ЯҢАЛЫКЛАР
ТАРИХИ КӨН
Бу көн татар халкы күңелендә
мәнге онытылмас тарихи көн булып
калыр. 2005 елның 24 июне—Жирдә
гаделлек тантанасы булып. Кол
Шәриф мәчетенең үз туфрагына янә
кайткан көне. Ул татар
мөселманнарының Баш
гыйбадәтханәсе генә түгел, газиз
Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын
салган батыр йөрәкле, какшамас
иманты борынгыларыбызнын якты
рухын олылаучы һәйкәл дә.
Шушы олуг вакыйга уңаеннан,
бөтен ислам дөньясыннан 5 меңнән
артык кунак жыелды Алар арасында
халыкара ислам оешмаларының
җитәкчеләре, ике дистәгә якын
мөселман иленнән илчеләр һәм дин
эшләре министрлары. Көнчы-
гыштагы абруйлы
университетларның ректорлары,
дөньякүләм шөһрәтле мәчетләрнең
имамнары. Россиянең барлык
мөфтиләре бар иде Мәскәүдән
Татарстан халкын катлау өчен РФ
Президенты Аппаратыннан һәм Идел
буе федераль округыннан да вәкилләр
килде.
Тантананы Татарстан
Президенты Минтимер Шәймиев
ачты. (Чыгыш тексты аерым
бирелә.) Аннары Ислам кон-
ференциясе оешмасы генераль
сәркатибе Әкьмалетдин Ихсан улына
сүз бирелде. Әкъмалетдин әфәнде
үзенең чыгышында казанлыларны 1
миллиард 200 миллион әһле ислам
исеменнән котлавын белдерде. үзенен
бу олуг бәйрәмгә килеп безне котлый
алуына бәхетле хисләр кичерүе ту-
рында әйтте. Үзләренең оешмасында
57 дәүләтнен әгъза булып торуын
сөйләде һәм аңа Россия дәүләтенең дә
керүе ихтимал булуын искәртте.
Бәйрәмдә чыгыш ясаучы Кувейт
мәмләкәтендә вакыфлар һәм ислам
эшләре министры Маатук-әл-Маатук
Жир йөзендә Ислам дәүләтләренең
үсештә булуын, шулай да аларны
төрле террорлык актларында
гаепләмәкче булучы көчләрнең
барлыгын әйтте.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе
Равил хәзрәт Гайнетдин үзенен
чыгышында шушындый мәһабәт
бина кыла алулары өчен Татарстан
халкына, бигрәк тә анын Президенты
Минтимер Шаймиевкә үзенен олуг
аларга саулык-сәламәтлек.
Аллаһынын әжер-савапларына
ирешүләрен теләде. Ул М.
Шәймиевне Ислам динен торгы-
зудагы хезмәтләре өчен “Әл-Фәхер"
дигән беренче дәрәҗәдә Мактау орде-
ны. ә “Татнефть" оешмасы җитәкчесе
Шәфәгат Тәхаутдиновны шушы ук
орденның икенче дәрәҗәлесе белән
бүләкләде
Бәйрәмдә Татарстан
мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
мөфти. Россия Ислам университеты
ректоры Госман хәзрәт Исхакыйга сүз
бирелде. Ул үзенең кыска гына
чыгышында шулай ук Кол Шәриф
мәчетенә бүләкләр әзерләвең әйтеп
узды.
Тантанада Коръән укучылар һәм
Хафизларның халыкара конкурсында
җиңеп чыгучылар Коръән аятьләрен
укыды.
Тәүге азанны моннан берничә ел
элек азан әйтүчеләр конкурсында
җиңеп чыккан Шәүкәт хәзрәт әйтте.
Мөфти Госман хәзрәт Исхакый җомга
вәгазен сөйләде. Ә аннары Кол
Шәриф мәчетенең имам-хатибы
Рамил хәзрәт Юныс тәүге җомга
намазына имамлык кылды. Кол
Шәрифнең эченә үткән халык бу
гыйбадәтханәнең искитмәле матур
төзелешенә, бизәлешенә таң калып
намаз укыды. Бу вакытта күпләрнең
күңелендә моннан 453 ел элек
Казанны яклап шәһит киткән Кол
Шәриф хәзрәтләрен һәм аның
шәкертләрен олылап искә алу
булгандыр.
Соңыннан Татарстан Президенты
Минтимер Шәймиев резиденциясендә
журналистлар өчен халыкара
матбугат конференциясе үткәрелде.
