ТЕЛЛӘРЕ ТӨРКИ, ДИННӘРЕ ЯҺҮДИ
Сүзебез караимнар хакында Алар турында татар совет матбугатында беренче булып "Казан утлары" язып чыкты. Узган гасырнын алтмышынчы еллары уртасы иде Шагыйрь Мостафа Ногман гаиләсе белән җәйге ялга Литвага бара һәм шунда караимнар яшәгән Тракай шәһәрендә дә була. Соңыннан ул зур мәкалә язып. Казан утлары"нда бастырып та чыгара
Моннан соң күп вакыт узды, һәм мина Финляндиядә яшәүче Кадрия ханым Бәдретдин бер аудиокаесета җибәрде Ул кассетада караимнарның изге китапларын көйләп укулары язылган Бу миңа тагын бер этәргеч булды һәм миндә караимнар турында күбрәк мәгълүмат туплау теләге туды
Караимнарның тарихы, мәдәнияте турында гыйльми хезмәтләр аз Алар арасында зур әһәмияткә ия булганнары И Синанинын 1888 елда Симферопольда басылып чыккан “Истерия возникновения и развития караимства". профессор В Д Смирновның 1890 елда Петербургта нәшер ителгән “Сборник старннных грамот" И Диванның 1890 елда Петербургта дөнья күргән "Катехизис основы караимского закона". II А Баскаковнын "Введение в изучение поркских языков" М 1969 С 275-278. академик Бартольдның Сочинения. т. V 1968. 64-65 б. К. М Мусаевның "Грамматика караимского языка М 1964, “Краткий грамматичес кий очерк караимского языка “Наука М. 1977. "Синтаксис караимского языка". М , 2004 һ б
Караимнар кемнәр алар? Патша Россиясенең Новороссийск генерал губернаторы Воронцовка да бу сорау тынгылык бирмәгән Шуңа күрәдерме, ул 1839 елның 31 гыйнварында Таврия губернасындагы караимнарның дини идарәсе җитәкчесеннән алты сорауга җавап бирүне таләп итә:
Караимнар кайсы халыкның варислары һәм бу якларга кайдан килеп урнашканнар7
Кайчан һәм нинди сәбәпләр аларны моңда китергән?
Аларның шөгыльләре нинди, үзләрен ничек тоталар?
Караимнардан нинди күренекле кешеләр үсеп чыкканнар һәм аларның нл күләмендә танылган иҗтимагый хәрәкәт лидерлары бармы?
Аларның килеп чыгышларын, диннәренең бик борынгы булуын дәлилли торган тарихи чыганаклар бармы?
Ни сәбәпле һәм кайчан алар раввинчылардан аерылганнар, бу мәзһәбләр арасында нинди аерымлык бар?
Караимнарның баш руханилары гаһам Бабовнч. баштагы ике сорауга җавап табалмагач. үлгәннәргә "мөрәҗәгать итәргә кирәк" дигән карарга килә Караимнарда бик борынгы бер гадәт сакланган: берәр зур галим яисә зур түр.» үлгәч гүр! ә иңдергәндә аның баш астына дини китаплар куеп калдыра торган булганнар Изге китаплар нәҗес урынга эләкмәсен дип шулай эшләгәннәр.
Яһүдиләрнең изге Толмуд китабы ике төргә бүленгән Кодес (I (срусалим) һәм Бабил талмудлары Тәлмудиларның иң үсеш кичергән заманнары габбасыйларнык Багдад шәһәрен Гарәп хәлифәлеге башкаласы иткән чорга, һиҗри исәп белән 145. милади исәп белән 762 елга туры килә
Яһүдиләр өчен Тәлмуд - изге Тәүраттан соң икенче китап Ул Тәүраттан соң гына ЯӘЙДӘ була, аның беренчесе 'Мишна' (яһүди дине кануннары тупламы) икенче кисәге Тимара' ( Мишна китабының тәфсире) исемле Тәлмуд шулай ук ик. төрдән гыйбарәт беренчесе IV гасырда Фаләстыйн җирендә язылганы бу к а. икенчесе V I ас ырла Бабил шәһәрендә тупланганы Монысы иң «урысы һәм мн әһәмиятле булып санала торганы Ул милади исәп белән 380 елда языла башлый һәм 130 елдан язылып бетә Бабил шәһәре исраиллеләрнең Фөлөстыйн җиреннән киткәннән соң зур кабилә булып оешып яшәгән урыннары да әле ул
’ Ну турыда яһүд галиме А Гарклвн үзенең ‘Хазарлап н» хазар дәүләте турында яһүди галимнәрнең риваятьләре' китабында баян мтв СПб. 1874 280 6
Караим гыйбадәтханәсенең михрабы Кодес (Иерусалим) шәһәрендәге Мәсҗнде Әкъсага каратын, ә башка яһүдиләрнең көнчыгышка таба юнәлдереп төзелгән. Тарихтан билгеле булганча, Һарун әр-Рәшид заманында мусавилык ике мәзһәбтән торган: берсе тәлмуди, икенчесе караим мәзһәбе.'
