертләргә дигән татарча прокламация бастыра. Ул укучы яшьләрне, революция байрагы астына тупланып. иске тормышка каршы бердәм көрәшкә кушылырга өнди. Шул көннәрдә, төгәлрәге. 29 ноябрьдә, Ф. Әмирхан җитәкләгән “Әл-Ислах" комитеты шул ук исемдә җилем басма гәзит чыгара башлый. Казан социал-демократлары нәшер иткән прокламация (ә бу эшне мәдрәсә шәкертләре башкара) белән “Әл-Ислах" гөзитенен дөньяга килүе арасында бәйләнеш булуы бәхәссез. Әлеге яшерен басма күтәргән төп тема—шәкертләрнең таркау көчләрен гомуми «Ә?ь-//< СУ.ТҺШ МГЧ азатлык өчен көрәшкә түплау. редактор Вафа Бәхтиярон. пиикыитһче һ .«ир Ьакер мвптиф лиенең барлык ол- «таЭттИ ша» 116,нЛшЛщаа. * ' ' һлиГа&һ.ич Тукай 1908 ел кәләрендә дә прогресска. дөньявилыкка йөз тоту була. Беренче революция шартларында татар халкының миллн-азатлык хәрәкәте көчәя, үзбилгеләнү идеясе яна сулыш ала 1906 елнын 15-2} гыйнварында ил башкаласы Санкт-Петербургта Русия мөселманнарының II ярым яшерен сы ны җыела Казаннын мен ярым шәкерте арасыннан бу съездга вәкил итеп 20 ншыск Ф.иих җибәрелә. Әтисенең энесе Мохәммәднәжип хәзрәт Әмирхан ла гошкән күмәк фотода Ф Әмирхан яшьтәшләре белән ин алдагы рәтне "хасил итә" Ә«-Ислах" җитәкчесе съездда төпле чыгышлар ясый, игътибарны милләттәге сыйнфый каршылыкларга мәгариф эшенә мулрак чыгымнар тоту, шәкертләргә ярдәм игү тиешлегенә юнәлтә Сәләтле шәкертме күреп алалар, "милләт аталары" тагар яшьлэренен шул дәрәҗәгә җитүенә куана. Исмәгыйль бәк Гаспралы үзе сгетнен артык “радикальлеген", кискенлеген тәнкыйть иткән хәлдә. Ф Әмирханга зур өметләр баглавын белдерә. 10. .к. У • м I Илдә гомумдемократик хәрәкәтнең кызган чорында, ягъни 1906 елнын февральмарт айларында. Казан шәкертләре “Әл-Ислах” житәкчелеге астында гомуми забастовка ясый. Дәрес ташлауларда мен ярым чамасы шәкерт катнаша (Казанның барлык мәдрәсә шәкертләре диярлек). Забастовка көрәше Руссиянең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә дә яңгыраш таба Ф Әмирхан да вакыйгаларның үзәгендә кайный, мәдрәсәләрне ташлап чыккан шәкертләргә матди һәм рухи ярдәм оештыручыларның берсе була. Инкыйлаб хәрәкәтенә торган саен ныграк тартыла барган Фатихның эшчәнлегенә, күрәсен, полиция дә игътибар итә башлагандыр. Анын баш өстендә дә шомлы болытлар куера, чөнки даирәсендәге шәхесләрнең байтагы кулга алына Үзенең бу хактагы шөбһәләнүләре турында ул дусты Р Алушига 1906 елның 6 мартында болай дип яза: "Йосыф Акчуринны арестовать иттеләр, хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр, бәлки, үземне дә ошбу көннәрдә итәрләр...” [1) "Әл-Ислах" эшчәнлегенен әһәмиятле этапларыннан берсе—аның 1906 һәм 1907 еллардан Казанда татар шәкертләренең ике яшерен ботенрусия съездын үткәрүе. Аларнын карарлары татар укучы яшьләре тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелә Съездларның эше белән аларнын программаларын төзегән һәм эшчәнлегенә юнәлеш биргән Ф. Әмирхан җитәкчелек итә. Татар милли театрының нигез ташларын салышуда да Ф Әмирханның роле зур. Билгеле булганча, сәхнә сәнгате реакцион көчләр тарафыннан аяусыз эзәрлекләнә һәм 1906 елнын азагына чаклы рәсми төстә яшәү хокукыннан мәхрүм була. Әмма милли театрны гамәлгә кую өчен көрәш XIX йөзнен соңгы чирегендә үк башлана һәм XX гасыр башында аеруча зур колач ала. 1903 елнын ахырларында Казанда укучы яшьләрнең “Шимбә” исемле түгәрәге төзелә. Татар шәкертләреннән тыш ана башкорт, казакъ яшьләре йөри. Түгәрәкнең максаты, яшь көчләрне берләштерүдән тыш, шәрык, башлыча татар әдәбиятын өйрәнү була. “Шимбә” әгъзалары арасында X. Ямашев, М. Вахитов һ. б. белән берлектә аеруча активлыгы белән Ф Әмирхан да аерылып тора. Түгәрәктә татарча спектакльләр кую мәсьәләсе дә күтәрелә, нәтижә буларак, өй спектакльләре оештыру эшләре башланып китә. Бу эштә Ф. Әмирханның да катнашуы белән иң беренчеләрдән булып "Мөхәммәдия” шәкертләре уңыш казанган. 