Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Хуш инде, иске Казан!
I! борынгы, иске Казан! Күңелне җилкетәсең. Асрылабы.), хуш инде!..
Мин китмим, син китәсең.
Исем китеп карап йорим Абына да сортенә...
Иске Казан юкка чыга,
Иске Казан сүтелә.
Ничек түзәдер бу Казан Тарихның җәберенә?
Портлар түгел, э халкымның Хәтере җимерелә.
Юк. юк. дошманнар җимерми. Җимерәбез үзебез. Борынгыдан берни калмас Бераз гына түзегез!
Яшәр и>
Яшәр идем мин бу җирдә Былбыл булып кына.
Сайрар идем көйләремне Талга кунып кына...
Очар идем мин биектә Боркет булып кына.
Күзәтер идем җиремне Өстән торып кына...
Без төзибез өр-яңасын.
Ул озак торыр микән?
Ул балкый торыр микән соң. Безнеке булыр микән?..
Уза заман, туза Казан... Казан гына тузамы?
Туза бит тарих тузаны... Күңел шуңа сызамы?
Юкка чыга иске Казан. . Мин инде нишли алам?
И борынгы, изге калам.
Снңа кул изәи калам.
Юкка чыга иске Казан... Яңасы ничек булыр?!
Яңа чорлар котә безне Ипчекләр кичен булыр?!
Кайтыр идем туган җиргә Кырказ булып кына. Гомер итәр идем илдә Оя корып кына...
Э мин һаман яшнм әле Кеше булып кына...
Кош б\ ла алырмын, ахры. Кабат туып кына.
Роберт МИ11ИУ.1.1ИН (1948) Татарстанның халык ныгын/*- птар. р\т башкорт тсл.щшн.ш 1ннья курган күпсанлы (лирика, балллар вчен шнгырмар. җырлар, публицистка) китаплар авторы. Калайла яши
Татар башы башка киселмәсен!
Ә бит нинди шәп егетләр булган! Куркытмаган хәтта үлем дә.
Батыр булып, татар булып калган Ул егетләр дошман өнендә!
Алар эле һаман исән кебек,
Алар әле безнең йөрәктә...
Безгә бүген Муса Җәлил кирәк, Җәлнлчелэр кирәк бигрәк тә!
Без дә бүген җәлнлчелэр кебек,
Без дә бүген Җәлил хәлендә, һәр татарның җаны тулы яра,
Булмаса да яра тәнендә.
Татарга да кояш чыгып ала.
Тарих бит ул аклы-каралы.
Ничә тапкыр чыгаралар инде Халкыбызга үлем карары.
Шундый ук хәл хөкем сөрә бүген— Барасы юк ерак-еракка.
Стенага китереп терәделәр,
Тик басасы калды курокка...
Гильотина юкмы безнең өстә?—
Баш очына ешрак карагыз!.. Ерагаймый, якыная гына Җәлнлчелэр белән арабыз.
Җәлнлчелэр булыйк, әй егетләр! Җәлил булыйк, шагыйрь иптәшләр! Куркып тормыйк башны кисәрләр дип. Барыбызныкын да кисмәсләр...
Баш имәгән татар! Нишлисең бит,
Баш имәгән башны кисәләр.
Нишләр идек бүген, дошманнарга Башын игән татар, дисәләр?!.
Ачы да соң татар язмышлары!
Бер уйласаң, исең китәрлек...
Татар башы башка киселмәсен! Киселгәннәре дә җитәрлек...
Курыкмагыз, тешләсеннәр!
Этләр талый! Әйтерсең лә, Казан—этләр оясы. Хуҗасыз ул ач этләрне, Белмим, кая куясы?!
Өерләре белән алар Сикерәләр өстеңә.
Әллә үзләре шундыйлар, Әллә кемдер өстерә...
Урамыннан узып булмый,— Өскә этләр ташлана. Югыйсә, этләр җитәрлек Ул этләрдән башка да.
Әллә алар хуҗасызлар.
Әллә инде кыргыйлар. Шагыйрь диеп тә тормыйлар— Тешләргә дип ыргыйлар.
Тешли алар хатын-кызын. Картын, бала-чагасын... Белмиләр алар чамасын. Күрүче юк чарасын.
Юк ул этләргә тиюче.
Юк аларны тыючы, һич югында, җыеп алып Юк бер ябып куючы.
Ул җаваплы кешеләрне. Белмим, ни эшләтергә?
Ах, берәрсен шул этләрдән Бер генә тешләтергә?!.
Өер-өер этләр йөри.
Ул этләр арта тора. Тешләргә .тип берсе алда. Калганы артта тора...
