Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ТАЯНЫЧ УЛ—ХАЛЫК..."


ШАГЫЙРЬ РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИННЫҢ ДРАМАТУРГ ТУФАН МИҢНУЛЛИН БЕЛӘН ӘНГӘМӘСЕ
Равил Фәйзуллнн: Туфан Абдуллович! Бу әнгәмә барышында мин Сиңа “Сез” һәм "ага " сүзләре белән мөрәҗәгать итмәкчемен Ихтирамым да зур. беркадәр яшь аермалары да бар.
Туфан Миннуллин: Алай итмик әле, Равил! Төрки-татар дөньясында үзара якын- нар һәрвакыт Син дип сөйләшә. Без бит замандашлар, әдәбиятка да бер вакытга- рак килдек, кочаклашып йөрмәсәк тә, бергә дустанә гомер кичердек, иҗат иттек, балалар үстердек, иң мөһиме—фикердәш була алдык. Шуна күрә бу әңгәмә инде акыл утырткан ике өлкән әдип сөйләшүе булсын.
Р.Ф.: Китешәм Син безнен журналыбыз кунагы бүген, шуна күрә сүз, нигездә, Синен иҗат һәм ана бәйләнешле мәсьәләләр тирәсендә булыр, хуҗа сыйфатында сорауларны мин бирәм булып чыга инде.
Моннан нәкъ ун ел элек (алмалы ел иде ул! Быел да шуна охшап тора) Синен туган ягын Кама Тамагында, туган авылын Олы Мәрәтхуҗада тагар әдәбияты-сәнга- тенен кабатланмас бер бәйрәме булган иде. Япь-яшь Туфанга нибары 60 яшь Та- гарстаннын гажәп матур урыны—Идел белән Каманын тоташкан урынында, биек ярда (ялгышмасам. исеме Айгыртау) татар рухын биеккә күгәргән Дустар Учагы дөрләгән иде Көн матур, чакырылган кунаклар берсеннән-берсе күркәм, бәйрәм хуҗасы—бөек Матур сүзләр, мәңгелеккә омтылыш . Шул вакыйгадан сон ун ел гомер үткән дә киткән. Ул бәйрәм Синен үзенә дә охшагандыр дип уйлыйм. Мөга- ен. гомерем булса, ун елдан сон фәләннәрне эшләрмен, дип уйлап хыялланган- сыңдыр. дөньяда фәлән унай үзгәрешләр булыр дип фараз кылгансыңдыр. Йә.
Туфан ага. егерме беренче гасыр- ның бишенче елында кәефләр ни- чек? Үзеннән, дөньядан канәгать- ме?
Т.М.: Минем яшьтә кәеф ин беренче чиратта саулык-сәламә- тлек белән бәяләнә. Ул яктан Ходайның биргәненә шөкер әлегә, кем әйтмешли, әкрен генә йөгереп йөрибез. Аннан инде без- нен кәеф ижат белән нык бәй- ләнгән. Анда да, иншалла, тик торган юк. Өйдә дә иминлек. Димәк, үземнән канәгать, зарла- нырга хакым юк.
Дөньядан канәгать дип әйтә алмыйм. Мин һәм Син теләгәнчә әйләнми дөнья тәгәрмәче Ин авыр кичерелгәне—туксанынчы еллар башында Рәсәидә шәйләнгән демократиянең бетүгә таба баруы. Бигрәк тә күсәкнен юан башы безнен тарафлар- га төшә Ничәмә-ничә гасыр хыялланган дәүләтчелеккә ирешү юлында җилкенеп алган идек. Суверенитет турында Декларация кабул иттек. Төп законыбыз—Кон- ституциядә безне өметләндергән маддәләр пәйда булды. Бүген алар юкка чыкты. Үзен татар дип санаган кайсы кешенен йөрәге әрнемәс бу хәлгә. Шуна каршы тора алмау чарасызлыгы җанны каезлый. “Нишләргә9” дигән сорауны үземә еш бирәм.
тик җавабын таба алмыйм. Сүз шәхсән үзем турында гына бармый Минем күне- лемнән татарның үз дәүләте булырга тиеш дигәнне беркем лә тартып ала алмый. Мине яратмаган илне мин Ватаным дип әйтә алмыйм. Ничек һәр татарнын күне- ленә шул хисне сеңдерергә'' Нишләргә?
Р.Ф.: Язучы эшчәнлегеиеп ахыр нәтижәсе—китап Хезмәтләре театр, спек-такльләр белән бәйле булган драматургларның китапка карага фикерләре, ша-гыйрьләр яки прозаикларныкыннан бәлки беркадәр үзгәдер Ни генә булмасын, китап—барыбер китап инде ул! Берничә ел элек Синен 10 томлык әсәрләрен басылып чыкты Сирәк була торган куанычлы хәл Сонгы дәвердә безнен заман язучы- ларыннан бары Т. Әйдинен генә мондый санда томлыклары чыга алды Үткән заман классик әдипләрнең лә күптомлы сайланма әсәрләре әзерләнә дип беләм Әйе, язу—бер хикмәт, китап итеп чыгару—үзе бер тарих, ә менә укучы күнеленә барып ирешү Менә шул сонгысы—китапнын кешеләргә барып ирешүе яки ирешмәве турында Синен фикерне беләсе килә Хәтерендәдер, әле май аенда гына булып үткән язучылар съездында да байтак суз бу лды бу хакта Китап—безнен тарихыбыз. данлы үткәнебез. Китап—безнен киләчәгебезме?
