Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ КОРЫЛТАЕ
27 май көнне ‘'Казан милли
мәдәният үзәге"ндә Татарсган
язучыларынын XV корылтае булды
Аны кереш сүз белән күренекле
драматург Туфан Мин- нуллин ачты
Премьер-министр Рөстәм
Миннсха- нов корылтайда
катнашучыларны Татарстан
Президенты, Министрлар Кабинеты
һәм Дәүләт Советы исеменнән сәлам-
ләде. “Язучылар
съезды—республикабыз өчен
күренекле вакыйга,—диде ул —
Ссзнен иҗатыгыз жәмтыятьтә барган
вакыйгалар белән аерылгысыз. Сез со-
циаль тотрыклылыкны тәэмин итүдә,
демократик процессларны ныгытуда,
милли мәдәният һәм телне саклауда
алгы сафта торасыз Күпгән түгел
үзенең 70 еллыгын билгеләп үткән ТР
Язучылар берлеге республикада
мәдәниягнен югары үсешен
билгеләүче иҗат оешмаларыннан
берсе санала"
Хөкүмәт Рәисе үзенең чыгышында
бүгенге язучыларның иҗат итү өчен
чикләнмәгән иреккә ия булуларын, үз
чиратында, сүз осталарының да жавап-
лылыкны арттыруын билгеләп үтте.
"Шуңа күрә дә иҗатыгыз өчен шартлар
тудыру мәдәният олкәссндә
республика дәүләт сәясәтенең
өстенлекле бурычларыннан берсе
булып тора Милләтне рухи яктан
савыктыру, тормыш дәрәҗәсен күтәрү,
җинаятьчелек белән көрәш, социаль
киеренкелекне йомшарту—
җәмгыятьнең төп бурычлары Шушы
эшләрнең башында безнең
язучылары- быз торырга тиеш”,—дип
искәртте Премьер-министр.
Аннары Росгәм Миннеханов каләм
әһелләре Роберт Миннуллин. Рәфкать
Кәрами. Рәдиф Сәгъди һәм Нонна Оре
иншага Татарсган һәм Россиянен мак-
таулы исемнәрен бирү турындагы
таныклык һәм билгеләрне тапшырды,
ә Язучылар берлегенә яна "Газель"
микроавтобусы бүләк итте.
Язучылар берлеге идарәсенең ике
корылтай арасындагы эшчәнлеге
турында хисап доклады белән идарә
рәисе Фоат Гллиму.пин чыкты Ул
үзенең чыгышында сонгы оч елла
үткәрелгән
күпкырлы оештыру чаралары хакында
бәян итте, шушы чордагы әдәби хәрә-
кәткә кыскача анализ ясады, төрле
жанрлардагы аерым унышлы
әсәрләрне бәяләп узды, әдәби тәрҗемә
эшен җанга салу, милләтара әдәби
багланышларны ныгыту,
язучыларның иҗат һәм көнкүреш
шартларын тагын да яхшырту. китап
сәүдәсен җанландыру буенча көнүзәк
мәсьәләләргә игътибар юнатг- те,
каләм әһелләре алдында торган күп
кенә проблемаларны чишүдә
республикабыз җитәкчелегенең
булышлык күрсәтүен билгеләп үтте.
Ревизия комиссиясе хисабын лнын
рәисе Фарсс.ль Зыятдинов ясалы
Әдәбият фонды идарәсе рәисе Гәрәй
Рәхим үз чыгышында язучыларны
матди яктан кайгырту мәсьәләләрен
үзәккә куеп сөйләде
Әдәби жанрлар буенча Дания
Заһидут- лина (проза), Тәлгат
Галиуллин (шигъри ят). Дания
Гыимранова (драматургия). Лилия
Газизова (рус телендәге әдәбият).
Рафис Корбан (балалар әдәбияты),
Өлфәт Закиржаиов (әдәби тәнкыйть).
Кыям Миңлебаев (әдәби тәрҗемә)
махсус докладлар белән чыкты
Докладлар буенча фикер алышуда
Татарстан китап нәшрияты директоры
Дамир Шлкиров. язучылар Рим Идня-
туллин (Уфа), Вахит Имамов, Рабит Ба-
тулла. Равил Фәйзуллнн. Нонна
Орсши- на, Зөфәр Дәүләтов. Айдар
Хәлим. Мөсәгыйт Хәбнбуллин.
