Логотип Казан Утлары
Роман

КАЗАН ДАСТАНЫ

1
Алмыш ханның оныгы Габдулла таждар бүген ау-сунарга чыга. Иртәдән бирле Биләр өстендә дәртле аһән йөзә:
. —Габдулла хан савыгып аягына баскан'
— Габдулла хан бүген яраннары белән күнел ача!
Бар тарафтан пайтәхет капкаларына ак күбеккә баткан чапкыннар чабып очып кына кереп тора Иреннәрдә гел шатлыклы хәбәр —Ашлы әмире Сәлман илле мәргәне белән килеп житә!
— Болгар олугбәгс Хаммат кмрнакларына чаклы үзе белән алган'
— Кашап олугбәге килеп җитәргә ике фәрсах кына ара катлы'
Габдулла ханнын күнслсндә дә бәйрәм Узган коздә аны Сарытау яныннан чатырлы арбада, киез остенә салып кына атып кайтканнар иле Кыш буе имчеләр өшкерде, табиблар биеде һәм. Ходайга мен шөкер. Габдулла хан янә ияр остенә менәргә, кулына гөрзи-җәя атырга да әзер Хәбәр таралмый калмас, дошман белеп торсын Габдулла хан бүген сунарлыкка гына чыкмый Габдулла ханнын бүген-иртәгә яуга чыгуы бар' Яна хәбәр килеп кергән саен Габдулла хан күңелендә сөенеч арта бара Төп калалардагы олугбөкләр килеп җитә икән, димәк, атар кул астында булып исәпләнгән барсил, искил. бәрәнҗәр кабиләләре дә Габдулла хан данын зурлый, яклый. Эшләр болай уңай тора икән, алар инде аута-сунарга гына түгел, хәтта. Габдулла хан әләме астына басып ерак яуларга чыгарга да әзер дигән сүз бу Тик Нур-Суар каласынын олугбәге Талиб Шәмсидән
Вахит НМАМОВ( 1954) прашк “Назер" "СаегЛпыр ТагарларПугачевявын,и
“ Тозлы яра ~ һ 6 китап лар авторы Гаяз Исхакый нсеменлвгг премия лауреаты Чяллыда яши
2. .к У •м
хәбәр юк бит әле, менә. Юлда гына тоткарлануымы, әллә килмәвеме? Әллә... әллә һаман киреләнә, санга санамыймы? Суар кабиләсенекеләр гомер буе шулай. Алмыш хан аларны көч-хәл белән генә ипкә-сапка кертә алган иде. Әле ярый, суарлар Алмыш хан җиде диңгез, җитмеш дәрья аръягындагы Баһдад хәлифе юллаган илчелекне кабул иткән чакта сынатмады. Чит-ят кунаклар алдында үзләрен пырдымсыз, киребеткән аеры кавем итеп танытмадылар, бер гаилә балапары булып күренделәр. Шул илчеләр бар Болгарга ислам динен кабул иттереп китте Әмма.. Алмыштан соң Биләр тәхетенә анын улы—Габдулланың әтисе Микаил менүгә үк, Суардагы әмир Шәмси тагын тәртәгә тибә башлады. Йә йөз хәйлә табып Микаил чакырган яуда катнашмый калды, йә хан белән бертигез кыйланып үзенен Суарында акча сугып ятты. Инде, менә. Шәмсинең улы Талибне дә үзбелдеге белән акча суга диләр. Узган ел бортаслар өстенә яу белән барганда да олугбәкләр арасыннан Талиб үз алайлары' белән гаскәргә ин соныннан гына килеп кушылды. Иртәгә нинди мөгез чыгарыр—моны шайтан үзе генә белә...
Дөрес, максат итсәң, бер Талибне генә тез астына бөтереп салып була инде ул анысы. Әнә бит, бәрәнҗәрләр, барсилләр, искилләр, алардан тыш әле сабакүл, тәмте, чалмат, башкорт ырулары—барысы да Болгар ханы ягында. Ачуын кузгалдымы, хәбәр сал, сызгыр гына. Һәммәсе дә алайлары, нөгәрләре", чирүләре'" белән килеп җитәчәкләр. Ә аннары җир өстеннән хуш бул, тәкәббер һәм киребеткән Суар! Гомумгаскәр көлеңне дә калдырмыйча, ярты көн эчендә тетеп ата сине!..
Ләкин, алай кыланырга һич тә ярамый бит. Көтүдәге ике үгез сөзешә башладымы, аларнын һәр икесе бүре тешенә эләгә. Дошманнар болай да хәттин ашкан. Ука елгасы аръягыннан ел да урыс ушкуйлары янап тора. Жаек аръягыннан кара аймыклар белән бәҗәнәкләр, кыпчаклар, угызлар тынгы бирми. Сарытау ягында, борын төбендә генә бортаслар чәбәләнә. Һәм иң яманы—Хәзәр каханлыгы ашый Болгар башын, шул чак кына да тездән күтәрелергә, тураеп басарга чама бирми...
Аһ, онытып торырга кирәк боларны, уйламаска кирәк! Ин мөһиме: Габдулла ханнын башы исән-сау бит! Ул савыгып аягына басты һәм ул да ау чыгарга, күңел ачарга лаек ласа!..
Янда Хәдичә бөтерелеп йөри. Яу сәфәренә әзерләнгән диярсең, ул нәкъ ирләрчә итеп, сугыш киемнәре киеп алган. Толымнарын, бөтереп, көмеш очлым астына яшергәндер инде, бөтенләй күренми. Тәненнән-сыныннан ялкын бөркелеп тора. Һичкенә дә бишенче дистәсен ваклаган баш хатын димәссең син моны. И-их, онытылган кое төбендәге су шикелле талымлы, назлы күзләрендә моң һәм сагыш чалымнары да булмасамы?! Тик юк бит, юк, күзләрендә сагыш сүнми анын. Шул, Хәзәр каханы Манас кулындагы кызы Бәнат турында кайгыру галәмәте бу. Бәнат, Бәнат... Кахан ятагына аманат итеп озатылган, мәмләкәт иминлеге хакына сатылган җария кыз. Сыер, елкы, сарык урынына Манат харәмханәсенә кертеп ябылган колчура хан кызы. . Их, онытырга иде, бүгенгә генә булса да уйламаска иде бу турыда!..
Сарай ишегеннән Борак килеп керде. Борак әле яшь, авыз колакта. Сәрдәр—сәрдәр инде. Ауга түгел, яуга бара диярсең, иннәренә-биленә бар коралын аскан. Жәя. садак, ятаган кылыч, хәнҗәр, гөрзи. Ике яклап иягенә салынып төшкән мыек чылгыйларын сыйпаштырган була, ә табак кебек җәелеп киткән иреннәрен барыбер җыя алмый.
—Тәмтедән Шөгер бәк килеп житге. Сабакүл, Жүкэтау бәкләре дә монда.
‘Алай - полк. "Нөгәр - отряд '"Чирү гаскәр.
Һәммәсе җыелдылар. Юлга чыга башласак та була.
Ханнын карашында капылт очкын кабынып китте, әйтерсен лә. эчендә шайтан учак якты
—Ә Нур-Суардан Талиб?
—Эттә... әттә... генәсе.— дип сакауланып торды-торды да Борак борчак сипкән шикелле тиз-тиз тезеп салды.—Аларнын нөгәре биш былтыр ук килеп җитте бит инде. Кушкүл буендагы яланда аш пешереп ята.
—Нишләп мина кереп әйтүче юк?—дип Габдулла хан әүвәл йодрык болгыи-болгыИ Борак остенә килә башлаган иде дә. кибәнләп олы гәүдәле сәрдәрнен кыл да кыймылдатмыйча, өстәвенә элеккечә авыз ерып торуын күргәч, үзе дә пырхылдап җибәрмичә булдыра алмады.
—Әллә кайчан кереп әйтәләр аны. и. тавык баш!..
Биләрдән сорнайлар кычкыртып, ат уйнатып чыгып киттеләр Кәрван елга чаклы булып сузылган. Алда хан һәм анын яраннары Уртада һәркайсы иртәгә үк тәхеткә менәргә хокуклы Суар. Кашан. Ашлы. Болгар калаларының әмирләре Алар артына үз дәрәҗәләрен белеп кенә зур-зур олысларның, мохтәрәм бәкләре тезелешкән. Артта кубызчылар, пешекчеләр, ат караучылар, сакчы торгаклар, кәнизәкләр, шонкар. лачын, бөркет ияләре.
Габдулла ханнын күзе күбрәк улы Мөхәммәттә. Озын буйлы, кин җилкәле, түгәрәк сакал-мыектан Сарайлагыларнын барчасы да аны коры холыклы, каты куллы, диләр. Утызын тутырып килә инде, ә анын кул астына в ил аять, бәйлек түгел, хәтта кала яки олыснын да эләккәне юк ате. Әтисеннән көнсаен ук булмаса да атна саен сорый
— Берәр олыс йә кечерәк вилаятькә гади бәк итеп булса да җибәр инде, әткәй? Синең итәктән төшәргә вакыт җитте мина.
Габдулла хан дәшми. Анын үз исәбе Бәклек качмый, игенче-сабанчылар белән һөнәрчеләрдән җыйган салым хисабына типтереп яшәү өчен Алданын кашка тәкәсе булу кирәк түгел Вакыты җиткәч Мөхәммәтнен дә тәхет дигән “жен"гә утырасы бар. Болгар мәмләкәтендәге бәкләр генә түгел, читтәге ханнар, кенәзләр, барча таҗдарлар белән эш йөргә белгән хаким итеп үстерәсе иде бу малаен Кайсыдыр ханны алдап-юмалап тотардай, икенчеләре белән солых, берлек төзи белә торган хаким булып җитешсен иде анын улы! Бу Хәзәр каханынын тырнагы астыннан ычкынырга, беркемгә дә буйсынмаган, бәйсез Болгар мәмләкәте төзергә иде бит инде'
Их. тагын уйлар читкә керен китте!.
Габдулла хан үзе белән кырнак кызлар—җарияләр дә аллы Фани дөньяга бер генә киләсен бит, типтереп. рәхәтен белеп калырга кирәк! Түшәк өстендә кан косып яткан вакытта, әнә, анын беркемгә дә һәм һичкемнең ана ла кирәге юк иде Ботсн теләк—исән калу булды Ә хәзер ул исән, ул янадан иярдә! Тәндә дәрте, күнелдә дәрманы бар Галиб, Хаммат. Сатман ише әмирләр мыскыллап, шикләнеп карарлык булмасын Аллага шөкер, иллегә җитеп килгән Габдулла ханнын мәчесе дә тычканны шәп тота! Күреге!, белегез, минем сезнен борыныгызга чиертерлек кенә дәрманым бар әле!
2
А
у барып чыкмады. Кораса елгасы аръягындагы Менказ дигән күл буена матур гына барып урнашканнар иде. югыйсә. Колчуралар, сакчы, мәргәннәр зирек, шомырт, балан куаклары ышыгына киез
чатырлар кордылар Бәкләр белән әмирләр күлнен вак-вак таллыклар белән капланган почмагында. Хәдичә ханәш җитәкчелегендәге байбичатәр, кызлар, кәни зәкләр- һәммәсе бергә төнбоеклар яткан уйсулыкта су коенып чыктылар
Аннары, күл буеннан унбиш-егерме адымда әллә ничә учак яктылар да, шулар тирәсендәге уен-көлке, жыр-биюләр. аркан тартыш, көрәш, чыр-чу килгән авазлар ярты төнгә чаклы дәвам итте. Габдулла хан күңеленең һәр почмагы түм-түгәрәк иде, һәммәсен дә елмаеп кына күздән кичереп утырды Канәгать калырлык, жаны тыныч, ваемсыз булырлык нигезе дә бар иде шул. Чөнки тәхеткә куркыныч янардай әмирләрнең дүртесе дә монда. Талиб, Хаммат, Сәлман, Кашан бәге Ялкын. Болардан башка бәрәнжәрләр, барсил, искил, суарларнын бер генә нөгәре дә Биләр капкаларын бөреп керә алмый. Бүтән төрле, көтелмәгән дошман табылса да, пайтәхетнең диварлары бик- йозаксыз түгел. Сәет Хәсәншәех шунда калды. Баш вәзир Минлебакир анда Иң мөһиме: бер мен кешелек алпарлары’, газиләре”. угьланнары белән Габдулланын уртанчы малае Галделваһап шунда.
Габдулла хан болай да кыска жәйге төннең калган яртысын хатыны Хәдичә ханәш куенында гына үткәрмәкче иде, тан атып килгәндә үк ашына таракан төште.
—Биләрдән, Габделваһап әмирдән чапкын килде. Яшерен хәбәре бар,- дип. сәрдәр Борак куйган жансакчылар кереп уяттылар.
Чатырлар киездән булса да, алар мен колаклы. Габдуллага, киенеп, күл буендагы яланга чыгарга туры килде. Әле җимешләре ямь-яшел көенчә утырган зур шомырт агачы төбендә ак күбеккә баткан бер ат тора. Янда— тиргә баткан йөзе тузанланып беткән чапкын. Шулай да таныды хан. Узган көздә үк әллә кайдагы Үзи елгасы'" буена. Кияү каласына"" шымчы итеп озатылган Даян мәргән бит бу.
Габдулла хан өлгер, житез атларга тырышып, якындагы калкулыкка таба китте. Даян—түрә сарайлары тирәсендә буталып шомарган таш, күләгә кебек тавышсыз-тынсыз гына ана тагылырга мәҗбүр булды. Калкулык түбәсенә менеп әйләнә-тирәгә күз йөгерткәч, Габдулла хан. гыжлавын басып, кыска гына дәште:
—Нинди утлы хәбәрләр төяп кайттың? Сөйлә, мәргән.
Даян калкулык өстенә ашыгып менүдән бигрәк ерак юллар үтә-үтә талчыккан иде, ахры. Кылыч кынына таянып, бөгелә төшебрәк сүз башлады.
—Утлы дип әйтәсендә, Габдулла хан, юк, безнен өчен хәвефле яңалыклар юк шикелле. Шулай да, чапкын өчен алтмыш көнлек араны кырык көндә үтеп кайттым әле, менә.
Габдулла хан, мыскыллы елмаеп, бүләргә мәжбүр булды.
—Алай, артыңа ут капкандай чапкач, сәбәбе бардыр инде.
Даян җитдиләнде.
—Игорь кенәзне үтереп ташладылар анда. Древляннар. Ике каен агачына
бәйләп урталай аерганнар.
Габдулла ханның ияге олы бияләй шикелле салынып төште, борын өстенә җыелган куе кашлары астында ике күзе ялык-йолык килде.
— Кс-нәз-не-е? Игорь кенәзне-е-ме-е? Нич-чек инде үтереп? Ул якын- тирәдәге ничәмә-ничә кенәзне үзенә буйсындырды. Безнеңчә әйтсән, Игорь аларнын ханы лабаса ул.
Габдулла калтыранды, ә Даян мәргән бу өшәнү-шомнарны юлда кайтканда ук коеп калдырган, күрәсең, кабак төше ярган шикелле генә, жинел дәвам итте.
Ханын хан, мәгәр менә аның да башын тотып ашаганнар бит әле. Дөресен әйткәндә, үз башына үзе җиткән инде. Нәфес, нәфес, бүтән берни түгел.
' Алпар - тоташ тимер көбәгә төренгән сугышчы, рыцарь " Гази-сугышчы, угьлан — ныклы коралланган җайдак “■ Үзи елгасы-Днепр Кияү каласы - Киев.
Габдулла кырысланды, тешләре шак-шок килде
—Дилбегәңне кыскарт Кайда, нигә үтергәннәр аны9
— Игорь салым жыярга чыккан. Дружинасы белән. Нигә шәхсән үзе җыярга алынгандыр инде, анысын Ходай тәгалә үзе генә белә Бәлки, боярларына ышанып җитмәгәндер... —Даян мәргән каш астыннан гына ханга күз ташлады, тегесенен йөзе үзгәрешсез иде —Дреатяннар дип аталган кабиләгә барган. Тегеләр карышмыйча, күпме тиеш, шул кадәрле салым биреп озатканнар моны Күрәчәктер инде, кайтыр юлнын яртысына җиткәч тукталган бит Игорь. Болар салымны бик тиз җыеп бирде, мин болардан аз алганмын икән, дип хафага ук төшкән. Аннары ярты дружинасын салым төягән олаулар белән Киевка озаткан да. үзе кире киткән Дреатяннар Коростень дигән кала эченә кереп бикләнгәннәр. Кенәзләре котырта башлаган: “Бүре көтүгә бер ияләшсә, барча сарыкларны талап бетермичә тынмаячак",—дигән. Шуннан сон дреатяннар Киев дружинасы өстенә ташланганнар да барча газиләрне кырып бетергәннәр Ә Игорьнын үзен ике яшь каенга бәйләп урталай аерганнар'
Даян сөйләүдән туктады, ә Габдулла ханнын йөзе балавыз шикелле катып калган иде. Авызына вак таш капканмыни, бер сүзләшми Анын иозеннән- кыяфәтеннән һични аңларлык түгел. Ул бу җиһаннан бөтенләй аерылган, чонгыл эченә кереп чумган сыман. Зиһенендә, күнел түрендә генә буран кайный.
“Ә мин салымны болгарлардан бик күп талыйм микән? Сабанчылар белән һөнәрчеләр еллык табышларынын уннан бер өлешен мина биреп бара. Сәүдә юлын таптаучылар белән аерым хисап Тагын мөселманнар мәчетләргә гошер сәдакасы түли Шул ук сабанчы белән һөнәрчеләрне яна кала, яңа кирмәннәр төзелешенә куалыйлар Яуны-фәләннс искә алмасан. башка төрле талау юк та бугай Шул. безнең дингә күчмәгән кара чирмешләргә генә икеләтә салым түләтәм мин Кыз-зык. кара чирмешләр мине дә шулай, каен ботагына тотып асар иде микән?"
Габдулла хан җиһанга әйләнеп кайтты шикелле, таш чәйнәгәндәге сыман чытырдавык тавышы ингырады
—Ә син миңа моны хәбәр итәр өчен генә кайтмагансыңдыр ла инде Жан-фәрман чабулап. Алтмыш көнлек юлны кырык көндә үтеп Йә. ачып сал. сандыгында нинди еланнар бар тагын9
—Анын калганнары да безнең өчен зыянга түгел бугай,—диде Даян үпкә белдермичә.—Әгәр үгезләр үзара сөзешә башлый икән, сыерлар ял итә Киев тәхетенә утырырга тиешле Святослав бик яшь. хәзер анын урынына дилбегәне мәрхүм Игорьнын хатыны Ольга үз кулына алган. Ана башка каладагы кенөзләрнең күндәмлек күрсәтеп, бит бөгеп яшәүләре бик икеле Бүген булмаса. иртәгә баш күтәрә, үзара суеша башлаулары мөмкин
Габдулла хан калкулыктан бөтенләй читкә. Мснказ күле буендагы чагырларга карап тора иде. Янә кырыс тавышы ишетелде.
— Кияү каласындагы байлар, баярлар ул Үлгәгә бер дә терәк-мазар булырлык түгелмени? Ахыр чиктә, дыружинасы диден бит әле. газиләре инде, шулар ни кылмакчы була?
— Ботен галәмәт тә шунда. Киевтагы байлар да. дружина да тоташы белән Ольга ягыңда Дөрес, хак булса, дружинанын сәрдәре Свенельд инде күптән Ольга белән ятак бүлешә, диләр Очкынсыз гына төтен булмый калмас. Свенельд хәзер Киевтагы иң бай бояр Ничек кенә булмасын, ире Игорь җыеп калдырган бар салымны төяп. Ольга чәзәрләр пайтәхетенә озаттырган. диләр.
945 елла
булган нлкыйгл
— Һе-Һе! Оста хатын бу. Манас каханны сатып алырга җыенадыр инде.
Габдулланың тавышы бу юлы коры ботак-сатак сынган сыман чытырдап
һәм зәһәр янгыраса да, Даян дәртен кузгатмыйча гына янә тезде.
—Юк. бер дә Манасий каханны сатып алырга җыенмый ул хатын. Мина Ольга дружинасына ялланган ике угыз сатты. Әтилдә кенәзләрдән качып киткән урыслар бик күп икән. Алар хәзер пайтәхеттә менәр-мснәр исәпләнә, диләр. Әтилне үземнен барып күргәнем юк бит. Анда урыслар аерым бистә корып урнашкан, ди. Ольга Киевта тупланган салымны менә шушы качак урысларны сатып алыр өчен озаттырган. Алар Әтилдә фетнә күтәрсен һәм яһүди Манасий каханны алып атсын өчен.
—Әт-тәт-тәт-тә!—дип сузып торды Габдулла хан, үз колакларына үзе ышанмыйча.—Оста гына түгел, елан бит бу!.. Әмма... әмма...
Габдулла хан бермәлгә тукталып калды. Чигәләрен, мангаен бармаклары белән угалады. Даян ягына борылып баскан чакта йөзе инде җитди, уйчан иде.
—Әле кырык көнлек юлдан кайткан гына булсан да, тагын ияргә менәргә туры килә сиңа, ачуланма, мәргән. Син салырга өлгергән сукмакларны, син үтеп керә алган куыш-ярыкларны беркем белми. Таныш-белешләрен дә инде җитәрлектер. Синен янадан пәйда булуында беркемдә шик уятмый. Шуна күрә, бар. вәзир янына кереп, үзенә җитәрлек алтын-көмеш ал да яна баштан Кияү каласына, ул елан хатын янына кит инде син. Кирәк икән, кәләш тап үзеңә, гаилә кор. Ләкин ятла. Урыс пайтәхетенең үзәгендә яткан чакта сине бер йөз, бер мен газиләр дә алыштыра алмый. Бөтен Болгар мәмләкәтенен күзе-колагы син.
Даян җавап итеп бер сүз эндәшмәде. Күренеп тора, тагын ерак юлга, чит-ят җиргә чыгып китәргә күңелендә дәрт-дәрман юк иде. Габдулла хан шуны сизеп алды, күрәсен, калкулык түбәсенә менеп Даян мәргәнне кочагына кысты.
— Мәмләкәтебез иминлеге өчен, Болгар өчен шулай кирәк, мәргән, үпкәләмә мина. Вакыт җитәр, кайтарырбыз сине. Ышан, кайтарырбыз..
Даян, атлый-юырта дигәндәй, аска томырылды. Бераздан аның армас аргамагы янә Биләр юлы буйлап тузан болыты туздырып чаба иде. Габдулла хан аны агачлар, ерымнар эченә тәмам кереп югалганчы күзәтеп торды да калкулык түбәсенә чүгәләп уйга калды.
Кияү каласының ханбикәсе Әтилдәге урысларны фетнәгә күтәрергә әзерләнә диген. Димәк, Манас кахан тырнагы астыннан чыгарга, салым түләүдән туктарга, ана баш иеп яшәүдән котылырга җыена инде бу. Каханнан бәйсез булырга җыена, азат дәүләт төзергә хыяллана. Хатын башы белән. Хатын башы белән! Ә сон Габдулла хан бәйсез булырга хыялланмыймыни? Салым түләп, газизләрдән-газиз кызын кырнаклыкка биреп, тез өстенә чүгеп яшәү ана рәхәтмени? Бу коллыктан, бу хурлыктан ничек котылырга сон?
Менә, урыс ханбикәсе үз кенәзләреннән качкан илдәшләренә таянмакчы була. Ә Хәзәр җирендә болгарлар урысларга караганда биш мәртәбә, ун мәртәбә күбрәк. Андагы пайтәхет Этил үзе генә дә яртылашы белән болгарлардан тора. Манас кахан—Әтилнен унъяк ярында, ә болгарлар- сулда. Кахан үзенен сараен гына ак кирпечтән төзеткән. Ул унъяк ярда башка бер генә байга да, чит-ят кавемгә дә андый кирмән-йортлар төзергә рөхсәт итми. Анын каравы, сулъяк ярда болгарлар рәхәтләнә. Габдулланын аманат’ илтергә, каханга ант китерергә дип пайтәхеткә кат-кат барганы бар. Берочтан дип. бөтен Этил урамнарын айкап чыкканы бар. Хәзәр
башкаласы, яһүдиләр үзәге булып саналса да, Әтилдәге мәчетләр утызга яситеп килә Өстәвенә, сулъяк ярдагы каланын нәкъ үзәк өлешендә дүрт манаралы Жәмигь мәчете дә бар Хак булса, хәзер Әтилдәге болгарларның саны егерме менләп исәпләнә, диләр. Тукта, нигә шушы хәтле көчне Болгар файдасына, ислам файдасына кулланмаска әле? Урыс ханбикәсе анда үз качакларын фетнә күтәрергә әзерли икән, нигә әле ана кушылмаска’ Чит кавемме-түгелме, без икебез дә бер як ярга, азатлыкка таба йөзәбез бит' Әйе. әйе. сак булырга кирәк. Я Һүдләр бик мәкерле Габдулла ханнын авызы былгыр яман пеште инде. Ничек итеп төп башына утырттылар, бакчы? Габдулла барча кабиләләрдән бердәм курсыбаи' оештыра башлагач, бәрәнжәрләрнеке дигән булып, яһүдигә күчкән Балак атлы газине озатканнар. Карап торышка гап-гади бер бәрәнжәр инде, анын асыл динен- фигылсн кем казыган? Иллә мәгәр гади генә кеше булып чыкмады бу. Мәргәннәр бәйгесе-фәлән оештырдынмы, бу гел алда. Ат чабышы кузгатасын икән, янә барча бүләк-санак ана. Өстәвенә, юха Икмәк белән әвеш-тәнеш сатып ятканга Борак сәрдәр өстенә баскан иде. акланып иә карышып бер сүз әйтми. Шуна аны Габдулла үзе йозбаш итеп куйды. Кеше үз гаебен таный, өмете бар, янәсе. Шул, тагын да ышанычны акласын дип. Габдулла аны бортасларнын ин олы каласы Бәнжәгә юл җибәрде
—Бар, Ьәнжәнен сакланышын тикшер. Бортаслар корсак киптереп ятсалар, кулга төшерәбез.
Ә Балак атна-ун көннән әйләнеп кайтты да сайрапмы-сайрый! Теле телгә йокмый юха сланнын.
— Бәнжәдә бер генә йөз дә сугышчы калмаган Барысы да Жаек аръягында, кара аймыкларга каршы яуда йөри
Габдулла хан өстәмә иравыл да озатып маташмады, ике менләп кенә гази туплады да шундук юлга чыкты. Артларына ут капкандай, алны-ялны белми чаптырдылар. “Каудар эшкә шайтан катыша” диләр, хак. күрәссн.
Бәнжә диварлары аларны унбиш-егсрмсләп тоткавыллар" белән генә каршы аллы. Шәһәрне үләт давылы кырып чыккан диярсен. эчке якта һичбер тавыш, һичбер хәрәкәт юк. Габдулла хан майлы калжа өмет итеп исерде, күрәсен. алдын-артын карап тормыи-нитми бар нөырен диварга ташлаттырды. Ялтыравык тәти күргән бала-чагамыни, хәтта үзе дә читтә калмады бит, сантый. Ә бортаслар шуны гына көтеп торган икән Болгарлар кырмыска күче шикелле булып имән диварларны сырып алуга ук капкалар ачылды да. Бәнжә эченнән буар еланнан да гайрәтлерәк ташкын бәреп чыкты. Болгарлар башына күсәк белән сугып мингерәтелгән мал сыман өерелеп артка таба ташланганнар иде, ерымнар эченнән тагын бүре көтүенә охшаган чылбыр калыкты Бортаслар нәфесләрен тыя белмәгән болгарларны уртага алып, чүпрәк карачкы урынына дөмбәсләп һәм изеп кинәнделәр генә!
Габдулла ханның күзләре юха елан Балакта гына иде. Шәһәр капкаларыннан буар елан килеп чыгуга ук алар ягына таярга омтылды ул Алданган хан күрде карашында, ирен читләрендә зәһәр мәкерле тантана, бетмәс-төкәнмәс нәфрәт һәм үч чагыла иде сатлык жаннын.
—Качма, жасус"' соран!""—дип кычкырып Габдулла хан анын артыннан томырылган иде. кемдер анын муенына арттан күсәк белән орды
Хан анына килгәннән сон гына сораштырып белде. Аны чолганыштан Борак сәрдәр. ияренә аркылы салып кына алып чыккан икән
КҮ|Х’МбНЙ 111.1X01 I ШфДНЯ
Готканыл гышкы сакчы, капка сикчысы ' Жасус шымчы ■' Соран хамелеон
3
Ө
ченче көнне таңда Кораса аръягындагы Кырыкнарат урманына төбәп юл тоттылар. Камышлы күлләре, көмештәй ак сулы чишмәләре белән танылган як. Монда ат тоягы баткан һәр түмгәк
астыннан яңа чишмә тибеп чыга, диләр.
Габдулла хан юлга кузгалгач та әмирләрне үз янына чакырып күңел серен ачты.
—Этил каласында урыс качаклары олы фетнә куптарырга әзерләнә икән. Чит кабилә, чит-ят халык вәкилләре булсалар да. фетнәләре безнең файдага. Мәгәр алар бик аз. Манас каханны чәнчелдереп төшерә алулары бик икеле. Аларга Әтилдәге безнең болгарларны да кушсак начар булмас иде. Анда болгарларны авызына каратып тора торган Мөкътәсир бәгебез бар. Аллага шөкер, андагы Асаф сәет тә яшерен хөтбәләрен Болгар иленә багышлап, безгә азат тормыш тели-тели укый. Алардан кала Әтилдә тагын һөнәркяннарны, сәүдә кәрванын йөртүчеләрне үз учларында тота торган Гали бәк, Рәшит бәк. Күчем бәкләребез дә бар бит әле. Алар янына үгетчеләр җибәрсәк, бәкләргә ияреп. Әтилдәге барча болгар кузгалыр дип уйлыйм. Ә сез ниндирәк фикердә? Безгә дә каханнын туймас корсагына көтү-көтү мат озатып ятудан туктарга вакыттыр бит?
Гажәп, шаккатмады! Хаммат белән Сәлман әмир—икесе тин Талиб тарафына күз ташлады. Ә Ялкын әмир сорауларны бөтенләй дә ишетмәгән сыман ияренә текәлеп бара бирде. Таждар күңелендә шом кузгалды, Талиб жавап тотты.
—Вакыт, күптән вакыт инде, Габдулла... хан. Син үз кызын Бәнатны кахан харәменә аманат итеп озаттың, минем Сажидә шунда. Әнә, Хаммат, Ялкын, Сәлман әмирләрнең—һәммәсенең балалары шунда. Шуларны уйлаган саен йөрәктән кан тама.. Янә килеп, көз җитте исә, көтү-көтү итеп мал куабыз. Салым җыя башлаган саен кара гавам елый. Житәр. мондый хурлыкларга тагын күпме түзмәк кирәк? Бәләкәй эт гомер буе көчек хисабында йөри, диләр. Тешләп күрсәтмәсә, аның эт икәнен кем белсен ди? Бәйдән ычкынырга вакыт инде безгә, вакыт, вакыт...
Габдулла хан һәрбер төге белән тоеп барды. Талиб Шәмси суар гына түгел, барча кабиләләр исеменнән җебегәнлектә, күндәмлектә гаепләргә маташа бит аны. Имеш, син аумакай, Манас каханга азау тешеңне күрсәтерлек тә егәрен юк Имеш, син кузгаткан яулар гел уңышсыз чыга. Былтыр Бәнжәдә борын канатып кайтуын шуңа ачык мисал Имеш, үз илеңне талый-талый син Манас кахан алдында һаман тәлинкә тотачаксың әле. Чөнки сиңа, ярты-йортымы ул, черекме ул, тәхет кенә кирәк... Шулай уйлый, шул рәвешчә кыздырасы килә, әйтеп кенә бетерми бит Талиб. Ә бәлки... бәлки әле башкалар да аны хуплыйлардыр. Авызларына су капкандай дәшми барулары шуны раслый сыман. Габдулла хан ачуын эченә йотып сүзне тәмамларга мәжбүр булды...
Баткак яландагы Дөя күзе дигән күл буена җиткәч икегә бүленделәр.
— Монда кабан, җәйран мыжгып тора.—дип шапырынды Борак. Ул, чыннан да. балачактан бирле урман белән ау юлында аунап үскән кеше.— Авыз ачып йөрсәң, әле барс өстенә дә килеп чыгуын бар. вах-ха-ха-ха!
Борак күгәрчен боты чаклы эре тешләрен ыржайтып, башын дөя сыман югарыга чөеп шулай шаркылдады. И-и. беркатлы алабай да инде!
Сакчыларны, ук атарга кыҗрап килгән ат караучыларны күлнең таллар, гөлҗимеш, балан, карлыган куаклары каплаган башына җибәрделәр.
—Сез шул яктан чан сугып килерсез, без камышлар арасына кереп утырабыз.
Габдулла хан күңелендә әллә шик уянды, әллә беркем дә күз атдына китерә алмастай хәйлә-ният корды, ул талгын гына тавыш белән улы Мөхәммәткә әмер бирде.
—Боларнын елгырлыгына ышануы кыен. Әйдә, син шул нөгәргә баш бул әле, улым...
Бәла бер дә көтелмәгән яктан килеп чыкты. Берзаманны Габдулла ханнын тулпары Борындык әллә нигә генә кәжәли башлады да уйнаклый-уйнаклыи камышлык эченә очып барып керде. Анын артыннан фәкать Борак кына берьялгызы элдереп килеп җитте Ә бәкләр-әмирләр төркеме алты-жиде дилбегә буена артта калган иде
Менә шул мизгелдә суга ятып торган камышлар арасыннан тана хәтле иләмсез зур гәүдәле кабан килеп чыкты. Әллә балалары белән шунда качып ягкан инде, әллә сөяркәсе белән шаярган чак булган—аны кемнәр белсен? Әмма күренеп тора, үзен бимазалап йөргәнгә ярсыган бу. Күхләрен кан баскан, аяклары белән чирәмне бияләй чаклы итеп умырып, күккә алып чөя. Ә авыз читеннән ике якка чыгып тырпайган казык тешләре үткен хәнжәр кебек'
Габдулла хан төртеп уяткан шикелле кабаланып Борындыкның касыгына гибеп карады, теге талпына-чәбәләнә, ләкин арткы аякларын тартып ала алмый. Баткак гошкә туры килгән икән, инде тубыкка чаклы саз эченә баткан. Габдулла хан кабан күзләренә текәлде дә катты. Кабан да җайлы, очсыз корбан таптым, диебрәк сөенгәндер инде, канлы, усал карашы белән гел Габдулланың йөзен генә мөшкәдә тотып тора. Күз алышы башлангач та таҗдарның зиһенен фәкать бер генә уй яшен шикелле яндырып-телеп узды: ‘‘Тәкъдир дигәннәре шушы микәнни сон?"
Борак бәлагә тарган ханнын хәлен анлап-чамалап өлгергәндер инде, камчысы белән кизәнеп-котырынып Борындыкның арт санына сукты.
—На-а, муенын асты-өскә кил гере жан1
Борындык жәйрән шикелле капылт сикерде дә сазлык тырнагыннан котылып чыкты. Коры жиргә баскач бик гайрәтләнеп урыннан купкан иде. качып өлгермәде. Бүредән дә әшәкерәк булып котырынган кабан хәнжәр төсле казыклары белән Борындыкның корсагын ярып узды. Габдулла хан капылт алгы сыйракларына тезләнгән ат өстеннән чирәмлеккә очты. Ул аякларына күтәрелеп, кылычын кулына алып өлгергәнче кабан аны да сытып узган иде инде...
Кул сузымында гына калган бәк һәм әмирләр һәммәсен дә күреп тордылар. Алар ярдәмгә ташланган минутта Борак сәрдәр кабанны да икегә ярып салган һәм хәзер инде Габдулла ханнын җансыз гәүдәсе каршына тезләнеп баскан иле Әмир Талиб иярендә утырган көе менә шул мизгелдә аның муенына чукмар белән орды. Өшәнеп калган бәкләр ана төбәлгән чакта әмирнен усал кысылган иреннәре арасыннан санаулы гына мыскыллы, зәһәр сүзләр сытылып чыкты.
—Ат хәтле атка кул күтәрде, игелексез бәндә'
4
Т
алибны шушында. Дөя күзе күле буенда ук ак киез остенә күгәрделәр. Ушсыз-ансыз калган Мөхәммәт тә ана ант китерде. —Сине искил, бәрәнжәр, суар кабиләләренең әмирләре Болгар
мәмләкәтенең ханы итеп таный. Мин дә барсил кабиләсе исеменнән сиңа ант китерәм.
—Ә биләрләр?—диде, ярсын, канат җибәргән хан.
ИТ ИМАМ01
—Биләр—энекәшем Ваһап кулында бит. Мәркәзгә кайтуга ук, дивар тышына чакырып аны үзем үгетләрмен. Үзара кан коеп дошманнарны сөендереп булмас...
Талиб сарайга әнә шулай итеп, тавыш-тынсыз гына үтеп керде. Боракны кулларына-аякларына богау кидереп, кол рәвешендә алып кайтканнар иде. Ансат жинүдән акылын жуйган Талиб мондый гына түбәнсетүләрне дә азсынды, күрәсең. Борак бөтенләй сынсын, урамга чыгып күренерлеге калмасын, дигәндер инде, яңа әмер бирде.
—Борак ат хәтле атны әрәм итте бит. Борындыкнын йөгәне белән ияре хуҗасыз көе калды. Хәзер кая куйыйк? Әйдә, аларны Боракнын үзенә кидереп урамнарны әйләнегез әле.
Шул минутта ук кичәге сәрдәргә йөгән белән ияр кидерделәр дә, камчы белән яра-яра урам буйлап куалап йөрттеләр. Аннары, шул ияре белән йөгәнен дә салдырып тормыйча, кое шикелле зинданга ыргыттылар. Һаман да шул сарай тарафыннан әмер булды микән, пәһлевандай гәүдәле Боракка сынар телем икмәк тә кертеп бирүче кеше табылмады. Аның каравы, зиндан авызыннан кочак-кочак печән ташладылар. Талиб Шәмси Суар катасыннан китерткән шыгавыллар' ихахайлап көлде.
—Син хәзер Борак түгел, тулпар Борындык бит. Ияр тагып йөри белгәнсең икән, печәнен дә аша...
Кичә бөтен мәмләкәтне үз кулында тоткан гаярь сәрдәр зинданның балчык идәнендә коры сөяккә калып, кибеп вафат булды. Ул җан биргәнне ишеткәч кенә чышан-пышан килеп хәбәр кузгаттылар:
—Талиб Дөя күзе дигән күл буенда әле Габдулла хан әрәм булганчы ук түнтәреш әзерләгән. Шуннан алдагы төндә, Талиб башка әмирләрне чакырып сөйләшкән чакта, Борак сәрдәр бер үзе генә бу явызга каршы төшкән икән. .
Тәхетне эләктереп алган Талиб исә кайчандыр ил терәге булып торган Борак турында баш ватудан бөтенләй туктаган, ул хәзер күл буенда чакта әле исән көе Габдулла хан әйтеп калдырган уй-фикерләр эчендә яна иде. “Әтилдә урыс качаклары фетнә әзерлиләр. Чапкын җибәреп Манас каханны кисәтергә кирәк. Үзенә тугры булган этне барча хуҗа сөя. Мин тугрылык күрсәтсәм. Манас кахан бәһаләми калмас”.
Ләкин Талиб ханны эчтән һаман да шул яхшысынмау, умырткасызлык, икеләнү, шөбһәләнү дигән кортлар талады да ул бу ниятен ай буена сузды. “Болгарларга, хәтта суарларнын берәрсенә әйтсәм дә, монын соныннан тишелеп чыгуы бар. Йә ул чапкынны мәкер белән юк итәсе була. Кул астында гына андый катил дә юк. Йә тегесенә, йә монысына кемне табасы сон?”
Яна хан, ниһаять, тәвәккәлләп, үз янына ил сатлыгы булып танылган Балакны чакырттырып алды. Балак—майга буяп ташласан эт яламастай шакшы бәндә, ләкин ул, ни генә әйтсәң дә, мәрхүм Габдулла хан дошманы. Ә дошманыңның дошманы, гадәттә, сина дус була.
Балак—кыйбат, затлы умырткалы кеше түгел, бик тиз ризалашты. Талиб чапкыны булып ияргә бик тиз сикереп менсә дә, Әтилгә барып җиткәнче ул соңарган, Хәзәр каханлыгында Болгар ханыннан башка сатлыклар да табылган иде инде. Чапкын булып барган Балак Әтилгә керүгә үк өстенә кайнар су койгандай куырылып калды. Болгарлар бистәсендәге байтак йортлар өстендә янгын уйный, җитмәсә, урам буйлап кахан сараена таба бер-берсенә бау-арканнар белән бәйләп тагылган мәхбүсләрне сыер көтүе урынына куалыйлар иде.
‘ Шыгавыл - :тке сакчы, сарай сакчылары
—Манасий кахан яшерен фирка ачкан. Әтилдә. каханнын борын төбендә, йөзәрләгән хыянәтче бәндә елан сыман качып яткан икән Болгарлардагы Мөкътәсир бәк белән урыс Демьян Манасий каханга каршы фетнә әзерләгән Бүген кичен аларнын икесен тин сарай мәйданында дарга ас&зар. ди
Чапкын Балак кичкә хәтле көтте Чынында. Мөкътәсир бәк белән Дсмьяннын икесен дә асып үтерделәр Мәхбүс итеп атынган башка болгарлар һәм урыслар Үргәнеч базарына сатарга озатылды.
Балак өчен боларны манзара кылу гына берни бирмәс иде. Сарай тирәсендәге сакчылар арасында иснәнеп йөргән чакта жанын җылытырлык сүз ишетте.
— Мөкътәсир бәкнен ундүртме - унбишме яшьлек Айсылу атлы бик тә чибәр кызы булган икән. Кахан Мөкътәсиргә. Шул кызыңны хатынтыкка бирсән гафу итәм".—дип әйтеп тә караган. Бәк сынмаган Мөкътәсирнен кызы хәзер юкка чыккан, ә кахан аны бик нык юллата, ди. Кем дә кем табып китерә, кахан шуна бер мен динар кадәресе алтын бирә икән
Биләргә әйләнеп кайткач Балак бер менне биш менгә чаклы камыр сыман күпертеп караса да. Талиб хан тәхетеннән тәгәрәп төшмәде шул Аны хәзер яна кайгы баскан. Зоя буенда утырган Тигәнәш кирмәнен бортас чирүе җимереп киткән икән
"Шулай, тәхетне эләктереп алу—әзергә-бәзер җигелгән арбага сикереп менү генә түгел ул,—дип уйлады сатлык Балак, эченнән генә каһкаһә белән көлеп.—Хуҗа камытын караклык белән каптыргансың икән, келәсез өй эчендәге шикелле, теләсә кайсы почмакта шылт иткән тавышка да колак салып яшисен бар әле"
Ләкин берәр кирмәнссз калу Талиб очен корт чагу кебек тә булмагандыр ахрысы, бер дә кара кайгыга батырга җыенмады. Киресенчә, мәмләкәттәге хәятне ал да гол итеп күрсәтергә маташуыдыр инде, ай үттеме, яна төрде бәйрәм уйлап таба. Тәүге кар ятуга бар Чирмешән ярын тутырып каз өмәсе оештырган иде. салкыннар зәһәрләнә башлауга бөтен Биләр өчен бердәм фәрман игълан иттеләр:
—Талиб хан дошманнарга каршы яу әзерли. Шуна күрә Аттын капка каршындагы кырда боздан ясап чып-чын кирмән-кала торгызырга! Чирүне икегә бүлем, ханиябез шунда хәрби күнскмазәр. бәрелеш үткәрәчәк
Ярты шәһәр халкы алмаш-тилмәш килеп ялан кырда ике-өч атна буена “кала" төзеп ятты. Ханнын "бәрелеше" бик тә яман булачактыр инде, гаскәриләр биреп. Кашан тарафына салымчы-казанчыларнын яна нөгәрлөрен чыгарып җибәрделәр "Озынколак" бу гамәлиен асылын да бик гиз гөман кылды:
—Двя күзе дигән күл буенда Талибны Кашан әмире Ялкын бик үк якламаган. Талибны киезгә күтәргән чагында да ул берүзе читтә калган икән. Шунын очен Талиб хәзер Кашанны талап үч кайтара, диләр.
