Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ КҮЗ ТӨБӘП

Дискуссия: "Безнең заман герое ”

"Казан утлары" ачып җибәргән "Безнең заман герое" дискуссиясе татар әдәбияты үсеше белән кызыксынган кешеләрне бер тирәгә туплады, фикер алышырга мәҗбүр итте, чөнки әдәбият XXI гасырга атлаган чорда, аның үткәненә күз салып бүгенге казанышларын барлау, хәл-әхвәлен ачыклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Дисскуссия шулай ук әдәби процесска карата каршылыклы бәяләр яшәп килүен дә. уй-фикер төрлелеге булуын да ачыклады.
Журнал битләрендә урын алган мәкаләләр белән танышканнан соң. "Кем ул безнең заман герое?" дигән сорауга җавап таба алмый гаҗиз калуыбыз күренә. Бу бәхәстә катнашкан һәр кеше замана героен үзенчә кабул итә, үз рухи кыйммәтләренә туры китереп шәрехли. Безнең заман герое турында сүз алып барганда, бәхәстә катнашучылар уңай герой мәсьәләсенә кимрәк тукталалар. Д. Заһидуллина (Казан утлары, 2004. 10 сан) татар әдәбиятында "герой югалу" тенденциясенең күзәтелүе турында сүз алып бара. Чыннан да. хәзерге әдәбиятта уңай геройны, үрнәк геройны аерып күрсәтү мөмкин түгел. Әдәбиятта субъектив катлам көчәя бара һәм алдынгы, уңай фикер еш кына автор образы аша җиткерелә, ә берничә сыйфатын калкытып кую аша сурәтләнгән геройлар (Т Галиуллин "Тәүбә". “Элмәк". "Тонгс юллар". В Имамов "Могикан". 3. Хөснияр "Терсәк сугышы" һ. б.) унаи герой дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Бу урынла Р. Сверигин (Казан утлары. 2004. II сан) фикере белән килешмичә мөмкин түгел: язучылар китап битләрендә күбрәк чынбарлыкны сурәтлиләр, җәмгыятьтәге бозыклыкны күрсәтәләр. Әлеге тип геройларны “безнең заман геройлары" дип атарга мөмкинлек бар. чөнки алар—бүгенге җәмгыять вәкилләре, чынбарлык кануннары белән яшәүчеләр, безнең заман сәхнәсендә төп рольләрне башкаручылар.
Без үз язмабызда заман героен татар әдәбиятында соңгы елларда мәйданга күтәрелгән геройлар арасыннан эзләргә булдык. Яна тип геройлар дигәндә, без әдәбият дөньясында 1990 еллар ахырында пәйда булган һәм. бер яктан, тәнкыйть утына тотылган, икенче яктан, артык унай бәяләнгән образларны күздә тотабыз. Алар арасында тормышны янадан корырга сәләтле, мәрхәмәтле, кин күңелле ир- егет образлары—Хәлим (Г Гыйльманов "Албастылар"). Зәбир (3 Хәким "Гөнаһ"). Арслан (Н Гыйматдинова "Ак торна каргышы"), чынбарлыктан ерагайган, кешеләрдән читләшкән, әмма күңел сафлыгын югалтмыйча, очарга талпынучы Сәүбән (Г Гыйльманов "Оча торган кешеләр"). Сара (Н. Гыиматлинова "Ак торна каргышы"). Ак йөз (Ф Вәирәмова "Канатсызакчарлаклар"). Сабира (Ф Вәйрәмова "Кем?"): мифологик аң төпкеленнән калыккан албастылар (Г Гыйльманов "Албастылар"). Алып (Ф. Вәйрәмова "Алыплар илендә"), бичуралар (М Гыйлажев "Бичура") яшәп килә.
