СОҢГЫ КӨННӘР ХАТИРӘСЕ
2003 елнын 20 август көнне, сәгать өч тулганда, үзенең фатирында бу дөнья, шушы мәгыйшәт белән “алыш-биреш” ясады да, олуг шагыйребез Гамил ага Афзал арабыздан китеп барды.
Менә ул язган ин соңгы шигырь юллары:
Кызларым Рауза, Раушания. Галиябану, хатыным Нәфисә Бәхетле һәм бөтен италмадым.
Ал ефәккә төреп киталмадым,
Җан өстендә калды шушы боз,
Җандай газизләрем, хушыгыз
Уйламаган да идек. . Бер кон алдан гына янына кергән идем—бер дә үләм димә- де Нур Әхмәдиев тә хәлен белеп чыккан булган. Соныннан хатыны Нәфисә апа сөйләп утырды гел гармун тавышы ишетәсе килә дигән. “Бу бит сина Башкортстан- дагы Шәрип авылы түгел”, дигәч: “Алайса җырла!...”—ДИ икән.
—“Син сазыңны уйнадың”, "Рәйхан”ны җырладым, рәхәтләнеп китте,—дип искә ала Нәфисә апа. Аннары.
—Яшь язучылар нишләр инде,—дип борчыла башлады
— Ул хәтле яшьләр юк инде, адарына да илле тирәсе,—дим. Аннан сон:
— Нәфисә, син мина кияүгә чыгасыңмы?—дип сорап куйды. Мин бу тәкъдимне чынга алган булып:
—Ризалыгымны бирәм инде, бик озак көттердем,—дим.
Бераздан аңына килде. Врач чакырттык—дару язды. Йөрәгем авырта, ди. Җиргә ятасым, урамга чыгасым килә, ди. Ишек-тәрәзә төбеңдә машина күп бит инде, шуңа- мы, гел автовокзалда яшибез, дия иде
— Мин сизенә идем үлеме якынлашканын,—дип дәвам итә Нәфисә апа —Юын- дырдым, киемен алыштырдым. Ә ул: “Әллә мине туп-туры оҗмахка әзерлисең инде”,— дигән була. Гел йөреп китәр төсле иде, таягы караваты янында гына. Әкрен генә тын алудан туктады, йөрәгендә жан юк, аяклары кичә үк сап-салкын иделәр.
Әйе. язмыш аны төрлечә сынады Өнәп бетермәүчеләр дә булды, ләкин гади ха- лык түгел Анын иҗаты халыкчан иде. Татар, рус. башкорт телләрендә басылган утыз- дан артык китап авторы, дистәләгән яшь язу-
чыларны чын иҗатка тәрбияләгән остаз, җәмгы- ятебезнең әхлакый сафлыгы сагында торучы уяу солдат Милләтебезнең йөзек кашы саналучы Гамил Гыймазетдин улы Афзаловнын кырык ел гомере Әлмәттә үтте. Ул шушында яшәсә дә шәһәрне язучылар үстереп чыгара торган гүзәл бакча игеп санамады. “Талант шәхестә була, җирдә түгел. Әллә кайдагы караңгы авылдан да шәп язучы чыгуы мөмкин”, дия иде
Яраткан язучысы Сибгат Хәкимгә гел рәхмәтле булды: Ул бит Г Афзал иҗаты “Тукай
Гамил Афзал эш бүлмәсендә Үткән гасырның 60 нчы еллары
Әйе. ул берәүне дә "бу минем шәкертем" дип әйтмәде "Шәкерт" ате ул үсә. кырыкка кырыла. Бик күп шәп “шәкерт”ләр остазларына хыянәт иткәннәр, шәкертләр турында сөйләшмик, дия иде
“Анын шигырьләрендәге юллар күптән халык әйтеменә, халык телендә йөргән гыйбарәләргә әверелеп бегге инде. Чын мәгънәсендә зирәк аксакалга әверелде ул. Гамил Афзал иҗаты булмаса. әдәбиятыбызнын шактый зур өлеше буш калган булыр иде Халык язучысы нәкъ менә шундый булырга тиештер дә инде! Аны беркем белән лә чагыштырып торырга кирәкми Гамил Афзал ул. ни дисәгез дә. бер генә инде' Анын барлыгы өчен рәхмәтле булыйк!.."—ди Зөлфәт