Владимир Лаь- ришко, Фән зи Галиев.
Эльмира Шәрн- фуллина, Факил
Сафин. Мансур Вәли- ев, Альберт
Хәсәнов. Галимҗан Гыйль- манов. Лев
Кожевников. Мәдинә Ма ликова. Нияз
Акмал. Нәҗибә Сафина. Рәшит
Я[ъ<1)әров. Әхмәт Рәшит. Лена
Шагыйрьжан катнашты Алар
үзлэренен чыгышларында иҗтимагый
тормышта әдәбиятның, һәрбер каләм
әһеленең, иҗат оешмасының ролен
күтәрү, китап бастыру һәм аны тарату,
милли кәйләлек матбугатны үстерү,
күренекле әсәрләрне дөньяга тагын да
кинрәк таныгу. язучылык хезмәтен
закон тәртибендә як лау һ. б шундый
мөһим мәсьәләләр бу енча
уй-теләкләрен белдерделәр
Фикер алышу барышында
әйтелгән эшлекле фикер-тәкъдимнәр
нигезендә корылтай резолюция кабул
итте.
Корылтай утырышларын
Татарстан Премьер-министры
урынбасары — мәдәният министры
Зилә Вәлиева, шагыйрьләр Роберт
Миңнуллин. Равил Фәйзуллин, Разил
Вәлиев алып барды
Съезд эшендә Татарстан Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратнн- кова, Фәннәр академиясе
президенты Мансур Хәсәнов. Казан
хакимияте башлыгы урынбасары
Әлфия Тутаева. Дәүләт Советы
депутатлары катнашты.
Корылтайда альтернатив нигездә
зур күпчелек тавыш белән Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп
Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза)
сайланды. Берлек идарәсенә
түбәндәге язучылар үтте: Рабит
Батулла, Мансур Вәлиев, Мөдәррис
Вәлиев. Разил Вәлиев. Лилия
Газизова. Марсель Галиев. Мансур
Гыйләҗев. Зөфәр Дәүләтов. Дания
Заһидуллина. Ркаил Зәйдулла, Вахит
Имамов, Камил Кәримов, Рафис
Корбан. Сергей Малышев. Зиннур
Ман- суров. Роберт Миңнуллин.
Газинур Морат. Шаһинур Мостафин.
Гәрәй Рәхим. Данил Салихов, Фа кил
Сафин. Равил Фәйзуллин. Зиннур
Хөснияр.
Язучылар корылтаенда шулай ук
ревизия комиссиясе сайланды
ТАТАР ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫНЫҢ
100 ЕЛЛЫГЫ
Медиа-форумны “Йөз еллык
матбугатыбыз: үткәне, бүгенгесе һәм
киләчәге" дигән темага фәнни-гамәли
конференция ачып җибәрде ТР
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин конференциядә
катнашучыларга юллаган котлауда
билгеләнеп үткәнчә: “1905 елда
чыккан “Нур" газетасы белән
халкыбызга нур тарала башлый.
Мәгърифәткә, янарышка һәм милли
үсешкә сусаган татар халкын әлеге
басма үзенә тарта Алай гына да түгел,
узеннән соңгы басмаларга да нигез
сала. Шул вакыттан бирле татар
вакытлы матбугаты егерменче
йөзнең төрле катлаулы
чорларындагы тарихи
вакыйгаларның алгы сафында
булды".
КДУнын Журналистика һәм социо-
логия факультеты деканы Васил
Гари- фуллин чыгышында татар
журналистикасын өйрәнү
проблемаларын яктыртты, шул
исәптән күп томлы татар журналис-
тикасы тарихы булмавын,
мөһажирлек матбугатының тиешенчә
өйрәнелмәвен ассызыклады, аларны
хәл итү өчен ул махсус үзәк төзергә
тәкъдим итте. Пленар утырыш 1990
елда Санкт-Петербургның татар
жәмгыяте көче белән кабат нәшер
ЯХШЫЛАР ИСӘБЕНДӘ
Лондоннын Мегсег Ниптап
Кезоигсе СопзиШщ; компаниясе
экспертлары, иминлек һәм
кешеләрнең тормыш дәрәжәләренә
карап, дөньядагы шәһәрләрнең
рейтингын төзегәннәр.