Т.М.: Бүгенге кондә чын һәм хәтта чын ук булмаган язучыга да китап чыгару зур проблема түгелдер. Республика җитәкчеләре ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бүген топ мәсьәлә—чыннан да китапнын укучыга барып җитүе һәм укылуыдыр Монда проблема баштан ашкан. Китап укучылар азайды. Бу татарла гына түгел, күпсанлы урыста ла шулай Аларнын китап, журнал тиражлары бик гүбән Күрәсен. мондый хәл заман шаукымыдыр Бүген кешенен йөрәге һәм башыннан алда корсагы йөри Корсак кайгысы белән генә яшәүченең, билгеле инде, рухы ярлы була Рухы ярлы кешегә китап кирәкми. Ләкин бу вакытлы фаҗигадер Кешеләребез күнсленә азык җитмәвен тоеп, эзләнерләр һәм китапка килеп юлыгырлар дип ометләнәм
Р.Ф.: Театрсыз милләтне күз алдына китерү кыен Дөньяда без аклаган классик мәгънәдә театрлары булмаган, әмма яшәгән һәм яшәячәк милләтләр дә бардыр, бәлки Безнен шартларда театр—халыкнын милләт булып яшәвенен бер билгесе Әйтик, халыкны рухи берләштерүдә, телебезне саклауда театрның роле бик зур Шуннан чыгып, беләсе килә театрларыбызнын бүгенге хәлләре ничек' Әйтик, тагын 15-20 елдан аларны ничек күз алдына китерәсең''
Т.М.: Дөньяда театры булмаган милләт юк. Тсатрнын формалары төрле-төрле. Без ияләшкән, рәсмиләштерелгән тсагрнын формасы бердәнбер түгелдер Татарда рәсми исем алган театрга хәтле күнел ачулар булмаганмы? Туйлар театр түгелмени? Кич утырулар ла театр Ин зур театрыбыз—Сабан туе Аида милләтне милләт итеп саклый горган компонентлар тулып ята. Тел осталарының ярышлары да даими булып торган. Әйтик, казакъ, кыргыз халкында айтыс дип аталган бәйгеләр бүген лә үткәрелә Татарларда да булган ул. әле без Мәскәүлә укып йөргәндә Изма- ил паркы дип аталган җирлә Нижглр. Тамбов. Пенза төбәкләреннән чыккан татарларның яшьләре кара-каршы такмак әйтешәләр иде Шулай итеп телләрен саклыйлар һәм чарлыйлар иде Егет белән кызмын кара каршы басып такмак әйтешүе—менә дигән театр. Профессиональ театрыбызга килгәндә, ул. әлбәттә, яшәячәк Нинди булуы мине әллә ни борчымый Татарча сөйләшүче, татарча фикерләүче. татар җанлы театрыбыз гына булсын
Р.Ф.: Хәтердә 80 нче еллар уртасында "Әлдсрмсштән Әлмәндәр не Бөтенсоюз телевидениесеннән күрсәттеләр. Без. бер геркем язу чылар. Пицунда нждт йортында илек Жыелышып утырдык телевизор каршына. Бүтән мпиәт язучылары да байтак жысдлы Карыйбыз экранла үзебезнең яраткан артист ир үзебезнең тел. җанга якын мохит Күз яшьләрен кигерер дәрәжәзә горур.зык' Күнел бәйрәме Менә шундый матур сәтагыәр бүләк згттсн Син безгә \ л чакта’ \УШ. базары үткән заман Татар драматургларының, шул исәптән Синен әс әрзәрен. бүтән илләр, халыклар сәхнәләрендә куеламы хәзер'
Т.М: Әгврбсз СССРдан аеры пан чыккан союздаш республикаларны мөстәкыйль
ИЛ ДИП кабул иткәнбез икән, аларда минем пьесалар куелгалап тора Бигрәк тә
Казакъстанда, Үзбәкстанда. Россиядәге башка милли театрларның репертуарында мин язганнар бар Бигрәк тә Төньяк Кавказ республикаларында мин популяр. Урыс театрларында—юк Хәтта Казаныбыздагы урыс телле театрларда да мине драматур- гка санамыйлар Хәер, мине генә түгел, гомумән татар драматургиясен алар санга сукмыйлар Күрәсең, безнең дәрәжәгә "төшәселәре" килми. Урыс әйтмешли, черт
с ними. Мина үзебезнең театрлар да бик җиткән, алар бер дә урысныкыннан (урыс- ныкы микән әлс бүгенге урыс театрлары) ким түгелләр.
Р.Ф.: Соңгы елларда Камал театры инициативасы белән “Яна тагар пьесасы ” дигән конкурс-ярышлар (нишләптер кон- курсларны сонгы вакьпта "бәйге ” дип яза башладылар. "Бәйге" сүзе, минемчә, ул күбрәк ат чабышларына карын) оештыра- лар. Әлбәттә, жинүчеләр билгеләнә. Бу конкурсларга Синең карашын? Һәм өстәп: татар драматургиясенең киләчәге кемнәр кулында?
Т.М.: Конкурсмы, бәйгеме—мина ба- рыбер Тегесе дә монысы да ярышу инде аның. Мондый гамәлне мин хуплыйм, ярышырга яратам. Элеккеге ярышларда катнаша идем, соңгысында катнашмадым.
Чөнки конкурсның шартлары канәгать- ләндермәде. Аша урыс телендә язылачак драма әсәрләре дә кабул ителә, диелгән иде.
Тагар телендә язылмаган пьеса татарны- кы була алмый дип саныйм. Чөнки тел— әдәбиятның төп үзәге, сырт сөяге. Татар
телендә яза белмәгән язучы татарларны да мин татар язучысы дип атамыйм. Гафу итсеннәр. Татар язучылары буласылары килсә, татарның теленнән җирәнмәсеннәр, объектив сәбәпләр эзләп акланмасыннар. Ана телсез милли әдәбият—ул яһүдләр теориясе Алар безне кыйбласызлыкка өндәп, үзләре Израильгә карыйлар. Без башка халык, ни кызганыч, безнең Израилебез юк, без үзебезне үз телебез белән сакларга мәжбүр ителгән. Әлегә, дип тә өстәп куйыйм. Драматургиябезнең киләчәге кемнәр кулында дигәндә, татарча камил язучы татарлар кулында булыр дип ометләнәм.
Р.Ф.: Фараз итеп, әгәр Камал театры, байтак дистә еллар анын төп хужасы М Сәлимжанов дөньяда булмаса, бүгенге Туфан Миннуллин шушындый зур була алыр иде микән0
Т.М.: Мин Марсельне татарның бөек режиссеры дип саныйм һәм аның белән бергә ижат итү бәхете тигәнгә язмышыма рәхмәтле. Әмма Марсель булмаса, мин дә булмас идем дип әйтергә телем әйләнми. Мин үземне мөстәкыйль фикер йөртүче шәхес дип исәплим. Кемнеңдер итәгенә ябышып дәрәжәгә ирешү минем өчен ят нәрсә Мин драматург буларак режиссерлар Сабир Өметбаев. Равил Тумашев, Гали Хөсәеновларга рәхмәтемне әйтеп торам. Сабир абый Өметбаев, мәсәлән, Минзалә театрында беренче пьесамны куйды. Әсәр буларак шактый ук йомшак булса да, куйды. "Үзен язганны үзең сәхнәдән кара, үз ялгышларыңны күрсәң, драматург булачаксың, күрә белмәсән, театрга пьеса күтәреп килмә”, диде. Аны ничек онытасын...
Әлбәттә. Марсельнең мина тәэсире зур булды. Ул чын укымышлы, эрудицияле шәхес иде. Ләкин ул ла мин язганнарга мохтаж иде. Төп мәсьәләләрдә фикерләр берлеге безне якынайтты, берләштерде. Һәр драматургның бәхете—аны ашаган режиссерның язмышына туры килүе. Бүген мин Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәсв белән ургак тел табарга тырышам, Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев белән дә борчагыбыз пешә.
Р.Ф.: Син бөтен табигатен-холкын белән—карьера өчен яратьпган кеше түгел. Гөбелән чыккан ганыш белән турылан ярып сөйләшү, ачычы-төчече. хакыйкатьне ярып салу Син дипломатик кануннарның белен нечкәлекләрен белеп бетергән кеше дип уйламыйм (ә кем белә, бәлки, киресенчәлер ). Шулай ла Син. карьера кешеләренә хас булганча, хакичият-власть тирәсеннән беркайчан ла китчәдсн. Язучылар оешмасы парторгы, сонрак—шул оешчаның рәисе СССР Югары Советы депутаты. Татарстан депутаты Хәзер дә Татарстан Дәүләт Советында даими комиссия рәисе урынбасары Малын бар. данын бар дигәндәй Нигә Хемингу эйлар кебек табигать стихиясендә ял итеп, кирәк чакта бар вакытны фәкать ижатка гына биреп яшәмәскә?
