ЯҢАЛЫКЛАР
КҮНГӘН КӨТЕЛГӘН БӘЙРӘМ
Бөек композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл кую мәсьәләсе җәмәгатьчелек та-рафымнан моннан яргы гасыр элек үк күтәрелгән иле Ниһаять, ул көн килде 12 август көнне Казаннын үзәгендә Болак суы белән Кабан күле тоташкан жирдә Салих Сәйдәшсвкә һәйкәл куелды Һәйкәл шул ук көнне ачылган Татар дәүләт гума- нитар-псдагогика университеты каршын-дагы мәйданга урнаштырылды Ике зур вакыйга уңаеннан оештырылган тантана-ны кереш сүз белән Татарстан Премьер- министр урынбасары культура министры Зилә Вәлиена ачып жибәрдс. Төп чыгышны Татарстан Президенты Минти- мер Шәймиев ясады. Элеккеге педагогия институты нигезендә яна ачылган универ-ситетның асылы һәм киләчәге хакында сөйләгәннән соң ул. композиторга куелган һәйкәл турында болай лиле: "Салих Сәйдәшсвкә һәйкәл кую уе ярты гасыр буе куертылып торган икән, лимәк. ул безнең Жаныбызда, димәк, ул чыннан да бөек шәхес Татар профессиональ музыкасына нигез салган, аны дөнья дәрәжәсенә чы-гарган Салих Сәйдәшен, ниһаять, респуб-ликада тиешле бәясен аллы. Тукай белән Сәйдәш безмен кем икәнлегебезне, йөзе-безне күрсәтеп тора. Алла боерса, гомергә шулай булачак”
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм С Сәйдәшсвкә һәйкәл ачылу тантанасында Татарстанның халык шагыйре. "Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. “Тат- энерго" берләшмәсенең генераль директоры Илшат Фәрлиев. ТДГПУ ректоры Жәмил Нигьмәтов. Татарстан югары уку йортларының ректорлар советы рәисе. КДУ ректоры Мәгълүм Салахов чыгыш ясадылар
Салих Сәйдәшсвкә куелган һәикәлнен авторлары архитектор Мәхмүт ГасыЙ- мон һәм Герман Бакулин
УРАМНАРГА ЯҢА ИС ЕМНӘР
Казан хакимияте башлыгы Камил Ис хаков 16 июль көнне 1000 еллык шәһәрмен кайбер урам һәм тыкрыкларының исемнәрен үзгәртү турындагы карарга кул куйды
Шулай итеп. Калинин урамының бер өлеше (Вишневский урамыннан Иптәш лск урамына кадәр) Әмирхан Еники урамы. Володарский урамы танылган татар язучысы, жәмәгать һәм сәясәт эпглеклесе. журналист һәм публицист Гаяз Исхакый. ә Сакко һәм Ваниегги урамнары Татарстан Республикасы гимны авторы, композитор Рөстәм Яхнн исемен йөртәчәк Шу лай ук Вахитов районындагы Мәктәп һәм Тукай тыкрыклары яна исем ала Беренчесенә иске исеме — Катанов тыкрыгы кайтарыла, ә икенчесе Казан дәүләт уни-верситетының танылган профессоры, та-рихчы Худяков исемен алып. Михаил Ху- ДЯКОВ урамы дип аталачак Ухтомскии урамы исеме киләчәктә сәясәт эиглеклесе һәм Кытай мөселманнары жәмгыяте рәисе хөрмәтенә Борһан Шаһиди урамы дип йөртеләчәк
Совет районындагы Революция урамы- нын да исеме үзгәрә Ул хәзер татар әдәби яты классигы хөрмәтенә Нәкый Исәнбәт урамы дип атала.