Хыялый, мистик әдәбият үзе дә. анын тарафдарлары да көннән-көн арта, бүгенге көн татар әдәбиятында шул юнәлештә эзләнүләр даирәсе киңәя бара, шуна нисбәттән язучыларның мифологик образларны калкытып куюының, яна геройның
мифология, хәтта мистика белән бәйле типларына мөрәжәгать итүенен сәбәбен эзләү табигыи Гасырлар чиге—кешеләрнең дөньяга карашын үзгәртеп, яшәеш турындагы күзаллауларын янадан карап чыгарга мәжбүр иткән кискен тетрәнүләр заманы. XX гасыр ахырында илдә барган үзгәрешләр кешеләр тормышына тирән тәэсир ясады: матди, ижтимагый үзенчәлекләр кешеләрне капма-каршы ярларга аерып куйды; кешеләр кыйблаларын югалттылар, кыйммәтләр системасын яңабаштан карап чыгарга мәжбүр булдылар
Күчмә чорда (теоретик әдәбиятта кабул ителгән төшенчә), ягьни ике гасыр чигендә сәяси, мәдәни тормышта барган үзгәрешләр әдәбиятка да тәэсир итми калмады Бу йогынты унай яктан да характерлана: әдәбиятта янал ык җиле исә башлый, “универсаль донья картинасы үзгәрә, архетип һәм мифлар белән кызыксыну арта төшә, ижат культы өстенлек ала"', сәнгатьтә аерым кеше шәхесен данлау күзәтелә. Игътибар итсәк. XX Иөз башы да ижтимагый һәм рухи тетрәнүләргә бай булып, татар әдәбиятын модернизм ярларына алып чыкты, анын үсешенә тирән тәэсир ясады.
Бүгенге көн татар әдәбиятында мифларга, постмодернистикатымнарга игътибар арту күнегелгән карашларны», кабул ителгән кыйммәтләрнен хәзерге татәпләргә җавап бирмәвеннән килә булса кирәк. Хәзерге жан-рух кризисы язучыларны бүгенге көн сүз сәнгате бирә алмаган тотрыклылыкны милли аннын ерак төпкелләреннән, тәнрсчелек идеяләреннән эзләүгә этәрә. Төрки халыклар мифологиясенә мөрәжәгать итү милләтнең аянычлы хәлен күрсәтүгә булыша, проблемаларны милли даирәгә күчерә, сюжет сызыгы, конкрет рамкаларыннан чыгып, универсаль дөнья сурәтен, яшәеш моделен тудыруга юнәлтелә. шул рәвешле язучылар дөньякүләм мәсьәләләрне калкытып куюга омтылалар Әлеге күренеш бүгенге көн татар әдәбиятында мифологик карашларны», образ-төшенчәләрнен. архетипларнын алгы планга чыгуына сәбәпче була, чөнки чынбарлыктан таба алмаган таянычны кеше коллектив һәм тарихи ан казанышларыннан. архетиплар арасыннан эзли.
Хәзерге татар прозасынын мифологик фикерләү белән тыгыз элемтәдә торуын бүгенге кон татар әдәбиятынын аерылгысыз үзенчәлеге дип кабул итәргә кирәктер Реализм, романтизм кысаларына сыймаган әдәбиятта һәр лвторнын үз Яшәеш моделе тудырылса да. аларны берләштерә торган бер образ, "яна татар прозасьГнын үзенчәлеге дип кабул ителә алырлык уртак сыйфат бар: ул—“оча торган", ягьни олы жанлы. изге кешеләр Ф Бәйрәмованын бер әсәреннән икенчесенә күчә килгән. Н Гыйматдинова һәм Г Гыйльманен ижатынла чагылып-члгылып киткән типажлар—Күк кешеләре Жир кешеләренә бөтенләй охшамаган, очарга сәләтле адәми затлар—күк дөньясы белән нык бәйләнгән, саф күнелле. ләкин канатлары сынган, үз кыйблаларын югалткан, бәхетсез каһарманнар. Күктән төшкән кешеләр мәхәббәтне Иманнары дәрәжәсснә күтәрсәләр лә. гомер буе ял1ыалыкка дучар ителгәннәр, пар канатсыз калып, оча алмый жирлә тилпенүче изге жаннарга әверелгәннәр.