Мондый рейтинг һәр елны төзелә
һәм бу төрле илләр турында тулырак
мәгълүмат бирү өчен эшләнә.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча,
дөньяда ин куркынычсыз шәһәр дип
Люксембург танылган Икенче
урында—Хельсинки һәм
Швейцариянең Берн. Женева. Цюрих
шәһәрләре. Алдагы урыннарда тагын
Вена. Мюнхен. Осло. Франкфурт. Ому-
та, Цикуба. Копенгаген. Сидней кебек
шәһәрләр бар.
Россия шәһәрләре, илдәге
икътисади киеренкелек һәм
тотрыксызлык аркасында. лидерлар
рәтенә эләкмәгән. Әмма, дөньяда
шәһәрләрнең бихисап күп булуын искә
алсан. 200 ин-иң шәпләр арасына
керүчеләр бар. Мәсәлән. Санкт-
Петербург—175 нче. Мәскәү 198 нче
урында. Ә Казан белән Новосибирск
башкаланы уздырганнар—әлеге ике
шәһәр 179 нчы урынны бүлешә
Бу исемлекне төзегәндә 39 фактор,
шул исәптән шәһәрнең сәяси, социаль-
икътисади. экологик хәле, кеше
гомере өчен куркынычсызлыгы,
сәламәтлек саклау, мәгариф һәм
транспорт системасы эшчәнлеге искә
алына.
БЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ
19 майда Татарстан
журналистлары үзләренен
профессиональ бәйрәмен билгеләп
үтте Бәйрәм “Идел-Пресс" нәшрият
йорты янында журналистлар
аллеясын ачудан башланды.
Тантанада ТР Премьер-министр
урынбасары — мәдәният министры
Зилә Вәлиева һәм “Татмедиа"
мәгълүмат агентлыгы генераль
директоры Марат Моратов һәм башка
рәсми вәкилләр катнашты. Газе-
та-журналларның баш мөхәррирләре
һәм журналистлар аллеяга зәңгәр
чыршылар утырттылар. Аллеянын
башында беренче булып “Казан
утлары" хезмәткәрләре утырткан
үсенте яшелләнеп утыра.
Бәйрәм Г. Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасы
янында дәвам итте. Биредә
журналистлар газе- та-журнал
укучылар белән очрашып, төрле
тамашаларда катнаштылар, сәнгать
осталары чыгышын карадылар.
***
Татарстан Матбугаты көненең
кульминация мизгеле Татарстан
Республикасының "Бәллүр
каләм—2005" VIII журналистлар
конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү
тантанасы булды.
Быел йомгаклар 15 номинация бу-
енча чыгарылды "Яна гасыр" телера-
диокомпаниясс генераль директоры.
ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат
Әминов җитәкчелегендәге конкурс
комиссиясендә танылган
журналистлар, республика ММЧ
җитәкчеләре һәм әйдәүче
хезмәткәрләре бар иде
Тантаналы чараны ТР Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары,
республиканың Журналистлар
берлеге рәисе Римма Рат- никова һәм
ТР “Татмедиа" массакүләм
коммуникацияләр агентлыгы
генераль директоры Марат Моратов
ачты Татарстан Президенты,
Республика Дәүләт Советы Рәисе
исеменнән котлау сүзләрен ТР
Премьер-министры Ростәм
Миннеханов җиткерде Ул җәмгыятьтә
күзәтелгән процессларны» ин
катлаулы- лары ла журналистлар
хезмәте ярдәмендә күпкә жинелрәк
узуын билгеләп үтте.