КАЗАННЫН ШӘРӘФЛЕ ГРАЖДАННАРЫ
Казаннын 1000 еллык юбилее алдын-нан халык депутатларының Казан Советы карары нигезендә унөч кешегә: СССРнын халык артисты Азат Аббасовка. ятим ба-лаларны үз канаты астына алган Әсптт Га- лимжановка, милиция майоры, тренер Наилә Гыиләжевага, Совет раионынын элеккеге хакимият башлыгы Альберт Ка малиевка. "Казан вертолет заводы” гене-раль директоры Атександр Лаврентьевка. Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостю- ковка. Ветераннар советы рәисе Надежда Тимашовага. галим-тарихчы Миркасыйм Госмановка. академик Атександр Фурссм- кога. Россия сәнгать академиясе әгъзасы Харис Якуповка. Россггянен беренче Пре-зиденты Борис Ельцинга һәм бүгенге РФ Президенты Владимир Пугинга. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевкә 'Ка заннын мактаулы гражданины” дигән дәрәжәлс исем бирелде. Алар арасында журналыбызның редколлегия әгъзасы Миркасыйм Госмановнын (Усманон) да булуы безнен өчен аеруча куаныч Карар
да бодай диелгән: "Миркасыйм Габделхак улы Усманов —тарих галиме, язучы. ТР Фәннәр академиясе академигы. Казан дәүләт университеты профессоры. ТР Милли китапханәсенең фәнни киңәшче-се—фәнне үстерүгә керткән зур хезмәте һәм Россия х&тыкларынын тарихын өйрәнү проблемаларын тикшеренүе, иҗтимагый эшчәнлеге өчен.
ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРГА ҺӘЙКӘЛ
Дәүләт Советынын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли мәсьәләләр комите-ты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе Алтай Республикасында булып кайтты. Әлеге сәфәрнен максаты — биредә төрки халыкларга багышланган һәйкәл куюга бәйле мәсьәләләрне тикшерү иде
Сәфәр узган ел Татарстан һәм Алтай республикаларының югары вәкиллекле органнары арасында кул куелган парла- ментара хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешү кысаларында оештырылды Татарстан делегациясе составында Татарстан Президентының сәяси мәсьәләләр буенча кинәшчесе Рафаил Хәкимов. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Архитекторлар берлеге рәисе. Кол Шәриф мәчете проекты авторларыннан берсе Искәндәр Сәйфуллин һ. б бар иде.
Р Вәлиев әйтүенчә, делегация әгъза-лары визит барышында Алтай парламен-ты вәкилләре, республика җитәкчелеге белән очрашып, булачак һәйкәлнең про-екты. анын урыны турында фикер алыш-кан Моннан тыш. алар Алтай Республи-касының кайбер районнарында булып, төрки халыкларның тарихи урыннарын караган Һәйкәлгә исә “Алтай - төрки халыклар бишеге" дигән исем бирү күздә тотыла икән.
Делегация Барнаулда Алтай татарларының милли-мәдәни мохтәрияте активистлары белән дә очрашкан.
ИСХАКЫЙНЫ ЯД ИТЕП
Гаяз Исхакыйнын туган авылы Яушир- мәдә быел да әдәбият-сәнгать җыены бу лып узды "Исхакый укулары" дигән исемдә уза торган бу жыеннын оештыручылары — Татарстан мәдәният министрлыгы. Камал театры һәм Татарстан Язучылар берлеге Инде өченче тапкыр уздырыла торган бу бәйрәмнен инициаторы һәм оештыручысы, әлбәттә. Камал театры. Театр директоры Шамил Закиров һәм анын ярдәмчеләре, гадәттәгечә, бу җыеннын төп мәшәкатьләрен үз өстенә алдылар Бәйрәмнен программасы бик баи иде. Тантанада күренекле җырчылар, сүз остаз ары. татар дәүләт жыр һәм бию ан
самбле вәкилләре катнашты Бөек шәхес-не яд итәргә байтак язучылар һәм га-лимнәр лә килгән иде Туфан Миннул- лин. Мөдәррис Әгьләмов. Зәки Зәйнул- лин. Фәүзия Бәирәмова. Хатыйп Мнннул- лин. Факил Сафин. Ркаил Зәйдулла. Ләбиб Лерон Флера Тарханова Яуширмә әдәбият йортында җыелган халыкка Гаяз Исхакыйнын “Зөләйха" трагедиясе буенча эшләнгән фильм да күрсәтелде
ЭНЦИКЛОПЕДИЯНЕҢ 2 ТОМЫ
Татар энциклопедиясенең 2 нче томы басылып чыкты. Анда татар халкынын һәм Татарстанның борынгы заманнан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын һәм яшәешен яктырткан 3150 мәкалә һәм 1200 иллюстрация урнаштырылган Бу томда Г — Й хәрефләренә туры килгән мәкаләләр урын алган Биредә бай фактик материаллардан тыш матур-матур иллюстрацияләр, карталар да бирелгән Аларны әзерләүдә 413 кеше катнашкан. Тиздән Татар энциклопедиясенең татар телендәге тулыландырылган басмасын чыгару да күздә тотыла. анын 1 томын 2006 елнын берейчс кварталында бастыру планлаштырыла.