Хазарларга мусавнлыкның үтеп керүен Византиядә яшәгән мусави төрекләренең тырышлыгы белән бәйле дип аңлатучылар да бар (мәе. әл-Мәсгуди) Византиядә яшәүче Мусавиларның барысы да караимнар булган дигән фаразлар да бар.
Әхмәт Җәүдәт исемле бер төрек тарихчысы "Караимнарның гаиләдәге теле төрекчә яисә татарча. Караимнарның Кырым шивәсендә сөйләшкәннәрен ишеткән кеше аларны Кырым татары дип уйлаячак” дип язган иде. («Әкъдам» газетасы, 22 июнь).
1843 елда Парижда "Караимнар" исемле сәяхәтнамә китабы басылып чыга. Аның авторы Хаммер де-Голь исемле француз Кырым буйлап сәяхәт итә һәм үзенең күргәннәрен бер китапка туплый. Караимнар тормышына караган кызыклы гына мәгълүматлар мавыктыргыч итеп бирелгән булса да, фәнни дәлилләнгән яңалыклар бу китапта юк.
Галимнәр караимнарны хазарлардан калган кавем түгел дип белдерсәләр дә*, халык әдәбиятында һәм кайбер йолаларда хазарлар искә алына.
Арби баба куй суя Байларымыз той чәлә Хазар 01 лы ат чала Ате мендем сагдагым бар Сагдагымде өч окум бар Өче белен өч йат орсам Хазар бикден тартылгым бар..."
Күренә ки. гарәп, фарсы сүзләре кулланылмаган, теле асылда төркичә. Караимнар кайгы кичергәндә "хазар хәлвәсе" пешергәннәр. Мәетнең кырыгынчы көнен уздырганда пешерелә торган бу хәлвә каһва төсендә булса, елын үткәргәндә “ак хәлвә" пешерелгән. Караимнар телендә хәлвәне “канмаг” дип атап йөрткәннәр.
Дини әдәбиятта да гарәп, фарсы яки башка чит телләрдән кергән сүзләр кулланылмаганга охшый: караим телендәге Тәүраттан бер өзеккә игътибар итик:
Теңренең олуг да, айруг ады белен. Элек башда йаратды Теңре ол көкне даһа, ол йерне Караш олык йезляре эстене Теңренең даһа ... эсер даһа йезляре эстене соларың.. даһа айтды Теңре болсын йарык да болды йармк. Даһа ... кёрде Теңре ол йармкны кем йахшыдыр ол караңгылыкның. Даһа атады Теңре йарыкга кин, даһ караңголыкга атады киче. Даһа болды икере, даһа болды эрте кён бер...
Тәрҗемәсе Тәңре иң элек күкне һәм җирне яратты, һәм җир, су өсләрен караңгылык каплаган иде. Тәңренең рәхмәте белән җир йөзенә яктылык нурлары сирпелә башлаган иде һәм тәңре яктылык булсын, диде - яктылык туды һәм Тәңре яктылыкны - көн, караңгылыкны төн дип атады Көн һәм төн яратылганнан соң беренче көн туды. .
Караим телендәге Зәбурдан үрнәк:
Сан ол кешеге кем йоромде йаманлариын киняше белян де йазыклыларынын йолында тормады... Анҗак килеге бойуругында Теңренең даһа таныклык битиген окур көн, даһа киче. Орнатылган агач койук болур. Чирииыклары панына суларның кем йимешен бер йер чагында, даһа йапрагы опралмастыр даһа барча кылуы экарер. Алай декюлдер ол йаманлар. Анҗак эчүн торалмасдыр йаманлар тынту соругунде даһа йазыклылер жыелынтысынле тогрыларның белер Теңрё йолун. Йаманларының йок болур.
Тәрҗемәсе шул кешегә мактау булыр кайсы кем явыз, бозыкларның коткысына бнрелмәсә һәм азар юлына басмаса, һәм монафикълар белән бергә утырмаса, һәм көне- төне Тәңресе кушканны күңелендә укып йөрсә, һәм игелекле гамәлләр кылса. Ул мул уңыш бирүче, бәрәкәт иңгән җимеш агачына охшар: су буендагы бу агачның җимешләре вакытында өлгерерләр, яфраклары саргаймас. Бу кешенең эшләре дә уңышлы булыр Явыз, бозык юлдан баручыларның болай булмас Аларның язмышлары җимерелер, челпәрәмә килер Андыйлар каты хөкемгә тартылырлар Гонаһлыларга пакь җанлы, дөрес юлдан баручы кемсәлэр янында урын булмас. Раббы үзе кушканча яшәгәннәрне дөрес юлга күндерер, әмма бозыкларны, явызларны һәлакәт юлына дучар итәр.
