Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТМАСКА ТУГАН БАТТАЛ


Яңа салынган күпер аша Каманы чыгып. Биләр якларындагы атаклы Изгеләр тавына бару юлында Зур Тигәнәле авылы кала. Исеме—Шәле, Әддермеш. Кырлай
кебек телдә гел яңгырап тормаса да, үзенчә данлы авыл ул Ерак тарихи тамырларны барлап тормыйча, бер генә факт та шуңа дәлил була ала: биредә, үткән гасыр башында Вазих исемле агайның оч угьланы туган—Салих, Абдулла,
Мөбарәк. Соңрак татар халкына дан китерә торган шәхесләр—шагыйрь, музыкант, каһарман солдат (һәр өчесе дә заманында солдат булып сугышта катнашкан, Абдулла дигәне Жәлилләр белән көрәштәш булып һәлак була). Тигәнәлене үтеп киткәндә миндә һәрчак сораулы уйлар туа: авыл халкы үзенен данлыклы уллары белән тиеш дәрәжәдә горурлана микән? Без—язучы-сәнгать кешеләре—аларны тиешенчә зурлый-бәяли алдыкмы? Һәм, ниһаять, яшь буыннар алар турында яхшы беләме? Сорауның беренчесе турында кистереп әйтә алмыйм, әмма сонгы икесенә җавабым шул: юк, тиешенчә бәһали дә
алмадык, алар турында килер буыннар анына тиешенчә сеңдерә дә алмыйбыз шикелле. Бу сүзләрне иң элек Салих Баттап мисалын күз алдында тотып әйтүем, утыз елдан артык әдип белән азмы-күпме аралашып, иҗатын беркадәр белгән каләмдәше буларак фикер йөртүем.
Исән булса, быел ана йөз яшь тулган булыр иде. Салих ага Баттап туксан ел яшәп, моннан ун ел элек гүр иясе булды (хезмәттәшебез, шагыйрь Рәшит Әхмәтжанов белән бер көннәрдә вафат булды ул). Салих Баттап гомере буе кабатланмас зур шәхес булып яшәде, зур шәхес булып иҗат итте, соңгы көннәренә кадәр үз вөҗданына, үз иманына тугрылыклы булып кала алды. Бездә Ходайдан талант бирелгән каләм ияләре шактый, әмма аларның һәммәсен дә зур шәхес дип тану кыен. Асылда, фәкать зур шәхес кенә тормышта тарихи эз калдыра аладыр ул. Салих Баггал. әйтелгәнчә. XX йөз башында дөньяга килгән. Искә төшерик: әдәбиятның киләчәген белдерәчәк кемнәр туган дәвер сон бу? Г. Бәширов, К Нәжми, М. Жәлил, X. Туфан, А. Шамов, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй Болар—С Батгалнын яшьтәшләре, чордашлары, буынлашлары. Иҗатлары да саллы һәркайсынын. Рәсми яктан да кин танылу алган (дөрес, кайберләре үлемнәре аша. төрмә-сөргеннәр аша...) әдипләр Кайсы—герой-каһарман, кайсы—югары дәрәҗәдәге депутат, кайсы—лауреат, кайсы—рәис-житәкче, кайсы—яшьләй үк орденлы шагыйрь... Ә Салих Батгал? Ул да танылу алды. Шөһрәтле рәсми исемнәрсез, үзе булып, шәхес булып, Салих Баттал булып кала алды. Алмый ни! Ике метрлы мәхәббәт буй-сын, курку белмәс холык, халыкчан талант Табигать аңа күпне биргән булган. Ул үзе дә бу дөньяга кем булып туганын яхшы белеп яшәгән, күрәсең Кемгә дә баш
имәде, кеше иреген тыйган тәртип-кануннарга җайлашмады. Сирәк очрый торган шәхес. Яшәү рәвешендә һәм иҗатында төп сыйфат-билгеләрнен берсе—колачлылык, масштаблылык, туры сүзлек, хөрлек Аңлашыла да. уналты яшеннән үк нык бәләкле үсмер Мәскәү якларында батрак-зимагурлык мәктәбен үтә. егетлек чорында Ленинград. Оренбургларда укып, очучы-летчик була, әдәби ижат белән актив шөгыльләнеп, әсәрләрен бастыра Үзе яшь. үзе очучы, үзе язучы Экзюперидән кай жире ким! Өстәвенә, беренче буын Совет язучысы. 1934 елдан СССР Язучылар Союзы әгъзасы.
