МӘКЕР
Фикереңне аңлап, жөпләп, һәр сүзеңне зиһененә сеңдереп утыручылар белән шыгрым тулы залда чыгыш ясавы жан рәхәте, тән сихәте икән. Казан каласыннан махсус чакыру белән килгән профессор Әмир Әхмәдиев Ижау дәүләт университеты галимнәре, талиб-талибәләре, башка уку йортларыннан килгән кешеләр, татар җәмәгатьчелеге каршында археология фәненең казанышлары, бигрәк тә анын үзенчәлекле юнәлеше— нумизматика хакында инде өченче сәгать гәп алып бара. Чәчләренә ак көмеш тамчылар ингән, уртача буйлы, тыгыз гәүдәле олы галим таяныч йә илһам эзләгәндәй, почмаклы сакалын сыпыргалап алада, чал тарих серләрен үзләрендә саклаган табылдык тәңкәләрне күрсәтә-күрсәтә аларнын сугылган чоры, мәгънәсе, эчтәлеге турында, Тукайның “Без тарихта әзлебез...” дигән атаклы сүзләрен китерергә дә онытмыйча, иренмичә, ниндидер эчке тәм, ләззәт табып сөйли. Үз фәненә мөкиббән киткәнлеге һәр сүзеннән анкып тора. Нотык тәмамланып, дәррәү кул чабулар залны селкетеп алганнан соң, галим төрле өлкәләргә, татар халкының үткәненә, киләчәгенә, хәзерге дөньянын торышына, сәяси-икътисадый хәлләргә, хәтта галәм серләренә кагылышлы бихисап күп сорауларга жавап тота. Яше алтмышның өстендә булуга карамастан, хәрәкәтчән, сөальләрнең юнәлешен тиз анлап алучан профессор үз белгечлегенә мөнәсәбәте булмаган кызыксынуларга, гади яшәеш буразнасына төшүдән дә тайчынып тормыйча, һәркайсына вәземле аңлатма бирергә тырыша. Заманында хор өчен амфитеатр белән эшләнгән, түшәме, диварлары акка буялган мәһабәт залда утыручыларда җылы тәэсир калдырасы, ошыйсы килүе сизелеп тора. Бу—теләсә кайсы лекторнын табигый хыялы. Әлеге очракта профессорның тырышуының сере тагын да тирәндәрәк ята иде. Заманында ул жирле университетның тарих-филология
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) —прозаик, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, күпсанлы китаплар («Дәгъва». «Тәүбә». «Элмәк», «Төнге юллар», «Шигърият баскычлары» һ б ) авторы Казанда яши
факультетына укырга керү имтиханнарын унышлы гына тапшыргач, тоссез чырайлы декан урынбасары! “Сез студент булырсыз кебек, өегезгә кайтып, тыныч кына чакыру кәгазе көтегез '—дип. озатып җибәргән иде Әмирне эзләп тапкан документта, киресенчә. “Хөрмәтле Фәлән-фәләнович. Сез конкурстан узмадыгыз",—дип язылган булып чыкты. Дүрт елын флот хезмәтенә биргәннән сон. үзен рәнжеткән. кешегә санамаган Ижау белән ваклашмыйча, укырга Казан университетына керә, шунда аспирантура уза. кафедрада эшкә калдырыла һәм байтак еллардан сон үз коче. табигый сәләте һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә танылган абыз-галим дәрәжәсенә күтәрелә Инде буыннар алышынып, төссез чырайлы декан урынбасары урынына “төслеләре" килгән булса да. Әмирнен Ижау университеты хаткына “Менә сез кемне югалттыгыз”, дигән фикерне сиздерәсе килде Әлбәттә, сине танышларын-белешләрен тыңлаганда сайравы күнеллерәк. Тулы залда анын бер танышы да юк дисән дә була, тик ниндидер күзләр генә аны күптәнге ахирәтедәй кирәгеннән артык игътибар белән, карашын бер мизгелгә дә читкә алмыйча күзәтә, үзен икс арада рухи жсп сузарга тырышкандай тота. Чаткылы күзләренең төсләрен ерактан ачыклавы кыен, әмма хужалары икенче рәттә утырган ханым икәнлеген сиземли нотыкчы Янында утырган университет проректоры язмача килгән сорауларны укыган арада Әмир Әхмәдисв үзенә игътибарлы күзләрнен иясе турында уйланып алырга өлгерә. Кем икән ул? Миннән нәрсә кирәк бу тәрбиясез, оятсыз, әрсез күзләргә-’ Бер мизгелдә алар ачулы, явыз, мәрхәмәтсез күренатәр. шунда ук аларга самими җылылык сирпелгәндәй була.
Рәхмәтләр әйтелеп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләр тапшырылып, халык таралгач та тынгысыз күзләр хуҗасы урынында калды. Менә ул горып басты, рәт арасыннан чыгып, акрын атлап грибуна ягына юналде Чәчләре шәмәхә төскә буялган, уртача буйлы, аркылыга жәслә төшкән, юантык ханым икән серле күзләр хужасы. Таныш булмаган инсани затка сәгатьләр буена текәлеп карап утырмыйлар дип эченнән тегене әрләп алып, профессор юантык ханымга игътибар беләнрәк карады Зиһенен ярдәмгә чакырды. Тик аны кайда, кайчан күргәнлеген, бу сак һәм. шул ук вакытта елмаюлы күзләрне хәтеренә төшерә алмады. Кичке ашау-эчү очен җаваплы бәндәдер дигән карарга килеп, Әмир кәгазьләрен, китапларын, тәнкәләрсн конгырт портфеленә тутыру белән мавыкты.
—Танымадыгыз бугай, профессор,—дигән глдәти мөрәҗәгать аны кинәт укол кадагандай сискәндереп җибәрде Тавыш ана ганыш тоелды. Дөресе, сүз-хәрефләрнен әйтелеше, сөйләмнең моны күптән янгырамаган. онытылып барган көй төсле якын булып китте. Кешенен тавышы тәне кебек картаюга тиз бирешми икән. Ә күзләр'.’ Ьу күк зәңгәрлеген кая. кемдә күрде икән. Жетелекләрен югалтсалар да. үтә күрен мәте, болын чәчәгенә охшаганнар икән бу күзләр Мәгәр исснә-ятенә төшерә алмый. Склероз исемле зәхмәтнең җимергеч коче шундый вакытларда үзен сиздерә торгандыр инде.
Күзләре, тавышы таныш кебек, ә бөкрәя башлаган карчык бөтенләй ят. күргән-күрешкән кешесе гүгел Шунысы хак
—Туган авылыгызда күптәннән булганы!ыз юкмы? Гатаулла абый белән Хәдичә апа исән түгелләрдер инде ’
Каян белә икән бу минем туган якны, әти-әнинен исемен дип. Әмир узЗларга да өлгермәде, ханым сүзен дәвам иттерде
— Яраты бармагыгызны бәйләгән шәфкать туташын оныттыгызмы’ Хәтерләмисездер шул. күпме вакыт узган, сулар кирегә акса да. яшь гомерне кире кайтарып булмый
Музейдан вакытлыча алып торган борынгы акчаларын учына кыскан
килеш, профессор тораташтай катып калды. Анын яшьлек мәхәббәте, тормышын чәлпәрәмә китергән Сәвия түгелме сон бу хатын? Ханымны таныгач, профессорның йөрәген татлы сулкылдау кисеп узды.
—Сәвия мин, Әмир, заманында син яратып, гашыйк булып йөргән мишәр баласы булам.
Профессор, ниһаять, телгә килде:
—Сәвия,... Чынлап та син заманында безнен авылны бизәгән шәфкать туташымы? Ничек килеп чыктың бу якларга?
Ханым сорауга туры жавап бирмичә:
—Картайган, танымаслык хәлгә килгән дисеңме?
Археолог аны багалмасыдай алсу йөзле, тирә-юньгә бәхет нуры сирпеп торган зәнгәр күзле, тал чыбыгыдай гәүдәле кыз итеп хәтерләвен, һаман шул үзгәрешсез хәлендә төшләренә керүен, бер шагыйрь сүзләре белән әйткәндә: “сыгылмалы горур буй сынган”, барысын да картлык галәмәте, хәрабәләр алыштырган дисенме? Үзендәге шундый ук үзгәрешләрне күрмисен, ин дөресе, күрәсен килми шул.
Әмир үзенен гөнаһлы уйларын яшерергә теләп, начар шөгыльдә тотылган баладай хис итеп:
—Вакыт берәүне дә аямый шул. Барыбыз да Жир-анабызга бурычны түлибез, табигать үзе биргән яшьлекне, матурлыкны хәтердә генә калдырып, кире ала, безне мәңгелеккә әзерли,—дип, очрашу киеренкелеген йомшарту юлын эзләп, урынсыз фәлсәфәгә кереп киткәнен сизми калды. Ми бүлеп чыгарган уй-истәлек дулкынын, йөрәктән иңгән хисне анлыйсы, бәялисе бар иде. Көтелмәгән очрашу. Барысына вакыт кирәк, ә ул—юк. Үткерлеген югалтмаган зәнгәр күзләр сүзне дәвам итте:
—Бик зур галим булгансың. Телен телгә йокмый. Дөрес, элек тә сүзгә кесәгә кереп тормый идең. Халкыбызның бөек үткәнен индәп, гажәеп олы тарихлы милләтнен киләчәге булырга тиешлеккә ышандырдың. Уңышсыз мәхәббәтебез сине юлдан яздырмаган, хәер, күпкә әйбәтрәк кыз тапкансыңдыр әле. Ир-ат халкының бу яктан да мөмкинлекләре киңрәк. Шундый олы кешегә син дип эндәшүемә үпкәләмисендер? Хәтерлисеңдер: кулга-кул тотынып, төн ярып, йолдызлар санап авыл буйлап атлаганда, мәхәббәтебез ялкыны сүрелеп, язмыш Сак-Соклар кебек як-якка ташласа да, дус булып калырга, очрашканда бер-беребезгә “син” дип эндәшергә сүз бирешкән идек. Кая ул наив чаклар
Үткәннең вак-төяген дә, әлбәттә, Әмир хәтерли иде, шуңар да соңга калудан курыккандай, башын чайкарга ашыкты.
—Бернәрсәне дә онытмадым, Сәвия,—дип профессор сәхнәдән залга төште. Кул ишарәсе белән ханымны янына беренче рәткә чакырды. Текәлебрәк карагач, Әмир бик шыксыз күренгән, ярлы гына киенгән карчыкта элеккеге гүзәлләрнең гүзәле Сәвия чалымнарын шәйли башлады. Күз төпләренә бетми торган сөрем сөртелеп, битен, муенын төрле тирәнлектәге җыерчыклар каплаган булса да, яшьлектә Әмирне акылдан шашарлык дәрәҗәгә җиткергән күзләр үткер зәңгәрлекләрен саклаган. Кечтеки мине дә йөзне бизәвен дәвам итә. Күз, тавыш кебек үк, картаюга тиз бирешми. Кеше узган гомер җилләренә буйсынып, үзгәрсә дә, яшьлектә чәчрәп торган сыйфат-билгеләрен, үткән матурлыкны танырлык дәрәжәдә булса ла, саклый икән.
Заманында яшь, тук болан баласыдай урынында тәк кенә басып тора алмаган Сәвияне дә вакыт җиңгән, арзанлы иннек-кершән яккандай, үз билгеләрен тәннен барча ачык җиренә иңдергән. Уйламаганда, урман юлыннан кинәт аяк астыннан очып килеп чыккан кош кебек, көтелмәгән очрашу үзенчә кызык та, сәер дә иде. Беренче мәхәббәтеңне, икесе дә утка
маквр
М
эләккән күбәләкләрдәй гыйшык ялкынында көерелеп. гомерләрен бергә уздырырга тиешле кешене читкә тибәрү, битараф булып кылану килешмәс Язмышы ничекләр булып бетте, бу тарафларга кайчан һәм ни өчен килеп эләкте икән бичаракаем'' Өлгергән көнбагышны хәтерләткән сары башын гел ярым ачык ишеккә тыгып, кулы белән чакыру ишарәләре ясап торган университет проректоры гына тынгы бирми. Аны да анлап була, тырышып әзерләткән ризыклары, чәйләре суына торгандыр, өенә ашыгасы бардыр Кунак килә дә китә, һәркемнен көйләнгән үз тормышы. Сәвия белән очрашуны башка көнгә күчерәсе булыр. Бу күрешүдән күнел җәрәхәтләре ганә ачылмасын. Яшьлек хаталары өчен ул җитәрлек түләде кебек Ана да җиңел булмагандыр. Яраткандыр Юкса, археология фәненнән ерак кеше анын чыгышын шулай игътибар белән тынлап утырмас иде Шул ух вакытта Әмирнен бәхетсезлскләренен яшерен серенә, символик мәгънәсенә төшенәсе, кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы килә. Күбрәк анын хатасы, кемгәдер аргык ышануы аркасында ахмакларча аерылышканнан сон Сәвия бәхеткә тарлы микән? Әмирнен олы, керсез мәхәббәтен кем аяк астына салып таптады? Аның тулы бәхеткә дәгъва итә алмаган гомер кичерүендә кем гаепле?
Күнел чоңгылларында мәңге күтәрелмәскә, йөрәкне талкымаска, онытырга дип күмелгән истәлекләр хәтәрләнсп башын калкытты Үткәненнән киемнән тузан каккан кебек кенә арынып булмый икән шул. Хатирәләр җанны сагыш һәм шатлык белән берьюлы сикертә ала икән
Бу көтелмәгән, күз алдына китерүе кыен очрашу адәм батасын янә бер сынап карау өчен кирәктер, тормыш кояшы офык артына төшеп барганда да Хак тәгалә балаларын янә бер кат тикшерә, фани дөньяда сират күпере аша уздыра торгандыр. Яшьлек мәхәббәтен белән болай гына аерылышырга ярамый, бүген сөйләшеп бетереп тә булмый. Кунак хужанын ишәге диләр, кабул игүчеләр пырдымсызлана
—Сәвия, иртәгә минем иртәнге сәгать уннан тарих факультетында бер пар лекциям бар. Уникеләр тирәсенә шунда килеп чыга алмассынмы'
— Пенсионер кешенен вакыты күп. Килермен,—дип ханым яше мөмкинлек биргән дәрәҗәдә тиз-тиз атлап чыгып та китте
Әмир университет җитәкчелеге белән кизү өчен генә утырды, тамагыннан рәтләп ризык үтмәде, маңгаеннан борчактай тир бәреп чыкканчы, әллә ничә чынаяк чәй эчте. Авызларына аракы эләккәч, өйгә ашыгуларын, хатыннарынын усал карашларын оныткан яшьләр белән озаклап уз ыруны мәгънәсез һәм кирәксез санап, кунакханәгә озатып куюларын үтенде Ял игү, тиз генә йокыга китү турындагы татлы хыяллары барып чыкмады. Күптән йоклаган хатирәләрне уятмаска иде дә бит. вакыты белән ми безнен ихтыярга буйсынмый. Вакыйгалар өй бүрәнәләре төсле берсе остенә берсе оелә-өелә, кинодагы шикелле анын күз алдыннан узды. Берничә еллык гомерне искә алу өчен төн җитте Бәхетсезлскләренен серен белгән Сәвия дә төнен шул ук халәттә, йокламыйча уздырды
Югары уку йортына эләкмәгәч, шул көзне үк Әмирне хәрби хезмәткә яраклы дип таптылар һәм ул Мурманск шәһәренә флотка эләкте, студент булу бәхетенә ирешә алмаган адәм баласы диңгезче киеменә гәүдәсен төрде дә СССР исемле ясалма империянең старостасы дип үртәп йөртелгән (Сталинның адәм баласыннан каһкаһәле көлүе булгандыр инде) кешенен фамилиясен йөрткән, ягъни "Калинин " крейсерында һәр у пан көнне, атнаны, аннан айны, елны санап хәрби дингезче вазифасын үтәүIә кереште Беренче мәлне гуган як аеруча сагындыр;», һәр минуты, очрашуга сонга калын килгән кызны көткәндәй, бик акрын уза икән Дәрьяның саф һавасы.
судан искән жиле дә җирсүне баса алмый. Балачагында Әмирне юкка гына алсу җилкәнле кораб төшләренә кереп йөдәтмәгән булып чыкты. Портта кыска вакытлы тукталышларны исәпкә алмаганда, экипаж күп вакытын су өстендә чайкалган "тимер әрҗәдә” уздыра Крейсер иксез-чиксез су белән чолганып алынган хәрәкәттәге утрауны хәтерләтә. Ә бер елны кыш иртә килеп, Мурманскига барып җитә алмыйча, боз катламы арасында кысылып калып, кышны крейсерда уздыралар. Боз өстен каплаган кар салкыннан энҗе-мәрҗәннәрдәй ялтырап, күзне камаштыра. Дөньясында үзгә мохит, башка манзара юк кебек. Тирә-юнь авыл егете Әмиргә бушап калган колхоз кырын да хәтерләтеп куя.
Палубадан текәлеп озак карап торсан, ап-ак бозлы кар күңелгә кара шом кертә, дөньяның фанилыгына ышандыра. Ятаклар аслы-өсле куелган бүлмәчеккә тошсән, шул ук таныш йөзләргә, озынча кылыч, төерчекле бәрәнге борынга, нәселле этнеке төсле тырпаеп торган яисә башка ябышкан колакка, табигать биргән төсен отыры үзгәртми торган өлгергән борчактай соры, күк йөзе төсле зәнгәр күзләргә, хатын-кыз турында тәмсез мәзәк сөйләргә җайланган чапылдык авызларга юлыгасың, һәммәсе мәңге онытылмаслык булып бавырда, бөердә, күздә утыралар. Салкын боз өстендә туган авыл, мунча себеркесе исе, таң әтәче, усал этләре, чишмә-сулары белән аеруча еш искә төшә. Шул мизгелләрдә туган якның кадерен, тәмен аңлый башлыйсын икән. Крейсер китапханәсенең китап-журналлары кат- кат укылды. Хәрәкәтсез крейсерның палубасы пычранмый, бүлмәләргә тузан кунмый. Эшсезлектән акылдан язар идең: ике нәрсә коткара. Берсе—шахмат уены, икенчесе—шигырь язып маташу.
Рифма сырлавы да аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы кебек кенә бер шөгыль иде анысы. Әмир әүвәл бер-берсенә охшаш сүзләрне төзеп чыкты, шулар арасына халык җырларыннан күңеленә сенгән сынландыруларны өстәде, үз күнеленә дә ягымлы гына җөмләләр килеп төшкәләде Туган теле җанына ана сөте белән кергән татар кешесе яшьлегендә йә гашыйк булгач, хисләр басымына түзә алмыйча, шигырьдә көчен сынап карамыйча калмый торгандыр. Җырлый белмәгән чын башкорт юк, диләр бит. Бездә тезмәгә тартылу дәртен, вакытын кая куярга белми интеккән, кайгысын, шатлыгын, табигый монын көндәлек дәфтәренә теркәп барган шәкертләр замананында җанга, канга сенеп, буыннан-буынга. атадан-балага күчеп килүче бер фалдыр. Ничек кенә булмасын, бер китаптан бөек сүз остасы Шиллернын "шагыйрь ул—бердәнбер чын кеше", дигән гыйбарәсен укып, Әмир үзенә шундый юаныч табуына ифрат шатланды, үзенен бу мавыгуын аклады. Тик язганнарын берәүгә дә укымады (бөтен крейсерына бер татар баласы аларны кемгә укысын), соңыннан беркемгә күрсәтмәде, җан җылылыгын салган юанычларын ертып та ташламады.
Крейсер командасы Әмирне кызыксыну белән кабул итте. Көнбагыш төшләре арасына эләккән кабак орлыгы кебек иде татар егете.
Беренче мәлне яшь арыш башагыдай чәчле егетләр: “урысча исемен ничек була, Амир—Александрга туры килә, без сине Саша, Сашок дип атыйк", дип башын катырдылар. Сонгы олы орышта катнашкан әтисенен хушлашкан кичне тәкрарлаган сүзләре келт итеп исенә төште. “Улым, исемең матур, җиңел, мәгънәле, урысчага килештереп, бозып әйтергә рөхсәт итмә. Бер дилбегәне йомшартсаң, төрлечә төрләндерү-болгандыру, ахыр үртәүләр китәчәк. Гади урыс үзен дөнья кендегенә санап, миен кыймылдатырга яратмый. Эреләнүнең, башка халыкларны кимсетеп карауның, кешегә санамауның бер чагылышыдыр дип уйлыйм".
Әтисе әйткән сүзләр бер дә зиһененнән чыкмады. Җавабын "фәнни” дәлилле итеп әзерләп куйды.
—Әмир. Амир. Әмир ханнан, сезненчә императордан, патшадан кала дәүләттә икенче кеше булган. Еш кына гаскәр башында ул торган Тәрҗемәдә олы. боек шәхес дигән сүз. Гарәп Эмиратын. гарәп Александры диеп әйтмиләр ич.—дип иренмичә аңлатты.
