ИҢ ЗУР СӨЮ
Шундый ДӨНЬЯ...
Бик гади ул Тормыш фәлсәфәсе: Нәрсә бирсәң, шуны аласың.
Ут бирәсең килеп кешеләргә, Яналасың икән—янасың...
Яналмыйсың икән—үзең кара: Мәҗбүр итми беркем янарга.
Ә кем белә, тиештер син, бәлки, Ташкын елга булып агарга.
Бар чүп-чарны тиештер син, бәлки, Үзең белән алып китәргә. Тирә-юньгә Яшәү бирер өчен Ком чүлләрен бакча итәргә...
Дөнья—төрле, кешеләр дә төрле: Кемгә язган мәңге янарга,
Ә кемгәдер—ут сүндерер ташкын— Ярсу елга булып агарга...
Иң зур җиңү
Мәшәкатьле дөнья ваклыклары Баштан ашып китә.
Үзе белән сөйрәп төшмәк була Әллә кая—төпкә...
Бар көчеңә кайчак тырматасың. Өскә чыкмак булып.
Көчең бетсә, шундый ачу килә. Күңел китә тулып...
Иң зур сөю—вак-төяге беләи Җирне сөюдер ул... Күңелеңне—үз-үзеңне җиңү— Иң зур җиңүдер ул.
Фирая ЗЫЯТДИНОВА шагыйрә: 'Матур буласым килә". Язгы ярсу ", "Ташу " һ.6 китаплар, популяр жырлар авторы Казанда яши
Су болгану гаҗәпмени,— Заманалар болгансын да... Үз-үзеңне табу кыен Мондый мәхшәр арасында.
Дөрләп янган тәмуг бу җир: Янасын да, каласын да Белми Кеше, бәргәләнә Меңләгән ут арасында...
Хәтер
Уйлар үзе яхшылыкта,
Тик ялгышлар булып тора. Хәтер хәтәр: оныттырмый, Кәефне гел кырып тора.
Ялгышларны саный-саный, Якаларын кылын торам. Хәтер шул ук: оныттырмый, Кәефне гел кырып тора:
“Акыллы бул икенче!" -дип. Колакны гел борып тора...
Соңгы яфрак
Яшим диеп күнме тартышса да Соңгы яфрагы да өзелеп төште: Сары җилләр сарылып, юаткандай. Каен кызын иңнәреннән кочты...
Җил-давылда әгәр аумый калса. Җан иңәр ул каен йөрәгенә;
Өмет тулы җырлы язлар килер, Яшел җилләр сарылыр иңнәренә.
Бар да кайтыр, бар да кабатланыр Шулай булачагын беләм ич мин.
Иик соң сагыш бәргәләнә җанда Өзелеп төшкән соңгы яфрак төсле?!
Кон белән тон чиратлашып тора. Яхшы-иман белән дөнья тулган: Яхшысын да, яманын да татып. Берәм-берәм кешеләр дөнья куйган.
Мәхәббәт һәм нәфрәт ялкыннары Кеше йөрәгенә бар да сыйган.
Җир йөзендә бары бер нәрсәгә Ялгызлыкка күнегеп булмый сыман.