Салих Батгал күпкырлы талант иясе. Ул—шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы, сатира-юмор остасы, тәрҗемәче Шулай да. минемчә, әдәбият тарихында шагыйрь һәм прозаик булып калачак ул. Заманында пьесалары академия театрында спектакль итеп куелса да, аны драматург буларак яхшы беләм. дип әйтә алмыйм Театр белгечләре төгәлрәк әйтер. Чәчмә әсәрләреннән ин билгелеләрс—'■Сигезенчесе кем?” һәм “Баштан үткәннәр" дигән повестьлары. Беренчесендә—беренче бишьеллыклар һәм Ватан сугышы чорында яшь очучынын катлаулы язмышы сурәтләнсә (повесть детектив әсәрләргә хас мавыктыргыч сюжетка корылган), икенчесендә—“Баштан үткәннәр” дигән автобиографик әсәрдә, автор, гомеренен истәлекле, кызыклы вакыйгаларын искә төшереп, ил һәм чор турында уйлануларын, заманынын атаклы шәхесләре В. Чкалов. А. Фадеев. Г Ибраһимов белән очрашу тәэсирләрен бәян итә. Татар әдәбияты тарихында гыйбрәтле әсәрләр алар
Салих Батгал. беренче нәүбәттә, әлбәттә, ша- гыйрь. эпик жанрларны иярләргә сәләтле фикерле шагыйрь, халыкчан ша- гыйрь. Үткән гасыр ур- таларында ул үзен шулай итеп таныта алды да Совет чорындагы шагыйрьләр- дән беренчеләрдән булып бөтенсоюз масштабында яңгыраш алды. “Олы юл буйлап (икенче исеме "Газзә”) шигъри повесте “Новый мир” журналында басылып чыкты (сирәк хәл!). Анын иҗаты турында А Твардовский кебек олуг
шагыйрьләр язып чыкты. 50 нче еллар башында ул. мөгаен, тагар поззиясенен ин алдынгы сафындагы кеше булгандыр. Шул чорны фаразлап карыйк поэзиябезнең горурлыгы булачак С. Хәким. Н Арсланоапарнын чын талантлары ачылып кына килә. X. Туфан. М. Җәлилләр халыкка әле кайтмаган Дөрес. Ф Кәрим иҗаты да бик популяр иде ул чорда.
С. Батталнын иң күренекле әсәре, әлбәттә. “Чирмешән яклары" исемле шигъри романы. Сонгы дәвердә язылган беренче шигъри роман ул. Ни өчен сонгы дәвердә дим. чөнки ул рәткә борынгы чордаш “Кыйссаи Йосыф". “Идегәй"лөрне дә шигъри романнар рәтенә кертергә буладыр Заманында шигъри повесть, шигъри роман дип аталган озын әсәрләр чыккалады бездә Ш. Маннурнын "Җир-әнкәнең сылу кызы”. Ә. Давыдовның “Йокысыз төннән сон" Әле күптән түгел генә Р Харисның "Исемсезләр" дигән күләмле әсәре аерым китап булып дөнья күрде Бу әсәрләрнен кайсы—әдәби факт, кайсы—вакыйга, кайсы-казаныш икәнен Вакыт галижәнапләрс әйтә килә һәм әйтәчәк С. Батталнын “Чирмешән якларыңда", жанр ягыннан ничек кенә дип аталмасын, классик әсәрләр рәтенә керергә лаек, минемчә Р Даутов. Н Нуруллиналар төзеп чыгарган “Совет Татарстаны язучылары" дигән белешмәдә (1986) бу әсәр турында мондый юллар бар “халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле
күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр 1905-1921 еллар арасындагы татар авылынын катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларны. халык массаларының азатлык өчен көрәшен сурәтли Дорес әйтелгән. Шуны гына өстисе килә: бу әсәр яңа буын шагыйрьләренә осталык мәктәбен үтү өчен менә дигән кулланма да. Халык ижатын үз әсәрләрендә менә ничек итеп оста файдаланып була икән! Мәнге өйрәнерлек “Идегәй" чалымнары бар бу әсәрдә.