Томанлаулар дөреслеккә чыкты. Талиб Ялкын бәкне азып ташлаган да анын урынына Нур-Суардан чакырткан Нуретдинне әмир итеп утыртып та куйган. Яна хуҗа каршы килмәгәндер, хуплагандыр инде, казанчылар пайтәхеткә олау-олау сазым төяп кайтты Ул байлык-зиннәтләрне һаман да шул бозлы кала төзүгә ялланган яһүдиләргә, бортасларга чыгарып җилгәрделәр Хазык тагын астан гына сыкрап җавап бирде
-Аһ. ул боз алачыкларына сине дә бикләп катырырга иде. ялкау мордар! '
Талиб ыжлап та бирмәде, бозлы кала калкып чыгуга яна фәрман корды
—Боз кирмәнен кырык кыздан торган ногәр саклаячак. Болар өстснә.
Мордар
каланын аерым ханбикәсе дә була. Бәкләр вә морзалар! Олыслардан иң-ин чибәр кызларыгызны сайлап китерегез! Каланы иң якын яраннарым белән
үзем яулап алам!
Тышта сап кын көннәр дәвам итә иде, бозлы калага бер зыян да килмәде. Ә атна дигәндә Биләргә йомшак туннар өстеннән көмеш шаиманнарга' төренгән сылу кызларны китереп житкерделәр. Шуннан соң адәм
ышанмаслык кәммт канат җәйде.
Боларны, кулларына чып-чын кылыч-жәя тоттырып, боз кирмән диварлары артына кертеп бастырдылар. Ханбикә киемнәренә төренгән яп- яшь кызый өчен келәмнәр түшәлгән, кайнар чәйнекләр тезелгән зур бүлмәдә чып-чын тәхетләргә кадәр әзерләнгән иде. Әмма бу яшь кызыйны әллә сөжү, әллә бал белән сыйлап өлгергәннәр инде, ул тәхеткә утырып та карамыйча кирмән буйлап әмер биреп йөрде.
—Диварга якынайса—кемнен кем булуына карап тормыйча, нәкъ яудагыча шикелле сугышасыз! Яудан ярасыз чыккан кызларны олутбәкләр хатынлыкка ала!
Сылу кызларның алда көткән мондый олы бүләкләр хакында ишеткәч акылларына зыян килде, диярсең—шашындылар. . Талиб чакыруы буенча Суар каласыннан килеп курсыбай хәтле курсыбайда гази булып йөргән әзмәвердәй ир-егетләрне дә күз чалымына китереп тормадылар алар. Газиләрнең беренче дистәсе боз диварларга килеп җиткәнче үк сәрпи уктан" ауды. Аннары бер-бер артлы яңа дистәләр һөҗүмгә ябырылды. Артта Талиб ханның, әмирләрнең газиләрне кыздырып кычкырган авазлары кат-кат яңгырады.
—Кем ханбикәне беренче булып үбә, шуна алтын очлым!
—Ханбикә бүлмәсенә үтеп керә алган газиләргә йөзәр динар алтын!
Уйнап башланган һөҗүмнәр чын сугышка күчте. Алапа‘" хакына ялланган газиләр арасында да сантыйлар җитәрлек бит. Шулар кызган баштан җидс-сигез кызны турап ташладылар. Томан кебек чип-чиста, үтә күренмәле булып утырган диварлар кызыл канга батты. Кан исе һәм гарьләнү ачысы кызларны ярсытты, күрәсең, болар кылычлары белән унны-сулны күрми айкый башладылар. Диварлардан эре-эре боз кантарлары кубарылып очты. Кайсыдыр газинен сынар кулын чабып төшерделәр, икенчесе йөзен тотып ауды. Кылыч, сөңге очы тиеп җәрәхәтләнгән өчме-дүртме кызый, чырыйлап кычкырып, боз диварлар арасында адашып чабып йөрде. Күренеп тора: тагын ике-өч чыра янып бетәрдәй арадан сон боз кирмән эчендәге орыш тукталачак иде. Шул вакытта кирмән каршына Талиб таҗдар үзе сикереп чыкты.
—Ханбикә үземә! Ханбикәне үзем тотып үбәм!
Уеннан уймак чыга күрмәсен тагын, дигәннәрдер инде, Талибның ян- ягына сукса үгезне егардай сакчылар тезелеп басты. Талиб әллә күрде боларны, әллә күз чалымына да китереп маташмады, болан сыман сикергәләп диварга ябырылды. Өсләренә кем килүен сизенделәр, ахры— бер-ике кыз чырыйлап кычкырган булып читкә йөгереште. Икесе-өчесе, сизмәгәндә сикереп, Талиб ханны кочагына алды. Ләкин юк, ханнын сайлаган корбаны болар гына түгел иде инде. Әле бер, әле икенче боз дивар артына сузылганда анын котырган үте! мөгрәвен хәтерләткән котсыз, усал тавышы янгырап торды:
—Ханбикә кайда? Ханбикәне кая яшердегез? Ул кызыйны үзем тотып үбәм!
’ Шайман—сугыш киемнәре.
” Сәрпи ук - тигез колаклы, еракка оча торган ук "* Алала - хәрбиләргә түләнә торган хезмәт хакы
Ниһаять. Талибны чәйнекләр пар бөркеп утырган бүлмәгә этәрделәр. Хан тун изүләрен аера-аера килеп керле дә. тәхеттә утырган чибәр кызны йолкып келәмнәр өстснә сузып салды. Әүвәл талпан сыман кадалып кызнын иреннәренә генә ябышкан иде дә. кыргыйлыгы кузгалып китте бугай. Икенче минутта ул инде янда дистәләгән сакчылары барлыгын да онытып. “ханбикә”нен итәкләрен ачып салды...
5
Н
әүрүз бәйрәменнән сон Каргатуй, икенче ай ахырында ук Сабантуй үткәргән иде дә. чәчү беткәнен, жыен тантанасын көтеп җиткерергә түземлеге калмады Шомыртлар, чия. алмагачлар
шау чәчәккә күмелүгә үк Талиб колак ишетмәгән “Кызлар туе" дигән бәйрәм уйлап тапты Монысында күренекле байларнын кияүгә бирердәй булып җитлеккән кызлары гына түгел, бәкләр, морзалар, кибет тотучылар, кәрван йөртүчеләр, алачыкка хужа һөнәрчеләр үтләре да катнашырга тиеш була икән. Байлар сыкрый-сыкрый олаулар төяделәр, “озынколак" үзенчә фаш итте:
—Бу бәйрәмнен дә гайре кыргый бернинди мөгезе юк. Ялкау Талиб үзенең ятагына яна җарияләр сайлый, шуна өстәп байлык җыя
Талиб билгеләгән көндә Биләрдән егерме чакрымдагы Корүзәнгә чатырлар, тирмәләр куя-куя килеп урнаштылар Минлебакир читкә тибелгәннән сон вәзир булып йөргән Һашим беренче мәҗлескә җыелуга ук игълан итте:
—Туй кадәр гуйга әзерләнгән чакта пайтәхет казнасына өлеш чыгармау бердә санап түгел. Моннан ары җиткән кызларыгыз өчен дә. башка чыгарга җыенган улларыгыз өчен дә салым түләячәксез.
— Имәндә икән чикләвек!—диде һәркаисы эчтән генә.—Болай барса. Талиб-бирән озакламый бездән тәһарәт алган өчен дә салым-ясак түләтәчәк икән.
Телен тыя белмәүчеләр, беркатлылар умарта оясына бикләнгән корт күче шикелле бызылдаган булды, авыз эченнән генә быж-быҗ килде Ә асылда исә Корүзәнгә тошкән һичбер кеше халык алдына чыгып гауга күтәрмәде. Һашим аваз салгач, һәммәсе дә олау тутырып килгән зиннәтләрен анын чатырына шыпан-шыпан гына илтеп аудардылар
Кичен Корүзәнне йөзәрләгән учак каплап алды, күктә тулган аи елмайды Барча халыкны яланга эндәштеләр. Боландай булып җитлеккән кыалар арасында су тулы чиләкләрне күтәреп узыш оештырылды
—Беренче булып килгән кызга саф көмештән очлым!—дип кычкырды яп-яшь кызлар күргәч ярсып купкан Талиб
Үз байлыгы белән сату итә диярсен. Һашим өстәп куйды —Икенче булып килгән сылукайга көянтәсен алтын кайма белән үзем бизәп бирәм!
Бәйгедә катнашучыларның әтиләре-әниләре еракка. Корүзәннен Киндер күле буена тезелешеп утырган, ә якынла гына анга килергә чакыручы, гыючы-нигүчс юк Яп-яшь кызлар шашындылар инде Көянтәләренә чиләкләр элделәр лә ак-караны күрми чабышалар Чаяраклары кеше алды дип тормый, кычкырыша хәтта
—Син көянтәңне инбашына куймый йөгерәсен!
—Синен суын яртылаш түгелеп бетте, хәрәмләшмә алай!
Ахырда Жүкәтаудан килгән сәүдәгәр Мираснын чем-кара чәчле кызы Сания җиңеп чымы Икенче урын Ашлы кибетчесе Нурисламның кызы
Маһитапка булды. Кызларның үзләреннән бигрәк әти-әниләре хан кулыннан бүләк көтә иде. Хыяллары белән җиде кат болыт остенә менеп киткән бичараларны утлы хәбәр салып җиргә төшерделәр:
—Хан кызларыгызга бүләкләрне үзенен чатырына чакырып өләшәчәк. Ханның алар белән әле манзара-гәп корып утырасы да бар. Комачаулап йөрмәгез, сез кайтыгыз...
Хан бу төндә берьюлы ике яшь кыз белән истирәхәт кичте...
Таңда чатыр-тирмәләргә Талиб ханнын яна “мөгезен” илтеп җиткерделәр.
— Барча кызлар өчен ат чабышы була. Бәйгедә хан үзе дә катнашачак. Ханны узган чаптар иясенә саф алтыннан көбә!
Янә барча кызлар котырынып купты. Ханга ничек ярарга белми йөдәгән әллә ничаклы ир көмеш аелларын, көбәләрен, чатырларын сатып яна чаптар алды. Зиһен шөрепләре бушаган дистәләгән ана мич пумаласы да куркып качардай ямьсез кызларының чәчләрен кырыкмаса-кырык толым итеп үрде, иреннәрен, йөзләрен, кашларын иннек, сөрмә, кершәннәргә манды.
Киндер күле тирәли узачак бәйге сызыгына йөзәрләгән чапкын тезелеште. Болгар кызлары ат күрмәгән кыргый бәндә түгел, вәзир Һашим кызыл яулык болгап хәбәр салуга ук җитез элдерделәр. Сүз дә юк, Талиб хан иярләп алган байтал' сәрпи ук та куып җитә алмаслык гаярь тулпар иде. Шуны белгәнгә күрә Талиб әүвәл былагайланып. юри атын тыя-тыя барды. Йн беренче булып алга чыккан кыздан ярты күл чамасы артка калгач кына байталның касыкларын искә төшерде ул. Ирек куйгач. Байталга да канат чыкты бугай, лачын сыман бөгәрләнеп алга томырылды. Менә, беренче төркемне узып китте Талиб. Менә, бүре көтүе шикелле өерелеп чапкан икенче төркем арасына килеп керде. Байтал тагын бер ыргылса боларны да куып узачак һәм ин алдагы тулпар эзеннән элдерәчәк иде.
Талиб яна төркем эчендә очып барган чакта гайре табигый бер хәл килеп туды. Күзләрен генә ачык калдырып, йөзен-кашын яулыкка төргән бер кыз әүвәл ханның үз янәшәсенә килеп басуын көтеп-шәйләп барды. Ә Талиб ана кул сузымы ара якынлашуга, кыз кизәнеп торып камчысы белән ярсыган байталның маңгаена сукты. Байтал көтелмәгән чокырга килеп эләккән сыман шундук алгы аякларына тезләнде, Талиб аның башы аша җир остенә очты. Икенче мизгелдә җайдак кызый аргамагын дала ягына борды Һавада ул ачыргаланып-ярсып кычкырган тавыш янгырап калды.
— Менә сиңа көмеш очлым өчен! Менә сина бүгенге төн өчен!..
Талиб ханнын умырткасы сынган булып чыкты. Интегә-интегә,
газапланып кына җан бирде ул. Соңгы сүзен аны тирәләп баскан күпләр ишеттеләр.
—Саниядан, берүк, үч алмагыз. Анын гаебе юк...
6
Ә
мир Мөхәммәт бу минутта Корүзәннән бөтенләй бик еракта, Кәлтә елгасы буендагы биек тау башында басып тора иде. Бүген ул монда зур сынау үткәрә.
Аста үзән. Мөхәммәт әүвәл шунын түмгәк булып утырган бер җиренә хәнҗәр көйләп куйды. Үткен йөзен күккә таба каратты, сабын җиргә күмде. Хәзер менә шуна тау башыннан текәлеп карап торды-торды да, янәшәгә баскан унике яшьлек улы Тимер-Мөэминнен муенына сукты.
—Жан-фәрманга йөгер! Шул хәнҗәргә күкрәгеңне ач та капланып ят!
' Байтал өч яшьлек
Беренче кат кына интектерүе түгел иде инде бу. Тимер-Мөэмин хәзер дә бизгәк тоткан шикелле калтырана башлады, ләкин әтисенен йөзенә күтәрелеп бөтенләй карамады Анын уе-ихтыяры бу минутта аста үлем дәһшәте бөркеп торган хәнжәрдә генә иде Менә, ул ярдан сикерергә җыенган кеше сыман кисәк этенде дә кулларын канат шикелле итеп болгыи- болгый аска томырылды. Алда—аннан каһкаһә белән көлеп торган, мәнге җинелү белмәс, котсыз, явыз хәнжәр Юк. хәнжәр генә түгел, әтисенә тиешле тәхетне оятсыз рәвештә, нахак юл белән эләктергән Талиб дошман бит бу! Чәнчелдереп төшерергә кирәк аны. чыраена барып ябышырга кирәк! Ана хәтле унбиш адым чамасы ара калды, ун адым. биш..
Тимер-Мөэмин түмгәк өстеннән сикереп узып китте. Баш түбәсенә китереп суккандай, өстә әтисенен котырынып кычкырган тавышы янгырады.
—Имгәк! Жебегән! Куркак! Мондый юаш бозау булып үссән. синнән тәхет яуларлык хан чыгачакмыни9 Тәхетне калтырап торган, жебегән куллар белән яуламыйлар аны Әнә шул корыч хәнҗәрләрне сындырырдай кансыз булу кирәк. Мин сиңа юкка гына Тимер дигән исем кушканмыни9'
—Юк, мин хан булам, булам, булам!—дип Тимер-Мөэмин әүвәл аста ачыргаланып елый башлады да, аннары ярсый-ярсый янә өскә йөгереп менде.
— Юк, мин курыкмыйм! Бар. куй хәнжәреннс Бу юлы капланам Мин бсрзаманны барыбер хан булам!—дип тәкрарлады ул әтисеннән бигрәк үзенен жанын-ихтыярын ышандырыр өчен Һәм әтисе янына менеп басуга ук, ярсу колын сыман сикергәләп. янә тау башыннан аска томырылды
Унбиш адым ара калып бара, унау, бишәү, өчәү. Тимер-Мөэмин чебеш алырга ташланган карчыга шикелле кулларын икс якка жәеп хәнжәр өстснә сикерде. Ләкин... ләкин нинди галәмәт сон бу? Нишләп очы гына Тимер- Мөэминнен тиресен тырнады да хәнжәр йөзе сап эченә кереп юкка чыкты9 Әтисе аны нинди ялган хәнжәр белән алдый9 Нигә мәсхәрәли9
Тимер-Мөэмин гарьләнүдән әүвәл ярсый-ярсый хәнжәр кереп чумган түмгәкне төя башлады, аннары сикереп торып әтисенә карап чәрелдәде
—Мин курыкмадым Мин хәнжәр өстенә капланып яткан шлем. Син алдадың гына. Ә мин барыбер хан булам Барыбер булам! Син алдадын гына. Син. . син
Тимер-Мөэмин гарьләнү ачысыннан тыела алмый үкси үк башлады Аска төшеп җиткән Мөхәммәт аны күкрәгенә кысты.
—Булды Ниһаять, син дә чын ир булып үсеп житген. улым Шулай кирәк Тәхег хәтле тәхетне өмет иткәч, менә шундый ихтыяр, көч кирәк Син расладың. Болай барса, валлаһидыр, син чын хан булачаксың
Иярләрнс-иярләргә терәп кайтыр юлга борылганнар гына иде. Биләр тарафыннан тузан болыты куптарып чапкан жайдак пәйда булды
— Берәр нинди бәла килеп чыкмады микән9 Юкка гына болай котырып чапмас. Болгарга берәр яктан дошман бәреп кермәгән булса ярый инде тагын.
Әтисенен шулай хәвефкә төшеп сөйләнүе тәэсир итте бугай. Тимер- Мөэмин атын тыя төшеп кыныннан нәни кылычын ук суырып алды Юкка булган икән, чапкын килә-килешкә үк. ияреннән төшеп тормыйча ла яңалык чыгарып салды.
—Талиб вафат Ат өстеннән егылып әрәм булды Болгар иле— хансыз Әмирләр Иза* чишмә янына жыелып сине көтә
Мөхәммәт бер генә сүз белән дә җавап-мазар кайтарып маташмады, аргамагының касыгына типте
7
Л
аин мәргән ничәнче ай инде Киев буйлап киләп сарып йөри. Жаны ятардай шөгыль тапмый җәфалангач, Евсей атлы бер боярга сакчы булып ялланырга туры килде ана. Бояр башта ук ошатты Ошатмаслык түгел. Түшәмгә җиткән, пәһлевандай буй-сын. Үзенә
тартып торган, эчкерсез җылылык бөркегән күз карашы. Түгәрәк, пөхтә итеп кискән сакал-мыек. Һәркайсына дәү-дәү ирләр утыртып йөртердәй мәһабәт иңбашлары Шуна карамастан егет пешекчеләр янына адым саен ризык сорап керми. Көмеш җепләр белән бизәлгән йөгән-иярле бик шәп тулпары бар. Бүтәннәрдән бер тиенгә артык та түләү таләп итми. Хуҗа кеше моннан да кулайрак хезмәтчене кайдан гына, ничек кенә эзләп тапсын инде?
Очсыз ялчы отышлы, шулай да шикләндерә. Евсей бояр беренче ай узып барганда ук кызыксынып сорап куйды:
—Элек бер дә күзгә чалынганын юк иде. Син Киевка каян гына килеп чыктың сон? Атың, дирбияләрен бик кыйммәтле. Аларын каян таптың? Байчура нәселеннәнме син, әллә юлбасармы?
Егет хужанын күзләренә текәлеп, бөтен соравына берьюлы җавап бирде. —Ярәшкән кызым бар иде. Бер бай тартып алды. Аны тотып суйдым. Шуннан бирле монда.
Егетнен үз күңелен уч төбедәй ачып салуы телсез ште бугай, ике арадагы аңлашулар шундук тәмамланды. Ә хәзер бояр кай тарафка гына юнәлмәсен, Даян һәр урында колак салып йөри. Кенәз сарае эченнән хәтәр яман хәбәрләр дә саркып чыга тора.
—Хәзәр каханы Манасий Ольга янына Әкбәр атлы илче җибәргән. Әкбәр мөселман булса да. боярларның һәрбер кинәшмәсенә кереп утыра, ди. Ул, илче димәктән бигрәк, әллә шымчы, әллә толбикәнсн күнелен күреп торучы нәсел айгыры итеп озатылган инде? Икесенен тин тәкатьләре коргаксыган бугай. Кинәшмәгә-нигә карап тормыйча күрше бүлмәгә йөгереп чыгалар да, ух-вах килеп акыра-бакыра эсселәрен басып керәләр, ди бит. Шушы хәтле оятсызлык буламыни инде, кит, атакай!..
Сарайдагы мондый әкәмәтләр гомер-гомергә Киевта яшәгән байтак боярларның үзәгенә үтте, күрәсен. Даян бер кичтә, инде тәмам караңгылык төшкәч. Евсей боярның сәер юлга җыенуын шәйләп сискәнде. Евсей тезгә җиткән озын, киндер күлмәк астыннан җинел көбә киде. Әле күккә, әле мич авызына карап ниләрдер укынды. Боярнын нинди юл сайлавын, ниләр ниятләвең чамалау читен иде.
Читтән генә күзәтчелек итеп йөрү кирәкмәгән икән. Озын, кара җилән астына кылычын, хәнҗәрләрен дә таккач. Евсей аны үзе дәшеп алды.
—Синен безгә кирәк булуын бар. Коралларыңны яшеребрәк так та, әйдә, ияр әле.
Бояр “безгә”, диде. Ничәү алар, кемнәр? Итәк астына яшергән кораллар белән нәрсә кылмакчылар? Берәрсеннән үч алырга җыенамы болар, саклык чарасымы? Даян юл буена менә шулар турында гоман корып барды, әмма авыз ачып бер сүз эндәшмәде. Барыр, күрер. Ни генә булмасын, Даян мәргән бер чүкүдә сугып ала торган ангыра карга түгел.
"Мыштым” дигән инеш аша салынган тәбәнәк күпер янында аларны бер төркем боярлар көтеп алды.
—Мин белештем,—дип телгә килде берсе —Ольга Свенельд йортында кәеф-сафа корып утыра. Әкбәр сарайның беренче катында котыра-котыра су җылытып йөри. Үзенчә, гөнаһларын юып алырга исәбе бардыр инде —Бик хуп,—диде Евсей —Су коена икән, коралы янда булмаячак. Безнен өчен аерата кулай. Әйдә, киттек.
М
Кенәз сарае янына барып житкөч Даян мәргәнне капка төбенлә үк калдырдылар. Даян аптырады. Ихата эчендә булмасын, урам якта булмасын, бер сакчы юк. Гажәп! Йә акчага сатып алганнар инде боларны. йә Ольга белен Әкбәрнен уйнашлары, чынлап торып, сакчы ирләрнен дә үзәгенә үткән. Болай булса, яраннарына таянып яшәрдәй өметен-ышанычын бер дә юк икән бит синен, кенәзбикә!..
Боярлар сарайдан берсен-бсрсе уза-уза. йөгерешеп чыкты Кайсылары кылычын үлән белән сөртә, кайсылары чаптар аттай гыж-гыж килеп сулын. Капка төбендә берсе генә шапырынып-очынып телгә килде
—Гаурәтен дә чабып өздем әле теге пакыч жаннын. Ольга, кәнтәй, муенына тагып йөрсен шуны'
Өенә кайтып кергәч тә Евсси җылы бишмәтләрен, зур-зур биштәрләрен барлый, җыештыра башлады. Дәшми йөрүне артыксынды бугай. Даян мәргәнгә дә әмер бирде
—Безнен өчен бермәлгә читтә югалып йөрү хәерлерәк булыр. Ут белән кат-кат шаяра башласан, сакалсыз калуын бар Суздаль ягында үзара кан коюлар, суеш юк. ахрысы. Шул тарафка киттек
Берәр айдан адәм ышанмаслык хәбәр куып җитте.
—Ольга биш мен кешелек гаскәр туплаган да дрсатяннар өстенә үч алырга барган. Древляннар башта ' Менә, безнен Ямал дигән кенәзебез буйдак, мәрхүм Игорен урынына шуны ирлеккә ал",—дип ялынып караганнар. Толбикә боларнын үтенечләрен жиргә салмаган. Ямал белән бер сарайга кереп бикләнгән, ди Аннан йөгереп чыккан да әйткән “Сезнен кенәзегезнен исеменнән бигрәк җисеме бик бәләкәй, минем коимәдә андый калак белән ишеп ерак кигеп булмый" Шуннан сон Ольга яраннары дренляннарнын ин мөхтәрәм кешеләрен сарай эченә чакырып керткәннәр дә, тышкы яктан бикләп ут төрткәннәр Коростсньдагы йөзәрләгән бүтән кешеләрне Ольга, кәнтәй, гере көе жиргә күмдерткән. Аннары сугышчылар, котырган эт кәгүе шикелле, якындагы авылларны турап чыкканнар, ди Ольга ире Игорь жәсаде яткан урынга гына да биш мен дренлянны суеп салган...
ЕвсеЙ боярнын чәче үрә торды Каткан кар өстенә капланын, җирне төя-төя шашынды ул.
-Биш мен ирне тураган, биш мен ирне! Үзенен туганнарын. Гырнак очына да тормас Игорь өчен Имгәк! Иблис! Кәнтәй!.
Качакларны сыендырган Аю бистәсендәгсләр әллә кайда, җиде кат жнр артында, һәлак булган билгесез кардәшләрен шул көнне үк юа бапьылылар Әче бал. көмешкә, төнәтмә ише агулар атна буена елга булып акты Агач чүмечләрне бер-бер артлы күтәреп эчәләр дә елашалар болар Исерешеп алгач, йә түшәм сайгаклары арасыннан туфракса коелырлык итеп биешәләр, йә бер савыт-сабаны, бер ост әл-урымлыкны исән калдырмыйча ү зара сугышалар.
Даян мәргән беренче тон кергәч, бәладән баш-аяк дип. мич өстенә менеп яткан иле. Тан сызыла башлагач, сәке тыннан килгән ухылдау-гыжлау авазларын ишетеп ияк калкытырга мәжбүр булды. Текәлебрәк караса, йорг хуҗасы Акггм үзенен килене Варвараны көнләштереп ята
—Ой. минем Ефим артына ут төртсәк дә берни сизми лә ул Карт алаша буразнаны бозмый, дигән сүзне тикшереп бак. менә. Биагаймый күңелен күреп алу савап кына булыр, каршы торма, килен.
Болар ипләрен гогәллаЕВЧ. йомышларын йомышларга дггп ихатага чыгып югалганнар гына иде. сәке буенда, нләгиә Ефим карман-сәрмән килә башлады Бер-бсрссна ябышып каткан керфекләрен ачардай куәте юк. әмма барыбер дә сынар куды белән таныш итәк эзли. Кармалана торгач.
хатынының әнисе Лукерьянын ботларына барып төртелде бу. Ни галәмәт, әби кешенен тәнендә ике кат итәктән башка тоткарлык юк икән. Ефим тегене аю сыман сытып ятканнан соң астан канәгать ухылдаган авазлары гына ишетелеп торды. Кияү идәнгә шуып төшкәч түгел, ишектә Варвара күренгәч кенә айныдылар болар. Ефим теш арасыннан черт итеп төкереп нәтижәсен әйтте:
—Аерма юк икән...
Даян мәргән шуннан соңгы төннәрен толып бөркәнеп сәндерәдә кунды. Тан аткан саен Евсей боярнын колагына бер үк сүз тукыды.
—Бу мәхшәрдә безнен эткә дә кирәгебез юк. Киевтагы йортын җимерелеп
беткәнче, әйдә, кайтыйк.
Ниһаять, чираттагы танда Евсей авызына төнәтмә дә ала алмас булды. Чыгара да коса, чыгара да коса. Куллары салам да күтәрә алмаслык булып
дер-дер килә, йөзе ап-ак.
—Баста!—диде ул Даян мәргәннән бигрәк үз-үзенә.—Тагын эчәм икән, кәкрәям дә үләм.
Аннан итәк очы сыман яргаланып-сыпылып беткән иреннәрен ачып, гыж-гыж килеп, йортнын хужабикәсенә әмер бирде.
—Миченә як! Шунда юынып чыгам.
Даян күптән игътибар итеп килә. Бу йорт эченә җыелып эчүчеләрнең бик күбесе су коенып юынуны белми. Су белән танышрак булган кешеләрнең дә гадәтләре сәер. Мондагы хужаларнын, кунакларнын барчасы да мич буена куелган бердәнбер ләгән эченә тыгылып юыналар. Кайсы тамак чайкап төкеренә шунда, кайсысы култык асларын гына түгел, борынын да юа. Әле шул суны алыштыруны да ике-өч көн буена оныталар.
— Их, шәрекъ мунчасына куалап кертергә иде сине! Каен миллек белән ике-өч кат чабынсаң, өр-яңадан туып чыгар идең!—дип, Даян көчкә тын алып утырган Евсейның хәленә керергә мәҗбүр булды.
— Ишеткән бар. Юк, андый мунчалар безгә төс булмастыр. Без үзебезчә, мичкә генә кереп юынабыз.
—Ничек инде мичкә?
—Шулай, мич эченә. Теләгең бар икән, кара да тор.
Даянны инде болай да кызыксыну комары биләп алган иде. Күзәтә башлагач гел шаккатты. Сәер икән болардагы гадәт.
Олы мич эчендә дугаланып тезелгән ташлар кызара башлагач та. хужабикә учактагы күмерләрне алды. Ут очкыннары уйнаклап торган көл өстенә икеме-өчме такта ташладылар. Анадан тума чишенеп өлгергән Евсей бояр балык шикелле шуып шулар өстенә чумды. Аннары хужабикә кызыл ташлар ягына олы бер тустаган җылы су тондырды да, шул мизгелдә үк мич авызын капкач белән япты. Эчке яктан Евсейнын дию, җен-пәриләр шикелле үкереп аваз салган тавышы ишетелде.
—Ачыгыз, чыгарыгыз мине! Юкса, янып үләм!
—Пычагым булсынмы сина, дөмекмәссең!—дип кенә жавап кайтарды хужабикә хатын, аннан мич капкачын ачып янә су тондырды.
Мичне йортның бер почмагыннан икенчесенә күчереп йөртердәй дулап- сикергәләп, эчтән кабат-кабат Евсей аваз бирде.
—Коткарыгыз, коткарыгыз, үләм!..
Кызган ташлар чышлаудан туктаганнан сон гына Евсейны идән өстенә тартып чыгардылар. Даян инде боярның жиде кат тиресе кәбестә катламнары сыман салынып төшкәндер, дип хафаланган иде, хужабикә әйтмешли, пычагым да булмаган бит моңа. Кул-аяклары да шул көенчә, тәне дә сау. Ләкин Евсей бөрлегән шикелле кызарып-янып чыккан, өстеннән кушучлап су ага.
— Менә хәзер Киевка кайтсак та була инде.— дип телгә килде ул. ниһаять, ике чүмеч күәс эчеп куйганнан сон.
Даян да шат иде Ирләр шул көнне үк иярләргә менде
8
К
енәзбикә Ольга Киевка әйләнеп кайткач та һаман котыруын дәвам итте. Тагын бер кат гафу үтенмәкче. тугрылыкка ант итмәкче
булып, древляннар инде пайтәхеткә илче ирләр дә юллап карадылар Башлык булып килгән сәүдәгәр Никита зал түренә әллә никадәрле алтын-көмеш савытлар тезеп чыкты, кенәзбикә каршына якынаеп тезен чүкте, ләкин җылы караш белән хәерхаһлык дигәннәрен сатып ала алмады.
—Дарга, дарга! Агач ботагына!—дип чәрелдәде Ольга, төкерекләрен чәчеп.—Олег бабам әйтеп калдырган васыять—һәр кабилә очен тайпылышсыз канун. Киев—барча шәһәрләрнсн анасы, бар кабилә—безнен өчен коллар! Кем буйсынмый, шуна үлем. үлем, үлем!
Кенәзбикәнен куллары-аяклары тартыша башлады, күзләре акайды, ирен читләреннән селәгәй агып чыкты Сакчыларның аны башкача газаплыйсы килмәде, ахрысы. Никитаны залдан сөйрәп чыгып киттеләр дә. сарай каршындагы беренче өянке ботагында гомерен очладылар. Гәүдәсе әле өч- дүрт кон буена дәһшәт бөркеп торды, аннары югалды Дөньяда Никита атлы сәүдәгәр булганлыгын сараилагылар гына түгел, шәһәрдәге кара халык та оныткан иде инде Анын исемен көтмәгәндә-нитмәгәндә нәп-нәни кыз уятгы.
Ул көнне дә кенәзбикә коллар базарын әйләнеп кайтырга ният иткән иле Базарга үзенен сак башлыгы Ермолай белән янәшәдә барып керде ул. Тол хатынның сонгы айларда хасил булган яна гадәте бар Тән сакчылары сайлыйм, дигән булып. Ольга ялкын чәчеп торган тол хазын эссесен басардай махсус ирләр эзли. Кибән чаклы олы гәүдәлеләр дә. карчыга борынлы, уйнаш карашлы чибәрләр дә кирәк түгел ана Ольга баганага бәйләп куелган ирләрне чишендереп сайлый
Тол хатын булса да. ачыктан-ачык күренеп йөрергә кыенсына бугай Ольга базарга чыккан чакта яулыгын күзләренә чаклы төшереп бәшш. аны гына да азсынгач, борын өстенә челтәр киеп куя Барыбер таныйлар, кснәзбикәгә сиздермиләр генә.
Менә, бүген дә. ак-караны күрмичә, коллар сатыла торган инеш буендагы рәткә атылды ул Ольганын аты да гаярь, аннары ул бикәсенең сукмагын япан белә инде, элдертте генә. Ермолай анын артыннан җитешер өчен үз атынын касыкларын төяргә мәҗбүр булды
Ольга, корбан тапкан карчыга шикелле томырылып, кысык күзле, кин янамы, биленә чамы шәрә бер дала ире бәйләнгән баганага төбәп бара иде. сәләмә киемле кол кызлар арасыннан чәрелдәгән таныш сискәндерде.
—Кенәзбикә. кенәзбикә! Зинһар, безне жәллә'.' Яраннарына әйт. мине энекәшемнән аерып сатмасыннар?
Ольга чытырманлык ерып барганда сынган ботакка килеп төртелгәндәй куырылып калды Нинди хәерсез кыз бу0 Коллар арасыннан кайсы мәхлук аны яулык, челтәр бөркәнгән кое дә яхшы таный ? Саф урыс телендә эндәште бит. ничек итеп колга әверелгән?
Ичтыярсыздан. кенәзбикә тезгеннәрен тартып атын тыйды Челтәр арасыннан аермачык күренеп бстмәсә дә. коллар рәтен ялт-йолт айкал чыкты Әнә. кайсылары аякларын сузып, кайсылары бөкләп, йөзгә якын кыз бала
МАМОВ
тезелеп утыра. Биш-алтысында гына яулык күренә, күбесе яланбаш Чәчләре тузгыган, киемнәре теткәләнеп беткән. Берничәсенең ертык сәләмәләре арасыннан имчәк очларына тикле тырпаеп тора, капларга дип уйлап та карамыйлар. Аякларындагы, кулларындагы богаулар астында өр-яңа жәрәхәт эзләре. Димәк, болар әле ерак юллар үтеп күнекмәгән, кичә-бүген генә Киев базарына куыл китерелгән коллар. Мөгаен, древляннардыр. Днепр өстендәге дулкыннарда кораблар уйнаклап тора, озакламый шуларда бу кызлар да хәзәрләр, юнаннар', гөрҗиләр" кулына кәнизәкләр булып китәр инде...
Баягы бичара кыз тавышы янә ишетелде.
—Кенәзбикә, мине энекәшемнән аерып сатма инде.
Ольга очкынлы күз карашын шул тарафка атты. Тезләренә күтәрелеп, ике кулын алга сузган бер кыз ялвара. Яше әлләни түгел, күп булса, ун- унбердер. Чәче җитен сыман сап-сары, төскә-биткә чибәр. Ә күзләре... күзләре чишмә суында чайкап алган фирүзәләр сыман. Эчкерсезләр, сафлар, аларга күпме генә төбәлсәң дә, төбен күреп булмый. Монын ише нарасый сабыйны өстәленә аш-су китереп йөргәндә очратып та сөенерлек кенә. Җитмәсә, сарайда пешекче, тукучы, җыручы кызлар әледән-әле сакчылардан, кунаклардан буйга узып тора, яңа алмаш атна саен кирәк.
—Моны богауларыннан азат ит, үзем белән алам!—дип кычкырды башта Ольга коллар кәрванбашына, аннан янә кызыйга күз атты —Кайсысы синең энекәшең, әйдә, күрсәт!
Күз ачып йомганчы богаулардан азат ителгән кыз пар-пар итеп баганаларга бәйләп куелган малайлар тарафына ияк какты.
—Әнә, дүртенче багана янындагы җирән—минем энем. Исеме Добрыня. Үзе юаш булганга гына тагылган кушамат-мазар түгел. Бу анын чын исеме.
Мондый тәфсилле аңлатмадан елмаеп куйса да, малай тарафына күз ташлау кенәзбикә кешене шундук сискәнергә мәҗбүр итте. Малай куркыныч түгел, җиде-сигез яшьтә. Әмма моның бөтен төсе-кыяфәте уч төбе шикелле таныш бит. Кайда очратты мондый кешене Ольга? Кемнен туганы бу?
Кенәзбикә яшь кызыйга төбәлеп сорау бирде.
—Сине ничек дип йөртәләр?
—М-М-Малуша.
—Сез кайсы яктан монда килеп эләктегез? Әтиегез кайда?
—Коростеньнан без, кенәзбикә, Коростеньнан,—диде Малуша, иннәренә таш салгандай янә авыр сулап.—Әтиебез Никита синнән гафу үтенмәкче, бүләкләр бирмәкче булып чыгып киткән иде дә, аны сакчыларын дарга тотып аскан. Яклаучысыз калгач, колларга әверелдек тә куйдык инде менә.
Малуша сөйләменнән сон кенәзбикә елан өстенә баскандай куырылып калды. Менә сиңа махмырдан соң тозлы кәбестә! Сарайда берсе пешекче, икенчесе сакчы булырга ярамасмы, дип Ольга ике колны азат иткән иде, алары да кичәге дошманының балалары икән. Бу минутта базардагы йөзәрләгән күз ана төбәлеп тора, ничек хәл итәсе?
Шулчагында сабыйлар самимилеге белән телгә килгән Малуша базарны ду китерде.
—Сез курыкмагыз, изге кенәзбикә. Без сезгә тырнак очы хәтле дә этлек эшләмәбез, гомер буе тугры хезмәт итәрбез. Сез мине энекәшемнән аермагыз гына.
Дистәләгән ирләр ихахайлап көлде. Алар тынгач, Ольга һәркайсына ишетелерлек итеп, җитди төстә дәште.
Этлек эшләргә чос түгелсең икән, моннан ары минем түшәк сакчым булырсың. Малушакай...
‘ Юнаннар - византиялеләр " Гөржиләр-грузиннар.
Шулай итеп ятимә кыз бала кенәзбикә сараенда үз кешегә әверелде дә куйды. Ә ике-өч ел үткәч, кенәзбикә кочагыннан аерылган чакта, сак башлыгы Ермолай аны сәер яңалык белән кисәткәндәй итте.
—Симен улын Святослав Малушаны ала да гел урман-яланнарга чыгып олага. Беркөн аларны Гордей сәүдәгәр Янгантау буенда шәп-шәрә коенә күреп кайткан. Син Святославны һаман бала-чага, малай-шалай, дисен, кенәзбикә. Уеннан уймак чыкмаса ярый да бит.
Ольга ике кулын селти-селти көлде.
—Уйдырма! Уйдырма! Анамы сон? Хәер, хак булса да, зыян түгел. Шәрә кызлар янында күбрәк йөри икән, тизрәк чын ир булып җитлегер...
Шулай да, кенәзбикә ул кичне карангы төшүгә үк үз янына Асмуд атлы боярны чакырттырып алды. Төсе-кыяфәтс тагын тол калган еллардагы шикелле нурсыз, кара иде. Асмуд бусаганы атлап кергәч. Ольга карчыга шикелле ана ябырылды.
—Яу сәфәренә-мазар йөргәнен юк, Киевтан чыкканын юк Инде шул көе лә күз-колак була алмагач, ни пычагыма дип кенә мин сине Святославка агалык бояр итеп билгеләдем? Минем малай кәнизәкләр белән өегә башлаган, ә син ни карыйсың?
Асмуд күзгә күренмичә бызылдаган чебен-черкидән арынган шикелле генә итеп кулларын чәбәләдс.
—Читкә йөрү ир-атларга осталык кына өсти, нигә кайгырасын, кенәзбикә? Кәләш әзер. Святославка унбиш кенә тулсын. Аннары муенына камыт кидерәбез дә, ипкә утыра ул.
—Юк, юк, унбишен дә көтеп тормыйбыз, хәзер үк өйләндерәбез,—дип, янә теге еллардагы шикелле төкерекләрен чәчә-чәчә кычкырды кенәзбикә — Ялчы кызыинын итәккә бала салып кайтканын көтеп ятып булмас..
Өйләнү турындагы сүзне ишетүгә үк Святослав хәзәрләр ягындагы далага чыгып качты. Арканнарга урап кире алып кайттылар Ашык-пошык итеп туй ясалды Аннары берничә айдан сон сарайдагылар тон йокыларын калдырып бала көтте. Сарай, әлбәттә, ин беренче чиратта, кснәз дәвамчысына өмет баглый иде Ләкин Святославка тәүге угылны, барыбер дә. Малуша бүләк итте
—Малайга атны Владимир дип куш Мин аннан беркайчан да баш тартачак түгел,—дип пышылдаган булды яшь ата, бәхетсез Малуша янына качып кереп кенә.
Ә кенәзбикә Ольга үзенчә хәл итте.
—Безгә синең уйнаштан тапкан баланнын кирәге юк Коростенына олак!..
Котырынган Святослав, биш йөз кешелек кенә дружинасын алып, әнисснен шәхси утары булып исәпләнгән Вышегород каласы өстснә ябырылды Агач кирмәнне оч мең яугир саклый, ләкин аларла Святославтагы ярсулык юк иде шул Яшь кснәз әнисенең утарыннан көл калдырып узды.
—Әй, сабыйлыгы чыгып бетмәгәндер әле. Тузыныр да тынар,—дип кул селтәде Ольга.
Чынлап баксаң, кенәзбикәнсн күңелен башка кайгы басты Соңгы айларда аны кендегеннән аста рак ниндидер чир газаплый, шуннан котылу өчен Ольга хәзер юл чыгарга ниятләп иоргг иде Берничә атнадан сон гына каладан калага яна хәбәр таралды
—Ольга юнаннар янына Каисаркалага' киткән. Гөнаһларын юарга җыенадыр инде Чукынырга ният кылган, диләр
Клйсарка
Пирмрад. Констаитяиолаль
9
М
өхәммәт ханның кәефе юк заман. Шәрекъ яктан. Жаек аша. Болгар җирләренә кара аймыклар бәреп кергән, диләр. Исәпкә- санга алырлык кала-кирмәннәрнс җимерү-кырулары турында
хәбәрләр юк-югын. Ләкин Идел, Кондырча, Сакмар буенда утырган дистәләгән авылларны талаганнар, яндырганнар инде. Анда—бортаслар белән чиктәш, ерак төбәк. Пайтәхетнең үзенә дә, мәмләкәтнең сеңерләре булган олысларга да һичбер куркыныч юк. Әмма, менә, аймык җайдаклары аерым ханлык корырга маташкан бортас кабиләсен энәсеннән җебенә чаклы айкап-актарып талаганнар икән. Хәтта, ике дистә мен кешеле Бәнжәне дә умарталыкка төшкән аю сыман пыран-заран китереп чыкканнар, ди. Шул кирәк ул умырткасыз, аумакай бортасларга! Йомшак иренле бозаудай кыйланып, тагын күпме еллар буе ике сыерны—болгарларны да. Хәзәрләрне дә имеп яшәргә, икейөзлеләнергә була инде?
