Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИЧӘННӘР КАЙТАВАЗЫН КЕМНӘР КӨЧӘЙТӘ


Күктән иңгән кебек тоелучы талант ияләре дә гадәти үсеш баскычы буйлап күтәрелергә мәжбүр. Дәвамчанлык күренешенә бәйле мондый зарурият, албәтгә, теләсә кайсы сәнгать төренә кагыла. Шул исәптән шигърияткә дә. Шуна күрә, элгәрләре тәэсиренә бирелмәгән шагыйрь чынлыкта бөтенләй була алмыйдыр. Ә йогынты көче зурайган саен, шигърият үзе дә олпатлана бара. Бу җәһәттән безгә шөкерана кылырга кирәк: алыс гасырлардан ук килгән затлы әдәбиятыбызның кабатланмас мирасханәсе япь яшь дәвамчылар үрнәк алырлык язу рәвешләренә аеруча бай.
Әле чагыштырмача яшьрәк буын вәкилләреннән саналган Газинур Моратмын ижатын тулаем күзаллаганнан сон. мин аерым күренекле шагыйрьләребез барлыкка китергән тел-өслүп мәктәпләрен берәм-берәм хәтер аша үткәрдем Терпелеккә исен китәрлек! Нәкъ менә шундый яхшы нигездәге күпьяклылык шигъриятебезнең гомуми культура дәрәҗәсен билгели дә инде. Табигый ки. алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Газинур да традицияләребез җирлегендә калган. Әмма, теге яки бу йогынтыга бирелгән очракта да. ул остазлары алдында таләпчән шәкертлек холкын күрсәтә алган, һәрхәлдә, минем үземә шулай тоела.
Чын шигърияткә гугры хезмәт итүнен мәҗбүри үтәлергә тиешле шартлары бар Шуларның берсе, әлбәттә, яңалыкка омтылу Гәрчә беренче карашка гади булып күренсә дә. бу фарызлык әле үзе дә байтак таләпләр куя. Әмма иҗатта яңалыкка ирешү, барыбер, үз сүзеңне әйтүгә, бихисап кайтавазлар илендә үз тавышыңны яңгыратуга кайтып каладыр Яхшы хәтерлим, сиксәненче еллар башында әдәбият мәйданына ныклап аяк баскан Газинур Морат кулга шагыйрьлек каләмен алу жаваплылыгын тирәнтсн аңлар дәрәҗәдә әзерлекле иде Иҗат яшьләрендә сирәк очрый торган мондый өлгергәнлек аның беренче җыентыгында да шактый ачык тосмлана (“Җир хәтере”. Татарстан китап нәшрияты. 1985) Шигырьне ритмик сүз тезмәсе итеп кенә аңлаучы беркатлылар биредә үзләренең ялгыш күзаллавын аклардай мисаллар таба алмастыр. Нык кул белән язылган әсәрләрдән үзенчәлекле шагыйранә рух бөркелеп тора. Киң фикри офыкларны колачлаган, гирәалек түренә юнәлтелгән рух Менә шундый рух иҗатчыга тормыш күренешләрен эчтән яктыртып күрсәтергә, хисапсыз яшәеш хикмәтләренең асыл үзәгенә үтеп керергә ярдәм итә. Тылсым көченә ия шушы рух белән ул җисем табигатендәге матурлыкны эзләп таба. (Матурлыкны үэс уйлап чыгармый). Шагыйрьнең дөнья белән монәсәбәте исә үзара ышанулы ихласлык нигезенә корылган "Жиһандагы һәрбер җисем—җанлымы ул. әллә җансызмы—кызып сөйли мина эч серләрен, шатлыкларын, дәгъва - таләпләрен ".