1903 елның декабрендә "Мөхәммәдия"дә Г. Камалның “Бәхетсез егет”е сәхнәләштерелә. Ф Әмирхан—уенда гримлаучы һәм суфлер, беркадәр режиссерлык вазифасын да үти. Спектакль сыйфатындагы "фетнә”не оештыручыларның берсе буларак, Фатих мәдрәсә җитәкчелегенә чакырыла һәм аннан каты кисәтү ала. Әйтергә кирәк, шушы рәвештә мәдрәсә тәртипләрен “бозган” өчен өлкән сыйныф шәкертен еш кына “Сахалин” дигән символик исем белән йөртелгән, ягылмый торган изоляторга да урнаштыралар, кайвакытларда ул гомумән шунда яши. Ләкин тыю һәм эзәрлекләүләргә карамастан, югарыда телгә алынган пьеса мәдрәсәдә яңадан, 1904 елнын апрелендә куела. Көчләрен һәм хәзерлекләрен сизеп алган Ф. Әмирхан вә иптәшләре кайбер кунакханә номерларында (әйтик, “Сарай”да), хосусый өйләрдә дә репетицияләр үткәрә, спектакльләр уйный. “Бәхетсез егет"тән башка Г Ильясиның “Бичара кыз”, Ф Халидинен “Рәдде бичара кыз" дигән әсәрләре сәхнәләштерелә. Татар кызлары сәхнәгә әле менәргә җөрьәт итмәгәнлектән, спектакльләрдә һәм ир-ат, һәм хатын-кыз рольләрен шәкертләр үзләре генә башкара Ф Әмирхан үзе дә тиздән спектакльләрдә җаваплы рольләрдә уйный башлый. Мәсәлән, прогрессив төрек драматургы Нәмикъ Кәмалнын “Кызганыч бала” әсәрендә ул Хәлил, ә “Гыйшык бәласе”ндә Габдессамат рольләрен башкара. Ул вакытларда татар алдынгы яшьләре өчен үзенә күрә салон сыйфатын үтәгән Габитовлар, Терегуловлар өйләрендә Ф Әмирхан, Г Мостафин, С. Рахманколый, К. Коләхметов, апалы-сенелле Коләхметовалар, Габитова, Терегуловалар катнашында татар телендә 1906 елга кадәр язылган барлык драма әсәрләре дә диярлек сәхнәгә куела. Фатих һәм иптәшләре Казан клубларының берсендә рәсми спектакль кую турында хыяллана. Рөхсәт сорап губерна администрациясе бусагасын таптаулар башлана. Үз дигәнендә нык торучан, эшлекле, сәхнә сәнгатенең татар халкы өчен гаять зур әһәмиятен аңлаган Ф. Әмирхан биредә дә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ниһаять. 1906 слнын 5 маенда Казаннын Приказчиклар клубында булачак әдип катнашында "Кызганыч бала" һәм “Гыйшык бәласе" спектакльләре уйнала. Бу татар мәдәни тормышында күренекле вакыйга була, татар гына түгел, урыс матбугаты тарафыннан да хуплап каршы алына. Һәвәскәр артистлар, татар халкынын үз милли театры турындагы хыялын тормышка ашырып, төрле клубларда тагын берничә спектакль уйный Әлеге уеннар, һәм бигрәк тә 5 майла куелган спектакльләр. 1906 елнын 22 декабрендә уйналган әсәрләрнең генераль репетициясе ролен үти. Ә декабрь спектакльләре исә—тарих сәхифәсенә татар милли театрынын туу акты буларак теркәлә. Ф Әмирхан яшь чагыннан ук укытучы-педагог та булган икән ате. Әйтик, анын әнисе мәктәбендә 1901-1902 елларда география. "Әмирхания" мәдрәсәсендә кыхтарга урыс теле укытуы мәгълүм. Шунысы кызык, урыс теле дәресләрен ул факультатив рәвешендә, анда да пәрдә артына яшеренеп алып барган. (2| Бик тере, аралашучан. актив шәкерт "Мөхәммәдиямдә күп яктан калку фигура була. Ул тарих, география, астрономия һ. б. фәннәр буенча бик күп әдәбият укый, төрле темаларга рәхәтләнеп диспутлар оештыра һәм бу бәхәсләрдә иптәшләреннән генә түгел, еш кына тәҗрибәле хәлфәләрдән дә өстен чыга. Фатихны яшьтәшләре генә