МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
МИСАЛ— 1 Үрнәк, өлге. 2.Кебек, шикелле, төсле; охшаш Гөнаһтан тәүбә итүче
кеше гөнаһсыз кеше мисалында булыр. 3. Хисап дәресләрендә санлы мәсьәлә Соңгысы русча санлы мәсьәлә мәгънәсендәге пример сүзенең калькасы булып, рус сүзе, үз чиратында, латинча примус сүзенә барып тоташа. Прима, премьер сүзләре дә шушы тамырдан (Борынгы грек математиклары саннарны гади тапкырлашучыларга таркатып “уйнарга” яратканнар. Инде таркатып булмый торган гади саннар латинча примус нумерус дип атала (гарәпчәдә-гадәде аслы/1). Тора-бара шушы примус сүзе, мәгънәви үзгәрешләр кичереп, рус телендә пример (мәсьәлә, проблема) сүзенә әйләнеп калган.) Исмәгыйль Гаспринскийның 1897 елда басылып чыккан башлангыч арифметика китабы "Эсап вә мисаль” дип атала. Ихтимал, санлы мәсьәлә мәгънәсендәге "пример” сүзенең татарчага калькасы беренче тапкыр шушы дәреслектә кулланылгандыр.
Күплек саны шәкеле—әмсаль.
МИСВӘКг — Теш чистарткыч Очы йомшатып чукланган таякчык, шырпы. Тасвик (тәһарәте) вакытында кулланыла. Карл Фукс Казан татарларының Бохарадан алып кайткан әче тәмле кыска агач таякчык белән тешләрен, аңкауларын ышкуы турында яза (XIX гасырның беренче яртысы). Ул аны мисвәт-агач дип атый.
Мисыр хәлифәсендә Пәйгамбәрнең таягы, мисвәге, башмагы, чәч һәм сакал бөртекләре әманәт булып сакланган. Төрекләр, сугышта гарәпләрне җиңгәч, ганимәт маллары белән бергә, бу ядкярләрне дә Истанбулга алып кайталар һәм, көмеш сандыкларга салып, Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куялар.
МИШӘР КАРАВЫЛЛАРЫ тар — Элек Пенза губернасы җирләрендә йомышлы мишәрләр һәм украинлылар тарафыннан саклана торган ныгытмалар тезмәсе (линиясе), засекалар. Бу линияләр Мәскәү хакимиятләре тарафыннан илнең көньяк-көнчыгыш чикләрендә Кырым татарларыннан һәм нугайлардан саклану өчен, шулай ук башкорт, кыргыз, калмык яуларына һәм барымтасына каршы урман егып төзелгән.
МИШӘРӘК тар. — Йомышлы мишәрләр (мәс., Златоуст татарлары арасында). Рус телендә — мещеряк.
МОВӘЛЛӘД г —Урта гасырларда Испаниядә Ислам динен кабул иткән җирле халык (иберийлар, шулай ук вестготлар) белән гарәпләрдән барлыкка килгән мөселманнар Европа телләрендәге (шулай ук рус телендәге) мулат сүзе шушы “мовәлләд” сүзеннән килеп чыккан.
МОНАФИКЪ, МОНАФЫЙК г - Ике йөзле, эчкерле кеше. ”Монафыйк—
Ислам диненең бер ишегеннән кереп тә, икенче ишегеннән чыгып китүче. "
Монафикълар камап һәр дүрт ягымны, Күрәлмим мин кояшым һәм аемны. Тукай.
Монафикун ("монафикъ”ның күплек саны шәкеле) — Йасриб (Мәдинә) шәһәре халкының Исламны кабул итеп Мөхәммәдие пәйгамбәр дип таныганнан соң, аның йогынтысы үсүдән куркып, аңа каршы мәкерле эш алып барган өлеше. Коръәндә аларга ләгънәтләр яудырыла.
Хатын-кыз җенесеннән булса — монафика.