Ин әүвәл, әле Алмыш хан ук үз әләме, үз тирмәсе янына чакырып караган боларны, баш тартканнар. Имеш, Алмыштан да куәтлерәк хакимнәр бар әле җир йөзендә, Хәзәр каханы бар. Аннары Микаил бабасы үз ягына аударырга тырышып карады бортасларны. монысына Мөхәммәт тә шаһит Һаман бер үк төрле җавап ишеттеләр.
—Сез безнен шикелле үк мөселман-мөселманын. Икебез бергә кушылсак, яна мәмләкәт симертергә япкан үгез сыман көрәеп, гайрәтләнеп китәчәк, моны без аңлыйбыз. Иллә мәгәр... ни бит., болайрак бит. . Безгә үз ханыбыз белән аерым тирмә корып яшәү кулайрак. Аннан... кахан да бар. Сез җиде дәрья, кырык катлы урман артына кереп качкан кавем, Әтилдән бик ерак. Ә без кул сузымында гына. Үгез эзләгән сыерлар шикелле сезгә ияреп китсәк, каханның безнен көтүне кырып чыгуы бар...
Шул каханнан өркеп Бәнҗәдә туплаган аманат, салымнарын Этил каласына елга буйлап, сал белән генә озатып ятканнар иде дә, менә бит. ерактагы дошман бәреп кергәч якламаган Манас. Бортасларга ярдәмгә хәтта бер генә йөз дә гази бирмәгән, ди. Алай гынамы сон? Бортасларнын тоташ таланганын күз чалымына да китереп тормыйча еллык яна салым, сараена яшь егетләр таләп итә ди бит, нинди хәлдер? Сонгы елларда кахан үзенен харәмханәләрендәге җария кызларны яңартып торуны ташлады, анын каравы, сараена һаман-һаман яшь малайлар даулый. "Кахан хәзер малайларны мунчасында кызтәкәгә әйләндерә икән”, дигән сәер хәбәр йөри. Ләкин аманат итеп озатылган угылларның берсенең дә кабат әйләнеп кайтканы юк. Алар җир тишегенә убылган шикелле гел югалып тора. Ә дөресен генә, тәгаен итеп кенә һичбер тарафта, һичкем белми.
Мөхәммәт үзе тәхеткә менүгә үк Минлебакир бәкне янә вәзир итеп күтәреп куйган иде. Кичә кичен әнә шул вәзир кереп әйтте.
—Ошбу Манас кайсы кыйблага төбәлеп, нинди сәясәт алып барадыр, аңламыйм. Сәмәндәрдән Ахияр бәк кайтып төшкән иде. Этил аша, әйләнеч юлдан кайткан. Шул сөйләде. Манас кахан Этил илә Сәмәндәр арасындагы чик сызыгын ачкан да Тын дәрья* белән Көбә үзән** ягына бәжәнәкләр чирүен үткәреп җибәргән, ди. Бәжәнәкләр Тын дәрья эргәсенә барып җитүгә үк Саркел атлы каланы кулга төшергәннәр. Хәзер шул куна тактасы шикелле шыр-ачык далада да әллә каян бүрәнәләр илә ак таш табып, кирмән диварларын ныгыталар икән. Ул бәжәнәкләр алдында тәлинкә тоту Манас каханга ник кирәккән инде? Артык көрәеп алсалар, шул ук бәжәнәкләр Манасның үз сыртына пычак китереп батырачак ласа.
‘ Тын дәрья — Дон.
" Көбә үзән - Кубань.
Мохәммәт каршы төште.
— Менә, бәжәнәкләрне Манас ник үз җирләре аша үткәреп җибәргән инде, дип баш ватасын икән. Бакир агай Бер дә кырык карта шикелле катлы катлы сере юк бит монын Манас Кияү каласынын көчәеп китүеннән, аннан ары юнаннарның һөҗүменнән курка. Ул якта тагын безнен туганнарыбыз—кара болгарлар да бар бит әле. Янә килеп, янәшәдә алан илә чиркәе кабиләләре яшәп ята Таулар арасында ингуш, чәчән, ләке дигән кабиләләр гомер сөрәләр, ди Кахан бәжәнәкләрне Тын дәрья буена үткәреп, әнә шул кабиләләрнен һәммәсенә берьюлы җим ыргыткан Нәфеегез бик кыҗраса бәжәнәкләрне тотып ашагыз, мина гына тимәгез, янәсе
— Бу—Кияү каланыкылар, юнаннар, кара болгарлар илә ике арага калкан корган, дигән сүз була бит.—дип эләктереп алды вәзир.—Акылы кот икән.
Мохәммәт ничарадан бичара кыяфәттә өстәп куйды
—Каханда мәкер бетмәс-төкәнмәс. Шушы чаклы этлек ана каян гына килеп бетә икән?..
Бүген Мөхәммәтне тан атканда кереп уяттылар
— Бәнжәдән чапкын бар. Башка берәүгә дә бер сүз әйтми, сине генә сорый.
Тәхеткә менгәннән бирле Мохәммәтнен күз алдыннан Балак дигән сатлык китми тора. Нинди шома еландыр инде бу. һич тоттырмый Бәнжә диварлары янында Габдулла ханның кулыннан чыгып качкан иле. Мохәммәт Изге чишмә буеннан пайтәхеткә хан булып кайтып кергәнче Биләрдән дә габан ялтыраткан. Тагын кай яктан килеп чыгар да. кайчан чагып алыр, бар, чамалап кара.
Мохәммәт хәнҗәрен кыныннан алып жин эченә яшерергә мәҗбүр булды, аннан гына ишек сакчысына дәште.
—Чакыр, керсен.
Көтелмәгән кунак кызу мичкә тыгып киптерелгән сыман каюы, ябык гәүдәле, каратут йөзле бәндә булып чыкты. Әллә шул ябык булганга инде, буе да, муены, куллары да галәмәт озын шикелле тоелалар монын Сузылса, ул дәү өстөлнен икенче башында утырган дошманын ла жинел генә буа алыр кебек. Аллага шокер, җилән канатлары ике якка ачык, билбавында һичбер коралы юк.
— Мин хан чапкыны да, Бәнҗә әмире дә түгел.—дип тиз-тиз сүз башлады ул Үзе Мохәммәт хан каршында тезгә чүгеп яки бил бөгеп вакланмады, бүреген генә баш түбәсеннән йолкып култык астына тыкты
Мин гап-гади бер бәк Атым Шонкар Бәнжәдә азат, тигез хәят булдыру яклы гавамнын атап озаткан бер илчесе булам.
Мохәммәт борын очына олы шөпшә килеп кунган сыман нык сагаеп калды Тукта, ошбу илче Бәнжәдә түнтәреш әзерләргә йөри түгелме сон’ Мөхәммәтнең хыялы—Бәнҗә каласын үзенеке игү. Әлеге бәндә дә шул сәясәт яклы Алай булса, моннан йөз чөерү килешеп бетмәс С> тегермәнендәге куласага инеш-ерганаклар кайсы яктан гына килеп өстәлмәсен, һәммәсе дә хуҗа файдасына бит
— Гавөм үшән сыер хәлендә яшәүдән тәмам гарык. Бәжәнәкләр талап үтем китә. Манас кахан бертуктаусыз сава Инде. менә, аймык чирүе дә талап чыкты. Ә яклап калучы, сакка басучы юк Катабызда Минам хан бар. тик ул бертуктаусыз йоклый. Ана үгез үлсә—ит. арба ватылса—утын Тәхете генә исән булсын да. ана җил тимәсен. Без. бүре өере уртасында калган көтү сымак, таланудан туйдык. Әйдә, чирү җыеп бар да изелүдән коткар Без син корган тирмә каршында баш ияргә әзер
Мохәммәт хан вәзир Ммнлсбакмрны чакыртты. Кашандагы әмирлектән
атып курсыбайга сәрдәр итеп куйган Нуретдинне дәште. Аннан сон гына бер-бер артлы сорауларын тезде.
—Минай кул астында бүген күпме гази?
—Даими чирүдә йөргәне атты менләп бардыр. Арттырам дисә, шул, авыллардагы сабанчыларны гына кыйнап жыйса инде.
—Аймыклар кая китте?
—Икегә бүленделәр. Бер нөгәре Каф тау ягында гөржиләргә каршы яуда йөри. Икенче яртысы Кондырча буенда угызларга очрадылар бугай, әлегә
тик торалар.
—Син үзен кара гавам арасыннан никадәрле чирү жыя аласын?
—Санап караган бар, ныклап котыртсаң дүрт-биш меңгә җитә. Вәләкин безнен күбебездә көбә, очлым юк бит. Коралы да шул, колгага таккан балта, чалгыдан ясаган сөңгеләр генә инде. Дөрес, кылычлар бар. Хәнжәрне
әйткән дә юк.
—Сез үзегез башлап фетнә куптарырга җыенасызмы, безне көтәсезме?
—Башлап сез килсәгез, кулайрак булыр сыман. Ялгыз көе кузгалсак, хан чирүе безне печән чүмәләсе урынына тетеп кенә ата...
—Йә, нишлибез?
Шулай диде дә Мөхәммәт хан Бакир вәзирне, Нуретдин сәрдәрне күз карашы белән көйдереп чыкты, тегеләр дәшмәделәр. Бүлмә буйлап әрле- бирле йөри-йөри хан үзе сүз башлады.
— Нуретдин бәк! Кашандагы энекәшен Елкыга үзең чапкын җибәр. Алайлары белән безне Зөя тамагында көтеп торсын. Аннан ким дигәндә өч мең газиле чирү, колагына киртлә... Аннары син төп Суар кешесе, туган калаңа да үзен барасың. Мин сине юкка гына сәрдәр итеп күтәреп куймаганмындыр, әйдә, расла. Нур-Суардан янә өч мен газилек чирү. Очрашу урыны шул ук.
Нуретдин ишеккә таба кузгала башлаган иде, Мөхәммәтнең кырыс тавышы кадаклап куйгандай итте.
—Ашыкма, көт, әле сүз бетмәде.
Мөхәммәт хан вәзир тарафына борылып басты.
—Олуг вәзир, сиңа Ашлы каласына төбәп чыгарга туры килә. Искил кабиләсен кузгату синен өстә. Аларга бертуктаусыз Урыс елгасы буендагы вятич ушкуйлары янап тора, ул хәтлесен беләм Иллә мәгәр Жаек ягыннан кергән аймыклар да һәммәбезгә, шул исәптән Ашлыга да дошман. Гел үз тирмәсе, үз тиресе өчен генә калтырап яшәмәсен, Сәлман да башка әмирләрдән калышмыйча өч мен жайдак бирсен. Син аларны Идел буйлап алып тошәрсен. Сәлман тимер калкан япкан зур каеклар биреп җибәрсә дә начар булмас иде. Синен белән Зөя тамагында кушылабызмы, беркадәр түбәнрәкме, анысын күз күрер.
Ниһаять, Мөхәммәт хан үзе турында да сүз кузгатты.
—Ә мина Биләр, Жүкәтау белән Болгар яугирләрен җыештырып барырга туры килә. Мәгәр...
Мөхәммәт хан авызына су капкан шикелле капылт туктап калды. Тешләре шыгырдады, янак сөякләре уйнаклады. Сизелеп тора, аны эчтән яман бер корт кимерә, талый иде. Кабат телгә килгәч тә, тавышы сынып, калтыранып чыкты.
—Мин... беренче тапкыр яуга... хан буларак барам... Мина җиңелергә ярамый.. Жинелеп кайтсам, Болгар халкы йөз чөерә миннән. Аннары бер генә юл—тәхетне ташла да кит.. Шуна күрә мин болай хәл иттем. Нуретдин бәк, яуны син әйдисен! Мин чирүдә менбаш булып барам. Исемем Әхәт булыр. Яуда мина ил хакиме итеп эндәшү юк!
10
Б
олгарлар Бәнжә каласына барып житкән чакта жир өстенә тәүге ак кар төшкән иде инде. Тышта салкын, ачы жил исә. Иярдәгсләр
дә. каектагылар да эчләре китеп жәфаланган шикелле бөгәрләнеп бара Ләкин жил-салкыннар каладагылар очен дә бер үк бит ул. Бәнжә янына тәүге иравыл нөгәрләрен озатуга ук ачыкланды Кала тулысынча мәрткә киткәнмени, диварларында бер йоз чамасы да тоткавыл юк Сәрдәр Нуретдин утлы таба өстендә, ни кылырга белми Аптырагач, шыпан-шыпан гына Мөхәммәт янына килеп җитте
—Диварда жүнле сак күренми Ни кылабыз хәзер, мснбаш Әхәт? Мөхәммәт Нуретдин йөзенә карап елмайгандай итә. әмма үзенен эчендә тоташ ут яна.
— Монда минем атайнын авызы пеште инде. Ул күргәнне кабатлыйсым килми Кул астында унбиш мен гази бар лабаса. яна иравыл жибәр — Бераз баргач янә өстәп куйды —Чирүне икегә бүл Берсен хәзәр даласын ышыкларга жибәр. Алла сакласын. Манас этләренсн килеп төшүе бар. Икенче нөгәрен тон ягыннан килеп каланы тулысынча камазышка азсын Ул-бу килеп чыкмасын дип тозак апайлары каздырсак ярар иде дә инде, мәгәр коне салкын. Каза диварларына ташлансак, азар барыбер түзеп тормаячак
—Ә каеклар? Каектагылар. дим Ал арны нишләтәбез?
Нуретдин шушы сорауларны тезеп салгач кына Мөхәммәт иләсләнеп мангасна сукты.
— И и. томана! Каекка утырып яу йөргән бармыни? Бөтенләй онытканмын Аларнын бурычлары күптән билгеле инде Җайдаклар каланы урап алуга ук елга яклап диварга ташланалар Арабызда каекчылар булу безнең очен аеры отышлырак. Мондый кара көз көнендә яр ягыннан һожүм итүне һичкем көтми...
Мөхәммәт белән Нуретдин юкка гына бу чаклы тәфсилләп әзерләнде. Чынында исә болгарлар Бәнжәнс яусыэ-нисез диярлек кулга төшерделәр Бортаслар әле яңа гына аймыклар тарафыннан таланган да булгач, кичке энгер-мсңгер төшеп барган чакта агзә каян гына янә утыз алаилы дошман килеп чыгар дип казадагы һичбер гүрә уйламаган, ахры Сакка куйган тоткавыллар мәрт йокысыннан айнып оран сала башлаган чакта болгар җайдаклары эреле-ваклы калкулыклар арасындагы уйсулыклар, тирән ерымнар эченнән атылып чыгып, кала диварларын буар елан сыман чолгап алган иде инде Тимер белән тышланган капкаларын да янда әзер торган ком-таш тулы арбалар белән терәтергә өлгерә алмадылар. Болгарларның алты-жиде дөя өстенә салып алып килгән очлы бүрәнәләре имән капкаларны атланмайга кадалган хәнҗәр шикелле генә урталай ярып у зды Ә Бәнжә урамнарына бәреп кергәч, болгарларга кылыч айкарга, ук очырырга язмады да бугай. Монда Минай газиләре өстенә Шонкар кул астындагы кара савам нөгәрләрс очып кунган, алар ярсыган әтәчләр шикелле үзара кыйнашалар, чукышалар иде Болгарларга шул Минай хан сарае янында гына жансакчмлар белән әүмәкләшеп алырга ту ры килде. Бер иманны киемнәре бүре талаган сарык тиресе кебек умырылган, теткәләнгән ханның үзен дә сарай ишегеннән сойрәп чыгардылар
—Хатыннары ягына кереп качкан. Яшь кәжәсе яткан сәке астыннан көчкә сөйрәп аздык!—дип каһкаһәләп һәм олы бүләк өмет итеп кычкырды бер гази.
Нуретдин сәрдәр инде сарай баскычы өстенә сикереп менгән. Мөхәммәт
исә иярендә утырган килеш мәйдан почмагында гына тора иде. Корбаннарсыз гына җиңү яулау Нуретдин сәрдәрнен күзен томалаган, күрәсен. ул мәйдандагылардан кинәш сорагандай кыланып, тизрәк хөкем карары чыгарырга ашыкты.
—Яр башыннан этләргә ыргытабызмы моны, дарга асабызмы?
Менбаш Әхәт булып йөргән сыбайның’ асылда кем икәнен һәркем яхшы белә, аннан узып кем сүз әйтсен инде?
Мөхәммәтнең авазы ишетелде.
—Син тавык лапасына кергән көзән сымак, сәрдәр. Гел кан исенә кыҗрап торасын. Хан суярга сузып салган мескен тавык түгел, ашыкмале алай. Кирәк тапсак, анын гомерен соңыннан да кыярга өлгерербез. Ханнар саугатлыкка" көн дә эләгеп тормый. Аны колчура ясап Биләргә алып китү үзе бер дан.
—Ю-у-ук! Саугат булырга да, колчура булырга да теләмим! Андый хурлыкка төшкәнче, ичмаса үтерегез!—дип Минай янда торган бер-ике газинең сөңгесенә сикереп караса да, тоткын ханны бик тиз эләктереп, тез астына бөкләп салдылар.
—Зынҗырларга утыртыгыз моны!—дип кычкырды “менбаш Әхәт”,— Аннары сак куегыз! Минай ханның сыңар гына чәче коелса да, башын белән җавап бирәчәксең!
Нуретдинне ярсуыннан тоташ тир каплады, кием астында бала йоннары кабаргандай булды. “Исемне дә әйтеп мәшәкатьләнми бу. Сәрдәр дип исәпләнеп йөргән булам тагын".
“Менбаш Әхәт” янә телгә килде.
—Мина сатлык Балакны табып китерегез! Тере көе, анысынын да чәчен йолыкмыйча. Менә мин аны, ичмаса, рәхәтләнеп асам!
Ирләр Бәнжә урамнары буйлап таралганда Мөхәммәтнең сонгы әмере дә куып җитте.
—Йортларны, кибетләрне талауларны тыям! Хәзер инде Бәнҗә—безнен шәһәр. Җинаять өстендә каптырсам, асачакмын!
Моны гына да азсынды, күрәсең, Мөхәммәт Нуретдин тарафына борылып өстәп куйды.
—Һәммә урам буйлап йөзбашларны җибәр. Талау яки көчләү оештырган бәндәләрне кызгану юк!..
Мөхәммәт үзе Идел буендагы урамнарга таба төшеп китте. Артта яна- кабалана җансакчылар йөзе тезелеште. Бәладән баш-аяк, кыйналудан качкан дошман сугышчыларының килеп чыгуы бар.
Монда күбесенчә салчылар, балыкчылар гомер сөрәдер инде, урамнар тын Ихаталарда, сарай артларында сумалалары купшакланып беткән көймәләр аунап ята. Кайбер сарай түбәләрендә кышкы ялга кайткан ятьмә, сөзгеч өемнәре күренештерә. Лапас-келәтләр тирәсенә ярымсынык ишкәкләр бастырып куйганнар, күрше белән ике арага тезгән коймамыни!
Мөхәммәт сунарчы елгырлыгы белән күзәтеп бара иде, ярымачык бер йорт ишегеннән үзенә төбәлгән карашны тотып алды. Яулыгын иягенә төшереп бәйләсә дә, гүзәллеген яшереп булмас сылу, яшь йөз, очкын бөркеп торган карлыгандай күзләр!
Угрылык өстендә тотылгандай булды, ахрысы, чибәр кызый тиен сыман сикереп юкка чыкты. Мөхәммәт тә үзенең комарлы уенга кереп чумганын тоймый-сизми калды, ияреннән капылт сикереп төште. Аның артыннан ук тагын ике-өч җансакчы да коелып төшкән иде, Мөхәммәт усал әмер белән шып туктатты.
Сыбай гаскәр, отряд башлыгы. Офицер мәгънәсендә. “ Саугат әсир, сугыш тоткыны
Иярәсе булмагыз, артка'.
Ишекне ачып керсә, кызый бер ялгызы. Өстенә тагын бер шат. иске жилән ябынып өлгергән, битенә корым сөрткән. Ул йә шушы йорттагы ир хатыны, йә сазаган кыз. янәсе. Аһ. хәйләкәр!
—Ару гына яшисенме, әбекәй?—дип эндәште Мөхәммәт, авыз ерып җибәрүдән көч-хәл белән тыелып.—Су эчереп чыгармассын микән0
Мич буенда дәшми генә басып торды-торды да. ахыр чиктә кызый чүмеч белән әйләнеп килергә мәжбүр булды. Үзе йөзен шәл астына яшерә, ә куллары елгадан гына йөзеп чыккан каз канаты шикелле ап-ак. йомшак.
Мөхәммәт аны әүвәл әнә шул йомшак кулларыннан эләктереп тартты, аннары инде кочагына состы Юк. каушамады кызый Мөчәммәтнен кочагыннан балык кебек кенә шуып чыкты, янә тиен сыман сикергәлән бер почмакка качты. Әмма, ниһаять, телгә килде
— Битләреңне тырнап бетерәм. якынаясы булма!
Менә шулчагында гына Мөхәммәт рәхәтләнеп, тугарылып көлеп җибәрде.
— Минем өйләнәсе бар әле. Юк. син мина тимә
Жаны утка очкан күбәләктәй уйнаклаган кызый тел очыннан нинди сорау ычкынганын бөтенләй сизмәде дә.
—Кемгә?
Гыйшык хисләре жәйге челлә сыман кызган Мөхәммәт тагын-тагын рәхәтләнеп көлде
—Кемгә булсын, сина инде. сина.
—Абау, норсыз!
Мөхәммәт мич буендагы урындыкка барып утырды Кызый каш астыннан гына күз ташлады. Башында көмеш очлым. билендә алтын аеллы каеш Үзен дистәләгән җайдак саклап йөри. Кем булыр бу?
Мөхәммәтне дә байтак сорау утлы күмер сыман көйдерә иде. Инде җитдиләнеп сүз башлады
—Уен беренче тапкырында гына күнеллс ул. Шаярдык, көлдек, булды Хәзер яшерми әйт. Син кем кызы буласын, агын нинди?
Кызый янә азау тешен күрсәтеп җавап бирде
—Син Газраилме әллә, нигә сораштырасын0 Әүвәл үзен сөйлә. Син үзен кем?
—Мин менбашы,— дип. Мөхәммәткә ялган белән капларга туры килде.— Биләр каласыннан. Әхәт булам
—Сез Бәнҗәне бөтенләйгә алдыгызмы инде? Әллә талыйсыз да кайтып китәсезме?
—Юк. таламыйбыз да. китмибез дә. Бәнжә—безнен шәһәр Ләкин синен кебек чибәр кызлар өчен аермасы юктыр. Кай якка кияүгә чыгасыз, сезгә Ватан шулдыр.
Кызый оялды шикелле, йөзенә алсулык йөгерде Мөхәммәт элекке сорауларын янә кабатлады.
-Йә, син дә әйт. Аган нинди кеше? Үзеннен агын нинди?
—Атам юк инде минем.—диде, ниһаять, кызый, моңсулана калып — Мөкътәсир бәк иде минем агам. Әтилдә яшәдек без. Былтыр аны кахан шымчылары эләктереп дарга асты Мине кахан хатынлыкка алмакчы иде. качып котылдым Бер сл була инде монда килгәнемә Урамга да чыгып күренгән юк. Куркам
Мөхәммәт башын чайкый-чайкый уйга талып утырды, ара-тирә йодрыгы белән тез капкачларына да суккалап-суккалап куйды Бераздан гына ятимә кызга тутырып күз атты ул.
Исемеңне ничек дидек әле?
—Айсылу ла.
—Ярар,—диде Мөхәммәт, аягына кубып.—Әйдә, җыен. Мин сине үзем белән Биләргә алып китәм.
—Ә син өйләнгәнме соң?
—Мина биш мәртәбә өйләнсәм дә ярый.
Янә сүз әйткәнче Айсылунын ияге дерелдәп торды.
—Хажга бардынмыни?
—Юк, бармадым... Мин хан булам, сылу.
—Нинди хан ул тагын?
—Мин бая сиңа ялганладым гына. Мин менбашы түгел, ә Мөхәммәт
хан булам...
Айсылу шул минутта артка авып китте. Мөхәммәт аны нечкә биленнән эләктереп алырга чак өлгерде.
т, Айсылуны ияренә утыртып, кабат хан сарае янына әйләнеп
кайткан чакта хыянәтче Балакны да тотып китергәннәр иде инде.
Мөхәммәт күренүгә, сарай баскычына тезелешкән төркем эченнән
күптәнге танышы Шонкар алга чыкты.
—Синен сүзне көтәбез, менбаш Әхәт. Баулар әзер. Бу сатлыкны ә-әнә теге каеннарны бөгеп икегә аерыбызмы, атларга тагабызмы?
—Син дә Нуретдин шикелле канга сусадыңмыни?—дип кычкырды Мөхәммәт көтмәгәндә, кайнар суга салган кысла кебек кызарып,—Сиңа да шул кан кою, баш кисү, кеше турау гына кирәкмени? Адәм рәтле генә, ипле генә яши белмисеңме?
Мөхәммәтнең яшелле-зәнгәрле тавышыннан шомга калды, күрәсең, азат хәят сакчысы Шонкар акланырга ашыкты.
—Сон... соң, әле бая гына үзен бу сатлыкны дарга асам, дидең ләбаса. Үзең шулай дигәч, без ни... без ни...
—Мин ни әйтмәм. Үз башыгыз кайда?
Һәммәсе тын калдылар. Мөхәммәт хан кулларын бәйләп бер чаптар ияренә тагылган Балакка текәлде. Каз талаган сыман тишкәләнгән чалбар, җәрәхәткә батырып тукмалган йөз. Күзләре каш астында яльпс-йолык килә, берәүнен дә карашын күтәрә алмый. Селтәнеп суксаң түгел, битенә төкерсән дә авачак бу. И-и, шушы хөрәсән дә кайчандыр аның әтисе Габдулланың башын ашамакчы иде ләбаса. Тф-ф-фү, нәҗес! Шушы хөрәсән канына ничек кул буйыйсын? Монын ише маймыч белән ваклансаң, хурлыгы ни тора!
Мөхәммәт карашын Шонкарга күчерде. Монысы җиңү яулады, тантана итә инде. Шонкар дигән исем йөрткән була, ә үзе үләксә чукыган козгын төсле. Тапкан корбан! Әле Минай хәтле Минай ханны әйләндереп төшерергә үрелә бу, әле Балак кебек эт-бетне дә кабып йотарга әзер. Мондый сайлап тормас, туймас тамаклы козгын аламасы булса, иртәгә Мөхәммәтнең башын да чукыячак бит бу. Юк, сабак бирергә кирәк мондый мәйсезләргә. Боларга гына түгел. Мөхәммәт хан ни кылыр дип көткән менә бу меңнәргә дә. Сабак алсыннар, гыйбрәт алсыннар, ә хәбәре мәмләкәтләр, олыслар, бәйлекләр буйлап китсен...
Мөхәммәт авызын ачты.
—Гали. Әкрәм!—дип кычкырды ул үзенең йөзбашларына,—Шоңкарны да кулга алыгыз! Аннары икесен дә кала читенә алып чыгыгыз да далага җибәрегез.
Бөтенесе күзләрен шакмак итте. Телләрен кайнар эскәк белән көйдергәннәрмени, көрмәкләнә-көрмәкләнә сүзләрен чак әйттеләр.
—Нич-чек, Бал-лакны иреккәме? Ш-шул с-сатлыкны далага ж-җибәрикме?
II
—Ә Шонкарны нигә? Нинди гаебе бар?
Мөхәммәт ятлап куйган сыман, тукталышсыз тезде.
—Үч алу ул—кеше жанын ялт итеп кыеп ташлау гына түгел. Бу Балакны тотып астын икән, ул күз ачып йомарлык ара эчендә генә интегә дә котыла. Ю-у-ук. аны гомер буе газап чигеп яшәрлек иттерергә кирәк Барып сыенырга куыш тапмасын ул. Батса, үрелеп таянырга яр тапмасын. Йорты, хатыны, балалары булмасын. Һәрбер кабым ашамлыкны үзе эзләп тапсын. Ахырда, инде домеккәч. хәтта кабергә иңдерерлек тә якыннары, туганнары булмасын анын. Гәүдәсен-башын этләр ашап китсен. Менә шул чагында катиллегенә, хыянәтенә җәза алачак ул!
—Ә Шонкарны, ә Шонкарны нигә куасын сон9—дип акылга килергә чакырып карадылар. Мөхәммәт тайпылмады.
—Хужасын бер мәртәбә сөзгән сыер иртәгә дә сөзә. Анын мөгезен сындырып кына яман гадәтеннән биздереп булмый. Ә бәйгә утыртылган этне әйткән дә юк. Бүген бер хужасын таласа, иртәгә янасына да килеп ябыша ул. Эт котырса, менәр торле гоман корып тору артык Димәк, бүре теше тигән ана. зәхмәт йоккан. Атай, мәрхүм, хикмәтле бер сүз әйтеп калдырган иде "Бүре теше тигәнне бүрегә бирү фарыз" Шуңа күрә менә мин Шонкарны бәйдән ычкындырам. Әйдә, иреккә очып карасын. Теше сынгач кире кайтыр әле...
Балак җайдаклар кала читенә куалый башлагач ук күз яшенә батты Шонкарнын гына йөзендә төк тә селкенмәде. Ул мәйданнан тәмам чыгып югалганчы фәкать ханны гына усал, нәфрәтле карашы белән бораулап- ашап барды Хушлашкандай, тыкрыктан кычкырган сүгтәре ишетелде
—Тугры этне кугач, өйгә угьры керә торган була.
Кешеләр теге якка да. бу якка да карап шаккаттылар. Бу көнне Мөхәммәт бик сәер, анын һичбер хөкемен анлап булмый иде
Шул ук Идел буендагы бер урамга күз-колак булырга җибәрелгән йөзбашлары Суардан килгән үзләренең үк туганын эләктереп кайтты
—Унике яшьлек кызны егып тапалаган,—дип бәян итте ирләр.—Сабый өстеннән моны кочкә сөйрәп алдык.
Җинаятьче дер калтырап елый, ә үзенен гәүдәсе—кысып тотсан җаны чыгардай ябык Шушы отскнен ишкәгенә дә көймә кирәккән бит!
Ике каен ботагына моны!—дип үкереп җибәрде хан —Монын ише ыштан бетләренең нәселе корысын!
Өтек ирне җиргә кадәр бөгелгән каеннарга бәйләп икегә аердылар.
Ьәнжәдән чыгып китәр алдыннан бортасларны мәйдан уртасына җыйнап. Мөхәммәт хан аңлаешлы, усал итеп әйтте
—Минаегызны саугат ясап Болгарга алып китәм Янаны утыртсагыз, тагын киләм Моннан ары сездә таҗдар ханнар мәңге булмаячак. Сезгә икс 1енә юл. Иә Болгар тирмәсе янына килеп баш иясез дә гомерлек вә ышанычлы терәк табачаксыз. Йә Манас кахан пычагы астына ятачак сугым маллары сез. Манас яклар, ул коткарыр, дип уйлап алданмагыз Ул яһүди, анын сезнен белән уртак казан асып яшисе юк. Ә без мөселманнар Манас ике авызлы түгел. Ингә-ин кушылсак, кабып йота алмас.
12
Н
уретдин сәрдәр әле Бәнжә казасыннан чыгып киткәнче үк Мөхәммәтнең колак итен ашый башлаган иде.
—Яулап азынган каланы жинелеп хур булган халык кулына
кабат ташламыйлар бит ул. бер әмир утыртып калдыр
Кайтыр юлга чыккач ялга тукталган саен, ханнын яшь хатыны өчен корылган чатыр авызына килеп. Нуретдин чебен сыман һаман безелдәде.
—Дилбегәсе бушатылган ат йөкне читкә сөйри. Бәнжәгә әмир китереп утыртырга кирәк.
Мөхәммәт хан яшь хатын кайнарлыгыннан исереп өлгергән иде, берзаманны сынды.
—Ярар, син дигәнчә булсын. Минем малайлар бәләкәйрәк әле. Кемне утыртабыз?
Менә шул вакытта гына битлеген салды сәрдәр.
—Минем Рахманга егерме биш яшь тулып килә инде, әле һаман үзенә аеры сөяк кимереп караганы юк. Бүгенгәчә минем учактан калган күмер эчендә генә актарынып ята. Малай кешене вакытында тездән төшермәсәң, атасынын сакалын йолка, диләр. Минем Рахманга да үз казанын асарга вакыттыр бит инде.
—Соң, сине сәрдәр итеп куйгач, болай да энекәшең Елкыны Кашан каласына утыртып калдырдым ла инде. Бәнжәне Рахманның авызына каптырып, сезнең нәселгә ярты ханлыкны бүлеп бириммени?—дип Мөхәммәт әүвәл каршы чыккан иде, Нуретдин пычакны икенче кабырга арасына китереп тыкты.
—Син Кашанга хәйлә белән чакырып Нур-Суардан коры калдырганчы, мин дәүләтнең иң бай әмире булып утыра идем. Биләр, Биләр, дисән дә, пайтәхеттәге казнаның байлык-зурлык ягыннан Суар казанын узганы юк әле. Аннары Рахманга да, барыбер, гел минем табактан ашап, миннән калган киемнәрне киеп яшәргә димәгән бит. Алма ашыйсы килде дип кенә анын агачын жимеше яшел көе селкетмиләр бит ул. Пайтәхеткә киләчәктә хезмәт итәрдәй угылларны, агачка-гөлгә су сипкән шикелле, бүгеннән үк сыный- сыный үстерү хәерлерәк. Биләрдәме, Бәнжәдәме, ул барыбер синең табаның астында олтан булачак кеше. Мин картаеп барам. Ходайныкын белмәссең, иртәгә анын минем урынга вәзир булуы бар.
—Әй, ник чукынып китмисез! Чапкын җибәр. Аллага шөкер, яусыз- нисез көенчә бортасларны куштык. Болай барса, мин Биләрдә озак утырам әле,—дип Мөхәммәт хан һаваланып-юмартланып кул изәде. Шушы беркатлылыгы белән үз башына никадәрле афәт чакырганын ул, әлбәттә, күзалламый иде.
Инде тәмам ир булганнан сон гына әтисенен куеныннан чыккан Рахман Бәнжәгә башта ук бер мен газилек нөгәр белән килде. Аерым вилаять хуҗасы булып алгач, беренче эше итеп, тирә-юньдә йөргән угызлардан, бәҗәнәкләрдән, кыпчаклардан янә ике мен газиле чирү туплап куйды. Моның чаклы гаскәрне, билгеле ки, коралландырырга, ашатырга, йоклатырга кирәк. Рахман озак-озак итеп баш ватмады, үзенен вилаятенә буйсынган барча кала-олысларга өстәмә салым җиткерде.
—Ике морҗа саен берәр елкы йә дүрт сарык! Зөлхиҗҗә ае кергәнче фәрман үтәлмәсә, олысларны үзем айкап чыгам!..
Акбүләк калачыгы вилаять чигендә, анын хуҗасы Арыслан бәк күбесенчә, карт каен кәүсәләре астына поскан җиләк үсентеләре, абагалар кебек, йә хәзәр яубашларына, йә аймык тарханнарына ышыкланыбрак яшәргә тырыша иде. Бәнҗәдә хасил булган яна әмир фәрманын ишеткәч һич тә тәгәрәп төшәргә ашыкмады. Ә ул арада инде зөлхижжә ае аяк атлады да, аяз көнне суккан яшен сыман, Акбүләк олысына Бәнҗә газиләре килеп керде. Чирү башында әмир Рахман үзе килгән икән. Арыслан бәк, меңәрләгән елкы көтүен куалый-куалый, яраннары белән шома гына итеп далага чыгып качты. Юк, Сакмар, Жаек елгалары буендагы бәләкәй урманнар артына кереп яшеренергә ирек бирмәделәр. Жәенке янаклы,
кысык күзле бәҗәнәк йөзләре куып җитте дә. Арыслан бәк белән анын яраннарын мал көтүе урынына чыбыркылап, янә Акбүләк урамнарына азып кайтты.
—Әмир Рахман Бөтерчек Таш чишмәсе янына чатыр корган, синен баш иеп килгәнне шунда көтә,—диделәр.
Арыслан бәк тәгаен чамалады: яна әмиргә качак бәк кирәк түгел, ул Акбүләк хуҗасыннан икеләтә бүләк көтә инде. Бәйләнчек Саз буена күмгән алтын-мәржәннәр мона харам булыр. Акбүләктәге ин сылу кыхтарны жыеп илтсән дә өне тыгылмас микән?
Олыс бәге әзерләгкән кәрван атларына илле кызны тезеп утырттылар Кызкайларнын күлмәкләре-жиләннәре ука жепләр белән чигелгән, чәчләрен кырыкмаса-кырык төрле вак-вак толымнарга аерып үргәннәр. Кыйгач кашлары, озын керфекләре сөрмәле, битләрендә иннек. Борсеннән-берсе чибәррәк шушы кызлар да ярамаса инде!
Әмир Рахман аны ап-ак киез чатыр алдында, ак бәз япкан артлы кәнәфигә утырып каршылады. Алдан ук сөжү әзерләп салганнардыр инде, ул әледән-әле керәч чәйнек борынын имеп-имсп куя Күзе тонган, изүләре ачык, күкрәген йон баскан Арыслан бәк тезеп куйган кыхтар ягына караш та ташламады.
—Алар болай да минеке, сонрак өлгерермен,—ди.
Ә аннары инде Арыслан бәкнен бөтенләй ис-акылын алды.
—Синен яшь хатынын бик чибәр икән бит. шуны апкил Шәхсән үзен, үз кулларын белән китереп бир. анладынмы мине?
Арыслан бәк вәлидә хатынын әмир Рахман чатырына кертергә мәжбүр булды. Ләкин азгын белән убырнын нәфесен бер йотым су белән генә басып буламы соң? Кайсы сатлыгы ничек итеп җиткергәндер инде, чатырдан чыгуга Рахман ияргә сикерде дә Актүбәгә. Арыслан бәкнен унбиш яшьлек кызы Ләйләны эзләп кигте.
Гайшә исемле хезмәтче кыз мунча яккан икән. Ләйлә белән Гайшә икесе дә мунчада булганнар. Рахман шуларнын өстене барып кергән Оүвәл ләүкә өстенә салып Ләйләне көчләгән ул. Гайшә ачыргаланып елый-елый читтән карап торган Аннары: “Ә-ә, кызыгасынмыни'*"—дип кычкырган да. сикереп торып Гайшә өстенә күчкән
Чатыр янына кире әйләнеп кайткач, ат шикелле кешнәп көлә-колә. Арыслан бәккә боларны үзе сөйләде ул. Шушы килеш кенә кадган булса. Арыслан бәк әле ычкынмас та иде. Ахырда әмир Рахман шыксыз тешләрен ыржайтып әйтеп салды
—Яшь хатынын да. Ләйлән дә, ай-яй. кайнар икән! Син мунча ягып, бал китереп торырсын, ә мин аларны. икесен берьюлы, берәр атна чамасы тагын кытыклармын.
Менә шул чагында, йодрыкларын төйнәп әмир өстенә ташлангач. Рахман сакчылары кылыч белән сынар кулын чабып өзде анын Арыслан бәк беркадәр савыгып ая1ына басуга ук. ат атланып, далага чыгып китте. Әүвал аны Бәйләнчек Саз буенда күреп калганнар, аннары кара аймыклар җәйләве ягында...
Биләргә хәбәр кайтты. Әле шул Акбүләк олысында чагында ук әмир Рахман белән ул үзснен баскын гаскәренә сәрләр итеп куйган Булат арасында бик тә каты жәнжал купкан икән. Сабанчыларның, елкы. дөя. сарык көтүе тотучыларның үкереп елавына түзә алмыйча сәрләр Булат үзе башлап гавыш кузгаткан, ди.
—Өстәмә салым түләү турындагы фәрманыңны кире ал. болай булмый Нргә|ә бөтен гавам сине сонге очына күтәрә бит
Юк. бай1уралар бер фәрманны ике кабат кабатлар өчен дә. кире хтыр
өчен дә тумыйлар,—дип жавап тотты нык кәпрәйгән Рахман.
—Син. әнә. үз артыннан биш йөз җарияле харәмханә сөйрәп йөртәсен. Гавамнан талап җыйган бөтен байлык шул җарияләр илә газиләргә китә. Дошман пәйда булса, чирү хәстәрләргә казнада бер динар юк. Сиңа ил кайгысына караганда харәмханә ятаклары кадерлерәк икән, алайса, бар инде, жарияләреннен итәк-чабуына каплан да ят.
Булат шулай тузынган-тузынган да үзенен йөзен ияртеп Бәнжәгә кайтып киткән. Акылга утыртмакчы булып. Рахман анын артыннан өч йөз җайдаклы нөгәр юллаган, ди. Әмма тегеләре Булат әләме астына барып кушылганнар. Хәзер Булат Бәнҗәдә утыра. Рахман олыслар буенча типтереп йөри. Ни белән бетәр бу?..
Яз җитүгә, шәрекъ ягыннан болыттай тузан куптарып. Болгар җиренә аймыклар чирүе бәреп керде. Юл йөртүчесен сынар куллы качак болгар карты, диделәр. Бу. чыннан да. Болгар илен яхшы белә бугай, аймыкларны ин яшерен иңкүлекләр, үзәннәр арасыннан Биләргә таба алып килә башлады Мөхәммәт янә тиз арада унбиш меңлек чирү туплады да җайдакларны дошманнарга каршы алып китте. Тук Елга буендагы таулы- чокырлырак урында очраштылар.
Мөхәммәт хан алдан ук бер инкүлеккә кайсы ефәк, кайсы киез чатырлардан ыстан корып куйды. Ышанычлырак булсын дип, дистәләгән казан астылар, учак тергезделәр. Янда ике-өч йөз генә шәп тул парлар белән сакчылар кандырдылар. Имеш, бу хәрби ыстан түгел, ә азык-төлек, корал, шайман, ганимәт' җыйналган олау һәм аны саклап йөрүче нөгәр генә.
Аймыклар шул кармакка эләкте. Менбашлары, йөзбашлары камчы белән яра-яра тыюга карамастан, гади җайдаклар берсен-берсе сыта-сыта, менәрләп-меңәрләп чатырлар эченә ябырылды. Үзара ызгыш-талаш. сугыш купты. Мөхәммәт нәкъ менә шул минутта тозакка куелган меннәре белән аймыклар өстенә ташланды.
Болгар җиренә керергә җөрьәт иткән кадерсез кунакларны аяусыз турадылар. Аймык менбашлары калдык-постык йөзләрен алып качарга мәҗбүр булды. Мөхәммәт каршына сынар куллы дәрвишне тотып
китерделәр.
—Кем буласын?—дип кенә сорады тимер битлек киеп алган сыман кырыс
йөзле хан.
Дәрвиш һич тә коелып төшмичә җавап тотты.
—Элек Арыслан бәк идем, хәзер колчурамын. Синең җәлладларын
йортсыз калдырдылар.
—Кем рәнҗетте сине?
—Синен язгы боздай ышанычсыз вәзиреннен улы.