түгел, өлкәнрәк иптәшләре дә үз итә. Өлкән классларда укыган чорда ул кече сыйныфларда география дәресләре алып бара. Анын дәресләре балаларда зур кызыксыну уята. Ф. Әмирханның география һәм астрономия белән кызыксынуы берникадәр вакыттан сон ул чыгарышкан “Тәрбияи-әтфаль" ("Балалар тәрбиясе") журналында мәкаләләр циклы буларак чагылыш таба Кинкырлы талант иясе, Ф Әмирхан—татар вакытлы матбугатын оештыручыларның. юлга салучыларның берсе дә. Алда инде без анын кулъязма яки җилем басма гәзитләрне чыгарудагы роленә беркадәр тукталган идек. 1906 слнын ахырында ул татарча беренче балалар журналы "Тәрбияи-әтфаль"не оештыру һәм анда сәркятиблск вазифасын үтәү өчен Мәскәүгә чакырыла Журнал 1907 елнын гыйнварыннан чыга башлый (биш саны дөнья күрә). Шушы басманын җаваплы секретаре буларак. Ф Әмирхан журналны нәфис, мавыктыргыч итүгә зур көч куя. аны балалар тормышында тантаналы бер вакыйга итәргә омтыла "Тәрбияи-әтфаль" 1907 елнын апрелендә чыгудан тукталгач, яшь журналист якадан Казанга кайта. Жәйне ял итеп, үзенен элекке иптәшләре, "ислахчылар" белән бергә көздән рәсми "Әл-Ислах” гәзитен чыгарырга карар бирә. Шул арада басманы гамәлгә кую турында рөхсәт тә алына. Ләкин 1907 елнын 15 августында Ф Әмирхан зур фажигага тап була: көтмәгәндә аны паралич суга. Ике аягы йөрмәс, икс кулы хәрәкәтләнмәс, бер күзе күрмәс була 21 яшьлек егетнең. Бик тиз тотып дәвалау аркасында куллары һәм күзе элекке халәткә кайта, әмма аяклары бөтен гомергә параличлы булып кала. Аларга бернинди им-том. дәва ярдәм итми. Көчле ихтыярлы, милләтенә хезмәт итү дәрте белән янган, демократик идеалларга тугрылык саклаган Фатихны бу бәхетсезлек сындыра алмый 1907 елнын 25 ноябрендә дусты Р Алушига клиникадан язган хаты мона ныклы дәлил Менә ул хаттан кайбер юллар: "Авторнын берникадәр файдасы да булды: өч ай эчендә күп нәрсә укып чыктым вә “Әл-Ислах" газетасында сәркятнблек хезмәте иттем һәм хәзер дә итәм. “Әл-Ислах" сезгә барып ирешкән булса, баш мәкаләләр вә “Дамелла” имзалы мәкаләләрне аяксыз дустым Фатих кулы белән язылган дип укырсың' Вә шуларга карап авырумын миңа рухани тәэсире булганмы-юкмы икәнене бслерсен Әүвәлге номерда “Казан шәкертләре” имзасы белән язылган "Печән базары татарларына ачык хат" га авыруымның куәтле вә көчкә-көчкә генә утырып тора ал1ан вакытымда минем кулым белән тәртип ителмештер" |3| Авыруны яшерә белүе, төшенкелеккә бирелмәве өстенә Фатих жөр сүзгә, мәзәккә бик оста шәхес була, анын хәлен белергә килгән дуслары аяксыз әдипне юатасы урынга, ул аларнын боек күңелләрен үзе күтәрә, сызлаган калебләренә оптимизм орлыгы салып җибәрә 1907 елнын 3 октябреннән чыга башлаган “Әл-Ислах" гәзитс әдипмен үэс үк гамәлгә куешкан рәсми басмалармын икенчесе Ул анын фактик мөхәррире дә. рухи яктан җитәкчесе дә Ф Әмирханның ялкынлы публицист буларак галанты шушы гәзит битләрендә чәчәк ата (1907-1909). Биредә ул татар тәнкыйть жанрына нигез салучыларнын беренчеләреннән була, дистәләгән рецензияләр бастыра, тирән эчтәлекле публицистик әсәрләре белән татар әдәбиятының чәчмә фондын баета. Нәкъ менә шушы гәзит тирәсендә аның Г. Тукай белән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге ныклы нигезгә салына. Шуна күрә дә бөек шагыйрьгә күп яктан шифалы йогынты ясаган әдипне заманында X. Туфан образлы рәвештә “Тукайның Фурмановы дип атаган иде. [4] Шул ук чорларда Ф. Әмирхан Г. Тукай. Г Камал һәм башкалар белән берлектә "Яшен". "Ялт-йолт" кебек үткен сатира журналларын гамәлгә кую. юлга салуда төп рольләрнең берсен уйный. 