БЕЗГӘ ЯЗГАН ҺАМАН САГЫНЫРГА...
Һәйкәл салам
Мин рәссам түгел,
Ә шулай да
Килә минем сурәт уясым. Балачакның гүзәл мизгеленә Күңелемдә һәйкәл куясым.
Көзге муллык. Ашлык таратканбыз Көшел-көшел, чирәм өстенә. Чүп-чарыннан аны аралыйбыз. Мондый эшләр безгә төс кенә.
Яны белән әни җилгә баскан Ашлык тулы чиләк кулында, Шатлык нуры балкый йөзләрендә, Уйлый булыр безнең турыда...
Мич каршында әни бөтерелә Табагачын тотып кулына.
Кайсы кала, кайсы китә бүген, Өлгертергә кирәк, юлына...
Кичке якта кулына орчык алып Утырыр ул каба янына.
Ул эрләгән җепләр озынлыгы Җитәр иде,
Галәмнәрне урап алырга!
...Күз алдымда тора моңсу йөзе— Озатканда капка төбендә.
Мин рәссам түгел,
Шулай да Аңа
һәйкәл салам күңелем түрендә.
Шомландырып күңелләрне “Их, дөньясы!”-димә әле. Туар көннәр бүгенгедән Мең мәртәбә булыр ямьле.
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА-журналист: шигырьләре һәм мәкаләләре вакытлы матбугатта даими басылып килә. Казанда яши
Бер дуска
Ябылсалар синен алда, Ишекләрнең—ач башкасын. Бәхет бит ул шундый серле Әйтми кайдан башланасын.
Уфтанма син, юкка-барга Күңелеңдә ялкын барда. Хак Тәгалә безне аклар, Сөю хаккын хаклаганга.
Уйлану
Җырлар язмам сиңа бүтән, Күңелем белән синнән китәм. Сурәтен дә акрын-акрын Тоныклана бара икән.
Күзәтмәмен хәтта читтән: Капкаларны ябып китәм. Бәхет дигән аланлыкка Илтер юллар аерым икән.
Очрашудан мәгънә чыкмас, Сүз башласак сүзләр үтмәс. Хисләр сүнгән, кабынырга Хәзер инде көчебез җитмәс, Йөрәкләр дә ярсып типмәс.
Еллар үткәч очрый калсаң Узарсың син танымыйча: “Улмы соң бу? Әллә түгел, Бокерәй(ән бер карчык ич, Эндәшмәсәң яхшы түгел."
Мин уйлармын: “Исән микән, Ничек көннәр кичә икән? Гомерләре әле һаман,
Бәхет ззләп үтә микән?"
Картлык безне көтә алда, һәм ялгызлык каршы ала, Гомер кичкән нарларны да, Аерым-аерым гүргә сала.
Гаҗәпләнмә...
Көнләшәсен бер дә юкка, Күңелем бит чуар түгел. Синең белән узган еллар Хиссез узган еллар түгел.
Ишетәсең килә булыр Элеккечә назлы сүзләр.
Мин аларны җилгә түгел, Хәзер инде җырга тезәм.
Гаҗәпләнмә моңсулансам, һич шикләнмә унга батсам. Сәбәбе дә гади кебек,
Яшәешнең үзе кебек. Сабантуйлар көтми күңел, Белмим никтер кызык түгел.
Ялвару
"ҮЛМӘ!”—дип инәлеп ялвардым. Бирәсем килмәде әҗәлгә. Бәгырьдән өзелгән аваздан Бар дөнья, әйтерсең, әйләнә.
Әйләнә өзелгән өметләр Соң кабат төбәлгән күзләрдә. Сөюнең бар көче шу ндадыр, Әйтелми калынган сүзләрдә.
Инәлеп ялварган аваздан Тетрәнде агачлар-кыялар. Яшәргә ашкынган чагында Азмы соң яшерен хыяллар!
“Үлмә!”—дип ялварып сорадым, Бәхетем—снн, диеп уйладым.
—Исеңдәме?
— Исемдә...
Бар сөйләшү—тоташ истәлектән. Очрашулар булган бер чакта. Чыбык-чабык өстәп утыргандай. Пыскып янган, сүнгән учакка.
Хатын-кызның җиде шәме булыр, берсе янмаса—берсе янар "
Халыктай
Җиде ятны ярлар иттек, Җиде ятны үз иттек. Җиде ятка җаннар атгык. Җиде ятны яраттык.
Җиде төн у рталарында. Җиде шәм утларында Башларыңны салма икән. Җиде ят кочагына.
Җиде йолдыз җиде1ән йолдыз Җиде күк катларында.
Җиде ятлар юлдаш булса Җиде юл чатларында.
Җиде яктан жилләр исәр Җиде ят тарафына.
Хатын-кыз мәхәббәт турында гына ям диючеләргә.
Сәясәтне, әйдә, ирләр язсын.
Алар сүзе күпкә акыллы.
Акыл белән хис янәшә түгел,
Безнең йорәк хисле-ялкынлы.
Сәясәтне, әйдә, ирләр язсын.
Алар китә сугыш кырына.
Безгә язган һаман сагынырга, һәм инар1а сагыш утында.
Сәясәтне, әйдә, ирләр язсын.
Без җырларбыз сөю турында.
...Илләр гаме ирләр гаме булсын.
Ил тоткасы ирләр кулында.
Теләк
Сыенасым килә сиңа,
Җаныңа, тәнеңә, күңелеңә. Яши алмам кебек идем сннсез. Әллә инде онытыласың.
Әллә инде күнегелә.
Тик шулай да.
Вакыт-на кыт Сыенасым килә.
Азга гына.
Ярдәм эзлән тилмергәндә Терәгем итен.
Хәлсез чакта таянырга Тирәгем итеп.
Ялгызлыктан моңс> лансам Йөрәгем итеп.
Җылы эзләп тартылганда Учагым итеп.
Иркәләнер, назлар булган Кнча1ым итен,
Сыенагым килә сиңа.
Бик азга, азга гына.