Беркадәр яшьләрчә хиссият белән белдерелсә дә. бу сүзләрдә шагыйрьнең халык- фигыле лә чалымланл Чыннан да. Газинур Моратның шигырьләре шәхси уй-хисләрне белдергән монологлар кималендә түгел, киресенчә, җанлы әңгәмәдәш белән ихлас ачылып сөйләшү рәвешендә кабул ителә. "Аңлашырбыз гүзәллек һәм язмышлар теле аша" кебек искәртүдә исә сөйләшүнең шактый катлаулы темалар турында баруына ишарә ясала Шигырьләр бер берсен тулыландыра. Иждт тәҗрибәсе отыры баеган саен шигъри характер даимилск ала бара Шул ук вакытта шагыйрь элгәрләр рухына тугрылыгын, уй-гамьнәренең җитдилеген дә үзенчә гикшергаләп куя кебек
Чәчм Оабаймриың кийпнжиы Ич- ырыпмы Лү.хн бетең җанда^
(-Җир хәтере”)
Әдәбият белеме классиклары бердәм рәвештә искәрткәнчә, фикер ягыннан үсеш кичермәүче шагыйрьнең нжаты тулаем зур әһәмияткә ия була алмый. Дөрестән дә. әгәр каләм әһеле образлар белән эш итә икән, ул шушы образлар аша ниндидер фикер үткәрергә тиеш. Элек-электән халык мәхәббәтен казанган шагыйрьне тикмәгә генә акыл иясенә тинләмәгәннәрдер. Вәләкин мондый биеклеккә күтәрелү өчен гаять мөһим шартларны үтәргә кирәк: бер үк вакытта тирән фикер йөртү, һәрчак ташырга торган хисләрен белән оста идарә итү һәм шуларны үз шигырендә мөкәммәл дәрәжәдә гәүдәләндерү, ягъни бердәй югарылыктагы акыл, күңел һәм зәвыкка ия булу Асылда һәрбер иҗатның сәнгатьчә камиллек дәрәҗәсен менә шундый гармония билгели дә инде. Аерым башлангычка чама белән өстенлек бирү исә сонгы исәптә язу рәвешләрен яхшы төрлелеккә китерәдер.
Әсәрләренең табигатеннән күренгәнчә, шигъри иҗатның мондый серләрен Газинур Морат эчке сиземләү белән андый Хәер. акыл, күңел һәм зәвык берлегенә ирешү аның талантына ук салынгандыр кебек тоела. Өстәвенә, җитмешенче еллар көндәлек матбугатында барган кайнар бәхәсләр дә әдәбиятка килергә карар кылган егеткә йогынты ясамыйча катмагандыр Хәтерлисездер, шигъри фикер белән хискә карага төрле карашлар булу каләм ияләрен үзеннән-үзе зур сөйләшүгә тартып кертте. Дөресен әйткәндә, мондый бәхәс өчен җирлек тә бар иде. Эчтәлек һәм шәкел мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендәге эзләнүләрнең көчәюе, аерым алганда, фикергә беркадәр микъдарда өстенлек бирелгән шигырьләрнең күбәюенә китерде. Ә уйның хистән ераклашуы шшърият билгесе була алмый Ерак чорлар үрнәге—әле бер хәл. Ә замандаш шагыйрьләр йогынтысы чагыштырмача көчлерәк булучан. Фикер ягына ныграк басым ясатган әсәрләр, әлбәттә, Газинур Моратның башлангыч иҗатында да очраштыра. Әнә бит. кайбер очракта ул үзе дә икеләнеп калган "Акылгамы әллә күбрәк Биреп куйдым вәкаләт?..” Үзеннән-үзе “акыллылык”ка авышучан ирекле шигырьдә дә көчен сынап карый яшь шагыйрь. Әмма аның мондый шәкелгә күңеле никтер ятып бетмәгән—беренче китабында урын алган “ак шигырь”ләр биш-алты- дан артмый. Аннан сон чыгып килгән яна җыентыкларында да мондый тәҗрибә үрнәкләре күзгә бәрелеп тормый. Үзенең шагыйрьлек вөҗүде өчен ул гадәти өслүпне кулайрак күрә. Серле шигъриятнең табигый асылына тәңгәлрәк килгән, гасырлар буена камилләшкән, биниһая мөмкинлеге булган классик алымны сайлый Әмма шигъри сүзнең ирекле яшәешенә, каләменең хөрлегенә, барыбер, тугры кала.
Иҗатка интеллектуаль әзерлек белән килгән каләм иясе үзеннән өлкәнрәк шагыйрьләрнең язганына таләпчәнрәк карарга тиештер. Сер түгел, әдәби хәрәкәтне җанландырып җибәргән көчле буынның да уңышлары артында тырпаеп торган житешсезлекләре була. Минемчә. Газинур Морат йогынтылы элгәрләренең әнә шундый “зәгыйфь якпарьГн вакытында күрә алды һәм, аларнын ялгышларын мөмкин кадәр кабатламаска омтылган хәлдә, үзенчә язу рәвешен булдырды. Шагыйрьмен лирасы шактый нәзәкатьле. Моның сере нидә? Бу хакта минем озак уйланганым бар Фаразлавымча. әлеге дә баягы “фикер, хис һәм зәвык” формуласындагы гармонияне саклап, ул күпләргә җитенкерәмәгән тел камиллегенә ныграк игътибар бирәдер кебек тоела. Үзенең шагыйрьлек холкын билгеләүче төп үзенчәлекләрдән саналган бу хасиятне Газинур Морат “Каударланма, каләм ” исемле шигырендә дә сиздереп куя.
