Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПОЖАРНЫЙЛАР


I
Мин белә килгәннән бирле, елнын елынла безнен әти Шәфыйк бабай белән бергәләп каравыл ала
Безнен авылнын каравыл өснлә искереп беткән бер насос, ике мичкә, өч багор, биш-алты көрәк, бер-ике балтадан башка бернәрсәдә юк. Х&тык ярлы, авыл кечкенә булганлыктан, әллә ничә елдан бирле җимерелеп ята торган каравыл оен төзәттерергә дә жәмәгатьнсн хәленнән килми Җитмәсә, узган ел игеннәр начар булганлыктан, авыл расходлары өчен халыктан иманага кушып җыела торган мир акчасы да җыелмаган Расходка акча кирәк. Олы урамнан чыга торган зиярат башындагы күпер дә җимерелгән, тегермәнче тегермәнне дә будырмый, ди. Волость ямшигы ялларга да акча килеп сораганнар, мөгәҗи келәтенен лә түбәсеннән янгыр үтә башлаган
Менә шуларнын һәммәсенә бик тиз генә акча кирәк булган да. беркайдан да таба алмагач, старостанын әйтүе буенча, җәмәгать каравыл өендә тора торган бердәнбер атны сатып та җибәргән Инде хәзер "Каравыл алган кеше үзе ат куйсын",—дип әйтәләр икән
Менә безнен әти белән Шәфыик бабайга аяк астыннан килеп чыккан кайгы!
Безнен әти узган ел көз, кыш ашатып чыгарга печән дә. салам да юк. дип. чаптар бияне сатып, анын урынына, ат орлыгы калса ярар, кечкенә тамак булыр, дип. икенче яшькә чыккан гына калган кырыкмыш тан алып калдырган иде. Аны бу ел сабан тырмасына да җигәрлек түгел. Инде Шәфыйк бабайның гомер буена аты булганы юк
Әти аптырады.
— Инде нишләргә кирәк, быел да бит каравылны башка кешегә ычкындырмыйсы иде,—ди
Әни әйтә:
—Юкка борчылма, атасы, ана карап ачка үлмәбез аю. сине бит быел десятник тә итеп билгеләгәннәр, ике көймәнең койрыгын берьюлы тота алмассын,—ди
Әтинен аласы килә, минем дә ике ел рәттән җәйнең җәй буе. әтиләр эштә йөргәндә, каравыл өенен сәндерәсендә йомшак печән өстендә пожар каравыллаган булып, Шәфыйк бабайның яшь вакытта башыннан узганнарын һәм әкият сөйләгәннәрен тынлап ятканнар искә төшә дә. бер дә каравылны чит кешегә ычкындырасы килми Үз-үземә эчтән генә ' Быел да каравылны без алсак, тагын шулай күңелле булыр иде бит .—дип куям
Бервакытны безгә, йөгереп, тирлөп-пешеп. таякка таянган Шәфыик бабай килеп керә
— Гыйлажи! Кырыкмышыңны каравылга куярга риза буласынмы.
МӨХӘММӘТ ГАЛИ
жәмәгать җыенында халык җәй буена акчалата егерме сум, биш арба ботак утыны, көзгә ун пот арыш бирергә булды. Сукыр Исмәгыйль белән Әсфәндияр акчалата утыздан кимгә риза булмыйлар, җәмәгать аны
кыйбатсына,—ди.
Әти әйтә:
—Мин бик риза булыр идем дә. Шәфыйк абзый, кырыкмышка җәмәгать риза булмас Алай-болай ут-күз булуы бар бит,—ди.
—Кешегә караганда түбән бәягә алучы булгач, җәмәгать риза була инде ул, атлә ничә елдан бирле авылда бер кара мунчаның да янганы юк бит әле, ник риза булмасын, тик мине генә каравылдан калдырма, анысын мин үзем рәтлим инде,—дип Шәфыйк бабай кулларын селеккәләп чыгып та китте
II
Халык сабан чәчәргә чыккан көнне без Шәфыйк бабай белән каравыл өе янындагы лапаска кырыкмышны илтеп бәйләдек.
