Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан язучыларының XV корылтае


Майның 27 сендә Казан милли мәдәният үзәгендә Татарстан язучыларының XV корылтае булды Аны кереш сүз белән күренекле драматург Туфан Миңнуллин ачып җибәрде.
Татарстан Президенты М Шаймиев. Министрлар Советы һәм Дәүләт Советы исеменнән корылтайда катнашучыларны Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сәламләде. ' Язучылар съезды—республикабыз өчен күренекле вакыйга —диде ул.— Сезнең иҗатыгыз җәмгыятьтә барган вакыйгалардан аерылгысыз Сез социаль тотрыклылыкмы тәэмин итүдә, демократик процессларны ныгытуда, миллн-мадэният һәм телне саклап калуда алгы сафта торасыз. Күптән түгел үзенең 70 елчыгын билгеләп үткән Татарстан Язучылар берлеге республикада мәдәниятнең югары үсешен билгеләүче иҗат оешмаларыннан берсе санала'
Премьер-министр үзенең чыгышында язучыларның хәзер иҗат итү өчен
чикләнмәгән иреккә ия булуларын, әмма җаваплы- лыклары да артуын әйтте.
"Шуңа күрә дә иҗатыгыз өчен шартлар тудыру мә- дәният өлкәсендә респуб- лика дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычларын- нан берсе булып тора.— диде ул.—Миллиятне рухи яктан савыктыру, тормыш дәрәҗәсен күгәрү, җина- ятьчелек белән көрәш, со- циаль киеренкелекне йом- шарту—җәмгыятьнең төп бурычлары Шушы эшләр- нең башында безнең язу- чылар торырга тиеш"
Хөкүмәт Рәисе аннары Роберт Миңнуллин. Рәфкать Кәрами Рәдиф Сәгъди һәм Нонна Орешинага Татарстан һәм Россиянең мактаулы исемнәрен бирү турында™ таныклыкларны һәм билгеләрне тапшырды Язучылар берлегенә исә яңа Газель микроавтобусының ачкычын тапшырды
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ф. Галимуллин идарәнең ике корылтай арасындагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Ревизия комиссиясе хисабын аның рәисе Ф. Зыятдинен ясады. “Әдәби фонд'' эше турында фондның идарә рәисе Г. Рәхнм сөйләде.
Аннары әдәби жанрлар буенча докладлар тыңланды Аларны Д. .*аһидуллина (проза) Т. Галиуллин (шигърият). Д. Гыймрановә (драматургия) Л. Гажюва (рус телендәге әдәбият). Р. Корбан (балалар әдәбияты). Ә. Закирҗанов (әдәби тәнкый IЫ К. Миңлебаев (әдәби тәрҗемә) ясады
Фикер алышуда Татарстан китап нәшрияты директоры Д Шакиров, язучылар Р Идиягуллии, В Имамов. Р Батулла. Р Фәйзуллнн Н Орешина 3 Дәүләтен А. Хәлим М Хәбибуллин, В. Лавришко Ф Галиен Э Шврифуллина. Ф Сафин М Вәли-Барҗылы А. Хәсәнов. Г Гыйльманов \ Кожевников М Маликәм. Н Лкмал. Н Сафина. Р Ягьфәров. Ә. Рәшит. Л Шагыйрьҗан катнашты
Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе итеп Илфак Ибраһимне |Мох.»ччәт Мирза) сайланды Берлекнең идарәсенә түбәндәге язучылар сайланды Р- Батулла.
Мансур Вәли-Барҗылы, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Л. Газизова, М. Галиев, М. Гыйләҗев, 3. Дәүләтов, Д. Заһндуллина, Р. Зәйдуллин, В. Имамов, К. Кәримов. Р. Корбан, С. Малышев, 3. Мансуров, Р. Миңнуллин, Т. Миңнуллин, Г. Морат, Ш. Мостафнн, Г. Рәхим, Д. Салихов, Ф. Сафин, Р. Фәйзуллин, 3. Хөснияр.
Биредә без (беркадәр кыскартып), корылтайда ясалган докладлар һәм кайбер чыгышларны бирәбез.
Фоат
Галимуллин
ҮСЕШ ЮЛЫНДА
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Бүген олы җыеныбызда бергәләп хәзерге хәлебезне бәяләү, иртәгәбезне ачыклау юнәлешендә уртак бер фикергә килә алырбыз. Соңгы өч елдагы эшебез, иҗатыбыз нәтиҗәләрен күздән кичерү бүгенге урыныбызның кайда булуын, бигрәк тә нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә тиешлегебезне ачыкларга ярдәм итәр.
Сезнең кулда Язучылар берлегенең 14 һәм 15 нчс корылтайлары арасындагы эшчәнлеген яктырткан махсус китап бар. Анда барлык каләмдәшләребезне)! эшчәнлеге дә шактый киң чагылдырылган
Бу еллар илдә бер иҗгимагый-икътисадый формациядән икенчесенә күчүне тәэмин итүче реформаларның (үзгәртеп коруларның) аеруча кызу темпларда алып барылуы белән характерлы. Үзгәртеп коруларга дучар булмаган бер генә өлкә дә калмады Алар хәзергә бик авырлык белән тормышка кереп бара, ник дигәндә, күпчелек үзгәртеп корулар халыкның яшәү рәвешенә, әхлакый нигезләренә дә кагыла Аларның барысы да уңай эмоцияләр тудырмый. Информация алып килүче техник мөмкинлекләрнең чамасыз артуы, тамашачыга тәкъдим ителүче кино продукциясенең, телевидение тапшыруларының идея-эстетик юнәлеше торган саен гуманизмны, әхлак нигезләрен җимерә баруы язучы каләменә дә тәэсирсез калмый Әнә шул фильмнар һәм тапшырулар миллионнарның зәвыгын һәм ихтыяҗын формалаштыралар. Музыкада халык бәгыреннән чыккан моңга кадер бетүгә юл тотылган кебек, әдәби әсәрләрдә дә безнең халкыбыз гомер-гомердән күнеккән матурлык, уңай образ үрнәге, яхшылыкның яманлыктан өстен чыгуы кебек затлы хасиятләр кими бара. Болар, әлбәттә, борчуга сала, иҗат кешесенең күңелен бимазалый торган тенденцияләр Чөнки мондый юнәлеш алга таба да шулай сакланып калса, без берничә елдан, бик күп кыйммәтләребезне югалтып, бөтенләй башка, кирәкмәгән менталитетка ия буыннар үстерәчәкбез. Бу, әлбәттә, бөтен җәмгыятебез проблемасы. Ләкин ул ин әүвәл җәмгыятьнең аеруча яралы йөрәге булган язучыларның нык тартылган, киеренкеләнгән күңел кылларында сыкрану авазлары чыгара. Күпчелек каләмдәшләр әдәбиятыбызның затлылык традицияләрен үзләре өчен өлге дип саныйлар, изге кыйблаларына тугрылыклы калалар.
Быел без татар халкы башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Бу һәрберебез күңелендә горурлык хисләре тудыручы вакыйг а. Ике г асыр чигендә, ике меңьеллык аралыгында яшәү туры килүенә без бик тәэсирләнгән идек Безнең замандашларга Казанның ун гасырлыгын да күрү насыйп булды. Бу уңай белән ышанып әйтә алабыз: сүз сәнгатебезнең тарихы да Казаныбызныкыннан һич тә ким түгел. Тарих фәне күп тапкырлар раславынча, шәһәр төзи белгән халыкның тарихы вакыт ягыннан күпкә тирәнгәрәк китә.
Бу бәйрәмнән соң Казанның шәһәр буларак статусы тагын да күтәрелеп калачак.
Моның күзгә бәрелеп торганы—ул метролы шәһәр булачак Анын бер станциясе шагыйребез Г. Тукай исеме белән атала. Шәһәр хакимияте бу станцияне бизәүнен эчтәлеген тәэмин игүдә Язучылар берлеген дә җәлеп итте. Без кулдан килгән бөтен ярдәмне күрсәттек. Шәһәр белән бергә хәл итәсе тагын бер зур эш бар: хәзер, күреп торабыз, Казаныбызда зур төзелешләр, үзгәртеп корулар бара. Шул унайдан кайбер урамнарның исемнәре лә алыштырыла Соңгы вакытларда бер урамга Аяз Гыйләҗев исеме бирелү турында куанычлы хәбәр булды. Без Г Исхакый. Сөембикә. Болгар, Колшәриф. Мөхәммәдьяр, А Алиш. Гайнан Кормаш. Хәйретдин Мөжәй. Гази Заһитов, I азинур I афиятуллнн, М Әмир, Ф Хөсни. И. Гази. Н Исәнбәт. Г Бәширов. С. Хәким, I . Ахунов һәм башка кадерле исемнәр белән аталган урамнарыбызны да күрерг ә теләр идек. Гомумән, әдәбият тарихыбызда тирән эз калдырган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча байтак эшләр башкарылды Нәкъ менә бүген хисап гогучы җитәкчелек Җаекта Г Тукайга һәйкәл кую эшен башлап йөрде Хәзер Мәскәүдә, С.-Петербургта бөек шагыйребезгә бюстлар кую мәсьәләсе хәл ителеп килә Әле соңгы вакытларда Чүнрәледә Зәки Нурига, Актаныш районының Әнәк авылында Нур Баянга бюстлар ачылды. Кайбыч районының Кошман урта мәктәбе шагыйрь Әбрар Сәгыйди исеме белән аталды Ике ел элек Минзәлә районы балалар китапханәсенә Рәшит Гәрәй исеме, шул ук районның Югары Тәксрмән мәктәбенә Габделхәй Сабитов, Актаныш районы Уразан мәктәбенә Риза Ишморат. Сарман районы Чукмарлы мәкт әбенә Әзһәр Габиди исемнәре бирелде Мондый мәңгеләштерү аю лары тагын да дәвам иттсрсләчәк.
Казан шәһәре хакимияте башлыгы К Исхаков ярдәме белән Язучылар йорты урнашкан бина янындагы бакчаны тиешле таләпләргә туры китереп үзг әртү, анда күренекле классик язучылармбмзнын һәйкәлләрен урнаштыру эше тормышка ашырылачак.
Тарихыбызны барлау, аңа хөрмәт белән карау—мәдәниятле халык эше. Узган ел без әдәбият тарихыбызның шактый бер кыска дәверенә, ягъни берлек булып оешуына 70 ел тулуны билгеләп үттек. 2005 елга Дәүләт Советына юлламасында Президентыбыз “Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең 70 еллыгын бәйрәм итү республикабыз тормышында моһим вакыйга булды". - лндс Бу. чыннан ла. шулай иде Бу бәйрәмдә без үткән юлыбызга борылып карадык, талантлы язучы һәм оештыручылар булган элгәрләребезгә рәхмәт хисләребезне белдердек, бүгенге каләмдәшләребезне «урладык Тарихыбыздан гыйбрәт алу. хәзергене ачыграк күрү безгә барыр юлыбызның юнәлешләрен дөресрәк итеп билгеләү мөмкинлеген тудырачак
Инде хәзерге хәлебезгә якынрак килик
Язучылар берлеге үз эшен планлы рәвештә алып барды Зшне Татарстан азучыларының XIV корылтае резолюциясендә каралган бурычларны тормышка ашыру буенча эш программасын кабул изүдән башлап жибәрлск. Ул. нигездә, корылтайда яңгыраган тәнкыйть сүзләрен һәм тәкъдимнәрне искә алын төзелде Менә .изарның кайберләре: яшь алмаш белән эшләү буенча рәис урынбасары штатын булдыруны максат итәргә; аеруча талантлы яшьләргә индивидуаль консультант итен оста «лар билгеләргә; кабул итү коллегиясенә булган барлык гаризаларны карап бетерүне йөкләргә, ул каләмдәшләребезне союзга алу-алмау мәсьәләсен хәл итәргә; әгъзалар кабул итүгә талөпчөнлекне арттырырга, бу мәсьәләдә ниндидер төркемчелекләргә юл куймаска, сыйфат мәсьәләсе үзәктә торырга тиешлеген искәртергә. әп>залыкка кандидатлыкны кыюрак файдаланырга, остаханәләрнең күчмә утырышларын уздыруны да гамәлгә куярга; идарәнең киңәйтелгән \т «арышларын уздыру гамәлен дәвам иттерергә, аларда берлек алдында торган актуаль мәсьәләләрне даими тикшерен бирырга; балалар әдәбиятының торышы; язучының ижат активлы! ы. язучының иҗтимагый активлыгы, китап бастыруны һәм таратуны оештырунын актуаль мәсьәләләре
Хисап чорында барлыг ы 30 идарә утырышы һәм 6 тапкыр идарәнең киңәйтелгән утырышлары утдырыллы. Ьу соңгылары тучыларның гомуми җыелышлары булып әверелде һәм аның Вазыйфасын үтәде Шулай ук без икс тапкыр әдәби ел йомгаклары уздырдык. Аларда әдәби иҗатның нәтиҗәләрен барладык һәм бүгенге көннең мөһим бурычларын билгеләдек 111унын өстене шигърият. проза, балалар әдәбияты, тәнкыйть, тәрҗемә, рус телле язучылар һәм драматургия остаханәләрснен до ай саен
утырышлары уздырылды. Бер-нке. хәтта өч остаханәнең берләштерелгән утырышлары уздырылу да традициягә әверелде Монын белән әйтергә теләгән фикер шул: язучыларга иҗади сөйләшүләр, бәхәсләр алып бару, бер-береңнең фикерләрен ишетү өчен мөмкинлекләр җитәрлек булды. Димәк, берлектә иҗади мохит булдырылган, төрле юнәлештә әдәбият проблемаларын тикшерү мөмкинлеге тудырылган. Ә аны ничек файдалану һәр язучының үз эше.
Биредә инде язучыларыбызның иҗтимагый һәм гражданлык активлыгы турында сүз чыга Без. инде әйтелгәнчә, язучыларыбызның барысын да актив эшкә тартырга тырыштык Чынлыкта бу шулай булды да. И. Юзесв. М. Хәбибуллин. Р Миңнуллин. Р Харис. Р Вәлиева. Ш. Җиһангирова. Э. Шәрифуллина, Ф Сафин. Р. Бөшәр, Н. Хисамов. X. Миңнегулов. М. Маликова. Ә. Рәшитов, Р. Мостафин. Д Шагыйрьҗан, Н. Әхмәдиен. Ф Тарханова. Д. Гарнфуллин, Ә. Сәләхов. Ф Бәйрәмова. И Гыйләҗев, И Сирматов. Т Галиуллин, Р. Сәгъди, В. Нуриев, С. Гәрәева һәм башкалар укучылар белән бик теләп очрашалар, алар белән мәгънәле әңгәмәләр алып баралар, әдәбиятны пропагандалауга зур өлеш кертәләр. Отчет чорында 120 ләп язучының юбилейлары уздырылды Алар арасында гомумәдәбият күләмендә мөһим юбилейлар да булды: Г. Исхакыйга 125 ел, Г. Кутуйга 100 ел. Рәшит Әхмәтҗановка 60 ел. Ә. Баяновка 75, Н Фәттахка 75. М Хәбибуллннга 75. И. Юзеевка 70 яшь, Ш. Бикчуринга һәм А. Гыйләҗевка 75 ел һ б. Укучылар массасына әдәбиятыбызның асыл сәхифәләрен җиткерүдә мондый әдәби бәйрәмнәрнең әһәмияте бик зур.
Язучының иң үткен коралы—каләм. Күпчелек каләмдәшләребез бу елларда актив иҗат иттеләр Бу яктан Т Миңнуллин, Р Мостафин, Г Мөхәммәтшин, Н. Орешнна, Г Сәгыйров. Ә. Сәләхов, Д. Салихов, А. Хәлим, Ф Бәйрәмова. А. Әхмәдуллин, Н. Әхмәдиев, М. Әхмәтҗанов, Р. Әхмәтҗанов. Р Батулла. Р Бәшир, В. Имамов, Ф Сафин. Ф Садриев. Р Бохараев. М. Вәлиев. Р Вәлиева, Л. Гаэизова. Г Гыйльманов, Л. Закиров. Р. Кәрәмиев. В. Корчагин. М. Маликова һәм башкаларның каләме йөгерек булды. Шул ук вакытта алар газета-журнал битләрендә, радио-телевндениедә үткен- үгкен чыгышлары белән җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итгеләр.
Оешмабыз шактый зур Бүгенге көндә 307 әгъза исәпләнә. Әле соңгы идарә утырышында гына да 3 кешене берлеккә кабул иттек. 307 кешенең 230 ы ир-ат, 77 се хатын-кыз 247 кеше татар телендә, 59 ы рус телендә, 1 се чуваш телендә яза. Язучыларның уртача яше—59,5. Без 3 елга 36 кешене берлеккә кабул игтек. 21 язучыбыз вафат булды. Димәк, язучыларыбызның саны 15 кә артты. Без Пермь, Ульяновск. Чиләбе өлкәләреннән. Башкортстан. Удмуртия республикаларыннан. Мәскәү шәһәреннән дә каләмдәшләребезне берлеккә алдык Төмән өлкәсе, Казакъстаннан да кабул итәргә әзерләнгән кандидатларыбыз бар. Бу эш алга таба да дәвам иггерелергә тиеш Чөнки әлеге язучылар үз регионнарында бик тә абруйлы шәхесләр, алар ярдәме һәм үрнәге белән бу якларда яшәүче милләттәшләребездә туган әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләнә, татар рухы яшәтелә. Әйтик. Чиләбе өлкәсендә безнең Ирек Сабиров исемле шагыйребез яши Шушы араларда аның 55 яшенә багышлап өлкә үзәгендә зур кичә уздырылды. Ул андагы 260 мең татар өчен олы бәйрәм булып әверелде. Безнең шагыйребезне Россия Президенты "Ватан алдындагы хезмәтләре" өчен орден-медале белән бүләкләде Менә бу язучының җәмгыятьтәге олы урыны турында сөйли торган матур факт.
Еш кына язучыларыбыз ярдәмгә дә мохтаҗ була Берлек җитәкчелеге Татарстан Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм күрсәтү фондыннан мохтаҗ язучыларга, юбилярларга квартал саен 1000 әр сумлык матди ярдәм күрсәтте. Барлыгы 363 мәртәбә 1000 әр сум акча бирелде. Кайбер язучыларга 3,5. 10 мең сумлык ярдәм оештырылды. Сугыш ветераннарына 9 Май уңаеннан шулай ук өстәмә ярдәм күрсәтелде. Өлкәннәр көнендә. Җиңү көнендә. 8 март. 23 февраль. Яңа ел уңаеннан ветераннар, хагын- кьгзлар. балалар, өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештыру, чәй мәҗлесләре үткәрү, күчтәнәч-ярдәмнәр өләшү даими алып барылды. Бу эшләрдә "Әдәби фонд" та даими катнашып, ярдәм итеп килде “Әдәби фонд"ның хисап конференциясендә без бу турыда ачык итеп әйттек Соңгы вакытларда Язучылар берлеге белән “Әдәби фошГнын бергәләп эшләве матур нәтиҗәләргә китерде
Берлек ярдәме белән 25 язучы махсус хастаханәләрдә дәваланды Иҗат йорты ачылу ике корылтай арасындагы иң зур казаныш итеп каралырга хаклы. Инде туксанга якын язучы үз Иҗат йортыбызда ял итге, дәваланды Аларга путевка алуга 1 миллион
137 мен 593 сум акча тотылды. Икс корылтай арасында 19 ятучы торак шартларын ЯХШыртгы. 24 кеше торак шартларын яхшырту чиратында тора Алар арасында бер генә кешенең (Хамис Яһудин) квартирасы юк (әле күптән түгел генә Башкортстаннан килде) Р Хәлиуллина. Н. Акмал. М Әгьләмов һәм башкаларны фатирлы итүгә бет үтебез дә бик куанып яшибез.
Татарстан язучьтларынын Россия Федерациясендәге башка әдәбиятлар арасында чагыштырмача өстенлеге бар икән, ул барыннан да элек бездә әле китап басылу системасының шактый нәтиҗәле сакланып калуында күренә. Шушы 3 елда барлыгы 385 кигап басылды
Дәүләт нәшриятларында гына елга уртача 128 китап дөнья күргән. 2005 елдан китап өчен гонорарлар артуын да өстәсәң, шактый күңелле генә хәл килеп чыга. Моннан шул аңлашыла һәр ятучы өч ел саен бер тапкыр китап чыгара ата Дөресе дә шулай, әгәр каләмдәшебез укучыга яңа сүт әйтелгән, эстетик кыйммәте булган әсәр ята икән, ул нәшер ителмичә калмый Шунын өстенә шушы 3 елда "Рухияг" нәшриятында 32 китап чьиуын да әйтергә кирәк Ьу "Татнсфть'нен әдәбиятыбызга күрсәткән тур ярдәме. 'Рухият". кагыйдә буларак, әдәби мирасыбыздан, бүгенге аиторларыбытдаи иң затлы, уңышлы әсәрләрне генә сайлап баса Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә елына “Рухият” чыгарган сандагы китаплар да басылмый "Матбугат йорты”, “Райнур". “Чаллы” нәшрият тары да бу вакыт эчендә байтак китапларны укучыларга тәкъдим иттеләр. Аерым алганда "Матбугат йорты” нәшрияты 22, “Райнур” 12, “Чаллы" нәшрияты 27 китап чыгарды Китаплары- бытнын полиграфик эшләнеше нык яхшырды. Миңа Мәскәүдә китап күргәзмәсендә катнашырга туры килде. Казанда басылган китап тар бу яктан бер лә ким-хур булырлык түгел, киресенчә, “Идел-иресс"та басылган китаплар чәгта өстенлекле күренәләр
Бер уңайдан “Мәгариф" нәшриятының (директоры М Вәтиев) бер бик тә игелекле эш юнәлеше турында әйтергә кирәк: биредә яшь авторларга китап укучылар! а барып җи гү өчен тиешле шартлар гудьгруг а әһәмият бирелә Әйтик, берлек әгъзасы булмаган Нуртилә Нотфуллина. Лнлия Г ыйбалуллиналарнын беренче китаплары лөггья күрде. "Ялкын” журналына язучы балалар иҗатын яктыртуга да махсус китап багышланды “Гөрләвекләр кайтавазы" китабы да цгушы игелекле эгггнен нәтнжәсе булып тора
Без бу очракта Татарстан китап нәшриятына олы рәхмәтебезне әйтергә тиеш. Д. Шакиров кебек бүгенге әдәбиятның ихтыяҗларын гнрәнтсн белеп, шу ларны тормышка ашыру очен янып-көеп эшләүчене тиешенчә бәяләргә кирәк Язучылар оешмасына ихлас хәерхаһ булган икенче бер җитәкче “Идсл-пресс" нәшриятының генераль директоры И. Охмәтжановны да бу очракта рәхмәт хисләре белән телгә алабыз. Әдәбият язмышы күп очракта шушы җитәкчеләр кулында
Басылган китапларның егрукгураеы да шактый кыгыклы Ул нормаль үсештә булган әдәбиятның йөзен күрсәтүче конс булып тора Әйгнк. классикага шътибар тур булуы гсүиә ташлана К Насыйрн, I Гукан. Т I ыйззәт. А Шамов. М Әмир. Ә Ерикәй. I Кутуй. А Алиш. Ф Кәрим. Ш Маннур. Ә. Исхакларнын китаплары укучыга тәкъдим ителде I Иехакыйнын мирасы шулай ук китап хәлендә укучыга кайтарыла бара 1 Тукайның тууына 120. М Җәлилнең тууына 100 сл тулу у наеннан алдагы елда бу бөекләребезнен әсәрләрен чыгару тормышка айгыры гачак
IЬгһая гь. Ә ЕНИКИНСН 5 томлыгы басылып бетте Бу алты еллыкта. 11рсзидентыбыз фатихасы буенча, моңарчы булмаган бик тә әһәмиятле ни башкарылды Халык ятучмларынын һәм халык шагыйрьләренең 5 томлыкларын чыгару эше башланды Ә Еникидән кала. А Гыйлөжсв. Н. Фәттах. X Камалов.1 Афзал. И Юзеев.Ш Г алиев. Ф Яру т гншгарнын күптомлыклары дөнья күрде нндс. Быел исә М Мәһдневкә 75, I Ахуновка 80 ел тула Шул уңай белән аларнын 5 томлыкларын чьи ару да тормышка ашырылыр дигән өмет бар Бу эш әлеге олуг ягучыларыбызның иҗатын бербетсн итеп күрсәтергә, аларнын әсәрләрен билгеле бер системада, бәген зурлыгында тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә
Бу елларда басыльпг чыккан әсәрләрнең байтагын укучыларыбыз жы гы каршылады, алар бүгенге әдәбиятыбызның йөзен күрсәтү ягыннан у генә күрә бер каганмш буларак бәяләнделәр Шагыйрьләрдән Р Мингвлимнен “Дәрт чүлмәге . 1 Мансуровнып "Җәрәхәтле йөрәк җылырак". О Рошитовнын "Фидаилар". К 1>V та юнанын "Әрнү”. Р Вәлисванын "Кояшлы яңг ыр". О Нева днаянын “О свобсэдном палеггии вверх”. I Малышевнын "Что-то псэлосатое”. 3 Шорифу.хтннанын
Корылтай залының гомуми күренеше
“Уйлы еллар", Ф Әһлиянең “Йөрәкнең соңгы кылы”. М. Фәйзуллннаның “Тик сиңа гына". Роберт Эхмәтҗановның “Татар иртәсе", Р. Миңнуллинның “Күңелләр нечкәргәндә". Р Шәриповның "Мәңгелек яр". Л. Шагыйрьҗанның “Боҗра вә Хөҗрә". Ф Гыйззәтуллинаның “Күз нурларым". Ф. Тарханованың "Серле дөнья" китапларын шигъриятебезнең җитди казанышлары арасында карарга кирәктер.
Бу уңайдан Р Харисның "Исемсезләр" шигъри романын аерып карарга кирәк Эш авторның бездә шигъри роман жанрына яңа сулыш өреп җибәрүендә генә түгел, бәлки алынган теманың г лобаль характерда булуында, шагыйрьнең XX гасырга тулы бер шигъри паспорт булырлык әсәр тудыруында. Әлеге роман, үткәнне бәяләүдән бигрәк, киләчәкне алдан күрүгә нигез булырлык фәлсәфи нәтиҗәләре белән кыйммәтле.
Бездә поэма жанрларының шактый үсеше күзәтелде, әлеге жанрның табигатендә, төзелешендә нык тыгызлык, фикер үткенлеге, гомумиләштерүләрнең көчле булуы тенденциясе билгеләнде. Без Ә. Рәшит. X. Әюпов. Ф Гыйззәтуллина. Р. Харисларның бу юнәлештәге иҗатларының тагын да үсеш алуын көтәбез.
Шулай да бу елларны прозаның аеруча өстенлекле үсеш чоры дип әйтә алабыз. Әйтик, Татарстан китап нәшриятында чыккан китапларны барлаганда да бу тенденция ачык сизелә. 247 китапның 97 се шигърияткә. 112 се прозага карый Шул ук вакытта 18 с драматургиягә, 27 се әдәбият белеменә һәм тәнкыйтькә нисбәтле. Эш шулай ук санда гына да түгел. Проза китапларының күбесе, матбугатта булмасын, радио- телевидение тапшыруларында яки тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрендә булмасын, киң яңгыраш тапты, аларны укучылар ала. укый, әлеге әсәрләр турында үз фикер- карашларын булдыра. Бу күпсанлы әдәби очрашуларда да расланды. Әдәбиятның күп тармаклы һәм киң колачлы жанрларында, безнең карашка, аеруча отышлы булган әсәрләр рәтендә түбәндәгеләрне әйтә алабыз: М. Хәбибуллиннын “Бату хан һәм Ләйлә". “Айбиби". "Атилла". С Шәмсинең “Низаглы йортта", Р Вәлиевнең “Җөй", Р Кәраминең "Өзелгән чәчәк". В Корчагинның "Женщина в черном". Д. Вәлиевнең "Уверенность в Невидимом”, Л Ихсанованың “Кемгә сөйлим серләремне?", Н. Гыйматдинованың “Парлы ялгыз", Г. Гыйльмановның "Албастылар". М. Әмирхановның "Тәкъдир". Н. Орешинаның "Мина замедленного дейегвия”. Ф Бәйрәмованың “Алыплар илендә". Ф. Сафиннын "Саташып аткан таң". Г Гомәрнең “Гармун телләре унике". В. Имамовның "Тозлы яра". Р. Бәшәрнең "Ачык капка". Ф Латыйфиның "Бәйсез этләрне атарга" һ. б.
Драматургларыбызның оригиналь әсәрләре гадәттә сәхнәдә бара. Ләкин безнең татар халкы сәхнә әсәрләрен китап хәлендә укырга да ярата. Моны онытырга ярамый. Соңгы елларда Т Миңнуллинның 10 томлык әсәрләре дөнья күрде. Г Каюмовиың "Упкын өстендә уен". Э. Яһүдиннең "Мәхәббәткә мәдхия". Д. Салиховнын "Гыйлаҗ тәрәзәләре . "Узып барышлый" кебек җыентыкларын да хуплап каршыладык. Соңгы елларда драма әсәрләре иҗат итү буенча конкурс оештырылып, аның нәтиҗәләре 2 томлык китапка тупланып чыкты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең драматургия мәсьәләләренә багышланган махсус киңәйтелгән утырышында тәкъдир ителгән бу китаплардагы әсәрләрне укыгач, мондый конкурсларны уздырудагы һәм
унай, һәм житешмәгән яклар турында уйландык. Әлеге өлкәдә аксаган урыннар күбрәк Бу әлег е китапларга тупланган пьесаларда да ачык күренде.
Тәнкыйте, әдәбият белеме үскән әдәбият—киләчәге булган әдәбият Сокгы елларда иҗатнын бу юнәлешен җанландыруга нык игътибар ителде. Әдәбиятка Р Шәрәфиен. Ә. Закирҗанов, Д. Заһидуллина кебек нык әзерлекле, үткен күзле, тирән фикерле тәнкыйтьчеләр килде. Шул ук вакытта өлкән буын тәнкыйтьчеләребез дә актив эшләде. Тәнкыйть өлкәсендә унышлы хезмәтләр өчен Җ Вәлили исемендәге бүләк булдыру да отышлы гамәл. М Вәлиев. Р Сверигин. Р Шәрәфиев. С Хафизовлар бу бүләкнең лауреатлары булдылар Әлеге премиянең С Хафизовка Уфага алып барып бирелүе Башкортстан башкаласында яшәүче зыялыларыбыз өчен чын мәгънәсендә олы бәйрәм булып әверелде Тәнкыйтьнең ныклы әдәбият белеме җилкәсенә нигезләнү мөмкинлеге булу безне яңа уңышларга өметләндерә. Ике корылтай арасында Р Мостафиннын "О времени. о җизни, о себе". А Әхмөдуллнннын “Офыклар киңәйгәндә.. Ф Урманчеевның “Лиро-эпос татар среднего Поволжъя", Д. Заһидуллинаның “Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы". X Миннегуловнын “Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты”. "Гасырлар өнен тыңлап". Н. Хисамовнын “Хәтер сагында". Ә. Закирҗановнын "Заман белән бергә". М. Вәлневнең “Тормыш дулкыннары" һәм башка китаплар әдәбиятыбызны, эстетика үсеше тарихын өйрәнүгә җитди өлеш буларак керделәр.