“Темасы җирле,
осталыгы—башкаладагыча”
номинациясендә район һәм шәһәр
газеталары битләрендә бастырылган
ин яхшы журналистик хезмәтләрне
Наталья Клюева (“Лснинская правда”
Түбән Кама берләштерелгән
газетасы). Елена Сабакаева
("Нижнекамское вре- мя" газетасы),
Элифел Таразова (“Яшел Үзән"
газетасы) тәкъдим иткән Шәһәр
газеталары арасында алдынгы дип
“Ле- нинская правда” (Түбән Кама)
газетасы табылган, ә районныкылар
арасында— “Нократ" (Мамадыш)
Республикадан читтә татар
телендә нәшер ителүче ММЧ очен
"Туган тел" номинациясендә җиңүче
дип "Авылым хәбәрләре” нәшрият
йортынын (Новгород өлкәсе,
Краснооктябрьск районы) баш
мөхәррире Камил Фәтхуллин бил-
геләнгән. Бу номинациядә кызыксын
дыру бүләген керәшен татарларының
"Туганайлар” (Чаллы) газетасы алды
Конкурс комиссиясе карары ниге-
зендә, Ростәм Миннеханов "ВАЗ 2110"
автомобиле ачкычын Югары Ослан
районы газетасы мөхәррире Римма
Троиц- каяга тапшырды
КИТАПХАНӘ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП
16-17 майда Казанда Татарстан
Милли китапханәсенең 140 еллыгына
багышлап, китапханә
хезмәткәрләренең тобәкара
фәнни-гамәли конференция сс булып
узды. Ул “Бүгенге соииаль мәдәни
үзгәрешләр барышында китап-
ханәләрнең үсеш тенденцияләре"
дигән темага багышланды
Конференциядә кереш сүз белән
Татарстан Дәүләт Советының
мәдәният, фән. мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты рәисе. Милли
китапханәнең Химаячеләр шурасы
рәисе Р Вәлиен чыкты Аннан сон
киңәшмәдә катнашу чыларны
урынбасары—мәдәният министры 3
Вәлиева котлады, атарга эшләрендә
уңышлар теләде
Фәнни-гамәли конференциядә Та-
тарстан Милли китапханәсе
директоры Н Камбеев.
Санкт-Петербург шәһәреннән Русия
Милли китапханәсенең фәнни-күэәтү
бүлеге мөдире Е Смоли- на. Чабаксар
шәһәреннән Чуашстан Милли
китапханәсе директоры С Ста- рикова.
Уфадан Башкортстан Милли
китапханәсе директоры Р Буканова.
Йошкар-Оладан Мари Иле Милли ки-
тапханәсенең сектор мөдире Н Осоки-
на, Сыктывкардан Коми Республикасы
Милли китапханәсе директоры
урынбасары Е Иевлева. Казан дәүләт
мәдәният һәм сәнгать университеты
проректоры Р Баһаветдинова. ТР
Сәламәтлек саклау министрлыгының
китапханә- мәгълүмат үзәге
директоры Ю Дрешср һ б. чыгыш
ясады
ТӨРКИЯ КАЗАННЫ ОЛЫЛЫЙ
Башкалабызга нигез сагынуга
1000 ел тулу унаеннан доньянын
татарлар яшәгән бик күп илләрендә,
шул исәптән Төркиядә дә күптөрле
чаралар оештырыла. Шундыйларның
берсе—Истанбул- ла үткәрелде
Төркиядә гомер сөрүче
милләттәшләребез әлеге истәлекле
дата унаеннан Казан шәһәре тарихына
багышланган фәнни конференция
уздырды. Татар һәм төрек
лөньясынын күренекле газимс. тарих
фәннәре докторы Кадыйр Дәүләт
җитәкчелегендә оештырыла торган
әлеге конференциядә Төркияисн
тортс институт һәм университет
галимнәре, шул исапгән Салри
Максудинын оныгы. Босфор уни-
верситеты галимәсе Голән Пултар һәм
Мәрмәрә университетының тел
гатимс. профессор Эрдат Шахин һ б
катнашты Конференциягә Тор кия
галимнәре генә тегел, Татарстан
фәннәр академиясенең Тарих
институты гадимнәре Дамир Ис хаков.
Фаяз Хужин. Гамир Дәү ләтшин һәм
Илдус Заһндуллин да чакырылган иде
Алар Казан шәһәренең тарихы,
архитектурасы һәм халкының рухи
дөньясы турында чыгыш ясадылар
МУСА ЖӘЛИЛНЕ ИСКӘ АЛЫП
Мәскәү Милләтләр йорты
бинасында татар халкынын каһарман
шагыйре Муса Жәлил нетатегенә
багышланган әдәби кичә булды
Кичәне оештыруда Мәскәү шәһәре
неи тобәкара бәйләнешләр һәм милли
сәясәт комитеты. Мәскәү Милләтләр
йорты. Россия Язучылар берлеге. М
Горькни исемендәге Дөнья атәбня ты
институты һәм Мәскәү региональ
милли мәдәни мохтәрияте катнашты
“АЛТЫН УРДА ҺӘМ АНЫҢ
ВАРИСЛАРЫ"
22-24 апрельдә Истанбул
каласында әнә шул исемдәге
халыкара фәнни конференция булды
Анын эшендә, Төркия. АКШ. Япония.