Шул ук көнне Казанда "Идел-Урал
төбәгендә ислам мәдәнияте" дигән
халыкара конференция эшләде.
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ
М. ШӘЙМИЕВНЕҢ КОЛ ШӘРИФ
МӘЧЕТЕН АЧУ ТАНТАНАСЫНДА
ЯСАГАН ЧЫГЫШЫ
Әс-сәләму-галәйкум, хөрмәтле
ватандашлар һәм мөхтәрәм кунаклар!
Бүген халкыбызның гасырлар буе
күңел түрендә йөргән ин изге хыялы
тормышка ашты Без барыбыз да бу
дулкынландыргыч вакыиганын
шаһитлары. Кол Шәриф мәчете
халкыбыз хозурына кире кайтарылды.
450 елдан артык вакыт узганнан сон,
тарихнын өзелер- өзелмәс жебен
ялгап жибәрү һәм аны мәнгеләштеру
бәхете нәкъ менә безгә насыйп булды
Бу гамәлебез белән без үзебезнең
горур, таза рухлы халык икән-
легебезне расладык
Тугыз ел элек, 1996 елнын февра-
лендә, Татарстан Республикасы
Президентының “Казан Кремле
ансамблен саклау, үстерү һәм
файдалану концепциясе турында"
Указы нигезендә без Кол Шәриф
мәчете төзеләчәк шушы урынга
тантаналы төстә истәлекле таш салган
идек. Шул ук Указда Благовешенье
соборын төзекләндерү турында да
карар кабул ителде. Бу—тарихи
хакыйкать һәм диннәр арасында
татулык урнаштыручы гамәл булды
Татарстан Республикасы хөкүмәге,
Дәүләт Советы һәм шәхсән үз
исемемнән сезне Кол Шәриф мәчете
ачылу бәйрәме белән чын күнелдән
котлыйм һәм шатланам.
Бүгенге истәлекле накыйганын
Казанның меньеллык юбилеена туры
килүе очраклы хәл түгел Күренекле
җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Казан
Кремле мәчетснен имамы Кол
Шәриф— Казан тарихында тирән эз
калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче
һәм акыл иясе, сәст Кол Шәриф
үзенең шәкертләре, дәрвишләр һәм
суфыйлар белән шәһәрне
дошманнардан саклап сугышканда
һәлак була. Ул үзенен бер хезмәтендә:
“Мин яу кырын ташлап кача торган
кеше түгелмен", дип язган Һәм ул,
нәкъ үзе язганча, гомеренең сонгы
мизгелләренә кадәр үз мәчетен яклап
яу кырында ятып калган
Без тугыз ел элек Кол Шәриф
мәчетенең ин яхшы проектына ачык
конкурс игълан иттек Анда
архитекторлар Шамил Латыйпон.
Искәндәр Сәйфуллин. Айвар
Саттаров һәм Михаил Сафронов
жинеп чыкты Алар борынгы
мәчетебезнең тарихи дәлилләрен дә.
дөнья тәҗрибәсен дә, жирлс
гореф-гадәтләрне дә исәпкә алып
эшләделәр Аларнын осталыгы һәм
олы хезмәте нәтиҗәсендә мәчет
Кремль ансамблен тулыландырды һәм
аны тагын да гүзәлрәк итте
Бу күркәм бина Кремльгә дә. го-
мумән, Казанның тарихи үзәгенә,
туган җиребезгә иман нуры сибеп
тора. Мәчетнең күккә ашкан
манаралары, күк төсендәге гөмбәзе
тарихыбыз, рухи пәм матди
хәзинәләребез турында тирәнтенрәк
уйланырга кирәклеген искәртә кебек
Алар безнен үзаңыбызга уңай
йогынты ясый
Кол Шәриф мәчете
республикабыз мәркәзенең төп мәчете
генә түгел Ул—
Казаннын һәм Татарстанның яна сим-
волы, бөтен татар дөньясын үзенә
жалеп итүче рухи үзәк Ул—безнен
үткәнне киләчәгебезгә тоташтыручы
рухият күпере
Кайчандыр Кат Шәриф болаи дип
язган:
Гаҗэеп бер җай—рәхәттер җиһанда бу
Казан шәһре'
Галәмдә юктыр бу тикле туганлык вә
иминлек шәһре
Казандай төзек шәһри булмас дөньяда
һичвакыт
Казаннан көч а.залардыр ничаклы б\
җиһан шәһре
Янарып килүче Кремльне күрсә,
ул бүген дә шушы юлларны кабатлар
иде дип уйлыйм.