Боларның барысы бергә безнең әдәбиятыбызның эзлекле хәрәкәте, үсеше турында сөйлиләр. Мондый үсеш алга таба тагын да югарырак нәтиҗәләргә китерәчәгенә шикләнмәскә мөмкин Яшь язучылар белән ел саен уздырылып киленгән семинарлар. "Иделем акчарлагы" конкурслары шулай дияргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә 30 язучыбыз төрле әдәби берләшмәләргә, түгәрәкләргә җитәкчелек итә I Гыйльманов Казан университетында. М. Хәбибуллин. Р. Мостафин Баулыда. Р Вәлисва, Д. Салихов Нурлатга. И. Юзеев. Ш Мостафин Мамадыш районында. Ф Садриев Мөслимдә, Р Фәизов Арчада. Э. Шөрифуллина Казан педагогия көллиятендә, Ф Исмәгыйлова Азнакайда. Г Мөхәммәт шин Балтачта. Р Ннзамисв Тсләчсдә. Р Бәтиәр Чаллыда. Ф Абдуллин Түбән Камала. Т Нәҗмиев Сабада эшне аеруча уңыпшы алып бардылар Яшь язучыларның иҗатларын җанландыру һәм бәяләү өчен Р Вәлиев Түбән Камада, Р Миннуллин Казанның 81 нче мәктәбендә. Р Харис Каганның 4 нче гимназиясендә һәм Буа шәһәренең Луначарскпй исемендәге мәктәбендә үз исемнәре белән аталган премия булдырдылар Аны ел саен бирә киләләр, әлеге уку йортларында бу бүләккә лаек булу өчен ел буе эш кайный Актанышта ел дәвамында Нур Баян исемендәге бүләкне алу өчен бәйге алып барыла Анда катнашучылар елдан-ел арта бара
Без шушы елларда халык шагыйрьләре исеменә лаек булган Р Харисны һәм Р Миңнуллинны. Г. Тукай бүләгенә лаек булган М. Хәбнбуллинны. М Юнысны. Р Мингалнмис ихлас котлыйбыз М. Җәлил бүләгенә лаек булган “Мәгариф" китап нәшрияты директоры М. Вәлиев. "Сәләт" фонлы җитәкчесе Җ С өләймановлар өчен сөенәбез. Ел саен бирелеп барган Г Исхакый. Г Державин. А Алиш. Ф Хөсни. Җ Вәлили бүләге лауреатларын да мактаулы исемнәр белән котлыйбыз һ Такташ бүләгенең беренче лауреаты Р I аташны кинәнеп тәбрик итәбез.
Хисап бирү чорында гөп эш юнәлешләренең берсе башка әдәбиятлар белән хезмәттәшлекне үстерү булды. Без чуаш. удмурт, мари, мордва, башкорт. Түбән Новгород. Кемерово, Ульяновск төбәкләрендәге коллегаларыбыз белән аеруча якын мөнәсәбәтләр урнаштыра алдык Чуаигиядә татар әдәбияты. Татарстанда чуаш әдәбияты көннәре уздырылды. Алар ике республика тормышында әһәмиятле вакыт а булып әверелде Балтам районының Лыза авылында туып-үскән күренекле удмурт ятучысы Георгий Медведевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү безнен удмурт дусларыбыз тарафыннан югары бәяләнде Мари Эльмен Бөрәнге районында. У льяновск өлкәсенең иске Кулаткы. Барыш районнарында уздырылган татар әдәбияты көннәре шулай ук олы вакыйгалар буларак кабул ителде.
Соңгы елларда башкорт язучылары белән элемтәләрнең йомшавы безне борчый иде. Узган елдан башлап бу юнәлеиггә матур адымнар ясалды Бу республиканың Язучылар берлеге идарәсе рәисе узган сл Татарстан Республикасы көненә килде, шигырь бәйрәмендә чыгыш ясады Язучылар берлегенең 70 еллык тантаналарында дп башкорт гслсгаңиясс актив катнашты Бет исә Уфада С Юласвнын тууына 250 ел.
М. Кәримгә 85 яшь тулу уңаеннан уздырылган тантаналарда булдык. Л. Шәех һәм Л. Габидуллина Уфада яшь язучылар семинарында булып кайттылар. Берничә еллык тәнәфестән соң без ел саен яз көне Бәләбәйдә уздырылып килүче "Илһам чишмәләре" дигән фестивальгә чакыру алдык. Шагыйрь Н. Әхмәдиев анда татар шигъриятенең затлылыгын лаеклы рәвештә күрсәтә алды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Түбән Новгородта Идел буе федераль округына кергән төбәкләрнең язучылар оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашуы шулай ук күрше әдәбиятлар белән элемтәләрне җайга салырга ярдәм итте. Алга таба Кабарда-Балкар һәм Якутия әдәбиятлары белән элемтәләр булдыру турында сүз алып барыла.
Безнең иҗади оешманың төп канунына—Уставына 1999 елда узган корылтайда билгеле бер шартларда кайбер үзгәрешләр кертелгән иде. Без бүгенге көнгә кадәр шул тәртипләр белән яшәдек һәм яшәвебезне дәвам иттерәбез. Ләкин заманалар хәрәкәттә, мондый документлар да үзгәрмичә кала алмый.
Әйтик, берлек рәисенең һәм идарәсенең эшләү срогы 3 ел дип билгеләнде. Җитәкчелекнең бу составы шушы таләпкә буйсынып эшләде. Үзег ез күреп торганча, без аннан бер адымга да тайпылмадык. Хәтта XIV корылтайны ике айга алданрак та уздырдык. Чөнки июль ае корылтай уздыру өчен төрле яклап уңайсыз булыр дип уйладык һәм ул дөрес тә булды. Инде XV корылтайны да, көнен көнгә туры китереп дигәндәй, нәкъ 3 ел тулгач уздырабыз.
Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, корылтайларны болай уздыру үз-үзен акламый. Ул гади олы җыелышларны хәтерләтә башлый. Корылтай уздыруның мәшәкатьләре дә күп Чын-чынлап иҗади эшләрне оештырып, язучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшисе урынга ярты ел буена корылтайны әзерләү мәшәкатьләре белән мәшгуль булырга туры килә. Ә ул мәшәкатьләр шактый күп һәм катлаулы. Идарә әгъзалары да үзләрен психологик яктан дәвамлы эшкә көйләмиләр, бу мохитгө үзләрен вакытлы хис итәләр. Моннан эш бары тик оттыра гына. Бу тулысынча рәискә дә карый. Яна рәис сайланган очракта ул бер ел буе эшкә өйрәнә, бер елын басылып эшли, бер елын китәсе ел дип эшли.
Сайланып эшли торган органнарның берсендә дә 3 еллык вәкаләт юк. Гадәттә ул 5 ел, кайбер очракларда 4 ел максатка ярашлы дип санала. Чөнки ул вакытта сайланган кешеләрдән эш һәм нәтиҗәләрне дә тиешенчә таләп итеп була. Димәк, безгә бу срокны 4 яки 5 ел дип үзгәртергә кирәк дип саныйм. Шул ук вакытта Чаллы, Әлмәт бүлекләре җаваплы секретарьларының һәм бүлек бюроларынын эшләү срогын да берлек рәисе һәм идарәсе срогына туры китерү мөһим.
Уставта ачыклык табарга тиешле бер мөһим мәсьәлә бар, ул да булса Россия Язучылар союзы белән мөнәсәбәтләрне ачыклау. Барыбызга да билгеле булганча, безнен гамәлдәге Уставта мондый бәйләнешләр бөтенләй каралмаган. Бу да туксанынчы еллар башында мәгълүм вәзгыятьтә шулай эшләнгән иде Әмма бүгенге шартларда тулы бер иҗат оешмасының эшчәнлек мөнәсәбәтләрен дөньядан аерып кую үзен акламый Чөнки Татарстан Республикасының тормышы һәм иҗгимагый- сәясн. һәм икътисадый. һәм хокук ягыннан бәйләнеше меңнәрчә җепләр ярдәмендә гомумроссия белән тыгыз бәйләнгән бер вакытта без язучылар г ына читтә торып кала алмыйбыздыр...
Ерак барасы түгел, үзебезнең “Әдәби фонд” та Россия “Әдәби фонд”ы белән мөнәсәбәтләрен өзмәде. Иманым камил, Г. Рәхим—бу оешманың идарә рәисе үзе раслар—әгәр Россия “Әдәби фонды” ярдәм кулын сузмаса, Татарстан “Әдәби фонды" инде күптән ябылган булыр иде. Чөнки Татарстан Мәдәният министрлыгы моннан берничә ел элек "Әдәби фонд”ның яшәү чыганакларын өзеп куйды.
Мисалга ПЭН үзәгенә берләшкән язучылар төркемен китерү дә урынлы булыр. Алар да үзләренең Мәскәүдәгс коллегалары белән даими элемтәдә торалар. Бу бик табигый кабул ителә. Бу—тормышчан ихтыяҗ, аңардан беркая да китеп булмый. Әйтик, язучының эш стажын билгеләргә кирәк. Моны аның матбугатта чыккан беренче әсәреннән алып саныйлар. Бу хакта, нигездә китап палатасында саклана торган матбугат органнарына таянып, Татарстан Язучылар берлеге пенсия органнарына тиешле белешмәне бирә иде дә, шуның белән мәсьәлә хәл ителә иде. Әмма 2004 елның 1 гыйнварыннан алып безнен белешмә ярамый башлады, димәк, аны Мәскэүдән алырга кирәк. Без мона кадәр аны Халыкара Язучылар союзлары берләшмәсеннән
ала килдек. Хәзер бу оешма таркалып бара. Аны әкренләп Россия Язучылар берлеге алыштыра..
Мәсьәләне хәл итүнең бер генә юлы бар—Россия Язучылар берлеге белән договор нигезендәге мөнәсәбәтләр урнаштыру Бу эшне кайберәүләр нжат союзлары турында закон кабул ителгәч эшләргә тәкъдим итәләр. Монын әлеге закон белән бернинди бәйләнеше юк...
Татарстан Язучылар берлегенең 3 еллык эшчәнлеген күздән кичергәндә шуны әйтергә була: каләмдәшләребез гаять күп һәм төрле эш башкарганнар Төп эшебез булган иҗатта да шактый куанычлы нәтиҗәләребез бар
Берлекнен матди ягын ныгыту буенча да байтак эш башкарылды. Без бирегә килгәндә бердән-бер машина да йөрмәслек хәлдә иде. хәзер ике җиңел машина, бер “Газель” микроавтобусы бар. Берничә компьютер, башка күп кенә техник җиһазлар булдырдык. Бинага 840 мен сумлык ремонт уздырдык. Түбәне тулысынча алыштырдык. Бинаны тышкы яктан җиренә җиткереп ремонтладык Хәзер эчке яктан капиталь ремонт һәм реконструкция кирәк булачак. Моның өчен 30 миллион с>мнан артык акча таләп ителә.
Ләкин һәрбер җанлы эштәге шикелле, алга таба үсешне тәэмин итү өчен бик күп резервлар да бар. Сез алар турында сөйләрсез, чыгышларыгызда эшлекле тәкъдимнәр бирерсез Мин фикер алышу. X. Туфан әйткәндәй, “гүзәл гамь”, анабыз Әдәбият" һәм аның бүгенге һәм бигрәк тә иртәгәге бурычлары турында барыр дип ышанам Докладчы буларак, әле минем йомгаклау өлешендә чьныш ясыйсым бар Димәк, кайбер мәсьәләләрне шул вакытта яктырту мөмкинлеге булачак Резолюция проектында бурычлар ачык чагылыш тапкан һәм ул ссэнен чыгышлар белән камилләшер
Гәрәй
Рәхим
ЯЗУЧЫ ДА ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ
Моннан берничә ел элек без Россия җирлегендә барлыкка килгән иҗтимагый хәйрия оешмасы “Әдәби фонд"ның 140 еллыгын билгеләп үттек. Бу оешманың гөп максаты авыру, инвалид, картайган һәм ярлы язучыларга акчалата ярдәм күрсәтеп, аларта иҗаг мөмкинлекләре тудыру иде.
Совет чорында язучыларыбызга "Әдәби фонд" аша матди ярдәм күрсәтү эшен гулысм белән дәүләт үз кулына алды Урга һәм олкән буын язучылар хәтерлидер, Кырымда! ы. Грузиядәге, Балтыйк буендаг ы. Мәскәү янындагы атаклы курорт лар һәм санаторийлар зоналарында СССР Литфондының менә дигән Иҗаг йортлары эшлән килде, аларга һәр язучы юнь генә бәягә путевкалар алын, бик тә уңайлы шартларда иҗат итәргә мөмкинлек бар иде. Дөресен әйткәндә, татар әдәбиятның Вакш сугышыннан сонма 30-40 сл эчендә дөнья күргән ин асыл әсәрләре әнә шул Нжат йортларында язылды. Ул чакта Литфонд тарафыннан язучылар! а матди ярдәм күрсәтү дә сизелерлек дәрәҗәдә иде. Язучы роман яки күләмле башка <к:әр язар алдыннан Литфондка, “Иҗат чоры өчен” дип, языласы әсәрен күрсәтеп гариза язды да. ана шул әсәрен язу чорына шактый акча бирелде. Ятучы язылачак әсәре өчен кирәкле материалларны эзләп СССРнын теләсә кайсы почмагына Литфонд командировкасы белән йөри алды Авыру язучыларны дәвалау өчен ул чакта ин сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүче түлөүлс поликлиникаларга Литфонд бушлай талон бир.» иде Шул ук вакытта Литфондның язучыларга фатир алып бирерлек, вафа! булган язучыларны олы хормәг белән соңгы юлга озатуның бөтен чыгымнарын күтәрерлек мөмкинлеге бар иде Татар я зучыларынын теләсә кайсына Мәскәүдәю СССР Литфондының атаклы Ча зовлар эшләгән үзәк поликлиникасыннан, юк кына бөягә менә дигән костюм яки
8. ,к у.
пальто тегеп бирә торган промкомбинатыннан файдалана ала иде. Әлбәттә, бу кадәр хәйрия ярдәме күрсәтү өчен Литфонд тарафыннан бик күп акча тотылды. Ә бу акча каян килә иде соң? СССР хөкүмәте карары белән әдәби китаплар баса торган бөтен нәшриятлардан, әдәби әсәр нәшер итә торган бөтен журналлардан, бөтен театрлардан авторлык гонорары күләменең 2 проценты кимәлендә акча Литфондка күчерелә иде Әмма ул авторлар гонорары исәбеннән түгел, дәүләт исәбеннән керә иде. Шулай итеп. СССРдагы бөтен халыкларның классик язучылары, әйтик. Пушкин. Толстой. Тукайның, грузин, азәрбәйжан. Урта Азия. Балтыйк буе классикларының ул чактагы берничәшәр йөз мең. хәтта миллион данә тираж белән чыккан китапларыннан килгән керемнең 2 проценты Литфондка күчерелеп барды, ягъни инде әллә кайчан вафат булган классик язучыларның хәйрия акчасы яңа буын язучыларга иҗади шартлар тудыруга тотыла иде.
90 нчы еллардагы демократик җилләр тәэсирендә Россия Дәүләт Думасы “Иҗтимагый оешмалар турында" закон кабул итте Ә бу закон буенча иҗтимагый оешмаларга дәүләт бюджеты бер тиен дә акча бүлеп бирергә тиеш түгел, алар үз уставлары нигезендә матди яктан үз-үзләрен тәэмин итәргә тиешләр Билгеле булганча. Язучылар берлеге һәм Литфонд дәүләт оешмалары түгел, иҗтимагый оешмалар Шушы закон нигезендә әлеге 2 процентның Литфондка күчерелүе туктатылды һәм Россиядәге бөтен республикалар, крайлар, өлкәләр литфондлары бер тиен акчасыз калдылар Мәскәүдә СССР Литфондының мөлкәте зур иде. Ул мөлкәтиен бер өлешен СССРның Союздаш республикалары литфондларын берләштергән Халыкара "Әдәби фонд" алып калды, бер өлешен Россия Федерациясе язучылары Литфонды, үзбаш аерылып, үзенә алды. Россия Литфондындагы "яңа урыслар" тиз арада Литфонд мөлкәтен приватизацияләп саттылар. Шулай итеп, Мәскәү янымдагы Малеевка иҗат йорты, поликлиника. Галицино Иҗат йорты язучылар карамагыннан ычкынды.
Ә менә Халыкара Литфонд бүгенгә кадәр үз милкен саклап килә. Ул Переделкнно Иҗат йорты, промкомбинат һәм башка предприятиеләрдән килгән керем хисабыннан Халыкара Литфондны тәшкил и гкән җирле литфондлар язучыларына күпмедер ярдәм итә. Без. әлбәттә, бөтен милекне сатып юкка чыгарган һәм язучыларга бер тиен дә ярдәм итмәгән Россия Литфондыннан аерылдык. (Безнең берлекнең әле үзләре до таркау хәлдә гомер кичергән Россия язучылар оешмалары белән якынаюында да әлләни мәгънә күрмим мин.) Без элеккеге СССР республикалары Литфондлары хокукында Халыкара Литфондны гамәлгә куючыларның берсе булдык.
Бүгенге көндә Халыкара Литфонд ярдәме белән без һәр елны 9 майда, өлкәннәр көнендә. 8 мартта һәм Яңа ел бәйрәмендә сугыш ветераннары, өлкән әдипләр, инвалид һәм авыру язучыларга, вафат булган язучыларның өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына, әдипләребезнен кече яшьтәге балаларына һәм оныкларына бәйрәмнәр оештырабыз, кулдан килгәнчә бүләкләр, азык-төлек пакетлары белән ярдәм итәбез. Аеруча мохтаҗ язучыларга шәхси финанс ярдәме күрсәтәбез. Халыкара Литфонд вафат булган язучыларны соңгы юлга озату өчен өчәр мең сум акча бүлеп бирә
Әлбәттә, болар аз. бик аз. хәтта, әйтер идем, бу хәйрия ярдәме түгел, хәерчегә хәер бирү кебек кенә. Безнең бит хәтта язучыларыбызга сатып алган бүләкләрне, азык-төлек пакетларын кибеттән төяп алып кайтырга машинабыз да юк. Шулай да без Халыкара Литфонд белән мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз.
Язучыларның хәле бездә генә түгел, бөтен Россияда һәм элеккеге СССРны тәшкил иткән республикаларда дә әйбәт түгел. Әйтик. Россия Федерациясенең бөтен өлкәләрендә диярлек һәм күп кенә республикаларда литфондлар бөтенләй яшәүдән туктады. Язучылар союзлары да бармак белән генә санарлык. Аллага шөкер, безнең республикада әле Президентыбыз Минтимер Шәрипович һәм хөкүмәтебезнең язучыларга аеруча җылы мөнәсәбәте аркасында Язучылар Союзы да. "Әдәби фонд" та республикабызның рухи тормышына шактый тәэсир итәрлек җегәрдә яшәп килә.
Без Россия һәм элеккеге СССРны тәшкил иткән республикаларга караганда Татарстандагы сәяси һәм иҗтимагый тотрыклылыкның ышанычлырак булуына шатланабыз һәм моның белән горурланабыз да. Сүз дә юк. бу тотрыклылыкны Президентыбыз, парламентыбыз һәм хөкүмәтебезнең зирәклеге тәэмин итә Шул ук
вакытта рсспубликабы з халкынын һәм гомумән бөтен татар халкынын күнеп көрлеген саклауда, халыкның рухи халәтен сәламәт тотуда ижат кешеләренсн, аерым алганда ятучыларның өлеше бәяләп бетергесез зур. Бүгенге көндә халыкнын рухи халәтен телевидение, радио, газета-журналлар, китаплар, кино, сәхнә, театр, гореф- гадәтләребезгә багланышлы бәйрәмнәр, мәгариф системасы һәм дин гамәлгә ашыра. Ә бит радио-телевидение, газета-журналлар, китап нәшриятлары, кино сәнгате, концертлар, театрлар, бәйрәмнәр һәм юбилей чараларынын 70-80-90 проценты классик әдипләребсзнсц һәм бүгенге язучыларыбызнын әсәрләре, күп вакытта аларныц турыдан-туры катнашы белән тормышка ашырыла Ә шушы титаник хезмәт өчен язучыларга матди яктан мөнәсәбәт ничек соң? Ярый әле газета-журналлар, китап нәшриятлары язучыларның басылган әсәрләре өчен чагыштырмача ярыйсы гына гонорар түлиләр. Ә радио-телевидение. республикадагы бәйрәм һәм тантаналы көннәрдә куелган йөзләрчә концертларда, юбилейларда, бәйрәмнәрдә, кичәләрдә файдаланыл! ан әдәби әсәрләр өчен язучылар бер тиен дә акча алмыйлар Ә бит әлеге чаралар репертуарының 90 процентына кадәрен язучыларыбыз ижат >ггкән әсәрләр тәшкил итә. Шәүкәт Галиев, Роберт Әхмәтҗанов. Разил Вәлисв, Равил Фәйзуллин. Роберт Миннуллин, мәрхүм Гөлшат Зәйнашева һәм башка бик күп шагыйрьләребез ижат иткән жырлар. прозаиклар, драматурглар, юмористлар әсәрләре радио һәм телевидениедән бөтен дөньяга тәүлек буе яңгырап тора. Язучыларыбызнын ул әсәрләре халкыбызның күңел көрлеген саклауда, халыкнын рухи халәтен сәламәт тотуда гаять зур урын тоталар Әмма монын өчен авторлар бер тиен акча да алмыйлар -радио түләми, телевидение түләми, меңләгән концертлардан акча килми.
Яки алыйк мәгариф өлкәсен. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең, һәр мәктәптә көн саен диярлек оештырыла торган гомуми чараларның 80 проценттан артыгын язучылар әсәрләре тәшкил итә Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре тулаем диярлек язучылар әсәрләреннән тора Димәк, балаларны, яшь буынны тәрбияләүдә язучыларның өлеше бәһаләп бетергесез зур. Мәгариф өлкәсенә без республика бюджетыннан фәлән миллион акча бүлеп бирәбез Балаларны тәрбияләүдә, дәреслекләр чыгаруда, дәресләр үткәрүдә әсәрләре һәрдаим файдаланыла торган язучыларга бу акчадан бер тиен дә таммый—аларныц әсәрләре тулысынча бушка файдаланыла Бәлки безгә язучыларыбызнын әсәрләрен радио-телевидениедә һәм мәгариф системасында файдаланган өчен аларныц хезмәтен бәяләү максатында әнә шул радио-телевидение, мәгариф системасына, юбилейлар һәм бәйрәмнәргә тагыла торган акчаның 1-2 процентын “Әдәби фонд” исәбенә күчереп, язучыларга матди ярдәм күрсәтү өчен файдаланырга кирәктер9 Яки башка юлларын табып, язучыларыбызнын югарыда әйтелгән хезмәтләренә түләүне хәл итәргә кирәктер Минемчә, хөкүмәтебез бу эшне җайга сала алыр иде
Халыкнын рухи халәте дигәннән тагын бер җитди мәсьәләне әйтмичә китеп булмый “Исәннәрнең кадерен бел. үлгәннәрнең каберен бел", ли шагыйрь Борынгыдан халыклар үзләренең бөек улларын һәм кызларын җирләүгә, аларныц каберләрен күз карасыдай саклауга зур игътибар биргәннәр Византия һәм грек пантеоннары шул турыда сөйли Күп халыклар бу традицияне бүген дә дәвам итә Әйтик, грузиннар, әрмәннәр үзләренең бөек кешеләрен җирләү өчен махсус пантеоннар булдырды. Алар боек кешеләрне бер урында җирлиләр һәм ул урынны дәүләт күләмендә карап, изге бер урын итеп тоталар Мәскәүнец үзендә да, пантеон дип аталмаса да, атаклы кешеләрне җирләү өчен махсус зиратлар бар Дөрес, без дә күренекле сәнгать этлекчеләрен гатар зиратына урнаштырырга тырышабыз. Әмма, бүген гатар зиратының шәһәр уртасында кысылып калуы сәбәпле, мөмкинлекләр бик чикле. Тагар язучылары гомумән гөрле җирдә чәчелеп җирләнәләр Әйтик. Арча кырында! ы зиратта Ибраһим Гази, Зәки Нури, тагар зирагынын төрле почмакларында күп кенә язучыларыбыз. Мәдәният һәм ял паркы янындагы туганнар каберлегендә Гшжос1ар Камал белән Һади Такташ ята. Моннан унбнш-е1 ермс еллар злек. хәзер инде үзләре дә мәрхүм өлкән татар әдипләре һәм бүгенге олпат язучыларыбыз М Горькнй исемендәге Мәдәният һәм ял паркы янындагы туганнар каберлеген Татарстанның атаклы кешеләре пантеоны итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар нде. Аны тиешенчә төзекләндергәндә, территориясендә мөселман, христиан һәм
башка диннәр өчен аерым урыннар билгеләп куйганда, бу мәйданны I агарс ганның атаклы кешеләре пантеоны итеп зурлап файдаланырга булыр иде. Урыны да яхшы, җире дә җитәрлек..
Татарстан "Әдәби фонд"ы бүген язучыларыбызның һәрберсенең матди һәм иҗади халәтен белеп тора. Без аларнын һәрберсенә шәхси ярдәм итәргә әзер Әмма моның өчен язучыларыбызның татар халкы тормышында тоткан урыны дәрәҗәсендә дәүләт катнашы ла кирәк Ьез һәрвакыт республикабыз җитәкчеләренең безгә карата әйбәт мөнәсәбәтен тоеп яшәдек. Шуңа күрә, хәзер тормыш никадәр катлаулы булса да, язучыларыбызның кәефе төшенке түгел. Дәүләт органнарының әлеге әйбәт мөнәсәбәте әдипләребезгә матди ярдәм төсендә тагын да бераз артса, безнең язучыларыбызның күңеле күкнең җиденче катында булыр иде.
Амин.
Дания
Заһидуллина
ИКЕ КОРЫЛТАЙ АРАСЫНДА ТАТАР ПРОЗАСЫ
XX гасыр ахырына татар прозасында алга таба үзгәрешләргә китерәчәк стиль тенденцияләре аермачык күзаллана башлаган иде. Лирик-эмоциональ башлангыч үсү; психологизм тирәнәю: тәнкыйди башлангыч көчәю, һәм иң әһәмиятлесе, интеллектуаль тенденция алга чыгу үзен нык сиздерде. Яшәешкә, тормышка, кешегә кара! ан универсаль кануннарны барлап һәм укучьп а тәкъдим итеп язылган әсәрләрдә, реаль чынбарлыкны тасвирлау белән чикләнмичә, гомумән яшәешне колачлаган яна әдәби модель төзелә башлады. Шушы сыйфатлар ике корылтай арасында иҗат ителгән проза әсәрләрендә дә әйдәп бара. Милли әдәбиятыбыз төрле стильләр, тенденцияләр, алымнар синтезына нигезләнгән үзенчәлекле әсәрләрне мәйданга чыгарды. “Бүгенге дөнья әдәбияты—заман хакында сөйләүче түгел, ә замандашлар белән тормышта! ы әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләшүче ул" (В.Новиков) дигән сүзләр татар әдәбиятындагы соңгы еллар ззләнүләренә гомуми бәя була ала.
Проза хакындагы сүзне олы жанр—романнан башлыйк, һәр милли әдәбиятның көчен романнар язылу билгели. Бу жанрда реализм әйдәп баручы ролендә кала һәм, шәхеснең кыйммәтен ассызыклаган хәлдә, традицияләргә тугрылык саклап, иҗтимагый юрмышка аерым игътибар бирелә. Әсәрләрдә чор картинасын тудыру, заман, хакимият, системаның бөтенлекле образын укучы күз алдына бастыру максаты куела. Реалистик әсәрләр ярдәмендә татар язучылары татар халкы үткәненең аерым бер дәверләре сурәтен яңадан тергезергә, шушы сурәт ярдәмендә бүгенге һәм киләчәк хакында уйландырырга омтылалар.