Франция. Германия. Үзбәкстан.
Санкт-Петербург. Уфа һәм кайбер
башка илләрнең, шәһәрләрнең
галимнәре белән беррәттән,
Казанның да бер торкем
галим-әдипләре (М. Гос- манов, М
Зәкиев, Н. Хисамов, X. Миң- негулов, Д.
Исхаков. Ф Урманче һ. б.) катнашты
Гыйльми форумда чит мәмләкәтләрдә
яшәүче Надир Дәүләт. Вил Мирзаянов.
Шамил Юлай. Гайшә Рорлих кебек
мәшһүр милләттәшләребез дә бар
иде.
Конференциядәге
доклад-чыгышлар- да Алтын Урданың
Евразия, аеруча төрки- татар
тарихында, мәдәниятендә гаять
мөһим роль уйнавы ассызыкланды.
Казан галимнәре һәм әдипләре,
конференциядә катнашу белән
беррәттән. бер атна эчендә Фатих.
Тракия университетларының
җитәкчеләре белән очрашып, бу уку
йортларындагы гыйльми,
укыту-тәрбия эшләре белән
таныштылар, лииеи-мәктәпләрдә
булдылар. Алар- ны Истанбул
шәһәрендәге өч районның хакимият
башлыклары, Юнанстан (Греция)
янәшәсендә урнашкан Әдернәнен
(Госманлы империясенең элеккеге
башкаласының) мэры кабул итте.
Берничә телдә чыгучы “Ауразия"
журналы редакциясендә дә җитди
сөйләшү булды.
ИСЕМЛЕ ПРЕМИЯЛӘР
Яшь талантларны иҗади үстерү
ниятеннән соңгы елларда кайбер
күренекле азучыларыбыз үз
премияләрен булдырдылар Алар,
табигый, беренче чиратта, үз туган
төбәгендәге сәләтле яшьләргә
булышу максатын күз алдында
тоталар. Татарстанның халык
шагыйре Ренат Харис Буа
шәһәрендәге А. Луначарский
исемендәге мәктәпнең сәләтле укучы-
ларына бүләкләр тапшырды.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдип
Разил Вәлиев Түбән Кама төбәгендә
яшәүче талантлы
балаларга шефлык итә. Ул да үз
исемендәге премия булдырып, ел саен
аларга кыйммәтле призлар тапшыра.
Турыдан- туры анын булышлыгы
белән быел яшь каләм ияләренең иҗат
җимешләре тупланган "Ин яхшы
бүләк” исемле китап дөнья күрде.
Шулай ук, үткән ел Татарстанның
халык шагыйре Равил Фәйзул- лин да
Балык Бистәсе районында үз пре-
миясен булдырды. Премия фонды
“Авыл офыклары" газетасы каршында
оештырылган әдәби түгәрәкнең
эшчәнлеген активлаштырырга
юнәлтелгән Быел шагыйрь
премиясенә егерме яшь һәм башлап
язучылар лаек булды.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге
казанышлары өчен Татарстан
Республикасы Язучылар берлегенең
матур әдәбиятны пропагандалау
бүлеге мөдире Сәгьди- ев Рәдиф
Нәжип улына Татарстан Рес-
публикасының атказанган сәнгать эш-
леклесе" дигән мактаулы исем
бирелде
Әдәбият һәм журналистика
өлкәсендәге олы казанышлары өчен
Орешина Нонна Николаевхага
Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре”
дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Президенты Указы ниге-
зендә, Чаллы педагогия
институтының татар әдәбияты һәм
укыту методикасы кафедрасы мөдире,
профессор, Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Шәри- пов Әнвәр
Мәгьдэнур улына “Татарстан
Республикасының атказанган
укытучысы" дигән мактаулы исем
бирелде.
2005 елның 7 апрелендә
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче
каләмдәшебез— тәрҗемәче-галим.
шагыйрь Вил Хәлим улы Ганиев 71
яшендә вафат булды