Дөньяныкы дөньялыкта кала.
Каударланма, каләм, кабаланма.
Кадерен бел Сүзнең .
Болай да бит
Го.\ геркәйләр—тоташ каратма
Кызганыч, язганнарын югары сәнгать таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткермичә, ягъни каралама хәлендә укучыларга тәкъдим итүчеләр хәттин ашкан. Бу заманда бигрәк тә. Ә бит күпме генә бәхәс кылсак та, һәрбер каләм әһеленең иҗаты, ахыр чиктә, шәхси стиль белән билгеләнә. Ә стиль үзе барыннан да элек телгә барып тоташа, һәм әдәби иҗат техникасы да, нигездә, тел өйрәнүгә кайтып кала. Бездә "тел-өслүп”нен парлы сүз рәвешендә язылуы да нәкъ менә шушы хакыйкатьне раслый булса кирәк. "Шагыйрь бул син, әйдә, шагыйрь бул син. Гөл
чәчәктән сүзләр үрсәнә", дип яшьли үз-үзенә эндәшкән Газинур Морат, әлбәттә, кирәкле сүзнен кирәкле урында торуыннан гына яхшы стиль барлыкка килүенә беренче шигырьләрен язган чакта ук төшенгәндер Бүген анын чын мәгънәсендә тел остасы булуын яшьтәшләре белән бергә өлкән каләмдәшләре дә таный Шагыирьнен стилистлык сәләте күптөрле мәкаләләрендә дә. чәчмә белән язылган юмор-сатнра әсәрләрендә дә, шулай ук мөхәррирлек эшчәнлегендә дә ачык күренә Без инде беләбез, турыдан-туры сүз белән эш итүчеләргә, бигрәк тә шагыйрьләргә, барысыннан да зуррак бурыч йөкләнгән телне яшәтүнен ин югары формасы булган сәнгатькә үзеннен бөтен осталыгынны багышлап тугры хезмәт итү Ә Газинур Моратка килгәндә, безгә бик кирәкле мөкатдәс бурыч, минемчә, анын шагыйрьлек тәкъдиренә үк язып куелган.
Нәкъ менә күп катмарлы тел жәһәтеннән чыгып караганда, шагыирьнен стиле кайсы яклары белән аерылып тора соң? Беренче чиратта анын шактый ачык, ягъни аңлаешлы булуы күзгә ташлана. "Ин яхшы тәртиптәге ин яхшы сүзләр ‘ Аеруча әйбәт шигырьләрне укыган чакта менә шушы билгеләмә хәтергә килә. Сизелә ки. Газинур Морат әдәби телебезнен чиксез зур байлыгыннан оста файдалана, нигәдер онытыла төшкән анлаешлы матур сүзләребезне дә уңышлы куллана. Әйтик вөҗүд”, "ырыс". “иләт". "тияк", "батман" кебек сүзләр шигырь тукымасында бөтенләй яна якган ачылып китә. Анын "сынчыбагар" (натуршик) неологизмын уйлап чыгаруы да тел хәзинәбезне баету теләгеннән киләдер дип уйлыйм Шагыйрь аерым сүзбизәкләргә басым ясаган чакта сүз һәм мәгънә гармониясенә ирешергә омтыла. Момын өчен әүвәл төгәл сүзләр сайлый 'Заманында татар әдәбиятына остазлык кылган Максим Горький үзенен бер чыгышында хаклы рәвештә искәртеп үткәнчә, телнен чын мәгънәсендәге матурлыгы сүзләрнен төгәл, ачык, янгыравык булуы белән тудырыла. Ә сүзнен төгәллеге стиль яисә югары зәвык таләбе генә түгел, ин беренче чиратта мәгънә таләбеннән килеп чыга торган зарурият ул. Сүзләрнен төгәллеге исә. табигый рәвештә, тыгыз кыскалыкка китерә. Гомумән, фикри-хисси тыгызлыктан башка сәнгатьлелек була алмыйдыр Әгәр тирәнлеге чамалы икән, шигырь дә озынга сузыла. Иҗатында тыгызлык принцибына тугры булуын Газинур Морат үзе дә яшерми
Озын сүзнең кыскасы шул (Хаклыгы иа юк шигем)
Кысалар кысылган саен Кыскара бара шигырь
("Кыска шигырь түрындв").
