Укучы сүзе
Кадерле редакция!
“Казан утларьГн мин даими рәвештә һәр санын укып барам. Күбрәк шигырьләр, әдәби тәнкыйть, яңалыклар белән кызыксынам. Үземнең күңел тәңгәллегенә туры килгәннәре турында бер-икс кәлимә сүз язып китмәкчемен.
2004 нче елда Солтан Шәмсинең "Күк капусы ачылса...” дигән гыйльми язмасын һәр сан саен кызыксынып укып бардым.
“ .2003 нче елның 21-28 нче мартлары тирәсендә (ялгышмасам) Җиргә Аллаһ тарафыннан Өченче амнистия җибәрелгән” дигән хикмәтле юллар бар иде. Мин дә, туктале, бу көннәрдә берәр нәрсә яздым микән дип, шигырьләр язып йөрткән калын дәфтәремне күтәрдем, һәм хәйран калдым. 27 нче мартта менә шушы юлларны язган булганмын:
Терәү таянычым булган "ауган" Аллаһ мина янә сынау куйган:
—Әлиф таягына таянырга Вакыт, колым.
Сере изге Коръән Үзен, улын, Илен илә өйрән!
“Казан утлары" 2005. 1, 2 нче саннарында Айдар Хәлимнең: “Сез беләмсез кая барганны?" дигән язмасын эчендә жаны булган адәм тыныч кына укый алмагандыр, дип уйлыйм. Бик тә мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыккан Айдар абыйның бу язмасы күнелдә зур тәэссоратлар тудырды. “Тәнкыйть—тыйнак тәкать таләп итә”—дигән үз әйтемем белән, сүземне куәтләп, ахырында тагын бер фәһемле юлларга тукталып үтәсем килә:
“Иман кирәк, милләтебезне, телебезне саклап калу өчен, динебезне аякка бастырырга кирәк”
Айдар абыйнын бу юллары Киләчәккә мәкаль булып яңгырагандай. Шундый тирән эчтәлекле, каршылыклы фикерләр тудырудан элек, тәрбияви мәгънәгә ия булган язмалар тудыручы әдипләребез, милли рухлы журналларыбыз исән булганда, иншалла. милләтебезнең, әдәбиятыбызның дәрәжәсе түбән тәгәрәмәс дип ышанасы килә.
Вәсвәсәле дөнья
Рәхмәттән сөрелмеш, азгын жанлы Иблнс күзен буган хаклыкнын Вәсвәсәле лөнья мәшәкате.
Мал кайгысы кайгы халыкның.
Хезмәт хакын күтәрергә Илнен Үлчәүләре көйсез, күрәсең.
Вәсвәсәле дөнья хөрриятен Хәрам малдан тапса Кешелек, Интернеттан хәерчелек яный Илнен дәрәҗәсен төшереп.
Дөнья фетнәсенә анын җигеп Билен бөгә телсез, күрәмсез. Хөкүмәтнен икътисади хәле Халык инен баса иләмсез.
Җинүчедәй айлы әләм готкай Төн күкрәген ачкан Галәмгә, Аллаһунын рнзальпын танмый Дәрәҗәләр инмәс дәвергә.
Наилә МИҢНЕХАНОВА,
Башкортстан, Туйл/азы шәһәре.