Мечеть Кул Шариф стоит рядом с
Благовешенским Собором и в этом
есть евой глубокий смысл, связанный
с чая- ниями многонационатьного
народа рес- публики жить в мире и
дружбе Они сто- ят рядом как символ
взаимопониманин двух ведуших
конфессий страны Храмы республики
должны привлекать вни- мание не
только своим облнком. но об-
разованными имамами. свяшеннослу-
житслями. несушими свет веры и обс-
регаюшис наши исконные традииин
Храмы важны как центры духовного
сплочения людеИ, нравственного
воспи- тания молодежи Если после
кажлого поссшения храма душа
очишаетея. а нравственность
укрепляетея, значит. мечеть, иерковь и
другие религиозные храмы
преврашаютея в важное звено в
становлснии цивилизованного
демокра тического обшества
Кол Шәриф мәчетснен ишекләре
иманга омтылган һәркемгә ачык була-
чак Монда һәрбсрсбез үзен борчыган
сорауларга төгәл һәм д ат илле
җаваплар табар дип ышанам Шул ук
вакытта бу гыйбадәт кылу урыны гына
түгел Кол Шәриф мәчете бик
үзенчәлекле музейлар комплексына
әйләнәчәк Безнен бурыч—исламның
тарихын гына түгел, анын сабыр
холыклы, башка диннәргә ихтирамлы
дин икәнен дә күрсәтү Иманым камил:
Кол Шәриф мәчете кешеләрне
тынычлыкка, татулыкка, сабырлыкка.
үзара ихтирамга өндәүче савап лы
урын булыр Без аны бөтендөнья ислам
музее итеп күзаллыйбыз Амин, шулай
булсын
Бу мәчетне чын мәгънәсендә бөтен
халык төзеде. Ин беренче рәхмәтне
мин авыл хезмәтчәннәренә әйтер идем
Мәчет төзелешенә үз өлешләрен баш-
лап алар керпе мул укыш үстереп
мәчет фондына тапшырдылар
Гомер-гомсргө
изге саналган икмәк изге эшнең нигез ташы
булды. Әлбәттә, бу мәһабәт мәчетне төзүдә
төп спонсор "Татнефть" җәмгыяте хәлиткеч
роль уйнады, күп кенә башка оешматар һәм
предприятиеләр. аерым гражданнар ихлас
күңелдән үз өлешләрен керттеләр. Кайбер чит
илләр бу изге эштә эчкерсез катнаштылар
Мәсәлән. Иран келәмнәр бүләк итте. Гарәп
Әмирлеге акчатата булышты. Төркия
төзекләндерү эшендә катнашты Төзүчеләргә
һәм Кол Шәриф фонды хезмәткәрләренә
аеруча зур рәхмәт белдерәм. Мәчет
төзелешенә хәленнән килгәнчә үз өлешен
керткән һәркемнең исеме "Изгелек" дигән
истәлек китабында мәңгелеккә урын алачак.
Бик зур рәхмәт үзегезгә, туганнар! Сезнең
һәрберегез олы ихтирамга лаеклы Барыгызга
да Ходайның рәхмәте яусын, әҗер саваплары,
ике дөнья рәхәте насыйп булсын сезгә, газиз
кардәшләр!
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле ку-
наклар!
Сезне ихлас күңелемнән Кол Шәриф
мәчете ачылу белән тәбрик итәм! Иншә
Аллаһ, Кол Шәриф мәчетенең киләчәк
язмышы бәхетле булыр, чөнки мәчетләр
белән бергә тормышыбызга иман кайта.
халкыбызның рухы ныгый һәм җир йөзендә
мәрхәмәт артканнан-арта бара.
Сезгә сәламәтлек, жан тынычлыгы, иман
ныклыгы телим. Мәчетебез рухи көч-куәте.
иман нуры белән халыкны үзенә тартып
торсын, тынычлык- тату- лык-гыйлем үзәге
буларак даны еракларга таралсын! Иншә
Аллаһ. ул шулай булыр да!
МЕНЬЕЛЛЫК МЕДАЛЕ
Россия Президенты Владимир Путин
Указы нигезендә “Казаннын 1000 еллыгы
истәлегенә" медале булдырылды.
Медаль белән Казанда яшәүче Бөек
Ватан сугышы ветераннары, сугыш ва-
кытында тылда—башкалада хезмәт итүчеләр.