Мөхәммәт хан бераз вакыт кына ияр өстендә уртларын уйнаклатып утырды да уттай көйдерерлек карашын янә Арыслан бәк йөзенә күчерде.
—Мин хата җибәргәнмен, мәгәр ул төзәтердәй. Ә синен гаебеңне, менә шушы чулак кулын кабат үсалмаган шикелле үк, төзәтә торган түгел. Арыслан бәк. Син сынар кулыңны дәүләт тикле дәүләткә алыштыргансың. Сина үлем җәзасы тиеш, гафу кылу көтмә...
Бераздан чатырлар артында кисәк кычкырып җибәргән тавыш ишетелде дә бер мизгелдән тынды. Мөхәммәт жансакчыларына борылып әмер бирде.
—Бәнжә илә Кияү каласына чапкыннар җибәрегез. Булат сәрдәрне Бәнжәгә әмир итеп куям. Ә атам юллаган Даян мәргәнне алыштырырга вакыт. Чит мәмләкәт йөрәгенә үтеп, аларнын бар серен анлыи белә торган сәйяхчеләребез бик күп түгел безнең. Нуретдин вәзир, әнә, бер улын да
‘ Ганимәт — трофей
йогәндә тота алмый, нык картайды. Бәлки. Даян мәргән анын дилбегәсен үз кулына алыр Тизрәк кайтарыгыз
Болгар гаскәре һаман бер урында таптанды, ә аймыклар далаларына кайтышлый чик буендагы авылларны кырып узган икән. Жаек ягыннан килгән ул хәбәрләр бер дә сөенечле түгел иде
—Сиксән авылны яндырып юк иткәннәр Кыр-яланда карт-корылар гына утырып калган. Яшьрәкләрнсн барчасын да Хорасан базарына колчура итеп сатарга алып киткәннәр, ди.
13
Ш
әрекъ яктан искән ачы җилгә каршы кәрван бара. Кол итеп алынган болгарларны Хорасан га илтүче аймыклар кәрваны ул. Болгарларнын кулларында зынҗыр, муеннарына озын бау
тагылган. Көчле җил. дала буйлап куып, әллә нинди тохзы ком алып килә Ул күзләргә, борынга, колакларга тула. Ышыкланырлык әмаз табып булмый Бер-берен артына елыша башладыкмы, кәрванбашка сакчы булып ялланган угызлар сыртына камчы белән сыдыра, йә сонге очы белән китереп кадый Сакчыларның һәммәсе дә ат яки доя сыртына атланган, азарга зубык тинслтен ком сазлыгын ерып җәяү атлыйсы түгел Рәхәтләнеп йокымсырап баралар- баралар да, күзләрен ачтылармы, җен ачыттырып куйган шикелле акырып, алга куалыйлар. Һәммә колнын сыртында камчы эзе. сонге яралары Киемнәре телгәләнеп беткән, умырылып төшкән Мондый мохтаҗлык, җәфа, кимсетелүләргә түзәрләр иде әле. Ин яманы—эчләре сырзка береккән, гамак төпләре уг яккандай корыган. Һәммәсенең су эчәсе килә. Бер генә йотым булса да су бирсеннәр иде. Су кирәк аларга. су. су, су..
Байдар инде ничә көннәр буе аяк астына карамаска тырыша, янда ятып казган тауларны, чокырларны, үзәннәрне күхзи Аяк астына тобәлсән. баш әйләнә, егылуын мөмкин. Егылдыкмы, сакчылар сояк күргән ач эт көтүе шикелле котырынып өстенә ташлана. Жаек. Иләк. Үр елгалары буенда инде ничәмә-ничә дистә болгар ятып калды Кәрванбашка Хорасан базарында сатарга таза ирләр, чибәр кызлар кирәк. Чирлсләр. ябыклар, гарибрәкләр ана берни түгел. Сакчылар аяктан егылган хәлсезләрне кыйный-кыйный куалап карыйлар да. өмет булмадымы, үләксә урынына ташлап калдыралар Ярамый монын ише юлда егылырга, ярамый, ярамый Ә тирә-юньне ятлап, хәтер сандыгына салып калдырырга кирәк Кол итеп базарда сатылуга кадәр барып җитмәс Байдар, барыбер качар Кол хәленә калып, тез өстендә йөреп, адәм хуры булып яшәү өчен туып үсмәде ул. Ул гаиләдә бердәнбер база иде Әтисен әле Байдар сабый чакта ук хәзәрләр белән яуда үтерделәр. Әнисенең күзе кылын иде. аны янадан кияүгә сорап килүче адәм табылмады. Шул, әнисенең йөзендәге кыек өчен малайлар бәләкәй чактан бирле үртәп йөргәннәр иде дә. Байдар алар арасында ин эре гәүдәле, усал йодрыклы малай булып үсте Ьер-икесен егып чирәм ашаткач шундук туктадылар. Байдар әле аннан сон да гел сугыш чукмары булды, ташбаш булды. Ауга чыккач берәр авыл егетләре белән туры килделәрме, кадрәклсләр аларны дөмбәсләргә гел Байдарны азга чыгардылар О.зыскүләм кубып уздырылган бәйрәмнәрдә аркан тартыш, көрәш, баганага менү, гаш ыргыту буенча бәйге оештырдылармы, күп очракта Байдар жинеп чыкты Арттан баш түбәсенә күсәк белән китереп ормасалар. айныклар кулына да юшми иде ул. унын-егермесен тал чыбыгы урынына турап ага иде. Хәер, базарга юл ерак, ана хәтле барыбер качачак ул
Тугыз коймак дигән гәбәнәк кенә таулар ышыгына килеп егылгач.
4. .к
торгаклар-кушчылар’ саксыз-күзәтүсез калдырдылар аны. Шушы урынга җитәрәк кенә ике җәйран атып алганнар иде, ялга тукталгач, шуларның тиреләрен тунаганны, казан асканны аю биеткәндәй карарга җыелдылар. Берәве ит турый, икенчесе корыган карама, чаган, зелпе ботакларын сындырып ташый. Гел җәйләүдә, гел елкы котүе көтеп үскән бер яшь аймык кубыз чиртергә дә тотынды хәтта. Чирәмгә тезелешеп утырган колларда гамьнәре юк.
Тыныч, ямьле урын бу. Бер якта түбәтәй шикелле бәләкәй генә, йомры таулар. Икенче якта өстен яртылаш төнбоеклар каплаган озынча күл. Исемен Акборын диделәр, туры килә. Әнә бит, очлаеп торган бер башы тоташ ак ташлардан гына хасил ярымтүгәрәк ярга килеп төртелә. Җитмәсә, яр өстендә тагын ялтыравыклы укалар белән катнашкан ап-ак ташлы озын калкулык бар. Валлаһи, Акборын бу.
Торгаклар болгарларның бауларын-зынжырларын төнгелеккә дә салдырмаган иде. Байдар баудан ычкыну җаен күптән уйлап тапты. Янындагы ике колны алмаш-тилмәш итеп култык астыннан үткәрәсендә, үзен ычкынасын. Дөрес, алай иткәч теге ике күршеннен муен тирәсендәге төеннәре тагын да тыгызланыбрак, өелеп кала. Ләкин аларны да яндагы янә күрше белән әвеш-тәвеш китереп ычкындырып була. Чылбыр буенча шул рәвешчә китсәң, барлык әсирләрне дә “муенчак"тан азат итү мөмкин. Тик һәммәсе дә риза булалармы әле әсирләрнең, куркып калалармы? Уен- муен түгел, эләксән, кылыч астына ятуын да бар бит...
Төнлә чышан-пышан килеп уяткач, ике яктагы ир дә Байдар тәкъдименнән куркып баш тартты. Берсе сүгенүдән дә тыелып тормый.
—Ычкынып, ананнын итәк астына кереп качасынмыни? Ул да юк, ичмаса. Ә монда бөтен тирә-якта дала. Уч төбе шикелле, ун чакрым ара аермачык көе күренеп тора. Куып җитәләр дә тураклыйлар. Аннары гәүдәңне йә чүл бүресе, йә козгыннар талый. Пычагыма кирәк. Харәземдәме, Бохарадамы, кем генә сатып алмасын, кайда да барыбер мич салам мин. Бохарада салдын ни дә, минем кечтеки Сарсазда салдың ни, мина аерма юк, шул ук кирпеч. Син теләсә нишлә, ә мин качмыйм.
Икенчесе егетнең бала башы кадәр булып кысылган йодрыкларыннан шөлләп калды, ахры, анысы сугым малы сыман бөтенләй дәшми ятты. Байдар берүзе купты. Төнге торгаклар боҗрасыннан шуышып чыккач ерак качмады ул. Акборын ярыннан әүвәл сөяк төсле каты булып кипкән көпшә сындырып алды, аннары чупылдатмый-селкетмичә су төбенә чумды.
Иртән, иң беренче булып, әлбәттә инде, төнге торгаклар оран салып гауга кузгаттылар.
—Болгар пәһлеваны качкан! Бер кол качкан!
Тирмәдән сикереп чыккан кәрванбашы кул астына эләккән бер-ике торгакны тотып ярды.
—Ул пәһлеван—дөя бәясе торырдай кол иде. Тапмасагыз, мин сезнен үзегезне базарга чыгарып сатам!
Торгаклар күл тирәли йөгерешә башлагач, шул ук кәрванбашы дөя шикелле үкерә-үкерә әмер бирде.
— Ияргә менегез дә, әнә, Карагач үзәненә таба элдерегез! Бу якта адәм качып калырдай башка иңкүлек юк. Качса, шул якка гына китә. Тапмый кайтсагыз, асам!..
Әлбәттә, чапкыннар Байдарның эзен дә тапмый кайтты Кәрванбашы күнелен бушатыр өчен генә тагын икеме-өчме торгакның сыртына камчы белән сыдырды-тамызды да алга кузгалырга әмер бирде. Шулай да, киткәндә
' Торгак — сакчы, кушчы - кәрвандагы хезмәтче яки кол
үкенеп, ярымсыкрап дәшкән сүзләре күл өстендә янгырал торды әле.
—Доя бәһасе байлыкны кулдан ычкындырды, кадалгыры сукбай'
Байдар төнбоек яфраклары астыннан чыккач та байтак вакыт буе дата өстен, офыкны күзәтеп утырды Бер якта да тузан күренмәгәч кенә тәвәккәлләп яр өстенә чыкты Ярты төн буена су эчендә утыру нык туңдырган иде. Башта керпе сыман йомарланып барырга мәжбүр булса да. ул бераздан жылыну өчен йөгерүгә күчте. Ничә тәүлек буе юньле ризык күргәне юк. жеп өзәрлек тә хәле калмаган шикелле, ә барыбер ашыгырга кирәк. Дала-дала дисән дә. сәүдә юллары бу. Әллә нинди этләр- сыртланнарнын иснәнеп йөрүе мөмкин Кулларына килеп каптынмы. беттен. Янә зынҗыр синен кулларына, янә камчы.
Ике тәүлек чамасы алпан-тилпән килеп атлый торгач, ул тоташ вак ташлардан гына хасил ике тау арасына качып урнашкан бер бәләкәй алачык өстенә барып чыкты. Киртә-казыкларны элде-ялды гына бәйләп ясалган ихатада иярләнгән ике чаптар әллә солы, әллә арпа чемчи, шулардан ката алачык тирәсендә бер жан иясе дә күренми Нинди сәер ыстан бу. хуҗалары кайда? Ачыгавызлы сукбайларны коллыкка эләктерергә йөрүче кушчылармы болар, әллә аймык. угыз, кыпчак яубашларынын шымчы чапкыннарымы? Болгар өстенә яна каза чакыручы саесканнар булмаса ярый тагын
Байдар чокыр-чакырлар эченә кача-поса киртә ихатага таба якынлашты Көтмәгәндә борынына кыздырган ит исе килеп бәрелде анын. башы әйләнеп китте. Их. бер генә кисәген булса да эләктерәсе иде шунын. тик кайда ул?
Киртәләр артыннан гына калкып чыккач, ике чаптар да оркснсп ялгаш аламасыннан читкә сикерделәр. Өзәнгс-авызлыклары чынлап куйды. Байлар янә бер таш артына посты. Юк. алачык эченнән һичбер төрле аваз ишетелми, үләт кырганмыни?
Байдар ихата эченә сикереп керде. Алачык нигезе янында урталай чабып ташланган эт гәүдәсе ауный, янда ит белән дөге боткасы салынган агач жамаяк гора. Нишләп ризыгын да ашарга өлгермәгән бу мескен, нигә юк иткәннәр? Дүрт аяклы хайваннар беркатлы һәм эчкерсез сантыйлар бит Ике аяклы жанвар бер кабымлы ризык күрсәтсә дә. шуна алданып, койрыкларын болгый-болгый чабып килергә генә тора. Бу бичаранын ла шул нәфес, тәгам дигәннәре башына житге микән?
Уйланып, баш ватып торырдай ара юк иде Капылт сикерде лә Байлар әүвәл җамаякны эләктереп атлы Икенче мизгелдә ул инде өзәңгеләргә лә басып тормыйча бер чаптарнын ияренә менеп алган иле Киртәләр аша сикереп кузгалырга җыенгач, яшен төсле уй көйдереп узды
—Икенче чаптарны да ияргмәсәм. болар куып житә
"Нигә әле мине сайламадың?”—дигән сыман үзенә томырылып карап торучы икенче чаптар йөгәненә үрелгән генә иде. артта кырыс дәшкән аваз янгырады.
—Нәфесең тишек капчык кебек икән синен. угьры. Ә мина ни кала?
Өшәнеп артына борылса, кызлар кебек нечкә билле бер ир басып тора Өстендә күлмәк тә юк. ә кулында угын корган жәя Әлеге юлчы берәр чишмәгә йә якындагы күлгә барып юынгандыр инде
—Төш. жаныңны орыйм!—диде ул усал итеп —Адым саен ат өләшеп йөрергә син мине хан дип белденмс әллә?
Сөйләндереп уяулыгын йоклатырга кирәк, дип уйланды Байлар. Сынар аягын өзәңгедән ычкындыруга ук телгә килде.
—Көмешләнгән иярле икешәр ат тогкач, бик үк хәерче дә түгелсендер иңде. Син минем сымак бер жамаяк эт ашына калган мескен сукбайга охшамаган алай
- Ха-ха-ха!—дип көлде күнеле булган жайдак
Икенче мизгелдә ни булганын ул анламый да калды. Әүвәл анын чыраена ботка тулы жамаяк килеп бәрелде, аннан угры сукбай, аю сыман сытып, өстенә менеп ятты.
—Син кияүгә бирәсе кыз түгел лә, юха телгә нигә алданасын?—дип сөйләнде Байдар, һәм әллә каян гына бау кисәге тартып чыгарып, атлар иясенең кулларын бәйләп куйды. Жәяне иңбашына киеп алган Байдар бераздан инде янә ияр өстендә утыра, баягы хуҗа тузан эчендә аунап ята иде.
—Үпкәләмә,—диде Байдар хушлашкандай.—Бер атынны алам. Мин син уйлаганча ук убыр түгел. Берсе сиңа кала... Куа чыкма. Ханны озаткан сымак ияреп йөрүләрен җенем сөйми.
сизелми, аты кунактан кайтып килгән шикелле юыртып кына бара. Җайдак үзе зур гәүдәле түгел, өзәңгеләр ат корсагы астына асылынып тормый Иңбашына жәя генә элеп алган сыман, һәрхәлдә сөңге очы, чукмар ише коралы күренми. Нинди пошмас сукбай бу? Нишләп бер аягын атлаганчы икенчесен эт ашардай үшән?
Байдар чаптарын күләгә яткан иңкүлек эченә төшерде һәм, җеп белән тагылгандай, сәер җайдакның эзенә басып бара башлады. Чаптарын аз гына кыздырып алган иде, ара якынайды. Бу кеше белән уртак казан асасы юк әле, дип уйлап, атын тыя төште. Карашын аермыйча гел күзәтте. Әллә нинди сәер, әкәмәт кеше бу. Тау итәгендә түтәлдәй укмашып утырган миләүшәләр, кыңгыраулар, кызалаклар янына килеп җиткән иде, ияреннән сузылып, алты-җиде чәчәк өзеп алды. Шуларны әүвәл исни-исни иләсләнеп барды, аннары юргасының ялына үреп куйды. Әллә хатын-кыз инде бу. каһәр суккан?! Гәүдәсе дә кечкенә, коралы юк. Алай дисәң, нигә ирләр киеменнән? Ни өчен ялык-йолык килеп торган көмеш очлым кигән? Ул кәрваныннан адашып калган берәр байчура кызымы сон әллә?..
Үзәнлекләр эченнән сузылып бара-бара, көзге сыман ялтырап яткан күл буена җиттеләр. Тирә-юненә эреле-ваклы балан, чикләвек, чаган куаклары тезелеп киткән. Яр буенда камыш, сарут, кыяк. Әз генә җил истеме, күлнең өсте су анасы тараган сыман шадраланып китә. Ә суы күк йөзе шикелле зәп-зәңгәр, чип-чиста, үтә күренмәле. Ара-тирә балыклар да сикерешеп куя. Жәннәт бакчасы дигәннәре менә кайда икән!
Сәер җайдак яр буена килеп җитүгә үк, як-ягына каранып та тормыйча, өстен салып атты. Чит көтүгә ияргән бәрән сыман тагылып килгән Байдар чаптарын зирек агачлары ышыгына кертеп яшерергә өлгергән иде инде, үз күзләренә үзе ышанмыйча, авыз ачып калды. Менә хикмәт!
Алты-жиде дилбегә арасы ераклыкта бер кыз басып тора. Өстендә тасма да юк. Толымнарын иңбашыннан төшереп күкрәгенә салган. Түм-түгәрәк, нәни күкрәкләре алма шикелле тырпайган Ике учка сыеп бетәрдәй бил. Жәйрәннәрнекенә биргесез озын, матур ботлар. Уртада йөрәгеңне күкрәгеннән суырып алырдай булып ымсындырып торган гөлжәннәт... И- их. сылулык! И-и, бетмәс-төкәнмәс, әкияти зиннәт!..
Кыз бишектәге сабый баланың күз яшьләредәй керсез, чиста сулы күл төбенә чумды. Балыкмыни, ничек оста йөзә! Су өстендә әле ап-ак мендәрләре ялтырап ала, әле нәни алмалары калкып чыга. Байдар йөрәген учына кысып ята. Алгысынма, түз, егеткәй, түз! Син юлбасар түгел Шулай да. и-их, тагын бер мәртәбә су өстенә калыксын иде бит инде! Аһ, бу каһәр!.
14
аек елгасын кичеп Болгар чигенә кергәндә, таудагы куакларга ышыкланып барган җайдакны шәйләде ул. Ара шактый ерак,
/лай да, җайдак япа-ялгыз, моңа шик юк. Ашыкканы-көйгәне
Яр өстендә анын киемнәрен кочаклап торган чит-ят ирне күргәч, сылу кызый чирәм өстенә чүгәләде дә чәр кычкырып җибәрде
—Әй-яй-я-ә-әй!
Бер мизгелдән кызый яна төрле кубыз жыры кушты.
—Аб-бау, аб-бау!
Байларнын авыз ера башлавын күргәч, кешечә сүз катты
—Әллә коралы юк дип. тотып көчләргә җыенасынмы, норсыз? Килеп кенә кара, менә сина!
Кызнын кулында нәни генә хәнҗәр пәйла булды. Байларнын күзләре мангасна менде. Кайдан суырып чыгарды, кая яшергән ул?
—Курыкма, мин сина кагылмыйм.—дип Байдар үз тавышын белдерде.— Сине кызык итмәкче идем, киемнәренне шуна гына алдым
Кызга да җан керде, тавышы юньсез кайнан&лар мырлавына охшап, хәтәр усал чыкты.
— Нигә үзеннеке сыман кочаклап торасын сон? Бир алайса.
Киемнәрне алга сузып килгән егетнен ерык авызына карап алданды кыз. Күнеле су өстендәге балык шикелле уйнаклаган Байлар аны болан баласы урынына каптырды да күкрәгенә кысты. Карашында бернинди этлек, явызлык, мәкер юк иде бу егетнен. Тик эчкерсез, самими хисләр генә дә. назга сусау Шуны тыя алмыйча, гөлгә кунган бал корты шикелле, анын сусыл иреннәренә капланды егеткәй. Жир чайкалып китте.
Айныгач, чирәм өстенә сузылып яткан көенчә таныштылар алар
—Сания,—диде сылу үз исемен —Жүкәтау каласыннан Шундагы Мирас аллы кешенең кызы булам. Әткәй-әнкәи янына гына кайтып бу лмый Әллә ничә айлар буе качып йөрим инде. Гел-гел берьялгызым. Син минем яныма сиздерми якынайган тәүге кеше. Нигә качам? Анысын син сорашма Мин би-и-ик хәтәр кеше. Сина минем белән янәшәдә йорү ярамый Тоттылар исә. сина да. мина да йә дар агачы, йә карангы зиндан
Байлар кычкырып көлде.
—У-һу-һу! Алай бик куркыныч булгач, мин синнән калмыйм да калмыйм инде. Синен ише хәтәр кеше белән бергә яшәү үзе бер юаныч, үзе зур дан Аннары, мин синен мондый татлы иреннәреннән ничек аерылыйм ди?
Күләгәдә үскән гөл шикелле җылылыкка һәм назга сусаган иреннәр гагын-тагын бергә кушылдылар. Күл буендагы мамыктай чирәмнәр дә яшь кияү белән киленнен тән җылысын, назларын таратмаска, сакларга тырыша иде сыман. Хәтфә үлән сабаклары әле байтак вакыт буе бер лә тураеп басарга ашыкмыйча ятты.
Бауга бәйләнгән шикелле һәрчак бергә йөргән бу ике җайдакны соңыннан Йозәрләгсн чапкыннар, дәрвишләр, сәйяхчеләр күрде Ләкин берчакта да алар янына якын килә алмадылар Болар офыктагы орәк сыман иде. Сәер риваять туды.
Имеш, бер явыз хан ниндидер сылуны очраткан да анын фирүзәдәй зәп-зәнгәр күзләрен күреп сихерләнгән, кулын сораган, ди Кызнын читтә сөйгән егете булган, у.л баш тарткан Шуннан хан бу чибәрнен күзләрен чокып алырга боерган, ди. Жахладлар кызнын кулына ябышып өлгергәнче, күк йөзеннән канатлы атка атланган егете килеп төшкән Кызны алган да янә күккә, ак болытлар өстенә менеп киткән Хан сихерләп өлгергәндер инде Кызга чит-ят кешеләр якынаеп йөзенә текәлсәләр, сылунын күзләрендәге фирүзәдәй гүзәл зәнгәрлек юкка чыгачак га. бу кәләш шул минутта сукыр әбигә әйләнәчәк икән. Менә шуна күрә бер дә кешеләргә якын килми ди алар Хәвеф-мазар туса, егет кызны канатлы атына утырта да күк йөзенә күтәрелә икән Шулай да бик бәхетле булып яшиләр, ди
К
өннәр, сау-сәламәт кеше сулыш алган төсле, сизелми дә узып тора. Тау сыртларын каплап азган и мән-өрәңгеләр, чөкердәшеп утырган яфракларын койгач, кылыч-сөнгеләрен тырпайтып
дошман чирүен каршыларга әзерләнгән яугирләр төркеменә охшап калды. Ерактан күзәткәндә яугир-агачларның кыяфәте хәтәр. Аларнын һәммәсе дә йөзәр куллы, мен бармаклы сыман.
Җиһанга көз керә. Ул фәлән еллар буе сәйяхлыкта йөргәннән сон гына кәләш изүенә борынын төртү бәхетенә ирешкән яшь кияү шикелле бөтенләй акылдан ычкынды, күрәсен. Әнә, бүген дә жил әле жиргә ятып исә, әле тәртә арасына тәүге тапкыр жигелгәч арт аякларына күтәрелеп чыгымлаган ярсу байтал кебек өермә ясап дулый. Шәрекъ яктан, Жаек дәрьясы буеннан купкан пырдымсыз жил инде бу. Ә җил-давыл мондый чакта кояш чыгышы тарафыннан истеме, бетте диген. Болай булса, көз бик озакка сузылачак икән. Шундый сынамыш бар, картлар шулай диләр.
Байдар бөтен тәнен борча талаган шикелле кыбырсына, бер урында утырып тора атмый. Әле быелгы жәй уртасында гына бастырып куйган алачык тирәли ничәмә-ничә кабат урап чыкты инде. Бу—алачык кына түгел- түгелен, Кадрәктәге байтак кешенен борынына төртерлек өй инде ул. ләкин Байдарның алай олыдан кубып сөйләнергә бер дә теле бармый. Шунын карындык тарткан тәрәзә аламасына бара да төртелә, бара да төртелә. Әмма алачык-өй ишеген ачып эчкә уза алмый. Аны бүген казан тирәсендә комачаулап йөргән ялкау килен урынына сыпырып чыгардылар. Хәзер дә әле рөхсәт бирүче юк. Аннары... ин мөһиме... эчке яктан тилмереп көткән сабый тавышы да ишетелми һаман. Байдарның хатыны бала таба бүген. Сания бәгырькәе ана бүген сабый бүләк итәчәк!
Яландагы жил-давылга төкерми дә Байдар. Анын үзенең күңелендә уг давылы, үз эчендә туфан. Мичкә ташлаган әрдәнәләр инде күптән янып беткәннәрдер. Күбесенчә усак утыны ыргытып чыкты бугай. Ә усак—айлар буе киптерсәң дә мәнге чи инде ул. Ирдән уңмаган хатын шикелле яшереп кенә, чыш-пыш килеп кенә елый-елый, күз яшьләрен агыза-агыза әллә кайчан юкка чыкканнардыр. Җитмәсә, әнә, җиле дә бик усал, салам түбәнен итәкләрен кыз-кыркын янында бөтерелгән шук малайлар шикелле күтәреп- йолкып исә. Сания салкын сәкедә аунап интекмәсә ярый әле тагын.
Байдарның хәтер сандыгы бала бишеге шикелле уйнаклап-биеп ала. Өй эчендә башка төрле китек-җитешсезлек юк та сыман. Елан-чаян үтеп кермәсен дип, Байдар әле жәй уртасында ук нигез тирәли ат кылыннан үргән аркан сузып чыкты. Сәке өстенә, мич башына печән түшәгәнче, ямь-яшел көенчә кычыткан чабып салды. Болай иткәч, печән астына тычканнар гына түгел, таракан-кондыз да үтми. Карындык тәрәзә, ишек ярыклары бәрән тиреләре белән томаланган. Җылы сулар, зур жамаяк әзер. Кендек бәйлим дисә, кыл өстәлдә Күз алдыннан кичергәндә ямалмыйча калган ертык бетте бугай инде. Мәгәр Саниянен тагын кайсы яклап җаеннан торырга кирәген ничек белмәк кирәк?
Болай да иртәдән бирле сьггык чырай белән генә йөзгән кояш катлы- катлы болытлар арасына кереп качкач, янгыр жир өстеннән әүвәл имче карчыклар шикелле төкеренгәләп кенә үтеп киткән иде. Ә аннары шәрекъ яклап ялтыраган яшен кылычы күктәге күлнен төбен урталай ярды бугай, дуамалланып-шашып, тоташ су дәрьясы коярга тотынды.
Байдар бүген дә шул жил-яңгырдан качып, тәүге айларда үзләре яшеренеп яткан тау куышына кереп поскан иде. Шунын авызыннан галәмне күзәтә- күзәтә онытылган, ахры. Аяклары бер оя кырмыска ябышып талагандай
.53
кымыржый башлагач кына, оеган тәнен яза-яза урыныннан купты. Аһ, син, җансыз бүкән! Ә Сания анла ярдәмгә чакырып ятса9
Үзе алачык дип мыскыл иткән тәбәнәк өй каршына йөгереп килүгә үк тайгак боз өстендә калган нәни бозау сыман коелып төште Байлар. Ярабби. Ходаем! Тәрәз аша дөньяга менә мин дә тудым, дип, аваз салып яткан сабый бала тавышы ишетелә. Елавы да “ник кермисен, ник күрмисен, агай?” дип. шелтә белдереп чакырудыр сыман.
Тупса аша шөлләп кенә узса, Сания күптән аягына баскан, агач җамаяк өстендә бала юып йөри. Үзе чиксез өзлеккәндер, талчыккандыр инде, ә йөзе тәүге кар каплаган җир өсте шикелле тик елмаеп тора
—Безнен улыбыз бар,—диде Сания, күз карашы белән наз һәм бәхет сибеп —Беренче булып, сина иш булырга тугандыр инде ул.
Байдар әле һаман телен йотып, зәхмәт суккан сыман кымшана алмый басып тора иде. Баш түбәсендә, әйтерсен. ут кайный, кайнарлыгы бөтен тәнне көйдерә. Яланга йөгереп чыгып, яшь таи. ярсу ат урынына тузынасы, иләсләнеп-илсреп кычкырасы, сикерәсе килә. Ә анын. ни гаҗәп, кыл кыймылдатырлык та куәте-җегәрс юк
Янә Саниянен ипләп әйткән тавышы ишетелде.
—Йә, улыңны тотып кара, кулына ал инде
Байдар, гомер буе балчык чүлмәк ясаучылар янында йөреп, хәзер менә бәллүр касә, алтын каурыйлы кош тотарга әзерләнгән өйрәнчек малай сыман, уч төпләрен күлмәк итәкләренә тиз-тиз ышкып алды Аннары сонга калудан курыккандай ашыга-ашыга, кулларын алга сузды.
—Авыр ул,—диде Сания, мактангандай итеп,—валлаһи, баһадир бу. үзенә охшаган инде.
Көзге шомырт яфраклары шикелле кып-кызыл, йоп-йомры тәнле нинди матур сабый! Үзенен җир бәһасе, галәм бәһасе икәнен белеп торамыни, әле дымы да кипмәгән нәп-нәни иреннәре арасыннан гелен чыгарып елын Аза кулын, ага кайнарлыгын сизгәч кенә җиһандагы бу мизгелнсн никадәрле мөһим, никадәр җаваплы булуын анлап өлгерде диярссн. беравык авызын йомып. Байлар күкрәгенә таба борынын төртеп алды. Аннары “йә. артык сикеренмә, җитеп торыр сина”. дигән сыман, түшәм күтәрердәй итеп элекке җырын сузды. Ләкин тилмереп көтеп алган газиз баланнын елавы мич артында сайрашкан чикерткәләр тавышы гына түгел, ул күпме тынласан да туйдырмый икән бит. и-и. әкәмәт!
—Ун кадак чамасы бардыр, валлаһи, авыр бит бу,—дип, ниһаять. Байдар да авыз ачты.
—Сон. син баһадирдан баһадир тумый инде,—дип, Сания дә форсат чыгудан файдаланып ирен үсендерердәй сүзләр табып алды Аннан кулын сузды.
— Йә. җитте. бир. Малаеңны имезергә вакыт
Сабый әнисенен күкрәгенә чәчәк таҗына кунган корт шикелле ябышып байтак чупылдады Күнеле булгач, белеп торыгыз, мин менә болай да итә белөм әле. дигән сыман әнисенен итәгенә сытык күз яшьләредәй чишмә челтерәтте дә, икенче минутта ук бер якка янтаеп йокыга да талды Байдарның инде дә түземлеге коргаксыган иде. Ялан уртасына колын шикелле уйнаклый-уйнаклый. кушаяклап чабып чыкты да. бар җиһанны уятырдай итеп, иләсләнсп-янып кычкырды ул.
-Минем ма-ла-ем ба-а-ар! Минем улым туды-ы-ы! Бүгеннән башлап мин дә атай хәзе-с-рр!
Кич җиткәч, ой нигезенә салган коры зирек бүрәнәсе остенә Сания белән җитәкләшеп чыгып утырдылар. Янгыр-давыл үткән, бөтен ялан тып- тын. Гөнаһларын-керен юган чирәмлек өстеннән яна сауган сөткә охшаш
бу күтәрелә Һава барча кунакларын озаткан мунча эчедәй жылы. Күк йозенә эреле-ваклы йолдыз түтәлләре сибелешкән. Егетләре утырмага килүгә үк шаяруга күчкән мут кызлар шикелле үзара күз кысышып уйнаганнары да байтак кына. Ком белән ышкып чистарткан җиз табак шикелле яп-якты, түм-түгәрәк ай да бүген үзенен сагышын онытып торган, ахры. И-и, дөньянын илаһи һәм камил минутлары!..
—Улыбызга Зәбир исемен кушарбыз инде,—ди Сания, иренен кочагына сенеп.—Шундый бер бәхетсез көтүче турында ишеткән бар. Ул күрше кабиләдәге Зобәржәт атлы сылуга гашыйк булган, тик теге кызнын абыйлары мона каршы төшкән икән. Егет Зөбәрҗәтне көн саен күрер өчен аларнын авылына килеп яллангач та риза булмаган аның абыйлары. Зәбирне әүвәл чыбыркылар белән тотып ярганнар, ди. Егет ниятеннән кайтып ант итмәгәч, далага чыгарып, ялгыз чаганга бәйләп куйганнар, ди. Өстән кояш кыздыра, һәрьяктан җил талый, ә мона бер йотым да су бирмичә озын көннәр буе җәфалаганнар, тилмерткәннәр. Ул гынамы әле? Берзаманны, һәр кич саен, әллә нинди гриф дигән явыз кошлар килеп, монын күкрәген тишкәли, йөрәген кисәк-кисәк итеп чукый башлаганнар. Зөбәрҗәт бу хакта ишетеп килеп җиткәндә Зәбир инде сонгы сулышларын алып яткан булган. Барыбер дә, сонгы сүзе итеп, сине генә сөям, сине күктә көтәм. дип әйтергә өлгергән, ди, бичаракай. Бәхетсез Зөбәрҗәт шуннан сон киек казга, ап-ак кыр казына әверелгән дә. күк йөзенә ашкан. Ә-ә-ән-ә. күрәсеңме, чишмә суындагы чуерташлар кебек бер-бер артлы тезелешеп киткән йолдызлык бар. Әнә. башкалары арасында алар яп-яктылар. Киек Каз Юлы, ди аларнын исемнәре. Зәбирнен җаны аны эзләп менсә адашмасын, таба алсын өчен, Зөбәрҗәт үз каурыйларын күз яшьләре белән сөртә-сөртә шул рәвешчә чәчеп барган икән. Бер-берсен эзләп табып кавыша алмаган бәхетсез ярлар әле хәзер дә шул Киек Каз Юлына карап табыналар икән...
Пәһлеван гәүдәле Байдар да көтелмәгән риваятьтән ару гына тәэсирләнде бугай, сүз кайтара алмыйча озак тын утырды. Ә авыз ачканда ир-атнын шул. үз кырыгы кырык иде инде.
— Юк. Зәбир турындагы хикәят безгә ябышмый, хатын. Зәбир белән Зөбәрҗәт кавыша алмаган мескен ярлар бит ул. Ә без елдан артык гомер бергә көн күрәбез. Артабан. безнен уртак малаебыз да бар бит әле тагын. Юк. без улыбызга бәхетсез Зәбирнен атын кушалмыйбыз инде. Безнен малайнын авырлыгы гына да бер пот. Юк, безнен малай бөтен Болгарынны дер селкетә торган ир булырга тиеш. Ана тояклары белән лас-лос атлап йөри торган яу атыныкы сыман исем кирәк. Бәйләнергә, сорашып йөдәтергә монда кешеләр юк бит Син ашыкма, уйлашырбыз әле.
16
Ч
әчкә төшкән чал шикелле, кыш айлары да сиздерми генә килеп җитте. Бер танда ишек ачсалар, ялан өстен, агачларны-тауларны ап-ак кар каплаган. Дөрес, эреле-ваклы ерымнар, чокырлар,
чишмәләр белән ергаланган тау итәкләренә, агачлар арасына ярлы-ябагай юрганы шикелле тишекле-тошыклы булып түшәлгән ул.
Кар катламы юмарт килен тәбикмәге калынлыгы гына булып түшәлсә дә. аның әле яна туган бала сыман керсез һәм гөнаһсыз чагы. Ана сокланмыйча һәм ят күз белән карап буламыни?!
Байдар белән Сания дә яна дөньяны тын алырга куркып, тан калып күзәттеләр.
— Менә, яна кышка да аяк бастык бит, әтисе,—диде Сания, иренен
_57
тәртәләргә биргесез беләкләренә кайнар йөзен терәп.—Аллага шөкер, быел үзебезнең йортта үткәрәбез аны.
—^ез ө**дә кырсыз, ә мин ауга китәм.—диде Байдар, үзенчә уй сөреп — Куяннар, көртлекләр яна карга ияләнмәде әле Аларны каптыру авыр булмаячак.
һәм вакытны тартып-сузып тормый жыенды да Байлар шул сәгатьтә ауга чыгып китте. Ләкин үзен нинди хәтәр капкын сагалавын ул күз атлына да китерә алмый иде әле
Карашар белән Йомрытау дигән икс биек, түгәрәк калкулыклар арасыннан үтеп барган чакта ачыгавызлы бала-чага урынына эләктерделәр аны Байдар, пошмас сантый, менә шушы калкулыкларнын исемнәре турында уйлап бара иде.
Каян гына, кайсы халыклардан үтеп кергән риваять-хикәяттер Имеш, элеккерәк заманнарда Алтын дигән бер хан яшәгән, ди. Монда булмаган, ли аның пайтәхете Тулпар менеп чапсан, утыз-кырык көнлек ераклыкта, җиде катлы таулар, житмеш дала аръягындагы олы дәрья буенда булган анын иле. Берзаманны Алтын хан картайган да үлем түшәгенә менеп яткан Үз янына икс улын чакыртып кигсртән бу. Тегеләре Дансыз белән Сансыз дигән гаҗәп сәер иссмлеләр икән. Мөгаен, алар андый сәер атлы булмаганнардыр да инде, ләкин халык хәтере аларны шулай саклап калган
Алтын хан боларнын кулына ике атма тоттырган.
—Менә шуларны пычак белән урталай кисегез әле.—дигән.
Тегеләр кискәч, яна әмер биргән
—Хәзер яртышар алмагызны үзара атышыгыз да янә берботсн итеп кушып карагыз,—дигән.
Уллары ике алманың ике яртысын ябыштырырга тырышын караса да. әлбәгтә, тегеләр зурлыклары белән бер-берсенә тиң килмәгән инде. Шуннан малайлар олырак кисәкләрне пычак белән юна. кыра башлаганнар Берсен кечерәйтсәләр, икенчесе зуррак булып ката, инде атарын да кискәләргә туры килә икән. Ахыр чиктә ике малай кулындагы алмалар кечерәеп, кырылып юкка чыккан
-Бер-берегездән аерылсагыз, мин төзегән илне үзара бүлешсәгез, ссзнсн икегезне дә менә шундый язмыш көтә, балакайлар.—дип кисәткән дә ждн биргән, ди боларнын әтиләре.
Ләкин әлеге сүзләрне колакларына киртләмәгән шул анын малайлары Аерым-аерым хан булырга маташып, бер илдән ике кабилә ясап бүлешкәннәр. Боларнын көчсезләнеп калуыннан файдаланып, дошман ябырылган. Менә шушы урында әүвәл өлкәне. Дансыз атлысын дошман чолгап алган. Жинеп чыга алмасын алдан ук сизенгәндер инде, энекәше Сансыз янына чапкын юллаган ул.
—Тәнре шулай каргагандыр инде, атай васыятын үтәми ялгыштык без. Мин синен колын булырга да риза. Тик ярдәмгә килеп жит тә. әйдә, илне генә коткар,—дигән Дансыз.
Ә кечесе Сансыз "синен башына жятсәләр. мин ике кабиләгә дә берьюлы хан булам", дип сөенеп ята икән. Ярдәмгә килмәгән ул. Баскын дошман Дансызны үтергән, ди Җиләк кебек сылу кызларын, яп-яшь егетләрне коллыкка алып киткәннәр. Кабилә урынында ап-ак чәчле карт-карчыклар гына торып калган.
Аннары Сансыз угылга да чират җиткән. Дошманнар анысынын кабиләсен җиде күчеш артындагы Туксу дигән инеш буена барып туздырганнар. Сансыз хан ике-өч яраны белән генә качып котыла алган. Менә шул чагында үзен ярдәмгә чакырган мәрхүм абыйсын исенә төшергән ул. Гөнаһасын юмакчы. сәҗдә кылмакчы булып. Дансызнын кабере янына
килгән. Ул жиргә тезләнгәч, монын алтын очлымына кызыккан яраннары “син барыбер илсез калдың инде, сина кирәге юк” дип, кече Сайсызның да башын кыеп төшергәннәр.
Ахырда ак сакаллы картлар, яшь-кыркыннар җыелып, итәкләре, учлары белән ташый-ташый ике туган кабере өстенә курган төзегәннәр. "Илне бүләргә ярамаганлыкка. бердәмлеккә чакырган һәйкәл булып торсын", дип әйткәннәр ди картлар. Дансыз белән Сайсызның исемнәре тора-бара онытылган инде. Узгынчылар аларнын курганнарын хәзер Караташ белән Йомрытау дип кенә, үзләренә яраклаштырып йөртә. Ә Алтын ханның ике башбаштак, ике бәхетсез улы турындагы риваятьне барыбер онытмыйлар. Менә бит ул язмыш!..
Һавада әрлән сызгыруына охшаш тавыш ишетелүгә үк чаптарының муенына сеңгән иде Байдар. Йә сәрпи ук тавышы инде бу, йә биек тау түбәсеннән айкап ыргытылган кыл-аркан очкандагы аваз. Кай тарафта сагалап торган иде микән инде аны дошман? Нишләп сабый бала сыман исәнгерәп барган?
Сызгырып очкан әйбер ат кылыннан үргән ятьмә булып чыкты. Байдар кыныннан кылычын алып өлгергәнче, анын өстенә аюдай ирләр ябырылган иде инде. Кымшанырга да ирек бирмичә, баһадирны кыл "биләү”гә төреп, көмеш иярләрдә утырган җайдаклар төркеме алдына китереп ташладылар. Байдар кыл ятьмә челтәрләре арасыннан гына карап ятты. Бай. тәкәббер һәм бик гайрәтле иде ап-ак тулпар өстендә утырган баш хуҗа. Агачтан ясалган битлек кигән сыман хәрәкәтсез-хиссез йөзе белән Байдарга таба иелеп, бик аз гына вакыт карап торды. Тоткынга эндәшкән чагында да иреннәре, ияге селкенмәде. Әйтерсең лә, сүзләр анын түгәрәк, пөхтә итеп киселгән сакал-мыеклары арасыннан сытылып чыкты.
—Атың нинди? Кем буласың, сукбай?
Байдар ап-ак тулпар тояклары каршында аунамаска теләп урыныннан калкынган иде дә, янга баскан сакчы касыгына типте.
—Хан үзе сиңа сүз кушарга түбәнчелек итте. Тик кенә ят, эт ясан!
Хан, хан? Кайсы хан икән бу, Мөхәммәт ханмыни? Угыз, кыпчак яки аймык кабиләләренең башлыклары монда. Болгар җәйләүләренә килеп, үз биләмәләрендәге шикелле илле-алтмыш җайдак озатуында гына йөрмәсләр бит инде9 Мондый ногәр озатуында, җитмәсә аткы жәя белән ук садагы гына асып йөри икән, димәк, Байдар шикелле ауга гына чыккан Мөхәммәт хандыр инде бу.
—Атым Байдар минем,—дип, ниһаять, телгә килергә булды тоткын пәһлеван.—Ягъфәр бәк олысындагы Кадрәк авылыннан.