Әмир сезненчә олы князь була дип өстәмәкче иде. тыелып кала белде, әлегерәк татарларны "князь" дип ирештереп йөргәннәре исенә килде. Кушамат тагып куярлар. Ул зәхмәт бер ябышса, ат коерыгына укмашкан кырмавык кебек, тиз генә котылам димә Ярый әле хезмәттәшләренең тарихтан белемнәре чамалы икән
Шулай да крейсер туган авылын түгел, әни әйтмешли, гыйфләт йокысына тарырга ярамый. Авылда да әле урамнарны, кызларны бүлешкән югары, түбән оч малайларын күз унында тотарга туры килә иде. Ә биредә илнен төрле почмагыннан җыелган, төрле холыклы әзмәвердәй егетләр Ихтыяж булганда, юри шахматтан оттырганда дустанә кылансалар да. үзенне гел уяу тоту, кирәкмәгән вак-төяк низагларга катнашмау хәерлерәк икәнлегенә Әмир тиз төшенде Аеруча крейсер бохтар арасында кысылып калган чорда, үгезлек көчне чебенгә сарыф иткән, хәрәкәтсез, чарасыз халәтләренә ачулары чыккан, бер торле боткадан сарулары кайнаган, дәртләрен кая юнәлтергә белмәүдән баганага сикерергә әзер матрослар юк сәбәпне бар итеп бәйләнергә генә торалар. Берсе Әмир "бәхетенә" салынган балдак булды Чем кара чәче, өлгергән карлыгандай күзе, кинчә бите берүк тамырдан—кыпчак нәселеннән икәнлеген аңламаган, үзен боек милләтнең вәкаләтле вәкиле дип санаган хохол егете Досенко "чәченнс кырып бирим без сине гололобый татарин дип кенә атарбыз" кебек бәйләнүләре белән Гатаулла улының теңкәсенә тиде, тәмам гаҗиз итте Әмирне очратканда Досенконын бите маска кигәндәй мыскыллы колүгә җайлаша да куя Әүвәл Әмир гаепле кешедәй, әллә инде сабыр төбе саф алтын дипме, хохол егете белән очрашмаска тырышты Чучкага йомшаклык күрсәтсән, түренә кереп утырыр диюләре шулдыр инде Теге зәхмәте күзгә кадалган кылчык, һәр почмакка утыртып куелган карачкы кебек көтелмәгән тарафтан авызын иләктәй ерып килеп чыга да. шул ук сүзләрен кабатларга керешә "гололобый татарин га риза бул масан. гололобый хан князь дип эндәшербез Чәчеңне кырдыр!" Эт орер. бүре йөрер дип Әмир бу юлы да Досснкога җавап бирмичә, усал карашын ташлап у зып китү белән чикләште Башына төрле уйлар килде "Ничек әле бу адәм актыгы мина сагыз кебек ябышырга булды сон? Ана начарлык эшләгәнем, рәнҗетерлек сүз әйткәнем юк Каян килә кешеләргә шундый явызлык, әшәкелек, бер милләт баласының икенчесен күрә алмавы Диннәрнен торле булуы сәбәпчеме-’ Алай дисән. Жир шарындагы барча диннәрдә тату яшәргә, башкаларны рәнҗетмәскә, байлыгынны ярлылар белән бүлешергә өндиләр түгелме сон? Сизеп торам, ул малай мине шәхсән яратмаудан тилерми. Халкымны кабул итми, үз милләтен, динен өстен куя Әллә үзен остәрәк утыручы берәрсе котыртамы ’ Бәс. шулайга китсә, яхшылык белән анламаса. явыз төрттерүләрен дәвам итсә, чарасын күрергә туры килер .—дип Әмир күңеленә беркетеп куйды
Кеше күңеле пыяла—саксыз кылансан уала шул. Әмир тагар холкына хас булганча. Досенконын бәйләнүләренә гүзде-түзде дә. бер мәлне үзе дә көтмәгәнчә низагка чик куйды
Ул көнне көндезге ашка кичегебрәк дәштеләр Матрослар палубада җыелып, ашханә ачылганны кәгеп торганда, көтеп алынган тансык күчтәнәч кебек авызын ерып Досенко килеп чыкмасынмы! Әмирнен янына килеп, “дусларча" култыклап алгандай итеп, танышын башкалар ишетелерлек итеп чыгарып "чәченне кырдырып, үз табигый хәленә кайтырга иакьп зыялы кешеләр кебек йөрмә" дип. әйтеп салмасынмы Мондый мыскыллауга Әмир
түзеп тора азмады, каны ак күбекләрен сикертә-сикертә табадагы көнбагыш мае кайнап чыккан хәлгә килде, ачуы аяк табаныннан битенә, башына менде һәм егет үзен хәтерләмичә диярлек, бар көчен яшьли физик эштә ныгыган кувазда чаклы йодрыгына күчереп, аз гына артка чигенеп, тортмә тел хужасынын ияк астына шәпләп тондырды. Уеннан уймак чыгасын көтмәгән хохол егете башы белән тимер идәнгә барып төште. Соң чиккәчә кызган Әмир бер сугу белән генә чикләнерлек дәрәҗәдә түгел иде. Торырга маташкан мескеннең өстенә сикерде, кулы белән янакларын. янтавын дөмбәсли башлады. Пазубада кабер тынлыгы урнашты. Кәмит көтеп елмаешып торган матрослар әүвәл югалып казалар, аста чазкан яткан кешенен авызыннан күбекләр килә башлагач, исләренә килеп. Әмирне корбаныннан каерып азазар. Борыныннан шарлап кан аккан Досенконы юыну бүлмәсенә алып китәләр. Әмир бер мизгелгә ни булды сон әле б> дигәндәй, тораташтай катып тора да. өстен каккандай итә һәм ашыгыч эше казгандай. эре-эре атлап ашханәгә кереп китә.
Тыныч, сабыр Гатаулла улынын чыгырдан чыгып, котырынып алуынын бүлмәдәшләре генә белә торган янә бер сәбәбе бар иде. Матросларга өр- яңа кунычлы ботинкалар өләштеләр. Ул көнне Әмир искесен киеп бетерим дип. яна аяк киемен идәнгә мендәре янына куеп, нарядка китә. Кичен кино булырга тиеш иде. Әмир көязләнеп, яна ботинкаларын кия. Шунда ук ике аягы да носки аша жеп- жүеш булганны сизә.
—Нәрсә бу? Кайсы хайваны минем ботинкаларга су салган?—дип. урысча сүгенеп жибәргәнен сизми дә кала.
Бүлмәдәшләре белән дус яшиләр. Араларында гәүдә ягыннан иң тазасы, гер күтәргәндә күренгәнчә, иң көчлесе Әмир. Анардан азмы-күпме шөллиләр дә. Матрослар “мин түгел", ‘‘билләһи, минем эш түгел”, “мин беркайчан андый пычрак нәрсәгә бармыйм дип”, баш тартырга ашыктылар. Берсе килеп, ботинканың берсен кулына алды, борынын жыерып. “сасы су" дип. аны идәнгә ташлады. Димәк, кемдер Әмирнең аяк киеменә бәдәлен агызган. Тикшерә, уйлана торгач, төштән сон Досенко дигән матросның вакытлыча кечкенә урындыкларын алып торуы исләренә төште. Әмир барысын да анлады. Анын көтмәгәндә сугыш чукмарына әверелүенең бер һәм төп сере шул иде.
Гатаулла улы берничә көн үзен чакырырлар, сораштырырлар, әрләрләр, бәлки, берничә көнгә салкын карцерга утыртып куярлар дип борчылып, эченнән аңлату, аклану сүзләрен әзерләп йөрде. Бу гамәлен хуплагандай, аны беркем дә чакырмады, шелтә бирмәде, шик-шобһәсе акрынлап онытылды.
Досенко иптәшкә йодрык “килеште”: шул көннән алып ул. еланнан сакланган куян кебек. Әмирдән качып ук булмаса да, күзенә чалынмаска тырышып йөрде. Әхмәдиевка хохол малаеның “татарлар юморны аңламыйлар икән", дип сөйләнеп йөрүен генә житкерделәр. Ләкин адәм баласына һәр адымы, хәрәкәте, кыланышы өчен ахыр чиктә бер түлисе була икән, бу орышнын кайтавазы шактый вакыттан соң көтмәгәндә килеп чыкты.
Бик житди хәрби уен көннәре иде. Ике крейсер дошманны "эзәрлекләп" бара. Иртән аяз гына күренгән көн төшкә таба кинәт бозыла да куя. Күк йөзендә анда-санда гына күзгә чалынган ала-кола болытлар куера башлыйлар, шагыйрь әйтмешли, “чалбар кияләр". Төньяктан искән җил. файдалы эш башкаргандай, тизлеген арттыра барып, котыптагы шикелле, котырына ук башлый. Көләч дәрья чыраен сыта, җыерчыклары дулкынга, ак ялга әверелә, дөя төкерегедәй ак күбекләр һавага, биеккә күтәрелә, нәрсәгәдер ярсуы чыккандай океан юлында очраган һәр нәрсәне, шул
исәптән “Калинин"ны да тохш суында коендыра, палубаны көймәдә йөзеп йөрерлек хәлгә китерә
Әмир хезмәт иткән олы. мәһабәт баһадир крейсерга ышыкланып, анардан күп тапкырга кечерәк һәм. әлбәттә инде, көчсезрәк кораб килә иде Элек силуэты рәшә кебек кенә булса да шәйләнгәләп алгаланган. матрослар әйтмешли, дәрья котырына башлагач, “малыш” юкка чыга.
'Калинин" капитаны крейсерны артка чигереп, “энесен” эзли башлый Бәләкәч артык еракта калмаган булса да. үзен сәер тота. Зур суга эләгеп язмышына ризалашкан йомычка кебек, үзен күмеп-кумеп киткән дулкыннар ихтыярына буйсынып, тиле көчкә үзе белән теләсә ничек уйнарга ирек бирә. 'Малыш”нын ярдәмгә мохтаҗлыгы, идарәсен югалтканлыгы якты көн кебек ачык. Шул арада олы крейсерга 505 хәбәре килеп җитә Ләкин ана ничек, ни рәвешле ярдәм итәргә? Ул хәтлесен бер Алла гына белә торгандыр дип уйлый "калининдагылар
Тәҗрибәле диңгезчеләр, уйлана торгач, һәлакәткә юлыккан объектны бау белән олы крейсерга тагып куеп, тартып барып кына була дигән нәтиҗәгә киләләр. Палубада тимер култыксага тотынып басып торчы да ифрат кыен чакта әлеге гамәлне ничек башкарырга’ Ялгыш кына кулны ычкындырсаң, дулкын үзеңне бәрә дә ега Капитан үзе. радист җирле элемтә чаралары аша экипаж әгъзаларын бу авыр һәм куркыныч шөгыльгә алынырга чакырып карадылар. Үзе теләп азынган кеше табылмады Премия, яңа кием-салым, спирт кебек вәгъдәләр өстенә ил алдындагы бурыч, намус, ярдәмчеллек турындагы үгет-нәсихәт комга сеңгән су гамәлендә калды Берәүнең дә үзе теләп фани дөнья белән араны өзәсе килми иде
Ватан дошманы белән өркетеп булмаганда боерык иле генә кешене үлемгә җибәрүе кыен шул. Туган ил. Сталин өчен дип дошман амбразурасын каплаган ахмак еллар узып киткән икән Кемнеңдер кинәшен тынлапмы, үз акылы җизенме, капитан эфирга яна җим ташлады
—Шуна алынган һәм башкарып чыккан магроска оч атналык ял бирелә Юлы түләнә.
Океан гүләвен шау-шулы дию пәриләре туена тиңләп сәндерәсендә яткан Әмирне хуҗаның соңгы сүхзәрс сискәндереп җибәрде: “Сон. әги-әнине күреп килергә мөмкинлек туа түгелме сон’" Шунда ук адәм баласы ышанмастай хыялына үзе үк каршы тоште “Юк ла. башкарып чыгарлык эш түгелдер. Палубага күтәрелүгә, үзеңне дулкын бәреп егачак, әле бит ыргаклы арканны алагаем коч белән күршегә ыргытасы Бушлай сыр капкында гына була, диләрме әле Әмма тирәндә, ан төпкелендә утырган шайтан аны котыртуын, миенә үзенә муафыйк фикерен салуын дәвам итте “Әтинен үзе ясаган балын эчеп, урман һавасын сулап, әнинең бәрәңге пәрәмәчен сыек каймак белән тәмләп кайтсан. шәп булыр иде Картлар күпме яши бит әле. тозлы су һавасын иснәп, үзләрен күрми ы капырсын Сонгы фикер Әмирне күз иярмәс тизлек белән җылы ятагыннан сөйрәп төшерде һәм палубага таймады Саклану чараларын онытып җибәрә язган иде. Йөзләп кеше арасыннан син генә әти-әниеңне сагынган мәми авыз икәнсең дигәндәй, аждаһадай ыжгырып килгән дулкын аны чак кына
аяп ........ ан бәреп екмады. Гичср култыксага таянып оперле Шуна лк
тогынл-тотына палубамын арткы шешенә кип*. Тәнендәге жикс 1 киеммен секунд эчендә соңгы лксбснә чаклы юешләнеп, лычма суга манчылуын .япен торасы ла юк. Сәгать икеләр тирәсе генә булса да. берсен-берсе кысырыклый. сикеренә-котырыиа килгән дулкыннар яктылыкны каплап гирө-якка кара пәрдә элгәннәр.
Бәлагә гарган крейсер, качыш уйнагандай, оер күренә, янә югала. "КалиншГга якынаебрак китсә, көчле оермә үги баланы тибәргәндәй, аны
җәһәт кенә читкә алып ташлый. Әмир үзе өчен бер хакыйкатьне ачыклады: крейсерлар якынлашкан мизгелне, мылтык мүшкәсенә объектны туры китергәндәй, эләктерү зарур. Палуба буенча, судан үрмәләп килеп, капитан ярдәмчесе матроска ыргаклы арканны ташлады, мәңгелеккә саубуллаш-кандай, Әмиргә карап алды да, кире чигенде. Бер кулы белән тимер култыксага тотынып, уңына юеш бауны алып, крейсерның арт кырыена килеп, егет үткен күзле сунарчыдай бәхетле минутны көтә башлады. Аның ниятен сизеп алып, хупламагандай, дуамал көчкә ия, баш бирмәс дулкыннар аны тозлы суында коендыруын дәвам иттеләр. Бер ташкын артыннан икенчесе килеп өерелгәнче туган күз ачып йомарлык вакыт эчендә, яшен тизлеге белән, чыбыркы селтәгәндәй кизәнеп, Әмир арканның тимерле башын чак кына сизелеп-күренеп алынган кечкенә крейсер ягына ташлады. Анын бурычы ыргакны күршенең тимер рәшәткәсенә эләктерү иде Калганын бәлагә тарган экипаж әгъзалары башкарыр. Беренче ташлау уңышсыз чыкса да, алынган эшне башкарып чыгарга күнеккән үҗәт егет чигенергә җыенмады, дулкынның ыжгырып килү һәм чигенү вакытларын чамалап, швартов бавын ыргытуын белде. Куркыныч шөгыле белән булашып, үзенен өшеп теше тешкә тимәвен, киемнәрендәге тозның шытырдап катуын да сизмәде. Юештә сүс бау авырая, хәрәкәт итүе кыенлаша бара. Ыргак ташлаулар арасы бик озакка—мең елга сузылгандай тоелды. Бу хәтәр эшнең барып чыгуына, хәтта үзенең исән-имин калуына шикләнә башлагач, палуба янтаеп, арттагы крейсерга якынаеп китте, шул мәлдә Әмир сонгы җегәрен уң кулына туплап, бауны унынчымы-унберенчеме тапкыр ташлаганда, ыргак тиешле урынына барып төште, егет хәле бетеп, палуба идәненә егылды, шулай да су эченнән эчкәрәк шуыша алды, шуннан аны сөйрәп диярлек алып киттеләр. Бу—күрше крейсерның һәлакәттән котылуы дигән сүз иде.
Әмиргә бу егетлеге шактый кыйммәткә төште. Иптәшләренә таянып, көч-хәл белән каютасына җитеп егылган егет берничә көн саташып, кызышып, өшеп аунап ятты. Ашыйсы килми, күңел болгана. Авырту, сызлау чигәдән башлап аяк бармаклары эченә хәтле төшә. Яшьлек һәм күңел тынычлыгы җитди салкын тиюне җиңделәр. Ул өскә күтәрелгәндә инде дәрья тынган, тыныч су өстендә кояш көлтәләре күңелләрне кытыклый, югары баллы шторм булмаган да диярсен. Саф һава үпкәләренә, тән тукымаларына тулып, Әмирнең кәефен күтәреп җибәрде.
Һәлакәткә тарган крейсерны исән-имин килеш портка китереп җиткерүләре турындагы хәбәр күңеленә хуш килеп, авыр фәннән бишле алган баладай, йөзенә җиңүче кыяфәте инде. Капитанның үзен чакыртып алып рәхмәт әйтергә ашыкмавына сәерсенеп, эченнән аны шелтәләп, эрерәк атларга тырышып, хуҗа янына күтәрелде. Озын буйлы, кипкән балык кебек чандыр гәүдәле, итләч борынлы капитан аны ачык йөз белән каршы алды.
—Батырыбыз килә. Терелеп җиттеңме? Куркытып алдың. Рәхмәт сиңа, Әхмәдиев, булдырдың! Чын егет икәнсең.
Кабул ителгән тәртип буенча, Әмир, үрә катып, ун кулын баш янына күтәреп:
—Советлар Союзына хезмәт итәм,—дип, ботинкаларын шапылдатып
алды.
Булачак мактау сүзләренә дулкынланып, кызуланып бүлмәгә килеп кергән матрос почмакта журнал актарып утырган, кашлары кара болыттай асылынып торган, бровеносец кушаматлы партия комитеты сәркатибенә игътибар итмәгән иде Әмир анын ягына борылып исәнләште дә, вәгьдәнен ничек, ни рәвешле үтәлеше турындагы сүзне көтә башлады. Рубкада сәер тынлык урнашты. Әмир телгә килде.
----------------- -- ------------------------- ---------------- -- -------------------------------- м
— Иптәш капитан, мине кайчан отпускага җибәрерсез икән'.’ Ике атнадан портка кайтабыз ди бугай?
~Әхмәдиен, без парторг белән шул хакта сөйләшеп утыра илек ате. Синсн кыюлыгынны, ил алдындагы бурычынны үтәвенне хуплыйбыз! Шул ук накыггл матроска бәя биргәндә, уст.в татәп иткәнчә, без мәсьатәнен төрле ягын исәпкә алырга тиешбез. Иптәш Әхмәдиев. син тәртипне бозгалыисын икән, матрос Досенконы рәнҗетүен турында партия җитәкчесе әле генә бәян итте. Егетне кыйнап үтерә язгансын ич. Чак аерып азганнар Димәк ки. Александр Магросов" крейсерына ярдәм итеп син бурычынны гына түләгәнсең.
Зур коңгырт күзле колга капитан күп сүхте адәм иде. Сөйләшмичә, аңлашмыйча моһер сугучылар белән эш и гүе кыенрак. Өстә утыручы андый кеше хаклымы, түгелме, анысын уйлап бетермичә үк. кырт кисә дә куя. бетте-китте, башынны кашы да чыгып кит
Якыннарын күреп кайтуны хәл ителгәнгә санаган Әмир мондый борылышны көтмәгән иде. Аптыраш катыш сискәнүдән бер мәлгә өнсез калды Ни өчен икәнен аныштырмыича. кечкенә буйлы, кешегә беркайчан туры карамый торган, дингез суы төсле, йөгерек күхте. кара янып утырган парторг ягына кискен борылды, әмма анын карашын тоту хыялына ирешә алмады. Тегенеп йөзенә илләм ваемсызлык, битарафлык төсмере чыгарырга гырышыгг утыруы сизелә. Ләкин алдында басып торган кара тут йөхте. тыгыз гәүдәле чибәр егетне ил дошманыннан битәррәк күрә алмавы астан, бавырдан, бөердән, нерв күзәнәкләреннән күтәрелгәне сизелеп тора, ун як битендәге кара төерчеге йолдыз төсенә кергән Коткы җиленен кай тарафтан искәнлеге аңлашыла. Менә каян килгән икән бу "кыюлык" һәм мәкер Досснко иптәшкә. Кәжә койрык күгәрә дип. сарык га койрык күтәрә, дигәннәре шулдыр инде. Явызлыкны паргня әһеле оештырып ята икән Менә кемне дөмбәслисе булган. Әмирнсн үпкәсе үгмәс ризык кебек тамагына тыгылды. Үзен, теге вакыттагы кебек, тозлы сулы усал дулкын коендыргандай булды. Димәк ки. Әмиргген ял турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә, вәгъдәләргә ышанычы уылып төшә. Ни булса шул булыр дип, суда батып яткан кеше саламга ябышкандай, гавышынын калтыранып чыгуына гарьләнеп
--Иптәш капитан, мин тормышымны куркыныч астына куеп, күрше экипажны, хөкүмәт малын коткарып калдым Вәгъдәгез булмаса. ссзнен сүзгә, абруегызга ышанмасам, бу хәтле хәтәр эшкә алынмас идем. Көчкә исән калуым Сезгә мәгълүм
“Балай ук шаярту кирәкмәс иде' .—дип өстәмәкче булган иде лә. анысы артык булыр дип, тукталып кала алды. Шаярту түгел нае бугай мондый борылыш.
— Батырлыкны эшләдең. Рәхмәтемне әйттем, тагын кабатлый алам Тик без мәсьәләгә төрле яктан килергә тиешбез, дидем. Партия оешмасы секретаренен үз фикере бар.—дип. ярдәм эзләгәндәй, парторг ягына борылды Янәсе, ул нәрсә әйтер.
Тегесе торып баегы Утырганда буйга кыскалыг ы бик сиэелмәсадә. кыска аякларына баскач, тагын да кечерәеп, утырган урындыгына аз гына югарырак булып калды Сөзгәк сыерга Ходай тәгалә мөгез бирми шул Табигать үзен тавыш белән рәнҗетмәгән Сүзләре җиз быргыдан ишәиләи көчле чыгып, бүлмәне яңгыраттылар. Күне.г тарлыгын тамышы эчендә яшерә торган адәм икәнлеге күренеп тора.
Озынрак күренергә геләпме. сүзләренә мәгънәлелек, саллылык» өстәргә ниятләпме, аяк үкчәсенә күтәрелебрәк
—Сугыш чукмары Әхмәдиевнсн урыны төрмәдә. Без монда демократия
уйнап вакыт уздырабыз. Кыскасы, мин каршы. Бу—партия оешмасы сүзе,— дип урынына барып утырып, янә журналын кулына алды.