Реалистик әсәрләрдән. Ф Садрисвнын "Бәхетсезләр бәхете" трилогиясенең икенче китабы дөнья күрде. Трилогия совет заманына колачлы тәнкыйди бәя бирү максатын куя Автор бәясе чыннан да, күпьяклы, күппланлы. Аның заманга хас типлар тудыру осталыгын да билгеләп үтү кирәк. Әсәр партиянең халык тормышы белән идарә итү механизмына деконструкция ясау ягыннан көчле. Икенче кисәк иҗтимагый көрәштә сындырылуга хөкем ителгән шәхеснең деградация кичерү этабын колачлый, совет идеологиясенең үзфикерлс шәхесне юкка чыгаруга йөз тотуын, партия һәм талантлы шәхес мөнәсәбәтләрен күрсәтүе ягыннан игътибарга лаек
Х.Камаловның совет чорындагы хезмәт-көнкүреш романнарын искә төшергән “Үксезләр"е—катнашучы геройлары, аларнын тарихлары чиктән тыш күп булган, нигездә сөйләшүгә корылган реалистик әсәр, аерым бер тәнкыйди, әхлакый фикерләр белән баетылган булса да. традицион кабул ителә, роман жанрына яңалык алып килми
К.Кәримовнын “Сакау күке” романы—дилогиянең икенче китабы—хезмәт
кешссенен тормышта үз урынын табу, бәхетле булу өчен көрәшен тема итеп күтәрә. Су чыгаручы Фазыл гарихы итеп уйланылган романда үзгәртеп корулар, постсовет чоры картинасы тергезелә, заманга хас чирләр көлүнен күп кенә төрләре ачы сатира, ирония, хәтта җылы юмор ярдәмендә ачыла Реалистик әсәрдә тудырылган тормыш моделе шәхси мәнфәгатьләр һәм иҗтимагый мәнфәгать, мәхәббәт һәм хыянәт, әхлаклылык һәм әхлаксызлык, хакыйкать һәм ялган, матди һәм рухи башлангычлар дигән антиномик принципларга нигезләнгән. Авторнын әхлакый позициясе әйдәп бара һәм әсәр уйланмасы шуңа тәңгәл килә. Ләкин икенче пландагы геройлар тарихын җентекле тасвирлау әсәрне зурайтып җибәргән
В Имамовнын "Тозлы яра" романы әдәбият белән тарих синтезына омтылып языл- ган. Уйланма һәм документаль фактларның чигендә урнашкан тормыш моделе, әләбн чынбарлык булудан бигрәк, тарихи хакыйкать кебек кабул ителә Әмирнең яшәү һәм үлем вакыйгаларын колачлап алган ике китап сюжеты, асылда, кеше тормышы тари-
хы түгел, ул 1922 39 елларда совет хакими- яте урнашу (арихы һәм укучыны бер хакый- катькә алып килә:
Рәсәйдө яна тормыш төзү—иң беренче чи- ратта. хакимлек өчен көрәш булган. Яна тор- мыш төзүдә катнашкан типлар галереясындагы ин гаярь кеше итеп сурәтләнгән Әмир со- вет системасы тара- фыннан көчле кеше ру- хының чарасызлык чи- генә җиткерелүенә ми- сал була. Әсәрнең исе- ме киңәйтелгән мета- фора кебек аңлашыла
яна тормыш төзү кешелек 1арихындагы тозлы яра. ялгыш, хата, фаҗига, анын аерым сәхифәләре —кешеләр, гаиләләр, нәселләр, милләтләр күңелендәге тозлы яра. үке- нечләр. күз яшьләре . Хөр яшәргә омтылучы кешене иҗтимагый законнарга буй- сындыруның кол итү. рухи җимерү булуы хакындагы фикер фактологнк материал- ның һәм натуралистик сурәтләрнең байлыгы артына яшеренгән һәм публицистик материалның бай һәм көчле булуы әсәрнең әдәбилегенә, тәкирлелегеггә зыян сала
Ф Сафиннын "Саташып аткан тан" трилогиясе икс корыл ган арасында реалистик прозаның зур уңышы дип бәяләнергә лаек Гарихн роман XX гасырның беренче чирегендә булып узган вакыйгаларга һәм илкүләм, һәм милли мәнфәгатьләр, милли тарих күзлегеннән бәя бирүе белән яна. Үзәккә Әхмәтсафа Дәүләгъяров татар тарихында билгеле шәхес куелган Аның дөньяга карашы формалашу, чын күңелдән ышанып яңа тормыш төзүгә катнашуы, зур нссм -дәрәҗәләргә ирешүе һәм шушы системаның канлы тегермәнендә юкка чыгарылуы бәян ителә. Автор героен, барыннан да >лек. фаҗигале язмышка ия. яна тормыш төзү идеясенең корбаны булган татар ксшссс итеп сурәтли. Романнар 1920-30елларда илдә барган үзгәрешләрне, аларнын тагар халкы ягмышына тәэсирен фаҗига буларак бәяли, язучы экзистснцнясс көчлеләрне юк иткән заманга, ялгыш юлдан киткән җәмгыятькә, корбан булган шәхесләргә һәм гөп көчләрен югалткан милләткә юнәятслә. укучыда ла үкенеч ачысы тудыра
Реалистик романны тарихи материал белән башкача кушунын бер мисалы М Омнрчаноннын "Тояк эзе" әсәре булды. Төи иҗтимагый сюжет сытыгын "болгарчылар" һәм "алтын урдачылар" теорияләре бәрелешенә, фандә янадык һәм официоз каршылыгына корган әсәрдә гыягы татар кешесе үзәккә куела Ләкин бу 1срой иҗгпмаг ми һәм игәчен тормышта капма каршы кыйммәтләр!ә йө г тоткан шәхес булып чыккан Натуралистик, гунас детальләр дә әсәрне бизәми
Татар прозасында көчәнгән интеллектуаль тенденция әдәби әсәрдә язучы белдерергә теләгән фикернең тормыш законнары кебек бирелүен гамәлгә куя. Мәрхүм Р.Сибатның тетралогиядән соңгы китап буларак билгеләнгән "Инабәт” һәм "Шаһ тур” кебек романнарын да шушы агымда бәяләргә кирәк. Тагар кешесенең милли сыйфатларын барларга омтылып язылган әсәрләрдә укучыга тормыш кануннарын җиткерү максаты куелган. Ялгызак шәхес, аның иҗтимагый богауларны һәм язмышны җиңү фәлсәфәсен биреп. Р.Сибат кешенең кешелекле булып, кеше булып калу фикерен ассызыклый. “Яшәештә кеше өчен кирәк биш нәрсә бар: тән саулыгы, җан-рух тынычлыгы, гаилә ныклыгы, тормыш иминлеге, йорт-җир. милләтең бөтенлеге” дип раслаучы язучы яхшылыкның да, явызлыкның да кешенең үзеннән килүен һәм башка күп кануннарны әсәр текстына урнаштыра. Дөрес, романнарның әдәби эшләнеш ягы көчле түгел, тел-интонация ягыннан язучының алдарак басылып чыккан "Ялгызак" әсәре белән чагыштырганда да күпкә оттыра. Күпсүзлелек, натуралистик детальләргә мөрәҗәгать итү. халык сөйләменә һәм көнкүрешенә якынайтырга теләп стильләштерү, берьяклы һәм әсәрдән әсәргә кабатланучы характерлар кертү эстетик яктан үзен акламый.
Традицион романнардагы иҗтимагый сызыкны фәлсәфә белән алыштыру омтылышы ясап язылган роман—3.Хөсниярның “Терсәк сугышы" кешегә һәм тормышка үзенчәлекле күз ташлавы белән кызык. Бу язучының каләме заманга хас яңа күп кенә билгеләрне беренчеләрдән булып калкыта килә. Ләкин романдагы фәлсәфи материал милли тормыш сурәте белән кушылмый, чит әдәбияттагы алымнарны файдалану күзгә бәрелә.
Интеллектуаль тенденция белән бергә, әдәбиятка постмодернистнк алымнар үтеп керү, аларның әйдәп баручы рольгә омтылуы күзәтелә. Шундыйлардан, Т.Галиудлин трилогиясендәге өченче роман—"Төнге юллар"—басылып чыкты. Романнар беренче карашка маҗаралы әсәр кебек уйланылганнар, шуларга хас, җинаятьләр, үтерешләр үзәккә куела. Ләкин язучы туктаусыз үтереш, акча өчен көрәш, кан коеш, үч алу, куркыту, дустыңны сату кебек хәлләрнең җәмгыятьтә нормага әверелүен күрсәтә Мондый җәмгыятьтә көрәшчеләр һәм геройлар әлеге явызлыкны тудыручыларга, күбәйтүчеләргә; гөнаһсызлар— корбанга әверелә. Гөнаһсызларның каны коелу, кешенең ерткыч хайваннан да гүбән хәлгә төшүе постсовет чорына иң зур бәя. иң олы тәнкыйть булып яңгырый.
Разил Вәлиеңнең "Мирас" романы 1980 еллар ахырында, соцреализм канунының ясалма күренеш булуы ачыктан--ачык белдерелгәннән сон, шуңа хас сыйфатларны файдаланып, үзенчәлекле стильләштерү юлы белән язылган, бер үк вакытта әсәрнең идея-эстетик асылы башка нәтиҗәгә—тормышның күптөрлелеге һәм күпкырлылыгы, кешеләр хакыйкатенең, каршылыклы һәм төрле булган хәлдә, бердәм тормыш-яшәеш агышын хасил итүе хакындагы фикергә алып килә. Роман төп геройның тормышта үз-үзен табу тарихын сөйли, кешенең тормышын гомуми эшкә багышлавы да, су баскан авыллар, югалып баручы милли мәдәният, менталитет, традицияләр дә—мирас икәнен искәртә. Әсәрдә: авылны югалту—тарихны югалту—акылны югалту чылбыры үстерелә. Моннан чыгу юлы һәр кешенең күңелендә җаваплылык тойгысы булуга бәйләп куела. Ләкин традицион производство романнарындагы кебек күпсүзлелек, күләм зур булу таркаулыкка китерә.
Ике корылтай арасында татар әдәбиятында постмодернистнк роман иҗат ителде һәм аны драматург бирде. Т.Миңнуллинның соңгы еллар дөнья әдәбиятындагы авангард роман структурасындагы "Минһаҗ маҗаралары" милли яңгыраш белән яна алымнарның уңышлы синтезы кебек кабул ителә. Әсәр Минһаҗ исемле авыл картының, газета-телевндение. кино-гайбәтләр тәэсирендә, XX гасырда булып узган төп сәяси вакыйгаларны шәрехләве, шуларга пародия бирү кебек уйланылган, антиутопия. 21 маҗара-бүлек. ахыр чиктә, XX гасыр буенча барган сәяси үзгәрешләрне абсурд ноктасында бәяләү булып синтезлаша. Бүлекләр эчендә Рәсәй хакимиятенә һәм татар көнитешенә кагылышлы шактый усал бәя тәнкыйть даими игътибар үзәгенә куела. Ил узган сәяси этапларны халык теле, масса теле аша тергезеп. “Минһаҗ маҗаралары”нда Т.Миңнуллин яңа тормыш төзү, яшәешне үзгәртү, якты киләчәк, совет идарәчесе хакындагы официаль мәдәният тудырган мифны юкка чыгара. Хуҗа Насретдиннәрне дәвам итүче Минһаҗ образы аша язучы халыкның көчен дә көлә белүдә һәм яшь аралаш көлә алуда күрә, көлү—тормыш авырлыкларын
жинүнен бердәнбер юлы кебек тәкъдим ителә
Әлбәттә, интеллектуаль тенденцияле әсәрләр белән янәшә, маҗаралы әдәбият яши. укучыны мавыктырып, кызыктырып укуга тарта, тәрбияли М.Хәбибуллиннын тарихи романы “Айбиби —шундыйлардан, һичшиксез, укыла торган, мавыктыргыч романтик әсәрдәге мәхәббәт тарихын теләсә кайсы дәвергә күчергәндә дә. анын кыйммәте югалмас кебек тоела. Ләкин мавыктыргыч, эмоциональ-экспрессив тел белән язылган романда мәхәббәт, кеше хис-кичерешләре тарихны күмеп киткән Тарихи материалның әкияти уйдырмалылыгы. таркаулыгы кеше хисләренең, мөнәсәбәтләренең матурлыгы тудырган тәэсирне киметә генә
Гасырлар чигендә детектив әсәрләр язучылар күбәйде. Шулай да бу жанрда иң оста каләм иясе булып М Маликова кала. Бу өлкәдә уңыш булган “Өермә" романы үтерүчене эзләү белән бәйле мавыктыргыч сюжеты, талантлы һәм саф күңелле романтик геройлары белән сокландыра. Шул ук вакытта постсовет чорына хас күп кенә сыйфатлар: матди башлыкларның рухи кыйммәтләрдән да. кеше гомереннән дә өстен куелуы, халыкның хәерчелек, җинаятьчелек, наркотиклар белән агулау шартларында яшәргә мәҗбүр ителүе, моның кемнәрнедер бает> хисабына булуы һ.б калку, язучының тәнкыйди мөнәсәбәтен күрсәтеп билгеләнә
Күргәнебезчә, роман жанры традицияләрне нык саклый. Совет әдәбиятында күнегелгәнчә, зур күләмле, күпсанлы геройлар һәм аларнын диалогы-сөйләшүләрс белән тутырылган, хезмәт, производствоны турыдан -туры күрсәтүгә зур игътибар бирә торган романнарның әле мәйданнан киткәне юк Бер үк вакытта, әдәбилекне арттыра торган яңа алымнар күбәя бара. Заманның иҗтимагый проблемаларын гомумкешелек мәсьәләләре белән тәңгәлләштерү теләге үзен нык сиздерә
XX гасырның икенче яртысы тагар әдәбиятында әйдәп баручы жанр булган по-весть үзгәрешләргә сизгеррәк. Бигрәк тә гасыр ахырында татар повесте эзләнүләр кичерде, яңа формаларга мөрәҗәгать итеп, үзенчәлекле әсәрләр бирде
Реализм кысаларында язылган тәэсирле повесть—М.Әмирхановның "Мөкәр-рәмәле. Язучы Бөек Ватан сугышы темасы чикләрендә, повесть рамкаларында сугыш чорына, совет хөкүмәтенең кеше гомерен чүпкә дә санамаган эчке сәясәтенә, шәхес культының аяныч сәхифәләренә шактый колачлы, тирән, заманча бәя бирә Ләкин натуралистик детальләр повестьның эстетик кыйммәтен төшерә, массачыл әдәбияттан килгән очсызлы ямаулыклар кебек тоела
З.Зәйнуллинның шулай ук реалистик традицияләрдә язылган “Ат классы" повесте сугыштан соңгы фаҗигале атмосфераны тирән һәм гаять нечкә тергезүе ягыннан матур тәэсир калдыра Вакыйгаларны авторның заманга бөя мөнәсәбәте бер йодрыкка җыя һәм хәрәкәткә китерә. Язучы характерлар тудыру һәм детальләр белән эшләү остасы. Нәкъ менә характерлар укучы игътибарын туплап, әсәрнең кызыксынып укылышын тәэмин итә.
Әдәбият һәм публицистика арасында, чиктә торг ан повесть Вахит Ммамовнын ' Япон татары". Әсәрнең иң көчле ягы татар укучысы өчен яңа. кызыклы материалга нигезләнү Читкә киткәннәр кабул итүендә, ягучы татар милләтенең инкыйлабтан соңг ы аянычлы язмышына, идеология буларак большевизмга колачлы бәя бирә Фаҗигале хәлләр: илдә калганнарның күргәннәре. Кытайда татарларны совет солдатларының газаплау лары, гражданнар суг ышының коточкыч сәхифәләре газар милләте вәкиле күзлегеннән сурәтләнә. Ләкин әдәбилектән атып китә торган үзлек -характерларның тулысыңча эшләнмәве, публицистика болан мавыгу бар
Повесть жанрында романтизм мәйдан тота, әйдәп бара Мәсәлән. Р Ьәшәрнен "Ачык капка" исемле уңышлы китабы шушы юнәлештә язылган әсәрләрдән тора Яңадан мәйданга чыккан, яңа романтизм яңа алымнарга, заман проблемаларына сизгер. Мисалга берсен 'Адашкан кош тавышьГн алыйк Мәхәббәт, тагар авылының гадәти көнкүрешен соклангыч сурәтләү белән янәшә, повестьта Чечня сугышына үзенчәлекле бәя урын алган Чеченнар өчен бу сугышның үз илен, җирен саклау булуын лссызыклип. язучы кан коешнын сәяси максат ларда атып барылуына игътибар итә. кулына власть эләккән хәрбиләрнең үг солдатлары гомерен лә. җирле халык мәнфәгатьләрен дә бернигә дә санамавын билгели Яңа алымнардан, полмфонигм уй агышын, аң агышын тергезергә ярдәм итә. автор төзегән ике төрле тормыш моделе кешелеклелек һәм заман чирләренә (кешелексезлек, явызлык, эчкечелек, мәкер, кеше канын коюны бернигә дә санамау) бирешү кебек төгәлләшә
М Кәбировнын "Мәхәббәттән җырлар кала" повестенда тормыштагы, кешеләр күңелендәге матурлыкны, изге, корбанчыл мәхәббәтне романтик сурәтләү реалистик катлам белән кушыла. Тарихи вакыт 1990 елларны үз эченә ала һәм иҗтимагый бәя берничә яссылыкта бирелә: егетләрне сугышка җибәреп, аннан соң алар язмышыннан йө (чөерүче, ришвәт, тән сату, аракы сатуга кереп бат кан: тормышта кешег ә үз сәләтен файдаланырга, үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә юл бирми торган җәмгыять булуы ассытыклана. Әсәрдә экзистенциальлек көчле. Ләкин романтик башлангыч гомуми фәлсәфи фикернең оптимистик килеп чыгуына китерә. Тормыш никадәр генә авыр булмасын, ул барыбер матур, нигезендә башкаларга файдалы булу омтылышы ята, диелә.
Ә.Салахның шушы ук структурадагы “Соңгы вальс" повесте да романтик һәм реалистик сюжет сызыкларының янәшәлегенә корылган. Төп герой Газиз тормышындагы берничә көнгә сыеп беткән романтик мәхәббәт ретроспекция ярдәмендә тасвирланган. Чернобыль фаҗигасенә бәйле, кеше җәмгыять каршылыгының үзгәреш тарихы алар. Реалистик сюжет сызыгы Чернобыль хакыйкатен укучыга җиткерү белән үк кыйммәтле. Бу сызык җәмгыятьнең кешене алдап үлемгә китерү тарихы, ул кеше кыйммәте җуелу, алдашуның нормага әверелүе, дәүләт мәнфәгатьләренең кеше мәнфәгатьләрен исәпкә алмавы кебек өлешләрдән җыела. Экзистенциаль фәлсәфә ялгызлык төшенчәсенә бәйләнә. Шушы фонда вальс— мәхәббәт символы гына булып калмый, кешеләрнең ялгызлыктан котылу юлы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Шунысын да искәртергә кирәк: ике корылтай арасында басылып чыккан "Каеннар юлы". "Көт син мине ” кебек әсәрләрендә Ә.Салах беренче повесте яулаган биеклекне саклап ката алмады.
Сентименталь агымда, романтик рух калку билгеләнә торган повесть— М.Вәлиевнең “Идел яры" әсәре беренче мәхәббәтне һәм туган җирне җую сагышын тергезеп язылган булса да, соңгысының фаҗига, афәт чигенә җиткерелеп тасвирлануы белән үзенчәлекле. Мәхәббәтне югалту сынавын кеше рухи яктан тәҗрибәлерәк булып уза. ә инде туган җирне югалту белән килешә алмый, дигән фикер әлеге чагыштыруның нәтиҗәсенә әверелә.
Ике корылтай арасында татар повесте постсимволизм агымында язылган әсәр бирде М.Кәбировнын “Акбабайның туган көне" повесте шартлы метафорик формада иҗат ителгән, ләкин әсәрнең төп эчтәлеге символ ярдәмендә ачыла. Әсәрдә Акбабай универсаль символ булып килә: кеше аңында яшәүче яхшылык, игелек кебек тә; яшәештәге мәрхәмәтлелек төсендә дә; кеше күзаллавындагы Илаһи көч итеп тә; татар рухы, милли рух кебек тә: гомумән рухи башлангычның чагылышы буларак идеология мәгънәсендә дә укылышка ия. Повесть XX гасырда тагар милләте өлешенә төшкән иҗтимагый үзгәрешләрне үзәккә куя. өстенлек иткән идеологияг ә каршы юнәлтелгән. Совет чорында лозунгка әверелгән сүз-гыйбарәләрне актив файдалану, аллюзияләр. сәяси шарж үзенчәлекле хикәяләү хаеггл итә. Фәлсәфи фикернең татар рухы кешедән кешегә, буыннан-буынга тапшырылып саклана, ул - барыннан да элек игелеклелектән гыйбарәт, бу рух бары тик дөресен сөйләгән, саф күңелле, башкалар гамен кайгыртучы кешеләрдә генә очрый дигән, бик тә мәгънәле идея тирәсенә җыелуы—шулай ук язучының унышы. бүгенге татар әдәбиятының татар милләтенә биргән бәясе булып яңгырый.
Ностмодернистик алымнарга нигезләнеп язу омтылышы повесть жанрында үзен гел сиздереп килә. Мәсәлән. А.Фәләхнең “Таш бәгырь" һәм “Татлы газап" повестьлары нәкъ шулай, беренчесе—дсконструкция принцибына таянып, икенчесе— авторнын үлеме концепциясен файдаланып иҗат ителгән. Ләкин әсәрләрнең әдәби- эстетик эшләнеше йомшак, яңа алымнар милли эстетика казанышы дәрәҗәсендә үзләштерелмәгән нәр.
Интеллектуаль тенденция повесть жанрында да көчле. Ф.Бәйрәмова “Алыплар илендә повестеның үзәк герое Камилне аллегорик образ, милләтнең киләчәге итеп күзаллаган Эчкечелек, наркомания, байлык артыннан куу, битарафлыкның кешеләр рухи дөньясын томалавы; рухи фаҗига—кеше күңелләренең "сөрелеп яраланып" беткән булуы һәм экологик фаҗига—табигатьнең юкка чыгарылуы янәшә сурәтләнә. Автор сәбәпләрне төгәл билгели, таоигатьне байлыкка табыну юк итсә, кешеләрнен рухи матурлыгын тарихны оныту, дөрес кануннар буенча яшәмәү бетерә, ди сыман:
шушы хәллән чыгу юлын табарга тели Камилнен дингә килү тарихы бер канунны югары күтәрә: дин генә җәмгыятьне һәм кешене рухи юкка чыгудан коткару, камилләштерү көченә ия. намазга басу иманлы булуга тиң. Ләкин, публицистикага бирелеп, намазга басканнар арасында да төрлесе бар. басмаганнарның барысын да имансыз дип раслау дөрес булмас, диясе килеп китә
Г.Гыйльмановнмн "Оча торган кешеләр" повесте автор өчен традицион кимәлдә язылган. Аның XIҮ корылтайга кадәр басылып чыккан "Албастылар" романы татар әдәбияты өчен яңа сүз буларак кабул ителгән иде. Повестьта да мифологик материал әсәрне реальлек чикләреннән алып чыга, кешеләрнең очу. яшьлеге белән очрашу сәләте чынбарлык кебек тәкъдим ителә. Сәүбәннең мәхәббәтен, үз үзен табу, асылын тану кебек бирелгән тарих яшәешкә кагылышлы күп кенә кануннарны укучыга җиткерә Кешенен мөмкинлекләре чикләнмәгән, аны танып-белү генә авыр, тормышны камилләштерү юлы—кешенен үз рухын камилләштерүдә, үз күңелен чистартуда, диюче автор мифологик материалны унышлы файдалану, мифологик сюжет схемаларын тергезү, архетипнк образлар куллану, фәлсәфи һәм әхлакый кыйммәтләрне маҗаралы сюжетка төреп укучыга җиткерү юлын күрсәтте.
Н.Гыйматдинова XX гасыр ахыры татар әдәбиятына магик реализм агымында иҗат ителгән күп әсәрләр бирде. Аның яна әсәре "Парлы ялгыз" романтик повесте рухи мәхәббәтне югары күтәрә, рухи ялгызлык фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә
Әхлакый мәсьәләләр белән баетылган романтик әсәрләрдән М.Малнкованын "Мендем биек тауларга" повесте соңгы чор әдәбиятында киң яктыртыла торган маргинальлек мәсьәләсенә үзенчәлекле якын килә.
Традицион реалистик һәм романтик повестьлар ла күпләп иҗат ителгән: Ә.Моталлаповиың "Исәнме, авыл". "Нигез". Р Вәлинең "Мәк чәчәге". Н Хәсәнонның "Ак балык". Г.Галиеванын "Өзелгән өмет" һ б , Аларда да тәнкыйди, әхлакый, фәлсәфи материаллар кертеп җибәрү омтылышы сизелә Ләкин яна алымнар әсәр тукымасына зур йогынты ясамый
Нәтиҗә ясап, гомумән повесть жанрын бер кат күздән үткәрсәк, бу өлкәдә казанышларның игътибарга лаек икәнлеге шиксез. Ләкин жанр хәзинәсендә нәкъ менә соңгы 10 20 елда барган негатив тенденция массачыл әдәбият бнлг сләренен көчәюен күрсәтергә кирәк. Гадәти сюжетка, йә мәхәббәт өчпочмаг ына, йә ниндидер ссргге яки җинаятьне ачуга багышланган тарихка корылган, күнегеш ән типажлар 6с тән эш итүче, моңа кадәр әдәбият сурәтләү өчен лаек тапмаган күренешләр ярдәмендә укучыны җәлеп итәргә омтылучы повестьлар шактый языла. Әлбәттә, мондый әдәбияттан тулысынча баш тарту мөмкин түгел Ләкин аньгн үз язучысы бар Злитар. классик әсәрләр язарга |аланты булг ан язучыдан укучы массачыл әдәбият гү| сл. башка сыйфаттагы продукция көтә.
Әлбәттә, кечкенә I енэ чыгышта барлык проза әсәрләренә бәя бирү мөмкин тул ел Ике корылтай арасында бик күп китаплар дөнья күргән Мәсәлән. Ф.Яхнн. Ч.Хужин. Р.Сәгьдн, Г.Гомәр. Р Вәли. Д I айнстлннова. Н Кәримова һ б авторлар у кучыг а ирои китаплары тәкъдим итә “Казан утлары". "Мәйдан". “Сөембикә" Иде I журналларында басылып чыккай проза әсәрләре дә шактыйга җыела Ьсг язылу иакыты ике корыл иш арасына туры килг әннәрен игътибар үзәгенә куярга тырыштык
Гомумиләштереп әйткәндә, татар прозасы гасыр ахырында барган күп кенә тенденцияләрне дәнам иткән Анда һичшиксез, реализм юнәлеше әй и»м бара Реалист ик әсәрләрне модернистик алымнар белән баету матур тәхттр калдыра, яңача яңгыраш бирә. Шул ук вакытта романтн змнын яңа коч белән мәйданга атылуы шнксс г Ә бит рус һәм чит ил әдәбиятына кү г салсак, аларда мондый күренеш ку тәте 1мн 1»\ юнәлеш тагар прозасына шулай ук янадан өйләнеп кайтып, аны мил ш ә гәби мәйданына әверелдерде. Роман гизмның. сентименталь тенденциянең төрле төсмер гәр белән баеп калкып чыгуы, барыннан да бшрәк. милли әдәбиятны камил.ләиперу. хыялыйлыкны, эмоциональлекне арттыручы алымнарны гамәлгә кергу омтылышы белән билгеләнә. Шушы ике юнәлештән тайпылып язылган әсәрләрне килр әдәбиятында хә:зсргө “шартлы метафор1гк әсәрләр' дш әп баш астына җыеп о\ ылыр Алар арисынла һәм модернистик, һәм постмодсрннетик артымнар белән баегылган әсәрләр бар Милли әдәбият шушы юлда кызыклы үрнәкләр бирде. Бу юлны татар әдәбиятын үзгәртүче, яңартучы мөмкинлек буларак карау гиарг
Ьср үк вакытта, соңгы еллар татар прозасында күзәтелә торган кайбер тискәре
күренешләрнең арта баруы хакында әйтми калу мөмкин түгел. Без бүген рус маҗаралы әдәбиятының китап киштәләребезне басып алуын күрәбез. Алар зур-зур тиражлар белән нәшер ителә, кино- һәм теле-фильмнар төсендә экраннардан төшми. Ләкин рус һәм чит ил әдәбиятында маҗаралы, массачыл әдәбият һәм элитар әдәбият аерып куелган. Хәтта маҗаралылык элементлары белән баетылганда да, элитар әдәбият үзенең зәвыкле укучыга адреслану үзлеген саклый. Татар әдәбиятында исә массачыл әдәбиятка хас сыйфатлар белән әсәрләрне шыплап тутыру, маҗаралылык янәшәсендә әхлак проблемалары күтәрү, укучыга ачыктан-ачык нәсихәт бирүне әдәбиятны элитарлык баскычына күтәрү өчен җитәрлек дип санау бар. Язучылар, күрәсең, укучыны шулар ярдәмендә үз иҗатына җәлеп итү мөмкин дип таба. Бу проза әсәрләренең гомуми сыйфаты кимүгә китерә.
Аннары, татар телендәге массачыл әдәбиятны туган телен яхшы белгән укучы укый. Бүгенге яшьләрнең күбесе, без иртәгә китап укучылар итеп күрергә теләгән буын, нигездә чит мәдәният йогынтысында тәрбияләнә. Рус телендә укучы яшь кеше, әлбәттә инде. 1960-80 еллар рус әдәбияты әсәрләрен хәтерләткән китапларны татарча укымас Аларны татар әдәбиятына алып килү өчен һәм әдәби концепция җәһәтеннән оригиналь, һәм эстетик яктан камил, һәм фәлсәфи-интеллектуаль тирән әсәрләр кирәк Шундый дәрәҗәдәге әсәрләр генә татар әдәбиятын дөньякүләм таныта, милли әдәбиятның уртак әдәби пространстводагы урынын билгели ала. Прозанын торышы турында уйланганда, әдәбиятның киләчәге хакында фикер йөрткәндә, иртәгә укучы кулына килеп керәчәк китапка нинди таләпләр куела икәнлекне истән чыгармасак иде. Эзләнүләр чорындагы татар прозасына XX гасыр башындагы кебек олы сикереш ясавын, сыйфат үзгәреше кичерүен теләп калам.
Тэлгат
Галиуллин
ШИГЪРИЯТ МОҢНАРЫ
Бүгенге көндә Татарстанның Язучылар берлегендә 100 ләп шагыйрь исәптә тора. "Язучыларның кыйммәте исәп белән билгеләнми, күпме бу. азмы?" дигән риторик сорауга берәү дә канәгатьләндерерлек җавап бирә алмас: "бу санга башлап һәм яшь язучылар, үзешчәннәр кермәгән бит. халык саны башка милләтләрне арттыру исәбенә кими бара, ә рифма сырлаучылар өстәлә тора", диярләр. Шагыйрьләр сафы ишәю, бер яктан, татар халкының шигъри җанлы булуы, гасырлар дәвамында моң-зарын, шатлыгын-сөенечен шигъри сүздә калдырырга омтылуы турында сөйләсә, икенчедән, шигырь белән мавыгучыларның йөздән берәрсе генә татар поэзиясе күгендә якты йолдыз булып кабынса, калганнары шигырьне аңлап, күңеленә сеңдерә торган яхшы укучы булып калачак. Китапка, язма-басма сүзгә мәхәббәт сыекланган заманда соңгысы—ягъни шигырь укучысы—шулай ук кадерле заттыр әле.
Ике корылтай арасында татар поэзиясе ничек яшәде, кайсы үзенчәлекләре белән әдәбият тарихына кереп калуга дәгъва итә ала? Шигърият үсешенә бәя биргәндә скептиклар белән битарафларның: "Шагыйрьләрегез арасында Туфан. Хәким. Афзал. Юзиев кебек олы шәхесләр бармы?" дип астыртын елмаеп куюлары мөмкин. Сүз осталары, гадәттә, Тукай әйтмешли, "үлеп күрсәтмичә" лаеклы бәяләрен алмыйлар, бөекләре дә пәйгамбәрләр рәтендә йөртелмиләр.