Поэзия сөючеләр яхшы хәтерлидер: Гамил Афзал әдәбиятка килеп кергәндә кин катлау укучылар күңелен ин элек юмористик шигырьләре белән жалеп итте
Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә әллә кайчан ук лаек булса да. ана бу ин абруйлы бүләкне бик авыр бирделәр Шулай килеп чыкты инде беренче тапкыр аны Шәүкәт Галисв белән күрсәттеләр. "Балалар елы" дип игълан иткән ел иде. багалар язучысы буларак премиягә ул елны Шәүкәт ага лаек булды. Икенче тапкыр Гариф Ахунов белән көч сынашырга туры калә ана Ул—Язучылар берлегенең идарә рәисе. Өченче юлы. сонгы тапкыр. Саҗидә Саләйманова белән Бу юлы ана Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирәләр Ләкин Саҗидә ханымнын хәтерен калдырып Әйе. Сажидә апага да жинел түгел иле Беренче юлы Г Афзал белән икенче тапкыр Р Фәйзуллин белән аны ярыштыру, алар иҗаты белән тиңләү—бик мактаулы булса да.
Әйе. Гамил Афзал вафатына ла икс ел була. Ул әле дә арабызда кебек Үэснсн өчтомлыгын күреп безнен сыман сөенә кебек
Мин айга бер тапкыр Язучылар берлегенә барганда шатлыклы хәбәрләрне гел кайтып сөйли илем Терелеп киткән сыман була иде Кигабын бик көпе инде Шөкер менә, китаплары үзеннән сон булса да дөнья күрде Сигнал дигәннәрен лә чин алып кайггым.
Ул мина бигрәк тә якын Монарчы шундый бөек шагыйрь күргән булмагангамы, анын белән якыннан танышырга бик теләдем Өйләрендә була бантладым Баштарак килгәнемдә урынлыкка утырган килеш сәгатьләр буе сөйли иде Ә сонгы араларда урында яткан килеш Мәгълүмат күп иде анда, үзебезнен репрессия еллары турында да. әллә кайчангы Алмания социал-демократлары турында да, каләмдәшләре иҗаты турында да бик күп сөйләде Мина гел “укы" диде "Менә бу китапны укы' ли. аннан, тагы килгәч, башкасын тәкъдим итә Керми торсам, нигә кермисен, ли Берлеккә кабул итү коллегиясенә тәкъдим намәне лә ул язлы, нәкъ үзенчә "3 Дәүләтов башлап язучы да. яшь язучы да түгел Ул өлгергән язучы . дип Азагында "Аны берлеккә кабул игеп. Әлмәт Язучылар оешмасына кушып куярга кирәк диелгән Ул мине үз ипе. Еш керергә кыенсынып керми торсам, нигә кермисен, ди Мина берәүгә лә әйтмәгән, китапка язарга ярамаган нәрсәләр турында да сөйли иле
Мин иске гадәт белән хәзер лә алирга кергәләп йөрим Заманында Г Ахунов. Р Фәйзуллин. Г Афзал яшәгән фатирда ниндидер бер рәхәтлек тоям Мәгълүм ки. алар бар ла Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Берсеннән-берсенә күчеп калган тумбалы язу өстәле, китап шкафы һаман шул килеш Шул фатирда булып, олы шәхесләр рухын тоеп утыруы рәхәт " Зингср" машинкасы да яп-яна кебек Мондый фагггр дөньяда юктыр, мөгаен Музей ачарга иде шушында дип йөрибез әле... Хыял өметсез түгел!