ТӨРЛЕ-ТӨРЛЕ УЙЛАСАК ТА...
Дискуссиябезнең жанланып китүенә Айлар Хәлимнең "Сез беләмсез кая барганны?” дигән язмасы сәбәп була алса, әңгәмәбез әле озак дәвам итәр, сүндерергә теләмәсәк, сан саен берәр тәнкыйть мәкаләсе чыгып баруы таман гына булыр. Иң әвәле. Айдар агай да күрсәткәнчә, сүз югында сүз булсын дип. язучыларның фамилияләрен, язган әсәрләрен яртышар бит санау гадәтеннән баш тартырга вакыт. Бусы анын үзенә дә тиеп уза. Әгәр редколлегия андый санауларның бер квадрат метры өч тиен гонорар белән бәяләнә дигән карар кабул итсә, хәл үзгәрер. Айдар аганын биниһая зур хезмәт куеп язылган әлеге язмасына карата аның тәнкыйть сәнәгенә эләгүче бәя бирсә, ул объектив ук була алмас, һәм әңгәмәбезнең "син үзең фәлән" дигән әйткәләшүгә кайтып калу куркынычы да бар. Аллага шөкер, бик күпләр, шул исәптән Гаяз Исхакый һәм Әмирхан Еники, Фатих Хөсниләр дә тәнкыйтьтән коры калмаган, һәм дискуссиягә керүчеләргә шәп кенә йодрыклар төшкән шартларда фәкыйрегез мәкаләсе хакында нигездә унай фикер әйтелгән. Димәк мин, мантыйк буенча, бәйрәм ашы—кара-каршы дип Айдар агайны мактарга тиеш булып чыгам. Әмма никтер алай эшлисе килми, авторның ялкынланып язган язмасы да ихлассыз талпынышларга урын калдырмый.
Рус язучысы Н Носовның “Белмәмеш мажаралары” дигән әсәрендә Белмәмеш үз иптәшләренең портретларын ясый. Алар карикатуралар булып чыга. Һәр нәнүс моның күргәзмәсен ошата, башкаларның карикатуралары уңышлы чыккан дип бәяли, әмма ләкин үзенә ясалганын ошатмый, ертып атылуын таләп итә Безнең бу дискуссиядә дә шундый ситуация кабатланырга мөмкин
Минемчә дә. А Хәлим "ФИЛ”ләр турында шәп әйткән, галим-галимәләрнен. кайбер язучыларның “тәнкыйть” дип бастырган, тешкә тия торган сафсаталарына да урынлы эләккән Университет эскәмиясе һәм редакция коридорыннан гайре бер ни күрмәгән, биографиясез, редакция кәнәфие югарылыгында калган язучылар да лаек бәя алган Дәреслек тәпәләүчеләрнең дә “чапаннарын сырган". Әмма автор күтәргән тәжел мәсьәләләрне хәл итәр өчен язучыларыбызның моңа егәре бармы, юкмы икәнлеге аныкланмаган.
Айдар агай Факил Әмәкнен “Саташып аткан тан" романына битараф түгел. Ул әлеге роман хакында әйтелгән бер генә уңай фикерне дә кабул итми Әйтик, мин фәкыйрегез "әлеге романда автор Дәүләт системасы асылын сәнгатьчә тасвирларга жөрьәт итте һәм "уңышка ла иреште” дигән идем. Мина калса, бу әсәрдә төп герой, тере зат дәрәжәсендә бәян ителгән Система үзе. ә геройлар—шөрепләр, хәтта дәүләт җитәкчесе Дәүләтьяров агай да шуның нык кына чарланганы. Ә Айдар агай мине Рафаэль Мостафин хатасын кабатлый дип уйлый Гафу итә күрегез: минем хатам—үзгә! Тагын кабатлый: Дәүләтьяров дигән чиновник минем өчен герой түгел
Габдулла Тукайның: "Безнең Муса һич тиктормас, ялгыш тапкан Коръәннән" дигән юллары бар. Әлбәттә, Фатих Хөсни әсәрләрен Изге Китап белән тиңләү дөрес булмас. Әмма “Йөзек кашы”—татарның кадерле әсәре бит Ә Айдар Хәлим әсәп гепое Аиляпггяы гтя ГЯРП ппгш