Шәфыйк бабай кыштан туңып калган мичкәләрдәге бозларны чаба, насос куйган, багорлар, баскычлар төягән арбаларны рәтли; мин, лапас түбәсенә менеп. Шәфыйк бабай белән икебезгә кич кунарга урыннар әзерлим, кырыкмыш кырт-кырт итеп утлыктан печән ашый.
Шулай итеп, без өч "пожарный" бик ныклап пожар сакларга керештек.
Шәфыйк бабай өенә дә кайтмый:
—Элек көнне үк ташлап китәргә ярамас, кеше-фәлән килүе бар,—ди
Кич була, кояш байый, энгер-менгер җитә...
Көндезен кон кояшлы, матур, җылы булуга карамастан, кичен суыта. Шәфыйк бабай белән без чикмәннәргә төренеп утырабыз.
Көне буе сабан сукалап, жир сөреп, арып-талып кайтуларына карамастан, каравыл өе ачылганны ишетеп, төрле яктан безнен янга авыл егетләре җыелалар. Аларнын кайсы тәмәке тарта, кайсы салмак кына көйгә гармун уйный, кайсы авыз эченнән генә, мон гына итеп гармун көенә көйләп утыра. Шәфыйк бабай аларга:
—Нихәл, егетләр, җир юеш түгелме, калакка балчык сыланмыймы?—ди.
Егетләрнең кайсы "Юеш әле, икс-өч көнсез сукаларга ярамый”,—ди. Кайсы Бик кибешкән инде, ярый”,—ди. Кайсыберсе аты йөрмәүдән, каисыберсс. көне буе йөреп, җирен таба алмый кайтудан, кайсылары чәчәргә орлык җитмәүдән зарланалар.
Шулай итеп, без, ястүгә мәзин азан әйткәнче, алар белән сөйләшеп утырдык та, аннан сон Шәфыйк бабай:
— Бар. кайтыгыз инде, егетләр, иртәгә иртә үк сезнен дә эшкә барасыгыз бардыр, безнен дә йокы килә башлады,—дип аларны лапастан чыгарып җибәрде
Алар киткәч, Шәфыйк бабай белән лапас түбәсенә менеп, печән түшәп, өсләргә чикмәннәр, туннар бөркәнеп яттык.
Шәфыйк бабай каравылны эләктереп калганга куана:
—Аз булса да, анын акчасы килеп тора бит, көзгә игеннәр уңса, арышы булыр, анын өстенә имананы ярты гына түлибез. Әле дә ярый Исмәгыйль белән Әсфәндиярга ычкындырмадык. Алар байлар бит. алган булсалар, бер ат урынына ике ат та куйган булырлар иде,-ди.
Мин ана:
-Барыбер йокы да килми, әкият сөйлә әле, бабай -дим
Ул:
—Әкиятне башка вакытта сөйләрмен әле, мин сина хәзер яшь вакытта үземнен Кара диңгез ягында күмердә эшләгәннәрне, солдатта йөргәннәрне,
Гөлсәхип әбиен белән бергәләп Жаек буенда алпавытларга урак урып, печән чабып йөргәннәрне сөйлим.—ди.
Бабай, уналты яшьтән башлап, солдатка алынганчы, үзенен Кавказ ягында. Кара дингез буенда күмер эшләгәннәрен, анда күргән азапларын, шуннан солдатка алынып китеп, ун елга якын Себер ягында солдат булып йөргәннәрен, аннан кайтып, Гөлсәхип әбигә өйләнүен, анын белән бергә тора башлагач, көнкүрешләре бик артык начарланып киткәнлектән, жәяүләп Жаек суы буена барып, анда алпавытларга урак урып, печән чабып йөргәннәрен берәм-берәм бик озын итеп сөйләп бирде.
