ТАТАРСТАННЫҢ ДӘҮЛӘТ СУВЕРЕНИТЕТЫ ТУРЫНДАГЫ ДЕКЛАРАЦИЯ ИГЪЛАН ИТЕЛҮГӘ 15 ЕЛ
ТАТАР ДӘҮЛӘТИ ХАЛЫК УЛ
Тарихчыларның икс йөз илле елдан артык вакыт дәвамында рус тарихында— татар тарихы, ә татар тарихында рус тарихы яшәп килгән дигән фаразлары белән килешмәү мөмкин түгел Мондый фаразлар күренекле евразияче П Н Савицкийнын татарчылыктан башка рус тарихын күзаллау мөмкин булмас иде. дигән сүзен рас- лый 1 Чыннан да, яшәү куәте зур булган, башкаларга үрнәк халык кына теләсә нинди шартларда ла. һичкем йогынтысына бирелмәстән, киресенчә, башкаларга үзе йогынгы ясап яши ала. Һәм шунын белән боек тә була.
Әйе. татар ул дәүләтләрен югалтканнан сон да. кашы белән үлем арасында да боек булып кала алган халык. Миссионерларның, татарлар оч йөз ел буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан руслашмыйлар, киресенчә, башкаларны татарлаштыралар, дигән сүзе бар Аларнын ин күренеклеләреннән берсе булган Ильминский "Татарлар үзләрен һәрвакыт дәүләти халык теп хис итәләр” -дигән. Миссионер галим Евфимий Малов тарафыннан 1904 елнын 30 сентябрь—14 октябрь Чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар да бар "һез. руслар, ун гына түгел. Итләгән еллар дәвамында шарлар өстеннән хаким сыйныф булып яшибез Инде Казан .тынганнан сон ла өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме ләрәжәлә генә руслаштыра алдык икән сон?Тагын ла өч-лүрт йөз ел көтәрбезме икәннн?“
Монын ише фикерләр аз түгел. Аларнын кайберләре татарларга карата—нәфрәт белән, кайберләре исә соклану хисе белән өртелгән Ләкин ничек кенә булмасын, аларда чын хакыйкать ту планган Тагар һәрвакыт татар булып кала алган Дәрдемәнд юкка гына, халык сүзенә таянып, “сөт калыр, ватан китәр", дип язмагандыр ул. Татарлар чыннан ла дәүләтләрен жуюга да карамастан дәүләти халык булып кала алдылар Аларнын тарихи хәтерләренә, каннарына һәм хәтта яшәү рәвешләренә дә дәүләтчелек сенгән
Нәкъ менә шул дәүләти куәт—татарның сөте, ана көч. дәрт һәм дәрман бирә торган каймагы
Бүгеичә булса. Татарстанның 1990 елнын 30 августында кабул ителгән, дәүләтче лек рухы белән сугарылган суверенлык декларациясе дә барлыкка килмәс иле Олеге Декларация Татарстанның Югары Советы кабул иткән гади бер документ кына түгел. Татарнын әнә шул асыл сыйфатын туплаган, хат ык таләбе буенча кабул ителгән тарихи акт ул.
' ЮрнП Пивопароп, Андрей Фургон Русгкая система Очеркчгткертый РуӨежн "> |ЧЧУ , зо 10. .к У . м«
Әгәр дә төрле жирләргә сибелеп яшәгән татарлар һәрдаим дәүләтчелекләрен торгызу фикерен белдереп килмәгән булсалар, хакимияткә, шул исәптән. Татар- станның Югары Советына ла басым ясап тормасалар, мөстәкыйльлек рухындагы мондый Декларация тумаган булыр иде. Мин моны кырт кисеп әйтәм. Чөнки кай- берәүләр бу эштә халыкның ролен танымыйча, моны кайбер җитәкчеләр яки Юга- ры Совет казанышы гына итеп күрсәтмәкче. Алар Декларация кабул итү алдыннан Югары Советка 685 документ ирешкәнлеген, шуларнын 612се илнең 137 төбәгеннән килеп, бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хат яки мөрәжәгать булуын оныталар, ахрысы. Халыкмын куәтле йогынтысыннан тыш безнен Декларациябез башка рес- публик&тарда кабул ителгән, бер-берсенә игезәктәй охшаш, игезәктәй төссез доку-
ментлардан бернәр- сәсе белән дә аеры- лып тормас иде. Бу хакыйкатьне инкар итүчеләр Деклараци- яне кабул итү алдын- нан Югары Совет Президиумының Та- тарстан Россия сос- тавындагы суверен дәүләт итеп күрсә- телгән проекты басы- лып чыкканлыгын оныт&зар булса ки- рәк. Ул проект Азек- сандр Штанинның "Вечерняя Казань" газетасында басыл- ган проектыннан асылда берничек тә аерылып тормый иде.