Һәр чорнын әләби мөмкинлеге төрлечә. Тоталитар режим яшәгәнлә язучылардан плакат геройлары тудыру таләп ителде, һәм күпчелек шул заказны үтәде дә. Ә Фатих Хөсни шул шартларда—чор әдәбияты мохитында үле. плакат персонажлар гына “яшәгән" заманда—чын. тере кешене, тискәре сыйфатларга иясен, хатадан хали булмаган чын татар кешесен төп каһарман сыйфатында әдәби мәйданга чыгара алды Һәм шушыннан сон әдәбиятыбызга тере җаннар тәпили башлады. Шул исәптән олуг язучыбыз Аяз аганыкылар... Ә Мөхәммәт Мәһдиев. Мәхмүт Хәсәнов геройлары да өстәлгәч, әдәбиятыбызнын яшәү тонусы тәмам ныгыды
Әмирхан ага Еникинен төп персонажының башкорт булуы проблемамы? Шул тактик алымны кулланмаса. без мондый гүзәл әсәрне укый алыр идекме ул заманда'* Айдар агай "соңарабыз" дип аһ ора оруын, ә бу әсәр, әлеге тактик алым аркасында ул теләгәнчә, нәкъ вакытында укучыга иреште. Ә татар әдәбиятында гүзәлләрдән гүзәл татар хатыны образы бар: ул—Мәхмүт Галәүнен "Болганчык еллар" романындагы Сажилә
Айлар агай башка халыкларның аллап булса да үз каһарманнарын булдыруларын (хуплап дип анладым) бәян итә. Ә без булганын да тәгаенли алмыйбыз икән. Әмма автор үзе үк татар әдәбияты пьедесталындагы Гаяз Исхакый. Фатих Хөсни. Әмирхан Еникиләрнең олуглыклыгын какшатырдай дәлилләр юллый Ул мәкаләсе башында. Мансур Вәли-Баржылынын геройлар хакында стереотип фикер кысаларыннан чыкмый калуын купайтып, әйбәт “провокация" бу дип тамгалап тел шартлатты шартлатуын, ә үзенсн авторитетлар тәгаенләү зарурлыгы турында тулы бер тәгълимат тудыргач, хакыйкый авторитетларыбызны какшатырга алынуын ничек аңларга?
Милициягә эшкә алганда йөзләрчә сораулардан торган тест уздыралар Арала төрлечә яссылыкта бирелгән бер үк сораулар да урын ала Әгәр эшкә керергә теләүче боларга төрлечә жавал бирә икән, димәк тестны кичә алмый Сорау туа. Айдар Хәлимнен бер үк мәсьәләгә төрлечә якын килүе махсусмы, әллә ялгышыпмы?
Айлар агай Гаяз Исхакыйны. “Ул әле өйләнмәгән иде" әсәре унаеннан. маржага “һәйкәл" салуда гаепли. Әмма мин. әйгик. әлеге әсәрне, маржа кочагына бер эләккәч котылып булмавын кисәтү дип анлап укыган идем Янә килеп, кайсыдыр классигыбызны түбәнәйтеп, кайсындыр кирәкмәгән югарылыкка күтәрергә омтылу да сөсрсеттс. Айдар агай Мансур Баржылыны Вахит Имамовны мактауда чама югалтуын искәртә. "Тот та Нобель премиясе бир'".—дип тә шаярта Әмма үзе Габдслжаббар Кандалыйны Пушкиннан югары куя. бөтен дөнья поэзиясендә сирәк шагыйрь, дип бәяли. Әйдәгез, әлеге шагыйрьнен Айдар агай мактап телгән алган шәп" әсәре-Сәхибжамал абыстайга язганнарын—күздән кичерик (Габделжаббар Кшшалыч. Шигырьләр һәм поэмалар. 1988 ел. Татарстан китап нәшрияты)
Килә бслмәсон. и жаным
Бонсмлик мелла гашыйкка.
Барырсың к с юмаган
Надин бер кара мажнкка.
Суган, икмәк тоеп эчкә.
Алыр сулышымы көчкә.
Гүя тын йиборср мичко,-
У ыр. и абыстай ла.
Егерме бишкә пош Ниткәч.
Чырай һем үзгәреп киткәч.
Имиләр салынып беткәч.
Кадерсез була кочагын
Гашыйк Кандалый сөйгәнен “мина килмәсен каргыйм һәм тәмугка эләгәсем" дип, анда булачаклар белән өркетә
Зобанилар орыр чукмар.
Күтендин күсторср утлар.
К дин чыгарыр б лар.
Әгер барсан надан йарга'
Гел шушы рухта язылган поэмадан атынган әлеге юллар бу агайнын Пушкиннан ни дәрәжәдә югарылыгын күрсәтергә җитеп торыр дип уйлыйм Боларны яздым һәм шиккә калдым: мин дә провокация корбаны түгелме сон. мине һич кирәкмәгән бәхәскә тартып керттеләр түгелме, шайтан алгыры?..