—Байдар. Байдар, аңлашылды мина.—Мөхәммәт хан сәер рәвештә ирен читләре белән көлемсерәп куйды.—Ягьфәр бәк мәңгелеккә күчкәнгә ике жәй. икс кыш узып бара бит инде. Бу хәтле гомер буена өнгә чумып, әллә аю белән бергә йокладыңмы, сукбай?
Хан җавап та көтеп маташмады, тулпарынын касыгына типте. Ятьмәдән арындырсалар да, кулларын богаулаган бау очын ияр аелына тагып йөгерттеләр. Хан ыстаны Эре Колмак яланы дигән иңкүлектә икән. Монда чатырлар, тирмәләр чиксез. Тыз-быз килеп пешекче яшь кызлар, йөзәрләгән сакчылар йөгерешә. Ыстан уртасында дистәләгән учак яна, казаннар быгырдап кайный. Таганнарда тимер таякларга кидертелгән бәрән, куян, җәйрән түшкәләре утлы күмер өстендә бөтерелә.
Хан гап-гади кушчы сыман кыйланып бер учак янына барып утырды да, майлары тамып торган түшкәдән ин шәп калҗаны кисеп, хәнҗәр очына алды. Аны тегеләй, болай иттереп боргалады, иреннәренә китереп өф-өф өргән булды. Шулчагында гына телгә килде хаким.
—Азат итегез әле бу тоткынны
Сакчылар кыл-арканнарны кискәннәр генә иде. ханнын һичбер кол яки гали яугир акылына кереп тә карамаслык әмере янгырады.
—Әи, сукбай! Менә монда кил дә минем каршыма утыр.
Байдар оеган кулларын ышкый-ышкый анын каршына килеп чүгатәүгә, Мөхәммәт хан кызарып пешкән калҗа кадалган беләк буе хәнжәрен пәһлеванның иреннәре арасына китереп тыкгы.
—Миңа дигән итне агуламадылар микән? Әүвәл син ашап кара әле. әйдә.
Байдар бер мизгел эчендә шабыр тиргә батты. Бөтен тәне, беләкләре буйлап борча-кырмыскалар көтүе чабышкандай булды Каз тәне чыкты, бала йоннары да кабардылар бугай. Зиһене аша казандагы кайнар су шикелле уйлар кайнап узды
“Нинди мөгез чыгарырга тели, ниләр кыилана бу? Агу хакында сүз кузгатуы төтен генә инде. Ханнын кайсы түшкәгә килеп ябышасын хыянәтче яран ничек белеп торсын? Ни өчен нәкъ мине сайлап алуы да аңлашыла сыман Мин элмәккә килеп эләккән кол. мин тулысынча монын карамагындагы тоткын. Мине эт урынына куеп сынасаң да була. Ләкин беләк буе хәнжәрнс минем авызга терәп куюы бер лә уен. сынау гына түгел Авыэны ачтыммы, монын хәнжәрнс минем бугазга китереп кадавы бар Сабына бер сукса, үпкәгә, йөрәккә хәтле телеп төшәчәк. Ни эшләргә, нәрсәне ачыктарга тели сон бу Мохәммәт7 Мине болай эт хәленә кую ана нигә кирәк? Исән калырга язды микән мина. әллә... әллә инде сонгы сулышыммы' '
Мохәммәт ханнын эчендә дә тоташ ут ялкыны
"Ыстандагы барча пешекчеләр, сакчы ирләр, ауга ияреп килгән бәкләр текәлеп каткан. Тоткын Байдар нишләр? Тыңлармы ул хан әмерен, әллә куркуыннан елан кебек тез астына төшеп сарылырмы? Бүре күргән сарык бәрәне шикелле бәлтерәп төшсә, ышаныч юк мона Ул чагында, ин яхшысы, йә хәнжәрнс бугазына батыр, йә кылычтан чаптыр Әгәр инде курыкмыйча, шикләнмичә хәнжәр очындагы калжанм каба икән, мона киләчәктә дә гомер буе таянып һәм ышанып була. Кирәк булса, сине яклап, утка да керәчәк бу. Ләкин... ләкин монын кыяфәтендә, карашында кирелек, үжәтлск лорләп кабынган бит. Көч-гайрәте сынар ханны гына түгел, бер дистә жансакчынны ботарлап атарлык. Ә көтмәгәндә, буар елан сыман сикереп, остенә ыргылсамы? Жансакчыларын монын башын-кулларын чабып ташлаганчы, ул синсн билеңне-умыртканны җиле тапкыр сындырып өлгерәчәк. Һаман авызын ачмый Йөзләгән күз көтә. Йә. нишләргә инде? "
Байдар сөекле хатынын, газиз нарасыен үбәргә омтылган сыман иреннәрен очлайтты һәм хәнжәр очын авызына капты. Икенче мизгелдә ул инде җылы калҗа чәйни, ә Мохәммәт хан иңбашыннан авыр йөк төшкән шикелле уфылдап янә кайнар түшкәне каезлап утыра иде. Таш баганадай катып калган жансакчылар. бәкләр бүтән учаклар, казаннар тирәсенә ябырылгач кына. Мөхәммәт хан сер әйткәндәй пышылдады
—Хатының белән малаен минем чатырда бит. Без ал арны синсн эзенә басканчы ук эләктергән идек инде Әгәр хәнжәрнс капмасан. мин атарнын да гомерен кыя идем
17
М
өхәммәт ханнын кәефе чамалы чак. Вәзир Даян кереп сәер бер сер чиште.
—Синсн Тимер-Мөэмин нишләптер гел яшь ханәш бүлмәсе
янында буталып йөри. Узган атнада да икесе генә Сенертау буена ялан
әйләнергә чыгып киткәннәр иде. Син ул көнне Жүкәтауда кунып калдың, ә алар тан атканда гына кайтып керде. Ярый әле, Айкапуда' торган тоткавыллар тавыш куптармаган...
Мөхәммәт хан вәзир барында йөрәген көйдереп алган утны сиздермәде. Ә ул чыгып китүгә, әллә ничә урындыкны, комганнарны, гөл савытларын
әйләндереп аггы.
—Соран, кабих, жәллад!—дип сүгенде ул, йодрыклары белән диварларны, ишекләрне ярсып кыйный-кыйный.—Төпчек анасына килеп ябышмаса,
хатын беткәнмени?
Аннан уйга калды. Тимер-Мөэмингә егерме яшь гулды. Югыйсә, Мөхәммәт аны өйләндерде дә инде. Әмма үз казанын асарга аерым кала, вилаять бирмәде. Чөнки анын бу өлкән малаен гадәләтсез, кансыз, вәхши, диләр. Бала атасы булырга җыена бугай, ә үзе һаман Биләр буйлап этләр- мәчеләрне үтереп йөри. Урамда бер җан иясе калмаган, иясез мәче-фәлән күренде исә, Тимер-Мөэмин аны шундук тураклый, ди. Моңа ышаныч бик аз Шул уртанчы малае Ибраһим белән төпчек Габбасына таянса гына инде. Габбасы бераз аумакайрак сыман, ә Ибраһим һәрнәрсәне бизмәнгә салгандай үлчәп эш итә, уйчан, салмак, төпле. Шуңа күрә унсигез яшьтә генә дип тормады, хәтәр калкып, ыспайланып килгән Болгар каласына озатты аны Мөхәммәт хан. Дөрес, ялгызын гына түгел, таянып эш йөртергә вәзир Даянның малае Насыйрны да бирде. Тегесе дә бик яшь, әмма урыс мәмләкәтендә канат ярган, әллә ничә милләт күргән егет. Йөкне бергә- бергә җигелеп тартсалар, зуррак эшләр майтарырга да өйрәнерләр әле. Төпчеге Габбас та күз ачар. Мөхәммәт хан аны Жүкәтаудагы Илбуга бәк канаты астына илтеп куйды. Илбуга—заманында Микаил хан гаскәрләрен яуга йөрткән сәрдәр. Мен кат сыналган. Акыл казанындагы хәйлә- тәжрибәсен чүмечләп ташысаң да коргаксымас. Габбас белән Ибраһим хәзер әтиләренең тирмәләреннән читтә, абына-сөртенә, тирләп-пешеп акыл җыйсыннар. Ә Тимер-Мөэмин?.. Аһ, ул сатлык затны! Мөхәммәт аны кортлаган тәкә урынына тотып печмәсәме?!.
Хан яшь хатыны Айсылу янына төнлә белән генә, ажгырып барып керде. Нык тузынып, тавыш куптарып атлагандыр, ахры. Мөхәммәт ишеккә типкәндә бүлмә эчендә ниләрдер шак-шок килә, ә ул бусагадан узганда урам яктагы тәрәз шыр ачык, чиккән пәрдәләр генә җилдә җилфердәп дулкынлана иде.
Айсылу ярымшәрә. Мунча ләүкәсеннән сикереп төшкән шикелле кызарынып чыккан. Чем-кара толымнары тузгып беткән, ботлар ачык. Этлек өстендә тотыла язгач курыккандыр инде, ике якка салынып төшкән
тыгыз күкрәкләре дер-дер килә.
—Фәхеш оештырып ятасыңмы минем йортта? Ыштыр җирең мунча ташы сыман кызып җиттемени, кәнтәй елан?—дип үкереп Мөхәммәт хан камчы белән ярырга тотынгач, вәлидә Айсылу ефәк тасма сыман бөтерелеп, анын аяклары астына шуышып төште.
—Минем гаебем юк. Ул үзе мине көчләргә азапланды. Мыскыл итмә мине, газиз ирем?..
Аһ, хатын-кызда тимерне эретердәй юха тел булмасамы?! Газиз, ди бит, ирем, дип тора бит, ничек алданмыйсың? Мөхәммәт тә сынды. Берничә минуттан соң ул инде бөтен тәне буйлап шуышкан ирен кайнарлыгыннан онытылган иде...
Тимер-Мөэминне икенче көнне дә, бер атнадан соң да таба алмадылар. Аннары гына хәбәре кайтып җитте. Жүкәтауга, Габбас ышыгына, энекәше
' Айкалу-Алтын капка Өсте алтын белән бизәлгән өчен шулай атаганнар
куышына кереп качкан Берьюлы ике малаена каршы кузгалып, ил катдереп булмый бит инде. Мөхәммәт бөтенләй, язгы ташкыннан котылгач үз ярларына кайткан елга сыман тынды. Ә ул арада Ашлы ягыннан давыл —Идел буйлап вятич ушкуйлары бәреп керде'
Нигә кирәккәндер. Биләрдәге бар гаскәрен жыеп. Мөхәммәт хан ашлыларга ярдәмгә үзе чыгып китте. Ә азгын Тимер-Мөэмин биләрлеләрнен кораб-каекларга утырышып, Чулман дәрьясыннан Зур Идел суына төшкәннәрен генә көтеп йөрде Аннары Илбуга бәктән “ханга кушылам" дигән хәйлә белән биш йөз жайдак таләп алды да, котырынган әмир Биләр каласына кайтып керде. Каравылчысыз калдырылган умарталыкка төшкән иләмсез аю шикелле кыйланды бу! Капкаларда торган сакчыларны әүвәл жир өстенә салып таптатгырды Исән калганнарынын колакларын кисеп, күзләрен чокып, буш далага куды.
—Теге чакта, үги анасы белән уйнап яткан чакта, хан атарнын өсләренә килеп кергән өчен үч ала бу,—дип сүз йөртте "озынколак"
Ләкин әле биләрлеләрнен күрәсе гыйбрәтләре атла булган икән Кичке шәфәкъ якынлашып килгән чакта, әүвәл хан сарае эчендә ачыргаланып елаган тавыш купты, аннары дуңгыз суйгандагыдай чинаш-үкереш ихатага күчте Тыкырыкларга поскан, келәт-мунча артларына качкан кешеләр ишетеп-барлап торды. Вәлидә ханәш тавышы иде бу, азгын Айсылунын жан авазы иде Аны үгездәй мөгрәгән Тимер-Мөэминнен үкерүе генә күмеп- күмеп алды.
—Бу кәнтәйне әнә теге арбага бәйләп, ботларын аерып салыгыз да, көмеш эретегез тизрәк, көмеш эретегез! Юха сланнын жан жиренә коябьп аннары, жан жиренә!
Беркадәр арадан сон Айсылунын илерсп-шашып кычкырган авазы гына яңгырап ишетелде дә. күк күкрәгәннән сон бушанып калган җиһан сыман, бары да тынды Тан атканда Тимер-Мөэмин инде Биләрдә юк иде Мөхәммәт хан кайткач. Айсылунын каберенә барып өзгәләнде —Теге имгәк үзем үстергән агач җимеше биг. Ачысы, агуы, йөрәкләрне телә. Терсәк якын да сон. тешләп булмый Ниләр кылыйм0 Сыкрыйм, түзәм инде
18
В
әзир Даяннын итәгенә дә утлы күмер төште Тимер-Мөэмин белән Габбас Болгардагы Ибраһим янына чапкын җибәргән, ди. —Бөтен мәхшәрне Даян гына китереп чыгарды Ул сатмаса.
безнең атай берни сизми иде Даян урыслардан әллә никадәрле этлек өйрәнеп кайткан. Агай белән араны бозып, безне тәхеттән коры калдырыр! а җыена ул. Үзенең малае Насыйрны утыртмакчы була.
Ибраһимнын колагына менә шундый сүзләр җиткергәннәр Ибраһим исә нинди бизмәнгә салып үлчәгәндер инде. Биләргә килеп, әтисенә әйткән —Мине дә үз якларына аударып, түнтәреш ясарга йөрми микән болар? Нинди, дип, шул. сине еккач үзләре хан булырга җыеналардыр иңде Мәгәр тәхетне бүлешә алмый алар Сине ексалар да. үзләре яшь әтәчләр сыман чукышып бетәчәкләр
Мөхәммәт хан төпчек малае Габбасны чакыртты Вәзир Даян ялган ишек артына качып тынлап торды Габбасның авызында гел тозсыз сүз
—Нишләп Тимер-Мөэмин котыртсын инде мине9 Ибраһим янына җибәргән нинди чапкын ди ул? Ибраһим, эт жан. үзе чапкын юллап, мине вәзиргә каршы чыгарга өстереп ятты ласа Күрәләтә торып атайга каршы күсәк күгәрер!ә мин сон тинтәкмени?
—И-и, минем артта, әнә, никадәрле елан күче җыелып яткан икән,— дип шаккатты хан —Жүкәтауда Илбуга бәк ике еланны куенына яшереп асрап ята. Болгарда Ибраһим теш чыгарган. Юк, болай булмый. Утлы кисәү белән туздырып атарга кирәк сезне!..
Нәтиҗәдә ил өстендә фәрман яңгырады.
—Әмир Ибраһим илә Илбуга бәкне Чулман буйлап, югарыга таба озатырга! Чулманга Туймас елга килеп кушылган төштә, тау башында, яна кирмән-кала төзесеннәр!..
Даяннын улы Насыйр Биләргә кайтып төште. Вәзир пайтәхеттә күп тотмады аны. Бер кичтә, тәмам караңгы төшкәч, Даян үзенен улын урамга дәшеп алды.
— Ин кирәкле коралларыңны җыйна, юлга чыгачаксың.
Насыйр коралланып ияргә менгән чакта аны капка төбендә тагын ике җайдак көтә иде инде. Берсе—әтисе, икенчесе элек күргән-белгән кеше түгел. Шәһәр капкасыннан далага чыккач кына әтисе анын иненә кулын
салды.
—Учакка якын утырсаң, утка пешәсең икән, улым. Ә без, сантыйланып, учакның уртасына ук барып кергәнбез бит. Күкерт шикелле янып көлгә калуын бар. Монда туфан. Ата улны, ана кызны белми. Ил тынганчы берәр якка китеп, чит гыйбрәтне мыегына чорнап йөрү күпкә хәерлерәк. Әнә, Әтилгә бар. Манас кахан олыгайды хәзер, иртәгә анда нинди мәхшәр кубасын беркем белми. Ә безнен мәмләкәткә һәр төбәктә үзеннен күз- колагын булу кирәк. Сарай тирәсендә сайрап яткан кеше түгел, күп йөргән кеше күп белә, моны сизгәнсеңдер.
Даян читтә торган җайдакка таба баш изәде.
— Монысы сина юлдаш. Чит җирдә әнә шундый иптәш булмау нык үтерә Исеме Байдар анын Без аны таулар арасындагы алачык яныннан эләктереп алып кайттык. Хатыны бала тапкан да, шунда төпләнеп калырга уйлаганнар. Мәгәр әүвәл гади Әмин качса, алар артыннан Дәмин белән Мөхәммәтәмин дә качса, ил кем белән калсын?.. Ә үзе бик тә балалар ярата икән. Үзенен йодрык чаклы Сал-Салы турында сөйләп, колак итенне ашаячак әле.
Сонгы тапкыр кочаклашып аерылгач кына, ата кешенең ерактан эндәшкән тавышы ишетелде.
—Сина да вәзир булып кайтырга насыйп итсен, улым.
19
В
әзирлектән колак кагуга ук Нуретдин Жаек белән Кондырча арасында кангырап йөргән улы Рахман янына чыгып качты. Анын артыннан бик озак иснәнеп барырга туры килде аңа. Бактын исә.
Рахман Үтәтишек кыясы артына, юлчылар, кәрванчылар мәңге аяк басмас Тозлы күл буендагы камышлыклар арасына ук кереп поскан икән. Кайчандыр менәр җайдак белән исәпләнгән нөгәре хәзер инде сасы көзән кырып чыккан тавык өере шикелле сирәкләнеп калган. Кичәге әмир өчен махсус корыла торган ефәк чатырлар да. җарияләр өчен чигү җепләре белән нәкышьләнгән аеры тирмәләр дә юк инде биредә. Иске кәвеш хәленә төшкән кадерсез җайдакларның күбесе хәзер җиргә чокып ясалган кысан куышларда яшәп ята. Әле ярый, Рахманның үзенә тишек-тошык киезләрдән корган ике тирмә калган.
Рахманны сакал-мыек баскан, карашында нуры юк. Әтисен күргәч тә тәгәрәп төшмәде ул. Ирен читләрендә мыскыллы кеткетдәү пәйда булды.
Аннары күңелендәге үч-каһкаһәне яшереп тормыйча әйтеп салды.
—Нәрсә, сине дә болгап аттылармы0 ‘Озынколак" житкерде. ишеттем мин. Мохәммәт чуклы пумала белән куган сине.
Нуретдин ярсуын көч-хәл белән тыйды.
— Газиз атаңның бәхетсезлек сатлыгына кереп батуына нигә сөенәсеңдер0 Алайга китсә, күреп торам, син дә күлнен төбен күккә аскан Искәндәр Зөлкәрнәен' түгел әле
Зәһәрлек укалары көзге кырау суккан кычыткан яфраклары кебек шәлперәеп төшкәч, бергәләп уй йөрттеләр
—Чит-ят жирдә аяк сузып булмас,—диде ата кеше. Рахманнын яраннары керткән сожүне суыргалап —Болгар җиренә кайтып, янә тамыр җибәрүне чамаларга кирәк Әнә. Бәнжәгә һаман әмир куелмаган Булат батыр каланы үз кулына алса да Мөхәммәт ханнын аны олугбәк иткәне юк Нишләп итсен? Булат—кара гавам арасыннан калкып, балчыктан көрәк булырга маташкан колчура бит Мөхәммәтнең үз малайлары арасыннан да һичкайсына таянмалы түгел. Берсе бозау булып сөзә үз атасын, икенчесе буар елан сыман Ю-у-ук. Мөхәммәт аларнын берсен дә тиз арада гына үзснен тагарагына якын китермәячәк әле. Ә безгә йоклап калмаска кирәк Сугым вакытында ач этләрнең кисеп ташлаган талак тирәсендә ни рәвешле бөтерелеп иоргәнен шәйләгәнең бармы0 Ал ардагы әрсезлек! Анардагы елгырлык! Безгә дә әнә шул ач этләр шикелле ташланып эләктерергә кирәк бер калҗаны1
—Ә Бәнжәне каптырып булыр микән?—дип. бик шикләнеп кенә сүзгә кушылды Рахман —Анда мине бер дә сөймиләр бит Үч алырга кыжрап йөрүчеләр дә йөзләгәндер, баксан.
Нуретдин янә зәһәрләнеп кул селтәде.
—Аларга төкерәсе Йөгәненнән ин беренче булып кем капгыра. атка ла шул менә. Ә сыртына менгәч, һәр ат буИсына ул. Бер ишенә солыны, икенчеләренә камчыңны гына кызганмаска кирәк. Ин алама, аксак бүре дә ачыгавызлы корбанын үзе эзләп таба. Әйдә, җыен, сина баш ия белмәгән Бәнжәнен умырткасын сындырырга киттек'
Алар күзгә тортсән күренмәслек карангы тон уртасында калага якынайган иде Диварларга тавышсыз-тынсыз менеп, әмир сараена соңыннан бердәм ташлануда иде исәпләре. Ялгыштылар Рахман башкисәрләренең айлар буе сукыр тычкан сыман җир куышында яшәп яту хикмәтедер инде Дошман ыстанында аерата уяу. сизгер булу, дигән кануннарны онытканнар болар Рахман ногәренлә унбашы булып йөргән бер пошмасы имән манара баскычында черем итеп утырган үз ишедәй икенче боламык сакчыга килеп төртелгән Йокы аралаш тегссенен ботенләй өне алынгандыр инде, әүвәл манара басмаларына дан да дон килеп бәрелә-бәрелә аска калканы очты, аннары суярга салган дуңгыз сыман чинап үкергән тавыш купты.
— Карау-у-выл. шайтан, шайтан!
Казан астына ут куярлык та ара үтмәгәндер, барча дивар өсте торгак сакчылар чылбыры белән тулды Әллә кайдан гына сөйрәп чыгарып, очларына җитен чорналган дистәләгән кисәү кабыздылар Дивар өстеңдә лас-лос китереп орган чукмар, кылыч авазлары ат иярләрлек вакыт буе гына янгырап торды да Рахман башкисәрләренең мәет тәре каланы урап алган чокыр төбенә очты Тон карангы дип тормадылар тагын. Рахманны таныдылар. Кала өстен каһкаһә белән, илереп кычкырган аваз күмеп китте
—Бәнжәне злск үзен тогын көчләгән мескен кызлар сымак итәк ачып «тыр дип уйладыкмы агы'’ Моннан ары нкын-тирзда иснәнеп Порисс булма! Тагын килсәң, печеп җибәрәбез!.
Искондвр Змтрмкм Ллгксандр Мамлонский
Ак-караны күрми, атларын жан-фәрман камчылый-камчылый, әллә никадәрле вакыт буе дала буйлап юырттылар алар. Рахман ияре астындагы чаптар янып аугач кына, ирексез тукталдылар. Рахман әле жирдә гыжлап яткан атны типкәләде, әле камчысы белән яман болгый-болгый әтисенен ботларын көйдереп-көилереп алды.
— Бер сакчысыз калдым. Син генә әрәм итген аларны, син котырттың!..
Тынычлангач, янә Нуретдин акыл биргән булды.
—Булат безнен арттан эзтабарлар җибәрмичә катмас. Алар безне янә тау-таш арасына поса, дип көтә инде. Бәнжәнекеләр Жаек буеннан, буш датадан эзләп иза чиксен, ә без Нур-Суарга киттек, илнең үзәгенә! Анда минем баҗай. Аксак Әхмәт әмир. Анда безнен Ватан! Үз кабиләләренең үксез базаларын атар кадерсезләп читкә типмәс әле!..
Кичә генә ил тоткан вәзир белән вилаять чаклы вилаятьне дер селкетеп йөргән аталы-уллы Нуретдин һәм Рахманның кайтып төшүе Аксак Әхмәт өчен бәйрәм булды. Иш янына куш табылмый димени? Аксак Әхмәт үзе дә инде байтак айлар буе Мөхәммәт ханга каршы теш кайраган икән. Эчләре үч гулы качаклар аның сараенда пәйда булуга ук, чатан әмир агуын ачып салды.
—Тәхеткә ни өчен Алмыш хан нәселе генә хуҗа булырга тиеш ди сон әле? Нәрсә, минем Нурый бабам колчура булганмы да. Алмыш мөгезлеме? Безнен Нурый бабай да кабилә юлбашчысы булган. Алмыш та бәк. Моннан утыз-кырык ел элек Алмыш бердәм хан итеп сайлап куелган дип кенә без сон хәзер таҗдар тәхетеннән гомерлеккә колак кагыйкмыни? Үзебез әле бер хәл. Ә артыбызда урман сыман үсеп килгән угьланнар илә оныклар ничек итеп гафу кылсын безне? Юк. ул хан сайлап куя торган горефләрне кабат кайтарырга да оланнарга юл ярырга кирәк!..
Мөхәммәт хан каршында бил бирмәүне аерым акча сугудан башлап җибәрделәр. Биләрдәге хан өч бәрәнне бер алтын динарга сатып ала. ә Нур-Суарда Аксак Әхмәт ике бәрәнгә дә шул ук хакны түли. Хәзәрләрдән, аймык-угызлардан килгән күпчелек сәүдәгәрләр Суар базарына сукмак салды. Мөхәммәт хан Биләрдә шартларга җитешеп котыра, ди. Ә Нур- Суарда инде яна әмер.
—Биләрдә Аллаһны, динне олылый белүче дә юк бит анда. Адәм рәтле мәчет тә төземиләр. Чит дәүләтләр алдында хурлык, оят. Хан нәфсесе туймас. Үзебезнең Нур-Суарда дүрт манаралы мәчет күтәрәбез. Ханлыктагы ин олы Жәмигь мәчет Нур-Суарда булыр!..
Әйткән сүз—аткан ук. Бер җәй эчендә күз нурынны алып торырлык мәчет күтәрделәр. Аксак Әхмәт Биләрдәге Хәсәншәех сәетне чакырып чапкын куган.
—Ин олы Жәмигь мәчет безнең калада хәзер. Динне мыскыл итмә. Су арга кил.
Хәсәншәех сәет Мөхәммәт тыйганга, тешен кысып кына бармый калды. Ә Аксак Әхмәт ыжлап та карамады.
—Алай икән, без үзебездә яңа сәет булдырабыз инде. Мөхәммәтнең әтисе Габдулла хан Минлебакир вәзирне читкә типкән иде, менә шуны чакырып китерәбез.
Мөхәммәт хан моны ишетүгә, чынлап торып, тиресенә сыеша алмыйча, ярсып купты.
—Аһ, икейөзле, аһ, мәкерле соран! Минлебакир вәзирне минем әткәй түгел, ә шул Нур-Суардан килгән Талиб куды. Әхмәт шуны белә торып, юри нахак гайбәт тарата бит, аксак тәре!..
—Әхмәт салымны үзенә башка җыя. Анын сина салым китереп йөрергә исәбе юк.—дигән хәбәр дә килеп ирешкәч. Мөхәммәт ханнын түзем чиләге корыды.
-65
—Чапкыннар җибәрегез' Ашлы, Кашан, Жүкәтау. Бәнжә әмирләре икешәр менле чирү җыеп килсен!—дип. тәрәзә пыялаларын дерелдәтерлек итеп үкерде ул.—Өи келәмен буйый торган юньсез мәчене нәжесенә борыны белән төртеп ипкә китерәләр. Мин бу аксактан кан костырам ате'
Юк. аксак әмирне кыйнап ипкә кертү кирәкмәде. Анын кул астындагы вилаять чигендә ун мен җайдаклы гаскәр күренүгә үк. Аксак Әхмәт качак Нуретдин белән Рахманны гаярь хан кулына илтеп тапшырмакчы булды. Тегеләр да азау тешен чыгарган эт җаннар, чатан әмирнен мәкерен аллан ук сизенеп, Нур-Суардан качып өлгергәннәр. Аксак Әхмәткә Мөхәммәт ханны япа-ялгыз гына, кала читенә чыгып, тезгә чүккән көе каршыларга гуры килде. Олау-олау. кәрваи-кәрван байлык туплап куюы гына җитмәгән, хәйләкәр әмир вәлидә ханәш Айсылу урынына сайлап ату очен илле сылуны да җыеп куйган иде Бу кадәрле күндәмлек, басынкылык күрсәтү күзен томатады. Мөхәммәт хан җарияләр чатырына кереп онытылды
Соңыннан, шәһәрдән чыгып китешли качак Нуретдин ташлаган сүзне әйтеп көлдерделәр:
—Кәжә—хайван түгел, бажай—туган түгел. Мона ышанып килгән жүләр икән мин.
20
М
өхәммәт хан, пайтәхеткә кайтып барышлый, нәкъ Биләр белән Суар уртасында яткан уйсулыкта бәйрәм оештырды Йөзәрләгән тәкә суйдылар, атта узыштылар, уклар атыштылар
Кичке шәфәкъ якынлашып килгәндә өлкәнрәк ирләр-агаилар учак тирәсенә җыелып гәп куертты, яшьләр су коешы.
Чирмсшәннеи суы май шикелле җылы, сихерле чак Аксак Әхмәт биреп җибәргән җарияләр. Мөхәммәт хан белән әмир-бәкләрнсн күңелләрен күреп йөргән канизәк-сылулар әүвәл артыш, зирек куаклары, кызыл тал ышыгында йозеп-чумып азапланганнар иде дә. бер үзләре генә чыркылдашудан ямь тапмадылар, күрәсен. берзаманны болар егетләр өере янына килеп җитте. Ә сынар ук та очырмыйча жинү яулап кайткан га итләргә нәрсә? Болай да йөрәкләре былбылдай очынып торган егетләргә бу сылулар затлы бүләк сыман! Су төбенә чумып шаяралар, "теге төшенке гогам. бу тошенне тотам”, дип кычкырып өн алалар, ат урынына пошкырып куалыйлар. Чирмешен өсте казан кебек кайный, чыр-чу килгән авазлар чакрымнарга ишетелеп тора Яр башында утырган ирләр дә күз салгалый Юк. "тотам-тотам”. дип шапырынса-янаса да. егетләр кызларның бер генә җиренә дә кагылмыйлар Хәрәмләшү, азыну-тузыну юк Болгарда.
Булат багыр башта Мөхәммәт хан казаны янында утырып торган иде. Монда Болгар иленен им абруйлы түрәләре генә җыелышкан Ашлыдан—әмир Сәлман. Кашаннан — Мөхәммәт ханның энесе Габделваһап. Жүкәтаудан яубашы Мөбәрәк бар. анын караны, чан угыллары булып йөргән Габбас әмир белән Тимер-Мөэмин юк Шулай, ышаныч югалткан, ханга каршы оргән бәндәләрне чакырмыйлар монда Булат та. менә, хан казаны, хан чатыры янына тәүге тапкыр чакырылган кеше. Ничәмә-ничә айлар буе Бәнжә башында Булат утырса да, әле шушы Аксак Әхмәткә каршы күтәрелгәч кенә Мөхәммәт хан аны әмир игеп таныды, тулы хокуклы хужа ясап куйды Андый, чамалый Булат. Үз тәхетен ныгыту очен шулай кыйлана хан. Ана әле бүген менә шулай кирәк Ә иртәгә ни кыйланыр икән дә. ниләр кылыр—моны Мохәммәт
5. .к у.мк
хан үзе белә микән? Иллә мәгәр син хан кунагы бүген, хан яраны, шуның кадерен бел.
Янда Сәлман сайрый.
—Нуретдин, каһәр, бигрәк ышанычсыз бәндә икән, сатлык. Теге чакта, Минай ханны алып ташларга барган вакытта да, мине чак кына төп башына утыртмады, кабих. Мөхәммәт хан өч мен җайдаклы чирү таләп итте, хәзер үк бир. ди. Ә үзе, өстәвенә, корабларга, каекларга ишкәкче итеп утыртырга яна нөгәр сорый. Мин Ашлыны басу сымак ачык капкалы итеп, бер сакчысыз калдырып китиммени инде?..
—Аксак Әхмәт тә ике яклы пычак. Үзе алдына юаш маэмай сымак шуышып килгән була. Ә үзе һаман олаулардагы байлыктан күзен алмый. Көзән дә шулай, бер тавыкны буа башласа, икенчесеннән күзен алалмый, ди Ә-ә-әй, бигрәк саран сон бу. Аксак Әхмәт!..
Моны хәтта Мөхәммәт хан да тынлый-тынлый туеп бетте бугай. Ул берзаманны чатыр авызына табарак шуышып күчкән иде, шуннан файдаланып, Булат батыр да урыныннан купты.
—Булмаса, мин дә Чирмешәнгә төшеп, юынып меним әле. Юлда гел юыртып йөреп, тузанга батып беттем.
Артта ялагай Сәлманның чыш-пыш килгән сүзләре яңгырап калды.
—Бу да юха елан. Нуретдин илә Рахман әмирне сатып кына кеше булды. Моңа бик ышанма...
Булат сөзәк яр читендә, су эченә аякларын тыгып утырган бер сылуны инде күптән күз унына алып куйган иде. Туп-туры шуның янына төбәп китте Булат өчен сер түгел, Мөхәммәт ханның кыпчаклардан алып кайткан хатыны Зөбәрҗәттән туган Зөлфия бу. Яшь әле ул үзе, чынлап санасаң унбише тула микән? Ләкин җиләк сыман тулып ташкан инде. Әнә, килмәгән бер җире юк. Каен сыман зифа, озын гәүдә. Тыгыз, матур ботлар. Очына чия төше кунган түгәрәк, мул күкрәкләр. Карлыгач канаты шикелле кыйгач кашлар. Уйчанлыгын яшерә алмаса да, нур бөркегән карлыгандай күзләр. Аны йөзәрләгән болгар кызлары арасыннан да җинел аерып була. Зөлфия— бишектән төшкәннән бирле кояш астында йөргән кеше шикелле каратут йөзле. Әмма болгар кызлары кебек салмак, үшән түгел. Күр әле, Булатнын янына килеп җитүен шәйләүгә җәйрән шикелле ничек сикереп торды! Ни әйтсән дә. дала кызы шул бу!
Зөлфия ике учы белән күкрәк очларын каплап баскан булган, ә көмеше шыр-ачык! Булат ирексездән елмаеп, карашын яшерергә мәҗбүр булды. Әйе, сез кайвакытта шулай ачык авызлы да, нык юмарт та була беләсез инде ул, кызлар!..
—Иә, син нишләп су кермисең, кызый? Нигә болай ялгыз утырасын?— дип, теленә килгән тәүге сүзләр белән авыз ачты Булат.
Ә Зөлфия ник коелып төшсен!
—Менә, берәр батыр егет урламасмы, дип көтеп торам әле,—ди —Юкса, арпа басуына куйган карачкы урынына мине һәммәсе дә урап кына үтә.
Зөлфиянең мәржән шикелле ялтырап торган тешләренә карап. Булат та
елмаймый түзмәде.
—һе-һе! Ханәкәгә килеп орынырга берәүнең дә башына тай типмәгән
инде.
—Сиңа типкәнмени?
Бу юлы инде талир тәнкә тавышлары белән зенләп, тыелмый көлештеләр. Булат батыр хан чатыры ягына караш ташлап алды. Мөхәммәт хан да авыз ерып тора. Болай булгач, эшләр пешә дә пешә икән!
—Әйдә, ятим баладай калтырап торма инде, суга сикер, кызый!—диде дә, икенче минутта Булат әүвәл Зөлфияне төртеп төшерде, аннары айгыр
_67
сыман, бөтен байлыгын күрсәтеп, елга суына чумды. Янә дөньяларын онытып көлә-көлә йөзә башладылар
Алар хан чатыры янына иртән генә кайтты.
21
Н
уретдин белән Рахман дәрья яры буйлап. Этил катасы ягына качкан иде. Бәнжәне урап үтеп Сарытауга җитүгә, көтелмәгән тозакка тап булдылар.
Авыш тау итәгенә берегеп үскән каен, зелпе, чаган, юкә агачлары арасыннан сузылган юл. Артта калган Болгар мәркәзе ягыннан энгер-менгер төшеп килә. Алда, җайдакларны ымсындырып, шәфәкъ яктысы гына уйнаштыра. Ботаклар, яфраклар арасыннан уйнаклап, юл өстенә саран яктылык төшкән. Жәнлек. кош-корт кычкырган авазлар ишетелми, урман тып-тын. Һава җиләсләнде, тәмам күз томаланганчы юыртсан да була. Болгар чигеннән тизрәк чыгып ычкынырга кирәк
Тирә-яктагы табигатькә алданып, алны-артны чамаламый бара иде алар. Бермәлне үзләрен әүвәл яндагы агачлар өстеннән сызгырып очкан кыл- арканнар чорнап алды, аннары икесе тин ат аяклары астына капланып төште. Искә-анга килеп өлгергәндә Нуретдин белән Рахман икесе дә бауларга чорналган көенчә юл өстендә ауный, ә күкрәкләренә инде теткәләнеп беткән киемле юлбасарлар менеп баскан иде. Баягы җайдаклар белән юлбасарлар бер-берсенен йөзләренә текәлделәр дә шаккаттылар —Нуретдин вәзир? Әмир Рахман? Кит. җаныгызны орыйм! Безнен кармакка мондый асылкошлар килеп эләгер, дип кем уйлаган? Әй. юлбасар Балак! Әй. егетләр! Боларны күрәсезме9
Ике качак түрә дә. билгеле ки. шундук таныдылар Берьялгызы ташкирмән яулаган сыман оран сала-сала кычкырганы—кайчандыр Бәнжә каласында Минай ханны чәнчелдереп төшерергә җыенган колчура Шонкар инде. Икенчесе—әле Талиб хан. әле яһүдиләр тәлинкәсен ялап йөргән пычрак җанлы Балак. Боларнын артларына тезелеп баскан өч-дүрт ирне генә танып булмый. Ләкин болары да илсез-йортсыз калган юлбасарлар инде, моңа шик юк.
—Азат итегез, ычкындырыгыз безне!—дип үкерде Нуретдин, гарьлегенә түзә алмыйча җиргә тибә-тибә. Әмма сизде, ат кылыннан үргән арканнар ул чәбәләнгән саен тәнгә ныграк үтеп керә, бәдәннәрне кисә башлый икән — Кемгә кул күтәргәнегезне күрмисезме әллә? Азат итегез, дим! Шонкар керфек тә кагып тормыйча, ирен чите белән көлеп сүз ташлады —Ник күрмик, ди. шәп күрәбез. Нурый. Әле кайчан гына син олуг вәзир Нуретдин дигән түрә булып хисаплана иден Бармак башы белән селкетүгә, әллә ничаклы олысларны, калаларны аякка бастыра иден Бездәй бичара Колчураларны гына түгел, зур-зур олыс тоткан бәкләрне дә дар астына, зинданнарга озатгыра иден. Ә хәзер үзен дә кол син. Нәкъ безнен шикелле үк илссз-жирсез калган бичара кол' Жүнле чужанын ертык җиләненә дә ярамас ямаулык син! Сатлык ишәк'
—Боларны аяк сөртеп, төкереп ташлаганчы, чишендерик әле,—дип сүзгә кушылды Балак —Икеләтә файда. Без дә киенәбез, атар да шәрә көе качып китә алмый.
Махсус әмер биреп тору кирәкмәде алай. Жәягә ук корырлык та ара үтмәгәндер, артта торган ирләр качакларны анадан тума хәлгә калдырып ташладылар Җиргә чокып ясаган куышлары да янда гына икән Кичә генә вәзир белән әмир булып йөргән ике түрә кыл-арканга уралган көенә атна буе балчык идән өстендә хәрәкәтсез ятты.
22
Б
еркөнне кич Камышлы күл ягына җибәрелгән шымчы—сакау Хәлим кайтып, бутый-бутый тезде.
—Олы к-к-кәрван к-к-күл буенда төн к-к-кунарга к-к-калды.
К-к-кырыктан артык дөя. С-с-сыртларына тау к-к-кадәрле төргәк төягәннәр. К-к-куйлар, бәрәннәр бар. Унбишләп к-к-кенә кушчы. Өч с-с- сәүдәгәр К-к-камыш арасында яткан чакта төгәл ишетеп к-к-калдым. Әтилдән К-к-кашанга бара торган яһүдиләр болар. К-к-кәрванбашының исемен Юзикәй, диделәр бугай.
—Юлга җыеныгыз!—дип шундук әмер бирде Шонкар. Нуретдин белән Рахман да инде күптән иректә йөри иде. Алар тарафына да кырыс карап
алды.
—Әзергә бәзер корсак үстереп ятарга хан түгелсез әле. Кәрванны талауда
сез дә катнашасыз.
—Әгәр кәрванбашы Юзикәй атлы булса, ул мине таный ла!—дип карышып карады Нуретдин, әмма Шонкарның кылыч сабына ябышуын күрүгә үк, шым калгандай булды...
Юлда хәтәр ашыгып барсалар да, күл буена төн уртасы узгач кына килеп өлгерделәр. Кәрван корып урнашкан ыстан уртасындагы кисәүләргә карап, ин беренче. Балак тота-каба сөенгәндәй булды.
—Учаклары сүнеп бара. Кушчылары йоклагандыр инде. Бигрәк әйбәт. Вакыт төн уртасы булса да, куна тактасы шикелле тап-такыр дала өсте бит, байтак шәүлә ерактан ук шәйләнеп, күзгә ташланып тора. Шуна күрә ашыкмыйча гына ыстан өстен кабат-кабат күздән кичерделәр. Дөяләр аякларын янга сузган көе күши. Куй-бәрәннәр җылы саклау өчен бер- берсенә терәлешеп яткан. Уртага корылган өч тирмәнен берсеннән дә тавыш ишетелми. Төнгелеккә торгак булып калган биш кушчынын өчесе учак янына сузылышкан, икесе күл буендагы агач гөбеңдә йокымсырый сыман.
—Вакыт!—диде Шоңкар, тәвәккәлләп.—Сакчылар биш кенә. Шундук бәйләп атабыз.
Юлбасарлар гаярь боландай сикереп ыстан уртасына ташланганнар иде, бик нык ялгыштылар Аларнын ерактан төнге сакчылар дип санаган шәүләләре карачкы булып чыкты. Җансыз курчакларны бәйләп азапланганда дөяләр артына, камыш арасына поскан кушчылар болгарларның өстенә ябырылды.
—Артка, артка!—дип оран салды Шоңкар.
Ул үзе, урыннарыннан дәррәү сикереп кузгалган дөяләр арасыннан ыргылып, ыстан читенә очты. Ана тагын ике-өч шәүлә иярде. Ләкин ыргаклы сөнгеләр тотып йөгерешкән сәүдәгәрләр белән кушчылар берничә юлбасарны эләктереп өлгерделәр. Артта юхаланып кычкырган Балакнын тавышы ишетелде.
— Мин яһүди бит, мин яһүди! Сезнен туганыгыз! Үтермәгез, зинһар? Аны таш өстеннән тәгәрәгән буш мичкәнеке сыман иләмсез каты аваз күмеп китте.
—Аһ, син яһүдимени әле, сатлык шайтан?! Юлбасарлыкта йөреп, безнен динне мыскыл итәсеңме? Менә сиңа, үз хәйләсе белән икмәк таба белмәгән үләксә җан! Эткә—эт үлеме! Менә сина, менә!
Ыстан уртасында әллә сөнге сабына, әллә тимер кисәгенә дан-дон килеп бәрелгән кылычның зынлавы гына янгырап торды һәм күз ачып йомарлык арадан сон барысы да тынды. Шонкар үзеннән аерылып читкә чапкан Нуретдиннең курка-курка сөйләнгән ике-өч җөмләсен генә ишетеп калды. —Юзикәй танып өлгергән булса, эшләр харап, улым! Хәзәр каханы ягына
ю'1 бикләнде. Юзикәй каптырса, дарга аса безне Инде хәзер кай тарафка качыйк?