Җавапсыз калдырса, оттырасын аңлап. Әмир парторг ягына борылып:
— Башка милләт кешесен мөселман булганы өчен рәнжеткән. адым саен мыскыллаган өчен Досенконын түшенә орден тагыгыз алай булгач. Ул сезнен яктан яклау тапканга шулай азынган.
Аны партоешма секретаре котыртып ята икән дип өстәмәкче иде дә. вакытында тыелып, сүзләрне үзендә калдырды. Әлегә артыгы кирәкмәс. Болай да аңлашылырлык әйтелде. “Татлы тел аю биетә, усал сүз аждаһа китерә —дигән борынгылар сүзен исенә төшереп, бәхәсне артык куертмаска булды. Әти-әнисен күрү турындагы мөкатдәс хыяллары дошмани кгяга бәрелеп, кырпак бозга төртелеп чәлпәрәмә килермени?
Парторг Әмир сүзләрен җавапсыз калдыра алмады. Аның абруена шәүлә төшерәләр ич.
—Досенко киресен сөйли. Тиктомалдан, көтмәгәндә, коллектив алдында китереп сукты, аяктан егып буа башлады,—ди.
Парторг яклау-хуплау көтеп, капитан ягына борылып сөйләде. Вакыйганың нинди юнәлештә үсүен әйтүе кыен иде. шул урында бүлмәгә салынып төшкән озын мыеклы, киң җилкәле казак Войтек дед-өлкән механик килеп керде һәм сөйләшүдә катнашкан кешедәй:
— Батырыбызны ялга озатырга җыенасызмы? Хуп, хуп. Өстәмә орден бирергә кирәк әле ана. Берәү дә булдыра алмаганны башкарды да чыкты,— шулай диде дә. нәрсәдер исенә төшкәндәй, чыгып та китте.
Әмир, допинг алган спортчы төсле кыюланып, һөҗүмгә күчте.
—Хәрби капитан да сүзендә тормагач, бу дөньяда нинди дөреслек була алсын, ди. Ике әйберне бутамаска иде. Ял итеп кайтыйм да. гаепле булсам, җәзасын бирерсез, зинданга озатырсыз,—диде, әрсез кәҗә кебек үҗәтләнеп —Мин партияле кеше түгел, шуны истә тотыгыз.
— Бәлки, шулай итәрбез дә,—диде капитан читтән килгән ярдәмгә шатланып һәм матросның кыюлыгын хуплап.—Матрос Әхмәдиев, өч атнага ялга кайтырга әзерләнегез.
Парторг ягына борылып, бу кыюлыгын аклагандай. “Александр Матросов" крейсерының капитаны да кичә үзләрен коткарган егетне бүләкләүне сораган, аны күрәсе килүен әйткән иде дип өстәүне кирәк тапты.
Котү сәгатьләре, көннәре бик акрын узса да. кадерле вакыт килеп җитте. Әмир вак-төяк күчтәнәчен алып. Казан тарафларына чыгып китте. Ярты юлга китереп җиткергән автобус, очраклы машина, тәпиләп атлау һәм. ниһаять, туган авыл, туган йорт Әти-әнисе. туганнары төпләнгән яшәү урынының кызыгырлык җире, башка татар авылларыннан аермасы да юк кебек. Ике кечгеки инеше, берничә чишмәсе, урманнан яулап алынган уңдырышсыз туфрагы.. Дөрес, халыкны киендергән, җылыткан, жиләк- жимешкә. чабата-чыптага кинәндергән, карак узаманнар качырып тоткан, кызыл, ак партизаннарны бердәй күреп яшергән куе кара урманы бар. Сугыш елларында ул халыкны ач үлемнән саклап калды, дисәң дә зур хата булмастыр Шунда туып-үскән кешегә авыл якын һәм газиз. Яманны күрмәгән яхшынын кадерен белмәс, дигәндәй, Әмир дә айлар буе су эчендә чайкалган “тимер әржәдә утырмаса, авылынын. туган ихатасының илаһи көчен тоймас, аңламас иде. Муртаеп беткән сарайлары, почмакка эленгән колмаклы, кычытканлы каен себеркесе, сүс, йон исләре төшләренә кереп, борыннарын кытыклады шул.
Әмир, дулкынлануын басарга тырышып, биек агач капканын келәсен җебеннән таргыл күтәреп, эчкә үтте. Җиткән егет кечкенә кызыл бозауны сарайга куып маташа. Капка ачылган тавышка борылды. Башына
түбәтәйдән аз гына зуррак койрыклы чүпрәк баш киеме элгән, аклы-каралы сызыклы майкасы күренеп торган таза гәүдәле кешегә МУЛ кара чәчле алс\ чырайлы, яшәү кочс ташып, мул куллары кыска җиңде күлмәген төртеп торган җиткән егет карап тора. Әмир ‘ күрше мазардыр бу. нишләп иөрн ул безнен йортта .—дип тә уйлап өлгермәде, егет бозау белән мавыгуын калдырып, “абый кайткан, нихәл'' дип, теленә салынып анын өстенә килеп сикерде.
—Наил, син түгелме сон ? Кай арада үсеп життен? Әни өйдәме?—дип, сорау артыннан сорау тезә-тезә, кул-аяклары белән кочып атган энесен өстеннән төшерергә маташты Ул түгел, “ят кеше нишләп йөри безнен йортта. Ахыр чиктә монда кем хуҗа?" дигәндәй, тамагыннан бас чалымнары иңдерә-иңдерә, оясыннан кара соры зур эт килеп чыкты Бик теләмичә генә абыйсыннан аерылган Наил маэмайны тәртипкә чакыра башлады
— Чомбе, Чомбе. шаулама, үзебезнен кеше Бар. әнә. Анжеликаны каравылла, чебешләрне эләктермәсен,—дип болай да өрәсе килеп тормаган
этне чигкәрәк этәрде
—Чомбе—диктатор, ди. Ә Анжеласы кем була инде анын. Минем заманда бу ерткычларның берсе дә юк иде. Тәмам баегансыз
—Анжеласы бик үткен кара мәче Үзара сугышалар да. дуслашалар да Син армиягә китүгә әти бик ямансулады. Аракы, ачы бал белән юксынуын баса алмагач, күрше урыс авылыннан икесен дә бер көнне алып кайтты Үзен беләсең, ул бит сәясәтче Гәҗитне кулыннан төшерми Исемнәрне шуннан тапты. Әни генә әйтә алмый, һәр чакыруында янача эндәшә Барыбер йөгереп киләләр үзләре,—дип сөйләнә-сойләнә. башлаган шөгылен онытмыйча, кызыл бозауны вак бүрәнәле сарайга кертеп бикләде
Шул арада кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә өйлән әниләре килеп чыкты, кабалануыннан сөртенеп, чак кына абынып егылмады Гатар гадәтенә хилафлык китерәм дип уйлап тормыйча, улын кочаклап, аркасыннан озак итен сөйде
—Балакаем кайткан икән. Исән-имин. Юлларын авыр булгандыр инде Сине күрер көннәрдә бар икән,— дип, улыннан аерылып, чит-ит киемнән алдында басып торган таза, мәһабәт гәүдәле, дулкынланып торган конгырт кыска чәчле, кин маңгайлы ир булып җитешкән кешегә текәлеп карады Күкрәк астында йөрткән улы икәненә инанды бугай, шатлык хисе гышка бәреп чыгу юлын эзләде, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды, үтә күренмәле ак карлыгандай эре бөртекләр бит җыерчыкларын үтеп, иреннәргә барып җитте Шатлык яше дә тогчы була икән Гормыш газапларына тын гына түзгән ананын бөтен кыяфәтенә берьюлы сагыш.
мон, наз. сөенеч нурлары инде
Ындыр кебек зур йортта аралашып торган арада атлы арбасына утырган әтиләре кайтып керде Хатыны кебек улын кочаклап, балавыз сыгып тормалы Икс кулын биреп күреште дә:
— Бөтенләйгә кайттыңмы, Әмир. Әллә ялга гынамы, ә’-дип. сүзне эшлекле сораулардан башлап җибәрде Матроска әтисе бирешкән, картайган, ябык гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай тоелды I авышы
элеккечә көр икән.
— Ничек әле сине Чомбе йортка кертергә булды ’ Рөхсәтсез берәүне дә якын китермә дип әйтеп калдырган идем Өченче ай хатын юк Өнмен борчыда, мине бимазалый. Ә сиңа хоть бы что.-дип сөйләнә-сойләнә атын тугара башлады
Әмир, гаепле кешедәй, “ядта җибәрәбез дигәч, кәшзь пычратып тормадым, ә аны хәл итү сузылды", дип анлатма бирүне кирәк гапты
Әтисе сүзендә кырыс кыланса да. соры күзләрендә дөнья вакчыллы-гыннан өстен шәфкать һәм ирләрчә сөю нуры балкый иде. Гатаулла абзый уенын-чынын кушып сөйләргә яратуы, көтелмәгән чагыштырулары, борчак сибәргә маһирлыгы белән үзенә бер кеше иде. Шул ук вакытта авыл халкы аны каршыдагы пожарка янында домино уенындагы осталыгы өчен түгел, ә ярдәмчел булуы, олы-кеченен хәленә керүе, кайгысын, шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт әзер торуы, тиешле киңәшен бирә, юата белүе өчен ярата иде. Кеше күнеле таш түгел, җылы сүзгә мохтаҗ, дип яши иде атаклы умартачы, бал кортларының якын дусты, киңәшчесе, сердәше.
Юан юкә бүрәнәләрдән эшләнгән, өч бүлмәгә бүленгән, агач исе күңелне сафландырып җибәрә торган чиста өйгә үттеләр. Әмир чантасын бушатып, энесенә атаклы моряк майкасын бирде, өлкәннәргә бүләкләрен өләште. Матур чәчәкле күлмәген киеп өлгергән әнисе олы якка чыгып, сабыйларча гөнаһсыз күз карашы белән улын иркәләп ала да, янәдән аш-су бүлмәсенә йөгереп кереп китә, шул арада өстәлен әзерли башлый. Казанда быгырдап кайнаган ит бүлмәне тәмле исләр, яшәү көче белән тутыра. Шул арада түр башына хуҗа булып, бабаларыннан калган атаклы җиз самовар килеп утыра, ирләр очрашуында мәҗбүри гонсыр "чуаш малае" өстәл кырыенда урынын ала. ачы бал кувшины да килеп утыра.
Әмирнен градуслы эчемлек белән күптәннән, армиягә озату мәҗлесеннән сон мавыкканы юк иде. Хәзер дә үзендә андый ихтыяҗ тапмады. Әтисе анын чәркәсенә коярга әзерләнгәч, рюмканы киң учы белән каплады.
—Кирәкми, әти. Туган авылның саф һавасыннан исереп киттем әле.
Ата кешенен мәҗлестәшен югалтуга аз гына корымы коелса да, ул улынын гамәленнән (эченнән кыланышыннан дисә дә. матросның эчмәвенә аны кәҗәнен кәбсс1ә яратмавына ышандыру кебек үк кыен нәрсә иде) канәгать калды. Атанын шатлыгы йөзенә чыкты.
—Сон дингез-дәрьяда һава начармыни? Анда сез гел исереп йөрисездер алайса'’ Ә палубаны швабра белән капитан үзе җыештырамы?
Әти кешенен төрттерүен җитдигә алмыйча Әмир:
—Тозлы су һавасы исертми, әти Ну зиһеннәрне ачып җибәрә.
Ана бәхете бүлмәне үзенә бер нур белән бизи. Күгелҗем күзле, чит кешеләр янында утыргандай авызын ак кәшәмир яулык очы белән капларга онытмаган әнисе, башка берәүгә дә игътибар итмичә, морякны кыстап- кыстап ашата.
Тиктормас энесе Наил гел сүзгә катнашып, өлкәннәрне бүлдереп, үзенә игътибар таләп итеп утыра. Әмир аны да сөйләшү үзәгенә тартырга була.
—Ну, Наил, укулар ничек бара? Гел бишлегә укыйсындыр инде.
—Абый, заманалар үзгәрде. Программалар катлауланды, бишлеләр борча кебек җитезләнде, бик тоттырмыйлар, нечкә муеныннан эләктереп алам дигәндә, шуаларда да чыгалар.
Әмир өлкәннәр җитдилеге белән:
—Эленке-салынкы укысан, сина да югары уку йорты тәтемәс. Минем кебек дингезләр айкап йөрү көненә калырсың.
Наил башын кашып алгандай итә дә:
Мин авыл хуҗалыгы институтына юл тотарга булдым. Әти районнан напрааление алып бирәм, ди. Ижау үпкәләмәсен инде,—диде, абыйсына төрттереп.
Сәясәтче-умартачы әтисен күбрәк флот хәлләре, хәрби әзерлек, туган илнен чикләрен саклау, дошмани көчләрнең торышы кызыксындырды.
Икенче көнне әнисенен теше-тырнагы белән каршы килүенә карамастан, Наил абыйсын утын ярырга, урам якка алып чыкты. Бу шөгыльгә бик теләмичә алынса да, Әмиргә тора-бара кызык булып китте Шимбә көн
------------------------ -------------------------------
булу сәбәпледер инде, халык урамда, читтән кайткан, таныш булмаган кешеләр дә шактый күренә. Өч ел эчендә авыл хаткы шактый үзгәргән Яннарыннан узып баручы кешеләр турында Наилдән сораштыра, ачыклый торды. Тик тегенен талканы коры
—Каян белеп бетерим мин барыгызны да. кайтасыз да китәсез. Китәсез дә. тагын да әйләнеп кайтасыз,—дип. ялгыш сүгенү сүзен үк ычкындырып җибәрде.
Учакка ягарга әнисенә җайлырак булсын дип пүләннәрне сул кулы белән бастырып тотып яра башлаган иде. бер мәлгә онытылып китте, энесенен пырдымсызланып ямьсез сүз ычкындыруы тәэсир иттеме, осталык җитмәдеме, балта баш бармакнын өстен шактый тирән умырып алды Әмирнен фу. шайтан дип кычкыруы булды, зиндан ишеге кинәт ачылып, тоткын иреккә йөгереп чыгарга ашыккандай, куе кызыл кан тышка ыргылды, матросның чалбарына эләкте, утынлыкны манчыды Тычканга үлем, мәчегә көлке, диләр. Энесе бу хәлгә мөнәсәбәтен шундук бәян итте
—Булдыра алмасан, тотынмаска иде, балта швабра түгел ул сина.
Күгелҗем күзләреннән тәрәзә аша нур сирпеп торган әниләре кулына шырпы белән чүпрәк тотып, галошларын өстсри-өстери килеп тә чыкты Халык медицинасында кабул ителгәнчә, чүпрәкне яндырып, ярага, шарлап агып яткан канга төтен җибәрде, янәдән өйгә йөгерә атлый кереп, ай. улым, харап иттең бармагыңны, юк белән маташмасан" дип. йод сөртеп, булдыра алганча бәйләп үк куйды
—Бармагыңны гел өскә каратып тор Наил улым, йәтегсз. фильширга Сәвия апаң яхшылап бәйләп куйсын. Хөкүмәт кешесе бит
—Утын яру тагын мина калсын дип юри эләктердең бармагынны.—ди- ди Наил Әмирне авылнын кыл уртасына оялган медпунктка алып китте.
Егерменче гасыр башында, татар мөлкәте күтәрелеп алган бер чорда авыл бае Шакир Бурнашев акчасына төзелгән, кызыл кирпечтән салынган бер катлы, хәзерге нәфес котырынган дәвердә таш мунча кебек кенә калган бина янына килеп җиткәч, энесе бик җитди итеп юллама-кинәшен бирде
—Мин может көтеп тормам. Алдан кисәтеп куям селәгәснне агызып, кызга сразы гашыйк була күрмә. Мондый гүзәл туташнын мона чаклы авылыбыз чирәмен таптаганы юк иде, диләр. Егетләр хәйлә белән, кайсы юри бармагын йә башка җирен кискәндәй булып, медсестра янына эләгергә, тиз генә аннан чыкмаска тырышалар. Тик бераздан барысы да шампан бөкесе кебек дуфкумга атылып килеп чыгалар Син дә шундый хурлыкка калма.
Кызыл буявы төсен югалткан такта баскычтан күтәрелгәнче. Әмир гаҗәпсенү катыш аптырап, отыры ямьсез ак хәрефләр белән кызыл чүпрәккә төшерелгән “Медпункт” сүзенә карап торды Ул бу язманы укыдымы, мәгънәсенә төшендеме—кәжәнен афиша укуы гына булдымы-әйтүе кыен Шул мизгелдә анын күнелен билгесез киеренкелек тудырган дулкынлану, хәтта борчылу илмап алды Кызнын чибәрлеге турында энесенен уены- чыны катнаш сафсатасы гына эчке дөньясына баплы шом салмагандыр инде. Язмышы шунда дисән. Үзен тынычландырырга тырышып, эре-эрс атлап коридорны узды, сорыга буялган ишекне төртеп ачып эчкә үтте Агачтан салынган ойләр арасында тыштан мәһабәт күренсә дә. ташпулатның эче алләкем тү1ел икән Як-нкта берәр тәрәзә елмаеп тора, дарулар тезелгән пыяла шкаф, кечкенә өстәл һәм берничә урындык кына бизи бүлмәне Ун якта ак тукыма белән бүленгән авыруларны кабул итү почмагы шәрехләнә Ишек шыгырдауга өстәл артында утырган туташ язуыннан аерылып, кергән кешегә җәһәт кенә күтәрелеп карады да. башлаган җөмләсен тогагтәүнс мәгькүл күрде. Өстендәге халаты төсле үк чиста, кәгазьдәй ак чырайлы.
коңгырт чәчле, килешле борынлы кыз икән, әнисе әйтмешли, фильшер дигәннәре.
Кыз янәдән игътибарын кергән кешегә юначткәч. Әмир анын алгарак чыгып, ымсындырып торган тулы иреннәрен, өлгергән алмадай кызгылт янакларын. бигрәк тә зур. фирүзәдәй зәнгәр күзләрен зиһененә сеңдереп калды.
—Мөмкинме сезне борчырга?—диде, ачык якасыннан матрос майкасы күренеп торган егет, тавышының капитан бүлмәсендә сөйләшкәндәгедәй калтыраныбрак чыгуына оялу катыш гарьләнеп.
—Рәхим итегез!—диде назлы тавыш.—Ни булган безнең кунакка?—дип дәвам итте кыз ак. тигез, юеш тешләрен күрсәтеп алып.
—Энекәшкә утын ярышкан идем. Балта белән бармакны эләктердем. Ярасы тирән түгел кебек тә. Барыбер иркәләнергә булдым, ярдәм сорап сезгә килдем.—дип аңлатма бирде, тавышына тулы битарафлык төсмере иңдерергә тырышып.
—Авыл эшен оныта башлагансыз. Үтмәс балта кул кисәр, диләр. Белмәгән хезмәткә алынганда саграк булырга кирәк.—диде кыз, сүзенә инә кыстырып. Күзен туташнын нурлы йөзеннән аера алмаган егет шаяртыбрак әйтелгән җавапны хәерлегә юрады.
—Сез дә минем энекәш сүзен кабатлыйсыз.—диде моряк үпкәләгәнрәк тавыш белән.
Шәфкать туташы аяз күк йөзедәй зәнгәр күзләрендә нур уйнатып алды да. егетнен сүзләренә игътибар итмичә:
—Хәзер бармакны ипләп бәйләп куярбыз. Хәдичә апа канны туктаткан инде. Безгә артык мәшәкать тә калмаган,—дип. Әмиргә кугәрелеп карамаска тырышып, ниндидер сыекча сөртеп, өй чүпрәген бинтка алыштырып кунды Кызнын йомшак, назлы куллары бармакларына тиюгә Әмиргә рәхәт булып китте, киселгән җирнең сызлавы басылгандай булды. Тик йөрәге генә аңа буйсынмыйча, ашыгыч шөгыле бар кешедәй, тыпырчынып тибә башлады. Шәфкать туташының янында басып торуы матдәнен җанлы кыйпылчыгын шулай дулкынландырды бугай. Әмирнен коңгырт күзләре тик тормады, кызны өйрәнүен дәвам итте, ап-ак мангайны. карлыгач канатыдай кыйгач конгырт кашларны, озын керфекләрне, килешле борынны, кабартмадай ымсындыргыч иреннәрне, уртасында кечтеки чокырчыклы иякне инләде. илаһи матурлыкны хуплады, төпсез коедай күзләр эчендә эреп, югалып калгандай булды. Авылыбызны шундый нәзакатьлелек бизәгәнне бармакны эләктермәсән белми дә калыр иден. Дан балтага! Үзенә мен рәхмәтләр укып, дөреслеккә юл яручы дип музейга тапшырырсың! Адәми зат гомер бакый хәләл яртысын көтеп-эзләп яши. диләр бит. Минем язмыш йомгагымның башы шунда булса?
Су дәрьясы чиксезлегендә гизгәндә тезгенсез хыял гына мондый матурлыкны иҗат итә азгандыр. Илаһи нәфислек туган авылыбызда яши икән ләбаса. Бәлки. Әмиргә генә шулай тоеладыр. Озын-озак сәфәрдә йөреп, ниһаять, коры җиргә аяк баскан диңгезчегә шыксыз хатын-кыз да ожмах фәрештәсе булып күренә, диләр. Аннан килеп, туган якта йолды пар да яктырак. әнинен кадерләп тоткан җиз табагына охшаган ае да җанга якынрак була. Юк. бу күз алдануы гына түгел. Икенче яртыбыз вәкилләрен күргәне бар ич анын. Шәфкать туташы табигать тудыра алган гүзәллек алдында тез чүгәрлек. Бепәргә. бар байлыгы тозлы су ияләренә тәтемәс шул ул. Артыннан ымсынып йөрүчеләр бихисап, ди бит Наил, берәр әрсезенен кармагына капкандыр инде Ул арада бармак белән алыш- бирешен төгәлләгән гүзәллек телгә килә.
