Логотип Казан Утлары
Шигърият

И ГОМЕР АГЫШЛАРЫ...


Тауларга менеп, тауларча Офыкларны күзәттек.
Ятыр янар болытларны Сезнең якка озаттык.
Аяк-ку.чарны сыдыртып. Омтылдык биеклеккә.
Изге максатлар зтзрде Табынган бөеклеккә.
Җитте таудан төшәр вакыт. II гомер апашлары...
Узган юлда сызылып калды Күңелнең ак лиләре.
Таудан төшү җиңел түгел, “Ах, авыр...” дин әйтмичә. Өлкәнлекне узасы бар Күңелне имгәтмичә.
Игенченең йөрәге
Басуда туа. картая.
Гомере шулай уза.
Бу жнһамла ул берүзе Буразналарга хужа.
Сабый сымак ул гөнаһсыз. Эшс тора хикмәттән.
Патша.тар .та кече кала Ул пешергән икмәктән.
Туганын көтеп алгандай Каршылый ел фасылын. Күңелендә кояш аның Тәшкил игә асылын;
Күкгә янган кояшка да Иярер кебек кеше:
Ике кояшның җимеше Гәрәбәдәй бу көшел... Басуда туа, картая.
Юк, картаймый, яшь кала. Игенченең йөрәге ул— Әйтерсең лә яшь бала...
Ничек йоклап калсын бу җаның...
Тымызык Ыкның уйчан болынында Йокымсырап калган күл буе.
Томан күтәрелә, әйтерсең лә.
Яңа сауган сөтнең күбеге.
Әллә шашкан, иске Тымытыкның Әтәчләре ярсый, ярышып.
Әзерләнә челлә уртасында Серкә очырырга арышы...
Чатыр тауны урап кояш чыга, Буйый-буйый күкне ал төскә.
Бер ваемсыз изри сабый бала,
Ак мендәрдә күреп ак төшләр.
Көтү чыга басу капкасыннан, Чыбыркысы шартлый хуҗаның.
Ярты авыл уяу инде таңда.
Ничек йоклап калсын бу җаның?!. Моңсу җилләр назлар эш кешесен... Җәй уртасы гомер уртасы.
Авыл яши икән—без яшибез.
Авыл бит ул—җирнең тоткасы.
Юкә урманнары
Кыл уртасы җиткәч җәйләрнең,
Шау чәчәккә юкә күмелә...
Ду китереп килеп керде бит Юкә урманнары күңелгә...
Хнскә сеңгән урман һавасы Әйләндерер хәтта хур башын. Карурманда йөрим исәрен, Сандугачлар белән җырлашып. Кайдан алыр идем җанга көч. Күңелләрем җырга тулмаса?
...Мин шулкадәр моңлы булмас идем. Юкә урманнары булмаса.
Онытмаган...
Онытма,1Ы11мы җырчыңны. Туган авылым Чыршылы? Инешләрен Ш\ шмаларга Төбәп ага күзләрен. Басуыңда ялан тәпи Балачагым эзләре... Дукын-дулкын Әби тавы Кылган чәчләре белән. Яңгырдан соң күңел җилен Кал 1ан яшьләре белән... Куркаклар адашып кала Көрә урманнарында.
Беренче батыр булгандыр Чәшең* көр1аннарыңда... Салкын чишмә җыр чыгарган Белик дин кадерләрен.
Җнл канатлары сәламли Яудагы каберләрнең...
Бәнкә үләнен уйнатып Чаба бала-чагасы.
Капка төбенә утырып Күзәтә ил агасы...
Сагыш айсың бит җырчыңны. Туган авылым Чыршылы?
Уйларым дулкын кебек
Җилләр исми көн бозылмый. Үзгәрми тора һава... Зилзиләдәй кубармын күк Сезнең якларга таба.
Хатлар язмыйм, сөйләмим сүз. Уйларым дулкын кебек:
Сагыну көен җырлый күңел. Сагышларыма төреп.
Гел мактыйбыз Җирнең хуҗасын. Ә ул "эчә"... Күбрәк нужасын.
"Хәлең ничек?”- дип сорасаң. Ничек днп, синең эшең?" Шигыремдә, рифмаларда Йөрәгемнең тибеше.
’Ч«ипе .шылмый беренче исеме Чише н Күчеп килүче Колмаьл бабам чиие корып авылга нигез салган
Саубуллашты минем белән Мәхәббәтең, дуслыгың. Җан очты йөрәк түреннән, Калды күңел бушлыгы.
Якыннарың, дусларың Кичерерләр, мин беләм. Явызлар ачуы яман— Кичерер алар, димәм...
Серен чишеп абага да Елга бер чәчәк ата... Йөрәгемне аңламыйча Гомер буе баш ватам.
Санаулы вакытлар уза, Санасаң-санамасаң... Җир үзе тигезләп куя. Тормышка ярамасаң...
Бер шагыйрьгә
Имеш, халкы, милләте өчен Янучы юк аннан яман...
Күз явын алса да сүзең, һәр сүзең саен шул... ялган.
Бер көн яшел әләм тоткан Бүген кызылга күчкән: Тик файда эзләп интегә Сәясәт дигән эштән...
Кеше яхшы була, Үзең булсаң әйбәт. ...Начар дигән сүзләр Ишетсәң—ул гайбәт!