Бабайнын сүзләрен бик жентекләп тынлап яттым; үземнен дә анын кебек йөрисем, анын кебек дөнья күрәсем, мәшәкать чигәсем килә башлады.
Кырыкмыш лапаста һаман да кырт-кырт иттереп бик салмак кына печән ашый. Югары урамда бер эт “һау-һау" килеп бертуктаусыз өреп тора. Ул арада бер-бер артлы тан әтәчләре дә кычкырырга тотындылар
Без дә:
—Йоклыйк инде, иртә торасы булыр,—дип. бабай белән бер чикмән астына кереп, кочаклашып йоклап киттек.
III
Мин, йокы арасында берөзлексез сыерлар мөгрәгән, сарыклар кычкырган, казлар кыйгаклаган, үрдәкләр бакылдаган, әтәчләр кычкырган, тавыклар жырлаган, кырыкмыш кешнәгән тавышларны ишетеп, шулар белән саташып ятам.
Бабай мине уята:
—Тор, тор, улым! Кояш чыккан инде, халык көтү куа, кырыкмышын да кешни, эчәсе килгәндер, ахры!—ди.
Мин яткан урыннан сикереп тордым да үземнен бабай белән бергә каравыл ое лапасынын сәндерәсендә ятканлыгымны күреп, шатланып киттем Кыш буе тар гына, тәбәнәк кенә өйнсн мич башында йоклап килгәнлектән, бүген үземне мондый иркендә күрү дөрестән дә минем өчен зур бәхет иде. Шатланмаска да мөмкин түгел
Торгач та, мина беренче эш—кырыкмышны эчертергә кирәк. Анар атланам да инешкә төшеп китәм.
Көн бик матур, кояш та күтәрелә башлаган. Яшь кыхтарнын, яшь киленнәрнең кайсы көтү куа, кайсы инештән су китерә, ирләр сабаннарын, сукаларын шалтыратып кырга китәләр Бөтен авыл кайный
Кырыкмышны эчертеп менәм дә. өйгә кайтып, чәй эчеп киләм Ә бабайга инде Гөлсәхип әби өеннән китереп кенә ашата, кайтса, әллә нигә бер чәйгә генә кайтып килә ул.
Бабай көнне тик кенә уздырмый, шөшлесен алып, бүкәнгә утыра да чабата ясарга керешә.
Мина да әйтә:
—Син дә тик кенә, уен артыннан йөреп кенә, көнеңне уздырма, улым, эшкә өйрән, менә шул чабата ясарга гына өйрәнсәк дә ярар. Егет кешегә житмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәр борынгылар, үсеп буйга житкәч. анысы да кирәк булыр,—ди. мине үз янына чабата ясашырга утырта.
Шулай итеп, бабай белән безнен көннәр бер-бер артлы бик күнелле генә узалар. Минем өйгә дә кайтасым килми, малайлар белән уйнарга да артык ихлас юк. Лапасны бик әйбәтләп каравыллыйбыз, кырыкмышны бик шәпләп ашатабыз. Әти рәтләп килеп тә карамый, туры килгәндә, кешеләргә ара-тирә генә:
— Минем малай ла эшкә ярый башлады инде.—дип мактангалап та алгалый.
IV
Гөнаһ шомлыгына каршы, беркөнне кичкә кырын бабай, лапаста мине генә калдырып, ике-өч чакрымлык күрше авылдагы бер кибетчегә үзенсн ясаган чабаталарын сатарга дип киткән иде. Әти. берәүдән ат алып, кулалмашка сукага киткән. Мин бабайның чабатасын тезеп утырам, кырыкмыш яткан җиреннән печән кыштырдата. Көн җиләсләнеп, болытлап, бозылырга торган төсле.
Күңелем нидер сизә. Кырыкмыш та пошкыра, тезә башлаган чабатаны бер кырыйга ыргытып бәрдем дә, кырыкмышка атланып, инешкә су эчертергә киттем.