—Туегыз әле булмагандыр. Анарчы төзәлер. Хушыгыз,—дип кыз, егеткә
маккр
_57
чыгып китәргә мөмкин лигәнрәк ишарә ясап, килешле чүгәләп, тар шкафында актарына башлый.
Егет бар әрсезлеген теленә күчерә:
-Туенда тоткарлык булмас иде дә. балдак кидерерлек кызы гына юк.
—Авылыгыз районда ин зурысы. кызлар күп. берәрсе табылыр.—дип шәфкать туташы Әмир ягына әйләнеп тә карамыйча, шөгылен дәвам иттерә. Юк-бар белән башны катырып торма, юлында бул диюедер.
Моряк бик теләсә дә. урыныннан кузгала алмады. Шул мизгелдә ана киләчәк язмышы хәл ителәчәктәй тоелды. Зәвыклы, нечкә күңелле кыз икәне сизелеп тора. Тәвәккәл таш яра дигәндәй. Әмир беркадәр ясатма кыюланып, янәдән тавышынын катгыранып чыгуына гарьләнеп, сүзне ялгарга омтылыш ясады:
—Безнең авылда ссздәй чибәр кызлар туа белмәгән шул. Андыилар читтәрәк яши икән. Гафу итегез, эшегезне бүләм инде Сез күрше авылларнын берсеннәнме?
—Юк, мин ерактан.
Сүзне дәвам итәргәме-юкмы дип уйланып торганнан сон. өстәп куйды:
—Чистай медучилишесын тәмамлагач, сезнсн авылга эшкә җибәрделәр. Үзем ул яктан, авылыгызда икенче ел инде,—дип, чүгәләгән килеш башын егет ягына борып, бер мизгелгә генә Әмирне күз нурынын көлтәсендә коендырып алды. Тыгыз гәүдәле, куе дулкынланып торган конгырт чәчле, кин маңгайлы, куна тактасыдай кин күкрәкле, ихтыяр көченә ишарә ясап, алгарак чыгып торган иякле хәрби дә кызларга ошамаслык түгел иде. Шул рәвешле сүзләре ипле генә ялганын китәргә торганда, ишекне шакып та тормыйча бүлмәдә шомырт агачыннан матурлап ясалган таякка таянган, гәүдәсе сорау билгесен хәтерләткән кортка пәида булды.
— Кем, Сәвия кызым, мина теге, каһәрнен исемен оныттым, даруны апкайтам дигән иден? Апкайталмадынмы әле? Башым үтереп сызлый Түзеп булса да, авыртуына чыдавы кыен.
Әбекәй сөйләнә-сөйләнә үзен буш урындыкка урнаштырды Үзе шикелле үк чакырылмаган кунакнын озакка кергәнлеген чамалап. Әмир дә ун кулын ишек тоткасына салды.
—Рәхмәт сезгә ярдәмегез өчен. Янәдән бәйләтергә ничә. —Авызыннан чак кына, сәгатьтән керим сүзе коштай очып чыкмады—көннән сон әйләним?
Әбигә кирәкле даруны эзләргә керешкән шәфкать туташы “бәлки инде кабат керүнең кирәге лә булмас, ярагыз тирән түгел", дип. егетнең янәдән бу тирәдә йөрүен өнәмәгәнен сиздереп куйгандай тоелды дәрьяны жингән диңгезчегә Кызнын кыска халаттан чыгып торган тулы балтырларыннан, гез асты чокырчыкларыннан күзен авырлык белән аерган егеткә:
—Сау булыгыз,—дип, җәһәт кенә чыгып китүдән башка юл юк иде.
Энесе Наил “өйгә кайта торам” дисә дә. кызыксынуын, бәлки әле көнләшүен үк жинә алмыйча, әрсехзәнеп. урамда көткән.
- Кайтып утын яра торсаң, файдалырак булыр иде Юлны синнән башка да табар идем әле,— дигән шелтәне Наил үтә күренмазе колак яфрагы аша гына уздырып җибәрде.
Үз оясында бәләкәй көчек хәтта арысланнан курыкмый шул. Теленә шайтан төкергән энесенең җавабы әзер
-Медсестра бармагынмы эшкә яраксыз дип кисеп ташларга уйлап, рәнҗетә калса, ярдәмгә әзер булып тордым Күзеннән күрәм. гашыйк булгансың I ик ул сиңа карамас. Генерал, һич югында әфисәр йә капитан булсаң иде хет. Синдәй матрослар, ефрейторлар аның ишек төбендә әрдәнә- әрдәнә өелеп яталар. Берсенә дә карамый
Үзеннән нәрсәдер торган шикелле кызнын кырыслыгын хуплап ук куйды: “Молодец түти”.
—Телең ачылып китте әле, малай актыгы. Үзен яшерен утта янып йөрмисеңме икән?
—Минем өчен карт инде ул, минем вкуста да түгел,—диде Наил эре генә, юл өстендә яткан ташны тибеп очырып.—Әнә нинди әрсез яшьләр үсеп килә.
—Аракы эчә, тәмәке тарта белгәннәрме?
—Авыл кызлары тәртиплерәк әле. Дөресен әйт әле, иптәш матрос, Сәвия апаны күргәч, тәнен каз тиреседәй кабарып чыктымы?
Әмир чын-чынлап ачуы килеп:
—Житге. Телеңә салынма. Иртә өлгергәнсең, абзыкай. Мин синең яшьтә азып-тузып, кызларга күз салып йөри алмадым, печән чаптым, урман кистем, сине бактым.
Туганнар ярым шаярып сөйләшә-сөйләшә өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калдылар. Егетләрне әтиләре елмаеп каршы алды.
—Әниегез барын сөйләде. Балта үзе белән шаярганны яратмый шул. Ихласларга гына баш бирә.
Кан юллары агач тамырын хәтерләткән кулын алга сузып, Әмирнең бинт уралган бармагына күрсәтә-күрсәтә көләргә үк тотынды. Тик анын сүзләреннән, ирештерүеннән мөлаемлылык, аталарча ярату бөркелеп тора иде. Шул арада өйдән изге жан—әниләре атылып килеп чыкты. Төртмәле телле ир-ат җенесеннән аермалы буларак, ул Әмирнең ярасын җитди кабул иткән.
—Ничек, улым? Бик сызлап бимазаламыймы? Юк белән мавыкмаска, ял итәргә ие. Бармагыңны медсестрабыз ничекләр килештереп бәйләп куйган. Мишәр кызы булса да, бик тырыш, тыйнак, уңган булып чыкты. Авылыбызның бәхете бар икән. Сәвияне үзендә яшәткән әби үзен мактап бетерә алмый. Үз гумеремдә мондый кырт иткән баланы очратканым юк иде, дир. Үземне өрмәгән җиргә утыртмый, дир.
—Әллә инде сина килен кирәк,—дип бүлдерде хатынын Гатаулла шаянрак тон белән. Әмма җитди җавап алды.
—Кирәк тә булыр. Ничә ир-атка бер үзем. Шарун дигәнегез дә сезнен заттан,—дип түгәрәк тормышыннан канәгәтьлеген яшереп тормыйча, шатлык күз яшьләрен яулык чите белән сөртә-сөртә өстәл әзерләргә өйгә юнәлде. Хәдичә апа дөньянын олы проблемалары тирәсендә баш ватмыйча, кешелекнең илаһилыкка омтылырга тиешлеге хакында уйланмыйча, үз гаиләсе—ире, балалары, йорттагы маллары белән аралашудан ләззәт, бәхет табып яши белә иде.
Улы Әмир генә Сәвияне күргән сәгатьтән тынычлыгын югалтты. Ятса да, торса да халаты төсле ак йөзле, коедай төпсез күзле кыз бөтен матурлыгы белән күз алдыннан китми интектерде. Көненә берничә тапкыр ул беренче сөйләшүләрен искә төшерә, булачак очрашуларында ни-нәрсә әйтәселәрен күңел Шәрифләреннән уздыра. Әтисе кулыннан узган ачы балны бер-ике стакан җибәргәч, гайрәтләнеп китеп, күңеленнән кыз белән шактый кыю гәпләр корып ала, йөрәген биләгән хисләре турында сөйләп бирә, чәчләреннән сыйпап, шәфкать туташының нәфис кулын кин учына ала. Ачы бал пары очып бетү белән кыюлыгы да кими, өмет чаткылары учак күмерләре төсле берәм-берәм сүнә, хыялый сәрхушлеге өчен үзен ахмак, тиле бәрән орлыгы ашаган тинтәк дип әрли, эттән алып мәчегә сала. Мич башында гел ымсындырып, үзенә чакырып торган мичкәдән янә бер чәркәне үзенә бушаткач, күнеленә тагын талымсыз рәхәтлек белән бергә кыюлык инә.
мәккн
.59
Икенче конне үк яралы бармагын тикшертеп, янадан бәйләтү теләге көчле булса да. егетлеге җитмәде, яхшысынмады, юкка борчып йөрисез дип әрләп чыгарудан шикләнеп бармады, түзде Ул көн ана ифрат озын вә монсу тоелды, дөньяда егерме бер ел яшәп, шулай бимазалап узган кояшлы көнне хәтереннән таба алмады. Июнь аенда көчләп ураза тоттырып, "кияш пайуын та паер, ну пес пулмапыс" дип. башка вакытта бик кадерле яктылык шәменен урман артына төшүен, сүнүен көтеп зарыккан чуаш көненә кала язды. Ярый әле, әтисе эштән иртәрәк кайтты Атын туарып, улы янына баскычка килеп утырды
— Йә моряк, яллар ничек уза? Туйдырмадымы әле? Корабын сагындырмыймы?
Әмирнен "әйе", “юк" кебек җавапларын тынлап тормыйча, тышкы ишек ягына борылып, хатыныннан кичке ашнын әзерлеген белеште һәм сүзен дәвам иттерде.
—Улым, теге вакытта Ижауга укырга керә алган булсан. може яхшырак булыр иде дә, болай хет дөнья күрәссн. дәрьялар инлисен. безнен авылда кемгә тәтегән әле мондый бәхет.
—Ар кардәшләрнен шомартуына карап кына ким-хур булмадын әле,— диде Гатаулла абзый озынча, тирән сырлар бизәгән мангаеннан фикер кысып чыгаргандай мангаен уып.—Алтын җирдә ятмас, яхшы исем югалмас Безнен авылдан флотка син беренче эләктен. Ялга да кайтардылар үзенне Значитсы начар хезмәт итмисен. Диңгезләрне, океаннарны инлисен. авыл халкынын төшенә дә кермәгән дөнья күреп йөрисен
Әмир үз шәхесе турындагы гәпнен озаккарак килүен өнәмичә, сүзне башка юнәлешкә кертергә булды
—Хезмәт хакын, әти. вакытында түлиләрме?—дигән сорау бирде
—Акча турында сөйләргә яратмыйм, улым Вакытында түләсә дә бик аз чыга шул.
—Сон таләп итегез, сорагыз, үзәккә языгыз, тавыш күтәрегез.
Гатаулла агай улына сәерсенеп, гаҗәпләнеп, рәнҗеп карады Бу анын малай шаяртамы, әллә берни аңламыймы яисә дингездә озак йөзеп, зиһен шөрепләре бушаганмы диеп фаразлап куюы иде бугай
Гатаулла абзый бармаклары белән бу юлы башын кашып алгандай илле дә. мәгънәле итеп кулын селтәде
—Әй улым, син оч ел су өстендә чайкалып, тормыштан аерылып барасын тегелме? Бу гамәлнең файдасыз икәнен аңламыйсынмы?
Уйланып торгач. Әмирнен күңелендә мәңгегә уелып калган җөмләсен чыгарды:
—Үзебез сарык булгач, көтүченең Сарбай булуы гаҗәп тегел.
Шул арада өстәленә бар нигъмәтен тезеп өлгерган ана өлкән улын күгелҗем коңгырт күзләренең нурында коендырып, барысын чәйгә чакырды. Ул да булмады, капканын урам ягында, өстәлгә япканда әнисе эш кушмасын дип махсус көтеп торгандай, тимер келәне шартлатып күтәреп, бусагада ерык авызлы Наил күренде
—Әни. шыпырт кына, миннән качырып, абзыйларны сыйларга уйладыкмы’ Барып чыкмас, минем борын японскии. тәмле ризык исен бер чакрымнан сизә.
Гаилә әгъзаларының барысын тигез күргән ана, әлбәттә, бу тор шаяртуны кабул итми.
— Юк. юк Наил улым. Төпчегем. Синнән башка ничекләр ризык тамактан үтсен, ди. Тузга язмаганны. Синең кулга каласы. Әйдә, тизрәк кулларынмы ю да. утыр
Бик мөһим эшен оныткандай, аш-су бүлмәсенә кереп чыкты ла. Наилнең
йортка юынырга китүеннән файдаланып булса кирәк.
—Күкрәк астымда йөрткәндә үк Наилнең шук малай буласын сизгән
идем.
Үзендә ирләрнең сораулы күз карашын тоеп, әйтимме, юкмы икән дип. икеләнеп торгандай итте дә:
—Бертуктаусыз укшытты,—дип ярып салды.
Әмир берәүне дә, игътибарын жыеп, чын-чынлап тынлый алмый. Йөрәген билгесезлек тырный, әнисе Наил белән интеккәндәге төсле, укшыта Кыз аны тәмам гипнозлады. Нәрсә булды аның белән. Чибәррәк кызларны да күргәне бар ич, бер дә болай чәч төбеннән дым чыкканы юк иде. Әмир үзен тынычландыру өчен кызның җитешсез якларын эзләргә кереште Колаклары кечерәк булып, башына ябышып торалар түгелме? Яннан караганда, авызы маймылныкы кебек алгарак чыгып тора. Нәкъ шул мизгелдә шул иренне суырып үбеп аласы килә. Наил шайтанның кызны үтереп мактавы психикага китереп бәрде бугай.
Иртәгегә кадәр ничек түзәргә, тан атып, әни көтүне кугач та, әле кояшнын муллалар тавы өстенә менеп атланганына тикле көтәсе була Хөкүмәт оешмалары, аерым алганда медпунктлар эшләрен ник шулай соң башлый икән? Чирнен акылы юк. ул сина сәгатькә карап килми Авыруларны тугыздан гына кабул итә башласыннар имеш, тузга язмаганны. Әнә крейсерда нинди тәртип, сәгать алтыдан да калмый швабранны тотып палубага чыгасын. Вакыт адәм баласын тынламый шул, ашыкмый да, туктап та тормый.
Үз җае белән, ямьле иртә ялындырып кына булса да, килеп җитте. Бармакны күрсәтү, нәрсәдер сөрттереп бәйләтү сылтавы Әмирне серле кыз янына, кара бай төзеп калдырган таш ихата янына сөйрәде. Тиктомалга йөрми ич. җитди йомышы бар. Әнә ашын ашаган яшен яшәгән әбиләр дә юк йомышны бар итеп дару тирәсендә әйләнә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Сәвия эш урынына кереп, кирәкле даруларын алып, үзләре йөри алмый торган авырулар янына киткән, җыештыручы апа аңлатканча, шуннан бульнискә, райүзәккә юл тотасы икән. Әмирнең сөмсере коелды, тәне бер тунды, бер кызышты, ул үзен дөньяда ин бәхетсез кеше итеп гойды Ул мишәр кызы турында уйламаска, өйдәгеләргә берни сиздермәскә кирәк. Авызын тулы кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр түгелме сон?
Әмир иптәш кызга чүт кенә булса да ошаганмы, юкмы, белгән юк, теге вакытта күз карашын сирпеп тә ваклашмады. Берәрсе югары белеме белән масаеп эләктерер әле үзен. Хатын-кыз бәхетнең дипломда гына түгел икәнен анламый шул. Бер күзәнәкле халык.
Эленке-салынкы гына атлап, бар дөньясын әрләп, үзен, мәхлукны кызганып йортка килеп керүгә, энесе килеп чыкты һәм ирен читенә үртәүле- кинәле елмаю чыгарып, сөенечен әйтеп салды: Әмирне мәктәптәше Фоат туган көненә чакырган икән. Сүзенә мәгънә салып өстәде.
—Медсестра да булырга тиеш, ди. Килерме, юкмы анысы билгесез. Ну, чакырылган.
—Причем монда медсестра, малай актыгы. Анын мәҗлескә килү-килмәве мине борчымый,—диде Әмир. Мөмкин кадәр кырысрак булырга тырышса да. тавышынын калтыраныбрак чыгуын тойды.
—Сон шул Сәвия түти аркасында бар тынычлыгыңны югалтканыңны сизеп, күреп торам абзыкай,—дип. Наил аны үртәргә үк кереште.
Ычкын моннан шайтан таягы Капканын теге ягына барып төшәрлек итеп берне тондырырмын.
Тота алсан, сугып җибәр,—дип, дугасыман сызылып киткән кара
кашларын хәйләкәр уйнатып, Наил урамга чыгып йогерле. Башын кече капкадан тыгып, болай дип өстәде:
—Көпә-көндез барып куя күрмә! Сина ышансан. Кичке сәгать сигезгә чакырдылар Түземсезлеген чыраена чыккан
Ходай Тәгалә үз балаларын бер дә кызганмый инде, сынауларын жибөреп кенә тора Кичкә чаклы ничек түзәсе инде тагын. Әтинен ачы балы вакытны кыскартырга ярдәм итсә генә. Бал мичкәсе янына касә белән килгәнне әни бер дә хупламый шул, камыр изгәндә, бәрәнге әрчегәндә күзләре гел шул якта. Анын кәефен кырасы килмәү дә аңлашыла
Иптәш егете каршы урамда гына тора икән Бүләккә киелмәгән матрос майкасын алып, сигезгә үк атылып барып керсән дөрес аңламаслар дип уйлап, ярл ы сәгатькә сонарып, Фоат исемле сабакташына юл алды. Кызлар- егелләр вакытында килгән, жәмгысе унбишләп кеше җыелган икән Бүлмәдә хушбуй исе, яшьлек дәрте, тир тәме. Әмир ир-ат заты белән кул биреп күрешеп, сиздермичә, җәһәт кенә бер почмактарак пышылдашып торган кызлар ягына күз салды Күнел күзе белән “анын" юклыгын сизенгән Әмир мангай күзе белән дә шуңа инанды
Әмир уенча, букетка матур, төрле төсле үләннәр җыелган, әмма араларында таҗ булырдай чәчәк юк. анын бәйләмдә житешмәгәнлеге сизелеп тора
Тәбәнәк буйлы, кин җилкәле, таза беләкле Фоат "Ун минут көтәбез лә утырышабыз. Фельдшер кызыбыз әле генә районнан кайтты Хәзер килеп җитәр.”—диде Чыннан да, хуҗа сүзен әйтеп бетерүгә, анын фикерен хуплагандай ишек ачылды, роза чәчәге кебек балкып, бусагада Сәвия туташ пәйда булды Бүлмә кинәеп киткәндәй, ншьләрнен йөзләренә якты нур сирпелгәндәй тоелды Әмиргә. Кыска җиңле ак кофтасы, кара итәге кызыл ташлы колак тәнкәләре, муенындагы нечкә алтын чылбыры матур 1ык алиһәсен бизәп торалар. Егетләр ягына борылып, жинелчә баш кагуы белән исәнләште дә, кызлар торксмснә кушылды Бер ел эчендә авыл яшьләре белән танышып беткән бугай, бик жинел аралашып китте Әмир ничек утырганнарын, нәрсә ашаганнарын, ни-нәрсә сөйләгәннәрен хәтерләми диярлек. Зиһене чуалды, йөрәге урыныннан кубардай булып ярсыды. Яхшы түгел икәнен аңлаган хәлдә дә, күзләрен шәфкатьтугашынын шампан шәрабы каккалагач алсулык типкән ак йөзеннән, кофтасын төртеп торган күкрәгеннән асра алмый интекте. “Каян килеп чыккан бу каһәр кызый безнең авылга, бөтен тынычлыгымны алды, ялымны тәмугка әйләндерде, болай ярамый' дип үзен әрләп, тәртипкә чакыруның да файдасы тимәде Кызыл жигкән мәҗлескә рухи азык кирәк була башлады Фоат ялындырып тормыйча сыздырып гармун уйнап җибәрде Яшьләр Сәвиянең җырлавын сорый башладылар. Күрәсем, чибәрлеге остснә кызның андый сәләте дә бардыр Беркая язылмаган, әмма татар авылларында кабул ителгән гадәт буенча, Сәвия ялындырган булды. “Бәлки, безнен кунагыбыз, матрос җырлый торгандыр",—дигән булды (эт күңеле бер сөяк дигәндәй, егетнен эченә җылы керде, димәк, ул аны хәтерли, кешегә саный) һәм гармунга кушылып җырлап җибәрде Тавышы матур, ягымлы дию генә Әмиргә аз. ярты дорсс гек тоелды Көмеш кынгыраудай чынлый, зәңгәр биеклекләргә алып менә, тан җиде кебек назлы, иркә иде анын тавышы Кызнын гади авыл җырлары Әмир күңелендә гаҗәеп нечкә хисләр уятты, берүк вакытта бәхет диңгезенә /ы. тирән упкынга да ташлады. Мишәр кызлары тупасрак була, аларга мон хас түгел дип ишеткәләгән иде Әмир Нахак сүз икән Шу I мизгелдә егет үзенен чын-чынлап гашыйк булганлыгын анлады “Кашын кара, буен зифа юк килмәгән җирләрен" сүзләре Сәвиягә нисбәтән чыгарылгандыр әле.