Һәм шуңа охшаш декларацияләрне башкортлар да, чуашлар да, якутлар да кабул итте. Әгәр дә шул проект Декларация рәвешендә кабул ителсә, Татарстан да шушы игезәк төссезләр исемлегендә булачак иде.
Ә безнен халык Декларациянең андый булуын теләмәде. Ул республиканын тулы суверенлыкка ия икәнлеген раслаган документ кабул итүне таләп итте. 1990 елнын августында Казанга Татарстанның һәм гомумән илнең төрле почмакларыннан дистәләгән мен татар җыелды. Ирек мәйданы гөрләп торды. Анда бертуктаусыз митинглар дәвам итте. Мәйдан көне-төне умарта күчедәй шаулады. Югары Советка, аның депутатларына басым ясаунын төрле-төрле ысуллары кулланылды.
1991 елнын маенда Югары Совет депутаты Фәүзия Бәйрәмова ачлык игълан итте. Берничә көннән Ирек мәйданында Фәүзия янында дистәдән артык кеше утыра иде инде. Азар Татарстанны анын суверенитетына янаган яна бер куркынычтан саклап калырга омтылдылар. Шул елнын 12 июненә билгеләнгән Россия Президентын сайлау бездә дә үтсә, бу хәл Татарстанны янә Россия составында дип санарга мөмкинлек бирә ала иде. Әлеге сәяси акция жинү белән төгәлләнде. Татарстан Югары Советы Татарстанда Россия Президентын сайлауны рәсми төстә үткәрмәү турында карар кабул итте.
Югары Совет Рәисе М Ш Шәймиев Башкортстан Югары Советы Рәисе М Г Рәхимов белән аралашып торды. Ул бер тапкыр шулай башкорт коллегасына Ирек мәйданы тулы халык икәнен әйткәч, Рәхимов: "Бу синең файдага” дигән һәм “эх, бездә дә шулай булса иде",—дип уфтанган. Әйе, ул көннәрдә халык һәм хакимият бер фикердә иделәр. Нәкъ менә шушы бердәмлек тиешле эчтәлектәге Декларация кабул итүгә төп этәргеч булды да инде. Мондый егетлекне бары тик дәүләти халык кына булдыра ала.
Чыннан да, әгәр дә Уфа мәйданнарын да халык каплап алган булса, һәм ул
Федераль рак белән шартнамә тезу процессы Сулдан уңга Индус Таһиров. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхзммэтшши ТР Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле Назиф Мириханов.
тиешле эчтәлектәге Декларация таләп итсә, бәлки Башкортстанда ла безнекенә охшаш Декларация кабул ителер иле.
Ә бит монлый мөмкинлек чыннан да бар иле. Бу очракта Казанга Башкортстан- нын Россия составында икәнлеге күрсәтелмәгән, тулы суверенлыкны теркәгән дек- ларация проекты килеп ирешкәнлеген әйтеп китү урынлы булыр Анын эчтәлеге хәтта безнен проекттан тулырак та иде
Үз Декларациябез кабул ителгәч. М. Ш. Шәимисв Татарстан өлкә комитеты- нын идеология буенча секретаре Р Р Илиятуллинны һәм мине Уфага җибәрде "Татарстанга көрәштәшләр кирәк",—диде ул. Һәм без Уфага барып, анда Мини- стрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Мансур Әюпов. Башкортстан Өлкә комитетенын идеология буенча секретаре Роберт Янбарисов белән очраштык Баш кортларның шундый Декларациягә хаклы икәнлекләре турында фикер алыштык. Бу эш чыннан да барып чыкса, ул бары тик гаделлекне торгызу гына булыр иде Эш менә нәрсәдән гыйбарәт
Башкорт республикасы 1917 елнын декабрендә үк игълан ителә. Шушы респуб- ликаның хөкүмәте 1919 елнын мартында Совет хөкүмәте белән килешү төзи Анын нигезендә Башкортстаннын үз гаскәре, башка илләр белән аралашу ведомствосы
булуы һәм анын яшәешнен бик күп өлкәләрен- дәге мөстәкыйльлеге таныла. Бу килешү Со- вет хөкүмәтенә гражданнар сугышы вакытында Колчак ягындагы шактый оешкан һәм шак- тый көчле башкорт гаскәрен үз ягына күчерү өчен кирәк була. Чыннан да. башкорт гаскәре гражданнар сугышындагы жиңүгә зур олеш кертә. Тик менә күп тә үтмәстән Совет хөкүмәте шушы документны бер яклы рәвештә юкка Чыгара.