Т.М.: Килешеп бетмим. Равил. Карьерага омтылмаган кеше шәхес була алмый. Ә мин үземне шәхес дип саныйм. Ләкин нинди карьерага омтыласын бит Мине ижат карьерасы һәрвакыт камчылап торды. Бүген әйтергә ярыйдыр инде, мин Туфан Миннуллин дигән исемне алу өчен тырыштым. Кайберәүләр бит язган әйберләре астыма фамилияләрен куялар да Татарстанның атказанган фәләне дип өстиләр. Шул өстәмәләрсез генә кем икәнемне белсәләр, мин максатыма нрешәм дип шатланам. Әйе. ул яктан чын карьерист мин. Ләкин мин кемнәрнең дә садакасы хисабына. “елужебный карьерага” ирешергә теләмәдем Андый карьерага ирешер өчен әлләни тырышырга кирәкми бит—кемнәргәдер ярый белергә генә кирәк Минем ләрәжәлс исемнәрем шактый һәм алар мина язучылык һөнәре өчен мин нәчалство тирәсендә буталып йөри башлаганчы ук бирелгәннәр Хезмәтемне вакытында күреп алып бәяли белгәннәргә рәхмәт Депутат булып сайлануларым да шуна бәйләнгәндер дип уйлыйм
Власть башында утыручыларга “ярый белүем"нсн хикмәте нидәндер, өзеп әйтә алмыйм Һәрхәлдә, ялагайланудан түгел Күпләр хакимияттә утыручыларның психологиясен аклап бетерми. Анда ялагайларны өнәп бетермиләр Чөнки ялагайлар—ышанычсыз кешеләр Алар жае чыкса, үз туганнарын да саталар Өстәгеләр мөстәкыйль шәхесләрне хөрмәт итәләр Әлбәттә, ул мөстәкыйль шәхес өстәге икенче мөстәкыйль шәхеснең урынын биләргә тырышса, ул чакта ана каршы көрәш башлана Жинелгәнне анда кызганмыйлар Мин берәүнен дә урынын алырга тырышмадым. берсенең дә тәхетенә кызыкмадым, әйтәсе сүзем жанны борчыганнан әйтелә, ихластан сөйләнелә. Нәчалство без уйлаганча ук акылсыз түгел, нәрсәнен ни очен әйтелгәнен бик яхшы андый
Ә инде. Хемингуэйча яшәп ижат итүгә килгәндә, мин алай да яшәп карадым Ләкин без яшәгән ил Хемингуэйлар өчен түгел Кешемен кадере булмаган илдә алай яшәп булмый, кычкырып ачтан үләсең. Телиме, теләмиме, кеше үзе яшәгән мохиткә яраклаша Без нихәтле генә мөстәкыйль булырга тырышсак та. имгәтелгән буын-Безгә, үзебезчә яшәргә тулы ирек бирелсә дә югалып калабыз, ирек өчен көрәшүебез үзара сукранышудан узмый
1\Ф.: Суз жебенен очын югалтмыйча, әнгамә башын искә төшерик әзе син "Суверенитет турында декларация кабул иттек Топ законыбыз—Конституциядә безне өметләндергән малләләр пәйда булды Бүген атар юкка чыкты дисен Ә ксч
гаепле?
Т.М.: Үгезнең мөгезен эләктерәм дисен инде. Кем гаепле ’ Ялгышмасам. урысмын бер зыялысы да заманында Россиянен мөшкел хәлгә төшкәненә Кто вино- шп?" дигән сорау куйган булган Кемнәрнедер гаеплисе лә килми Бардыр инде. Алтын Урда империясен саклый алмаганбыздыр (Хәер, һәр империянең таркалырга тиешлеген тарих исбатлап юра). Болгар дәүләте җимерелүендә лә үз кулыбыз юк түгелдер. Казам ханлыгын да бар төркиләр бергә җыелып яклый алмалык Яулап алучы дәүләт, табигый хәл. үз кагыйдатәре белән зш йөртә Шунын очен яулап алган бит инде ул. татарга яхшы булсын дип бәреп кермәгән Бер гарихи факт мине өметләндерә — дүрт гасыр ярым албасты астында яшәсәк тә милләт буларак югалмадык. Берничә тапкыр үзебезнен саклану иммунитеты исән икәнлекне күрсәтә алдык Бигрәк тә сонгысы - Декларация кабул иткән көннәрдә дәррәү уянуыбыз өметне көчәйтте Без бүген каршыбызда кем торганны күреп чигендек, кем гаепле? Әлбәттә, кайбер конкрет мәсьәләдә кемнедер гаепләп тә
буладыр. Ләкин зинһар кирәгеннән артык каты кагылып бер-беребезне рәнҗетешмик Тарихи ситуацияне дорес бәяләп чигенә белик. Әмма һәр даим корәшкә әзер булырга кирәктер. Әйткәнемчә, рухыбызның сәламәтлеген сакларга өйрәник. Әмма болар гына төгәл һәм тулы жавап түгел. Кем гаепле? дигән сорау ката бирә. Бәлки ана Син дә, бүтән дә жавап эзләр. Кем гаепле?
Р.Ф.: Нигә депутатларның берәрсе җитди политик акцня ясамады? Әйтик, протест йөзеннән мандатыннан ваз кичмәде? Парламентның яргылабы элекке состав, ягъни 90 нчы еллардан бүгенгегә кадәр депутат булып торучылар бит Заманында үзләре үк чыгарган законнарны үзләре үк сүттеләр. Депутатлары шундый булгач Глобаль уйлаучы даирәләр, дөнья Җиһангирләре диюем, “бу халыкны теләсә нишләтеп тә була ”, дип тә уйлыйлардыр, бәлки ?
Т.М.: Бу чын шагыйрь соравы Сәясәтче мондый сорауны бирмәс инде. Мин дә сәясәтче түгел. Шуңа күрә җавабым да үзебезчәрәк булыр иде Бәлки ул жавап та түгелдер, уйлану гынадыр Син әйткәнчә, минем дә протест ясап депутат мандатыннан демонстратив рәвештә баш тарту теләге уе башыма килгәли. Соңгы елларда бу теләк көчәя тоште. Ләкин шунда әтинең әнигә әйтә торган бер сүзе искә тошә. Әни нигәдер булса ризасыхтык белдереп тузына башласа, әти: "Тукта, кызма әле син. Халисә” дия иде Әни бераз сүрелгәч икенче төрлерәк уйлый иле. Ярый, Синеңчә булсын, мин депутат мандатын атып бәреп, әйтәсе сүземне әйтеп сессиядән чыгып киттем ди. Шуннан ни була? Ни үзгәрә? Ни кызганыч, берни дә үзгәрми. Берәүләр мине яклап дуларлар, берәүләр кызганырлар, берәүләр ялгышты диярләр, дурак дип әйтүчеләр дә табылыр Заманында мин Минтимер Шәрипович президентлыкка сайланганда анын яклаучысы (доверенное лицо) булдым. Шунда мина президент Дудаев кебек булсын иде ул дип әйтүчеләр була иде. Мин аларга президент Дудаев кебек булсын өчен халкың чечен кебек булырга тиеш дип әйтә идем.
Суверенитетның беткәннән-бетә баруын күреп дулыйм да, күмерем бераз сүрелгәч, уйлыйм: "Тукта әле. дим, минем протест ясап китүемә караганда, сүземне туктаусыз трибунадан әйтеп тору отышлырак түгел микән?” дим.
Р.Ф.: Син “Татар кодексы” Кануннамәсенен төп авторы. Анын тезислары ун еллар элек “Казан утлары ”нда да чыкты. Соңрак, тәфсиллерәк итеп (янадан редак- иияләнгән варианты диикме) “Идел " журналында басылды. Мина калса, бик җитди Кануннамә ул. Яһүдләрнекен әйткән дә юк. Төрекманбашы Ниязовнын да (ул. мөгаен, коллектив хезмәттер инде) “Рухнамә”се дә гыйбрәтле Анын белән татар укучысы да танышса, файдага гына булыр. Әлбәттә, һәр халыкның уз карашлары, үз кануннары, үз идеаллары. “Татар кодексы ”н халык анына сеңдерү өчен нишләргә кирәк?