Дәвамы Башы журналыбызның 2004 елның 1нче санында
МОРҖА Р Эхмәтьянов бу с-үзиен көнбатыш төркиләре өчен уртак булуын (муржа. мури-морҗа; мичтәге төтен юлы) искәртеп, аны фарсы телендәге чурича “морҗа, төтен юлы. төрле торбалар" сүзенә илтеп тоташтыра "Татар теленен диалектологик сүзлеге"ннәи (1969. 1993) “муржа һәм “мөржэ" сүзләре русча чурьясүзеннән алынган булып аңлашыла. Чыннан да рус диалектында мондый сүз бар (булган), мәс . В Дальнең “Толконый словарь живого великорусского языка" сүзлегендә аның "труба" мәгънәсе каз. (ягъни Казан ягы) искәрмәсе белән теркәлгән Шуңа күрә чурья сүзе рус теленә татар теленнән килеп кергән дип фараз итү нигезле сыман В.Даль бу сүзнең мәгънәсен аңлатканда “алебастр чыгару өчен шахта" дип тә өсти Бездә Югары Ослан якларында Печиши авылы тирәсендә акташ чыгару, известъ (керәч) һәм алебастр яндыру бик күптәннән килә һәм Печиши атамасы да тау битләвендәге мәгарә-мнч атамасыннан алынган (русча пешерасүзе белән чагыштырыгыз) Ихтимал, анда татарлар русларга кадәр үк төзелеш ташы чыгару һәм керәч яндыру белән шөгыльләнгәннәрдер, ә таш чыгару һәм яндыру базлары “морҗа" дип аталгандыр Ул чагында русча "Печиши" атамасының татарчадан калька гына булып чыгу ихтимазы бар.
“Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә (1993) "морҗа" сүзе “хуҗалык" мәгънәсенә дә ия дип күрсәтелә һәм "Мөржэ акчасы жыйалар ыйы. кырык, илле тин. бай кешенең ике-нч мөрҗәсс була торган ыны дигән мисал-иллюстрация китерелә Монда “төтен хәреже" турында сүз бара дип уйларга кирәк, ә ул морҗа исәбеннән алынган (хуҗалыкта, ихатада берничә моржа булырга да мөмкин)
Кече морҗа мичтәге учак төтене юлы. ул төп морҗага тоташа
МОРЗА - Мирза Казан ханлыгында морзалар яки мирзалар дип бәкләрнәң (кснәзләрнең) кече угылларын (әмнрзадәләрне) атап йөрткәннәр, ә бәк титулы өлкән угылга күчкән. Шулай итеп, мирзалар аксөяк катлауның өченче дәрәҗәсен тәшкил иткәннәр Аларны Англиядәге асквайряар белән чагыштырырга була. Болгар чорында морзалар булмаган әле. Морзалар, мәсәлән, чуаннарда да булган һәм христианлаштыру сәясәте вакытында аларга да татар морзалары кичергән хәлләрне кичерергә туры килгән
МОСАУВИР/ 1.Рәссам, сурәт ясаучы, сурәт төшерүче, фотограф Г Тукай бер
шигырендә Гаяз Исхакыйны “мосаувир" дип олылый 2.Аллаһының күркәм исемнәреннән берсе. Бу очракта төрле чыганакларда (ад-)Мүсаувир һәм Мусаувир язылышлары да очрый һәм Сурәт бирүче. Вотгн нәрсәгә шәкел бирүче дип тәрҗемә ителә Ихтимал, иң кулае Сыняандыручы сүзе булыр иде
“Шәрык алынмалары сүзлеге"ндә мосаунр язылышы да тәкъдим ителгән
МОСТАФА / Сайлап алынган, сайланмыш мәгънәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең эпитеты. Кеше исеме булып та йөри. Бу дөньяднн күп үтде әнбийә һәм әүдийа. барчаеының рәһбори Мөхәммәд Мостафа. Кол Шәриф
МОТЛАК / Абсолют, чикләнмәгән, бәйсез, шартсыз Мотлак бушка гел бушка, бөтенләй бушка Хәзер бәхәсләре шәнз мотлак ~ илә чоглакы шәй' арасындагы ({торыкның исбатында икәнен сүзләреннән аңладым -Хәзер бәхәсләре әйбернең чикләнмәгән булуы белән чикләнмәгән әйбер арасындагы аерма икәнен сүзләреннән аңладым Фатих Әмири.
МОТЫЙШI Буйсыну Кешенең ихтыярын үзеннән атын һәр пигә гниногизмә хуҗасына мотынтн кыла юрган бер куәттер. Г Нгхакыи
Дәвамы киләсе саннарда