Иманым камил, ышанычым нык—чирек, ярты гасырдан соң ук һәр нәрсәгә шик. шөбһә белән караучылар табылыр һәм алар: "Сез шигърият үсә дип шапырынасыз, арагызда ялкынлы хисле, ярсу фикерле, үткен күзле Равил Фәйзуллин; уен халык күңеленә уйдырып, хикмәтле тел белән җиткерә алган Мөдәррис Әгъләм; галәм җисемнәрен, ак. сары, кызгылт йолдызларны уч төбендә уйнаткан Роберт Әхмәтҗанов. аек зиһенле, фәлсәфи катламлы, чагыштыру-метафоралар белән кешенең акылым
гажәсп бер олылык итеп күрсәтә белгән Ренат Харис, дөньяны йөгәнсез тулпардай иңләргә омтылган ярсу Зөлфәт, Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәни казанышлары арасында уртак җанлы җепләр эзләүче, шашкын тойгылы романтик Рәдиф Гаташ; саф күңелле, самими Гәрәй Рәхим; сүздән тәсбих төзү саэәтенә ия Рөстәм Мингалим; Казан халкы белән Кырым татарлары арасында уртак җепләрне, тарихи якынлыкны фәнни һәм сурәт аша раслаучы Әхмәт Гадел, йөрәк ярсуын тышкы шигъри тыйнаклыгы белән бастырып килүче Харрас Әюп; милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуда абруйлар белән исәпләшмәгән, гражданлык пафосын затлы сүзгә төрә белгән Айдар Хәлим, татар теленен сыгылмалы байлыгын аҗагандай уйнаткан, үзе тудырган сурәтләргә сокланып туймаган Марсель Галиевләр юк", дип жинүче кыяфәтендә йөренеп алыр. “Хатын-кыз шагыйрәләрегез яңгырдан соң күтәрелгән гөмбәләрдәй үсә, тик араларында Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагмйрьжан кебек ир-егетләрне бәйгегә чакыра алырлык талантлар күренми; тормыштан туйган балавыз сыгучылар, слап-сыктаи, ыңгырашып яшәүчеләргә йөз тоткан, үз бәхете өчен көрәшче тәрбияләү бурычын өстенә алмаган бәетчеләр басты", дип тә өстәр кемдер
Әйе, шагыйрь язганча, киләчәкне уйлап, бүгенгене дөрес бәяләү өчен “еракка китеп карау" ихтыяҗы бар. Ә еллар, көннәр аг ымсулардай һәркайсыбызнын акыл, йөрәк, җан җылысын алып үтәләр дә үтәләр Шигъри сүзләре үлемсез булса да. шаг ыйрьләр мәңгелек түгел.
Чиксезлекиең чиксез бер җирендә Очрашырбыз кебек яңадан,- дип язуы белән Р Мингалим хаклы.
Шагыйрьләр пыскый алмыйзар Шагыйрьләр—яна гына!—
дип өстәп, Р. Фәйзуллин каләмдәшләренә уйланырга урын калдыра.
Шигырьләр сыктым мин—
Кып-кызыл кан икән
Шигырь ул—Кояшның күзеннән изелгән
Илаһи җан икән
(Факил Сафин "Язмыш")
Яшәргә уйлаг ан, киләчәге турында кайгырткан әдәбият беренче нәүбәттә чорның уй-фикерен, моң-зарын, сөенечен чагылдырырга лаеклы алмаш, варислар турында уйларга тиеш. Иҗади ярыш бер мизгелгә дә тукталып тормый, өзлексез дәвам ите, чөнки бу процесс—поэзия үсешенең топ күрсәткече Алмаш мәсьәләсендә татар ши1э>риитсндә хәлләр ничегрәк тора соң?
“Шигърият яктылык, матурлык һәм өмет кушылмасыннан гыйбарәт", диләр Киң күңелле оптимист Сибгат ага Хәким һәр уңай очракта “яңа буын шатыйрьлөре төркем- төркем килә, мин аларның аяк тавышларын ишетәм", дип кабатларга ярата иде Ышанычы һәрдаим акланмаса да, остаз сүзен бирми, өметен җуймыйча, энҗе бөртекләрен ззләвен дәвам итте.
Нечкә хисле, рухи дөньяга игътибарлы, татар лирикасының гүзәл традицияләрен үстерү нияте белән юлга чыккан Рәмие Аймәт, М Җәлил һәм Ф Кәримнәр кайнарлыгын, пафосын табигать һәм эчке халәт матурлыгына герен бирә белгән Мараг Закир әле генә яшь шат ыйрьләр рәтендә йөрделәр Ьаксаң, аларның га үкчәләренә басып, яңа буын аваз сала икән Луиза Янсуар. Ленар Шәех, Айдар Җамалиев, I олнур Корбанова. Лидия Гыйбадуллнна кебек яшь каләмнәр үзләренә мәйдан даулый, игынбар сорый.
Безнең чорда шигырь язучылар арасында жҗе бөртекләрен, ягъни өмет чаткылары
күренгән яшьләрне үстерү шөгылен "Казан утлары һәм Иде I журналлары.
гәзнглөрсбег. аеруча “Мәдәни Җомга" дәвам итә. I Гыйльманов Каган универ-ситетының затар факультеты каршында, заманында М Мәһдиен ярдәмендә калкып алган “Әллүки" иҗади оешмасына җан өрде Әдәбиятка ягы көчләр естәлсп тормаса. ул үсенмәм туктый. Хәзерге яшь алмаш. 20-30 еллардагы сыман, сукадан яисә станокгин чакырылмый, ә төпле әдәби әзерлек белән, чынбарлыкның катлаулы үсеш
чалымнарын күреп, “пакусны" киң алдырып килә.
Татар поэзиясенең олы тарихы булу—яшьләргә таяныч ноктасы. Аларның беришссе Тукай, икенчеләре Такташ, өченчеләре Туфан. Җәлил. С. Хәким шигъри мәктәпләре йогынтысында үсәләр. Традицияләрне дәвам итү—якынлык һәм охшашлык белән беррәттән. фикер вә хис яначалыгын. эзләнүләр киңлеген таләп итә. Шигырь техникасы үскән дәвердә рифма табу, иҗек санын килештерү авыр түгел, ә инде кеше рухы гүзәллекләрен, татар халкының яшәеш рәвешен, кайгы-хәс рәтен, сөенечен югары профессиональ дәрәҗәдә ачу, татар поэзиясенең сыйфат дәрәҗәсенә тап төшермәү җиңел түгел.
Шигъри осталыкны, җитди проблематиканы—кояш һәм ай, күк җемелдәшеп утырган йолдызлар турында язу дип уйлау, шыплап тутыру, күләмле, эре образларны кат-кат кабатлау үзеннән-үзе яңалыкка, мифологик аңга үтеп керү яисә үтә яңачалык була алмый әле. Татар поэзиясенең алтын тоткасына кул салучылар ми төпкелләренә шул хакыйкатьне салып куярга тиешләр: аның дәрәҗәсе югары һәм дөнья шигъриятенең сыйфат кимәленнән түбән тормый.
Татар поэзиясенең тагын бер үзенчәлеген истән чыгарырга ярамый Безнең язучылар мөстәкыйль дәүләтле, хөкүмәт дәрәҗәсендә яклаулы, димәк ки, тук тормышлы әдәбиятлар белән чагыштырганда кайтышрак матди һәм сәяси халәттә яшәсәләр дә. аларның җәмгыять тормышында, милләт язмышын кайгыртуда позицияләре әһәмиятлерәк һәм олырак.
Мөстәкыйльлеккә ирешкән мәмләкәтләргә милләтне, телне яклау, мәгърифәт, мәктәпләрдә, югары уку йортларында ана телендә уку-укыту өчен җан атып, төн йокыларын качырып яшисе, көрәшәсе юк. Әйтик, инглиз, алман, рус, болгар шагыйрьләренә—яшәү белән үлем, яхшылык белән явызлык, әдәп-әхлак мәсьәләләре, аталар һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт сагышы турында гына уйланып, яңгыравык, ямьле рифма сайлап утырасы гына кала. Ахыр чиктә, аларның диссидентлары да яклаулы.
Гасырлар дәвамында, дәүләтчелеген югалткан көннән алып, татар сүз сәнгате милләтне яшәтү өчен көрәшнең мөһим өлешен өстенә алды, сәяси көч һәм милли
идеология дәрәҗәсенә күтәрелде.
Татар рухы җирдә ятар түгел.—
И. милләтем итсен тантана.—
ди Роберт Әхмәтҗан “Бакый ага Сөембикәсе” шигырендә, хыялына ирек куеп.
Дөрес, совет чорында татар поэзиясе дә Җир шары проблемалары, галәмне буйсындыру, атом-төш коралы, Себер трактындагы кварталлар турында да язды. Америкалы "рәнҗетелгән” негрларны яклап тавыш бирде. Европага аккан татар нефте өчен шатланды, әмма дөнья безнең интернациональ рухны бәяләмәде, мөстәкыйльлек алырга булышмады.
СССР империясе таркалгач, татар халкы да иркенрәк сулап куйды, шагыйрьләр ясалма биеклектән түбәнгәрәк төшеп, халкыбыз язмышына якынлашты, үз киләчәге милләт, тел яшәешенә бәйле икәнлеген аңлады. Милли рухтан, халыкны авыру дәрәҗәсенә җитеп яратудан башка чын шагыйрь була алмый. Милләтеңне ярату— милләтчелек түгел.
Талантлы шагыйрь гсмумкешелскне борчыган, тетрәндергән проблемаларга милли, тарихи, шәхси мәнфәгатьләрне яктырту аша килә. Ерак галактикалар. Иолдызстан. Атлантида. таш аргамаклар белән саташып йөргән Р Әхмәтҗан гап- гадн җир бәхете, мәхәббәт символы—зәңгәр көянтәләр, йөрәк кыллары турында яза башлады.
Юк. без инде күләгәләр түгел,
Күчермәләр түгел—
Нөсхәләр!
Күләгәләр—юан . .
Ә без—күңел кебек.
Йөрәк кылы кебек нечкәләр.
(“Күләгәләр ")
Сихри тойгылы лирик шигырьгә өстенлек бирүнең нәтиҗәсе озак көттермәде.
Роберт Әхмәтҗан Тукай исемен йөрткән олы бүләккә лаек булды. 70 еллык юбилее шигърият бәйрәме гөрләп улды. Дөрес, ике корылтай арасында төрле характердагы юбилейлар бихисап булды. Тик театр залларында купшы кичәләр, үзен сорап укучылар конференцияләре уздырулар— танылу күрсәткече түгел әле
Халык я 1МЫШЫН һәр гамәлдән өстен күргән шагыйрь бүләк өчен ижат итми; поэзия аның яшәү рәвеше булганда иртәме-сонмы рәхмәте дә эзләп таба. Татар шигъриятенә кырык елга якын намус белән хезмәт итеп килгән, фикер һәм хис бердәмлегенә ирешкән шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалимга Тукай исемендәге, яшьләрчә Двртле. зыялы ша1 ыйрь Рәдиф I аташка Такташ премиясе бирелүне җәмәгатьчелек "дөньяда дөреслек бар икән әле!” дип. канәгатьлек белән җанына үткәрде. Татарстанда иң югары бәя республиканың халык шагыйре, язучысы исеме бирелү. Прозада бу исемне йөрзүчеләрнең саны саегып китсә дә. поэзиядә, иншалла. андый затларыбыз арга тора Ьалаларны ташламыйча, олыларны уйландырырлык, нәзберек лирик парчалар остасы, өлкәнебез Шәүкәт Галисв янына исемлсләр өстәлә тора Равил Фәйзуллнн. Фәнис Яруллин. Әхсән Баянов. Ренат Харислардан торган төркемгә күптән түгел Роберт Миңнуллии өстәлде
Әдәбиятның төн күрсәткече, бәяләү бизмәне туган тел. аның мөмкинлекләрен үстерү ! 1розабызда рус телле татарлардан (алариын да күбрәк читтә яшөүчелөреннән) тәрҗемә аша татар әдәбияты “ясау” модага кереп бара Иншалла. русча ятучы татарлардан татар поэзиясе оештыру дәрәҗәсенә төшкәнебез юк Телен, димәк ки. имамын сатмаг ан өчен татар поэзиясенең абруе дөнья күләмендә дә җитди Язучылар корылтаенда поэзия буенча сш кына нотык тоткан мәшһүр тәнкыйтьчебез Нил Юзисвныи яратып кигерә торып мисалы бар иде Исегезгә төшерәм. ( овег чорында дөнья күргән 200 томлык дөнья әдәбияты тупланмасына 17 татар шаг ыйре иҗатыннан үрнәкләр бирелгән Аида бер прозаигыбыз яисә драматургыбыз иҗатыннан мисал гар китерелми Субъектив фактор дияргә урын бар. әмма фактны инкяр итүе кыен Хәзерге татар поэзиясе туын халкы, кешелек дөньясы өчен, җаваплылык хисси тоеп, чордашыбызга әхлак тәрбиясен сеңдерү, аны коллык психологиясеннән арындыру рухы белән яши Рәмзия Габделхакова "Юк ла. миләш тәлгәш тәре” шигырендә чечен фаҗигасе турында шомланып ята икән, бу афәтнең бер башы үзебезнең халык җилкәсендә икәнен онытмый. Хәзер "Уртак дошман, уртак ил" төшенчәләренә караш үзгәрде, салкын боз катламнары арасында калган үз милләтен турында кайгырту ихтыяҗы алга чыкты
Ананың канат астында Күпне урын яу юдык Учак шр.а кырау тиде.
Дорып кипи ашадык
(М I алисв "Бәгырь «таланганда")
Шуңа якын теләкне Җәүдәт Дөрзаман үз фикерен символикага төреп тормыйча, ярын сала
Бииир ли ыр хмргект икән Бер җиСырем тарихи хатаң.
Миң да бирми • иңч. тын <)а бир чи Мм к.)) куны тоткач мичи якаң.
(“Тормыш сохно" )
Халык язмышы турында уйлану, бәхәс, әңгәмә. лирик ачылу рәвешендә язылган шигырьләр Кави Латыйп. Әхсән Баянов. Марс Шабасв. Илдус I ыЯтәҗсв. Мөдәррис Вәлнсв. Нур Әхмәдиен. Әхмәт Рәшит. Шамил Маннапон. Фәрит Яхин I осман Садә. Нияз Акмал һ б иҗатыннан күпләп табыла.
Хәзерге шигырьдә зиһен, интеллект коче катнаша, шигырь җисемле, бай интонацияте. күп тавыш иа була бара, фикер тоткасы алг а ЧЫ1 а. фәлс.н|>и >Ялану тарт а юл ачыла Азатлык, бәйсезлек өчен көрәш дулкынында иҗатка китеп, нкцыйрь буларак ачылып киткән, шигырьләрендә халкыбыигын ачы я гмыпгып йөрәк гәрс аша уздырып. тарихи аңны сискән тереп у ягу та омтыл \ җәһәтеннән Р Зәй гу на. I Мораг. Сөләйман эзләнүләре игътибарга лаеклы
Олаулап татар сагышы Бәгыре челтәр-челтәр...
Халкыма бәхет дауларга Бәлки, шул сагыш җитәр?
—дип ("Бәхет-сагыш—бер көянтә" шигырендә) язса да, Сөләйман сагыш белән генә киләчәккә үтеп булмасны аңлый. Шагыйрьләр ижатына уйлану киңлеге, кискен контрастлык һәм образлы гомумиләштерү рухы хас. “Сөләйман патша сүзе"ндә Г Морат болай ди:
Хак булса патшасы.
Халкы да исәер.
Гаугалы дәүләттә Түрәләр ишәер
Дөрес сүз, өстәп тә, киметеп тә булмый!
Шәүкәт Гаделша остазы Булат Сөләйманов юлыннан барып, милләтебезнең үзенчәлекле кавеме яшәгән төбәк һәм аның кешеләре белән таныштыруны дәвам итә (“Синдә. Себер, Туган ягым", “Себер татарым, ни диим?” бәйләмнәре).
Баһадир шагыйребез Фәнис Яруллин кискен афористик гыйбарәләрне өнәми, шигъри рәсемнең нәзакәтлегенә, интонациянең табигыйлегенә, музыкаль яңгырашына игътибар итә. Шул җирлектә рухи матурлык белән психологик сурәт бердәмлегенә ирешә.
Каурыйларны җыям учларыма.
Каурый түгел, г)’Я моңнар җыям.
Туган якларымның моңнарына
Никадәрле кайнар уйлар сыйган.
Хатын-кыз шагыйрәләр иҗаты турындагы бәхәс әледән-әле, янган шырпыга эләккән күкерт кебек, кабынып тора, кайберәүләрне аларның поэзиягә күнләп килүе, ир-ат затын кысырыклавы борчый. М. Әгъләмнең бу мәсьәләгә үз карашы бар. “Шагыйрәләр күбәйгәннәр икән, әнкәм теле озын гомерле”, “Инкыйраздан саклап калмак теләп, Шигырь яза бүген хатын-кыз”,—ди ул "Саклап калмак тели” әсәрендә. Әйтик, Л Шагыйрьҗан романтик һәм реалистик стиль мөмкинлекләреннән кыю файдаланып, бизәкләрнең бай һәм төрле булуын күз унында тотып, нинди генә темага, проблемага алынмасын, халык язмышы, милләт киләчәге турында уйланулар юлына чыга. “Әдәбият корабы" шигырендә сүз сәнгатебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында гына барган кебек, әмма шагыйрә әдәбиятны халыктан, милләтне шигърияттән бер мизгелгә дә аерып карамый.
Йөзеп бара Әдәбият-кораб.
Җилкәннәрен меңнәр күтәргән.
Шул дәүләткә ия булган халык.—
Хакың бармы синең бетәргә?!
Шунда ук сизгер җанлы шагыйрә милләтен уяту, үз хокукы өчен көрәшкә алып чыгу юлларын эзли.
Син яшисең, димәк, милләт булып,
Җир-ананың татар базасы син.
Зур учакка утын салсаң гына.
Мәңгелеккә Җирдә каласың син.
(“Халыкара тигезлеккә сусап").
“Зур учакка утын салу”ның, “Мәңгелеккә Җирлә калуның” мәгънәсенә һәркем үз уен, хыялын салырга хаклы. Кеше җанына хас сызлану, йөрәк әрнүе, шатлыгы,
хатын-кыз гына тоя һәм сурәтли алган күңел тибрәлешләре Энҗе Мөэминова. Илсөяр Иксанова. Эльмира Шәрифуллина. Бикә Рәхимова (бу көннәрдә "Мәрхәмәт" исемле саллы җыентыгы чыкты). Флера Гыйззәтуллина. Салисә Гәрәева. Фирүзә Җамалетдинова. Халисә Мөдәррисова. Асия Юнысова. Фирая Зиятдинова. Нурия Нзмайлова. Ләйсән Кәшфиева һ. б. иҗатларында үз төсмерләре, бизәкләре белән ачыла. Нәҗибә Сафина белән Рифә Рахманның табигый мон белән сугарылган, беренчесенең халык язмышы өчен үрсәләнгән, икенчесенең шәхеснең олы мәхәббәткә, сөярг ә һәм сөелергә хаккы барлыгын раслаган лирикалары татар поэзиясенең йөзенә кызыллык китерерлек түгел. Татар шагыйрәләре фикеренчә. һәр инсан—кечесе, олысы—бәхеткә лаеклы
Җырлыйшр да бииләр.
Шигырьләр дә сөйлиләр.
Тик мондагы балалар
Көлә генә белмиләр.
("Балалар йортында" Р Габаелхакова).
Жанрлар җәһәтеннән татар поэзиясе эзләнүдән туктамый Дөрес. Көнбатыштан иңгән баллада, сонет, триолет, элегия кебек жанрларга игътибар кимеде, анын каравы безгә гарәп, фарсы, төрек шигъриятләре аша килгән, милли җирлектә чәчәк аткан газәл, робагый, фәрд. мәрсия кебек жанрлар тернәкләнде Р. Гаташ газәлне үз шигъриятенең визит кәгазе дәрәҗәсенә күтәрде, фәрд үсешенә күптән түгел арабыхтан киткән, милли рухлы көрәшче Әдхәт Синугыл җан өрде. Көнчыгыш шигъриятенең затлы традицияләрен Акъегет ("Хәтер авазы") һәм Мөхәммәт Мирза ("Яктыртмакчы булсаң халык күңелен”) яңа җирлектә дәвам иттерәләр, үстерәләр
А Блок әйткәнчә, поездлар сирәк, әмма озакка туктый торган станцияне поэма жанрын ^өйләнеп үтсәк, татар поэзиясе турында күзаллавыбыз тулы булмас Поэма 60-80 нчс елларда алга сөрелгән төгәлләнгән вакыйгалар, катлаулы характерлар тасвирланган, сюжетлы яки риторикага корылган публицистик поэмалар чорын үтеп, яңа үсеш юллары барлый Әмма сан җәһәтеннән поэма икс корыл ган арасында әллә ни өлгерлек күрсәтмәде Әдәбиятның барометры саналган "Казан утларьГнда .та алар сирәк басылды Гасыр башы һәр чорда хәвефле, гайрәтле һәм үзенчәлекле булган. XX гасырның беренче елларында Исәнбәт. Такташ. Туфан. Кутуй, Нәҗми кебек тагар поэзиясенең алтын баганалары туган. XXI гасыр башы әле үз сүзен соңрак иңдерер. Поэма жанрында сурәтлелек символикасы яңаруы, төрле фикерләү типларының, метод-стильләрнен аралашуы, диффузия күренеше күзәгслә. Бу үзгәрешләрнең беренче карлыгачы Лена Шагыйрьҗаннын "Дөнья базары яхуд яна Америка" булды Әсәр Нью-Йорктагы сәүдә үзәген шартлату уңаеннан язылган һәм "һәр явызлык өчен гүлисе була” дигән идеяне Тукай традицияләренә сыенып, үткен тел һәм сатирик гомумиләштерү алымнарына таянып җиткергән сәяси поэма үрнәге
Хәзерге лиро-эпик жанрнын бер үзенчәлеге- тарихи шәхеснең тормышын, эшчөнлеген фокуска алып, үзәк каһарман язмышын сурәтләү аша чор. халык проблемаггирыи калкытып кую. Ьу традиция татар поэзиясендә күптәннән яши. I Хәким. И Юзсев. М Әгъләмнәрнең Туканга багышланган әсәрләрен. Р Фой гуллиннын "Сәйдәш" поэмасын искә төшерик Эльмира Шәрнфуллинанын “Каюм коесы" шул типтагы әсәр булды. I алим һәм шагыйрь Ә Мәхмүдов "Көзге җилләр" тарихи поэмасында бөек Тукайның соңгы фажнгшге көннәрен ачуда үз сүзен әйтә
3. Мансуровның "Икс егышу” поэмасы сурәтләр символикасы үзгәрүгә мисал- үрнәк була ала "Кара каршы ике бикәч егълаша" дип. автор ике төрле шәхси мәнфәгатьләре һәм халык язмышы яшәештә бәргәләнгән хатын-кыз образларын гәкьднр итә Ярославна кыпчакларга яу чабын, әсирлеккә төшкән ире Игорьне сагынып сыктануын һәм йөрәге Казан халкын кызганып әрнегән Сөембикә егышуларын чаг ышт ырын, икенчесенең рухи бәргәләнүләрен тнрәгпсн ачын, заманча фәлсәфи-этик нәтиҗәләр ясый авгор
"Ике мөһаҗир” поэмасында Р Низами да, V Мансуров үрнәгендә, драматик кичерешләрне шәхесләр н тминны аша тасвирлау юлына чьн а I өрек шатыирс 11а зынм Хикмәтнең алдавыч идеяләр- -большевиклар шитаре- корбаны булуын күрсәтү айга
шагыйрь татар халкының үткәнен, хәзергесен, үзеннән генә тормаган сәбәпләргә бәйле киләчәген йөрәге аша уздыра, сызлана, әрни.
XXI гасыр башы поэмасына хас сыйфатлар—эпик һәм лирик башлангычларның кушылуы, синтезы, символик сурәтләр, замана алып килгән ачкыч сүзләр балкышы Ренат Харис поэмаларында чагылышын тапты "2002 ел шигъриятенә бер караш" исемле чыгышында Р. Зәйдулла “Соңгы елларда, мәсәлән. Ренат Харис бик үзенчәлекле поэмалар иҗат игге. Бездә, гадәти булганча, аларга тиешле бәя бирелмәде кебек”,—дигән иде. Чыннан да Р. Харис иҗатында хәзерге лиро-эпик жанрның барлык типологик төрләре: “Чехов базары", “һарут белән Марут" кебек сатирик поэмалардан һәм “Өч үбешү” кебек лирик төрдән алып, тарихи поэмалар “Михаил Худяков". “Идегәй”гә хәтле чагылышын тапты. Шигъри эзләнүләренең киеренке ноктасы, һичшиксез, "Исемсезләр” романы булды. Татар әдәбиятында өченче шигъри роман пәнда булды. Инкыйлаб һәм авыл хуҗалыгын көчләп күмәкләштерү чорларына багышланган С. Батталның “Чирмешән якларында". Ә. Давыдовның “Йокысыз гөннән соң" романнарыннан аермалы буларак. Р Харис әсәре заманыбызга якын булуы, катлаулы структурасы, чорыбызның сәяси, әдәби вакыйгалары уртасыннан атлап, вакыт белән ара хронотобын оныттырып укыла торган яңа гасыр поэзиясе казанышы Автор романының беренче юлларыннан ук максатын, әхлакый-фәлсәфи кредосын калкытып куя:
Герой эзлим! Герой эзлим Күз бетереп, җир ертып Әйтерсең лә татарда мич Байрон. Пушкин. Лермонтов!.
Әлбәттә, татарны эзлим.
Шуңа эзлим татардан—
Таба алсам, яза азсам.
Татарга да булыр дан.
Күн геройлы шигъри романында Р. Харис үрнәк-өлге булырлык г еройны тапканмы, юкмы, анысын әсәрне укыгач белерсез...
Пафоска өлеш чыгарып, авыр артиллерия турында уйлануга бирелеп, сәнгатебезнең иң хәрәкәтчән һәм гаять популяр төре—җыр жанры турында онытып барабыз түгелме? Лирик әсәрне гомерендә шигырь ки габын кулына гот ын карамаган туң колакларга, саңгырау җаннарга ирештерүнең сыналган юлы—аның җыр канатында эфирдан, сәхнәдән яңгыравы. Татар поэзиясе тарихы барлыкларын бу төргә багышлаган фидакарьләрне белә: Мостафа Ногман, Гөлшат Зәйнашева, Мансур Шиһагтов, өлешчә Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин. Җыр классикларына җитди конкурент булып Рәфис Корбан үсеп килә. Резеда Вәлиева, Шәмсия Җиһангирова, Флера Тарханова, самими, нечкә хисле яшь шагыйрә Фәүзия Солтаннарның лирик әсәрләре җырга тартылып, көйчеләребезне рухландырып тора Уңышлы җыр текстларында авторлар рифма яраштырудан, халык иҗатында табылган чагыштырулардан (иренне—чиягә, күзне—карлыганга, битне—алмага, чәч толымын—юлга тиңләү кебек) уза аямаганнардан аермалы буларак, үзәккә кичереш хәрәкәтен, хис- фнкер үсешен куеп, таушалмаган сурәтлелек эзләү юлына чыгалар.
__ Әмма Ләкин... Җыр текстын язуны җиңел кәсепкә әйләндерү, теләсә кемнсн бу жанрга алынып, такмакны әсәр дип тәкъдим итеп, композиторларның да арзанлы Җимгә алдануы жанрнын абруен төшерә. Җыр бакчабыз җитди сөйләшүне таләп итә Русларда хәзерге җыр жанры бернинди эстетик һәм мәгънәви йөкне үз өстенә алмый, диләр. Безнең дә шул көнгә калуыбыз бар.
Поэзиябезнең күләгәле яклары, үсеш авырлыклары бармы сон? Әлбәттә, фикер, яңгыраш җәһәтеннән бәяләгәндә, зур, өлкән әдәбиятларга хас булганча ару, талчыгу, тын кысылу галәмәтләре сизелә, илдәге сәяси вәзгыятьнең үзгәрүе нәтиҗәсендә пессимизм мотивлары, киләчәккә шөбһәле караш шигъри тукымаларга үтеп керә.
Киләчәк өчен борчылу, өметсезлек, яшәешнең мәгънәсезлеген икърар итү. шәхеснең ялгызлыгын үзәккә алу. тормыштан тую мотивы (“Кеше дигән җанвар кая бара". “Арыдым ла. Уйлар хәтта черем итә Кырынаеп күңел мендәренә”—М. Галисв) Зөлфәт, М Әгъләм иҗатларына да үтеп керә. Масштаблылык җитмәүне, тематик ярлылыкны, тормыш-көнитешне сурәтлибез дип, җирдән шуышып барган натурализм
ярларына төшүне милли үзенчәлегебез дип санарга ярамын Рифма, ритм чатаклыкларыма, сүзне дөрес кулланмауга, аллитерация, ассонанс, фоника мөмкинлекләрен эшкә җигә белмәүгә мисалларны күпләп табып булыр иде.
Тукайлардан килгән усал, үткен сатира традицияләребез, сәяси лирикабыз сәхнәдән төшеп бара Сатираны җинелчә шомарту, юмор алыштыра Брежнев. Г орбачсв, Путин, Буш кебек әһелләрне сурәтләгәндә без ифрат кыю. өлгер, ә үтебезнең түрәләрне, хәтта район җитәкчеләрен дә ялагайлыкка күчкән мактау рухында, хәтта поэмалар багышлап сурәтлибез. Бу—татар язучысының матди яктан бәйле булуы, ана куркаклык хисенең көчле тамыр җибәрүеннән килә торгандыр, күрәсен Зыя Мансур. Әхмәт Исхак, Габдулла Шамуков, Зәки Нури иҗатларында шактый үскән мәсәл, бигрәк тә анын аллегорик, кыска төре бөтенләй диярлек күренми.
Хәер, кыюлык үрнәкләре дә күренеп ала. “Син яхшырак киенер өчен—-халкын саттың. Кәеф-сафа корыр өчен —халкың саттың”.—дип Р Мингалим киная-эзоп теленә таянса, Р Фәйзуллин “Башлык—тәре сурәт иконаны Ватиканнан алдырды", дип, "Шундый хәлләр" шигырендә адресны ачыклап, ачынып яза.