Г Гыйльмановнын "Оча торган кешеләре" белән Ф Бәйрәмованын "Канатсыз акчарлаклар" исемле әсәрләрендә тудырылган мифологик Яшәеш модельләре Күк белән Жир арасындагы каршылыкка нигезләнә. Г. Гынльманов тәңречелектәге Күк һәм Жир төшенчәләрен Авыл, Туган нигез төшенчәсенә сыйдыра Авыл галәме язучы ижатынла универсаль дөньяга әверелә. Татар авылы—Галәмнең чагылышы, хатта тәңгәле, аны “язмыш орбитасы, яшәү боҗрасы" әйләндереп ала. Туган нигезен, имезеп үстергән Жир-Анасын оныткан кешене язучы түбән дөнья вәкиленә тннли. ана Жир һәм Күк куенында урын калдырмый, тормыш чылбырыннан чыгарып ташлый. "Кешене туган җире, туган нигезе, балачагы сагындырмый башлый икән, димәк, аңа нидер булган, ул үзенен рухи орбитасыннан ычкынган, базачагыннан ук килгән гомер юлыннан читкә тайпылган, язмыш орбитасыннан төшеп калган, кыйбласын югалткан. Иблис коткысына бирелгән " Әсәрдә авыл дөньясы күк белән җирне, яхшылык белән яманлыкны укмаштырган урынга әверелә
' Псрсходныс процессы п русской художсгтвснноП кульгурс Поши II ИоВГЙИНЧ нремя М Наука. 2003 « «
Ф Бәйрәмова повестенда исә башкарак күренешкә тап булабыз Язучы дөньяны нәкъ икегә—Жир һәм Күккә аерып куя. Жир дөньясы карангы. явыз көчләрнең туплану урыны булса. Күк—якты, изге дөнья итеп сурәтләнә. Ф Бәирәмованын җире тәмугка тин. Диңгез белән уратылган утраудагы жүләрләр йорты жир кешеләренең яшәү рәвешен чагылдыра, түбән каттан оскә күтәрелү нәкъ безнен тормышның тәнгәл чагылышына әверелә, анын әдәби моделе буларак яши башлый. Г. Гыйльмановтан аермалы буларак җирне, утрауны уратып алган су божрасы кара язмышны, бәхетсезлекне анлата, кешене тирән чоңгылга бөтереп алып керә. “Алар (кешеләр) йөгерә башлыйлар. Ләкин яр бетми! Ярнын очы-кырые юк. Шунда алар анына коточкыч бер нәрсә барып житә—алар утрауда икән бит! һәм бу яр. бу су мәнге йөгерсәләр дә, бетмәячәк. Монда эләккән кешегә бу утраудан чыгу юлы юк". Повестьта кешегә жирдә бәхетле булу мөмкинлеге калдырылмый, сәгадәт артыннан күккә очарга кирәк, ә сынган канатлар тәмуг өстеннән югарыга күтәрә алмыйлар.
“Оча торган кешеләр” дөньясында адәм заты, җирдән, авылдан, язмыш орбитасыннан читләшсә, "иясез язмышка", бәхетсез жанга әверелә, хәсрәт юлына кереп китә. Ф Бәйрәмовада нәкъ киресе: кеше бары тик кара җирдән, "жүләрләр йортьГннан ычкынгач кына бәхеткә тиенә, күк катында сөенечле тормышка ирешә Әсәрләрдә бәхетле яшәешкә карата каршылыклы фикерләр әйтелүгә карамастан, һәр ике язучы сәгадәтле булу өчен пар канат кирәклеген раслый, бәхеткә ирешү юлында мәхәббәткә өстенлек биреп, сөю көченә ышана; әлеге идеягә нисбәтән әсәрләргә гадәти жир кешеләреннән аерылган, башка галәм затлары буларак кабул ителгән образлар кертелә.
Язучылар, дөньяны хәрәкәткә китерүче үзәк көч буларак, явыз кешеләр, кара рухлар һәм оча торган кешеләр, изге рухлар арасында барган көрәшне хәлиткеч дип саныйлар. “Оча торган кешеләр”дә Ак бабай сөйләгәнчә, “галәмнән төшкән кешеләр әрәмәлек буенда шәһәр төзи башлыйлар. Әмма жир кешеләренен явызлыгын белмиләр әле алар. Төзеп кенә бетерәләр, җирдәге кыргый затлар бу шәһәргә һөжүм итәләр, аны яндырып, пыр туздырып китәләр”. Күк кешеләренең бәхетсезлеге шул вакыттан башлана: очу сәләтенә ия булу турыдан-туры мәхәббәткә бәйләп аңлатыла, әмма бәхетнең тулылыгына күк кешеләре белән кавышканда гына ирешергә мөмкин. Г Гыйльманов “авылында” мәхәббәт әхлаклылык критериена әверелә, “кешенең әйбәтлеге ярата белүе белән билгеләнә, бәяләнә”. Язучы фикеренчә, ярата белгән кеше начар кеше була алмый. Сәүбән дә ярата белә кебек сөйгәнен һәр сүзеннән, ымыннан аңлый, әмма анын мәхәббәте кара гайбәт каршында көчсез, егетнең жир кешеләре арасыннан күтәрелерлек ихтыяры юк Тормыш низаглары аны пар канатыннан мәхрүм итә, ә канатсыз кеше—бәхетсез, “иясез” кеше. Г. Гыйльманов мәхәббәтнең бар нәрсәдән өстен булуын раслый, сөюне кешенең Иманына әверелдерә. Бары тик батыр йөрәкле, пар канатлы кеше генә оча, яна биеклекләргә ирешә ала, мәхәббәткә хыянәт кешене тирән упкынга этәрә.