Менә шуңа тулы канлы Декларация кабул игү башкортлар өчен гаделлекне торгызу гына булган булыр иде Ләкин, ни кызганыч, бу эш барып чыкмады. Башкортстан Татарстанны- кы кебек Декларация кабул итә алмады. Чөнки бу эшгә халык катнашмады. Мәйданнар кай- нап тормады. Югары Совет исеменә бәйсез- лекне таләп иткән мөрәҗәгатьләр һәм хатлар яума ю
Ә без ялгыз калдык. Бер вакытны Минтимср Шәригювич. уфтанып. "Эх. со- юзникларсыэ калдык бит",—диде. Мин ана "Минтнмер Шәрипович. башкортлар моиын белән берни дә югалтмадылар",—дидем. Ул: "Ничек югалтмасыннар’".— диде Мин анын Башкортстаннын һәм башка республикаларнын Россия составыма ирекле рәвештә керүләренең 400 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтүләрен исенә төшердем Алар шул көннәрне орден-медальләр һәм тагын әллә нинди өстенлекләр алдылар",—дидем.
—Ә без? .—диде ул.
—Татарлар беркайчан да Россиягә ирекле рәвештә керүләрен танымадылар Әгер без Татарстаннын Россия составында икәнлеген күрсәткән декларация кабул итсәк, бу шундый беренче документ булачак иде.—дидем мин. Болай дип тә өстәдем “Юк, сез бәхетле кеше. Минтнмер Шәрипович. Сез им талаган документ чын-чынлап халык теләгән документ"
Минтнмер Шәрипович сискәнеп киткәндәй булды. Һәм "Татарстаннын Россиягә керүе турында бер генә документ та юк мени?"—дип сорады - Бәлки 1922 елны берәр документ булгандыр'.’"
Ләкин андый документ юк иле 1922 елдан башлап Татарстан берничә мәртәбә үзен СССРга суверен дәүләт буларак кабул итүне сорап ялвара. Ләкин ул СССР төзү договорын мөстәкыйль рәвештә им зал ау хокукыннан мәхрүм ителә Бу очракта Мирсәет Солтангалисвнс искә төшермичә булмый. Ул РСФСР нын Милләтләр
эшләре буенча Халык Комиссариатынын кече коллегиясе әгъзасы. Федераль жир комитеты рәисе, кыскасы. Совет хөкүмәтенен жаваплы хезмәткәре була. Төньяк Кавказ республикаларын тозү комиссияләренен дә башында ул тора. Солтангалисв Совет җитәкчелеге алдында СССРда барлык республикалар да бертигез хокукта булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Ләкин җитәкчеләр тарафыннан мона уңай караш очратмый. Бу вакытны Ленин инде хәлселпәнгән. үлем түшәгендә ята, ә Сталин исә, киресенчә, тулы көчкә кереп килә. Ул. Ленин сүлзәре белән әйткәндә, үз кулында иксез-чиксез атасть туплый. Хакимият дилбегәсен ныклап үз кулына ала Анын өчен берәү дә авторитет түгел. Ул хәтта Лениннын үзен дә, аның "К вопросу о национальностях или об автономизаиии” исемле хатындагы Солтанга- лиев фикерләренә аваздаш булган тәкъдимнәрен дә РКП(б) нын XII съезды деле-гатлары алдында мыскыллап тәнкыйтьли. Әлбәттә инде. Сталин Солтангалиевнен тәкъдимен катгый рәвештә кире кага. Аның җене котыра. Алай гына да түгел, Сталин шушы гаделлек сакчысы вазифаларын башкаручы шәхесне эзәрлекләү юлына баса. .Аны үзенең ин беренче сәяси корбаны итә.