Татар энциклопедиясе барлыгы 6 томнан торачак.
“МӘДӘНИ ҖОМГАТА - 10 ЯШЬ
“Мәдәни Жомга" газетасы чыга баш-лауга 10 ел тулды. Шушы унай белән газетаның махсус саны чыкты
Газетанын баш мөхәррире Зиннур Мансуров “Мәдәниятле халык булып ка-лыйк" дигән мәкаләсендә коллективның башкарган эшчәнлегенә анализ ясый.
Коллективны юбилее белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. мөфти Госман хәзрәт Исхакый. армия генералы Мәхмүт Гәрәев. мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов. Премьер-министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов. прокурор Кафил Әмиров. Казан шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Тутаева һәм башкалар котлый.
Бу котлауларга “Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәрләре дә кушыла "Мәдәни Жомга~га яна ижади унышлар телибез.
КАЗАН СУРӘТЛӘРЕ ТӨРКИЯДӘ
Башкалабызның тугандаш шәһәре Ан- талиядә “Фотоларда — меньеллык Казан" дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды Әлеге чараны Татарстанның Төркиядәгс вәкаләтле вәкиллеге Анталия шәһәре ха-
кимияте белән берлектә оештырган Баш-
каланын меңъеллыгы уңаеннан
оештырылган бу күргәзмәгә Анталияләге
дипломатик вәкиллекләр, эре сәнәгать
һәм сәүдә ширкәтләре, танылган туризм
оешмалары чакырылган
Әлеге чаранын ачылу тантанасында
чыгыш ясаган Анталия губернаторының
урынбасары Бәкир Сыткы Хаазыопу ту-
гандашлык килешүе ике ил һәм ике халык
арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта-
чагын. бу күргәзмәнең исә әнә шул юлда-
гы бер адым булуын белдерде Казан
шәһәре хакиме урынбасары Фәрит Ишма-
ков исә фотолардагы биналарнын
күбесен төрек ширкәтләренең төзүен
билгеләп узды
ИГЪТИБАР: КОНКУРС!
"Идел" яшьләр үзәге һәм Татарстан
Язучылар берлеге "Иделем акчарлагы"
конкурсы игълан итә. Быелгы конкурс
шәһәребез юбилее унаеннан “И Казан1
Нурлы Казан! Монлы Казан!" дигән темага
багышлана.
Ижат әсәрләре проза, поэзия һәм
драма жанрлары буенча кабул ителә
Шуны сын да искәртергә кирәк быелгы
бәйгедә проза һәм драма әсәре
язучыларга аерым игътибар ителәчәк
Казан темасыннан тыш, яшьләр
тормышын чагылдырган әсәрләргә дә
өстенлек бирелә
Топ таләпләр: бәйгегә тәкъдим
ителгән әдәби әсәрләр тагар телендә һәм
компью терда басылган булырга гиеш
Катнашу- чыларнмн яше 14 тән 30 гача
чикләнә Конкурста Татарстан
Республикасында гына түгел, чит
төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез
дә катнаша ала И ждт әсәрләре белән хат
юллаганда, конкурсантка үзе турында
кыскача белешмә, төгәл адрес һәм
хәбәрләшү өчен телефон номерын
күрсәтү мөһим. Әсәрләрне “Идел” яшиләр
үзәге 420107, Казан шәһәре,
Санкт-Петербург (элекке Свердлов)
урамы. 12 нче йорт адресы буенча җибәрә
аласыз Хәбәрләшү өчен телефон (8432)
78-98-63 яисә е шай тс-к1е1@уап1кх ги
ДЕРЖАВИН РУХЫНА БАГЫШЛАНА
Лаешта мәшһүр шагыйрь, дәүләт эш-
лсклесе Гавриил Державинны искә алды
лар Инәлек аның тормыш юлына, нжаты-
на багышланган чыгышлар булды Аннары
Державин исемендәге бүләкмен быел гы
лауреаты Чаллы шагыйре Николай
Алешковка әлеге олы бүләкне тапшыру
тантанасы у зды
Бәйрәм тантанасы Казанда, 1 Бора
тынский музеенда дәвам итте Шагыйрә
Наилә Ахунова җитәкчелегендәге "Ак кар
га” ижат берләшмәсе яшь шагыйрьләр
һәм шагыйрвлөр арасында үткәргән
“Державин бүгенге шигърият
контекстында дигән те
мага докладлар бәйгесенә йомгак ясалды.