Ф Бәирәмованын “Канатсыз акчарлаклар” повестенда да күк һәм жир тартышы үзәк конфликт буларак алына. “Без, күктән иңгәннәр, кешеләргә ярдәм итә башладык. Безнен барлыкны сизенгән кешеләр безгә ышана, табына башладылар. Ләкин шундый вакытлар җитте, кешеләр табигать белән бергә безне дә юк итә башладылар Безнен күпләребез, кешеләргә тәмам ышанып, саклау чараларын да онытканнар иде—кешеләр аларны бик тиз тотып ашадылар! Шулай итеп, алар үзләренең Аллаларын, Иманнарын ашадылар”,—дип сөйли күк кешесе. Язучы жирдә мәхәббәтен тапмаган, ярата белмәгән, җансыз кешеләргә генә урын калдыра, жирдә бары тик "гәүдәләр генә йөри, гәүдәләр генә”, һәм бу—кешелекнен фаҗигасе, төзәтә алмаслык хатасы. Ярата белгән кешеләргә жир кешеләре арасында урын юк. алар бары тик Галәмдә, Жиһанда гына оча алалар. Ярату кешеләргә күккә күтәрелергә мөмкинлек бирә. “Ир-ат һәм Хатын-кыз! Табигатьнең мәнгелек могҗизасы, Жиһаннын ин зур ачышы, кешеләренең бер-берсенә бирә алырдай иң зур бәхете!”, ә “жир кешеләре яшибез дип беләләр. Алар—канатсыз акчарлаклар Күкләргә күтәрелү юлы атар өчен мәнге ябылган”. Язучы галәмендә ярата белгән кеше генә
оча ала. яхшы тормышка ирешеп, башкаларга ла бәхет бирә, ә пар канатсыз кешеләр—канатсыз акчарлаклар, язмыш божрасыннан төшеп калган иясез язмышлар
Г Гыйльманов һәм Ф Бәйрәмова әсәрләрендә күк һәм жир кешеләренсн конфликты нигездә гомер буе кеше күнелендә барган тартышуга кайтып кала Һәр ике әсәрдә дә җир кешеләре һәм күк кешеләре кеше жанынын ак һәм кара якларын гәүдәләндерәләр дигән тойгы кала. Язучылар мәнгелек төшенчәләрне мифологик фикерләү үзенчәлекләренә таянып, бик гади аңлатып бирә алганнар Мифологик дөнья моделендә кеше күңелендәге изгелек оча торган кешеләр, ә явыхзык жир кешеләре аша гәүдәләнә. Барлык Галәмне колачлаган, яшәү мәгънәсенә әверелгән тартышу нигездә кеше җанындагы Явызлык-Ителек көрәшенә кайтып кала, шунда гомумиләшә.
Ф Бәйрәмованын “Кем?" әсәрендә дә сюжет сызыгына башкалардан аерылып торган Сабира образы килеп керә. Кечкенәдән үк бүтән балаларга охшамаган, очарга хыялланган кызны авыл кешеләре кабул итми Кешеләр арасында адашып яшәгән Сабира тормыш иптәшенә зур өметләр баглый, әмма Идрис аны акларга теләми, алтын читлеккә урнаштыра, очу хыялыннан мәхрүм итә Тормышында фажигага юлыккан, өметен югалткан кызнын юлына язмыш Фазылны чыгарып куя. әмма күкләргә күтәргән илаһи мәхәббәткә яшәргә ирек бирмиләр, явыз Идрис— жир кешесе—гашыйкларны аера Әсәргә кертелгән әкият катламы Сабиранын тормышы белән тәнгәл килә. Сөйгәне белән күккә күтәрелгән канатлы кызны кешеләр таш белән атып үтерәләр Сабира белән дә шул ук хәл кабатлана, жир кешеләре анын хыял һәм мәхәббәт канатларын сындыра, әмма шуна да карамастан ул рухи кыйбласын югалтмый, сыкранып булса да гомер буена мәхәббәтенә тугры кала.