Ә 1936 елнын декабрендә СССР нын яңа Конституциясе проекты буенча ясаган докладында Сталин Татарстан һәм Башкортстан союздашлык статусын үз колакларын күрә алмаган күк күрә алмаслар, дип көлә. (“Татарии и Башкирии не видать союзности как своих ушей”). Шулай итеп, моңарчы ике халык, ике республика арасына чөй кагып килгән Сталин аларны бер җепкә тезеп, икесен дә союздаш республика статусыннан мәхрүм итә. Ә бит Татарстан бу статуска тулысы белән өлгергән, дәүләт булу өчен җитлеккән республика иде. Шушы унайдан РСФСР Халык Комиссарлары Советының рәисе булган казакъ Тырар Рыскуловның 1926 елны бер киңәшмәдә әйткән, Россия составында ике төрле республикалар бар, дигән сүзен искә төшерәсем килә. Ул аларның беренче төренә бары тик Татарстанны гына кертә. Чөнки Татарстан, анын әйтүенчә, тулысы белән үз мөмкинлекләренә таянып яши. Аның алга киткән язма культурасы бар, дәүләт теле дәрәҗәсендәге теле, тиешле дәрәҗәдәге кадрлары бар. Анын өчен татар телен гамәлләш- терү—җиңел хәл ителә торган проблема. Ә инде икенче төр республикалар бары тик Совет хөкүмәтенен мәрхәмәте аркасында гына яшиләр. Бу чыгышында Тырар Рыскулов, татарларны бик үк өнәми торган кеше булуына да карамастан, аларнын дәүләти халык икәнлегеңә басым ясаган.
Тик менә “өлгергән” Татарстан 1936 ел Конституциясе нигезендә элеккеге статусында калды, ә “өлгермәгән” республикалар СССР га кабул ителделәр. Алай гына да түгел. Татарстан автономиясенең исеме генә сакланды, җисеме исә бөтенләе белән диярлек юкка чыгарылды. Ул өлкә һәм крайлар белән тигезләштерелде. Дөрес, союздаш республикаларның хокукларын да көннән көн киметә тордылар. Алар да өлкәләр белән тигезләштерүдән ерак түгел иде. СССР таркалу сәбәпләренең ин мөһимнәреннән берсе дә менә шул. Хәер, монысы анын бүтән, махсус тема инде.
Үзгәртеп кору сәясәте Татарстан белән Башкортстан өчен суверен республикага әверелү мөмкинлеген тудырды. Ләкин шул ук вакытта бу мөмкинлектән ялгызын гына файдаланып булмаячагы да көн кебек ачык идс Россиядәй Жир шарынын җидедән бер өлешен биләп торган империяне унитар рельслардан тартып төшереп, демократик, федератив рельсларга бастыру—Татарстанның үзе өчен генә күтәрә алмастай йөк. Максатка ирешүнең шарты—республикаларның бердәмлеге, һәм шушы бердәмлекнең нигезе Татарстан булса, анын ин якын аркадашы Башкортстан булырга тиеш иде. Бу ике республика тарихларынын ин жаваплы көннәрендә кулга кул тотынышып эш алып барырга тиеш иделәр
Менә ни өчен Шәймиев ил буенча көрәштәшләр эзләде. Һәм шулар рәвешендә ин әүвәл тугандаш башкорт халкын, анын республикасын күздә тотты.
Әйе. эхтәде. Таптымы сон? Бу сорауга җавап бер генә төрле була алмый. Инде әйткәнемчә, декларацияләр кабул иткән көннәрдә бу эшне тулысы белән башкарып булмады. Ләкин бу жинелү түгел иде әле. Туплану мөмкинлекләре калган иде.
Декларация кабул ителгәч, яңа Союз договоры төзү алдыннан, Татарстан үзенең махсус позициясен белдерде. Бу позиция кабул ителгән Декларациягә ни-
тезләнгән һәм шушы договорга РСФСР Делегациясе составында түгел, мөстәкыйль рәвештә кул кую ниятемнән гыйбарәт иде.