Державин шигырьләрен аһәңле итеп уку-
чылар арасында да җиңүчеләр бңлгелән-
де Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, ки-
таплар тапшырылды.
Кичен исә Горький урамындагы Лялов
бакчасында, Державин һәйкәле янында
язучы Владимир Корчагин, шагыйрьләр
Ренат Харис. Валерий Тургай (Чуашстан).
Факил Сафин, Николаи Алешков, Роза
Кожевникова. Сергей Малышев. Илсөяр
Иксанова, Альбина Әпсәләмова. Михаил
Тузов. Качалов исемендәге театр артист-
лары. халык жыр. музыка коллективлары
катнашында театрлаштырылган әләби-му-
зыкаль кичә булып узды.
Тамашаны шагыйрә Лилия Газнзова
һәм Качалов театры артисты Михаил Га-
лицкий алып барды
ХӘТЕР
Балык Бистәсе районынын Котлы
Бөкәш авылында (элеккеге Кызыл Йолдыз
районы үзәге) күренекле дин эшлек- лесе.
философ Идрис Зөлмөхәммәт улы
Хафизнын (халык телендә аны Хәлфә ба-
бай дип йөртәләр) 355 еллыгына багыш-
ланган фәнни-гамәли конференция узды-
рылды Анын эшендә күренекле галимнәр,
язучылар, музей хезмәткәрләре катнашты
Шул ук көнне Котлы Бөкәш урта
мәктәбе бинасында туган як музее ачылды
Көннен икенче яртысында тирә-як
авыллардан җыелган халык һәм килгән
кунаклар Борынгы Чаллы шәһәре уры-
нында булдылар. Хәзер тыюлык саналган
бу җирдә унбиш метр биеклектәге мана-
ралы капка төзелә башлаган “Алтын капка"
дип аталачак бу корылма быел Хәтер
көненә кадәр төзелеп бетәргә тиеш Килер
буын өчен бик тә әһәмиятле булган бу
чараларда Балык Бистәсе районы ха-
кимияте башлыгы Равил Хәйруллин. "Ка-
зан утлары" журналының баш мөхәррире
Равил Фәйзуллин. Татарстан мәдәният
министры урынбасары Рафаэль Вәлиев.
Татарстан Милли музее директоры Ген-
надий Муханов. тарих фәннәре докторы,
археолог Фаяз Хужин. тарихчы әдип Ну-
рулла Гариф. Котлы Бөкәш музееның төп
оештыручысы Кәримулла Ахуновлар кат-
наштылар һәм чыгыш ясадылар Танта-
нада шулай ук бу төбәктән чыккан
дистәдән артык әдәбият-сәнгать вәкиллә-
ре дә катнашты
КАЛӘМДӘШЕБЕЗНЕ КОТЛАУ
Татарстан Язучылар берлегендә
Уфада яшәүче күренекле галим һәм
язучы. Галимҗан Ибраһнмов турында
трилогия ижат иткән Суфиян ага
Поварисов белән очра шу булды Әдәби
мәҗлесне Татарстан Язучылар берлеге
идарәсе рәисе, шагыйрь Илфак
Ибраһнмов ачып җибәрде Ул Су
фиян аганын әдәбият һәм фән
өлкәсендәге хезмәтләренә югары бәя
бирде
Аннары Татарстан Дәүләт Советы
Президиумы әгъзасы. Татарстанның
халык шагыйре Роберт Миннуллин сүз
алды Күптән түгел С Поварисов
Президент М. Шаймиев Указы нигезендә
"Татарстан Республикасының атказанган
фән эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә
лаек булган иде Р Миннуллин ана шунын
дипломын һәм күкрәк билгесен
тапшырды "Казан утлары" журналының
баш мөхәррире. Татарстанның халык
шагыйре Равил Фәйзуллин. Татарстан
китап нәшрияты директоры Дамир
Шакиров һ б. ил агасын мактаулы исемгә
лаек булуы белән тәбрикләделәр.