Шигъри әсәрләрнен һәрбер төрендә лә шагыйрь азсүзлелекне кулайрак күрә Анын балладаларына да җыйнаклык хас Хәтта асылы буенча кин фикри офыкларны колачларга чакырган поэма жанрында да Газинур Морат эчтәлекне концентрацияләү юлы белән мөмкин кадәр кыскалыкка ирешә Мәсәлән, төрле елларда язылган "Лонг- Ксш" (1981). “Жир хәтере" (1982). "Түбә" (1986). “Атом- кирмән" (1988) Ачлык’ (1991) исемле поэмаларда да шагыйрьнең тотнаклы тел-өслүбе үзенә нигез итеп алган кагыйдәләргә, барыбер, тугры булып кала. Тыгызлыкка ирешүнең, сүздә юк. серләре байтактыр Бу унайлан игътибар иткәнем бар: Газинур Морат кайвакыт фигыльләрдән сирәгрәк файдалана, эпитетлар тезеп китү белән лә мавыкмый. \ з исемнәрне яратарак төшә, предмет яки күренешмен исеме анын очен мөһимрәк санала. Ә шигърияттә мондый алым кечерәк формаларны таләп итә
Горурлыгым Мескенчегем Таянычым Абынуым Тугрылыгым Хыянәтем Ихтыярым Табынуым ССин")
Сонгы елларда Газинур Морат үтемле кыска шигырьнең лә чын остасына әверелде, җыйнаклыкка ятышып торган тел-өслүбем туктаусыз камилләштереп, безиен шигърияттә злск- злектән яшәп килүче мондый формамын мөмкинлекләрен тагын да кииәйлте. Аның язганнары һәрбер гамьле күнелне дулкынландыра алырлык яна
11. .к V •
хакыйкати катламнарны ачуы белән генә түгел, сүзне илаһият бүләге рәвешендә кабул иткән шагыйрьнең үзенчәлекле шигъри синтаксисы ягыннан да аерылып тора, һәммә сүзнең үз аһәңе, үз авырлыгы, үз тәме, үз йөкләнеше булуын сизәсең. Гомумән, кече шигъри кишәрлектәге һәрбер сүз бар яктан да үтәли күренүчән.
Менә шундый чакта инде мәгълүм мәкалебез искә төшә: сүз эчендә энже бар Ә Газинур Моратның берничә юллы шигырьләрендә энҗесе күренеп торган сүзләр аеруча күп Әлбәттә, мондый форманы кыскалык белән чикләү аның шартлы аталышыннан гына киләдер. Гәрчә хикмәтле дүртьюллыкларда сүзләр тәгаен санаулы булса да, аларнын тирәнлеген үлчәрлек бернинди берәмлек тә юктыр Сүз сөйләүдә аңа кыска булырга боерылганын шагыйрь "Автопортретында үзе дә сиздереп куя: "Минем хакта хак булганны Сөйләмәсеннәр бозып: Мин—мәзәк шикелле кыска. Әкият кебек озын...”.