Академик В В Бартольд Сочинения. V М. 1968. С 64-65.
Баскаков Н А Введение в изучение тюркских языков М 1969 С. 275-278.
"" Арби баба - раввин ата. той чәлә -туй уйный, сагдагым - уклар сала торган букча сымак сумка, окум-угым. йат орсам -дошманга атсам, тартылгым бар - макталу, бүләк алу
ТКЛЛӘРЕ ТӨРКИ, ДИННӘРЕ ЯҺҮДИ
115
Караим фольклорында да гомумторки, Кырым татар әдәбиятындагы каһарманнар очрыйлар Игелекле акыл иясе - олуг ата һәм капма-каршы образ каргаулы ата (ләгънәт тошкән карт) буларак сурәтләнә Беренчесе яхшылыкның үрнәге булса, икенчесе усаллыкны эченә туйлаган Әмма бу ике гәүдәләнешне караимнарга хазарларның потларга табынган вакытында ук күчүе ихтимал дип санаучылар да булган ’
Караимнарда ел исәбе “олуг ата санавы’ дип атала Танылган төрек галиме Фуад Көпрелсзадә комайларда да "олухтан ата 6итекче"ләре булганлыгы турында “Төрек әдәбиятында беренче суфыйлар" исемле китабында искә ала (198 бит)
Йомак башы - (табышмак) караимнарда шулай ук Кырым татар әдәбиятына бик якын Табышмакларны укып аңлау читен түгел
Заман заман әкечде. пире бер-бер экечде, деве деллск экечдс. су сыгры назыр экенде, меи он йашыиде экенде, бабам бешикде бала зкенде. мен бабамның бешнген гыңгыр-мынгыр тепреткенде. кабалу-кубалу бакалар канатланды оччага, деңизгс бер ут тсшде. балыкларның сырты пеште, коркуден араба тотдылер Балаклауга качмага. Лк мссжнднен мснарасы Экилде салгырден су эчмеге, эски Кырымге кем йанашды каршы каршыге Истанбуле кечмеге, ойалан боналан тогру су филенс йотлы бер йылан, һинже боласын. минже боласыи эгер бу йомакны тыңламасан хаччам гокмагы кадер чепан ч ы кара сын. бума кадер боның алы тыңлачак белен келер лады. Азмы кетер озмы кетер алты ай йаз баһар бер көзме көтер. айланыб артына бакса, эйне бойм йер кетер. Багсарайда гёзел йар, кочар болсан анда бар. Бер заманда бар экен бер заманда йок зкен кыпчак олусында бер олухан бар экен.
Тәржемә: борын борын заманда дөя чүлне гизгән ди. су сыеры министр икән ди. мин ун яшемдә чагында әтием бишектә яткан икән ди. Әтиемнең бишеген шмңгыч мынгыр тибрәткәндә бакалар өерләре белән очып киткәндә, диңгезгә бер ут төште, балыкларның сырты пеште, куркуларыннан арба туктаттылар, Балаклауга качып кнтчәгэ. Акмәчетнен манарасы иелде улактан су (эчмәгә) эчәргә, кемдер иске Кырымга килде каршы яктагы Истанбулга китәргә, алаймы, бодаймы итеп турылыклы су филен йотты ди бер елан, монда буласыңмы, анда буласыңмы, әгәр бу табышмакны тыңламасан. м\нча тукмагы зурлыгында бер чуан чыгар төнендә, шуның кадәр моның исеме, тыңлар булсаң килер сиңа аның хикмәте Аз киттеме, күн киттеме, алты ай җәй. яз. тагын бер көз үттеме, әйләнеп артка караса, зна буе җир киткән ди. тышта шундый хикәятне
Караим халык мәсәлләрен һәм аталар сүзен борышы татар әдәбияты үрнәкләре итеп кабул итәргә да мөмкин
Ьер алчечек отурган. бетен эвне" буллуршн.
Ай без адек беэ здск. оту» ике кы» эдик.
Эки техтге тетелдек. берер берер телдек.
Торды йерек кстли баш
Каимы йерек кайда баш?
Кечн су 1апмай !ЧЧС1е
Кемн кеиср такмай киччек
Лт бедин егетиеи башына неляр келмез
Чнаң он. бабай гат, негс ксрс-к сена оксек а»!