Әлеге позиция Россия җитәкчелеген бик нык борчыды Шунлыктан Россия һәм Татарстан арасында ике яклы сөйләшүләр ихтыяҗы барлыкка килде. Сөйләшүләр- нең беренче өлеше 1991 елнын 12 августы көнне Россиянен Ак йортында башланды, һәм 15 август көнне уртак беркетмә имзалау белән тәмамланды. Бу документмын ин әһәмиятле өлеше безнен суверенлык декларациясенә ихтирам белдерүдән һәм иңде моннан сон Россия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр ике яклы шартнамә нигезендә генә алып барылырга тиешлекне танудан гыйбарәт иде
Мәгълүм ки. шул елнын 19 —21 августында булып үткән ГКЧП фетнәсе Россия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырды, хәтта ки кискенләш- терде Шуннан файдаланып Россия җитәкчелеге Татарстанны ор-янадан үз урыны- на утыртырга гырышты Минтимер Шәймиевкә һәм КПССнын республика комите- ты беренче секретаре Рево Идиатуллинга карага җинаять эше кузгатылды. Татар-
станмын үзендә яшәүче кайберәүләр, шул исәптән, прокуратура хезмәткәрлә- ре. Югары Совет һәм Ка- зан Советы депутатлары- ның бер өлеше бу гамәл- не кул чабып каршы ал- лылар. Алар Шәймисвме урыныннан алуны таләп иттеләр.
Ләкин шушы авыр шартларда да халык үз Президентына кул тидерт- мәде. Анын иминлегенә гарант булды Һәм Татар- стан үзе сайлаган юлдан тайпылмады Аның җитә- кчелеге артка чигенмәде
Моңа ин ныклы дәлил—Татарстаннын статусы буенча үткәрелгән референдум Шунысын әйтергә кирәк, баштарак Россия җитәкчелеге аны үткәртү ягында иле 1991 елнын августындагы сөйләшүләр вакытында Россия делегациясенең җитәкчесе Бурбулис, Декларация белән танышкач: "Декларациягез яхшы, дөрес тә төзелгән Ләкин сез анын урынына референдум үткәреп, шунын нәтиҗәләре белән килгән булсагыз, бигрәк тә шәп булыр иде".—диде Бу—Татарстаннын 48 процентын гына татарлар тәшкил иткәнлегеннән һәм аларнын ла шактые Татарстаннын суверен статусына каршы булу ихтималыгыннан, шунлыктан референдум тискәре нәтиҗә бирәчәгенә инанудан чыккан сүзләр иле
Ә инде менә Татарстан җитәкчелеге бу эшкә жин сызганып тотынгач. Мәскаүдөгс- ләрнс шом басты. Алар референдумны үткәртмәү чараларын күрә башладылар Бигрәк гә РСФС Р Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов котырды Гомумән, бу кеше һәрвакыт Татарстанга каршы һөҗүм ясап торды Ул радио-телевидениедән дисенме, газета-журнллларла дисенме, бертуктаусыз Татарстаннын суверен статусыма каршы чыга килде Референдум алдыннан Россини Югары Советынын машиналары Татарстан районнарына референдумга каршы оидәмаләр. плакатлар, листовкалар ташыдылар Референдумны өзү. үткәрелгән хәлдә тискәре нәтиҗәгә ирешү өчен кин калачлы коткы кампаниясе жәелдерелле
Мәскүнен Ак йорты һәм Кремле тарафыннан Татарстандагы су всрсалыкка каршы көчләргә ярдәм күрсәтелде Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ла ябарга дигән әмер бирелгән Кайбер район прокурорлары бу әмерне кнрә геннәи аргык итеп үтәргә тырышты Мәсалән. Леннногорскила хәтта Татарстан Президенты икн Югары Совет исеменә юнәлтелгән хатларны да тоткарлый килгәннәр Россия демократик партнисемен җирле оешмасын җитәкләгән проку
рор Гринь шул хатларның авторларын чакыртып аңлатмалар яздыра торган булган Ләкин мондыйлар сирәк. Күпчелек прокурорлар законга һәм республикага турылыклы булып калалар. Татарстанда бер генә сайлау участогы да ябылмый.
