Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙ ЯРЫНДА, УЕЛ БУЕНДА..


Троицк каласына багышлап
Уй ярында таң шәүләсе уйный,
Таң сәламли Уел буйларын...
Шул таңнарда ерак гасырларга, Тарихларга оча уйларым.
Тәңрем ихтыяры белән, ахры, Шәһәребез шулай урнашкан: Мәчетләргә төшә тәүге нурлар Алсуланып чыккан кояштан.
Сокландырып бу дөньяның Фәкыйрен дә, баен да,
Таң нурлары җем-җем итә Мәчетләрнең аенда.
Таңнар ата, мөэминнәрне өндәп “Тәңребездән иңгән бәхеткә”:
Татар тыкрыгыннан, әкбәр әйтеп. Мөселманнар бара гаеткә. Чиратлашып мәңге алмашына Кышкы көртләр, җәйге чәчәкләр. Изгеләрнең кабер ташларында Балкып сүнә соңгы шәфәкъләр...
Кичке шәфәкь яулый Уй буйларын, Моңсулата Уел суларын.
Хак Тәгалә үзе яктыртамы Халкыбызның язмыш юлларын? Изгелеккә Раббем соклана күк,
Ирек САБИРОВ (1950) шагыйрь, "Яшим", "Аваз", "Манзара" һ. б. китаплар авторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Чиләбе өлкәсе Яман Елга шәһәрендә яши
Гөнаһларга, гүя, көрсенә.
Кон башлана Татар тыкрыгыннан. Татар зиратында көн сүнә...
Сокландырып бу җиһаннын Фәкыйрен дә. баен да.
Тан нурлары җем-җем итә Мәчетләрнең аенда.
Безме ерак, ерак ыргытканнар Каита-кайта хәлләр калмады Харрас Әюп
Туган яктан ерак китсәк тә без. Югалмадык әле дөньяда:
Тегендә дә сынатмаган идек, Кеше булып калдык монда да.
Монда матур айлы кнчләре дә. Таңнары да балкып яктыра.
Тик барыбер Убса урманнары Төнлә төшкә кереп чакыра.
Без бит Казан арты егетләре!
Күк ишелеп, җирләр упса да.
Бер кайтырбыз әле Мәмдәлләргэ, Бер кайтырбыз әле Убсага!
Гармония
Безнең фани дөньябызга илаһи бер моң ня.
Бу гаҗәеп могҗизаның исеме гармония.
Ансыз булмас иде Җирдә мәхәббәт тә. нәфрәт тә. Игезләрдәй булыр иде ләззәт белән михнәт тә.
II.) кычкырын елар идек, язмыш мәзәк күрсәтсә.
Йә шаркылдап көләр идек төшкән чакта хәсрәткә.
Бу серле моң тәзмнн итә гаиләдә берлекне.
Шуңа күрә дәвам итә Җир йөзе тереклекне...
Әнкәм назы, әткәм сүзе, сөйгәнемнең күзе ул. Ахры инде гармония Хак Тәгалә үзе ул.
Парлан, сайран юмер итсен Җирнең бар җан иясе. Яшәсен лә бу Җиһанның бөек гармониясе!
А1МА МАТЕК
Тәннәр ншәи тузды... Кайттык, килсә дә көз: Шушы йортта узды Яшьлек көннәребез.
Монда кайнап торды Иҗат, сәнгать, фәннәр; Балкып, ямьнәр бирде Шәмдәлләрдә шәмнәр.
Ул чак без заманга Булдык бик мөкиббән... Әйдә, керик, монда— Шул ук яшьлек микән?
Монда ямьнәр бирә Шул ук шәмнәр микән? ...Ә, юк! Шәмдәл генә... Шәмнәр янып беткән.
Сынамыш
Кырыс холык, аз сүзлелек Гаделләргә хас була, Артык татлы телле кеше Ялганга һәвәс була.
Мавыксаң...
Узган заманнарны әрли-әрли Күрми калмыйсыңмы бүгеине? Еш борылып артка карый-карый Мәтәлүең мөмкин түгелме?
Сайлаулар алдыннан
“Тиздән тормыш рәтләнер,—ди,— Сизәсезме—яз исе?”
...Тиздән, имеш... Минем исә Бүген килә яшисе!
Бүгенге ил
Юк дилбегә, юк авызлык: Кылмаганны кыл әйдә!
Иә фахишлек, йә явызлык: Юк бүтән юл Рәсәйдә.
Адәм баласы
Якасыннан каптырса да ӘҖӘЛ ташлаган ыргак, Бер аягы гүрдә аның, Берсе... бии тыпырдап!
Заман
Тел шартлатып алдашабыз: Көязләрне матур дип. Тыйнакларны куркак диеп, Оятсызны батыр дип.
Ни кылырбыз, җирне, үрчеп. Риялылар тутыргач.
Чын матурлар.
Чын тыйнаклар.
Чын батырлар юк булгач?
Концерт
Без ашкынып килгән идек бер сөйкемле җыр көтеп: Нигә болай каркылдыйсың, козгыннарны өркетеп?
Картлык
Кисеп бетерелгән урмандагы Исән калган ике агач без: Күрештек тә, бергә куаныштык. Бу дөньяда ялгыз калгач без.
Язмышлар
Затсыз булып туган затсыз яши. Холкы мескен булган гел байгыш. Җәен сокландырган чәчәкләрнең Соңгы көннәре дә соклангыч.
Йорәк
Көннәр буе йөзем көләч минем: "Дусларым дим. җирдә терәгем!" ...Төннәр буе сызлый рәнҗүләрдән Тишкәләнеп беткән йөрәгем...