Берлекнең яңа әгъзалары
Дания Гыймранова
Гыймранова Дания Әхәт кызы—1937 елнын 23 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1962 елны Мәскәунсн А.ВЛуначарский исемендәге ГИТИСнын театр белгечлеге бүлеген тәмамлаган
Хезмәт юлын Татарстан радиосында режиссерлык эшеннән башлап жибәрә, ләкин фәнни эшкә булган кызыксыну үзенекен итә—1964 елны ул Фәннәр Академиясенең Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында башта фольклор аннан сәнгать бүлегенә лаборант булып эшкә урнаша, читтән торып "Театр белгече" буенча аспирантура тәмамлый. 1971 елдан фәнни хезмәткәр вазифасына күчерелә, ә 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр сәнгать бүлегенең өлкән фәнни
хезмәткәре Монда эшләү дәверендә Д. Гыймранова татар тсатрынын тарихын һәм анын бүгенге халәтен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул—институт планына кертелгән проблема-темалар өстендә эшләүче күмәк авторларның берсе Шул рәвешле ана "Мәскәү татар дәүләт эшче театры". “Татар театрының елъязмасы'. 'Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате". “Республикабызда колхоз-совхоз театрлары" һәм башка темалар өстендә эшләргә туры килә Аннан тыш театр тарихы, театр сәнгатенең бүгенге халәте, режиссерларыбыз һәм артистларыбызнын ижаты хакында Республикабызның вакытлы матбугатында, аерым тупланмаларда, энциклопедиядә, китапларда йөзләгән фәнни-популяр хезмәтләре басылды Аерым алганда. 2 монография: “Гөлсем Болгарская" һәм “Габдулла Шамуков", “Татар совет театры" китабында "Мәскәү эшче һәм Республика дәүләт күчмә театрлары “Халык артистлары" китабында бер төркем татар артистлары хакында һәм күп кенә фәнни басмаларда театр тарихына караган мәкаләләре дөнья күрде Шул исәптән. ТР ФАсенен энциклопедия институтында анын 100 ләп мәгълүмати мәкаләләре тупланган Шулай ук. ул Татарстан радио һәм телевилениясендә яңгыраган һәм күрсәтелгән күп кенә тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы да булып чыгышлар ясый Аларнын кайберләре бүген дә архив фондларында саклана.
Сәхнә сәнгате асылда драматург хезмәте белән нык бәйле Шул сәбәпле ул бүгенге көн драматургларыбыз белән тыгыз элемтәдә тора. Алар язган пьесаларга бәяләмәләр бирә Министрлык һәм Театрлар берлеге тарафыннан уздырыла торган семинар-киңәшмәләрдә, конкурсларда актив катнаша.
Г.Гыймранова, гомумән, республикабыздагы бөтен татар театрлары белән (Казаннан гыш Әлмәт. Минзалә, Чдтлы. Түбән Кама) тыгыз бәйләнеш ы горып. аларнын репертуарлары, ижади тормыш халәте турында фәнни анализлы мәкаләләр белән чыгышлар ясавын дәвам итә. Д Гыймранова театр сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге һәм ирешкән уңышлары өчен 1997 елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды Ьүгснге кондә ул Әлмәт һәм Минзалә дәүләт драма театрлары тарихын эзлекле өйрәнеп, дтардагы сәнгать әһелләре һәм артистлары буенча китап язу белән мәшгуль ТР ФА Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәрлек эшен дәвам итә.
Котлыйбыз!
Мәдинә Маликовага 70 яшь
I Күренекле язучы, актив җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татар- станның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында дөньяга ^ килгән. Бала чагыннан әдәбиятка-сәнгатькә гашыйк булып
*" үскән кыз. үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмам- лаганнан соң. башта Минзәлә педагогия училищесында, аннары
исә Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Инсти-
I тутның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң. ул хезмәт юлын журналист буларак башлап җибәрә: 1959-
1964 елларда "Чаян" журналында корректор, ә 1964 елдан “Азат
] хатын" (хәзерге—“Сөембикә") журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр. 1978 елдан—җаваплы секретарь булып эшли. Нәкъ
менә шул дәвердә журналист буларак та. язучы буларак та аның каләме чарлана. 1967 елда Татарстан китап нәшриятында беренче китабы “Юлдашлар" исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Татар әдәбиятына әхлакый мәсьәләләрне тормышчан образларда чагылдыручы, язмышларны, шәхесләрне, аларның катлаулы эчке кичерешләрен тирәнгә үтеп тасвирлый белүче үткен вә сизгер каләмле язучы килгәнлеген хәбәр итүче китап була бу. Ә инде "Хөкем" (1969) һәм “Адашканга юл кайда?" (1971) исемле, жанр хасиятеңчә мавыктыргыч, киеренке вакыйга-сюжетка корылган маҗаралы бәян-повестьлары Мәдинә Маликованың детектив жанрда да нәтиҗәле ижат итә алуын күрсәтте.