Референдумга каршы эшкә Россия президенты Б Н. Ельцин турыдан-туры үзс катнашты. Ул телевидение аша сайлаучыларга мөрәжәгать белән чыкты. Рус сайлаучыларын ул, әгәр дә сез референдум соравына “әйе" дип җавап бирәсез икән, иртәгесен икенче сортлы гражданнар булып уяначаксыз, дип куркытты.
Ельциннан сон Татарстан халкына Шәймиев морәжәгать итте. Ул телевизор караучыларга Татарстан позициясенең асылын һәм референдумның максатын аңлатты. Аларны референдумда актив катнашырга һәм анын соравына унай жавап бирергә чакырды. Бу. һичшиксез, аның тарафыннан ясалган батыр адым .ше Чөнки картага Президентның үз язмышы куелган иде Референдум алдыннан Мари республикасының Татарстанга терәлеп торган Волжск шәһәренә Хасбулатов килә. Референдум тискәре нәтижә бирсә, ул Шәймиевне кулга алып Мәскәүгә алып китәргә тиеш була.
Бу батырлык сайлаучылар тарафыннан югары бәяләнә. Ф X. Мөхәммәтиш. М. Г Сабиров һәм М Ш. Шәймиев исеменә язылган хатында казанлы Н. Степанов, “Безнен гаилә референдум соравына “әйе” дип жавап бирде”.—дип яза. Ул үзенен 21 март көнне бары тик җиңү турында гына уйлаганлыгын хәбәр итә һәм Шәймиевкә “Сезнең сайлаучыларга мөрәҗәгатегез бик нык ярдәм итте” дигән сүзләрен юллый.
Татарлар курыкмады. Алар Татарстан җитәкчеләренә көч-куәт һәм дәрт-дәрмән өстәп тордылар. “Тимер бул, Минтимер!”—дип мәйданнарга чыктылар.
Референдум көннәрендә республиканың Югары Советы исеменә хатлар, телеграммалар, мөрәҗәгатьләр ява. Аларның күпчелеге референдумны яклый, халкыбызга теләктәшлек белдерә. Шулар ук республикада Мәскәү тарафыннан ясалган басымга каршы протест хәрәкәтенең көннән көн ныгырак җәелгәнлеген дә дәлиллиләр Бер хатта “Без Президент М. Ш. Шәймиевкә анын ныклыгы һәм суверенлыкны тормышка ашырудагы тәвәкәллеге өчен рәхмәт белдерәбез”,—диелә. Ф Мөхәммәтшин исеменә язылган хатында, сайлаучы К. Нуретдинов: “Әгәр дә Татарстан җитәкчеләре Мәскәүдән куркып Федератив договорга кул куйсалар, халык аларны беркайчан да гафу итмәс, аларны һәрбер татар беренче номерлы мөртәт итеп санар”. - диелгән Бу хатнын ахырында мондый сүзләр дә бар: “Әгәр дә сез бер җебек яки империячел рухтагы кеше икәнсез, отставкага китегез, татар халкын хурлыкка төшермәгез!”.
БДБ илләрендә һәм Россиядә кон күреп яткан татарлар да ул көннәрне Татарстанга теләктәш булды. Безнең кулыбызда Үзбәкстан, Таҗикстан, Мәскәү. Әстерхан, Екатеринбург, Чиләбе, Красноярск шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күп санлы хатлары. Аларның авторлары үзләрен Татарстанның суверенлыгын яклаучылар исемлегенә кертүне сорыйлар. Казанга хәтта референдум соравына “әйе” дип жавап бирүчеләрнең имзалары куелган һәм рәсми рәвештә расланган исемлекләр лә җибәрелде
Кайберәүләрнен татар булмаган гражданнар референдумда барсы да тискәре жавап бирер дигән өметләре дә чәлпәрәмә килде Референдумда катнашу хокукына ия татарстанлыларнын яртысыннан күбрәге безнен суверенлыкны яклап тавыш биргән икән, алар арасында руслар да. чуашлар да, удмуртлар да. башка милләт кешеләре дә шактый. М. Ш. Шәймиевкә юллаган хатында чуаш А. Степанов болай дип яза: “Шушы Татарстан өчен авыр көннәрдә Татарстанның суверен программасын тулысы белән яклыйм, чуаш булсам да, Татарстанда туып үстем һәм анын өчен көрәшкә әзермен”.
