Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОФЫКЛАРГА ТАБА ЙӨГЕРӘМЕН...


Таллар
Таллар бии Миша ярында.
Комеш-якты нурга коенып.
Төн яшерә кинәт күзләрен.
Оялыпмы? Әллә., тыелып?
Бәхет төне—ул бер мизгел тик! - Күкрәгендә— ымнар, ырымнар.
Әле җанда гына бөреләнгән Туар Моңны тыңлый болыннар.
...Таллар бии Мншә ярында.
Карашлары өтә бәгырьне.
Пышылдый күк алар "җан соран”:
"Без Җырыңа күчәр Хәтерме?
Без Җырына күчәр Хәтерме?!.”
Җайдак җыры
Ялларыңа нинди моңнар үрә.
Ниндн серләр сөйли төн җиле?
Яулар кичтек бергә, юллар кичтек, Җаннан газиз күрэм мин сине.
Тутан туфрак сулышын тоясыңмы? Тоташ дәрттәй тора адымың.
...Күз алдымда сылуым, сөйгән ярым. Ә син, атым, кемне сагындың?!
Дошман гына мәкер-уй кормасын.
Эх. кайтырбыз таңда, җил куып! Каршыларга чыгар газиз кавемем Батырларын, җанкай, ил булып...
Ялларыңа нинди моңнар үрә,
Ниләр көйли туган як җиле?
Утлар кичтек бергә, сулар кичтек. Җаннан якын күрәм мин сине!
Луиза ЯНСУАР - шагыйрә: 'Күзен ача умырзая “Мин күкләргә кайтам" исемле китаплар авторы. Казанда яши.
Әрнү
Офыкларга таба йөгерәмен. Табанымны яра камыллар Далаларны урап кайткан җилме. Җавап сорап, жанга кагыла?
Учак эзләрендә калган көл гә.
Хәтер ярындагы гөл дә мин!
Язмыш күзләренә карап сөйлим Җанны күнме әрнү телгәнен
Күпме җөйләр барын ялганмаган Сулкылдавын янә Үткәннең. Тамырларга ицен. моң агыла. Бәхил түгел җаны кемнәрнең?!
...Лачын булып җәйсәм канатларым Кунар иңнәр тапмыйм. Кайларда - Ялгыз атлар чаба томырылып Иңрәп торган моңсу далада.
Тере Хәтер булып ташлар ята. Йөрәкләргә күчкән һәр өне.
Ташлар телсез түгел, җаннар өнсг > Тетрән калка ташның бә1мр<
Киләчәктән уран кайткан өнме. Җанан эзләп, җанга сарыла?! ...Хәтер ярларында. . Моң чайпала. Ак болытлар күктән агыла..
Төнге фәрештә
Иңнәремә килен кулын салды. Пышылдады: “Күтәр канатын!
Җил дә узмас ят юллардан атлап Аякларың күпме канаттың.
Йөрәгеңә күтәрдең Җир зарын. Учың белән сөрттең яшьләрен Тик башканы китә синнән Дөнья. Көтә... яшен булып яшьнәвем!
Һәм югалды, болытларны ярын. Чыкмы эзләр сибен үләнгә.
Шул мизгелдән йорәгсмдә күкрә\. Ярсуларга юк чик. йөгән гә.
Яза йөрәк Хәтер елъязмасын. Җил тәкъдире аңа юралпш Язмышымның җырлы I »| эрмәче Мең яшенгәлтка уралган
Ул яшеннәр, балкып, уяу итәр Беркөн хәтта котын боз ырым! ...Тоям пщда изге фәрештәмнең Бәхетемнән елап узганын
Сер
Дулкыннарның күкрәгендә нинди сер?— Тылсымлы өн булып җанны назлый гел. Йә тамчы җыр булып сибелә учларга.- Илһам көчем җитәрме аны кочарга?
Түзә алырмы моң шавына йөрәгем? Алтын бишек офыкларга төбәлдем... Гомерләрнең агышында нинди сер?!— Дулкын булып айкап тора җанны гел...
Җиңелү
Бин-бип үрли ялкын йөрәгемә...
Бар әфсеннәр көчсез, ялварулар—юкка! Яңгыр толымнарын сүтеп таратсам да. Корбан гына булыр дөрләп торган утка.