Соңгы елларда “шигырьне укымыйлар, шигырь китаплары шүрлекләрдә сатылмыйча, тузан җыеп ята”, дигән фикер еш кабатлана Шул сылтау белән кайбер нәшриятлар шигырь җыентыкларын кабул итмәскә дә тырыша Шшырьләр вакытлы матбугатта яисә мәҗмуга төсендә басылып, үзе турында чаң сугып тормаса. бәлки укучысы да юкка чыгар? Бәхеткә, төп китап нәшриятлары -Татарстан китап нәшрияты. "Мәгариф" һәм “Рухият" шигъри сүзнең җан азыгы, тел сакчысы икәнлеген аклап, поэзиягә хәерхаклык күрсәтәләр. Татарстан нефтьчеләре ярдәмендә эшләп килгән "Рухият" икс корылтай арасында Р Фәйзуллин. А Хәлим. М Галнсв, '3. Шәрифуллина, Ә Маликов, Р I аташ һ б. пкп ыирьләрнен сайланмаларын укучыга ирештерде "Мәгариф" нәшрияты поэзиябезнең олы тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыруның отышлы юлларын эзли. "Милли әдәбият китапханәсе” һәм "Хәзинә" серияләрендә иң соңгы сорда: "Сәгыйт Рәмиев, Шәехзадә Бабич" (2005. төзүчесе һәм сүз башы авторы Д. Заһидуллина), "Татар шигърияте XX гасыр башы" (2004. төзүчесе, сүз башы авторы 3 Рәмиев), “Талар шигърияте. 1980-2000 еллар" (2003. төзүчеләр Г. I алиуллин, Н. Гафиятуллина), "Муса Җәлил. Әсәрләр" (2004. төзүчеләре шулар ук). "Мәгариф” нөшриятенен янә бер үзенчәлекле мәҗмугасы турында әйтеп үтәсе килә. Ул—халык шагыйре иҗатына багышланган, җитмешләп авгор катнашында Равил Фәйзуллиннын иҗади портретын тудырган "Заман Ижаг Шәхес" китабы (2002, 492 бит).
“Хәзинә" сериясендә ел башында XX йөзнең 20-30 еллар поэзиясен иңләгән “Сәлам сиңа, тормыш" (2004, фәнни редакторы, сүз башы авторы Т I алиуллин. гомуми кереш Р. Гаташ) җыентыгы дөнья күрде Зәвык белән һәм затлы бизәлештә чыгарылган бу китапларны кулга алуы рәхәт, тагар поэзиясенең кодрәтле байлыгы горурлык хисе уята.
Поэзиябез кеше күңеле матурлыкларын җырлауда, яшәешебезнең төрле кыйтгаларын сурәтләүдә җитди укышларга иренне Анын казанышлары белән горурланырга тулы хакыбыз бар
Дания
Гыймранова
СӘХНӘБЕЗДӘ НИЛӘР БАР?
Драматургия ул әдәбият кануннары белән генә яшәми, анын “сәхнә сәнгате" тигән аерым бер дөнья белән тыгыз бәйләнештә булуы я зучы иҗатына бәя биргәндә үзенә күр,» бер кыенлык тудыра Сәхнәнең ү » яшәеше бар һәм я зучы, телиме ч т. теләмиме.
8. .К- V . »9
аңа буйсынырга, шуны исәптә тотарга мәҗбүр Бары тик шул очракта гына автор үзенең иҗат җимешен сәхнәдә күрүгә һәм үз тамашачысын табуга ирешә Ә болан— пьеса, әдәби әсәр буларак язылып та, сәхнә өчен конкрет адресланмаса—-күп очракта, драматургиянең "тулы хокулы" иҗат җимешедәй кабул ителми. Соңгы вакыпа басылган кайбер мәкаләләрдә Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнең бик кызыклы пьесалары дөнья күреп тә, аларнын театр сәхнәләренә менмәүләренә борчылу, шул уңайдан хәтта берникадәр дәрәҗәдә театр җитәкчеләрен гаепләү чагылды. Тик хикмәт шунда ки: теге яки бу пьеса, идея-тематик ягыннан нинди генә кызыклы һәм камил булмасын, әгәр дә ул театрда куелмый икән, димәк, ул үз максатына ирешә алмый, чәчмә әсәр булып кына кала бирә. Спектакльнең чын хуҗасы—режиссер—драматург иҗатын сәхнәдә образлы рәвешли алмый икән, аны сәхнәгә күтәрүдән файда юк. Чынлыкта театрга тема-проблемаларны. көн геройлары һәм характерларны язучы тәкъдим итә. тик сәхнәнең рухын тоймаган авторның ниндидер уңай нәтиҗәгә ирешә алуы икеле.
Драматургик әсәр һәм спектакль арасында зур аерма барлыгын хәзер күпләр таный Бу бигрәк тә "фикер тарафдарлары" булып танылган Зөлфәт Хәким һәм Мансур Гыйләҗев иҗатларында аермачык чагыла. Алар тарафыннан язылган пьесалар режиссер концепциясенә ятышлы булганда гына киң янгыраш ала алалар Әйткәнебезчә, драматургик текст режиссерга спектакль куяр өчен чертеж-сызым гына ул. Чынлыкта исә. кирәкле җирдә басымнарын үзгәртеп, режиссер пьесаны сәхнәдә яңача “укып” чыга.
Авторлар белән театр арасындагы араны якынайта торган рецептларны аныклавы кыен, билгеле Алар шактый күп һәм. шулай ук. үзара мөнәсәбәтләргә дә бәйләнгән. Бу җәһәттән, мисал өчен театрлар тарихына күз салсак, мондый гыйбрәтле мисалларны күрербез Мәсәлән. Әлмәт театры прозаик-драматург Аяз Гыйләҗевның 10 пьесасын сәхнәләштергән, ә менә шул ук чорда яшәгән, иҗат иткән шагыйрь-драматург Илдар Юзеевның биредә бер әсәре дә куелмаган Моны ничек аңларга? Икенче мисал: Мөслимдә яшәүче драматург Фоат Садриевның шул ук Әлмәт театрында 13ләп пьесасы куелган, ә менә башка, хәтта Кама аръягы театрлары да аны бик үк өнәп бетермиләр Өченче мисал: быел Гаяз Исхакый премиясенә лаек булган драматург Данил Салиховның дистәләгән пьесалары К Тинчурин. Әлмәт. Минзәлө, Башкортстандагы татар, башкорт театрларында рәхәтләнеп сәхнә күрә (сүз уңаеннан әйтим, быелгы сезонда гына 8 әсәре төрле театрларда куелган) һәм алар репертуар тота, ә менә Г. Камал театрының, ни сәбәптәндер, моңа кадәр әле аның бер генә әсәрен дә үз сәхнәсенә күтәргәне юк. Моны ничек аңлатырга?
Әйе. дөресен генә әйткәндә, драматургларыбызның күбесе бүген җилкәнсез көймәләрне хәтерләтә. Кая таба, ничек йөзәргә? Ходай үзе генә белә. Шунлыктанмы, бүгенге көндә драматургларыбыз "театрлар, режиссерлар безне күрсә, ишетсә, аңласа иде. алар белән элемтәгә керә алсак иде" дигән хыял белән яши. Чынлыкта, бүгенге көндә алар һәм театрлар арасындагы элеккеге тыгыз элемтәләр җуелуы үзен нык сиздерә. Хәзерге көндә мондый бәйләнешләр бәхетле очраклылык кына тәшкил итә. Заманында язучыларга һәрвакыт ярдәм итәргә, булышырга, аларга яңа идеяләр бирергә әзер торган, драматурглар өчен үзенә күрә иҗат лабораторияләре ролен үтәгән режиссерларыбыз Празат Исәнбәт. Равил Тумашев. Гали Хөсәеновтәйне табу шактый кыен. Шушы бушлыкны тутыру ниятеннән узган ел Г. Камал театры тарафыннан драмалар бәйгесе оештырылып, игелекле эш эшләнелде. 2004 елда бу бәйгедә—111, ә быелгы яшь драматурглар конкурсында 32 әсәрнең “ярышта" катнашуы үзе үк бу өлкәдә никадәр потенциаль көчләр барлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Андый бәйге автор белән театр арасындагы бәйләнешләрне җайга салу өчен конкрет бер адым буларак каралырга тиеш Бәйге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Җыен" фонды ярдәме белән 2004 елда "Яна татар пьесасы" альманахы 2 томлык китап булып басылып чыкты һәм анда 14 пьесаның дөнья күрүе. 21 пьесаның кыскача эчтәлек-анногациясе бирелүе үзе үк шул бәйләнешләрнең нигезен барлыкка китерде. Бер ел эчендә генә дә ул җыентыктагы дүрт пьеса сәхнә күрде. Болар Г Камал театрында— 3. Хәкимнең "Телсез күке" һәм "Бит"е. Р Бохараевнын ' Тимер борчагы". Чаллы драма теагрында—Р. Батулланын "Ана каргышы" һәм 3. Хәкимнең "Бит"е Куелуын куелдылар, ләкин алар сәхнәдә тиешле яңгыраш таба, мәдәният тормышыбызда эзле вакыйга булып кереп кала
алдылармы? Бу сорауларга гади генә жавап бирү мөмкин түгел. Калган пьесалар алга таба репер туар! а керт елерме, юкмы—бусы инде театрларның V"! ихтыяҗларына бәйле
3. Хәкимнен "Т елсез күке” драмасы театрнын нжат программасын чагылдырган спектакльләрнең берсенә әверелде Ул “Яңа татар пьесасы" бәйгесендә беренче урынны яулады. Әсәр милли темага багышланып, әле артык ерак булмаган тарих битләренә күт сала һәм татар халкы рухи дөньясының эчке бер яшәү чыганагының асылына төшенергә омтылуы белән үтенә җәлеп итә. Ләкин “Телсет күке" күләме ягыннан шактый отын (китапта 162 бит), шуңа күрә аны гади сәхнә калыпларына сыйдыру бик шикле Мөгаен, әсәрдә күтәрелгән четерекле һәм үткен “татар мәсьәләсе" теагрны үтенә шулкадәр тарткан булса кирәк, режиссер Ф Бикчәнтәев аны 3-4 мәртәбә кыскартып, бербөтен яңгырашка ия спектакль тудырырга тырышкан. Татар халкы кайда гына яшәмәсен, анын күңелендә һәрчак туган иленә бирелгәнлек, үз телен, моңын сагыну, юксыну хисе яши һәм бу сагыш тойгысы асылда халыкны бер-берсенә тарта, берләштерә. Әлеге әсәр күп илләргә сибелгән татар халкының язмышы турында борчылып, ачынып язылган һәм спектакль тамашачыны үт асылына кайтырга өнди, аның үзаңына җайлап кына сәяси бәйсезлек, мөстәкыйльлек рухы сеңдерергә тырыша
Ә менә 3 Хәкимнең икенче пьесасы “Бит"—күбрәк психологик драма жанрында язылган фәлсәфи әсәр Тик. кызганычка каршы, сәхнәдә ул әле үтснен тиешле тирә- нлегендә. фәлсәфи мәгънәсендә ачылып житә алмады. Сюжет монда үзмаксатка әве- релә Ә инде өченче урынны яулаган әсәр—Р. Бохараевнын "Тимер борчаг ы" -сәхнә куелышы ягыннан автор әйтергә теләгән фикердән бик ерак тора. Гомумән, бу әсәргә яшь режиссерның әлегә “теше үтеп җитмәгән". Ул балалар өчен язылган пьеса, ләкин
аның адресы аныкланмаган һәм авторның әйтергә теләгән фикере спектакльдә “нуль"гә әверелгән.
Бүгенге көндә драматург- лар сафында Туфан Миңнул- лии.Рабит Батулла. Ризван Хәмил. Мәдинә Маликова,
Фоат Садриев. Юныс Сафиул- лин. Фәнис Яруллин. Мансур Гыйләжсв. Зөлфәт Хәким. Га- фур Каюмов. Дамил Салихов.
Аманулла. Хәбир Ибраһимов.
Рәдиф Сәгъди. Фәнәвил I али- ев. 'Зефир Яһудин, Рафис Кор- бан. Ркаил Зәйдулла. Равил Бохарасв. Шамил Фәрхетди-
нов юра Аларның һәркайсының үз йөзе, үз куәте бар.
Элегрәк безнең театрларыбыз "Тормыш геройларын -сәхнәгә'" дигән максат белән ни ипе. Бүгенге чуар, социалигмны капитализмга үзгәртеп кору заманында исә. тормыш нринцииларыбызнын асты өскә килгән бер чорда, иң алгы планда кем булыр! а тиеш икеләнә юркш. бернигә ышанмаучан. кыйбласын җуйган, шуны м- ләүче. эшнең жасна төшенер! ә омтылучы, “ике агач арасында адашкан" кешеме? Әллә югыйсә, бернигә карамыйча, язмыш сынавын лаеклы үтеп, тирә-юнендәге кешеләргә игелек күрсәткән, мәрхәмәтле, үзенең тормыш принципларына турылыклы булып калган чын Кешеме? Бу сорауларга җавапны бүгенге драма әсәрләребс1дән эзлик Мисал өчен игътибарны I Миңнуллиннын "Шулай булды шул пьесасына юнәлтик Кем монда герой кичә генә алдынгы колхозчы булган, хәзер иман ү н эрешләренә яраклашучы, кышның йөккә узу хурлыгын яшерер!ә омпдлучы Нургалиме, яки машиналы булу бәрабәренә очраган бер кыл а өйләнергә әзер -Члмазмы ’ \а лыктв мәхәббәтне сатып алып булмый" диләр, ә менә бүгенге ымам чире алдым- бирдем" чире белән авырганыбызны сизми дә калын, уйламаганда гына мәхәббәткә дә һөҗүм ит .» башла! айбыз бит Ьу әсәрдә шушы икс обра ман тыш башкалары .игәрнең төп темасыннан чнггә калалар сыман Бигрәк 1ә хатьш-кьм рольләре алар 'Туры сызыктаг ы** характерлар, бары тик ярдәмчел образлар гына Оптик. Хазимә образы
Анын кызы кемнәндер бала табарга җыена, "алдым-бирдем" ясап аталары аңа “ялган туй" ясый, ә анасының моңа исе дә китми. Бәлки мондый ана образы безнең заман героинясыдыр? Автор бу очракта, миңа калса, драма материалын комедия жанры кысаларына сыйдырырга тырышкан.
Заманның тагын бер герое—Ф. Галиевнең “Корт" әсәрендәге Хәйдәр образына тукталасы килә. Мәскәү белгечләре Казанда узган драматурглар семинарында бу пьесага “иң кызыклы авыл пьесасы" дип мөһер сукты һәм аның төп герое Хәйдәрне заманыбызның “унай герое" рәтенә күтәрде. Хәйдәр турында Мәскәүнең “Страстной бульвар" журналы болай язды “Безнең заман герое турында авторлар да. тәнкыйть-челәр дә күп сөйлиләр, тик реаль тормышта аны таба гына алмыйлар. Герой—ул эчке һәм тышкы шартлардан, акчадан бәйсезлек хисенә ия кеше, шул ук вакытта, бу кешенең яшәү халәте югары, изге максатларга буйсынган булырга тиеш. Галиев мондый геройны авылда тапкан Авыл халкы күзлегеннән караганда ул үзе бераз сәер кеше. Башта ул барча халык белән колхозда эшләгән, соңыннан үз хуҗалыгын булдырган Үзенә керем эзләп түгел, ә бәлки бары тик инерция белән генә яшисе килмәгәнлектән. Авылдашларның исә Хәйдәр “хәйләсенә” төшенәселәре килә— ничек итеп ул бакчасында колорада кортларын юк итә алган, кая киткән алар? Бу образ күп тапкырлар сәхнәдә күрелгән көлкеле герой түгел, ул бары тик җир йөзендә үз-үзен хөрмәт итүче, гап-гади бер хезмәт кешесе. Монда җир кешеләренең шул җиргә булган мөнәсәбәте уртага салып карала һәм авыл халкының мәзәк холкы елмаю аша сурәтләнә." Шундый ук риясыз, саф күңелле кешеләрне Данил Салиховнын “Узып барышлый" һәм "Өзелгән йөзем" драмаларында очратабыз. Бу пьесалар үзләренең моңсу аһәңе, йөрәкләрне чеметтереп ала торган хакыйкате белән җәлеп итәләр Сюжетлары бик гади һәм тормышчан. “Узып барышлый"дагы Шәйхулла карт фронтовик дустының үлем хәлендә икәнлеге турында хәбәр ала һәм анын янына бару теләге белән юлга чыга. Ләкин аны вокзалларның берсендә, поезддан поездга күчкән чакта, документларына хәтле кычкыртып талыйлар. Әсәрдә бүгенге көн геройлары— караклар белән бергә илебез өчен башын салырга әзер торган, романтик рухлы, коммунист йөрәкле фронтовиклар. Ике буын вәкиле биредә йөзгә-йөз очраша. Ике төрле чор. ике төрле катлам вәкилләренең фаҗигасе күзаллана. Алар бик киеренке хис-тойгылар белән чарланган.
Бөек Ватан сугышы темасына багышланган “Өзелгән йөзем" драмасы Минзәлә һәм Әлмәт театрында Җиңү бәйрәме алдыннан тамашачыга күрсәтелде һәм халык тарафыннан зур дулкынлану белән кабул ителде. Әсәрдә ике парның язмышында сугыш кайтавазының тәэсире, бернигә карамастан кешеләр рухының сынмавы бәян ителә Нинди генә очракларда да Кеше һәрвакыт- мәхәббәттә дә. дуслыкта да. өметсезлектән җанына урын таба алмаганда да—көчле булып калырга тиеш! Шул ук тема Аяз Гыйләҗевның “Яра" повесте буенча М. Гыйләҗсв язган инсценировкада да ярылып ята Аны шулай ук ике театрыбыз куйды—Г. Камал театры һәм Түбән Кама театры Чор фаҗигасе, язмышлар драмасы монда да спектакльләрнең рухын тәшкил итте. М. Гыйләҗевның үз иҗатына килгәндә исә, аның Минзәлә театрында куелган "Яратылыш драмасы һәм К. Тинчурин театрында куелган “Баланың баласы балдан татлы комедиясе һәр вакыттагыча җитди уйланылган. фикере ягыннан көн кадагына суга торган әсәрләр. Гомумән, аның образлары—фикер чагылышлары ягыннан җыелма театраль маскалар кебек. Алар берникадәр схематик рәвештә сюжет- композициясе ягыннан шахмат уенын хәтерләтәләр. Характерларга бераз җанлылык та өстәлсә, күпкә отышлырак булыр иде төсле.
Инсценировкалар турында сүз чыккач, шуны да ассызыклыйк: 100 еллык театрыбыз тарихында проза әсәрләрен сәхнәләштерү сан ягыннан әллә ни күп түгел. Исәпләп карасаң, җәмгысы 10-15 ләп проза язучының әсәрләре буенча инсценировка эшләнгән һәм ал арның күбесе театр тарихында эзле, зур вакыйга булып кереп калган. Ә менә соңгы өч ел эчендә, ни хикмәт, театрлар проза өлкәсенә "һөҗүм”не көчәйткән 6 әсәр сәхнәләштерелгән. Монда билгеле. Татар яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюповның роле аз түгелдер, чөнки аларның 5 есен сәхнәгә ул куш ан. Шулар арасында Г. Исхакыйның өч хикәясе бар. Чаллы театрында куелган “Кәләпүшче кыз '. Минзәләдә куелган "Сөннәтче бабай", һәм “Остазбикө” (инсценировкалар авторы Р Садриев) аерым бер яссылыкта каралырга тиеш. Р. Әюпов куелышындагы алда әйтелгән спектакльләр театрлар тормышында аерым бер
вакыйгага әверелде. Шулай булмаса. быел Минзалә театрынын ‘Сөннәтче бабай” белән “Остазбикә се Муса Җәлил премиясенә лаек була алыр иде микән? Аннан сон Татар яшь тамашачылар театрында шул ук режиссер зур осталык белән милли классикабызның жәүһәре саналган Г Ибраһимовнын “Алмачуар” һәм Г Әпсәлә- мовиын “Газинур” әсәрләрен куйды
Шундый ук тәэсир итү көченә ия дип Р Батулланын "Сак-Сок" пьесасын да атар идем. Драматург бу очракта да халкыбызның күңел түренә тирән яшеренгән хәсрәтле милли хис-тойгыларны. уй-фикерләрне күзаллап, аларны файдаланырга тырышкан Аның әсәрләренә Чаллы гсатры да мөрәҗәг ать иткән. “Нурислам нигезе” пьесасын төпле социаль драма күзлегеннән чыгып, уйландырырлык дәрәҗәдә куя алган. Чаллы театры Р. Батулланын тагы бер әсәрен—"Ана каргышы” дип аталган пьесасын— куйган
Йомгаклап шуны гына әйтәсе килә: республикабыз театрларында өч елда 40 ка якын сәхнә әсәре куелган икән, димәк, драматургларыбыз хәрәкәттә—эзләнәләр, табалар, актив рәвештә тормышыбызга йогынты ясарга тырышалар. Аларнын әсәрләрендә дә киләчәк заман героенмн үсентеләре бөреләнә, фәлсәфи кыйммәтләр ачыклана, милләт язмышы ачыклана
Рафис
Корбан
ЗАМАНГА ЙӨЗ БЕЛӘН
Сонгы корылтайда балалар әдәбияты буенча чыгышны миңа ясарга насыйп булган иде Анда бер генә мәсьәләгә тукталырга 1уры килде. Ул балалар китабын чыгару проблемалары һәм бездә шушы эшне башкарыр! а тиешле балалар китабы нәшриятына мохтаҗлык Үткән корылтай бу тәкъдимне бердәм хуплап, үзенең резолюциясенә аерым пункт итеп: “Татар балалар китабы нәшриятын ачу буенча чаралар күрергә!”— дип. зурлап язып та куйган иде
Ләкин, ни кызганыч, идарә бу мәсьәләгә багышлап киңәйтелгән утырыш үткәрде һәм "андый нәшриятка мохтаҗлык юк” дигән карарга килде дә. шунын белән бу бурычны өстеннән төшереп куйды Ә мәсьәлә чишелмәгән килеш калды
Кирәк безгә балалар китабы нәшрияты! Телебезне саклап калу өчен кирәк, милләт булып сакланып калуыбыз өчен кирәк. Халкыбыз өчен кирәк' Юзыйсә. тагын күп дигәндә 10 елдан, безнең язганнарыбыэны укучы да булмаячак'
Идарәнең киңәйтелгән угырышында “булган нәшриятларыбызда балалар китабы бастыруга игътибарны көчәйтергә кирәк” дигән тәкъдим белән чикләнелде Бәхәсләшмим, безнең Татарстан китап нәшрияты да. “Мәгариф” нәшрияты да балалар китабы чм1 аруга зур игътибар бирә Ике корылтай арасында Татарстан китап нәшрияты 40 тан артык, “Мәгариф” нәшрият 30 дан аргык балалар әлнбенен китапларын бастырып чыгарды. Исемләп санаганда, бу исемлеккә бүген базалар өчен иҗат иткән һәр язучыны кертергә мөмкин. Кыскасы, ике корылтай арасында безнең балалар азучыларыбыз кнм дигәндә берәр китап бастырып чыгару бәхетенә ирешкәннәр Өч елга бер китап чыгару бу бүгенге мөмкинлекләрдән чыгып караганда “бик әйбәт” дип бәяләнергә хаклы Ләкин, хөрмәтле каләмдәшләр, хәлебез шулай әйбәт дип тынычланып калырга урын бармы0 Әйдәгез, шушы ике корылтай арасында чыккан китапларга кыскача күзәтү ясап азыйк әле
“Мәгариф” һәм Татарстан китап нәшриятларында 70 ләп авторның китабы басылган дидек Шулардай яртысы 34 е генә үз китапларын яна әсәрләрдән тезеп чыгарган Аларнын 20 се шигырь. 14 е проза жанрына карый Шагыйрьләргә килгәндә, барысы да таныш исемнәр Балалар шигъриятенә бер генә яна исем дә килмәгән 11роза хакында ла шуны ук әйтер! ә кнрәк Балалар нротасында аеруча актив
эшләгән, әсәрләренең һәм сюжет корылышы, һәм стиль, тел үзенчәлекләре белән үзенә җәлеп иткән бер авторны күрсәтеп үтәсе килә. Ул—Рәшит Бәшәр. Аның Татарстан китап нәшриятында чыккан “Ачык капка" китабы авторның балалар дөньясын, психологиясен белеп, шулай ук халкыбыз язмышы, тарихы, үткәне хакында үтемле, аңлаешлы тел белән язуы укучыны үзенә тарта. Бәшәр шигърият өлкәсендә дә эшләвен уңышлы дәвам итеп. 2003 елда “Мәгариф" нәшриятында "Кояшлы яңгыр" исеше шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды.
Шигырьләргә килгәндә. Илгизәр Солтан атлы талантлы гына балалар шагыйребез бар иде. Кызганыч, инде "бар иде”, дип. үткән заманда сөйләргә мәҗбүрбез. Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Тәмле телле малай" китабы Илгизәрнең үзенең дә тәмле телле шигырьләр иҗат итүе хакында сөйли.
Шулай ук Гакыйль Сәгыйровнын "Шатлыклы иртә" китабын уңышлы балалар китапларыннан берсе булды дип билгеләп үтәсе килә. Фирая Зыятдинова. Йолдыз. Вәсимә Хәйруллина кебек шагыйрәләребез дә нәни укучыларны әйбәт шигырь китаплары белән сөендерделәр. Яңа әсәрләр язмасалар да. Шәүкәт Галиев. Роберт Миңнуллин. Мәрзия Фәйзуллина. Энҗе Мөэминова, Ләбибә Ихсанова. Роза Хафизова. Альберт Хәсәнов кебек әдипләребез нәни укучыларына үзләренең яңа китапларын бүләк иттеләр.
Г алимҗан Гыйльман. Флера Тарханова. Рафаэль Газизов, Мөҗәһит. Илдар Юзеев. Ләбиб Лерон. Ркаил Зәйдулла. Газинур Морат. Ренат Харис. Эльмира Шәрифуллина. Әхсән Баянов кебек язучыларыбызның балалар өчен язган әсәрләре исә "Мәгариф" нәшрияты тырышлыгы белән нәни укучыларына барып иреште. Соңгы елларда балалар өчен һәм прозада, һәм шигърияттә Нәкыйп Каштановның сулышы киң ачылып китте. Ул Татарстан китап нәшриятында. “Мәгариф”. “Рухият" нәшриятларында берсеннән-берсе кызыклы шигырь-хикәяләр тупланган китаплар чыгарды.
Күрәсез, хәлебез алай ук начар түгел икән әле. Язучыларыбыз эшли—яшьләр яңа әсәрләре белән ялтырый, өлкәннәр элекке багажларын барлый, үзләрен яңа буын укучысына таныта.
Ләкин күңелне борчыган нәрсәләр дә шактый. Әйтик. Фәүзия Бәйрәмованың "Алыплар илендә". Ләлә Гыймадиеваның “Чуфут кале малайлары" әсәрләрен кертмәгәндә, китапларыбызда заман рухын, заман баласы психологиясен, аның дөньяга карашын чагылдыручы әсәрләр юк дәрәҗәсендә.
Тагын бер мәсьәлә. Ул—соңгы елларда балалар әдәбиятында яңа исемнәрнең азлыгы. Яшьләр, студентлар арасында Ленар Шәех атлы егетебез балалар өчен өметле генә шигырьләр язарга сәләтле булуын күрсәтте. Аның иҗатын балалар әдәбияты остаханәсендә тикшереп, шигырьләрен Татарстан китап нәшриятына тәкъдим иттек. Ленардан кала яна исемнәр күренми "Ике корылтай арасында берлеккә 37 яна әгъза кабул ителгән" дигән сүзләрне ишеттек—кызганычка каршы, аларның бишесе генә балалар өчен язган әсәрләре белән үткән Иң яше 1960 елда туган.
Алда әйтеп үткәнемчә, балалар өчен язучыларыбыз ике корылтай арасында кимендә берәр китап бастырып чыгару бәхетенә ирешкәннәр. Әйе. китап чыгару язучы өчен бик мөһим—ул анын иҗади эшчәнлегенең үзенчә бер нәтиҗәсе, тормышының асыл мәгънәсе. Шуңа күрә без һәммәбез дә язганнарыбызны китап рәвешендә күрергә омтылабыз. Китап ул—язучының укучысына барып ирешү чарасы Рәсәйдә дәүләт дотациясендә китап чыгаручы нәшриятлар ике республикада гына калды— Татарстанда һәм Башкортстанда. Шулай ук дәүләт ярдәмендә яшәп ятучы Язучылар берлеге дигән иҗтимагый оешмалар да берничә генә Ләкин, хөрмәтле каләмдәшләр, без телибезме, теләмибезме, бер көн килеп, нәшриятларны да. Язучылар берлеген дә казнадан асрау ту кталыр. Башка төбәкләрдә. Мәскәүдә. алар күптән инде мөстәкыйль яшәүгә мәҗбүр ителделәр. Ә безнең әле һаман да дәүләт хисабына яшәп ятуыбыз ул бары тик Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шаймиевнең әдәбиятка, сәнгатькә, мәдәнияткә хәер-хаһлы мөнәсәбәте аркасында гына! Шуңа күрә без, беренчедән, бүгенгә кадәр безгә ярдәм иткән мөхтәрәм Президентыбызга рәхмәтле булып, икенчедән, тормыш-яшәешебездә базар мөнәсәбәтләренә күчәргә әзер торырга тиешбез. Дөресен генә әйткәндә, соңгысына безнең берлек әзерлекне инде күптән башларга тиеш иде Ә без. кызганычка каршы, әле һаман да алдыбызга ялгыш иллюзияләр корып, могҗизага ышанып, нәрсәгәдер өметләнеп ята бирәбез.
Әйтик, китап чыгару эшендә Язучылар берлеге читтә торырга тиеш түгел Кайбер ачучыларыбыз шушы дөрес фикердән чыгып, үзләренең кулъязмаларын берлек җитәкчеләренә китереп тапшыралар Ләкин, кызганычка каршы, ул кулъязмалар идарә аппараты шкафларында еллар буе тузан җыеп ятарга мәҗбүр ителә Драматург Әмир Камалиев, мәсәлән, моннан берничә ел элек идарәгә тапшырган кулъязмасын нәшриятчан эзләтеп интеккәч, ниһаять, берлектән эзләп табып, былтыр нәшриятка китерде һәм ул китап булып басылып ята. Күренекле әдибебез, инде мәрхүм Газиз Мөхәммәтшиннын җәмәгате Ләлә ханым шулай ук иренен "Саумысыз. аккошлар" исемле җыентыг ын берничә ел берлектә югалып ятканнан соң. нәшриятка китереп тапшырды Димитровград каласыннан Гакыйль Сәгыйровнын икс җыентыгы менә берничә ел инде идарә шкафларында тузан җыеп ята икән Бу хакта нәшриятка Фәнис абый Яруллин хәбәр биргәч идарәгә берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәк тә, әле хәзергә кадәр кулъязмаларны күрә алганыбыз юк. һәм мондый мисаллар байтак
Берлек идарәсе һәм аппараты шулай ук язучыларның китапларын тарату буенча да нәшриятлар белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш дип беләм. Бу мәсьәләдә дә “кызганычка каршы” дигән сүзләрне кулланырга туры килә. Язучыларның төрле очрашулары, төрле регионнарда татар әдәбияты көннәре, юбилей кичәләре уздырылып тора. Ләкин еш кына бу чараларны үткәрү программаларын төзегәндә язучыларның китаплары игътибардан читгә кала. Өр-яңа бер мисал 10-15 көн элек кенә бер төркем язучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Нур Баянның гууына 100 ел тулу уңаеннан аның туган ягында Актаныш районында йөреп кайттылар. Татарстан кигап нәшрияты шушы юбилей һәм Бөек җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең иң яхшы шигырьләрен һәм поэмасын туплаган китабын әзерләп, бастырып чыгарды. Ләкин бу хакта Актанышта белми дә калдылар Ә бит моның ише чараларны оештыручылар кигап нәшриятларын да читтә калдырырга тиеш түгелләр иде!