Кызны, Әмирнен сөенеченә, тагын сорап җырлаттылар Аннан сон
биюләр, тансылар башланды. Әмир, башкалар чакырырга өлгергәнче дип, ашыга-кабалана шәфкать туташынын каршысына килеп, кулын күкрәгенә куеп, баш ымы ясады. Калтырануын басарга тырышып, кулын кызнын биленә салды, кулын кин учына алды, анын җыры белән соклануын әйтергә ашыкты. Тавышын, моңын, үзен чын сәхнәдәге кебек тотуын мактауга мөкиббән китмичә, кыз гади генә итеп:
—Бармагыгыз ничек? Төзәләме? Сызлап интектермиме?—дип белеште.
“Сыерыгыз көтүдән вакытында кайттымы”—кебегрәк бик кизү килеп чыкты.
—Бүген эшегезгә сугылган идем, бәйләтермен дип Районга китеп
өлгердегез.
Кыз биюдән туктап: “Йәле, күрсәтегез ярагызны, шешмәгәнме", дип. егетнен баш бармагын сул кулына алып, уны белән тикшерә үк башлады Нәфис куллардан җылы дулкын агымы Әмиргә күчте, егеткә илләм рәхәт булып китте, ирексездән күзләрен йомып алды.
-Бармагыгыз төзәлә. Куркыныч нәрсә юк.
-Куркынычы йөрәккә күчте шул, аны кыса.
Кыз берни аңламаганга салышып, табиблык хезмәткәрләредәй җавап бирде.
— Нәрсә булды'’ Чәнчиме, ике яклап китереп кысамы, күкрәк турысыннан басамы?
—Әлегә үзем дә тәгаен әйтә алмыйм. Авыртуы хак,—диде егет.—Мәхәббәт түгелме икән дип куркам. Кыз көлеп: “безнең медпунктта анысыннан дару юк”,—диде.
Шул арада музыка тынды. Ак танец игълан иттеләр. Әмир биюгә чакыру көткән арада, шәфкать туташы тотгы да хуҗаны—Фоатны уртага чакырды.
Әмирнен җанында кайнаган хисләрне аңлапмы, сизәргә теләмичәме, Сәвия үзен бик гади, барча егетләр белән тигез тотты. Егеткә көне буе тәкрарлап йөргән: “Рөхсәт итегез озата барырга, шунда бәгырьнең ничекләр авыртуын әйтермен”—җөмләсен кызның үтә күренмәле, алсу колакларына ирештерү өчен шактый тырышырга туры килде.
Шәфкать туташы мондый тәкъдимнәрдән, кинаяле, нөктәле сөйләшүләрдән туйган бугай.
—Сез дә, иптәш матрос, шул ук бәйләнчекләр, бер күрүдә гашыйк булучылар нәселеннән икән.
—Йөрәгем чын-чынлап әрни, сызлый, пошкыра...
Соңгы сүздән кыз, бит очларына ике ямьле чокырчык чыгарып, көлеп җибәрде, ләкин җавап фикерен сүзгә төрмәде.
Музыка тынды. Дингез кузгалыр алдыннан була торган тынлык урнашты. Яшьләрнен күбесе, шул исәптән Сәвия дә, “иртәгә эш көне”, дип кайту ягын кайгырта башладылар. Әмир шәфкать туташы янына кеше азрак яктан килеп:
—Сөйләшкәнчә, мин Сезне озата барам,—дип пышылдады.
Кыз сөрмәле күзләрен ана төбәп, йөзенә аптырау галәмәте җәеп:
—Вәгъдә биргәнемне хәтерләмим. Булса, вино йогынтысыдыр.
Әмма күз карашының елмаюлы самимилегс кызның ризалыгы турында сөйли иде. Егет шунда гына игътибар бирде: кызнын сабыр тыныч холыклы булуына ишарә ясап, ун як кашы янәшәсендә генә мине бар икән. Кечтеки генә ходай бүләге бөл ай да матур йөзенә аерым бер нәзакатьлек өстәп тора иде.
Урамга чыккач, егет кызны култыклап алырга булган иде, тегесе йомшак кына “кирәкмәс, авыл әле йокламый, миңа монда яшисе” диде. Сәвиянен йөрүе дә аккошларныкы шикелле матур, ыспай һәм горур икән. Күбәләктәй жинел гәүдәсен озын, төз аяклары сизми дә диярлек. Сүзне ничек һәм
нәрсәдән башларга белми, акыллырак күренәсе иде дип уйланып барса да. зиһененә рәтле-башлы фикер килмәгәч, Әмир турысын ярып салырга ниятләде.
—Беләсезме, Сәвия, сезне күргәннән бирле бөтен тынычлыгымны жуйдым
—Мин сезгә бернинди начарлык та эшләмәдем кебек. Бармагыгызны медицина таләпләренә китереп бәйләдем.
—Турысын әйтәм алайса. Язмыш сызган әйләнеч, сикәлтәле юллар аша сезне таптым. Сезнен өчен исән калдым.
Уф аллам, куркыттыгыз,—диде кыз сүзне һаман шаяртуга борып —Мин сезгә бер күрүдә гашыйк булдым бугай.
—Бугаймы, әллә чынлапмы?—диде кыз кинаяле сөйләшү юлыннан чыгарга теләмичә —Бугай—украинча үгез дигәнне аңлата кебек.
—Мине шундый тиле җан иясенә тиңләвегез түгелдер бит,—диде егет үпкәләгәнрәк тавыш белән. Рәнҗегән кеше гел хаклы. Әмир кызнын кинәт ычкынган сүзләреннән уңайсызланып калуыннан файдаланып, биюдәге кебек, кулын кызнын эчкә тартылып торган биленә салды.
—Тынычланыгыз, матрос иптәш. Әйттем бит инде. Мин дәүләт эшендәге кеше. Урамда кочаклашып йөрү килешеп бетмәс. Бер соравым бар. Сезнен авылда барча егетләр шулай бер күрүдә канаты ялкынга эләккән күбәләктәй мәхәббәт утында яна башлыйлармы?
—Авылнын барлык егетләре өчен мин җаваплы түгел. Алайса минем дә сезгә соравым бар.
—Рәхим итегез.
—Сезнең белән күпләр мәхәббәттә аңлаштымы инде, сер булмаса?— диде егет ирен читен аска төшереп.
—Шактый булды, егетем. Һәрхәлдә үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткәннәре (күбрәк тел белән инде) арасында сез беренче түгел. Танышырга сәбәп эзләп бармак кисүче сез беренче
Әмир кызнын сүзләрен җитдигә алды Чигәсенә менгән ачудан колагы шаулый башлады, чәч төпләреннән тир бәреп чыкты
—Сез... Сез нәрсә... Медпунктка килү өчен бармагын кискән дип уйлыйсызмы әллә? Балта бармакны умырып алганчы авылыбызда килмешәк... шундый тәрбиясез шәфкать туташы барын белми дә идем Сезнен дөньяда барлыкны сизми калсам, дөньям тынычрак булыр иде— диде, нахакка рәнҗетелгән баладай авызын турсайтып, коңгырт күзләренең чакма ташыдай ялтырап алуын кыз күреп өлгермәде
—Ярый, ярый, кызмагыз! Шаярып кына әйтәм. Кер күтәрмисез икән,— дип, егетнең кайнар көч бөркеп торган кулына кагылып алды
—Кешенең авырткан сөяленә басарга сезгә кем рөхсәт итте?—дип. Әмир кызуын дәвам итте
Кызый исә берни булмагандай, җыйнак авызын ерып, рәхәтләнеп көлүен белде. Кинәт ниндидер ашыгыч эше исенә төшкәндәй, җитдиләнеп китте —Әмир, сез миңа ошыйсыз. Бу—мәхәббәтме, түгелме—әйтә алмыйм. Шул сүзне әле берәүгә дә әйткәнем булмады. Хәзергә хушыгыз Ике йорт аша безнеке. Әбием мине йокламыйча капка төбендә каршы ала
—Күрсә ни. Кешенекен урламыйбыз ич. Карале, сез гел шулай соңарып кайтасызмы, төн уртасында, әбиегезне интектереп.
Кыз ай яктысында егеткә текәлеп, нидер күрергә теләгәндәй каралы —Егеткәем, сез бик көнче кеше булырга ошыйсыз Көнчеләр заманасы узды. Минем медицина хезмәткәре икәнне онытмагыз. Авылыгыз зур. Халык чирләми тормый
Егет нәрсәнедер ачыкламакчы, яшерен-батырын йөрү килешми. безгә
барыбер бергә буласы дип фикерен дәвам иттермәкче иде, ул авызын ачкан арада чибәркәйнен ак кофтасы еракта иде инде.
“Әмир, сез миңа ошыйсыз" дигән гыйбарәне, ярату-яратмауда шик- шөбһәне ничек аңларга икән? Бу сүзне ул хәрби хезмәттәге затның, ялга кайткан кешенен күңелен күрү, озатып куйган өчен рәхмәт әйтү, ахыр чиктә, бәйләнчек чебеннән тизрәк котылу өчен генә әйтмәдеме икән?
Медпункт янында егетләр әрдәнә булып өелеп яталар дигән Наил фикере раска чыкса, кыз артыннан чапкынлап заяга вакытын гына уздырса? Зиһен ярдәме белән кызга мөнәсәбәтенә тәнкыйди караш булдырырга тырышса да. аяклары, гәүдәсе, теләге аны тыңламыйлар, һәммәсе берьюлы хис колларына әйләнәләр дә куялар. Хайвани тойгыларга бирешәсе түгел дип. рухын ныгытырга, эчке мөстәкыйльлеген сакларга ниятләсә дә, дөнья ул дигәнчә генә бармый икән шул, икенче көнне илаһи көч аны ихтыярсыздан кызыл кирпечтән салынган ихата кырына күтәреп алып килсә, ни күрсен, урындыкларның берсендә туры сызыклы олы кара кашлы, сөзгәк күзле, куе тубалдай бөдрә чәчле Ленар исемле укытучы егет бүлмәдә хуҗаларча җәелеп утыра. Әмир бүлмәгә килеп керүгә, кул биреп күреште дә. шәфкать туташы ягына борылып:
—Алайса, Сәвия, сөйләшкәнчә. Кабат исеңә төшереп тормыйм,—дип, әле генә үстерелә башлаган кәттә мыегы аша гына “сау булыгыз” сүзен кысып чыгарып, тиз-тиз генә атлап чыгып китте.
Әмир ни әйтергә, нәрсә юрарга белмичә урынында таптанган арада бүлмә хуҗасы ифрат ягымлы, җылы һәм үз итеп:
— Нәрсә әллә бармак һаман авыртамы? Ярагыз төзәлгән диярлек. Янәдән бәйләп торасы да юк.
—Йөрәк авыртуга түз алмыйча килгән идем дә, Сәвия, соңарганмын
шикелле.
—Йөрәккә карвалол бик килешә. Рәхим итегез,—дип кыз юри жәһәт кыланып, пыяла шкафтан кечкенә коңгырт шешәне алып, ача ук башлады.
Өйрәтелгән попугай кебек егет үзенекен тәкрарлады.
—Сонга калдым бугай. Карвалолны эчүчеләр табылган кебек. Минем йөрәк чирен дару гына баса алмас шул.
—Ленар абыйдан көнләшәсез түгелме? Көнләшерлек тә шул. Югары белемле. Явыз, усал үгез кебек сөздереп караулары ни тора, күлмәк төймәләреңне ычкындыра башларсын,—диде кыз, юри Әмирне ирештереп.
—Ә мина анын күзләре еланныкы төсле салкын тоелды,—дип җавап бирде Әмир. Бу мизгелдә ул юморны кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Жен ачулары чыкты. Теге вакытта хохол малаена китереп бәргәндәге кебек бармаклары йодрыкка җыелды. Ярсуын баса алмыйча, тышка атылып чыкты Анын артыннан ук кечкенә баскычта кыз күренде.
—Моряк иптәш, сез галәмәт кызу канлы кеше икәнсез. Кире керегез әлс. Уйнап сөйләгәнне аңламадыгыз мыни? Ленар абый машинасы белән районга, больницага бер авыруымны алып барырга ризалашты.
—Уеннан уймак чыга, диләр. Мин ни уйларга белмим,—дип, мыгырдана- мыгырдана, Әмир кире бүлмәгә керде, кинәт кыюланып китеп, ак халатлы, ап-ак тәнле кызны кочагына алды. Мондый борылышны көтмәгән кыз әүвәл үзе дә егеткә бер мизгелгә генә елышып алды, әмма бик җәһәт исенә килеп, кайнар тәнне ипләп кенә читкәрәк этәрде.
—Нишлисез сез? Тәрәзәләр ачык, мин эш урынында. Безне дөрес атамаслар. Теләсәгез, кичен клубка килегез.
Шул көннән яшьләр кичләрен бергә уздыра торган булып килеләр. Буш сүзләрдән башлап, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи темаларга күчеп, бу газаплы, авыр тормышта изге хис-мәхәббәт кенә бар, ул гына кешене
м
яшәтә, хайваннар дөньясыннан аерып куя кебек олы фикерләргә килеп чыгып, яшьләр йолдызлык үз канатына алган авылны аркылыга буйга иңләделәр, хистән мәхрүм, салкын аи күзәтүендә йөрделәр дә йөрделәр Кәлимәләрнен ин матурлары әйтелде, зифа рухи хисләр ургылды, вәгъдәләр бирелде. Кин текә маңгайлы, җәлпәк борынлы, юка иренле, алгарак чыгып торган иякле, моңсу күзле егеткә битараф булмаса да. кыз морякны тирәнгә җибәрмәде, хәер, Әмир үзе дә тәртип саклады, кызнын чиядән татлы иреннәрен тәмләүдән, кин учын билгә салудан узмады. Андый татлы мизгелләрдә кыз тәненең кайнарлыгы егеткә күчте. Гадәттә аз сүзле Әмир, теле озак ачылмыйча торып, кинәт сөйләп киткән һәм шул шатлыктан сүздән туймаган сабый кебек сөйләде дә сөйләде.
—Сәвия, син минем беренче һәм сонгы мәхәббәтем Әлсгәчә берәүгә дә эч серләремне сөйләгәнем юк. Энем Наил синен матурлык турында сөйләүгә үзенне күргәнче үк гашыйк булдым
—Бик ышанасы килә,—диде кыз монсу гына —Ирләр—йөрәген, хатын- кыз—тәнен тиз генә ачмаска тырыша. Ә син ихластан сөйлисен кебек Бу газаплы кыска тормышны мәхәббәт кенә бизидер.
—Ә син минем күнел музыкамны аңларга тырыш, ул диңгездәге ураган кебек астан күтәрелә Син янымда басып торганда, мин утта пешкәндәй булам, аягына егыласым, итәк читенне үбәсем килә. Мине мәҗнүнгә санап, коләрсен дип кенә тукталып калам. Вакыты белен шулай тиз кабынган мәхәббәтемнән куркам, үземнән шикләнәм. сине бар дөньядан көнләшәм
Әмир йөрәгеннән кайнап чыккан сүзләрен тәлгәш-татгәш уеп салды. Гамәли хезмәт кешесе Сәвиягә егетнен сүзләре купшырак тоелса да. ул ана ышанды, җанында җавап хисләре уянды Шул мизгелләрдәӘмирнен йөрәге ашкынып типте, башы әйләнде, рухы гакылның теге ягына чыгып киткәндәй булды Бу наз икесенә дә тансык иде Күзләрендә сою-сәгадәт нурлары балкыды.
Санаулы көннәр гиз үтә. Егет армия хезмәтенә китәсе вакытны әллә юри, әллә мәхәббәте белән артык мавыгып онытып ук җибәрә. Кичларнен берсендә Әмир язылышып, ир белән хатын булырга тәкъдим кертә. Сәвия анын тәкъдимен шаяртуга борды
—Ашыкмыйк әле. Әмир Хезмәтенме тәмамлап кайт. Булачак дошманынмы паспортына яздырырга ашыкма, ти торган иде укыганда фатирда торган апа. Муеныбызны ефәк богауга тыгарга өлгерербез
—Нәрсә дигән сүз инде бу. матурым. Гаилә кешеләре бер-берсенә дошман булып чыгамы? Әти-әнием мисалында мин болай әйтмәс идем Гаҗәп логика.
Шәфкать туташы фикерен ачыклап, тәфсилләп анлатып торуны кирәк тапмады.
—Кайтканыңны өзелеп көтәрмен, ышан мина.
Әмир барабан каккан кебек түбәгә шыбырдап яуган янгырга уянып китте Табигать биргән вәкаләтләренә дәгъва итеп, көз җәйне кысрыклый башлаган вакыт килеп җиткән иде Ял срогының бүген сонгы көне, ягъни ул 30 нчы авгусгга крейсерда булырга тиеш. Болай да теләр-тсләмәс кенә авылына җибәргән капитан, бигрәк гә анын җил балаклы, дошманм урынбасары— партия оешмасы секретаре, хезмәт срогын озынайтып үчне алачаклар, һәрхәлдә зинданга ук озатмасалар да. кәжә маен чыгарачаклар. Әмир хәрбиләрчә бик тиз җыенды, мәгъшукасы, туганнары белән тиз генә саубуллашып, көнендә барып җигәр кешедәй, чыгып га китте. Әтисе аны озата барырга алынды. Хәерчегә жил каршы дигәндәй, район үзәгеннән тимер юл тукталышына бара горган автобуска сонга калдылар. Тегесе дә үч иткәндәй зәнгәр төтене белән урамны мул сасытып, күз аюында китеп л. .к у. ** ^
барды. Әмир ачыргаланып, үрле-кырлы сикерсә дә, урман тынычлыгы иңгән әтисе, фаҗига ясамыйча гына әйтеп куйды.
—Ходай ни язганны адәм баласы күрергә тиеш. улым. Мачтага асып куймаслар әле. Китү хәстәрен әүвәлрәк кайгыртасын булган. Гыйшык- мыйшык шулай итә шул, юк ихтыярыңны сындыра. Фани дөньяда һәр нәрсә өчен түлисе була.
Уйланып торгандай итте дә, фәлсәфи йомгагын хәйләкәр генә төгәлләп куйды: "Өйләндем, диярсең”.
Кунарга әтисенең иске танышына керделәр. Түгәрәк битле, борын тишекләрен дә каплый алмаган мыеклы, баш түбәсе банка капкачы хәтле генә пләшле, гәүдәгә таза абзый аларны җылы каршылады. Әмирнең хәтеренә иң кереп калганы хуҗанын кәкре танавы булды. Сирәк очрый торган күренеш. Аны мен кеше арасыннан тиз генә танып була. Юлчылар чишенгән арада, кибет төенчекләре күгәреп үзенә караганда яшь. җитез хәрәкәтле, төтен чәчле, ягымлы күкрәкле хатыны кайтып керде. Әтисе алып кергән шайтан суы янында, Әмирнен теле ачылып китте, әтисенең дустына хезмәтенә соңарып баруы, татар баласын өнәп бетермәүләре турында хискә тиярлек итеп бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кемгә зарланасын белгән икән. Хуҗа кеше—Салих абзыйның хатыны районның загс бүлеге хуҗасы булып чыкты. Егетнен аяныч хәлен дөрес бәяләп, ярдәм итәргә алынды.
—Яратып йөргән кызын бармы?
Әмир Сәвияне ничек атарга белмичә:
—Яхшы танышым, дөресе, ошатып, озаткалаган ахирәтем бар.
— Шәп,—диде абзый пләш башын тирләгән учы белән сыпырып — Авылыгыз кызымы?
—Юк, читтән килгән. Безнең авылда медсестра булып эшли.
Салих ни өчендер кызнын фамилиясен сорарга итте. Матрос Сәвиянен фамилиясеннән хәбәрдар түгел иде. Саф мәхәббәт өчен аның әһәмияте юк иде шул. Әмир зур конгырт күзләрен исерә башлаган әтисенә текәде.
—Әхмәдиева,—диде тегесе, бер гын белән үз фамилияләрен кысып чыгарды.
—Шаяртма әле. әти, сонарган өчен мине рәшәткә артына озатулары, хезмәт срогын озайтулары мөмкин.
Тегесе керфекләрен дә какмыйча, муенын катырып куйган килеш:
—Сон бит мин аны безнең фамилиягә күчкән килен дип саныйм инде. Кыз фамилиясе Ишбулатова кебек хәтеремдә калган.
Сүзгә кәкре ияк кушылып китте. Кызмача ирләр гадәттә мәрхәмәтле вә мәрәүвәтле була.
—Әгәренки, егетем, сине кыса башласазар, тот та телеграмма сук. Мин “Әхмәднев фәлән-фәлән көнне язылышты” дип җавап бирермен. Капитанның фамилиясен әйтеп калдыр.
—Казаринов Илья Григорьевич.
—Булды, үзбәкләр әйтмешли, хуп мәйле. Хатынны гына ялганга күндерү җиңел булмас. Бик принципиальный ул минем. Кәрәзле бал ярата. Жылы Оренбург шәле алып бир дип тенкәмә тия. Әйдәле, Гатаулла кордаш, чәркәләргә азрак кой әле шайтан суын.
Шулай сөйләшеп, бер-берсен макташып утыра торгач, тан сызылып, саба җиле килеп ишеккә шакыганын да сизми калдылар. Йокынын юкә базыдай татлы булуы турында әйтеп тә торасы юк. Бу юлы Әмир автобуска өлгерсә дә, поездына сонарды. Крейсерга килеп җиткәндә, ул нәкъ ун көнгә үз файдасына ялгышкан булып чыкты. Рапорт язарга да өлгермәде. Әхмәдиевнен сонга катуын гына көтеп утырган, үзгә шөгыле булмаган шикелле, аны берничә сәгатьтән капитанга чакырттылар.
Ху/ка бүлмәсенә курка-курка кереп, үкчәләрен шакы-шокы китереп, кулын түгәрәк кәпәченә тидереп атды.
—Матрос Әхмәдиев үз вазифаларын үтәргә килеп житге.