Т.М: Төгәл генә белмим Без өстән әйтелгәнне хакыйкать дип кабул итәргә өйрәтелгән Милләтне саклаунын эчке динамикасын үзләштермәгән. Татар теле нигә кирәк, татар теле белән кая барып була дип сөйләнүче татарга җан иреге турында сөйләп, ни эш кырып була икән? Милли хисләре булса да. хакимият башында утыручылар гына милләтне саклый алмыйлар. Аларга таяныч кирәк. Ә таяныч ул—халык Мин—татар дигән хис һәр татарның җанында булмаса. Мәскәүне сүгүдән ни файда? Әгәр җаныбызда татарлык була икән. Мәскәү дә, Вашингтон да пычагым да кыра алмый Менә шуны аңлатырга тырыштык Кодекста. Аны мәктәпләрдә өйрәнеп яшь буыннын җанына сеңдерә алсак иде. Ни кызганыч, мәктәптә укытучылар арасында аны анлатырдайлары күп түгел. Татар дигән сүзне кычкырып әйтергә курыкканнар үзләре кебекләрне тәрбияли. Югыйсә татар булып татар өчен көрәшүнең ни начарлыгы бар Мин, мәсәлән, татар дип әйткәндә бүтәннәрне түбәнсетмим, үземне генә зурлыйм
Р.Ф.: Без язучылар күп дистә еллар Язучылар оешмасына елышып яшәдек. Шунда жыелдык, утырышлар уздырдык, мактаныштык, тәнкыйтьләдек һәм тәнкыйтьләндек Оешмасыз иҗади яшәүне күз алдына китерү кыен иде Чөнки күбебезнең иҗади язмыш (иҗади яктан бәяләнү, китаплар чыгаруга булышлык, исем-премияләр алу. югары органнарга, сайлауларга тәкъдим итү һ б.. шулай ук
көнкүреш -матди хәлләр—фатир, пенсия, путевка-юлламалар алу һ. б.) Язучылар оешмасына бәйле иде. Хәзер вазгыять бүтән Шулай да. гадәт-менталитет белән
без һаман ла оешмага нинди- дер өмет белән карауны дәвам итәбез. Гәрчә, иҗтимагый оеш- ма буларак. Язучылар берлеге- нең мөмкинлекләре чикле хәзер. Синенчә. оешманы язу- чылар үзләрснен туган йорты кебек күрсеннәр өчен яна сай- ланган җитәкчеләргә, һәм го- мумән, язучылар коллективы- на ниләр эшләргә кирәк?
Т.М.: Төрле хәлләр булды.
Язучылар оешмасы коммуни- стлар оештырган кыса дию- челәр табылды. Бәлки шулай-
дыр. Күпләргә Язучылар бер- ------------------
леге кирәкмидер дә. Мина да [ ________________________________________
шәхсән аНЫК практик яктан Сулдан уңга Гзрзй Рэхич һлч Рабшп Ьатмш оеган кирәге юктыр. Ләкин без бер 1969 с.г
һонәр кешеләре буларак очра- шып сойләшмәсәк. фикер уртаклашмасак. кирәк чакта үзебезнен катгый сүзләре- безне әйтмәсәк. ни булыр’ Жыр да бар бит Агай-эне—ак мыек.
Бср-беребсзие клкмыск.
Каккан-суккаи чакларда да Бер-берсбсзнс яклыск
Без барыбыз ла аерым-аерым, "качып" эшли торган һонәр ияләре Озак “ка- чып" йөргәннән сон агай-энеләрнең нишләп йөргәнен, ни уйлаганын беләсе килә Ү эен турында сөйлисе килә Менә шундый чакта бергә җыелып атасын да рәхәт тәнем сөйләшәсен. Өнәп бетермәгән кешеләренме дә сагынган буласын Кеше табигатьтә көтү инстинкты белән яшәүче җан иясе Көтү булып яшәсәк тә. көтүчеләрне яра тып бетермәүче “кәҗәләр" без Шу на күрә безнен рәисләребез дә у егәрен чыбыр- кы аскан көтүче дип хис итмәсеннәр иде. Ә андый көтүчеләр булгалады арабызда Көтүче роленә кергәч, үзләрен зур язучы дип тә уйлады кайбер бахырлар Мин Язучылар берлеген бет татарларга бигрәк тә кирәк оешма дип саныйм һәм аиын җитәкчеләре безне татарлык идеясе тирәсендә берләштерергә, яшь талантларны барларга, алар га юл ачарга булышырга тиешләр дип уйлыйм
Р.Ф.: Кеше телиме- теләмиме, барыбер кемгәдер, нәрсәгәдер хезмәт итә ГНәрсәгәдер" дигәнне ниндидер член - максатка дип әйтүем) Ахыр чиктә. Сннсн ижал га. минем һәм (\мләнпен иҗаты да җәмгыятьнең билгеле бер ихтыяҗларына хезмәт итә. Элек коммунистик партия әгъзалары идек \әзср дә төрле партияләр җитәрлек Ялгышмасам. Син хәзер "Бердәм Россия" фиркасе әгъзасы Депутат булып га шул партиядән үттең шикелле Классик драматург, депутат, элеккеге ком мушютнын (берәр ел Язучылар оешмасының парторгы булып га тордын бит әле) бүгенге ндсологнк кредосы нидән гыйбарәт’
Т.М.: Идея дигән нәрсә бар Шул сүз тамырыннан чыккандыр—идеал дигән төшенчә бар Янә дә сәясәтчеләр ясаган идеология дә бар бит әзе
Белгәнем кадәренчә, коммунистик идеямен бер генә начарлыгы да юк Кешеләр кайсы расадан, кайсы милләттән булуларына, тормыш баскычының кайсы басма сында басып торуларына карамастан—тигез хокуклы булырга тиешләр Начармы- ни? Байлыкка шул байлыкны җитештерүчеләр хужд булырга, теге яки бу табигый шартлар аркасында кеше эшкә яраксыз икән, лндыйлар җәмгыять тарафыннан якланырга тиешләр Начармы0 Безне бердәнбер сагайткан нәрсә—коммунистик идея дөньяны кирәгеннән артык митериалләштерә- кешеләрне диннән асра Ком
в. .к у.мв
мунистик идеянен кешеләрнең аңына үтеп керә алмавының сәбәбе бәлки шундадыр да. Ул идеал була алмалы. Кешене рухыннан аерырга ярамый һәр идеяне дә яхшы яки начар максатта файдаланырга була. Рухы ярлы, белеме сай. күңеле саф булмаган кешеләр ин изге китабыбыз Коръән Кәримнән дә әшәкелек эзләделәр. Авыр булса да әйтергә туры килә, безнең бер өлкән язучыбыз “Коръән серләре" дигән әсәр язып изге китапны пычратты.
Коммунистик идеяне большевиклар ваклады, анардан үзләренен диктатурасын кертү идеологиясе ясадылар. Идеяне әкияткә әйләндерделәр. Без аңа ышанмый башладык. Коммунизм төзү идеясе мәзәк-анеклотлар материалына әверелде. Экономика законнарын белмәгән надан җитәкчеләр хәерче СССРда егерме елдан коммунизм булачак дип игълан иттеләр. Хәер, кем белә, бәлки ул наданлыктан да булмагандыр, алданырга өйрәтелгән халыкны тагын бер тапкыр алдау өчен махсус уйланылган сәясәт булгандыр. Андый алдаулар күп күрелде шул. Шуны бүгенге сәясәтче “демократлар" бик оста файдаланып, властька менеп утырдылар. Коммунистик идеягә халыкны каршы куеп коммунистлар партиясен тараттылар. Әлбәттә, аллау ысулы белән эш йөрткән партия кайчан да булса бер таралырга тиеш иде. Ләкин мин чын күнелемнән ышанып әйтәм. коммунистик идеянең төп тәгълиматлары яшәргә тиеш. Ерткыч капитализмның акулаларына каршы үзенен дәлилле сүзен әйтеп барырлык көч яшәргә тиеш. Чөнки халыкны алдау бүген дә дәвам итә. Ләкин коммунистик идея өчен көрәшүчеләр, Дума депутатлары кебек, үзләренен шәхси мәнфәгатьләрен генә идея хисабына яклаучылар булырга тиеш түгел
Күзәтүләрдән чыгып шундый нәтижәгә дә килдем әле мин: Рәсәй дигән дәүләттә нинди генә идея белән кайсы гына партия хакимияткә килмәсен—тулаем гомум- халык файдасына берни дә үзгәрми Барысы да халык исеменнән властьны эләктереп алалар да халыкны оныталар Шундый илдер инде бу, күрәсен.