1909-1915 елларда Ф Әмирхан проза әсәрләренең гүзәл үрнәкләрен биреп. “Татар кызы", "Танымаганлыктан таныштык". "Фәтхулла хәзрәт". "Рәхәт көн". "Хәят". "Кадерле минутлар", "Бер хәрабәдә ", “Урталыкта". "Габделбасыйр гыйшкы" һәм башка әсәрләрен иҗат итә. Әдип бу хезмәтләре белән татар әдәбиятында реалистик стильне үстерүгә, аны формалаштыруга зур өлеш кертә. Әлеге әсәрләргә характерларның жанлылыгы, үзенчәлеге, теленең сәнгатьле, милли төсмерле булуы хас. Ф Әмирхан мәгълүм күләмдә татар театры репертуарын билгеләгән драматург та. Анын образларының камиллеге, психологиясенең нечкәлеге белән сугарылган "Яшьләр" (1909). “Тигезсезләр" (1914) кебек драмалары инкыйлабкача чорда милли сәхнәдән төшми. 1922 елда, инде совет чорында, ул шул исемдәге мәшһүр проза әсәре нигезендә “Фәтхулла хәзрәт" комедиясен иҗат итә. Әсәр тамашачылар алдында уныш казана. Әдипнен "Ан" журналы (1912-1918) битләрендә басылган әдәби әсәрләре, тулаем алганда, ижатынын сыйфат ягыннан тагын да үсү. камилләшү үрнәкләре булып тора. Җаваплы сәркятиб һәм публицист буларак, ул “Кояш" гәзитендә актив эшли, аның демократик тәрәкъкыятне кыйбла иткән, милләт мәнфәгатьләрен алга сөргән юнәлешен билгеләүдә төп рольләрнең берсен уйный, башка матбугат органнарында да даими басылып килә. Гомумән. “Кояш" гәзитен. “Әл-Ислах" белән берлектә кыю рәвештә әдипнен публицистик, өлешчә сәнгать әсәрләренең антологиясе дип атарга мөмкин. Замандашларынын истәлекләренә караганда. 1913 еллардан башлап Ф. Әмирхан Казанның милли-мәдәни тормышында төп фигурага әйләнә, хәтта башкалар Г Исхакыйга мөкиббән киткән вакытта, ул аңа да. “вакыт"чыларга да баш ими. "Кояш" тирәсендә Ибраһим Биккулов. Заһит Нуркин, Фәхрелислам Агиев. Шиһаб Әхмәров кебек язучыларны, журналистларны үз тирәсенә туплап, бер үзәк оештыра. М Гали сүзләре белән әйтсәк, “гәрчә гаязчыларга үзен каршы куймаса да. бу чорда инде ул. Тукай үлгәннән сон. галимжанчылар тарафыннан үзенә бирелгән "Казан короле" дигән исемне чын-чынлап тормышка ашырырга тырыша башлый". (5] Ләкин Фатих өлкән замандашы, күренекле әдип һәм жәмәгать эшлеклесе Г. Исхакыйны хөрмәт итмәгән икән, дип уйларга ярамый. Әмирхан гомеренең азагына кадәр каләмдәшенең ижатын бик югары бәяли, эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп куя Моны без бик күп мисаллардан күрәбез. Әйтик, Ф Әмирхан журналистлык эшчәнлегенен танында ук Мәскәүдә чыккан беренче балалар журналында Исхакыйнын эшчәнлегенә багышлап. "Гаяз" исемле мәкалә белән чыгыш ясый. [6| Үзе житәкләгән “Әл-Ислах" гәзите битләрендә Фатих күренекле әдипнен "Алдым-бирдем" драмасына һәм "Солдат" повестена рецензияләрен бастыра. [7) Соңрак Әмирхан Исхакыйнын "Мөгаллим" дигән драмасы буенча куелган спектакльгә бәя бирә. |8] "Фәрештәләр юатсыннар сине!" дигән мәкалә исә Исхакыйнын “Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәренең төп каһарманы Җәгъфәрнең рухи фаҗигасен ачуга багышланган. [9] Бу бәяләмәләрендә Фатих каләмдәшен олуг әдип буларак тәкъдир итә. аны “зур мөхәррир", “зур талант" дип атый. 1916—1917 елларда Әмирханның Исхакый ижатына. шәхесенә биргән бәяләре тагын да калкурак, жетерәк төс ала. Фатих Һади Максуди белән Гаяз Исхакый арасындагы иҗтимагый -фәлсәфи бәхәс буенча да үз сүзен кистереп әйтә, бу хакта анын "Йолдыз" һәм Гаяз Исхаков" исемле мәкаләсе аеруча бер урын алып тора. [ 10] Әмирхан. Гаязнын шәхесенә, эшчәнпегенә теләктәшлек белдереп, аны "сүнә белми торган бер ялкын' дип атый, бу шәхесне милләт өчен үтә зарур бер зат итеп күз алдына китерә "Гаяз—шарлатан", ди Һади әфәнде. Әгәр шарлатан дигән сүз Гаяз шикелле кешеләр тибына әйтелә торган булса, мин Алладан сорыйм, милләт әфралы (милләттәшләр) арасында шарлатаннар күбрәк булсыннар. |11] "Ут күршесе" Сафия апа Локманованын искә алуы буенча, егерменче етлар уртасында да Әмирхан үзенсн ин хөрмәт иткән әдипләре арасында беренче итеп Исхакыины атый торган була. Алда искә алынган очракта. Исхакыины никадәр генә ихтирам итсә дә. үгә горур Ф Әмирханнын беркем алдында да бил бөгәргә теләмәве хакында гына бара Ике олпат әдипнен хат алышулары да мәгълүм Милли хәятнен, тәрәкъкыят хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган әдипнен тынгысыз эшчәнлеге, әлбәттә, хакимият, көнчеләр, шымчылар тарафыннан игътибарсыз калмый. Анын өстеннән хөкүмәтен төрле даирәләренә язылган аләкләрнен саны хәтсез. Шуларнын берсендә: "Ультранационалисты" во главе с Фатыхом Амирхановым и другими иэвестными лицами устраивали “меджлисы". икенчесендә Ф. Әмирханны һәм ике фикерләшен; "среди татарской молодежи особо влиятельными являютея" дип искәрткән сүзләр бар Ин кәггә әләк хәтта С.-Петербургтагы Поли11 и и департаментына кадәр барып җитә. Департамент таләбе буенча Казан губернаторы 1912 елнын 13 ноябрендә полицмейстерга мондый күрсәтмә юллый: "По полученным мною свсдениям. сбором пожертвований в пользу Турецкого Красного полумесяца занимаетея в Казани Фатих Амирханов. которым уже собрано этих пожертвований до 200 руб " 112) Әдип өендә кичекмәстән тентү ясарга босрыла. Ләкин Төркня кызыл аена дип җыелган акча табылмый. Ф Әмирханнын кесәсеннән гонорар сыйфатында Ә - Г Хәсәнидән алынган 60 тәикә акча гына килеп чыга. Әдип Төркия кызыл ае файдасына акча җыюда катнашканмы, юкмы 7 Бу хакта кистереп әйтүе кыен Мөгаен, әлеге ыгы-зыгы шәхси дошманнарынын чираттагы провокациясе белән бәйле бер гамәл булгандыр. Аннары мөселман кардәшләренә симпатиясен яшермәгән Әмирханнын бу эштә катнашуы хак булган тәкъдирдә дә. анын үзен гаепләүче язуларны өендә саклавы бик сәер булыр иде Заманының бөтен эзәрлекләү механизмын үзендә тосмлап-татып торган әдипнен башына тай типмәгән ләбаса! Ф Әмирханнын карашлары, татар җәмгыятендә, аерым алганда, милли матбугатта тоткан урыны белән аеруча Казан губерна жандарм идарәсе (КГЖУ) кызыксына, бу хакта зурдан кубып язышулар оештыра Мәсәлән, жандарм идарәсе башлыгы губернаторга болай дип хәбәр итә “Пользуется влиянием среди мусульман и состанлист центр, вокруг которого группируетея мсстная молодежь Помимо этого. янляясь лишь секретарем газеты "Кояш", он оказываег большос нлиянне на ее направлсиие" 1131 Шул унайлан жандармерия "Кояш"нын Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә карашын тәнкыйтьли һәм гәзитнен хокүмәт сәясәтенә лояль булмаган юнәлешен Ф Әмирхан йогынтысында күрә Әлбәттә, әдип 1912 еллардан башлап, һәм бигрәк тә 1914 елдан соң. "мода"да булган дежур "жинаять"ләрдә. ягъни панисламизмда һәм пантюркизмда бик тырышып гаепләнә Полнциянен даими күзәтүе астында торган Ф Әмирхан КГЖУ бслешматәрендә "убежденный панисламист пантюркист'* 114|. "нссомненный панисламист" 115| дигән бәяләмәләр белән йөри Г Тукай Һәй Ф Әшрхин 1908 е.» Күрәсен, Ф Әмирханның мондый яки шуна охшаш карашлары хакында охранкага түкми-чәчми әдипнең үз даирәсендәге "дуслары" хәбәр итеп торган. Шунын ише "ахирәт"ләргә һичкайчан кытлык булмавы—татар ижтимагый тормышының бик аяныч вә чирканыч бер күренешедер. Тынчу сәяси шартларда һәр адымы һәм эшчәнлеге даими күзәтү астында торса да, Ф Әмирхан бик