—Үтәмичә торсан. ни булыр. Сонга калган өчен саботаж дигән матдә белән төрмәгә озатуга яисә хезмәт срогынны бер елга озайтуга ничегрәк карыйсын, матрос иптәш?—диде капитан ваемсыз гына, сигарасын пышнатуны дәвам итеп.
—Сонарунын гадәттән тыш житди сәбәбе бар, иптәш капитан
—Туган илне саклаудан баш тартуга яисә кичегеп килүгә сәбәп үлем генә була ала,—диде капитан тавышына өркетү төсмере иңдерергә тырышып Күзләренең энәләре белән егеткә кадалды
—Мәеткә охшамагансың. Тазарып, матураеп киткәнсен, киресенчә
— Мин гаилә кордым, өйләндем,—диде егет, загс хуҗасы иренен—кәкре танаунын вәгъдәсен исенә төшереп,—Мәшәкате күп булды.
—Ярый. хуш. Раслау кәгазьләреңне күрсәт, шуннан сон хәл итәрбез. Хөкем документларына карап чыгарырлар,—диде колгасар капитан, йомшара төшкәндәй булып, ун кулын алга сузды.
—Язылышу таныклыгымны үзем белән алмаган идем шул, иптәш капиган. югалыр дип куркып өйдә калдырдым,—диде матрос унышлы ялганлавына шатланып һәм шул мизгелдә гүзәл Сәвияне рәсми хатыны буларак күз алдына китереп. Кинәт авызына җыелган төкерекне йотып җибәрде
—Ун көнгә сонга калгансың. Шул вакыт, ягъни ун көн эчендә телеграмма белән өйләнүеңне рәсми оешмалар расласын'
Мәкерле фикер эзләгәндәй, капитан олы башын селкетеп ала да, өстәп куя.
—Телеграмма псчать белән беркетелгән булсын. Хатыныннын биредә язылганнарны раслыйм дигән имзасы да торсын! Аңладыкмы?
Әмирнен килешүдән башка чарасы юк иде Бик озаклап, тирләп-пешеп телеграмма әзерләде Ишбулатованын да “мин Әхмәдиевнен хатыны" дигән имзасы булырга тиешлекне дә искәртте. Берсен әтисенә җибәрде, икенчесен загс хужасынын иренә юллады. Җавапны шактый котәргә туры килде Сәвия әүвәл бу гемага сөйләшүдән “бөтенләй баш тарта, аннан сон Әмир үзе шундый үтенеч белән үземә мөрәҗәгать итсен, аның чынында нәрсә уйлаганын белүе кыен, буш сүздән тун тегеп булмый", дип. Гатаулла абзыйны кат-кат тискәре җавап белән борып җибәрә
Әти кеше янәдән шәфкать туташы янына килә.
— Кызым, синнән мин Әхмәдиевнен законлы хатыны дигән җавап килмәсә, малайның киләчәге бик хөрти булачак. Аны төрмәгә ябачаклар Безнең илдә төрмәгә эләккән кешенен киләчәге юк. Рәтле эшкә алмыйлар, үстермиләр. Син укыган кеше, боларын миннән яхшырак беләсең.
Гатаулла картның зиндан турындагы сүзләре кызга тәэсир итте бугай, дулкынланып, бармакларын аралаштырып алды, сул як күзе тартышып куйды Абзый тагын да җитдирәк тәкъдим кертә.
—Сәвия сеңелем, ул сине ярага, бер елдан хезмәтен бетереп кайткач, тәки-тәк сиңа өйләнәчәк. Менә шул телеграммага раслау сүзенне әйтеп, кулыңны куй да. яшәргә безгә күченеп үк кил Калганы минем забута. Иртәгә ат белән әйберләреңне кереп алырмын.—дип ярып сата. “Әмиргә бал кашыгы белән кабып йотарлык хәләл җефет әзерләп куйсам, шатланыр гына. Дөрес, армиядән котылуга укырга китәм дигән анты бар Белемнәрен бергә күтәрерләр"
—Аллага тапшырдык алайса. Гатаулла абзый Жаваплылыкны өстегезгә апасыз. Улыгызны чыннан да яратам Мин риза Давай. кәгазегезне Кая
кул куясы? Печатьне үзегез авыл советында суктырырсыз.
Мишәр кызы чая Сәвия иртәгә киләсе атны көтеп тормый, әйткән сүз—аткан ук дип, ике чемоданга сыйган бар мөлкәтен күтәреп, шул ук кичне Әхмәдиевләр йортына никахсыз килен булып төшә. Гатаулла улын 'өйләндереп" куюы турында, телеграммалар белән үрсәләнеп йөреп, хатынын, Наилне кисәтергә өлгерми. Ярый әле үзе өйдә туры килә. Чемоданнарын күтәреп йортларына шәфкать туташы килеп кергәч, Хәдичә апа белән Наил өнсез калалар. Гатаулла хатасын төзәтергә ашыга.
—Онытып жибәрә язганмын. Карчык, Наил, кунакны каршы алыгыз! Бу кыз безнең килен, Әмирнен хатыны Сәвия булыр. Сезгә таныш кеше.
—Хәерле кич, исәнмесез,—ди шәфкать туташы, чемоданнарын җиргә куеп, салынып төшкән иреннәргә, ямшәеп калган битләргә игътибар итмичә,—Гатаулла абый, сөйләшкәнчә, мин Сезгә ышанып килеп җиттем. Әмирне сездә көтәргә булдым.
—Сон ни, бит Әмир солдатка китте. Үзеннән башка ничек була инде ул,—ди ана кеше кулларын кая куярга, үзен ничек тотарга белмичә.
—Беләм, Хәдичә апа,—ди Сәвия.—Ул авылда чакта ук кулымны сораган, язытышып, бергә торырга тәкъдим ясаган иде, мин ул вакытта икеләнеп тордым Хәзер телеграмма аша хатыны булуымны сораган. Менә үл кәгазь. Мим анын тәкъдименә риза булдым, сөекле улыгызны төрмәдән коткарып калу өчен бу хәтәр адымны ясадым. Киләчәк язмышыбыз кайсы юллан китәсен бер Алла гына белә. Чәчемне Әмир белән бәйләргә халь кылдым. Башка ир-егетләр борчымасын дип, Гатаулла абый тәкъдиме белән яшәргә сезгә күчеп килдем. Барыбер кешедә торам.
Наилгә нәрсә ана, диңгез тубыктан, үгез егылса—ит. арба ватылса угын Ана исә шатланырга да, кайгырырга да белми, йөрәге туктап калгандай тоела.
Бу мажаранын гаепле кешесе Гатаулла кулларын жил тегермәне канатлары кебек як-якка җәеп:
—Токле ая1 ын белән килен,—дип, Сәвиянен чемоданнарын түргә кертеп куя. Гадәттә сүзгә саран умартачынын бер ачылып китсә, бигрәк тә үзен йә гаепле, йә җаваплы сизсә, шактый озын-озак сөйли торган гадәте була. Ул бик тәмләп Әмирнен ифрат четерекле хәлгә эләгүе, Сәвия турында бик аз белсә дә, анын затлы нәселдән икәнлеге, бик яхшы укуы, табигатьтән килгән акылы турында тәмләп сөйли.
Ирне Алладан кала икенче илаһи зат, буйсынырга тиешле абруй санаган, чын татар хатыны Хәдичә түти, Гатаулла нотыгын тәмамлауга күзендәге аптырау катыш сыкрануны шатлыкка алыштырырга тырышып, Сәвиягә кытыршы кулларын суза.
Менә шулай шәфкать туташы язмыш уены беләнме, артык беркатлылыгы аркасындамы, киләчәген билгесезлеккә тапшырып, Әхмәдиевләр гаиләсе әгъзасы булып китә. Аның яна өйдәге статусын беркем белми, мәгәр гаилә әгъзалары аны кабул итәләр, “кызым, апа” дип яратып эндәшәләр. Сәвия үзе дә ягымлы сөякле иде Анын һөнәре дә Хәдичә апага ярап куйды. Хатын-кыз авырмыйча тормый, һич булмаса чирне уйлап таба.
Хәдичә апа кызлы булды. Иркәләнеп зарланды, көн аралаш кан басымын үлчәтте, рәхмәтен әйтергә онытмыйча, Сәвия биргән ак, соры төймәләрне авызына капкан булып, зәнгәрсу халатының зур кесәсенә шудыра торды.
Авылда чакта Сәвиягә башы-аягы белән гашыйк, анардан башка яши алмастай хис ихтыярына бирелгән Әмир “хатынлы" булу хәбәрен әүвәл шаярту кебегрәк кабул итә. Аннан чиксез шатлана. Берничә көннән сөенеч гаҗәпләнү катыш аптырау, югалып калу, ашыккан өчен эчтән әтисен әрләү белән алышына. “Ничек шулай килеп чыкты сон әле Гатаулла карт үз
69
өстенә күбрәкне алган. Өйләнешү турындагы хәбәр капитанны алдау өчен генә кирәк икәнне, минем әле укыйсы барын оныттылармы барысы ла? Мине әтием көчләп өйләндергән булып чыга түгелме сон9 Язылышу, пилә кору турында сүз кузгалткач, Сәвия ничек кыланды, ашыгунын нигезендә берәр могҗиза иә мәкер ятмыймы? Медпункт тирәсендә сырпаланып алгандыр да, мина кияүгә чыгарга булгандыр. Черт с два, моряк абан андый арзанлы капкынга эләкмәс”. Шул уйларыннан, үзе күз алдына бастырган манзарадан эсселе-суыклы булып китте. Күнелен билгесез көчкә үпкә, каргыш, әче өзгәләнү кебек хисләр биләде Шикләнү тойгысын куарга тырышты Шул мизгелдә кызнын татлы иреннәрен, яна күпереп чыккан камыр кебек йомшак, хуш исле тәнен искә төшереп, калтыранып куйды, теләге уянды. Кызны чын-чынлап ярата бит ул. Нигә икеләнеп торырга? Үзе теләп безгә күчкән. Ул Сәвиянсн үзенә, әти-әнисенә аерым-аерым хат язды, энесенә җиңгәсенә куз-колак булырга боерды.
Вакыт үз мәнгелек шөгылендә, һәркем аша үтә дә тора. Гел шомартып, алдап яшәгән хөкүмәт бу юлы сүзендә торды, хәрби хезмәткәрләрне вакытында, хәтта бераз алданрак өйләренә таратты Шулар арасында тизр »к туган авылына кайтып сөеклесен кочагына алу хыялы белән шашынган Әмир дә бар иде. Ул район үзәгенә, дөресрәге, автобус станциясенә килеп төште. Туган авылы тарафларына кайтучы машина белешә башлады.
Килгән-киткән иок, берән-сәрән күренгәләгән җинел машиналарны белештерә торгач, Әмирнен күзенә көлтә чәчле таза ир гәүдәсе чалынды аны каядыр күргәндәй гоелды, хәтерендә таныш-белешләрен барлаган арада "бөдрә чәч” якынрак килеп, ана үзе эндәште.
— Ба, безнең авыл егете—моряк дисәм, ялгышмыйм кебек. Сәл ш сәлам,—дип икс кулын берьюлы Әмиргә сузды. Бәхетле мосафир рәхәтләнеп күреште
—Авылга кайтышмы, бөтенләйгәме? Хезмәт срогыңны тутырдың» ы диюем.
Бөдрә чәче бүрек кигәндәй күпереп торган кешенең исеме келт итеп исенә төште: укытучы Ленар бит.
—Әйе, бөтенләйгә кайтуым. Безнең авыл ягына баручы транспорт эзләп йөрүем.
—Ә мин үземнең иске "Москвич”ым белән Тсләсән. алып кайтям Мәктәп эшләре белән РОНОга килгән идем Берәрсе авылга кайтырга аптырап йөрми микән дип, вокзалга кагылдым. Бәхетен бар икән, егет,— дип сөйләнә-сойләнә, Әмирнен бер чемоданын кулына алып, чиггәрәк торган машинасы кырына алып китте.
Чын-чынлап куанган, бәхетле йолдыз астында тууына ышана башлаган Әмир йөртүченең ничектер күнелен табу турында баш вагты Укытучы кеше авылдашыннан акча алмас, майка бүләк итсәң, җитди булмас, башка кызыклы нәрсәсе юк та кебек Әтисенә дип алган коньягы бар ич. I атау ил карт ул эчемлекне бик өнәми. Сугыштан соңгы елларда халыкның тенкәсенә ПЦвИ кандала исе КИЛӘ, Ш Хакыйкый ачы балы ЯШ866Н
Авылдашлар районны калдырып, газиз туган якларына элдерәләр. Жәйге ямьле кон Кояш Миләшле урманы артына төшү жаен алган Әмир колхоз, мәктәп хәлләрен сораштыра, күргән-белгән кешеләренең язмышы белән кызыксына Бөдрә чәч ачык, күңелле адәм икән. Сорауларга бик теләп, тәфсилле җаваплар бирә, авыллары күренеп торган кәҗәләр тавына җиткәч, куаклар ышыгына машинасын куеп. Ленар очрашуны билгеләп үтәргә тәкъдим кертә, ул гына да түгел капот өстенә бер ярты аракы, ипи. сыр кебек кабымлыклар да чыгарып куя. Әмир, бер дә кызганмыйча, биш йолдызлы коньягын шуларга куша. Берәр чәркәне күтәреп куйгач. Ленар
10.
ТЭЛГЛТ ГАЛИУЛЛНИ
күптән күрешмәгән дустын очраткандай, Әмирне тирән серләре уртасына алып кереп китә. Укытучы егет ярты ел элек өйләнеп караган икән дә. гаиләләре оешып җитмәс борын таркалган. Бердән, күрше авылдан алып кайткан хәләл җефете ару кыз булып чыкмаган, икенчедән, үҗәт, үзсүзле, гел үз туганнарын кайгырта торган хатын икән. Элеккеге хәләл җефетенә тискәре бәя биргән укьггучы егет, чәркәләрне тикшереп торуны онытмыйча, гомумән хатын-кыз затына бәя бирүгә күчә:
—Элеккеге ышанычлы, ирнең авызына карап, баш өсте дип, анын һәр теләген үтәп, буйсынып яши торган хатынны хәзер көндез чыра яндырып эзләсән дә, таба алмассың, юк алар. Кая киттеләр шундый затлы татар хатыннары дисен инде, Әмир дус. Аларны Совет власте ирләр белән бер үк хокук биреп бозып, азындырып бетерде. Тыңламауларына, каршы әйтүләренә генә чыдар идең әле, җенси яктан азынуларына түзәрлек түгел. Элек ирләр хатын-кызга бәйләнсә, хәзер озын чәчләр үзләре ирләрне аулый, пәрәвезләренә эләктерү җаен карый.
Йөртүченең күп сөйләвен якын итүгә юрап, килешеп, сүзгә керешеп китмичә, “әйе, шул", “шулайрак шул" кебек гомуми сүзләрдән узмаган Әмир, тиешле тапкан җөмләсен кыстырып куярга булды.
—Мин андый азгын хатыннар портовый шәһәрләрдә генә очрыйлар дип уйлый идем. Ул калаларда җенси азгынлыкның чәчәк атуы аңлашыла. Таза, яшь, айлар буена су өстендә интеккән, назга сусаган ирләрне эзләп, сез әйткән бозык, тотнаксыз озын чәчләр шул якка агыла. Хатын-кызны сагынган ирләр акчасын кызганмый.
—Татар авыллары да портовый шәһәрләрдән калышмый,—дип. бөдрә чәч Әмирнең сүзен хуплый.
—Әллә андыйлар безнен... үтә күренмәле авылыбызда да очраш- тыргалыйлармы? Мин дүрт ел флотта хезмәт иткән арада халык шулай үзгәреп өлгерде микәнни1'—дип Әмир йөзенә гаҗәпләнү, аптырау төсмере чыгарырга тырышып сорап куя.
Ленар әйтимме икән, юкмы икән дип уйланып-борчылып торгандай була, кинәш-табыш сорагандай озын бармакларын куе бөдрә чәченә батырып ала.
—Кәефеңне бер дә бозасым килмәгән иде. Дуслар арасында сер булырга тиеш түгел. Без инде дуслар бит. ийеме? Авыр булса да дөресен әйтсәм, үпкәләмә?!
—Йә, әйт. әйт,—ди Әмир кигәвен тешләгән аттай пырдымсызланып.
—Синен кызыйнымы, хатыныңнымы чит ирләр белән күргәләгәннәр, шулай ук армиядән кайткан бозау Илгизе белән чуала дип ишеткән идем. Колхозда бригадир булып эшли, бар нәрсә анын кулында. Мотоциклда гына иөри. Аннан килеп, үзен беләсең, ачык капкага кем кермәс!
Бу сүзләр әле генә сөеклесен кочагына алу турында хыялланган Әмирнен бөтен өметләрен чәлпәрәмә китерде: башына күсәк белән китереп тондыргандай булды, күз аллары караңгыланды, шөбһә зиһенен чуалтты. Ленарның гөманын шик астына алырга зиһене, көче җитмәде. Күзләренә мен төрле сорау, ышану-ышанмау, икеләнү, әрнү, газап, сагыш кебек хисләр берьюлы бәреп чыкты.
Димәк, Әмирнен бәхетле гаилә тормышы турындагы татлы хыяллары бәллүр савыт төсле ватылды, ышанычы җимерелде, яшәүнең яме, тәме бетте, йолдызы сүнде Кайнар хисләргә төрелгән, гөнаһсыз мәхәббәте балкыган көннәр үткәндә калган икән, аны сатканнар, алыштырганнар, җир суалчаны төсле изгәннәр.
Бөдрә чәч сүзләренең нәтиҗәсен көткәндәй Әмирнең йөзенә текәлеп карады, ә үзе иреннәрендә шайтан сыбызгы сайратты, күзләрендә зәһәр
ялкыннар биеде. Әмир боларнын берсен дә сизәрлек, аңларлык хәлдә түгел, рухы зиһененен аргы ягында иде
Акылына килеп. Ленарга күтәрелеп караса. Әмир ихласлы, ялганны күтәрми торган, балаларныкыдай самими күзләрне күрде Алар алдый алмый, аларга ышанмый мөмкин түгел иде. Шуннан сон исә Ленарнын күзендә хәйләкәр төлке балалары биеде
Ленар Әмирдәге кискен үзгәрешне күреп, сизеп, бу бәндә мина сугып җибәрә күрмәсен дип шөлләп куйды Берни белмәгән гөнаһсыз Әмир кулын пычратмады, тик хәбәрченен якасыннан алып, "әгәренки бу сүзләрен гайбәт, яла икән, үпкәләштән булмасын ", дип кенә әйтә алды.
Тагын эчтеләр. Әмирне аракы да. ана алмашка килгән коньяк та алмады Ленар, мәкер жәтмәсен үрә барып, кичке якта медпункттан башка ирләрнен дә кереп чыккалаганын күргәннәр, шунда җыештыручы Нурҗиһан апа күрше авыл ветврачының шул тирәдә чуалганы турында сөйләгән дип. лепелдәвен дәвам итте.
—Киттек, житәр.—диде Әмир үзе өчен үк ят тавыш белән Егетнен тизрәк өйгә кайтасы. Сәвиянен күзенә карап, араларын өзәсе, бу газаплы-сагышлы халәттән котыласы килде Калган юлны сөйләшмичә уздылар. Һәркаисынын үз кайгысы, үз хәсрәте иде.
Менә туган өй бинасы, капкасы күренә. Әмирнен күңелендә гадәттә туган йорт янына якынлашканда кабына торган шатлык хисенә урын юк. Чөнки анда чит-ят кеше, фәхеш ханым яши Анын кем икәнен сизмичә, ничек аны яратып, иркәләп, бәгърем, мәк чәчәгем, дип өзгәләнеп йөрде икән?! Оятсыз хатын тозсыз аш кебек шул. Ахмаклыкнын чиге юк диләр, дөрестер. Капка янында чемоданнарын алып, төшеп калды. Ул үзенен кайту вакытын якынча гына әйткән иде. шунар да аны. өйдә астыртын гына әзерлек барса да. берәү дә капка төбендә каршы алмады. Келә хәбәренә әнисе белән Сәвия йөгереп чыктылар. Капылт кайтып төшсә дә. коткәннәр икән. Газиз һәм ин ышанычлы җан иясе әнисен кочагына алгач. Әмирнен ботен тәне буенча җылы хис йөгерде. Муенына ташланырга әзер, очрашу шатлыгыннан битенә алсулык йөгергән Сәвия ягына борылып, коры гына:
—Исәнмесез,—дип ун кулын сузды. Әмирнен күзләрендә, йөзендә шәфкать нуры, назга, иркәләүгә урын юк иде Аны-моны сизмәгән Сәвия “иренен” кулын учларына алып, ул яратканча сыйпарга уйлаган иде. Әмир кулын җәһәт һәм шактый дорфа тартып алып, әнисе ягына борылды:
—Әти эштәме әле? Наил кайда бутала?
Сораулар: “Торкиядә төрекләр яшиме?" кебек кизү белешүләр иде Әмирне беркем борчымады, берәү дә кызыксындырмады Анын өчен дөнья тирәлек мәгънәсез боламык иде.