1972 елда аны СССР Язучылар союзына кабул итәләр.
Алга таба да язучы яңадан-яңа иҗат үрләрен яулавын дәвам итә. Хәзер инде аны акыл хезмәте һәм иҗат белән шөгыльләнүчеләр кызыксындыра. “Кояш күпере" (1973). "Казан каласы—таш кала" (1967). "Янар таулар яктысында" (1977) әсәрләре—әнә шул кызыксынуның уңышлы нәтиҗәләре. “Язгы такыялар" (1974) повестенда исә заман зилзиләләренә сыгылмыйча, сынмыйча шуларны кичә алган татар хатыны образы сурәтләнә. Бу әсәрләр укучы һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителә.
Мәдинә Маликовага тема һәм жанр төрлелегенә омтылу хас. Әнә шул юнәлештә эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак. 1983 елда аның “Ак давылда—тал бөресе" ("Шәфкать") исемле романы "Казан утлары" журналында (№№ 4, 5) дөнья күрә. Гомумән, язучының күләмле вә күренекле әсәрләренең һәммәсе дә диярлек иң башта безнең журналда басыла килә.
Мәдинә Маликова. нәтиҗәле иҗатыннан тыш. җәмәгать эшләрен дә даими һәм актив башкара: ул байтак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, идарә каршындагы Матур әдәбиятны тарату комиссиясе җитәкчесе булды. Аннары исә. Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятен оештырып, аның президенты буларак, хәзерге катлаулы дәвердә матди вә рухи яктан мохтаҗ калган бик күп кешеләргә ярдәм кулын сузды. Ә соңгы елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең проза остаханәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарды.
Әдибәнең бөтен әсәрләре дә диярлек әүвәл “Казан утларьГнда дөнья күрә, дигән идек. Әле яна гасырыбызның берничә елында гына да аның “Өермә" детектив романы (2002. №№ 11.12). "Мендем биек тауларга" повесте (2003. № 10). "Чәчкә балы" повесте (2005. №№ 1.2) журналда басылып чыкты һәм укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде Редакция папкасында янә бер кызыклы романы бар.
Мәдинә Маликова—Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты.
Наип Лаисовка 70 яшь
Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшын авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1950-1954 елларда Минзөлө педагогия училищесында укый 1954 елның көзеннән 1957 елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларыңда хезмәт итә 1957-1962 елларда Н. Лаисов—Алабута педагогия институты сгуденты. Институтның рус-татар филология бүлеген тәмам- лаганнан сон, аны рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда ул 1967 елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли
1967-1970 елларда Н. Лаисов Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, аны уңышлы тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогия институтына кайта 1980-89 елларда уку-укыту эшләре буенча проректор, 1989-2000 елларда ректор булып эшли.
2000 елдан 2005 елга кадәр Н. X. Лаисов институтның татар әдәбияты кафедрасын җитәкли Ә хәзер ул шул ук кафедрада—профессор
Язучы буларак, Н. Лаисов әдәбияз белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик-эстстик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган “Лирика Ту кая (вопросы метода н жанра)" исемле (1976) һәм М Мәһдиев.Ф. Ганиевалар белән берлектә яп ан "Әдәбият теориясе” дөреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя алды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Н Лаисовны күбрәк поэзия проблемалары кызыксындыра Аның М Җәлил, X Туфан, С Хәким, Р. Харис, М Шабасв һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар
Н Лаисов— 1984 елдан Язучылар берлеге әгъзасы