Әгәр Газинур Морат үз иҗатында азмы-күпме һөнәри осталыкка ирешкән икән, әйе, ул шагыйрьнен тел-өслүп кебек әһәмиятле мәсьәләгә таләпчән мөнәсәбәттә торуыннан да килә. Буыннар арасындагы дәвамчанлык кабатланудан гына тормый. Белгәнебезчә, алтмышынчы еллар башында әдәбиятка яшен уйнатып килгән Равил Фәйзуллин, Ренат Харис. Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташлар буыны, һичшиксез, гадәти бертөрлелектән күпмедер тынчуланып калган шигъриятебезне тел-өслүп һәм эчтәлек-шәкел ягыннан яшьләрчә кайнарлык белән беркадәр сафландырып җибәрүгә ирештеләр. Мондый фактны инде кире кагып булмый. Әмма шунысын да танырга кирәк: аларнын аеруча ирекле шигырь өлкәсендәге кайбер эзләнүләре модага иярүчән графоманнарның артуына да сәбәпче булды. Классик шигырь үрнәгенең асыл үзәген ватып-жимерүләргә гаммәви “шигырь язу бумы” килеп ялганды. Хәтта профессиональ ижат оешмасында торган каләм ияләре дә гап-гади поэтика кануннарына карата талымсызлык күрсәтә башлады. Ритмга игьтибар ки-меде. Алама рифмаларның үрчүе тезмәнең тәмен җибәрде. Шигырьнең әүвәлге юл-ларын бер үлчәмдә башлап, аннары икенче төрле иҗек санына күчеп, өченче үлчәмдә төгәлләү гадәти күренешкә әйләнде. Абруйлы басмаларда дөнья күргән байтак шигъри әсәрләр тәҗрибәле мөхәррирнең баштанаяк камиллек дәрәҗәсенә җиткерүенә мохтаҗ иде. Сүз сәнгатенең иң мәһабәт формасы булган шигырьне күрәләтә ниндидер коры карикатурага авыштыра баручылар бермә-бер ишәйде. Кыскасы, шигърият бакчасы пычранды Бүгенге көндә "шигърият экологиясе” мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә басгы Менә шундый шартларда яшьрәк буын шагыйре Газинур Моратның үзен чолгап алган әдәби мохиткә тәнкыйди күзлектән каравы, камиллеккә ирешкән тел-өслүбенә һәрвакыт тугры калып, татар шигърияте чисталыгы сагында торуы анын тигез агышлы тирән иҗатына янә бер әһәмиятле кыйммәт өсти.
Чыннан да, фикри сайлыкта утыручы шагыйрьләрнең иҗаты зур әһәмияткә дәгъва кыла алмый. Әгәр Газинур Морат үзенен шигъриятендә ниндидер дәрәҗәдәге фикер иясе булуга ирешкән икән, аның әлеге казанышында “сүз төгәллеге—тел—стиль— мәгънә” кагыйдәсеннән читләшмәве дә чагылыш таба. Шагыйрь әсәрләре аша үткәрелгән образлы фикер күпчелек очракта милләт гаменә килеп тоташа. Аллаһ тарафыннан ирекле итеп яратгылган газиз кавеменен хәләл хакын даулау уе аның сабыр даимилеге белән аерылып торган шагыйрьлек холкына ук салынган кебек. Йөрәк типкән саен сулкылдап алган әлеге мөкатдәс гамь Газинур Моратның шигъри басмаларында гына түгел, “Жәяүле кошлар” исемле мәкаләләр җыентыгында да (Татарстан китап нәшрияты. 2002). хәтта балаларга атап чыгарылган китапларында да (“Әкияткә ышанмаучы малай". "Мәгариф" нәшрияты. 2003) һ.б. әледән-әле саркып чыга. Милләт турында борчылуын белдерү өчен, һичшиксез, шагыйрь акыл-рух культурасы ягыннан шактый әзерлекле. Безнең әдәбиятта уңышка ирешергә теләгән шагыйрь күпмедер дәрәҗәдә тарихчы да булырга тиеш. Бу җәһәттән Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалар буыны, шөкер, халкыбызның үткәнен кайбер элгәрләренә караганда яхшырак белә. Шунадыр алар милли тематикада үзләрен вәкаләтле итеп сизәләр.
Җирдә һарке.». хакы.», диеп,
Тиеш ләса бер янырга!.
(“Ничәнче төн тынгы бирми. ").