Кырыкмышның аркасыннан сыйпап, сызгыра-сызгыра су эчертеп ятканда, миннән ерак түгел, инеш буенда, яна чыккан каз бәбкәләренә чирәм ашатып, аларны саклап маташа торган безнен күрше Гөлйөзем әби:
—Ай. бәбкәм, харап булдык! Карасана зинһар: Дәүлиләрнең өй түбәләреннән бөркелеп кара төтен чыкты!—диде дә каз бәбкәләрен ташлап йөгерде.
Артыма әйләнеп карасам, исләрем-акылларым да китте: ни күзем белән күрим, Дәүли абыйларнын өй түбәләреннән, яна кайнаган казаннан чыккан бу төсле булып, бөркелеп-бөркелеп, кара-кучкыллы, ямьсез, шомлы төтен чыга.
Кырыкмышның авызын судан тартып алдым да, тезген очы белән берне бик каты итеп сугып, бөтен көч белән чаптырып үзебезнен лапаска кайтып киттем.
Мин. лапаска кайтып җитеп, кырыкмышны читәнгә бәйләгәндә, әлеге кара төтен арасыннан багана шикелле булып ялкын сузылып чыкты. Көчәеп бара торган җил ялкын баганасын Хәйриләрнең салам түбәләренә аударды да, күз ачып йомганчы, аны ут камап алды. Янәшә салынган ике йорт минут эчендә ут туфаны эчендә калдылар.
Чыр-чу. тавыш, кычкырыш купты...
—Ут баррр!!! Янабыз!! Пожар!!.—дигән йөрәккә төшә торган ачы. ямьсез тавышлар минуты белән бөтен авылны чолгап алдылар.
Халык ары да, бире дә йөгерә, ләкин ник йөгергәннәрен, кая барганнарын берсе дә белмиләр, һәммәсе дә каушаганнар.
Нишләргә белмичә аптырап, мин дә халык артыннан шунда йөгердем.
Яна башлаган өйләрнең берсенең тәрәзәсеннән икс хатын берьюлы бәреп чыктылар. Алар артыннан шул ук тәрәзәдән, берсе артыннан берсе, самавыр, сандык, түшәк, ястык шикелле йорт әйберләре ташлана башлады. Шул нәрсәләр арасында җиргә бер яшь бала да килеп төште. Анын артыннан ук тәрәзәдән, су урынына агылып, бик ямьсез кара-кучкыллы ялкын да бәреп чыкты Тәрәзәдән ургылып чыга торган куркынычлы ялкын туфаны арасыннан, сакаллары, чәчләре көйгән, битләре пешкән, күлмәгенә ут кабынган бер ир кеше җиргә ташланды.
Жил көчәигәннән-көчәя бара. Көчле җил ут дулкынын ары да, бире дә бәреп уйната башлады. Ут чыккан өйләр тирәсенә җыелган халык та, бу дәһшәтне күреп, үзләренен йортсыз-жирсез, бернәрсәсез калуларын уйлап, бик тиз арада гына һәммәсе дә үз өйләренә таралып беттеләр Янучыларга читтән ярдәм күрсәтерлек бер кеше дә калмады.
Ул арада барча каралты, өй түбәләренә кулларына чиләкле су тоткан кешеләр менеп тә бастылар. Арбаларга төялгән, болай ташланган сандык- савыт. түшәк ястык, самавыр, комган кебек йорт әйберләре, ашлыклы капчыклар белән урамнар тулып калдылар. Күп урыннарда ул нәрсәләрне карарга куелган бала-чага, карт-коры, яна башлаган йортлардан очып
чыккан тавык-чебеш һәм ыгы-зыгы килгән халык дулкыны моннан ун гына минут элек зур тынлыкта яткан авылны тәмам кайнап торган казанга әйләндерде.