Батыршаны да күкләргә чөеп буладыр... Башкачарак та язып була анын хакында
Факил Әмәк "Сонгы көз" әсәре һәм “Саташып аткан таң”ы белән яңа сүз әйтте Нәкъ вакытында. Чинауниклар мохитын татар язучылары бу дәрәжәдә ача алганнары юк иле әле Шушы урынла нәни бер чигенү ясарга рөхсәт итсәнче. хөрмәтле укучы
Рус классик әдәбиятында чинауникларнын лаеклы үз урыны бар Гоголь. Чехов һәм Достоевский аларны ахмак, бичара санап, кызганып тасвирласа. Салтыков- Щедрин ижатында боларнын Русия иле тәнендә мыж килүче паразитлар булуы тәгаенләнә. Чинауникнын ин әйбәт дигәннәре ришвәтне “тиешенчә" генә ала Бар шундый фикер әйтүчеләр: имеш ки. югары катлам вәкилләренең, татар урыслашкан сыман чинауниклашуы монархияне һәлакәткә китергән. Алай ук булмагандыр да. әмма бу процессның хәтәр якларын ул чорнын ин югары даирәләрендә дә яхшы аңлаганнар кебек. Әйтик, патша хөкүмәтенең министрлар кабинеты рәисе Сергей Витте хәзерләгән һәм 1905 елның II декабре көнне игълан ителгән закон нигезендә Дәүләт Думасына сайланачак депутатларның 43% авыллардан. 34% эре жир биләүчеләрдән һәм 23 проценты сәүдәгәр, эшче һәм һөнәрче вәкилләреннән торырга тиеш була. Хәрбиләр, чиновниклар, хатыннар вә студентлар сайлауга катнаша алмый Сталин заманында чинауниклар хакимиятенен жәелүен. киңәюен, үрчүен репрессияләр ярдәмендә чикләгәннәр. Сталиннан сонгы заманнарда Югары Советка эшчеләр, крестьяннар, галимнәр, конструкторлар, язучылар, рәссамнар, ягъни фәнни һәм ижат интеллегенциясе һәм. билгеле бер пропорциядә. Витте кире каккан чиновниклар да бар иде. Әмма ул вакытта чинауниклар эш кешеләренең бугазыннан ала торган канун проектларын каралуга кертергә батырчылык итәрлек куәткә ия түгел иле әле.
Хәрбиләрне, фискаль органнарны, студентларны һәм чинауникларны асрау өчен күпме акча бүлүне Витте заманында реаль җитештерү секторындагылар хәл иткән. Бүген исә парламентта реаль җитештерү секторы тавәме гомумән күренми, ил байлыгын Витте кире каккан әһелләр бүлә. Шулар канун яза. Нәтиҗәдә һавадан акча ясап, кәгазь биреп һәм жысп утыручы, ягъни чинауниклар туплаган оешмалар артканнан арта, һәртөрле офислар бүселгәннән бүселә бара. Алар өчен чыгымнар да арта. Ә реаль секторда хезмәт куючыларның, эшчеләрнең, крәстияннәрнен. хезмәтчел интеллегенииянен. галимнәрнен педагогларның, ветераннарның хәле мөшкелләнде. Өлкән буынның, ниндидер субсидияләр алырга дип. чинауниклар каршына мескеннәр сыйфатында кул сузып басарга мәхкүм ителүен генә алыйк Нинди хурлык!
Иманым камил: олуг бер гүрә кинәт "артны үбегезГ. дип кычкырса, анын кул астындагы чинауниклар. пәйда булган аклыкка иреннәрен тидерергә ашыгып, бер- берсен таптап бетерәчәк! Чинауник өчен: үзеннән өстә торучы—илаһи зат. ә аста калучы—чүп. Югарыдагы каршында—ул пудель, ә түбәндәгеләргә—бульдог! Ришвәт кем кулына керә’ Чинауник кулына. Ул ришвәт бетсен дип көрәшә аламы? Юк' Чинауник кемне таларга корылган'’ Халыкны Кәгазь боткасын куертудан кем ота? Ул' Коррупция кемгә кирәк’’ Ана. Әлбәттә, бер җәмгыять тә. бигрәк тә "цивилизацияле" дигән тамгалылары аларемз яши алмый Әмма аларнын популяциясе барлык илләрдә дә контрольгә алынган. Ә бездәге чиновниклык, гөмбә чире сыман, бөтен Русия тәненә таралган. Һәм үрчүен дәвам итә. Элек оешмаларда түрә белән янәшә, ана торырлык вәкатәтле баш инженерлар була иде Хәзер шушы вазифа техник директор дип үзгәртелде, ягъни инженерлар элитасы чиновниклаштырылды. Өлкәгә, яки республикага җитәкчене сайлап кую урынына билгеләү дә. бу вазифаларны чиновник кулына калдыру дигән сүз. Ярый, рәхмәт Татарстан халкын санга сугып, үзе сайлап куйган, кабат сайлаулар узса да бер сүзсез сайланачак шәхесне республикабызга җитәкче итеп калдырдылар Әлбәттә. Минтимер ага Шәймиев эшләгәндә бу вазифа Кириенкога буйсынучы чиновник дәрәҗәсенә төшмәячәк Ә аннары.’