Бөек Ватан сугышында тырыш хезмәт өчен
СССРның орден медальләренә лаек
булучылар, шәһәр үсешенә зур өлеш
кертүчеләр, хезмәт ветераннары
бүләкләнәчәк.
Яна медаль күкрәкнең сул ягына та-
гылырга тиеш. Җиз медальнең диаметры 32
миллиметр булачак, ана Казан Кремле
күренеше төшерелеп. "Казанның 1000
еллыгы истәлегенә" дигән сүзләр язылачак.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең
XV корылтайдан сонгы беренче утырышы
булды Аны ижат оешмасының яна рәисе
Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) алып
барды.
Язучылар берлеге идарәсе җитәкчесе ин
элек әдәбият өлкәсендә зур уңышларга
ирешкән бертөркем язучыларга Татарстан
Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге
казанышлар өчен дигән билгесен. Мактау
грамоталарын тапшырды. Алар арасында
Ләбибә Ихсано- ва. Мәгъсүм Насыйбуллин.
Рифат Све- ригин. Мәхмүт Әхмәтҗанов.
Лирон Хәмидуллин, Мәгъсүм Хужин. Мәдинә
Маликова. Кыям Миннебаев. Вакыйф
Нуруллин, Фарсель Зыятдинов. Борис Вайнер.
Рәниф Шәрипов бар Татарстан мәгариф һәм
фән министрының беренче урынбасары Данил
Мостафин исә Язучылар берлегенең матур
әдәбиятны пропагандалау бүлеге
мөдире—драматург һәм прозаик Рәдиф
Сәгъдигә "Мәгариф өлкәсендәге
казанышлары өчен" дигән билге тапшырды.
Аннары идарә әгъзалары XV корылтайда
кабул ителгән резолюцияне тормышка ашыру
буенча нинди эшләр башкарырга кирәклеге
турында сөйләште. Соңыннан оештыру
эшләре каралды Ачык тавыш бирү юлы белән
идарә рәисенең ике урынбасары—моңарчы
"Мәйдан-Чаллы" журналының баш мөхәррире
булып эшләгән Факил Сафин һәм Язучылар
берлеге аппараты җитәкчеләренең берсе
булган Шаһинур Мостафин сайланды.
Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт
бүлекләре җаваплы сәркәгипләре итеп Вахит
Има- мов һәм Зөфәр Дәүләтов кандидатура-
лары расланды Идарә утырышында шулай ук
иҗат остаханәләренен җитәкчеләре
тәгаенләнде. Бу Вазыйфаларга Зиннур
Мансуров (шигърият). Марсель Галиев
(проза). Рабит Батулла (публицистика).
Мансур Гыйләжев (драматургия). Рафис
Корбан (балалар әдәбияты). Мансур Вәлиев
(әдәби тәнкыйть). Ли- лия Газизова (урыс
әдәбияты) билгеләнде Матур әдәбиятны
пропагандалау бүлеге мөдире итеп Рәдиф
Сәгъди расланды. Татарстан Язучылар
берлегенә кабул итү Коллегиясе рәисе итеп
якадан Татарстанның халык шагыйре Равил
Фәйзуллин. ревизия комиссиясе рәисе итеп
икътисад фәннәре докторы язучы Фарсель
Зыятдинов сайланды Идарә утырышында
"Казан утлары". "Идел". "Салават күпере".
"Мәйдан" журналларының баш
мөхәррирләрен раслау турындагы мәсьәлә дә
каралды
Быел да Г. Державинның туган көненә
багышлап. Лаеш районында һәм Казанда
Шигырь бәйрәме үтәчәк. Утырышта шул
чараны үткәрүгә кагылышлы сөйләшү булды
Әлеге олуг шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе
исемендәге премиянең быелгы лауреаты да
ачыкланды. УлЧаллы каласында яшәп ижат
итүче шагыйрь Николай Алешков.
