Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


МӘНЗИЛ г - 1 .Туктап китә (төшә, иңә) торган урын, тукталыш, станция, бивак, утрак, этап. Мәсәлән, Х-Х1 гасырларда кәрваннар йөреп торган Болгар-Киев юлында (1500 км) андый мәнзилләр 20 ләп булган дип уйлыйлар Татарстандагы Мннзәлә шәһәре атамасы да шушы “мәнзил" сүзеннән дип санаучы галимнәр бар. ләкин бу фикер тиешенчә нигезләнми сыман Көнбатыш Себер татарлары Төмән тирәсендәге Ембай юр галарын Малчьш (Малцын) дип атыйлар һәм бу атама таҗиклар һәм үзбәкләр аша килеп кергән мәнзил сүзенә барып тоташа. Төмән өлкәсендә Манҗил дигән авыл булуы турында Габдрахман Таһирҗанов та яза.
"Мәнзил" сүзе сәяхәтчеләр өчен кунакханә, отель магьнәсендә көнбатыш Европа телләренә дә кергән булган.
2.Йорт, торак; квартира Мәнзил ал-капор-Ай торагы (тукталышы, станы) Күк
экваторы путасында Айның еллык эклиптикасында урнашкан 28 йолдызлар төркеме яки аерым йолдызлар. Аларның һәркайсында Ай 13 көн тора.
Савым сыер мәнзилендә— савым сыер урынында ("төшемле" мәгънәсендә).
МӘРАСИМг. - Рәсмиләштерелгән йолалар, гадәтләр; ритуал, церемония, тантана
Мәрасим нә ирер, аны белеп кит, Ганам нтмеш аны мәзһәб вә милләт Утыз И ман и Мөрәсим рәсүлия-пәш&м6әү> гадәте Дини мәрасимнәр үтәү. Татар мәктәбен ачу мәрасиме.
МӘСИХИ ЕЛЫ п - Христиан елы. / Мәен хи ел исәбе Тарихи мәсихииәтнн сәнәти 1775 елда—христиан елы исәбендә 1775 елда.
МӘҮЛА / — 1.Ия, хуҗа. 2,Аллаһының эпитеты. З.Дус.
Р Эхмәтьяновның "Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге”ндә гарәпчә “мәүла" сүзенең "күп укыган, күкрәге гыйлем белән тулы" мәгънәсе да теркәлгән
Күплек саны шәкеле-мәвәли. Урта гасырларда Ислам хәлифәте киңәйгәч, күпсанлы халыклар мөселманлыкны кабул иткәннәр. Мөселманнарның менә шушы яңа сыйныфы мәвәли дип аталган. Алар гарәпләр белән тигез хокуклы дип саналсалар да, асылда икътисади яктан да, иҗтимагый яктан да түбәнрәк торганнар (аларга салым күбрәк салынган, хезмәт хакы да азрак булган)
Мәүля, Мәүлә язылышлары да очрый
МӘХӘЛЛӘ г -Гадәттә берәр мәчет урнашкан һәм мөселманнар яши торган квартал, балиг Хәзерге вакытта Татарстанда 1000 ләп мәхәллә бар дип исәпләнелә, ә 20 нче елларда 2 200 мәхәллә булган.
Киңрәк мәгънәдә башка дин кешеләре яки берәр груһ, төркем яшәгән урынга карата да мәхәллә дип әйтелергә мөмкин Таләбә мәхәлләсе- студентлар кварталы
Болгариядә һәм Югославиядә күп кенә авыллар махала (төрекчә мәхәллә сүзеннән) дип атала 'Махал" тамыры Испаниядәге күп кенә җирле атамаларга да керә (мәс ,
Махалквивир, Махара талам).
Мәхәлләнең күплек саны шәкеле — мәхәллат.
Дәвамы Башы журналыбызның 2004 елның 1нче санында
МӘХЛУК 1 /Кан иясе: яратылмыш зат. Күплеге: мәхяуюг.
Мәхлукат дигәндә гадәттә һәртөрле хайваннар, кош-кортлар вә җанварлар күздә тотыла. Адәм утлы инсаннарга никадәр мәрхәмәтле булса, хайваннарга һәм кош- кортларга да мәрхәмәтле булырга тиешле. Тарта алмаслык рәвештә йок төяү, арыган хайваннарны кыйнау, зарарсыз җанварларны сәбәпсез вә заруратсыз, бәлки кызык итеп кенә үтерү, колак вә борыннарын кисү, иреннәрен тунау, ут белән газап итү-, кошларның канатларын йолку вә аякларына җеп тагып җибәрү, этләрне вә үгезләрне ирештереп сугыштыру кебек нәрсәләр һәрберсе Ислам дине каршында тыелган (Ризаэдднн Фәхреддиннән). Хайваннарны рәнҗетеп вә газаплап ләззәтләнүләр адәмлек түгел, бәлки вәхшилектер.