Чукынып китсен этләре! Өер-өер йөрсеннәр. Курыкмагыз, тешләсеннәр. Кагылмагыз, өрсеннәр!
Тимик! Эт белән эт булу Егетләр эше түгел, һәм тимибез, кызганабыз. Эт бит ул кеше түгел.
Шагыйрь
Әллә кем дә түгел кебек, Гап-гади бер кеше. Шигырь язу бар белгәне. Бар эшләгән эше.
Бер карасаң, патша кебек, Бер карасаң, гыйбат.
Безгә аның үзе түгел, Гыйбатлыгы кыйбат
Әлгә кем Оә түге! кеоек.
В- Тургай
Үзе акыл иясе ул.
Үзе исә җүлэр.
Ул шул акыллы килеш тә Җүлэр булып үләр.
Әллә кем дә түгел кебек. Ә бит нинди сүзе?1 Нинди генә булса да ул Милләтенең йөзе.
Бер карасаң, әүлия ул.
Бер карасаң, салмыш. Кайсы чакта хактыр да ул. Кайсы чакта ялгыш?..
Гадәти бер кеше шундый Сәер буламыни...
Була... Сәер булмаса. ул Шагыйрь буламыни?!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез. Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз. Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен Күз карасы төсле саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми, Аларның да җаны бер тына... Әнкәйләрне ялгыз калдырмагыз. Тапшырмагыз картлар йортына!
Нурлы, җырлы булмас әнкәгезне Сыйдырма!ан фатир, йортыгыз. Әнкәйләрне берүк ташламагыз.
Ана каргышыннан куркыгыз!
Әнкәйләрне берүк елатмагыз Күз яшьләре безгә төшмәсен. Әнкәйләрнең ачы күз яшьләре Лә|-ънәт булып төшсә, нишләрсең?!
Әнкәйләр ул безне кичерер да. Ходай гына ләкин кь ериәс. Әнкәйләрнең догасыннан башка Авыр юллар җиңел кичелмәс.
Газиз әнкәйләр дип җан атыгыз. Газиз әнкәйләр дин яныгыз! Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез. Эчегездә булса җаныгыз!
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез! һәм күтәрелмәсен кулыгыз!
Сездән әнә гыйбрәт алып тора Яныгыздагы кыз-улыгыз.
Әнкәйләрне берүк онытмагыз.
Әгәр дә сез кеше икәнсез. Онытсагыз, гөнаһларга батып.
Сез үкенеп гомер итәрсез!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез. Милләткә бит аның хурлыгы. .Аналарга булган хөрмәт белән Бәяләнә милләт зурлыгы.
Мнн хурламыйм монда берәүне дә. Әйбәт балалар бар, бар алар!..
II аналар! Үстерсәгез иде Халкыбызга лаек балалар!
Иркәләнер заман түгел.
Әрнер һәм сызлар заман...
Моңланыр, җырлар заман бу. Утырып елар заман...
Әхлакка түгел, акчага Башларны орган заман...
Орлыксыз чәчкән заман бу. Чәчми дә урган заман...
Азгын заман, азган заман. Үзең дә азар заман...
Шигырь язар заман түгел. Акылдан язар заман...
Юләр кебек тик торганнан .Авызын ерган заман...
Бигрәк озакка китте бу һич узмый торган заман...
...бетерадмыйлар
Рәсәй шундый бөек ил ул— Зурлап бетералмыйлар.
Рәсәй шундый фәкыйрь ил ул— Хурлан бетералмыйлар.
Юк. Рәсәй ул шундый бай ил— Урлап бетералмыйлар...
Үзгәртеп кору
Үзгәртеп корабыз, дидек. Үзгәртеп коралмадык.
Үзгәрттек, коралмадык. Егылдык, торалмадык.
Әле булса
Пычак та кыралмадык.
Шулай шул, без тәртәләрне Тиз генә боралчыйбыз.
Төз генә баралмыйбыз. Нормаль ил булалмыйбыз,
Ә шулай да
Үзгәртми торалмыйбыз...
Туган җир
Мине тапкан туфрак бит ул. Мине баккан җир бит ул... Туган җирси онытмаган Ир генә чын ир бит ул!
Туган җирен онытучы Башкалардан кич бит ул. Каберенә бер урын да Танмаска момкин бит ул.
Ә туган җир бик иркен ул. Туган җир бик киң бит ул.
Нн гүзәл җир. иң газиз җир.. Туган җир нң-нн бит ул!
Мин агызган кендек каны. Мин тамызган тир бит ул... һәммәбезнсн туган җире Изге җиргә гин бит ул!
Әнкәм кебек берәү бит ул. Әткәм кебек бер бит ул... Мин кайтасы туфрак бит ул. Мин ятасы җир бит ул!
2004 - 2005