Мин тәмам аптырап, каушап калдым Өнгә кайтыргамы, лапаска барыргамы, монда уг янында басып карап торыргамы—белмим Шулай да лапаста бабайнын юклыгын белеп, алай-болай кырыкмышны алып китмәсеннәр, дигән уй белән, мин тиз генә лапаска йөгереп кайтам. Кайтсам, ни күз белән күрим биш-унмы кеше лапас тирәсенә җыелганнар да минем кырыкмышка камыт киертеп, аны насос арбасына җигәргә маташалар. Мин тиз генә йөгереп бардым да
—Чү. ни эшләтәсез аны. анын әле тырмага да җигелгәне юк бит!—дип кырыкмышнын тезгененнән тоттым
Каушау катыш ачудан күзләре кызарган сары сакаллы бер кеше, мина бик ачуланып карап, сүгенеп:
—Ул кырыкмышны монда күрсәтергә куйдыгызмыни, җигәргә дә ярамагач, каИда Шәфыйк карт, кайда атан, бар. тизрәк ат китер, дуңгыз малай!—дип йодрыгы белән бик каты итеп минем җилкәгә берне кундырды Анын артыннан тагын берсе килеп:
— Шундый җилле-давыллы көнне, ут чыкканда, каравыл өен ташлап китәләр бит, үзләрен тотып утка ташларга кирәк!—дип мина тагын берне сугып җибәрде
Берсе килеп аягы белән мине аркага тибеп екты Бер кеше килеп:
—Егетләр, сез баладан үчне алмагыз, ул бернәрсә дә белми бит, менә анын атасы белән Шәфыйк картны, монда китереп, бик әйбәтләп кенә пешерергә кирәк. Алганда ялынып-ялварып алалар, ә менә хәзер кирәк вакытта үзләре юк,—дип мине артык кыйнарга тегеләргә ирек бирмәде Ирскле-ирсксез минем күзләрдән яшь атылып чыкты Ул арада теге кешеләрнең берсе
—Әнә, әнә. үләт кыргыры карт үзе кайтып килә!—дип, әлсерәп-пешсп, биленә чабаталарын кыстырып, йогерә-иогерә кайтып килә торган бабайны күрсәтте.
Бабайны күрүгә, барысы да. насос арбасына җигелеп ята торган кырыкмышны ташлап. Шәфыйк бабай өстенә ташландылар. Тиз генә аны әверсп тә алдылар Бервакытны бабайны, бичараны, кирәкме кирәк салалар да егалар, салалар да егалар
Ул арада ут рәттән биш-алты йортны чолгап алды.
Бүрек кадәрс бер ут кисәге, җил белән очып барып, икенче урамдагы бер ойнен түбәсенә төште дә ул да яна башлады
Бу дәһшәтне күреп, бабайны кыйнаучылар ла. тиз генә килеп, насос арбасына җигелә башлаган кырыкмышны янадан як-якган җигеп бетерергә тотындылар
Бичара бабайның башы, бите кан булган, шулай да ул. яткан урыныннан торып, насос арбасы янына килде.
Кырыкмышны җигеп бетерүгә, биш-алты кеше берьюлы насос арбасына менегг бастылар да. дилбегә тоткан берсе кырыкмышның биленә зур күсәк белән бик каты итеп берне сукты Бичара кырыкмыш бөгелеп китте Бер киерелеп алып карады да арбаны кузгата алмады
Шуны күргәч, үземнең аркамның авыртуы ла онытылып китте, бер яктан, бичара бабайны кызганам, икенче яктан, кырыкмышны
— Кырыкмыш белән бабай бәхетссхгегенә каршы керешкәнбез икән бу эшкә.—дим
Ул арада насос арбасына төялгән кешеләр тиз генә арбадан төштеләр
дә, “ахры бодай булмас” дип, авыл янганны күреп, ашыгып-ашыгып сукадан кайтучы берәүне, ай-ваена куймыйча, атын туктатып туарып алдылар һәм насос арбасына китереп җиктеләр. Берсе кырыкмышны янга җикте.