БӘЙРӘМГӘ РӘССАМ БҮЛӘГЕ
Президент Минтимер Шәймиев
Казан Кремлендә Татарстанның халык
рәссамы Рәшит Имашевны кабул итте.
Республика җитәкчесе белән
сөйләшү барышында танылган рәссам
Казан Крем лендә элеккеге юнкерлар
училищесы бинасында урнашачак рәсем
сәнгате галере- ясенә үзенең берничә
картинасын тапшырды.
Президент Казанның 1000 еллык
юбилее уңаеннан тапшырган бүләге өчен
рәссамга рәхмәт әйтте һәм Казан Крем-
лендә ачылачак картиналар галереясе
сәнгать сөючеләрне һәрчак үзенә тартып
торыр дигән ышаныч белдерде.
“МӘГАРИФ" НӘШРИЯТЫНДА
Күренекле драматург Туфан Миннул-
линнын “Әлдермештән Әлмәндәр ”е
татар, инглиз һәм рус телләрендә
дөньяга чыкты. Әлеге китап мона кадәр
"Мәгариф" нәшриятында инглиз телендә
басылып чыккан һәм чит илләргә
таралган "Та1аг 1иегашге юбау" (“Бүгенге
татар әдәбияты").
Н|Могу оГ 1һе Та1апГ (“Татар тарихы").
"Та!аг Го1к 1а1ск" ("Татар әкиятләре") һ.
б сафында үз урынын алды.
"ДИ ЭМ БИ" нәшрияты белән “Мәга-
риф" нәшрияты хезмәттәшлегендә татар
телендә Татарстан Республикасының
географик һәм социаль-икътисади
карталары
басылып чыкты Атамаларның язылышы
"Татарстан Республикасының
администра- тив-тсрриториать бүленеше'
дигән белешмәлеккә һәм "Татар
энциклопедия сүзле- ге”нә нигезләнеп
бирелде.
ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ
Казаныбыз юбилее алдыннан башка-
лабызга Чуашстан Профессональ
язучылар берлеге идарәсе рәисе
Валерий Тургай җитәкчелегендәге
Чуашстан Республикасы делегациясе
килде.
Делегация составында Чуашстан
Дәүләт Советы депутаты Леонид
Григорьев, медицина фәннәре докторы
Николай Григорьев. язучылар Иосиф
Дмитриев. Светлана Азаматова һ б бар
иде Башкалабызның истәлекле
урыннары белән танышканнан сон.
кунакларны Казан шәһәре хакимияте
башлыгы урынбасары Әлфия Тута- ева
кабул итте Алар шулай ук Болгарга да
сәфәр кылды
ИСТӘ. ҺАМАН ДА ИСТӘ...
Татар халкы бай әдәби мирас
калдырган шәхесләрен һәрвакыт хөрмәт
белән искә ала. Әле күптән түгел генә
Арча районы Казанбаш мәктәбе
укучылары Татарстанның халык язучысы.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты Гариф Аху- нов истәлегенә
багышланган кичә уздырды. Анда
язучының хатыны Шаһидә Мак судова.
кызы Наилә Ахунова. язучылар Мөсәгыйт
Хәбибуллин, Галимҗан Гыйль- манов.
әдәбият һәм сәнгать музее директоры
Ринат Фазлыәхмәтов. район хакимияте
башлыгы урынбасары Надия Мифта -
хетдинова да катнашты
Укучылар Шаһидә ханымның Гариф
Ахунов турындагы истәлекләрен яратып
тыңлады. Соныннан кунаклар һәм укучы-
лар язучының каберенә чәчәкләр салды.
ПРЕЗИДЕНТНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЫ
Татарстан Республикасы мәнфәгать-
ләре хакына күпьеллык нәтиҗәле
хезмәте һәм татар милли әдәбиятын
үстерүгә лаеклы өлеш керткән өчен язучы
Маликова Мәдинә Габделхак кызы
Татарстан Республикасы Президентының
Рәхмәт хатына лаек булды.
Тышлыктагы