Р.Ф.: Син матди яктан каләм ияләре арасында ин хәлле (бай дисән дә ярыйдыр) язучы. Газетадан укып белдем: бер елны Синен еллык керемен 1 млн. сумнан артык булган икән Мона Син хәләл хезмәт һәм булдыклылыгын белән ирешкәнсең Бик әйбәт. Язучы халкына да гел хәерче булырга димәгән Акчаны Иреккә юл лиләр Асылда, иҗат кешесе ирекле булырга тиеш тә Матди бәйлелек мескенлеккә тарга. Бер шагыйребез юкка гына бодай язмагандыр:
"Илһамлы каләме өстеннән гомере буе
карап торды ипи күзе ~
Син. минемчә, моннан азат. Ирек. ижат. жәмгыятьтәге урын кебек категори-яләр (бәлки, төшенчә дип әйтергәдер) турында Синен кебек шәхес ни уйлый икән? (Ижат кешеләре дә төрле бит әле: музыкант, сынчы-архитектор, рәссам, артист һ.б ) Хәерче килеш олы сәнгать тудырып буламы?
Т.М.: Әйе. булмый. Хәерче, теләнче шәхес була алмый, ә шәхес булмаган кеше ижат итә алмый. Әмма байлык та ижат итәргә бердәнбер гарантия түгел Бай хәерче. бай теләнчеләр дә була—шуны да онытмыйк. Син мине бай дип атыйсын. (Шулай язып өйгә рэкетирлар җибәрмә тагын! Өебездә чын караклар кызыгырлык әйберләр юк.) Әлбәттә, мин акчасыз кеше түгел. Ләкин мин ана табынмыйм. Кергәнен “туздыра” барам Ничек туздырганымны оныкларым белә. Минем дә бит муеннан бурычка батып акчасыз утырган елларым бар иде Акча мина мирас булып калмады. Ул чакта да мин хәерче, теләнче булмадым. Ин авыр сугыш елларында. ачлыктан шешенгәндә дә әни безне теләнергә чыгармады Аңардан берәр әйбер сораганда да. “жыламый. шыңшымыйча сора”, дия иде. Бик тә яшәргә теләсән, тырышасын инде ул, акчасы да табыла. Мин бит авыл баласы, бүген тапканны бүген кабып бетерүче түгел. Алдагысын да уйлыйсын. Бүген, мәсәлән, чын картлыгым турында да уйлыйм. Дөньяда мәгънәле итеп яшәргә тырыштым—шул гына.
“Ипи күзе' бөтенебезгә дә карап тора Татарда хәерче язучы юктыр ул Акчасы чамалылар күп. хәерчеләр юк, Аллага шөкер. Гомумән, хәерчелек, теләнчелек татарга хас сыйфат түгел. Жыламыйк.
Жан биргәнгә жүнен бирә—
Үзе яраткан Ходай.
—дип җырлыйлар безнен авылда.
Р.Ф.: ПЭН-клуб зшчәнлегеннән бик азлар хәбәрдар. Халыкара бу оешча бүле- генең Татарстанда оештырылуына ла ун елга якын Оештырылган көннән башлан Син анык прс шлеты саналасын Бу оешма һәм анын эшчәнлеге турында узучы- ларыбызга беркадәр мәгълүмат бирсән икән ’
Т.М.: Бу турыда, минемчә, байтак язылды инде. Гәҗит укыштырып, радио тын- лаштырып баручылар беләдер. Укымаганнарыиа сүт әрәм итеп сөйлисем килми,
барыбер укымаячаклар ПЭН-клуб бетнен язучыла- рыбызнын турыдан-туры чит илләр даирәсенә чыгып, та- тар әдәбияты, татар тарихы, татар кешесе белән бүтән- нәрне таныштыручы оешма ул. Безне чит илләрдә бел- миләр. Мәскәү безне чит илләр күзеннән яшереп сак- лады һәм саклый ПЭН-клуб- нын бердәнбер Вазыйфасы шул. Арабызда шул оешмага каршы көрәшеп маташучы ахмаклар да булды. Нишләт әссн, анысы да татарлык.
Р.Ф.: Син Ятучылар оеш-
масында рәислек иткән чорда “Татарстанның халык язучысы". "Татарстанның ха- лык шагыйре"дигән исемнәр булдырылды. Югары оешмдырны шушы исем кир- әклегенә күндерден 1986 елдан башлап 18 кешегә бирелде бу исем Шу ларны н II е атг/ш, 7 се исән. Синсн үзенә дә бу исемне күптән бирер/ә кирәк дшән фи кер/әр булды. Имеш. Син үзен теләмисен икән Хикмәт нәрсәдә'' Гомумән, бу исем
турында фикерен?
'Г.М.: Имеш, димә, Равил. Теләмә!энемне Син үз колагын белән ишегген. Роберт Миннуллин "Безнең дәрәҗәгә төшәсе килми Туфан абыйның” дип төрттереп тә куйды. Аңардан сенсация ясарга кирәкми. Сәбәбе бик гади—без андый исемне булдырыр! а йөргәндә аны бик сирәк язучыларга гына бирерләр дип уйлаган илек Күп дигәндә өч-дүрт шагыйрь һәм язучы булыр дигән идек Андый югары дәрәҗә өчен 18 кеше күн ул Мин ул исемне йөрткән беркемне дә кимсетергә теләмим Бары тик шул өч-дүрт арасына керергә үземне лаек түгел дип кенә саныйм Әйткәнемчә, бүген мина Туфан Миннуллин дигән исем бик җиткән Дан өстәмәгән бүләккә кызыгырлык яшыән узынмыйдыр ахрысы Бөтен бүләкләрне, дәрәҗәле исемнәрне үзен белән алып китәргә язмасын иле
Р.Ф.: Бу әдәбиятка килгәндә, ягыш үткән гасырның 60 нчы еллар башы бу та инде бу. /улы бер аксакаллар төркеме бар /ис Г Бәшнрон. X Туфан. Ш Маннур А Шамот/, И. Гази. С. Хәким, М Әмир Тагын бнш-дтты исем санарга була Азар безне// очен зур абруйлы шәхесләр иле. әйткән суз./әре дә канун кебек каный иле Без аларца// беркадәр шүрш дә идек шикелле Кызган гамәлләрне, язтан-сышаннарны алар күзе белән дә каран бәяли идек Аксакаллар бит! алар ни әйтер ' Хәзер кашып чат ыштырын карыйм ятарга ул вакыт 50-60 яшь булган икән' Хәтта бүгенте бездән дә яшьрәк! Әйе, без дә шактый озын гомер кичерен киләбез, яшь ләрсбез дә зур, ә аксакал була ашыкмы сон? Ата-бабаларыбыздан калган әхлак нормалары сакланамы хәзер' Замана бүтән булгач без үзебездә бүтәнме, яшьләребез дә без гедәтәнчә түгелме ’ Мин бу хакта еш уйланам Синсн фикерне дә беләсе нае!