Хәзер иҗтимагый палата оештыру хакында сүз бара. Анда да чинауниклар кереп тулмас микән соң?
Кайчандыр дворяннарның чинауниклашуы монархиянең башын ашаса, бүген
ТӨРЛЕ ТӨРЛЕ УЙЛАСАК ТА
1-45
җитештерү чаралары, капитал алар кулына күчеп", “чинауник-капиталист" чинауник-бизнссмен . чинауник-депутат” атлы мутантлар барлыкка килде Әмма оу төр хужалар үзара ярышып, прогресска омтылмыйлар, эш пешсен дип тә бик интекмиләр, ә кануннарны үхзәренә жайлап. көч һәм акыл сарыф итми, ягъни үзләреннән бер ни бирми, халыкнын канын эчеп, кандалалардай симереп, яшәп яталар. Илне күп миллиард суммаларга бурычка батыру бер хат. хәзер һәр кешене бурычка батырып богаулау тормышка ашырыла Мәктәп реформасынын да асылы акылы бар һәр яшь кешене югары белем алу максатында кредит алдырып, финанс бәйлслсгенә дучар игү Димәк ки. беренче этапта ил бурычка батырыллы. инде һәркемне аерым-аерым да бурычка батырып, халыкны кат-кат әжәт “капчыгында" калдыру хәл ителә.
Сүэ башым бит Шүрәле дигәндәй, әдәбият турында сөйләшә идек бит ате Әлбәттә, әдәбиятыбыз ла чинауниклашулан читтә катмады, чинауник-әдип" атлы мутантлар да тормыш сәхнәсендә үз өлкәләрендә хужа була хзаы. Ә атарга априори чын тәнкыйтьмен кирәге юк Шул шартларда бер журнатда тәнкыйть бүлеге штатына куелган гади хезмәткәр Мансур Баржылыны корбан текәсенә әйләндерү мина гадел эш булып тоелмады
Мин фәкыйрь дә яшь чакта язучы булырга хыялландым Байтак кына китаплар укыдым Үземә остаз булырлык авторларны төрле ххтык әдәбиятларыннан эхтәдсм Һәм укыган саен. 70 еллар азагында тәнкыйтьче Мансур Вәлневнен "Яшь язучыга ачык хат’ дигән мәкаләсендә күтәрелгән күренешкә юлыгып сөрлектем Мансур әфәнде Вәлисв ул мәкаләсендә яшь авторны “Карт һәм сыер” әсәренеп Хэмингуэйнын 'Карт һәм диигсз"ендәге охшашлыгына анализ ясап. 1аепләгән иде Әдәбиятыбыз тарихында бүтән бер язучы да мондый ихласлыкка, батырлыкка җөрьәт итмәде Хәтта үтә батыр, катай әтәч образына кереп кылыч уйнатучы “баһадирларыбыз" да Ә баксан. гаепләнүче яшь язучы бернинди дә мөгез чыгармаган, ул артык мәгълүм автор әсәрен үзенекенә нигез итеп атып кына чага ясаган, үрнәк сайлауда тәҗрибәсе җитенкерәмәгән икән!