23
Н
асыйр белән Байдар каханат башкаласында көннәр буе авыз ачып йөрде.
Этил дигәннәре, и-и. зур икән! Хак булса, монда сиксән меңләп кеше яши, диләр Бардыр, бардыр. Ястык сөйгән килен күәсеннән ташыган әче камырмыни, дәрьянын ике як ярына да жәелсп урнашкан ул. Унда—әниләренен канаты астына томшыкларын төрткән каз бәбкәләре шикелле бер-бсрсенә сыенып утырган өйләр, су.ша—учтан качарга жыенып чәбәләнгән кәлтә кебек боргаланган вак-вак урамнар. Таштан, бүрәналәрдән салган йортлар, сарайлар күзгә бик ташланмый. Күбесе—базчык белән тирес катнаштырып суккан саман йортлар. Байтак йортларнын бөтенләй түбәләре дә юк шикелле. Алар урынына—иә бүрәнәләр өстенә өйгән туфракса, йә үгез, дөя тиреләре белән аралаштырып салган камыш. Мондый йортларда ничек янгыннардан исән каласын да. дошман чирүе капкалар, диварлар аша үтеп керсә, баскыннарның акыртып талавыннан ихатанны ни рәвешле саклый аласын инде?!
Ә шулай да матур, тыныч Этил Гөлбакча диярсен. һәммә яктан яшеллеккә чумган Урамнарда, таштан салган зуррак йортларнын ихаталарында сәрви, элмә, зәйтүн, хөрмә куаклары күкрәп утыра, арада керпе сыман бөгәрлән!ән күгән-сырганаклар’. күккә үрелгән карагайлар, кипарислар да күп.
Манасий каханнын сарае сарай гына түгел, олы кирмән Диварлары гына да өч катлы. Эчтәгеләре күренми, ә ап-ак таштан биек итеп салынган тышкы диварны дилбегә озынлыгы ара саен икешәр торгак саклый Насыйр барып бер-икесенә сүз кушып караган иде. аптырашка калды Калкан, кылыч аскан сакчыларның һәммәсе лә иә Хорасан ягыннан килеп ялланган, йә болгар-бортаслы мөселман булып чыкты
—Олы сөңге асып, озын көн буена челләдә пешеп йөрергә яһүдиләрнең башына тай типкәнме әллә?—дип аңлатты дөя ияртеп баручы бер сәүдәгәр, бу хакта сүз кузгаткач —Алар дивар артына качып. Каф тау ягыннан. Көбә үзәннән китерелгән шәрабләрне озын чәйнек борыныннан чөмереп ятарга гына оста.
Диварлар артына качкан дөнья—серле, хикмәтле ул Анда нинди мәкер, хыянәт, у|ърылык кисәүләре көйрәп ятканын узгынчы сәүдәгәр, йәбулмаса капка төбенә бөкрәйгән угыз, төрекмән сакчысы каян белсен?..
Э кахан сараендагы хәлләр, чынлап, шәптән түгел. Манасийнын төпчек малае Иосифка да егерме яшь тулды Казан тирәсендә, атлар ябылган лапасларда, мунчаларда яраннары белән калган саен телендә гел бер үк төрле агу:
—Минем атайга озакламый җитмеш тула ласа Ата-бабайлардан килгән йоланы да исебезгә төшерергә вакыт
“Анысы нинди йола икән тагын?п—дигән сыман яраннар анын йөзенә текәлсәләр. Иосиф читкә карап кына зәһәрлеген сибә
—Соң. Овилий атлы ерак каханыбыз ук шундый йола калдырып киткән ләбаса инде. Җитмеше тулган кешсиен акылы алышына. Ана сабыйлар зиһене әйләнеп кайта башлый Вакытында тәхет чистартмасан, каханатка бәла килүе бар. Овидий менә шуларны алдан ук күреп торган да. әтисен
' Күген тери, сырганак обленнха
тотып суйгач, бөтен ил буенча фәрман тараткан бит. “Житмеш яшькә җиткән кешеләр йә үзләренә үзләре кул салырга тиеш, йә мин ал арның гомерләрен кыям!" Минем атайдан да берәр төрле хикмәт корып арынмый
булмас...
Бәла аяк астыннан килеп чыга, дигәндәй, Әтилдәге хәлләрне утка эленгән казан шикелле кыздырып җибәрердәй сәбәп тә табылды. Әтилгә терәлеп утырган төрекмән сәүдәгәрләре бистәсенә көтмәгәндә-уиламаганда мен кешелек угьрылар чирүе бәреп керде. Таларга ярардай бар байлыкны кырып- себереп алып киткәннән сон гына бары да ачыкланды.
Булыр-булмас оранчылар Этил урамнары буенча болай кычкырып йөрде:
—Киев каласыннан җыелышып килгән юлбасарлар алар. Башлыклары— бөлгенлеккә төшкән бояр Савилий, ди. Алар Дон белән Идел елгаларының бер-берсенә ин нык якынайган ике араны иннәренә көймә күтәргән көе узып килгән икән. Менә шуна күрә аларнын кайсы яклап килүен дә шәйләп өлгерүче кеше табылмаган. Кала диварларының дала ягына шул нисбәттән сакчылар да куелмаган икән.
Хактырмы бу хәбәр, әллә юкмы, ләкин кансыз Иосиф әлеге вакыйгага бик тиз рәвештә үзенен камыт-ыңгырчакларын атландырып куйды.
—Кахан картайды, кахан жүнсез,—дип котыртты ул янә яраннарын.— Үзенен чалбар бөрмәсен төймәләрлек тә рәте калмаган карттан ничек итеп ил чикләрен биктә тотуны таләп итәсең ди? Илне саклап калыйк дисәк, котылырга кирәк карт каханнан. котылырга кирәк...
Яшь Иосиф янында биеп-ялагайланып йөргән яраннарның һәммәсе дә берәм-берәм күнде. Кап-карангы төн уртасында йокы бүлмәсенә үтеп кереп, Манасий каханнын йөрәгенә пычак кададылар. Тан атканда Иосиф алтынланган түбәле биек баскыч өстенә чыгып күренде. Әлеге алтын чатыр- баскыч алдындагы җирләр инде әллә кайчан ук юри туфрагын алып чокырланган иде. Читтән карасан, шәп бит! Кахан үрелеп буй җитмәс биеклеккә, әйтерсең лә, болытлар өстенә менеп киткән. Ә кирәк чакта, фәрман тынлар өчен җыеп ала торган сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, Колчуралар аста. Шулай, син сарык көтүе, кара гавам, урынынны бел!
Менә бүген дә үзенең йөзен күрсәтергә түбәнчелек иткән яна кахан чокыр эченә тезелгән ун мен гаскәригә тәүге фәрманын ишеттерде.
— Манасий каханнын ачыгавызлыгы аркасында урыс угърылары пайтәхетнең үзәгенә тикле үтеп керде. Хәзәр каханаты көчсезләнгән, дигән хәбәр таралмасын өчен ул угьрылар чирүен тоташы белән юк итәргә кирәк. Яков. Абрам, Савва меңлекләре! Урыс угърылары артыннан куа чыгыгыз да мина атаманнары Савилийны тере көе тотып китерегез!
Чокыр эчендәге мәйданнан өч мен җайдак чыгып югалуга, аларнын урынын яна гаскәр алды. Болытлар канаты белән бер биеклектә торган алтын түбәле чатыр эченнән яшь каханнын яна бер фәрманы янгырап ишетелде.
—Манасий кахан дилбегәне кулдан ычкындырган, казна буп-буш. Каханат чигендә, ялгыш, берәр йөз генә дошман күренсә дә, сынар алайны киендерерлек тә сәрмая юк. Аланнар, чиркәсләр инде алты-җиде ел буена ясак китермәгән. Авызына китереп тондырган йодрыкны эт шикелле каптырып алмасан. бер дошман да тешең барын белмәс. Хәзер үк, шушыннан ук юлга чыгыгыз да ул колларны тезгә чүктерегез! Манасий сыман баштан сыйпап йөри торган заманалар үтте, хәзер мәмләкәт тәхетендә яна кахан!..
Урыс угърылары артыннан җибәрелгән меннәр бер тәүлек дигәндә кире әйләнеп кайтты. Хәбәрләре мактанырлык булгач, чокыр эченә янә башкаланың һәммә почмагыннан куып китерелгән җаннарны тутырдылар.
_71
Алтын түбәле чатыр астына баскан кахан алдында өч менбашы да берьюлы җавап тотты.
—Угьрыларны Жидеколак елгасы ярында чолганышка алдык Һәммә угьры кылычтан үткәрелде. Синен тез алдына китереп сату өчен атаманнары Савилий белән дүрт иөзбашларын гына исән калдырырга туры килде
Мәйданга арканнарга чолгалган йөзбашлары белән Савилиины чыгарып бастырдылар Һәммәсендә күкрәкләренә чаклы салынып төшкән сакал, барчасынын йә кулында, йә тәнендә яра. Кайберсеннән һаман да кан саркый, аларга өшәнмичә каравы да читен
Яшь каханнын гына гөге дә селкенмәде, әмере кансыз чыкгы
— Иөзбашларын кисәкләргә чапкалап үтерегез!
Айгырдай тап-таза, яп-яшь угьры йөзбашларны "ә” дигәнче турап ташладылар Инде чират ана җиткәндер, дип Савилийга күз атканнар иде, һәммәсе "аһ’ итте. Атаманнын әле генә бөдрәләнеп торган, саламдай чәчләре күз ачып йомган арада көл төсенә кергән
—Мине дә үтерегез.—дип эндәште ул Иосиф тарафына текатеп. бер дә курыкмыйча
Иосиф болытлар өстеннән колеп җавап бирде
—Ә-ә, ю-у-ук! Сине үтермибез. Яһүдиләргә каршы кул күтәрергә ярамаганлыкны гомерен буе сөйләп йөрергә тиешле тере балбал итеп калдырабыз сине. Без синен күзләренне генә төртеп тишәчәкбез!
Жәллад шул минутта ук Савилийнын ике бәбәгенә утта кыздырылган ике пычак тыкты. Кичен сукыр Савилийны кала диварлары артына чыгарып ташладылар Икенче таңда ул инде юк иде. Кала буйлап баигак көннәр буе сәер хәбәр йорде.
— Иосиф бу төрекмән бистәсен талауны үзе башлап оештырмалы микән? Угьры дигәннәре Иосиф акчасына ялланган бичаралар гына түгел микән 1
Әлеге сорауларга җавапларны беркем белә алмады
Иосиф озаткан икенче гаскәр, ике-өч айдан сон. кире кайтып төште
—Аланнар да. чиркәсләр дә христиан диненә күчкән Хәзер аларнын артында юнаннар каисары калкан булып тора. Азан-чиркәе җәйләүләренә таш ыргытсаң, кайсар безнең кахаиатка яшен сыман бәреп керәчәк, ди
Иосиф гаскәрләргә яна фәрман бирде
—Безнең Идел буенда да бурычын оныткан колчура бар Болгар остснә барып ташланыгыз! Харәмханәдәгс аларнын аманат кызлары әби булды инде. Биләрдәге Мөхәммәт яна кызлар биреп җибәрсен безгә, соңгы ун ел буена җыелган ясакларын бирсен. Ул гына да җитми. Этне чылбырга утыртсаң, юаш. күндәм була Аның үз кызын алып кайтыгыз сез мина, үз җанашын. Аны шулай ипкә китерербез!..
Насыйр белән Байдар вакытында кайтып кисәтсә дә. Мөхәммәт хан сугым малы сыман калтырап төште.
— Йосыф кахан безгә каршы егерме менлек чирү юллаган бит. аланнарга каршы җибәргән кебек кенә түгел Җитмәсә, без барып ышыкланырдай, безне яклап калырдай кайсар да юк Ә ялгыз көе генә ни кырасын'* ( ынар бармак белән чокыр ка зып га. җәя корып та булмый Юк инде, тәкәбберлек күрсәтеп, һаваланып кына мәмләкәтне канга батырып булмас. Иелгән башны кылыч кисми, диләр. Өне тыгылсын, тиешле ясакны да. аманат та бирәм.
Мөхәммәт хан үз йортыннан унбиш яшьлек кызы Зөлфияне аманат итеп озатмакчы иде Бәнҗә катасыннан, шаша-котырына. Булат батыр очып килеп җитте
Мин Зөлфиягә күптән гыйшык тотам Каханга озаттырма. мина хатынлыкка бззр Мин аннан башка бер көн дә яши алмыйм,—дип. әүвәл
72
ит и
ипле генә итеп ханәкәнен кулын сорады ул.
Мөхәммәт боз шикелле үзгәрешсез калды.
—Юк инде, ил өстенә яу чакырып булмый. Алмаш кызым да юк. Зөлфия булгач, Зөлфия, шуны озаттырам. Бик кыҗрасаң, ул әйләнеп кайткач ярәшерсен әле.
Булат Болгар тарихында моңарчы күрелмәгән тәкъдим ясап карады.
—Зөлфияне бирмә. Каханнын өне тыгылсын дисән, мине сатып җибәр. Зөлфия хакына мин кол булырга да риза.
Мөхәммәт ирен читләре белән генә көлемсерәп, һаман мыскыллавын дәвам итте.
—Ә син болай да минем колым түгелме сон инде? Бер тәкәне ике кат печмиләр бит.
Бәгыре-җаны күбәләк канаты кебек утка пешкән Булат батыр тешләрен шыгырдатып, сыкрый-сыкрый әйтте:
—Ханнар колагына Колчуралар ялваруы барып ишетелсә, йә еланнар тез өстенә чүгәр, йә гөләп чәчкәләре энәләрен коеп бетерер, ди. Кызыл кар яуганчы көтсәң дә, алай булмый икән. Мәгәр бик белеп тор, син бүген бер әмиреңне югалттың, саңгырау хан. Сиңа колчура шикелле гомер буе бушка бил бөккәнче, мин, ичмаса, бер көнгә генә булса да бөркет булып калам...
24
К
ахан гаскәрләре Сарытауга килеп җиткән төшләреннән кире борылдылар. Үз әләме астына баскан биш йөз җайдак белән Булат батыр аларны үзәннәргә, чокырларга ышыклана-ышыклана гел
озатып барды. Күзәтүгә җибәрелгән иравыл җайдаклары әледән-әле хәбәр итеп тора.
—Ялга туктаган саен Зөлфия ханәкә сәрдәр чатырында. Сәрдәр чирүләрне таркатмый тота әле.
Ниһаять, күнелне җылытырдай тәүге хәбәр килде.
—Сәрдәр олы чирүне өч канатка бүлде. Ике нөгәр кигге, сәрдәр үзе өч мен җайдак белән Идел буенда ыстан корып ята.
"Кахан әмере үтәлгәч кайгырмый бу сәрдәр. Моңа адым саен туктап күңел ачса да була”,—дигән уйлар яндырып узды, әмма батыр үзен бик тиз кулга алды.—“Эчтән көя торган вакыт түгел. Зөлфия чатырын ачыкларга кирәк".
—Үзем белән унбиш-егерме генә юлчы алам,—дип кырт кисте ул үзенен йөзбашларына.—Башкаларыгыз тын да алмый посып утырыгыз.
Кичке энгер-менгердә, Сарытау итәгендәге аю баланы, бүре юкәсе куаклары артына качып, озаклап күзәттеләр. Сәрдәр сәфәр ыстанын да. кахан сараеның диварлары сыман, өч кат итеп корган. Һәрбер чылбыр саен дистәләгән учак, йөзәрләгән сакчы. Сәрдәр—үзе кереп бикләнгән чатыр зурлыгындагы алтын бәһасе тора микәнни, кит, куркак жан!..
Гаскәр калган үзәнлеккә кайткач, йөзбашларын җыеп, Булат батыр сүзне кыска гына тотты.
—Сәрдәр чатырына сыңар күсе дә үтеп кермәле түгел. Адашкан бозау сымак арттан ияреп йөреп, вакыт әрәм итмик. Моннан алты-жиде фәрсах ераклыкта ике тау арасына кысылган инкүлек бар. Ике якта кыя. Ишетеп тә беләсездер әле, Пар-Чукмарташ, диләр. Әйдә, сәрдәрне урап үтик тә шунда көтеп карыйк. Әгәр сәрдәр анда килеп керсә, чирүне сузып алып бармыйча булмый. Ике яклап тау башыннан ук яудыру, таш яудыру өчен ин-ин кулай урын...
13
Шул сәгатьтә үк кузгалып, тан атканчы юлда юырттылар Менә ул— сихерле Пар-Чукмарташ Ул иңкүлекнең ике ягына билгесез пәһлеван аягурә бастырып калдырган гөрзиләрне хәтерләтә Дөрес, ул дәү гөрзиләр артына әле гагын вак-вак таулар сузылып яшеренгән. Болары—үсеп кенә килүче, инкүлек суына күбенергә салган чукмарлардыр инде
Кыялар өстенә менгәч, эреле-ваклы ташларны ташый-ташый, тау-тау итеп оя башладылар Шулчагында сынар Чукмарташ өстенә торгаклыкка баскан йөзбашы хәбәр салды.
—Без килгән юл өстендә ялгыз жайдак йөри. Безнен ниятне сизеп алган шымчы булмаса гына ярый инде тагын
Дистәләгән кеше, чуерташлар артына кача-поса. кат-кат күзәттеләр. Валлаһи да. ялгыз жайдак бит бу. һичбер юлдашы юк Барып сыенырга куышы булмаган сукбай сыман бер урында бөтерелеп йөри Сөнгесе. жәясе дә юк шикелле Килеш-килбәте болгар кешесенә тартым кебек Һәрхатдә. аймы юар, угызлар сыман, баш түбәсенә киез эшләпәләр элмәгән бу Ләкин ара бик ерак бит. тәгаен гына ничек ачыклыйсын'’
—Игътибар итмәгез.—дип кул селтәде Булат —Хәзәрләр кырып-талап үткән далаларда нинди генә юлчы киләп сарып йөрмәс? Берәр кәрваннан адашып калган, йә юл белергә жибәрелгән чапкындыр әле. баксан
Ялгыз жайдак берзаман юкка чыкты Өйлә намазы үтеп барган чакта Сарытау ягында тузан болыты күтәрелгән иде Сәрдәр гаскәре бу. башка берни түгел.
Салкын таш өстенә ятып озак көтте алар Һәр яугирнсн күзе юлда гына Сәрдәр гаскәре буар елан сыман сузылып, ашыкмыйча атлый Боларнын тамагы тук, шул рәхәтлектән хәзер иоклый-йоклый баратар булыр
—Теге жайдак ияртеп килә бит боларны. карагыз әле. кара!—дип хәвефләнеп кычкырды кинәттән генә, сакта яткан йөзбашы - Безнен эзгә баскан шымчы булып чыкты бит бу каһәрен, сатлык булып чыкты!
—Тавыш-гау куптарма!
Кыя түбәсендә шундый кыска гына әмер янгыралы. аннары һәммәсе дә бер булып, дошман гаскәр өстенә текәлделәр Әйе. алда, тәвис каурыйлары белән бизәлгән көмеш оюым кигән яубашы янәшәсендә, таныш жайдак килә. Кулларын бутый-бутый нидер сөйләп бара, авызы ерык Момын белән янәшә атлаган жайдакларга да кызык, ахры, вакыт-вакыт. атларны сискәндерердәй итеп, кешнәп көлешәләр
Дошман ташкынынын беренче рәтләре ике тау арасына килеп керүгә үк. Бәнжәнен үзеннән чыккан яугирләрне корт чаккандай булды — Бәрәч, бәрәч! Бәнжәдән Мөхәммәт хан куган Шонкар бит бу' —Фетнәче, гыйсъян Шонкар!
—Шоңкар? Шоңкар!
Һәммәсе аһ иттеләр. Илдәшләрен сатлык, хыянәтче, дип тамгаларга әле берсенең дә теле әйләнмәде. Шулай да. Шонкар—дошманнар арасында, ә буар еланны утлы божра эченә алырга кирәк иде. Булат батырмын күк күкрәгәндәй көчле оран салган тавышы янгыралы —Хәзәрләргә үлем!
Ике кыя арасына нечкә тасма булып сузылган тар инкүлек эчендә кисәк кенә гарасат һәм туфан купкан сыман булды Чукмарташ кыялары өстеннән, ике яклап та, тоташ ук янгыры яварга тотынды Зәһәр тузан болыты, коточкыч тавыш куптарып, аска казан, чүлмәк, тәгәрмәч камыт олылыгындагы ташлар очты Кыя билендәге баскычларга, терсәкләргә эләгеп, чуендай ул ташлар йөзәрләгән кыйпылчыкларга әверелде, дошман җайдакларын, чаптарларны хәнжәр урынына кисте, тураклады Аста дистәләгән чаптар изелде, йөзәрләген жайдак ияр астына ауды
Ышыкланырдай-качардай куыш эзләп, кешеләр кыя баскычлары астына ташландылар. Шашынган һәм котырынган атлар, кая туры килсә шул якка сикереп, берсен-берсе изә. таптый башладылар. Инкүлекне өшәнеп кешнәгән ат, ачыргаланып кычкырган ирләр тавышы күмеп китте...
Игътибарсыз катырылган Шонкар кайсыдыр кыя астындагы куышка ташланган иде дә. артта хәзәр яубашының илереп үкергән әмере яңгырап ишетелде.
—Әнә теге болгар еланын качырмагыз берүк! Шул соран елан гына безне шушы үлем үзәненә алдап алып керде!
Хәзәр яугирләре качкан куышлар, чокырлар, ташлар арасыннан Шоңкар өстенә ук давылы очты. Алар качак егетнен арык гәүдәсен бер минут эчендә карбыз урынына теткәләп ташладылар...
— Шонкар өчен үч!—дип кычкырды бәнжәле бер болгар, жәясенен тәтәсен ычкырдырган чакта.
—Зөлфияне. Зөлфияне алып качалар бит!—дигән икенче бер аваз һәммәсен сискәндерде.
Аска текәлделәр. Хәзәрләрнең яубашы, чыннан да, ханәкәне ияренә аркылы ташлаган көе читкә качып котылмакчы була.
Булат батырнын өшәнгән тавышы, әйтерсең лә, таш кыяларны да уятып, ярып үтте.
—Зөлфияне, Зөлфияне коткарыгыз тизрәк! Аска! Һөжүмгә! Аска!
Иллегә якын ир. өермә сыман кузгалып, кыя өстеннән аска ташландылар. Алар ясаган чөй әүвәл дошман жайдакларынын сафын хәнҗәр кебек икегә ярып керде.
Чөй башында Булат батыр үзе. Җилән итәкләре ике канат сыман як- якка аерылган. Кулындагы кылыч ялт-йолт килеп тора. Күзләрендә бетмәс- төкәнмәс дәһшәт. Тагын биш-алты гына адым. Аннан... аннан ул Зөлфия жанашын кочагына эләктереп читкә ычкыначак. Зөлфия ханәкә. Җанаш...
Өлгермәде егет Яннан килеп чыккан бер угыз пәһлеванының кылычы анын гәүдәсен икегә телеп атты...
25
Ч
улман буйлап дошман төшеп килә!
Ак Идел тамагындагы Каракүл ямыннан ак күбеккә баткан чапкын килеп шушы хәбәрне әйткәч, әмир
Ибраһимны аяз көнне яшен суккан кебек булды. Кисәк кенә бөтен тәне калтырап чыкты анын. зиһене томаланды. Ак Идел белән Иж елгалары аръягында Болгар хәтле Болгарга каршы чукмар күтәрә алырдай көчкә ия бер дәүләт тә юк бит. Ул якта шул, урманнарга кереп качкан мукшылар, арлар, чирмешләрдән кала, хәтта, берәр куәтлерәк кабиләнең дә күренгәне, булганы юк әле. Каян чыккан дошман чирүе бу? Сиздермәстән килеп талыйм дисәләр. Идел буенда Ашлы каласы бар Аннан түбәндәрәк. Чулман тамагында Кашан бар әле тагын. Болгар каласы бар. Нигә болар Чулман буйлап килә? Монысы кем, кайсы сатлык өйрәткән яңа сукмак тагын? Ин мөһиме, нинди дошман соң бу?
Әмир Ибраһим яңа кирмән төзелешен саклаучы гаскәр башлыгы итеп җибәрелгән Илбуга бәкне дошман чирүенә каршы озатырга мәҗбүр булды.
—Сина бер йөз генә яугир бирә алам,—диде ул Илбуга бәккә, анын сорау тулы карашыннан качу өчен Чулман өстенә борылып —Иж тамагы каршында камышлы бер утрау бар. Дошман каекларга, корабларга утырып төшә, диләр. Чулман уртасында тырпаеп утырган утрау үткен хәнҗәрдән
_75
бер лә ким түгел. Ана житкәч, дошман кәрваны кавын сыман ике өлешкә бүленмичә калмас. Ачыкла, бел Нинди яна дошман бу. кайсы яктан килә, ничаклы иугире бар9 Аннары аларга сиздерми генә кире борылырсын.
Илбуга ияр өзәңгесенә сул аягын куйгач, "онытма, мин кисәттем ' дигән шикелле. Ибраһим өстәп куйды.
— Кара аны. яуга керәсе булма...
Күзәтче булып озатылган ирләр арасыннан егермеләбе камышлы утрау эченә кереп яшеренгәч тә, тирә-яктагы табигатьне күреп, шундук сихерләнде.
Күк йөзе зәп-зәнгәр Анда-санда гына ак каурый шикелле вак болытлар йозә. Бөтен тирә-якны, Чулман өстен тургайлар, былбыллар сайравы күмеп киткән. “Ин зифа тавыш миндә генә! Арада мин оста!"—дип узышалармыни?! Ике як ярны каплаган тал-тирәкләр артында ялгыз ләкләк кычкырганы да ишетелгәләп куя. Ярдан дулкыннар өстснә шомырт, балан, гөлҗимеш ботаклары сузылып төшкән Й. гөлжәннәт' Дөньянны оныт та сокланып ят Ә монда, шушы ожмах бакчасын жимерергә. туздырырга дошман килә, диләр. Нинди миһербансызлык, вәхшилек, гаделсезлек хөкем сөрә сон бу җир йөзендә?! Нишләп адәм балалары тилергән әтәчләр шикелле үзара чукышалар? Нигә алар ипле генә, тыныч кына яшәп ята алмый?
Чулман өстендә икешәр-өчәр катлы киндер җилкәннәрен корып килгән каеклар пәйла булды Бишәү, тугыз, унбиш Аргга тагын, тагын Биегәйтеп ясалган диварлы каек саен кырык-илле яугир. Качып яткан берәр шымчы- фәләннсн сизмәгәндә генә сәрпи ук очыруы мөмкин, дип тә шикләнми бит болар. Өсләрендә көбә киемнәр юк. һәммәсе тезләренә җиткән киндер күлмәк кигән Аякларында илне-көнне күргән юкә чабаталар Арала кара сакаллылары да күренә, әмма күбесенеке җиз төсендә, алар себерке сыман жәеләп күкрәкләргә яткан. Юньле ризыкны байтак көннәр буе күргәннәре юктыр инде. ахры, корсаклары сыртларына ябышкан, беләкләре ап-ак. Ә җырлыйлар! Әнә берсе каек башындагы мичкә өстенә менеп утырган да салмак кына суза. Калганнары ара-тирә генә кушылгалыи
Ты бет. мой кош», к мосму двору.
Ты беги, кош» мой. всс ис стежкою.
Ты НС С1СЖКОЮ. ис дорожкою.
Ты беги. мой конь. исс гропннкою.
Ты гропннкою. всс шериною
—Аһ, каһәре, урыслар бит болар!
Илбуга үзенен янәшәсендә көтмәгәндә телгә килгән юлдашының авызын каплап ятты.
-Шыбырдама, Гата, үзем дә күреп торам.
Утрауга кәрван ахырынарак баскан, борыны, ян-яклары көмеш япмалар белән бизәлгән каек якынлашты. Каек кына түгел, диңгезләргә дә чыгарып җибәрерлек олы кораб инде бу. Биек дивар артына поскан борынында, әнә. биек итеп ясалган күперчеге дә бар. Дивар асларыннан берсе-берсе биш каз канатыннан да зуррак итеп ясалган ишкәкләр чыгып тора Корабнын арткы өлешендә авызы-борыны бөкеләнгән агач мичкәләр катлы- катлы булып тезелешкән Ризык-зиннәтләре шушында боларнын. димәк Чнрүнсн авызы шушы корабка текәлеп каткан инде. Их, моны ничек итеп күккә очырасы?!.
Илбуга кораб күперчегенә менеп килгән ике ир тарафына күз атты да авызы кайнар ашка пешкән шикелле куырылып калды Берсе кәрванны жнгәкләп килIән угьрылар башлыгыдыр инде боларнын 0 менә икенчесе
Бәнжәдән, Биләрдән, ахыр чиктә бөтенләй Болгар җиреннән сасы пумала белән куылган әмир Рахман бит бу! Аһ, кабих җан! Аһ, иманы-дене коргаксыган бүкән! Ничек кенә җир йотмый моны?! Шушы эт жан, аяк табаннарын ялау өчен, ничек итеп яна хуҗаларны юллап тапкандыр?
—Яңа корган кирмәннәренә төшеп җитәргә күп калмады инде,—дип телгә килде сатлык.—Ханның үз малае төзегәнгә күрә “Ибраһим кирмәне" дигән булалар да, исеме юк әле. Иллә мәгәр хан малае төзи бит, анда байлык муеннан инде ул. Рәхәтләнеп, эченә чумып йөзәргә дә була!
Сатлык Рахманның ялагай сүзләреннән сон угъры баскыннар башлыгының күңелендәге өмет-хыял рәшәдәй уйнаклый башлады, күрәсең, тегесе тәнен шүрәле кытыклаган төсле кеткелди-кеткелди көлеп үк җибәрде.
—Кулга гына төшерик, сине буш калдырмам.
Илбуга чит-ят баскын белән качак болгар кыяфәтен күздән кичереп чыкты. Теге ир үз өстенә тимер челтәрләр белән бизәлгән кыска, күн бишмәт шикелле япма киеп алган, әмма җиңнәре юк. Башында—артына тимер челтәр тагылган көмеш очлым. Аннан нәкъ борын өстенә туры китереп тимер тел асылынган. Үгез күненнән ясалган кин каеш астында беләк буе хәнжәр. Янда—уч төбе кадәр киңлектәге, ике ягы да үткен, озын кылыч.
Рахман—уйнашчыга күннән теккән япма тәтемәгән. Бил каешына кыстырган пычагы да картайган сугымчы кулыннан төшеп калган сыман. Баш түбәсендә бәрән тиресеннән генә теккән мескен бүрек. Үзенә калдык сөяк сыныгы ыргыткан баскыннарның табан асларын ялавын-ялыйдыр ул, иллә мәгәр кадер-хөрмәт дигәннәрен барыбер дә күрми бит бу йолкыш! Ә җиләне кабарып-бүртеп тора. Бу хәйләкәр, җилән астына җиңел көбә яшермәдеме икән?..
Кичен болар Мәләкәс дигән кечкенә бер елга тамагына төнгә тукталдылар. Яр тулысынча ак ташлардан хасил, шуңадырмы елга өсте учак яккан шикелле гел яктырып тора. Илбуганың ирләренә, чаптарларны каршы як ярдагы наратлар эченә яшереп, баскыннар ыстанына ялан-кырда кибән шикелле калкып торган таулар итәге аша урап якынаерга туры килде.
Болар чатыр, тирмә корып азапланмый икән. Бер-ике урында гына ботак- санакларны җыештырып, сөңгеләр өстенә җәеп куыш ясаганнар. Яубашлары, сатлык Рахман, күннән теккән җилән аламасы кигән менбашлары—һәммәсе дә шул куышлар янына корылган казан тирәсендә. Ә бүтән баскыннарның күбесе, әнә, үз учакларындагы утлы кисәүләрне читкә типкәннәр дә көл өстенә тәгәрәшкәннәр. Яр өстенә, каеклар тирәсенә генә кырык-илле торгак утырышкан.
Илбуга унбашларын чакырып киңәш-уңаш тотты.
—Егерме-утызлап ирне атаманнарының корабына юлламыйча булмас. Анда—баскыннарның ризык мичкәләре, тимер көбәләр, саугатларга әзерләнгән зынҗыр. Суга гына батырсак, баскыннар иртәгә аларны, көне буе чумып булса да, кире ала инде. Шуңа күрә ул явыз корабны яндырырга кирәк.
—Ач эт ярсу була, соныннан боларнын кирмәнгә котырган шикелле ташланулары да бар,—дип сүз кыстырды Гата.
Илбуга аны җөпләгәндәй дәвам итте.
—Ярсысыннар, әйдә. Аның каравы, боларнын жегәре бик озакка бармас. Ә без... ә без, менә, Гатанын унлыгы белән баскыннар ыстанынын үзәгенә үтик. Ә-әнә теге, куыш корылган җиргә. Анда безне зәһәр бүләк көтә. Рахман сатлык җанны тере көе эләктерергә кирәк. Кирмәнгә алып кайтып җәза кылачакбыз без ул сатлыкка, үзебезнең җирдә!..
Баскыннар ыстаны уртасына елан шикелле шуыша-шуыша гына якынайдылар. Дошман озын көн буена урман кисеп кайткан диярсен,
Л
гырлыи-гырлыи йоклый Ботаклардан ясалган куышлар янына куелган ике сакчы ла сүнгән учак тирәсенә бөгәрләнеп сузылган Урманнар артыннан тан сызылып килә
—Син әнә теге яклап шуыш, әнә теге яклап,—дигән шикелле. Илбуга Гата тарафына кул изәде. Үзе куышлар авызына таба шуышып китте Менә, болгарлар ясап кидергән күн читекләр. Менә, сакал-мыек тирәсе токмачларга укмашып беткән сатлык Рахман Авызын тавык йомыркасын бөтен көе йотарга җыенган сыман олы итеп ачкан. Тамак төбеннән бер генә аваз суырылып чыга.
—Гы-ыр. гы-ыр.
Илбуга әүвәл киерелеп анын бугазына хәнжәр сабы белән тондырды да. теге камыт бавы сүтелгән ат шикелле туарылып төшүгә, авызына йодрык чаклы чүпрәк тыгып куйды, кулларын-аякларын кыл-арканнар белән бәйләп алды. Монысы хәзер тын чыгарырлык түгел, аны Илбуга эзеннән килгән пәһлеван яугир сөйрәп чыгып китте. Ә Болгар җиренә елан сыман качып кына, шуышып кына кергән баскыннарнын башлыклары кайда?
Гата белән икәүләп яндагы куыш авызына ташланганнар иде. аннан бер-берсснә терәп тезелгән казан төпләре генә чекрәеп карап тора. Илбуга белән Гата куыш тирәсен тагын-тагын капшап карадылар Әллә нинди иске чабаталар, ертык күлмәк чокып чыгардылар, ә баскыннар яубашынын эзе дә юк. Әйтерсең лә, аннан җилләр искән...
Илбуга Чулман аръягындагы наратлыкка әйләнеп кайткан чакта егетләр сатлык Рахманны ару гына изгән иле инде. Атаманны таба алмаган кызудан. Илбуга үзе дә теге хыянәтчегә бер-ике мәртәбә “сылап" алды Яман усал кысылган иреннәре арасыннан берничә генә сүз сытылып чыкты
—Синдәй нәҗесне дә күтәрә бит туфрак, и-их. үләксә1
Ирләр ияр өстенә менеп алуга ук, үзенен дә. баскыннарнын да бөтен серен сатып бетерде очсыз Рахман
— Растуфныкылар алар. Нәрә дигән олы күл буенда шундый бер кмрмән бар Атай алып барып керде мине анда, атай алып барлы Кияү каласына төбәп киткәч Кәлҗәмә дигән суга җиткән идек. Урыслар аны үзләре Келәзмә. дип йөри. Болар Болгар илә алу-сату итә торган кавем түгел, безне белүче юк. әйдә, шуларга сыеныйк, дигән булып, атай мине шунда алып китте. Растуфка җитсәк, тегеләрдә ачлык. “Өсләренә барын таларлык кем бар? Давай. юл гына күрсәт", дип атайнын бугазына пычак терәделәр Күрә торып үләсе киләмени? Атай юл өйрәтеп җибәрде инде менә.
—Ә үзе кайда соң әле ул, кабих жан?—дип. түзмичә, бүлдерергә мәҗбүр булды Илбуга.
—Ул Раетуф ушкуйларына ияреп. Кияү катасы ягына төшеп китте
—Аһ. пычак кергере жан! Растуфларга Кияү катасы урысларын да кушып, бөтенесен берьюлы Болгарга каршы остермәсә ярый але тагын, -дип сүгенде Илбуга, һаман ярсый төшеп Ләкин бераздан кышкы буранлы датада янә каты сукмак тапкан юлчы сыман үз эзенә кайтты
—Бөтенесе ничә юлбасар'.’
—Өч мен кеше җыелып чыккан иде. бср-икс йөзе чирмешләр ягындагы сазлыкта батып калды Ямансаз. диләр икән аны чирмешләр үзләре дә
Рахман Туймас елга тамагына кайтып җиткәч артына аш» язды. Егет чакта бу якка да ауга килгәннәре бар. элек монда Чулман белән Туймас арасына кысылган Шәрә таудан гайре берни дә юк иде бит Ә хәзер’
Чулман елгасы сыенып аккан биек тау сыртына ап-ак таштан кирмән күтәргәннәр. Дүрг почмакта түм-түгәрәк итеп ясалган дүрт манара утыра һөркайсында дошман гаскәре өстенә уклар яудырырлык, сумала, кайнаган су, утлы күмер коярлык итеп уелган озынча, тар “кузләр' Манаралар бер-
берсе белән житмеш-сиксәнешәр адымлы таш диварлар аша тоташканнар. Диварларның бер ягында гына күтәрмәле капка калдырылган, башкалары кыя сыман тоташ. Эчке яктан кирмәнне янә бер мәртәбә карагай, имән, нарат бүрәнәләр белән ураганнар. Ак диварлар белән бүрәнәләр арасына ком-таш тутырылган. Бүрәнәләр ягы тәбәнәгрәк, анын өстенә берьюлы өчәр-дүртәр рәт сакчы тезелерлек кин басмалар корылган. Менә хәзер, шушы гына минутта кирмәнгә хәвеф тудырырдай бер дошман юк, ә торгаклар, барыбер дә, бөтен тирә-якны күз унында тота. Боларга утлы кояш та, җил-янгыр да комачауларлык түгел. Диварлар өстенә тәртә юанлыгы чеп-чи каеннарны, усакларны тезеп түбә ясаганнар.
Саклык чаралары әле шушылар белән генә бетсә икән! Юк, кирмәннең дүрт ягы буйлап та алгы якта йөзәр-йөзәр жайдак кереп чумардай чокыр казыганнар. Ул чокырнын дивар астындагы як-ягында баш-башларын сөңге сыман очлап тезгән кат-кат бүрәнәләр. Кирмәннен бердәнбер капкасы каршына гына күпер көйләгәннәр, ләкин анысын да теләсә кайсы минутта сүтеп ташлап була. Кирмәннән илле-алтмыш адымнар ераклыкта текә тау итәге, анда махсус китереп аударылган ком өемнәре дә хәнжәр йөзе сыман үткен вак таш өемнәре. Бар, сиздермәстән генә һөжүм итеп кара син боларга. Әле шушы текә тау итәгенә дә үрләп менә алмыйча, никадәр ат корсагын ярачак, ничаклы баскын гарип калачак. Менә, ичмаса, кирмән дисәң дә кирмән! Рахманның үз гомерендә сынар йорт булса да төзегәне бармы сон? Эх, син, каһәр суккан, эт талаган язмыш!..
Кирмән артындагы уйсулыкта әле тагын дистәләгән йорт күтәргәннәр. Болары шул, гадәти нарат, каен, усак бүрәнәләрдән генә. Урманы да Чулман ярына терәлеп тормый бит әле анын. Һәр агачны әнә теге яктагы, Иж елгасы буендагы карурманнар эченнән сайлап китертергә кирәк. Ният иткәч, бары да тырышканнар. Кирмән әзер, өстәвенә, яндагы агач бистәдә ике яна урам тернәкләнеп килә. Моны озакламый йә калачык, йә шушы яктагы олыс үзәге итәрләр инде. Исемен, мөгаен дә, Ибраһим кирмәне-мазар дип тәгаенләрләр. Ибраһим хан булса, кала аты Илбугага күчәр. Шулай, ил- мәмләкәт файдасына тырышып бил бөккәч, ташларга язылып та кала кеше исеме, халык хәтереннән дә озак онытылмый. Ә Рахманнан бу җиһанда нинди эз калсын ди? Уйнашчы, дигәнме, сатлык йә баскынмы?..
Рахман белән сүз алышып, тел пычратырга теләмәде әмир Ибраһим. Монарчы әмир чаклы әмир булып йөргән бу бәдбәхет тоткын бүген анын өчен черек агачтан каерылып төшкән сынар ботак кына. Ул бәйләп салынган көенчә җирдә аунап яткан Рахманның янына да килеп карамады. Тоткынны ияргә аркылы салып кайткан җайдакларга текәлеп әйткән усал тавышы гына яңгырап ишетелде.
—Сатлыкларны нинди тәкъдир көткәнен баскыннар да белсен. Сабак алмаслармы0 Әнә, кирмән диварына илтегез дә шуна бәйләп куегыз бу имгәкне. Үзе Болгар өстенә ияртеп килгән баскыннары теткәләп бетерсеннәр. Мона шул төс.
—Юк, үтертмәгез мине, үтертмәгез? Мин синең аяк астыңда тузан булырга риза, Ибраһим, кол булырга риза. Диварга гына бәйләттермә мине? Моннан ары Болгар хакын гына хаклап яшәр идем. Үтертмәгез мине?— дип Рахман җир өстендә тәгәрәп-аунап йөрде. Колак салмадылар.
Дивар өстен кирмән сәрдәре Илбуганың кырыс әмерләре күмеп китте.
—Казаннар астына ут элегез! Ике йөз жайдак бистәне саклап кала, бүтәннәр кирмән эченә! Сонгы сакчы әрәм булмый торып, капканы төшерү юк!..
Әле төш вакыты җиткәнче үк баскыннар чирүе Чулман ярын кырмыска өере төсле тоташ сырып алды. Әллә болар таш кирмәнне курчак өе сыман гына кабул итте инде, көймә-каекларын сакларга торгаклар да калдырып
тормыйча өскә ябырылдылар. Баскыннарны сафка-рәткә тезеп торучы юк. күзәтү йә сынау йөзлекләре җибәрү юк, хуҗасыз кәрван очраткан чүл бүреләре шикелле, ак-караны күрми алга ташландылар. Чулман өстендә берсен-берсе әйдәкләп кычкырган тавышлар гына яңгырап-янгырап ала. — Нигезен дә калдырмыйбыз бу кирмәннен. тетеп бетерәбез!
—Растуфта балалар ачка кырылып ята. энәсен-жебен дә калдырмыйча талап чыгачакбыз!
Син ни кишеремә дип төрткәлисен. Сидор? Көймәләрне тутыргач бергә кайтасы бит, шул чагында муеныңны өзәм!..
Ком-таш сибеп чыккан текә тауга менә башлауга ук борыннары белән җиргә капландылар. Әллә ничәсенен маңгае ярылып чыкты, иөзләбенен сакал-күлмәкләре тоташ канга батты. Бише-уны аска очты бугай, кылыч, сөнге. калкан тавышлары зенләп купты, ун-унбише хуҗасыз хәнжәр- кылычларга кадалып яраланды. Сүгенә-жикерә, әйтерсен лә. гарасат кузгатгылар.