—Нишләп әле йортта басып торабыз. Әйдәгез, өйгә керик, камырым да әзер. Хәзер килен белән өстәлне өлгертербез Чумбы. кит әле моннан, аяк астында буталма
Әнисеннән ояла, яхшысынмый торгандыр дип фаразлап, берни аңламаган кыз Әмирнең кечкенәрәк чемоданын эләктереп, аякларынын гер асып куйгандай, авыраеп китүләрен тоеп, өйгә юнәлде
Шул арада сөенечне сизгәндәй әтисе, анын артыннан ук Наил атылып кайтып керде, дөнья белән аш өстәле тәмам түгәрәкләнде Тик түгәрәк җир шарынын бер чите убылып төшкән, бар гаеп Әмирдә иде. “Хәләл иренен" тотышында, үзенә нисбәтән сәерлек сизсә дә. әлегә берни аңламаган, ата-анадан гадәти читсенү, татар тыйнаклыгы дип фаразлаган Сәвиянен Әмир янындагы урындыкка килеп утыруы булды, тегесе өстәлнен аргы ягындагы эскәмиягә чыгып чүмәште һәм “еезнен исәнлеккә, күрешү хөрмәтенә" кебек сүзләрне генә теш арасыннан кысып чыгарып, чәркә
арты чәркә ачы бат чөмерә башлады. Бер ел элек егетләр асылы, инсафлы, зыялы Әмирне алыштырып жибәргәннәр. миен, йөрәген башка якка әйләндереп куйганнар диярсең. “Төннәр ката мәңгелек мәхәббәте, бер күрүдә Фәрһад. Мәжнүннәр кебек акылдан язарлык кимәлдә гашыйк булуы, мәнге бергә булырга, бәхетле гаилә вәгъдә итеп, тан сандугачыннан уздырып сайраган егет шулмы сон. әллә үзем ычкына башладыммы? Мөгаен, тагын да көчлерәк мәхәббәте Сәвияне анын йөрәгеннән кысрыклап чыгаргандыр, ә ул дивана сарык юк-бар телеграммаларга. Гатаулла картнын тасма теленә ышанып, кичләрен клубка чыкмыйча, имеш-мимешкә урын калдырмыйча, йомыкый кыз хәлендә яшәп, ярык тагарак янында утырып калды түгелме?"
Аш-судан сон. бернидән хәбәрдар булмаган, улыннан күзен ала алмаган ана. риясыз гадилек белән:
—Балалар, сезгә йокы урынын алгы бүлмәгә жәям. Мунчам да өлгерә, теләсәгез, юынып чыга аласыз. Әмир юлда бик талчыкмаган булса. Үзегезгә карагыз. Наил, син безнен белән, олы бүлмәдә ятарсың.
Зиһененнән бәйләнчек чебен кебек хыянәт сүзе китмәгән Әмир, кискен рәвештә урыныннан тора-торышка:
—Мин сарай башында, печәнлектә йоклыйм.—дип бер мендәр, юрган күтәреп, туктатып, тотып калмасыннар дигәндәй ашыга-ашыга чыгып та китте. Өйдә киеренке тынлык урнашты. Барысына ифрат кыен булып китте. Һәркем үзен гаепле санады. Яшьләр арасыннан үткән кара мәче өйдәгеләрне телсез калдырды. Гатаулла абзый белән Наил Әмир артыннан чыгып киттеләр. Ин кыены, әлбәттә, килмешәк килен Сәвиягә иде. Иреннәре ачудан, рәнжүдән дерелди, кашлары тартыша, бит алмалары тимгелле кызыллыкка баткан шәфкать туташы бүген зөфаф төне уздырырга тиешле бүлмәдән чемоданнарын алып чыкты да. идәнгә ташлап, шунда ашык- пошык туйга дип тектергән күлмәкләрен, башка киемнәрен ничек туры килсә, шулай тутыра башлады. Ул барысын аңлады. Әмир белән борчаклары пешмәячәк “Вәт. дура. набитая дура, умартачы картның сүзенә, үгетенә ышанып үземне рисвай иттем, хурлыкка калдырдым”. Берни аңламаган, аптырашта калган ана. илереп:
— Нәрсә булды, кызым, сезгә? Ни дип тилерәсез?
—Мина берни булмады, Хәдичә апа. Сезне анам кебек күреп ихтирам иттем Улыгызнын тәмле теленә ышанып, аны жәзадан алып калыйм дип. үземне төрмәгә бикләп, яшьлегемне әрәм итеп җилкуарыгызны көттем. Жаныма, тәнемә түгел, кулыма да ир-ат затын якын китермәдем. Үземне Әмир өчен саклавым иде. Мин. тиле, мескен бер бәндә булып калдым. Газизегез барысы өчен рәхмәтне өздереп әйтте. Хушыгыз,— дип. кулларын кая куярга белми аптырап, тораташтай басып торган ананын иненә нәфис бармакларының очын тидереп алды да. шул ук ике чемоданын тотып, тол хатын толымнарын сүтеп җилкәсенә салган кара төнгә чыгып югалды. Сагыш, үкенечкә күчеп, ачы төер булып бугазына тыгылды, капканы япкач, тозлы яшьләр күзеннән битенә коелды. "Килен”нен соңгы сәламы капка келәсенсн ынгырашып. гадәттәгедән ямьсезрәк тавыш чыгарып урынына утыруы булды. Бу йорт Сәвиядән чибәр кызны беркайчан да күрмәячәк иде.
Күнелләре белән фаҗигане сизенсәләр дә. әле нәрсәнедер төзәтә алуга ышанган, тәртә дулап ат булмас, дип мәсьәләне гадиләштергән. Сәвиянен җәһәт кенә җыенып бөтенләйгә чыгып китүен күз алдына китерә алмаган Гатаулла белән Наил кесә тулы өмет белән Әмир янына күтәреләләр. Төннен салкынча булуына карамастан, өстенә ябынмаган, матрос киемнәрендә шабыр тирдә яткан егетнен күзләре хәтәр ялтырый. Ата кеше сорап тормыйча сүз апа:
—Ни кылануын бу. улым? Мин берни акламыйм? Нәрсә җитми сина.
ник рәнжетәсен сабыйны? Үзеңне өтермәдән алып калган, мина ышанып безгә күчеп килгән, әниенне. мине, Наилне якын күргән Сәвияне нинди намусын жлтеп рәнҗетәсең?
Яна туа килгән гаилә өчен үзен җаваплы сизгән Гатаулла астына утын өстәлә торган кайнаган казан кебек кызганнан кыза барды —Исеменне теленнән төшермичә, бисмилла урынына кабатлап көтте, яшьләр белән аралашмады, беркая чыкмады, никахлы тол хатын кебек, әниенне тәрбияләп яшәде. Үзеннен соравың буенча, ул телеграммага кул куйды. ЗАГС кәгазе өчен кәкре танау мине күпме сауды, әле балы, әле акчасы, тактасы, хатынына кыйммәтле шәле... Барысын да үзем генә белә.м.
—Сез берни белмисез,—диде Әмир, торып утырып —Өендәге хәлне күршеңнән сора икән, ачык авызлар, бер кызны да саклый атмагансыз
— Нәрсә булган Сәвиягә, нинди гөнаһысы бар?
—Ул башка ирләр белән чуалган, шактыен куенына алган
—Дөрес түгел абыем, чеп-чи ялган, гайбәт. Үзем шаһит. Сәвия апа берәү белән дә очрашмады, чыгып та йөрмәде.—диде Наил ихластан
—Сезне алдау ана берни тормаган. Ул төннәрен авырулар янына барам дип чыгып киткәләгән. Анын кая барганын кем белгән Үзенә бер бина, анда теләсә нишли ала. Күргән кешеләр сөйләде, сүз тәмам,—дип. Әмир арты белән үк борылып ятты.
—Аз булса да, үз акылын булсын икән. Адәмне сүз, дөньяны жил боза, диләр. Дөрес икән,—дип сүзен бу юлы ерактанрак башлады Гатаулла — Нахакка рәнҗетәсең кеше баласын Сине өзелеп көтте, рәхмәтен шул булдымы Мондый багалмасыдай чибәр кызны гомерендә күрәссн юк Нарасыйны кыерсытып, үзен дә бәхеткә тармассын. Болай кылансаң, ул гафу итмәс, яшьлеге, чибәрлеге бар, үз горурлыгы үзенә җиткән Ин кыен, мескен хәлдә калган кеше мин, ит яхшылык, көт явызлык,—дип сөйләнә- сөиләнә. лапас башыннан төшеп үк китте
Әмир, бик теләсә дә, дөрес карар кабул итәрлек хатдә түгел иде. Ул Ленардан миенә сенгән гайбәт кырыннан чыга алмыйча
— Утсыз төтен чыкмый. Берәүне дә күрәсем, яшисем килми,—дип йодрыклары белән печәнне изә башлады.
Энесе Наил абыйсын ялгыз калдырмаска булды, ялварулы тавыш белән үз дәлилләрен Сәвия апасы файдасына китерә-китерә печәнлектә йоклап киткәнен сизми дә калды. Араларына алдан уйланыдган мәкер кермәгән булса, Әмир адәм балаларын күпме фаҗигагә алып килгән көнчелек хисенә үзен җиңәргә, кешелеген юкка чыгарырга ирек куимаса. бүген үз гомерләрендә иң татлы таңнарны аттырасы яшьләр һәркайсы үз уен уйлап, язмышны каһәрләп йокысыз төн уздырдылар Үз гомерләрендә ин ачы булып күңелләренә кереп калган ачы төнне керфекләрен кушмый каршыладылар. Бәхетссзлекләрснен башы иде бу
Сәвия элек яшәгән әбисенә кайтып егылды Яшь белгечләрне эшкә җибәргәндә ерак Сармабаш авылын сайлавына үкенде, “Әй. Ходаем, ник мине хәсрәт утларына салдың, кешелек алдында рисвай иттек .—дип. чәчрәп чыккан яшьләренә буылып, талымсыз төшләр күрә-күрә иртәнге якта гына черем итеп алды.
Әмир күнеле, сүрелмәгән хисе белән Сәвиянең кире кайтуын теләде, үзен ярым йокы баскан килеш анын белән саташты, гафу үтенде, өнендә шуны теләде, әмма миенә сеңгән рәнҗүен жинә алмады, гаепне каршы яктан эзләде. Берни акламаган, хәбәрдар булмаган Сәвия дорфалыгы, үзен тәрбиясез тотуы, рәхмәтле була белмәве өчен егетнен алдына килеп тезләнүен теләде, шул хакта хыялланды. Ике яшь йөрәк бер-бсрсен көтеп, җитди адымны каршы якнын ясавына өметләнеп, гомерлек афәтне си зенсп.
аны булдырмау чарасын күрергә кодрәтләре җитмичә, һәлакәт упкынынын туймас авызына тәгәрәделәр
Тормозы тотмыйча таудан аска киткән машинаны туктатуы кыен булган шикелле, Әмир белән Сәвия мәхәббәте сары сагыш юлын үтеп, кара нәфрәткә, бер-берсен күрә алмауга күчте. Тирә-юньдә бөтен дөньясы үзгәрде. Үзен Сәвия каршында гаепле сизгән Гатаулла карт эшендә, кортлары янында тоткарлануны артыграк күрде. Наил җитдиләнде, абыйсы белән шаярып түгел, гомумән сөйләшмәс булды. Улын күгелҗем күзләренең нурында коендырудан ләззәт тапкан Хәдичә апа. елмаймый, көлми, ачуын маллардан ала торган булды. Дөрес, ул үз вакытында өстәлен әзерләп, киемнәрен юып, мунчасын ягып торса да, Әмир әнисенең үзенә нисбәтән кискен үзгәрүен тоярга мәҗбүр иде. Улын фанатикларча ярату битарафлык белән алышынды. Әнисенең елап туктагач, көрсенеп йөрүенә түзә алмаган Әмир:
—Житте сина үз-үзенне бетереп йөрергә, гаеп Сәвиядә, көтә белмәгән,— дип әйтеп салды.
—Улым, син андый матур, уңган, ышанычлы кызны беркайчан таба алмаячаксың. Безнен нәселгә Алла бүләге иде ул.
Бик авырлык белән, сыкранып булса да, тавышына көр интонация иңдерергә тырышып, Әмир:
—Бер дә борчылма, әни, үзенә аннан да гүзәлрәк Казан килене алып кайтырмын,—дип әнисен тынычландырырга тырышты.
—Авыл халкы алдында рисвай иттең. Хурлыгын, языгын кая куярсың. Көтүдән ялгыш кергән сарыкны йорттан куып чыгарган кебек, мескенкәемне кара төндә өеннән чыгарып җибәр инде. Сине мәкерле дошман бутаган, әни әйткән иде, диярсең. Күр дә тор! Явызлык бер ачылыр. Тик язмышыгызны гына төзәтә алмассыз! Сон булыр. Ахырзаман җитә торгандыр инде...
Аш-су бүлмәсе белән маллар арасында йөреп, бер карауда бик гади күренгән Хәдичә ханым тормышны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне шактый тирән аңлавын күрсәтте. Теләсә кайсы адәм баласында кирәк вакытта философ уянырга мөмкин икән.
—Көнчелек—ин начар гадәтләрнең берсе. Чөнки андый кешенең каны бозыла, ул хатыныннан түгел, ә үзеннән шикләнә. Андый кешеләрне еш кына бәхет әйләнеп уза. Безнен нәселдә атан ягыннан да көнчелек галәмәте шулкадәр яман тамыр үрләткән зат юк иде кебек. Берәр бабаң шундый булгандыр инде,— дип, Әмирне аптырашта калдырып, кара бозауны сарайга куа башлады.
Әмир, туңу катыш кызышып, көннәр буе печәнлектә ятты. Аракы пары җинеп йокымсыраган арада теге вакыттагы кебек өстенә ак башлы, ачулы дулкыннар сикергәндәй булды. Куркып уянып киткән мәлдә тормыш ана мәгънәсез, кирәксез тоелды, анын үләсе, һич югында “Калинин” крейсерына китәсе килде.
Үз гаебен анлый алмаган Әмир әүвәл өендә, нигездә хәл белгән булып, бушлай баш төзәтү хыялы белән йөргән ялкау, хөрәсән ир-ат даирәсендә буталды, аннан үзен кулга алып, университетка керү имтиханнарына әзерләнә башлады, монда китаплар җитешми дигән сылтау белән Казан тарафларына чыгып китте.
Хәдичә апа Сәвияне сагынганда, “киленле” чордан сакланып калган дару төймәләрен халат кесәсеннән түр өстәленә бушатып, шуларны кат- кат санап утыруда юаныч тапты, әйтерсен лә, алар җанлы һәм шәфкать туташын алыштыра алалар.
Сәвиягә килгәндә, анын өчен яраткан, тынгысыз хезмәте саклану.
онытылу чарасы булды Көйсез әбиләре, чирле бабайлары янына, ялгызлыктан, хәсрәттән качып, көненә икешәр-өчәр тапкыр житез аякларында очып килеп китә торган булды. Тик күптән түгел кешеләре газиз йорт яныннан үтәргә туры килгәндә, урамнын каршы ягына чыгып, күзләрен чатырдатып йомып, жәһәт кенә узып китәргә тырышты.
Ә вакыт тукталып торуны белми, алга хәрәкәтен дәвам итә. шул арада бер яралар төзәлсә, икенчеләре ачыла.
Ишеккә көз шакый башлаган көннәрнсн берсендә, район үзәгенә барып, дарулар алып кайтасы бар. бәлки, шунда үзенә эш урыны да белешер дип уйланып утырганда. Сәвиянең ниятеннән хәбәрдар булгандай, бүлмәгә тирләп-пешеп Ленар килеп керә.
—Сәвия Илрисовна, исәнмесез. Сезгә йомышым да юк кебек, мин райүзәккә чыгып китәргә торам, анда берәр эшегез юкмы' Башкарып кайтырмын —Бөдрә чәчнсн җыештыручы апага күчтәнәчләр биреп, шәфкать гуташынын һәр адымыннан хәбәрдар булуын башына да китермәгән кызый, риясыз гына:
—Эш дигәннән, үзем автобуска чыгарга торам Йомышларым бик күп җыелган,—ди.
Шуны гына көткәндәй, егет кулларын бөркет канатларыдай як-якка жәеп:
— Киттек минем белән. Медсестрабызны рәхәтләнеп алып та барам, алып та кайтам. Бер-беребезгә ихластан ярдәм итү—җир йөзендә яшәүчеләрнең бурычы,—дип, Сәвия юлга әзерләнеп беткәнче сайрый
Икәүләп барасыларын белгән диярсен. авылдашлары күзәтеп күз нурларын әрәм итмәсен дип. Ленар машинасын урам якка түгел, ә бннанын кеше йорми торган почмагына куйган Хужа кеше, итагатьлелек вә зыялылык үрнәге күрсәтеп, ишекне үзе ачты, фәрештә кереп утыргач, чабу кысылмасын дигән булып, кызнын итәген рәтләп, ин башын жинелчә сыйпап алырга онытмыйча, “барысы да о'кэй. тәртип булыр" дип. сойләнә- соиләнә машинасын кабызды.
Юл буенча бөдрә чәч мәктәп хазләрс. укучыларның елдан-ел дәресләргә начаррак әзерләнүләре турында сөйләп, мәзәкләр кыстырып куярга да онытмыйча, кызнын күңелен күреп, көлдереп барды. Тел байлыгын биргән икән табиипъ үзенә Тирән күзләре иркәләү, ярарга тырышу, этелмәгән мон бөркеп тора Топ сүзенә, серенә керешәсе килеп, дулкынланганы, интеккәне сизелә.
—Мина ниндидер җитдирәк хәбәр әйтмәкче буласыз кебек иптәш,— ди кыз. жинелчә генә анын терсәгенә орынып
—Дөресен әйтсәм үпкәләрсез, мин гаепле булырмын дип куркам
— Мин инде язмышның төрле борылышларына әзер.—ди кыз көрсенеп.—Әйтегез, мин туры сүзгә мохтаж.
—Әмирнең үзен сәер тотышының серенә төшендегезме?
—Хикмәт тә шунда Мин берни акламыйм. Баш миенә берәр нәрсә булганмы?
— Юк. акылы үз урынында Гик хезмәт иткән шәһәрендә үлепләр гашыйк булган, һәм өйләнгән, бу көннәрдә хатыны кайтып төшәргә тиеш, ди Сина мөнәсәбәттә шулай кылануы, кара янып, эчеп йөрүе ике ут арасында калуы белән жинсл аңлатыла Мина хатынының ифрат матурлыгы, күкрәк шәрифләренсн ымсындыргыч муллыгы турында юл буе такылдап кайтып, колакларымны чындатып бетерде Мин үзем 1айбәтнс. кеше тормышына кагылуны яратмыйм.
Ленар алдындагы кечкенә тәрәзәдән сүзләренең тугашка тәэсирен яшертен-орынтын гына күзәтеп барды. Машина эчендә давыл алдыннан
76
ТДЛГАТ ГАЛИУЛ.
була торган киеренке тынлык урнашты. Гыйнвар кары кебек агарынып киткән кыз куллары белән битен каплады. Бөдрә чәч йөзенә курку галәмәте чыгарды, машинасын шып итеп туктатты.
—Мина, бәлки, бу хакта әйтәсе булмагандыр Ир-атка бср-бсрссн сап килешми Сезгә ихласлы, чын дусларча мөнәсәбәтем турысын әйтергә кушты Беләсезме, намусым алдауны, мәкерне күтәрми.
Сәвия үзен бик тиз кулга алып:
—Сезгә күземне ачкан өчен чын күнелдән рәхмәт. Нигә ул мина турысын әйтмәде Аңлаган булыр идем. Бала-чага кебек ирен турсайтып, сөйләшмичә, ааташмыйча. төрле почмакларга басып, үпкәләшеп йөрүдән кемгә файда!' Һәрхәлдә, егетләрчә түгел дип саныйм.
Кыз шактый гына уйланып торганнан өстәп куя:
—Әмир, ни әйтсән дә, намуслы кеше икән Бозык ир булса, берни булмагандай, гомер буе ирем өчен саклап килгән байлыгымны алып, өйләнгәнлеге турында соныннан гына әйтсә, ни кылыр идең. Мине төп башына утыртырга бөтен мөмкинлеге бар иде. Ни булганын әйтергә кыюлыгы гына җитмәде. Дөресен ярып саласы, Сәвия, менә шулай килеп чыкты, гафу ит дисә, мин дә болай кангырып йөрмәс идем.
— Мин шулай итәр идем,—диде укытучы иптәш мактанып алырга җай чыгудан файдаланып.—Нәрсәсен яшереп торырга Булган, булган Кеше башыннан уза торган хәл.
Бу сөйләшүләр кызның ярасын саркытып, тоз сибү булып, күз алдында кызыл шәүләләр биесә дә, ул үзен кулга алып, хастаханәгә, даруханәгә кереп, бар йомышларын үтәде, сөйләшелгән җиргә үз вакытында машина янына килеп житге. Ленар, “эшләрен бетереп”, күптәннән көтеп тора икән
Тәкъдиме дә әзер.
— Көне буена йөгереп йөреп, ачыгып беттек, ресторанга кереп тамак ялгап апыйк.
Кызнын да ашыйсы килүе табигый, каршы килеп баш катырмады. Ленар район үзәге рестораны мөмкинлегеннән чыгып, тәгамнар, шампан шәрабы алды. Руленә сылтау итеп бөдрә чәч үзе эчмәде, иреннәрен генә чылатып утырды, әмма ләкин шәфкать туташын ифрат тырышып сыйлады. Тегесе язмыш сынавы киеренкелегеннән алҗыган иде, туарылып, нерв дилбегәләрен бушатып, рәхәтләнеп эчте, ап-ак битенә кызыллык кунды, ясалмарак чыкса да, елмайды, тотышына табигыйлек төсмере иңдерергә гырышып утырды һәм йомшап китте, гомере буена үкенәчәк хата эшләп ташлады.
Сәвиянен рухи һәм физик халәтендә туган үзгәрешне сизеп алган Ленар иркәләп кенә анын бармакларын учына алды, бөгелеп, кызның кулына дәрт кайнап торган иреннәрен тигезде. Кызны өрмәгән җиргә утыртмаска, күтәреп кенә йөрергә әзер ир иде бу мизгелдә Ленар.
—Сәвия, йөрәгемнән чыккан бер сүз әйтсәм үпкәләмәссезме?
—Әйдәгез, икене,—диде кыз көлә-көлә.