Ә бит балалар өчен язылган урыс һәм башка хлтык авторлары шигырьләре игезәкләрен татар шагыйрьләре иҗатында очравы күптән янат ык түгел Хәзер заманча көйләрнен татар моныннан китүе, атарны чит-ят җырларны гыйбаз лаштырып. мелизмнар остәштереп “ясаулары" хакында яздылар Баксан. әлеге ысулны ин әвал язучы һәм шагыйрьләребез күптән куллана икән инле' Рус авторлары язган әсәрләрнең татар мохитына жирләштерелүе хакында (~Казан утлары", Ясан. 2004 ел. ‘Паж кашына микән?") бераз әйтеп узган идем инде. Әлбәттә, нәрсәдән булса да үрнәк алуның гаебе юк. бәлкем ул үсеш шартыдыр'* Кытайда элек-электән шагыйрьлеккә мәгълүм бер авторга ошатып язу юлы белән өйрәнгәннәр. Әмма, ахыргы максат остазны узу булган. Безнекеләр узамы соң? Әлбәттә. Хзмннгуэины алегө уздыручы татар авторы күренмәде
Роберт Энсон Хайнлайн дигән. 1907 нчс елны Миссури штатында ту ган Америка язучысының, хатыны белән бергә язган “Явызлыктан өрекмәгән" (“Не убоюсь и хиа") романы бар. Бу әсәрнең русча тәрҗемәсе илебездә ике тапкыр ике исем астында дөнья күрде һәм аның буенча тошерел1ән "Таныш булыгыз. Джо Блэк' фильмын да карауны телевидение насыйп итте. Әсәрдә төп каһарман—сыгылмас рухлы, иманлы Кеше Аны алмага кеше кыяфәтенә ия булып, Әжат килә. Әлбәттә, бу әсәрнең геройлары “Зәңгәр шаГдәге кортка әйткәндәй, "синдәй-миндәй бозау' түгел. Гыйбадлык. прастуйлык, шапырынкылыкка анда урын юк Әсәр— мистик драма жанрына карый, анда нечкә фәлсәфәгә корылган, аксөякләргә хас нәзәкатыс һәм тирән мәгьнапе тансык әңгәмәләр күңелне жатеп итә Төп герой үзе ирешкән югарылыкны җуймый, иманына хилафлык китерми, һәм Әҗәлне лә үзе белән хисаплашырга (фикерләренә инандыру аша) ирешеп. Мәңгелеккә үтә
Хәер, чинауник—ик әвәле карьерачы Ә карьерлы омтылучы “әдип'. әгәр образлар турында күп баш ватса, төп максатына ирешү өчен чаралар күрергә җитешмәячәк, ялгышлыклар ла ясавы мөмкин. Аннары татантльпардан барысын да котәрзә мөмкин, димәк бу сыйфат та “үсү" өчен зарур була алмый Димәк, шәм әсәр язу өчен бердәнбер юл—әллә ни таныш булмаган берәр чит халык язучысы яки шагыйре әсәрен татар мохитына (гыйбадлаштырып. колксы куып) җирләштерү
Озын сүзнен кыскасы. Мансур Вәли дигән тәнкыйтьчебезнең узган гасырда язганнары бүген дә гәжел. Әгәр ул азеге мәкаләсен бүтән авторларга турылап кабаттан Ю. .к у . мт
язса, бу бик яна булып янгыраячак. Әмма аны тагын да утка керергә кодалау, кабат кермәгәне өчен гаепләү—намуслы гамәл булмас. Әйдә бүтәннәр дә керсен әле Керик эте Без бит татарлар! Һәммәбеэ дә азмы-күпме Айдарлар. Мин Фатих Хөснинең "Йөзек кашьГндагы образны күздә тотам...
Айдар Хәлимгә “Саташып аткан тан" романы өчен Факил Әмәкнең Тукай премиясе алу переспективасы тынгылык бирми. Ә бит. рас бездә чинауниклар хакимлек итә икән, һәртөрле титулларны, премияләрне беренче чиратта чинауниклар алуы табигый. Әйтик, партия чинаунигы Рәис Беляевка һәйкәл “ә" дигәнче күтәрелде, ә чинауник түгел Салих Сәйдәшкә, халык акча җыеп та. аны салганнары юк Мина калса, тиздән Тукай премиясен чинауник-әдипләребез яңа чират төзеп, икенче тапкыр ала башлаячак. Факил Әмәк тә аннан читкә тибәрелә алмый, әлбәттә Премия алу. әдип-депугат-чиновникларнын бюджет акчасын үз кесәләренә юнәлтү эмале булып аңлашылмасын өчен, аны талант ияләренә дә биргәләргә мәҗбүрләр Әмма теләр-теләмәс кенә! Әйтик, Мөхәммәт Мәһдиев кандидатурасы өч тапкыр куелып. Тукай бүләге ана өченче тапкырында гына көч-хәл белән ин югары даирәләр катнашкач кына эләкте.
Ә гомумән алганда "Сез беләмсез кая барганны?" әдәбиятыбыз мәйданында шаккаткыч күренеш. Бу кадәр ихлас һәм хисләргә бирелеп, үз-үзен белән каршылыкларга керер дәрәҗәдә ярсып, чын дискуссия уятырлык язма басылып, чыкканы юк иде әле Виват "Казан утлары"! Рәхмәт Айдар ага! Күрәләтә утка керү мәсьәләсендә һәрхәлдә Сезнен дә Фатих Хөснинең без яраткан Айдары белән туган икәнлегегез шикләндерми!