—Аһ. каһәреңне өшкерим! Болгар еланнары безне тозак корып көткән1 —Шушы таунын түбәсенә менеп җиткәнче үк кырылып бетәбез бит' Иллеләп ир кабат Чулман ярына ташланып, каек-көй мәл әрдән алдан ук әзерләп килгән баскычларны сөйрәп чыгарды Бу эшләре уңышлырак булды, ике-оч дистәләбе генә, кардәшләрен изеп, өскә менеп өлгерде. Бүредән өреккән маллар сыман этешә-төртешә алга йөгерсәләр, тагын кискен упкын, тагын сөңге булып тырпайган очлы бүрәнә башлары Ул арада гаш диварлар ярыгыннан шөпшә күчедәй сызгырып очкан ук давылы Дистәләгән, йөзәрләгән мәет. Дуңгыз тавышлары чыгарып чиный-чиный артка томырылдылар. Ә көймә-каекларда каткан ипи дә юк Озын мөгезле, әмма инде яралы үгезне тотып ботарларга җыенган ач бүреләр кебек шуыша- шуыша. янә кирмән ягына борылдылар
Һөҗүм иртәдән кичкә чаклы, өч көн буе барды Янда, уйсулыкта калыккан агач бистәдән олау-олау күмер һәм кисәү башлары гына өелешеп калды. Якын-тирәдәге яланлыкта авызга алырдай ни бар. һәммә үләнне тел белән ялап алгандай кырып бетерделәр. Кирмән тирәли казылган чокырлар мәет белән тулды. Баскыннарның сафы бозлы янгыр чүкегән суган кыякларын хәтерләтеп анда-санда гына тыртаешып калды. Көймә- каекларын Илбуга сәрдәр кирмән тышында калдырган җайдаклар урлап китте. Ә кирмән диварларына бер тапкыр да менә алмадылар
—Шайтан каласы бу! Шайтан үзе ярдәм итә явыз болгарларга Исән чакта ычкынырга кирәк!—дип. ниһаять, өченче кичтә акылга килделәр лә. Чулман тамагына таба чигенделәр.
Илбуга аларны атна буе эзәрлекләп барды. Куе чытырманлыклар арасына яшеренеп, көн-тан атса ук яудырдылар. Болгар чигеннән чыгып ычкынган чакта баштагы оч мең ирдән өч йөз өрәк кенә торып калган иде. Атарын да чирмеш урманындагы Ямансаз үз эченә йотты. Ростов ушкуйлары Чулман юлын дистә еллар буена бөтенләй онытты. Анын каравы. Болгар җирендә “Шайтан каласы” дигән өр-яңа кушаматлы кирмән яшәп калды
26
Т
ол кенәзбикә Ольганың инде битләре җыерчыкланып бетте, чәчләре агарды, ә үзе һаман яшь Святославка мөстәкыйль рәвештә идарә итәргә һичбер ирек бирми, этлек артыннан этлекне лиләп
кенә тора. Святослав яслар* белән касогаларга" каршы яу сәфәренә чыгып
' И( ир Йүгенге осетиннар " Кпсогалар черкеелпр
80.
ит И М А М I
киткән иде. “чукынган әбекәй" ике сөекле оныгына “ачтан үлмәскә дип шәхси биләмәләр өләшергә тотынган.
—Үз корсагыгыз турында үзегез кайгыртырга да. идарә итәргә дә өйрәнерсез.—дип. Ярополк белән Олегны әүвәл Новгород каласына озаткан бу.
Новгородныкылар гажәп вәсвәсәле. вәкарь, эре көрпәле халык. Алар борын аслары да кипмәгән бала-чаганы санга сугамыни?!
—Без үзебезгә-үзебез баш та. түш тә. Киев этләренен поты бер тиен!— дип. кенәзләрне куып та җибәргәннәр.
Лышык-лышык борын тартып әйләнеп кайткан Ярополкка “изге әби аптыраудан үзенен өр-янадан калыккан биләмәсе—Вышегородны биргән. Ә Олегы дрсвляннар башкаласы исәпләнгән Коростеньда туенып яшәргә тиеш икән.
Әгәр карт толбикә Святославның сөекле улы Владимирны да искә алган, санга суккан булса, яу сәфәрендә үлем белән качышлы уйнап йөргән тәкәббер кенәз. бәлки, шулкадәре котырынмас та иде. Ләкин кенәзбикә Ольганын ике оныкны үсендереп, өченчесен күз чалымына да китереп карамавы Святославны чыгырыннан чыгарды, тырнак астына кайнар энә кадагандай итте.
—Нәрсә. Ярополк белән Олег—аксөяк кенәзләр дә, Владимир минем өчен чит-ят баламыни?—дип ажгырып кайтып кергән улының сүзләренә каршы карт толбикә ыжлап та карамады.
— Владимир—колчура Малуша баласы, уйнаштан туган нәстә. Ә Ярополк белән Олег—никахлы кенәзбикә дәвамчылары. Аермалары—жир белән күк арасы. Син кайда гына, нинди генә канизәкләр тотып измәгәнсендер дә. синен аска яткан кайсы гына хатын бала тапмагандыр? Нәрсә, хәзер шул җилдән туганнарның барысына да кала-кирмәннәр бүләк итикмени?
—Никахлап кавышмый яшәсәк тә. Малуша—минем икенче хатыным. Владимир—өчесе арасында иң яраткан, ин акыллы улым. Ярополк белән Олег шикелле үк ул да кенәз, ул да тәхеткә һәм биләмәгә лаек!—дип Святослав чигенми тәкърарлагач. карт толбикә бик тә жинел генә хәл итте дә куйды.
—Кенәз буласы килә икән, әйдә, исбатласын!
—Ничек?!
—Ишеткәнен бармы. Хәзәр дингезе аръягындагы сәхрәләрдә мондый бер йола яши Андагы ханнарның балалары бик тә күп булып, хан шуларнын берсен генә өстен күрә, үзенә тарта икән, башка туганнары аны йә кул- аягын бәйләп коега салалар, йә башын гына калдырып комга күмәләр, ди. Күктәге Тәнре яклыймы бу ала карганы, әллә кире кагамы—менә шулай ачыклыйлар икән. Әйдә, синен ала каргаңны да шулай сынап карыйк. Моны мин генә түгел, дистәләгән боярлар таләп итә.
Кабилә хәтле кабиләләрне буйсындырып, кала артыннан кала яулап йөргән Святослав әнисенен шушы сүзләреннән сон коелды да төште.
—Нәрсә. Владимирны да тере килеш күмәргә җыенасызмыни?
Ольга керфеген дә какмый тезеп китте.
—Юк. үтермибез дә. күммибез дә аны. Без Владимирны кулына бер корал, бер пычак та тоттырмаган кое урманга җибәрәбез. Ул нинди генә хәлгә төшсә дә. үзенен кем баласы икәнен әйтергә тиеш түгел, авылларга- бистәләргә ризык-ярдәм сорап керергә тиеш түгел. Менә шундый кыргый шартларда ул үзенен гомерен саклап кала ала икән, димәк, анда—синен кан. синең акыл. Исән-сау әйләнеп кайта икән. әйдә, чукын, теләсә кайсы калага утырт аны. үз урынына калдыр. Ул чакта бер сүзем йә үпкәмне ишетмәссең.
Влалимирнмн сынавы күпме вакыт сузылырга тиеш буда инде?
—Төп-төгәл бер ел.
Святославнын күзләре әйләнеп чыга язлы, теле көрмәкләнде.
—Б-б-бс-с-ер ел?
—Әйе. төгәл бер ел.
Бик озак вакыт буе ишекле-түрле килеп йөргәннән сон Святослав, ниһаять, кул селтәде.
—Ярар, өнегез тыгылсын. Жибәрәм мин Владимирны —Святослав әнисенә төбәп бармак селкеп алды —Мәгәр сездән курыкканга түгел. Мин Влалимирнын исән-сау көе әйләнеп кайтасына ышанам Владимир—минем бала, ул җинәчәк!..
Владимир әбисе белән әтисенсн таләбенә күнде, карышмады. Үзен кызгандырып күз яшьләре түгеп тә азапланмады, бер сынык икмәк тә алмалы Баскыч тобендә яткан тал таягын гына эләктерде лә. сынау, чит- ят җирләр, билгесезлек эченә сызгыра-сызгыра чыгып китте
Аны озатканнан сон Святослав атна-ункөн чамасы түзде әле Аннары сарай эче тарайды, әнисенә, хатыны Евпраксиягә күтәрелеп карый атмас булды Читлеккә ябылган арысландай дәшми иорде-иөрде дә. Киев боярларын җыеп, аларнын өнен алды.
— Безнен кснәзлектә кемнәргәдер биләмәләр җитми башлаган, җир тарайган икән Шуна күрә мин сезгә яна яу сәфәре игълан итәм Кемгә яна җирләр яисә байлык кирәк, кулына корал алсын. Дошманнар алдында куркып тору бетте. Көнчыгышка карап юлга чыгам. Моннан ары минем үземнән алда һәр дошманга менә шундый кисәтү барып ирешәчәк С езнен өскә барам!" Мондый кисәтү кай тарафка гына барып ирешмәсен, дошман алдан ук белеп һәм калтырап торсын Димәк. Святослав килә, жинү өчен килә!
27
Ә
мир Ибраһим янына Биләр каласыннан чапкын килеп җитте
Илсл буйлап дошман бәреп керде. Яуны Кияү каласының олуг кенәзе Святослав үзе җитәкләгән. Мөхәммәт ханга “синең өскә
барам" дигән мәсхәрәле кисәтү җибәргән, ди Святославка ияреп егерме меннән артык баскын килә икән.' Урысларның элгәре безнен жиргә мондый олы чирү илә, ә ин мөһиме, кенәз кул астында кергәне юк иде Мөхәммәт хан зур хафага төште. Ул һәрбер улынын үз янына басуын таләп итә — Нуретдин эше бу.—диде күкерттәй кабынган Ибраһим, ияр озәнгесенә басканчы ук тоташ кара көеп —Шул эт жаннын эше. Нуретдин түгел бу. дөресе Нурыи этдин. Эттән туган нәрсә! Шул гына ияртеп килгән инде тегеләрне безнең ил өстснә. Һаман Жир йотмый бит. ичмаса, шу л хәсисне! Әзерлек чыра телеп ут куярлык арада тәмам булды.
—Сина ике йөз генә газине калдырам, оч йөз ирне үзем белән алам диде Ибраһим Илбуга каршында гафу үтенгәндәй —Растуфларны кудык, бу тарафта хәят күк йөзедәй аяз булып калды Мәгәр растуфлар безнен уяулыкны Йоклатырга җибәрелгән төлке генә булган. Ә ханлыкны татарга чыккан бүре көтүе Идел буенда хәзер, мине дөрес анла.
Илбуга белән кочаклашып аерылганнан сон иярөстекә менгәч. Ибраһим ашыга-кабалана янә өстәп куйды.
—Син Иж аръягындагы арлар вә мукшылар белән бозылыша күрмә. Алар белән дус яшәргә тырыш Жан чыккан саен атарга таймам, гачар.
■Киги КГ1М.И' Смт им Болгарга и\ Йгин 9<>4 елда ашы 6. .к V . м и
икмәк, ярма юлла. Хәвеф-мазар туса, соңыннан ярдәмгә чакырырсың. Урман бәндәләре булсалар да аларда мәргәннәр күп. Таянырга була. Ә мин Нократ буендагы авыллардан ирләр җыям. Чирү таләп итеп ул тарафка
барма.
Инде тузан болыты күтәреп Нократ ягына таба юнәлгәндә Ибраһим өзәңгеләренә күтәрелеп, борылып аваз салды. и
—Ә кирмәнне моннан ары үз исемең белән ата. Йә Илбуга каласы булсын, йә Албуга булсын! Буга—“үгез” дигән сүзне анлата бит. Болгар иленең чик буендагы үгезе, дигән атаманы ала икән, бик хуп, бик урынлы. Ул моны аклап өлгерде дә инде. Киләчәктә дә тезгә чүкмәс үгез булып калсын. Хуш, Илбуга!..
Нократ, Нырсы, Бәтке елгаларын үтеп Кашан каласына җитүгә үк бары да ачыкланды. Әмир Ибраһим чишмә төбенә карагандай дөрес әйткән икән—Үзи, Тын, Урыс дәрьялары* буендагы халыкларны Болгар иленә качак вәзир, сатлык мәхлукъ Нуретдин ияртеп килгән. Яубашлары—Кияү каласынын үзеннән үк чыккан егерме җиде яшьлек Святослав, ди. Ерак яу сәфәренә әле тәүге тапкыр гына чыгуы икән. Жинелеп кайтудан шүрләгәндер инде, кул астына егерме мең кешелек гаскәр туплап килгән. Боларнын бер өлеше Ука, Идел буйлап көймә-каекларда төшкәннәр, ди. Анын өстенә Иделнен ике ярыннан жидешәр-сигезәр менле ике олы нөгәр басып кергән. Шунысы гажәп: нөгәрләрнен берсе ат өстендә, икенчесе бөтенләй җәяү килгән. Жәяү булганнары ул икешәр-өчәр айлык юлны ничек үтте дә, ни ашады икән? Хәер, ниятләре-ысуллары мул булгандыр инде. Әнә бит, урманнарга качып өлгермәгән чирмеш ыруларын-авылларын тоташы белән талап чыкканнар, ди.
Болар Атабай авылына килеп җиткәч, Чулман суына да бик очынып- җилләнеп кенә барып кермәкче булганнар. Ләкин Атабай белән Болгар урнашкан ике як яр арасындагы су өстенә йөзәрләгән көймәләрне тезеп, аларнын һәркайсына күкерт, сумала, җитен, мамык төяп. Мөхәммәт хан Чулман тамагын тимер йозак белән бикләп куйган. Урысларның өч-дүрт йөзләп ташбашы әле шуна да игътибар бирми борыннарын сузып караганнар. Әмма ут эленгән уклар янгыры астында көймәләрдә тоташ янгын купкач, һәммәсе дә шундук күккә очкан. Аннары араларында мондый дуамаллар табылмаган инде. Аптырагач, шул. үзләренә күптән таныш элекке юлга—Ашлы каласына карап төбәлгәннәр. Ә Ашлыдагы әмир Сәлман сакалына ут капканчы йоклап ята торган ачыгавызлардан, үшәннәрдән түгел. Ул каладагы бар халыкны күтәргән дә, Зөя буендагы чытырманлык эченә кереп качкан. Дошман инде ничәмә-ничә көннәр буе буп-буш Ашлы каласында бер кабымлык ризык таба алмыйча аптырап йөри икән.
—Урыслар хәзер анда кышкы өнгә яткан аю сыман аяк табаннарын гына суырадыр инде.
Болгар яугирләре шулай көлә. Күз тимәсен, кәефләре әйбәт.
Ибраһим әтисе Мөхәммәт ханнын ыстанын Чулман уртасындагы утрауда эзләп тапты. Элек бу утрауда зур-зур ярминкәләр генә үткәрәләр, су уртасында булганга күрә исеме дә “Ага-базар” иде. Әтисе һаман да шул, һәрьяклап су саклауны сәбәп иткәндер инде, менә, үзенең яу ыстанын да шушына кертеп корган. Дөрес, чирүнең бер өлеше Болгар кирмәнен сакларга озатылган, ә төп гаскәр Ашлыга капма-каршы ярда. Баллы Арка дигән калку җирдә тупланып тора икән.
Мөхәммәт хан ничә айлардан сон тәүге тапкыр улын кочагына кысып каршылады. Сере тиз ачылды.
' Үзи. Тын. Урыс дәрьялары Днепр. Дон. Рось елгалары
83
-ЛГ-* имгәкнен берсе дә килеп күренмәде але,—диде Мөхәммәт хан Ибраһимнын йөзенә туры карамыйча. Сизелеп тора, ул хурлана иде I имер-Мөэмин белән Габбас турында әйтәм Ничә чапкын жибәреп карадым, бер жавап юк. Минем дөмеккәнне көтәләрдер инде
Ибраһим сүзне читкә борырга ашыкты.
—Никадәрле чирү жыя алдын, атай?
Ханнын инбашлары бу юлы да сугып имгәтелгән каз канатлары кебек салынып төште.
— Газиләрнең саны унике менгә дә тулмады шул әле. Сәлман Зоя аръягында качып иөри, ашлыларга өмет баглап булмый. Яу башланса. Сәлман шул. арткы яктан килеп кенә ярдәм итсә инде... Жүкәтауны әйттем Тимер-Моэмин белән Габбас анда яткан чакта жукәтаулар иманга килмәсләрдер . Вәнжәгә дә таянырдай түгел. Аларны Иосыф кахан, елан сыман авызын ачып, йотарга әзер тора. Ә монда, минем кул астында. Биләр белән Кашан гына.
—Ярар, ияр өстендә йөргән баһадирга ясин чыгарга ашыкмыйк әле. атай,—дип Ибраһим тизрәк әтисен юатырга ашыкты —Менә мин дә меннән артык гази туплап килдем. Жан биргәнгә жүн бирер, ди Ходай. Дошманны пайтәхеткә барыбер үткәрмәбез.
Мөхәммәт ханнын да кәефе күтәрелде, ул Ибраһимнын салпы ягына салам кыстырып алды
—Улларыңның барысы да синен сымак таянырдай булса иде дә бит' Юк шул, әйгенәм, юк шул..
Ибраһим каударланып янә сорау бирде
—Мин мин инде ул. Ә менә таянырдай, ышанырдай жүнле сәрдәр бармы?
—Балларкадагы чирү өстенә Даян вәзирне башлык итеп куйдым Урыс арасында йөргән шымчы бит ул, дигән булып күпләр яратмый Аларга сатылгандыр, аргкы яктан пычак кадамасын, дип сөйләнүчеләр дә байтак кына. Мәгәр аның нәкъ менә шул урыслар арасында яшәгән булуы бәһасез өстенлектер Чөнки аңа урысларның дуамаллыгы да. яу алымнары да күптән таныш. Ахыр чиктә, ул аларнын китек якларын да. мөгаен, сина-мина караганда шәп беләдер Менә шуңа күрә мин Даянны төп чирүгә сәрдәр итеп куйдым. Йә, син хуплыйсынмы?
—Хуплыйм, атай,—диде Ибраһим, икеләнүгә шик калды рмасгаи вәкарь тавыш белән.—Эг өрә тора, бүре иөри тора. Читтә өреп яткан һәр көчеккә каршы таш ыргытып булмас Иллә мәгәр, андый көчекләрнсн авызлары томалансын өчен, Даян вәзир янына, әйдә, мине дә җибәр
Мөхәммәт хан мондый җылы сүзгә күптән сусагандыр инде. Ибраһимны янә кочагына алды.
—Алай да син бар. Синнән кала тагын кемгә генә таяныр идем, улым?!
28
Л
аян Ибраһимны сөенеп каршы алды. Сәгате-минуты белән Баллы Аркадагы ы станның буеннан-аркылысына уратып алып чыкты Үзенен теле-телгә йокмый, бертуктаусыз сөйли Аңлашыла, җавап тотардай яна иптәш табылуга ихлас сөенә бу.
—Газиләрне бишәр йөзлек апайларга бүлдек. Монда, Балларка өстенә оч мең генә ирне бастырып куйдык. Биш менләп гази әнә тегендә, күл буенда ята. Күз күремендә өч мен генә ирне ялтыратып йөртсәк тә. урыс баскыннары һаман һөҗүм белән килми Аптырагач, теге ярга ике йөз җайдакны иравыл итеп кудык Башлыклары Байдар Теге, атан Йомрыгаш яныннан жәтмә белән эләктереп кайткан батыр, беләсеңдер инде Ул унъяк
ярга чыгуга ук Кашкатау түбәсен эләктерде дә алды. Әнә, кып-кызыл балчыклы бүрекне күрәсеңме? Кашкатау ул. Ашлыдан бер фәрсах тикле дә ара юктыр, урысларның борын төбендә генә. Әй, ул Байдар хыялый да инде! Үзе урысларнын күзләренә сукыр чебен булып керә белә, үзе сабый бала төсле хыялый. Авыз суларын корытырдай булып, гел малае турында лыбыр-лыбыр сөйли. "Сал-Сал, Сал-Сал”. Әй, тапкан соң исем!
Ибраһимга да кызык булып китте. Ул иреннәре буйлап таралган елмаюны да тыеп маташмады.
—Нинди Сал-Сал ул тагын? Йә, мина да сөйлә.
—Һе, аны Байдар пәһлеваннын үзе булып сөйләргә кирәк ләса,—диде Даян —Ә андый осталык минем ишедән киләмени? Бер кичкә кер мичкә, әй лә, сөйләп карыйм.
Даян ирен тирәләрен ялмады да, яңакларын күпертеп, Байдар төсенә кереп, тезеп китте:
—Сания дә качак, мин дә качак, урлап ятак бүлдек. Ә урлап ашаган мал татлы була икән. Сания шәпле минем. Бер ел көттереп йөргәч, ниһаять, малай тапты. Әйтергә генә ансат, авырлыгы бер пот Бер пот инде, бер пот, валлаһи, малайкаем. Кочакка да сыймый. Өнгә кереп чумган аю сымак бу, ими суыра да йоклый, суыра да йоклый. Ике яше тулганчы имидән башка бернине дә авызына алып карамады. Сания коры сөяккә калып бетте, жаный. Кочаклап ятарлыгы да калмады мескенкәйнең. Шуннан малайга әйттем. Житге, шайтан, хатын минем үземә дә кирәк, ботка аша, ипи аша, дидем. Бәрәч, бәрәч, малаең шулай ятак, никах турында да сөйләшә беләмени, дип сорыйбыз тегеннән. Байдар авыз ера. Юк, ди, ике яшенә җиткәнче авыз да ачмады, ди. Аннан тагын сөйли. Ике яше тулгач, көчкә беренче мәртәбә әннә, диеп әйтте. Әле анысы да шул, имидән аерып ач тотканга гына. Бермәлне түшәм сайгакларын селкетерлек итеп үкерә бу, малай. Вә-ә дә вә-ә, авызына мендәр каплап та туктатырлык түгел. Хатын елый, мин тик утырам. Үз балаң тавышы туйдыра димени? Мин түзәм. Ә хатын, чыдамыйча, ботка пешереп бирде. Бармак башы хәтле эре ярмадан, арпаныкын. Агач җамаякны чүмәкәй итеп тутырдым да алдына китереп куйдым. Үземнен чүмеч хәтле кашыкны тоттырдым тегенә. Хәзер инде үз көнеңне үзен күр. аша, мәйтәм. Күз ачып йомган арада ялт иттереп куйды Кашык белән өстәл төя-төя янә сорый, шайтан. 'Фал, фал!” "Әннә”дән кала әйткән икенче сүзе шул булды малайнын. "Эттә” дип тә күнелне күрмәде бит, ичмаса, уйнаштан туган нәрсә! Фал, ди, тагын ботка фал, ди. Менә шуннан сон ана Сал-Сал, дигән исем берегеп калды.
Ирләр, утардан киң яланга качып чыккан кыркымыш тайлар шикелле, кешнәп көлештеләр. Идел аръягындагы Байдар өчен дә, үзләре күрмәгән- белмәгән сабый Сал-Сал өчен дә бәхетле иде алар бу минутта. Күңел юаткач, беренче булып, әмир Ибраһим болытлардан җир остенә төште
—Бүген кичкә тагын бер-ике йөз җайдакны юлга әзерлә әле син, Даян сәрдәр. Ашлы каласының тирә-юнен үз кулларыбыз белән капшап кайтмый булмас. Карангы төшүгә үк Идел суын кичеп чыгачакбыз. Ходай язган булса, бәлки, әле урыс ыстаны эченә дә үтеп керә алырбыз. Бер-ике менбашларын чәлдереп, баскыннарының өнен алсак, ярап торыр иде.
29
К
арангы төн уртасында бугазына килеп терәлгән хәнҗәр салкынлыгын тоеп күзен ачкач, Евсей бояр тынсыз-өнсез калды.
Алтынчы дистәсен тутырып килгән чакта беренче мәртәбә Болгар дигән илгә каршы яу сәфәренә ияреп чыкты. Аеры бер биләмә, биштәр-
.85
биштәр алтын-зиннәткә өметләнеп ничаклы юл үтте, газап чикте. Дошманнардан бигрәк үзенен туймас тәгамьлс юлдашларыннан сакланып чатырын да кала читенә, хәвефсезрәк җиргә корып яткан иде Әмма һәр бармакка уймак кигән сыман саклану да ярдәм итмәде шул Төн уртасы узгач, анын чатырына аю шикелле иләмсез гәүдәле шымчы үтеп керде Жан кыярга килгән I азраилгә тин мондый катил нигә дип нәкъ менә Евсей боярны сайлаган сон?
— Шыбырдама, бояр!—дип телгә килде анын күкрәген тегзәре белән сытып баскан карачкы иясе. Әллә үтелгән юлы кайнар булып чыккан, әллә дулкынлана бу—монын тавышы гыж-гыж килә иде. Барыбер дәвам итте.
—Син мине беләсен, минем кул ялгышмый Тын чыгарсан, шундук суеп атам. Ләкин ипле генә килешү икебезгә дә файда. Даваи. акыллы бул.
—Әт тәч!—диде Евсей бояр, тик бераздан гына.—Даян? Даян түгелме сон7 Каян килеп, ничек? Мин сине моннан ун-унбиш еллар элек үк югалттым ла инде.
Даян Евсей боярнын күкрәгеннән төште, әмма утын әрдәнәсе чаклы зур хәнжәрс әле һаман ялык-йолык килеп тора иде
—Бәзен тирә-юньдә аяклы колак йөри, ипләп кенә сөйләш.—дип кисәтте Даян.—Әйе. сине ташлап кайтканыма ун ел чамасы гомер үтеп китте. Ссзнен Киев каласында яшәсәм дә. болгарлы идем бит мин Үз илемә чакырып кайтардылар. Хәзер вәзир. Ханнын ун кул ымын.
Евсей үз колакларына үзе ышанмыйча күтәрелә төште Ирен кыймылдатып әйткән икс-өч сүзе генә ишетелеп калды
— Киг, әкәмәт, булмас. Кит, әкәмәт
Даян исә жеген-жеккә китереп сөйләвен генә белде
—Илнен иминлеге очен ханнан кала, иң беренче чиратта, мин җаваплы. Святослав безнен гаскәрне тар-мар итә, калаларны талап чыга икән, минем урын дарда. Ярар, минем гомер алай, тау-тау алтын бәһасе тора торган бик зур байлык түгел Хәер, синеке дә. Яу башланса исән чыгасынмы әле син. ятып каласынмы—түпчем билгесез бит Ә исән казырга да. баеп кайтырга да форсат житәрлек ул. Ил вәзире булган танышларын синен сукмагында гел-гел очрап тормас. Менә монын кебек малга риза буласын икән, уртак сүзгә юлны эзләп була.
Даян остенә киеп килгән кап-кара чикмән астыннан кин каеш суырып чыгарды Чатырнын ярымачык торган ишегеннән төшкән яктылык та житәрлек. каешнын саф алтыннан коелган аелы ялт-йолт уйнап күзне камаштыра иде Җитмәсә. Даян каешнын эчке ягына яшерелгән унлап кесәнең берсен ачып җибәрүе булды, аннан жир остенә салган киезгә дистәләгән алтын тәнкә чылтырап килеп төште Юк. кызыкмаслык түгел иде бу зиннәтләр. Евсей боярнын күзләренә шундук шайтан уты кунды, кулын бизгәк тотты
-Мина нинди әмер җиткерәсең? Бурычым нидә?—дип сорады ул. кайнар чәй эчеп авызы пешкән кешедәй хап-хоп һава сулап. Аннары "тартып ала күрмә" дигән сыман кин каешны бер мизгел эчендә яшереп гә куйды.
Даян хәзер инде дөя сыртында утырган килеш кенә хезмәтчесенә аяк юарга боерган кәрванбаш танышы белән Евсей казагына таләпләрен тезде
— Кснәз Святослав хозурына барып казагына тукы. Бу —анын Идел буена төбәп оештырган беренче яу сәфәре Жинелә калса, болгар гына түгел, мукшы, чирмеш, башкорт, вотяк халыклары. Ростов кенәзләре азлымда да гомер буе юып булмас хурлык. Иртә уңмаган кич унмас. ди. алдагы яулары да хуш буламы әле? Шушыларны уйласын-үлчәссн дә Биләр остенә барып маташмасын. Жир йөзендә Святослав кылыч күтәрергә бурычлы, ул үч
86
алырга тиеш хакимнәр бар. Әнә, хәзәр каханы Йосыфка сезнең вятич кабиләсе дә, Ростов, Смоленск кенәзләре дә дистә еллар буе ясак түли, кахан харәмханәсенә иң сылу кызларны озатып ята. Без дә каханнын олтаны астыннан котыла алмый иза чигәбез. Сөяк бүлә алмаган сукбай этләр сыман талашканчы, Святослав белән Мөхәммәткә үз сыртларыннан Йосыф каханны чәнчелдереп төшерү дан. Менә шушы жырны жырла кенәз колагына, шундый юлга күндер.
Евсей боярнын юл чатында хәер сорашып утырган дәрвишнеке кебек талымсыз һәм ач карашын күргәч. Даян үзенен кашларына хәтле төшереп кигән кара башлыгын салып ташлады. Чүпрәк астында саф алтыннан койган очлым ялтырап китте.
—Бу хан бүләге түгел, минем очлым гына,—дип анлатты Даян.—Кенәз күнә икән, хан да әжерле булып калмас-калуын. Ә жавап хәбәрен әзер була калса, менә сина бәләкәй көмеш аел. Моны күрсәтсәң, юлдагы һәр болгарлы минем чатырыма чаклы озатачак сине. Шүрлй күрмә, сина тырнак очы белән дә кагылучы булмас.
Тулган айдай балкый башлаган Евсей кулын күкрәгенә куеп ант сулары эчәргә тотынды.
—Син теге чакта, урыс җирен Әкбәр уйнашчыдан азат иткән чакта минем гозеремне аяк астына салып таптамадың. Шуннан бирле синен каршында бурычлы йөри идем. Моннан ары бер сүзеннән чыкмам. Мина ышан.
Боярнын тавышы әллә нишләп шундук ясалма һәм төче булып ишетелде Даянга. Шунадырмы, чатыр ишегенә кулын сузган чакта кире борылып ирен арасыннан ысылдарга барыбер онытмады.
—Кенәзенне кисәт. Башны култык астына кыстырып кайтуга караганда алтын очлым киеп китү күпкә шөһрәтлерәк.
30
И
кенче көнне Кашкатау буена урыс ыстаныннан чапкын килеп җитте. Даян шундук тойды: егерме җиде яшьлек Святослав үзен күрше ихата тавыклары янына барып кергән әтәч урынына бик
тәкәббер тота һәм тез чүгәргә исәпләми иде.
—Кичә алтын очлым биреп, и-их, сантыйга калдым!—дип сүгенде Даян, әле чапкын янына каршы чыкканчы ук.—Бездә сәрдәр дә менә шундый алтын очлым кия дип, сандык капкачын ачып салдым бугай. Хәзер баскын кенәз базар халкы сыман сатулашып, үз бәһасен арттыру ягын гына карап торыр инде.
—Кенәз язмышны сынап карамакчы була,—дип белдерде чапкын.—Ул Ашлы каласы белән ике арадагы кырда батырлар алышы үткәрүне таләп итеп куя.
Батырлар алышы үткәрү—Болгар иле өчен аяз көнне уйнаган яшен шикелле кыргый күренеш түгел. Монда бишектән сикереп төшкән һәрбер бала-чага сабан туе саен, бәйрәм саен бил алышулар, аркан тартыш, ат чабышы, мәргәннәр бәйгесе сыман ярыш күреп үсә. Чапкын каршына да. сафны бозып, уннан артык җайдак чәчрәп чыкты.
—Һи-и, ана гына калса, үткәрәбез аны!
—Ярар, алышабыз, батырыгыз чыксын!
Урыс чапкыны каршына Даян сәрдәр чыгып баскач кына артка чигенделәр. Даян карашы белән үтәли көйдерерлек итеп текәлде. Тешләрен усал шыгырдатып сорау бирде.
—Кенәз эргәсендә Евсей бояр бар идеме, юкмы?
—Янында торып калды.
Димәк, синсн кулга көмеш аел эләкмәгән инле?
Чапкынмын аптырап калуын күргәч, янә тешләрен кыса-кыса сүгенергә булды.
—Вәт. туймас тамак! Вәт, имгәк жан!
Аннары гына үзенен ил-яу өчен жаваплы сәрдәр булуын исенә төшерде, ахры, тыныч кыяфәткә кереп аваз саллы.
—Алышның шарты бармы? Батырлар нинди корал белән сугышачак, лип әйтүем
— Юк, бернинди дә таләп куймадылар. Алыш атыш инде. Кем ничек булдыра, ничек жинә ала—анысы батырларнын үз карамагында.
—Аңлашылды,—диде Даян сәрдәр —Харәмләшүсез генә атышсыннар иде
Урыс чапкыны Ашлы кала ягына китеп барды Берәр сәгатьтән сон дошман гаскәре шәһәр капкасыннан ургылып чыкты да тере дивар булып тезелеп басты. Даян сәрдәр белән Ибраһим икесе дә кызу-кызу күз йөгертеп чыкгы. Ун мен чамасы ир-ат кына монда. Ярты гаскәр Ашлы эчендә казган Димәк, болгарларның андый-мондый этлек эшләвеннән бик нык шүрли болар
Урыс томәненен бер канатында көбә-очлым урынына кайры тун һәм арткы як итәге муенга асылынган тирән бүрек кигән, беләкләренә сагыз кушып катырылган күн калканнар элгән ике мен чамасы жаидакнын аерымрак оешып басуын шәйләгәч, Даян үз күзләренә үзе ышанмыйча башын чайкап куйды
—Әмир, әмир!—дип тиз-тиз эндәште ул шөбһә, хәвеф белән —Әнә теге, бер як читгәрәк аерылып торган нөгәрне күрәсемме? Бәжәнәкләр бит болар, валлаһи, бәжәнәкләр!
Ибраһим да теше сызлаган сырхау шикелле йозен чытты
— Менә монысы инде бик яман фал. Даян.—диде ул ла әрнеп —Башка халыкларны болай итеп үз кубызына биетә башласа яисә сатып алса, урыс кенөзләре безне дә берзаманны аяк астына бөкләп салачак бит
Даян белән Ибраһимга ияреп Иделнен унъягына йөзеп чыккан ирләр саны бер менгә дә тулып җитми иде Шуна күрә, сәрдәр әмере буенча, сулъяк ярда калган барча җайдак Баллы Арка өстенә тезелешеп басты Уңдагылар Кашкатаунын бар итәген каплап таралдылар Янәсе, менә күр. бәһалә, баскын кенәз, синен безне җинәрдәй-тузгытырдай көч-куәтен бармы? Тик онытма, биредә сәрдәр генә. Ханмын кул астында син күрмәгән- белмәгән тагын бер чирү яугирләр сакта тора әле!..
Иңгө-иң торып баскан урыс сафы арасыннан чем-кара айгырга атланган җайдак аерылып чыкты Болгарлар күз белән ашардай булып ана текәлделәр. Агы гаярь Күкрәк тирәсе дә. ботлары да баудан ишкән сыман Ялы- койрыклары кояш яктысында ялт-йолт килеп тора Мангаенда ап-ак йолдызы бар Бәкәлләре дә тоташ актан Тояклары нәни чүлмәк кебек. Айгыр аз гына кымшанса да, тирә-якка белен кадәр чирәм кубып оча.
Жаидак үзе. карап торышка, әле яшь күренә Башына тимердән чүкеп ясалган олы очлым кигән Салам кебек сап-сары чәчләре эскәк белән кыздыргандай бөдрәләнеп тора. Сирәк-мирәк үскән сакал-мыегы да сары Йозен күгәрчен күкәе белән рәттән куярлык бар. аны эрсле-ваклы тәкәрлек басып киткән. Олы гаскәр исеменнән алышка үзен чыгаруга сөенәдер инде, сап-сары мыегы астында шундый ук сап-сары тешләре ялтырап күренеп тора. Бер карасаң, ул өеннән, әнисеннән качып уенга гына чыккан бала- чагалан әлләни кайтыш түгел. Әле ярый, тимер тәңкәләрдән ясалган озын көбә өстеннән имнәренә кызыл жәймә япкан Шу т жәймә генә анын кыяфәтенә житдилек һәм мәһабәтлек өсти
Даян сәрдәр Кашка тау итәгенә тезелеп баскан болгарлар өстенә караш
ташлап алды. Әнә, кылычын кыныннан суырып чыгарган көе Ибраһим урынында алгысынып тора. Аның артына Кашан бәге Габделваһап баскан. Атардан арырак—болгарларны тәүге булып дошманның борын төбенә. Кашкатауга алып чыккан Байдар Янәшәдә—Даян сәрдәрнен үз малае Насыйр Тагын дистәләгән гаярь ир-егетләр. Һәркайсы да үгез хәтле үгезне бер сугуда аяктай егардай гайрәтлеләр. Әмма. Болгарның йөз аклыгын саклап калуны кайсы пәһлеванга гына тапшырырга сон? Кем сынатмас0 Илне тоташ кан коюдан, кара яу михнәтеннән кем коткарыр?..
Ибраһимның аргамагы алга сикереп чыкты.
—Үзем орышам! Минем атайны анын улыннан да алда кем якласын?
—Артка чиген, әмир!—дип. үзен-үзе белештерми кычкырып җибәрде Даян —Бәйләп салган малны чалып ташлау берни тормый. Атаң илә син дә харап булсан. без бәйләп ташланган бичара мал хәленә калачакбыз. Аннары болгарлар кайсы таждар өчен генә яуга керер икән?
Сафлар арасыннан авыр чукмарын чөеп уйный-уйный Байдар калкып чыкты.
—Мин Иделне беренче кичеп чыктым. Син нәүбәтне болай итеп бозма әле, әмир. Кемгә орыш язган тәкъдирендә, кемгә тәхет. Мин бит синең тәхетеңә бер дә борын тыкмыйм. Син дә орыш-алышларга. әйдә, борын тыкма.
Байдар бәхәсләшергә урын калдырмастан урыс сафына таба юырттырып китте. Ирләр күзәтеп калды. Алмачуар аты ерак юлда йөреп гадәтләнгән. Моның берчакта да хуҗа-җайдакны ташлап качасы юк. Байдар үзе дә. күз тимәсен, аргамак өстендә коеп куйган кебек. Иңбашлары кибән өярдәй таза. Муены симертелгән үгезнеке сыман. Куллары имән кәүсәләре, йодрыклары бәләкәй чүлмәк чаклы. Мондый пәһлеванны кемнәр генә җинә алсын инде? Чукмарының җиле тиеп китсә дә, теләсә кайсы ирне карачкы урынына тетеп ата бит бу!..
Жайдаклар анда-санда әрем сибелеп үскән кин яланнын калкурак урынына җиткәч тукталдылар. Ике җайдак тынмас дошман булып, бер- берсенә каршы килеп басты. Икесе дә ике якка күз йөгертеп көчләр тикшерделәр. Әнә, урыс гаскәренең уртасына кып-кызыл япмага төренгән кенәз чыгып баскан. Сәер, моның аргамак өстенә ябылган җәймәсе дә кызыл, очы өскә бөгелгән итекләре дә шундый. Әйтерсең лә. ул гаскәр уртасында канга сусаган, канга баткан сөзгәк үгез сыман. Янында яраннары Әллә кемнәр түгел. Иле белән халкы читкә типкән сатлык Нуретдин. Карашында ачлык, нәфсе уты сүнә белмәс Евсей. Кәләш сорап килгәч кулларына черек кавын чыгарып тоттырылган кияүләр шикелле каушап калган менбашлары. бояр, пәһлеваннар
Болгарлар ягында да башын горур тоткан ирләр әлләни күп түгел. Ибраһим Әмир ияре өстенә кылыч салган булган, ләкин өзәңгеләренә хәтле дер-дер килә. Байдар белеп тора, яуга, орышка атлыгудан туган шаукым тәэсире бу. Даян сәрдәр дә эче тулы ут булганга күрә бер урында басып тора алмый, елан куган сыман әрле-бирле йөри. Калган менбашлар да бер-берсенә туры карамыйлар. Болар да хәвефле. Һәммәсе дә алыш- орышнын нәтиҗәсен көтә.
Ниһаять, батырларга бер-берсен сынарга да чират килеп җитте. Урыс баһадиры кулына тәртә чаклы юан сөңге тоткан, билендә кылычы, хәнжәре бар. Байдарның да бил каешында кылыч, ә кулында үгез боты хәтле олы чукмар. Аргамаклар алда ни көткәнен сизенәләр бугай, борын тишекләре дөянеке сыман киерелгән, кайнар сулыш бәрә.
—Алеша. Алеша! Алга ыргыл, алга! Бүкән сыман бәреп төшер болгар карачкысын!—дип урыс баһадирын дәртләндереп кычкырган сүзләр ишетелде.
89
Болгарлар да бурычлы калмадылар. Ялан өстен күк күкрәгәндәй тавыш каплап китте
Урыс аламасын кавын сыман тетеп ташла, Байлар! Үләксәсен дә таба алмасыннар! .
Ике баһадир да аИгырларнын касыгына типте. Бер мизгел эчендә ялан өстендә явыз туфан, гарасат үзе купкан сыман булды. Атлар сөлек кебек сузылып капма-каршы оча. Яллары тузгыган, койрыклары кипкән камыш себеркесе төсле тармакланган. Борын тишекләре дәү ирләрнең йодрыклары сыярдай булып киерелгән. Икесенен дә тояк астыннан бияләй-бияләй чирәм чәчрәп оча.
Байдар әле бер дилбегә кадәр ара калганда ук күрде: урыс пәһлеваны сөнгесен дошман айгырынын күкрәгенә төбәп килә иде Аһ. мәкерле! Ул Байдарны атсыз калдырмакчы. ялан буенча куып йөртеп, көтүдән аерылган бәрән урынына изеп таптамакчы! Акылын кот икән, таптамый тор әле!
Байдар йөгәнне кисәк каерып аргамагын читкә тайпылдырлы. үзе ул арада дошманының сөңгесенә олы чукмар белән орып узды Ару эләкте бугай, Алешаның сөңгесе кызыл балчык өстенә чәчрәп очты, егет кырт тукталды. Байдар аргамагын кире боргач кына үкереп аваз салды
—Ат хәтле атка кул күгәрәсеңмени, имансыз жан? Мин сине монын өчен эт урынына тотып ярмасаммы!
Алеша сөнгесен кабат кулына эләктергән иде инде, ярсыи-нрсыи янә Байдар өстенә очты. Ләкин никтер ул сөнгесен сул кулына күчергән, ә ун кулынын учын нәни кошчык тоткан сыман бик сак кына йомарлап килә иде. Урыс баһадирының нинди этлек әзерләп өлгерүен Байлар тоймады да. Ике аргамак бергә тигезләнүгә үк Байдарның йөзенә соскыдан сибелгәндәй бер уч ком килеп бәрелде. Пәһлеванның ике күзе лә шундук томаланды, кулыннан чукмары төшеп кала язды.
Байдар кул аркасы белән күзләрен ышкылаган чакта янда янә дошман аргамагының тояк тавышлары ишетелде. Байдар башын селки-сслки күзен ачты. Бөтен дөнья куе томан, кара төтен эченә кереп чумган кебек Шулай да, әнә, ниндидер тау килә анын каршына, зур карачкы килә Байдар чукмарын югары күтәрде, ана бәрелеп кылыч тавышы дан-дон килде Көндәшен чукырга ябырылган әтәч сыман кыйлана бит урыс, зәһәр кылыч тавышы һаман тына белми.