Шәймиевкә. Мөхәммәтшинга һәм Сабировка юллаган хатында ике солдат анасы Т Володина референдумны тулысы белән яклавы хакында хәбәр итә. Ул болай дип яза. “Алла хакына моннан болай Грозныйлар да, Годуновлар да. Берия дә, Сталин да, Жириновскийлар да булмасын. Хасбулатов, Травкин. Грачев, Хафизов һ. б. радио, телевидение, матбугат чаралары аркылы безгә янамасыннар. Күп милләтле Татарстан чаткы үз юлын билгеләде. Безнен җитәкчеләргә тимәгез, аларны пычратмагыз”.
Күп кенә хатларда Россиядә яшәүче руслар һәм башка милләт вәкилләре Мәскәүнен Татарстанга басымына ризасызлык белдерә Мин Ырынбурла яшәүче бер рус хатынынын хатын тәржемәсез, оригиналда килеш бирәм.
“ Здравствуйге. милые татары!
Слушаю каждый день гавканье ТВ и ралио России (менә сина настояшее радио —И. Т) по поводу референдума в Татарстане Да ллюныс вы на ни\ и на их продажные суды и обязательно отделитесь от России Правительство России ведет политику геноцида против народа. Если вы отделитесь от России. может быть. и выжинете А нам русским не привыкатъ подыхать под игом наших царьков Я счи- таю. что всем нужно отделиться от России—и мордве. и чувашам. и всем наролам. а нам так и надо. чтобы впрсдь немного лумали. кого в пари выбнраш Мне лаже смешно как депутаты России пыжатея. осуждая вас Да какое им дело до Татарсгана. если все они колышутея под одной дирижерской палочкой как болванчики
Только одно надо помнить. Если лля Татарсгана все народы. живушие на этой герритории. будут родными детьми. вы достигнете огромных высот. если же нет. го ны будете не лучше русских царьков.
С унажением. Дурове кая Ольга Андреевна"
Референдумның нәтижәләре һәркемгә мәгълүм сайлаучыларның 61.4 проценты Тагарстаннын суверенлыгын яклап чыкты Бу тарихи жинү иде Россия Конституцион судынын рәисе В Д. Зорькин референдум алдыннан РСФСР Югары Советы утырышында болаИ дигән иде: "Әгәр дә референдум соравына "әйе” дигән җавап алынса, бу бәйсезлек игълан итү өчен юридик нигез булачак Моны һәрбер юрисг шулай дип санар, һәм хаклы да булыр”
Бәлки соңрак ул бу сүзләрне әйткәненә үкенгәндер дә. Тик бит менә, халык әйтмешли. " Әйткән сүз - аткан ук". Аны кире кайтарып алып булмый
Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлегем тагын бер каг раслады Декларациябез халык фикере белән ныгытылды
Россия җитәкчелеге Федератив договор исеше документ әзерләп, аны тантаналы рәвештә имзалау көнен билгеләде. Әлбәттә. Татарстан ана кул куюдан баш тартты Чөнки анын өчен Россия белән икс яклы, тигез хокуклы шартнамә төзеп, махсус статуска ия булу момкинлеге ачылган иде.
Ләкин Татарстан бу очракга да үзенә көрәштәшләр эзләде. Һәм гапты да сыман Башкортстан белән Саха-Якутия Федератив договорга шулай ук тискәре мөнәсәбәт белдерделәр. Тик бу юлы да эш башкачарак булды.