Атлар җигелеп беткәч, тагын да баягыча төялеп, ботен көчләре белән атларны кыйнап пожарга киттеләр. Алар артыннан дүрт-биш кеше арбалы су мичкәсен, аннары багорлар, баскычлар төягән арбаны тартып алып киттеләр.
Бераз гына баргач та, насос арбасының күчәре сынды, бер як тәгәрмәче чыкты. Менә тагын кешеләр арттан ияреп бара торган бабайга килеп ябыштылар.
Берсе:
—Монарчы шул арбанын күчәрен дә алмаштырмагач, тәгәрмәчен дә ныгытып куймагач, нишләп кенә торасын сон син монда, мур кыргыры карт'—дип бабайның колак төбенә берне сукты.
Икенчесе:
—Менә монда насоснын көпшәсе дә ярылган, сиртмә төпләре дә күгәреп, йөрмәскә әйләнгән, карт дуңгыз!—дип бабайга аягы белән типте.
Арттан мичкә тартып килүчеләрдән берсе, тиз генә йөгереп килеп:
— Мичкән кыршау аткан, юл буенча суы агып килә, ник аны карамадың'?—дип бабайга тагын берне сугып җибәрде.
Тагын бабайны әвереп алдылар...
—Утка ташларга кирәк!—диләр.
Мин тагын нишләргә дә белмичә аптырап калдым.
Ул арада элек яна башлаган йортлар яртылаш янып күмергә әйләнделәр, ут авылнын башка урамнарына күчте. Жил утны бөтен авыл остсндә уйнатып йөри...
Шуны күреп, безнен насос тирәсендәге кешеләребез дә кайсы кая—үз өйләрен сакларга таралып беттеләр.
Без, бабай белән икәүләп, көне буе сукада йөреп арыган, талган бичара атка һәм кырыкмышка карап, шаккатып калдык.
Баштанаяк канга баткан бичара бабай, күзләрен мөлдерәтеп:
— Булмый инде миннән, улым, син теләсән нишлә, минем басып торырлык хәлем калмады инде —диде дә юл кырыенда яшәреп чыгып килә торган чирәмгә барып егылды.
Арбанын күчәре сынуга, тәгәрмәче чыгуга, бабайнын хәлдән таеп егылуына карамастан, ут авыл өстендә сикергәләп, уйнаклап йөрүендә дәвам итә.
^ Мин әтине эзләдем—таба алмадым, ул качкандыр инде. Монда килсә, бабайны кыйнагандай кыйнап ташларлар, дип куркам.
Нишләргә дә белмәгәнлектән, мин урам уртасында торган насос арбасына аякларымны бөкләп менеп утырдым да, авылнын ике урамы баштанаяк янып чыкканчы, хәйран булып карап тордым.
Бер-ике сәгать кадәре вакыт эчендә, илле-алтмыш йорт янып күмергә әйләнгәнче, безнен янга килеп караучы да булмады.
1923
Искәрмә
Мөхәммәт абый Гали хикәяләренең башламында ук бер үзенчәлек сизелә—әдип укучыга ипләп-җайлап, үз итеп эндәшеп куя Монда вакыйгамын ничек үстереләчәге тәгаенләнмәсә дә. сүзнең нәрсә турында барачагына пөхтә ишарә бар.