Кызын конш) твиидс йагчасун. ог.зып бвзар ашы татычасун.
Эве йасаган балта тышла калыр һ. б.
Бик борынгы заманнарда ук караимнарда Акбикә. Айтулы, Мамук. бәклек, ханакә Длтмнкы». Сәнәр килен, Бәк ана. Тансык кебек исемнәр һәм атамалар гамәлдә бу тган Бу исемнәрне галимнәр Кырымда Чефткдла яныштагы кабер таштарыннан күчереп алганнар
Караимнар XIX йод башларына кадәр ел календарен үзләренчә Олуг ата санавы
’ Бу турыда Кырым карай гүрклоре. Түркйулы Ис гапбу т Мәкаләнең авторы Санкт-Петербург уннн пюрем. флку тыегы укытучысы кырымлы Шабшал утлы Нәрба
’ юш ойне. оксек ат лаек булмаган исем, коншу күрше. әвенле өендо
дип атал йөрткәннәр. Аларның ел исәбе апрель аенда башлана.
Кур алан—апрель Баш коскан—май Йаз ае —июнь Олаг ай —июль Чорук ай —август Айруксы ай—сентябрь (Изге ай мәгънәсендә)
Көз ае —октябрь Согум ае-ноябрь Кыш мае—декабрь Коры кыш —гыйнвар Соенеч ае —февраль Арты арык —март
Көн исемнәре — атна башы караимнарда шимбә көннән башлана.
Шебат көне —шимбә
Йох көне—якшәмбе
Йох баш көн —дүшәмбе
Орта көне—сишәмбе
Кан көне—чәршәмбе
Киче айне көне — пәнҗешәмбе
Айне көне — җомга
Бу исемнәрнең берннчәсе — "шебат’’ гыйбрани телендә, татар-мишәрләрдә “кич атна", балкар, карачайларда "орта көне", фарсыларда “азине” буларак гамәлдә булган.
Н С. Хрущев вакытында СССРның хәрби (оборона) министры булган Родион Малиновский — караим халкының улы. Әмма ни өчендер аның милләтен поляк дип күрсәтәләр иде.
Югарыда Финляндиядән килгән кассета турында әйтеп узган идек. Бу кассетада берничә кешенең әкрен генә тавыш белән көйләп Тәүрат китабыннан өзек укулары язылган.
Башлыгында йаратылмакның йараггм Теңре ол кеклерне даһа ол йерне... (Дөнья яратылган чакта Тәңре күкне һәм җирне яратты . )
Шуннан соң кемнеңдер җырлавын сорыйлар. Җырлайчы, йахшы җырла кыска йырча... (Җырла әле. матур итеп кыска гына җырны . )
Ике генә юлдан торган кыска җыр башкарыла Җырлаучы кеше “Тезюде аны безнең север дедемез Семен Фиркович”. (Аны безнең сөекле әтиебез Семен Фиркович язды) дип өстәп тә куя.
Соңыннан урыс телендә сөйләшә башлыйлар: Без үзебез дә бик тырышабыз, ләкин без теләгәнчә булмый, һаман күчеп йөрибез, һәрвакыт юлда, әле ансын тикшерәләр, әле монсын ачыклыйлар Хәзер менә Тракайда шимбә мәктәбен ачып җибәрдек. Анда безнең балалар йөриләр. Хатып-кызларыбыздан берәү, алар арасында минем хатыным да һәр шимбә көнне шул мәктәптә сәгать, сәгать ярым чамасы балалар белән караим телен өйрәнәләр, үзләре дә белгәннәрен балаларга өйрәтәләр... — Шул сүзләрдән соң тагын күмәкләп дога укырга керешәләр. Бу доганың бер өлешен алар караимча, ә икенче өлешен гыйбрани телендә укыйлар.
Кайчандыр зур мәдәнияткә ия булган бу кардәш телдә сөйләшүче халык саны күпме һәм бүген кайда яши соң? Мәскәүдә 30 лап кеше, Литваның Тракай шәһәрендә 200 чамасы һәм Польшада, Америкада бармак белән генә санарлык караимнар яши диләр. Төркиядә дә караимнарның зур булмаган төркемчәсе барлыгы мәгълүм,
Төрле илләрдә сибелеи-чәчелеп яшәгән караимнарның киләчәге нинди? Аларның язмышы ком чүленә сибелгән яңгыр тамчыларына охшап калыр кебек. Ни кызганыч, без бүген төрки телдә сөйләшүче кардәшләребездән тагын бер төркемнең эреп, югалып баруын күреп торабыз Аларның тарихтагы эзләре зур архивларда, китапханәләрдә генә сакланыр, бәлки. Гыйбрәтләндерерлек хәл. тарихи фаҗига бу...