Әверелер көлгә үргән богауларым.
Салкын бозлар эрен, китәр җаннан Кыш та. ...Елап-көлеп очам. Сөю, кочагыңа.- Яңа колың да мнн. иркен җуймас кош та!..
Учак
Бу учактан күнме утлар алдым. Күпме моңнар күмдем көленә... Тыны белән җанга кагылыр ул Менгәндә дә соңгы үремә.
Дәшәр: "Ятим калган ялкыннарым Кемнәр йөрәгенә сыеныр?
Еллар күкрәгенә дәртле хисем Нинди сурәт булып уелыр?!."
Яланаяк узган безнең эздән Шау гасырлар атлый, көй сузып... Шул учакка кайтыр беркөн җаным Бакый дөнья аша—юл узып!..
Талпыну
Чишмәләр йөгерә диңгезгә...
Җан кала талпынып, ымсынып,— Күкләрне колачлап иңләгән Ирекле кош чагын юксынып.
Ә Диңгез бер иңрәп, бер елап. Бер көлеп сарыла кыяга.
Шау лардан арыган йөрәген Телиме... таш итен тоярга?!
Йөрәгең кыямы, диңгезче?
Ул минем йөрәккә игезме? Гомернең үлчәме ни безгә?! Хыяллар бизмәндә. Тигезме?
Хисләрең оермә давылмы?
Иң яшерен кыллар!а кагылды... Язмышым җебенә уралып.
Наз соран, учларга сарылды
...Йөрәгем кыямы? Диңгезме? Дулкыннар дулкынга игезме?!.
Тынгысыз җан зары
Диңгезләргә китеп адаштым мин. Үя-үзсмнән качтым! Дөньядан!
Яулык болган калды сылу ярым Мине җылыта алмас тын ярдан Болын гөлләреннән үргән хәтер Кабат дәште илгә, нигезгә.
(...Кызган, Тәңрем, җанның упкыннарын Туфрак белән канла, тигезлә!..)
...Әллә Хыял чакыра мине, тетрәп. Әллә... Үлем әйди үзенә?
Балкып янган төсләр, тоныкланып.
Томан каплый кинәт күземә.
Мәше шулай айкалырмы йөрәк.
Кайдан эзлим насыйп соң ярны?!
Хыял алдар...
Бер китәрмен төсле
Ятим итен Җирне.. Дөньяны.
Сою кошым Күкрәгеңне
Читлек түгел, бишек иткән.
Без у зас ы серле юлны Кояш үзе нурдан чиккән.
Син кисәтмә:
"Чиксезлекнең Читләре бар. чиге...” лиен. Йөрәгеңнең Моң-кылларын Тетрәндерсен хисләр биен!
Юк, уфтанма:
"Офыгымда
Уйный соңгы балкыш..." димә. Сою кошым учларыңны Күмгән ласа шнгьрн җимгә!
Хушлашу
Сине, ахры җырым сихерләгән— Саф. гөнаһсыз хнсләр ташкыны. Мин тибрәнгән биеклекне эзләп. Йөрәккәең Күккә аштымы?
Сине. ахры, җаным ымсындырган. Үреләсең, канлап күзләрең.
Кояш булып иңсәм учларыңа. Ялкынына бар бит түзмәвең.
Шуңа китәм, йөзеңә дә бакмый,
Үз офыгым анда, үз Күгем. ..Отып кал да серле моңнарымны, Ал-ак карлар булып яу бүген!..
Көз уза...
Көз уза.
Юлларда дымлы эз калдырып. Хисләрне
Яфрактай туздырып, яндырып. Төш гүя—
Йолдызлы с>кмаклар чакыра. Китикме,
Адашыйк Хыяллар чатында? Чү. йөрәк.
Ул кадәр ярсыма, талпынма!— Көз уза.
Җаннарны салып ач ялкынга...
Инешем!
Ярларга тулып.
Ташымас, ахры, күңелең. Төпләргә иңгән сагышны Күзләрең аша күрдем.
Күкләр дә әллә саеккан?! - Моңнарым җитми барып..." Тын гына тибрәнгән өнең Йөрәкне үтте ярый.
Инешем!
Дулкынга кушылып,
Саф җырым башлыйм әле. Син түгә алмаган сагыштан Бер - үзем ташыйм әле!