Т.М.: "Без яшь чакта сыерлар да мөгрәп кайталар иде көтүдән" дип әйткән ди колагы катыланган бер әбекәй Дөнья шулай үзгәреп торадыр инде ул. Минем үземә дә сш кына андый уй килә. Без өлкәннәр вакландык бугай, элеккеләр елт лырак фикерли белә, үзләрен мәртәбәлерәк итеп тоталар ндс дип уйлыйм Бс >
Шагыйрь Нина Влшсн 6е.мн 1998 м
яш 1x4әр тәртиплерәк, әдәплерәк идек дип тә әйтәсе килә. Уйлап-уйлап торам да элеккеләрнен дә кәефебезне җибәргән кайбер гамәлләре искә тешә. Мисаллар эзләмик, үткәннәргә селтәнүне мин егетлеккә санамыйм Инде бүгенгегә килсәк, мин үземә аксакал дип карауны шактый яшьләрне беләм. Күп кенә язучылар Синен шигырьләрдән өзек алып үзләре язганнарга эпиграф итеп куялар. Кеше олгайгач үзенә күбрәк игътибар өмет итә. Элеккеләр әйбәтрәк иде дип фикер йөртү шунын нәтиҗәседер ул.
Р.Ф.: Син көндәлек (вакытлы дип тә әйтәләр) матбугатта ин актив язышкан әдип. "Кызыл тышлы дәфтәр"дән сәхифәләр ин тиражлы, тәрбияви әһәмияте зур булган басмаларда бик еш басыла. Мин үзем аларны яратып укыйм. Халык та яратып танышып барадыр дип уйлыйм. Син аларны үз ижатында нинди урын тота дип исәплисен?
Т.М.: Үз иҗатына зур эш итеп караган язучынын көндәлек алып бара торган
дәфтәре бардыр ул.
Чонки бар күргәнне, ишеткәнне хәтердә саклап тору мөмкин түгел. Кемнәрдер көн- дәлеген күрсәтми, мин исә күрсәтердәйләрен матбугатка биреп ба- рам. Мин аларны әдә- би яктан эшкәртеп тә тормыйм. Тора-бара бу әдәбиятнын публицис- тика дип аталган жан- рында эшләү рәвешен алды Аларны дөньяга чыгаручыларга рәхмәт, ошатып укучыларга рәхмәт.
Р.Ф.: Син кырык елдан артык "Казан утлары" журналының даими авторы Озак еллар буе анын редколлегия әгъзасы да Утырышларда. Синен белән аерым очрашуларда гел әйтә киләм баш редактор буларак, ярты вакыт подписка-тираж мәсьәләләре белән шөгыльләнеп үтә. Хәзерге 6-7 мен тираж—бик күп оештыру эшләренең нәтижәсе. Шуна да карамастан, кимү тенденциясе дәвам итә Шактый коч куеп чыгарган журналны күпләр укуын теләү—табигый хәл. Тираж—әдәбият язмышын күрсәткән фал Син журналда эшләсән. бу юнәлештә нинди гамәлләр кытыр плен ’ (Шуны да өстәп әйтим: туган ягын Кама Тамагында да журналны бик аз алдыралар. Чагыштырыр өчен: Сабада—300 данә. Кама Тамагында—27 данә).
Т.М.: Соңгы җөмләне хакимият укый торган гәҗиткә дә яз әле. Бәлки файдасы тиеп, күбрәк язылырлар. Нишләтим инде ул язылмаганнариы Мин, мәсәлән, татар телен һәм әдәбиятын укытучылар "Казан утларьГн укып барырга тиешләр дип саныйм. Бу аларнын профессиональ мәҗбүри бурычлары. Райондагы һәр ки- тапханә журналны алдырырга тиеш. Жыламасыннар укытучылар. "Казан утларьГн алдырырлык кына акча түләнә аларга. Аңламаган укытучыларга хакимият аңла- тырга тиеш. Әгәр дә әдәбият укытучысы бүгенге әдәби процесстан хәбәрдар түгел икән, анын әдәбият укытырга хакы юк Ә инде калган Кама Тамагы татарлары сабалылардан бераз көнләшсеннәр иде, бигүк надан түгел лә инде без.
Р.Ф.: Классик Туфан Миннуллин шәкертләр үстердеме? Булса, алар кемнәр?
Т.М.: Шәкерт үстерү минем эшем түгел. Гомумән, әдәбиятта остазлыкны һәм шәкертлекне өнәмим. Һәр язучы әдәбиятка остаз сүзен кабатламыйча, үз сүзен әйтер өчен килергә тиеш. Без—өлкән буын аларга үз сүзен әйтер өчен шартлар тудырырга тиеш. Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: миннән яхшы язучыны
Гомар Бәшщюн белән 1988 е.л
яратып бетермим (чөнки көнләшәм), ә миннән начар язучыны женем сөйми. (Чөнки ул әләбиятнын әче дошманы) Мин киләчәк буынга фәлсәфи карыйм. Әгәр безлән сон татар язучылары килмәсә. безнен кирәгебез юк. без язганнарның кирәге калмаячак. Безне алыштыручы яшь буын безлән талантлырак булырга тиеш, бу—табигать законы. Һәр талантлы татар язучысы минем өчен бик тә кадерле Талантлылар арасында үзеңне кеше итеп тоясын. Сәләтсез һәм өстәвенә әрсез язучылардан Хо-дай сакласын
Р.Ф.: “Дус" сүзе бар. Бер ижскле генә
Ә мәгънәсе—чиксез һәм тирән Әй. кыен шул асылын бу сүзнен дөрес итеп аңлап бетерүГ
дип язган идем мин “Сәйдәш" поэмасында “Дусларына карап үзенә бәһа би- рерләр" дип тә әйткәлиләр. "Заманалар авыр, еллар ябык, дус-иш кирәк гомер итәргә!" дип җырлаган борынгыларыбыз һәм хәзер дә җырлыйбыз Фикердәшлә- рен бармы, булса, дуслык мөнәсәбәтләре нинди критершпардан чыгып корыла?
Т.М.: Дуслык дигән төшенчә гомер үткән саен үзенең төсмерен үзгәртеп тора Яшь чакта күп кешегә дус дип эндәшәсең. Шуна күрә дусларнын саны да күп була. Яши-яши кемнәрдер арбадан төшеп кала, йә син алар белән бер арбада уты- рып барырга теләмисең, йә сине утыртмый башлыйлар Чөнки тормышка кара- шын җитдиләнә барган саен, сайлана башлыйсын Шешәдәшләр, әшнатәргә түгел, фикерләшләргә мохтажлык арта. Дуслык бит ул корбан да сорый торган нәрсә Дустын дип санаган кешенә син һәрвакыт бурычлы Ул бурычны дус дигәненнән гүләтергә телисен икән, димәк, анда дуслык булмаган Дус ул симен ин яшерен серләреннен дә сандыгы. Шуна күрә, дусларым бар минем дип әйтергә күнел баз- мый. Якын иткән фикерләшләрем бар. Аллага шөкер Табындашларым да аз түгел. Кешеләр арасында кешеләрчә яши бсләмлер. ахрысы Эш кешеләрен хөрмәт итәм, үзен шәхес дип санаганнарга якынаям Кайчандыр дус булып йөреп тә. тормыш аерган замандашларымны онытмаска тырышам. Әйткәнемчә, бүген дустанә арала- ша торган даирәм тарая бара Марсель Салимжанов та вафат булды. Илдар Юэеев та юк инде, Шәүкәг Галиев белән дә сирәк очрашабыз. Альберт Яхинны да теле- фекнан гына ише-
тәм. Ләкин мин аларны һич оныт- мыйм Гариф абый Ахуновиы да сагы- нам. Әдәбият дөньясына кергән- дә алар минем та-
янычым булдылар.
Бүген күбрәк үземнән яшьрәк- ләр белән арала- шам. Разил Вәли- ен. Марсель Гали- ев, Нәбирә Гый- матдннова. Алар белән мина кызык.
