Логотип Казан Утлары
Поэма

КАЗАН


Каэаниын 1000 спы гына б.иышлыйч
Угырам Казансу ярында, Дулкыннар тәгәри Иделгә Лларнын шул гамьсез жырына Бнк теләп кушылыр идем да. Нигәдер ямансу күңелдә.
Шуңамы керфекләр чыланган Югыйсә кон шундый кояшлы: Мин бүген мең яшен тутырган Казаным хакында сүз башлыйм Нигә соң тыелмый күз яшем?!
Югыйсә барабан кагарлык,
Ил күзе күрмәгән тантана!
Бу көндә һәртөрле мактаулар Данлаулар гына да аз аңа.
Э җанла барыбер ут яна.
Күрче, дип юатам үземне Син чынын белерю зарыккан. Бар, сораш белүче халыктан Җиләкле аланнар артында Пәһлеван заводлар калыккан.
Әхмәт РӘШИТ (1936) шагыйрь, публицист /Һцкж кыңгыраулары" “Инан яңарткатыа"Таң илчпг . “Фидаиләр" һ 6. китаплар авторы Пшз Исхакый иссчснзогс премия лауреаты /\а.и/ил чиш
Сана да чагыштыр чорларны— Иң якты хыяллар чынга ашкан; Мең яшьлек элекке тын Казан Дөньяви тизлеккә тоташкан Тылсымлы сандыгын кем ачкан?!
Үтте баш өстеннән очкычлар— Эзләре аяз күк йөзендә.
Ясалган Казанның үзендә! Боргалак фырлады аннары һәм күздән югалды тиз генә.
Күрегез, борынгы бабайлар.
Бу сезнең туруннар—варислар. Куркытмый аларны ярышлар Акылны акылга тапкырлап.
Әнә бит җай алган бар эшләр.
Мактаныр нәрсәбез күп. диген, Данлыклы ул, диген, дөньяда Йөзе ак җнр шары каршында.
Ул әзер иң җитди сынауга— Мәдхияң кызганма снн аңа.
Снн үзең яшәгән йорт та бит Шул ерак заманнар дәвамы.
Тик алар ярага—дәвамы?
Әллә соң хәтерне болгатып. Йөрәккә кан булып савамы?
Хәтерлим беренче мәртәбә. Эчемнән укын бар белгәнне. Ашкынып калага килгәнне. Балакны сызганып тезгәчә, Казансу буенда йөргәнне.
Сай идең, сай идең ул чакта, Кемнәрдер хәтере шикелле.
Мин дә бит дүрт диеп йөргәнмен Икегә тапкырлан икене.
Бәясен көтмичә һичкемнең.
Ә ярда, биектә Кремль—
Манара артында манара; Җилкенде тынгысыз хыялың Инде дә күр барын, йә кара Әнә ич алдыңда—башкала.
И сабый, и авыл малае Урысча дәшәрлек юк сүзең. Кемнәндер сорарга кыймыйча Адашып йөрдем мин көнозын... Эсседә... ач килеш... бер үзем...
Дөньяны күрмәгән малай шул. Зиннәтен карыйсым килгәндер: Кызыгын, ниләр бар икән, дип. Мәчетне эзләүдән элгәре. Чиркәүгә сугылдым нигәдер.
Әй малай, башыннан сал. диләр.
Ә кылык-мин алга үрмәлим: һәммәсе җыр суза иделәр- Мин юньләп берни дә күрмәдем. Бары тик кот очып шүрләдем.
Ярлыка, и Аллам, ярлыка. Гөнаһка батылды... гөнаһсыз; Болай да бит инде аларны Дөньяда бихисап жыйнасы... һәммәсе замана зинасы...
Гыйбадәт беткәнен көтмәстән (Күзгә бит ак-кара күренми Тораташ булып тик торыйммы?!). Кысылып көч-хәлгә чыкканда. Ишеккә бәргәнмен борынны.
Күлмәктә кан эзе. Чепуха! Бабайлар аны аз күргәнме?! Хәтерлим, Казансу. ул көнне Ничекләр катырам йөргәнне Юашлык кирәкне биргәнне.
Ә аның каравы күңелдә Чәчәкләр күзләрен ачгылар; “Чаян”да эшләүче абыйлар Мин язган шигырьне бастылар Мине зур бәйгегә дәштеләр.
Мин ялан аяклы бер ятим Ул чакта зур шатлык татыдым, һәм менә илле ел йөгәнлим Шул Пе1ас атал1ан атымны. Бозмыйча балачак антымны.