МЕҢҮЗ-МЕҢҮЗ бор. тор. Мәхмүд Кашгарыйның " Ливане логатет торк" сүзлегенә теркәлгән борынгы балалар уены мөгез-мөгез. Балалар су буена чүгәләп утырганнар Узаманнары: “Мөгез-мөгез’’. дип. уенны башлап җибәргән Калганнары Нәрсә мөгезе?" - дип сораганнар Узаман мөгезле хайваннарны санап киткән, башкалар анын аргыннан кабатлаганнар. Әгәр дә узаман берәр мөгезсез хайванны атап та уенчыларның берәрсе аны кабатлап әйтсә, аны суга төртеп төшергәннәр Кыскасы, бу уен хәзерге “Очты-очты"га охшаган булган.
МЕШЧАННАР “Мешчан" (рус телендә мещанин) русча “место" сүзенә барып тоташа, ягьни асылда “бистәнекеләр" мәгънәсенә ия. 1775-1917 елларда Россиядә элекке бистә кешеләреннән торган ясаклылар каглавы (һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр һәм йорт хуҗалары) шулай аталган. Мешчаннар торган урыннары буенча жәмагәләрга (общиналарга) бүленгәннәр, аларның билгеле бер дәрәҗәдә үзидарә хокукы булган Мешчан исеме буыннан-буынга күчкән 1897 елда Казанда мешчаннар 88 399 кеше булып, шуларнын 62 818 е шәһәрдә яшәгән
“Мещан" дип язу да гадәти күренеш Тәтештә ппармещаннары гаед коннәренлә
ла трактирларда җырлатып эчәләр, бәйрәмнәре исерү белән сугышудан гыйбаргг бу га [ Әхмәрен (“Казан мөхбире" гозите, 1906. 7 май )
Татар телендә “мешчан" мәгънәсендә чухур сүзе дә кулланылган Казан чухурлары (Кәрим Эмири)
МИЗАН I 1 Үлчәү, бизмән: авырлык; баланс, тигезлек, тигезләнеш 2.Зодиак йолдызлыгы исеме ( Үлчәү. Тәразу) һәм игенчелек календаренда 7 нче ай Исеме кайчагында Коннгә дип та тәрҗемә ителә, ләкин татарларда Коянтә дип гадәттә Орион йолдызлыгын атыйлар (чуашта да шулай). Сәрйәнн телендә Әйлүл Кояш бу йолдызлыкта 24 сентябрьдән алын 23 октябрьгә кадәр була 3.Гаделлек
Мизан сүзенең күплек саны шәкеле мәвазнн әл-мәвазнн кыямәт көнендә адәмнәрнең яхшылыклары һәм гөнаһлары үлчәнәчәк үлчәү Аны тәразу ди и тә әйтәләр Мизан пеллосс үлчәү тәлинкәсе.
МПЛЛПЯТ(Һ) г. 1.Милләтнеке, халыкныкы милләткә караган. 2.Миллилек "Миллият тойгысының социологик әсаслары' (Садри Максудиның соңгы китабы шулай атала). 3.Динлелек.
Миллият сүзен русча наинональность мәгънәсендә кулланып булыр иде
МИЛЯДИ. МИЛАДИ г Мнлядка караган, ягьни Христос туганнан башлан исәпләнә торган; христиан эрасы. Рус телендә: "эраотрождества Хрнстова кыскартып Р X. Көнбатыш илләренең күпчелегендә ул Аппа Оопнш атамасы белән билгеле (“алла елы" мегънәсеид», кыскартып А I) ) Мнлялн сл нсәбк- яки Тарих н ««/.мл/гХрнгтос туган чордан башлана торган ел хисабы
Миляди сл исәбе дөнья күләмендә таралган булса да. анын тарихи нигезе бик какшау 525 еллар тиресендә Кече Дноннснй дигән бер монах Ингус Христосның туу датасын абсолют нигезсез рәвештә “хисаплап чыгара" һәм ел исәбен шул көннән башларга тәкъдим итә Католик чиркәве Кече Дионигнйның “хисабын" кабу т итә һәм бу календарь
системасының таралуына булыша. XVI гасырла инде ул Европаның күпчелек илләрендә практикага керә Россиядә исә ел исәбен Христос туган вакыттан башлау тәртибе Петр патша тарафыннан 1700 елда гына кертелә Татар телендәге “гыйнвар" һәм "февраль" сүзләренең язылышы да Петр заманнарындагы русча язылышны кабатлый (дөресрәге
яиуар һәм фебруар булыр иде).
