Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улы 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туган 1956 елда Вәлиәхмәтовләр гаиләсе Аксубай районының Иске Кыязлы авылына күчеп кайта, Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый. Беренче шигырьләрен, мәкаләләрен район газетасы, “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы битләрендә бастыра. Ул чор турында Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев болай язды: "Өлкән әдипләребез туган телебезнең киләчәген кайгыртып яшәделәр. 1965 елда "Яшь ленинчы” газетасы үткәргән конкурста Нәкый ага Исәнбәт, Хәсән ага Туфан, өчәү жюрида булдык Йомгаклары турында газетада язып чыккан идем. Бер сәләтле укучының язганнары
турында: "Шигырьләрен укып куандым Көлке законнарын тоеп, чама хисен белеп язылган алар”, дигән идем мәкаләмдә. Аксубай районы Иске Кыязлы мәктәбенең VII класс укучысы Хөсәен Вәлиәхмәтов иде ул. Әйе, хәзер инде танылган журналист, “Мәгърифәт" газетасының баш мөхәррире, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, психология фәннәре кандидаты, шул өлкәдә эшләүче галим-мөгаллим, кеше психологиясен тирәнтен ача торган әсәрләр язучы каләмдәшебез”.
1968—1973 елларда Хөсәен Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989— 1991 елларда Ленинград политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.
Хезмәт юлын 1973 елда “Татарстан яшьләре" газетасының әдәби хезмәткәре булып эшләүдән башлый Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан 1 ел Татарстан телевидение һәм радио программалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасында хезмәт итә.
Ленинградта укыганда да X. Вәлиәхмәтов әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар иҗат итә 1989 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Камышлы күл сагышы" дигән детектив язмалар җыентыгы 30 мең данәле тираж белән нәшер ителә.
Политология институтын кызыл диплом белән тәмамлаган белгеч “Ватаным Татарстан" газетасына бүлек мөдире булып кайта. 1992 елдан республикабызда яңа оештырылган Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына эшкә күчерелә. Анда эшләгән дәвердә, чит илләрдә дә таралырлык итеп, рус һәм инглиз телләрендә чыга торган "Бизнес в Татарстане” журналын оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. Бу хезмәтләре өчен аңа 1997 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.
1998 елдан X. Вәлиәхмәтов “Мәгърифәт" газетасын җитәкли. Бер үк вакытта фән һәм иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә. Бүгенге көнгә авторның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигырь цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе. “Юлда чыныккан уллар” дигән документаль повесте ("Мәгариф", 2003ел), “И, гомер!" дигән романы (беренче кисәге "Мирас"журналында, 2000-2002 елларда басылды) һәм башка әдәби әсәрләре бар.
"Хөсәеннең кайбер проза әсәрләрен укыгач, безнең прозаиклар арасына шактый саллы сурәтләү чараларына сәләтле әдип килә дип кинәнеп куйдым", - дип яза күренекле язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең тәкъдимнамәсендэ Яшь автор турында байтак олпат азучыларыбыз да шундый фикердә.
2005 елның 24 маенда Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар: Шәүкәт Галиев. Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов), Язучылар берлеге идарәсе Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алды