Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

РОБАГЫЙЛАР


Мин кулына каләм алып шигырь язган һәр яшь җилкенчәк кебек заманында дәфтәрләр тутырып шигырь яздым Аннан сон акыл керә башлагач шагыйрь түгеллегемне аңлап, үземне шуна ышандырдым Ләкин шигырь чыгару чире вакыт-вакыт гел бимазалап торды һәм кешегә күрсәтми генә робагый дип аталган дүртьюллыклар язып тордым. Шактый җыелгач, кызык очен берәүгә укыган идем, боларны бастырырга кирәк, диде. Ташка басылып калсын әле, дип ризалаштым. Ни хикмәттер, Равил Фәйзуллин кебек таләпчән шагыйрь дә аларнын кайберләрең ошатты һәм журналында аларга урын бирде. Кемнеңдер зәвыгына мин язганнар туры килмәсә. претензиясе “Казан утлары "на булсын.
Туфан Миннуллнн
Язлар җитте, кар астына куз йөгерде, Урам буйлап дәрте ташкан кыз йөгерде. Кыз артыннан мәңге гашыйк, мәңге иләс, Күзлек кигән ике кысык күз йөгерде.
Кайдан алдың кашларыңның кыйгачлыгын, Кемнәр бирде күзләреңнең көләчлеген? Ходай днмсең? Рәхмәт аңа! Ләкин нигә. Нигә миңа биргән Мәҗнүн иләслеген?
Карлар ява, дип язалар сокланып, һәм йөриләр зур шагыйрьгә чутланып. Кар ява ул. Кая ява шуны күр:
Кыз бүркенә ява ул кар мутланып.
Алсу, дымсу иреннәрең бәрелгән, Назлы, татлы сүзләр тама телеңнән... Бүтәннәрнең барысын да онытып, Сине генә мактап язам бүгеннән.
Күлмәгеңнең изүләре уелган.
Шул урынга бер мин ясан куелган. Беләм: гөнаһ миңа анда багарга, Ләкин мин дә коелмаган чуеннан.
Йале, үлчик: билең болан, түшең шулай. Бу җиреңнең формасы да камил бугай... Сөбханалла! Бөтенгаләм конкурсында Җиңәр өчен яраткан ич сине Ходай.
Ах, Карак кыз! Бакчама син нигә кердең? Агачларым арасында нишләп йөрдең? Алдалама! Күзләреңдә шомыртларым, Иренеңдә чияләрем төсен күрдем.
Бу гүзәлгә күз тимәсен, диде микән? Бит уртаңа кояш сипкел снбен киткән. Саныйк әле ничәү икән: берәү, икән... Сөбханалла! Сипкелләрең татлы икән.
Ут уйнагын күлләреңнең карасында, Җилдерәсең гүзәллекнең арбасында.
И, Асылзат! Кысылыи җан тәслим кылыйм Пешеп җиткән ике алмаң арасында?
Сөю, сөелү серләрен кемнәр белә?..
Гашыйк булса, берәү җылый, берсе көлә. Шунсы мәгьлүм: һәр (ашыйкның күңеленнән Бу җиһанга нлаһн бер нур бөркелә.
Үтте инде гашыйк булып тилергән чак, Карачкы!а кыллар диеп үрелгән чак... Син ышанма, үтте диеп юри ялам Өйдәгегә тәкъва булып күренгән чак.
Ах, Сылу зат! Сине күрен китте һушым Булыйм, дидем, яннарыңда ншең-кушың һаваларда очып йөргән лачын идем. Хәзер синең читлегеңдә тутый кошың.
Минме синең утларыңда коймә1әиме? Сине күлләп эзләреңнән йөрмәгәнме? г) боркөнне мине чиксез бәхет басты Кгылдым да кочакладым кү.1Ә1әңие.
Бәхет күктән төшми диләр, төште бит — Җаннарыма канат булып үсте бит.
Очып китеп барып кундым кояшка — Ах, Җанашым, йөрәккәем пеште бит.
Сизәсеңдер, карыйм сиңа сөзеп-сөзеп, Гашыйк күңлем күлләреңдә йөри йөзеп. Күзләремдә шайтан, күңлем фәрештә күк — Сиңа кайсы күбрәк ошый? Әйтче өзеп.
Үтте язым, җәем, җитте инде көзләр... Бу сүзләрне шуның өчен язам, кызлар: Туфан абый, зинһар өчен картайма, дип, Берегезнең, бәлки, бераз күнле сызлар.
Уңга-сулга тайпылулар үтә, ахры,
Миңа дигән кайнар кочак бетә, ахры, Кайнар кочак ияләрен сүгә-сүгә,
Кайнар мичне мактар көннәр җитә, ахры.
Җанда хисләр бәрелешен дөбердәшә: Чык яныма, соңлама, дип кемдер дәшә. Тәрәз ачсам, коелырга өлгермәгән Усак яфраклары гына лебердәшә.
Чишмә ага, бака сайрый, йолдыз яна... Шундый төндә яратам, дип әйттем аңа. Яратканың исбатла, дип көлгән иде,
Мин оялдым, мин кызардым вәт дивана.
Бер фәкыйрьгә кинәт бик зур байлык иңгән — Мескенебез бер елаган һәм бер көлгән.
Менә мин дә нәкъ шул хәлдә, Җанкисәгем, Нишләргә дә белми торам синең белән.