Чыгышымны түгәрәкләп, хөрмәтле каләмдәшләр, шуны әйтәсем килә, бүгенге корылтай 70 еллык тарихы булган Татарстан Язучылар берлеге язмышында хәлиткеч булырга мөмкин. Шуңа күрә без бүген яңа сайланачак идарә һәм берлек аппараты алдына заманга йөз белән борылып, үзенең эшчәнлеген яңача, яңа критерийларга йөз тотып кору бурычын куярга тиешбез.
Дилия
Газизова
РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
Реализмның бәрәкәтле туфраг ына нигезләнгән классик проза һәм поэзия традицияләрен уңышлы рәвештә дәвам итә барып Татарстанда яшәүче хәзерге рус язучылары соңгы 3 елда кызыклы гына әдәби әсәрләр тудырдылар Ресггублика нәшриятларында һәр елны 2-3 авторның китабы басылып чыкты Ләкин, рус телендә иҗат итүче кадәмдәнгләребезнең саны 40 тан артуны искә алсак —бу сан, әлбәттә, зур түгел.
Иң нәтиҗәле ипләүче язучыларыбызның берсе —ул Владимир Корчагин ( оңгы елларда бу автор фәнни фагпастика жанрында уңышлы иҗат игә Карадан киенгән ханым" романы хәзерге фәнни ачышларны гомум кабул ителгән әхлак нормалары яктылыгында карый, укучыга җитди рухи сабак бирә
Нонна Орсшина иҗат иткән "Акрын эшләүче мина” романы исә үткен психологик сюжетка корылган, аның төп геройлары—катлаулы рухи этләнүләр белән яшәүче Хәзерге яшьләр.
Майя Вәлиева сирәк кеше эшли торган анималистик проза тармагында яза, анын
“Кешеләр һәм бультерьерлар" әсәре башта “Идел” журналында, аннары аерым җыентык булып лөнья күрде һәм ул Республика Милли китапханәсе уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча 2004 елның иң күп укылган китабы дип табылды.
Диас Вәлиев укучыларга яңа дин, панфилософия тәкъдим итү юлында тырышлыгын киметми, аның “Күренмәгәнгә ышаныч" дигән икетомлыгы шушы юнәлештә яңа адым дип кабул ителергә тиеш Соңгы елларда ул шулай ук “Дон Жуан
портреты" дигән кызыклы җыентык та бастырып чы- гарды.
Күренекле әдәби тәнкыйть- чебез Рафаэль Мостафинның “Заман, тормыш һәм үзем ту- рында" дип исемләнгән китабы да истә калырдай әдәби күре- неш иде дип уйлыйм. Ә менә Владимир Лавришконың “Күз яшьләре" дигән җыентыгы про- за һәм поэзия әсәрләрен бергә туплаган кызыклы басма. Бу елларда шулай ук Салават Юзеев “Мин монда калам",
Алла Гарзавина “Университет профессоры—немец галиме" дигән китаплары белән сөен- дерделәр. Евгений Сухов үзе- нең криминаль-психологик ро-
маннар сериясен дәвам итте Владимир Паркаев та яңа әсәрләр бирде. Язучы фрон- товик Геннадий Паушкин, Аркадий Мельников шулай ук уңышлы иҗат белән шөгыль- ләнделәр.
Ольга Левадная, Елена Бурундуковская, Наилә Ахунова шигърият үрләреннән һаман күтәрелә баралар. Николай Алешковнын “Петр белән Мариша малае” дигән поэзия китабы исә тәнкыйтьчеләрнең аерым игътибарына лаек дип саныйм. Шулай ук Иван Грай. Михаил Тузов, Лидия Газизова яна китапларын бастырып чыгарды Леонид Топчий белән Юрий Макаровның җыентыклары исә үзләре мәрхүм булгач дөнья күрде.
Балалар өчен кызыклы шигырь китаплары басылып чыкты. С. Малышев, Б. Вайнер бу өлкәдә унышлы эшләде. Р Миңнуллинның әсәрләре русча лөнья күрде. Шигъри әсәрләрне русчага тәрҗемә изү эшен уңышлы оештыру ягыннан шагыйрә, “Идел" журналының баш мөхәррир урынбасары Роза Кожевникованың актив эшчәнлеген аерым билгеләп үтү сорала. "Мөнәҗәтләр" китабының рус телендә басылып чыгуы да (С. Малышев тәрҗемәләре) игътибарга лаек күренеш.
Бу елларда матбугатта Р Кожевникова, Р Сабиров, С. Малышев, Н. Беляев. В. Трофимов. В Лавришко, О. Левадная. Н. Ахунова. Н. Әхмәров, И. Грай. А. Әпсәләмова, Л. Набат. В. Домрачев, Т Пашагина, Т. Ратникова, Н. Спасова- Земляниченко, Е. Беляева-Чернышева, А. Кашина. Л. Газизова үзләренең шигъри бәйләмнәрен бастырдылар.
Казан Курчак театрында Б Вайнер, Л. Кожевников, Н. Ахунова пьесалары нигезендә кызыклы спектакльләр дә куелды. Инде 12 ел буена балалар өчен "Зонтик" журналы басылу да иҗатка уңай тәэсир ясый Ике ел элек “Шакмак тәгәрмәч" (“Квадратное колесо”) журналы чыга башлау да әйбәт булды.
Соңгы елларда Әхәт Мушинский (2002), Лилия Газизова (2003) һәм Лев Кожевников (2004) Г. Р. Державин исемендәге премиягә лаек булдылар.
Бу чорда шулай ук киң колачлы оештыру чаралары да күрелде, берсеннән-берсс кызыклы әдәби очрашулар, кичәләр булып узды Н. Ахунова. А. Кәримова, Т Алдошин җитәкләгән әдәби берләшмәләр аеруча актив эшли. Яшьләр белән актив эш алып барылу аркасында матбугатта талантлы яна исемнәр күренде. Бу чорда А. Хәсәнов. М. Тузов. И. Грай, Е. Турухан. С. Юзеев Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миннехачов язучы Нонна Орешинага диплом тапшыра
Әлфәт
Закирҗанов
ҖАНЛАНУ СИЗЕЛӘ
Әдәби ижатнмн бер тармагын тәшкил иткән тәнкыйтьиен торышы, аны жанландыру мәсьәләләре соңгы елларда игътибар үзәгендә булды Чөнки тәнкыйть әдәби барыш белән бергә атлап, хәтта аннан алда барып, әдәбияттагы табыш- югалтуларны ачык күрсәтергә, билгеле бер таләп-критерийларны билгеләргә, сүз сәнгате белән китап укучы арасында арадашчы, киңәшче, ярдәмче ролен үтәргә бурычлы
Ике корылтай арасында әдәби тәнкыйтьнең торышын ничек бәяләргә сон'* Төрле газета-журналларда басылып чыккан күпсанлы мәкаләләр, китап-җыентыклар, фәнни- гсоретик хезмәтләр белән танышу уңай якка үзгәреш турында сүз алып барырга мөмкинлек бирә Тәнкыйтьнең әдәби процесс, җәмгыятьтәге мөһим үзгәрешләр, милләт язмышы, җәмәгатьчелекне борчыган проблемалар белән бәйләнеше күренә
Хәзерге сүз сәнгатенең, шул исәптән тәнкыйтьнең торышын, үсеш-үзгәрешсн билгеләүче булып “Казан утлары" журналы һәм анык янәшәсендә "Мәдәни җомга" газетасы тора. Аларның аягына басып дигәндәй "Мәйдан" журналы атлый Бсренчессндөге "Әдәби тәнкыйть". "Китап күзәтү". "Әдәбиятыбыз тарихына", соңгысындагы “Каләм яктысы" һ б рубрикаларда әдәби тәнкыйтькә, гомумән, әдәбият тарихына, белеменә бәйле язмаларга системалы урын бирелә Эчтәлек-концеп- цияләреггә бәйле “Татарстан". "Мирас", "Идел" журналларында тәнкыйть материаллары аз урын били “Ватаным Татарстан". “Шөһри Казан" газеталары исә нәкъ меггә оператив тәнкыйть—басылып чыккан китапларга күзәгү-бәяләмәләре белән —әлеге тармакка хезмәт итә
Тәнкыйтьне җанландыру, аның чор әдәби процессы белән бәйләнешен арттыру һәм китапны пропагандалау вазыйфасы ягыннан рецензия китапка күгәгү ясау оһим роль уйный Кызганыч ки. иң оператив жанр булырга тиешле рецензия бәяләмә рәвешендәге китап күзәтүләр һаман канәгатьләндерми. Мондый язмалар белән танышкач, аларның шактый булуы күзгә ташлана, әмма төрле матбагаларда басылып чыккан китаплар саны белән чагыштырганда гаять тә аз икәнлег е аңлашыла. Б\ жанрда иң актив эшләүчеләр буларак Р Шәрөфиев. Р Мостафнн. М Вәли-Баржыты. Р Сверигин. О Мәхмүдов. М.Әхмәтжанов, Р Фөизов. Н Акмал. Ф Бәширон. Ф Зариф. В Нуруллнн язмалары игътибарга лаек Аларда әсәрләр үткән тарих һәм бүгенгебез белән бәйләнештә карала, автор концепциясе үз тормыш тәҗрибәләре, яшәеш турында уйланулары аша ачыла, төп сыйфат-билгелоре калкытып куелып, китап укучыга тәкъдим ителә. Шулай да күпчелек рецензия-бөяләмөләрнен уртак кимчелеге аргык гомуми бәя. зчтәлск сөйләү һәм әдип иҗатының сәнгатн ягы читтә калу Китап күзәтүләр арасында әдәбиятның мөһим ике тармагы читтәрөк калып кило Бу драматургия һәм балалар әдәбияты Ике корылтай арасында И Юзеев. Т Миңнуллнн. М Маликова. А.Хәлим, I Каюмов. М Гыйләжев. ЮСафнуллнн. Д Салмховнын пьеса җыентыклары басылып чыкса да. иларг а бәяләмә-күзәтүлэр булмады дияр гск Балалар әдәбияты белән дә шул ук хәл - барга берничә язма
Хәзерге тәнкыйтьмен әдәби барыштаг ы урыны, беренче чиратта, әдәби-*стетик анализга ниг езләнгән жанр формаларында ачыда. Бу очракта без иҗат портреттарын, аналитик фикерләүнең шәхси уйланулар . әднгг шәхесе бе төн үрелеп барг ан зссены. аерым әдәби төрләр яисә жанрлар торышына кү зогү -бәяләрне кү здә тотабы г Г1ро «аг-а бәйле Р Сверигин, ФЛатыйфи. Р Рахманн. А Хәлим. Д.Заһиду мина. Р Зарипов. Р Фәгхрахманов. М Закир. Н.Гафиятуллнна мәкаләләре, поэзия буенча Р Рахманн.
Р Зәйдулла. З.Мансуров, Р.Гаташ. С.Хафизов һ.б. язмалары, драматургияне өйрәнүче А Әхмәдуллин. Д.Гыймранова. Г.Арсланов чыгышлары күпләрнең игътибарын жәлеп иткәндер.
Р Рахманиның тәнкыйди язмалары хис һәм фикер бергәлегенә ирешкән әдәби әсәр кебек укыла. Аның каләме шактый сайлап, иҗатлары вакыт сынавын узган, җәмәгатьчелектә танылып та. тәнкыйть тарафыннан әлегәчә ачылып-аңлатылып бетмәгән әдипләргә төбәлә. Тәнкыйтьченең М.Юныс. Л Шагыйрьҗан турындагы язмалары әлеге әдипләрне шәхес, художник, язучы итеп һәм берсен прозада, икенчесен поззиядә уникаль күренеш буларак ачуы белән әһәмиятле.
Хәзерге шигърият турындагы уйлануларга бәйле Р.Гаташ. З.Мансуров язмалары шигъри көчләрне барлау, күрү, туплау рухында язылган. Шагыйрь-тәнкыйтьчеләр поззиянең профессиональ дәрәҗәсе төшү, поэтика кануннарына игътибар кимү, телгә кагылышлы җитешсезлекләр артуын билгеләү белән чикләнәләр, конкретлык җитми. Мисал өчен. Р.Гаташ унга якын шагыйрь иҗатына күзәтү ясагач, мондый нәтиҗәгә килә: “йолдызлар бар. алар яна күрә, сөенә белик" Аңлашыла ки, алдагы өлештә саналган кимчелекләр, “син дә йолдыз мин дә йолдыз” ди торгач, эреп юкка да чыга.
Ә менә Р.Зәйдулланың “Куркытмагыз кошлар авазын" исемле язмасында Л.Шагыйрьҗан. Э.Шәрнфуллина. З.Мансуров поэмаларын бәяләве шигъри анализның матур үрнәге булып тора. Р.Зәйдулла тәнкыйть өлкәсендә аз эшли, әмма нәрсә турында гына уйланып язса да. аңлап-белеп яза. шуңа да фикерләре ачык, мәгънәле.
Д.Заһидуллина исемен сонгы еллар әдәби тәнкыйтенең ачышы дип санар идем Бу өлкәдә иң автив эшләүчеләрнең берсе ул—газета-журналларда гына да 10 лап мәкаләсе дөнья күрде. “Мәйдан” журналының махсус бүләгенә лаек булуы да шунын ачык мисалы. Аның төп кыйбласы - әдәби барышны язучының чынбарлыкны кабул итү һәм чагылдыру хасиятеннән чыгып, ягъни әдәби юнәлеш-агым нигезендә тикшереп бәяләү Теоретик әзерлекле, әдәби анализда фәлсәфи карашларны да иркен файдаланучы тәнкыйтьченең Н.Гыйматдинова. Ф Латыйфи турындагы язмалары әдипләрнең иҗат психологиясен һәм эволюциясен ачуның бер үрнәге булып тора. Башкортстанда яшәп иҗат итүче М Кәбировның иҗат серләренә беренчеләрдән булып керүче дә ул иде. Д.Заһидуллинаның хәзерге тәнкыйть. Т.Галиуллин белән Мөдәррис Вәлиев җыентыклары турындагы язмалары да әлеге тәҗрибәле тәнкыйтьчеләрнең табышларын билгели алуы белән аерылып тора. Аерым язмаларда йә исемен атап, йә атамыйча гына: "Д.Заһидуллина теоретик терминнар яисә төрле “изм"нар белән мавыга" дигән фикерләр күренде. Бу мәсьәләдә бәхәскә кереп тормастан. шуны гына әйтәсем килә: бердән, әдәби барыштагы яңалыкларны аңлатучы термин- төшенчәләрнең үзебездә эшләнмәгәнен беләбез. Әгәр аерым әсәрләребез дөньякүләм танылу алырга хаклы дибез икән, аларны бәяләгәндә дөнья әдәбият белемендә кабул ителгән критерийларга нигезләнү мөмкин, хәтта кирәк. Икенчедән, һәм. ин мөһиме: тәнкыйтьче, безнең өчен яңа булып тоелган, ә рус әдәбиятында инде калыплашкан төшенчәләргә нигезләнеп, тикшерә торган язучының сәнгати фикерләү үзенчәлеген, әдәби-эстетик табышларын һәм югалтуларны бөтен тулылыгында ачып бирә.
Әдәбиятка үзенчәлекле караш-мөнәсәбәте белән аерылып торган авторла- рыбызнын берсе Р.Фәтхрахманов. “Йөрәкнең җеназасы" мәкаләсендә ул А.Хәлимнең “Татар вакыты". “Өч аяклы ат" әсәрләренә реализм кануннарыннан чыгып тирән анализ ясый һәм әлеге иҗатның төп үзенчәлекләреннән берсе итеп тормыш-чынбарлыкны мөселман идеологиясе призмасы аша яктыртуда күрә. Миңа калса, милли үзаңын җуйган кеше турында Ч.Айтматовтан алынган "маңкорт" сүзе киң кулланышка кергән кебек, Р Фәтхрахмановның җиңел кулы белән А.Хәлим әсәренә нисбәтле бүгенге һәм киләчәк тормыш-яшәешендә буталып-адашып калганнар турында “мотаһарчылык" төшенчәсе дә әйләнешкә керер кебек. Ә менә соңгы вакытта шактый актив эшләүче Р Зарипов мәкаләләрендә ирония белән өртелгән тәнкыйди рух өстенлек итә. Тәнкыйтьченең төп фикерләре белән килешкән хәлдә, анализ-бәяләмәдә әсәрләрнең тормышчанлыгы, ышандыру-ышандырмавы белән мавыгуы сизелә.
Язмалар арасында М.Закир, күптән түгел мәңгелек йортка күчкән галимә һәм тәнкыйтьче Мәдинә апа Җәләлиева, Н.Гафиятуллина мәкаләләре әдәби-эстетик таләпләрдән чыгып язылулары белән аерылып тора. Баштагы икесе турында
матбугатта сүт булды инде. Н.Гафиятуллина Ә.Салахнын “Соңгы вальс" ын реалистик һәм романтик сюжет сытыклары үтара керешеп киткән әсәр буларак бәяләп, гаять кытыклы ижат дөньясын ача Тәнкыйди фикер-карашлар да мәкалә авторынын таләпчән тәвыгы турында сөйли
С.Хафитов - әдәби процессны даими күзәтеп барып, тирән эчтәлекле ятмалары белән чыгыш ясаучы авторларның берсе Алдагы елларда дөнья күргән Туксанынчы еллар әдәбияты". “Әдәбиягта батар таманы ' кебек мәкаләләрен күпләр хәтерлидер әле Тәнкыйтьченең "Очмыйча син түгеп кара " ятмасында Башкортстандагы татар әдәбияты, аерым алганда 10 га якын шагыйрь лирикасы турындагы фикер-карашлары ачык-төгәл, дәлилле, мәгънәле. Автор тәнкыйтьләүдән дә качмый Гомумән. “Башкортстан татарларының үт, кабатланмас рухын гәүдәләндергән әдәбият турында матур күзаллау тудыра.
Сәхнә әдәбиятын өйрәнү, аның бүгенге торышын барлау, киләчәгенә ориентирлар билгеләү һаман да артка калып килә. Төрле спектакль премьералары, театрларның гастрольләре у нае белән язылган күзәтү төсендәге мәкаләләрдән тыш. драматургиягә кагылышлы хезмәтләр бармак белән генә санарлык икән. Арада А Әхмәдуллнн, Д.Гыймранова, Р.Хәмид ятмалары игътибарга лаек
Драматургия тарихын системалы өйрәнүче А.Әхмәдуллин ятмаларында хәзерге сәхнә әдәбиятының иҗтимагый һәм тәрбияви әһәмияте аеруча калкытып куела, шуна да пьесаларда гаҗизлек мотивының киңәюен, кешенең кыргын инстинктларына күп мөрәҗәгать итүне, сш кына явытлык-караңгылыкның итгелек-матурлыктан өстен чыгуын сурәтләүне тәнкыйтьче кабул итми. Ксшснен рухын күтәрә, җанына хөрлек, өмсл бирә торган хәл-күренешлөрнен, обрат-геройларнын күбрәк булуын тели
Соңгы еллар тәнкыйте турында сүт алып барганда “Каган утлары" журналында 2004 елда башланып киткән һәм бүген дә бара торган “Бетнең таман герое исемле дискуссияне читләтеп үтеп булмый Фикер алышу темасы хәзерге әдәбиятның һәр төре турында киң планда сөйләшү алып бару мөмкинлеге биреп, әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрне барлар!а. аларны активлаштырырга, шунын белән бу тармакны тагын да җанландырып җибәрергә ярдәм итте. Дискуссиядә әдәби үсешнең гөп тенденцияләрен, тсма-проблемалар төрлелеген, аерым төр-жанрлар торышын билгеләү, таман героена хас сыйфат-билгсләрие ачыклау, сәнгатн унышларны һәм җитешссзлекләрне аерып күрсәтүгә бәйле шактый җитди, кызыклы һәм фикер төрлелегенә, каршылыкларга, яна уйлануларга этәрә торган сөйләшү бара
һәр язмада ниндидер әһәмиятле мәгълүмат булуын әйтеп, бәхәсләргә кин урын калдырган мәкаләләрг ә тукталып үтик. Р.Фөнтов "Алар бетнең арада” мәкаләсендә ачык итеп соцреалитм чоры әдәбиятындагы уңай геройларны сагынуы турында я за Тәнкыйтьченең киң планда әдәби герой, прототип, индивидуальлек һәм I омумнлек мәсьәләләре турында фикер йөртүе дә шактый бәхәсле Анын Ф Латынфи әсәрләрендәге персонажларны соцреалитм геройлары дип аганы да гаҗәпләнү уяга. Р.Раковнын “Укыр җаннар бетмәсен" язмасында А.Хәлимнең "Татар вакыты нда сурәтләнгән Мотаһар. Мөдәррис. Фөрдүнө кебекләрне тудыручылар дип сугыш елларында җанын-тәнен кызганмыйча нл өчен, халык очси дип хезмәт иткән "Намус" романындагы Нәфисә һәм башкаларны санавын аклый ла. аңлата да алмыйм.
Р.Зарипов тулаем кызыклы, тәнкыйди пафос өстенлек иткән "Пегас кашына микән?" язмасында бүгенге сүт сәнгатендә Достосвскнйлагы I видригайлов кебек геройларның күбәю сәбәбен үткәндәге әдәбиятыбыздан пли һәм I Ммннуллиннын “Кырларым-тугайларым". “Элдермештән Әлмәндәр кебек пьесаларын заман сынавын узмаган әсәрләр дип бәяли Төнкыйгьченен фикерләре кы зыклы бу гса да. мин алирны кабул итә алмадым Беренче пьесада 70-80 еллар авылы кешеләренең, икмәк дип жаи атучының, шәхси мәнфәгатьләренә караганда, нҗгнмагый кирәкгскне алга кунган колхоз роисснсн образы тудырыла. Нәкъ шундый булу зары бс гән .нар чор рухын чагылдыра да инде. Әгәр Әлмәндәр картны автор әсәр ахырында намазлыкка бастырган булса, ул пьеса фәлсәфәсен, драматург концепциясен бозыгг анлауга китерәчәк иде Гомумән, алдагы еллардагы колхоз-прон зводегво яисә әхлакый- фәлсәфи сорауларны үт эченә а/гган әсәрләрне бүген инде адәби-эстетик кыйммәте юк дип. алай җиңел г енә тарихтан сызып атарга ашыкмыйк
Дискуссия унае белән язылган "Татарга сатма матбугат мәкаләсендә Р фәтхрахманов хәзерге әдәбиятта барган эзләнү ләрнең ике юнәлешен аерып чыгара
Берсе - үткәндәге казанышларны кире кагып, янага омтылу, вәзгыятькә аналитик бәя бирергә тырышу, икенчесе - ислам дине кануннарына нигезләнгән фнкер- карашларны яклау Әлеге бүленештә берьяклылык, ягъни дини-рухани юнәлештә язмаучыларнын барысын да азгынлык һәм оятсызлыкны таратучылар итеп күрү сизелә.Ә менә Д.Заһидуллинанын теоретик һәм фактик материалларга бай “Унай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр" язмасы алдарак чыгыш ясаган берничә авторның "әдипләребез әшәкелек-азгынлык. ямьсезлек-карангылык күренешләрен сурәтләү белән артык мавыгалар” дигән фикеренә җавап та булып тора.
Сонгы еллар тәнкыйтендә Р Сверигинның лаеклы урыны бар. Галимнең "Нур-
зидә новеллалары. ”, Ф.Я- руллинга 60 яшь тулу уңае белән язылган "Аны бел- әбезме?” язмалары сәнга- ти осталыкны билгеләү җәһәтеннән язылган. Дис- куссия уңае белән дөнья күргән “Гасырлар чатын- да" мәкаләсендә хәзерге прозадагы табыш-яңалык- ларны билгеләү белән бер- гә, конструктив, дәлилле, ышандыра торган тән- кыйть тә урын алган.
Р.Сверигинның әлеге яз- масы сәнгатилек мәсьәлә-
ләрен калкытып куюы. Корылтайда катнашучылардан бер торкем
әсәрләргә эстетика таләпләреннән чыгып бәя бирүе белән үзенчәлекле.
“Безнең заман герое” на бәйле фикер алышунын кульминациясе булып әлегә А.Хәлимнең “Сез беләмсез кая барганны?” исемле күләмле хезмәте тора. Бу унайдан шуны да искәртеп китик: әдәби иҗатның барлык өлкәләрендә дә унышлы иҗат итүче язучы “Бирегез мәйдан!” эссесында Ф.Бәйрәмова әсәрләрен хәзерге татар әдәбиятының олы казанышы дип, һәм яңа герой концепциясе бирелеше ягыннан дөньякүләм яңгыраш алырга тиешле иҗат буларак тикшереп бәяләгән иде. Сонгы язмасы фикер алышуларга, еш кына бәхәсләргә юл ачты.
Әдипнең кайнар публицистика белән сугарылган җитди уйланулары аша, бүгенге яшәешебезне һәм әдәбиятыбызны педагогик, фәлсәфи, тәнкыйди, социаль анализлау нәтиҗәсендә туган хезмәтнең нигезендә милләт язмышы мәсьәләсе тора. Текстта ул сүз сәнгатенең милләт каршындагы җаваплылыгы булып төгәлләнә. Автор милләт һәм әдәбият кебек аерылгысыз бәйләнгән төшенчәләрне бербөтен итеп карый. Язманы буеннан-буена өмет хисе сугара: без булган, бар һәм булачак, ди язучы. Әмма моның өчен һәркемнең күңелендә милли үзаң уятырга, барлык милләтпәрвәрләрнсн эчке потенциалын бергә туплап, бердәм хәрәкәт итәргә кирәк. Шул арны милли идея итеп күтәргән тәнкыйтьче әдәбиятның төп бурычын милләт каһарманы тәрбияләүдә күрә һәм монын асылын, нигез-шартларын, юнәлешен җентекле аңлата.
Тирән аналитик фикерләүгә корылган хезмәттә хәзерге әдәбиятка, шул исәптән тәнкыйтькә дә хас булган, ассызыклап чыгарылган кимчелекләр белән кайсыбыз гына килешмәс икән. А.Хәлимнең мәктәп дәреслекләре, әсәрләрнең сайланыш принциплары, бәя бирү юллары турындагы уйланулары да Мәгариф һәм фән министрлыгының дәреслекләр бүлеге хезмәткәрләрендә кызыксыну уяткандыр дип уйлыйм.
Әлеге әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи һәм милли-мәдәни уйланулар синтезы булган хезмәттә каршылыклы фикерләрнең күп булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Бердән, киң масштаблы булуы, яшәешнен күп якларын иңләп алуы төп сораудан читләшүгә китергән: икенчедән, А Хәлимнең акны ак. караны кара дип әйтергә теләвен хуплаган хәлдә, урыны белән берьяклылык, субъективлык өстенлек ала. Әйтик, ул хаклы рәвештә: “Кайчан без мактамыйча җылы сүз әйтергә, хурламыйча тәнкыйть игәргә өйрәнербез икән?"—ди. Шунда ук үзенә каршы килеп. Ф Сафинның “Саташып аткан
тан” ында нигездә җитешссзлскләрне генә күрә һәрхәлдә романга ясалган анализ шундый фикер калдыра. Икенче урында Т Миңнуллиннын "Илгизәр плюс Вера”. "Шәҗәрә" ләре артында нинди матур кыланышлы мәкер ятканын ачарга кирәклекне искәртә. Тәнкыйтьче бик нык ялгыша: Т.Миннуллин пьесаларында бернинди дә мәкер юк. “Илгизәр плюс Вера” ның төп идеясе нәкъ менә милли тамырлардан аерылуга китерүче катнаш никахларның еш кына бәхетсехтек, ятимлек, ялгыхзык. хәтта фаҗига белән тәмамлануын ачуга кайтып кала. Г.Исхакыйнын "Көз". "Ул әле өйләнмәгән иде”, Ф Әмирханның "Хәят". Ш.Камалның "Акчарлаклар". Ә Еникннсн "Әйтелмәгән васыять” кебек әсәрләргә бирелгән бәя дә, йомшак итеп әйткәндә, гаҗәпләнү уятты Бер генә мисал белән чикләнәм. "Көз” повесте эчкечелекне, күнел ачуны якламый, әсәрнең төн идеясе рухи тамырларыннан аерылган кешенен йомшаклыгын һәм. киресенчә, милли яшәү рәвеше кешедә горурлык, өмет, көрәш сыйфатлары тәрбияли дигәнне раслауда. Мәктәп укучыларында милли үзан тәрбияләүдә "Көз" повесте - иң уңышлы әсәрләрнең берсе
Тагын бер мәсьәләгә тукталып үтмичә булдыра атмыйм. Бу XX йөз башы әдәби һәм иҗтимагый фикеренә караш Р Зарипов "әдәбиятта катнаш никахны яклауның, дингә, динчеләргә каршы көрәшнең башында XX гасыр башы демократик язучылары торды" дигән фикерне яклый Дөрес, ул әлеге демократларны атамый, әмма без сезнең белән аларны яхшы беләбез: Тукай. Исхакый, Әмирхан. Рәмиев. Ибраһимов һ.б. Р.Фөтхрахмановның да элегрәк язылган мәкаләләрендә С Рәмиевнс атласызлык- дәһрилск шагыйре дигәне хәтердә. А.Хәлим дә “унтугызынчы гасыр азагы егерменче (асыр башында татар милләтенең идеологлары катастрофа! а тиң ялгыш җибәрделәр",- дип яза. Ф.Ьәйрәмованың да шуңа якын фикерләре “Мәдәни җомга" битләрендә чагылыш тапкан иде. Без инде яңадан Тукайлар буынына кизәнә башладыкмыни? Җәмәгать, җәдитчелекне хурлау, тамгалау тарихта булды бит инде Ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска иде. Әдипләр иҗатында чагылган рус яшәешеннән үрнәк алу. аерым руханиларны тәнкыйтьләү, хатын-кыз иреген яклау һ.б фикер-карашларны чор мохите, җәмгыятьтәге шартлар белән тыгыз бәйләнештә генә дөрес аңлап була. Мисал өчен, үзе дә танылган хәзрәт улы булган Ф Әмирханны “Хәят" яисә "Фәтхулла хәзрәт" с өчен ничек инде динсезлектө гаепләргә мөмкин?