Үзем дә сизмәстән базганмын Шигърият диварын шакыр1а Күңелем талына кунган моң. Колгали. Саран. **Бакыр1ан” Мәйданга мнне дә чакырган.
Чөнки бер кузгалган куәтнең Мөмкин хәл түгел һнч туктавы Үткәннәр гәрчә күн нокталы. Халкымның мирасы кояшлы.
Ул айлы, йолдызлы, Тукайлы.
Шуңа да адашмый бара ул. Күзләрен текәп күк йөзенә. Даһилар бүгенге чордан да Варислар тапмакчы үзенә Дәвамчы вәзенле сүзенә.
Бар ул. бар. алда да бу лачак Милләтнең чишмәсе кипмәгән. Үткәнне бүгенгә ялгаучы Күперләр сүтелеп бетмәгән Талантлар хәзер дә күнләгән.
Утырам Казансу ярында, Уйларым уйларга чуалган—
Йә шигырь, йә тарих суз сорый. Күзләрем алалмый сулардан,
Мин гыйбрәт тапмакчы тулардан.
Карасам Бшнбалта ягына. Чиркәүле Елантау күренә. Борынгы бу татар җирендә Ят кавем күтәргән тәреләр Нитә соң шәһәрнең түрендә?
Нигә соң бабамнар куылган Шул Татар бистәсе дигәнгә? Булса да үзләре имәндәй, Мал-мөлкәт талангач, ач кое Көн күргән юеш җир идәндә?
Язмыштан узмыш юк, диярләр, Фаҗига икән бит ул язмыш. Ходаем, кодрәтең киң булмыш- Язмышлар язылган мизгелдә Юлларны күрсәттең ник ялгыш?
Ярларны актарын юл ярып (Суларның ташыган чагы шул!). Син мәңге агарсың, Казансу, Дулкыннар тәгәрәр туктаусыз...
Ә миңа ямансу... ямансу...
II
Актарам хәтерем дәфтәрен— Риваять, мөнәҗәт, бәетләр... Ышанмас ирсәләр бик күпләр, Чакырам Ризатдин казыйны Сүземне тәгаен ул җөпләр.
Күтәреп гасырлар пәрдәсен, Хыялда бер Сылу терелә Ул миңа томанга төренгән Фәрештә шикелле күренә Искиткеч сөенеч күңелдә.
II Сылу, су алган чагыңда — (Кулыңда казаның—алтыннан) Ялгышын аягың тайдымы, Чишмәгә шул казан артыннан Мәтәлеп төшмәдең чак кына.
Фаразлар тагын да бар алар— Мин күпләр фикерен тыңладым. Тик җаным әйткәнгә инандым— Каланың исеме шуннандыр, Инде дә какшамас иманым.
Юк әле тынганы бәхәснең Ул серле атама турында—
Галимнәр теләсә нишләсен; Теләдем бу ихлас җырымда Әйтергә Сылу кыз 1>рында.
Кем генә ваемсыз калыр соң— Мәңге дә чибәр бит ул кызлар. Үгсә дә ничәмэ гасырлар, һәркайсы мутланып шагыйрьдән Мәхәббәт турында җыр сорар.
Кемгә кыз. кемгә каз галимнәр Төрлечә юрыйлар һаман да. Дәлилләр бик саллы булса да. Яхшы ук түгелдер... яман да... Мөһиме ярасын заманга.
Булды бнг ни кушса түрәләр. Кемнәрдер тик шуны хуплады. Тарихи дөреслек хакына Ашкынып көрәшкә чыкмады “Фәнни”ләп бер-берсен тукмады.
Борышы хәерсез көннәрдән Сабаклар аласы у рында. Кемнәрдер Мәскәүгэ әләкләр Яудырды кемнәрдер турында Шуңадыр ямансу җырым да.
Күптәнге хөсетлек, көнчелек Өстендә иссен дин таң җиле. Җиребез үзе үк куеныннан Чыгарып күрсәтте дәлилне. Югыйсә бик мөшкел хәл иде.
Катламнар аегында катламнар Тарихның серләрен җир саклый; Акны ак дияргә дәлилләр Булган бнг. булган бит ничаклы Тәңкәме, чүлмәкме, пычакмы...
Сөрткәчтен дәверләр тузанын. Ялтыран балкыды үткәннәр; Дошманнар юк ггтмәк булса да. Халкыбыз барыбер бетмәгән Чөнки без бу җирдә күптәннән.