Федератив договорны имзалау конс итем 1992 елнын 31 март билгеләнгән тис Россия белән Татарстан арасындагы сөйләшүнең чираттагы утырышы да нәкъ шул көнгә туры китерелгән Ул иртәнге сәгәгъ 10 да. Россия хөкүмәте урнашкан бинада ачылырга тиеш иле Без жыслышып Россия делегациясенең җитәкчесе. РСФСР Дәүләт секретаре Г Э. Бурбулисны көтәбез Ун минут үтте инде, ә ул һаман юк әле Без делегациябез җитәкчесе, Тагарстаннын виие-презиленты В Н Лихачев белән икәү (мин—делегация җитәкчесе урынбасары) корюорга чыктык га Бурбулис кабинеты ягына юнәлдек Анын ишеге төбендә кемнәрдер утырып юра Лихачев алармы белә икән; болар Башкортстам җитәкчеләре булып чыкты Ни когеп тор-ганнары исә бераз сонрак мәгълүм булды
Бурбулис болармы Федератив договорга кул куярга күндерү очен чакырган булган икән. Максатына ирешкән Башкортстан кул куйды Кичен безгә Федератив договорга Башкортстан очен генә эшләнгән, икс як та имзалаган кушымта килеп иреште Шушы документ нигезендә җир асты байлыклары—Башкортстанныкы. хокук саклау органнары да бары тик анын карамагында. Башкортстан Федератив договорны шушы ташламалар бәрабәренә имзалаган булып чыга
Сөйләшүләрне атып баруда Бурбулиснын урынбасары. Милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе В А. Тишков белә "Сез дә нмзалагыэ Федератив договорны! Сезгә дә шундый ук ташламалар бирербез".—дип. безмен дә кылны тартын караган иде Ләкин инде ул турыда сүз дә булуы мөмкин түгел иде Татарстан үт позициясендә нык торды Тишков безнен ныклыкны чакматаш белән чагыш г ы рды
Ишетүебезчә, Саха-Якутияне дә аның җир байлыкларын үзенеке итеп тану шарты белән күндергәннәр. Аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый, дип юкка гына әитмәгәннәрдер. Россия җитәкчелеге борынгы Римның бүлгәләп хакимлек итү традициясен уңышлы кулланды. Башкорстан белән Якутия-Саханы Татарстаннан читләштерә алды. Вакыты җиткәч исә бу республикалар өчен ясалган ташлама вәгъдәләрен юкка чыгарды. Якутиягә дә, Башкортстанга да җир асты байлыклары тәтемәде, аларнын хуҗасы булу насыйп булмады. Бүгенге көнне төбәкләр, һәм иң беренче чиратта Башкортстан белән Саха, табышларының 70 процентын Мәскәүгә җибәреп торалар.
Ә Татарстан, Бурбулис әйтмешли, башкалар өчен әхлакый мисал була алды. Ул. 1994 елның 15 февралендә ике яклы Шартнамә төзүгә ирешеп. Россияне федератив рельсларга бастыра алды. Аның артыннан башкалар иярде. Россиянен кырыктан артык төбәге Федератив үзәк белән ике яклы шартнамәләр төзеде, вәкаләтләр бүлеште. Ә инде әгәр дә Үзәк үзенен төбәкләре белән вәкаләтләр бүлеп яшәү юлына баса икән, бу дәүләт чын мәгънәсендә федератив дәүләт булып аталырга хаклы.
Татарстан тәҗрибәсе дөнья тарафыннан да танылды. Ул Үзәк белән милли республика арасындагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү мисалын булдырды. Рамбуе шәһәрендә Косово проблемасы тикшерелгән вакытта, сөйләшүләр алып баручыларның өстәленә Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә дә куела.
Бүген исә Татарстанга ирешелгән позицияләренең кайберләреннән баш тартырга туры килә. Бу аңлашыла да. Чөнки Россиядә империалистик көчләрнең позициясе шактый нык. Алар Россиянең кайбер төбәкләрен моңа кадәр төзелгән шартнамәләреннән баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Һәм әле дә булса "Бүлгәләп хаким ит!" принцибын алга сөрәләр. Татарстанны ялгызлыкта калдырырга тырышалар Шулай булгач, чигенми мөмкин түгел. Дөрес, хаталар да җибәргәләдек. Алары да булды. Ләкин төп плацдармнарыбызны саклап калдык.
Чигенүләр бер тукталыр. Чөнки Россиянен, әгәр дә ул Татарстан тәкъдим иткән демократик федерация төзү юлын дәвам итмәсә, бербөтен дәүләт буларак яшәвенә чик куелуы бар.
Ә Татарстан өчен, аның киләчәген тәэмин игүнең топ базасы булып, халкыбызның дәүләтилеген раслаган. 1990 елнын 30 августында кабул ителгән Декларация һәм 1992 елнын 21 мартында үткәрелгән референдум калачак.
Аллага шөкер, сөтебез куе. Без дәүләти халык. Вакыты җиткәч, ватаныбыз кайтыр Мона нинди дә булса шик булуы мөмкин түгел.