Н. Гыйматдинова иҗатында да гадәти кешеләрдән аерылып торган хатын-кыз образлары (һашня “Каракош”, Сара "Ак торна каргышы") очрый Ак торна каргышы" повестенын сюжеты нигезенә музыка укытучысы Саранын авылдагы тормышы. Сара белән Арслан мөнәсәбәтләре салынган Табигатьнең матурлыгын күңелләре белән тойган, рухи кыйблаларына турылыклы калган, саф күңелле уңай геройлар—Сара һәм Арслан авыл кешеләренсн наданлыгына, мәрхәмәтсезлегснә каршы куела. Сара белән бәйле рәвештә повестька канат образы кертелә Канат әсәрдә тормышка я надан кайту, кабат терелү, караңгылыктан котылу юлы буларак гомумиләшә. “Ярабби, әгәр канатлар үссә, мин бу ызбалан очып чыгар идем дә. зәнгәр кынгыраулы аланга тошәр идем Торна булыр идем мин. ап-ак торна дип илерә Сара. Торна Саранын игезәгенә әверелә, ул кош үлгәннән сон Сара да юкка чыга, ә авыл коточкыч фажигага юлыга. Кошларга мөнәсәбәт авыл халкы өчен рухи сынау итеп бирелә, шуна карап кешенең күнел дөньясы, холык-фигыле, эше бәяләнә
Язучылар “оча торган кешеләр” дип атаган шәхесләр асылда безнен арала яши кебек, әмма аларны гади “жир кешеләре" аңлап җиткерми, башка дөнья әһелләре булуларын белүгә үзләреннән читләштерә киләләр Ялгызлыкка дучар ителгән, саф күңелле, рухи бөтен, камил, мәхәббәткә дан җырлаучы геройлар гадәти түгеллекләре белән аерылып торалар. Очарга теләп тә оча алмаган язмышлар, фажигага юлыккан гомерләр, җәмәгатьчелек тарафыннан авыр кабул ителгән кешеләр татар әдәбиятына килен кереп, архетип дәрәҗәсенә күтәрелсәләр дә. безнен заман геройлары буларак кабул ителми. Дөрес, алар—бүгенге әдәбиятнын төп каһарманнары, әмма тормышта алар әле юк. алар килер өчен җирлек тә әзер түгел әле Әдәбият тормыш-яшаешнен һәр үл эрешен алдан сизүчән. “Оча торган кешеләренең бүгенге әдәбият мәйданында киң таралуы да әдәбиятнын күрәзәчелегенә бәйле булса кирәк
Яна тип геройларның икенче гөрс—ир-егет образлары—татар әдәбиятында мифологик күзаллаулар белән бәйле рәвештә мәдәни каһарманнарга барып тоташа Мәдәни герой (культурный герой)—борынгы мифологиядә иң мөһим әйберләрне табучы, кешеләрне беренче башлап төрле һөнәрләргә өйрәтүче, галәмне тәртипкә китерүче ир-егет Г Гыйльмановнын “Албастылар" романында мифологик геройга тиңләштерерлек Хәлим образы бар Хәлим- Табигать белән Кешелек дөньясын
үзара якынлаштырып торучы образ. “Житез-өлгер атлавына, нык алымнарына карап, анын бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет икәнен чамаларга мөмкин. Йөзе кояшга янган. Карашы туры, тирән Ә күзләре, күзләре—күк төсендә, ачык зәнгәр! Халыкта мондый күзләрне изгелеккә, илаһилыкка юрыйлар. Иөз-битенә кунган сакал-мыек төкләренә караганда, ул егерме яшьләр чамасында булыр" Төскә-биткә чибәр Хәлимнен берничә еллык гомерен колачлаган әсәр дә асылда анын олыгаю, өлгерү юлы буларак кабул ителә. Урман юлына ваемсыз бер егет булып кереп киткән Хәлим, нәтижәдә. Акны Каралан аерырлык, барыр юлын анык белгән кешегә әверелә. Иң элек явызлыкка явызлык белән жавап бирергә теләгән, авырып яткан әбиләрне (албасты карчыклар) “тамчы да кызганмыйм” дигән Хәлим (әнисен ничә катрәнжеткән. ваемсыз кыланган Хәлим), ниһаять, урман юлында юлыккан югалту- табышларыннан сон, тормыш хакыйкатен аңлый: әбиләр (албастылар) язмышында кешеләрнең юылмас гаебе булуын таный, урман белән бәхилләшеп, гаиләсе янәшәсендә тыныч-тату яшәүгә ирешә. Урман дөньясында бик күп сынауларга дучар булган егет авылга күнеле утырган, акылы тирәнәйгән, ипле-саллы фикер йөртерлек ир-егет булып, кире китмәскә кайта. Урман дөньясы Хәлимне, әйтерсең лә, тормышка өр-яңадан аяк бастыра, анын күнел дөньясын баета, рухын ныгыта. Автор юлчы карт авызыннан егеткә сонгы сүзләрен әйтә: “Юк, син үлмисең. Син әле тудын гына. Яши генә башладың”.