Идел—Йорт чигендә торгандыр Кальгасы кадими елларның. Күзәтеп үзән вә үрләрне.
Баһадир егетләр җырлаган Болгарда ишеткән җырларны.
Казанга инде мең яшь. дибез Кемнеңдер әче дә пошадыр; 'Гагарны сөймичә сөйләсә, һичшиксез, уйдырма кушадыр Янәсе, берәрсе ышаныр.
Бар ятлар ялалар якканда, Бәхеткә. Илбашы ир булды,
Ил аңа кадерле җир булды.
Мең карыш ялганнар өстеннән Калыгып, ил белән бер булды.
Хәлиткеч көрәшкә чыкканда. Акылның юлдашы йөрәктер, Халыклар теләге терәктер;
“Тот та өз...” диюләр урынсыз— Дипломат булу да кирәктер.
Ә бүген таяныр нокта бар— Үпкәләр юылыр барсы да...
Ә без бар...
Булырбыз...
Барабыз
Төз атлап Сәйдәшев маршына, Өченче мең еллык каршына.
III
Иделгә ашыга Казансу Таш-бетон ярларга кага су. Көн аяз, исә җил, ага су— Дөньялар үзгәрде бит инде, Күңелдә нигә соң ямансу?!
Әнә ич, хәзинә тапканнар! - Әйт шуны—бу моңлы сүзеңдә, И шаулый бар гавам түз генә; Ә Казан, чын—чынлап карасаң, Бәһасез хәзинә үзе дә.
Казылгач күмерле катламнар. Нәрсәдер табылыр тагын да;
И Казан, искиткеч идең бит, Син көчле, куәтле чагыңда. Чорларның бәхетле таңында.
Көнләшеп күзәткән күршеләр һаман яу өстерде өстеңә, Кылларын язмышның уйнатып, Хәвефле чорларны кичтең дә, Баш идең бәхетсез бер көндә.
Көрәш бнт аяусыз -азактан Каласың йә аста, йә остә; Нечкә кыл өстендә торганда. Хәл итә бәләкәй ялгыш та— Сакласа тик саклар фәрештә.
Кем әйтер кистереп ии элек Йомырка булганмы, тавыкмы?! Чуалган һәм налан лоньянын Абсолют җавабын табыйкмы. Төзәтеп борынгы тарихны?!
Хәтерлә Холайнын каһәрен Гыйбрәтле Вавилон кыйссасын. Бер телдә сөйләшеп адәмнәр Күкләргә менәргә кыймасын Үзләрен көчле дин тоймасын.
Шуңа да ошбу җир йөзендә Төрлеләр йолалар, шивәләр: Тәрәккый игәсе урында Адәмнәр бер-берсен тибәләр. Дошманлык агуы сибәләр.
Уйларым еракта-еракта.
Уйларым гасырлар артында: Аңла1ан шикелле җанымны. Дулкыннар бер ярсый, бер тына Ниләр бар гасырлар артында?!
Күрәсем килә, дим, кальгада Кизүлек итүче батырны:
Ул минем хыялда кул нзән Янына җайдаклар чакырды Болгарга барыр юл такырмы?
Офыкча ят яулар күрэм. дин.
Тиз генә әйтер соң кем генә Э Казан Болгарның чигендә. Җилдән дә җитез шул җайдаклар Хәбәрне җиткерсен көнендә.
Ашыктыр атларны, ашыктыр Камчыла аласын, коласын. Җәяләр, еошеләр әзерме?
Болгар тиз шул хакта уйласын Кем белә алда ни буласын!
Гыйбрәтнең күрдек ич төрлесен: Ачылмас капкалар ачылды. Уяулык йоклаган чакларда Килмешәк яугирләр баш булды Тәндә кан. күзләрдә яшь булды.
Дөнья бу! исләрең китмәсен. Без. Тукай әйтмешли, кайчандыр "Шаярдык вакытлар алмашып”, һәм теттек кемнәрдер тетмәсен Аңа да күз йомып үтмә син.
Ә болан электән күңел киң:
Ниятен изгеме чит итми:
Ничэмә кавемнәр дус булып Торган ич бер-берсен кимсетми— Кемгә соң, кемгә соң ни җитми?!
Дөнья бит тар түгел, хәзинә— Байлыклар һәркемгә җитәрлек. Залимнар азсына ник әле—
Таланган малларны барыбер Китэлми кабергә күтәреп.