Идарә утырышында Казан шәһәренең
1000 еллыгына. “Казан утлары’- жур-
налынын 1000 нче саны чыгуга багышланган
тантаналарны һәм жәлилче каһарманнарны
искә алуга кагылышлы “Хәтер жыены"н (25
август) үткәрү уңаеннан идарә ашында торган
бурычлар турында да сөйләшү булды
ЯҢА ЖИТӘКЧЕЛӘР
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге
директоры урынбасары, танылган журнатист
Леонид Толчинс- кий “Татар-информ”
мәгълүмат агентлыгы генераль директоры
итеп билгеләнде ТР “Татмедиа" гаммәвн
коммуникацияләр агентлыгы генераль дирек-
торы Марат Моратов аны коллектив белән
таныштырды. Ул агентлыкның элекке
җитәкчесе Рәшит Галләмовка агентлык
үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде
һәм киләчәктә бизнес- проектларын
тормышка ашыруда ана уңышлар теләде
Премьер-министр Р. Миннеханов ТР
Министрлар Кабинеты каршындагы Баш
архив идарәсе коллективын яна җитәкче
белән таныштырды Шушы вазыйфаны 12 ел
башкарып, хәзер лаеклы ялга китүче Дамир
Шәрәфетдиновны Данил Иораһимов
алыштырды Р Миннеханов 20 ел гомерен
архив хезмәтенә багышлаган Дамир Рәүф
улына Министрлар Кабинетының Рәхмәт
хатын, истәлек бүләген тапшырып,
күпьеллык хезмәтенә хөрмәтен белдерде
Дамир Шәрәфетдинов киләчәктә дә ү ге
яхшы белгән олкәдә хезмәт тәчәк. Ул,
“Гасырлар авазы"—Эхо всков" журналы - на
җитәкчелек итү белән беррәгтән. ТР
Президенты каршындагы Геральдика советы
рәисе Вазыйфасын башкарачак
ИГЪТИБАР: ЯҢА КОНКУРС
ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
"Яна татар пьесасы—2005 ел" дигән конкурс
башлануны игълан иттеләр
Быел ул “Иң яхшы музыкаль пьеса” һәм
"Ин яхшы комедия" номинацияләрендә
үткәрелә һәм тагар театр сәнгатенең йөз
еллык юбилеена багышлана Жиңүчсләрнсн
исемнәре атдагы елмын 27 мартында билгеле
булачак. Икс номинация буенча да I. II һәм III
урыннар билгеләнәчәк һәм җиңүчеләргә 100,
75 һәм 50 мен сум күләмендә премияләр
тапшырылачак Жюри әгъзалары, татар
театры тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган
әсәрләргә өстенлек биреләчәк, диләр. Ә
пьесатар мюзикл, рок-опера. водевиль,
музыкаль драма һәм башка жанрларда
язылырга мөмкин
РУС ПОЭЗИЯСЕ БӘЙРӘМЕ
Бөек рус шагыйре Александр Пуш-
кинның тууына 206 ел тулуга багышланган
Шигырь бәйрәме Казанда Г Державин һәйкәле
янында узды
Билгеле булганча, бу бәйрәм шагыйрьнең
туган көнендә РФ Президентының 1997 ел, 22
май Указы нигезендә ел саен үткәрелә Алай
гына да түгел, Пушкиннын туган көнен башка
илләрдә дә билгеләп узалар.
Казанда Шигырь бәйрәмендә катна-
шучыларны ТР Язучылар берлеге идарәсе
рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов котлады
“Александр Пушкинның шигырьләре һәр
кешенең йөрәгендә яши. аны җылыта Поэзия
энергетикасының бөек көче шунда да
инде”,—диде ул үз чыгышында.
Мәдәният министры урынбасары Айрат
Жаббаров, Татарстанның халык шагыйре
Ренат Харис Пушкин ижаты- нын башка
халыклар мәдәниятенә йогынтысы турында
сөйләде
Шигырь бәйрәмендә шулай ук Дилия
Гаэизова, Ольга Левадная. Борис Вайнер,
Наилә Ахунова. Альбина Әпсәләмова,
Алексей Остудин. Тимур Кәримов. Полина
Осипова һ б лар бөек шагыйрьгә багышланган
шигыръпәрен укыдылар.
КОРЪӘН ХАФИЗЛАР БӘЙГЕСЕ
Г Камал театрында Коръән укучылар һәм
Коръән хафизларнын халыкара бәйгесе
үткәрелде Ул Казанның меңъеллыгына һәм
Кол Шәриф мәчете ачылуга багышланды
Әлеге бәйгедә 55 кеше катнашты
Катнашучылар республикабызның
шәһәр-район нарыннан. Россиянен төрле
төбәкләреннән. Украина. Кыргызстан,
Үзбәксган, Таҗик- стан, Казакъстан,
Әзәрбайжан кебек илләрдән дә килгәннәр
Шулай ук бәйгедә Төркия. Кувейт. Согуд
Гарәб- станы, Бахарейн. Иорданиядән дә ку-
наклар бар иде
Беренче номинациядә Үзбәкстаннан
Кадерҗан Хөсәенов җиңүче дип табылды II
—III урыннарны шул ук Үзбәк- станнан
Баһадур Сәхипов һәм Казакъ- станнлн Ханнан
Абдулла бүлеште Коръәнне яттан белүчеләр
арасында беренче урынны Чаллы шәһәреннән
Алик Яушев яулады Пенза өлкәсеннән килгән
Ислам Дашкин 11, Казаннан Әбделмәлик
Сайдаргалиев III урынга ия булдылар
АРХИВЫБЫЗ ТУЛЫЛАНДЫ
Төркия Республикасы Министрлар
Кабинеты Дәүләт архивлары Генераль
идарәсе Татарстанның Баш архив идарәсенә
"Госманлы документларында Казан" дигән
җыентык тапшырды. Әлеге җыентыкта урын
алган 240 тан артык тине булмаган документ
Татарстан халыклары тарихын һәм
татар-госманлы монәсәбәтләрен чагылдыра.