Чынлап та, дискуссия әдәби тәнкыйтькә билгеле бер җанлану алып килде Шулай да күпсанлы мәкаләләр белән танышканнан сон бер үзенчәлек-кимчелек калкып чыга Без әсәргә бәя биргәндә һаман да тсма-проблема-идея яссылыгында калабыз Әсәрләр төрле булган кебек, аларнын сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен ачу юллары да төрле булырга тиеш.
Бүгенге татар әдәби тәнкыйтенең нигезен тәшкил иткән язмаларны өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә китерә 1) тәнкыйтебездә билгеле бер җанлану сизелә башлады Үз стильләре, әдәбиятны аңлау һәм эчке хасиятләрен билгеләүдә кызыклы алым-билгеләрс белән аерылып торучы тәнкыйтьчеләр бар дип әйтә алабыз Шактый яңа исемнәр пайда булу да уңай күренеш; 2) тәнкыйтьтә тәнкыйди рухның акрынлап булса да артуы күзәтелә, шул ук вакытта кат-кат иекөртелгән, әйтелг ән кимчелектән арына алмыйбыз - әдип иҗатына объектив һәм тулы бәя бирү, таләпчәнлек җитми Аерым язмалар чын иҗатчы белән графоманны аерып кую кирәклеге турындагы фикерләр белән башлана да, язма авторы узе үк уртакул әсәрне үтереп мактый башлый, 3) тәнкыйтьнең ии йомшак урыны аналитик анализга нигезләнгән академик тәнкыйтьнең, ягъни әдәбияттаг ы төп тенденцияләрне, әдәби юнәлеш-агымнарны, стиль үзенчәлекләрен, әсәрләрдәге әхлакый-фәлсәфи һ.б. катламнарны эстетик планда ачып бирүпен аз булуында
Әйтелгәннәргә нигезләнеп, тәнкыйтьне үстерү юнәлешендәге бурычларны болай билгеләп булыр иде: 1) тәнкыйть буенча эшләүче яшьләрне үстерү, моны уңай хәл итүнең юлын Я зучылар берлеге белән югары уку йортларының тагар факультетлары бергәләп эшләвендә күрәм, соңгы вакытта аларда тәрҗемә итү. редакцияләү һәм тәнкыйть белгечлекләре ачыла башлау моңа нигез булып тора ала. 2) тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрнең җанаплылыгын. газета-журнал редакцияләренә гәнкыйгь мәкаләләренә таләпчәнлекне арттыру. 3) тәнкыйтьнең эчтәлеге, вазыйфасы. тәнкыйтьченең иҗат лабораториясе белән танышу һ.б. җитди проблемалар! а бәйле гәнкыйгь секциясенең махсус утырышларын үткәрү, кайберләрең киң җәмәгать-челеккә дискуссия өчен тәкъдим итү. 4) академик тәнкыйтьне үстерү, ягъни аның
теоретик табышлар белән кушылып, үрелеп үсүенә ирешү; аерым жанрларда! ы табыш- югалтулар яисә аларның үзара тәэсир итешүе, шулай ук төрле стильләрнең үзара керешеп китүе кебек күренешләр игътибар үзәгенә чыгарга тиеш.
З.Мансуров П.Нуруллин турындагы бер язмасында әлеге олы тәнкыйтьченең фикерләрен китерә "Тәнкыйть, сәнгать буларак, каләм иясеннән илһамлану таләп итә, ә фән буларак, ул объективлык һәм төгәллек кысаларыннан чыкмаска тиеш". Әлеге фикер тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрнең иҗат принцибы булсын иде дигән теләктә калам.
Кыям
Миңлебаев
ТӘРҖЕМӘ—СӘНГАТЬ УЛ!
XX йөзнең урталарында бездә әдәби тәрҗемә эше юлга салынды: сүзгә-сүз тәрҗемә итүгә дә. "ирекле" тәрҗемәгә дә чик куелды, эчтәлекне сөйләп чыгу урынына әсәрнең рухи байлыгын нәкъ оригиналдагыча гәүдәләндерү, автор теленә тиң дәрәҗәдә ана телендә язып чыгу таләбе куелды. Тәрҗемәгә университетта белем алган, зур укымышлы, эрудицияле яшьләр килде.
Тырыш хезмәт юлында танылган С. Әдһәмева, И. Гази, С. Фәйзуллин, А Шамов кебек өлкәннәрдән фатиха алып, яшьләр җиң сызганып эшкә керештеләр. Көндез Татарстан китап нәшриятында, газета-журнал редакцияләрендә эшләсәләр, буш вакытларын фидакяр хезмәткә багышладылар. Җөмһүриятебездә милли мәктәпләр бере арты бере ябылган, мәдәният учаклары сүнгән, димәк ки телебезнең тамырына балта чапкан бер заманда әлеге яшьләр ана теленең булган байлыгын саклап калу, кадерен белү, аның музыкаль яңгырашына игътибарны юнәлтүдәй изге юлга бастылар Әнә шул яшьләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә татар укучысы ярты гасыр дәвамында саф ана телендә язылгандай иҗади тәрҗемәләрне үз телебездә уку бәхетенә иреште Менә алар В Шишковның "Хәсрәт дәрьясы” романы (ике томнан торган әлеге әсәрне шушы юллар авгоры тәрҗемә итте); И Гончаровнын “Гыйбрәтле язмыш” романы (Ф Гайнаиова тәрҗемәсе); И Тургеневның "Аучы язмалары" (В Зыятдинов тәрҗемәсе); А. Купринның "Хикәя һәм повестьлары” (Р Даутов тәрҗемәсе); В Астафьевның "Патша-балык" романы (Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе); А Дюманың “Өч мушкетер” романы (Я. Халитов тәрҗемәсе); Ә Мохтарның "Чинар" романы (Л. Хәмидуллнн тәрҗемәсе); А Мифтахетдиновның “Кит эше" дигән китабы (Ә. Хәсәнов тәрҗемәсе); А. Чехов “Хикәялөр”е (С. Ибраһимова тәрҗемәсе); Г Шәрипованың "Гафуровлар гаиләсе” романы (М Харисов тәрҗемәсе); Н. Думбадзеның "Мәңгелек канун” романы (Н. Вәлитова тәрҗемәсе); К. Паустов- скийның “Яңгырлы иртә” җыентыгы (Ф Зыятдинова тәрҗемәсе); Л. Толстойньгң "Хажи Морат" повесте (Л. Гыйззәтуллина тәрҗемәсе) һ. б.
Әдәби тәрҗемә мәктәбе әһелләре камиллек дәрәҗәсенә җиткереп ана телендә язып чыккан йөзләрчә китап милли әдәбиятыбызны әйтеп бетергесез баетты, ана теленә кадер-хөрмәтне арттырды, укучьгларьгбызның зәвыгын күтәрде. Әнә гнуларны искә алып, әдәби тәрҗемә мәктәбенең рухи байлыгыбызга керткән өлешен "Алтын дәвер” дип бәяләү дөрес булыр.
90 нчы еллар башында Татарстан Фәннәр Академиясе энциклопедия чыгару максатын күтәрде Русча бер генә томлы сүзлек әзерләнә башлагач. Академиянең Президенты, ТЭИ директоры М. X. Хәсәнов ошбу юлларның авторын эшкә дәшә— тәрҗемә бүлеге әнә шулай оеша.
Ә бүгенге көндә тәрҗемәгә битарафлык хөкем сөрә. Сүздә тәрҗемәгә дә, тәрҗемәчеләргә дә беркем каршы түгел, дөнья киң, тик син тәрҗемә әсәрен китап итеп чыгарырга хыялланма!
Әнә шул сәбәпле әләби тәржемә осталары Фәния, Вакыйф, Яхъя кордашларымның юбилеенә бернинди игътибар да, юбилей китапларын чыгаручы да булмады
Ике корылтай арасында остаханәбездә өметле вә каләмле яшьләрне үз һөнәребезгә өйрәтү игътибар үзәг ендә булды. Аларны галирәк шигырь вә хикәяләрдән башлатып, ашыкмыйча гына катлауландыра бардык, башкарган эшләрен уртага салып тикшердек, бергә-бергә киңәшләштек, яшьләрнен тәрҗемәләре кычкырып уку дәрәҗәсенә җиткәнче камилләштерелде.
Әле ярый.' Мәг ариф нәшрияты икетсллслекне сүздә генә түгел, бәлки эштә дә алга этәрә һәм әледән-әле үз авторларыбызнын әсәрләрен оригиналы белән бергә тәрҗемәдә җөмһүриятебез укучыларына тәкъдим итә Бүтән нәшриятларның исә тәрҗемәдән котлары алына
“Татмедиа" хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, остаханәбездә перспектив план төзегән идек, ул планны корылтай карамагына да тапшырдык Әдәби тәрҗемә өлкәсендә армый-талмый иҗат итүчеләргә —яшенә дә. картына да—игътибар кирәкло си һәммә кеше аңласын дип чан сугабыз, бигайбә1
Д а м и р Ш а к и р о в ,
Та1арс1ан китап нәшрияты директоры
КИТАП ГАМЕ—ОЛЫ ГАМЬ
“Китаплы өйдә нур булыр",- -дигәннәр борынгылар Әлсгә кадәр безнең халкыбыз китаплы булды, аның күңеленнән нур китмәде Моның өчен без бер яктан зур әдәби хәзинә туплауда армый-талмый эшләгән язучыларыбызга бурычлы булсак, икенче яктан, шушы әдәби байлыкны нәшер итеп, укучыга җиткерүгә мөмкинлек тудырган Республика җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне әйтергә тиешбез
. Язучыларыбызның әсәрләрен бастыруга Татарстан китап нәшрияты да зур өлеш кертә. Ятучыларның ике съезды арасында узган өч ел вакыт эчендә 246 исемдәге китап дөнья күрде. Китапларның гышкы бизәлеше дә. эчтәлеге дә елдан-сл яхшыра бара. Монысы әйбәт Ләкин мине бирегә күңелдә йөргән борчулы уйларны уртаклашасы килү теләге алып чыкгы
Иң борчыганы, әлбәттә, ки гап тарату мәсьәләсе Китапны язу. бастыру белән генә эш бетми, аны укучысына җиткерергә дә кирәк Элекке китап сәүдәсе системасының җимерелүе китап таратуны гаять дәрәҗәдә кыенлаштырды Районнарда китап кибетләре калмады
Базар чоры дип аталган бу чорга кергәч, киталнын асыл кыйммәтен, олылыгын оньггып. аңа товар дип кенә карау өстенлек ала башлады Ләкин эш китапны сатуга килеп җиткәч, нигәдер аның товар булуы да онытыла. Икмәк, кием-салым кебек товарлар янында кибет киштәсендә китапка урын табылмый Туфракка сеңгән яннар суы кебек, китап халыкка үзе сеңәргә тиеш микәнни соң'7
Район җитәкчеләре ит, сөт җитештерү, иген уңышы белән бергә халыкның рухи азык белән тәзмин ителешен дә каш ыргырга тиеш иде кебек. Бигрәк тә татар авылы өстендә рухсызлык, әхлаксызлык болыты куерып, яшьләр заманның барча яман чирләрен үзләштереп ятканда. Ләкин китап районнарның күпчелегенә юл таба алмый Мөслим, Актаныш. Сарман кебек районнар узган елда бер генә китап та алмаганнар Мондый шартларда Татарстан кнтагг нәшрияты, билгеле инде, заказ үтәүче, текстны китапка әйләндерүче генә булып кала алмый. Ул китап сату эшенә дә ныклап кереп бара Язучылар берлеге лә үз эш рәвешенә беркадәр төзәтмәләр кертергә тиештер дип уйлыйм. Әлегәчә аның китапны рекламалау, пропагандалау белән чыңчымнан шөгыльләнгәне булмады Радио-телевидение һәм вакытлы матбугатның мөмкинлекләре бик аз файдаланыла Китап укучылар белән районнарда, башка
төбәкләрдәге очрашулар да китаптан башка гына үтә килә. Бәлки, берлекнең пропаганда бүлеге эшен үзгәртеп корырга кирәктер? Бүлекнең мөмкинлекләрен арттырып, китапны тарату белән дә шөгыльләнә алырлык итеп?
Язучылар үзләре дә кулларына автор нөсхәләре керү белән тынычланмасыннар иде Калган нөсхәләр складта ята бирсә, бу кысыр куаныч кына була ләбаса, һәр әдип үз укучысын тәрбияләргә, аңа төрлечә юл ярырга тиештер. Мисаллары бар: Мөсәгынт Хәбибуллин, Резеда Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинова очрашулардан кайтып кермиләр, аларның китаплары да әйбәт тарала.
Аннан, укучыларның яшәешне бүтәнчәрәк күзаллый торган яңа буыны да барлыкка килде бит. Аның күңеленә дә ачкыч табасы, ижади эзләнүләрне арттыра төшәсе иде.
Китап гаме—олы гамь. Ул халкыбызның уртак гаменә әйләнсен иде.
Равил
Фәйзуллин
КИЛӘЧӘК ӨЧЕН ЭШЛӘРГӘ ТИЕШБЕЗ
Язучылык эшен язмыш дип кабул итеп, кырык елдан артык татар әдәби хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган каләм иясе буларак, табигый, үткәннәргә таянып, бүгенге вәзгыять һәм киләчәк турында уй-фикерләрем күп. Кайберләрең үткән 2004 елда чыккан “Гыйбрәтләр алырлык үткән юл" дигән китабымда бәян иткән идем инде. Корылтай трибунасыннан әйтергә ниятләгән бу кыска чыгышым ике өлештән булыр: берсе Кабул итү коллегиясе эше турында, икенчесе—“Казан утлары" журналы хакында.
Иҗади союзлар, ягъни берлекләр төзелгәннән бирле хәзергәчә кадәр яшәп килгән нигсз-принцип: яшь буын әдипләрне тәрбияләп үстерү—язучылар оешмасының иң төп бурычларының берсе. Үткән гасырның 30 нчы елларыннан башлап бу принцип нык сакланды. Традиция бүген дә дәвам итә. Әмма хәзер—күбрәк инерция буенча. Сәбәпләре җитәрлек. Шуларның берсе—әлегәчә Россиядә иҗат оешмалары турында закон-канун булмавы Без—иҗтимагый оешмалар статусында бүген. СССР вакытындагы кебек дәүләт структурасында ныклы материал базасы булмагач, иҗат оешмаларына "кем, кайда, ничек булдыра ала” ысулы белән эшләргә туры килә. Россиядә Язучылар союзы карамагындагы нәшриятлар, басмаханәләр. газета- журналлар бетте диярлек. Ни кадрлар сәясәтендә, ни нәшрият эшендә, ни тәрҗемә өлкәсендә үзәкләштерелгән тәртип-система юк. Әгәр язучылык хезмәте иҗтимагый фикернең бер мөһим өлеше, тәрбия чарасы икән, ягъни идеология икән—анда анархия булырга тиеш түгел. Мантыйк буенча, ил язучыларын берләштерергә тиешле Мәскәүнең үзендәге әдәби мохитне аңлау кыен: таркаулык, төрле мәсләктәге оешмалар, төркемнәр... Шуңа күрә, яшь һәм башлап язучыларны оешмага әгъза итеп кабул итү эшендә дә илкүләм уртак нормативлар юк (дөнья әдәбияты тарихы күзлегеннән караганда, андый кануни кагыйдәләр, әлбәттә, ясалма күренә). Безнең Коллегия корылтай сайлаган Идарә тарафыннан хупланган Устав кысаларында эш итте.
Өч ел эчендә 37 кешене Татарстан Язучылар оешмасына кабул иттек. Күпме'? Бәлки, күбрәктер Без эшкә каты таләпләр белән керешкән идек. Әмма заман һәр эшкә коррективалар кертә тора. Татар әдәбияты гомер-гомергә төрле төбәкләрдән чыккан каләм ияләре белән көчле булган. Беләсез, безгә Уралдан, Ссбердән, Урта Азиядән, Пенза, Астрахань якларыннан галантлар төркемләп килә торган заманнар үтте (Барып
кайгкан кешеләр сөйлиләр: Такташ Сыркыдысынла әдәби телдә юньләп сөйләшә белүче яшьләр бөтенләй юк ди. имеш) Шуңа да халык язмышы мәнфәгатеннән чыгып эш итәргә, Татарстаннан читтә яшәүче каләмдәшләргә заманга хас ташламалар да ясарга туры килде. Корылтай делегатларына таратылган белешмәләр китабында әлеге кабул ителгәннәрнең исемлеген укып, атарнын яшен һәм яшәү урыннарын белә атасыз. Теге яки бу кандидатураны тикшергәндә хокукый критерийлардан бигрәк, әхлакый- ирофессионал критерийлар өстенлек итте. Әйтик, әгъзалыкка кандидатның әдәби таланты, сәләте, ягъни профессионал әзерлеге бармы? Перспективалымы'’ Әдәбиятта яна сүз әйтә аламы1’ Уртак милли идеягә хезмәт итәме° Иҗаты халкыбыз йөз тоткан сәясәт белән аваздашмы? Шәхес, гражданин буларак язучы-әдип исеменә лаекмы?
Гариза язучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. фәнни исеме булган гатимнәр. журналистлар Яшьрәк дигәннәребезнең күпчелеге—кыз-кыркын. Дүрт кешенең гаризасын кире борырга туры килде, өч кешенен иҗатын яна әсәрләре чыкканчыга кадәр кичектереп тордык Коллегия составына абруйлы язучылар сайланган иде (Ә. Баян. Г Зәйнашева, М. Хәбибуллин, В Корчагин, М Галисв. Н Хисамов.Җ. Дөрзаман, Р Зәйдулла, Г. Морат, Ш. Мостафин. Р Фәйзуллин—рәис). Без вазифаларыбызга җигди карап, булдыра алган кадәр әдәбиятыбызның киләчәге өчен эшләргә тырыштык. “Талан ты балкып торган фәлән яшь кешене нигә күрмәдегез, нигә оешмага кабул итмәдегез?” дип беркем әйтә алмас
“Казан утлары" турында сүзем тагын да кыскарак булыр. Сезнең куллардагы белешмә китабында журналның соңгы өч елдагы эшчәнлеге турында шактый тулы мәгълүмат бар. Өстәвенә, ишетеп торасыз, тыңлашан докладларда сүз, нигездә, безнең журналда басылган әсәрләр турында бара Реаль факт хакыйкатьнең үзе инде ул. Чыннан да, “Казан утларьГсы з татар әдәби хәрәкәтен күз алдына китерү кыен Читләрдән дө "Казан утларьГның Россиядә иң абруйлы әдәби журналларның берсе икәнлеге турында еш ишетеп торабыз Киләсе елнын февралендә басмабызның 1000 иче саны дөнья күрәчәк. Без моны милли матбугатыбызның горурлык бәйрәме, әдәбиятыбыз бәйрәме итеп уздырырга ниятлибез. Безнең ниятебезне Республика җитәкчеләре хуплый, без мона бик шат. Меңенче сан чыгу уңаеннан байтак конкрет эшләр планлаштырабыз: журналда чыккан иң яхшы әсәрләр антологиясен һәм фотоальбом чыгару, журналның тулы библиографиясен төзү, фәнни конференция үткәрү, милләттәшләребез күпләп яшәз ән төбәкләрдә "Казан утлары" көннәре” дигән очрашулар оештыру һ. б.
Адәм баласы алдында һәр заман үз проблемаларын тудырып тора. Бездә дә юк түгел алар. Шулармын берсе журналның таралу-таратылу мәсьәләсе Сер түгел, милли басмаларыбыз моннан егерме еллар элеккеге белән чагыштырганда күп мәртәбәләр кимеде һәм кимүен дәвам итә. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә безнен матбугатка язылучылар ифрат дәрәжәдә азайды Сәбәпләре аңлашыла Объектив дип айтерлекләрс дә бар Шулай да. журналны тарату мөмкинлекләре, файдаланылмаган мөмкинлекләре бар дип исәплибез без Әйтик, һәр мәктәп, һәр китапханә, һәр татар әдәбияты укытучысы язылган очракта гына да шактый түгәрәк сан килеп чыга. Кызганыч, моңа ирешә алган юк әле. Күп нәрсә җирле түрәләрнең үзаңыннан һәм мәсьәләне аңлавыннан тора Фәкать югарыдан килгән фәрманны гына үтәргә өйрөшән чиновниклар күп. Журналның иң күп өлеше Татарстанда тарала, аннан кала, табигый, Башкортсганла Республиканың үзендә дә таралу рәвеше үтә чуар. Әйтик. Сабада, Балык Бистәсендә. Мамадышта 200-300 ләп таралса. Тау Я1ы районнарында Кайбычта, Апаста 25-50 Ьу хәл быел гына түгел, байтак еллардан килә Нәтиҗә дә озак көттерми шул: әдәби журналлар таралмаган, укылмаган төбәкләрдән әдәбиятыбызга яшь алмаш та килми диярлек. Үзен татар дип исәпләгән (хәтта исәпләмәгән!) кеше өчен уйланырлык нәрсәләр җитәрлек. Традиция буенча журналны гамәлгә куючыларның берсе булып Татарстан Язучылар оешмасы санала Әйе. соңгы елларда, чыннан да, санала г ына шул. Асылда, журнал хөкүмәт тарафыннан (редакция керемнәре белән фәкать берничә генә сан чыгарып булыр иде) финанслана. редакция тарафыннан басмага әзерләнә Реаль хәл шул Без алга таба Язучылар берлеге җитәкчелегенең журнал файдасына актив чичәнлеген күрергә теләр идек Әлеге дә бая1 ы журнал тиражын арттыруда, чын теләк булганда. Берлек байтак пиләр башкара алыр иде Әдәби журналың булу я зучы өчен зур бәхет ул Синең бит яна язган әсәреңне жиде-сигез мен данәдә көнс-ае белән дигәндәй киң катлам укучыларга ирештерү Ю. .к у.мз
мөмкинлегең бар! Ә әсәреңне китап итеп чыгаруның, үзегез беләсез, юлы озын, чыккан очракта да кайчан укучысына барып ирешә әле..
Мин. шәхсән, безнең язучылар турында югары фикердә Күбесен фидакяр затлар дип атар идем. Уртак ил байлыгын оятсызларча талау заманында, ярым-йорты тормыш алып барган хәлдә, кулга каләм алып, илһам табып, якты киләчәк турында язып кара әле! Димәк, иман безне ташламаган әле. Гомумән, язучыларыбызсыз милләтнең рухи үсешен күз алдына да китерү кыен.
Р.8.: Сүзләр күп. вакыт аз. Вакыт димәктән. өч-дүрт елга бер җыела торган корылтайны ике көн уздырырга кирәктер Беренче көнне докладлар тыңлап, кабаланмыйча фикер алышырга, проблемалар турында сөйләшергә; ә икенче көнне оештыру эшләре—сайлаулар, санаулар Юкса инде ничәнче тапкыр съезд- корылтайдан өйләргә ярты төн узгач таралышабыз. Хәлебез экстремаль хәл дәрәҗәдә түгел ләбаса! 30 нчы елларда да, 50 нче елларда да. соңрак та язучылар үз җыеннарында берничә көн фикер алышырга җай тапканнар бит!
Сонгы Корылтайны алып баручыларның берсе буларак, җыелыш барышында тәфсиллерәк итеп сөйләргә әзерләнгән докладчыларга президиумнан “Вакытыгыз бетә!'*, “Регламентны саклыйк”. “Тагын бер-ике минуттан тәмамлагыз!" кебек репликалар әйтергә мәҗбүр булынды (әлеге дә баягы шул каһәр регламент аркасында!) Хәзер исемә төшерәм дә. уңайсызлык кичерәм. “Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә Гайнетдин!” дигәндәй, бигайбә. Каләмдәшләргә исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телим.
Айдар
Хәлим
КӨРӘШТӘН ЧИТТӘ КАЛЫП...
..Рәсәй чынбарлыгы безне, кайчандыр горур, көрәшчел халыкны, көлкеле йорт куяны хәленә төшерде. Әгәр Татарстан хөкүмәте һәм парламенты 1990-99 елларда, күкрәк кага-кага. кыйнала-кыйнала мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча Указлар, карарлар кабул иткән булса. 2000—2005 елларда ул шулай ук күкрәген кага-кага шул мөстәкыйльлегебезне ныгыткан элеккеге Указларыбызны гамәлдән чыгару буенча яңа Указлар, карарлар кабул итеп утырды Прокурор Кафил Әмиров образы колониаль тарихыбызда да сирәк күренеш. Аның үлемсез образын әдәбиятта калдыру—безнең бурыч. Путин вертикале Россия Федерациясенең милләтләр берлеге горизонталендә ныгыган булса да. безне кабер ягасына сузып салды... Без эндәшмәгәч, кара көчләр соңгы һөҗүмгә күчте. Элек “Сильные регионы—сильная Россия" дисәләр, бүген инде “Крупные регионы—сильная Россия" дип кенә җибәрәләр. Элек “Туган тел" дисәләр, хәзер безнең барлы-юклы мәктәпләребездә рус теленә "родной язык" статусы биреп, туган татар телен “региональный компонент"лыкка гына калдырып, гарьләнүнең ин түбән дәрәҗәсенә төшерделәр.
Рәсәй демократия юлыннан котырган шовинизм юлына борылып керде. Петр Беренче башлаган реформалар әле дә булса Рәсәй тамагында сөяк булып аркылы тора чөнки гел басып алган, гел башкалар исәбенә яшәгән халык һәм аның гасаби җитәкчелеге белән демократик дәүләт төзү мөмкин түгел. Дөнья матбугаты язганча, бу җитәкчелек Рәсәйне милли мәсьәләдән "тәмам азат итү" хакына милләтләрне гамәлдән чыгару, мономилләтле-полициячел империя төзү эшенә кереште.
Шушы вәзгыятьтән чыгып караганда, бүгенге корылтайдагы хуш күңелле хисап доклады буш. мәгънәсез, купшы, аннан үлемтек одеколон сиптерслгән кәфенлек исе килә. Соңгы биш-алты ел эчендә Мәскәү Кремле Татарстан мөстәкыйльлеген юкка
чыгару өчен Татарстан Президентына. анын парламентына, хөкүмәтенә каршы көчле басым ясады, астыртын һәм ачык кампания алып барды Мин. мәсәлән. Республика мәнфәгат ьләрен яклап, бу басымга каршы шәхсән Путиннын үзенә генә дә берничә дистә телеграмма һәм хат юлладым Кызганычка каршы, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге Татарстан хөкүмәте алып барган бу авыр сәяси көрәштә катнашмады, язучыларны бу көрәшкә тупламады, купшы идарә утырышлары, юбилей кичәләрендә чәчкә тапшыру, "рәхмәт-рәхмәт" хатлары уку. тостлар әйтү белән мәшгуль булды Ни үкенеч, соңгы алты елда берлек җитәкчелеге Татарстан суверенитетын яклау буенча бер генә белдерү ясамады, бер генә сәяси акция да үткәрмәде Халык мәнфәгатьләре өчен көрәшергә тиешле язучылар оешмасы штабы. “Без сәяси оешма түгел”, дип, халык мәнфәгатьләренең ничек, нинди юллар белән сатылуын читтән генә карап торды Нәтиҗәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары суверенитетны ныгытучылар һәм суверенитетны җимерүчеләр гурында игътибарга лаек бер генә әсәр дә тудыра алмады. Шулай итеп, бүгенге заман әдәбиятындагы геройсызлык күре-нешен Язучылар берлеге үзе үк тәрбияли Мин Язучылар берлеге җитәкчелегенең эшеннән кискен канәгать түгелмен
Безгә хәзер килеп туган шартларда бу тармакларны ары таба саклап калу гына түгел, көннән-көн кәчәя барган кыргый базар. Госдума парталары артыннан шовинистик жириновшина котырган шартларда аларнын эшен тагын да тирәнәйтү, камилләштерү гурында уйларга кирәк. Болар булса—милләт булачак, болар булмаса милләт булмаячак Безгә нишләргә? Беренче Рәсәй хөкүмәте милли мәгарифне буу һәм Рәсөйне милли проблемалардан арындыру өчен "единый государственный экзамен" дигән бик әшәке, мәкерле закон уйлап чыгарды Әйтик. Татарстан мәктәбенең төрле милләт балалары татар сөтен-суын эчеп, татар ипиен ашап, татар һавасын сулап, татар җирен чүпләп укыйлар, тик аларны туендырган, киендер! ән тагар халкының теле һәм әдәбияты буенча имтиханнар гына бирмиләр. Рәсәйнсң яңа мәгариф министры бу хакта сөйләгәндә. “Без әле регионнарның фикерләрен көтәбез, әгәр аларда ЕГЭгә каршылык көчле булса, без аны кабул да итмәбез” дигөнрәк фикер әйтте. Безнең Президент, безнең Премьер-Министр, безнең министр гына түгел, менә без. язучылар, милли мәктәбебезне саклап калу буенча теләкләребезне Рәсәй хөкүмәтенә җиткердекме? Безнең таләп бер Татарстан кебек әйдәп барган республикада төн милләтнең туган теле һәм әдәбияты буенча имтихан ЕГЭ имтиханнары исемлегенә беренче булып кертелергә тиеш
Рәсәйнең демократия юлыннан читкә борылуы булды, татарда һаман да шул бетмәс үләт кашынуы башланды туган телдә укыту кирәкме? Имеш, анын "файдасы бармы ’" Бу инде "Безгә кояш кирәкме ’" дигән темага буш бәхәс кузгату була Нишләп без моннан миллион ел элек ачылган аксиоманы гипотезага әйләндерәбез'’ "Балам урысча белми кала" дип укытуны бишектән үк русчага күчереп, сабыйларны яңадан татарчадан да. русчадан да надан калдыра, укыту урынына козгыннан чукыта башладык Бөтен дөньяның халыкара документларында адәм баласында гражданлык шәхесен, патриотик тонгысыи милли компонент туган тел. туган мәдәнияттән башка тәрбияләү мөмкин түгел дип кырт кисеп әйтелә. Хәтта коточкыч саналган Сталин заманнарында, хәтта әллә кайдагы Хабаровски, Донбасстагы тагар мәктәпләрендә дә татар баласы табигый рәвештә беренчедән дүртенчегә кадәр саф татар телендә укый, аннан сон гына рус телен өйрәнә башлый иде. Педагогикада шунысы билгеле: бала беренчедән дүртенче сыйныфлар! а кадәр туган телен никадәр камнл белсә, бу шарт чит телне шул кадәр камил белү өчен юллар ача. Мин моны үземнән белем Безнең Мәгариф министрлыгы совет заманы спекулянтлары тарафыннан милләтләрне ассимиляцияләү өчен уйлап табылган “ата-анв теләге" дигән ясалма постулаттан котылырга тиеш . Әгәр без милли мәктән дип аталган мәктәптә шушы шарты үти алмыйбыз икән, безгә туган телебездә китаплар чыгарып торуның да кирәге калмаячак. Татар җәмәгатьчелеге ярдәме бетон Татарстан Мәгариф министрлыгы. Татарстан парламенты озын-озак су змыйча. әллә канчан ипләнер! ә шешле бурычын үтәргә һәм Татарстан шартларында татар балаларын урга мәктәпнең беренче оч яки дүрт сыйныфында мәҗбүри рәвештә туган телдә укыту турындагы Законын кабул итәргә тиеш
ю*
Вахит И м а м о в
БЕЗ КЕМ ӨЧЕН ЯЗАБЫЗ?