Тормыш бит ул кызыклы нәрсә Шагыйрьләр Ро- берт Әхмәтҗанен.
Мөдәррис Әгълә- МСН 00 ЮН мин.
МӘСӘЛӘН, бер табын артында кочаклашып утыра алмыйм. Ләкин талантлары өчен хөрмәт итәм Синсн белән дә шулай Алда әйтелгән шагыйрьләр белән аналогия үткәрергә теләмим Әмма без икебез ике холыктагы кеше Синсн белән жәелеп
Сулдан \ Ц.и Башкарактан ялучылары А.ммь Мирзаһитне Марат Кәримм Туфан Мищкиин. Гариф Ахунол. Иимр Юигеп. Iохшат һйнаипчш Әшии 4тнаба«■* 19*0 п
сөйләшеп утырган юк диярлек. Син һәрвакыт каядыр ашыгасын, Син безне каядыр үтеп барышлый гына күрәсен. Синең вакытын минутлап бүленгән. Җыелышларның. мәҗлесләрнең дә башында гына күренәсең дә югаласың. Син берәү белән дә якалашмыйсың, киеренке мөнәсәбәтләрне уратып үтә беләсең. Ә мин болганчык кеше. Син акыл белән яшәсәң, мин күбрәк хис белән яшим. Синең турыда төрле сүзләр дә ишеткәлим. Әмма мин сине хөрмәт итәм. Син талантлы милләттәшем. Милләт мәсьәләсендә, әдәбиятка карашта безнен фикерләр һәрвакыт диярлек тәңгәл килә. Татарның талантлы баласын холык-фигыленә игътибар итмичә хөрмәт итәргә тиеш без.
Ә инде якын итмәгәннәргә килгәндә, алар турында сөйләп торасым килми Бар андыйлар. Ясалма кешеләрне яратмыйм. Киеренке мөнәсәбәтләрдә әдәп кагыйдә-сен онытып пычракта аунарга яратучыларны җенем сөйми. Үзен дөньяның кендеге дип санаучылар да мина юлдаш түгел. Алар еш кына мине үртәп, мине бәхәскә тартып кертергә маташалар Андыйлар белән бәхәскә кереп вакланмыйм. Мин алар- ны күрмим генә. Минем өчен ачар юк бәндәләр. Читтән караганда бәлки баламут кебегрәк күренәмдер, әмма корсакка төртеп сөйләшә башласалар усалланам.
Р.Ф.: Менә мен елга бер туры килә торган (шөкер, ул безнен гомергә туры килде!) Казан юбилее да үтеп китте. Бу бәйрәм төрле кешедә төрле хис калдыргандыр. Әмма Казанның бу олуг юбилее тарихка гына күз төбәү түгел, киләчәк турында ныклап уйлану өчен бер жай да. Син Олы Мәрәтхужа улы булсан да, Казан кешесе бит инде. Балалар белән, гомер белән шушы шәһәргә береккән. Казан- бөтендөнья татарларының карап торган мәркәзе. Киләчәк гасырларда да ул шулай булып калырмы?
Т.М.: Әлбәттә, Казан безнең башкалабыз, мәркәзебез. Күзне төбәп карап тор-ган үзәгебез. Анын тарихы да татар халкы тарихы. Дан тоткан, үзен якларга ты-рышкан. яклый алмаган, татарлыгын нык югатткан, тагын бер дәртләнеп селкенеп алган, янә дә сүрелә башлаган. 1000 ел дип ничә ел шаулыйбыз. Шулай кирәктер, зур юбилей бит Әмма мин бүген ул бәйрәмне таралып, куанып бәйрәм итә алмыйм. Әллә ни булды минем белән, бәйрәмнәр кызык булмый башлады Күбрәк уйландыра. Без үз-үзебсзне юатыр өчендер инде, Болгар дәүләте, Алтын Урдамын бөеклеген еш искә алабыз. Билгеле, гарихны белергә кирәк Әмма үткәннәр белән генә яшәү бәхетсезләр шөгыле. Кызык түгел. Рәсәйне мин Ватаным дип әйгә алмыйм инде Мине кирәксенмәгән ил мина Ватан була алмый. Республика, җөмһүрият дип тә горурланырлык сәбәпләр кими бара. Соңгылары бигрәк күңелне төшерде Латинга кайтуны сузып-сузып килдек тә баш казыгы куйдык. Милли югары уку йорты дип сөйләндек, ул идеяне дә үтерделәр. Үземне мин алданган кеше итеп хис итәм Мәскәүне гаеплибез, гел Мәскәү генә дә түгелдер инде Көрәшергә теләмәгән үзе егыла Хәерле булсын Казаныбыз 1000 еллык “исконный урыс шәһәре” булып калмагае. Мәскәүнен ул юбилейны зурлап бәйрәм итүе дә шуна ишарәли шикелле. Бүтән мәсьәләләрдә безне зурларга ашыкмый бит. Ләкин мин аппатиягә бирелмәскә тырышам. Шагыйребезнең “Кисмәк өстенә каракош иттифакый кунган ул” дигән өмет белән үземнең рухи халәтемне саклыйм.
Р.Ф.: Әдәбиятта, сәнгатьтә тәнкыйть дигән төшенчә бар. Төшенчә генә түгел, тәнкыйтьче дип аталып йөрүче һөнәри төркем бар. Алар үзләренчә хәрәкәттә: язалар, сөйлиләр, китаплар чыгаралар Безнен турыда да—Синең белән минем иҗат турында диюем—байтак яздылар. Игътибарлары өчен рәхмәт, әлбәттә. Шулай да Син үз иҗатында тәнкыйтьнең реаль тәэсирен, ягъни булышлыгын тойдыңмы9 Гомумән, бүгенге көндә әдәби тәнкыйть Синеңчә нинди булырга тиеш'.’
Т.М.: Кайдан килеп күрде икән татарга бу сүз? Үзенеке микән? Төп мәгънәсе нәрсәне аңлата икән: кемне дә булса салып таптаумы, әллә үтереп мактаумы? Бүген минем үземнең шәхсән тегесенә дә монысына да исем китми. Буласы—начармы, яхшымы—булган. Әдәби тәнкыйтьнең мин әйткән һәр ике формасы әдәби мохиткә яна кереп баручыларга куркыныч. Иҗат кешесен таптап та, мактап та үтерергә мөмкин. Мисалларны Син дә, мин дә беләбез. Нинди генә булса да тәнкыйтьнсн төбендә кешелеклелек ятарга тиештер. Тәнкыйтьнең оператив формасы бар. Ул
рецензияләр рәвешенлә языла. Моны чин реклама лип кенә кабул итәм
Әләби тәнкыйтьнен чын асылы—анализдыр. Әйтик, язучыны теге яки бу әсәрне язарга нинди сәбәпләр этәргән, максатына ирешә азганмы язучы, ирешә азмаса. ни комачаулаган, бүгенге жәмгыять күхзегеннән караганда әһәмиятлеме язылган әсәр, язучы үз фикерен ни дәрәжәдә остазык белән әйтә азган Гомумәдәби про- цесста үз урыны бармы әсәрнен һәм башкалар, һәм башказар Мондый тәнкыйть- анализ теләсә кемне уйландыра Син язучылык хезмәтенен ничаклы жаваплы икә- нен янә бер тоясын, ягъни үз эшенә читтәнрәк карап бәя бирәссн Бер кызыклы факт Мин язган пьеса буенча куелган спектакльне карап утырам берзаман (Кай- сы икәнен әйтмим.) Шунда үзем дә сизмәстән онытылып китеп "бодай язмыйлар' дип кычкырып куйдым. Анализлы тәнкыйтьтән сон ул язучы "чыннан ла болай язарга ярамый икән, төзәтергә кирәк", лип уйлансын, яки үзенен “дөрес язганы- на" инансын иде
Р.Ф.: Мәгълүм булганча. Татарстанда татарлармын чиреге чамасы гына яши Республикадан читтә яшәүче шул күпчелек кавем турында Син нәрсәләр уйлый- сын? Аларнын күбесен милләтебез балалары санап без үз-үзсбсзнс алдамыйбыз- мы? Байтагы үз телен оныткан, тарихи рухи тамырлар өзелгән Аз арны янә жыю мөмкинме? Мөмкин булса. нишләргә9
Т.М.: Беэнен кыска гына әнгәмәлә бу турыда нидер әйтү бик авыр Бигрәк тә “нишләргә?" дигән сорауга җавап эзләве катлаулы мәсьәлә. Мин ана жавап та бирә алмамдыр ахры. Татарнын язмышыдыр инде ул сибелеп яшәү Атилла бабалары- быздаи башлап Болгар. Алтын Урда ләүләтләренсн чиге дә очсыз-кырыйсыз. Ал- тын Урдадан ничә ханлык кына бүленеп чыккан Бүген татар кайда гына яшәсә дә.