Гомумән. Салих ага Батгалнын яшәү рәвеше дә. ижат алымнары да. мирасы да гыйбрәт-сабаклар алырлык. Кодрәтле генга ия булып яратылу, жирне-күкне бер итеп дигәндәй Алыпларча яшәү, сөю-сөелү һәм гаилә фаҗигаләре, рухи маяк-ориентирлар билгеләгәндә ялгышулар, үзе инанган принциплар өчен кирәк-кирәкмәскә көч түгүләр һәм финал—ялгыз картлык (ни кызганыч, күктә очып янмаган, жирдә батмаган Салих ага ятакта, җылыткыч рефлектордан одеалына ут кабып, ис һәм ялкыннан буылып үлде)..
50 нче елларда әдәбият каһарманы булган Салих Батгал. гомеренең икенче яртысында элек алынган ижади темпны саклый алмады. Совет-партия системасы корган күпсанлы барьерларны жинәргә тырышып бихисап вакыты әрәмгә китте аның. Ахырда. Вакыт һәм Система баш бирмәс Батталны да "почмакка терәде". Бирелүен бирелмәде Батгал. әмма кирәкмәгән ыгы-зыгы аның ин кадерле вакытын ашады, ижат көчен таркатты, талантының тиешенчә үсүенә ирек бирмәде Ул гына да түгел, заман идеологиясе басымы сәбәпле, әдипнен ижаты тиешенчә өйрәнелмәде һәм бәһаләнмәде. Әдип ижатын җитди өйрәнгән фәнни хезмәтләр юк дәрәжәсендә.
Замандаш каләмдәшләренен күбесе ана битараф булдылар Күпләр әдип гамәлләрен эчтән генә хупласалар да. анын белән ачыктан-ачык фикердәш булудан курыктылар. Дөрес, бик сирәк булса да. үзе исән чакта ук ана унаи мөнәсәбәт белдерүчеләр дә табылды. Мәсәлән. 1990 нчы елда А. Гыйлаҗев матбугатта язып чыкты: "Кичерә алсаң, кичер Салих ага! Без синен арттан килүче, аз-маз кыен ашаган кешеләр дә сиңа терәк була алмадык! Безгә сабак, бездән сон килүчеләргә акыл бу!" Икенче бер зур әдип—И Нуруллин "Казан утлары "нда (1993 ел) болай дип чыгыш ясады "Салих Батталнын шагыйрь буларак, бүгенге көнгә кадәр тәнкыйтьтә үзенең тиешле бәһасен алганы юк. Мин. шәхсән, совет чоры поэзиясеннән өч шагыйрьнең исемен атагыз дисәләр. Такташ. Туфан. Салих Батгал дияр идем".
Үзс исән вакыттагы кебек, хәзер дә анын ижаты турында каршылыклы фикерләр ишетелә. Менә кичә-бүген генә әйтелгән кайбер яна искәртүләр. "Безнен заман герое" дигән бәхәс уңаеннан Айдар Хәлим болай яза: “Безнен диссидентыбыз, бердәнбер диссидентыбыз—бөек шагыйребез Салих Баттал иде татар шагыйрьләренең Тукайдан кала беренче бишлегенә керә торган сирәктән-сирәк шагыйрь" Ә тәнкыйтьче Р. Мостафин ана каршы килеп " һич тә бөек дип атап булмый. Шигъри осталыгы чамалы, метафоралары сай. поэмалары артык озын һәм күбесенчә коры сөйләмгә корылган. Беренче бишлеккә түгел, егерменче бишлеккә дә керүе шикле ("Казан утлары"". 2005 ел. 5 сан).