актив ижтимагый-мәдәни тормыш алып бара. Казандагы бер генә прогрессив милли башлангыч та анын катнашыннан башка узмый диярлек. Әйтик, унынчы еллар дәвамында ул татар кызлары өчен махсус гимназия ачу юлында зур тырышлык күрсәтә, Фатиха Аитова мәктәбе. Ләбибә Хөсәенова гимназиясен гамәлгә куюда байтак эшләр башкара, яшь зыялыларны, алдынгы карашлы егет- кызларны үз тирәсенә туплый, “яшьләр колагына бер сүз" әйтүләрдән туктамый. Ф Әмирхан проза һәм драматургия остасы гына түгел, бәлки үз заманынын актуаль вакыйгаларына карата шәхси мөнәсәбәтен даими белдереп барган кин диапазонлы, эрудицияле жәмәгать эшлеклесе. каләм остасы да. Ул Октябрь түнтәрешенә кадәр үк татар мәдәниятенең (әдәбият, сәнгать, мәгариф, тарих фәне, тел һ. б.) үсешен тирән кызыксыну белән күзәтеп килгән, ана гуманистик караштан чыгып әледән-әле юнәлеш биреп торган зур тәнкыйтьче, жәмәгать хадиме. телче, педагог булып та таныла. Ул чорнын күп кенә алдынгы эшлеклеләре кебек үк. әдип тә Февраль революциясен шатланып каршы ала. Самодержавие гыйфритен мәтәлдерүне ул “Богаулар өзелделәр" (“Ан") дигән мәкаләсе белән тәбрик итә. Биредә Ф Әмирхан царизмның мөселман халыкларына, шул исәптән төрки-татарларга карата үткәрелгән реакцион сәясәтен кискен тәнкыйтьли. Русия жәмгыятенен демократик, гуманистик юнәлештә үсешенә өмет баглап, ул милли мәсьәләнең дә гадел чишелүен көтә. Әмма анын өметләре Вакытлы хөкүмәт чорында да акланмый. Ә инде хакимияткә большевикларның килүе, аларнын бөтен халык сайлаган Учредительное собраниене куып таратуы, ирекле матбугатка карата үткәрелгән берсеннән берсе котсыз чаралар һ. б. язучының тәмам гайрәтен чигерә. Бу “чаралар“га каршы үзенчәлекле протест авазы булып анын “Ирекле матбугатны буарга теләүчеләр” мәкаләсе тора. Яна хакимияткә карата үзенең карашын ул әлегәчә тулысынча басылмаган көндәлекләрендә (1921-1926) ачты. Бу язмалар системаны фаш итү һәм якынлашып килүче тираниядән кисәтүләре белән Ю. Фучикнын “Элмәк муенда килеш репортаж" һәм М Жәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н хәтерләтә. Менә шундый хисләр чолганышында ул үзенең туганнан туган сенлесе Зәйнәпкә язган хатында мондый юллар терки: "Ярый әле әти белән Нәҗип абый (әтисенең энесе—Р. Ә.) үз үлемнәре белән үлеп калды" Шушы ук сүзләрне әдипнең үзе турында да әйтергә ярыйдыр. 35-36 яшьләрендә инде анын иҗаты бернинди ташламаларны белмәгән "вульгар социологизм” дөмбесе белән дөмбәсләнә башлый. Бер-ике мисал. 1923 елнын 16 июлеңдә Ф. Әмирхан, алдан килешенү буенча Татарстан китап комбинатына "Беренче сөю”. “Мәет озатканнан сон". "Чәчәкләр китерегез миңа!” исемле әсәрләренең кулъязмасын тапшыра. Ләкин кулъязмалар Г Толымбайскийнын тискәре рецензиясе нәтиҗәсендә авторга кире кайтарыла. Әдипнен әлеге әсәрләрендә "дини фикер белән кочаклашу, мистицизм тойгылары" табып. Толымбайский. "хәзерге көндә боларны басып тарату сәяси җинаять булачак", дип белдерә. Һәм бу фикер ачык матбугатка чыгарыла. [16) 1925 елда X. Вәли дигән берәү “Безнең юл” журналында болай дип язып чыга: "Фатих Әмирхан буржуазный язучы булу гына түгел, яна буржуаның тормышы, идеологиясен криссталлаштырырга тырышучы буларак мәйданга атыла. Фатих Әмирхан кадәр сәнгатьне буржуазный тенденциячелек өчен корбан иткән һичбер татар язучысы юктыр". |17| Бүтән елдам адәмнәрдә, "сыйнфый уяулык” күрсәткән булып, ягъни үз тиреләрен саклап, "теге дәвер” вәкиленә каршы кискен һөжүмгә күчә Бу өлкәдә Г Толымбайскийлан кала, текә үрләрне Г Гали. Г Нигьмәти. Ф Сәйфи-Казанлы һ. б. "яулый". Г