-Мин бит сезгә беренче күрүдә үк гашыйк булдым, шуны әйтергә оялып. Әмирдән көнләшеп яшәдем. Хисләрем басылмасмы дип өйләнеп тә карадым, юк булмый. Бер атнадан өемнән куып чыгардым.
-Ул боламык турында исемә төшермәгез. Үзен дә, исемен дэ ненавижу,— дип нәфис куллары белән өстәлгә төя башлады.
Эчкә батып торган күзләрендә өмет чаткылары кабынган Ленар, илһамланып китеп, урындыгын йөртеп кызга якынлашты
-Сез, Сәвия, барыбер аны яратасыз?
-Юк. инде яратмыйм, әйттем бит, җенем сөйми, күрә алмыйм,—диде ярым исерек кыз, үҗәтләнеп, иреннәрен авыртканчы тешләп.
-Вакыг үзенекен итәр, мине лә бәяләрсен. яратырсын әле Бигрәк тә минем тәкъдимне кабул итеп, мина тормышка чыксан.
-Сине дә яратмыйм. Үземне дә яратмыйм. Беткә ачу итеп тунны янган мичкә ыргыткандай, беренче хатынынны куып чыгаргандай, тиз генә аерылышмаска вәгъдә бирсән, тәкъдимеңне кабул итэм. Формальне үзем дә икенче тапкыр кияүгә чыгам бит инде. Кыз булып калсам да.
Бөдрә чәч урынлыгыннан сикереп торып, шатлыгыннан бөтен дөньяны кочагына алырдай булып, кызнын биленә кулын сала.
—Ашыкма, абзыкай, өлгерерсең,—дип Сәвия дәрте кабынган ирдән читләшә, кулын алып куя
—Сөйләшеп бетерәсе хәлләр күп әле. Туярсын. Ни өчен тәкъдимеңне кабул итүемне аңлатыйм Бу арада Мөсәгыйть Хәбибуллиннын "Кубрат хан" романын укыдым Чибәр кыз Аппак Кубратка яратмыйча, бичарадан ни чара дигәнләи. кияүгә чыга. Бергә көн итә. балалар үстерә башлагач, ирен якыннанрак танып-белгәч, ул Кубратка чын-чынлап гашыйк була Безнен белән шундый могжизага ышанам Синен белән чәчемне бәйләсәм, өч шартым булыр, шуларны карышусыз үтәргә сүз бир. ант ит.
Ленар күндәм укучы кебек аягына басты, янәдән урындыгына чүмәште
—Йөз дә бер шартына риза, сөеклем
— Юк, өчәү генә. Беренчесе—никах укытып, язылышкач, шул сәгатьтә үк авылдан чыгып китәбез, җәһәннәм читенә алып китсән лә рим Икенчесе—мин көндезме, читтән торыпмы—укырга керәм Каршы килмисен Синеке кебек үк минем югары белемем булырга тиеш. Өченчесе— тора-бара ин мөһиме булып китүе бар—яратмыйча кияүгә чыгу ымны теләсә нинди шартларда, хәтта үлгәндә дә искә төшермисен. Ул хакта сөйләшмичә гомер итәбез, балалар үегерәбез, кунаклар җыябыз, биибез, җырлыйбыз
Беренче икс шартны җинел кабул итсә дә (соныннан күз күрер), өченчесен тыңлаганда Ленарның көнләшү кытыгы уянды, чырае сытылды, ирлек горурлыгы рәнҗеде.
—Сез мина бөтенләй битарафмы? Бер тамчы гына булса да ошамыйммы?
Кинәт айнып киткән кыз җитдиләнде:
— Мин ошамыйсын димәдем. Салкын ай кебек битараф булсам, биредә ләчтит сатып, язмышымны кулына тапшырып утырмас та идем Ярый җитте юлга чыгыйк.
Булачак ирнең бер фикере калган икән әле
—Син укырга кереп, балабыз туса, аны кем карар?
—Анысы, иптәш, минем хәсрәт булыр. Медик икәнемне онытма. Җаемы гар, балабызны приютка тапшырмабыз
Шул көнне кичен егет ашыга-ашыга мулла белән никах турында килешеп, авыл советы рәисен сыйлап, майлап, оч кон эчендә рәсми хатынлы булды Кабалануының сере аңлашыла. Кыз кәҗәләнергә, сүзеннән кире кайтырга. Әмирнең имтиханнарын биреп, авылга кайтып төшеп, мәкерне сизеп, оеша килгән дөньяны бутап ташлау ихтималы бар Атлауны хәрәмләүне сизсә—йодрыгын ходка җибәрүе ихтималын көн тәртибеннән алып ташларга ярамый
Ленар белән Сәвиянең язылышып, кая киткәннәрен беркемгә әйтмичә билгесезлеккә гаип булулары турында хәбәрне студентлык хыялын тормышка ашырган Әмиргә энесе Наил җиткерде Булачак тарихчыга таныш лапас печәнлегендә сабыйларча үксеп-үкссп җылаудан башка чара катмаган иле Хатасын анласа ла, чын дөреслекне әле ул тиз генә белмәячәк Әмирнең якынча кайсы көннәрдә кайтасын атасыннан белешкән Ленарнын атна-ун кон буенча "көндәшен" каршы алырга вокзалга чабып. Сәвиянен ирләр белән чуалуы турындагы сөйләк-гайбәтне үзе уйлап чыгарып, ике гашыйкны
бер үк дәрәжә-алым белән алдап, йөрәкләрен бутап, хәйлә аша морадына ирешүен берәү дә белми. Бу хакта дөреслекне Әмир утыз елдан сон гына тыңлаячак. Тик терсәкне сыйпап булса да, тешләп, үткәнне кире кайтарып булмый шул.
***
Икенче көнне Сәвия ханым килешенгән вакытта Әмирне университет коридорында каршы алды. Профессор да эшләрен төгәлләп, озата йорүчеләреннән шома гына котылып куйган иде. Күптән күрешмәгән кешедәй, Сәвиянен кулын учларына алып, ипләп кенә кысты, күзләренә тутырып карады. Таныш-белешенне озак еллар күрмичә торсан, ул бик нык бирешкән, юанайган, күзләренен нуры тоныкланган, ирене сәлперәеп аска салынып төшкәндәй тоела. Элеккеге якынын белән аралашып, сөйләшеп-серләшеп, зиһенләшеп киткәч, ул сиңа яшьрәк күренә башлый, әңгәмәдәшен тормыш низагларына артык бирешмәгән, сөйкемле чалымнарын саклый алган дигән фикердә урнашасын. Әмирдә бүген Сәвия шундыйрак тойгылар уятты. Кичә бетәшкән карчык үз1әргән, бүген ул профессорга җыйнак гәүдәле, ягымлы йөзле, үткер зәнгәр күзле урта яшьләрдәге ханым кебек күренде. Әллә инде яшьләрчәрәк киенеп, ялтыравык алкаларын, кул һәм муен чылбырларын тагуы тәэсир иткәнме, һәрхәлдә яшьлек мәхәббәтеннән аклык, пакьлек, яктылык сирпелеп торгандай, үзе дә шул аура эчендә иңеннән басып торган картлык галәмәтләрен селкеп ташлагандай тоелды.
Әмир ханымны бер тәрәзәле тар бүлмәгә алып кереп, студент эскәмиясенә үз янына чакырып утыртты.
Күрешүнең башында ук Әмир үзен гомере буенча борчыган соравын бирергә җөрьәт итте:
—Яраткан кешегезгә тормышка чыгып, сез бәхетле гомер кичергәнсез инде, Сәвия ханым?
Хатын җавап бирергә ашыкмады. Бәхетне аны яшереп булмый, ул булса, адәм баласының барча күзәнәкләренә матур күбәләктәй куна, йөзенә, күзләренә сүнмәс нур бөрки. Сәвиянен, киресенчә, күз карашлары тоныкланды, борын төпләренә кара күләгәләр төште. Бугазына ачы төер
кадалды.
—Үлгәннән сон тәүбә юк,—диләрме әле.
—Нигә шундый пессимизм, төшенкелек?—Без яшибез ич әле! Ходай тәгалә күпме гомер биргән, шуны үтәсе булыр. Хәзер һәр бирмеш якты көнгә сөенеп яши белергә кирәк.
—Без бит, Әмир әфәнде, бу фани дөньяда иң бәхетле кешеләр булырга тиеш идек.
Тегесе шуннан да әһәмиятле соравы булмаган кеше төсле үҗәтләнеп үзенекен тугылады:
—Шулай да, Сәвия, син бәхетлеме?
—Сигез ел төрмәне һәм ялгыз картлыкны бәхет дип санасаң, олы Рәсәй илендә миндәй “бәхетлеләр” аздыр дип уйлыйм, Әмир Гатауллович.
Урынсыз һәм унышсыз төпченүен аңлап, Әмир ирексездән телен тешләде, таяныч эзләгәндәй, почмаклы сакалын сыпырып алды.
— Бәхет төшенчәсенә әле берәүнең дә тулы җавап бирә алганы юк. Һәм барча адәм баласының күңеленә хуш килгәне табылмастыр да. Тыныч, ипле, уртак мәхәббәткә корылган гаилә тормышы, шуны татымаган кешегә җирдәге оҗмах тоела торгандыр дип уйлыйм. Минем тормыш юлымны озак итеп, ваклап сөйләсән, үзе бер романга җитәрлек. Үз гомерендә чын- чынлап бер кешегә генә гашыйк булдым. Ул—син иден. Ахмак булып сезгә
кученеп хур булдым. Бәхетсезлегем шуннан башланды Мәхәббәтем хәсрәтле, юлсыз булып чыкты. Үпкәләүдән, рәнжүдән. чарасызлыктан, сина үч итеп, Ленарга яратмыйча кияүгә чыктым Мин куйган шартларнын берсе нигезендә авылдан тиз генә чыгып киттек. Зиһенен кыскармаган булса, алары сина билгеле. Без Ижауга барып урнаштык. Мин медицина институтына укырга кердем, кичләрен эшләдем. Базага уздым, аны табарга ниятем иде. Безгә әле пычрак чүпрәк-чапрак белән чәбәләнергә иртәрәк, кеше өендә яшибез, үзебезгә фатир булдырыйк, укуынны да тәмамлыйсы бар дип. туачак балабызны Ленар көчләп диярлек аздыртты. Ир сүзеннән чыкмый торган вакытым иде әле. Биргәннен казерен белмәдегез дип. Ходай тәгалә бүтән бала бирмәде.
Тумаган баласы турында искә алу ханымнын күзләрен чылатты. Сәвия битен куллары белән каплап, тын гына елап азды
Акрынлап тынычланды һәм янәдән сүзен дәвам иттерде
—Биология укытуын ташлап. Ленар милициягә эшкә урнашты, бер ел эчендә фатирлы булдык. Мин институтны тәмамлап, терапевт булып эшли башладым.
Арбаның алды кайда барса, арты шунда булырга тиеш дип. иремә ярарга тырыштым. Ленардан гел унай сыйфатлар эзләдем
—Син ана тора-бара гашыйк та булгансың әле.—дип Әмир көнләшкәндәй итеп сүз кыстырды
—Кирәк булганга, тормыш итү өчен ярату бардыр, ә мәхәббәт ул. Әмир бөтенләй үзгә нәрсә Кеше өчен дөньяда мәхәббәттән дә газиз хис юктыр Андый мәхәббәт кешегә бер генә бирелә икән. Табигать кешегә матурлыгын тутырып бирсә, бәхетен төерле итә икән. Ленар янәшәсендә төп хисем ялгызлык, дөньяда яшәүнен мәгьнәсезлеген гою булды. Ирем дә миннән суынды. Мәхәббәт—учак кебек, аны икен дә җылытып тормаса. тиз сүнә Иремнең табигате, фигыле бозыла барды Минем яклаучым юк иде. Ул бик азгын, кабих кеше булып чыкты Шулай килеп чыгасын җиленче тоемым белән сизенгән идем, тик синнән үч алу хисе жинде. Ахыр чиктә бу усаллануым үземнән көлү булып чыкты Анадан кыйшык туганны тезгә салсан да тураймас диләр, дөрес икән Мин ярарга, гаилә тормышыбызны ипле генә алып барырга тырышкан саен. Ленар холыксызлана, юк-барга бәйләнә торган булып китте. Үзен сизенгәнсендерме. юкмы, бәгырьгә төшкән низагның сәбәпчесе син иден.
— Минем ни катнашым булды икән сезнен бәхәсләрдә ’—диде профессор - Ссзнен этле-мәчеле торуыгызда,—дип әйтмәкче иде. тыелып кала алды.
Ханым, кулындагы кулъяулыгын бармакларына чорный-чорный, сүзен дәвам итте:
—Мине яратмыйсын, һаман Әмирен турында уйлыйсын, мина кияүгә дә ана үч итеп кенә чыктын дип. һәр көнне диярлек бер үк балык башын чәинәвен белде. Чамадан тыш күп эчә башлады Дуслары, хезмәттәшләре белән кәефләнеп кайтса бер хәл иде, ә ул эштән сон өйдә салу гадәтен алды, максат куйгандай, мине дә көчләп эчертә башлады Үзе егылган бала еламас, дип тешләремне шыгырдатып кысып булса да түздем, аны ла сакларга, эчермәскә тырыштым, аракысына сулар кушып, төрле чаралар күреп карадым. Көнчелеге түзеп булмас хәлгә җитте Шулай интегә торгач, нигә кадеремне белмәгән бу юньсезгә үземне әрәм итим дип. аерылып китәргә уйладым Гариза бирдем. Бу хакта әйткәч, ул курыктымы, акыл кердеме шунда, гафу үтенде, алдыма килеп техтәнде. төзәлергә шанс бир дип ялынды, ялварды, миннән башка яши алмавы, эшеннән куачаклары турында сөйләнде Сүзендә торды кебек. Эчүен ташлады, өйгә вакытында кайта башлады. Мине бүләкләргә коендырды Тыныч яшәү хыялым гамәлгә
80.
1ЛГАТ ГАЛНУДДИ»
ашкандай булды. Мин аерылу турындагы гаризамны кире алдым. Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, диләр. Тик минем гаилә бәхете турындагы хыялым таш идәнгә төшеп ватылган бәллүр савыт кебек берничә көннән үк чәлпәрәмә килде. Фаҗигале язмышым мине сагалап торган икән.
Бер кичен Ленар кызмача кайтты. Өстәлгә ике шешә аракы чыгарып куйды. Мина стаканын тутырып салып бирде Иреннәремне тидереп, стаканны өстәлгә куйгач, "мин сатып биргән аракыны эчәргә җирәнәсеңме, Әмирнең кулыннан агу да эчәр иден әле", дип йөгереп барып пистолетын атып килде, шаттор-шолтыр китереп, корып, ашамлыклар арасына өстәлгә урнаштырды. Коралга күрсәтеп, мина күз кысып алгандай булды һәм беренче тапкыр үткән тормышыбызда ни-нәрсә булганны сөйләп китте.
—Абзандагы акыл Министрлар советына җитәрлек. Ник дисән. берьюлы өч ахмакны төп башына утырттым. Гатаулла карттан Әмирнең кайчан вокзалга кайтасын белешеп, атна буена шунда чаптым. Сөйгәнеңне каршы алдым. Очраклы очрашу дип уйлап, шатланды, мескен, коньягын чыгарып куйды. Бераз салып алгач, мин аның колагына сине ирләр белән чуалды, бозау Илгизе белән үзем күрдем, ачык капкага кем кермәс дигән информацияне бирдем. Ул тинтәк, минем ялганга ышанып, сине куып чыгарды. Әмир хезмәт иткән җирендә өйләнгән, дигән хәбәрне үзем уйлап чыгарып, синен колак Шәрифләренә җиткердем. Шул рәвешле тутый кош үзе куеныма килеп керде. Ул—син идең.
Ленар җинүче кыяфәте белән түр башында ыржаеп утыруын белде.
Үз-үземне белештермичә, алдымда торган бер стакан аракыны эчеп куйдым да, урынымнан сикереп торып, “син кабахәт, җирәнгеч мәкерче”,— дип остенә киттем. Ул ысылдап:
—Менә сиңа пистолет. Корылган, шул ыргакны гына үзеңә тартасы,— дип пистолетын мина сузды. Мин, үземне белештермичә, коралны ана төбәп атып җибәрдем. Шартлау пистолет кулымнан сикереп төште. Үзем дә идәнгә егылдым. Пуля Ленарнын йөрәгенә тигән. Хезмәткәрләре җирләделәр. Мина ун ел бирделәр. Сигезен утырып кайттым. Эшкә урнаша, фатир таба алмыйча интектем. Инде менә хәзер пенсиядә,—дип тәмамлады Сәвия сүзен, монсу гына көрсенеп.
—Ә син ничек, Әмир9 Күрәм, зур галим, абзый кеше, абруйлы зат булгансын. Минем кебек, бердәнбер гомереңне заяга уздырмагансың.
Үткәненә хәтер канатында булса да әйләнеп кайтасы килмәсә дә. Сәвиянең фаҗигале язмышында үзен гаепле сизгән, хәтта тетрәнгән Әмир үзе турында сөйләми калдыруны дөрес булмас дип тапты. Чынында аны да бәхетле тормыш кичергән кешеләр рәтенә кертү кыен иде.
—Дөресен әйткәндә, Сәвия, әүвәл сине көттем, мәҗнүннәрчә, иреңне ташлап мине эзләп табарсың дип саташып яшәдем. Аннан сиңа, шәүләнә булса да, охшаган кызны эзләдем Шул арада яшем утызга җитте. Ирләр хатынсыз яшәргә тиеш түгел дип, синен кайтасына өметем учактагы сонгы күмер кебек сүнгәч, елмаебрак караган бер кызга тоттым да өйләндем. Шартын китереп яшәп киттек. Хатыным бер малай, бер кыз алып кайтты, Фатирлы булдык. Балаларыбызны үстергәндә инглизләр тәҗрибәсенә таянмадык, каеш кулланмадык, бик иркәләп тәрбиядә тоттык. Улыбыз кыек юлдан китте Мәктәпнен өлкән сыйныфында ук эчә башлады, укырга да. эшләргә дә теләмәде, төркемнәргә иярде һәм ... үзен Петербургтан табут белән алып кайтырга туры килде. Кызыбызны башлы-күзле иткәч, аналары анын янына күчеп карады. Анда озак тора алмады, янәдән минем кырга кайтты Балалар һәрвакыт, һәркайда ата-ана янына сыя. Тик әти- әнм генә балалар учагында бик җылына алмый. Буыннар арасындагы бәйләнешнең берьяклы булуы аталар-балалар арасындагы мәнгелек
конфликтны китереп чыгара да инде. Бала ата-анага кирәк, соңгылары бала өчен өстәмә, кирәксез йөк.
Кызыма Сәвия дип исем биргән идем. Хата җибәргәнемне сонарып анладым. Исемен әйткән саен син искә төшәсен, таныш чатымнарынны. төпсез коедай тирән зәнгәр күпәреңне эзли башлыйм. Күксу соры күзләргә төртсләм дә. кәефем кырыла Хәзерге халәтен нинди дисән. бөтен юанычым, шатлыгым, кайгым—яраткан фәнем Жәй буе экспедициядә булам, кышын очрашуларга йөрим Өемә кайтасы килми Хатын белән читләшеп беттек. Уртак сөенечләребез юк диярлек. Оныклар килгәндә генә бер гаиләдәй берләшеп атабыз. Оныта язганмын. Сине соңгы сулышына чаклы сагынган, юксынган кеше әни. ягъни Хәдичә апан булды. Әти белән Наил сине оныттылармы, юкмы, әйтә алмыйм, тик артык искә төшермәделәр. Ир- атның табигате шундыймы, мине кызгандылармы, белмим. Әни сине рәнҗеткән өчен мине тәки гафу итмәде Йөрәк өянәге белән бик тиз дөнья куйды.
Бөтен барлыгын фәнгә багышлавы, шуннан юаныч, ләззәт табуы турында артык бәян итүне кирәк санамыйча, Әмир үзен борчыган сорауны бирде —Ленар хаклы булган. Мин—ахмак Сәвия, бик үтенсәм, алдына тезләнсәм, мине гафу итә алыр идеңме? Синен чаклы ук булмаса да. мин дә бурычны түләдем. Сөю-сөелүсез тормыш—тормыш түгел икән
Ханымнын әле һаман да озын керфекләреннән үтә күренмәле тамчылар битенә тиеп. Сәвиянен бармакларын тоткан Әмирнен кулларына тамды —Кулыбызга алтын бөртеге кебек килеп кергән бәхетне саклап кала алмауда беренче чиратта мин гаепле. Сәвия, син дә кияүгә чыгып ашыктын. минем акылга килгәнне бераз көтәсе иден! “Ашыккан кыз иргә барса да— манты мае”—дигән мәкаль бар безнен якта
Сәвия бик озак эндәшми торды. Бу бәхәскә керешеп, үзен аклап. Әмирне яманлап маташудан ни файда. Икесенен дә ашлары ашалган, яшиселәре яшәлгән. Кояшмын офыкка төшеп батасын гына көтәсе калган Шуңа күрә, гафу итсә дә, кирегә сукаласа да, узган гомерне кайтарып булмасын ул аклый иде
—Узган болытны күз белән генә тотып, ә үткән тормышны хәтер белән генә иңләп була. Әмир. Гомер, кояшлы яңгыр кебек, бик тиз үтә икән шул Си 1ми дә каласын Хөкемчебез—Ходай Тәгалә Жир йөзендә бит әле үз мәхәббәтен бөтенләй тапмаган кешеләр дә була, ди Без алардан бәхетлерәк,—дип ханым сыктану, үкенү катыш елмаерга тырышты. Елмаюы, фаҗигале әрнеш сыман чыкты. “Адәм сөйләр, язмыш көләр”—дип юкка гына әйтмиләрдер.
2004