Менә шулай Хәер, кем ни сөйләмәс! Атаклы җырчы Рафаэло турындагы фильм исеме искә төшә: русчасы “Пусть говорят". Сөйләнсеннәр сәнә! Әдәбиятчы галимнәргә кайсы киштәгә, кайсы бишлеккә кертәсе турында баш ватканчы, әдипнен мирасын җыеп тупларга, томлыкларын бастырып чыгарырга булышырга иде! Юбилей уңаеннан табигыи бер сорау: кайда икән Салих Баттал архивы9 Бармы ул? Булса, ышанычлы куллардамы? Әйтик, шагыйрьнең "Батый ханга хат" дигән поэмасынын тулы варианты кайда икән? 80 нче елларда Себердә чыга торган "Байкал" журналында кыскартылган, тәржемә варианты чыккан иде. Үз телебездә басыла атмады шикелле ул поэма. Гомумән. С. Баттал ижаты белән бәйләнешле сораулар байтак һәм алар әледән-әле чыга тора. Яшәве гадәти. ижаты шома булса, бәлки, сораулар, каршылыклы фикерләр азрак булыр иде.
Азда әйтеп үткәнчә. С. Батгал ижаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Төрле елларда аз-маз күренгәләгән мәкаләләр, нигездә, юбилей даталары унае белән язылганнар. Р Мостафиннын шактый кискен сүзләреннән сон. мин кулым житкән
кадәр С. Баттал турында монарчы язылганнарны барлап чыктым. Әллә мин әйтәм. шагыйрь ижатын кирәгеннән артык бәялимме (чыннан да. С. Баттал иҗатында бәйләнерлек нәрсәләр җитәрлек!)’’ Бүтәннәр ни уйлый Үзебезнен журналда моннан ун ел элек әдип турында мондый сүзләр укып тынычландым тагын. “Салих Баттал— егерменче гасыр татар әдәбиятынын ин мәртәбәле олы исемнәреннән берсе саналырга хаклы Ул—безнен чор тормышын бетен каршылыклары белән тулы чагылдырган күпсанлы шигырьләр, поэмалар, шигъри һәм чәчмә повестьлар, драма әсәрләре авторы Ул. барыннан да бигрәк, халкыбыз, анын милләт буларак яшәве өчен ин кыен чорларда да каһарманнарча көрәшкән бунтарь, үзе дә легендага әверелгән зур шәхес" (редакиион кереш мәкаләдән өзек)
Язмамны Вазыйх атлы агайнын Зур Тигәнәле (кайбер язмаларда Олы Тигәнате дип йөртелә) авылында туып-үскән өч улы турында әйтеп башлаган идем. Алда искәрткәнчә, бер улы—Абдулла дигәненен 1944 елда Җәлилләр белән бергә башы киселә. Салих абый моннан ун ел элек вафат булды Мөбарәк дигәне—татарнын атаклы гобойчысы әле исән дип беләм. Күреп танысам да. уйнавын ләззәтләнеп тынласам да. шәхсән таныш түгелмен. Азмы-күпме аралашканым Салих ага булды Ул чак яшьрәк булганмынмы, әллә акыл Шәрифләре житеп бетмәгәнме, анын белән дә аз очрашылган. Күп нәрсәләрне сораштырасы калган да бит' Шулай да Салих ага Баттал турында кайта-кайта уйланылган икән' Ана бәйләнеште моннан 12 ел элек язылган истәлек язмам да бар. Бүгенге сүзләремә өстәп, ансын да укучыларга тәкъдим итәм. Кемнәргәдер, бәлки, гыйбрәтле булыр
Июнь. 2005 ел