Уйлыйм да вәйраннар буламын— Ганнибал, Атилла яуларын һәм Алтын Урданы каһәрләп. Ннчәмә - ничә чор шаулады— Соңыннан эзләр дә калмады.
Заманнар уза да. чал тарнх Куя ул бик кызык итеп тә:
Европа баш игән изге Рим Сыйган ич бер сыңар итеккә— Җитмәсә бер ягы китек тә.
Дөнья бу! Исләрең китмәсен— Күрсәтә бер алдын, бер артын; Масаеп йөрсәң дә “Без кем!” дип, Үлчәүне, чаманы югалтып.
Вәхиләр иңә бит югартын.
Җайдаклар Болгарга җиткәндә. Нигәдер кызарып атты таң;
Җил хәбәр китерде ерактан— Дәһшәт дип. вәхшәт дип каюы чаң: Тәмерләң каланы яндырган.
Идел-Йорт бәлагә тарганда. Кирәкме яутиргә үгетләр?!
Дәррәү шул сугышка катышып,
Баш салды баһадир егетләр... һәм сүнде иң соңгы өметләр.
Соңыннан аларны олылап, Мөхәммәт Әмин җыр чыгарыр; Ничәмә гасырлар буена Болгарым тарихтан югалыр—
Ул изге җирләрдә көл калыр.
Хәрәбә өстендә хэрәбә—
Ил-Йортта хәтәрдән хәтәр чак: Язмышка салынган жирәбә—
Ни кыла алырсың. .Алтынбәк.
Ни кыра алырсың. Галимбәк?!
Тик башын киссәң дә татарның. Кылычын күтәргән кул калыр. Өметкә барыбер юл калыр: Тормышны яңадан башларга Балалар, оныклар кузгалыр.
И Олуг Мөхәммәт, кил әле Тергезче Казанның учагын, Диварга уратып бар ягын. Башка ла ташкала ит аны Синең бит кодрәтле ир чагың.
IV
Утырам уйларга уралып Кон аяз. исә җил, ага су: Казансу, елларны санапмы. Ярлар! а дулкыннар кагасың.
Ә үзең кайларга чабасың?!
Сумы соң. сумы син, агымсу? Кайчакта шик били күңелне:
Син шушы дәрья!а сыймастай Бабайлар күз яше түгелме? Әбиләр күз яше түгелме?
Мөлдерәп тора ич Кабан да. Мөлдерәп тора ич Болак та. Ниндидер өн килә шул көннәр Авазы чыңлый күк колакта. Гасырлар артында, еракта.
Ул сулар төбендә чишмәләр Алар. дим. дөреслек яклыдыр: Суларның гомере мәңгелек. Хәтерләп бу көйгә чаклыдыр. Үткәннәр аһ-зарын саклыйдыр.
Ул чорлар дәһшәтен, вәхшәтен Күрәбез бер Иван Явыздан Яңа сүз гел иске авыздан.
Әйе. ул баш бирмәс ирләрне Сал итеп Иделгә агызган.
Күңелем алдамый аңа да Тиң булыр бәдбәхет табылган. Даша һәм байлыкка табынган, Илле мең гаскәрле Шаһгалн Ничек соң ул безнең кавемнән?!
Шул чорны тикшергән кемнеңдер Кирәктер зиһенен җилләтү; Янәсе, милләтләр талашкан. Кирәкми андый буш сүз әйтү Золымның юк аның милләте.
Кил эле, сөекле Сөембикә, Утырчы яныма, чирәмгә;
Идел-Йорт афәткә тарганла,
Кем иде, кем иде тирәңдә—
Ник олуг хакыйкать тирәндә.
Утырып сөйләшик бергәләп—
Кил әле, кил әле, Колшәриф, Килсеннәр баһадир оланнар, Үткәннәр аркылы юл ярып. Үлемнәр аркылы юл ярын.
Ишетсен Казансу... буыннар Үзара уртак сүз тапканны, Хәлиткеч яу кызган мәлләрдә Кем ачты, кем ачты капканы?
Кем куйды татарга капкынны?
Кайлэрга агасын, Казансу?— Тукталып тор әле беразга; Чыкмасын хилафлык, чир. каза. Бу хәлләр тузларга язылсын, Суларга язылмый елъязма.
Тик тарих хәтере җиткерә Үткәннең яралы хәбәрен— Җәлладның дүрт гасыр ярымга Сузылган золымын, җәберен, Иләктән уздырып кайберен.