Ниһаять, аерылдылар. Урыс чирүе ягыннан эт оегергән сыман таныш килә.
—Алеша, кылыч белән гура, кылыч белән!
—Алеша, сөнген белән болгар карачкысын урталай яр'
Байдар әле алышка керешкәнче үк сайлаган калку урынга янә барып басты. Әнә, мәкерле урыс та яна һөҗүмгә әзерләнеп тора. Ләкин аны юньләп күреп булмый Ике янак буйлап та яшь тәгәри, бөтен ялан көймә өстенә сузып салган сыман чайкала. Ничек кенә, нинди генә чара табасы сон’
Байдар сул инбашына капланган жиз калканны җиргә тотып атты Авырлыгын янә үлчәгән төсле кулындагы чукмарны кат-кат сикертте дә. котырынып-ярсыгг, анысын да читкә болгап атты Юньләп күреп булмый Дошманны бер сугуда йә имгәтергә, йә бетерергә кирәк Баидарнын кулы ялгышса, бу мизгелдә Алешанын аны урталай өзүе бар Ул чагында хурлык Ул очракта җиңелү. Илне тоташ талап чыга алмасалар да. урыс гаскәре барыбер ясак таләп итәчәк, ир-егетләргә, хатын-кызларга коллык янавы бар. Юк. ярамый! Дошманыннын бугазын чәйнәп булса да өз. әмма җинелә күрмә! Өендә газиз улын Сал-Сал да бар бит әле. Ул синең хурлыгынмы ничек күтәреп яшәр?..
Байдар ияр артына тагылган бер аршын озынлыгы гына сөнгесен сөйрәп
чыгарды да, аның ыргаклы ягын дошманына төбәп, калкулыктан түбән томырылды. Ун дилбегә озынлыгы ара калып бара, биш дилбегә, ике...
Менә, аргамаклар күкрәкләре белән бәрелеп үрә торды. Ике кыя бер- берсенә бәрелеп чәкәштеләр диярсең, ике якта ике гаскәр шау килеп купты. Ике аргамак өстеннән дә ялан чирәменә ике пәһлеван мамык сыман очып килеп төште. Ә аннары яшүсмер Алеша җир өстеннән иң беренче булып сикереп кузгалды да көрәк йөзедәй кин, иләмсез кылычын богауланган шикелле кымшана алмый яткан Байдар пәһлеванның бугазына тыкты. Канга баткан Байдар авызыннан тик бер генә сүз сытылып чыкты.
—Сал-Сал...
31
С
вятослав өчен күк капусы ачылгандай булды.
—Безнен батыр җиңде, Алеша өстен чыкты! Мәрхәбә, мәрхәбә!— дип ярсып кычкырды ул, иннәренә канат үскән сыман,—Без изге
юлда, сугыш алласы безнең эшне хуплый!
Урыс гаскәре инде болай да чик-чаманы белмәгән кыргыйлар төркеме урынына тантана итә, шашына, котырына иде. Берәүләр очлымнарын салып күккә чөя, икенчеләре кылыч-сөңгеләрен калкан йөзенә бәрә-бәрә дөңгерди. Тилебәрән орлыгы ашаган сыман һәммәсенең күзе акаеп чыккан, авызларын бүрек йотардай ачып үкерәләр.
—Безнең батыр җиңде! Алеша, Алеша!
—Болгарларны турап бетерәбез!
—Боларны шәрә калдырганчы таламыйча торып, кире борылмыйбыз! Бер-берсен ишетүче, берни аңлаучы юк. Үзара кочаклаша-кочаклаша бииләр, сикерәләр.
Святослав үзенен фәрманын көч-хәл белән генә ишеттерә алды. —Алга, болгарлар өстенә! Миңа Мөхәммәт ханны тотып китерегез! Ашлы диварлары тышында торган ун мең кешелек урыс гаскәре бер мен болгар яугире өстенә ябырылды. Тоташ ташкын булып купкан дошманны күрүгә үк Ибраһим әмир белән Даян сәрдәрнең кабаланып кычкырган әмерләре яңгырап узды.
—Кашкатауга, Кашкатау өстенә чигенегез!
—Дошман Иделгә юлны бикли алмасын, ике як итәккә ике чылбыр
булып тезелегез!
Даян белән Байдар инде әллә кайчан ук Иделнең бу як ярына йөзгә якын арба чыгарып куйган икән. Күз ачып йомган арада әнә шул арбалар артына кереп яшеренделәр, һәммә арбалар да янга яткырылды, осләренә киез ыргыттылар. Урысларның беренче сафы кул сузымы арага якынайгач, ыстаннар артыннан аларнын өстенә ук янгыры очты. Беренче рәт чалгы белән чабып ташланган шикелле кырылып ауды, икенчеләре кыяга килеп төртелгәндәй капылт туктады.
—Алга, алга!—дип кычкырды котырынган кенәз.—Алар биш-алты йөз генә бит, кырып бетерегез!
Урыс белән бәҗәнәк сугышчылары берсен-берсе таптый, изә-изә, өр- яңадан алга томырылды. Күбесенең кыяфәтләре үк өн алырлык иде. Атналар-айлар буе җылы су күрмәгән сакаллары себеркегә охшаш. Кайсыларының киндердән суккан ыштан балаклары эт талаган кебек сипелеп беткән, чабаталары тишек, кайсылары бөтенләй яланаяк. Ярты гаскәрнең кулында сөнге-кылыч, калганында тәртә озынлыгындагы ике япьле сәнәк йә булмаса чалгы.
Арбалар ышыгында яткан бер мен болгарлы ук янгыры очырып та, кылыч
болгап та каршы торып карады. Егылганнар урынына яңалары басып, чылбырдагы отеклекләрне ялгарга тырыштылар Артка чигенүче яки яу кырын ташлап качучы жебегән күренмәде Ләкин урыслар күп. бәжәнәкләр дә шулар арасында Алар тау башыннан ычкынган таш өермәсен хәтерләтеп, юлда очраган бар нәрсәне сытып килә иде. Берзаманны алар тау итәген каплап яткан ике чылбырны да өзеп-йолкып узды. Әле аягүрә калган болгарлар да, яралылар да яубашлары ягына борылып кычкырдылар
—Без боларны тыеп торачакбыз. Син кач. әмир, син кач'
—Сәрдәр, сәрдәр! Идел аръягына качып котылыгыз!
Тагын бер талпынса, урыс явы болгарларны тетеп атачак иде. Монысы кон кебек ачык. Ниһаять, Даян сәрдәрнен карары ишетелде
— Булды, бетте. Каекка сикер, әмир'
Ибраһим әле һаман кулына кылыч тоткан көе дошман сафларын каршыларга әзер тора иде. Анын кымшанмыйча басып калуын күргәч, Даян инде ярсый-ярсый килеп ябышты
— Безгә синең Тимер-Мөәмин борадәрен шикелле ханнар кирәк түгел. Синен хакын безнен өчен Тәнрс хакына тин Чиген, әмир!
Яу кырына сонгы тапкыр караш ташлады да Ибраһим жинел каек эченә сикереп керде. Шул мизгелдә үк ике ир Идел уртасына төбәп ишкәк ишәргә тотынды. Бау белән тагылган шикелле, аларга Даян сәрдәр каегы ияреп чыкты
Бераздан Кашкатау өстендә орыш-алыш тавышлары тынды. Урыс яугирләре арбаларны әйләндереп-жимереп болгар ыстанын айкап карадылар да, эскәк очына каптырырдай да ганимәт-зиннәт таба алмагач, кенәз ягына борылып үкерделәр.
—Без ни хакына дип кенә кан койдык сон? Монда пычак та юк.
—Байлык Иделнең теге як ярында. Болгарларның чын лагеры шунда,— дип кычкырды Святослав, кылычы белән каршы якка төбәп —Идел суын йөзеп чыгабыз да. Болгар илен талап бетерәбез!
Яңа кан һәм тәүге жинү күреп, урыс ирләре лә. бәжәнәк җайдаклары да шашкан иде инде. Менбашлары тарафыннан әмер ишетелүгә үк. йөзәрләгән ирләр суга сикерде. Кемдер арба, бүрәнә, каек калдыкларына ышыкланып акты, кемдер көбәсен, коралларың салмый гына йөзде. Идел уртасындагы чоңгыллар эченә житүгә, дистәләгән ирләр үлем ятьмәсеннән котыла алмыйча, су төбенә китеп югалды. Исән калганнары дәһшәтләнсп-шашып сулъяк ярга чыкты.
Урысларга чит-ят ярда сафларга, чылбырларга тезелеп торырга ирек бирмәделәр. Баллы Арка өстеннән аларга әүвәл ук янгыры яуды, аннары җайдаклар төркеме айкап-турап узды Ике менгә якын юлдашларын югалтуга ук, исән калганнары кабат Идел суына чумды. Яралылар, чукмар йозе күреп миңгерәгәннәр янә чоңгыл төбенә китеп югалдылар. Ашлы кирмәне ягына йөзеп чыга алганнар, ярга баскач, Святослав йөзенә текалеп сүгенделәр.
—Ни пычагыма дип син безне үлем авызына алып килдең?
— Кырык дала аръягындагы Болгарга килеп әрәм булганчы, борын гәбендәге Галич. Волынь кенәзлскләре юк идеме әллә?
Шушы кадәр ерак жиргә килеп, сынар алтын кисәге дә таба алмыйча, буш кайтабызмыни?!
Кара янып чыккан Святослав кенәз айгыр касыгына тибә-тибә жавап гоггы
-Юк. кире чигенү юк! Болгарлар, барыбер, безгә каршы торырдай гаскәр гуплый алмый. Бәнжәгә таба күчеп Иделне кичәбез дә. Жүкәтауларын. Биләрләрен талап мал жынбыг Яна сәфәргә, яна яуга җыеныгыз, руслар' Зиннәт һәм дан безне алда көтә!
32
М
әгърур Иделнең ике як яры да күкрәп-яшьнәп. дөбердәп килгәннән сон янгыр тамчыларын күрмичә алданган җиһан сыман булды. Әйтерсең лә, ике гаскәриен дә очып китәр
канатлары сынды.
Урыс ыстанында тынычлык юк, күмәк аптыраш, хәвеф, тәшвиш хөкем сөрә. Пәһлеваннар орышында Алеша жинеп чыккач, алар әүвәл күк күкрәвенә тиң тавышлар куптарганнар, шашып сикерә-сикерә тантана иткәннәр, кылыч-сөнгеләрен, калкан-очлымнарын болгый-болгый Святослав кенәзне күмәк яуга әйдәп масайганнар иде. Кашкатау буендагы ансат җиңүдән сон да, ай-яй, очындылар. Ләкин Идел аръягындагы Баллы Арка янында утта янгач, кикрикләре шиңде. Жен башка, пәри башка, дигәндәй, дошманны тыеп үз ояңда сугышу белән үзен дошман остснә ташлану, һөҗүм ясау җир белән күк аермасы икән шул ул. Ә бөтенләй чит- ят булган Болгар җирендәге яуларны, сәфәрләрне дәвам итсән. син бу илдән исән-имин кайтып китә алырсыңмы, әллә инешләр, сазлыклар эчендә ятып калырсыңмы? Өстәвенә, болгарлар әле һаман, мөгаен дә. барча гаскәрне дә күрсәтеп бетермидер. Алар үз илендә. Алар сафына сәгать саен яна нөгәр, яна алайлар өстәлеп торуы бар.
Святослав кенәз капкын авызына килеп басканмыни, һични кыла, йә кузгала алмый. Зиһенендә умарта күче шикелле мең төрле уй.
Болгар өстенә килгәч, ул аю өненә башын тыккан мескен аучы хәленә калды бугай. Ни Киев ягыннан өстәмә гаскәр көтәрдәй бер әмәл юк, ни Болгар аюы якасыннан тоткан көе һич җибәрми аны. Коллар һәм ганимәт хакына ялланган бәжәнәкләр дә язгы боз шикелле ышанычсыз. Аларның теләсә кайсы минутта урысларны ташлап китүе йә. булмаса. дошман ягына качып чыгуы бар. Ә нинди дә булса катгый карарга килми мөмкин түгел, түгел! Бу—Святославның беренче яу сәфәре, җиңелеп йә ташлап кача икән, моннан ары сукбай эт тә ияреп чыкмаячак ана. Яусыз китү хурлык. Ни кылырга хәзер?
Уйлар арба тәгәрмәче шикелле әйләнә-әйләнә дә, һаман бер үк эзгә кайтып төшә. Моннан тавыш-тынсыз гына чыгып качам дисән. Болгар ханы исән-имин җибәрәме сине? Ай-Һай, дошманын хакында бик тә беркатлы һәм мокыт уйлый торган сантый булма алай! Капкындагы Святославны тотып тунамаска ул жүләрме әллә? Әле Киев ягына таба чигенсәң дә, Мөхәммәтнең сине юл буена шөпшә күче сыман талыи-талый озатуы мөмкин. Үтерүен дә үтермәс ул, бәлки, иллә мәгәр калжа-калжа итеп умыра-умыра шыр сөяккә калдырыр, җелегенә үтәр Ә кысыр сарык хәлендә кайтып егылган мескенне Киевта кем жәлләсен? Анда, әнә, Рюрик нәселеннән булган Мстислав, Олеглар бар. Җиңелеп кайттыңмы, ат караучы кол урыны сина! Саубул, тәхет!..
Святослав Ашлыдагы Сәлман әмир йортына кереп оялаган иде Батырлар алышыннан әйләнеп кайтканнан бирле күрше капка төбендә Евсей бояр белән сатлык Болгар эте Нуретдин да, тагын бер-ике менбашы бөтерелеп йөрде. Болар инде “җинү” юарга керешкәннәр бугай, төсле керәч корган тәрәзәләр аша һаман саен көчәя генә барган кычкырыш-көлеш авазлары янгырап ишетелә. Святослав түзми йөзен чытты. Әллә бөтен каласына ут элдереп ычкынырга инде? Янгын мәхшәрендә, ичмаса, исән-имин качып булмас микән? Ә бу Евсей ише, Нуретдин ише этләр ник кадалып китми, ал арга төкерәсе!..
Болгарлар ыстанында тынлык хөкем сөрә. Чатырлар-тирмәләр янында да, юлларда да һичбер хәрәкәт юк Яугирләр дә, яубашлары да үләт
афәтеннән качып, үз почмакларына кереп сыенганнар. Һәрбер ирне үзенчә уй. үзенчә шеш талый.
Байдар пәһлеван орышта оттырды, әрәм булды. Бик яман фат иде бу. Ходай тәгалә ярлыкамый безне, дигән кайгы басып китте. Болгарлар яна бәрелешләрдә дә жинелү һәм хурлык көтә иде. Кашкатау өстендә тар-мар ителгәч, тагын өшәнделәр. Димәк. Ходай тәгаләнен бездән борылуы рас икән бит Димәк, безне янә коллык, янә хурлык көтеп торуы бар Ходаинын рәхмәте белән, әле ярый, дошман гаскәренә Иделнен сулъяк ярына күчәргә ирек бирмәделәр Дошман менәрләгән ирләрен калдырып, кабат иске оясына кереп бикләнергә мәжбүр булды. Ләкин сугыш төгәлләнде, дошман безне ташлап качачак, дип тынычланырга, шатланырга, ай-һай. иртә ате Шымчылар кайтып әйтте, урыслар Бәнжәгәтаба яна күчеш ясарга әзерләнә, диләр Аларны туктатырдай көч-куәт юк. Тимер-Мөэмин белән Габбас омирләрнсн чирүе һич күренми. Өстәмә гаскәрләргә өмет тотып булмый. Күмәк орышлардан, бу сазлыктан ничек кенә исән чыгарга сон? Урыс гаскәре белән яна бәрелештән ничек котылырга9
Ибраһим әмир читлеккә ябылган жанвар шикелле тыз-быз бәргатәнә. Телендә гел бер үк торлс зар. бер үк кайгы
—Аһ, әрәм булды бу Байдар дигән батыр, аһ. сынатты! Шунын аркасында гына Кашкатау өстеннән тар-мар игелеп качтык Безнен язмыш һаман кыл өстендә. Ул баскын кенәз ачудан Ашлыга ут төртеп китмәсә генә ярар иде!..
Түзем канагынын каурыйлары тәмам коелып беткәч. Даян сәрдәр дә чатыр почмагыннан кузгалып, җитди аваз салды
—Ярар, алма пеш, авызга гөш, дип көтеп ятып булмас Көн кичке якка авышты, бүген яна һожүм белән килмәячәк болар Аларнын яртысы хәзер жинелү кайгысын хәмер мичкәсенә төшеп юа булыр. Ибраһим әмир юраган шикелле, боларнын Ашлы каласына ут ташлавы мөмкин Каланы әрәм итмик, аны без төзисе. Ин яхшысы, әйдә, бал белән ширбәт төйик тә үзебез кенәз янына кунак булып барыйк.
—Ни сөйлисен, сәрдәр9 Нинди кунак тагын?—дип әмир Ибраһим изүенә килеп ябышса да. Даян вәзир һич тә каушамады Кысла сыман артка шуышыпмы, елан шикелле тартылып-сузылыпмы—мона фәкать алга бару булсын.
—Син урысларның күнелләрен анлап кына бетермисен, әмир Ә мин ун ел буе алар арасында яшәп кайткан кеше, байтак гадәтләрен яттан беләм. Күңелләре яраланган чакта да. шатлык барында да күкрәкләрен сабый бала имезгән ана төсле ачып куя алар. Ә инде берәр тустаган да кабып алдылармы, ул чагында туарылып елый башларга да бик күп сорамыйлар Мондый чакта авырткан сөялләренә һәм мин-минлекләренә генә кагылырга ярамый аларнын. Киресенчә, аларны үсендерергә, күнелләрен күгәрергә кирәк Шулай итсән. урыс иртәгә үз дошманы белән дә килен төшерешә ул.
Ибраһим, көпә-көндез яна аи күргәндәй, аптырап уйга калды Әле Даяннын күзләренә килеп текәлде ул. ате баш чайкады. Элек шымчы булган, аннары вәзир хәтле вәзиргә әверелгән Даян. кара, ни өйрәтә?! Сыный гынамы сон бу, чынлап сөйләвеме?
—Кунакка барып керсәк, готып та суймыйлармы?—дип. түзмичә, янә очып килеп житге Ибраһим берзаманны.
Даян элеккечә суза-суза тәкърарлавын белде
-Суй мый-лар. валлаһи, суймыйлар, дим Алар хәзер үзләре үк ни кылырга белми Кашкатауда бер мен болгар ирен кырып бетерсәләр дә. Иделнең бу ягында алар икеләтә-өчләтә корбан бирде Болгар уртасына килеп кергән кос алар бүген тоташ камалышта утыра Яна һөҗүм, яна яу
башларга куәтләре, дәрманнары бетте. Алар хәзер мәкер-хыянәггән, безнең көтелмәгән һөҗүм ясавыбыздан дер калтырап тора. Шуңа күрә хәзер хәмер чөмерә инде алар. Кайгы-шөбһәләрен шулай бушаталар. Мин аларны беләм... Аннан, аннан, туктале син, әмир... Син кунак булып үзен барырга җыенмыйсындыр ла инде, туганкаем?
—Ә нигә? Ник бармаска әле?—дип Ибраһим Даян сәрдәрнен каршысына килде.
Даян, әүвәл кычкырып көлде, аннары каршысында мөгезле кеше күргәндәй тораташтай калды.
—Туктале, туктале син, әмир. Бу бит уен түгел. Урыснын аның исерек чакта акылы керәле-чыгалырак. Син хан малае. Исән-имин качып китәр өчен сине аманат итеп алулары мөмкин. Ул чагында нишлим? Әле гел аманат итмәгән очракта да бәла. Сине урыс кенәзе янына алып чыгуымны белсә, Мөхәммәт хан мине беренче каен ботагына асып кына куя. Ю-у-ук, Ибраһим, алай шаярмыйк без. Сина да гомерен жәл, мина да жәл.
—Ә мин әмир булып чыкмыйм.—диде Ибраһим берзаманны.—Минем атай да меңбаш булып йөргән бит әле Бәнҗә каласында. Мин дә менбаш булып барам, йә йөзбашы булам. Миңа урысның чын йөзен анын ыстанына кереп күрү кыйммәт. Алдагы язмышны кемнәр белгән әле? Тәҗрибә бөкре түгел, ул җилкәгә ятмый. Киләчәктә һәр сабакнын кирәк булуы бар
Ниһаять, хәл иттеләр. Ибраһим гап-гади йөзбашы булып киенде. Даян үз урынында, сәрдәр көе калды. Кичке шәфәкъ яктысында ияр өстенә кыю менсәләр дә, ут офыкта түгел, гүя боларнын күкрәк читлегендә дөрләп яна иде.
33
К
унаклар, кунаклар бар!—дигән хәбәрне ишеткәч тә, Святослав кенәз аптырауга төште. Чит-ят мәмләкәт, чолганыш уртасында нинди кунак тагын? Мескен хәлдә
яткан Святослав кемгә кирәккән дә, үз тиңенә санап кайсы бәндә анын янына килергә җөрьәт итте икән?
Святослав болдырга чыгып баскач, авыз ачты да калды. Нинди галәмәт, кайсы әкият бу? Мондый могҗиза Ашлы урамына кай тарафтан иңгән?
Әмир Сәлман йорты каршындагы зур мәйданның һәрбер почмагында вак-вак учак яна. Якынлашып килгән җәйге, җылы төн кала өстенә куе. кара шәлен дә ябып өлгермәгән әле. Әмма кичке энгер-менгердә дә мәйдандагы утлар сихри сәйлән сыман чәчелеп җемелдиләр.
Мәйдан читенә ян-яклары аллы-гөлле ефәк һәм бәз тукымалар белән бизәлгән өчме-дүртме бөркәвечле арба кереп баскан. Шунын икесеннән чән, кубыз, сорнай' тавышлары яңгырап ишетелә. Ә уртадагы арба япмалары астыннан мәйдан уртасына аккош сыман тезелешкән кызлар чыгып килә. Йә. илаһи Тәнре! Жир йөзендә шушындый да сылу, шушылай да ымсындыргыч кызлар буламыни?!
Егермегә якын кызның һәркайсы да ярымшәрә көе. Сылуларның кайбер төшләрендә генә җептәй нечкә, нәфис каплавыч бар. Аларнын камыштай озын һәм зифа аякларын, аккош канатыдай йомшак беләкләрен ялтырап торган ефәк каплап алган. Ләкин ефәк япмаларның һәммәсе дә үтә күренмәле. Ефәк аша сылуларның барча кайнарлыгы, чибәрлеге, даны чәчрәп тора.
Кызлар арбалар арасыннан йөзеп чыгуга ук, бар мәйданга таралып бии
’ Чан кыллы, кубыз—тынлы, сорнай озын җиз торбадан хас»
кораллары.
башладылар Һәркайсы да чәчләренә калфак кадаган, кул очларында беләзек һәм уймак Жил искәндә жилферләгән чәчәк тажы сыман аз гына селкенделәр исә лә, уймак-беләзекләр челт-челт килеп, чәк-чек итеп аваз биреп тора. Боларнын хәтта тубыкларында да нәни кыңгырау бар Аяк баскан саен алар әле көмеш тәнкә сыман зен-зен итеп, әле ярсу чишмә тавышы белән челтерәп тора.
Ә кызларның биюләре инде! Йә, илаһым! Жир йөзендә шушындый гүзәл биюләр дә булса була икән'
Сылулар күзгә күренмәс жепкә тагып куйган шикелле бөтенесе бергә хәрәкәтләнә. Йомшак мендәрләрен әле бер, әле икенче якка сикертеп котырталар Болай да менә өзеләм, менә өзеләм, дип торган камыштай нечкә билләре утлы күмер өстенә эләккән елан тәне сыман боргалана. Өреп кабарткан шикелле тулы күкрәкләре тасма япматардан сикереп чыгардай булып уйнаклый, бөтерелә Әй, ул сирәк-мирәк кенә ялтырап киткән сихри чиякәйләр' Әй, ул тезләренә генә утыртып тотардай зифа сыннар!..
Салмыш урыс ирләре инде тагын да түзеп тора атмыйча, киемнәрен ерта-ерта мәйдан уртасына сикереп чыккан иде. атлә каян гына ике-өч дистәгә якын сакчы пәйда булды. Аркылы китереп тоткан сөңгеләреннән тыгыз божра ясап куйдылар ла. сылуларны нәкъ уртага атып. Святослав баскан болдыр каршысына озата башладылар. Ул арада мәйдан читендәге арбаларның ефәк япмалары астыннан ике мәһабәт ир сикереп килеп чыкты. Мәйданны түгәрәкләп баскан урыс ирләренең һәммәсе "аһ" иттеләр. Святославка төбәлеп атлаган беренче ир үзенең алга таба сузган кулларына саф алтыннан коелган нәни казан күтәреп килә иле!
—Монысы сиңа тагын яна бүләк, олуг кенәз,—дип телгә килде йөзбаш киемендәге мәһабәт ир—Си на нәкъ менә казан бүләк итүсбеэнен яшерен сере дә бар. Казанны һәрчак үзара килешеп яши белгән, бср-берсснә ярдәмгә ашыккан дуслар белән генә бергә асалар бит Ошбу казан—икебез очен тугра. Моннан ары үзара яу йөрүләр, кан коюлар бетсен. Болгар белән урыс халыклары гомер буе уртак казан асып, аш бүлешеп, бер-бсрсенә кунакларга йөреп кенә яшәсеннәр иде
—Иншалла, машалла!
—Ярабби Ходаем! Амин, амин!—дип эләктереп алды болгар сакчылары
Көттеребрәк булса да, урыс ирләре барыбер кушылдылар.
—Бик хуп, бик хуп!
—Үзара яу йөрүләр, кан коюлар бетсен'
Махсус бояр килеп болгар вәкилләрен кунакка чакырып алды
—Олуг кенәз сезне үз йортына, кичке ашка дәшә.
Ибраһимнын йөзе борыч капкан төсле сытылды, йодрыклары усал йомарланды “Үз йорты, имеш, үз йорты, каһәрен генә өшкерим! Басып керү тәтегәч. Ашлы каласын да. Сәлман бәк йортын да үзенеке итеп исәпли бу. Без, болгарлар түгел, ә килмешәк кенәз үзен безнең жирдә хужа итеп тоя. Оят, хурлык!"
— Борчылмагыз,—дип тынычландырырга ашыкты Даян сәрдәр үзен урап алган кардәшләрен —Урысларның кунак агулый торган яман гадәте юк Дөрес, исереп алсалар, болар ду китереп үзара сугышмыйча калмый Кунак булгач, безгә тимәсләрдер
Өстәл артына утырышкач, Ибраһимнын ымы буенча зал гүренә янә биюче яшь кызлар тезелешеп чыкты. Тагын чән. кубыз моннары сибелде, кызлар ярымшәрә күкрәкләрен, ботларын уйната-уйната өр-яңа биюләр биеделәр Святослав кенәзнен, барча боярларның күзтәре корбан эзләп гапкан ач бүренеке төсле уйнаклады
Руслар беренче тустаганны бушаткач. Ибраһим туганлашу, дуслык турында сүз кузгатып, Святославның кылын тартып карамакчы иде.
— Нинди киленнәр алмашу, туганлашу хакында сойлисен син?—дип кырт кистереп каршы төште кенәз.—Көчсезләр һәм җиңелгәннәр белән килен алышырга, солых төзергә мин сезнен алда колчурамы әллә? Сезнсн ише басымчак халык түгел, хәтта үз туганнарым—Ростов, Галич, Новгород кенәпәре белән дә килен алышканым юк. Киев—барча урыс җиренең башкаласы, ростовныкылар мина тин түгел. Мин бүтән якка карап табынам бүген. Әнә. кул сузымында гына юнан кайсары бар, ахыр чиктә хәзәр каханы бар. Ичмаса, шулар каршына барып бил бөгәм дә килен төшсрәм мин. Ә синсн болгар кызларын... Әнә, күрәсенме, берьюлы ничә дистә бии. Алар барысы да минекеләр бүген. Килен итеп төшереп тә тормыйча, бөтенләй бушка гына.
Ибраһимның битенә төкерделәрмени, башын аска иде. Үз ватаны өчен гарьләнүдән бөтен тәне ут булып янды "Мескен булма, җиңелмә, коллыкларга төшмә,—дип үз-үзенә әмер-сабак биреп утырды ул. Жавап кайтарырдай, иленне яклардай куәтен булмаса, сине менә шулай, сөяк көткән эт хәленә калдыралар икән.”
Әмма мин-минлеген учына бөтереп тыкды да, Ибраһим бөтенләй көтелмәгән яктан китереп сукты.
— Мөхәммәт хан янына илчеләр килеп китте. Йосыф каханнан, Хәзәрләрдән инде,—дип кайнар чәй эчкәндәй тарта-суза гына, Святославнын йөзенә дә карап тормыйча сөйли башлады ул.—Йосыф үзара берлек төзергә чакыра безне. Тигез, гадел берлек. Аманатларыбызны дә кире кайтарачак.
Святославнын ияге соскы шикелле салынып төште, күзен черки кергән сыман челт-челт йомгалады. Телен, кышкы зәмһәрир салкында пычак йөзенә тидереп өттергән шикелле, көч-хәл белән кыймылдатып дәште.
—Берлек... Берлек... Аннары нишләмәкче?
Ибраһим һаман кенәз ягына борылып карамыйча да тезде.
— Нәрсә булсын, яу сәфәренә чакыра инде. Әйдә, Киевны тез астына бөгеп салабыз, ди. Яулап алгач, гадел бүлешмәкче. Киев, Вышегород, Переясланль калалары—мина, Чернигов белән Осколны сезгә калдырам, ди.
Святослав чыгырыннан чыкты. Эчендәге ярсу, нәфрәт ут урынына галый иде, ахры, ул изүләренә тикле йолкып ачты.
— Килмәгән, яуламаган, ә үзе шулай, инде алдан ук, калаларга чаклы бүлешеп куйдымыни?
—Әйтеп торам бит, бүлешә инде, менә.
—Ә сезнен ханыгыз нишләмәкче? Мөхәммәт кушыламы?
—Элек исәбе юк иде, хәзер уйга калды. Чөнки, ин беренче башлап, Мөхәммәт ханга син китереп суктың.
Святослав ике чигәсен тотып уйга калды, кара янып чыкты. Бераздан карашында шәм яктысы кебек кенә җылылык бөреләнде.
—Әгәр Этил каласы өстенә үзем очып кунсам?
—Ә мин сина шуны кинаяләп утырам бит инде.
—Йосыф каханны җиңеп булырмы сон? Сездә мина кушылмассыз инде?
Сүз ике малай-шалайнын йодрык сугышы турында барган кебек, Ибраһим кулын селтәп кенә урыс кенәзен котыртуын белде.
—Ә-әи, син каханны бер үзен дә сытып үтәсен бит. Йосыф—Манас түгел, бу булдыксыз. Ул харәмханәдәге җарияләренең итәгеннән аерылып урамга чыгуны да белми. Манаска ялланган бәҗәнәкләр. аланнар күптән качып бетте. Йосыфның сарай сакчыларыннан башка гаскәре юк.
Святослав казаннан яна гына алынган кайнар итне бүләргә әзерләнгәндәй җиннәрен сызгана, иреннәрен ялмый башлагач, Ибраһим кабалана-кабалана тезде.
—Каханны чәнчелдереп төшерсән, үзенә дан. Ясак түләүдән, аманат кызлар озатудан азат булачаксың Вятичлар. Ростовныкылар кахан коллыгыннан котылачак. Кичә каханга озаткан байлыкларын аларнын иртәгә сина түләве бар...
Святослав чыраена да. ниһаять, жан керде. Ул бер-бер артлы ике-өч җамаяк шәрабны әйләндереп куйды. Ә исереп алгач, үз янында болгар кунаклары барлыгын да күз чалымына китереп маташмады
Әнә теге, зәнгәр ыштанлы кыз үземә бүген!—дип төкерекләрен чәчеп кычкырды да, остәл-урындыкларны аудара-аудара чыгып, кенәз биюче кызлар!а таба кулын сузып китте.
—Ә-ә-әй, бәләкәч! Син минеке бүген!
Аю сыман алпан-тилпән атлап килгән кенәзне күрүгә үк унике-унөч яшьләрдәге болгар кызы коелып гөшкән иде. Святослав ана ушка килерлек тә ара калдырмады, әзмәвердәй гәүдәсе белән сытып тал чыбыгыдай нәфис сылукай остенә сузылып ятты.
на таңда Мөхәммәт хан вәкилләре Святославның Идел ярында
корылган яна чатырына вак-төяктән хасил бүләк кигерделәр. Саф
көмештән ясалган ике чәйнек, көбә, тәпси*. алтын сәләфләр
тезелгән иө1ән. асыл ташлы хәнжәр Мөхәммәт бүген төнтә генә кенәз белән анын боярлары кочагында яткан биюче кызларны да кабат урысларга кайтарып бирде. Сер бирәсе килмичә, юмарт кыиланып сойләнгәләп куйды
— Бүре теше тигәнне бүрегә бирү хәер Чит ир назын татыган кыз- кыркынга ышаныч юк. Алар инеш суына утыртып агызган чүмеч төсле. Геге якка, бу якка янтаеп чомерә-чомерә, барыбер, батмый калмый
Әмир Ибраһим әтисеннән тартынмыи-нитмичә. иреннәрен кысып, усал сүгенеп торды
—Дошман алдында тез чүктек. Иминлекне сатып алабыз Бүре булып бүреләр дә кулга ияләшми. Ә без үз-үзен дә яклый атмаган мескен хатын төсле Кем иренми, шул килә дә баса Дәүләтебез көчсез. Кайчан гына тураеп басарбыз да, башкаларга тиннәр булырбыз без?
Көндез Святослав күркә сыман кабырынып, барча Болгар кунаклары алдында игълан итте.
— Сезнең белән бүтән сугышмыйбыз Идел тамагында уртак дошманыбыз. Иосиф кахан икебезне тин сыер урынына савып, тантана итеп яга. Хәзәр каханатын җимермичә торып, беребезгә дә бәхег киләсе юк Мин Әтилгә юнәләм Үземнән алда менә мондый хәбәр жибөрәм дә, гәкәббер каханнын яңагына ялтыратып, ушын атып куям “Синен өскә барам!" Кахан, ханнар ханы, мин бердәнбер, дип масаеп яшәмәсен, калтырап горсын әле...
Шул сәгатьтә үк Ашлы каласыннан еландай шуып чыгып, рус гаскәре хәзәр даласына төбәп китте. Әмирләр, бәкләр Мөхәммәт ханга шундук шөбһә белдерделәр.
—Йортларны, сарайларны да җимермәде бу кенәз, кала диварларына да ут төртмәде. Әй-яи. шикле! Берәр нинди мәкер-хәйлә корып, безне төп башына утыртырга җыенмый микән бу?
—Мин дә шикләнәм,—дип кушылды Мөхәммәт хан. бераз көттеребрәк - Артыннан күзәтмичә, сакланмыйча булмас Идел буйлап бер мен кешелек
' Т»ПП1 рн:1ык тшлыЛ торган таба. ппднск 7. ,к У . м н
34
иравыл җибәрегез. Башка апайларны да таратмыйбыз, һәрбер яугир сәфәргә чыгарга әзер торсын...
Рус гаскәре бер фәрсах арасы узып күздән югалгач та, ике җайдак Мөхәммәт хан каршына зур күн капчык китереп ташлады. Капчык җир буйлап тәгәри, улый, чәбәләнә, моны ниндидер гадәти ау эте яки лачындыр дип кенә кабул итеп булмый иде инде.
—Сезнен түшкәдән кисеп ташланган үт безнен ашның да тәмен боза, каһәр!—диде капчыкны озата килгән сап-сары сакаллы җайдакларның берсе,—Этләр авызына үзегез ыргытыгыз.
Хан әмерен көтеп тормадылар. Ике сакчы иярдән сикереп төшеп капчык авызындагы элмәкне кисеп атты. Капчык эченнән ярга ыргытылган балык сыман хап-хоп сулый-сулый атылып килеп чыккан карачкыны шәйләп алуга ук һәммә яугир кылыч сабын кысты. Шик юк, аяк асларына сасы көзән сыман китереп ташланган бәндә заманында ил тоткан, аннары үләт чирле эт урынына читкә куылган сатлык вәзир Нуретдин үзе иде.
Элеккеге кәпрәю-көрпәләнүнен эзе дә юк монда. Вәзир чакта көн саен ялтыратып кырылган яңаклар, түгәрәк пөхтә сакал урынына йонын коя башлаган сарык йоны сыман мунчала. Өстендә терсәкләре бәсәреп, итәкләре чукланып беткән чапан, аякларында авызын ачкан кәвеш. Билендә мунчаладан үргән юкә бау аламасы, чапан эчендә көл-корымга буялып беткән шәп-шәрә тән. Шушы карачкы да җир йөзендә адәм булып исәпләнә диген!
Сорау бирүче түгел, хәтта мәсхәрәләп сызгыручы кеше дә табылмады.
—Күземә күрсәтмәгез,—диде Мөхәммәт хан, кичәге вәзир ягына борылып та карамыйча гына —Моны Борак сәрдәр сымак зинданга ташлатгырсан таман булыр иде дә бит. Мәгәр Борак сымак печән биреп, ачка интектереп түгел, ә хан өстәлендәге ризыкны ташыттырып, дөмегергә ирек бирми газапласан шәбрәк булыр иде. Әмма без ялгыз түгел шул, күршеләр күзе дә бар. Дөрес аңламаслар. Ике атка иярләгез моны. Урыс баскыннары да сабак алып китсен...
Берничә минуттан сон болгар җайдаклары сафыннан Святослав чатырына таба пар ат чабып китте. Ике ияр уртасында сугым пычагыннан качарга омтылган мал шикелле бер сын бәргәләнә. Юк, хәзер үкереп елардай куәте дә калмаган инде анын. каргаган яки ялварган тавышлары да бөтенләй ишетелми. Ул әле бер, әле икенче ияр аелына үрелеп, үзен бәйләгән элмәкләрне тешләре белән чәйнәмәкче була. Яшисе килә шушындый мескен, хөрәсән, беткән бәндәнең дә.
Пар ат кашанлылар чатырына таба якынайган иде, җиде-сигез ир сөңгеләрен һавага күтәреп усал болгадылар да, бүре тавышлары чыгарып улый башладылар. Өннәре алынган атлар бер мизгелдә кыяга килеп бәрелгән диңгез дулкыны сыман өскә сикерделәр, икенче мизгелдә икесе ике якка аерылып та китте. Яшел чирәмдә, кышкы кар өстенә сибелгән ап-ал миләш тәлгәшләре шикелле янып, кан тамчылары гына чәчрәп калды.
35
Э
тил каласына төбәп юлга чыккач, Святослав кенәз әүвәл бер генә кыек адым да ясамады. Гаскәре ике канатка бүленгән, берсе Җигүле тау ягына кыйбла тотып бара, берсе дала тарафын, очсыз-
кырыйсыз ялан-далаларны каплап төшә. Җайдакларның күпчелеге уяулык дигән бишмәтне салып аткан, хәзер ияр өстендә йокымсырап баралар Боярлар өсте ябулы арбалар эченә, ышыкка кереп качкан. Күзәтү булмагач, аларнын яраннары да пар ат иярләре арасына тарттырылган ятьмәләргә
сузылып, гырлый-гырлый йоклый. Сафлар сүтелгән бау сыман таратып беткән, атай-негәрләрнен рәте-чираты юк. Болар яу сәфәренә чыккан булуларын бөтенләй оныткан сыман, сак-иравыл йөзләрен дә куеп тормаганнар Суга салган юкә шикелле матжерәгән гаскәр хәрби көчтән бигрәк сәүдә юлына чыккан кәрванны хәтерләтә Шушы таркау, үшән ташкыннарга карап алдануын мөмкин
Ике елга булып сузылган гаскәриен фәкать бер төенендә генә уяулык, җанлану, бәхәс ишетелә. Бу—болгар кыхтары утыртылган олау. Кайнар кочак, иркә-наз шикелле җәннәт, мондый тәм-том төнлә белән гади сугышчыга гына түгел, йөзбашларга да эләкми. Төн—ул боярлар, наиблар, менбашларнын туе. Алар кәнизәкләрне кат-кат юындыра-юындыра. әче бал ташый-ташый. кичтән танга кадәр рәхәт чигә. Ә йөзбашлар, ташбаш сугышчылар, иравыл, ганимәт, мөлкәт өчен җаваплы түрә-түмгәк җәннәт олавы янында көндез генә җай эзләргә, бәхетле ятак хакына гомере белән шаярырга мәҗбүр. Уен-муен түгел, бу кыйммәтле олау янына әлсдән-азе шәхси орыш өчен сайланган пәһлеваннар килеп чыгыштыра. Алар инде наибларны, менбашларны да күз чалымына кертми Аларнын чүлмәктәй йодрыклары, тәртәдәй чукмарлары астына килеп эләктеңме, гарип калуын бар. Шуна күрә гади сугышчылар, сөяк өмет иткән эт көтүе шикелле, җәннәт олавы тирәсендә көндез генә бии.
Бүген бәхет Переяславльдан килгән Устин атлы егеткә эләккән нде. Шырдый-бырдый түгел. Ашлыда Святослав кенәз үзе иркәләгән яшь сылукай арбасына чуму насыйп булды ана. Әмма бөркәвеч астына эләккәч, болан баласыдай нәфис кыз өстенә котырган эт шикелле ак-караны күрми сикерә алмады ул. Кызый чибәр, анын карлыгандай кара күзләренә, чия төсле кызыл иреннәренә, алма кебек тыгыз, түгәрәк күкрәкләренә сокланып карап тормыйча түзеп булмый. Устин да, тәэсирләнеп-шашып. әнә шул алмадай күкрәкләрне учларына алды, аларнын каен җиләге шикелле очларын иреннәре белән иркәләде, куллары нәфис ботлар арасына кереп оялады. Устиннын әле озак, бик озак вакыт буена шушы җәннәт бакчасы эчендә йөзәсе килә иде
Ләкин көтмәгәндә, арбаны дөбер-шатыр китереп, бөркәвеч астына Галич пәһлеваны Ермил килеп керде. Чүл бүресе сыман күзе-башы тонган, көрәктәй дәү кулларын уктай атылып чебеш алырга төшеп баручы карчыга канатлары шикелле ике якка җилпеп өскә килә Алагаем чишенеп һәм озаклап кинәнергә ният иткән, ахры, чабата олтыракларын да бәйләп тормаган бу.
—Күз алдымнан олак, селәгәй!—дип кенә үкерде дә. Ермил гөнаһсыз Устинны канизәк кыз өстеннән тышка алып атты
Арбаны тирәләп барган ач көндәшләр буш мичкә, бакыр ләгән дөмбердәткән тавышлар чыгара-чыгара. ихахайлап, котырып кешнәделәр
— Нәрсә, авызыннан майлы калҗаны тартып алдылармы?
— Мәмиеннән аерылган сабый шикелле нәүмиз калдыкмы, егет'*
Ат тояклары, тузан арасына иске кәвеш төсле килеп төшкән Устин яшьле күзләре белән сихерле арба ягына төбәлеп ысылдады
—Ничава, ничава, сәфәр озын әле, син кабихтан үч алырга форсат чыкмый калмас.
Дәвачы бар.