нигездә, үз жирендә яши—килмешәк гүтел Мин инде Америка.
Финляндия. Австра- лия ише илләрдә го- мер кичерүчеләрне әйтмим Аларны яз мыш җиле сипкән. ҮI илендә генә төпләнеп яшәүгә канәгать бул- мыйча кая да булса бару борынгы бабала- рыбыздан калган ин- стинкттыр күрәсен.
Менә шул татарны ничек татар итеп сак- ларга? Ничек бер идея тирәсенә тупларга?
Безнен кебек үк жир
шарының бөтен почмагында диярлек яшәгән яһүд халкы моня иреште. Ана инде югалу куркынычы янамый Глобализаиия турында күбрәк алар сөйләсә дә алар бу зпнлимиягә эләкмәячәк. Киресенчә, дөнья белән үзләре идарә итәргә жысналар Бәлки безгә .шар моделен кулланыргадыр? Заманында бит “Татар үткән жирдә яһүдигә эш юк" дигәннәр Бу сыйфатыбыз безнен әзс дә күпмедер ләрәжәлә сакла- на дип уйлыйм Кайда кем бу лып эшләсә дә. татар югалып калмый, жаен. чәйләсен таба. Ләкин, ни кызганыч, татарлыгын яһүд кебек саклап калырга хәйләсе җитми Бигрәк Iә урыска үзен “ашата" Яһүд марҗага өйләнсә дә. татарга кияүгә чыкса да яһүд туа. татардан-урыс туа. Югыйсә, эчке тотрыклылыгы ягыннан урыс татардан көчсезрәк
Без татар-башкорт мөнәсәбәтләрен куертып сөйләргә өйрәндек татар башкор-тлата дибез Ә мин мона АТЛӘ НИ борчылмыйм Татарнын маңгаена башкорт дип я кан да ул башкорт була алмый Ә башкорт бик тиз татарлаша һәм урыслаша Бүгенге башкортларны шул хафага сала да инде Мин аларнын хәлен аңлыйм
Сулдан уңса Казакъ янчысы Сакен Жчнхо*, Туфан Миц \ чин ҺЧ ыкь янчысы Шсрхан Мортазасе һэ ч А гат Аскһ иим 1<М6 ел
Чуаш та. мари да була алмый татар. Инглиз, французга да әйләнмидер. Ә менә урыска әйләнә дә куя! Әллә сон урыс үзе лә татарга әйләндеме дип уйлап куям каймакта Бик тиз уртак тел табалар бит. Тел киртә булып тормый. Мин проблеманың сәяси ягына махсус кагылмадым. Чөнки Россия дигән илдә безне милләт буларак сакларга теләүче хакимият булмады һәм булмас та шикелле. Әлегә бездән "котылу" сәясәте көчәйгәннән-көчәя бара. Шушы шартларда саклану юлын табарга иде. Бу—Татарстаннан читтә яшәүче татарларга гына кагылмый, бу барыбыз өчен дә уртак проблема. Бездә "берләшик!" дигән чакыру еш әйтелә. Шул берләшүнең тормышка ашыру юлларын табарга, һәр форсаттан файдаланырга иде Ин мөһим бурычларыбыз, бүгенге көндә ин актуале, минемчә. Мәскәүнен безне төрле этник төркемнәргә бүлеп таркатуына каршы торудыр. Әгәр дә. без—Казан татары, без—мишәр, без—себер, әчтерхан татары, без—типтәр, без—керәшен дип сөйләнсәк, тиз арада беребезнең дә калмавы бик ихтимал. Башкортлар белән бәхәсне тирәнгә жибәрмәскә иде. Экстремизмга һич ничек юл куярга ярамый. Аларның югарыда әйтелгән проблемасын безгә анларга һәм аклашырга кирәктер.
Бер куаныч—читтәге бик күп татарларыбыз Казанны үзләренең дә башкаласы дип саный. Шулай булгач Казанны чыннан да бөтен татарларның кыйбласы дәрәжәсендә тотарга иде Татарның иҗтимагый фикере мәдәнияте бары тик үзе таныган рухи башкаласында гына формалаша ала. Моны үзебез дә анларга һәм бүтәннәргә дә аңлатып торырга тиешбез.
Бүген диннең йогынтысы көчәя бара. Мөселман татарлар да. керәшен татарлар да дингә милләт күзлегеннән дә карарга тиешләрдер Төп динебез безнең ислам дине. Шул дин тирәсендә берләшкән хәлдә үзебезнен гарәп тә иранлы да түгелле-гебезне онытмасак иде. Бүген мәчет-мәдрәсәләребезгә урыс теле кереп бара. Татар мәчетендә бөтен мөселманнарга уртак телдә—Коръән телендә булса, калган сөйләшүләр бары тик татарча гына булырга тиеш дип саныйм Миңа мәсәлән кер-әшен татарларының үз чиркәүләре булуы ошый. Бер керәшен апасының "ярын әле үз чиркәвебез булды, урыска әйләнеп бетә язган идек" дигәнен мин еш искә алам Без бит интернационализмны башкаларны олылап үзебезне түбәнәйтү дип аклый башладык.
Р.Ф.: Гщәттә әңгәмә ахырында биредә торган традицион сорау: алдагы көннәргә нинди уй-планнар корып яшисен?
Т.М.: Бер жыр искә төште:
Агыйдсльнен аръягында Күтәрелде томаннар.
Аерылырга түгел иде Безнен корган планнар.
Әдәбияттан, театрдан аермасын иде Ходай. Яшьлектә язмасан да "кызыклар" күп. Урам тулы чибәр кызлар—кайсына сүз кушсаң да килешә, мәҗлесләрдә "Ал-магач! көенә дә сиптерәсең, дусларның хисабы юк. сәламәтлек—корычтай. Кар-тайгач Әйтеп тормыйм инде. Бердәнбер кызык—язудыр. Хәтта әдәбият белән кызыксынып карамаганнар да картайгач яза башлыйлар. Язу бит әле ул үз-үзен белән сөйләшү дә. чөнки сине үзеннән башкалар тыңламый башлый. Кешеләр дә тынлы и алырлык әсәр язасы килә. Туктап булмастыр инде. Ул "чир" үзем белән бергә генә китәрдер. Әле менә дәртләнеп кино өчен сценарий язам. Рамил Тохфәтул- лин "куябыз!" ди. Авызына бал да май. Тагынмы? Тагын да бар эшләр.. Ходай гына күпсенә күрмәсен.