Әллә бу якынча томанмы,
Дөресен әйтүдән качумы,
“Иго” дип “ачыш”лар ачумы;
Ә бәлки вакыт та җиткәндер Басарга элекке ачуны.
Тигезли замана һәммәсен—
Ул кая барасын белгәндер; Буталып, болганып бетсәк тә, Канунда син дә бер, мин дә бер— Язмышлар уртак һәм бердәнбер.
V
И Казан, җитте бит, ниһаять, Тантана итәрдәй таңың да.
Күр әнә, иң хәтәр чагыңда Мең еллык даныңны саклаган Иң затлы кунаклар табында.
Ник читтә торасыз, җайдаклар, Әйдәгез, узыгыз түргәрәк; Онытып торыгыз үткәнне—
Чор кичкән табыннар түгәрәк, Бер бәйрәм итикче бергәләп.
И Олуг Мөхәммәт, уз түрдән Казанын әле дә башкала.
Кирәкми ясарга ташлама Ул чәчәк аткан чор тарихта Син тәхет тотканнан башлана.
И сылу Сөембикә, тартынма Күр. Сафагәрәен чакыра;
Син тәхет варисы ҮЛЫННЫ Кочак тан утырчы янына Күңеле шат булыр аның да.
Колшәриф, син -мәңге хәтердә.
Бу җирлә җәсәден ята. дин. Фидакарь исемең олылап.
Гел сөйләп торсын шул хакта .тип. Өр-яңа мәчетне атадык.
Табында ханнар вә олуглар. Ил-Йортны зурлаган галимнәр. Күнчеләр, сынчылар, ташчылар. Сунарчы-кошчылар, ашчылар. Саныйкмы?.. Санасак тагын бар...
һәммәсе яхшымы, яманмы Бу Казан каласын үз иткән. Күзләрен өзмәгән өметтән:
Инде без күптәнге үткәнгә Карыйбыз гел бүтән күзлектән.
Мөхтәрәм боралар Худяков. Ялганнар ерактан килә. дин.
Син безгә дөресен сөйләдең.
Мең яла ягылган гагарны Гайбәттән саклар! а теләдең.
Урының Карамзин янында. Баскаков. Гумилев кырында; Сөйлә син кунаклар алдында Гыйбрәтле язмышлар ту рында Шаһит бул риясыз җырыма
Бәйрәмчә Казанның табыны Эш башка булганга җыр башка; Күрегез, дус-тату яшәгәч.
Иң матур хыяллар чыш ашкан Заманнар заманга тоташкан.
Ил-Йортның мөхтәрәм затлары Эшенә н шаклар кагырлык; Ллпрның фидакарь җаныннан Тутай ич бүгенге матурлык,
Туган ич бүгенге батырлык
Тик сатлык—хаиннәр үтмәсен Бәйрәмчә бизәлгән ишектән,
Юл табып ярыктан, тишектән,
Ә элек яу йөргән көч белән Уртак сүз табарбыз ничек тә!
II Казан, батырын меңләгән.
Сер бирмәс бер Сабан туенда; Тик җиңү аларнын уенда. Йөзекнең фирүзә кашы күк Балкырсың гасырлар буена.
Өстәлләр түгәрәк-түгәрәк. Түгәрәк өстәлнең түре юк. Табында һәммәбез бертигез— Бәйрәмнең яшертен сере юк, һичкемнең кимсенер җире юк.
Тәбрикләп мөбарәк бәйрәмне, Илбашы акыллы сүз әйтсен, Туасы заманнар хакында Уйларның матурын уйлатсын, Бәхетле таңнарны уятсын.
Унитар дәүләт дип шауласа һәртөрле сәяси генерал (Янәсе, биргәнне кире ал!),
Ул булды гаделлек ягында—
Ул булды какшамас федерал.
Мин—Тимер, диде ул көрәшнең Иң утлы, киеренке мәлендә.
Чор башка, шарт бүтән—аралар Булалмый элекке хәлендә—
Без тигез Русия илендә.
Кирәкми үпкәләр, рәнҗүләр, Бәхәстә ярышу—кем кемне?! Милләтләр даны бер—берсеннән Аз гына артыкмы, йә кимме—
Тик Вакыт чыгарыр хөкемне.
Язмыш бер, тарихлар кушылган— Ник аны карага төрергә! Тырышыйк өр яңа гасырның Бары тик Кояшын күрергә.
Чөнки без бу җирдә гомергә.