Ибраһимов исә. әдипнен йөзенә бәреп, “син—контрреволюционер!" дип нәгьрә ора Мондый тукмаклаулар инвалид әдипнең гомерен озайткандыр дип булмый. -Ш. Нәтиҗә буларак, әдип әсәрләре янадан басылмый, татар театры репертуарыннан пьесалары чыгарып ташлана, матбугат идарәләре ана аркан борыла Ә бит Ф Әмирхан әле 1920 елда гына “Чәчәкләр китерегез мина!” дип шагыйрәнә күн ел самимилегс белән җырлый. Ә ана чәчәкләр алып киләсе урынга шайтан талгынын саргайган көлтәсен ыргыталар. Бер тизләнеш алгач, язучыдан "карачкы" ясау зарури бер йола төсен ала һәм. төрле фасылларга кереп, бер көчәеп, бер чигенеп. 50 нче елларнын азагынача дәвам итә. Әмма эшлекле һәм актив шәхес буларак, Ф. Әмирхан җебеп төшми, үзенен хәятен ижат эшеннән башка күз алдына китерә алмый. Совет матбугаты үзенен сыйнфый-идеологик асылы белән язучынын дөньяны танып белү системасына нигездә кырын карап килсә дә, ул (күпчелек очракта ихтыяри-мәҗбүри рәвештә) кайбер гәзит-журналларда (“Кызыл Армия”. “Татарстан". “Татарстан хәбәрләре". “Безнен юл”, “Шәрык кызы”, “Сөембикә") языша, рөхсәт ителгән, рәсми инкяр ителеп бетмәгән тәгълиматлар кысасында укучыга милләтнен теле, менталитеты. бөтенлеге һәм үзенчәлеге саклануын шарт итеп, анын рухи һәм мәдәни кыйммәтләре турында каләм тибрәтергә, проблемаларын бәян итәргә тырыша. Әмирхан әдип, публицист, җәмәгать эшлеклесе буларак гамәл кылырга омтылып. Татар театр техникумында әдәбият дәресләре алып бара (1923-1924). Татнаркомпрос системасында лекцияләр укый, конференция һәм кичәләрдә чыгышлар ясый, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, татар мәдәниятенсн төрле өлкәтәренлә хезмәт иткән эшлеклеләр белән тыгыз элемтә урнаштыра, әдәбиятта, чыгышларында, дәресләрендә армый-талмый дусты һәм каләмдәше, “рухани игезәге” Тукай мирасын пропагандалый. Анын беренче татар операсы “Сания"нен мәйданга чыгуында да өлеше бар, әдип операнын комиссиясен җитәкли Ф Әмирханның тәгәрмәчле арбага береккән килеш 20 еллар дәвамында кылган фидакяр хезмәтен ижади каһарманлык дими, ни дисен?! Егерме елга якын аягына баса алмыйча, һаман утырып торган кешенсн организмы таза була алмавы, әлбәттә, табигый. Җитмәсә, тормыш, "дуслар" да башыннан сыйпамый Ул үз гомерендә берничә мәртәбә нык-нык авырып ала. савыга, ләкин 1925 елнын башларына таба шактый бетерешә Анда үпкә туберкулезы галәмәтләре күренә башлый. Бөтен җәй-көз Кырымдагы “Гастрия" шифаханәсендә дәваланып бераз көрәйсә дә, авыру арка сөягенә күчеп, әдип инде утырып тора алмаслык хәлгә килә. Көчле ихтыярлы, оптимист табигатьле Әмирхан әле 1926 елнын 16 гыйнварында да. хәле начар булуга карамастан. “Сания” операсын тыңларга бара Бәхетссзлсккә каршы. 1926 елнын февраль урталарында Ф Әмирханга нык суык тиеп, температурасы күтәрелеп китә. Бу халәт көчле үпкә ялкынсынуына күчә, тора-бара монысына тагын да хәтәррәк эчәк һәм карын шешү авыруы килеп өстәлә. Тузып-таушалып беткән организм бу зәхмәтне инде жинә алмый Татар халкынын классик язучысы, милләт вөҗданы Фатих Әмирханнын күзләре 9 мартта мәнгегә йомыла Татарның боек әдибенсн, “сонгы могикан"ынын вафаты. җеназасы кин яңгыраш ала. Җөмһүриятнең татарча үзәк басмасы “Кызыл Татарстан" гәзитс бу югалтуга үзенен өч санын (^ 58, 59, 60—11, 12, 14 март) багышлый “Красная Татария" лә кайгы белдерүләрдән читтә калмый, мәкаләләр урнаштыра Татар җәмәгатьчелеге әдипне җирләү мәсьәләсендә ике тарафка бүленә Татарстан матбугат эшчеләре оешмасы. Гыйльми үзәк, “Гажур". Дәүләт нәшрияты гражданнарча, ягъни җеназа укымыйча