Кит каршымнан, кит, бннамаз, ымсындырма, Үткән-киткән яшьлегемне юксындырма... Шулай дидем, һәм яшьлегем әллә кайдан Аваз салды: ычкындырма, ычкындырма!
Уйлыйсындыр: Туфан абый миңа гашыйк, Мин, гүзәлне, күргәч кала каушап-шашып... Юк, Җанкисәк, ялгышасың, сиңа түгел, Сине яраткан Ходайга иям башым.
Ни диярләр Рамазанда әз-мәз шашсак? Күзне йомып, гөнаһлардан бераз качсак? Сәхәр чагын әйтмим инде артык иртә. Ничек булыр, пәп итешеп, авыз ачсак?
Үлчи торгач кемнен күбрәк түзгәнен. Ваттык, ахры, мәхәббәтнең бизмәнен Хәзер менә ике якта икебез Тикшерәбез кемнен кемнән бизгәнен.
Чирләремне син санама әле. доктор.
Бу дөньяда бер дә чирсез кеше юктыр. Үзен доктор, үзең сылу, үзен чибәр Яннарымда бераз гына утырып тор.
Үтте кызлар: “Исәнмесез, бабай”. диеп, Артларыннан каран калдым, башым иеп. Шунда кинәт, арандагы яшь айгырдай.
Егет чагым кешнәп куйды, башын чөеп.
Сандугачны кем өйрәткән жыр жырларга? Чәчәкләрне кемнәр сипкән болыннарга? Зинһар өчен, ат буласын белгертмәгез Болыннарда уйнаклаган колыннарга.
Яңа яуган кар өстендә эзләр кала. Аерылганда әйтелгән сүзләр кала. Бар да үтә. бар да кала... 11н авыры Мөлдерәмә өмет тулы күзләр кала.
Яратмадың, һәрчак мыскыл иттең мине. Яратмадык рухымны һәм җисемемне. Тик шулай да, яоатты. дип язып куйдым Хатирәләр китабына исемеңне.
Карама СИН чина алай, карама. Кагылмачы төзәлмәслек ярама. Талпынсам да. кочагына кералмыйм Синсн яшьлек, минем карыык арада.
Карт түгел чнн һәм картаймам мәңгегә. Ышандырып нәрсә әйтим дәлилгә? Галиябану әби булмый һнчкайчан. Бабай диеп эндәшмиләр Хәлилгә.
Бик күптәннән — әби патша заманында Үпкән идем сине урман аланында.
Шул урынга быел барсам — бер чикерткә Нидер көйли кипкән үлән сабагында.
Актарынам хатирәләр капчыгында — Нидер шәйлим ватык көзге ярчыгында: Йа. Ходаем! Унҗидедә үпкән кызым Сәлам әйтә алтмыш яшьлек карчыгыма.
Гаҗәпләнмә күктән йолдыз чүпләвемә, Йолдызларны алларыңа сипкәнемә. Нишләтәсең, уйнак күңел өмет итә Картлыгымны яшьлек белән сипләвеңә.
Томаланды күзләр — нуры сүнеп бара. Ераклаша бара якын гына ара...
Тау башында кем ул? Нинди чибәр зат ул? Нигә соң ул мине күрми, Йөзекара.
Курыкмыймын картлык миңа кизәнгәнгә, Була аның сырхавына түзәргә дә. Картаюның иң яман бер ягы шунда — Яратам дип әйтү оят гүзәлләргә.
Карале син, күр син теге Сылузатны — Түш киереп атлаулары ничек татлы... Хуш, картлыгым! Мин ияреп киттем аңа. Без бит әле ни әйтсәң дә Туфан атлы.
Гыйшык кадрен яшьлек белми, картлык белә — Чөнки дә ул сөю тәмен татып белә.
Шулай булгач, нигә икән бу кыз-кыркын Малайларны бабайлардан артык күрә?
Кызык ясап көләр өчен тузган баштан, Яратам, дип әйткән идем кызган баштан... Мәхәббәтемнең тарихын яза алмыйм.
Шул әлеге тузан башлы кыздан башка.
Печән өсте җиткән икән — сизмәгәнмен, Печән исен сизгәч кенә өзгәләндем: Печәнлектә уздырган төн искә төште — Мин, күрәсең, синнән һаман бизмәгәнмен.
Яши-яши, киттем инде картаеп та. Ара-тирә мәс тә булдым һәм аек та... Шуны белдем: әдәбият дәрьясында Бүре, кәҗә һәм кәбестә бер каекта.
Төшемдә мин таш гасырга кайтып килдем. Кыргыйларга шигырьләрем укып йөрдем. Шигыреңне ташка уеп яз, диделәр. Шагыйрьлекнең ни икәнен шунда белдем.
Нигә кирәк яшәдем дип үкерү. Җиңдем диеп дөньяны ду китерү? Ә чынында безнең гомер нәрсә ул? Ярыктан чыгып чокырга сикерү.
Ишегеңне ача идек дер калтырап.
Телең белән ташлый идең безне турап. Бүген нишләп кулын сузып елмаясын? Безнең янга төштең мәллә? Нихәл, бырат?
Бөтен нәрсә сатылган бу заманда Безнең яшәү туры килә таманга. Фәхишәнең товарына күз багып. Әхлак диеп кем лыгырдый һаман да.
Хатынга нр. ә ирләргә хатын кирәк. Бу дөньяга һәрчак тиле акын кирәк. Тиле язган робагыйны а1(лар өчен Мәҗнүнлек һәм әз-мэз генә акыл кирәк.