МИНБӘР г Башкача язылышта: менбәр (сөйләм телендә мөнбәр рәвешендә дә әйтелә). Мәчеттә имам-хатыйбның җомгада басып вәгазь сөйли торган баскычлы биек урыны, кафедра. Имам-хатыйб вәгазь сөйләгәндә минбәрнең иң өске баскычына басмый Бу баскыч Пәйгамбәрнең өстенлеген тану билгесе буларак буш кала. Р.Фәхреддин Измир шәһәрендәге бер мәчеттә минбәрнең үндүрт баскычы булуы турында яза. Хатиб анда "баскычның яртысында басып, ике кулын ике як тоткага куеп" вәгазь укыган.
628-629 елларда вәгазь укыганда Мөхәммөд Пәйгамбәр утырган беренче минбәр биек утыргычтан гыйбарәт булып, аның ике басмалы гына баскычы булган. Беренче өч хәлифә шушы бердәнбер минбәрдән файдаланганнар. Гали хәлифә заманында гына икенче минбәр ясатылган, ә Могавия хакимлек иткәндә Дәмәшекътә тагын бер минбәр куйганнар Башта ул сәяси хакимлекне белдергән, соңра исә сәяси хакимлек символы булудан туктаган.
Сәһел бине Сәгыйд әс Сәиди Пәйгамбәрнең беренче минбәргә менеп “Аллаһ әкбәр!" әйткәннән һәм сәҗдә кылганнан соң. минбәрдән төшкәндә. Кыйблага аркасы белән борылмас өчен, артка таба чигенеп кенә төшүе турында хәбәр итә Ривайәткә караганда. Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетендә торган минбәр Кыямәт көнендә җәннәт чишмәсе янына китереләчәк.
Минбәрнең. күплек саны шәкеле — мәнабнр.
МИННӘТ г 1.Иткән яхшылыкны гел искә төшереп сөйләү; битәрләү, табалау
Берәү берәүгә иткән ихсанын вә изгелеген миннәт кылса, аның шөкере сакыйт булыр, яки савабы сакыйт булыр. К.Насыйри. Кыл гыйлаҗын сән Хода чөн. Кылма асла миннәтен Борынгы шигырьдән 2 Яхшылыкка каршы яхшылык кылу 3.Булышлык, ярдәм.
Тагын кара: ӘЗӘ.
МИҢ Тәндә тумыштан була торган тап яки төерчек" (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге") Төрки телләрдә киң таралган сүз. Электә миңне “бәхет тамгасы", “тәңре тамгасы' дип юраганнар. Татар исемнәрендәге “Миң", "миңле" компоненты да “тәңре тамгалаган . “бәхетле" мәгънәсендә килә (Р Әхмәтьянов). Шулай да балага миң чыкса, аны төрле ырымнар белән бетерергә тырышканнар, хәтта баланың исемен вакытлыча алмаштырып торганнар. Мәс , Казан арты-Дөбьяз якларында мондый сүз язып алынган “Миң чыкса симйәдә морҗадан кашык төшерә, пич алдына табак белән ботка куйып шул боткага кашык төшерә Менә шуның кашыгы дип шул кашык белән ашаталар Шуның миңе беткәнче дип исем алмаштырганнар. Аны вакыт белән алмаштыра, йә кар беткәнче, йә йаз җиткәнче дип алмаштыралар. Шулай исемен бозып бага торгалларыйы. Балада миң булса. Миннәхмәт. Минсылу исемнәре кушкаллар." ("Гомернең өч туе” китабы буенча).
Исламда ясалма миннәргә мөнәсәбәт тискәре.
Бер хәдистә башкаларның йөзләренә вә тәннәренә энә белән тишеп миң ясаучы вә үзенең йөзенә вә тәненә миң ясатучы хатыннарга Аллаһы Тәгалә ләгънәт итсен."- диелә Мондый катгый тыюның гарәпләр дөньясында җитди сәбәбе булган. Әле хәзер дә Гыйракта авыл хатыннары, бигрәк тә анайза. дафир кабиләләрендә һәм сазлыклы төбәкләрдә яшәүчеләр арасында хатын-кызлар битләренә һәм хәтта тәннәренең ин гаурәт җирләренә энә белән кадап миңнәр ясаталар, бизәкләр төшертәләр. Ирләр исә беркайчан да татуировка ясамыйлар, моны хурлык дип саныйлар.
Чәч ялгау, каш йолку, тешләрне игәүләү, тырнак үстерү дә мөселман өчен гөнаһ эш санала.
Дәвамы киләсе саннарда