күмүне алга сөрә. Хушлашу урыны итеп Театр мәйданы тәгаен кылына Икенче тараф, башлыча гайре рәсми оешмалар. Ф Әмирханнын туганнары, якын дуслары әдипнең гәүдәсен җеназа укып җиргә иңдерүне өстен күрә һәм бу гамал өчен татар ягындагы Вахитов (элек һәм хәзер Юнысон мәйданы) сайлый. Ике якның да ниятләре аталган мәйданнарда тормышка ашырыла Рәсми матәм мнтингысын Татар дәүләт академия театрының директоры Ф Бурнаш ача. Ул "Фатих Әмирхан татар халкы өчен бик кадерле булган боек язучы һәм оста художник иде " дигән сүзләр әйтә Шуннан сон әдипнен якын дусты, журналист И Ьиккулов. Татарстан мәгариф халык комиссары Н Мөхетдинов. Сәламәтлек халык комиссары Ф Мохәммәдьяров. Гыйльми үзәк рәисе урынбасары М. Корбангалиев. татар артистларыннан К. Тинчурин һ- б. сөйли, жылы, тирән мәгънәле хушлашу сүхләре әйтә. Театр мәйданына җыелган халыкнын саны ике менгә якынлаша. Вахитов мәйданында сүз алып нигездә әдипнен бергә укыган иптәшләре, дуслары, Фатихның жизнәсе Габдулла мулла гына сөйли. Митинг тәмамлангач, бөтен шартын туры китереп, женаза укыла. Әмма халыкнын байтак өлеше җеназа укыла башлагач та төрлесе төрле якка таралып бетә. "Сугышчан алласызлык” пропагандасы белән миңгерәүләнгән кешеләрнең динле-иманлы, мөселман булып күренәселәре килми. Шунысын искәртү мөһим: 1926 ел шартларында рәсми идеология кысаларында “иске заман" кешесе дип хисапланса да, чын интеллигент-зыялылар каршында Ф. Әмирханның абруе, шәхси "имиджы” бик зур була. Шуңа күрә дә үлгән көнне мәрхүмнең маскасы алына, өйлән чыгарганда, һәр икс мәйданда, юлда барганда, кабергә төшергәндә женаза фотога һәм кино тасмасына төшерелә. Замандашы Җамал Вәлиди әдипкә вафатыинан сон ук мондыйрак бәя биргән иде. "Ф Әмирхан—татар әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый тарихында ин күренекле урын тоткан, вакыт буенча кечкенә, ләкин әһәмияте буенча чиксез булган бер буыннын үзәгендә торган кеше Ул бу буынны мәдрәсә дигән өйдән алып чыгучы, татар әдәбияты күгендә беренче очу тәҗрибәләрен ясаучы иде Бүген безнен арабыздан югалган Ф. Әмирханыбызны мин. рөхсәт итсәгез, мәшһүр немец шагыйрь Генрих Гейне белән янәшә куяр идем Ф Әмирханның әле гәүдәсе дә арабыздан китеп өлгермәгән. Анын әдәбият тарихындагы чын урынын тагын да дөресрәк итеп заман күрсәтер”.|18| Бәхетебезгә күрә, әдип иҗатын бәяләү мәсьәләсендә хәзерге заман 1920—50 еллардан күпкә аерыла. Фатих Әмирханның көпчәкне арбага береккән килеш кылган рухи азаматлыгы ихлас тәкъдир ителеп кенә калмый, бәлки аңа күп җәһәтләрдән мәдхия җырлана.
Равил ӘМИРХАН,
тарих фәннәре докторы
Искәрмәләр
I Тәһси (ИЯЛИ) Фонни архивы, 16-ф.. 3-тасв., 1-эш 2. Гасырлар авазы / Әхо веков —2003.—№1/2.—Б. 180. 3. Гәһси (ИЯЛИ) Фәнни архивы, 16-ф, 3-тасв., 1-эш. 4 Соц. Татарстан.—1966.—13 гыйнвар. 5 Гәһси (ИЯЛИ) Фәнни архивы. 58-ф., 1-тасв., 282-эш,—24 б. 6. Тәрбияи-әтфаль.—1907—№ 1 7. Әл-Ислах.—1907—26 ноябрь. 1908—26 октябрь. 8. Кояш.—1914.—27 гыйнвар. 9 Кояш—1914.—7 февраль 10. Кояш. —1916.—3, 4 март 11. Кояш.—1916.—4 март 12. ТРМА. 199-ф., 1-тасв , 2269-эш, 149 док. 13. ТРМА. 199-ф.. 1-тасв., 3620-эш, 163 док. 14. Шунда ук, 165 док. 15. Шунда ук, 1961-эш, 10 док. 16. Безнең юл—1926.—№ 5-6—Б. 43-44. 17. Безнен юл —1925 —№ 9-10,—Б. 55. 18. Кызыл Татарстан.—1926. —12 март.
Редакциядән:
Журналыбызның даими авторы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Госман улы Әмирхановка шушы айда 60 яшь тула. Аны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, иҗат уңышлары һәм чыкты сәламәтлек телибез!