Хәлимнен урман белән авыл арасында үткән юлы үз күңелендәге албастыларны җиңү буларак аңлашыла һәм борынгы чорларда кин таралыш тапкан иницнация йоласы белән тыгыз бәйләнә. Балалар тиешле яшькә җиткәч, аларны ыруга тулы хокуклы әгъза итеп алу өчен, баланын физик һәм рухи мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан үткәрелгән йоланың башкарылу урыны һәрвакыт урманда булган. Хәлим лә, нәкъ борынгы йоладагыча, урман йортында сынаулар үтә, тормыш хакыйкате белән таныша, мәрхәмәтле, сабыр булырга өйрәнә, күңелендәге албастыны “агарта". Шул рәвешле ул үз дөньясын бөтенләшгерә, күнел хөрлегенә ирешә, әмма зур дөньяны—авыл галәмен—тәртипкә кертә алмый, шуна күрә дә ул көчсез герой буларак кабул ителә, анын дөньяны үзгәртә алырлыгы ышандырмый.
Бүгенге көн татар әдәбиятында мифологик катламга зур урын бирелә. Мифологик күзаллаулар белән бергә әсәр кысасына мифологик образлар кертелә. Мифологик образ төп геройга яшәү хакыйкатен таныту, автор позициясен ачыклау өчен хезмәт итә Ф Бәирәмованын "Алыплар илендә” повестенда хыялый образлар—алыплар— реаль дөньяда сурәтләнәләр. Әсәрдә Алып өч юнәлештә үзгәрә: дини, мифологик, әдәби яктан. Мифологик катлам Алыплар турындагы мифологик сөйләкләр аша ачыла; дини аспектта алыплар Коръән мотивлары белән бәйле рәвеше ачыклана, иманга, дингә килү идеясе мифологик образ аша тормышка ашырыла; әдәби юнәлештә Алып мифологемасы әсәрнең идеясен, ягъни, Аллаһы Тәгалә кануннары буенча, игелек кылып яшәгәндә генә бәхетле тыныч тормышка ирешү мөмкинлеген күрсәтү өчен кертелә.
Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бүгенге татар прозасында яна тип геройларны очратырга мөмкин. Алар гадәти яшәештән читләшүләре, башкаларга охшамаулары белән аерылалар, рухи ныклыклары, илаһи мәхәббәткә сәләтле булулары, күнслләренен хөрлеге белән игътибарны җәлеп итәләр. Аңлашыла ки: безнең болгавыр заманда, рухи кыйммәтләр җимерелгәндә, әлеге геройларның тормышта булуы шик уята, әмма әдәбиятта инде алар бар, алар килеп ята, бу исә үз чиратында әдәбиятның үзгәрешләрне алдан сиземләвенә бәйле Әлбәттә, бер мәкалә кысаларында әдәбиятның барлык катламнарына, агымнарына бәя бирү мөмкин эш түгел. Шулай да, күзәтелгән материал бүгенге көн әдәбиятында барлыкка килүче яна тенденцияне билгеләргә мөмкинлек бирә һәм “киләчәк" заман геройларының “бүген" тууы хакында сөйли.