Инде 20 ел буе демократия, сүз иреге дигәннәрен кичереп яшибез, авызыбызны томаламыйлар, сулышны иркен алабыз сыман тоела. Ни телисең—шул хакта яз. кайда телисең—шунда бар да китабыңны бастыр. Дөрес, күбесенчә яки үз кесәңнән, яки дус-туганнар аша тапкан акча хисабына. Бик тә елап һәм мүкәләп йөрсәң, китапны бастырып була-булуын. Ләкин аны кая илтәсең дә. ничек таратасың соң? Ул китапларны сату өчен сәүдә челтәре бармы да. безнең китапларны укучылар бармы?
Менә шушы хәлне ачыклар өчен дип мин фәкыйрегезгә республиканың берничә районын айкап чыгарга туры килде Нәтиҗәдә шул беленде—Татарстан мәйданында хәзер китап сәүдәсе үлеп бара икән. 80-90 авылы булган дистәләгән районда бер генә китап кибете дә калмаган. Булган кибетләрне зур кесәле, йөнтәс куллы байлар алып бетергәннәр Әйтик. 88 авылы булган Балык Бистәсендә 60 тан артык кибеткә шәхси кешеләр яисә оешмалар хуҗа. Билгеле ки. һәммәсенә табыш кирәк, алар аракы, сыра һәм башка төрле үтемле товар белән эш итеп кесә калынайтуны күпкә кулайрак саный һәм. сүз дә юк. алар безнең татар китабының язмышына төкереп кенә бирә.
Безнең китапларны мәгариф яки мәдәният системасы аша сатып алу буенча нәкъ шундый ук хәл. Аксубай, шул ук Балык Бистәсе, Кукмара. Мөслим. Зәй. Менделеевск. Минзәлә. Кайбыч. Чүпрәле. Әгерҗе. Ютазы районы хакимиятләрендәге мәгариф бүлекләренең авыл мәктәпләре өчен, мәдәният бүлекләренең авыл китапханәләре яки клублары өчен соңгы дүрт елда бер генә татар китабы сатып алганы юк. Алай гына да түгел, алдагы елга бюджет төзегән яки раслаган вакытта район депутатлары татар китапларын сатып алуны бюджет дигәненә бөтенләй дә кертеп азапланмый. Безнең Чаллы каласында да нәкъ шундый ук хәл һәм. һич шикләнмим, күршедәге Менделеевск. Алабуга. Зәй яки Минзэләдә дә шулайдыр ул. Чөнки соңгы 3-4 елда бюджет, ягъни шәһәр казнасы аша Чаллы мәктәпләре яки Чаллы китапханәләре өчен бер генә тиен дә акча бүлеп бирелмәгәнлеген мин төгәл беләм. Димәк, Татарстанның ким дигәндә ярты территориясенә татар китаплары ни кибетләр челтәре, ни җирле казна хисабына үтеп керми. Мәгариф министрлыгы бюджетына да авыл яки шәһәр мәктәпләре өчен матур әдәбият китаплары сатып алу. мәктәп китапханәләрендәге китап фондларын яңартып яки тулыландырып тору өчен бер тиен дә акча салынмаган Димәк, без хәтта үзебезнең туган районнар, якташлар өчен дә тере килеш күмеп куела башлаган язучылар, шагыйрьләр булып чыгабыз лабаса!
Дөрес, безне “Әнә. республиканың милли китапханәсе бюджетында яңа китаплар сатып алу өчен фондлар каралган биз ".—дип юатырга мөмкиинәр. Ләкин ул фондлар бик чикләнгән. Милли китапханә һәрбер язучы яки шагыйрьнең һәр китабын меңәр- меңәр данә итеп сатып ала алмый. Әгәр китапханә җитәкчеләре сез елап яки ялынып йөргән өчен сезнең кулыгыздан 200 яки 300 данә китап сатып ала икән, сүз дә юк. ул китаплар 2000 нән артык китапханәгә һичничек барып җитә алмый.
Мәсьәләгә тагын бер җәһәттән күз салыйк, һичкемгә сер түгел, Татарстандагы татарларның ким дигәндә 50 проценты татар телен белми. Ә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның туган телендә белем алу өчен бөтенләй мәктәбе юк. Шулай булгач, туган теленнән аерылган татарларыбыз бүгенге татар әдәбиятын бөтенләй дә белми. Туган теленнән аерылган булсалар да татар рухлы, татар җанлы итеп үстерү өчен татар китапларын рус теленә тәрҗемә итеп бастыру котылгысыз адым булып тора. Ләкин безнең бу өлкәдә дә җитди эшләр эшләп караган юк Гариф Ахунов СССР Язучылар берлеге секретаре һәм СССР Югары Советы депутаты булган чакта аның тырышлыгы һәм аның танышлыгы белән йөздән артык татар китабы рус телендә дөнья күргән иде дә. Гариф абый властьтан китүгә үк бу эшчәнлек үлде. Соңгы 15-20 елда бер генә татар романының, повестынын, поэмасының рус телендә басылып
чыкканы юк. Шуңа күрә без Чуашстанга, Удмуртиягә, Перьмга татар әдәбияты көннәре үткәрергә дип барган чакта шушы ут күршеләребез дә безнең ниндирәк язучылар икәнлекне аера алмадылар, ягъни без хәтта күршеләр белән дә берберебезнең кем икәнлегебезне белмичә яшибез. Мин кайсы да булса олы-дәү җитәкченең соңгы 20 елда кайсы да булса язучының китабын рус теленә тәрҗемә иттергәнен һәм шуның өчен акча бирүен белмим. Үзебезнең шәһәр башлыгы Илдар Халиков кына күркәм башлангыч күрсәтте һәм мин фәкыйрегезнең Казан каласы нигезләнүгә багышланган “Казан дастаны" романын тәрҗемә һәм нәшер иттерде. Аңа рәхмәт, һәм аның үрнәгенә иярүче җитәкчеләр яңадан табылырмы?
Зөфәр
Дәүләтов
АДЫМНАРЫБЫЗ НЫК ӘЛЕ
Кырык ел элек барлыкка килгән Әлмәт язучылар оешмасы елъязмасында мондый юллар бар "1955 елда әдәби түгәрәк эшли башлагач. Казаннан килгән өлкән әдипләребез "Әгәр дә бу түгәрәккә йөрүчеләрдән берәрсе Язучылар союзына кабул ителсә, ул үзенең бурычын үтәде дип санар идек" Шушы еллар эчендә Әлмәт оешмасында 56 язучы әгъза булып торды. Алар барысы да диярлек әдәби түгәрәктә үсеп, канат чыгарып, чыныгып. Язучылар союзының әгъзалары булдылар Димәк, бурыч 56 тапкыр арттырып үтәлгән дигән сүз
Бүгенге көндә җиде административ районны үз эченә алган Әлмәт язучылар оешмасында 18 каләм иясе бар Ике съезд арасында 3 каләмдәшебез берлеккә кабул ителде Язучыларыбызның уртача яше 50 гә якын Иң өлкән язучыбыз Әдип ага Маликовка 84 нчс яшь, ин яшенә 38
Бу чорда Әлмәт оешмасы азучыларының "Рухият" нәшриятында 15. Татарстан китап нәшриятында һәм “Матбугат йорты”нла 7 китабы дөнья күргән Моннан тыш республиканың саллы журналларында басылган әсәрләр дә шактый Минемчә. 42 иче яшенә атлаган Әлмәт оешмасы өчен бу бик тә табигый
Нефть төбәге халкы талантлы. Укучы яратып укырдай әсәрләр тудырырга дип йөрибез Тик утырган юк Ә менә оешма картая Яшьләрнең җитди әдәбиятка аз килүе безне борчый. Ләкин бу бит ил белән шулай.
Әйе. бездә татар әдәбиятының йөзек кашы саналырдай әдипләр бар Күптән түгел генә өлкән язучыбыз Әдип Маликовнын "Җуелмас хәтер" дигән шигырьләр җыентьн ы табадан төште Фронтовик шагыйрьнең бу китабы укучыларга нефтьчеләрдән Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңае белән зур бүләк дип кабул ителде
Шулай да мин Мөслимдә яшәүче Ф Садрисвның "Бәхетсезләр бәхете" дигән романын бүлек язучылары иҗаг иткәннәр арасында иң җитди әсәр дип бәяләр идем. Торгынлык чоры шартларындагы шәхес драматизмы бу романда шулкадәр тирән бирелгән ки. авторның психология остасы булуына, сурәтләү чараларының уңышлы һәм урынлы кулланылуына сокланырга гына кала. Минем Ф Садрисвны гелг ә алуым очраклы түгел. Шушы талантлы әдибебез, әгәр дә Казанның үзендә яшәсә һәм бераз әрсезрәк тә булса, яп аннары да. үзе дә күптән тиешле бәясен алыр иде
Каләмдәшләрем мина корылтайда чыгыш ясауны йөкләгәндә, башкаладан чилөрәк яшәүче әдипләргә идарә җитәкчелеге тарафыннан игътибарның җитәрлек булмавын басым ясап әйтергә куштылар
Игътибар җит мәү нәрсәдә чагыла соң * Әлбәтч ә, юбилейлар уздырганда Казаннан вәкилләр, идарә рәисе һәм аның урынбасарлары катнашмый дию гадел булмас иде Мондый чараларның алар катнашында үтүе дәрәҗә өсти Ләкин бит тормыш тантаналардан т ына тормый. Игьгнбар көн до кирәк
Бүген республикада юрле премияләр һәм мактаулы исемнәр шактый Ә шу ларның
ник берсен 40 елдан артык тарихы булган һәм Татарстан азучыларының 6 процентын тәшкил иткән Әлмәт язучыларына бирмәскә? Әдәбият аксакалы, төбәкнең бердәнбер Тукай бүләге иясе, халык шагыйре Гамил Афзалның вафатына да тиздән ике ел тула бит! Бәлки бездә лаеклылар юктыр? Мин моның белән килешмәс идем Соңгы өч елда 4 китап чыгарган шагыйрә К. Булатова алдында баш имәслекме? Тирән фәлсәфәгә ия шигырьләр авторы И. Гыйләжев начар язамы? Кытай телендә 1 миллион тираж белән китабы чыккан А. Хәсәнов иҗаты хакында да җитди сүз азып барырга вакыт. Үзе шагыйрь, үзе тарихчы галим Д. Гарифуллин хезмәтләре тиешенчә бәяләнәме0 Өлкән шагыйрәбез Э. Мөэминованын сәләтенә дә күз тимәсен! Мөслимдә тагын бер актив язучыбыз—Мөҗәһит Әхмәтҗанов бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. шагыйрь, прозаик Н. Әхмәдиевнең республикада уздырылган “Ел китабы" конкурсында 2003 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлегенә кертелүе шулай ук игътибарга лаек түгелмени? Соңгы елларда гына ул “Рухият" нәшриятында дүрттомлыгын чыгарды
Күптән түгел генә язучылар сафына килеп кушылган язучы Әсгать Салах 2002, 2003, 2005 елларда “Казан утлары" журналында өч повесть бастырып, үзенчәлекле рекорд куйды Аның “Соңгы вальс" дип аталганы Чернобыль фаҗигасенә багышлануы белән бигрәк тә әһәмиятле. Хәзерге прозада бу темага язылган бердәнбер әсәр ул
Үзәктән читтә яшәүче язучыларның җанын иң әрнеткәне—оешмага тиешле финанс ярдәме булмау. Штаттагы ике кешегә бирелгән хезмәт хакы да дүрт мең сум гына Телефон, почта, аренда һ. б. көндәлек чыгымнар өчен дә сметада акча каралмау - искиткеч зур гаделсезлек. Оешманы ничек кенә булса да саклап калу өчен миңа хәер сорашырга кала. Рәхмәт “Татнефть" җитәкчелегенә. Әлмәт хакимиятенә—ләкин бит көн саен сорап кергәнне берәү дә яратмый... Гарьләндерә дә...
Эшсезләр өчен пособие каралган, ә 18 язучыдан торган оешма язмыш иркснә ыргытылган. Җаваплы секретарь буларак, мин Казанга—ай саен уза торган идарә утырышларына да—үз акчама йөрим
Съездда җитәкчеләр дә катнашуын искә алып, кабатлап әйтәм: болай ярамый! Акча булмагач, яшь талантлар белән җитдирәк эшләү мөмкинлеге дә үзеннән-үзе чикләнә. Яңа сайланасы идарә һәм аның рәисе моны истә тотсын: Әлмәт һәм Чаллы бүлекләренең тамырларына балта чапмаска иде. 60-70 нчс елларда беренче чирканчык алып Гариф Ахунов. Равил Фәйзуллин, Гамил Афзаллар үстергән оешма бу!
Безнең төп эшебез—иҗат! Бүгенге тормышны, үзебезгә якын булган нефтьчеләр, игенчеләр тормышын тирәннән өйрәнеп яхшыдан-яхшы әсәрләр язу. Укучы бездән замандашлар турында мавыгып укырдай, киң масштаблы, вакыйга булырлык әсәрләр көтә. Ватанга мәхәббәтне лирик геройның тирән кичерешләре аша күрсәтеп бирергә, тормыш ямен, кадерен белергә өйрәтә торган әсәрләр тудырырга тиешбез! Әдәбиятыбызның Әмирханы булырга кирәк! Ләкин андый әсәрләр аз туа. Җан шуңа борчулы.
Мансур Вәли — Барҗылы
Бу корылтаебыз резолюциясенә кертү өчен минем ике тәкъдимем бар.
Беренчесе. Ул республикабыз халкының, бигрәк тә яшь буынның, тормышына, киләчәк язмышына кагыла. Соңгы елларда без матбугат битләрендә дә, төрле җыелышларда да. җинаятьчелекнең, эчкечелекнең бик нык артуына зарланабыз. Мона күпсанлы мисаллар китерәбез. Телевизор экраннары да җинаятьчелек, бандитнзм күренешләре белән тулган. Ә нигә соң без республика халкын, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләү эшен башлап җибәрмибез?' Бигрәк тә рухи һәм әхлакый тәрбияне0 Моны бит капитализм шартларында яшәү белән генә аклап булмый. Чөнки капитализмның төп принциплары ертлачлык, матди керем турында гына уйлау, рухилыкны санга сукмау—болар аерым шәхесне дә. тулаем җәмгыятьне дә, һәм барлык кешелек дөньясын да күп санлы конфликтларга илтә, ахыр чиктә тупикка китерә.
Ә нигә безгә үзебезнең республикада "Халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү" программасын төземәскә һәм аны дәүләт күләмендәге мөһим эш итеп башлап җибәрмәскә?!
Әйдәгез, бу корылтайдан сон бик тиз арада без үзебезнең ижат берлегебез исеменнән Татарстан Дәүләт Советына әнә шул хакта мөрәжәгатъ белән чыгыйк.
Әгәр дә андый программа кабул ителсә, ул чагында республикабызның барлык рухи-интеллектуаль, нжади көчләре системалы эшкә тартылыр иде Шушы программаның бер состав өлеше буларак, китап тарату зше дә жайга салыначак Китап хәзерге тормышта үз урынын табачак
Икенче тәкъдим
1970-1980 елларда безнен Язучылар берлегендә шундый бер әйбәт эш зур күләмле әдәби әсәр язу өчен берничә әдипкә ижат периоды бирү, ягъни берничә язучыны бер сл яшәрлек акча белән тәэмин итү бар иде Ә хәзер исә яэучыларыбыз ин җитди һәм зур күләмле әсәрләрен дәүләт эшеннән бушагач, кичләрен һәм төнлә генә, ягъни йокы хисабына язарга мәҗбүр Нәтиҗәдә, иҗат ителгән әсәрләрнең фәлсәфи һәм сәнгати ягы мөмкин булган дәрәҗәдә үк югары килеп чыкмый Бу хәлне төзәтү өчен хөкүмәт ярдәме белән безнең оешмабыз, мисал өчен 4-5 әдипкә бер ел яшәрлек (якынча һэркайсына 50 шәр мен чамасы диик) ярдәм итә алса, ягъни ижат периодына пособие бирсә—моның нәтиҗәсе бик тиз арала сизелер иде Ә инде икенче елны, шулай итеп, гагын 4-5 әдипкә бирәсең Ел саен 4-5 әр әдипкә барысы 200-250 мен чамасы пособие биреп бару безнең нефть чыгаручы республика өчен әллә ни зур сумма түгел.
"КАЗАН УТЛАРЫ” ЖУРНАЛЫ
2002-2005 ЕЛЛАРГА ХИСАП
"Казан утлары”—сиксән елдан артык дәвердә 991 санда чыгып, тагар халкынын төп өдөби-мөдәни журналы булып килде һәм бүгенге көндә дә халык тарихын, аньщ рух хәзинәсен чагылдыруда шул олы миссияне үтәп килә. Үзенең төп мәсләгенә һәм укучы- ларына тугрылык саклап, ватандарлык һәм халыклар дуслыгы идеяләрен раслап, талан- тлы әдипләребеэиең иң яхшы яңа әсәрләрен күп меңнәр белән исәпләнгән укучылары-
бызга җиткереп бара, ( оңгы оч елда журналда басылган әсәрләрнең күбесе шуңа дәлил Кайбер-
ләрең искә төшереп үтик. Роман-повсстьлар- УТЛ(5р^,
дан—А. Гыйлөҗсв (“Кылдан нечкә, кылычтан үткен”), Ф Садрисв (“Бәхетсезләр бәхете"),
М. Хобибуллин ("Айбиби"), Р Мирхәйдәров ("һәрнәрсәгә -акчалата", “Карга короле”), Ф Са- фин ("Саташып аткан гаң"), М Маликова ("Өермә", "Мендем биек тауларга"), К Кәримов ("Ак бүрек”, “Сакау күке"), 3 Зәйнуллин ("Гара-сатлы юллар"), Т Галиудпнн (“Төнге юллар”).
М.Әмирханов(“Тояк ие”, "Мөкәррәмә"), К Миң- лсбаев (“Акыллы атын мактар"), С Поварисов (“Оҗмахка бер адым"). X. Камалов (“Үксезләр").
Р Сибат ("Инибәт”), К. Латыйп ("Әдрән диңгез") һ. б Шигърият бүлегендә бүгенге по-эзиябезнең күренекле вәкилләре I Афзал.II Юзеев,Ф.Яруллин,Ш.Галиен,Р Фөйзул- Лин, Р. Әхмәтҗанов, с). Баян, Зөлфәт, М Әгъләмов. Р Миннуллин. Л Шагынрьжан, Р Мннгалим. 3 Мансуров, X Әюп. Н Гамбәр, Ф Гыйззәтуллина, Р Зәйдулла. М Гали- св. Г Морат, Э. Шәрнфуллнна. 111 Гаделша һәм башкаларның шигырь цикллары һәм поэмалары басылып чыкты Драма әсәрләреннән Ьатулла (“Җимерелгән бәхет ), Зөлфәт Хәким (‘Телсез күке”). 11 Фәттах ("Сармат кызы Сәрмнә"), I Зәйнашсва (“Нәрсә булды безгә?"), Д Салихов ("Мөгезле Мәүлихан"). Р Мннгалим ("Дүрт кешелек утыргыч") пьесалары дөнья күрде Публицистикада Ф Латымфи. М Зирипов. Н I ариф. М Абдул- лин. М. Әхмәтҗвновларнын хезмәтләре чыкты А. Хәлимнең “Яңа сагыш ктгтабы . ‘1*. Га- рипованың “С‘ан алудагы сыр| санау" дип исемләнгән мәкаләләренең 2002 елдагы ха-лык саны алу чорында басылып чыгуы аерым бер әһәмияткә ия булды

Соңгы бу елларны тарихи юбилейлар еллары дип тә әйтеп буладыр. Әлбәттә, алар журнал битләрендә киң яктыртылды. Казанның мең еллыгына багышланган мәкаләләр (Ә. Мөхәммәди— “Казан шәһәренең барлыкка килүе һәм аның борынгы исемнәре". Р Солтанов—"Ханлык чорында Болак аръягы Казаны". "Ханлык чорында Казан шәһәренең фортификациясе". Ф Миннегани— "Казан урамнары ни сөйли?"...); Казан университетының 200 еллыгы уңаеннан чыккан материаллар (С. Михайлова— "Россия халыкларының милли мирасы". "Казан университетының Идел буе һәм Урал төбәге халыкларының мәдәни һәм иҗтимагый тормышында тоткан урыны". X. Миң- негулов—"Гыйлем-мәгърифәт мәркәзе"); "Казан утларьГның 80 еллыгы уңаеннан (М Шәймиев. Н. Мириханов. Ф Яруллин. Ә. Фәтхетдинов. Ф. Сибагатуллин, И. Әхмәтҗанов. А. Арсланов. Р. Мостафин. Ш. Закиров һәм башкаларның котлаулары, теләк-фикерләре); Татарстан Язучылар берлегенең 70 еллыгына багышлап язылган хезмәтләр (Р Фәйзуллин—"Гыйбрәтләр алырлык үткән юл". Л. Хәмидуллин— “СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге"). Шуларга өстәп, классик әдипләрнең һәм бүгенге исән язучыларның юбилейлары... Алар күп дистәләр белән исәпләнә.
Журнал әледән-әле әдәби тормышыбызның актуаль проблемаларына багышлап бәхәс-дискуссияләр үткәреп килә.
Соңгысы "Безнең заман герое" дип атала. 2004 елның башыннан башланган бу эшлекле сөйләшү әлегәчә дәвам итә. Фәкать сүз иреге булганда гына мөмкин мон-дый бәхәс-дискуссиядә егермедән артык каләмдәшебез катнашты инде.
Моңарчы укучылар күңеленә хуш килгән күркәм традицияләрне дәвам итү белән бергә, яңа рубрикалар да ачылды: "Заман һәм шәхес". "Мөхәррир сүзе". "Тел дәрьясы тирәндер". "Хәтер". "Милләттәшләребез чит илләрдә". "Үткен мәсьәлә"... Шулай ук, бу өч ел эчендә “Татар хикәяләре хәзинәсеннән". "Әдәбиятлар дуслыгы— халыклар дуслыгы". "Дөнья әдәбиятыннан үрнәкләр" рубрикаларында байтак әсәрләр басылды. "Берлекнең яңа әгъзалары" дигәнендә, исеменнән үк күренгәнчә. Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән язучылар турында шактый ук тәфсилле мәгълүмат биреп барыла. “Яңа исемнәр" рубрикасында әдәбиятка яңа килгән, әмма әсәрләре белән хәзинәбезне баетырга өметләндергән яшь авторлар М Кәбиров (“Сары йортлар сере"). Р Габделхакова ("Сират күпере"). Л. Шәех (шигырьләр циклы) әсәрләре басылды.
Журнал, әхлакый яктан тәрбияви әһәмиятен истә тотып, дин тәгьлимате турында әтрафлы хезмәтләр белән таныштыруны дәвам итеп килә. Үткән ел Коръән Кәримнең татарчасы (тәрҗемәче—Р. Батулла) басылып бетте. Р. Хәкимнең "Кайда безнең кыйбла?" дигән фәнни-публицистик хезмәте дөнья күрде. Гомумән. фән. мәгариф, сәясәт темаларын яктырткан мәкаләләр байтак булды бу елларда (М. Госманов. М. Мәхмүтов. Ә. Борһанов. X. Миннегулов. М. Зәкиев. И. Таһиров. И. Хәлиуллин һ. б.)
Журнал—әдәби хәрәкәтнең үзгә бер "диспетчерлык үзәге” ул. Ел әйләнәсендә редакциягә бихисап күп әсәрләр керә. Бер ел эчендә әсәрләре журналда дөнья күргән авторлар саны гына да ике йөзгә якын. Редакция хезмәткәрләренең авторлар белән бәйләнеше нык һәм нәтиҗәле. Шунсыз мөмкин дә түгел: авторлардан кергән материалларның күплеге, әдәби хәрәкәтне оештыру зарурлыгы шуны таләп итә. Редакто- рат теге яки бу мәсьәләгә багышланган оператив утырышларны, редколлегия җыеннарын даими уздырып килә. Шулай ук аерым мәшһүр шәхесләр белән очрашулар да еш булып тора.
Мәгълүм ки, соңгы елларда латин имлясы мәсьәләсе зур иҗтимагый-сәяси яңгыраш алды. Латин графикасының телебезгә табигый рәвештә кулай икәнен, заманында байтак әсәрләрнең шул имляда басылганын истә тотып, "Казан утлары" латин шрифтында шактый гына язу үрнәкләрен бастырды. Бу гамәл күпчелек укучыларда хуплау тапты.
Базар мөнәсәбәтләре заманында популяр басманың һәр юлы. һәр бите аерым бер бәһа тора. Журнал, үзенең матди мәнфәгатьләренә күпмедер хилафлык китереп булса да. исән язучыларыбызның (бүгенге вәзгыять-хаҗәт буенча ул урында калын кесәле хуҗалык җитәкчеләренең яки бай эшмәкәрләрнең сурәтләре тора алыр иде!) портретлары һәр сан саен чыгып килә. Мәктәпләрдә татар әдәбияты укытучылары өчен алар бик кирәкле кулланма булып санала.
Журналның иҗат коллективы зур түгел, нибары тугыз кеше. Әмма алар барысы да исемнәре киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш язучылар, һәммәсенең диярлек мак
таулы исемнәре бар. Болар- Флүс Латыйфи. Рәдиф Гаташ. Наис Гамбәр. Рәфикъ Юныс. Камил Коримов. Мансур Вәлиев. Марат Закир. Алмаз Гыймалисв Күбесе берничә жанрда иркен иҗат итә ала. Журнал хезмәткәрләре төрле җәмәгать эшлә-рендә (редколлегияләр, комитетлар, жюрилар, конкурслар һ. б ) актив катнаша. Мисалдан. идарә әгъзалары Равил Фәйзуллин—Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү коллегиясе рәисе. Мансур Вәлиев—тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе. Редакция хезмәткәрләре шулай ук төрле әдәби кичәләрдә, юбилей чараларында, очрашуларда актив катнашалар, халык белән даими аралашып торалар
Моннан оч ел элек язучыларның XIV корылтаенда Татарстан Президенты Мин- тимер Шәймиев "Казан утлары” турында мондый сүзләр әйткән иде: "Әдәби жур-налларыбыз тормыш сулышын ныграк тоеп, шул ук вакытта талымлырак эш итәргә тиешләр. Бу яктан “Казан утлары” үрнәк булып тора Ул—әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә энциклопедия булырлык басма Халкыбызның рухи байлыгын, ижтимагый-сәяси. эстетик фикерен үстереп, фән-мәдәннят тарихын бар- лап-теркәп. журна! сигез дистә ел буена зур эш алып бара”. Бирелгән бу югары бәяне төшермәс өчен журнал коллективы хәл кадәри тырышып эшләп килә
Киләсе елнын февраль аенда журнашын меңенче саны дөнья күрәчәк Уртак рухи хәзинәбезнең меңенче томы дигән сүз бит ул! Әдәби җәмәгатьчелек өчен истәлекле зур вакыйга булыр дип ышанабьн
Бер сорауга—бер җавап
Америка континентында яшаүче милләттәшебез Вил Мнрзаянов кызу җәй
уртасында ниләр майтарып йөри икән?
Жәйнсц кызу уртасында эшләр һич тә кимеми. Әле менә 600 билән зур булган Маенхен-Хельфенның “Гуннар дөньясы" дигән китабын инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә итеп, аның исемнәр индексын инде бетерәм дип торам. Гуннар турындагы иң төнле киган кайчан һәм ничек басылыр, анысы хәзергә билгесез Июль башында “Идел-Пресс" нәшриятында Борис Ишболднн Әл- Бәкринсң “Татар тарихыннан өзекләр" днын китабы минем тәрҗемәдә рус телендә дөнья күрде Монысы бик шатлыклы хәбәр 1000 данәле тираж татар мәктәпләренә бушка таратылырга тиеш дигән ниятемне дустым Илдус Садыйков тормышка ашырып йөри Французның зур тарихчысы Реня Гроссеның татар тарихы өчен бик тә әһәмиятле булган 700 битле. “Далалар империясе" дигән китабын тәрҗемә итә башладым Бу китапны укымаган тарихчы яки татар интеллигенты үзен, минемчә, һич тә тулы белемле кеше итеп сизә алмыйдыр Төрки халыкларның тарихы шушы хезмәттә
аеруча нигезле итеп яктыртылган Ә инде кереш сүзенең азагында тарихчы нәтиҗәсенең “Идарә итә торган расалар, империя төзүче милләтләр бик аз Төрки-монголлар, римлылар кебек" дип бетерелүе үзе үк халкыбызга карата гимн сүзләре кебек яңгыраганы мине генә түгел, хөр татар җанлы беркемне дә дулкынландырмый калдырмас дин өмет итәм
Вашингтонда урнашкан мәгълүм "Стратегик тикшеренүләр үзән дигән җнрдә “Вызов” дигән китабымның инг лиз имендәге вариантын нәшриятка әзерләү эшләре минем үземнең дә бераз коч түгүемне сораганга, шул эшләр белән дә мәшгульмен Эш. бик кызу булмас а да. бара. Барган эшнең азагы булмый калмас дип ышанам
Күне 1 ачу яклары бик күп бу.тмас а да. Нью Иорк каласында үткән сабантуйга барып кайттым гаиләм белән Бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды б\ татар бәйрәме 23 июльдә Млскәү Зур Театрының "Спартак" балетын Нью Поркнын Метрополитсн- опера" дигән театр бинасында карадык