"Халкым" төшенчәсе шагыйрь Газинур Морат өчен төчелек төсмерендәге рнторик сүз генә түгелдер Дөрес, яхшатланып лаф орырга яратучы монафикъ затлар инде әлеге кыйммәтнен дә желеген суырып баралар. Ә менә Газинур—теле белән әйткәнне
ине белән күтәрергә һәрчак әзер. Бер генә мисал Сонгы сулышын алып яткан СССР империясе үзенен гаргарәсенә якынлашкан чакта. 1991 елнын гыйнварында. Газинур Моратка Ригада ижат сәфәрендә булып кайтырга гуры килде. Латыш халкынын иреген танклар ярдәмендә сытарга омтылу фаҗигасен безнен татар шагыйренә шаһит буларак күзәтергә язган икән (Шу шы канты вакыйгалар тәэсирендә ул шигырьләр бәйләме дә язып кайтты) Илдәге сәяси вәзгыятьнен отыры
Газинур Морат Ирек мәйданында чыгыш ясый. киеренкеләнгән чагы Шул исәптән 1991 ел. 27 май Татарстанда да иҗтимагый җанлану
сизелә. Халык тулы мәйданнарда "Азатлык!" шигаре монарчы ишетелмәгәнчә көчле янгыраш ала. Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне халык хуплавы белән ныгыту максатыннан, республикабызның рәсми-милли даирәсе кичекмәстән референдум оештыру хәстәрен күрә башлый. Мәскәү басымы көчәя Җитмәсә әле тиздән Рус ия президентын сайлау да үткәреләчәк Мөстәкыйльлек юлыннан киткән Татарстан өчен мондый гамәлдә катнашу эзлеклелек кысасына сыямы? Юк. әлбәттә. Монын шулай икәненә тирәнтен инанган милләтпәрвәрләр төркеме. Ирек мәйданында чатырлар корып. 1991 елнын маенда сәяси ачлык игълан итте. Мондый тәвәккәл адымга барган гаярьләр арасында шагыйрь Газинур Морат та бар иле Ачлык тотунын да ярдәме тигәндер Татарстанда Русия президентын сайлау ахыр чиктә барып чыкмады
Алып буйлы халык идек. юкса.
Яралган сон нинди каннан без?
Илсез калмас, телсез кагиас очен.
Ачлык тотар конга калганбыз
(“Ачлык")
Әле сиксәненче еллар башында ук “Үзгәрешләр көтәм. үзгәрешләр", дип белдергән Газинур Моратның сәяси таләпләр белән игълан ителгән ачлыкка кушылуын да. бездә монарчы гайре табигый булып саналган шушы четерекле теманы жан-тән аша үткәреп күләмле әсәр язуын да мантыйкый яктан акларга мөмкин Поэманы»! фикри Йөкләнеше ниндидер максат белән риэык-тәгамнән баш тарту хәлләренә генә корылмаган, шагыйрь ачлык төшенчәсенә гүяки зурайткыч пыяла аша карап, гомумиләштерүләр ясарга омтылган. Француз язучысы Альбер Камюнын эпиграф рәвешендә бирелгән сүзләре дә әсәрнен идея юнәлешен алдан ук аныклап куя шикелле "Ирек хакына шәһит китү генә мәгънәгә ия була. Тик шул чагында гына кеше үзенен бөтенләй үк үлмәячәгенә ышана ".
һәр аерым тема зур метафорага нигезләнсә, гадәттә, иҗатчы алдында тирән катламнар ачылып китә. Бу яктан “Ачлык" поэмасы да нәкъ менә шундый үкнчалеккә ия Эпик колачлы шигъри гомумиләштерүләрдә кайчандыр болгар бабаларыбызны»! урыс халкын ач үлемнән саклап калуы да. гасырлар буе кытлык-мохтаҗлыкта яшәгән илнен инде ачлыкка күнегеп бетүе дә. шулай ук ирланд егетләренең Лонг-Кеш төрмәсендә сәяси ачлык тотудан һәлак булуы да искәртеп үтелә Юксыллыктан интегүче адәмнәрне»! берсен-бсрсе ашауга кадәр барып җитүләре исә шул заманнарны!» җинаятьчел хакимияте турында катгый нәтиҗәләр ясауга китерә
“Ачлык-патшя хужа тәхеткә " Әсәрдә ачлык темасы, әйе. төрле яклап ачыла Мең еллар ураза тоткан кавемнең ачлыкны жинелрәк кичерүен икърар иткәндәй, шагыйрь иман юлыннан тайпылмыйча баруның әҗерле булуына да ишарә ясый
Поэмада татар башын татар ашау яки ана телен табада кыздыру кебек кинаяле гыйбарәләр дә төп шигъри метафораның кинлеккә һәм тирәнлеккә тармакланып китүе өчен астарлы фикри җирлек вазифасын үтәгән. Ә менә җирдә барысын да ашап киләчәк куркыныч Яэжүж-Мәэжүж образын автор хисап көнен күздә тоткан кисәтү рәвешендә искә алгандыр кебек. Менә шулай үткәннәр аша киләчәккә караш ташлаган шагыйрь газиз халкынын әлегә бүгенгесе өчен жаны-тәне белән борчыла чөнки, күпме сынау кичкән татар хәләл бәхетенә һаман ач килеш кала бирә.