“ИДЕЛ-ПРЕСС” БҮЛӘГЕ
“Идел-пресс" полиграфия-нәшрият
комплексы коллективы Мәскәү шәһәренең
Татар милли үзәге китапханәсенә татар
телендә меңнән артык китап бүләк итте.
Китапларның бер өлеше (алар арасында
фәнни, әдәби әсәрләр, балалар әдәбияты да
бар)—предприятие хезмәткәрләренең шәхси
китапханәләреннән.
Бу—нәшриятның беренче тапкыр гына
изге гамәл кылуы түгел инде "Идел-пресс"
соңгы берничә ай эчендә генә дә Казанның
күп кенә оешмаларына күп базалы аналар һәм
балалар опекуннары берләшмәсенә,
"Марина" приюты. Дәрвишләр бистәсенең
балалар интернат-йорты. 19 нчы балалар ки-
тапханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте
Узган ел предприятие җитәкчесе Ислам
Әхмәтҗанов исә үзенен шәхси
китапханәсеннән 2 меңгә якын китапны туган
авылы—Буа районы Норлат авылының
Мәдәният йортына бүләк иткән иде.
Предприятие әле моның белән генә
туктап калырга җыенмый: ул инде киләсе
акцияләргә китаплар әзерләүгә кереште.
БАТЫРШАЛАР РУХЫ СҮНМӘСЕН
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма
комитетында галим Фәйзелхак Ис- маевнын
“Батырша восстаниесе. 1755 ел” дигән
китап-монографиясен тәкъдим итү булды. Ул
ТР Фәннәр академиясенең "Фән"
нәшриятында рус телендә нәшер ителгән.
Бу очрашуда автор Батырша турында
ничек итеп мәгълүмат җыюын сөйләде.
Мәскәү архивларының берсендә Батырша
восстаниесенә кагылышлы 5 томлык мәхкәмә
эше бар икән.
Батырша— Габидулла Галиев (1700- 1762)
10 елдан артык мәдрәсәләрдә укып мулла
булг ан. 1755 елда Башкортстан җирендә анын
җитәкчелегендә зур күтәрелеш була
Нәтиҗәдә. Урал пәм Себер төбәкләре
мөселманнары чукындырылудан сакланып
кала.
Тәкъдим итү кичәсендә катнашкан г алим
һәм әдипләр Батырша восстаниесенең тарихи
нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр
Санкт-Петербургтагы ул утырг ан һәм һәлак
булг ан Шлиссельбург крепостена
Батыршанын исеме язылг ан истәлекле такта
кую тәкъдиме кертелде.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Фәнне, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә
зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать
эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясе президенты. Татарстан
Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый
әгъзасы Хәсәнов Мансур Хәсән улы
"Татарстан Республикасы каршындагы
казанышлары өчен” ордены белән
бүләкләнде.
Татарстан Республикасы мәнфәгать-
ләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм
авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендәге
казанышлары өчен Галиев Фәйзи Әхмәт улы
‘Татарстан Республикасы каршындагы
казанышлары өчен” ордены белән
бүләкләнде.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге
күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шагыйрә
Шакиржанова Лена Галимҗан кызы (Лена
Шагыйрьжан) Татарстан Президентының
Рәхмәт хатына лаек булды.
Әдәбиятны, журналистиканы үстерүгә
зур өлеш керткән һәм Татарстан
Республикасы мәнфәгатьләрендә күпьеллык
нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан
Республикасы Президенты матбугат архивы
мөдире, шагыйрь, прозаик Хәсәнов Әнәс
Хәсән улы Татарстан Республикасы
Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.