Менә "Чәчүлек сукканда" исемле хикәянең башы: “Ел яңгырлы килгәнгә, арышны вакытында урып булмады. Шуңа күрә чәчү дә соңга кала язды" Ярдәмче фигыль буларак килгән шушы “яздьГда җир кешесенең хафалануы да. авыр хәлдән чыгуы да (тик боларны әсәрне тулаем укыгач беләсең) искәртелә. Яки югарыда сез укыган ■■Пожарныйлар" дигән хикәямен беренче җөмләсенә игътибар итик “Мин белә килгәннән бирле, елнын елында безнең әти Шәфыйк бабай белән бергәләп каравыл ала". Монда "каравыл ала"га— “пожарныйлар" булуга ("пожарныйлар" сүзе хикәядә кугтл ырнакларга алынган) басым ясала. Шуннан сон гына әдип вакыйганы, ү зәк юлдан тайпылмыйча, пөхтә галантына хас булганча, пөхтә итеп үрә. һәм без бу хикәядә әле әкиятләр тыңлау яшендәге малайга, гомер итеп тә рәхәт күрмәгән бабайг а, кырыкмыш гайга мәгънәсез кешеләрнең бер көндә кылган мәрхәмәтсезлсге (иң киме) шаһнгы булдык кебек.
Мөхәммәт абыйга, гомумән, үзен тотышында, сөйләшендә, кешеләр белән аралашуында, хәтта йөрешендә пөхтәлек хас иде. әйбәт тәрбияле булуы беренче күрүдә үк сизелә иде. Аның белән танышлыгым еш очракта өлкән кешене олылап исәнләшүдән, аның башкалар белән әңгәмәсен яки лекциясен тыңлаудан узмаса да. Мөхәммәт абыйны шундый олы зат итен хәтеремдә саклыйм Ул тыныч холыклы, эшчән кеше иде. анардан тәрбияле горурлык бөркелә иде. Шулай төпле гыйлем ияләренә, тәрбияле кешеләргә шапырыну, буш сүзлелек ят лабаса.
Мөхәммәт Гали (Мөхәммәт Вәли улы Галиев) 1893 елның 24 мартында Татарстанның хәзерге Балык Бистәсе районындагы Олы Юлга авылында мулла гаиләсендә туган. Авылы мәктәбендә. Саба төбәгендәге Сатыш. Казандагы Кү л Буе. Оренбургтагы “Хөсәения" мәдрәсәләрендә укый 1931 елда Казан университетының 1сот рафия факультетын тәмамлый. Яшьлег ендә рудникларда нефть промыселларында эшли. Беренче бөтендөнья сугышында Австрия якларынача. Румыниягәчә барын җитә
Октябрь революциясеннән сон. авылында һәм Казанда укыта, төрле газеталар редакцияләрендә корректор, әдәби хе змәткәр, секретарь була Беренче хикәяләре 1914 елда басыла. Аның пьесалары. Каюм Насыйри турында тәмамланмаган романы, әдәбият тарихы буенча күләмле мәкаләләре. Г Тукай. Г. Камал. Ш. Камал турында истәлекләре бар. 1945 ел ахырыннан вафатынача (1952 елнын 6 мае) Тел. әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр була һәм кулъязмалар бүлеген җитәкли.
...Егерменче еллар хикәяләрендә бер нәрсәне тою-күрү кыен түгел әдипләр тормышыбызның тайгак юлга томырылып кереп китүен яшертенлек белән булса да чаг ылдырганнар Кайберләрең теркәп кенә узыйк Гомөр Толымбайның "Мөртәт Гыйбай" (1925). Мәхмүт Галөүнсң “Яшәсен ипи белән суган'" (1928). Г Газизнең "Эчке эмигрант” (1929) исемле хикәяләрендәге һәм Мөхәммәт Галинең шушы хикәясендәге күпләр инде тайгак юлда кешелек сыйфатларын югалтып өлгергәннәр Совет системасының нинди булып әвереләчәгенә ишарәләр М Галинең "Базарчылар" дигән хикәясендә дә турыдан бөрмичә, чукларсыз тел белән көчлерәк тә тасвир ителә.
"Пожарныйлар" исемле бу хикәя Мөхәммәт Галинең “Сайланма әсәрләреннән (Татарстан китап нәшрияты. 1964 ел) алынды. Шуннан соң аның китаплары чыгуын хәтерләмим Бәлки, хәбәрдарлыгым чамалыдыр. Ялгышсам, гафу
Мәгъсум ХУҖИН