Күренә ки, шагыйрь Газинур Моратның күпкырлы иҗатыңда милләт гаменә һәрдаим өстенлек бирелә Гомумән, анын хәтта шәхес буларак фикер йөртүе үк шушы бөек уй-хис белән ашланган күк тоела: әдәби ижатга да, иҗтимагый эшчәнлектә дә, көндәлек яшәештә дә Бу яктан шагыйрь милләт жанлы зур шигъриятебезнең лаеклы варисы кыяфәтендә күз алдына килеп баса. Үтә сентименталь кебек күренгән мәхәббәт шигырьләрендә дә Газинур “сөюен йөрәккә күмгән” мәхзун булып кала. Үзенең мөкәммәл стилен барлыкка китергәндә дә ул милләт мәнфәгатен алга сөргәндер төсле: инде әйтелгәнчә, газиз халкына хезмәт итүче әдипнең язу рәвешеңдә ана телен саклау жаваплылыгы да истә тотылырга тиеш.
Кайбер нәтижәләр ясап әйткәндә, һәрдаим камиллеккә омтылып ижат итүендә дә анын чын талантларга хас сыйфаты чагыла. Шагыйрь төрле жанрларда бердәй осталык күрсәтә. Һәрбер шигъри әсәре тематика, шәкел-үлчәм, мелодика җәһәтеннән аерылып гора. Каләм әһеленең предметны белүе, гадәттә, төзүче материалының ныклыгына тинләнә. Бу уңайдан Газинур Моратның теманы тирәнтен өйрәнеп язуы анын күздән кичерелгән "Ачлык” исемле поэмасында күренде инде
Кайбер көнүзәк мәсьәләләр көннен үзедәй—үлүчән. Шагыйрь андый узгынчы вак-төяк темалар белән алай артык мавыкмый, алынган очракта да аларнын иртәгәсе көнгә караган мәгънәсен табуга ирешә Кыскасы. Газинур Морат элгәрләреннән өйрәнә алырдайны яхшы итеп үхтәштергән һәм әдәбиятыбызда үзенчәлекле урынын таба алган шагыйрь булып күзаллана. Хәер, остазларының зарури йогынтысын ул үзе дә таный, шуның өчен ал арга рәхмәтле икәнен дә сиздерә:
Алардан без гаять тә Күпне алабыз.
Үзебезне тапкач кына Үзебез булып калабыз.
("Үз-үэенв.. “).
Миңа бервакыт Башкортстаннын халык шагыйре Нажар Нәҗминең Газинур Моратка язган хатын укырга туры килде. Чит хатлар белән кызыксыну гадәтем юк- югын, әмма монысында минем исем дә телгә алынган иде Каләмдәшем хакындагы бәяләмә сүзләре игътибарымны аеруча жәлеп итте. "Хөрмәтле Газинур энем,—дип башлана 1999 елнын 15 гыйнварында язылган әлеге хат —Мин синең “Жир хәтере” исемле китабыңны укыгач та, синең хакта язарга “телем кычытып” тора иде. Менә хәзер "Түбә"не укыгач, тешемне “кайрап" куйдым. Яшьрәк чакта андый эшләр тиз эшләнә иде, хәзер энергия җитенкерәми. Китабын уйландыра, талантың һәр шигырьдән чәчрәп тора. Менә шуларны әйтеп бирергә көч җитәрме икән, дип уйланып торам ...”.
Яшьрәк буын татар шагыйрьләренә карата аеруча хәерхаһлык күрсәтеп яшәгән аксакалыбыз, кызганыч, ихласлык белән белдергән әлеге теләген тормышка ашыра алмыйча китеп барды. Гомеренең соңгы елларында ул чир-сырхау эзәрлекләвеннән арынмады Кызык, таланты һәр шигыреннән чәчрәп торган яшь каләмдәше турында әдәбиятта ат уйнаткан олуг шагыйрь ничек язар иде?! Хәзер инде анын әйтеп бирергә теләгән сүзтәрен безнең колакларга фәрештәләре дә пышылдап җиткерә алмас. Әмма шулай да күңел сизенә, безнен күпчелек фикерләребез аваздаш булыр иде: Газинур Морат—һичшиксез, элгәрләре кайтавазын көчәйтүче талантлы шагыйрьләребезнен берсе.